Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯГӘ БЕР КАРАШ


Бүгенге проза турында сөйләшәбез
енә бер ел инде «Казан утлары» журналы битләрендә бүгенге татар прозасының үсеш юллары турында сөйләшү бара. Бәхәс барышында күп кенә мәсьәләләр ачыкланды, проза әдәбиятының гомуми хәленә караган кызыклы фикерләр әйтелде. Фикер алышуда катнашучылар игътибарыннан хикәя жанры гына нигәдер һаман читтә кала килә.
Хәлбуки, болай булмаска тиеш иде кебек Хикәя жанры, бу жанрның үсеш юллары һәм язмышы безнең җәмәгатьчелекне күптәннән борчып килде, бүген дә нык борчып тора. Моннан 4—5 еллар элек "Казан утлары» журналында М. Әмир белән Ф. Хөснинең хикәя жанры, аның киләчәге өчен борчылып язган мәкаләләрен укыган идек. Аннан соң да, язучыларның гомуми җыелышларында булсын, проза секциясе утырышларында булсын, хикәя мәсьәләсе гел кузгатыла торды. Узган җәй, Казанга кыргыз язучылары килгәч, тагын җыелышып сөйләштек. Соңгы сөйләшү вакытында күп мәсьәләләр кузгатылды, кызыклы гына фикерләр әйтелде. Тагын шул нәрсә ачыкланды: хикәя жанрының торышы, үсеш үзенчәлекләре терпе әдәбиятларда төрлечәрәк икән. Кыргыз язучылары, мәсәлән, үз әдәбиятларында хикәя жанрының активлашып китүен 50 еллар азагында илебез тормышында булып узган үзгәрешләр белән бәйләп аңлаттылар.
Партиябезнең XX съездыннан соң урнашкан иҗади атмосфера татар әдәбиятының үсешенә дә зур йогынты ясады. Моны әдәбиятның һәр өлкәсендә күрергә була. Бездә зур мәсьәләләргә багышланган, зур иҗтимагый конфликтларга корылган кызыклы романнар барлыкка килде. Чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән повестьлар активлашып алды. Татар поэзиясенең бөтен яңгырашы, пафосы яңарды. Шигырь мәйданына сәләтле яшь шагыйрьләрнең бөтен бер плеядасы килде. Шул елларда алган темпны, шул елларда башланган сыйфат яңарышын поэзия бүген дә саклап килә шикелле. Драматургия булып драматургия җанлана төште. Бүгенге драматургиянең төп көчләре нигездә шул елларда формалашты.
Заман җилләре, нигәдер, тик бер жанрны — хикәя жанрын гына читләтеп уздылар. Бер хикәячеләребез генә заман, чор адымына иярә алмадылар. Дөрес, әйбәт хикәяләр ул елларда да чыккалап торды. Мисал төсендә М. Шабай һәм Р. Техфәтуллин хикәяләрен китереп булыр иде. И. Гази, Ф. Хөсни. Г. Әп- сәләмов, Ә. Еники, Г. Минский, Г. Галиев кебек хикәячеләребез дә тик утырмады. Урта буын дип йөрткән прозаикларның да матур-матур хикәяләре күренгәләп торды. Әмма хикәя өлкәсендә, башка жанрлардагы кебек, кискен яңарыш, сыйфат сикереше сизелмәде. Хикәя бер урындарак тап-танды, бер югарылыктарак кала бирде. Заман рухы, чор сулышы хикәяләргә караганда повестьларда тулырак чагылды. Шул ук хәл бүген дә дәвам итӘ.
Без татар прозасы йөз белән заман темасына борылды, дибез. Бүгенге әдәбият-
М
иың иң кемле сыйфаты — энә шул, дибез. Хикәя бу җөмләгә керми, хикәя һаман артта кала килә Хикәячеләребез бүген дә чорның актуаль проблемаларыннан, кәйнең узок мәсьәләләреннән читтәрәк торалар. Мисалга әдәбиятыбызның барлык тармакларында ныклы урын ала барган КамАЗ темасын гына күздән кичерик. КамАЗга багышланган очерклар хакында сейләп тә тормыйбыз Алар бик күп һәм бу кадәре- се аңлашылсын да ди. Шигырьләр нихәтле, поэма хәтле поэмабыз бар. Повестьлар, пьесалар, романнар язылды. Ә хикәя чыкканын хәтерләмим, юк хикәя...
Билгеле, бер КамАЗ темасына карап кына хикәя турында соңгы нәтиҗә ясау дөрес булмас иде. Гаделлек өчен әйтергә кирәк чор, заман сулышы күпмедер дәрәҗәдә бүгенге хикәяләрдә дә чагыла, әлбәттә. Бу яктан мәрхүм Г. Мехәммәтшин хикәяләрен мактап телгә алырга булыр иде Ф Хесни һәм кайбер башка прозаик-ларыбыз да заманча хикәяләр язып торалар Шулай да бу мәсьәләдә иң нык аерылып торган кеше Марсель Зарипов дияр идем мин. Аның «Вакытсыз туй», «Җәйге командировкада», «Су буенда» кебек хикәяләрен искә төшерегез Заман сулышын чагылдыру ягыннан бигрәк тә «Җәйге командировкада» дип исемлән эне игътибарга лаек.
.. Авыл хуҗалыгы министрлыгының өлкән агрономы Әгъземов менә тагын «Кызыл шәрык» совхозына бара. Бу хуҗалык республиканың иң чигенә урнашкан Барыр юл ерак, сикәлтәле Шулай да Әгъ- зәмовның күңелендә әйтеп бетергесез күтәренкелек Ниһаять, ул теге кире беткән Доргуновага кемнең хаклы булганын, кем-нең ялгышканын исбат итәчәк
Доргунова дигәннәре ул бара торган совхозның баш агрономы була Ә бит алар кайчандыр дуслар иде Моннан бер ел элек сүзгә килештеләр
Барлык пар җирләре урынына борчак чәчәргә кирәк, министрлыктан шулай кушалар, диде Әгьзәмов. Доргунова каршы килде Моңа бик ачуы килгән Әгьзәмов шул ук көнне «Кызыл шәрыкжә үзе килеп җитте. Син шуны аңларга тиеш,— дип җикеренде ул соахоз агрономына,—боерык бирелгән икән, аны үтәргә кирәк! Хәзер югарыдан төшерелгән боерыкларны уйла- мый-нитми үтәп торучылар юк, сездән зуррак авторитетларның сүзен дә тота-каба гына үтәмиләр, диде Доргунова
Ул чагында «Кызыл шәрык»тән Әгъзө- мовиың кәефе нык кырылып кайткан иде. Кайту белән бик тә ачулы итеп, тозлы-бо- рычлы приказ чыгартты. Анда «Кызыл шәрык» совхозының баш агрономы Доргуновага соңгы кисәтү белән каты шелтә би-рергә, диелгән иде. Менә шул хәлләрдәй соң бер ел үтеп тә китте, һәм хәзер Әгьзәмов былтыргы командировкасының нәтиҗәсен күрергә дип бара.
Сап-сары арыш көлтәсен тезенә салып утырган килеш, ул Доргунова белән ике арада буяган бәхәсне сүэгә-сүз искә төшерде. Ә күңелендә аның торган саен шатлык, тантана хисе тулып ташыды: менә бит, ул хаклы булып чыкты!
Шундый уйлар белән ул Доргуновалар яшәгән таныш йорт каршына килеп туктады. Яшьләрчә җитез генә машинадан чыкты һәм капканы этеп ачты да... тукталып калды. Болдырда аңа һич таныш булмаган тәбәнәк буйлы, какча гәүдәле бер карчык басып тора, аның киң күлмәк итәгенә чатан аяклы, таза гына штаисыэ малай ябышкан иде—
— Ул икенче фатирга күчеп китте. Әнә теге очта фатиры, тегермән артында, беләсеңдер бит тегермәнне! — дип, карчык поселокның аргы башына таба күрсәтте.— Үзеннән өстен булган бер зур начальник белән бәхәскә кергән имеш тә. тегесе «аны җиргә якын җибәрмәскә!» дип әмер чыгарган икән диделәр. Шуннан соң ул тотты да кооперативка күчте.
Бер мәлгә Әгьзәмов югалып калгандай булды: Доргунова хәзер агроном түгел— Кооперативта эшли... Нәрсә булган аңа! Туры сүзле, үҗәт холыклы хатынны директор урыныннан алган икән Янәсе, министрлык кешеләре белән тынышып эшли алмый. Имештер, һәркем уэе теләгән якка тарта башласа, эш алга бармаячак .. Әгьзәмов хәзер инде кычкыруның да. естәя сугуның да файдасыз икәнен, берни бир-мәячәген аңлады Ярый. Доргуноааны эшкә кире кайтарып та булсын ди. ләкин булган хәлне кеше хәтереннән сызып ташларга мемкинме соң!
Ул директор белән саубуллашып та тормыйча, машинасына ашыкты. Әнә ул, арткы урындыкта тирбәлеп утырган хәлдә, әле моннан ике сәгать элек кенә үзе карап узган арыш басуларыннан күзем ала алмыйча уйланып бара. Ләкин теге вакытта аның күңелен биләгән тантаналы шатлыкның хәзер әсәре дә калмаган иде. Кем естениәи тантана итәргә тиеш соң ул! Доргунова өстеннәнме! Ә нигә ул, ягъни
Әгъзәмов, тантана итәргә тиеш? Эш урыны югарырак булган эчен генәме? Минем әйтүем булды — аларның минемчә эшләүләре булды, дипме? Ләкин тантана итәрлек сәбәп бар микән соң әле монда? Менә бу авыр башаклар, басуда игеннәрнең күкрәп утыруы бәлки елның уңай килүеннән генә- дер, яңгырлы булуыннандыр? Ә аның, Әгъзәмовның, моңа бәлки бернинди дә катнашы юктыр? Җирдә, иген басуында бер ел әле бернәрсә дә хәл итми, киләсе көздә, аның соңгысында ни буласын белгән юк бит әле... Ә Доргунова акыллы хатын, кооперативта эшләп булса да, үз совхозында калган, киләсе елны көтәсе, экспериментның ни белән бетәсен үз күзе белән күрәсе килгән аның. Ә киләсе көзнең нин-дирәк булачагын кем әйтә алыр икән? Әгъзәмовмы?..
Хикәянең кыскача эчтәлеге әнә шундый. һәм мин ышанам: шушы кыскача конспекты буенча гына да укучы аның никадәр заманча хикәя булуын сизми калмагандыр. Әйе, бу хикәядә бүгенге көнгә генә хас мәсьәләләр кузгатыла, безнең заманга гына хас конфликтлар күтәрелә. Монда без заманча уйлый белә торган кыю кешеләр белән очрашабыз. Мин соңгы елларда заман, чор сулышын бирү ягыннан «Җәйге командировкада» белән янәшә куярлык тагын бер хикәя чыкканын хәтерләмим. Безнең әдәбият өчен бу гына бик аз. Безне заман темасына кара-ган бер-ике хикәя генә канәгатьләндерә алмый. Хикәячеләребез күбрәк үткән заманнар турында язарга яраталар. Соңгы 3—4 ел эчендә газета-журналларда басылган һәм аерым җыентык булып чыккан хикәяләр исемлегенә күз салсагыз, күрерсез: иң зур күпчелекне үткән заманнарга караган хикәяләр тәшкил итә Коры сүз булып калмасын өчен кайберләрең санап узам: Р Зыятдинов. Бер телем икмәк; С. Сабиров. Хәтәр сәфәр, И. Нуруллин. Хәсрәт бакчасы; Ә. Шәмин. Алтын медальон; Р. Төхфәтуллин. Җиләкле аланнар; Җ. Мостафин. Күк толпар; М. Хәсәнов. Дулкыннар ярга тәгәри: В. Нуруллин. Ул яшәргә тиеш иде; Т. Миңнуллин. Кулъяулык; И. Гази. Беренче сыналу; М. Юныс. Энҗе эзләүчеләр; М. Рафиков. Йомышчы Әбүбәкер; X Сарьян. Финал; К Латыйпов. Көзге көннәрдә; һәм башкалар, һәм башкалар... Нинди илләр, кайсы заманнар турында гына сөйләнми бу хикәяләрдә!.. Мин аларның һәммәсе дә начар хикәяләр дияргә җыенмыйм, һич юк. Арада бик матурлары, бик кирәкле һәм файдалылары бар В. Нуруллинның «Ул яшәргә тиеш иде» һәм М. Юнысның «Энҗе эзләүчеләр» дигән хикәяләрен үз вакытында һәркем мактап телгә алды. Җ. Мостафинның «Күк толпарны да зур эмоциональ тәэсир көченә ия булган бик сочный һәм романтик рухлы хикәя. Мин боларга каршы түгел. Мондыйлары була бирсен. Мине башка нәрсә борчый. Әгәр 50 елларда туган егетләр гражданнар сугышы вакыйгалары турында яза башласалар, Татарстаннан ары дөньяның бер генә почмагын да күрмәгән кешеләр чит илләр турында язарга тотынсалар — бүгенге көн, бүгенге тормыш турында кем язар икән?!. Менә өр-яңа бер мисал: «Казан утлары» журналының узган елгы 10 санында Ә. Гафаров дигән егетнең ике хикәясе басылды. «Әҗәт» дигәнен укыгач: «Кара моны!» дип сокланып та куйган идем. Шуннан соң ук «Соңгы сүз» дигән тагын бер хикәясе килә. Бусы Бөек Ватан сугышы елларындагы әсирләр тормышыннан алып язылган. Хикәянең үзеннән чыгып фикер йөрткәндә, автор әсирләр тормышын ишетмеш буенча гына белгәнгә охшый. Ә шулай да алынган. Ни хикмәттер, без үзебез кичермәгәнне язарга яратабыз. Күбрәк шундый темаларга алынабыз. Шуңа хикәяләребез ышандырмый, шуңа күрә язганнарыбыз укучыны битараф калдыра...
Кайчан, кем башлап әйткәндер: хикәяне әдәбиятның иң сугышчан, иң оператив жанры дип йөртәләр. Ләкин соңгы еллар татар әдәбияты мисалында хикәя үзенең иң оператив, иң сугышчан жанр булуын раслый алмады. Киресенчә, мин аны иң артта калып килгән, катып калган жанр, дияр идем. Тематикасы буенча гына түгел, әдәби сурәтләү чаралары, сюжет-композиция төзелеше ягынан чыгып караганда да. М. Әмирнең «Балыкчы ялганнарывнда үтә искечә киенеп йөри торган бер карт бар. Менә ул: «...площадкада. тыз-быэүтеп йөрүчеләргә игътибар итмичә, күзгә бәрелерлек дәрәҗәдә кызык киенгән өлкән бер кеше басып тора Башында киң кырыйлы соры эшләпә, киң җилкәле, кулбашлары туры почмаклы итеп тегелгән соры ма- кентошы аяк йөзеннән, арт яктан җиргә тиеп торган киң чалбар балагы астыннан сары шиблетының тупыйк борыны гына күренә ..» Кай вакытларда хикәя миңа әнә шундыйрак — заман, тормыш агышына исе китми торган сәер картны хәтерләтә...
Нигә алай, хикмәт нәрсәдә? Бәлки, чын-
нем де. хикәягә әдәбиятның иң сугыщчвн иң оператив жанры дип карау хата фикердер?.. Алай дисең, кайбер тугандаш әдәбиятлар мисалында ул үзеиең иң оператив жанр булуын раслый алды һем бүген дэ раслап тора Хәер, нигә ерак китеп йөрер- гә1 Үзебезнең татар совет әдәбияты тарихын — егерменче, утызынчы елларны алыйк. К. Нәҗми һәм Ш Усманов, Г. То-лымбай һәм Г. Гали, А. Шамов һәм М. Әмир хикәяләрен искә төшерик. Ул заманның кайнар сулышын әле бүген дә алар язган хикәяләр буенча тоябыз бит. Тик шуннан соң гына хикәя бездә, ничектер, сүрелебрәк, йомылыбрак һәм сыегаебрак калды.
Хикея жанрының артта калуын терле кеше тәрлечә аңлата. Берәүләр моны прозага яшь авторларның аз килүе белән аңлатырга телиләр. Икенче кешеләр хикәя жанрына игътибар җитми, дип зарланалар. Хикмәт боларда гына түгел шикелле. Прозага яшьләр килеп тора һәм шактый күп килә. Соңгы елларда әдәбият мәйданына кмлеп, кимендә берәр җыентык чыгарган яшь хикәячеләрнең генә саны да 30—40 кешегә җитә. (Менә алар: М. Рафиков, М. Зарипов, М. Мәһдиев, В. Нуруллин. А. Ганиев, Җ. Мостафин, Л Хәмидуллин, Д. Зебеерова, М Маликова, Р Батуллин, Ф- Шофигуллин, М. Юныс Ф Яруллин. Месегыйт Хәбибуллин, Г Шәрәфетдиноя. Ф. Мансуров, Р Кәрамиев, И. Низамов, Р. Фәизов, Ә, Фаэылҗанов, М. Харисов. К. Тимбикова, X. Гарденов, А. Хәсәнов. Р Исаев. Л Шәфикова, В. Моиәсыйпоа. Мәгъсүм Хәбибуллин, Г. Фәрхетдинов, Ж Рахимов ... 30 кеше санадым Исемлекне суза тешәргә дә мөмкин) Күрәсез: хикәячеләр аз килә дип зарланырга урын юк
Хикәяләр аз языла дип зарлану да дәрес булмас. Ныклап тикшереп карасаң, сан ягы да җитәрлек кебек. Бер «Казан утлары* журналында гына да елына уртача 15—20 хикәя чыгып бара Шуңа башка журналларда һәм газеталарда басылган хикәяләрне, нәшриятта аерым җыентык булып чыккан хикәяләрне китереп кушыгыз. Елына 80—100 хикәя җыелыр. Бу инде аз түгел. Хикәяләр аз түгел, әйбәт хикәяләр аз. Безнең хикәяләрнең сәнгатьче зшләиеш дәрәҗәсе сыйфат ягы түбән. Иң зур бәла — әнә шунда
Миңа безнең прозаикларның соңгы елларда язылган 200—250 ләп хикәясе белен танышып чыгарга туры килде Хәзер менә уйлап карыйм, шулерның бик азы гына истә калган. И. Газиның «Табылдык китап» һәм «Сарбай — сары зт» дигән хикәяләре, Ф. Хөснинең «Өзелгән җыр»ы. Ә. Еникинең ■Картларяы, Г. Мехәммәтшинның «Ике әби бәрәңге ала» исемле хикәясе. М Маликояа- ның «Кар сулары», В Нуруллинның «Ул яшәргә тиеш иде» дигән хикәясе, һәм тагын 3—4 хикәя . Шулар янына 1972 елда день я күргән 5—6 хикәяне китерел кушарга була. Узган ел Татарстан китап нәшрияты Ф. Шәфигуллииның -Каен яктысы» исемле яңа китабын чыгарды. Җыентыкка яшь авторның 20 исемдәге хикәясе кергән. Арада төрлесе бар Уртачалары шактый, ясалмалары, хикәя булып оешып җитмәгәннәре очрый. Шул 20 әсәр арасыннан мин еч шәп хикәя таптым «Тальян гармун», «Ана» «Көтелмәгән шатлык». Төрлесе терле характердагы өч җыйнак хикәя, берсениән-берсе матуррак еч алтын бертеге. X Сарьянның «Туган як хикәялә-ре» җыентыгында дә матур гына хикәяләр очрый. Шулай да чын сәнгать югарылыгында зшләнгән хикәяләрнең бик аз. бармак белән генә санарлык булуларын тагын бер кат басым ясап әйтми булмый.
Бүгенге татар хикәяләренә хас характерлы кимчелекләр турында бик күп сөйләргә мөмкин. Әйе. Фатих Хесни дәрес әйтә: бездә кызыклы, гадәттән тыш вакыйгаларга корылган хикәяләр аз. Күбесенчә бик гадәти хәлләр, көн дә кабатлана торган вакыйгалар турында сәйләне. Шуңа алар үз артларыннан ияртә алмыйлар. Шул ук вакытта без хикмәт монда гына түгел икәнен дә беләбез. Чын художник тормышның беренче карашка бик гадәти якларыннан поззия табарга, бик гадәти вакыйгаларга нигезләнеп сәнгать әсәре тудырырга, беренче карашка күзге бәоелеп тормый торган кешеләрнең матурлыгын, олылыгын ачып бирергә тиеш
Әйе, безнең күп кенә хикәячеләребез коры вакыйга сейләү, вакыйганың тышкы ягын сейләү белән мавыгалар Иң кирәклесе зшләнми кала: вакыйгаларның тозы чыгарылмый кала, зчке мәгънәсе ачылмый кала. Үзе сайлаган вакыйга аша автор нәрсә әйтергә тели? Нинди яңа идея уздырырга тели? Шуны чамалау кыен.
Мене Р. Исаевның «Күрәзәче» исемле хикәясе. Бер ир урамда бөтенләй таныш булмаган хатынчы туктата Сөйләшеп кителер Баксаң, бу кеше әлеге хатынның исемен дә. аның ничә яшьтә булуын да. алай гына да түгел бәген гөнаһларын, кыек- мыек зшләрен де белә икән . Тәмам ал-
тырый бичара хатын Мине каян беләсез, әллә сез күрәзәчеме, ди. Юк икән, һич алай түгел икән.
— Без унбиш кенә минут элек бер трамвайда утырып килдек,— ди ир аптыраган хатынга— Сез саргылт чәчле бер ханым белән дөньягызны онытып сөйләшә идегез Мин сезнең арттагы утыргычта утырып тыңлап бардым. Менә шул. Әле хәтердә калганнарын гына әйттем.
Үзенең бу хикәясе белән автор нәрсә әйтергә тели? Ни өчен, нинди максат белән язылган ул7 Трамвайда барганда эч серләрегезне кычкырып сөйләшмәгез дипме?- Шуның өчен генә хикәя хәтле хикәя язып торырга кирәк идеме икән?!.
Безнең хикәяләребездә бик әйбәт геройлар куп. Алар матур-матур эшләр башкаралар. Ләкин аларнын характерлары ачылмый кала, эш-хәрәкәтләре, кылган гамәлләре мотивлаштырылмый кала. Узган ел китап нәшрияты К. Латыйповның «Мизгел» дигән хикәяләр җыентыгын чыгарды. Ниндиләре генә юк, нинди тормыштан гына алып язылганнары юк алар арасында!.. Ләкин күбесенә мотивлаштыру, дәлилләү җитми. Сәер, бик сәер хикәяләр Хәзергә мин ул хикәяләр турында шуннан башка бер фикер дә әйтә алмыйм...
Безнең күп кенә хикәяләрдә автор үзе юк. Аның тормышка, кешеләргә, үзе яза торган хәлләргә мөнәсәбәте күренми. Бусы бигрәк тә балалар өчен язылган хикәяләргә хас күренеш.
Бүгенге хикәяләргә хас кимчелекләрне тагын да санап булыр иде. Үз фикерләремне дәлилләү өчен, мин бик куп мисаллар китерә алыр, бик күп хикәяләргә анализ ясап күрсәтә алыр идем. Бусы — әллә ни кыен эш түгел. Иң кыены шунда: ул кимчелекләр кайчан башланган? Аларның үсеш тенденциясе нинди? Кимүгә, бетүгә йөз тоталармы алар? Әллә, киресенчә, торган саен күбәя, арга гына баралармы?- Татар хикәясенең үсеш юлы нинди? Яхшыруга таба барамы ул? Әллә начарланган- нан-начарлана гына торамы? Иң кыены — әнә шул сорауларга җавап табу...
Моңа кадәр без хикәя жанрына бер яклырак карап килдек. Гомуми шаукымга ияреп, ул — әдәбиятның иң оператив, иң сугышчан жанры, дип килдек. Кулына каләм алган һәр яшь автор иҗат эшен, әлбәттә, хикәя язудан башларга тиеш, дип уйладык. Инде килеп, безгә тагын бер ха-кыйкатьне аңларга вакыт: хикәя — әдәбиятның иң кыен, иң авыр жанры. Хикәя жанрына әдәбиятыбызның иң талантлы көчләре алынырга тиеш. Шунсыз әйбәт хикәяләр артмаячак, шунсыз хикәя жанры алга китмәячәк!