Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӨНЬЯВИ ӘСӘРЛӘР ЭЗЕННӘН


илгеле булганча, татар әдәбиятында дөньяви мотив лао XIX йө?нең урталарыннан аеруча көчәеп китә. Киң күлчелеккә аңлаешлы т<чдә язып-аи реалистик әсәрләр нәкъ шул чорда күбәя башлый. Ләкин заманының әһәмиятле мәсьәләләрен күтәргән реалистик әсәрләр элегрәк тә булган икән. Шундыйларның берсе тесендә 1879 елда Казан университеты типографиясендә басылган, ләкин халыкка таратылмыйча калган «Мәкәрҗә бәете» исемле әсәрне күрсәтергә мемкин.
Шунысы кызыклы, университет нәшриятында аерым китап булып чыкканчы ук бу әсәр рус җәмәгатьчелегенә дә билгеле булган. Әле 1860 елда ук. ягъни китап булып басылудан 19 ел элек Н А. Некрасов редакциясендәге «Современника журналында бу хакта киң генә мәгълүмат бирелә Бәетнең русчага тәрҗемәсеннән аерым өзекләр китергәннән соң. мәкалә авторы П. И. Пашино түбәндәге аңлатманы китерә:
«...Есть муллы смиренники, говорящие всегда в полголоса глаза опуская долу. Жизнь их однообразна и тиха. Народ лкэбит таких мулл и питает к ним большое уважение. Не думайте, что это были ханжи, это поэты, это люди, вполне чувствующие свое положение и постоянно готовы на горячую и откровенную беседу
Раз свела судьба меня с подобным человеком... он показал мне свои труды. Это были стихи на различные эпохи жизни деревенской на рекрутчину, на подати, сатиры на различных мулл, на писаря и т. д. — Он написал †† ‡‡ стихах все тягости, которые народ терпит от ближайших властей, начиная со станового и ниже. Поэма или как хотите назовите ее, начинается тем, что он просит снисхождение у читателей К себе, потом сравнивает нашу жизнь с нижегородской ярмаркой и доказывает старую истину* что посеешь, то и пожнешь или как у него выражено, посеявши >* мень, не соберешь пшеницы» *.
Чынлап та. әсәрнең беренче өлеше Мәкәрҗә ярминкәсендәге rep.iv «ә-е сурәтләү белән башлана. Шуңа охшатып, шагыйрь үз заманы кешеләренең дөньяда ы хәле хакында сөйләүгә күчә.
Авторның төп игътибары гади кешеләр тормышына юнәлтелгеи уя кешеләрдә яхшы сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. Шагыйрь кешеләрне бер-берләренә яманлык кылмаска, тырыш булырга, һәр яхшыдан үрнәк алырга өнди:
Золымлык кыйлмагыл һәргиз1 кешегә,
Гадаләт әйләгел һәрбер кешегә, Тон, көн нҗтиһад кыйл яхшылыкка. Яманлык кыйлмагыл һичбер халыкиа. Халыкның изгесен күрел ияргел, Яманнарны күрел гыйбрәт алгый..
* П. И. Пашино Волжские татары. «Современник» журналы. I860 ел 81 ом. 255 бит
‡‡ һ о р г и з — бервакытта да.
Поэманың төп өлеше үз заманының тискәре күренешләрен реалистик чагылды- руы һәм патша чиновникларын ачы тәнкыйть итүе белән әһәмиятле. Без монда, татар язма әдәбиятында беренче буларак, социаль теманың күтәрелүен, патша Россиясендә халык кичергән газаплы тормышның поэзиябездә ча'ыла башлавын күрәбез. Язучы гади һәм үткен чагыштырулар белән халык җилкәсендә яшәүче патша түрәләренең чын йөзен укучыларның күз алдына китереп бастыра:
Бу өязне кыйлыблар өчкә кыйсмәт Аны кыйсмәттә бар әлбәттә хикмәт... Куеллар анлар үзә бер әмирне, Иза кыйпыр сагыйрь вә һәм кәбирне?» Куеплар хаким идеп аны, и яр, Гаҗәп залыйм ирер мәккярь, гаяр. Атаплар аның адыны пристав, Төн, кон кыйла халык андан тәэссеф. Белә алмаймын аларның исмене һич. Мәгәр бере Фулкин Алексей Федорич. Золымлыкта барыннан әкмәледер3, Җинаятьтә барыннан әгьләмедер...4 Аны куюдан морат халыкка әмандыр5, Вә ләкин бонларның фигыле ямандыр. Кайчан яз көне ирешсә халыкка, Җыядыр иманаднн йомырка.
Дәхи җәй җитсә җыядыр — тәкәләр, Тәкә булмаса, сарыкларны илтәләр. Аның өчен дәхи акчаны җыялар. Илтеп ул акчаны анда куялар. Аның бу эше имәс елда якьбар , Кыйла бәлкем аны тәкрар, тәкрар. Аның буләк дип алганларыны Имәс мөмкин бәян итмәк барыны... Әгәр хаҗәт булып җыйса ул стан, Гуя галәм аның кашында ристан. Кыйла угрыйларә шәфкать, химая Ата-анасидән бәлкем зиядә.„ Гарыз кыйлсаң?, сүзең ятып каладыр. Залыймгә һич хөкем булмай каладыр. Хакимләр үзләре кыйлса яманлык, Рәгыятьтә" кайчан булгай әманлык. Аның хезмәтендә бардыр хадимнәр, Һәммәсе бер беридән артык залыймнәр. Өязгә чыкмага боера аларга, Халык арасыйдан фетнә табарга, Чыкып йөри алар эт кеби искәп, Халаекь арасыйдан фетнә эстәп. Әгәр бүләк бирә алмаса бер инсан, Кыйлалар бәс аңа кизәб вә беһтан 9,
‘ Кыйсмәт — бүлеп.
8 Сәгыйрь вә һәм кәбирне — кечеләрне дә, олыларны да.
8 Әкмәледер — иң зурысы, көчлеседер. ‘Әгъләмедер — остарагыдыр.
•Әмандыр — тынычлык, иминлек урнаштырудыр.
6 Якъбар — бер мәртәбә генә.
’Гарыз кыйлсаң — үтенеч белән керсәң.
8 Рәгыятьтә — җәмәгатьчелектә.
9 К и з ә б вә беһтан — ялган һәм яла.
Бәс ул кешене чакыртып аладыр. Аның башына фетнәне саладыр. Боның дик эшләрнең хисабы юкдыр. Барып әйтергә һис имканы юкдыр. Боның лә фәһем итәр бәс фәһме камил. Шуның лә хәлне аңлар гаклы камил— Хәраҗ вакты кайчан җитсә түләргә. Гавам халкы җитәләр бәс үләргә. Җыелып киләләр һич берсе калмай. һич эшне кыйлмайлвр акчаны алмай. Алып акчаны уэ янына салалар. Бәс андин соң имананы алалар. Бөтен казны салалар тиэ пешәргә, Арыш маен алалар һәм эчәргә,- Бирә алмасак теләгән нигъмәтне. Таба алмасак сораган ришвәтне. Орып-сугыл тәмами рәнҗетәдер. Зәгыйфь улып яки үлеп китәдер.
Бу строфаларда патша түрәләренең, аерым алганда, приставның характерлы сыйфатлары шактый тулы күрсәтелә. Әсәрнең икенче урынында шул чорның судьялары хакында да ачы тәнкыйть сүзләре бар. Язучы аларның эш белмәүләреннэн. писарьлар нәрсә язса, шуңа кул куеп утыруларыннан көлә. Ахырдан мондый нәтиҗә чыгара;
Бу эшләр халыклара олуг бәладер. Боның лә күп халыклар мөбтәладер. Әгәр кыйлсак болар хәлен хикаять. Мәлал кәле𠧧 ***, озын булыр шикаять. Фәһемле кемсә сүзме камил аңлар, Гакыллы кемсә аздмы күпне аңя«Р-
Шулай итеп, автор әле барын әйтеп бетермәвен дә искертә. Шуның белән бер- э ге, ул түрәләрнең җинаятьләрен югарыда белмиләрдер дип уйлый, патшага һәм аның сенатына ышанып карый. Китабын түбәндәге строфалар белен тәмамлый.
Әгәр белсә иде моны олуглар. Гакыл, фәһем, фирасәтлә • тулуглар. Риза булмаслар иде бәс бу эшкә, Сапырларды |иде| залыймнәрне бер эшкә. Әгәр белсә иде моны министр. Ясар иде бу эшкә бер реестр. Рәгыятькә* кыйлырды мәрхәмәтне. Кыйлырды бәс бу эшме мәслихәтне. Әгәр белсә иде моны сенатлар, Падишаһ хәзрәтендә кул, канатлар. Кайчан разый булырлар ды бу эшкә. Гаҗәп хәйраи калырлар ды бу эшкә. Әгәр белсә иде моны үзе шаһ. Кәмал шәфкатеңдәй дир иде аһ. Кыйлыр иде залимнарга сәвсәт. Бөләр иде бу эшне бик кабахәт.
•Мелал кәлер —күңелсез булыр
♦ Фирасәтлә — тапкырлык, зиреклек белән.
*** Рәгыятькә — халыкка.
ГАЙНУЛЛИН ф ДӨНЬЯВИ ӘСЭРЛвР эзкннан
Шундый строфалары булуга карамастан төп өлешендә патша түрәләренең халыкны талауларын ачыктан-ачык күрсәтеп язган бу китап беренче нәүбәттә Казан губернаторына ошамый. Ул аны зарарлы дип таба, басылып чыккач, таратудан туктата.
Ленинградта Үзәк тарих архивында сакланган материаллар арасында бу китапның һәм кулъязмасы, һәм басылган бер данәсе бар. Шунда әсәрне басарга рехсәт биргән Казан цензоры Ф Саррурның матбугат комитеты исеменә чзган аңлатма язуы да саклана. Ул да җавапка тартылган була. Саррур үзенең 1879 ел 30 август датасы куелган аңлатмасында поэманың нәкъ соңгы строфаларына таянып, ни эчен басарга рехсәт бирүе турында түбәндәге җөмләләр белән аклана:
«Имею честь объяснить Цензурному комитету, что в задержанной г. Казанским губернатором татарской брошюры, изданной в текущем году под заглавием «Макариже бейте»., я не мог усмотреть таких оснований, по которым можно было бы запретить издание этой брошюрки, так как она не содержит в себе ничего ни против христианства, ни против высочайших особ или правительства...
Нельзя при том не обратить внимания и на то, что. указав на злоупотребление и противозаконные действия каких-то нижних чинов—писарей и одного пристава брошюрка очень ясно и пространно разъясняет ту законную, благонамеренную и добросовестную цель, служить которой эти люди были назначены местным начальством» ’.
Цензор акганса да, китапка барыбер рөхсәт бирелми. Бу поэма үз чиратында татар әдәбиятында XIX йөзнең урталарында ук социаль эчтәлекле әсәрләрнең туа башлавын ачык күрсәтә.
Шул рәвешчә, XIX йөз татар әдәбиятында дөньяви эчтәлекле китаплар шактый күп була. Шунысы характерлы, бу китаплар үзләренең исемнәре белән турыдан- туры дини-дидактик темаларга карый, баш бүлекләре аларның дини-этик мәдхияләрдән тора. Ләкин соңга таба деньяви мәсьәләләргә һәм хәтта социаль күренешләргә багышланган аерым бүлекләр башлана. Мисал өчен 1899 елда Казанда басылган бер китапны алыйк. Шигъри формада традицион стильдә язылган бу китап «Мәрхәба шәһри рамазан һәм тәравих тәсбихләре» дип атала.
Китапның алдагы бүлекләре гадәттәгечә дини эчтәлекле, ә «Вә гайре гыйбрәтләр чуктыр игътибар әһленә» дип аталган соңгы бүлекләрне автор аеруча мәхәббәт белән язган. Ул бу бүлекләрне укучылар үзенә бер дикъкать белән укырлар дип ышана. Чыннан да, бу әсәрдә уз вакытындагы мораль-этик мәсьәләләрне һәм төрле социаль төркем кешеләренең үзенчәлекләрен тикшерүгә багышланган урыннар бик кызыклы. Анда «Бер мәнзум дилкәша вә бер газәл гыйбрәтнамәдер» 10 11 дип аталган бүлек бигрәк тә характерлы. Бу бүлек дөньяга һәм, бигрәк тә Байлыкка, үз мәнфәгатьләреңнән чыгып кына карауның зарары турындагы хикәяләр белән башлана. Авторның фикере буенча, барлык тискәре сыйфатлар (караклык, дошманлык, бер-береңне хурлау, канәгатьсезлек, хыянәт һ. б.) бу дөньяга үз мәнфәгатьләреңнән генә чыгып караудан һәм байлык артыннан куу аркасында килеп чыга
Язучы, барлык сыйныф кешеләренә гомуми бәя биргәннән соң, үзенең фикерләрен ныгыту өчен һәр социаль группага аерым бүлек багышлый. Эшсезлектән җәфа чигеп хәерчелеккә бирелергә һәм базарларда, урамнарда төркем-төркем йөрергә мәҗбүр булган фәкыйрьләр турында автор болай яза:
Фәкыйрьләр би хәя булган, оят капчыгы ертылган.
Теләнчилә җиһан тулган, имәс мәстүр12 ки аңлардай Йөрерләр күчә бәкүчә13 ки көндезләрдә вә кичә,
10 ЦГИА СССР. 777 фонд. 3 тасвирлама 4 бит.
11 Бер мәнзум дилкәша — искиткеч сокландыргыч бер шигырь.
•Имәс мәстүр — котыла алмый.
♦Күчә бәкүчә — урамнан урамга.
Калыр булсаң ки күрмичә. угырлар мәтаглардаи Күрер күзгә зәгыйфь улыр. кыяфәте нәхиф улыр, Вәла көчле зариф улыр вә дәкләү пәһлуаннардаи. Әгәр очраса аулакка ки ягъни кеше юк чакка. Биреп җибәрсә яңакка, еиылырсың аяклардан.
Шуннан соң автор авыл халкының — крестьяннарның хәле һәм аларның эшләре = турында язуга кучә. Беренче строфаларда ул крестьян хезмәтенең файда китермә- = вен әйтә, аннан соң крестьяннарның хәтта намаз укырга да вакытлары юклыгы ту- * рында сөйли һәм шунда ук аларның җавапларын китерә:
Язием диһканнардан бер хәбәр: Аңлар арасыда нәдер шур вә шәр Бәрәкәт юктыр аларның зшидә, Кыйлми намаз нртә, кичтә, төшидә. Кер диерсәң, кыйл намазың, и фәлаи, Сиңа дошнам әиләер ул бәд гөман ‘ Диер: беземдәй эшләсәң сәи бу эши. Сан дә булмассың намаз укыр кеше. Кайда намаз мондый каты эш ара. Бу сүзи чирканмый дә йөзе кара., һәр дәм эш эшли, тамагы туймыйдыр, Мәнһи булган * эшләрне һич куймыйдыр. Гошереңне бир дисә имам анларә, Дошерер имамны бәд намләрә14 15 16 17 18 19 20.
Диалог формасында язылган бу строфаларда крестьяннарның шул чордагы тор- мышы-конкүрешо һәм аларның руханиларга мөнәсәбәте сурәтләнә. Беренчедән. п автор крестьян хезмәтенең авырлыгы турында әйтә һәм, көне-төне эшләүләренә з карамастан, алар ач яшиләр, ди. Икенчедән, ул крестьяннарны дини йолаларны үтә- 2 мәүдә һәм муллага дип кушкан гошерне бирмәүдә гаепли төсле. Ләкин шунда ук к аларда дини йолаларга һәм паразитик тормыш алып баручы руханиларга нәфрәт о көчәюе турында искәртә. Крестьяннарның әлеге күренешләргә булган нәфрәтен 3 күрсәтеп, ул болай яза:
Диер; безем мулла ии каты сүзледер. Эшләмичә баймакиы күзлидер.
Җиремез гошри түгел диер безләрнең Тик ятып алмакка ачма күзләрең.
Бу юллар һичшиксез авыл хезмәт халкының нәфрәте булып яңгырый.
Автор галимнәрнең гади халыкка үрнәк булырлык гүзәл сыйфат ияләре булуларын күрергә тели. Аның фикеренчә:
Галимнәр ченки дөньяның хасыдыр Алар азмаса, җиһан азмастыр.
Алардыр моктәда биһ ’ һар рәвештә, Торышта, ултырышта һәм йерештә.
14 Мәтаглардвн — әйберләрне, чемоданнарны.
• Нәхиф— ябык.
’ Шур вә шәр — яхшылык һәм яманлык.
• Дошнам өйлөер ул бәд гөман — сүгенеп ташланыр ул — ышанычсыз.
•Мәнһи булган — тыелган.
•Бәд намләрө — хурлыларга, дансызларга.
20 Хасыдыр — сайланганнардыр
• Моктәда биһ — алдынгылар
Алар бүлмаса иде хәссад вә тәммаг1, Булырды җир йөзендә нур лиммаг
Монда автор тормыштагы тискәре күренешләрне бетерүдә, үзенең мәгърифәтчелек карашларыннан чыгып, тәрбия эшенә зур әһәмият бирә, тәрбиячеләр үзләре дә тәрбияле булырга тиешлеге турындагы гуманистик карашны яклый. Ләкин автор тәрбиячеләр киеменә төренгән һәм үзләрен галим дип саный торган мулла-монта- гайлар арасында андый кешеләрне тапмый.
Китапта без хосусый милекчеләрнең, байларның комсызлыгын, икейөзлелеген тәнкыйть итә торган түбәндәге юлларны укыйбыз:
Кәлде сүзем әйтмәгә бәс әгьнәя утагына21 22 23, Ниләрем кара төшәдер аңларның агына...
Шөкер итәмез һәм канәгать кыйламыз бу дәуләтә Дәюбәи әйтмәкләре үз-үзләрен алдау гына.
Шөкер улдыр — малны хак кушкан җиргә сарыф әйләмәк, Бонлара мал масрафы ат, тун, хатын, пулат кына.
Мәсҗед, мәдрәсәләр бина кыйлыр шөһрәт өчең Ни дисеннәр ошбуларны ул фәлән салгая гына, Шуныңчын күп бина кыйлырлар олуг юллара. Чөнки күрә ул эшине һәр узып барган гына.
Китапның ахырында автор үзе турында да кайбер мәгълүматларны бирә һәм башкаларга карата әйтелгән тәнкыйть фикерләре, беренче чиратта, үзенә карый ди:
Мулькай Юмачиков минем атым. Үләң менән24 25 перват язган хатым... һәр каю таифәдә улган гамәл Мәндәдер. ханымда бел һәза әзал(л)9 Чук перишанлык илә язан буны Бер фәкыйрь, хәкыйрь адәмләр азгыны. Рәхмәтеңдәй күз тотып һәр сабах вә шам26. Кыйлдым атмам, барчага дидем сәлам.
Шигъри формада иИсерек хәлләре баянында гыйбрәтнамә, ягъни исерткеч эчкән кешегә үгет, насыйхәт вә гыйбрәт» исеме белән язылган һәм 1896 елда Казан университеты типографиясендә басылган тагын бер китап бар. Китапның авторы күрсәтелмәгән. Фәкать сүз башында: «Бу бәетләрне моннан егерме биш ел элек исерткеч эчемлекләрне ташлаган бер бәхетсез язды> дигән сүзләр генә бар. Ләкин моны бу бәхетсез автор үзе икән дип аңларга ярамый. Бу авторның укучыларга тәэсирне көчәйтү өчен генә язган сүзләре. Аның бу алымы яңа да, шул чордагы татар әдәбияты өчен уңышлы да.
Эчкәнгә исерткеч ату, Эчмәгәнләргә дару: Бераз аның кыйссасыны Сезгә сөйләргә могу,—
дигән строфалар белән башланган бу китапта «Эчкечелекнең башы» «Яңа эчә башлаганда», «Эчемлектән авыру тиюе», «Эчеп ,эштән чыгу» исемле бүлекләр бар. Бу
21 X ә с с а д вә тәммаг — көнчелек һәм комсызлык.
sHyp лиммаг — яктылык чәчә торган нур.
5 Ә г ъ н ә я утагына — байлар тормышына (карата).
24 Үләң менән — шигырь (җыр) белән. 6 һ ә за әзал(л) — шулай ук ялгышулардан азат түгелмен.
26Сабах вә шам — иртө һәм кич.
бүлекләрдә спиртлы эчемлекләр мораль бозылуның сәбәбе, кешелекме югалтуның сәбәбе икәнлеге күп мисаллар белән исбат ителә.
Шул рәвешчә. 1860 елда ук Некрасов җитәкчелегендә чыккан «Современник» журналы игътибар итеп үз битләрендә аннан өзекләр китергән «Мәкәрҗә бәете» поэмасы ул чор татар әдәбияты тарихы өчен яңа бер күренеш булган. Ул кеше, бу поэмасыннан тыш, «Современник» журналында күрсәтелгәнчә, тагын бик күп темаларга (мәхәббәт, рекрутчылык, налоглар һәм муллаларга карата сатиралар) шигъри әсәрләр язган. Бу әсәр чиновникларның башбаштаклыгын күрсәтүе белән Го- гольнең шуннан элек иҗат ителгән «Ревизоряын хәтерләтә. Гогольнең «Ревизормы да «югарыдан килә», ә безнең поэманың авторы да бу җинаятьләрне патшаның уң канаты булган сенаты белмидер, белсәләр, чик куярлар иде дип ышана. Мондый ышанулар ул заман язучылары өчен, әлбәттә, котылгысыз иде. Андый әсәрләрнең әһәмияте реаль чынбарлыкны, андагы тискәре күренешләрне халык интересларыннан чыгып сурәтләвендә булды. Әнә шул халык интересын яклаганы, халык зарарына эшләүче түрәләрне фаш иткәне өчен Гогольнең «Ревизорвына реакцион көчләр ташланган булсалар, безнең авторның «Мәкәрҗә бәете» поэмасын Казан губернаторы басылып чыккач ук таратудан туктата.
Мәкаләбезнең соңгы бүлегендә күрсәтелгәнчә, башта дини темага багышлап язылып та, төп өлешендә көнкүреш мәсьәләләрен киңрәк гәүдәләндергән, үз вакытының төрле социал» группаларның характерлы сыйфатларын күрсәткән шигъри әсәрләрнең туа башлаулары да очраклы хәл булмаган. Болар, бер яктан, язучыларның иске стильдә, иске традицион формаларда яңаны, яңа эчтәлекле, үзләрен дулкынландырган, борчыган мәсьәләләрне халыкка әйтеп бирүгә омтылуларын күрсәтсә, икенчедән, цензурадан үткәзү өчен дә кирәк булган. Чөнки алар үзләренең исемнәре һәм язылу формалары белән гадәттәге дини-этик эчтәлекле китаплардан бик аерылып тормаганнар. Бу үз чиратында һәм укучыларны җәлеп итү һәм цензура киртәсен узу өчен дә кирәк булган.
Мондый иске формаларда яңа эчтәлек салып яэу әле Тукайлар чорында да, хәтта Октябрь социалистик революциясеннән соң Галиәсгар Камал иҗатында да киң урын алып тора. Аның «Вәгаз нәсихәтлөр», «Тәкый гаҗәп». «Бакырган китабы», «Бәдөвам китабы» һ. б дип исемләнгән сатирик шигырьләре шундый алымнан файдалануын бик ачык күрсәтә. Димәк, бу алым белән яза башлау XIX йөз язучьэ- ларында ук булган икән.
Югарыда тикшерелгән әсәрләрнең стиль һәм телләрендә дә яңалык «. рене Аларда элегрәк басылган китапларда күп урын алган гареп, фарсы сүзләре урыныма киң массага аңлаешлы рус сүзләре да күренә башлый.