Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ


Безнең заман яшьләренә үткәннең истәлеге булсын бу әсәрем.
елның җәй башы. Кызу. Тау битләрендә көн буе РӘШӘ уйный. Юл читендәге чирәмнәр корып утыра- т|О£ Я лар. Шулай да мең ызанга бүленгән кыр кисәк- 1^11 ■ лоре яшел яфрак ябынган. Тар гына арыклар аша lajlf сугарылган мамык кырлары алар. Арпа белән ""•■w бодайны урганнар инде.
1 Бакчаларда җиләк-җимеш, алма пешеп килә.
Озакламый кавын, карбыз, виноград та өлгерер.
•jUESeJ Менә шундый көннәрнең берендә Иргәш белән Усман кырдагы ындыр табагыннан кайтып киләләр иде. Башларында искереп беткән чалма. Фәр- ганә яки Бохара түбәтәен алып кияргә акча кайдан килсен, ди. Икесе дә Нишанбайның ялчысы алар.
Олы юл күперенә килеп җиттеләр.
— Туктап алыйкмы? — диде Усман, күперне чыккач.
Туктадылар. Атлары арган иде. Арбаларда бодай көшеле. Гаҗәп арбалар: көпчәкләре икешәр генә, ә аларга сузыла башласаң, буең да җитмәс.
— Эссе,— диде Усман һәм башындагы чалмасын салып җиргә куйды да, күпер астыннан үткән киң арык буена төшеп, битен юа башлады.
Иргәш исә, ыштан балагын тезенә чаклы сызганып, арыкның уртасына ук кереп китте.
— Рәхәт, бик рәхәт!..
Мондый рәхәт озакка сузылмады. Шактый салкын арык буеннан кузгалып китү белән, маңгайларга янә тир чыкты.
— Бу эсседә бай үзе миһнәт кылса8 9 иде, ә?—диде Усман, тиргә баткан ябык битен күлмәк җиңе белән сөртеп.
Иргәш нигәдер дәшмәде. Аннары
— Сине өйләндерү турында бай әле һаман сүз кузгатмыймы? — дип сорады.
Усман кулын селтәде.
— Мине түгел, Аблакул әкәмне2 дә өйләндерми ич әле.
Иргәш уйга калды
Әйе, Усманнын абыйсы карт егет Аблакул ун ел инде Нишанбай- иын көтүен көтә. Шул хезмәте өчен калым түләп, Нишанбай аны өйләндерергә тиеш. Ләкин бу турыда сүз чыккан саен:
— Шартнама3 бар, Аблакул,—ди ана бай —Син әле өйләнгәннең сонында да, хатының белән бергә, кырык ел эшләргә тиеш мина.
Нишлисең бит, Усман белән Аблакул да бәхетсез җаннар. Алар- лын әтиләре ваба чиреннән үлгән. Әниләре, акылдан шашып, чүлгә китеп югалган. Иргәш исә сабый чакларын Сәмәркандта. ятим балалар йортында үткәргән. Әтисен дә, әнисен дә аз гына хәтерли ул. Дөньяга килгәч, берәр кыз балага ярәштереп кую да булмыйча калган ана. Мондый гадәттән Аблакул белән Усман да мәхрүм булганнар. Фәкыйрь атаның килешү төзәргә һәм калым түли башларга хәле я буламыни соң?
Иргәш менә шул хакта уйланып барды. Аннары
— Россиядә ак патшаны алып ташладылар, ә тормыш һаман үзгәр- 3 ми,— диде.
Усман Иргәшнең кулыннан тотты. <
— Әйт әле, дустым! Бәхетне кайдан эзләргә? Ничек табарга? х
Иргәш көттереп кенә җавап бирде: £
— Наргөлне яратасынмы? — Яратасын. Ул да сине ярата Тик курка гына. Син аны ал да кышлактан кач! Сәмәркандка кач! Менә ул кайда бәхет. Төшендеңме?
— Төшендем,— диде Усман елмаеп һәм күз карашын еракларга, Сәмәрканд таулары ягына юнәлтеп барды.
— Булмый, Иргәш,— диде ул бераздан — Наргөлне яратам мин, үлеп, ә ул бу турыда берни дә белми. Әйтергә базмыйм. Оялам. Куркам
— Кемнән, байданмы?
— Үзем дә белмим,— диде Усман һәм юлдан янәшә килүче йөкле атларны ашыктыра башлады.
<Әйе,— диде Иргәш эченнән генә.— Наргөл — Нишанбайның өченче хатыны. Яшь хатыны. Ирен сөйми. Үзеннән күпкә олы кешене нинди хатын сөйсен, ди? Ә Усманга егерме тулды гына әле. Чибәр егет Сөйкемле. Наргөл, рәте-жае килгән саен, юкка гына елмаймый аңа»
Кышлакка килеп керделәр. Нишанбайның йорт-жире мәчет янындагы тыкрык буена урнашкан. Зур. биек, таза каралтыларга карау белән, аларнын хуҗасы бай икәнлеге күзгә ташлана
— Усман!-диде Иргәш.—Нишанбайның «өйләндерәм» дигән вәгъдәсенә ышанып, аяк-кулларыңны баусыз бәйләттең, дустым. Тиз генә өйләндерми ул сине, менә күрерсең әле, абыеңдай итә ул сине
Усман дәшмәде.
— Беләм инде,—дип дәвам итте Иргәш —Безнең кебек ятимнәр гомер буе хатынсыз яши. Ә байлар, мулла-мәзиннәр дүрт-бнш тапкыр өйләнә.
1 мъ һ н әт — эшләү
* Ә к ә—абзый. абый
9 111 л р 1 н а У о - килешү.
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
Өйлә вакытлары иде. Арбалардан алгарак узып, капканы Усман ачты. Ачты да атларны тышкы ишегалдына кертә башлады. Шул вакытны урамнан Нишанбай кайтып керде. Мәчеттә, өйлә намазында булган, күрәсең: өстендә — өр-яңа чапан, башында—тубал кадәр ак чалма. Көтмәгәндә:
— Имансыз! —дип кычкырды ул, янып торган кара күзләрен Ир- гәшкә текәп.— Бодаемны юлга түгеп кайткансың. Дүрт ягын кыйбла, иплас!10
Чыннан да, Иргәш арбасындагы бер капчык ни сәбәптәндер тишелгән булып, андагы бодай бераз юлга коелып килгән икән. Иргәш, моны к\ргәч, тешләрен кысып куйды һәм:
— Куарга өлгерерсез, бай,— диде.— Әүвәл эш какымны түләгез!
Байның болай да ачудан янып торган күзләрендә куркыныч зәһәр кабынды.
— Кара син аны, кара, минекен ашаганы, эчкәне, кигәне генә җитмәгән, эш хакы сорый тагы! Кит тизрәк, теләсәң кая кит, күземә күренмә, кәфер!
Кәфер... Бу сүз Иргәшкә таныш иде инде. Нишанбай аны үткән айда гына әле: «һич булмаганда кичке намазга да бармыйсың, руза тотмыйсын, кәферме син, мөселманмы? Бел аны: болай булсаң өемнән куам сине!» —дип орышкан иде. Менә хәзер шуны да хәтерләде, күрәсең.
— Иртәгә үк урыныңа башка бер ялчы табам,— дип кычкырды хуҗа һәм аякларын лап-лоп басып эчке ишегалдына кереп югалды.
— Ярый әле, кыйнарга тотынмады,— диде Усман, Иргәшкә карап.
— Ә син карап торыр идеңме? — Иргәшнең тавышы калтырый иде.
— Юк, болай гына әйтәм. Байның фәкыйрьләрне кыйнарга яратканы өчен генә. Күрше кышлакта бер ярлының кулын сындырган ди ул.
— Беләм, Нишанбай миңа күптәннән теш кайрап йөри,— диде Иргәш һәм абзар янында торган кара таш өстенә барып утырды. Усмаи да утырды. Икесе дә берничә минут сөйләшмәделәр.
Ничек булды соң әле? Иргәш бу йортка ничек килеп эләкте? Әйе, Нишанбай үзе ияртеп килде аны. Тимер юл станциясеннән. Чәйханә хуҗасы мактаганга. Ә Иргәш ул хуҗада кайчандыр хезмәтче булып эшләгән иде. Утын ярып, чәй кайнатып, ишәген карап, чәйханәсен чистартып торган иде.
Иргәш шулай уйланды. Уйланды да:
— Ярый, Усман, мин китәм,— диде.— Әмма яхшылык миннән бул-сын: әйдә, бодайны ташыйк! Гаеп бодайда түгел.
Тордылар. Усман атларны туарды. Иргәш арбалардагы бодайны амбарга ташый башлады. Үзе ташый, үзе гарьләнә иде: их! кисәкләргй өзгәләп ташлыйсы иде байны, ләкин...
Нигәдер бер мәлне Усман югалып торды. Аннары, амбарга кереп:
— Мә. дустым!—диде Иргәш, кулына илле тиенлек көмеш тәнкз сузды.— Абыем биргән иде. Бакчада яшереп сакладым. Юлыңа кирәге булыр.
Иргәш аптырап калды- алыргамы, юкмы? Бу акчаны ул кайчай, кайда, ничек кайтарып бирә алыр?
— Ал! —диде Усмаи кырт өзеп,—Дус кешегә берни дә кызганыч түгел.
Иргәш акчаны алды һәм башындагы чалмасының чугына төреп бәйләде.
Бодайны икәүләп ташырга тотындылар. Җилкәдән капчык төшкән арада:
10 Иплас — кабахәт.
— Самаркандка бар!—диде Усман.— Хәбәрен килсә, бәлки әле мин дә шул якларга сәфәр тотармын.
Ниһаять, бодай ташылып бетте. Усман шул ук ишегалдындагы жәйге кухняга барып, икмәк белән чәй алып килде
Күнелссз генә, сөйләшми генә тамак туйдырдылар. Аннары Усман билендәге эзәр-яулыкны чишеп алды да, ана икмәк кисәкләре төреп, ф якадан биленә бәйләп куйды.
Бу яклардагы гадәт буенча, җылы итеп, кочаклашып саубуллаштылар.
Иргәш китте. Кая бара, ничек яшәр, ни көтә аны, берәү дә белми, хәтта үзе дә белми иде.
Ялан аяк тузанлы юлдан шактый ара үткәч, кич якынлашты. Тагын бераздан эңгер менгер вакытлары җитте. Чүлдә кинәт бытбылдык кычкыра башлады. Ул да түгел, йөрәккә әче шом салып, шакал улаганы ишетелде.
II
Бу яклардагы байлар сыйланырга, күңел ачарга теләгән чакта, я берәр төрле бәйрәмне көтеп тормыйлар. Тирә-юньгә бай исеме тарал- = ган Нишанбай да нәкъ шундый иде
Менә анын бакчасы. Сүз дә юк, искиткеч шәп. Нинди генә җимеш- g ләр үсми анда! Уртасыннан тар гына тын арык ага. Арык буендагы алмагачлар ышыгына зур келәм җәелгән. Уртада — табын. Кунак * җыелган. Тирә-якны яңгыратып милли музыка уйный.
— Миһманнар!1 — ди Нишанбай горурланып. Үзе табын башында -° утыра. Тирләгән. Изү — ачык. Күлмәк җиңнәрен сызганып куйган.— ® Миһманнар! Бузадан11 12 да эчәйлск! Тиздән пылау килер
Миһманнар, гадәттәгечә, бер үк касәне кулдан-кулга тапшырып, ашыкмый гына, үзара гәпләшеп кенә күк чәй эчәләр.
Кемдер табын читендә торган зур кукшнинан касәләргә буза коя башлады, ә яшь кенә бер малай аны кунакларга өләшергә дә кереште.
— Исәнлеккә-сагьлыкка!— диде хуҗа һәм кулына килгән ширбәтне голт-голт итеп йотып җибәрде.
Калганнары да шулай. Менә гадәттән тыш симезлектән көчкә тын алып утыручы Шаһиәхмәт казый Келәм читенә куелган йомшак мен* дәргә ятып ял иткән чакта, эче күпкән сыерга охшый. Аның белән янәшә —кош борынлы, чандыр гәүдәле, сирәк ак сакаллы Ташкари мулла. Бу яктагысы — Сәфәрҗан мираб13. Маңгае кнн, җилкәсе калын, күзләре чем кара. Ә менә монысы, шадра битлесе, халыктан налог җыючы Исмәгыйл түрә. Бузаны эчкән чагында күзен дә йоммый. Аннары кышлакның аксакалы 14 Хан Хуҗа. Яшь ягыннан шактый аты булса да, карап торырга таза. Комган борынлы сәүдәгәр белән бергә сыңар күзле чатан суфи ла монда. Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер дигәндәй, бер дә тыныч утырмый: кунакларның барысыннан да күбрәк сөйләшә, күбрәк белә һәм аларны әллә нинди мәзәкләр әйтеп көлдерергә ярата.
— Әле атам-анам туганчы ук Ташкент базарына барган идем мнн. Беләсезме, базардан алтын канатлы ишәк алдым Әмма тора-бара ул ишәк менә минем янда утыручы сәүдәгәр дустым булып чыкты. Хах- ха-ха!..
11 Миһманнар — кунаклар.
* By эа —җимештән ясалган шнрбзт.
8 Мираб — кырларга су бүлүче.
14 Аксакал — авыл башлыгы Староста.
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКОНДӘ
Ниһаять, мәхәлләне туйдырырга җитәрлек таш табак белән табынга пылау килде. Кунаклар бер мәлне тып-тын булып калдылар. Аннары, ин беренче булып табакка сузылырга базмагандай, берен-бере кыстап алдылар.
— Канеалың, дустым, алын!
Учларын жэеп, пылауга ябырылдылар. Гадәттәгечә, кашыксыз гына, кул белән генә. Әмма бармаклар кашыктан җитезрәк эшли иде.
Пылаудан сон берәр касә чәй эчтеләр. Аннары, келәм читләренә тезелеп куелган мендәрләргә башларын куеп, черем итеп алдылар.
Иң беренче булып хуҗа уянды һәм:
— Кәвафчылар!15 16 — дип кычкырды.
Табынга кәваф килде. Кәвафны исә орчык сыман кыска гына таякларга киертеп, утлы күмер өстендә тотып, барлык хасиятен күреп, кичә генә суелган майлы куй итеннән әзерләгәннәр иде.
— Кәваф ничек?
— Яхшы!
— Бик яхшы!
Чәй онытылды. Кәваф ашалды, буза эчелде. Кунаклар тәмам кызышып җиттеләр. Янә музыка тавышы яңгырый башлады. Матур көйгә, халык көенә. Шәһәр мәдрәсәсеннән җәйге ялга кайткан өч шәкерт чиртә иде аны. Әнә дутар 17 куллары елый. Курай моңлана. Аларга кинәт карындык барабан да килеп кушыла.
Бераздан музыка бию көенә күчте. Шуны гына көтеп торган, күрәсең: кунакларга ширбәт өләшеп йөргән сөйкемле малай, каш-күзләрен уйнатып, иңбашларын сикертеп, бөтерелә-бөтерелә биергә дә тотынды.
К>наклар исә шатлануның, дәртләнүнең чигенә җитеп, төрлесе төрле яктан кычкыра башладылар:
— Маза!18
— Яшә, Каракүз!
— Күзләреңнән әйләнәй19.
Дәртләнеп киткән кунаклар, урыннарыннан торып, чибәр малайның башындагы түбәтәй астына кәгазь акча кыстыра башладылар. Менә тагын! Тагын! Малайның аяк астына акча яуды.
— Яш-шә, Бисакал!20
— Яш-шә, Каракүз!
— Янә бие, бәтчә21, янә!
Малай кайтадан-кайта биеде. Биеп туктагач, бүләккә килгән акчаларны күлмәгенең итәгенә төрде дә казый янына килеп утырды. Моңа берәү дә гаҗәпләнмәде. Чөнки ул казыйның бисакалы иде. Казый исә малайның аркасыннан сыйпап алды да: «Шөкер, рәхәт, шулай да менә бу дусларның ярдәме белән тагын да зуррак түрәлеккә ирешәсе иде»,— дип уйланып куйды.
Челем һәм насвай22 тарту башланды. Чәй эчкәндәге кебек, сулы челем савыты кулдан кулга бирелә һәм аның борыны төтен чыгарып гырылдый иде.
15 Кане — яле.
1 Кәвафчылар — шашлык әзерләүчеләр.
17 Дутар — музыка коралы
♦ Маза — рәхәт.
6 Әйләнәй — иркәләү мәгънәсендә.
® Бисакал — малай.
21 Бәтчә — малай.
22 Насвай — авызга салына торган тәмәке.
Тамаша көн буена сузылды. Әллә арганга, әллә туйганга, кичкырын кунаклар таралыша башлагач, хуҗа берсенә дә, утырыгыз әле, димәде. Ә Ташка ри хәзрәтне озата чыкты һәм аның белән капка төбендә ни турындадыр озак кына серләшеп торды.
Ill
Вакыт тиз уза. Көннәр, атналар үтте. Бакчаларда кавын-карбыз өлгерде. Далада мамык ачылды. Алар инде көмеш күледәй агарып, ялтырап яталар иде. Иртә-кичен тын алырга да бирмәгән җәйге кызу сүрелә башлады. Шулай да кышлак халкының күбесе кырда, җәйге кәпәләрдә23 яши иде әле.
Урамнар тын.
— йа хода! Урамда эт тә күренми,—диде Зөлфия карчык өеннән чыгып һәм, тар урамның соры тузанында чалыш-чолыш эзләр калдырып, Нишанбай йортына китте. Өстендә—җемелдәп торган яшел пәрәнҗә2. Гадәттән тыш юан ул, йөргәндә сулышы каба.
— Бай нигә чакырды икән? — дип уйланды һәм урам аша үткә
релгән салкын арык буендагы чәйханәгә күз салды. Әйе, аның мәрхүм z ире Мирзахан, исән чагында, шушы чәйханәгә еш кына килә һәм анда ~ кышлак ирләре белән бергә рәхәтләнеп чәй эчә иде. Бай иде. Ничә « кышлакның мамыгын җыеп, зур шәһәрләргә юнәтә иде. Ә хәзер туф- 3 рагы җиңел булсын! о.
Зөлфия карчык, чәйханә яныннан үткәч, урамның бирге ягына чык- < гы. Аннары мәчет каршындагы тыкрыкка борылды да Нишанбайның ~ капкасы төбенә килеп туктады. ®
— Йа рабби, хәерлегә булсын! —диде карчык эченнән генә һәм капкада тотка булып хезмәт итә торган зур гына тимер алканы шакый башлады.
Бераздан капка ачылды, аннан бер егет күренде. Башында — чалма, өстендә — ачык изүле күлмәк, билендә — эзәр. Карчык таный: Нишанбайның ялчысы Усман иде бу. Зөлфия аңа төбәлеп карады да:
— Мине, улым, бай чакырткан,—дип. ишегалдына керде.
— Хуп3, байга әйтермен.— Егет карчыкка урын күрсәтеп, кунак )енэ таба китте. «Бу җенле карчыкны хуҗа нигә чакырды икән?» — тип уйлап алды ул һәм авызына капкан насны лачг итеп җиргә гө- <ерде.
Зөлфия күп еллар инде эскәмия булып хезмәт иткән кара ташка :илеп утырды һәм күзләрен пәрәнҗә аша ялт-йолт иттереп Нишан- 5айнын йорт-жирләрен күзәтеп алды.
Менә бу ниндидер каты һәм калын тактадан эшләнгән зур капка- ian килеп кергәч тә тирә-ягы биек таш койма белән уратып алынган iepeiine ишегалды. Атлар абзары, ашлык амбары, ялчылар өе, пешек- 1еләр өе, башка каралтылар.
Бераз эчтәрәк—икенче ишегалды. Зур тәрәзәле, бала.ханәле4 өйләр. >ай үзе, аның гаиләсе яши Килгән-киткән кунаклар өе дә шушы ншег- 1Лдында. Аннан арырак бакча башланып китә.
— Их, дөнья! —диде Зөлфия күңеленнән генә һәм үткән көннәрне әтерләп алды. Әйе, бу йортка, мәрхүм ире исән чагында, аның да !унак килгәне бар иде ләбаса. Ә хәзер...
23 Кәнә —кырга түгәрәк нтеп салынган камыш eft
* Пәрәнҗә —башка һәм биткә бөркәнә торган жнлән.
* X у п — нрыЯ.
* Бада ха нала — йортмын балалар яши юрган икенчә каты.
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
Карчыкның уйларын өзеп. Усман әйләнеп килде һәм:
— Зөлфия әби! Хужа сезне кунакханәгә чакыра,—диде. *
Карчыкның йөрәге жуу итеп китте. «Бай әллә ахырыгы йортымн алырга телиме икән?» Шулай да ул акрын гына урыныннан торде кунакханәгә таба атлады.
Ул килеп кергәндә хужа табын алдында утыра иде. Янында — 111; һиәхмэт казый. Ашап туйган, гарык булган, күрәсең: ефәк тышлы зу мендәргә терсәге белән таянып, кырын ята.
Бүлмә зур. Ким дигәндә дистәләп кунак сыяр. Кая гына карама- келәм: идәндә дә, стенада да.
— Килең, кәмпер’, килең! — диде хужа, карчыкны күргәч, һә аны табын янына чакырды.
Карчык утырды. Яше олыгаеп барган хатыннарга битләрен ачсала да ярый: пәрэнжәсен күтәреп куйды. Эченнән генә ниндидер дог укыды. Аннары чәйгә сузылды, шикәр кисәге алды.
— Сәламәтме, бай? Гаиләгез, бала-чагаларыгыз исәннәрме? Кәеф ләрегез хушмы? Картаймыйсызмы?
— Юк әле,— диде бай — Хәл-әхвәлем дә яхшы. Кане, иттән а/ Мәездән 24 25 26 кап!
Зөлфия кыстатмады. Табында ни бар, барысына да сузыла бирде Ә үзе: «Бай нигә болай юмартлана соң?» — дип уйлана иде.
Хужа Зөлфиягә якынрак күчеп утырды.
— Үзеңдә ни хәлләр бар? Авырмыйсыңмы? Улын-киленең янынг Самаркандка күчеп китәргә ниятең юкмы?
Карчык сагаеп куйды. «Мөгаен, өемне тартып алмакчы була каһәр!»
— Ходага шөкер, бай,— диде ул бераздан.— Шушы яшемә житкәч изге нигеземне ташлап, Сәмәркандка күчеп йөрмәмен инде. Улым, са гынган чакларында, үзе дә кайтып-китеп йөри ич.
— Әйе, шәп җырчы улың, күз генә тия күрмәсен,— диде Нишанбай
Сүзгә казый кушылды:
— Кәмпер! Алау-тагда * яшәүче пахта27 28 сәүдәгәре Тажи нугайны беләсеңме?
— Нигә белмәскә? — диде карчык —Мәрхүм ирем Алау-тагда ко рып куйган йорт-жирләрне шул нугайга саттым ич! йортымны, таныш ларымны сагынган саен әле дә барып йөрим. Ул нугайга нинди номы шыгыз төште соң, казый?
Нишанбай елмаеп куйды.
— йомыш казыйда түгел, миндә, кәмпер. Җаучы булып барасын, Әйләнәм!
Зөлфия кеткелдәп көлеп җибәрде.
— Нугайның кызы Маһирәгәме?
— Нәкъ эзенә бастың. 1
— Яшә, бай, матурларны күрә беләсең икән, бик яхшы’ — Карчы» ни турындадыр уйланып алды.— Синдәй жәнаблар теләгенә ирешсен! Үзең беләсең, әнә казый да белә: мондый эшкә шәригать каршы түгел ирләргә дүрт хатын белән торырга рөхсәтен биргән. Әгәр инде бишенче хатын алам ди икән, беренче хатынын суфи кыла 29 да куя. Сина әле
24 К эм пер —карчык.
1 Мәе з —йөзем, виноград.
8 А л а у-т а у — Янар тау.
♦ Пахта —мамык.
8 П у га й — татар.
29 С у ф и к ы л у — ир белән хатын булып тормыйсын, аны өй хезмәтчесе нтеп калдырасын мәгънәсендә.
анысы да насыйп булыр, бай. ходай теләсә. Син дигәндә мин әзер Ярый, мин — җаучын
— Яхшы,—диде Нишанбай.—Калым ягыннан саран булмабыз, үзен дә буш калмассың.
Карчыкның «җаучы булам» дигән сүзен ишеткәч, казый тамагын кырып куйды, урыныннан торды, табынга якынлашты. 30 31
— Амин! — диде, байга күзен кысып. о
Алар Зөлфиянең кыюлыгы һәм анын иң яхшы яучы булачагы ту- ? рында кичә үк сөйләшеп куйганнар иде инде.
s X
IV 1
Бер көнне Нишанбай Самарканд базарына чыгып китте Хра — * житмеш чакрым. Атың яхшы булса да. арба белән барулары кайтула- х ры иң кимендә өч көнлек юл. Өстәвенә, юлда очрый торган чәйханә- 2 ләрдә туктап, юлчылар белән гәпләшеп, күңел ачып, күк чәй эчеп к утырулар аз вакыт аламыни? Ф
Аның каравы, байның хатыннары өчен бәхет иде бу. Күпмегәдер азатлык алган сымак булдылар. |
Менә Нишанбайның олы хатыны Сабнрахан көн буе үзенең туган- * нарында кунакта булды, сыйланды, ял итеп алды. Ләкин кичкә кырын » өйгә кайтып килгәндә бер хатыннан коточкыч хәбәр ишетеп, урамда 3 ук акырып елый башлады. х
— Вай дад, вай дад! 1
Елау өйгә кайтып кергәннән сон тагын да көчәя төште
— Вай дад. өебез көйде!2 я
Бу тавышка байның уртанчы хатыны Тажихан йөгереп килде.
— Ни булды? Нигә акырасың, тамагын тончыккыры5!
Сабира Таҗихаига булган көнчелеген бу минутта оныткан иде инде.
— Ахирәтем! — диде ул. куллары белән ботына сугып,—Өебез көй де бай өйләнә икән. Вай дад!
Таҗиханның кабартмадай түгәрәк һәм симез йөзенә кинәт көл төсе керде, иреннәре калтырарга тогынды.
— Чынмы5 Кемгә?
— Чын! —диде Сабнра — Алау-тагның пахта сәүдәгәре кызына өйләнә, имеш!
Тажиханның күзләрендә зәһәрле ут уйный иде. һәм ул кинәт чәченә ябышып
— Үлдек. Сабира, үлдек! Ни кылабыз5 — диде.
— Безнең кулдан нәрсә килә сон?—диде Сабнра һәм үзенең зәһәрен кемгә чәчәргә белмичә торды.
Байның өченче хатыны Наргөл өй артындагы бакчадан чыгып, үзе нең бүлмәсенә таба ашыга иде Аны күрүгә:
— Бу якка караң! — дип кычкырды Сабнра һәм көтмәгәндә шаркылдап көлеп жнбәрде. Аннары: — Бай каршында синең дә «этнең сынар аягы» булыр көнең бар икән, ә? Бай өйләнә ич.— диде
Наргөл дәшмәде Көнләшми иде ул Гадәтенчә эченнән генә уйланып куйды: «Өйләнсә ни? Өйләнсен! Ә бу көндәшләр тиз дуслан ганнар тагы Югыйсә, эт белән мәче кебек яшиләр иде Көлке түгелме? Берсе әзерләгән ашны икенчесе тоз яки борыч сибеп боза иде Байның күңеле бизсен, янәсе». 1 Д u д — караул'
31 Кейде— янды.
Наргөлнең уй-фикерләрен Таҗихан өзде:
— Әй, .хәерче! Ник дәшмисен’ Әллә безнең өскә көндәш булып ки-лүеңне оныттың дамы? Менә инде син дә үзеңнән чибәр яшь көндәшнең тәмен татып карале! Төкерде сиңа Нишан!..
Наргөл янә дәшмәде, гарьлек булса да түзде, өенә, кереп кипе. Әмма, өйгә кереп чәй янына утыргач, тирән һәм авыр уйларга батты.
Әйе, Сабира һәм Тажихан белән бәйләнергә теләми иде ул. Нигә бәйләнсен? Бәйләнүдән ни файда? Тик менә һәр көнне фәкыйрь кеше кызы дип мыскыл итүләре генә ачуны бик китерә. Икесе дә борын чөяләр, мактаналар, әтиләренә таянып масаешалар: бай кызлары бит Ә Наргөл...
Наргөлнең күз алдына үткән көннәре, туган кышлагы һәм әти-әнисе килеп басты.
Әнә алар биредән дүрт кенә ташта *. Әүвәл Камышлы чүл, аннары Курган... Ниһаять. Наргөл туып үскән йорт. Стенасы да, түбәсе дә камышка балчык сылап эшләнгән. Бер ишәк, бер үгезләре бар иде. «Үгез дә картайды, ичмаса», дип борчыла иде ата.
Наргөл әле күп дигәндә унбиштә генә иде. Бер көнне алар өенә, аркасына мылтык аскан шадра нәүкәр32 33 белән бергә, төтен34 налогы җыючы Исмәгыйл түрә килеп керде. Килеп керде дә, күз-кабакларын җимереп Наргөлнен әтисенә:
— Ике елдан бирле төтен налогыңны түләргә теләмисең,— диде.— Сина ялынып йөрергә мин бәтчәмени? Актык килүем: налогыңны хәзер үк түлә! Түләмәсәң, йорт-жиреңне сатам да үзеңне зинданга алып ки- тәм, дарга астырам. Аңлыйсыңмы, Җуманияз, тизрәк әйт!
— Хәлем юк, түрә,— диде фәкыйрь ата ялварып.— Күреп торасын: береннән-бере вак биш балам ач утыра. Җирем дә бер генә батман35 36.
Наргөл белән әнисе, боларны күргәч, эчке бүлмәгә кереп яшеренгәннәр иде. Ачык ишек аша түрәнең кычкырынуын ишетү белән әнисе елап җибәрде.
— йа балам! Әтиеңне дарга асып куйсалар, нәрсә эшләрбез?! Коткар, ходаем, коткар ул көннән!
Нәкъ шул вакытны өйгә Нишанбай килеп керде. Өстендә — өр-яна чапан, башында — фәрганә түбәтәе, аягында — зур үкчәле күн итек. Кулында — камчы. Сакал-мыегы тырпаеп тора.
— Сәламәләйкем! — диде ул, бер түрәгә, бер нәүкәргә карап.
Тегеләре башларын түбән иеп, кулларын дәррәү түшләренә куйдылар.
— Сәламәләйкем, бай, сәламәләйкем.
— Хуш киләсез, бай, берәр төрле боерык юкмы?
— Хәзергә юк,— диде бай һәм өй хуҗасы каршына килеп туктады. Ничектер тавышы басынкы иде аның.
— Җүрә!6 Минем үгеземне алып киткәнеңә биш былтыр булды, ә бәясен һаман да түләмисең. Нәрсә уйлыйсың? Гөнаһы бит бу.
Фәкыйрь ата аптырап калды.
— Кичерегез, бай. Мин сезгә карт үгезегез өчен биш мең кирпеч сугып бирдем ләбаса?
Нишанбай елмаеп куйды.
— Кирпеч сукканда һәр көн диярлек пылау ашавыңны оныттыңмыни, жүрә? Эш беткәч, бер пот бодайны кем бирде сиңа’ Моннан тыш,
32 Ташта — чакрымда.
® Наук эр — кораллы сакчы, полицейский.
34 Т в т е н — йорт-жир налогы
* Батман — чирек гектар жир.
6 Җүрә — дус мәгънәсендә.
— Бар, кызым, елама,—диде әтисе.—Маңгайга язылганнан коты- =
лып булмас. =
Наргөл ишегалдына чыкты һәм, абзар кәмәшенен ишегенә сөялеп, * елавында дәвам итте. Шул тирәдә уйнап йөргән энеләре, сеңелләре э урап алдылар аны.
— Ник елыйсын? Елама, апа! °-
Наргөл дәшмәде. Бераздан ана карап балалар да елый башлады ь
— Әни! Наргөл елый, Наргөл ник елый’
Ниһаять, Наргөлнең әнисе күренде. Ул да озак елаган, күрәсең: ° күз төпләре кызарып чыккан, сулышы каба иде
— Кызым! диде ул шыпырт кына.— Шөкер, әтиең исән кала.
— Дөресме? — Наргөл бу шатлыкка ышанырга да, ышанмаска да белмичә торды.
— Дөрес, кызым.— диде ана.— Иорт-җиребез дә сатылмый, бурычлардан да котылабыз, алла теләсә, һәммәсен дә Нишанбай түли. Ләкин..
Ана уһылдап куйды һәм күзләрен яңадан каплый башлаган яшь бөртекләрен күлмәгенең җиңе белән сөрткәләп алды.
Наргөл сагая калды.
— Кызым' —днп дәвам итте ана — Нишләмәк кирәк’ ХоДай шулай язгандыр: бирергә булдык, Нишанбай сорый сине
Наргөл сискәнеп китте, тынсыз калды һәм кинәт әнисен кочып, шыншыйшыңшый елый башлады.
Кызын күкрәгенә кысып алган килеш: «Па рабби! —днп көенде ана —Атасыдай олы кешегә кайсы кызнын иргә барасы килсен? Наргөл бала чагында ана фатыйха кылып куелган малай да кышлакта үләт йөргән елны үлеп китте шул».
— Тынычлан, кызым, тынычлан! — диде ана —Язмыштан узмыш юк. Әтиен хакына... Минем хакка...
Нишләсен? Наргөл рнзалык бирде.
Әйе. Нишанбайның тырнагына ул менә шулай эләкте. Мона ннде ике кыш, ике җәй үтеп китте. Нигәдер вакыты җитмичә дөньяга килгән бер бала да җирләнде.
Юк. Нишанбайга Наргөл күнегә дә, ияләшә дә алмады Әмма нәрсә эшләргә соң?! Яшьлек канатын сындырган мондый аяусыз тормыш күпмегә барыр? Жан сөймәгән Нишанбай һәм аның эттәй усал хатыннары кайчан күздән югалыр?
'Пол — «кч«.
үгез өчен тагын килеп эшләрмен димәдекмени’ Менә шулай яхшылыкны» кадерен белергә кирәк, дустым.
Наргөлнен әтисе идәнгә чүмәште һәм учлары белән маңгаен тотты.
— Тор* — дип кычкырды нәүкәр.— Дәүләткә генә түгел, байга да бурычлы икәнсен әле, сине күптән дар көтә. Тор. әзерлән*
Наргөл, яшь бала кебек, үкси-үкси елый башлады, ләкин шунда ук тынды һәм әтисен исән калдырырга тырышып, чатлыкта торган сан дыкны ачты, үзенең бердәнбер ефәк күлмәген алды, кайчандыр әбисе бүләк иткән беләзек белән йөзекне тапты, аннары битен пәрәнжә белән каплап, ирләр янына чыкты.
— Мәгез, алыгыз, тик атама гына тимәгез* — диде ул. кулындагы әйберләрне түрә алдына ташлап.
Түрә шаркылдап көлеп җибәрде.
— Хах-ха-ха! Бакыр йөзегең белән бакыр беләзегең ничә пол 1 тора?
Әйе, Наргөл яшь һәм тәҗрибәсез иде әле: үзе өчен бик кадерле, бик кыйммәт булып күренгән нәрсәләрне хөкүмәт түрәләре өчен дә шулайдыр дип уйлаган иде. Нишлисең сон. булмады
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
Байның олы хатыннары белән бая очрашканнан сон. Наргөл шулай уйланды. Уйланды-уйланды да урыныннан торды һәм. үз-үзен кая куярга белмәгән хәлдә, янә бакчага чыгып китте. «Эч поша. Аз гына күңел ачылыр бәлки».
Бакчаның матур чагы иде. Тирә-юньдә былбыллар сайрый. Кая гына карама — кызарып пешкән алма, ширбәтле йөзем.
— Күнел тыныч булмагач, берсе дә күзгә күренми,—диде Наргөл үз-үзенә һәм бакчадагы арык буена барып туктады.
Су тонык иде. Анда толымнары биленә төшкән чем-кара чәчле, түгәрәк битле, чандыр гәүдәле яшь кенә бер кыз пәйда булды. Наргөл иде бу. Аны күргәч, Наргөл елмаеп куйды һәм моңлы бер тавыш белән акрын гына җырлый башлады.
Кайчангача агар икән
Күзләремнән каннар яшьләрем?
Җыр тынды. Өзелеп тынды. Чөнки бакчаның бер өлешен күпер сымак каплап алган йөзем куагы кыштырдап китте, һәм аннан көтмәгәндә Нишанбайның ялчысы Усман күренде.
— Хәерле көн, гүзәл хуҗам!
Наргөл әллә нишләп китте һәм битен яшерергә теләп, бер читкәрәк борылды, ләкин китмәде.
Гүзәл хуҗам... Наргөл мондый сүзләрне бу егеттән беренче генә тапкыр ишетми иде инде. «Нәрсә? Әллә ярата микән? Үзен дә яратырлык шул: яшь. буй-сыны матур, кара күз. кара каш, ягымлы егет. Бөтен торышы һәм елмаюлары белән күңелне гел үзенә тарта!»
— Сез һаман шаяртасыз,— диде Наргөл. күзләрендә нурлы ялкын уйнатып.— Бай ишетүдән дә курыкмыйсызмы?
— Юк!—диде егет җитди төс алып.— Утка сикер дисәгез, сезнең өчен утка сикерәм!
— Чынмы? — Наргөл егеткә таба борылды һәм күзләрен баягыдай уйнатып, елмаеп куйды.
— Чын. Наргөл. чын!—диде егет ихласланып.—Ләкин ачуланма инде: мин сине сөям! Күптәннән бирле сөям!
Бакчаның аргы башында бала-чага тавышы ишетелде, ә болар арасында сүз кинәт киселеп калды.
Наргөл тиз генә өйгә юнәлде. Усман исә баскан җирендә уйланый калды Наргөл аның турында нинди фикердә икән? Ачуланмады микән? Әй, күз карашлары! Әллә ул да ярата микән? Байны яратмый ул. Андый карт ишәкне шундый чибәр, шундый яшь хатын ничек яратсын?! Бигрәк чибәр бу Наргөл. Нишләргә соң, нәрсә эшләргә? Ничек итеп аны үзеңнең гомерлек ярың итәргә?
Усман шулай уйланды. «Аракы йокыдан соң айныта, ә мондый уйлардан яшь егетләр айнымый», диләр. Менә безнең Усман да нәкъ шундый хәлдә иде хәзер.
V
Таҗи нугай бу атналарда мамык мәшәкатенә муеннан чумды. Пахта үстереп сатучы диһканнар 37 белән кышлакларда очрашу дисенме, аларны уз ягыңа ияләштерү дисеңме — барысына да җитешә ул. Моның өстенә, халыктай сатып алынган мамыкны тимер юл станциясенә китертеп, аны кибәннәргә өйдерәсе һәм яңгырдан саклыйсы бар. Аннары ул «ак алтынны» Самарканд, Ташкент шәһәрләренә һәм Россиягә җибәрәсе була.
37 Д и һ к а н — игенче.
Тажи нугай менә бүген дә ике кышлыкта булды, мамыкчылар белән очрашты, пахтаның сыйфаты һәм бәясе турында суз куешты. «Җүн бәягә ал, кыйммәткә сат. файдасы күбрәк булсын!» Моны Тажи нугай бер вакытта да исеннән чыгармады.
Ул өенә кайтып кергәндә эңгер-меңгер вакытлар иде Хатыны Фатыйма беренче ишегалдындагы жәйге кухняда пылау пешереп йөри ♦ иде. ге
— Бездә кунак бар. картым, Зөлфия әби килде
— Ярый.— диде ир.— Су бирегез! Юынып алыйм, бик ардым 3
— А\аһирә!—дип кычкырды хатын,—Сөлге белән су китер!
Маһирә мондый хезмәткә хәтсездән күнеккән иде инде. Бер кулына х комган, бер кулына сөлге тотып килеп тә житте
Хужа бит юу өчен әзерләнгән урынга килде, башындагы түбәтәен 5 салып урындыкка куйды, җимнәрен сызганды һәм жиргә иелеп, юы- * нырга тотынды Маһирә исә ана су коеп торды. ь
Нугай пых-пых итеп үзе юына, үзе кызны күзәтә иде <Иа рабби' 5 Куллары, аяклары дисенме, биле дисенме, барысы да нинди матур бу s кызнын. Фәрештә бит, билләһи, ин саф фәрештә! Мондый фәрештә өчен ф Жанын кызганыч түгел. Ләкин »
Нугай Фатыймага күз салып алды. Ул исә кырыкка якынлашып * килгән, шактый юанайган һәм яшьлек ямен югалткан хатын иде
Ниһаять, комганда су бетте.
— Тагын китеримме’— диде кыз ягымлы тавыш белән. Э
Тажи елмаеп куйды. ь
— Җитәр,— Диде һәм сөлге белән битен сөртте дә Зөлфия карчык < янына китте.
Карчык, икенче ишегалдының уртасына куелган зур сәкегә утырган , килеш, авыр уйларга чумган иде Әйе. кайчандыр бу йорт-жнрләргә аның мәрхүм ире Мирзахан хужа иде ич. Ул да мамык сәүдәгәре иде. Үлде шул. үлде бичара. Ә бердәнбер жырчы улы. Самарканд Ташкент Шәһәрләрен ташлап, бирегә кайтырга теләмәде Кызлар исә өчесе дә ирдә инде, һәркайсынын тормышы үзенчә бара. Булмады Мирзаханны алыштырырлык угыл бала булмады Шунын өчен дә Зөлфия бу йорт җирләрне Тажи нугайга сатты. Нишлисең бит. заманында бу нугай Мирзаханның хезмәтчесе генә иде әле. Ә хәзер .
— Исәнме. Зөлфия апа! — диде Тажи. карчыкның уй-фнкерләрен бозып -Сагындырдың, сирәк киләсең, исән-саулыкмы’
— Шөкер.—лиле карчык,—Үзең яхшымы сән? Эшең күп вакыт: бик армыйсынмы? Хәер, син яшь ир әле.
Тажи байга илле тирәләре иде Сакал мыегы агара төшкән Тажи бай моны сиздермәскә тырыша көн дә кырына. Кыска буй. калын җилкә, европалыларныкыдай тегелгән ак костюм гайрәтле ир. абруйлы ир итеп күрсәтә аны.
— Хәзергә арылмый әле,—диде ул елмаеп — Синең хәер-фатнхаң белән эшләр дә әйбәт бара Ходага шөкер.
Т.1Ж11 итеген салып, сәкегә менеп утырды
— Аягын җиңел булсын. Зөлфия апа. сирәк киләсен. әллә картлык сиздерәме, дим?
— Сиздерә. Тажи. бик сиздерә! — диде карчык —Ялгышмасам җитмештән үттем Менә сина насыйп булып калган йорт-жирне салган га да унбиш жәй үтеп китте. Мирза әкәннен әнисе үлгән жәйдә эшләткән идек. Па хода! Урыннары җәннәттә булсын инде
— Шулай булсын,—диде Тажи бай - Мирза әкәм акыллы кеше иле. мәрхүм
Табынга пылау килде.
— Картым! —диде Фатыйма — Кунакны син үзең генә сыйла инде, эшләрем бар.
Хатын шулай диде дә каядыр китеп тә барды.
Тажи бай карчыкны сыйлый башлады.
— Кане. алын. Зөлфия апа. алың!
Карчык кыстатмады.
— Хатының үзең кебек үк: тәмам үзбәкләште. Пылауны нинди тәмле итеп пешергән!
Тажи елмаеп куйды һәм үткән көннәрен хәтерләп алды. Әйе, кайчандыр ул Рязань ягының вак сәүдәгәр малае гына иде ич. Егет булгач, үзе дә тимер юл станциясендә кайнаган чәй белән сату итеп маташты. Аннары — казакъ чүлләре... Урта Азия... Ниһаять, Алау-таг һәм мамык белән сәүдә итүче Мирзахан йорты. Озакламый, азмы- күпме язу-сызу белгәнгә, Мирзаханның ышанычлы кешесе. Мамык пунктының мөдире. Ә хәзер инде ул үзе хужа!
Карчык әйтерсең Таҗи байның уйларын сизде:
— Синең байлыгыңа мин бик шат,—диде чәйгә сузылып.—Менә, беләсең килсә, дәүләтең әле тагын артырга тора!
Тажи җитди төс алды.
— Ничек?
— Мине тыңла! — диде карчык, тавышын баса төшеп.— Гузар бае Нишанны таныйсыңдыр, әлбәттә. Абруе далаларга гына түгел, Самарканд булып Сэмәркандка да билгеле аның. Тирә-юньдәге жир-су дисеңме, ефәк, мамык, җимеш дисеңме, меңнәрчә терлек дисеңме, барысы да аның кулында. Ә дус-ишләре, аһ, дус-ишләре! Аксакал белән казыйдан башлап, бәкләргәчә аның сүзеннән чыкмын. Карале, Тажи! Озакламый вәзирләрнең38 вәзире була, ди, ул! Тик менә хатыннары күңелен боза. Үзең аңлыйсың: икесе картайды, берсен, әлеге яшен, Нишанбай ярата алмый. «Җенем сөйми», ди. Дөресен әйтсәм, синең кызың Маһирәгә гашыйк булган ул. А1енә инде ашаудан да. йокыдан да өзелде, бөркет. Мине яучы итеп җибәрде. «Калым ягыннан саран булмам», ди. Ир — баш, хатын — муен. Килешик, Тажи, шундый кияүне бушка җибәрмик!
Нугай уйга калды. Әйе, Маһирәне ул моннан ике ел элек бу якларга килеп йөри торган татар хаҗиеннан йөз сумга сатып алды. Сатып алды да, ул вакытны бу турыда бер нәрсә дә белмәгән кызга: «Мин сине ятим булганың өчен үземә кыз итеп алдым, күреп торасын: бер балам да юк»,— диде. Ә тирә-күрше, таныш-белешкә: «Күрәсезме, Россиядән нинди матур кызым килде» дип, масаеп йөрде. Үзе исә кызны алганда: «Туктале, бу ятимнең өй хезмәтенә кирәге булыр, ә соңрак күз күрер, тора-бара яшь хатынлыкка да шәп нәрсә булыр», дип уйланды. Ул чагында Маһирә унбиш белән генә бара иде әле. Хәзер инде унҗидегә атлады. Сүз дә юк, чибәр кыз. Бүген үк, Фа-тыйманы читкә кагып, үз хатының итәрлек! Табар, бала да табар. Ә Нишанбай аны былтыр, мамык сатмакчы булып килгән чагында, шушы сәке янында күргән иде. Күзе төшкән икән каһәрнең. Әмма бу кыз өчен күпме калым бирер икән ул? Бирер, бирмичә түзмәс! «Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына». Юк, мондый малны ычкындыру гөнаһы булыр!
Тажи бай шулай уйланды-уйланды да:
— Кызым яшь әле,— диде.— Аның матурлыгы, аның акыллылыгы белән яшьрәк бай табылмасмыни?
Зөлфия кеткелдәп көлеп җибәрде.
— Кызың начар булганда Нишанбай булып Нишанбай яучы җибә-рәмени? Ялгышасың син, Нишанбай әле тимер өзәрлек кеше!
— Саран ул,— диде Таҗи бай.— Ма.мыгын шушы көнгәчә миңа тапшырмый: тузга язмаган бәя сорап йөдәтә. Әгәр дә...
38 Вәзир — министр.
1 Керпечә — юрг»н.
— һәй! Табынны жыештырыгыз. көрпәчә * бирегез! — дип кыч- ф кырды.
Кулына керосин лампасы тотып, өйдән Маһирә чыкты, сәке янына = килде, табынны җыештыра башлады
Карчык ана сокланып карап утырды: «Нинди матур, нинди саф » куллар Их яшьлек! Их. шундый чаклар! Нишанбай ялгышмаган 3 нугай кызы булса да. нинди гүзәлне тапкан. Чем-кара чәч. кара каш, х нурлы күз. күркәм ирен, тулы күкрәк, матур буй-сын. һәммә җире ки- < лешкән. тик менә зәңгәр күлмәге белән ак алъяпкычы гына таррак ~ икән». а>
Хужа. сәкедән төшеп, кызга:
— Әбиеңә урын җәй! — диде һәм карчык белән саубуллашты да өенә кереп китте.
Кыз тырыш иде. Аз гына вакыт эчендә табынны җыештырып алды да. өйдән юрган белән мендәр китереп, карчыкка йокы урынын җәеп тә куйды. Аннары җәйге кухняга керде һәм табак-кашыкларны юа башлады
Шул вакыт, Таҗи байның ялчысы Иргәш эштән кайтып, үз бүлмәсенә үтте, ә бераздан ул да кухняга керде. «Маһирә ни булса да ашарга калдыргандыр. Хуҗаның боерыгы шулай».
— Әй, Иргәш әкә! — диде кыз хәйранга калып.— Әллә урыс булдыкмы?!
Ялчы егет башына рус фуражкасы кигән иде. һәм бу фуражка үзбәк киеме белән ничектер сәер күренә иде.
— Тимер юл станциясендә эшләүче бер дустым бүләк итте,— диде Иргәш. кухнядагы кечкенә генә өстәл янына килеп утырып.— Нәрсә, әллә килешмиме үземә?
— Килешә дә. ииктер куркыныч.— Маһирә Иргәш алдына пылау, икмәк һәм күк чәй китереп куйды.—Аша. Иргәш әкә! Көн буе ачыккансың.
Ялчы шатланып куйды, һәр көнне шулай: әйтерсең үэ сеңелесе янына кайта.
— Рәхмәт. Маһирә.— диде ул елмаеп
Кыз исә аның комсызланып ашавына кызыгып карап торды
— Иргәш абый! Сезнең кышлактан кунак бар әле; Зөлфия карчык килде. Әнә. теге сәкедә йоклый.
— Нигә килде икән ул убырлы карчык?
— Белмим. Хәер, еш килә ич ул.
Тажи бай берничә секунд дәшми утырды. Аннары кырт кисеп әйтте
— Алтын акчалата бер йөз сум мәһәр’ Моннан тыш барлык пах- тасын һәр елны мина гына тапшырсын! Әмма түзәрлек бәя белән. Туй — көзгә. Үзең беләсең. Зөлфия апа. хәзер минем вакыт тар.
— Ярый,—диде карчык елмзеп.— Шартларыңны Нишанбайга әй- ♦ термен Хода уртак тел бирсен!
Табын янында тынлык урнашты. Зәңгәр күкне соргылт шәле белән каплап, караңгы төште Чүл ягыннан, гадәттәгечә, бытбылдык тавышы ишетелә башлады. Гүя ул: «Кызны саттыгыз, кызны саттыгыз!» дип ярсына иде. Ул да түгел, кайдадыр йөрәк яргыч әче тавыш белән ша кал кычкырды Әйтерсең ниндидер хатын үкерә, әйтерсең аны кемдер жәберли, кыйный, суя.
Зөлфия карчык шакал авазына бала чагыннан бирле күнегеп бет кән инде.
— Кич булды, мин монда гына йоклармын,— диде.
Хужа өй тәрәзәсенә карап
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
Иргәш. Зөлфия карчык турында сүз чыкканнан соң, үзенең туган якларын һәм үткән көннәрен күз алдына китерде. Әнә, камышлы чүлләр буеннан әллә канларга сузылып киткән дәрья ярлары... Аннары ике .мәчетле һәм чәйханәле зур кышлак... Аны кергәч тә Иргәшнең мәрхүм атасыннан калган һәм күптән инде ташланган нигез. Ниһаять. Нишанбай йорты. Ул бтй кулында Иргәшнең коллыкта үткән еллары гомер буе онытылмас!
Кыз тырыш кына түгел, зирәк тә иде.
— Нәрсә турында уйлыйсың, Иргәш абый? Миңа да сөйлә әле’
— Туган кышлагым, йөргән юлларым искә төште. .Маһирә. Бер көнне сөйләгән идем бит үзеңә,— диде егет һәм ашыкмый гына чәй эчәргә кереште.
Әйе. бу турыда Иргәш сөйләгән иде инде. Тажи бай хуҗалыгында бишенче ай хезмәт итә ул. Ә мона чаклы — ятим балалар йорты, теләнче сабый... Аннары ерак юллар... төрле базарлар. Җәй көннәрендә— урам, кыш көннәрендә — салкын чәйханә... Ниһаять, туган кышлагы һәм Нишанбай йорты... Кол... ачлы-туклы хезмәтче. Аннан соң Самарканд урамнары... Юк. бәхет дигәнең анда да табылмаган. Иң сонгысы — биредә инде. Ә монда бәхетлеме ул?
Маһирә шулай уйланып алды.
— Рәхмәт, сеңелем! — диде аңа егет.— Тамагым туйды. Тәмле йокы сиңа.
Маһирә егетнең артыннан карап калды. «Ятимлектә үссә дә. гәүдәгә нык. Әнә. төннәрен кунып йөри торган кечкенә генә балчык бинага кереп китте ул».
VI
Маһирә балаханәгә менеп йокларга ятты. Ләкин керфекләре йомылмады. Кызның Иргәшне күргәннән бирле күңеле әллә нишли: рәхәт тә, кыен да. кызык та кебек. Нигә шулай икән ул. нигә’ Нигә Иргәш абыйсы аның йөрәгенә якын булып тоела? Әллә ул да Маһирәнең үзе кебек үк ятим булгангамы икән? «Туган кышлагым, йөргән юлларым искә төште», диде ич ул бая.
Кыз сискәнеп китте һәм аның да күз алдына туган яклары килеп басты.
Әйе, бер вакытта да йөрәктән чыкмас ул Тамгалы. Анда яшәгән олы кешеләр: «Безнең авылдай Казан каласы—сиксән чакрым», дип сөйли торганнар иде. Канларгадыр ашыгып аккан тонык су буенда иде ул авыл Әнә. яшел болынны кичеп, кыр капкасын килеп кергәч тә. чокыр белән янәшә генә аерым бер йорт. Түбәсе — черек салам, ян тәрәзәсе җиргә чүмәшкән. Каршында — зур өянке. Янгыр булыр, ахры: башында карга кычкыра. Менә, ничә тапкыр ямалып беткән иске юрганны ябынып. Маһирәнең сырхау әнисе түр сәкесендә ята. «Бәхил бул. кызым. Кем кулына калырсың инде. Килендәшем Мәрфуга тәтәйдән башка беркемебез юк. Әтиең кайтмас. Туфрагы жиңел булсын. Герман сугышында һәлак булды ул».
Иртәгесен — өй тулы халык! Ул да түгел, салкын зират.. Авыл читенә. каенлыкка җирләнде, мәрхүм. Шул вакытны үксеп-үксеп елаулар истән чыгамыни соң? — Маһирәнең күзләре янә яшь белән тулды,— Менә Мәрфуга тәтәй сүзләре әле дә колактан китми- «Әйдә, кызым, елама! Минем белән бергә яшәрсең. Әниеңнең васыяте шулай»,— ди.
Ниһаять, Мәрфуга тәтәй өе. Күршедә генә. Тәтәй дигәч тә. карчык иде инде ул. шулай да нык иде әле. Ялгыз иде. Үзенең сөйләүләре буенча, ире. ягъни Маһирә әтисенең абыйсы, кайчандыр сугышта үлгән. Балалары булмаган. Мәрфуга, яшьли тол калып, кемнәредер янына Себергэ киткән, Төмән дигән шәһәрдә торган, иргә чыгып караган, ни
чектер «яман» аты таралган Аннары ул яңадан авылга кайткан Тора- бара картайган. Ничә карама — хатыннарга төш юрый, авыруларны өшкерә, егетләрне сөйдерә яки биздерә. Кем белә, бәлки шуның өчендер, авылда бала-чагаларгача «сихерле карчык» дип йөртәләр иде аны. Усал иде. Шулай да, бер карасаң, әйбәт яклары да бар кебек иде аның. «Аша, Маһирә, аша' Кабак боткасы файдалы аш ул Иртәгә ♦ ясмык шулпасы пешерербез», ди торган иде. Ә эшкә килгәндә... m
Иртә белән күзеңне ачтыңмы: 5
— Маһирә! Бәрәңге әрче!
— Су кигер! ?
— Кер чайка! 2
— Идәнне юып чыгар! 2
— Кәҗәне кара!
— Утын алып кер!
— Абзарны чистарт! ь
Әйе, Маһирә эшли иде. Унөч кенә яшь иде әле үзенә. Җәй көн- < нәрендә урманга бара, үлән жыя. вак төяк утын китерә, бакчада бә- к ранге утый, кабакларга су сибә иде Кыен иде. Арган, туйган иде ул ф Кием дигәнең, җәй көннәре — ялан аяк, киндер күлмәк, ә кыш көннәре- чабата, иске бишмәт кенә иде бит. =
Менә шулай бер кыш, бер җәй үтеп тә китте Көз якынлашты. S Бер көнне Мәрфуга карчык ™
— Беләсеңме, Маһирә,— диде - Үзең күреп торасың; бер аягым 3 түрдә, бер аягым гүрдә инде минем Күп яшәмәм, ахры Ә сине, үзем ь исән чагында, урнаштырып калдырмый булмас. Мәрхүм лнненнең дә < васыяте шул иде. Тыңла әле- әнә безнең авылның Әхмәди хаҗи Таш- а- кент ягыннан кайткан. Мәккә-Мәдннәдә булган изгеләрнең изгесе ул. “ Өченче көн сине кое янында күргән. Сорашкан.
Карчык бер мәл дәшми утырды Аннары, ниндидер сер саклаган сыман, пышылдап дәвам итте;
— Тыңла әле, кызым! Әхмәди абзац сине үзем белән бергә Ташкент шәһәренә алып китэм, дн. Кигәне ефәк, ашаганы җәннәт җимешләре булыр, ди. Маһирә, анда баргач, ин бәхетле кыз булачак, ди Ул якларда да, бездәге кебек, мөселман халкы икән. Юл акчасын, ятим булганың өчен, үзем түлим, ди. Рәхмәтләр яусын ана; мондый мәрхәмәтле абзаңнан калма, кызым
— Әнием кала ич! — диде Маһирә һәм кинәт елап җибәрде.
— Йа рабби! Әниең юк инде, бәбкәм,— диде карчык — Снн белмисең әле. үләр алдыннан: «Кызымны урнаштыр, килендәшем»,— дигән иде ул. Ә мин үлгәч кая барырсың? Кем карар, кем урнаштырыр сине?
Маһирә уйга калды. Чыннан ла. кая барыр ул? Әнисеннән калган йорт жнрнс Мәрфуга карчык сатты. Анда инде башка өй байларныкы кебек, калай түбәле. Усал этләре дә бар якын китерми' Их, әнисе булса!..
Маһирәнең уйлары шушы урынга җиткәч, карчык өенә Әхмәди абзый килеп керде Озын буйлы, чандыр гәүдәле иде ул. Өстендә ефәк камзул, башында — кара чуклы кызыл фәс Мондый фәсне Маһирә беренче генә тапкыр күрә иде әле «Кызык: бу абзый булган калада шундый кызыкмы икән?»
Маһирәне күрүгә хаҗи елмаеп кунды һәм кесәсеннән чыгарып кәгазьле конфет бирде.
— Я, Маһирә, сәфәргә китәбезме?
Кыз дәшмәде, оялды, түбән карады, шулай да конфетны алды
— Кызым'—диде Мәрфуга карчык хаҗи абзаңнан калма! Ул сина әтиең кебек булыр Й ис кеше ул.
Кыз башын күтәрә төште.
— Ярый,— диде.
Хажи янә елмаеп куйды.
— Минем белән хур булмассың. Маһирә.
Карчык өйнең кече ягына кереп, чәй куярга әзерләнә башлады. Ләкин:
— Кирәкми. Мәрфуга апа. ашыгам,— диде хажи.
Карчык бер кунакка, бер Маһирәгә карап алды да:
— Бар. кызым, тавыкларны ашатып кер! — диде.
Маһирә абзардан әйләнеп, чоланга килеп кергәндә, хажи белән карчык арасында ниндидер бәхәс бара иде. Яртылаш ачык ишек аша ишетелеп тора Карчык. «Аз», ди. Хажи исә: «Илле сум да җиткән, юл расходы да бар бит әле», ди. Маһирә килеп кергәч, икесе дә шып булдылар. Ә аннары...
Сентябрь башы иде. Еш кына яңгыр ява. Шундый көннәрнең берендә юлга чыгылды да кителде. Әүвәл ат белән, кырлар, авыллар, урманнар аша. аннан — поездга.
Маһирәдән тыш. янә ике кыз бар иде. Әхмәди абзый кайсыдыр бер авылдан алып чыкты аларны. Берсе — Ләмига. икенчесе — Камилә исемле. Ләмиганың әтисе дә. әнисе дә бар. Ләкин фәкыйрьләр. Шулай булмый хәле юк: гаиләдә жиде кыз икән, ә патша андыйларның берсенә дә җир бирми Шулай булгач, бер атаның иманасына тугыз кеше яшәп карасын әле!
Камиләнең әтисен кайдадыр читтә күмер шахтасы басып үтергән, ә яңа әтисе —үги. Миһербансыз жан. Үзенең элеккеге хатыныннан калган кызы һәм улы белән бер яклы булып, Камиләгә бер генә дә якты көн күрсәтмәгән.
Камилә дә, Ләмига да уналты тирәсендә...
Ә «шайтан арбасы» (ул заманда поездны шулай дип атыйлар иде) Мәрфуга карчык сөйләгән ефәк иленә ыргылды да ыргылды...
Поезд Алау-тагка килеп туктады. Аннары менә шушы нугай өе. Әхмәди белән Таҗи бай иске танышлар, күрәсең: очрашканда елмаешып. кул бирешеп исәнләштеләр. Тик Фатыйма апа гына ачык чырам күрсәтергә ашыкмый иде. Шулай да ул кызларны җәйге кухняга чакырып. алларына нан '. күк чәй. шикәр китереп куйды, һәркайсынын язмышы белән танышып чыкты.
Әхмәди белән Таҗи, кунак бүлмәсенә урнашып, ни турындадыр бик озак гәпләштеләр. Шуннан соң Маһирәне чакырып:
Иншалла! — диде Әхмәди хаҗи.— Яхшылыгым җирдә ятмас: мин сине миһербанлы кешеләргә тапшырам. Таҗи агаң—• әти. Фатыйма апаң—әни урынында булыр. Аңлашыламы, кызым?
— Аңлашыла...
Кич булып килә иде. Камилә белән Ләмиганы ияртеп. Әхмәди абзый тимер юл станциясенә чыгып китте.
— Хушыгыз, хуш!
Моңа инде, санап карасаң, ике елдан артыграк вакыт үтеп тә китте.
VII
Алау-таг—бик ерактагы саксауллы ком чүлләре аша «карт Боха- рага таба үткәрелгән тимер юлның шактый зур станциясе ул. Менә инде ничә еллар бу якларга килүчеләрне, поезддан төшеп уңга борылу белән, яшел тирәкләргә күмелгән зур чәйханә каршылый. Агым суын тирә-яктагы бакчаларга һәм мамык басуларына тарата торган кин арык белән янәшә бу чәйханә. Алды — ачык. Балчык сәкеләрендә — келәм. Халык белән көне-төне диярлек шыгрым тулы.
1 Нан — икмәк.
Бүген дә шулай. Менә барлы-юклы мамыгын Тажи нугайга таптыру вчен кышлаклардан килгән диһканнар. Тирләп-пешеп күк чәй эчәләр Гәпләшәләр. Сүз пахта бәясе турында бара. Араларында җимешчеләре дә бар. «Шайтан арбасы»нда үтүчеләргә кавын-карбыз сатмакчы алар.
Дәрвишләр 1 дә житәрлек монда. Кешеләрнең авызларына карап. ♦ бер генә сынык булса да икмәк көтәләр. Хәер, кайчагында диһкан- в нардан чәй дә эләккәли аларга. 5
Әйе, бу чәйханәгә төрле халык җыела. Менә Таҗи байнын ялчысы g Иргәш тә монда. Аның белән янәшә бер рус, бер татар егете утыра, g
— Соколов дускай! — ди татар егете руска.—Безнең якларда 39 40
Аны Иргәш бүлдерә: з
— Соколов әкә, берәр төрле яңа әкият сөйләгез әле!
Соколов елмаеп куя һәм җилкәсен кашып ала да ашыкмый гына < сөйләргә тотына. Рус халкының кызык-кызык әкиятләрен сөйли ул. ь Монда килгән арада һәр вакыт шулай. Юкка гына «рус үзбәге» дими < ләр аны. Үзбәкчә сөйли Чәйханәдә утырганда да, үзбәкләр кебек, аяк S ларын бөкләп утыра. Күк чәй эчә. *
Соколовның татар егетенә һәм Иргәшкә сөйләгәне бар Самарада туып. Ташкентта үскән ул. Аннан соң Себер якларында яшәгән. Мәс- = кәү белән Петроградны да күргәләгән. Күпмедер сугышта булган. Яше - утыздан артса да, өйләнгәне юк әле.
Соколов тимер юлда эшли. Әлеге татар егете Шакирҗан белән = бергә. Ничектер үзара дуслар алар.
Янә шуны әйтик: чәйханә — төрле яктан, төрле хәбәрләрне җыйнап. < аларны тирә-юньгә тарата торган урын. Колагыңны салып торсаң, хә- с. зер дә шулай. £
— Акташ мулласы хәмер эчеп үлгән, ди.
— Самарканд базарында ат бәясе күтәрелгән, ди.
— Жир хуҗасы Нишанбай дүртенче хатын алмакчы икән.
— Немецлар белән сугышу туктамый, имеш
— Ташкент белән Сәмәрканд эшчеләре яңа инкыйлаб ’ ясыйлар икән.
— Ташкент халкы үзләренең улларын гаскәрлеккә бирүдән баш тарткан, ди.
— Россиядә Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәш бара, ди.
— Большавайлар3 җиңеп чыксалар, кәмбагалларга 4 җир бирелә. ди.
— Хөррият булсын иде. яна хөррият кирәк'
Бу хәбәрләрдән Соколов белән Иргәш һәм Шакирҗан да читтә калмады.
— Ишетәсезме? — диде Соколов сөйли башлаган әкиятен бүлеп һәм егетләргә күз кысып куйды.
Иргәш аңа кулындагы касәне сузды.
— Эчең!
Алар бер берен хәтсездән бирле беләләр иде Моннан биш ай чамасы элек. Нишанбай куып чыгаргач. Иргәш Сәмәркандка сугылып караган иде. Ул анда хезмәт, икмәк, азатлык, бәхет тапмакчы иде. Булмады. Халык әйтмешли: «Кара сакал арттан калмады» Өмет өзелде. Иргәш якадан үзенең туган якларына Янар тауга кайтырга мәҗбүр булды. Кайтканнан соң менә шушы чәйханәдә аптырап утыра иде ул. Кайгы-хәсрәт дигәнен акылга сыймый иде < Нишләргә? Инде кая
1 Дәрвиш — эшсез, йортсыз, ач кеше мәгънәсендә.
* Инкыйлаб — революция
* Болынавяйлар — большевиклар
40 Кәмбагалларга— ярлыларга.
барырга0 Ничек яшәргә? Дөнья нигә болай корылган? Байлар кайчан тончыгыр0 Икмәк кайдан табарга0 Кыш килгәннән сон кайда кунарга? Нигә ул шундый бәхетсез, нигә?! Нигә аннан тормыш гел көлә? Усман ни уйлый икән? Әллә Нишанбайнын өенә барып ут төртергәме?»
— Әй, егет, нинди кайгың бар?
Иргәш сискәнеп китте һәм тиз генә башын күтәрде.
Аның каршында Соколов басып тора иде. Зәңгәр күз. куе гына житен чәч. юка һәм очлы борын, ачык чырай, чандыр гәүдә. Күлмәге кызыл, билендә — каеш.
— Ниндидер кайгың бар. ахры, егет, әйдә бергәләшеп чәй эчик!
Соколов чәй алып килде. Утырдылар, таныштылар. Яна таныш Ир- гәшкә бик ошады Алай гына да түгел, үзенең дусты Усманны күргән кебек булды ул. Иргәшнең хәл-әхвәлләрен белгәч, Соколов аны үз янына — тимер юлга урнаштырырга уйлаган иде. ләкин урын булмады. Көтмәгәндә:
— Нугай абзый! — дип кычкырды Соколов чәйханәнең түрендә утырган бер татарга.— Мин сезгә бик шәп хезмәтче таптым. Башканы эзләмәгез!
Тажи байга хезмәтче кирәк булган, күрәсең: ул шундук Соколов белән Иргәш янына килде.
— Дәнкәсә41 түгелме?
— Охшамый.— диде Соколов — Алыгыз, ялгышмассыз.
Сөйләштеләр. Килештеләр. Иргәш сәүдәгәр Тажиның мамык хуҗа-лыгында йөкче һәм өенә хезмәтче булып урнашты. Бер караганда, ач йөргәнче ярый да кебек: мамык барда, сәүдәгәр ана һәр аенда яна акча белән бер сум ун тиен түли. Соколовның бу яхшылыгын Иргәш әле дә онытмый. Менә хәзер дә ул шул турыда уйланып алды. Ләкин бу вакытлыча гына эш иде. Мамык бетеп торган арада егерме дүрт яшьлек егет ашау өчен генә эшләп йөрергә тиешмени сон? Ә кайчан аның үз йорты, үз хатыны, бала-чагасы булыр? Берәүләр гел байлыкта. гел рәхәттә яшәргә, ә берәүләр гомер буе фәкыйрьлектән чыкмаска дигәнмени?
Табигый хәл: бу сораулар Иргәшне нык борчый иде. Менә шунын өчен дә. чәйханәдән чыгып, тимер юлга таба бергәләшеп китеп барганда:
— Соколов әкә!—диде ул шатланып.— Баягы хәбәрләрне мин Сә- мәркандта да ишеткән идем. Чыннан да фәкыйрьләргә жир бирүче инкыйлаб булырмы икән?
Соколов житди төскә кереп, кырт кисеп әйтте:
— Булырга тиеш, үкәм 2 булырга тиеш! — Иргәшкә ул ышана иде. Үзенен уй-фнкерләрен яшермичә, ачыктан-ачык дәвам итте: — Күрми-сеңмени? Байлар. Вакытлы хөкүмәткә чаклы ничек яшәгән булсалар, хәзер дә шулай яшәп киләләр. Ә жирсез диһканнар һаман жирсез калдылар. Вакытлы хөкүмәт — байлар хөкүмәте ул! Әнә сугышны да туктатырга теләми. Буржуйлар өчен азмы халык кан коя?! Ленинны беләсеңме?
— Ишеткәнем бар,— диде Иргәш елмаеп.— Сездә эшләүче Филимонов сөйләгән иде. Менә башымдагы фуражканы да ул бүләк итте.
Соколов тирә-юньгә каранып алды. Кич булып килә иде. Урамда берәү дә күренмәде.
— Ленин юлы — бердәнбер дөрес юл. энем. Аның юлыннан чын большевиклар бара. Алар жинәчәк! Азатлык якын. Россиядә зур кайна- лыш бара. Хәтта Самарада да.
41 Дәнкәсә — ялкау.
* Үкәм — энем.
Соколов шулай диде. Шулай диде дә үзе туып үскән Самара шәһәрен, анда яшәгән әнисен, Себер ягында сөргендә үлгән әтисен уйлады.
Станциягә килеп җиткәч, аерылыштылар.
— Сау бул, энем,— диде Соколов.
— Сау бул, Соколов әкә.
Иргәшкә, ялгызы гына калгач, күнелсез булып китте Соколовны йөрәге белән аклаганга, күрәсең, ияләште дә ана.
Караңгы төште. Гадәттәгечә, тирә-юньдәге тынлыкны бозып, чүл ягыннан шакал улый башлады. Кайдадыр, хәтсез еракта, күк итәген алсулатып, кызгылт тасма күренде. «Былтыргы камыш яна, паровоздан утлы күмер төшкәндер»,— диде Иргәш эченнән генә.
’ Ул кайтып кергәндә, Маһирә кухня каршына эленгән кәндил лампа яктысында кер уа иде.
— Хәерле кич булышыйммы, Маһирә?—диде Иргәш.
Кыз башын күтәрде. Йомыла төшкән чем-кара күзләреннән мөлдерәп мөлдерәп яшь ага иде анын.
Иргәш аптырап калды.
— Маһирә, нигә елыйсын?
Кыз дәшмәде. Яшь баладай үкси-үкси елап җибәрде. _
— Туктале, сеңелем, тукта, ни булды? — Иргәш кызның белә- =
генпән тотты. *
Ниһаять, кыз: 3
— Мине... мине бер бай картка иргә бирмәкче булалар,—диде.
— Кемнәр, әтиеңме?! ~
— Әти дә, әни дә. ь
Маһирәнең ятимлеге һәм Тажн нугайның асрау кызы гына булуы я турында Иргәшкә сөйләгәне юк иде. Яшергән иде. Хуҗалары <Ма- ® һирә — безнең үз кызыбыз, Россиядә әбисе белән тора иде», дип, кешеләргә сөйләгәннән сон, ничек инде бу серне ачарга?
Иргәш уйга калды.
— Кем ул бай карт? — диде бераздан.
— Сезнең кышлакныкы Нишанбай
Иргәшнең күзләрендә нәфрәт уты кабынып китте.
— Ах, кабахәтләр! Инде нәрсә эшләрсең5
Кыз дәшмәде. Кулы белән күзләрен сөртте Аннары
— Иргәш әкә, кухнядагы казанда жыты аш бар,—диде
Иргәшнең ашау теләге югалган иде инде. Аның йөрәге ярсый, күне- лекайный, Маһирәне күтәреп, әллә канларга, башка дөньяга качасы килә иде.
— Аша, Иргәш абый, - диде кыз һәм, кер юуыннан туктап, бала- ханәгә менеп китте.
Иргәш аны күзләре белән озатып калды, ә үзенең караңгы һәм тымлы бүлмәсенә кергәч, сәгатьләр буе йоклый алмады «Гарьлек Кыен Гөл чәчәге кебек <.аф кызны ишәккә бир. ә? Мал. байлык тигәндә башка ата аналар да шундый микән5 Нәрсә эшләргә5 Маһирәнең әтисенә калым итеп бирерлек малны кайдан табарга5 Хакыйкать кайда? Кайчангача шундый булыр бу тормыш5 Әллә Маһирәгә өйләнү өчен Таҗи байнын гомерлек ялчысы булыргамы5 Риза булырмы, юкмы? Ә Маһирә үзе ни дияр?»
Бу сорауларга егет җавап таба алмады Бер генә нәрсә аңлашыла нлс аңа ярата' Өзелеп ярата Ләкин моны Маһирәгә ничек әйтергә? Фәкыйрь хатыны булырга тетәрме ул?
«Соколов, диде Иргәш үз үзенә Ләкин Соколов түрә дә түгел, байлыгы да юк. Тимер юл буена буйдак эшчеләр өчен куелган кызыл вагоннан гайре, торак урыны да юк аның»
Тан атты. Иргәшкә инде эшкә китәргә кирәк иде.
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
VIII
Көз урталары. Озакламый кыш килер. Хәер, кыш дигәч тә. әллә нинди салкын айлар булмый бу якта Көз артыннан кай көннәрне йомшак кына кар ява да эри башлый. Кайвакытларда җилле яңгыр сипкәли. Шулай итеп, атналар буе карның әсәре дә күренми: сагаеп кына кояш кыздыра, жир кибә, юлларда тузан оча.
Шулай да Таҗи бай өчен көз көннәренең һәр сәгате кыйммәт санала. Диһканнардан арзан бәягә сатып алган мамыкны тиешле урыннарга һава коры чакта озатып калу аз файда бирәмени?
Таҗи бай хәзер шул турыда уйлана иде. Уйлана да үзен мамык кибәннәре янына станциягә ашыга.
Бүген дә шулай булды. Менә ул озакламый Питер һәм Казан байлары белән ярыша башлар, аларның һәммәсен дә үзенә тез чүктерер, алтын хуҗасы булыр, Питерга яки Мәскәүгә үтеп барышлый үзенең туган авылына туктап, мәчет салдырыр өчен күп итеп иганә бирер. Россиядә һәм мөселман дөньясында атаклы кеше булыр!
Таҗи, менә шулай уйланып, станциягә килеп җиткәндә, аның хез-мәткәрләре эшкә тотынмаганнар иде әле. Моны күргәч, Таҗиның кинәт төсе бозылды, аскы ирене, бизгәк тоткандагыдай, калтырый башлады.
— Нәрсә көтәсез? — дип кычкырды ул, мамык үлчәүченең каршына килеп.— Вагонның буш торганын күрмисезмени?
Мамык үлчәүче кара сакаллы үзбәк сискәнеп китте һәм шунда ук ун кулын түшенә куеп:
— Хәзер, тәкъсир хәзер,— диде.
Таң атып кына килә иде әле. Эш башланды. Арбакәшләр’ һәм йөкчеләр теләр-теләмәс кенә мамык өемнәре тирәсендә кайнаша башладылар. Төрле халык бар иде монда Шулай да күпчелеге Таҗи байга вакытлыча гына ялланган бу тирә кешеләре, фәкыйрьләр, атсызлар яки җирсезләр.
— Тизрәк булыгыз, дәнкәсләр, тизрәк! — дип кычкырды нугай. Эченнән генә: « Киләсе елга эш барышын карап тору өчен махсус бер кеше ялламыйча булмас»,—дип уйлап алды. Таҗи бай шундый ният белән Иргәш янына килде, ләкин аның арбалар белән өемнәр арасында бик сүлпән кыймылдаганын күреп:
— Сина ни булды?! — дип кычкырды.— Яхшы эшли илен бит әле. Әллә большевиклар коткысына кердеңме? Әнә фуражкаң да аларныкына охшаган.
Иргәш дәшмәде. Өемнәрдән арбаларга акрын гына мамык ташуын дәвам иттерде. Ашыгырга уйламады да. Ачулы иде ул хуҗага: «Ерткыч! Шундый яшь кызны ип азгын, ин бозык бер картка бирә Безнең канны эчүе генә җитмәгән, байлыкка сатыла! Их, дөнья! Изгелек, хаклык бар, диләр тагын. Алла бар, диләр. Ә булса, нәрсә карый ул? Нигә тормышны шулай итеп яраткан?»
— Үлчәүче! — дип кычкырды хуҗа, Иргәшнең уйларын бүлдереп.— Мамыкны бүген вагоннарга төятеп бетер.
Г адәттәгечә:
— Хуп, тәкъсир, хуп! — диде үлчәүче һәм ялчыларны ашыктыра башлады — Тизрәк булыгыз, егетләр, тизрәк булыгыз’ Эш күп, вагоннар көтми.
Хужа, үзенә кирәкле кешеләрне күрергә теләп, станция бинасына юнәлде Ләкин чәйханә каршына барып җиткәч тә, көтмәгәндә Нишанбай очрады ана Озын муенлы, куе яллы, көлтә койрыклы, карап туймаслык матур атка атланган. Өстендә — яңа чапан, башында — яна
г Тәкъсир — әфәнде.
гАрбакәшләр — атлы арба нертүчсләр.
чалма, һәр вакытта тырпаеп торган сакал-мыек кыскартылып кырылган Аягындагы биек үкчәле күн итек елык-елык итеп ялтырын.
— Сәламәләйкем!—диде ул Тажины күрү белән һәм атыннан төште.
— Вәгаләйкем әссәлам! — диде Таҗи.—Хуш киләсез, бай. сәла- мәтмесез? Хатын, бала-чагаларыгыз исән-саулармы? Кәефләрегез ни ♦ чек? Безгә дә миһман булыгыз!
— Әлбәттә, хода хахләсә диде Нишанбай ачык йөз белән.— =? Мин сезгә дип юл тоткан идем.
— Алай булгач, әйдәгез өйгә, өйгә! |
Алар, жәяүләп кенә, Тажи өенә таба киттеләр. Мондагы гадәт буенча 5 атны Тажи бай житәкләде. Өстәвенә, ул моңа чаклы атлар белән әллә 3 ни кызыксынмаса да. бу юлы җирән кашкадан күзен алмый иде. =
— Агыгыз әйбәт,—диде Тажи, кашканың ялыннан сыйпап.— Нинди < нәсел икән бу?
— Төркмән ягыннан.— Нишанбай болай да зур борынын югары чөй- <
де.— Ахалтекин нәселе дип атыйлар аны. Былтыр жәй Сәмәрканд 5 базарында бер гарәптән алган идем. Ат түгел, ут! л
Берничә минут, күңелләре атка гына бәйләнгән сымак, дәшми бар- 42 43 дылар. Аннары Нишан: s
— Күрдем, пахтагызны тиз озаткансыз.—диде.—Тау кебек иде. -
Файдасы да тау чаклы булыр, хода теләсә. я
Тажи бай елмаеп куйды. Ләкин шунда ук җитди төс алып, ни ту- э рындадыр уйланып барды.
— Ә сез пахтагызны мина сатарга теләмәдегез,— диде бераздан. £
Нишанбай сагая калды. о.
— Хафа булмагыз2, дустым. Бу елгы уңышны дөяләр белән Сә “ мәркандка озаттым. Бер жүрәмә былтыр ук сүз биреп куйган идем. Ә киләсе елныкы...
Нишанбай тагын нәрсәдер әйтмәкче нде, ләкин Тажи байның капкасы төбенә килеп життеләр.
— Әйдәгез, бай, әйдәгез! — диде Тажи. капканы ачып.
Керделәр, Тажи бай әлеге атны буш абзарга кертеп бәйләде. Нишанбай исә Тажи байның норт-жнрләрен күзәтә торды. «Әйе, үзгәреш юк — ишегаллары былтыргыма».
Бераздан алар эчке ишегалдындагы кунак бүлмәсенә килеп керделәр.
— Сез урнаша торыгыз, бай, мин хәзер киләм,— диде хужа һәм тиз генә каядыр чыгып китте.
Портның иске хужасы Мирзахан үлгәннән бирле Нишанбайның бу кунакханәдә булганы юк иде әле «Нәкъ мәрхүмнең исән чагындагы- дай: кая гына карама — келәм. Чатлыкта — юрган, түшәк, мендәр өсме Уртада — сандал» 3.
Бүлмәгә, Маһирәне ияртеп. Тажи бай килеп керде. Кызның бер кулында — комган. бер кулында—зур табак Нинди кунакның кулын юдырасын белмәгән, ахры, Нишанбайны күрү белән сискәнеп китте. Нишанбайның исә күзләре гел кызда буллы. «Па хода, йа хода, фәрештә ич бу!»
— Кулыгызны юасызмы, бай? — диде хужа, бүлмәдәге тынлыкны бозып.
Нишанбай, тәмле төш күргәннән соң яна дөньяга килгәндәй булып, кулларын тиз генә таш табак өстенә сузды
1 Хахләсә — теләсә.
43 X л ф а булмагыз — үпкәләмәгез.
•Сандал — күмер яки утын ягып *йне жылыта торган урын.
Маһирә нәрсә эшләсен: теләсә дә, теләмәсә дә, комганнан су коеп торды. Аннары, иңендәге сөлгене алып, байның кулына бирде.
Фатыйма күренмәде: ирләр белән бер табында утырырга шәригать кушмый иде.
— Мактап йөрисез икән: минем карчык татар пилмәне пешергән,— диде Таҗи, кыз чыгып киткәч, һәм табынны үзе оештыра башлады: сандал өстенә шакмаклы ашъяулык җәйде, чоланга чыкты, хатыны ташып торган ашамлыкларны табынга кертеп тезде.
Ниһаять, утырдылар. Хуҗа:
— Кане. миһман, алайлең! — дип, кунакны сыйлый башлады.
Ике чәйнек. Берсендә — чәй, икенчесендә ширбәт иде.
— һай... вай, көчле икән! — диде кунак, бер чынаяк ширбәтне эчеп җибәргәч.— Ничә ел сакланды икән?
— Егерме ел,— Хуҗа янә бер чынаяк тутырып куйды.— Ашхабад ягыннан үтеп баручы бер әрмәннән сатып алган идем. Улым туена дип. ябык кукшиннар белән җиргә күмеп саклаган, ә улы үлгән Ж,ир тетрәгән чакта.
Туй... Бу сүзне ишетү белән Нишанбай елмаеп куйды.
— Хуш,—диде ул ачык йөз белән.— Килүемнең сәбәбен үзегез дә аңлый торгансыз, дустым, Зөлфия карчык аша куйган шартларыгызны кабул итәргә булдым. Менә санап алыгыз: Керенскийныкы түгел, алтын белән бер йөз сум!
Нишанбай чапан астына бәйләгән киң эзәреннән бер төргәк алтын акча чыгарып, табынга куйды.
— Алай икән.— диде Таҗи, куанычын сиздермәскә тырышып.— Эчик әле әүвәл, булачак кияү, эчик! — Чынаякларны янә ширбәт белән тутырды.
Эчтеләр.
Хуҗа берничә пилмән капты да сүзгә кереште:
— Аңлыйсыздыр, бай. бала дигәнең ата-ананың йөрәге дә, канаты да ул. Күреп торасыз: үзе бердәнбер генә тагы. Аны да алып китсәгез, сез мине канатсыз калдырасыз. «Кош канаты — каурый, ир канаты — ат» диләр бездә. Шушы калымга кушып, әлеге атыгызны да бирсәгез...
— Мәйле,— диде Нишанбай, хуҗаның сүзен бүлеп.— Киләсе елда пахтамны да сезгә сатармын. Хуп. сезнеңчә булсын! Күңелегезгә ошаган икән, ала бирегез. Үзбәкчә булсын.
— Ярый, килештек, амин! — диде Таҗи бай.
— Амин!
Таҗи Нишанбайны үзенең күршесендә торучы файтунчы44 белән озатып җибәрде.
Ир белән хатын арасында Маһирәне Нишанбайга сату хакында сүз булган икән инде. Нишанбайны озатып, кунак бүлмәсенә кергәч тә:
— Фатыйма! — дип кычкырды Таҗи.
Хатын исә шуны гына көткән, күрәсең, ире артыннан бүлмәгә килеп тә керде. Нишанбайга күренеп йөрмәсә дә. бай үзбәк хатыннары кебек киенгән: өстендә — иркен итеп тегелгән буйлы-буйлы ефәк күлмәк һәм ука белән чигелгән җиңсез камзул, башында — чәчәкле яулык һәм Фәрганә калфагы.
Тажи, аны күргәч тә:
— Бер йөз! — диде шыпырт кына.—Алтын белән бер йөз. Өстәвенә, абзардагы бер дигән ат. Аңлыйсыңмы, чүпрәк баш?!
— Аңлыйм, картым, бик аңлыйм. Әйтерсең күктән төште бу байлык!
— Әйе шул,—диде ир.—Ләкин Маһирәне әзерлә! Бер минутка да күздән югалтма! Үгет-нәсихәт укы! Шау-шусыз гына ризалыгын ал!
44 Файтунчы — тарантас белән кеше йөртүче.
Кыскасы, теләсәм ниш тә, ләкин без дигәнчә булырга тиеш! Аңлашыламы?
— Анлашыла, картым, бик аңлашыла.— Хатын ирне кытыкламакчы
булды. Хех... хә . хә...— Хатын-кызны хатын-кыз аңламыймыни’ Тыныч бул, картым, барысын да эшләрмен... ♦
Таҗи ширбәт эчкәннән сон шактый кызышкан иде. Шулай да станциягә чыгып китте. «Вакытның һәр минуты кыйммәтле: <ак алтын»нын S януы мөмкин».
Фатыйма исә Маһирәне чакырып: ?
— Табынны җый! —димәкче иде, ләкин анын күңеленә көтмәгәндә i әллә нинди уйлар килә башлады, һәм ул сандал каршында яткан мен- - дәргә барып утырды. Бер караганда, Маһирә кызганыч иде апа: ни ди- = сәң дә ятим кыз, бәхетсез кыз ич. Моннан тыш, Маһирәдәй уңган өй < хезмәтчесез калып. Фатыйма ялгызы гына нишләр? Ярый ла, янә яхшы и гына берәр ятим кыз яки тол карчык килеп чыкса! Хәер, аш-су әзер- < ләтү өчен бу якларда бер дигән ирне дә табу ансат. Ләкин Таҗи нәрсә g дияр бит моңа’ Шулай да Маһирәнең китүе хәерлерәк. Пөрәк снзә: Тажи күз кыса сымак аңа .. Маһирә дә аңа карап елмаюдан тукта- ♦ мый... Моны ничек аңларга, ничек? Дөрес, кыз бик яшь әле. Ә яшь = кызны, чибәр кызны кайсы ир яратмый? Әйе, Маһирәнең китүе яхшы = Китсен!
Фатыйма урыныннан торды, чоланга чыкты, җәйге кухня янына э барды. Маһирәне анда тапмагач, балаханәгә менде.
Хуҗа хатын килеп кергәндә, Маһирә елап утыра иде *
— Сез... Сез мине шул картка бирәсезме? Ул көнне әйткән картыгыз шулмы? а
— Тынычлан, кызым? — диде Фатыйма, Маһирә янына килеп уты- ® рып.— Син тыңла мине: ходай тәгалә ир хатыны булу өчен яраткан безне. Нишлисең инде, язмышың шулай булгач. Әйбәт кеше чыгып торганда, колак кагу ярамас. Күрдең ич. Нишанбай бер дә карт түгел: сукса тимер өзәрлек! Ә байлыгы, байлыгы ни тора аның! Фәкыйрьлекнең авырлыгын онытырга ярамый. Үзең беләсең: мин анан инде синең, яхшылыктан гайре берни теләмим. Аклыйм: синсез калу мина да кыен. Ләкин, җәннәттәге хур кызыдай тора башлагач, барышып-кнлешеп йөрербез. Менә әле үзең дә рәхмәт әйтерсең. Дөньяда ни теләсәң, барысы да үз ихтыярыңда булыр Үзең хуҗа булырсың. Шундый тормышын безнең өчен дә зур шатлык түгелмени? Карале, кызым! Әтиең дә сине бәхетле итәргә тели. «Матур итеп туй ясарбыз»,—ди Нишанбайны мактап бетерә алмый. «Мәрхәмәтле кеше», ди
— Карт ич ул!—диде кыз. Фатыйманы бүлдереп.
«Әни» кеше Маһирәнең аркасыннан сыйпады, күзләрен сөртте.
— Ашыкма, кызым! Бу якларда тәртибе шундый. Карт хатынның кемгә кирәге бар, ди? Аннан соң үзеннән олы ирне кулда тотуы да бик ансат. Мин беләм инде: утлы табага бастырып була аны Иргә чыкканда мин лә еладым, ә хәзер елавыма үкенеп бетә алмыйм Тора- бара ияләшерсең, яратырсың. Тормыш шулай була ул, бәгырем Бу минем әниемнең сүзләре. Иргә биргәндә ул шулай дигән ите Дөрес әйткән, бик дөрес әйткән! Ә әтием сөйләшеп тә тормады Күнетеннс төшермә. кызым! Әти-әни сүзеннән чыгып, башка ир эзләү — гөнаһ. Аллам сакласын!
Фатыйманы кыз янә бүлдерде
— Шундый карт кеше нигә өйләнми йөргән’
— И-й балакаем! — Диде Фатыйма.—Минем әтием «Ирнең ирчеге илледә генә башлана», ли торган иде. Илле биштәге кеше карт буламыни? Әгәр инде хатыны булып, ул хатынны яратса, енна өйләнер идемени? Төкер син хатынына! Үз тормышыңны кара! Ә инде көндәш белән торулар элек-электән килгән Безнең авылда Шакир мулланын
в <к у.» м 7.
113
дүрт хатыны бар иде. Әнә Бохара әмирен ал! Хатыннары кырыктан арта ди аның. Кем белә, бәлки минем Тажи да яшь кәләш алыр... Баласыз хатын белән гомер буе яшәр дип уйлыйсынмы? Станциядә бер маржа белән йөри дип, юкка гына сөйләми торганнардыр әле. Я. кызым, әйт. ниләр уйлыйсын? Туйга әзерләнмичә булмый. Табын да җыелмыйча ята әле.
Кыз дәшмәде.
IX
Кич булып килә иде. Маһирә кунак бүлмәсендәге табынны җыештырды да ишегалдына чыкты, кухняга керде. Табак-кашыкны юу өчен су кайнатмакчы иде, ләкин кулы эшкә бармады. Кыз, кухняда торган урындыкка утырып, башын өстәлгә куйды. На рабби! Нигә аны карт кешегә бирәләр, нигә? Тормышта ул, Нишанбайдан бүтән, берәүгә дә кирәкмәгән ямьсез кызмыни? Нигә аны ходай шундый бәхетсез иткән? Хәзер инде нәрсә эшләргә аңа, нәрсә эшләргә? Әллә бу якларга алып килгән поездга утырып, туган авылга качаргамы? Бер тиен дә акча-сыз, бер генә дә юлдашсыз качып китү мөмкинме? Әллә туган якларга жәяүләп йөгерергәме? Ул комлы юллар ничә чакрым икән? Ләкин туган авылда кем көтә аны? Мәрфуга әбисеме? Юк, бу җәһәннәмгә җибәргән зәхмәт төшкере карчык әллә кайчан үлгәндер инде... Нишләргә соң, нишләргә? Әллә чыннан да ят әти белән ят әни үзләренең асрау кызларын бәхетле итәргә уйлыйлармы? Ефәк күлмәк... Алтын балдак. .. Көмеш алка... Кыскасы, күңелен ни тели? Ул гынамы? Фатыйма апа сүзен дә тыңламый булмый: ни дисәң дә асрады, ашатты, азмы-күпме киендерде дә. Таҗи абзыйның да зарары тигәне юк. Качарга оят, кыен.
Маһирә шулай уйлады, шулай көенде. Арган иде, күрәсең, ничектер йокыга китүен сизми дә калды.
Маһирәнең яшүсмер чагы Кыш. Буран. Маһирә, бер кочак утын күтәреп өйгә кергәндә, бозга таеп егылды. Кинәт аягы чатнап сызлый башлады. «Ни булды, кызым, ничек егылдың?» — ди ана әнисе, бишмәте белән Маһирәнең аягын бәйли, шикәр кисәге бирә, ләкин шикәрне сары мәче эләктерә дә өйгә таба чаба.
Маһирә кинәт уянып китте, башын күтәрде һәм бер мәлне кайда икәнлеген белмичә утырды, тик каршында Фатыйманы күргәч кенә аңына килде.
— И-и, йоклап киткәнмен, ахры.
— Ярамый болай,— диде Фатыйма.— Табак-кашыкларны ю да кереп ят! Иртәгә бүлмәләрне җыештырырсың. Мамык юрган тегәсең дә бар әле.
Фатыйманың тавышында һәм кыяфәтендә ниндидер йомшаклык, җылылык барлыгы сизелеп тора иде. «Маһирә, йокы алдыннан аягымны ю!» дип тә әйтмәде бүген. Акрын гына үз бүлмәсенә чыгып китте.
Маһирә исә, теләр-теләмәс кенә, эшкә кереште: учакка ут кабызды, коедан су китерде. Ләкин һич булмаган хәл: эшлисе килми иде. Әллә ардырды инде? Көне-төне эш. «Маһирә, ашарга әзерлә! Табак-кашыкларны ю! Ишегалларын себер! Кер чайка! Келәмне чистарт! Чәчемне тара! Кибеткә йөгер! Камыр бас! Гөлләргә су сип!» Нишанбай өендә дә шундый хәл микән? Юктыр. «Анда син үзең хуҗа буласың»,— ди бит Фатыйма апа.
Маһирә, шулай уйланып, янә урындыкта утыра иде. Ишегалдында аяк тавышы ишетелде. Ул да түгел, Иргәш күренде.
— Хәерле кич, Маһирә, хәлләрен ничек?
— Дөньядан биздем —диде кыз. урыныннан торып — Кыен мина, Иргәш әкә. бик кыен! Ярый әле, син кайттың.— Кызнын бите комач кебек кызарып китте
— Әллә көттенме? — диде егет куанып һәм кызның янына ук килеп туктады—Мин сагындым, әллә син дә сагындыңмы, Маһирә?
Кыз башын түбән иде. йөрәген үтәдән-үтә кисеп күңеле дулкынлана иде аның. Егеткә нидер әйтәсе килә, ләкин сүз тапмын иде.
— Маһирә! Мин яратам сине, үлеп яратам,—диде егет, үз алдына ярсынып — Беләсеңме, тик әйтергә генә тартынып йөрдем
Кыз әллә нишләп китте, яулыгы белән битен каплады, тиз генә бер читкәрәк борылды.
— Маһирә, нишлим соңа Үлеп яратам сине! Әгәр байлыгым булса...
— Сон инде,— диде кыз бик авыр сулап.— Иргә бирәләр мине.
— Нишанбайгамы?
— Әйе.
Егетнең әйтерсең лә йөрәгенә энә кадалды.
— Ах, шакал! һаман тынгылык бирмимени?!
— Юк. - диде кыз һәм кухняның стенасына барып сөялде.
Егет ни әйтергә белмичә көенеп торды.
— Их, әти-әниен! — диде ул бераздан, җиргә төкереп.
Кыз упкынга төшеп киткәндәй булды һәм көтмәгәндә егетнең кулыннан тотып:
— Иргәш абый, берәүгә дә сиздермәссеңме? — дип сорады.
— Юк,— диде егет — Икмәк орсын, юк!
Кыз кулын алды һәм күз карашын бер читкә борып:
— Әйтим, алайса,— диде.— Мин аларнын асрау кызлары гына.
Иргәш аптырап калды
— Шулаймыни? — Аның кап-кара күзләрендә соры ялкын кабын ды - Алай булгач, ник качмаска? Качыйк. Маһирә!
Кыз шатланып китте, ләкин ул шунда ук уйга калды. Аннары, күңелсезләнеп:
— Качып кая барасың? — диде.
— Кая булса да! Бәлки тауга? Бәлки казакълар арасына?
— Их, Иргәш абый! — диде кыз, егеткә туп-туры карап.— Анда безне кем көтә? Ничек яшәрбез?.
Егет тешләрен кысып куйды.
— Җаен табарбыз. Ачтан үлмәбез!
— Булмый,—диде кыз. бераз уйланып торгач,— Куркам. Харап булырбыз. Андый җирләрдә түгел, монда да куркам. Оялам Фатыйма ападан базмыйм. Ике елдан артык инде әни булып килгән кеше ич Алар миңа яманлык теләмиләр
Ишегалдында кемдер йөткерде, «ыһым, ыһым» дип тамагын кырды.
Егет белән кыз сагайдылар, тынып калдылар.
Сукмак буенда хуҗа күренде Нигәдер соңга калып, өенә кайтып килә иде ул. Озакламый өй чоланыннан Фатыйма ачуланып кычкырды:
— Маһирә, ят тизрәк, ят. дим!
Кыз күз ачып йомган арада үз бүлмәсенә, балаханәгә чыгып йөгерде.
— Бетте,—диде Иргәш эченнән генә һәм, эштән соң тамагы ач икәнен дә оныткан хәлдә, ишегалдына чыгын, абзар янындагы ялгыз карагач XLV төбенә барып утырды Кызганыч' ui.ie ул. уйларын дәвам иттереп ШУНДЫЙ рәхәт, шундый нечкә сер көтмәгәндә өзелсен әле? Ә болай Маһирә ярата икән аны Яратмаса. бергәләшеп качып китәргә риза булыр идемени ул? Ләкин курка, икеләнә, хуҗаларына
XLV Карагач — тыгыз ботаклы агач исеме.
каршы торырга базмый. Инде нәрсә эшләргә? Ничек итеп Маһирә белән бергә булырга? Ничек аны Нишанбайдан коткарырга да вөҗдансыз хуҗаларыннан азат итәргә? Нигә алар Маһирәне үзебезнең кызыбыз дип йөргәннәр? Ничек итеп акларга моны? Әллә монда берәр төрле сер бармы? Ә Маһирә бу турыда нигә элегрәк әйтмәде? Хәер, «яратам» дип тә әйткәне юк бит әле анык... Маһирәнең үз әтисе, үз әнисе кайда икән соң? Их, аның белән рәхәтләнеп сөйләшсәң иде хәзер!
Иргәш урыныннан сикереп торды, йөрәге янганга кухня һәм кунак бүлмәсе тирәләрен әйләнеп чыкты, кыз янына кермәкче булды, ләкин базмады: кызның үпкәләве бар! «Ярамый», диде ул эченнән генә һәм учы белән ияген сыпырып куйды. Кайчандыр, кемнәрдер уйлап чыгарган гадәт буенча дошманны көрәшкә чакыру билгесе иде бу.
X
...Иргәш, тан атканны да көтмичә, Соколов янына чыгып китте. «Бер вакытны ул. Ташкентта апам. Сәмәркандта дусларым бар, дип сөйләгән иде. Шул якларга бәлки Маһирә белән бергә качарга мөмкин булыр».
Маһирә... Әйе. ул да бәхетсез икән. Нишләргә соң, нишләргә? Соколов дөрес әйтә: «Инкыйлаб булды, патшаны төшерделәр, ә тормыш һаман искечә: барлык җир байлар кулында, сугыш туктамый, фәкыйрьгә көн юк».
Иргәш, уйланып бара торгач, станциянең аргы башында торган бер генә тәрәзәле кызыл вагонга килеп кергәнен сизми дә калды. Ләкин анда Соколов күренми иде.
— Кем килеп керде дисәм, син икәнсең әле, дускай.— диде татар егете Иргәшне күргәч һәм вагонның өске сәндерәсеннән сикереп төште. Өстендә — ертык күлмәк, керләнгән чалбар. Начар йоклаган, күрәсең: күзләре шешенеп чыккан иде. Нидәндер курка, сагая сымак.
— Нәрсә, әллә сине эзлиләрме, Шакирҗан? — диде Иргәш, Соколов сәкесе янына килеп.— Нидәндер шикләнәсең кебек?
— Хәзергә сизелми әле,— диде Шакирҗан.— Шулай да сакланмыйча ярамый, дускай.
Патша армиясе сафыннан качып. Оренбург ягыннан килгән егет иде ул. Бу турыда Соколов белән Иргәшкә сөйләгәне дә бар иде аның. Хезмәте — тимер юлда. Мастер Соколов белән бергә шпал ныгыталар, рельс алыштыралар.
— Соколов кайда? — дип, Иргәш урындыкка килеп утырды.
— Эшчеләр белән разъездга киткән иде Хәзер’кайтырга тиеш,— диде Шакирҗан.— Бер урында шпалларны авыштырырга кирәк булган. Ә мин сырхаулап торам. Нигәдер кичәдән бирле башым авырта. Синең дә кәефен юк. ахры: чыраен качкан!
— Качар.— диде Иргәш. ләкин үзенең хәсрәте турында Шакирҗан- га сөйләмәде. Ничек сөйләсен? Маһирә сер ич ул. йөрәкнең иң нечкә сере’ Ә менә Нишанбай хакында сөйләргә мөмкин.— Шакирҗан!-- диде Иргәш.— Нишанбайны беләсең ич! Әйе. беләсең. Шул ишәк минем хуҗаның кызын дүртенче хатын итеп ала.
— Чынмы’ — дите татар егете, хәйранга калып.
— Чын! —Иргәш түзмәде. Үзен фаш итә язды —Шакирҗан! Әгәр сөйгәнең ятка китсә, син нәрсә эшләр идең?
Шакир уйлап тормады.
— Кызымны алып чүлләргә качар идем.
Иргәш елмаеп куйды. Ләкин шунда ук башын түбән иде.
— Чүлләргә барып, сөйгән кызыңны ачтан үтерергәме?
Шакир жавап бирмәде Учлары белән мангаен тотты
— Их, дускай,—диде бераздан —Димәк, син гашыйк’ Әмма калымга түләрлек акчаң бармы соң?
Иргәш урыныннан торды һәм, Шакир соравына жавап бирмичә, ишеккә таба атлады.
— Туктале!—дип кычкырып калды Шакир, ләкин Иргәшкә инде * эшкә барып житәргә кирәк иде. «Хужа өеннән куылырга ярамый: Ма- » һирә бар, Маһирә...»
Иргәш мамык өеме янына килеп житкәндә, офык буйларын алсу 2 төскә манчып, акрын гына таң атты Күк йөзе зәп-зәңгәр: аяз көн, х коры көн вәгъдә итә иде. х
Озакламый мамык үлчәүче һәм башка хезмәткәрләр дә килеп жит- 3 теләр. Хужа бүген нигәдер сонгарак калып керде
— Актыккы вагон, иртәгә акчагызны алырсыз,— диде ул, аттан *
төшеп. а.
Иргәш атны күргәч тә таныды: Нишанбай юргасы иде бу «Калым’ 5 Димәк, Маһирәне биргәннәр».
— Хужа әкә! Бу юрганы ничә сумга алдыгыз’ — Иргәшнен тавы ф шын танырлык түгел иле.
Таҗи дәшмәде. Атны баганага бәйләде дә мамык үлчәүче янына “ килде. Шул вакытны күрше урамнан кинәт хатын-кызлар тавышы ише- s телә башлады. Эшчеләр бер-беренә карашып аллылар Әлеге хатын ® кызлар коточкыч аваз чыгарып үкерәләр, елыйлар, кемнедер каргый- 3 лар иде. Гадәттә, алар бу килеш, күмәкләшеп, үзләренең гүргә кергән х берәр якыннарын хәтерләгәндә генә елый торганнар нде Ә бу тавыш < андыйга охшамаган. Юк. охшамаган! Араларында ир-ат һәм бала-чага * тавышы да ишетелгәли. »
— Балам!..
— Углым!..
— Әкәм!..
— Алмагыз!
— Китмәгез!
— Вай дад!
Тавышка төрле яктан халык йөгерә башлады. Мондый чакта түзеп буламыни сон? Аларга Тажи бай хезмәткәрләре дә иярде Нәрсә дигәндер, Таҗиның тавышы ишетелмәде
Килеп җиткәч тә Иргәш ни күзе белән күрсен: күрше урамда жан тетрәткеч гауга башланган икән. Менә хатын-кызлар, ирләр, балачага, хәтта карт-корылар алтын погонлы өч офицерны урап алганнар. Кычкыралар, үкереп елыйлар.
— Безгә сугыш кирәкми!
— Улларыбызны армиягә алмагыз!
— Әкәм, кач, үзем үләм!
— Вай дад! Калдырыгыз’
— Үтерергә алып китәләр Бирмим!
Әйе, үзбәк егетләрен солдатка озатканда башланып киткән икән бу гауга. Имеш-мимешләр буенча, нәкъ Ташкенттагы кебек! Ә халык артканнан-арта бара Әнә Соколов та биредә! Төсләре качкан Кул ларын болгап, әле офицерларга, әле аксакалга мөрәҗәгать итә ул, ләкин мондагы шау-шуда берни дә аңлап булмый Аны күрүгә:
— Иван. Иван әкә! —дип кычкырды Иргәш һәм янын янына кил- мәкче булды, ләкин халык аша үтәрлек түгел нде Менә аксакал арбага менде, кулындагы таягын югары күтәрде дә:
— Мөселманнар! — дин кычкырды
Халык аз гына тынгандай булды
— Мөселманнар! Тынычланыгыз! Улларыгыз сугышка «үгсл, хезмәт гаскәренә китәләр.
Халык тагын шаулый башлады:
— Ышанмыйбыз!..
— Алдыйлар!..
— Дад!..
Арбага Соколов сикереп менде, кышлак башлыгын бер читкә этте дә:
— Туганнар! — дип кычкырды.
Яше-карты Соколовка текәлде. Шул арада Иргәш тә халык уртасына кереп өлгерде.
— Уртаклар *, туганнар! — Соколовның тавышы көчле һәм ачык яңгырады.— Безгә сугыш кирәкми! Ә Вакытлы хөкүмәт аны туктатырга теләми Сугышта хезмәт уллары, хезмәт халкы кырыла! Ә байлар нишли? Җир кемнәр кулында? Яшәсен юксыллар инкыйлабы! Ак патшадан калган иске тәртипкә — кабер! — Халык арасында: «Тугры әйтә урыс үзбәге, тугры!» дигән тавышлар ишетелде.— Уртаклар! — дип дәвам итте Соколов.— Бетсен Вакытлы хөкүмәт! Тончыксын Керенокий! Тончыксын бәкләр, губернаторлар! Барлык хакимлек Советлар кулына күчәргә тиеш! Яшәсен Ленин! Улларыгызны саткынчылар армиясенә бирмәгез, дуслар!
Үзбәк телен аңлый, күрәсең: офицерларның берсе револьверын кулына алып, кинәт Соколовка төзәде.
— Тукта, большевик!
Иргәш бизгәк тоткандай калтыранып китте һәм яшен тизлеге белән офицерның кулына сукты.
Әйтерсең коры дарыга ут төрттеләр: халык кинәт офицерларга һәм аксакалга ташланды Базарда тотылган каракны кыйнагандагыдай шау-шу, ыгы-зыгы башланды.
— Ор!..
— Кач!..
— Үтер!..
Тиз, бик тиз арада булып алды бу хәл. Сүз куешканнармыни? Халык тиз генә таралып та өлгерде. Офицерлар исә,’ аксакал белән бергә, жирдә яталар иде. Киемнәре ертылган, битләре каный. Үзләре шулай да жирдән тордылар. Аксап-туксап, станциягә таба киттеләр.
Ничектер үлүчеләр булмады. Урам тынды. Халык тарала башлагач. Иргәш эш урынына йөгереп килгән иде. ләкин анда берәү дә күренмәде. Кая булса да киткәннәр, күрәсең: Тажи да һәм аның юргасы да юк иде.
Иргәш станциягә чапты: «Соколовны күрергә кирәк, шәп сөйләде, әй, дөрес сөйләде дә!»
Станциягә пассажир поезды килеп туктаган иде. Кая гына борылма, атлаган саен халык. Бер нәрсә дә булмаган кебек: кайберәүләр базар ягына, кайберәүләр кайнар суга йөгерә.
Иргәш әлеге кызыл вагонга керде, аннары вокзал тирәләрен әйләнеп чыкты, стрелочник будкасына йөгерде, ләкин Иванны таба алмады. Якадан станциягә кайтып килгәндә Шакирны очратты.
— Соколов кайда?
— Сорама!
— Нигә?
— Китте ул.
— Кая, кая китте?
— Әйтмәде. Мин дә китәм.
— Кая?
— Сәмәркандка китәм. Буржуйларны бетерер өчен отрядлар төзелә ди анда. Китәбезме?
1 Уртак — иптәш.
Иргәш дәшмәде Уй дары әле Маһирә, әле Соколов тирәсендә бетерелә иле анын.
— Офицерларны кыйнадылар, күрденме? — Шакир хахылдап келеп жибәрде.
Күрдем.— диде Иргәш.— Алар хәзер кайда икән?
Шакир кулын селтәде. ♦
— Качтылар. Дрезинага утырып «Озакламый гаскәр җибәрер- э ләр»,— диде Соколов. Шуңа күрә кигте дә.
— Шулаймыни3 — диде Иргәш һәм акрын гына мамык өеме янына 3
китте. г
Ул килеп җиткәндә эшчеләр җыелган иде инде. Таҗи бай да уры- 2 нында Күренеп тора; чырае бозык Шулай да ул Иргәшкә бер нәрсә 3 дә әйтмәде. Офицерга сукканны күрми калган, ахры Шекер!
XI
Ниһаять, көз дә житте. Күктән соры болытлар агыла. Карап торыр- = га якын гына булып күренгән шактый ерактагы Янар тауны кара ~ томан каплаган Җил исә Вакыт-вакыт янгыр сибәли Юл буйларында ♦ тут. тирәк, кайрагачлар саргаеп утыра Җәйге кызуда ничектер сакла- = нып калган үләннәр шиңә, җиргә ябыша х
Халыкта гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәт буенча кыр уңышы Е бәйрәмнәре һәм туйлар үткәрү вакыты бу. 2
Менә олы юлның аргы башындагы киң далада улак 1 ярышы оештырылган. Карап торсаң, хәйран булырлык төрле атларга, чандыр х гына ишәкләргә һәм йокымсырап торган дөяләргә атланып, ә күпчелеге * җәяүләп кенә, тирэ-якның кемнәре генә җыелмаган монда' Кыскасы. а сырхаулардан һәм хатын-кызлардан башкасы (боларына шәригать куш- » мый), һәммәсе дә мәйданда. Әйтерсең чуар халык урманы киемнәренә карасаң, байлары да. фәкыйрьләре дә кайнашалар биредә. Ләкин урын дигәнең далада да сыйныфларга бүленә икән.
Әнә алдагы сафта Нишанбай басып тора Өстендә—мамыксыз чапан, башында — юка чалма һәрхәлдә, җиңел киемнән Кулында — камчы Аны күргәч. Усманга
— Әллә инде ярышырга җыена хуҗаң? — диде Иргәш. хәйләкәр генә елмаеп.
— Булыр. Сәмәркандтан гарәп аты алып кайтты.—диде Усман.
Таҗи нугай да ярышка килгән иде Аның Нишанбай бүләк иткән юргасы арбалар янында бәйләнеп тора
Гадәттәгечә, дистәдән артык ир ярышчылар. үзләренең атларына атланып, бер сафка тезелгәннәр
Менә аяклары кысып бәйләнгән зур гына бер кәҗәне далага китереп ташладылар. Аннары кемдер карнәй2 чинап җибәрде. Күз ачып йомган арада һаваны соры тузан каплады, җир селкенгәндәй булды Ярышчы* ларның һәркайсы җирдә яткан кәҗәне атта чабып барышлый кулга алырга һәм. аны берәүгә дә бирмичә, баштан ук билгеләнеп куелган урынга алдан килеп җитәргә омтыла иде Әнә кайсыдыр бер ярышчы, уктай атылып килеп, кәҗәне җирдән алды, ат җилкәсен.» салды, ләкин икенче бер ярышчы аны үзенә тартты Кәҗә исә бакырып җиргә егылды Аны тагын алдылар, тагын! Кәҗә «улдан-кулга йөри башлады һәм шул арада атлар атларга бәрелде, кайберләре жнрг > ауды. Ниһаять, кәҗә, мескен, канга батып, башсыз-аяксыз калып, ннчәләптер кисәк-ләргә тетелеп бетте Булмады бу ярышта берәү дә ота алмады Тын да алмыйча карап торган тамашачылар кинәт гөрли башлады
— Әйе, бүләк атка берәү дә ия була алмады.
•Улак —сабан туена охшаган бәйрәм Батыр булып жалу "чея ярышу
’ Карнай — музыка коралы.
— Шулай да Пулат гайрәтле икән.
— Ишмәт тәртипне бозды.
— Ниязның кулы сынган...
— Ә Корбан аксый...
— Аллабиргәннең аты шәп икән...
Халык тынды. Далага янә бер ак кәҗә китереп ташладылар. Баягыдай аякларын бәйләгәннәр.
Бераздан ярышчылар яңадан сафка чыкты. Бу юлы Нишанбай да бар иде анда. Аны күрүгә тамашачылар үзара пышылдашырга тотындылар.
— Нишанбай! Күрәсезме, Нишанбай чыкты.
— Картаймый, каһәр.
— Карагыз әле, аты шәп икән!
— Ихтимал, җиңәр.
— Нигә җиңмәсен, иоке батыр ич.
Сүз дә юк, Нишанбайның яңа аты карап туймаслык иде. Өстәвенә, йөгәне һәм ияре көмеш чуклар белән бизәлгән. Усаллыктанмы, сагаюданмы, Нишанбай астыртын карый. Горур. Әйтерсең өяз патшасы.
Аны күргәч тә Иргәшнең йөрәге жуу итеп китте: «Шакал! Димәк, ул батыр булырга тели. Хәер, булыр да. Былтыргы улакта батырлыкны аңа биргәннәр. Куркалар. Әнә ярышчылар арасында аның кышлагыннан бер кеше дә юк. Агулы елан белән ярышырга кемнең йөрәге җитсен?»
Иргәш үз хуҗасы Таҗи нугайның юргасын саклап арбалар янында тора иде.
— Шакал! — диде ул кабатлап һәм тиз генә атка менеп атланды да, бөркеттәй ярсып, мәйданга чыкты.
— Атымны, атымны харап итәсең! — дип кычкырды нугай, ләкин соң иде инде: ярыш башланып китте.
Далада яткан кәҗә өстенә иң беренче булып ниндидер чандыр гына ир ташланган иде, әмма аның каршына Нишанбай чыгып өлгерде һәм җиргә иелде, ләкин гарәп аты. хайванны таптамаска тырышып, уңга сикерде. Шул секундта, резин шикелле бөгелеп, кәҗәне Иргәш алды һәм яшен тизлеге белән сулга омтылды. Аның юлына кинәт Нишанбай төште һәм кәҗәне жан-фәрманга үзенә тартты, Иргәш исә бирешмәде, кәҗәнең ботыннан тотып, алга омтылды.
— Үтерәм! — дип кычкырды Нишан һәм кулындагы камчысы белән Иргәшнең битенә сукты.
Егетнең күзен ут көйдереп алгандай булды һәм ул Нишанны кинәт аттан тибеп төшерде.
— Мә, ишәк, ал! — диде, байның өстенә кәҗәне ташлап.—Иплас белән ахмак ярышсын.
Мондый хәл тугач, ярыш туктады Мәйданга кинәт тынлык урнашты Ул да түгел. Иргәшне шундук Нишанбайның дуслары урап алдылар. кулларын бәйләделәр Араларында казый, түрә, мираб һәм кораллы нәүкәрләр дә бар иде. Иргәш каршы тора алмады: йөрәген үтәдән- үтә кисеп уң күзе сызлый иде.
— Суям! — дип кычкырды Нишанбай, дуслары җирдән торгызгач һәм билендәге пычагына ябышты.
— Бирегез, суям кәферне!..
— Шашмый тор1, бай. иртәгә дарга асып куярбыз.— диде казый һәм нәүкәрләргә: — «Гаеплене» камакка2 алыгыз! — дип боерык бирде дә. Нишанбайны култыклап, мәйданнан чыгып китте. Улак бозылды. Батырга калучы булмады.
'Шашмый тор — ашыкмый тор
2 Камакка — кулга алыгыз.
Чөнки ярыш кабатланмады. Халык таралды. Иргәшне корал астында кышлакка алып кайтып, куллары бәйләнгән килеш, Нишанбайның амбарына кертеп яптылар. Шундый караңгы, күзгә төртсәң дә күрерлек түгел! Иргәш кая гына борылса да я таш стенага, я савыт-сабага, яки бодай белән тутырылган капчыкларга абынды.
Шакаллар!—дип кычкырды ул, тешен кысып.— Бу эшне Нишан- ♦ бай үзе башлады ич. Ачыгыз!
Иргәш ишеккә типте, ләкин берәү дә җавап бирмәде.
Ах, ерткычлар! — диде егет. Капчык өстенә ауды. Тормады. Инде 2 нишләргә? Соколов кайда икән? Усман нигә ишекне ачмый? Их, Маһи- £ рә! Бу хәлне ул да ишетерме икән? Ничек качарга5 Ничек? Таҗи нугай х да якламас инде. Юк, якламас! Карга карганың күзен чукымый. з
— Ачыгыз! — дип кычкырды Иргәш.
Кыска гына гомере эчендә нинди генә авырлыклар күрмәде ул, £ ләкин елаганы булмады. Бу юлы түзмәде: ишек ягыннан җавап бул- х магач, елап җибәрде.
Бу вакытны Нишанбай үзенең кунак өендә, дуслары белән бергә, = кәеф-сафа кылып утыра иде. Барысы да исерек Хәтта гомер буена . хәмерне сакланып кына эчүче нугай да! Гадәттәгечә, табында — пылау һәм буза. Көчле буза! Иргәш күрсә гарьләнер, үпкәләр иде: чәйнекләр- = дә бетә башласа. Нишанбайның ялчысы Усман китереп тора аны. “ Ләкин: «Эчсеннәр этләр, лаек булып тончыкмаслармы?» — ди ул күңе- го леннән генә. з
Нишанбай ярышта булган мыскыллыкны бер минутка да оныта алмын. <
— Казый, иртәгә халык алдында дарга астыр теге кәферне! Шундый о. адәм актыгы мыскыл итсен әле үзенне? Түзә алмыйм: син астырмасан, ® мин үзем үтерәм аны!
— Сабыр ит, тәкъсир, диде казын — Әйтелгән сүз — атылган уч!
Моны ялчы Усман да ишетеп калды һәм сискәнеп китте. «Ах, кабахәтләр! Иргәшне, Иргәшне дарга асарга җыеналар!»
Караңгы төште. Ниһаять, кунакларның кайсы өенә китте, кайсы шунда ук ауды Аркасын сгена буендагы мендәргә терәп утырган килеш, Нишанбай да гырылдарга тотынды Ул йоклаганда һәр вакыт шулай: ишәк, әтәч һәм үгез тавышлары ишетелә нде.
Нәүкәрләр исә, идәндәге келәмгә ятып, хәтсездән бирле йоклыйлар иде инде.
— Нишләргә? — диде Усман эченнән генә һәм өйнең тышкы бусагасына утырып, борчылып уйлана башлады — Иргәшне ничек коткарырга? Ничек? Амбарның ачкычы кемдә5 Хуҗадамы яки нәүкәрләрдәме5 Аны берәүгә дә сиздермичә ничек табарга? Әллә амбарның йозагын ватаргамы? Юк, берәрсенен уянуы бар Зур йозак. Аны ваткандагы тавыш кайларга китми! Амбарның стеналары да таш, ичмаса. Әһә, булды!
Усман тиз генә урыныннан торды, шыпырт кына беренче ишегалдына чыкты, хуҗалык абзарын ачты һәм аннан терлек суя торган зур пычак белән балта алды да амбарга таба юнәлде.
Амбарның бер стенасы урам тыкрыгына чыга иде һәм аннан, тирә-күрше булмаганы өчен, кешеләр төнлә генә түгел, көндез дә йөрмиләр иде.
Усман әнә шул стена буена килде, анда үскән карагачка үрмәләп, ямбарпың түбәсенә менде, тирә-юньгә каранып алды һәм кулындагы пычак белән түбәне казый башлады
Түбә исә сирәк кенә такталар өстенә камыш җәеп, ә камышны балчык белән каплап эшләнгән иде Вакытында йолкып гормасан. үлән үсә иде мондый түбәдә һәм Усман моны, ядчы буларак, бик яхшы белә нде.
Караңгы иде. Бәхеткә каршы, кышлакта ник бер эт өрсен! Минут артыннан минут үгә барды. Ниһаять, балчык җиңелде, камыш киселде һәм ике такта арасында кеше сыярлык тишек ачылды.
— Дустым, чык тизрәк, чык! — диде Усман, тишеккә башын тыгып. Иргәшнең хәлсезләнгән тавышыннан бер генә нәрсә аңлашылды:
— Кулым, кулларым...
Усман амбар эченә сикерде, Иргәшне тапты, аның кулларын чиште, капчыклар өстенә капчыклар өеп, яңадан түбәгә менде һәм кулларын Иргәшкә сузды.
— Авырта,— диде Иргәш һәм әлеге тишекне терсәге белән таянып үтте.— Рәхмәт, дустым,— диде ул.— Инде көтмәгән идем.
Тыкрык буйлап чүл ягына киттеләр алар. Иргәш сыкрана: ат йөгәне сымак каеш бау белән озак бәйләнеп торганга куллары шешкән иде аның.
— Кач! — диде Усман.— Казый белән Нишанбай сине дарга асып куярга җыеналар. Кач тизрәк' Нугай өенә кайтма!
Мондый шатлык мәхбүсләрне ничек кенә дулкынландырмый! Менә хәзер Иргәш тә нәкъ шундый хәлдә иде. һәм ул Усманны кочып:
— Рәхмәт, дустым, сау бул, дустым! — диде дә чүлгә йөгерде.
Усман исә: «Их, башка килмәде, ашарына да бирә алмадым»,— дип уйланып калды Иргәш күздән югалгач, амбар янына килде, түбәдәге тишекне күмеп куймакчы булды, ләкин: «Юк,— диде эченнән генә.— Шик төшүе бар. Иргәш үзе качкан булса, түбәдәге тишекне ник күмеп йөрсен?»
Таң беленде. Кышлакта әтәчләр кычкырырга тотынды. Усман, капка янындагы балчык бүлмәсенә кереп яткач, керфеккә керфек ормады. Борчыла иде. «Ни белән бетәр? Иргәшне эзләрләрме? Шик кемгә төшәр?»
Иртән ул, гадәттәгечә, ишегалларын себереп йөри иде. Бәдрәфханә янында хуҗа күренде.
— Миһманнарга чәй әзерлә, буза китер! — диде һәм кунак бүлмәсенә кереп китте.
Нишанбай килеп кергәндә кунаклар уянганнар иде инде.
— Хәерле иртә, дуслар, хәзер чәй килер.— Әллә кичә күп эчкәнгә, Нишанбайның чырае бозык иде. Юк, аңа гына түгел икән.— Теге кәфер- не кайчан асабыз? — диде ул, казыйга таба борылып.
Нигәдер казый дәшмәде. Чапанын, чалмасын киде, ишегалдына чыгып китте. Тик аннан әйләнеп кергәч кенә:
— Иргәшнең аркасына кырык камчы куша шәригать,— диде.
Шәригатькә каршы килеп буламыни соң? Нишанбай риза булды.
— Хуп,—диде.
Чәйдән соң барысы да ишегалдына чыгып, амбар янына килделәр. Ишекне нәүкәр ачты.
— Чык! — дип кычкырды.
Чыгучы булмады.
— Нигә чыкмыйсың, ишәк?! — Моны хуҗа акырды.
Ләкин җавап булмады. «Ходага шөкер, үлгән!» дип шатланды хуҗа.
Амбарның эченә керделәр. Аның түбәсендә якты тишек булмаса, «Иргәшне җеннәр урлаган» яки «аны хода кодрәте җәһәннәмгә озаткан» дигән хәбәр таралмый калмас иде, әмма Нишанбай тишекне күрүгә, шартлап ярылырга җитешеп:
— Качкан!—дип кычкырды.
Кунаклар белән нәүкәрләр дә аптырап калдылар.
— Бауны ничек өзгән, ничек?!
Усман да шунда иде.
— Бар, аксакалга әйт: халыкны жыйсыч’ Эзләргә кирәк’ — диде ана казый
Усман аксакалга чыгып йөгерде..
Көн буе эзләделәр Нишанбай табучыга йөз сум бүләк тә вәгъдә итеп карады, ләкин булмады. Иргәш әйтерсең дәрьяга чумган иде.
Теге көнне Алау-таг станциясендә булып үткән вакыйга тирә-юньгә | яшен тизлеге белән таралып, кайсыбер түрәләрне шактый куркыткан 2 иде инде. Ләкин моңа үз көчләренә нык ышанган Нишанбай белән 3 Тажи бай әллә ни игътибар бирмәделәр. Иргәшнең усал качкынга әве- = релүе дә борчымады аларны. «Нәрсәдән куркып торырга?! Сугышлар, < бәрелешләр кайдадыр бик еракта Мылтык тавышы да. туп тавышы да ишетелми Кояшлы көндәй ачык- тормыш ничек корылган — шулай < барачак. Большевиклар бетәчәк. Байлыгың белән дөнья тетрәтү, рәхәт « яшәү заманы хәзер.. Кышлаклардагы фәкыйрь имансызлар гына Совет төзи алалармыни?» XLVI
Нишанбай белән Тажи бай менә шулай уйлыйлар иде. Бер көнне я алар Тажи өендә Маһирәне иргә бирү никахын әзерләделәр.
Өйлә вакыты иде. Кунак бүлмәсен аерым-аерым өлешләргә бүлеп, о зур чаршаулар эленгән. Гореф-гадәт һәм шәригать кушканча: беренче 3 чаршау арты кияү белән кыз тарафыннан килгән төрле яшьтәге хатын- , нар белән тулган Табигый хәл Фатыйма белән Маһирә дә алар янын- < да иде. Икенче чаршау артына, үзенең жан дуслары Шаһиәхмәт казый, о. арык башлыгы Сафар һәм Исмәгыйл түрә белән бергәләп, булачак кияү “ Нишанбай кереп утырган. Шулай кирәктер, ахры аның белән янәшә Таҗетдин нугай да урнашкан. Әйтерсең көндезге намазга жыелганнар: ирләрнең барысы да эчләреннән ниндидер дога укыган сымак тын утыралар. Ә хатыннар...
Әнә берсе Маһирәнең кашларына сөрмә тартып маташа һәм үзенең тугыз яшьтән үк иргә чыгуы турында сөйли.
— Мин нәрсә аңлаган? Бер нәрсә дә аңламый идем,—ди —Әти- әниең биргәч, кая барасың?
Аның янындагы икенче хатын, кем хакындадыр, шыпырт кына гайбәт сатып утыра:
— Самарканд базарында маржа белән күргәннәр аны. Атын сатып, акчасын шул маржа га түккән, ли
Маһирә елый. Елый-елый да, күзләрен бер ноктага текәгән килеш, эчтән янып утыра Кичәдән бирле тамагыннан аш үтми, кзйгы-хәсрәтле кайнар сулыштан иреннәре кибеп күгәргән, яшьле зар белән күз карашы сүрелгән, йөрәге әллә нишли, күңеле ярсый аның Гүя кайдадыр, бик еракта Иргәш абыйсы басып тора һәм ул үзенең яраткан жырын җырлый кебек:
Анам мине, анам мнне Нигә тапты икән’ Шундый кенга калырымны Белмәде микән?
Мәхәлләмнән. мэхәлләннән Юллар бар микән? йврәгемэ ук тиепте Дәва бар микән?
«Кайда син, кайда син. Иргәш абый’ —диде кыз эченнән генә һтм аны янә күз алдына китерде — Нигә кайтмыйсың? Нигә? Әйе, дарга
XLVI Тиепте- тиде.
асып куелудан куркасындыр... Син йөргән якта гаделлек бармы, Иргәш абый? Әллә мин дә шунда барыйммы? Ләкин, кем белә, бәлки үтергәннәрдер инде сине? Бәлки чүлләр буйлап ач йөргәндә үзен үлгәнсең?»
— Мулла килде,—диде Зөлфия карчык. Никахка ул Нишанбайның вәкиле булып килгән иде.— Мулла килде. Ходаның үзе тарафыннан җибәрелгән кеше ул.
Хатын-кызлар тып-тын булып калдылар. Ишектән, Гузар кышлагының аксакалы Ханхожаны ияртеп, Ташкари мулла килеп керде. Килеп керде дә аның өчен алдан ук әзерләнеп куелган намазлыкка барып утырды. «Ыһым, ыһым» дип тамак кырды һәм авыз эченнән генә ниндидер дога укыды. Аннары, өйгә урнашкан кабер тынлыгын бозып, хөтбә укый башлады.
— ...Сезки Таҗи бай кызы Маһирә,— диде хөтбәнең гарәпчәсен укып бетергәч,— шушы шаһидлар алдында үзегезне Дәвранбай углы Нишанбайга багышларга вә никах барганда шәригый хокукларыгызны һимая 1 кылу өчен кышлакның аксакалы Фәйзуллахан углы Ханхоҗаны вәкилегез итәргә разыйлык бирдегезме?
Маһирә берни дә аңламады, кинәт аның башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды, төсе качты һәм ул, чаршау артында утырган килеш, һушыннан языл, Фатыйма алдына ауды.
— Су бирегез, су! — дип пышылдады Фатыйма, ләкин өй чатлыгына корылган чаршау артында нинди су булсын?
Хөтбә исә дәвам итте.
— Таҗетдин кызы Маһирә, ризалык бирдегезме?
— Бирдем,— диде Зөлфия карчык, картаеп беткән тавышын кызлар-ныкына охшатырга тырышып.
Бу җавапны биргәндә Зөлфия карчык курыкмады да, оялмады да. Чөнки: Ташкариның кайчандыр Бохара мәдрәсәсен тәмамлап, мулла булып эшли башлаганнан бирле мондый хәлләргә күнегеп беткәнен күптәннән белә иде инде ул.
Мулла, хөтбә кушканча, кызның «вәкиле» аксакалга карады.
— ... Кияү булмыш Дәвранбай углы Нишанбай килен булмыш Таҗи бай кызы Маһирәгә өйләнмәк улуы шар-шәрифкә муафыйк47 48, бишенче хатын алырга хаклы. Ир хатыны иренең рөхсәтеннән башка беркая да бармаска тиеш. Хатын, шәригатьнең таләбен бозып, иренә: «Сез» дип әйтү урынына «син» дип эндәшсә, мотлака хәрам вә талак булачак. Балаларын үстерү, йорт-җирне карау вә аш пешерүдән тыш, иренең тәһарәт суын да хатыны әзерләп куярга тиеш.
Ташкари нигәдер тукталып торды һәм тирә-юньгә каранып алды. Аннары акрын гына тамагын кырып:
— Калым турында тарафлар үзара килешкәннәр,—диде.—Менә шәригать кушкан шушы шартларга разыймы сез, Ханхоҗа вәкил?
— Разыймән,— диде аксакал.
Мулла ирләр утырган якка борылды һәм янә тамагын кырып хөтбәне дәвам итте:
— ...Сезки Дәвранбай углы Нишанбай! Таҗетдин кызы Маһирәне үз теләгегез белән хатынлыкка кабул итәргә разыйлык бирәсезме?
— Бирәм.
Никах укылды.
— Амин! — диделәр.
Ишегалдыннан кәрнәй тавышы ишетелде. Бу— туйның башлану билгесе иде. Гадәттәгечә, аның беренче табыны Таҗи бай өендә әзерләнеп куелган иде.
47 Һимая — яклау
48 Муафыйк — шәригатьчә.
Дин кушканча, хатын-кызлар ирләрдән аерым бүлмәгә урнаштылар. Сүзне Зөлфия карчык башлап җибәрде:
— Яшьләр бозылды. Безнең заманда болай түгелләр иде.— Аның җыерчыклы иреннәре леп-леп итеп тетрәп куйды.
— Дөрес, бик дөрес! — диде Фатыйма, Зөлфияне куәтләп, һәм табындагы махсус хатыннар әзерләгән ашамлыкларны кунаклар алдына таратырга кереште.— Менә безнең Иргәшне генә әйтәм әле,— диде ул сүзен дәвам иттереп — Ни генә җитмәгән иде канә ул алласызга? Ярышта Нишанбайга кул күтәрергә ничек йөрәге җитте икән, ә?
— Шулай андыйлар,—дип кушылды кайсыдыр.— Хуҗа икмәген ашыйлар, ашыйлар да, аннан җилкәңә атланмакчы булалар.
Сүз башкага күчте.
— Мөкәррәмә унберенче бала тапкан, ди.
— Үткән атнада Кадыйрның улын өйләндергәннәр, туйлары булган икән.
— Ата.морад үзенең хатынына Сәмәркандтан ефәк пәрәнҗә алып кайткан, ди.
— Инкыйлаб булса, безнең арага урыслар килә, имеш, дин, руза. әдәп бетә, ди...
Табигый хәл: мондый сүзләргә Маһирә генә катнашмый иде. Аның = үз кайгысы үзенә җиткән! Ләкин ул кем белән уртаклашсын? Бу хатын- = нар арасында кем аңлый аны? Нәрсә эшләргә? Әллә үз-үзен үтерсенме5 * Ничек үләләр икән? Ничек үләргә? Суга батыпмы5 Андый су бармы? д Кайда?
Бу вакытны ирләр урнашкан күрше бүлмәдән җыр тавышы нше- телде: £
а
Сәмәркаиднын сае да. у. о
Саман атлар йөрәдер...
Монда, никахчылардан тыш, күңел ачучылар да чакырылган иле. Әнә дутарчы. Әнә жырчы. Әнә зирәк сүзле шукчылар Югары дәрәҗәле кунакларның күңелләрен табарга ничек кенә тырышмый алар! Менә шукчыларның берсе башлый, икенчесе дәвам итә:
— Карале, дустым! Бер көнне аксый идең. Ни булган иде сиңа?
— Урамда ялан аяк йөргәндә табаныма шырпы кадалган иде.
— Ярый әле, башмак киеп йөрмәгәнсең. Юкса, ул да тишелер иде.
— Ә син, дустым, ауда, мылтыктан аткан чакта, нигә бер күзеңне йомасың?
— И-и, җүлэр, әгәр дә ике күземне дә йомып атсам, берни дә күрмәс идем ич!
— Синең, дустым, этең бик усал, урамыннан үтәргә бнрмн Нигә син аны тыймыйсың азрак?
— Мин аңа: эт белән эг булма, дип гел әйтеп торам. Оныта шул, оныта, мәхлук.
— Ә менә минем борыным синдә булса, син нәрсә эшләр идең?
— Ишәгемә куйдырыр идем.
Нишанбай шаркылдап көлә...
Табынга пылау килде.
— Кане аштан алайлек! — диде Таҗи һәм пылау өстендә яткач итле сөякләрне кунакларга өләшеп чыкты, игле сөякне пылаудан соң рәхәтләнеп кимерәсең
Табында көчле буза да пәйда булды. Чәйнекләргә тутырылган иде. Мулла да, казый да, башкалары да хәрам су —хәмер түгел, чәй эчәләр, янәсе.
— Чәегез әчерәк икән,—диде Ташкарн бер касәне бушаткач һәм тиз генә пылауга ябырылды.
Ашау кызып барган чагында:
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
— Икрам әкә килде. Икрам әкә! — диде аксакал.
Барысы да ашаудан туктадылар. Аягүрә бастылар.
Ишектә шәһәр түрәсе Атаморад углы Икрам күренде.
— Әссәламегаләйкем!
— Сәламәләйкем!
— Утырыгыз, туганнар.
Утырдылар. Шәһәр түрәсе арык башлыгы Сафар янына килеп урнашты һәм Нишанбайга таба борылып:
— Котлыйм, туегыз икән,— диде.
— Рәхмәт, җәнаб! — диде кияү ачык елмаеп һәм түрәне ашарга кыстый башлады.
— Алың, килевеңә мән хөрсәнд!1
— Аламән.
Түрә ачыккан иде, күрәсең, комсызланып ашый башлады. Шул арада ике тапкыр бузаны да чөмереп алды. Аннары Сафарның колагына:
— Сер бар,— дип пышылдады.
Сафар сагая калды һәм, табындагы пылау беткәч тә, шәһәр түрәсен ишегалдына чакырды.
Ана ягыннан икесе дә бер нәсел иде алар. Шуның өчен дә Сафар, Сәмәркандка барган саен, Атаморад улы белән очрашырга тырыша һәм тегесе зур гына түрә булса да, очраша иде.
— Нинди сер? — диде Сафар, Икрам белән бергә ишегалдындагы сәкегә килеп утыргач.
Икрам көттереп кенә җавап бирде. Сафар бая ук сизгән иде: ишәдер күңеле боек, төсе агарган, кыяфәте бозылган аның. Ниһаять:
— Харап булдык, әкә— диде ул тавышын йотып.
— Ни булды, ни? Тизрәк әйт!
Икрам тирә-юненә каранып алды.
— Петроградта хөкүмәт большевиклар кулына күчкән. Хәзер Ташкентта да. Самаркандта да эшче халык безгә каршы сугыша. Дәүләт идарәләрен, банкларны, кибетләрне үз кулларына алмакчы булалар. Коралланганнар. Урамнарда атышлар бара. Безнең гаскәрләр кача. Көч-хәл белән котылдым. Бала-чагаларымны Бохарага озаттым. Нәрсә эшлим? Әллә мин берничә көн синең өеңдә качып ятыйммы? Аннан күз күрер. Ләкин берәүгә дә әйтә күрмә, ярынмы?
— Ярый,— диде Сафар. Арык башлыгы гына булса да. бу хәбәрне ишеткәч, иреннәре калтырый башлады, йөзе каралды —Ах. кәферләр! Ничек соң, энем, бу якларга да килерләр микән? —дип сорады.
— Ихтимал, әмма бу турыда син берәүгә дә әйтмә! Фәкыйрь халык башыгызга тиз җитәр.
— Хуп,— диде Сафар, тешен кысып.— Тик менә байның туе гына үтеп китсен. Әгәр килсәләр, аларга каршы иң беренче булып мин үзем коралланам!
Сафар сүзендә торды: серне саклады. Хәтта Нишанбайга да әйтмәде. Туй дәвам итте...
XIII
Иргәш теге вакытны Нишанбайның бикле амбарыннан котылгач, чүлгә китеп югалган иде ич. Югалды дип, әллә ни еракка да кигмәде ул: таң алдында кышлактан чыгып, уң яктагы яшел камышлыкка йөгерде һәм көннең-көн буе шунда утырды. Куркыныч иде. Аны эзләүчеләрнең авазы сәгатьләр буе яңгырап торды.
— Орр! .
* Хөрсәнд — шат.
— Иргәш!..
— Кышлакка кайт, үтермиләр!
Иргәш! Хуҗаң эзли! — Мылтык атылды.
Түзде Иргәш, чыкмады. Хәвефле минутларда, кыр үрдәгедәй, бөтен гәүдәсе белән камыш астына керде. Җир дымлы, ә түмгәк аралары сазламык иде.
Эзләүчеләрнең авазы тынгач, якыннан гына кыргын дуңгызлар үтеп китте. Берениән-бере куркыныч иде. Бераздан баш очыннан гына пыр-пыр итеп кыр үрдәкләре очты. Иргәш ачыкты. «Их, мылтык булса». Ниһаять, ул ничектер йокыга китте. Төш күрә башлады. Аны дарга асып кую өчен Алау-таг мәйданына алып килгәннәр, имеш. Нишанбай да, Таҗи нугай да авызларын ерып көләләр. Алар кинәт шакалга әверелделәр. Әнә Маһирә! Бик ак, бик озын күлмәк кигән. Кулларын Иргәшкә суза Ләкин көтмәгәндә күздән югалды...
Иргәш шакал авазына уянып китте. Кич булган Салкын. Тешкә теш бәрелә. Артык чыдарлык түгел. Ә чыдап ни файда?
Иргәш урыныннан торды һәм сагаеп кына олы юлга таба омтылды.
Каршы яктагы Янар тауның сыртларын кар каплаган. Салкын җил исә. Күккә урыны белән күгелҗем, урыны белән кара болыт асыл ган иде. я
Юл буйларында әле урылып бетмәгән мамык саплары очрады. ® Иргәш туктады һәм аларның тартмачыкларында калган орлыкларны о тырный башлады. Э
— Майлы,—диде Иргәш, мамык орлыгын чәйни башлагач.
Бераздан тамагы туеп, хәле җиңеләеп киткәндәй булды Ләкин < озакламый чәнчеп-чәнчеп, эче авыртырга тотынды. *
— Ни булды? Әллә агуландыммы? — дип сыкранды Иргәш.— Әллә “ актыккы көнемме икән? Ә Маһирә! Юк, юк, үләсе килми. Нишанбайлар, Таҗи нугайлар, казыйлар, түрәләр үлсен! Их, кисәкләргә, вак кына кисәкләргә турап ташлыйсы иде аларны!..
Иргәш куллары белән эчен тотты һәм, чыраен сытып, Янар тауга таба ашыкты. Соңгы айларда; «Гаскәри хезмәттән баш тартучы егетләр Алау-тагка качканнар, алар байларны, түрәләрне үтерәләр икән», дигән хәбәрләр таралган иде Менә шуның өчен дә Иргәш тауга омтылды. «Шундый батыр егетләр белән бергә булырга кирәк!» — дин ярсыды ул.
Олы юлдан уңда зур зират очрады. «Күптән инде минем әтн-әниләр дә шушы зиратка күмелгәннәр», дип уйланды Иргәш. «Их, кайгыңны тыңлар өчен алар исән булсалар иде!»
Зират буеннан үтеп күлмедер баргач, Иргәшнең эч сызлавы туктады һәм ул адымнарын ешлатып, шактый юл үтте. Җылынды. Хәтта маңгаена тир бәреп чыкты. Көтмәгәндә юл ике якка бүленде.
— Кайсыннан китим? Бу юлларның кайсысы тауга алып бара икән? — дип уйланып торды Иргәш Аннары уңга борылды.
Бераздан каршы якта ниндидер карамчыклар күренде. Кышлак дисәң, кышлак түгел, бакча дисәң, бакчага да охшамый.
— Нәрсә бу? Әллә тау башланамы? — диде Иргәш, туктамыйча алга атлап.
Күпмедер вакыт үткәч, билгеле булды көтү икән бу Аяк тавышын ишеттеләр, күрәсең: этләр өрә башлады. Ул да түгел, атын юрттырып көтүче килеп җитте. Бер-беренә якынлашуга
— Аблакул әкә! —дип кычкырды Иргәш
Көтүче аттан төште һәм гаҗәпкә калып;
— Иргәш? — диде.—Ничек котылдың? Кая барасын? Тукта, ял ит! Күзенә ни булды’
— Камчы эзе ул, Аблакул әкә,—Иргәшкә рәхәт, бик рәхәт булып китте.
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
Алар кочаклашып исәнләштеләр һәм көтүченең йортына таба киттеләр.
Таң сызылды. Йорт исә киездән эшләнгән иде. Күчеп-нитеп йөргәндә сүтәргә дә, жыярга да ансат иде аны.
— Ишеттем,— диде Аблакул һәм чәй әзерли башлады —Ишеттем, улакчылар сөйләде: ир егет икәнсең, үкәм. Ә Нишанбайдан ничек котылдың?
Иргәш җитди төс алды.
— Синең энең Усман коткарды, Аблакул әкә. Амбар түбәсен тишеп. Хәзер инде эзлиләр миле. Дарга асарга җыеналар.— Иргәш як-ягына каранып алды.
— Курыкма! — диде көтүче.—Далада Аблакул әкәң хуҗа! Ә ярдәмче карт кышлагына китте әле.
Озын буйлы, чандыр кеше иде Аблакул. Утыз тирәләрендә. Ә сакалына карасаң, илледән дә ким биреп булмый.
Чәй тиз кайнады.
— Син ишетмәдеңме’— диде Аблакул,—Россиядә хөррият булган икән! Хөкүмәт большевайлар кулына күчкән, диләр.
— Кем әйтә, кем?!.— Иргәшнен күзләре ничектер ялтырап зураеп китте.— Дөресме икән? Каян ишеттең?
— Кичә бер юлчы сөйләде,— диде Аблакул.— Озакламый безнең якларга да яңа хөкүмәт килә, имеш. Безнең кебек ялчыларга җир биреләчәк, имеш. Минем хуҗа Нишанбайның да җире алыныр микән?
— Җире генә түгел, үзе дә тончыгачак!—диде Иргәш, болай да янып торган күзләрендә әллә нинди чаткы уйнатып.
Берничә минут тын утырдылар. Табигый хәл: икесе дә уйга чумганнар иде.
Иргәш, Аблакулдан бер серен дә яшермичә, Маһирә турында сөйли башлады...
Бу вакыт Маһирәнең никах туе Таҗи өендә йомгакланган иде инде. Аның дәвамы башка кышлакта, Нишанбай өендә бетәргә тиеш иде.
Менә карап туймаслык матур атлар җигелгән һәм төрле чуклар белән бизәлгән ике көпчәкле биек арбалар. Алдагысында, үзенең якын дуслары һәм музыкачылар белән бергә, Нишанбай килә. Икенче арбага ап-ак пәрдә корылган Монда Маһирә һәм никах туена ике яктан да вәкил булып катнашучы хатыннар. Алар артында — тагын бер арба. Тагын... Туйга килгән ир кунаклар төялгән аларга.
Алдагы арбада, тирә-якны яңгыратып, кэрнәй-сөрнәйләр уйный һәм нечкә тавышлы бер җырчы, авызына тәлинкә куеп (тавышын көчәйтү өчен), көчләнеп җырлый.
Маһирә елый. Янындагы хатын-кызлар жыр белән тынычландырырга телиләр аны:
Елама, кыз. елама, кыз, Туй синеке, өй синеке. Яр синеке, Яр-ярэ!..
Мондый җыр яраланган яшь йөрәкне җылындыра аламыни соң? Маһирә, «яр синеке» дигән сүзләрне ишеткәч, шыңшып-шыңшып елый башлады.
— Тынычлан, кызым, тынычлан инде,—диде Фатыйма, кызның күз-ләрен сөртеп.— Менә күрерсең әле: болай еларлык бер нәрсә дә юк!
Кыз елаудан туктады, ләкин аның борчылудан, күрәсең, йөзе күгәреп китте, зиһене чуалырга тотынды. Нәрсә эшләргә аңа, нәрсә эшләргә? Болай да ятим йөрәкле яшь кенә кыз карт дию кочагына барып керергә тиешмени соң? Күңел серләрен яшерми генә ачыктан-ачык киңәш итәрлек дус кызы да булмады, ичмаса... Көне-төне өй хезмәтендә
йереп, андый дуслар кайдан килсен, ди? Үз әнисе. их. үз әнисе исән булса иде хәзер!
— Әни! — диде кыз. бөтен дөньяны астын өскә каплыйсы килеп.— Теләсәң нишлә: мин арбадан сикереп төшәм, качам'
Фатыйма кинәт Маһирәне кочаклап алды
— Юк, кызым, юк. барыбызны да хур итәсең ич! — диде һәм нн ♦ сәбәптәндер елап җибәрде.
Кыз үзе дә шундук аңлады: ничек качасың? Артта да. алда да Нишанбай кешеләре! Әнә Зөлфия карчык Маһирәдән бер минутка да күзләрен алмый. Әйе. бу хәлләрдән котылу өчен бер төрле дә чара юк.
Маһирәнең тормышка булган өмете тәмам өзелде. Күңеле сүнде. Бармы дөнья, юкмы, хәзер инде барыбер иде аңа
Караңгы төште. Ниһаять, туйчылар Нишанбай өенә кайтып житте- ләр. Зур кышлакка урнашкан тынлыкны бозып, кәрнәй тавышы көчәй- гәннән-көчәя барды
Ишегалды уртасында дөрләп ут яна иде. Пәрәнҗәләр бөркәнгән хатын-кызлар, Маһирәне җитәкләп, энә шул ут тирәли әйләнеп йөри башладылар. Бу ут тирәсен Нишанбай ла әйләнеп чыкты Кияү белән кыз арасындагы мәхәббәт кызу булсын, янәсе. Әгәр инде әлеге ут көтмәгәндә сүнсә, егет белән кыз тормышы ыгы-зыгы, талаш-тавыш эчен- = дә үтә, имеш.
Ут сүнмәде. Телләрен сузып янды Аннары кунакларның кайберләре о өйләренә таралдылар, кайберләре миһманханәгә1 кереп, йокыга 2 яттылар.
Кияүне кыз белән кавыштыру урыны иртән үк инде икенче ншегал- < дындагы аерым өйгә әзерләнеп куелган иде Өйдә ике ишек. Берсе — - эчке якка, икенчесе — бакчага чыга Гадәттә, җәй көннәре бакчада ® үткәрелә торган мәҗлесләрдән соң. Нишанбай йоклый нде монда. Ә хәзер өй уртасына, никах укыткандагыдай, зур чаршау корылган, зур чаршау артына, ягъни бакча ягына, кияү белән кыз өчен йомшак урын җәелгән.
Менә Зөлфия карчык, әйтерсең туйның иң зур башлыгы, исерек Нишанбайны ияртеп, чаршау артына керде һәм аны, әлеге йомшак урынга утыртып, яңадан ишегалдына чыгыл китте
Бераздан чаршауның бирге ягы дистәдән артык хатыннар белән тулды Байның карт хатыннары Тажихан белән Сабирахап да монда тыз-быз килеп йөриләр иде. Наргөл күренмәде.
— Җеннәр көч бирсен, һай һайо! — дип кычкырды Зөлфия карчык, жинен сызганып.
Хатыннар, үзара шау-шу килеп, ике төркемгә бүленеп алдылар (берәүләр кияү, берәүләр кыз яклы) һәм. бер-беренең кулларын тотып, тартыша башладылар Кайсы җиңәр? Ир ягымы, кыз ягымы, янәсе.
Ир ягы җиңде, әлбәттә Бик ансат алдан ук хәл ителгән кебек
— Булды, кыз белән егетне кушыйк! — диде Зөлфия.
Чаршауның буягында — Зөлфия карчык. Фатыйма апа һәм янә өч кенә хатын-кыз калды. Аларның берсе Маһирә иде. Калганнары ир Һәм кыз вәкилләре Кияү белән кыз йокла! анда. чаршау аркылы булса да. һәркайсы шаһит: гыйффәтлеме кыз? Югыйсә, туй бозыла Кыз харап була!
Чаршауның теге ягы караңгы, бу ягында керосин лампасы гына яна иде. Табигый хәл: яктылык сыек, бик сыек нде
— Кияүгә чыгарга рөхсәт! — дип кычкырды Зөлфия
Гадәт буенча Нишанбай хәзер чаршау артыннан чыгып. Маһирәне күтәреп, үз янына алып керергә тиеш иде Ләкин.»
М и һ м а н х а н ә — кунак бүлмәсе.
Д «к у.» м 7.
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
129
Ләкин бер вакыйга бар әле: Нишанбай бая, Зөлфия чыгып киткәч, чаршау артында ялгызы гына калган иде. Шактый исерек килеш. Маһирәне күз алдына китереп һәм аның белән кавышу минутын көтеп утыра иде ул. Әмма, Нишанбайның үзе әйтмешли, авызга алган чәйне йотарлык вакыт та үтмәгәндер: өй чатлыгына өелеп куелган юргам* мендәрләр артыннан көтмәгәндә ике кеше атылып чыкты. Берсе, яшен тизлеге белән, Нишанбайны буа башлады, икенчесе аның авызына чүпрәк тутырды, чапанын, чалмасын алып киде һәм аяк-кулларын кысып бәйләде. Нишанбай исә кинәт таралып киткән зиһенен җыеп:
— һөҗүм, һөҗүм! — дип кычкырмакчы иде, ләкин булмады: авыздагы чүлрәк ирек бирмәде, һөҗүм ясаучыларның берсе, күмер белән сызып, сакал-мыек ясаган, икенчесе, күзләрен генә ачык калдырып, битен яулык белән бәйләгән. Икесе дә дәшмиләр. Шыпырт кына нидер көтәләр иде. Зөлфия карчык чаршау аргыннан:
Кияүгә чыгарга рөхсәт! — дип кычкыру белән сакаллысы, әлеге Нишанбайны чишендергәне, дәррәү шунда ташланды һәм, Маһирәне күтәреп, икенче ишек аша бакчага чыгып чапты. Аның артыннан икенчесе дә күздән югалды. Шулай да сакаллысы чаршауны ачкан арада, Нишанбай танып калды: Маһирәне алып киткәне — Иргәш, битен яулык белән бәйләгәне Усман иде.
— Тотам, үтерәм!—диде Нишанбай эченнән генә һәм бар хәле белән кычкырырга азапланып карады. Ләкин аның бугазында көчәнгән тавышы үзенә дә ишетелмәде
— Маһирә, курыкма! Мин бу,— диде Иргәш, кызны күтәреп өйдән чыккач та.
Маһирәнең мондый шатлыктан тыны каба, иреннәре калтырый, күз-ләреннән яшь тама иде.
— Иргәш абыем! — диде ул, егет кулыннан төшеп.— Бик көгкән идем. Ут тирәли әйләнгәндә бер хатын сиздергән иде миңа. «Мин — Наргөл»,— диде ул.
Алар өчәүләп бакчаның аргы башына, койма артына йөгерделәр.
Иргәш көтмәгәндә акрын гына сызгырып куйды. Сүз дә юк, әзерлек нык булган икән: бай көтүеннән алынган өч айгырны җитәкләп Аблакул килеп тә чыкты. Шунда ук Наргөл күренде.
— Тизрәк! — диде Аблакул. атларның беренә сикереп менеп.
Киттеләр. Иргәш белән Маһирә бер атка. Усман белән Наргөл икенче атка атландылар. Караңгы иде. Тирә-юньдә тын иде. Тик шул тынлыкны бозып, ат тояклары тавышы гына ишетелеп калды
Ә бу вакыт Зөлфия карчык баягы чаршау артында һаман әле ниндидер дога укып утыра иде. Доганы укып бетергәч:
— йа. илаһи амин! — диде ул шыпырт кына.— Хода һәр икесенә тигез бәхет, озын гомер, якты көннәр насыйп әйләсен! Туйлары елау- сыктаусыз, абруйлы үгсен, кыз намуслы булсын, әти-әнисенең йөзенә тап төшермәсен, алынган калым кире кайтмасын, аларның*вәкилләренэ дә нәфрәт белдерелмәсен!
Чаршау артында утыручы карчыкларның кайберләре, аркаларын мендәргә терәп, йокыга китә башлаганнар иде инде, әмма кайсыдыр кинәт күзләрен ачып:
— Чаршау артыннан хәбәр алырга кирәк.— диде.— Нигәдер кияү чыкмый. Ул. кыз белән йоклаганнан соң чыгып, безнең яннан үтәргә тиеш иде ләбаса. Тавышы да юк. Әллә йоклап киттеме?
— Дөрес,— диде Зөлфия карчык һәм акрын гына урыныннан торып, чаршау чиген күтәрде.
— Дад, вай дад! Әй, халаек, бармы сән? 1
Зөлфиянең чарылдавына һәммәсе дә сискәнеп китте.
Хадаек, бармы сәи ■ —.халык, бармы син?
— Ни булды, ни?!
— Монда керегез! — дип кычкырды Зөлфия һәм ашык-пошык чаршау артына керде, Нишанбайның авызына тыгылган керле чүпрәкне алды.
Гомерендә беренче тапкыр шундый мыскыллыкка төшүнең нәтиҗәсе, күрәсең: Нишанбайның болай да алга чыгып торган ямьсез күзләре ♦ шартлап сытылырга җитешкән иде. о
— Тизрәк чишегез! — дип гырылдады ул, авызыннан чүпрәкне алгач ? һәм яткан урынында селкенеп куйды
Карчыклар, куркудан һәм ашыгудан калтырана-калтырана, аны z. чишәргә тотындылар. Зөлфия карчык «кияүнең* аякларын чишәргә * керешкән иде. 3
— Нәрсә карадың, пәри?! — дип кычкырды ана Нишанбай, аяклары ~ чишелгәч, һәм, тиз генә урыныннан торып, көтмәгәндә карчыкның £ эченә типте.
— Уһ!— Карчык гөп итеп идәнгә ауды. Хатыннар аны дәррәү урап <
алдылар һәм өшкерә башладылар. к
Шул арада бер-бер артлы ирләр йөгереп керде. Ф
— Ни булды, йоклаган идек, ни булып алды?
Нишанбайның борын канатлары ярылырга җитешеп кабарган иде. ж
— Кызны Иргәш белән Уоман урлады! —диде ул, авызыннан ут’ чәчеп —Тизрәк тотыгыз! Казый белән аксакал кайда?
— Кичтән үк өйләренә киттеләр,— диде берсе. S
— Ә Таҗи нугай мондамы?!
Таҗи, бу хәбәрне ишетеп, ниндидер мәхлукка охшап калган нде. < Шулай да: _ о.
— Монда,— диде ул, алга чыгып — Әйдәгез, эзлик!
Тиз арада ялчы Усманнын да, Наргөлнен дә өйдән качып киткәннәре беленде.
Ишегалдына чыгып, ат абзары янына йөгереп килгәч
— һәр имансызның башына алтын белән унар сум! — дип кычкыр- 1ы Нишанбай һәм тиз генә абзарны ачып, атын чыгарды, кунакханәдә теней торган ике көпшәле мылтыгын китерергә кушты.
Шул вакытны Нишанбайның олы хатыны Таҗихан килеп
— Зөлфия апа үлде, нәрсә эшлибез? — диде.
— Кешеләргә әйтегез- күмсеннәр! — дип кычкырды Нишанбай һәм тндан абзарга кереп, нидер эзли башлады.
Озакламый кышлакта төнге тынлык бозылды Нишанбай белән иссакал җибәргән кешеләр капкаларны шакыйлар иде.
— Хәзер үк кыз караклары Усман белән Иргәшне эзләргә чык! Алтын белән ун сум!
— Чирлим шул, хәлем юк.
Икенче капка гәбендә боерык кискенрәк яңгырады
— ...хәзер үк, аксакал кушты!
— Атым юк, ишәгем кырда, хатыным авырый
Шулай да ыгы-зыгы килеп йөри торгач, бер төркем кеше табылды 1нһаять, гөрле юлларга чыгып, егетләрне эзләү башланды
XIV
Таң атып килә иде. Салкын. Юлларны ап-ак кырау каплаган Карны җил. Атны да, кешене дә артка өстерәргә тырыша. Ләкин Нишанбай юна игътибар бирми Иске зират һәм чүлләр буйлап ыргылуы ыргылу. :Так.. ток... так... ток!»
Оты юлга чыгу белән Нишанбай атын туктатты. Аның артыннан .нлүче Тажн нугай, Сафар мираб һәм Исмәгыйл түрә дә туктадылар.
— Менә эзләре! — дип кычкырды Нишанбай, камчысы белән юлга күрсәтеп.
Чыннан да юлдан үткән ат эзләре кырау өстендә ярылып ята иде.
— Димәк. Сәмәркандка качканнар,—диде Таҗи. Иргәшнең кайчандыр анда булганлыгын искә төшереп.
Янә чаптылар. Дагалы атларның тояк тавышлары бөтен кырга яңгырый иде. «Так... ток... Так... ток!»
Нишанбай инде качкыннарны куып җитәчәгенә нык ышана һәм аларны ничек җәзалау турында уйлана иде. «һәммәсен дә атаргамы, тураргамы? — Билендәге кылычын һәм наганын капшап куйды ул.— Ә Маһирә белән нәрсә эшләргә? Сүз дә юк. калганнары үләчәк инде! Атларны кайдан алдылар икән алар? Кораллары да булуы мөмкин.. Ярый әле, нугай да. Сафар белән Исмәгыйл дә ау мылтыклары, үткер хәнҗәрләр белән коралландылар. Әйе, бу имансызларны җәһәннәмгә җибәргәч, инкыйлаб дигәннәрен дә тончыктырмыйча булмый. Шул боза, шул гына боза бит халыкны!»
Нишанбай, күңелендә кайнап торган зәһәрне кая куярга белмичә, күбеккә баткан атын камчыларга тотынды.
— Оч, оч, ләгънәт!
Ат болай да оча сымак иде инде. Нишанбайның исә ачудан күзләре калайланган иде.
Таң атты.
— Күрәсезме?! — дип кычкырды Исмәгыйл, каршы яктагы Янар тауның итәгенә күтәрелә башлагач.— Әнә кыя ташлардан ундарак ике ат тора! Әнә, әнә!
Тау сыртында басып торган атларны барысы да күрделәр һәм тиз генә уңга борылып, шул якка чабарга тотындылар. Ләкин ара шактый ерак иде әле. Өстәвенә, атлар да өшәнгән иде инде.
Куучылар ялгышмадылар. Иргәш белән Маһирә, Усман белән Нар- гөл туктаган иде монда. Аблакул исә, боларны юлга озаткач, үзенен көтүе янына киткән иде.
Тау сырты салкын, ләкин тын иде. Кайсыбер урыннарда яшел чирәм сакланган. Якында гына тезмә таулар арасыннан олы юл үтә. Әйтерсең озын һәм куркыныч елан бөтерелә-бөтерелә, югарыдан югарыга күтәрелә ул. Аннары, бик тауның түбәсе аша. Сәмәркандкача бара. Иргәшнең инде ике тапкыр җәяүләп үткәне бар бу юлны. Шуның өчен дә:
— Күтәрелергә вакыт, тынычрак урын сайларга кирәк,— диде ул, утырган ташыннан торып.
Кичәге кызулык белән сизелми калган икән: Наргөл көтмәгәндә елап җибәрде.
— Әтием, әнием кышлакта калды, аларны күрмичә ничек түзәрмен инде?
— Наргөл! — диде Усман кайгылы тавыш белән.— Сүз куештык ич, әтиләреңне дә күрербез әле.
Шунысы гажәп: Наргөлнеи инде пәрәнҗәсе юк иде. Курка-курка гына ашыгып, бик ашыгып чыгып киткән арада оныткан иде ул аны.
— Менә инкыйлаб кына килсен,— дип дәвам итте Усман.— Кышлак-тагы байларны бетереп, әтиең үзе хуҗа булыр!
Наргөл тынычлана төшкәндәй булды һәм үзенең мондый куркыныч юлга чыгып китүләрен күз алдына китереп алды.
Әйе. туйчылар Таҗи нугай өеннән кайтып җитмәгәннәр иде әле. Эңгер-меңгер вакытлар иде Наргөлне җәйге кухняда ялгызын гына күреп: «Жаным! — диде Усман.— Сиңа көн бетә: качыйк! Мин инде ярдәм итүче кешеләр белән сөйләшеп куйдым. Туйчылар кайткач безче бакчаның аргы башындагы койма янында көт, ярыймы? Байның яңа хатыны Маһирәгә килгәч тә белдер: курыкмасын, без аны коткарабыз!»
— Иргәш абый! Мондый тауда ачтай үләрбез,— диде Маһирә, Наә- гөлнең уйларын өзеп
Бу турыда инде Иргэш үзе дә борчыла иде, ләкин сер бирмәскә тырышты.
— Курыкма, сеңелем! — Җанлырак урынны сайлыйбыз да. җирне казып өй салабыз. Кешеләр яши бит әле: бу тауларда кышлаклар да ♦ очрый Су бар. Үлән
үсә. Әнә моннан югарырак Кияү-Су кышлагында бодай да үсә. Бакчалар да бар анда. «Сәмәркандта Шура 1 төзелә», диләр. Әгәр ул дөрес булса, кышлакка кайтып читәрбез. Атыбыз бар. җир бирерләр Аңлашыламы, акыллы сеңелем?
— Аң...— Маһирә сүзен әйтергә өлгермәде.
— Беттек, үлдек! — дип кычкырды Наргөл. тау итәгенә таба кулы белән күрсәтеп — Дад, үлдек!
һәммәсе дә шул якка текәлделәр.
— Киләләр!— диде Иргәш, кулларын йодрыклап. Маһирәне тиз генә атка менгерде, үзе менде.
Усман да шулай эшләде, ләкин арттан куып килүчеләр шактый якын иде инде. Тирә-юньдә кыя ташлар, тирән-тнрән чокырлар күп булганга башка чара юк иде: егетләр олы юлга чыктылар һәм аның буйлап югары якка ташландылар. =
Тезмә таулар аша үткәрелгән юл эле унга, әле сулга борыла, әле ’ югарыга күтәрелә дә кинәт түбәнгә төшә иде Кыскасы, аз гына да п саксызлык күрсәтү егетләрне дә, кызларны да һәм атларны да һәлак 2 ■итүе мөмкин иде
Иргәш ун адым чамасы алдан. Усман аның артыннан ыргыла иде. <
— Якынлашалар, якынлашалар! — диде Наргөл, артына әйләнеп 5
карал. д
Ул да түгел, арткы якта мылтык шартлады, төтен күренеп калды.
Юлның иң куркыныч урыны иде Уңда — биек таш койма сымак текә яр, сулда — упкын кебек тирән чокыр, ә юл — тар
Усман тешләрен кысты «Нишләргә? Әллә Наргөлне алып, чокырга сикерергәме? Юк. ярамый. Наргөл кызганыч! Сөякләрен дә табып булмас. . Нишләргә? Кинәт туктап сугышыргамы? Билдәге пычактан башка берәр төрле корал да юк. ичмаса!»
Усман тиз генә артка әйләнеп каралы «Ах. шакал!» —диде һәм кулындагы камчысы белән атына сукты. Иң алдан Нишанбай кнлә иде. Якын. Янәшә үк диярлек. Бер — тау читеннән атылып чыга, бер — күздән Югалып тора, юлның бормалы урыны иде. Шул вакыт кинәт якында гына наган шартлады, э Наргөл аттан егылды. Ул да түгел. Усман атланган атка Нишанбай аты килеп бәрелде
— Аһа. эләктеңме?! — дип кычкырды Нишанбай һәм кулындагы наганының көпшәсен Усманнын күзенә юн ггергә омтылды, ләкин Усман аның күкрәгенә, яшен тизлеге белән, пычак кадады Нишанбай ауды. Дуслары артта рак иде әле.
Тиз. бик тиз арада булып алды бу. Иргәш исә, атын туктатып, яңадан борылырга да өлгерми калды.
Шул ук секундта юлның түбәнгә таба сыгылган җиреннән көтмәгәндә атлы һәм кораллы кешеләр килеп чыктылар. Күп иле алар Ниндидер хәрбиләргә о.хщыЙлар.
— Руки вверх!..
Иргәш аптырап калды Маһирә җан әчеттергеч тавыш чыгарып елап җибәрде. Ул да түгел, кораллыларнын берсе
— Иргәш!—ДШ! кычкырды
Иргәш нн күзе белән күрсен кычкыручы Соколов иле’ Өстендә карз күн пннжәк. хәрби чалбар, башында күн фуражк i. билендә кылыч кулында хәрби мылтык Сакал-мыегын кырган.
1 Ш у р u — Совет.
ЯНАР ТАУНЫ КИЧКӘНДӘ
— Бу нинди бандит наганнан ага дип ашыксак, син икән әле! Ә тегеләр кем? Нәрсә булды, нәрсә?
— Мин! —дип кычкырды Иргәш шатлыгыннан күкрәгенә сугып.- Безне куып киләләр, коткар, тизрәк коткар, Иван! Әнә алар, әнә!!
Куучылардан Таҗи нугай. Сафар мираб. Исмәгыйл түрә бер-бер артлы килеп чыктылар, һәммәсенең кулларында ау мылтыгы. Атлары тиргә баткан иде.
Аларга тиз генә каршы чыгып:
— Аттан төш, кулыңны күтәр! — дип кычкырды Соколов.
Шундый гаскәргә каршы торып кара әле! Төштеләр. Кулларын күтәрделәр.
Иван аларны. өч егеткә боерып, сак астына алды. Сакчылардан татар егете Шакир да монда иде. Иргәш аңа күз кысып куйды, атыннан төште һәм вакыйганы ашыгып-ашыгып Соколовка сөйли башлады..,
— Кара син. ә?
— Тауга үрмәләп менеп, башларына таш коярга иде аларның!
— Нишанбайны, үлмәгән булса, атарга кирәк!
— Боларын да атсак, шәп булыр иде. Атыйк!
— Командир ни дияр бит? — диештеләр тыңлаучылар.
Иргәш мондый хәлләрдә Соколов белән исәнләшә дә алмаган иде. Аны тыңлап бетергәч, атыннан төшеп, Соколов үзе кочаклашып күреште.
— Молодцы!
Иргәш белән Соколов Усман янына ашыктылар, Алар килгәндә Усман Наргөл янында утыра, Наргөл үлгән, авызы ачылган, күкрәге кан белән тулган иде. Боларны күргәч, Усман сикереп торды һәм кинәт балалар кебек елап җибәрде.
— Мине... Тәне белән мине уктан саклады!
— Тынычлан, егет.— диде Соколов һәм Нишанбай янына килде.
Үлгән иде инде. Күкрәгендә Усман пычагы кадалып тора иде.
Соколов командир икән. Үлекләрне күмәргә боерык бирде. Нишан-байны упкынга ташламакчылар иде. ләкин Соколов рөхсәт бирмәде.
Наргөлне юлдан бер читкә тигез урынга чыгарып, ялгыз таш янына җирләделәр. «Мондый чакта кеше йөрәге ташка әйләнә» дип дөрес әйткәннәр, күрәсең: Наргөлне күмгән чакта Усманның күзеннән яшь чыкмады, ләкин нәфрәт баскан йөзенә карарга кыен иде. Маһирә исә өз*елеп-өзелеп елады Бу вакытта ул Иргәш янында, бер читтәрәк басып тора иде.
— Шакир! — дип кычкырды Соколов, Наргөлне күмгәч.—Син кара-выл башлыгы: мәхбүсләрне Сәмәркандка алып бар! Үзегез — атларда, алар җәяү барсыннар. Качырма! Гаепләрен Ревком тикшерер. Совет исеме белән.
— Есть, иптәш командир! — диде Шакир.
Нугайны, түрәне һәм мирабны урап, каравыл юлга чыкты.
— Вог так, братцы.— диде Соколов, Маһирә белән Иргәш каршына килеп. Усман да шунда 'килеп туктады.— Вот так, братцы: барыгызны да азатлык белән котлыйм! Сәмәркандта Ревком төзелде. Акларны кудык, ләкин җиңелергә теләми этләр! Менә без андыйлардан Сәмәр- кандны сакларга чыктык. Телисез икән, әйдәгез безнең белән!
— Барам! —диде Усман.
Иргәш Маһирәгә карады.
— Миңа яраулы эш табылса, мин дә барам,—диде Маһирә.
Командир елмаеп куйды.
— Табылыр. Без сезне Самарканд штабына урнаштырырбыз.
Соколов отряд алдына чыкты.
— По коням!..
Каршы яктагы тау битләрендә кайтаваз ишетелде.
Отряд юлга кузгалды.