Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМ, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ


зләренең хезмәтләре белән халкыбызның мәдәният һәм әдәбият тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәрне без хөрмәт белән искә алабыз. Шундый кешеләр арасыннан иң беренче итеп бөек әдип, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовны. талантлы тәнкыйтьчеләребез- дән Галимҗан Нигьмәти белән Гомәр Галиләрне, татар әдәбияты тарихын өйрәнү буенча зур эш башкарган Габдрахман Сәгъдиләрне искә алырга кирәк. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән сон татар әдәбият белемен үстерүдә тарихи әһәмиятле эш башкарган бу беренче буын галим һәм тәнкыйтьчеләр кулыннан эстафетаны Мөхәммәт Мамин, Гази Кашшаф Гали Халит, Хәсән Хәйри, Якуб Агишев, Габделхәй Хисмәтуллин кебек әдәбиятчылар кабул итеп алдылар. Ибраһимов һәм Нигъмәтиләр буыны эстафетасын бик хаклы рәвештә үз кулларына алган, аны тагын да алга алып киткән бу икенче буын әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре арасында яшь әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллин да бар иде—
Мөхәммәт Гайнуллин 1903 елның 18 августында Казан губернасының Тәтеш өязе, Коллар авылы (хәзерге Татарстан АССРның Апае районы, Кызылтау авылы) крестьян семьясында туа. Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, аны укытучылар хәзерләү курсларына җибәрәләр. 1920 елда 17 яшьлек егет авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли башлый. Күпмедер вакыттан соң ТатЦИК каршында оештырылган кыска сроклы курсларда була, шунда беренче тапкыр әдәбият галимнәрен һәм язучыларны күрә. 1931 елда ул Казам Көнчыгыш педагогия институтын тәмамлый, бер елдан үзе дә институтта татар әдәбияты һәм әдәбият теориясе буенча студентларга лекцияләр укытуга керешә. Шушы ун институтта аспирантура тәмамлый. Соңрак республика газеталарында аның беренче мәкаләләре басыла башлый. Шулай итеп Мөхәммәт Гайнуллин фән дөньясына килә.
Бөек Ватан сугышы елларында партиянең Татарстан өлкә комитеты аны китап нәшриятына эшкә җибәрә, ә 1944 елда ул Татарстан тел, әдәбият һәм тарих гыйль- ми-тикшеренү институтының директоры итеп билгеләнә. 1945 елның ахырында, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырылгач, бу институт филиал составына кертелә һәм М. Гайнуллин 1945—1953 һәм 1959—1961 елларда шушы институтның директоры булып эшли.
« Авыр һәм дәһшәтле Баек Ватан сугышы тәмамланганнан соңгы беренче тыныч ■әз иде. Без — яңа гына урта белем алган унҗиде яшьлек егетләр — шул елда студент диген зур дәрәҗәгә лаек булдык. Сугыш елларында алган белем чамалы.. Нишлисең бит— Яңа чор—тыныч тезелеш чоры башлана. Хәзер югары уку йортлары тулы булырга тиеш! Билгелә, шуларның барысын өсеме алып булса кирәк (әле фронтовиклар да кайтыв җитмегеи!), безне — авызларыннан ая» сәте де кибеп җитмәгән «сары томшыкларны* — югары уку моргларына бик телли кабул итеаер кда_ Укытучыларыбиз арасында гәтреоа җитез херенетле, зиергнлле, уз фәмөи оста аң- ләве торган ачык йнаае Мехаамәт абый да бар иде. Беренче семестр сизелми гене
Ү
үтте кебек, һем менә без —Казан педагогия институтының дүрт студенты — 1946 елның январь кичендә үзебезнең Мөхәммәт абый янына килдек. Исәп
имтиханны срогыннан алда тапшыру һәм берничә көн генә булса да иртәрәк аяылга, әти-әниләр янына, җылыга һәм, иң өһәмиятлесе, карточкасыз тамак туйдырырга мөмкин булган җиргә кайту иде...
Ул вакытлардан соң ничә еллар узды имде. Ләкин әлегә кадәр без кергән бинаның (хәзер Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты) өченче каты коридорындагы стена газетасы исеме астындагы «ТНИИЯЛИ» 1 дигән сүзне тегеләй дә, болай да боргалап, тулы мәгънәсен озак вакытлар ачыклый алмый торганыбыз истән китми.
Хәзер мин Мөхәммәт аганы көн саен диярлек күрәм һәм күргән саен аның әнә шул еракта калган еллардагы кебек үк энергияле, җитез, хәрәкәтчән. П
ачык кер тавышлы һәм киң күңелле булуын күреп сокланам. Ул бит нәкъ шул елларда £ үэонең иң актив һәм нәтиҗәле гыйльми эшчәнлеген башлап җибәрде һәм бүгенге кадәр н шулай дәвам итә! °
1946 елда Мөхәммәт ага «XIX йәзнең ахыры һәм XX йөзнең башындагы татар п әдәбияты буенча эзләнүләр» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре с кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1947 елда ул, Җ. Везиеаа белән бергәләп, югары уку йортлары өчен «XX йөз башы татар әдәбияты» дип аталган зур күләмле дәреслек-хрестоматия бастырып чыгара.
Мөхәммәт ага Гайнуллин әдәбият фәне өлкәсендәге беренче адымнарыннан алып S хәзерге көнгә кадәр татар әдәбиятының байлыгын туплау һем өйрәнү өлкәсендә гаять зур эш алып бара. Әдәбиятыбызның Каюм Насыйри, Закир Һади, Заһир Бигиеа, Миргазиз Укмасый, Шакир Мөхәммәдев, Дәрдмәнд, Согыйт Рамиев кебек күренекле вокиллөренең тормыш һәм иҗат юллары турындагы бик күл яңа материалларны ул беренче буларак фәнни әйләнешкә кертә, аларның биографияләрен ачыклый, бу язучыларның әсәрләрен туплап чыгара. Шулар белән бергә, тәрҗемә өлкәсендә Ок-тябрьга кадер зур эш алып барган Габделмәннән һәм Солтан Рахманкуловлар, театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрәм, татар шагыйрәләре 3. Сәгыйдә, М. Мозаффария. 3. Буриә- шева, М. Акчуриналар М. Гайнуллинның тырыш хезмәте белән әдәбиятыбыз тарихында үзләренең урыннарын таптылар. Ул татар һәм рус телләрендә басылып чыккан «Татар поэзиясе антологиясе»н хәзерләүдә до зур эш күрсәтте.
Мөхәммәт ега Гайнуллинның бөтен иҗат юлы буенча кызыл җеп булып сызылып килгән бер тема бар. Ул — халыклар дуслыгы идеяләренең әдәбиятта чагылышы, тугандаш әдәбиятларның үзара йогынтылары һәм бер-берләренә тәэсир итеп баюлары. Шуның беренче ачык мисалы итеп Мөхәммәт ага тарафыннан боек пролетариат язучы Алексей Максимович Горький һем татар әдәбияты дигән эур теманың шактый тулы итеп ачылуын күрсәтергә кирәк. Китапны басып чыгару өчен тәкъдим иткән рецензиясендә Кави Нәҗми бу хезмәтнең бии актуаль һем кирәкле булуына аерата басым ясаган иде. Китап басылып чыккач, күренекле совет әдәбият галиме, СССР Фәннәр академиясенең член-корроспонденты Н. Пиксаиоа аның авторына 1944 елның 29 августында махсус хат яза. «Сездән үрнәк алып, башка тугандаш республика әдәбиятчылары да шушындый китаплар чыгарсалар, бик яхшы булыр иде»,— дм ул үзе-
' ТНИИЯЛИ — татарский научно-исследоаательскнй институт языка, литературы и истории.— Ред.
ГАЛИМ. ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ ф
нең хатында. М Гайнуллинның "В Г. Белинский һәм татар әдәбияты тәнкыйте», «Гоголь һәм татар әдәбияты», «Лее Толстой һәм татар әдәбияты», «Н. Г. Чернышевский- нык татар телендәге кулъязмалары», «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Татар совет әдәбиятында халыклар дуслыгы», «Чынлык кече ■. «СССР халыкларының әдәбиятлары арасындагы элемтә һәм бәйләнешләр турында» һ. б. хезмәтләре дә аның иҗади- фәнни эшчәнлегендә зур урын алган әлеге проблемага багышланганнар иде.
М. Гайнуллинның «Беренче рус революциясе чорындагы татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән зур күләмле, тирән эчтәлекле хезмәте татар совет әдәбият белеменә гаять күренекле өлеш булып керде. Шушы хезмәтен ул 1958 елда СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында докторлык диссертациясе итеп яклады, шул нигездә 1966 елда рус телендә аның зур күләмле китабы басылып чыкты. Мәскәү һәм Казан вакытлы матбугатында М. Гайнуллинның бу китабы югары бәя алды.
СССР Язучылар союзы члены, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллинның гыйльми һәм иҗтимагый эшчәнлеге бик күп төрле. Ул Азия һәм Африка халыклары белән дуслык җәмгыятенең Совет комитеты члены буларак та танылган кеше. Ул хәзергә кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы буларак зур фәнни эш алып бара, фәнгә яшь кадрлар тәрбияләүдә актив катнаша. Шул ук вакытта тагын никадәр кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау вакытында официаль оппонент буларак чыгышлар ясый.»
Күрәсез: никадәр хезмәт! Берничә галимнең бөтен гомеренә җитәрлек темалар, проблемалар, әһәмиятле мәсьәләләр! Менә шуларның барысына да Мөхәммәт аганың кулы җитешкән. Аның һич иренмичә һәм бер урында таптанып тормыйча, фәндә һаман якты перспектива белән янып яшәвенә, дәртле иҗат итүенә сокланмый калып булмый.
Менә берничә айдан аның күп милләтле тугандаш совет әдәбиятларының үзара аралашып баюлары, татар әдәбиятының СССР халыклары әдәбиятлары белән дуслыгы һәм татар совет әдәбиятының традицияләре һәм новаторлыгы мәсьәләләрен яктырткан «Дуслыкта — көч» исемле яңа китабы басылып чыгачак.
Мохәммәт ага Гайнуллинның киләчәккә планнары зур. Ул тырышып эшли. Аның яшьләрчә дәртлелеге һәм җитезлегенең, өлгер булуының да төп сәбәбе — ару белмәс иҗади эшчәнлегендә, ахрысы.»
Нур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.