Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛӘБИБӘ ИХСАНОВАГА 50 ЯШЬ


Күренекле балалар язучысы, «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре Ләбибә Фэиз кызы Ихсановага быел август аенда 50 яшь тулды. Язучының иҗатына багышлап, республикабызның мәктәпләрендә, Казанның Пионерлар сараенда әдәби кичәләр үткәрелде.
Тантаналы юбилей кичәсендә Татарстан язучылар союзы идарәсе һәм «Казан утлары» журналы редакциясе Ләбибә Ихсановага түбәндәге котлау адресын тапшырды:
«Хөрмәтле дустыбыз, каләмдәшебез Ләбибә ханым! Сине әдәбият дөньясына «Көмеш елга» алып килде. Аннары Син «Җир астында җиде көн» йөреп, илебез балаларына табигатьнең гаҗәеп серләрен ачып бирдең. Бала күңеленнән дә саф. бала күңеленнән дә ышанучан берни дә юктыр. Илебез балалары «Саралан малайлары»на кушылып, «Робинзоннар лагеренда» йөрделәр, революция елларының «Очкын»ын тоеп, «Ана көндәлеге» белән танышып, сиңа рәхмәт хисләрен белдерделәр.
Синең китапларың рус, украин, эстон, чуваш телләрендә сөйләшә башлады.
Без. каләмдәш дусларың һәм редакциядә бергә эшләүче хезмәттәшләрең. синең балалар күңелен рухи баетырлык талантлы әсәрләр язып, илебезнең яшь буынын тәрбияләүгә багышланган иҗатыңны олылыйбыз. Без шулай ук Синең язучыларның алгы сафында торып, күренекле җәмәгать эшлеклесе: «Ялкын» журналы редакторы, Татарстан китап нәшрияты редакторы. Язучылар союзының партия оешмасы секретаре булып эшләгән эшләреңне ихтирам итәбез. Инде менә ничә еллар буе «Казан утлары» журналының җаваплы секре-таре вазифасын тыныч күңел, нык кул белән алып барасың.
Республикабыз хезмәт ияләре Синең иҗатыңны, җәмәгать эшендә армый-талмый эшләвеңне олылап. Сине берничә мәртәбә Казан шәһәр советына депутат итеп сайладылар, республикабыз хөкүмәте Сиңа «Татарстанның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирде.
Хөрмәтле Ләбибә ханым. Син уңышлардан баш әйләнүне белми торган әдибә, алтын юбилееңа иҗатың гөрләп чәчәк аткан хәлдә килдең. Моннан соң да шул алтын сыйфатың сакланыр дип ышанабыз. Сиңа озын гомер, бетмәс-төкәнмәс иҗат шатлыклары, бәхет телибез. Бәйрәмең котлы булсын!
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ
КАЗАН ГГЛАРЫ. ЖУРНАЛЫ РЕДАКЦИЯСЕ.