Логотип Казан Утлары
Роман

КҮК КҮКРӘР


13
ләр, айгыр кебек ыргылып торалар, бар, тотып кара син аларны, кул башыңа берне төртсәләр, мәтәлеп тә китәсең, безгә, жил ояларына, күп кирәкмени! Үзең юк акылың белән уйлап куясың- укымышлылар бит, кая барасын белмиләрмени, нигә мин аларның юлый кисәргә тиеш? Бер заман болар безнең сафларны ерып та киттеләр, без әмән, көлтә кебек, авып калдык. Полицайлар йөгерә, сыбызгыларын сызгырта, чистый азгын малайлар. Нү, сызгырт, сүген, аларның кореклары да күренми инде, теге ак таш йортка — ип зур мәдрәсәгә барып та җиткәннәр, кереп тә киткәннәр, ди. Анысын инде без күрмәдек, безнең армеие көне буе урамда тоттылар, туңып беттек. Вэт оин аны әт, моны әт, кияү, безнең үз арабызда да Атюру мукшылары була икән. Үзең уйлап кара, кияү, безгә, дборникларга, студиннар зыян китерәме? һич юк, ачуларын китермәсәң, бик смирный халык алар, баш иеп исәнләшеп үтәләр. Начальства кушкач, бармый хәлең юк, ак фартыгыңны да киясен, гайрәт өчен кычкырасың да, ә сугышу нигә? Бала-чага түгел бит. Ну, бар шундый адәмнәр, кушканнан артык тырышалар, медаль алырга уйлыйлармы? Безнең арада бер аксак дборник бар иде. Кычкырынулары аләмәт, колакны сасытып бетерде. Мин ул малакасусларны алай итәм. тегеләй итәм, имеш. Буталыш вакытында үзенә шундый кызыл пәеч биргәннәр, өстенә каравы көлке. Үзебезнекеләрнең эшедер, дип уйлыйм. Соңыннан барысы авыз ерып көлә. Аләветдин, кучат чалсаң, белеп чал, ату ак фартыгыңны кып-кызыл иткәнсең, корка ’ күрсә,
Дәвамы Башы 4, 5, 6 саннарда.
1 Корка — күркә.
тай, мин мондый тамашаны сакалым агарганчы яшәп тә күргәнем юк иде, Закирҗан кияү. Аләмәт инде, валлаһи! Безне, дборникларны, Грузинский урамны сакларга алып киттеләр. Анда студии килә, студии килә, кара болыт. Хәләйнеке, ике йөз кеше бардыр. Безгә үзәккә таба беркемне җибәрмәскә боердылар, значитсы, болар бунтовщиклар дип әйттеләр. Әдәм баласының маңгаена язылмаган бит, кайсы бунтовщик, кайсы болай. Үзләре яшь
беләсеңме — нишләр үзеңне, диләр. Аләветдин пуше яный, пуще сүгенә. Мин үзем болай уйлыйм, кияү: Аләветдин — карт алаша, ана сабак булмас, башкаларга пожалый житә калыр, читтән күренә төшә бит. Безнең авылда да әтәчләнүчеләрне шулай акылга утырталар иде, аннары күзен ачтырмый көләләр иде. Менә шундый хәлләр булды, Закиржан кияү, Казан уртасында, көнә-көндез, прямы тамаша, 4 брат! ж
Чәй янында Әбелмәних студентлар вакыйгасын княве Закиржанга 2 менә шулай сөйләде. Кара халык студентлар эшен анламаса да, ана 5 теләктәшлек итә, чөнки ул үзе кысылган, изелгән,— изүчеләрне бөтен х йөрәге белән күралмый. Әтәчләнүче дворникны акылга утыртулары а да бик гыйбрәтле. S
Закиржан кайнатасын игътибар белән тыңлады; алар ягында һәр ф вакыт арттырып сөйли торган ниндидер Хәләй исемле бер кеше булган. Хәләйгә ымласалар, димәк, арттырулары рас, «пәеч» дигәне кызган ® сөт өсте, аның инде тәмле каймагы калмаган, янган, көйгән, беткән, д «Атюру мукшылары» тәгъбире дә Закиржанга таныш. Әбелмәнихлар » ягында Атюрово дигән бер мукшы авылы бар икән, халкы бик даулы икән... и
Шулай да бүген Закирҗанның төп йомышы сүз тыңлау түгел иде о Ул Мәрхәбәне күрергә дип килде. Мәрхабә әле эштән кайтмаган Шул = буш минуттан файдаланып, Закиржан чәй эчә, хәбәр тыңлый. Закир- < жан үзе университет кешесе, андагы хәлләргә турыдан-туры катнашма- s са да, белеп тора. Хәзер университет ябык, аның археология бүлегендә * дә, көнчыгыш телләр бүлегендә дә рәсми рәвештә шул хәл, әмма аерым а. фән эшлеклеләре китапханәм һаман йөри, археология бүлегенә килә; =* лимәк. Закиржан урынында булырга тиеш, сорасалар — төрле консуль* < тацияләр бирә Коллегалары аның намуслы һәм эчкерсез эшен һәр и вакыт югары бәяли, сүзләренә колак сала, чөнки үз өлкәсендә Закнр- жаи — югары белгеч
Петербургтагы иске танышлары да аны онытып бетермиләр. Дөрес, яшьлеге үтеп баргангамы, гаилә баскангамы, фән эшенә чумгангамы. Закиржан хәзер революцион эшкә артык катнашмый, туры килгәндә аерым йомышларны гына үти, күбрәк бәйләнеш тотуда булыша Ул бик намуслы кеше, күп сөйләми, бик төгәл һәм пөхтә кеше Иптәшләре аның бу сыйфатларын белгәнгә, аңа ышана. Бик мөһим һәм жаваплы очракларда ана мөрәжәгать итәләр. Ул баш тартмый, анын өчен вак эш юк, һәммәсенә житди карый Полиция каршында ул бер төрле дә шик уятмый
Мәрхабә озаклады, инде Әбелмәнихның студентлар турындагы хикәясе дә бетте. Карт белән карчыкның оныклары савыгуга шатла’ яуларын Закиржан күңел биреп тыңлады Вәлидән озак хат булмауга әти-әниләре белән бергә көенде, хәзер кыш көне, юллар начар, почта озак йөри, дип юатты
— Үзебез дә шулай юраган булабыз,— диде Айтүтә. киявенең чәен кайнарлатып.— Менә карт ишетеп кайткан әле. дөньялар тыныч түгел икән Стулиннар чуалышы гына аз. эшчеләр дә. авыл халкы да бутала, ди Этеп булмый, тормыш кыен шул. Әлдә ярын, безнең халыкның түземлеге чиксез. Карт менә әтә, халык тиле түгел, ухты-барахты шаярмый. Ул яшь кучатлар гына адым саен пакышларын канга батыра.
— Борчылмагыз, әни, бер заман көннәр аязыр әле.
— Өмет белән яшибез инде, кияү.
Ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелде
— И атасы, ишек ачык калган идеме? Казнага мачы кермәсен
Әбелмәних чыгып карады Җил казна форточкасын ачкан икән.
— Сездә кайчак кызык кына сүзләр ишетәсең,— дип көлемсерәде Закирҗан.— Хәерниса да «казна-казна» дип сөйли. Татарча аш өеме?
— Әллә тагы,— диде Айтүтә.— Авылда бит аерым аш өе булмый, барысы бер ызбада. Мич каршында шаваларны,— бездә агач табакларны шулай диләр,— кеше-кара күзеннән каплар өчен аны такта белән бүлеп куялар. Шул почмакка казна диләр. Ни өчен казна — белмим. Ата-баба шулай әткәч, без дә этәбез.
Ишек ачылган тавыш ишетелде, Әхмәт елап килеп керде.
— Ни булды, майкушым. Туңдыңмы?
Айтүтә оныгын чишендереп кенә өлгергән иде, Мәрхабә кайтып керде.
— Кунак та бар икән. Исәнме, җизни? Ә син ник еладың, улым?
— Питрас — диде Әхмәт йөрәкләнеп.
— Бәй, питрасны миннән сора аны,— диде Айтүтә.— Әдә, бирәм.
Мәрхабә өс киемен салып, кулларын югач, өстәл янына килеп утырды.
— Хәерниса кичә зарланды,— диде Закирҗан көлеп,— Мәрхабәне күреп булмый, ди. Мин барсам, мотлака күрәм, дидем.
— Эш бит, җизни,— диде Мәрхабә, уңайсызлана төшеп.— Эш беткәч тә тиз генә чыгып китә алмыйсың әле.
— Студентлар тынычландымы инде? — дип сорады Закирҗан бал-дызыннан.
— Безгә тәрәзәдән күп күренми бит, җизни. Студентлар клиникага йөри йөрүен дә, алар сестралар белән күп сөйләшми. Менә әтинең танышы Галәветдин көн саен килә,—дип көлемсерәде Мәрхабә,— борынын тәмам кәкрәйткәннәр. Вадим Прохорович әйтә: «Тагын сугышсаң, борыныңны бөтенләй кисеп ташлыйм ди, миңа атлаган саен эш булмасын», ди. Галәветдин абый чак еламый, «Мин сугышмадым, бу — бунтовщиклар эше», ди. Вадим Прохорович кашларын җыерып: «Аягыңны да бунтовщиклар сындырдымы?» — дип сорый. «Белмәгәннәр икән, ди, муеныңны өзеп, башыңны култык астыңа кыстырып җибәрсәләр, мина бер эш ким булыр иде», ди.
— Галәветдин нәрсә ди сон? — дип кызыксынды Закирҗан.
— Нәрсә дисен, кызарып, бүртенеп утыра.
— Шул кирәк ана,—диде Әбелмәних,—Эзләгәнен тапкан!
Студентларның төрмәдән язган «Казан белән саубуллашу» хатын Крестовниковлар заводында үтә кызыксынып укыганнар. Моны шулай ук Закирҗанга сөйләгәннәр иде.
Закирҗан жилет кесәсеннән сәгатен чыгарып карады. Вакыт байтак булган икән инде.
— Балдыз, мин сина бик зур йомыш белән килгән идем,— диде ул, сәгатен кесәсенә салып.— Минем бер яхшы танышымның хатыны авырган Доктор килгән булган, банкалар салырга кушкан. Үзләре белми. Бер сестра тапмассыңмы, диделәр.
— Ерак торалармы? — дип сорады Мәрхабә.
— Безнен янда гына.
— Кайчан барыйм икән?
— Мөмкин булса, хәзер. Мин күрсәтер идем, болай табуы читенрәк. Бер уңайдан апаңның да хәлен белерсең, пилмән пешерәм дигән иде.
— Әткәй-әнкәй, барыйммы? — дип сорады Мәрхабә.
— Чакырган җиргә бармасаң, килешмәстер, кызым.
— Аргансыңдыр бит,— диде Айтүтә, йомшак кына каршы килеп.
— Юк, әнкәй. Әхмәтне генә бераздан йоклатырсың.
’ Питрас — төче камырдан пешерелгән вак күмәч.
Алар урамга чыктылар, аяк астында кар шыгырдый иде.
— Мәрхабә,— диде Закиржан, Кабан буена чыккач...— борчыган өчен... ачуланма.
— Юк, жизни, нишләп ачуланыйм Кирәк булгач...
— Бик кирәк, Мэхүп. Яхшылап карап бар, бәлки... икенче докторны
китерергә кирәк булыр. Төшенәсеңме? ♦
— Төшенәм, жизни.
Кабан күлен боз өстеннән аркылы чыкканда халык берән-сәрән « генә очрый. Халык булмаса, алар янәшә атлыйлар, кешеләр очраса, * Мәрхабә бер-ике адымга артка кала. Татарда гадәт шул: ир — баш, х хатын — муен! Аларнын татар икәнлекләре киемнәреннән үк күренеп х тора. С
Крестовниковлар заводына якынлаштылар Монда кәкре-бөкре тыкрыклар, бер-ике катлы кыйшайган иске агач өйләр. *
Ниһаять, алар бер агач йортка керделәр. Ярсып-ярсып эт өрә баш- а лады. Эт бәйдә, ахрысы, якын килмәде. °
Керосин лампасы белән тонык кына яктыртылган өйдә аларны утыз биш-кырык яшьләр чамасындагы урта буйлы, сары мыеклы рус ч каршы алды, ачык чырай белән исәнләште. ®
— Менә, Митрофан Андреевич, сестра алып килдем. с
— һай, бик яхшы булган Авыру теге якта. Доктор, банкалар салып °
карагыз, диде. Мин сабын кайната гына беләм, хатын әйтә, син мине = дә сабын чанына тыгарсың, ди. Менә, сестра, сезне борчырга булдык < Кирәк-яраклар хәзерләнгән, спирт алып кайттым — башкасын үзегез * карагыз инде.— Митрофан Андреевич күңелле генә елмайды. <
— Әйдәгез,— диде Мәрхабә русча. “•
Алар пөхтә генә җыештырылган икенче бүлмәгә керделәр. Күрәсең, а бу ярым интеллигент семья. Хатыны иреннән кайтышрак. ул күбрәк < метан хатыннарына охшый, тик алар кебек юанаймаган, гәүдәсе какча, коңгырт чәчен артка төеп куйган, өстендә кофта-юбка. иңендә мамык шәл.
Гадәттәгечә исәнләшкәч, танышкач, хатын иренә көлә төшеп:
— Ә хәзер, Митя, теге якка чыгып тор, без үз эшебезне үзебез башкарырбыз. монда сабын кайнатмаска,— диде.
Митрофан Андреевич Закиржан янына чыкты. Аның зәңгәр күзләре көлә иде.
— Балдызың докторны беләме?—дип сорады Митрофан Андреевич
— Болай яхшы белә, ләкин.. Мәскәү буенча. Хәзергә мин аңа әйтмәдем әле. Сезнең сүзегезне көтәм.
— Анда да элемтәче булганмы?
— Әйе.
— Алайса, иртәгә шул вакытка алып килсен. Табар бит?
— Табар.
Шуннан соң алар, Мәрхәбәнең чыкканын көтеп, тегесен-монысын сөйләшеп утырдылар. Бер ярты сәгатьтән соң Мәрхабә чыкты.
— Ул хәзер яткан Бүген ана торып йөрергә ярамый,— диде Мәрхабә. Митрофан Андреевичны кисәтеп.
— Бетте баш,— диде Митрофан Андреевич һәм Закирҗанга борылып карады.— Сез, Закиржан Мөхәммәтьярович. зинһар, мина бер хирург табыгыз, үткен пычаклыны. Шунсыз рәт булмас хатыннан... Менә чәй эчерәсе иде дә
— Башка вакытта. Сау булыгыз.
— Зинһар, сестра, мәшәкатьләгән өчен гафу итегез
Алар урамга чыктылар, якын-тирәдә бер кеше дә юк. тик кайдадыр икенче тыкрыкта гармун тавышы һәм исерекләр җырлаганы ишетелә
Бер русча, бер татарча «ырлыйлар. Урамда әллә нинди сасы ис. Бая бу ис юк иде шикелле.
Зур урамга чыктылар. Тонык кына янган фонарь яктысында баганага сөялгән бер кеше чайкалып басып тора иде. Өсте-башы болай ару гына. Үзе исерек, үзе җырлаган була. Тавышы таныш сыман. Якынрак килгәч, Мәрхабә ихтыярсыздан ана турырак карады: чү, бу Исмәт малае Һарун ич. Менә сина мә!
Инде Хәернисалар урамына борылгач, Мәрхабә җизнәсенә әкрен генә дәште:
— Трактир янындарак баганага сөялгән исереккә игътибар иттеңме, җизни?
— Юк, нәрсә бар?
— Тавышы таныш сыман тоелды. Мин аны... Исмәт малае Һарунга охшаткан булдым.
— Моннан ике атналар элек мин дә күргән идем Һарунны. Мәскәү- гә кайтам, акчамны урлаттым дигән иде, акча сорады.
— Бирдеңме?
— Бәлага юлыккан кешегә ничек бирмисен инде?
— Казанга нишләп килгән?
— Белмим. Җизниләргә барган идем, кертмәделәр, ди.
— Исмәт балалары барысы да ялганчылар, ышанма аларнын сүзенә, җизни.
Закирҗан көлемсерәде. Бу — Мәрхәбәне беркадәр уңайсыз хәлгә куйды. Ул артык эндәшмәде, тик апаларына кергәч кенә Хәерниса белән шул турыда пышылдаша башлады.
Мәрхабә кергән саен апасы белән җизнәсенең тормышына кызыгып чыга иде. Матур торалар, бер-берсе алдында борын чөймиләр, эреләнмиләр.
Мәрхабә Закирҗанның язу өстәле янына килде, татарча китап күргәч, кызыксынып кулына алды.
— Хисаметдин менлә,— дип укыды Мәрхабә иҗекләп кенә.— Милли руман яки хикәя. Әсәр Муса Лкҗегет... Бу китапның басмасына рөхсәт бирелде Петербургта 30 май 1886 елда...
— Татар телендә беренче милли руман. Яңарак кына басылмыш. Теләсән, укып торырга бирермен.
— Рәхмәт, җизни. -
Сәгать сигез тулып тугызынчыда Мәрхабә кайтып китте. Закирҗан озата барды. Кабан күлен аркылы чыкканда ул балдызына докторны кайдан барып алырга икәнен әйтте.
14
Күрсәтелгән адрес буенча баргач, Мәрхабә шәһәрдә шактый билгеле булган бер врачның ишеге төбенә килеп туктады. Парадныйда җиз такта. Хәзер, иртә караңгы төшкәнлектән, язуны ачык укып булмый. шәйләргә генә мөмкин иде.
Ишекне олы гына бер хатын ачты. Асраулары иде булса кирәк. Мәрхабә, гафу үтенеп:
— Доктор әфәнде кирәк иде,— диде.
— Кем дип әйтим?
— Мэри Михайловна.
— Керегез, менә шунда утырыгыз, мин хуҗалардан белешим.
Асрау хатын салкьчча коридордагы буш урынлыкны күрсәтте, үзе икенче ишектән эчкә кереп китте. Бераздан әйләнел чыкты һәм Мәрхәбәгә:
— Рәхим итегез,— диде.
Мәрхабә ярыйсы иркен прихожийга керде Шул ук минутта диярлек өстенә мех якалы пальто, башына һәйбәт каракүл бүрек кигән, конгырт сакаллы, күзлекле бер кеше күренде, Мәрхабә аңа карады да чак кычкырып җибәрмәде. Сакаллы абый исә кулларын иңендәге шәле астына яшергән әбигә баш иеп: ♦
— Хушыгыз, Артамоновка,— диде. х
— Исән булыгыз. Семен Игнатьевич. Безне онытмагыз. »
Мәрхабә бөтенләй ят исем ишетүгә гаҗәпләнмәде, шул ук вакытта х
берни сораштыра да алмады. Ул арада доктор Мәрхәбәгә борылды һәм х ят кешегә дәшкән кебек: а
— Мин хезмәтегезгә әзермен, сударыня,— диде һәм кулы белән * ишеккә таба күрсәтте.
Урамда бер кеше күренми иде. Доктор тирә-ягына карап алды, ♦ аннары Мәрхабәгә пышылдап кына;
— Сез урамның теге ягыннан барыгыз, мин — моннан. Сезнең шәлегез ак, яхшы күренә.— диде.
Мәрхабә сүзсез генә икенче якка күчте, күңеленә беренче тапкыр шик килде: «Бу улмы, түгелме? Бөтенләй таныш булмаган кешене илтсәң, менә әкәмәт булыр.» Юк. Закирҗан: «Ул доктор синең танышың булыр», дигән иде. Мәрхабә мондагы таныш докторларның берсен күрергә өметләнде. Аның урынына Мәскәүдәге, юк, сөргендәге доктор Алексей Петрович...
Каяндыр борынны ярып әрем исе килә башлады Шул ачы ис Мәрхәбәне уйларыннан айнытып җибәрде. Кичә исенә төшмәде, бүген менә төште. Әле бәләкәй бала вакытта Мәрхабә авылда идән себерергә әрем, аларча әйтсәк, нәркәмәч җыя торган иде. Крестовннковлар заводында әремнән файдаланалар лиме?
Алар бер тыкрыкка борылдылар. Караңгы, бары тик кар яктысы гына. Хәзер алар янәшә баралар иде.
— Мэри, син мине таныдыңмы?
— Таныдым да .
— Башкасына гаҗәпләнмә... Мин монда узып барышлый гына. Виктор кайтмалымы?
«Виктор» дип мәскәүлеләр Вәлине атыйлар иде.
— Бер хатында бәлки май айларында кайтмаммы дигән иде. хәзер күптән инде хаты юк.
— Борчылма, хатлар озак йөри . Мин иптәшләргә әйтермен, алар Викторга ярдәм итәрләр. Ул бит кайчандыр монда эшләгән, шулаймы?
— Шулай.
— Синең әчеп мин шат.
— Рәхмәт... Безгә кереп чәй эчеп чыкмассызмы’
— Башка вакытта. Картлар исәнме?
— Картаялар.
— Барыбыз да картаябыз . Минем турыда аларга..— Алексей Петрович бармагын иреннәренә куйды — Гомумән мин сине, син мине күрмәдең.. Монда икенче юл бармы?
— Белмим шул ..
Алар тагып бер тыкрыкка борылдылар. Бераздан капка янында туктадылар.
- Шул.
— Башта син берүзең кер
Алексей Петрович койма буена посты. Мәрхабә капканы ачып, ишеккә юнәлде. Капка шыгырдауга эт өреп җибәрде. Мәрхабә ишекне сак кына дөбердәтүгә, эчтә i
— Керегез, ишек бикләмәгән,— дигән тавыш ишетелде.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Мәрхабә кармаланып кына өйалдына атлады. Тышкы ишек ябылуга, өй ишеге ачылды һәм Митрофан Андреевич күренде.
— Исәнмесез. Ярыймы?
— Рәхим итегез. Сез... ялгызмыни?
Мәрхабә аның соравына җавап бирмичә.
— Сездә тынычмы? — дип сорады.
— Тыныч.
— Авыруның хәле?
— Доктор көтәбез.
Бу юлы Митрофан Андреевичның йөзе бик җитди, сөйләшүендә кичәге шаянлык юк иде. Мәрхабә аның зәңгәр күзләренә туры карап;
— Хәзер алып керәм,— диде.
Бераздан Митрофан Андреевич белән Алексей Петрович, ягъни Семен Игнатьевич, күптәнге танышлар сыман күрештеләр.
Өстәлдә самавар кайнап утыра иде. Алексей Петрович шунда ук өс-башын салып чөйгә элде. Мәрхабә чишенми тора иде.
— Ә сез? — дип сорады Митрофан Андреевич.
— Мин кайтыйм инде.
Митрофан Андреевич докторга карады. Алексей Петрович анын карашын тотып:
— Рәхмәт. Мэри. Моннан соң минем турыда Митрофан Андреевич кайгыртыр. Шулай бит, кордаш?
— Шулай, шулай.
— Тик Мэрине бераз озатып куйсагыз иде. Бер-бер кешегез бармы? Ул мондагы башка юлларны белми икән. Ходай бер эзгә ике тапкыр басарга кушмый, гөнаһ була, ди.
Хужа хатын Мәрхәбәне озата чыкты. Алар ишегалларыннан туп- туры зур урамга үттеләр. Мәрхабә, саубуллашып, үз юлына китте.
Казнада Әбелмәних белән Әхмәт әкрен генә көлешеп утыралар иде. Бабасы: «Му-му, сөзәм-сөзәм», дип ике бармагы белән тәнен кытыклагач, баланың рәхәте килә.
Ишектә әнисе күренгәч, бала шунда ук аңа каршы йөгерде.
— Әни, бездә Ханүк абыз,—диде бала бик зур яңалык әйткән сыман.
— Чү, улым, өстем салкын
Мәрхабә өс киемен чишенә башлады. Эчке бүлмәдән әнисенең тавышы ишетелә иде.
— Күрше Ханүк кергән. Безне, Әхмәт белән икебезне,, әниең казнага чыгарып җибәрде. Хатын-кыз сүзен тыңламагыз, ди.
Хәнифәнең күршеләргә кереп утыра торган гадәте юк иде. Ул урамнан да күләгә шикелле генә уза. Кемнәндер курыккан сыман, шыпырт кына сөйләшә, җәен-кышын башына иске шәл ураган була, исәнләшкәндә баш кына ия. башка хатын-кызлар кебек, кая туктаса, шунда бозау имезми, коедан су ала да тиз генә өенә кереп китә. Аның чре Котбетдин бик көнче диләр, хатынына: син суга йөрмисен, буй күрсәтергә чыгасың, дип бәйләнә икән. Кулга да бик саксыз, хатынын хәзер кыйнап ташлый, Хәнифәнең чигәләре, яңаклары гел күгәреп йөри, шуңа күрә ул шәлен дә чишми, Котбетдин үзе бик диндар, сүзгә ыша- нучан, саран, Печән базарында ит-карын белән сату итә. Базар халкы шаяртырга һәвәс, әле берсе, әле икенчесе килеп:
— Котбетдин абый, әле генә каршыгыздан узып барадыр идем, теге кылый Сәгыйт синең капканы ача, күзләре май ашаган мәченеке кебек ялтырый, монда, ди, рус ягы. мөэмин-мөселманның да ни эшләп йөрүен берәү дә күрми, тик Котбетдингә генә әйтмәгез, ди. күз кыса, шайтан, үзем туйгач, сине дә алып керермен, Хәнифәнең коймагы кай-
нар була,— дигән шикелле бер мәзәк-гайбәт ташлый. Котбетдингә шул житә кала, кибетен тиз генә бикли дә өенә чаба. Урыс арасыла керен утырсаң, шулай була, нинди игелексез сәгатьтә сатып алдым бу йортны, дип акны-караны күрми, үзалдына сөйләнә-сукрана чаба, хатынының коега суга чыккан чагы туры килсә, бетте, урамда ук кизәнә, капканы бикләгәч, галәмәт тавыш кубара, тибеп-тибеп кыйный ♦ Хатыны ант итә-итә әйтә, капкабызны ачып караган кеше юк. бу х шомлы йорт каршыннан яхшы кешеләр үтми дә торгандыр, ди. Моны ? ишеткәч, Котбетдин өянәге тоткан шикелле калтырана; |
— Син әле, албасты кызы, минем хәләл акчама сатып алган а
иманлы йортымны шомлы йорт дисенме? Аһ, тәре табагачы, сөйрәлчек х тәтәй, иске себерке,— дип жикеренә-жикеренә кибетенә китә, анда аны S сагалап торган базарчылар тагын тешләрен агарталар. _
— Күзеңне бәйли ул, Котбетдин абый, күзеңне. Бер көнне ике мәчет карты күргән, синең хатының икенде ахшам арасында капка = башында ак песи булып утыра, имеш, үзе узган-барган ялгыз ирләргә - кешечә дәшә, жаным-бәгърем, безгә кер, Котбетдин абыең өйдә юк, п кайнар коймагым мичтә, дип әйтә ди.
Котбетдиннең чыннан да ак мәчесе бар, шуны кая гына илтеп адаш- ° тырмады, барыбер өйгә кайтты. Бервакытны Казанбаштан килгән » сала мужикларына биреп жибәргән иде, аннан да кайтып керде. Шуи- _ нан Котбетдин, гөнаһтан бик курыкса да, үз кулы белән песинең муе- * нын борырга мәҗбүр булды. Хикмәти хода, биш-ун көн үттеме икән, я капка башында соры песи утыра башлады . Бу базарчының җеннәрен * кузгатты, ул соры песине генә түгел, хатынын да бик каты кыйнап 5 ташлады. Өйдән берәр яры чыгып китмәсен дип, бисмилла әйтеп, ч капканы йодрык хәтле йозак белән бикли торган булды. Моны белеп ® алгач, печән базары куштаннары: u
— һай, Котбетдин, хатының акылыңны тәмам имеп бетергән икән! Йодрык хәтле йозак аңа ни, бер әфсен укып өрде исә. йозагың үзен- нән-үзе ачыла да китә,— дип лыгырдый башладылар. Котбетдин моңа да ышанды, сукыр суфидан әфсен кайтара торган ниндидер догалар алып кайтты. Инде моны минем үземнән башка бер пәри дә ача алмас дип торганда, бүген базардан иртәрәк кайтса, ни күзе белән күрсен: капкадагы йозак ачык, әйтерсең бикләмәгән дә булган! Ә Котбетдин бик яхшы хәтерли, коръән тотыл әйтә ала: йозакны бикләнгәнме дип тартып-тартып карады, аннары ачкычны тагын ике кат борды. Хикмәти хода, шул йозак ачык!
Котбетдин, кан баскан күзләрен әйләпдергәләп. өйгә атылып керде, мич ягып йөргән хатынын, толымнарыннан тотып, стенага башы белән ике тапкыр орды. Аннары буыла буыла кычкырды
— Талак, талак, талак!!!
Барлык кагылуларга, кимсетелүләргә, кыйналуларга татар хатынына хас бер сабырлык белән түзеп килгән Хәннфә. бу коточкыч сүзләрне ишеткәч, яшен суккан кебек катып калды, кычкыра да, елый да алмады Ниһаять. Котбетдин дә үзенең нәрсә эшләп ташлавын аңлады булса кирәк. «Алла, алла?» дип кычкырып, тиле кеше кебек, ншекле- түрле йөренергә тотынды. Аның түбәтәе идәндә ауный, бер җиңе салынып төшкән, чабуы җирдән сөйрәлә. Өй эче тәмам караңгыланып бара иде. Котбетдин, кирачиины саклап тот дип. болан да ут яктырмый иле. бүген бөтенләй оныткан шикелле. Мич авызыннан төшкән якты тора- бара сүнде Хәннфә сулыгып-сулыгып елый башлады. Әмма бичарага ни чара' Аның инде бүген үз өендә кунарга хакы юк. Өч тапкыр кычкырып әйтелгән талактан сон ул үз иренә ят. нәмәхрәм, аның белән бер өйлә кунса, зина кылган, яүме мәхшәр гафу ителми торган гөнаһ эшләгән була.
— И раббем, нинди утларга салдың мескен колыңнын башын, инде кая барыйм, кемнең ишеген кагыйм, ире талак иткән хатынны ишек ачып кем кертсен, төнгә каршы бер иманлы кеше бусагасыннан уздырмас. И газиз раббем, аллам, нинди гөнаһ шомлыкларым өчен мондый коточкыч җәза җибәрдең мина!
Хәнифәнең Казанда бер туганы, бер кардәше юк иде, әти-әниләре Казанбаш авылында. Ана, йомшак күңелле .хатын, тора торгач бәхетсез кызын гафу да итәр, әтисе мөтәвәлли карт, ирең белән баш бөгеп тора белмәгәнсең икән, бар күземнән югал, каян килдең, шунда кит, дияр Ул шундый, шәригать дигән булып башка берни белән санашмас. Хәнифә бит хәзер сукыр суфига булса да кияүгә чыкмыйча һәм ул талак кылмыйча Котбетдин белән никах яңарта алмый. Менә бит татар хатынының фаҗигасе нинди аяныч!
— Раббем, син шундый мәрхәмәтсез, шундый каты күңеллемени? Сиңа да сыенмагач, кемгә сыена инде бичара бәндәң?! — дип пышылдады мескен Хәнифә, ләкин язмышка буйсынмый чара юк, ходай тәкъдире шулай булгач, кешеләр үзгәртә алмый инде аны.
Хәнифә иске шәлен урады, юка пальто кебеген киде. Котбетдин аны туктатмады, сүз дәшмәде, хәзер инде бер нәрсә аның ихтыярында түгел. Хәнифә караңгы урамга чыкты, ләкин ерак китә алмады, күзен йомып, баганага сөялде Вакыт үтте, ул дер-дер калтырый башлады. Катып үлгәнче шунда басып торса да, аның беркая барыр җире юк.
Менә шунда аны коега суга чыккан Айтүтә күрде, җылы өенә алып керде. Бик озак Хәнифә берни сөйли алмады, күзеннән яшьләре генә акты. Айтүтә барысын йөрәге белән сизде һәм ялгышмады, нәкъ ул уйлаганча булып чыкты.
Антүтәнен сам авары кайнар иде. Хәнифәгә чәй бирде. Бик кыстагач кына, Хәнифә берничә тапкыр чәй уртлады, аннары хәлен сөйләде.
Башта Айтүтә кашларын җыерып утырды, хатын-кызның гомумән хокуксызлыгы турында уйлагандыр инде. Аннары тавышына мөмкин кадәр йомшаклык биреп:
— Хәнәй, маем, чебешем, кайгың бик зур икән, зур гына түгел, аләмәт,— диде.— Монда ни дип әтергә, ни дип киңәш итәргә белмисең. Шундый зур Казанда бер кемен дә юк дисеңме? Ай, бичара, бичара! Мин синең боегып йөрүләреңне күрә идем, сораштырырга базмадым. Өйдә ир белән хатын арасында ниләр булмый. Бу кадәр кыйналуга ничек түзә алдың?
— Түздем инде... Мине кыйнаган кебек базарда сукбайны да кыйнамыйлар. Анысына рәнҗемим, тик ни өчен ходаем миңа әҗәл бирмәде, ичмасам, теге дөньяда рәхәт күрер идем. Китап әйтә, ир суккан җир тәмугта янмый дип... Минем тәнемдә күгәрмәгән җир юк иде... Ирем мине имгәк дип кенә йөртте. Бер вакыт уң яңагыма сыткы чыкты. Ходаем шуны күреп ничек кенә мыскыл итмәде үземне. «Әчәчкә дә күз тия икән!» дип көлде. Аннары тибеп-тибеп кыйнады. Җанашларың әп иткән үзеңне, диде.
Айтүтә Хәнифәне дерелдәп торган иңнәреннән кочты:
— Хатыннарның хәле бездә дә хәл, әмма шәһәри Казан хатыныча исем-акылым китә. Суярга алып барган маллар кебек, бер сүзегез, бер тавышыгыз юк, үзегезне яклап бер сүз әтә алмыйсыз. Ирләргә табыш, сез авыз ачмагач, алар үзләрен әүлиягә саный, барысы ярый дип уйлыйлар.. Без үзебез үз хакыбызны дауламасак, кем безнең хакны даулар?
Хәнифә котлары очып бу мишәр карчыгына карады. Алар турында әллә нәрсәләр сөйлиләр, күрәсен. дөрестер.
— Безнең нинди хакыбыз бар. Айтүтә апа? Юк безнең хакыбыз, юкны даулап та булмый. Ходай безне аяк астындагы туфрак иткән...
— Юк, Ханүк маем, ходай тәлә безгә жан биргән, димәк, хокук та
биргән. Ул мал-туарны гына хокуксыз иткән. Кучаркага 1 абынган җыен мулла-мунтагай, әллә нәрсәләр уйлап чыгарып, безнен алла биргән хокукларыбызны урлаган, яшереп куйган, безне, хатыннарны, тварь иткән Мактанып этмим, бездә, мишәр халкында, простуи хатын- ф нар бераз ирекле. Үз сүзләрен туры әтәләр, юк нәрсәгә бөркәнмиләр. Ул ярамый, бу килешми дип торсан... Минем әнием Бүләк карчыктан % бөтен авыл ирләре камый2 иде.. Мин хәтерлим әле: безнен өндә камчы бар иде. Аны әни камчысы дип кенә әтә торганнар иде. Безнен g авылда кайдадыр Каргалыда укып кайткан бер кеше булган. Мулла “ булырга бик теләгән, Искил халкы мәкүл күрмәгән. Соңыннан ана кар- ~ тайганчы Мәкүл дип дәшеп йөрделәр. Шул Мәкүл хатыннарга бик х бәйләнә торган булган, аларга бу ярамый, теге ярамый, коръән алай ф кушмый, болай кушмый, имеш. Минем әнием Бүләк карчыкнын мона бик ачуы килгән. Бер көнне камчысын алып урамга чыккан да, бүрә- “ пәләр өстендә утырган ирләр каршына килеп, Мәкүлне сакалыннан g эләктереп алып камчы белән унлы-суллы яра башлаган. «Бәләнмә п хатыннарга, бәләнмә хатыннарга, һәр сүзен өчен сакалыннын бер бөр- £ теген йолкырмын!» — дип этеп әткән. Мәкүл халык алдында күз яше'-» белән елап. «Бетте, моннан соң хатыннарны телгә дә алмам»,— дип “ тәүбә иткәч кенә әни кыйнаудан туктаган. Бүрәнә өстендә утырган агайларга да әткән: «Ишеттегезме? Күп такылдасагыз, сезгә дә шул ~ булыр, белеп торыгыз!» — дигән. Менә нинди булган безнең мишәр я хатыннары. Карышкан кызлары! м
Хәнифә бик озак эндәшми утырды, елады гына. Ахырда урыныннан † ‡ торды. Айтүтәнең сүзләре тәмам куркыткан иде аны. сх
— Ярый, мин китим,— диде әкрен генә. “
— Кая барасың? Хәзер төн бит. и
Хәнифә берни жавап бирмәде, аның кая барыр жире юк иле
— Юк, Ханүк канатым, беркая бармыйсын, үзебездә кун. Хәзер Мәрхабә кайтыр, аның белән бергә ятарсыз. Иртәгә якты күздә бергәләп киңәшербез.
Хәнифә озак кына башын бөгеп утырды Аннары әкрен генә әйтте:
— Син сөйләгәннәр, Айтүтә апа, әкият бит, энеме?
— Бер дә әкият түгел, аппаруга чын.
Ишек ачылган тавыш ишетелде, Мәрхабә кайтты.
V 15
Мәрхабәнең сизенүе бушка булмаган икән. Вәлидән хат бар иле. Бер караганда, Вәлинең хатында әллә нәрсә юк иде кебек Вәли кыска гына итеп үзенең үзгәрешсез хәлләре, Себернең үзәккә үтә торган суыклары турында язган, кайтырга өмете барлыгын тагын бер тапкыр әйткән, агай-эне мине онытып бетермәгәндер, ә мин аларны элеккедән дә битәр ярата башладым, дигән Хатынын, улын, әтн-әниләрен сагынган. Менә нибары шул. Уйласаң, күп тә түгел шикелле Әмма бүген бу хатның пакьлыгын, ышаныч, өмет саклавын Мәрхабә аеруча тирән тойды. Хәннфәнен фажигасе ахыр килеп Котбетдиннең явыз холкында, базарчыларның инсафсызлыгында гына түгел бит. Мондый хәлнен сәбәпләре тормышның нигезендә үк ята, бу тормышны тамырыннан үзгәртми торып мондый фажигаләрне бетереп тә булмый. Шунысы күңелне юата бу гаделсезлекне бетерергә чыккан кыю көрәшчеләр бар инде, алар сафында Вәли дә бар Хәзер Крестовниковлар заводы эш
' К у ч л р к а — кнеаү лгачы.
‡ Кама) — курку, оилу.
3. «К У.» л» 7.
17
челәре арасында утыручы Алексей Петрович та шул турыда сөйли торгандыр. Мәрхабә үзе дә шул зур эшкә кулыннан килгәнчә булыша..
Бичара Хәнифә авыр, газаплы йокыга талган. Аңа күпме әйтсәләр дә, караватка ятмады, өс киемнәрен чишенмәде, баш астына бала мендәр салып урындыкларга ятты, өстенә ябынырга теләмәгән иде, Мәрхабә көчләп диярлек юрган бирде. Мескен, йокы аралаш ыңгыраша. сулкылдап елап та ала. Аның тормышында бер якты өмете, бер җемелдәгән йолдызы булмаган һәм булмаячак. Мәрхабәгә хәзер бик авыр, әмма киләчәккә ышанычы бар. Менә озак та үтмәс, Вәли кайтыр. Икәү булгач, авыр көннәр авыр тоелмас. Аннары уллары үсеп җитәр...
Мәрхабә күзен ачканда инде яктыра башлаган иде. Хәнифә торып урындыкка утырган, ике учы белән ике яңагын кысып, нәрсәдер укына иде. Мәрхабәнең уянганын күргәч, менә бер нәрсәгезгә тимәдем, дип чыгып китәргә теләсә дә. чәй эчермичә аны беркая җибәрмәделәр. Бичара, кая ашыга?
Чәйләр эчкәч. Мәрхабә эшкә җыена башлады.
— Хәере белән, кызым.— диде Айтүтә,— без Ханүк абызың белән базар ягына сугылырбыз. Анда авылдан килгән кешеләр була. Бәлки Казанбаштан да бардыр. Әхмәт янында әтиең калып торыр.
Мәрхабә Хәнифәгә яхшы теләкләр теләде, кайгыга артык бирелмә, диде. Ләкин үзе дә сизеп торды: болар буш сүз генә. Әмма башка ни әйтә ала иде ул? Калтыранып, өшеп киткәндәй булды. Шундый бичаралар ник туганнарына ләгънәт укый-укый, елый-елый җиңгәчиләр йортына барырга яки үз-үзләренә кул салырга мәҗбүр була бит.
Мәрхабә. салкын урамнан бара-бара, дөньяда нинди җан тетрәткеч хәлләр булмый, дип уйлады. Зәһәр җил аның йөзенә салкын кар бөртекләре бәрде, кояш бөтенләй күренми, нәрсәдер сызгыра, улый иде. Мондый көндә кем юлга чыксын?!
Шунда кар-буран эченнән йөзен сакал-мыек баскан, өстенә иске чикмән кигән бер кеше килеп чыкты. Ул җилгә каршы яртылаш бөгелеп атлый иде. Мәрхабәгә бу кешенең чалымнары таныш сыман тоелса да. туктатып сораштыра алмады, тик шифаханәгә барып җиткәнче: «бу кем булыр икән» дип уйлады.
Бу кеше элекке студент, хәзер университеттан сөрелгән, туган якларына кайткан, ләкин анда җан асрарлык әмәл тапмаган, яшерен рәвештә Казанга кире килгән һәм ачтан үлмәс өчен бер байның казылык мастерскоенда эшкә керергә мәҗбүр булган Боря Рогачев- ский иде. Мәрхабәне күрми үтүе хәерлегә булды. Күрсә ни әйтер иде? Дөресен сөйләргә көче җитмәс, ялганларга... Ул болай да муеннан пычракка баткан иде.
Мәрхабә шифаханәнең ишеген ачканда гына бу кешенең Рогачев- ский икәнен исенә төшерде. Артына борылып карады, әмма кар-буран эчендә беркем күренмәде.
Мәрхабә бик күл студентларның Казаннан сөрелүен, университетның һаман әле эшли башламавын ишетеп белә иде. Кайбер студентларның полициядән гафу үтенүләрен дә колак чите белән ишеткән иде. Хәлифәләрнең тормыш давылында сыгылып төшүләре гаҗәп түгел, чөнки аларның бер терәге юк, ә менә яшьләр, студентлар сыгылып төшсә, ни була аннары?
Мәрхабә шифаханәгә керде, очраган сестралар, санитаркалар, нянялар белән исәнләшә-исәнләшә. чишенү бүлмәсенә үтте, ә бераздан тәмам актан киенеп, палаталарга юнәлде. Бүген операция көне. Иң элек ул операциягә билгеләнгән авырулар янына узды. Алар — икәү. Берсе —урта яшьләрдәге ир. аның кулы машинага эләгеп имгәнгән, икенчесе — илле яшьләрдәге агай, аның эче авырта, ашый алмый. Күрәсең, алар икесе дә төн йокламаганнар, күләгә кебек кенә калган*
нар, бигрәк тә эче авырта торганы йончыган. Ул сангырау бер тавыш белән һаман үзалдына сөйләнде.
— Гомеремдә изгеләрне телгә алганым булмады, атларын да рәт
ләп белми идем, төнлә барысын хәтерләдем, барысыннан ялварып, инәлеп сорадым... Алар вәгъдә биргән булдылар. Ничек уйлыйсың, карен- дәш,— диде ул янындагы авыруга,— шундый хәлнең чынбарлыкта ♦ булуы мөмкинме? ь
— Нинди хәлнең? — диде икенче авыру, күршесен аңламыйча. ?
— Изгеләрне әйтәм. Алар гөнаһлы бәндәләргә вәгъдә бирә ала- g
лармы? х
— Пычак астына яткырсалар, нигә бирмәсеннәр. и
— Ни сөйлисең, карендәш, изгеләрне кем пычак астына яткырсын, g
Анысы безнең өлеш инде. Аларнын эче авыртса да, фәрештәләр канат ” белән генә сыпыра. ж
Кулы машинада имгәнгән авыру иреннәрен кыйшайтты:
— Менә шундый изгеләрне безнең хуҗа җәһәннәм машинасы янына куйсын иде, ә ул, канечкеч, безне бастыра. Басмас идеи.
Эче авырта торган кеше күршесен аңлый, тормыш читен, ул үзе дә гаделсезлек турында фәлсәфә саткалый торган иде Тел сөяксез, сөйли, шайтан. Ә әшнәләре еш кына шаярта иде:
— Син, Тихон Аверьянович, авызыңнан тере саескан очырма, чә-күшкәләргә күпме су кушуыңны әйг булмаса. Исәптә ялгышлык чыкмасын.
— Кит аннан, юкны сөйләмә кеше көлдереп Мин христианмы, басурманмы? Минем муенымда тәре бармы, юкмы? —Тихон Аверьянович тәресен күрсәтте. Үзе карашын яшерде. Мөгаен, нәкъ менә шуңа күрә дә ул бүген изгеләр белән әвәрә килгәндер, куркуыннан батюшка- га нәрсә булса вәгъдә иткәндер. Ә хәзер малын кызгана буган.
— Тукта, тукта, Аверьянович, тәреңне ераккарак яшер. Син ходайдан басурман кызының күңеленә миһербанлык сал дип сорадыңмы? — диде
куршесе.
— Нинди басурман кызы тагын?
— Эх, Тихон Аверьянович, махы биргәнсең...
Ишек ачылды һәм анда Мәрхабә күренде. Ул әкрен генә исәнләште, аннары авыруларның хәлләрен сорады.
— Безнең хәлләр, сестра, сорамасаң да билгеле. Менә Тихон Аверьянович төн ката апостоллар белән серләшмен. Тегеләр аның чирен канат белән сыпырып алырга.
— Алайса, Вадим Прохоровнчка әйтим, мәшәкатьләнмәсен,— диде Мәрхабә, елмаеп.
— Юк, юк, сестра, әйтә күрмә. Ул инде үз эшен эшләсен.
— Ә апостоллар. Тихон Аверьянович?
— К-кара әле. күрше,—диде авыру калтыранган тавыш белән,— синең муенында тәрең бармы, юкмы?
— Больницага алып киткәндә мин аны хужага бүләк иттем
— Тфү, безбожник, антихрист.
— Ул әле, сестра, сезнең шэрәфкә дога кылырга оныткан. Шуңа күрә ялгышкан булып, доктор кулына тирес сәнәге тоттырыгыз, эчен актарсын
— Юк нәрсәләр сөйләмәгез,— диде Мәрхабә кырыс кына
Сестра чыгып киткәч, палатага тирән тынлык урнашты. Авырулар эндәшми ятты, һәркемнең үз кайгысы кайгы иде. Аннары Тихон Аверьянович авыр гына көрсенде дә:
— Син, күрше, ходаның бәндәләрен кызганмыйсың икән,—диде.
— Ә мине кызган тыл чрмы «оң? Чулак иттеләр дә мусор ящигына ташладылар.
— Алладан курык, күрше!
ГАВД РАХМАН ӘПСӘЛӘМOB
— Безнен хужа алладан дәһшәтлерәк, чин аңардан да курыкмадым. Ә сиңа шүрләргә кирәк, син кешеләрне көн саен алдагансың. Менә якаңнан эләктергәч кенә...
Тихон Аверьянович чукынып алып, карашын акшарлы түшәмгә терәде. Тышта жил сызгыра, буран улый иде. Шул буран улавы астында аны операциягә алып киттеләр. Аның йөзе ап-ак, тик иреннәре генә тавышсыз кыймылдый иде. Наркоз биргәч, ул онытылды, ак халатлы Вадим Прохоровмчны да, аңа булышучы Мәрхәбәне дә күрмәде, аның өчен дөнья югалган иде.
Икенче авыру белән дә хирург озак маташты. Ул аңлый иде: кул имгәнеп беткән булса да, аны ничектер саклап калырга кирәк. Билгеле, ул сәламәт кул шикелле булмас, шулай да эшченең хәлен җиңеләйтер. Аның бит ике кулыннан башка бер байлыгы да юк.
Ниһаять, соңгы авыруны операция өстәленнән алып чыгып киткәч, Вадим Прохорович кырыйлары туңган тәрәзәгә карады. Җил туктаган, буран басылган, тышта ниндидер җиңеллек сизелә, болыт астыннан, нәкъ тулган ай кебек, ялтырамыйча кояш күренә иде.
Бераздан Вадим Прохорович операция ясалган авырулар янында булды, аннары кайтып китте.
Мәрхабә гадәттәгечә бу кичне больницада кунарга тиеш иде. Ул әледән-әле авыруларның хәлен белеп чыкты йоклыйлар, ыңгырашмыйлар. Башка палаталарда көндәлек аһ-зар. Мәрхабә, аларның әле берсе, әле икенчесе янына күчеп йөри-йөри, вакытның үткәнен дә сизмәде. Бары тик төнлә, больница авыр, борчулы йокыга талгач кына, ул үз уйларына чума алды. Әнисе нишләде икән, Хәиифәне авылга озата алдымы, юкмы?
Икенче көнне кич белән Мәрхабә өенә кайтканда тагы буран кузгалган иде Кайбер урыннарда тирән көртләр өелгән, аннан бата-чума гына үтәргә мөмкин. Шул бата-чума барган кешеләр арасында кулларын җиң очларына тыккан, йөзен сакал-мыек баскан Рогачевский күренгәндәй булды Ләкин бу бары тик аны күрергә, туктатып хәлен сораштырырга теләү генә иде, чынында Рогачевский аның юлына кабат чыкмады.
— Әни, күршеңне озаттыңмы? — дип сорады Мәрхабә, ишектән кергәч тә.
— Шуны әтәм дә. Алмыйлар, юл начар, фәлән-төгән, диләр. Ярый әле, бер миһербанлы карт туры килде, үз авылларыныкы, әтисен дә белә икән.
— Мондый буранда катып үлмәсә ярар иде. Ханүк абызның өстендә рәтле кием дә юк иде бит.
— Котбетдин нәкәскә, Ханүкне тыңламыйча, үзем кердем,—диде Айтүтә.— Башта .Ханүкнең киемнәрен сорагач, разбой салырга тотынган иде, белмәгәнмен, хатынны сихерче иткән әби син икән, ди, үземә. Кычкыра, сүрәләр укый, каргый — аләмәт. Ул мишәр әбие, үз хатыны кебек, каршы сүз әтмәс дип уйлагандыр инде. Ахырда мин әйтәм. «Беттеңме?» — «Нәрсә беттеңме?» — ди. «Ясин укып», дим. «Мин ясин укымадым», ди. «Алайса, пирләрең белән сөйләштең, мин әтәм».— «һә... /Минем пирләрем... юк, юк!» — дип кычкырды.— «Пирләрең бул- маса. йомыркадан йү IV эзләмә, дим. Ханүкнең өстенә җылы киемнәрен бир, аңа юлга чыгарга кирәк», дим Шуннан сон Котбетдин үрле-кыр- лы сикерергә тотынды. «Мин муллага барам, ишанга җитәм», ди. Мин әтәм. чортыма бар, картым юлны көрәп куйган. Ну, мин әтәм. аңарчы синең үзеңне рисвай итәм. Сакалыннан тотам да грдавайга алып барам Мин аның белән сүләшә беләм Тудый-судый. мин әтәм русча-латып, патша хәзрәтләре хатыннарны эт итеп кыйнарга кушамы,
IV й ү — жөй.
хатынны кышкы тәндә күлмәкчән генә урамга куарга әтәме? Петео- бургта, мин әтәм, булганым бар, патшаның сарайларын беләм. Ул синең явыз татар икәнеңне ишетмәгәндер, югыйсә, фонарь баганасына асып куярга кушар иде. Котбетдингә нәрсә тәэсир иткәндер, грдаван- дан шүрләдеме, минем белер-белмәс русча сүләвемнәнме. патша х 1зрәтләреннәнме,— коелып төште. Калтыранган куллары белән сандыкны ачып, Хаяүкнен бар кебек киемнәрен идәнгә ташлый башлады ь «Мә, мә!» дип кычкыра, сүгенә. Постой-погоди, мин әтәм, син әле шулай j мыскыл итәсеңме, безмен авыл кешесе патша хәзрәтләрен чанада утыр- > тып йөртә, анын аркылы синең турыда туп-туры патшаның үзенә әтте- рә.м әле... Кыскасы, кызым, тамаша булды. Ханүкнен барлык киемнә- « реч алып чыгып үзенә бирдем. Бусы да алмый бит, бахыр. Көчкә күн- * дердем. Аннары инде базарга озатып куйдым бичарамны Кайтканда ф тагын Котбетдин юлда очрады. Постой-погоди, мин әтәм. син базарда үлгән ит сатасын икән, бер мөэмин-мөселман синең кибетен янына кил- ® мәе,— Айтүтә кулын селтәп көлеп жнбәрде,— Котбетдиннең ничек йөзе s агаруын, иреннәре калтыравын күрсәң иде! Этәләр иде: хатыны алдын о да бик әтәчләнергә яраткан ир чынында бик куркак була дип Ахрысы. дөрестер. Бүген үзем базардан ишетеп кайттым. Котбетдинне бер о мишәр-әбие хур иткән, дип авыз ерып сүл иләр. Булмаганнарны кхша- ® лар. аләмәт... Котбетдин дер-дер калтырый.
Күрәсең, хур ителгән хатыннар өчен Котбетдиннән бер кадәр үч = алуы Айтүтәгә эчке канәгатьлек биргән, ул иренмичә сөйли һәм ин ~ мөһиме шунда: барлык хатын-кыз бер кулга булса, акылсыз ирләрне м бик тиз акылга утыртырлар дип ышана иле.
ч а
16 *
Кыш көне Казаннан Кокушкннога барып кайту өчен генә дә ун-уни- ке сәгать вакыт кирәк Монысы көн аяз. юллар яхшы булганда; ә кышын, билгеле инде, көн минуты-сәгате белән бозыла, жен туе кузгалган шикелле, кар бөтерелә, жил улый, юл буендагы маяклар әллә кая күздән югала, урманчыкларны, авылларны гүя жил очыртып алып китә, киң җиһанда салкын кар шашына, мең төрле кыргый тавышлар үкерә. Адым саен диярлек әле көртләр, әле тирән чокырлар. Гадәттә, мондый ахырзаман көннәрендә, адашкан юлчыларны дәшеп, чан сугалар. Бүген, гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, чаны да ишетелми, әллә чаң кагучы пономарь исерек, әллә үзе адашып җәһәннәмгә киткән. Ә бит монда кайдадыр чиркәүле Олы Чирмеш авылы булырга тиеш
Ульяновлар семьясы өчен бу авылның чиркәве бик истәлекле, монда Мария Александровна белән Илья Николаевич никах укытканнар. Олы Чирмештән Кече Чирмеш яки Апакай дип йөртелгән татар авылы ерак түгел. Аның ян күршесе — нибары унбиш-унҗиде йортлы рус авылы — Кокушкнно Апачан белән Кокушкнно арасында Мария Александровнаның әтисенең кечкенә генә утары бар. Үзе үлгән чагында ул аны кызларына васыять иткән. Мария Александровна кызларның ин кечесе булганлыктан, авылда апаларыннан күбрәк торган. Кокуш- кино халкы да. Апакай халкы ла аны бик яратканнар, чөнки ул аларга кулыннан килгән ярдәмне эчкерсез күрсәтә торган булган.
Җәй көннәрендә Володянык Кокушкинода күп мәртәбәләр булганы бар. ул Казаннан ерак та түгел нде кебек, ә хәзер, кыш көне, гүя дөнья читенә илтеп ташлаганнар үзен, апа барып житү мөмкин булмас шикелле, төн дә нигәдер үтмн, вакыт әйтерсең туктап калган, караңгылык җирне мәңгегә сарган кебек...
Менә шул ямансу тойгы соңыннан байтак вакыткача Володяныи күңеленә утырып калды Кайнап, ташып торган студентлар гормышы-
на. бәйсезлек һәм азатлык рухы белән сугарылган революцион түгәрәк утырышларына күнегә, алардан жан азыгы таба башлаган Воло- дяга карлы сөргендәге беренче көннәр, беренче атналар, хәтта беренче айлар җиңел булмады. Ул төшләрендә университетны күрде, иртә торгач гадәттәгечә’ лекцияләргә чабар төсле иде. Аның урынына ул иртә саен бер үк үзгәрешсез күренешне күрде: кар баскан утар, ап-ак бакча, тәрәзә пыялаларында кышкы бизәкләр. Бигрәк тә ул бизәкләр Володя бүлмәсенең тәрәзәләрендә күп, чөнки тәрәзәләр төньякка карый, көньякка — кояшка караган бүлмәдә апасы Анна Ильинична тора. Володя аның сөргенне һәм Сашаның һәлакәтен авыр кичерүен хатлар аша да белә иде. Кокушкинога килгәч, бу авыр кичерешләрдән апасының сәламәтлеге никадәр какшавын үз күзе белән күрде. Кайчагында Анна Ильиничнаның нервылары шул кадәр кузгала, үз-үзен кулда тота алмас була, ихтыярсыз күз яшьләре ага, йөзе агара, иреннәре күгәреп калтырый. Яисә үзенең yft-хисләренә ниндидер ярашканлык табып, Надсон шигырьләрен йотлыгып укырга керешә.
Володя апасына карата бик игътибарлы иде. Ул аны юата, тыныч-ландыра, бу салкын кыш үтәр, без кар тоткынлыгыннан котылырбыз, яңадан бакчага, урманга, кырларга чыгарбыз, ди торган иде. Болар тора-бара Анна Ильиничнага тәэсир итми калмады, ул әкренләп баш- күз ала башлады, жанланып китте, Володяның күрше бүлмәдә булуы гүя аның хәсрәтле тормышына ак нур сибә иде. Ул Володя янына ешрак керә башлады, кергән саен почмакта торган столяр станогы өстеннән Володяның китапларын кулына алып-алып карый, әгәр Володя белән бер бүлмәдә торучы энесе Дима йоклый торган булса (Дима авырып киткәч, .Мария Александровна аны да Кокушкинога алып килгән иде), Володя үзе апасы янына кереп утыра һәм алар кышкы озын кичләрне сөйләшеп үткәрәләр иде. Кайчагында Ульяновларның бөтен гаиләсе олы якта бергә җыела. табын яны ямьләнеп китә. Мария Александровна гүя балаларын жылы канаты астына ала. Ул балаларына әни дә, иң якын, иң турылыклы дус та. Мария Александровна тормыш кыенлыкларын нан зарлана белми, хәлбуки, өй мәшәкатьләре барысы аның җилкәсендә, шул ук вакытта балаларның сыгылмас рухын тәрбияләү дә тулысынча аның карамагында. Мария Александровна шуларның барысы өстенә матбугат өчен тәрҗемәләр ясый, кызы Анна белән берлектә инглиз хикәяләрен тәрҗемә итә. Ә иҗат өчен иң элек жан тынычлыгы кирәк бит. Ана йөрәге, мең газаплар белән телгәләнсә дә. күрәсең, ул шундый зур, анда иҗат тынычлыгы өчен дә урын бар! Шуның өстенә бу вакытта сөекле кызы Оля үз янында түгел, ул Казанда гимназиядә укый. Кыз бала бит, ана йөрәге аның өчен ничек борчылмасын. Бәгырьсез кешеләр очрап, бер абыеңны асканнар, икенчесен университеттан куганнар, апаң сөргендә чери, дип авыр сүз белән битенә орсалар... Саф намуслы кыз. янында әнисе дә булмагач, моны ничек күтәрер...
Володяның Кокушкинодагы тормышы мәгълүм бер тәртипкә салына башлады. Иртәләрен ул Маняшага дәресләрен хәзерләргә булышты. Маняшага Володяның булышуы аеруча ошый, ул моңа сөенеп туя алмый иде. Шул ук вакытта Маняша балаларча такылдарга ярата. Володя аны бик җитди итеп тыңлый, кирәк чакта аңлата Володя энесе Дима белән дә шулай шөгыльләнә.
— Ә хәзер. Володя, син үз дәресеңне әзерли башлыйсыңмы? — дип сорый Маняша ахырда.
— Әйе. хәзер мин үз дәресләремне карарга утырам. Тик син инде, Маняша. миңа комачаулама. Югыйсә, өлгерә алмыйм.
— Син бүген дә бик-бик озак утырырсыңмы?
— Әйе, Маняша, минем дәресләрем күп, миңа озак утырырга кирәк.
Ә нигә син бер дә. язмыйсын’
Володя елмайды, гадәттә ул аз яза Бала шуны күреп алган. Ана ничек җавап бирергә, ничек аңлатырга?
— Юк, Маняша, мин язам, тик күбрәк төнлә, син йоклаганда Көндез мина укырга кирәк.
— Ә чана шуарга чыгарбызмы? Утын ярырсыңмы? *
— Төштән сон чыгарбыз, утын да ярырбыз. Ә хәзер син әни яныпа & бар, тәмле итеп аш пешерегез
Маняша әнисе янына киткәч, Володя китапларына карап елмаеп i куйды. Монда ул һнчкайчан булмаганча күп укый иде. Ул университетка кайтырга өметләнә иде, шуңа күрә профессор Загоскин тәкъдим ? иткән китапларны бик тырышып укыды. Аның язу өстәлендә һәр вакыт х Сергеевичның «Лекции и исследования по истории русского права», ф Биляевнын «История русского законодательства», Загоскиннын «История Московского государства» китаплары, шулай ук Летков. Биляев, Дмитриев, Чичерин, Градовский, Андриевский. Владимирскнй-Будемов тикшеренүләре һәм «Рус хокукы тарихы хрестоматиясе» ята Володя аларныц әле берсен, әле икенчесен алып караштыра иде
Моннан тыш Володя Кокушкинода бик күп матур әдәбият китаплары укыды. Бер вакытны алар апасы Анна белән Некрасов шигъриятенә чумдылар. Некрасов — гомумән зур шагыйрь, монда, сөргендә, аның моны һәм сызланулары аеруча тирән тәэсир итте. Анна белән Володя бәхәскә дә керделәр: кем Некрасов шигырьләрен күбрәк ятлый ала? Шуннан берсе алдында берсе кызармаска тырышып өйрәнә башладылар. Шулай да Володя күбрәк төрле публицистик мәкаләләр укырга ярата иде. Бәхеткә каршы, өндә әнисенең апаларыннан калган шактый бай китапханә бар, шкаф тулы төрле журналлар «Современник», «Отечественные записки», «Вестник Европы» дисеңме, жаның теләгәнен ал. Анда 60 нчы, 70 иче, 80 нче елларда чыккан төрле сәяси мәкаләләр басылган. Володяны аеруча Чернышевский мәкаләләре мавыктырды, ул алардан аерыла алмады, кайберләрен бер укыгач икенче тапкыр укырга дип билгеләп куйды, алар бик житди, бер уку белән генә барысы анлашылып бетми, аларны кат-кат укырга, алар турында күп уйланырга кирәк.
Әле 1887 елның 27 декабрендә ук полиция элекке Казан университеты студенты Владимир Ильич Ульянов өстеннән негласный надзор урнаштырды. Бераз соңрак Казан губернаторы өстәленә янә бер сургычлы хат килеп төште. Ул аны укыды да кашларын җыерды тагын Ульянов! Хәзергесе вакытта Владимир Ульянов, 1887 елның беренче мартында җәзаланган Александр Ульяновның бертуган энесе, Кокуш кино авылына сөргенгә озатылган, Казанның укучы яшьләре арасында революцион түгәрәкләр оештыруда катнашкан, ихтимал, әле дә элемтәсен өзмәгәндер. Жандарм полковнигы әлеге Владимир Ульяновны яшерен һәм бик каты күзәтергә кирәклеген, ана кемнәр килеп йөрүен, кемнәр белән хатлар язышуын һәм язышачагын белеп торырга тәкъдим кертә.
— Дөрес,— диде губернатор, полковник белән килешеп.
Володя һәм анын туганнары бу турыда берни белмәсәләр дә. ялар саклыкка өйрәнгәннәр ил- lllvua күрә Анна Ильинична энес^ Вололя- нын кемгәдер озын хат язуын күргәч, сагая калды Аның күзләре ялтырап китте, сулышы ешайды
— Володя, кемгә хат язасын? — дип сорады ул.
Володя хәйләкәр генә елмайды
— Барышняларга түгел әлбәттә. Үз₽м 6*лән бер гимназиядә укыган дустыма
— Күңелеңне бушатасың? диде Анна, тагын да сагая төшеп.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
— Әйе,— диде Володя, апасының дулкынлануына әллә ни игътибар итмичә,— күңелемне бушатам. Югыйсә, ул тулган, түгелергә тора.
— Дустың кайда соң?
— Еракта, көньяктагы шәһәрләрнең берсендә.
— Студент?
— Әлбәттә.
— Син Казан хәлләре турында язасыңмы?
— Мин язмасам, кем аңар дөресен сөйләр? Казан вакыйгаларын рәсми рәвештә «тәртипсезлекләр» дип атыйлар, ә чын тәртипсезлекләр- гә каршы күтәрелүебезне әйтмиләр!—диде Володя.— Менә мин аңа чын хакыйкатьне сөйләргә булдым. Бер уңайдай аларның университетында ниләр булганын яки булачагын да беләсем килә.
Анна Ильинична, кулларын күкрәгенә кушырып, ишекле-түрле йөренде, хәрәкәтләре аның кызу, кискен, йөзе чак кына агарган иде.
— Мин мондый хатны язмас та, җибәрмәс тә идем,— диде ул кинәт.
— Ник?
— Бу — мәгънәсез тәвәккәллек. Син үзеңне берсеннән-берсе хәтәррәк куркыныч астына куячаксың.
Володя көлемсерәде.
— И. апа. куркак икәнсең. Юк. мин карарымны үзгәртмим, хатымны барыбер җибәрәм,— диде Володя, нык итеп.
Ишек төбенә үк барып җиткән Анна иңбашы аша энесенә борылып карап алды Аның борын яфраклары дерелди башлады. Ул күз ачып йомганчы энесе каршына килде.
— Син уйламыйча, тирәнгә карамыйча эшлисең!
— Син шүрлисең, апа. Мин синнән моны көтмәгән идем.
— Юк. шүрләмим. Дөньяда акыллы тәвәккәллек һәм акылсыз тәвәк-кәллек бар. Революционерлар моны беренче адымнарыннан ук белергә тиеш. Без сукыр тәкә уйнамыйбыз. Безнең алда торган дошман мәкерле, уяу. сизгер. Аңа нигез бирсәң, ул...—Анна Ильинична энесенә өздереп карады,— икеләнеп тормаячак.
Анна инде төрмәне күргән, патша судының хөкем карарын ишеткән кеше, аның болан әйтергә хакы бар. Володя апасын аңлый. Әмма революционер булырга җыенучы кеше йомшаклыкка юл куярга тиеш түгел.
— Әгәр мондый тайгак юлга бассаң, теләсә нинди куркаклыкны акларга мөмкин. Бу коточкыч нәрсә. Анна.
— Куркаклыкны аклау чыннан да коточкыч нәрсә. Тик революцио-нерлар күзләрен йомып эш итми. Син яхшылап уйла мондый хатны дустың исеменә җибәреп, син аны мәгънәсезгә бик зур куркыныч астына куясың. Дустын, бәлки, университеттан сөрелгәннәр арасындадыр яки шуларга кандидаттыр. Полиция аңа күптән игътибар иткәндер, хәзер аңа каршы материаллар җыя булыр. Шундый чакта синең хатың полиция кулына эләксә,— алар шәхси хатларны аеруча җентекләп укыйлар,—дустыңның язмышы нинди булачак? Шуны уйладыңмы? — диде Анна.
Володя уйлана калды, аннары кухняга чыкты да почта сала торган тубалдан хатны алып мичкә атты. Гөлт итеп кабынып киткән хатка карап торганда аның йөзенә газап билгеләре чыкты. Ярын, бүген ул дустына куркыныч китерердәй хатны үз кулы белән утка якты. Әмма үзенел революцион фикерләрен, революцион ышанычын бер вакытта да мичкә ташламас, патша сатраплары белән, алар нинди генә мәкерле булмасыннар, килешмәячәк, аларга буйсынмаячак. Дөрес, аны кисәтеп куйганнар, кабат укырга азмаслар, дәүләт эшенә якын китермәсләр, аңа бары ти бер юл егерме бер яшь тулгач, солдат хезмәтенә китәрсең, дигәннәр. Әмма бу янау аны революцион юлдан читкә бора алмас.
Хат инде янып беткән, кызу күмерләр өстендә ап-ак көл генә калган. Янына апасы килеп баскач, Володя сүзсез генә башы белән мичкә изәде.
— Бик яхшы булган,— диде Анна. Шуның артыннан ук почта атлары дугасындагы кыңгырау тавышы ишетелде.
Бер көнне төнгә каршы Ильяс бабай Володяның тәрәзәсен какты, ♦ Володя, иненә студент шинелен салып, өйалдына, аннары ишегалдына х ук чыкты. Карасу-зәңгәр күктә бихисап йолдызлар, һава тын, артык g салкын түгел Кайдадыр Кокушкинода этләр өрә, аларга икенче яктан, х Апакайдан, җавап кайтаралар, аннары барысы бергә күтәреп алалар, х тирә-як җанланып киткәндәй була. я
— Исәнме-саумы, знаком? — диде Ильяс бабай, ике кулын сузып.— g Ямщик озакламый булачак. Син әзерме?
— Мин күптән әзер. ♦
— Бик яхшы, юлчының биле буган булырга тиеш. Әнәү, җидегән- я иел койрыгы шул агач турысына җиткәч,— ул бияләе белән йолдызлар- о га күрсәтеп алды,— өйдән чыгарсың. 2
— Ямщигың ышанычлымы? £
— Ильяс бабайга ышанасынмы? »
— Ышанам. я
— Мина ничек ышанасың,ана да шулай ышан. а
Полициянең Кокушкинодан чыкмаска дигән катгый кисәтүенә ка- х
рамастан, Володяның яшерен рәвештә Казанга җыенуын Анна да. әни- се дә белә иде. Аны барма дип үгетләп тә карадылар, әмма Володяны г уйлаган эшеннән кире кайтару кыен иде. Ул бары тик сак булырга, « иртәгә төнлә кайтып җитәргә сүз бирде. Анна да, әнисе дә яхшы аңлый- лар: Володя Казанга күнел ачарга бармый. Анда аның университетташ дуслары, түгәрәктәге иптәшләре, җитди нәрсәләр турында сөйләшергә ® кирәк. ь.
Володя киткәч, Анна Ильинична шактый борчыла башлады, аңа полиция агентлары энесенең эзенә баскандыр, аны шәһәр капкасы янында ук эләктереп алганнардыр күк тоелды. Мондый башбаштаклыгы өчен Володяга нинди куркыныч булуын Анна бик яхшы белә иде. Ул үзенең борчылуларын тышка чыгармаска тырышты, ләкин икенче көнне кичкә таба әсәрләнүе шул кадәр көчәйде, ул инде берни яшерә алмады.
Мария Александровна сабыррак иде, аһ-уһ итә белми иде.
— Я, кызым, болай өзгәләнмә,—диде ул,— минут саен тәрәзә янына йөгермә, әле иртә, анда беркем дә юк.
— Миңа исправник кнлә күк тоелды.
— Нишләп ул килсен, ул алай еш йөрми.
— Ул, әни, кайчак көн саен кнлә. Атар бит ялганлый беләләр. Берәр усал җан безнең хәлләрне аңа җиткерсә?
— Кокушкинода яки Апакайда андый усал җан бардыр дип уйламыйм. Аннары Володя ачыктан-ачык йөрми ич.
— Шулай да күңелем шикләнә.
Мария Александровна кечкенә чактагы кебек кызының башыннан сыйпады.
— Хафаланма, Аннушка, озакламый кайтыр ул.
Ана күңеленең шундый нык булуы, улына шул кадәр тирәнтен ышануы ахыр килеп кызына тәэсир итми калмады Элек Анна да шундый корыч иле, берәрсе кирәгеннән артык борчыла башласа, зинһар, хәсрәт төтене җибәрмә, днп әрләп тә ала иде, барысы аның холкының чакма таштай булуына сокланалар иде. Башыннан үткән хәлләр апа йогынты ясаган, хәзер ул вэкыт-вакыт «ычкынып» китә һәм гасабнлана башлый иде.
Володя соң кайтты, аның йөзе көләч иде. җитмәсә, үзе әкрен генә сызгырып маташкан да була.
— Володя, нәрсә син шайтан кебек сызгырынасың? — диде Анна кө
леп, хәзер аның көләсе, юләрләнәсе килә иде. Күрәсең, борчылулары бетеп житмәгән иде.
— Мин? Шайтан шикелле сызгыраммы? — Володя көлеп җибәрде.— Беләсеңме, ямщик юл буе нидер җырлады...
Володя әнисе биргән ашны тәмләп ашады, чәйне рәхәтләнеп эчте һәм үзенә карап торган апасына каш сикертеп:
— Ә син, Аннушка, борчылгансыңдыр инде? Беләм, беләм! Син бер дә борчылма, энең Соловей-разбойник ул, төнлә йөри белә!..— диде.
— Юк, нигә борчылырга, Соловей-ра’збойник сабан туйга киткән иде бит.— диде Анна, кашларын жыерып.
— Сабан туй? Сабан туй иртәме, соңмы булачак. Барыбер булачак!
— Син хыялга биреләсең, Володя.
— Хыялга биреләм? Минемчә, Анна, кешеләр гомумән хыялланырга тиеш. Хыялсыз кеше — сүнгән йолдыз...— һәм шуннан соң ул Анна Ильиничнага Казанда ишетеп кайткан хәлләрне сөйли башлады. Алар ягып киткән ут әле булса сүнмәгән икән. Җыеннар хәзер дә дәвам итә. тик университетта. Актлар залында түгел, ә саф һавада. Арча кырында һәм Подлужный урамында. Университетны һәм попечительнең квартирасын солдатлар саклый...
— Син онытмадыңмы,— диде Володя,— мин сиңа җыен вакытында халык алдында инспектор Потаповның яңагына суккан бер студент турында сокланып сөйләгән идем? Менә шул студент, эшләгән эшләре өчен үкенеп, гафу итүне сорап, полициягә үз кулы белән гариза язган, ди. Нәрсә, башка сыймыймы, булмас дисеңме? Була икән! Ә без аның җанын белмәгәнбез. Батырлыгына, кыюлыгына сокланган булдык.
— Иптәшләрен сатмаганмы? — дип сорады Анна борчылып.
— Анык кына беркем дә әйтә алмый. Әмма университеттан һәм Казаннан куылуы хак...
Казандагы дуслары Володяның килеп чыгуына әйтеп бетергесез шат-ланганнар: кыюларга юл ачык, кыюларны сөргеннәр дә жиңә алмый, салкын карлар да күмә алмый! — дигәннәр. Алар үзләре дә Володя янына килеп чыгарга вәгъдә иткәннәр...
17
Салкыннар бераз сына төшкәч. Мария Александровна инде тәмам терелеп җиткән Диманы һәм Маняшаны үзе белән Казанга алып китте. Анна белән Володя зур флигельдә икәү генә калдылар. Баштарак ияләшү бик читен булыр. Анна хәтта, ямансулап үләрмен, дигән иде. көннәр ничектер сиздерми генә үтә торды, алар үз язмышларына күнектеләр. Володя, әүвәлгечә, баш күтәрмичә укыды, Анна әз-мәз хуҗалык эшләрен карады.
Анна Ильинична полициянең ачык күзәтүе астында торганлыктан, әледән-әле аларга исправник килеп китә иде. Ул үзен бик әдәпле итеп күрсәтергә теләп, зыялыларча сөйләшергә тырыша, аш вакыты булса, әллә ни кыстатмыйча, табынга утыра, үзен бик иркен, хәтта беркадәр ваемсыз тота. Бусы инде үз-үзенә артык ышанганлык нәтиҗәседер. Тик вакыт-вакыт аның кечкенә күзләре бөтенләй кысылып кала, ул нәрсәдер сизенә булса кирәк, әмма төшенеп җитми. Анна белән Володя моны төшенәләр. Исправникның кысылган күзләре әледән-әле Володяга текәлә. Димәк, рәсми рәвештә булмаса да. исправникны күбрәк Володя кызыксындыра. Ул килеп кергәндә Володя өйдә булмаса, искәрмәстән генә сорап куя:
— Ә Ульянов әфәнде, гафу итәсез, һаман чаңгы белән мавыгамы? — ди һәм соравын беркадәр йомшартыр өчен: — Шәп нәрсә ул чаңгы дигән нәрсә. Бездә аңа әллә ни әһәмият бирмиләр, ә чит илләрдә чаңгы спорты игътибар үзәгендә,— дигән була.
— Володя чалгыны ярата,— ди Анна Ильинична, бөтенләй гади кешегә салынып.— Ана нәрсә, тирә юньдә теләгәнчә йөри ала, тели икән ауга чыга. Ана бит рөхсәт ителә.
— Билгеле, билгеле,— ди исправник уйланып. Бу өйдә ул һәр вакыт сак булырга тиеш, каян китереп сугуларын сизми дә калырсың.—Хәрә- кәт, саф һава яшь кешегә һәйбәт тәэсир итә, тәне дә. рухы да савыга ♦ Сорарга җөрьәт итәм, Анна Ильинична, сез чангыда йөрисезме? х
— Бик аз, рөхсәт ителгән чиктә генә.
Анна Ильиничнаны бер нәрсә борчый иде: исправник Володянын төн- > лә, рөхсәтсез-нисез Казанга барып йөрүен беләме, юкмы? Шуны сизеп килеп җитмәгәнме ул? Анна Ильинична чәчен төзәткән булып көзгегә « каран алды, көзгедән тәрәзә аша сукмак күренә, ләкин анда беркем юк * иде. Володянын очраган авыл кешеләре белән озак-озак сөйләшә торган гадәте бар. Игенчеләр — русы, татары, чирмеше— анын белән бик теләп гәпләшә, телдән-телгә, авыздан-авызга ишетелгән ил хәбәрләрен җиткерәләр. Анда руслар, монда татарлар, тегендә чувашлар һәм арлар, жир- сезлектән интегеп, баш күтәргәннәр, аларга суд була, ди. барысын да атарлар, диләр. Дөресме соң бу хәбәр, газеталарда язмыйлармы? Кайда соң игенчегә — ил ашатучысына хаклык? Ул бит явызлыктан яки эшлисе килмәгәнлектән балта-сәнәк күтәрми. Өе тулы бала-чага, алар ашарга сорый, ә ашарга юк. Нишләмәк кирәк?
Мондый кайгылы хәбәрләрне Володя нәфрәтләнеп апасы Анна Ильи- ничнага сөйләп бирә, аннары игенчеләр өчен ип авыр мәсьәләгә кагыла. Әле бу арада танышлары сөйләгәннәр: Лаеш өязендә — Кокушкино шул өязгә керә иде — канечкеч мулла белән авыл байлары ярлы-ябагайны ачыктан-ачык талыйлар икән. Крестьяннар аптырап сорыйлар иң яхшы җирләр байлар белән муллага гынамы икән? Нигә ул алан? Чокыр башларында, тау битләрендә игеп үсми ләбаса!
Анна Ильинична эчтән шактый борчыла башлаган иде. көзгедә каен-лыктан чыгып килгән Володя күренде. Ул шунда ук тәрәзәгә таба борылды һәм тавышын аз гына да үзгәртмичә:
— Әнә, Володя кайта. Бу юлы авы уңган, ахрысы, билендә куяны бар,— диде көлемсерәп.
Исправник та, аякка басып, тәрәзәдән карады, йөзе әүвәлгечә салкын калды.
— Ульянов әфәнде—шәп аучы, ахрысы,— диде ул нәрсәдәндер канәгать булмыйча
— Мавыга торган гадәте бар.— диде Анна Ильинична, исправникның канәгатьсезлеген сизмәгән булып.
Исправник та Ульяноаанын сүзләренә тулысынча ышанмый иде, әмма Володянын бил каешына арт аякларыннан асылган куян бар дәлилләргә дәлил. Ульянов чыннан да ауда йөргән, ул кырлар, урманнар, чокырлар аркылы чапкан шул ак куян белән мәшгуль булган. Исправник та ауга чыккалый, ау тәмен белә, андый чакта башка бүтән фикер керми шул.
— Уныш белән, Ульянов әфәнде,— диде исправник, Володя өйгә кергәч.
— Ә, кунак бар икән,—диде Володя, апасына тиз генә карап алып. Апасының йөзе тыныч, димәк, хәвеф-хәтәр юк Ә Володянын йөзе салкыннан алсуланып киткән,—Уңыш зуррак буласы иде дә. иң шәп куян качты. Мин аны кудым, кудым, артыннан җитә алмадым, ә ул мине көтеп тормалы. Әмма мин аны барыбер беләм, аның колагы китек. Иртәме, соңмы ул барыбер минеке булачак.
— Афарин, Ульянов әфәнде, болай булгач, сез чыннан да зур уңышлар ясыйсыз.
— Минем бүтән нинди гамем бар? Көннәр үтә, ичмасам, куян ауларга өйрәним.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Володя исправник белән җәелеп. аз гына шаярта төшеп сөйләште, аның унайсызрак яки саксызрак әйткән сүзләрен бик оста эләктереп алып, аны җайсыз хәлдә дә калдыргалады. Исправник моны беренче килүләрендә үк мыегына ураган иде, хәзер, табигый, саграк кыланды, кирәкмәгәнне әйтмәскә тырышты, ләкин егет, шельма, үзенә кирәкне синең авызыңнан суырып ала.
Исправник кайтып киткәч, Володя сул кулын колагына куеп селекте дә көлеп җибәрде.
— Син бу мәхлукка бик өстән карама, Володя,— диде Анна Ильинична кисәтеп,— аңарда полиция этләренә хас сиземләү бар Бүген ул көн бик матур булганга гына кагылдым дигән булды. Монда аны өзелеп көтеп тормыйлар лабаса. Димәк, сәбәбе башкада.
— Минемчә, әгәр ул бер-бер нәрсә сизенгән булса, болай сабыр утыра алмас иде. Ләкин хәзер шундый көннәр башлана, Анна, аңардан куркып торыр чак түгел.— Володя ниндидер күңелле җыр көйли-көй- ли үз бүлмәсенә чыкты, верстак өстендә яткан «Волжский Вестник» газетасын кулына алды.
Газетада «Капрал» исемле хикәя басылган иде.
Университеттан куылган студент язган бу хикәянең сәнгатьчә эшләнеше әллә ни югары түгел. Чернышевский, Толстой, Тургенев, Некрасов. Гончаров. Салтыков-Щедрин әсәрләре бар чагында аңа вакыт әрәм итү дә артык булыр иде төсле, ләкин хикәянең авторы студентлар тормышына якын, ул андагы хәлләрне, кичерешләрне яхшы белә, яшьләрнең уй-тойгыларына тәңгәл килә торган тасвирлар таба. Бу нәрсә классикларда юк. Әле бүген генә Володя урманда йөргәндә татар крестьяннарының коточкыч авыр тормышы турында сөйләште. Патша чиновникларының эресе-вагы аларны кешегә санамый, үз байлары белән муллалары, кандала кебек, каннарын эчәләр. Менә шул зар-мон хикәядә бик ачык сизелә. Шәһәрдә, бер бүлмәдә, ике кеше яши, берсенең кушаматы Капрал. Шул Капрал бер көнне үзенең бүлмәсенә татар кешесен алып килә. Өйдәш иптәше моны өнәп бетерми, нәрсә аның белән сөйләшәсең, ул татар ич, ди. «Татар!» — бу сүзгә ул шул хәтле күп кире мәгънә сала, «татар» сүзе иң түбән сүз булып яңгырый.
— Татар булса ни? — ди аңа каршы Капрал.— Мин дә кеше, улда кеше... Икебез дә кеше!
Икенче көнне студентлар җыела, әлеге татар вакыйгасы турында яңадан бәхәс куба. Капралдан иптәшләре көләләр, аны үчеклиләр, янәсе, ул татарны яклый, татарга мөкиббән киткән. Капрал иптәшләре белән килешми, милли тигезлек турында сөйли...
Тышта әллә җил кузгалган, әллә Володяның колагына шулай ишетеләме, кайдадыр якында гына моңлы бер җыр җырлыйлар кебек. Володяның зиһенендә хикәядә үткәрелгән бер фикер ачыкланды:
— Әйе, татарлар, чувашлар, марилар... барысы да, руслар кебек үк, кеше... Димәк, кешелек хокуклары барысына карый. Милләтләрне бер-берсенә каршы кую, берсен күтәрү, икенчесен түбән төшерү — хаким сыйныфлар әчеп генә кирәк, бу аларга гына хас кыргыйлык.
Володя кечкенә бүлмәсендә ишекле-түрле йөренде, уйланды, фикерләре куерды. Борылган чагында күзе тәрәзәгә төште. Тышта җылыткан, тәрәзә почмаклары эри башлаган. Володя тәрәзә каршына килде, агач башларына карады, һәм тагын урмандагы вакыйга исенә төште. Ул елмаеп куйды.
Аучы буларак аның юлы һичкайчан уңмады, ул гел буш кул белән кайтты. Анна Ильинична һәр вакыт: «Сиңа дигән куян качкан, Володя!»— дип шаярта иде.
— Әйе, качкан,— дип килешә иде Володя,— мин күңелем белән аучы түгел, ахрысы. Урманда киекләр турында гына уйлыйсы урында башка гел бүтән уйлар тула. Аннары юлымда аучылар гына очрамый.
сөйләшәсен, һәрберсенең үз тормыш фәлсәфәсе, тышлыйсын да тирән* тирән уйга чумасын. Чын’
Бүген лә ул, гадәттәгечә, буш кул белән кайтып килә нде. Урман сукмагында бер танышы очрады, билендә ике куян иде.
Сөйләшә башладылар Аучы олы юлдан Кокушкинога таба яхшы атта исправникның үтеп барганын күргән.
— Сезгәдер инде ул, Владимир Ильич. Бик ашыгып бара, начальствоның эше бардыр
f — Алар юк эшне дә бар итә.
— Шулайдыр...
— Ә мин бу куянны таныйм,— диде Володя, сүзне алмаштырып, һәм аучының билендәге куянга төртеп күрсәтте,—ул минем юлымнан аркылы узган иде. Икенчесе дә таныш шикелле, колагы сынган.
Аучы көлеп жибәрде.
— һаман шаяртасыз, Владимир Ильич, шат күңелле кеше сез. Мин әтиегез Илья Николаевичны беләдер идем. Яхшы кеше иде, мәрхүм Әниегез безнең авылда үсте. аның юмартлыгын безнең хатын-кызлар сөйләп бетерә алмый...— Аучы бераз уйланып торды да:—Таныш та булгач, менә бу куянны алыгыз әле.— диде.
— Ни сөйлисез, мина дигәне әле урманда йөри, хәл жыйсын дип юри атмадым.
— Анысы үссен, монысын алыгыз. Приставны куян ите беләнме. куян шулпасы беләнме сыйларсыз. Начальство сыйлаганны ярата.
Володя, бер күзен кыса төшеп, аучыга карады:
— Авызы пешмәсме соң?
— Начальство бушлай ашарга өйрәнгән... Ал. туган, башка байлы гым юк.
— Кесә тишелмәгәнме? Әһә, монда шүрәлегә муенсалык тиеннәр бар икән.
— Моңа ике куян сатып алып була, Владимир Ильич.
— Урман анасы сатса,—дип көлде Володя.
— Алайса, ярый — Аучы билендәге куянны чишеп, Володяныц бил каешына такты.— Начальство куян шулпасын ашамаса да, куянның үзен күрсен, аннары аның күзенә ак төшә... Безнең авыл кешеләреннән сезнең турыда күп сорашалар икән. Теге дә бу... Менә үзләре күрсен сезнең ни белән шөгыльләнгәнне. Нигә кешедән сорап торырга...
— Төшендем... Рәхмәт.
...Володя тәрәзә каршыннан китте һәм верстак өстеннән «Современник» журналын алып. Чернышевский мәкаләсен укырга утырды. Николай Гаврилович Володяныц иң яраткан язучыларынпан берсе иде. Чернышевский аркылы ул беренче тапкыр материализм философиясе белән танышты.
Володяныц башында Чернышевскийга хат язу теләге туды. Бу турыда вакытыннан элек апасына әйтмәскә булды, я тагын уеннан кире кайтара башлар.
Күп тә үтмәде, Володя аның адресын тапты һәм бөек язучыга озын итеп хат язды. Шуннан соң түземсезлек белән жавап көтә башлады. Жавап нигәдер килмәде. Бәлки ул хат Николай Гавриловичка барып җитмәгәндер, бәлки аның жавап хатын тотып алып калганнардыр. Ни генә булмасын, бу ялкынлы революционерга Володяныц күңелендә мәхәббәт үскәпнән-үсә барды һәм бер көнне ул аның «Нәрсә эшләргә?» дигән романын яңабаштан укырга кереште. Никадәр яңа фикерләр анда! Чернышевский дөрес уйлый, чыннан да инсафлы кеше һичшиксез революционер булырга тиеш Чернышевский бу фикерне әйтеп кенә калмый, революционер нинди булырга, аның кагыйдәләре нидән гыйбарәт, үз максатына ул ничек барырга, нинди чаралар, нинди юллар белән аны тормышка ашырырга тиешлеген дә күрсәтә.
Сирәк кенә Володя янына Казаннан дуслары килеп киткәләделәр. Володя алар белән үз бүлмәсенә бикләнеп, бик озак сөйләшеп утырды. Казандагы яңалыклар, университет хәлләре, түгәрәк утырышлары — берсе дә калмады.
Билгеле, Володяның бер төрле аккан тормышына төрлелек керткән мондый очрашулар, үзенең яшерен рәвештә Казанга барып кайтулары әллә нигә бер була, шуңа күрә төп вакыты укып, уйланып үтә. Әмма аны җанлы тормыш тарта. Бүтән мөмкинлеге булмаганга, газеталар укыды. Почта кайткан көннәр аңа чын бәйрәм була иде.
Володя газеталарны укый белә иде! Бер нәрсәне дә күздән ычкындырмый иде. Короленконын язмалары, Лев Толстойның атаклы сәяхәтче һәм галим Миклухо-Маклайга язган ачык хаты, борынгы Болгар һәм татар дастаннары, үзенчәлекле Болгар культурасының гүзәллеге һәм мәшһүрлеге, татар һәм рус халыклары арасындагы күптәннән килә торган үзара хөрмәт, татар кулъязмалары арасында табылган «Болгар патшасының янмый торган гүзәл кызы һәм аның урманда үскән ике туганы турындагы әкият»не Володя рәхәтләнеп укыды. Газетадагы игъланнарны да Володя күздән кичерә иде. Кайчак бик гыйбрәтле нәрсәләр очрый анда. Мәсәлән, студентларның авыр тормышы турында хәзер язмыйлар, язарга ярамый, ә игъланнарда шундый юллар була: «Студент дәресләр эзли, читкә чыгып укытырга риза». Бу яхшы тормыштан түгел инде, кыш көне авылларга чыгып йөрүнең нәрсә икәнен һәркем белә.
Кинәт Володя кычкырып җибәрде. Газетада 4 нче декабрь җыенына катнашкан һәм Володя кебек университеттан сөрелгән бер студентның мәкаләсе басылган, анда Лаеш өязендәге крестьяннарның авыр тормышы турында язылган иде. Володя аны кызыксынып укыды. Аннары уйлана башлады. Мәкаләдә күрсәтелгән фактларның кайберлә- рен Володя җирле халыктан ишетеп белә иде. Аңа хәтта газетада язылганнардан күбрәк тә сөйләделәр.
Әйе, укый белгән кешегә газета күп нәрсә сөйли иде. Володя шул турыда уйланып, ишекле-түрле йөренде. Карашы верстак өстендәге рейкага кыстырылган төрле инструментлардан шуып үтте. Кайчандыр, әле бала чакта, Кокушкинога килгәндә ул инструментларны кулга тотып карау да ни тора иде. Ә хәзер аларга кагылмагыз, диюче дә юк, әмма күңел суынгач, дөресрәге — вакыт үткәч, үзең дә кызыксынмыйсын икән.
Ишек шакыдылар. Анна Ильинична икән.
— Володя, караңгыда укып утырмыйсыңмы?
— Юк, уйланып йөренә идем.
— Газетада нинди яна хәбәрләр бар?
Володя аларның иң кызыклылары турында сөйләп бирде. Анна Ильинична күзләрен зур ачып энесенә текәлде. Күр, Володяның йөзе ничек үзгәргән, гүя эчтән илһамланып нурлана. Салкында — декабрь, январь, февраль айларында флигельдә шактый суык булды — бер генә тапкыр да Володяда күңел төшенкелеге күренмәде, аңа дөньяга каш җыеру хас түгел иде. Ул һәр вакыт ашкынган, дәртле, омтылышлы була, гүя яна, дөрли. Анна Ильинична аны ихтыярсыздан Саша белән чагыштырды. Элек алар арасында аерма әллә ни сизелми иде, бары тик яшь аермасы гына бар иде. Саша өлгергән, карашлары төплерәк, Володяда балалык көчле иде. Дөрес, вакыт-вакыт ул үз яшеннән олырак булып китә, өлкәннәр әйтмәс нәрсәләрне дә әйтеп сала, шулай да Володяда әле сабыйлык яши иде. Казанга килгәч, бигрәк тә университетта уку дәверендә — бу бары тик берничә ай гына булса да — ул танылмаслык булып үзгәргән, үскән, җитлеккән, фикерләре тирәнәйгән. Сөргендә үткәргән айлар аның рухына өстәмә ныклык, җитдилек һәм максат салган. Хәзер аның Сашадан аерымлыгы да ачык сизелә.
— Син Сашаның истәлеген изге күрмисең,—дигән иде баштарак Анна Ильинична.
Володя ана житди итеп жавап кайтарды:
— Мәсьәлә минем таш бәгырьле булуымда түгел, Анна. Мин Сашаны бик ярата идем, хәзер дә ул минем каршымда иң саф каһарман Ләкин сиксәненче еллар ахырында без, яшьләр, алар салган сук- ♦ мактан бара алмыйбыз инде, тарих безгә яна юллар ачты, көрәш мән- ь данына яңа көч — Россия эшчеләре чыкты. Без, революцион яшьләр. ? аңа турылыклы хезмәт итәргә тиешбез. Киләчәк — революцион проле- х тариат кулында, пролетариат тарих барышында төп көч. авангард. х Аның көрәш юлы башка, индивидуаль террор түгел. Бер усал жанны а юлдан алып ташлау белән бер нәрсә дә үзгәрми, аның урынына икен- С чесе, зәһәррәге килеп утыра. Монда буржуазиянең бөтен системасын әйләндереп салырга, аның хәрабәләрендә яңа социалистик жәмгыять ♦ төзергә кирәк.
Бу фикерләр өр-яңа һәм ал арны берьюлы кабул итүе кыен иде Монда хәтсез бәхәсләр, каршылыклар булуы бик табигый, ачыклыйсы нәрсәләр дә шактый. Бу кадәресе белән Владимир Ильич та килешә, хәтта хакыйкатьне тулысымча ачыклар өчен бәхәсләр зарури, ди.
18
Лаеш исправнигы Кокушкинога «визитларын» ешайтты Үзе, билгеле, моның сәбәпләрен әйтми, килгән саен гафу үтенә. «Госпожа Ульянова, сез миңа ачулана күрмәгез, мин хезмәттәге кеше, вазифамны үтим», ди.
Әле шушы араларда Володя рөхсәтсез-нисез Казанга тагын барып кайтты Барып кайтуы сиксән чакрым юл. Җитмәсә, кыш көне, төнлә Моны инде шәһәр карарга яки күңел ачарга бардым дип кенә аңлатып булмый. Полиция башта ук шуны сизенгәндер дә вакыты житмнчә серне ачмый торгандыр. Аннары бу араларда Кокушкинога Володяның университеттагы бер иптәше дә килеп китте. Берьюлы зуррак куян эләктерергә уйласалар гына полициянең ашыкмавы мөмкин. Әнә исправникның күзләре ничек ялт-йолт итә, үзе яшертен генә Володя бүлмәсенә карап-карап ала иде Ахырда түзмәде, хәйләсен елмаюы белән каплап:
— Гафу итегез, Анна Ильинична, энегез өйдә юк, ахрысы,— диде.
— Өйдә, дәресләрен карап утыра,— диде Анна Ильннича тыныч кына —Ана вакыт кадерле, укуын дәвам иттерәсе бар Әнинең дә, кечкенә туганнарының да карап торган бердәнбер кешесе бит ул
Шул чакта бүлмә ишеге ачылды һәм исправник әфәнде утырган иркен залга Володя чыкты. Җилкәсенә жылы пиджак салган, күрәсең, аның төньякка караган бүлмәсендә бүген дә шактый салкын, житмәсә, жиле дә төньяктан исә.
— Ә, кадерле кунак,—диде Володя елмаеп. Аның бу төче елмаюында мыскыллау ярылып ята иде.
Исправник утырган урынында кыбырсып куйды. Үзенең эчке халәтен сиздермәс өчен ул.
— Исәнмесез, Владимир Ильич,—диде —Сезне бүген дә аудадыр дип уйлаган идем Монда килгәндә бер куян юлымны аркылы үтте. Теге сез әйткән куян булмадымы икән? Үзе шундый зур, симез
Володя бер генә секундка исправникка текәлеп карады: берәр нәрсә беләме яки искәрмәстән сорау биреп, бу егет үзе берәр нәрсә ычкындырмасмы дип көтәме?
— Зур булганмыни, симергәнмени? Ә минем бу араларда ауга чыкканым юк. Куяннарга ачуым килде, биш чакрымнан әйләнеп үтәләр, юньсезләр.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB
— Үзләрен аттырмыйлар, ә? — Исправник бик ясалма итеп көл алды.— Менә тиле куяннар! Әллә акыл керә башлаганмы үзләренә?;
— Анысын безгә әйтмиләр инде. Ләкин тагын чыкканда (Сезд махсус язу алып барам әле. Мин исправник әфәнденең рөхсәте, бел! килдем, тик кенә торыгыз, хәзер төзим, дим.
Исправник көлүеннән шып туктады, ул Ульяновның сүзне к< боруын бик яхшы төшенде. : :: ■
Кунак кайтып киткәч, Володя рәхәтләнеп көлде. Анна Ильиниш да көлде, аннары җитдиләнеп китеп:
— Володя, моны гафу итмәс ул сиңа,— диде.
— Мин нишләгән? Ул үзе куян турында сүз башлады, мин дәва гына иттем. Югыйсә, бөтенләй җитди нәрсәләр турында сөйләшер! исәп бар иде.
— Мәсәлән?
— Мәсәлән, авыл байлары игенчеләргә яз көне әҗәткә биргән о| лыклары өчен көзен 40 процент артык алалар. Уңыш елдан-ел KHN барган шартларда игенче, ачтан үлмәс өчен, нишләргә тиеш?
— Без бу турыда анын белән бер сөйләшкән идек бугай,— ди> Анна Ильинична,— исправник әфәнденең фикере бик оригиналь: ул ю чектермәстән крестьян банклары ачарга тәкъдим итә, югыйсә, Kpi стьян сугышын көт тә тор, ди. Ә крестьян ризасызлыгы чаткылары! нан ялкын күтәрелүе мөмкин, ди. Аныңча, фәкыйрьлек бигрәк тә тата авылларында көчле.
— Әгәр ул халуйлар да моны сизәләр икән, бик яхшы. Ни буласы белеп торсыннар. Крестьян банклары — буш нәрсә ул.
— Син шул турыда исправник әфәндегә әйтмәкче идеңме’
— Нигә әйтмәскә? Тик мәсьәләне алар хәл итми, хәл итәргә тел; ми дә.
— Үзеңнең кем икәнеңне онытма, Володя.
— Онытмыйм. Ләкин, Анна, син уйлап кара: полицейскийлар чат кыдан янгын чыга күрмәгәе дип пошыналар! Чынлап пошыналар! Б тикмәгә түгел.
Берничә көннән соң Кокушкинога Володяның якын кардәше һә, яшьтәше Николай Веретенников килде. Аны бик шатланып каршы а; дылар. Володя бигрәк тә сөенде. Аларның бала чаклары бергә үреле үтте, Сембер шәһәреннән Казанга килгән саен, Кокушкинога бары алдыннан, Володялар һәр вакыт Николайларның Профессорский тьп рыгындагы квартираларында туктыйлар иде. Володя Николайның бү.' мәсендә йоклый, аннары бергә Казан карарга чыгып китәләр иде. К< кушкинога да бергә баралар иде. Аларга бигрәк тә юл ошый иде И{ кен кырлар, зәңгәр күктә тургайлар сайрый, җирдә — бүдәнәдә} боҗырлар; урман аркылы үткәндә чәчәк җыялар. Балалар бигрәк т кузлага утырып барырга ярата. Володя һәр вакыт кучерны шаяр та иде:
— Ефим дәдәй, чыбыркы булса, ат табыламы? Ә нигә син тәмәк иснисең?
Ул вакытта алар Кокушкинода бу флигельдә түгел, ә аңа карш! ике катлы йортта торалар иде. Володя биредә дә Николай белән бе бүлмәдә, беренче катта йоклый иде. Бу бүлмә алар өчен бик уңайлы уйный-уйный соңга калсалар, тәрәзәдән генә керәләр иде Соцынна! флигельгә дә тәрәзәдән кереп йөри башладылар. Керергә уңай булсьи өчен Володяның әтисе Илья Николаевич тәрәзәгә ике яктан да баем; ясады. Ул чакта бүлмәдә бильярд бар иде. Иртән, йокыдан уянгач та балалар бирегә йөгерәләр, әгәр өлкәннәр уйнамаса, шунда ук шар су гарга керешәләр, әгәр өлкәннәр булса, балалар су коенырга бару көй мәдә йөрү, я крокет уйнау турында сүз куешалар. Володя һәр вакьг җитди уйнарга ярата, җиңел отуга караганда көрәшеп отуны арты! күрә иде. г
Ein кына урманга чыгып кнтәләр, балалар белән бергә Мария Александровна, я Илья Николаевич була иде. Урманда йөргәндә Некрасов, Пушкин, Лермонтов шигырьләрен балалар бер-берсен бүлеп, ярыша-ярыша кычкырып укыйлар. Аннары тыелган җырларны да җырлый башладылар Балалар хорында «Еремешка җыры». «Стеньк Разин кыясы» яңгырый иде... ❖
Хатирәләр, хатирәләр Аларнын очы-кырые юк. Ләкин алар ника дәр мавыктыргыч булмасын, Володя хәзер үткәннәр белән генә яши ~ алмын Үткәннәр бүгенгене яки киләчәкне аңларга ярдәм иткәндә генә 3 аларны искә ала Үткәннең китабы, ни әйтсәң дә, укылган, киләчәкне- £ кен бер кемнең дә кулга алганы юк әле. х
— Ничек килер! ә уйладың, Николай, юл бик кыен булмадымы?—> дип сорады Володя. Күптән түгел генә бу юлдан үзе үткән булса да. ул хакта әйтмәде, аннары соңгы көннәрдә каты бураннар да булды. ♦
— Болай маҗаралар булмады булуын.— диде Николай, оялчан я гына елмаеп, - юл начар, кар бик күп. маяклар күренми. Пар атта э килү турында уйларлык та түгел, мичәүдә булса гына г
- Минем мичәүле атларда йөргәнем юк, рәхәттер
— Берәр чокырга чуммасаи, рәхәт, әлбәттә.
— Ярый, Казан, Казан ничек?
— Казанны, Володя, тагарлар юкка гына чуен казан димәгән, кай- л ный ул. Иң зур яңалык шул — университетта укулар башланды Бу _ турыда нмеш-мимешләр күп булды, студентлар тагын чуала дип сөй- ® ләделәр. Чынында хәзергә чуалышлар юк. Иң яхшы студентларны шә- г һәрдән олактырып бетергәч нинди чуалыш булсын.
— Ата педель Потапов тантана итә торгандыр, ә?
— Ихтимал. Сезнең бер студентыгыз, гафу үтенеп, полициягә елый- =- елый хатлар язган, дип сөйлиләр Дөрес булса, җыенда иң каты кыч- й кыручыларның берсе, ди. u
Рогачевский вакыйгасеп Володя белә иде инде.
— Күп кычкырган, күп әтәчләнгән кешеләр, гадәттә. Николай, шулай була ул, моңа гаҗәпләнергә кирәкми,—диде Володя сүрән генә. - Син беләсең ич, безгә халык алдында канатларын җилпеп. хәтәр кытаклаучы, аннары полициягә елый елый хатлар язучы хәчтерүшләр кирәкми, чын көрәшчеләр, үз юлларына турылыклы булучылар булсын Уенга чыкмадык.
Николай Веретенников ачык сизде: аның бу сүзләре Володяга әллә пи тәэсир итмәде. Ә ул Володя шуны да белеп торсын дип махсус кил де бит. Шулай да, сөйләгәч, күңеленә җиңел булып китте. Бәлкн Володя куркынычны берьюлы төшенеп бетми торгандыр. Соңыннан аңлар
Алар лампаның мае беткәч кенә йокларга яттылар Николайга Володя бүлмәсендә, Дима караватында урын җәйгәннәр иде
Шуннан соңгы көннәрдә дә Николай белән сөйләшү, серләшүләр дәвам итте Николай — һәйбәт, намуслы егет. Володяга .теләктәшлек итә. әмма ул... көрәшче түгел, мөгаен, булмастыр да.
Николай Анна Ивановна Веретенникова ның каты авыруын әйтте. Бу хәл өйдәгеләрне барысын борчуга салды Ж.ир кипкәч, Кокушки нога китерергә ниятләре бар икән. Монысы бик яхшы, монда һава саф. бәлки килешмәсме.
Николай кайтып киткәч, Кокушкинога Володяның яраткан сеңеле се —Ольга килде. Кыз гимназиядә укыганга күрә, каникуллар җитми чә Кокушкинога килә алганы юк иде. Ул туганнарын бик тә. бик тә сагынды. Оля Володядан яшь ярымга кечкенә, аң үсеше ягыннан исә аңардан күпкә калышмый Холыклары, дөньяга карашлары, теләк ом тылышлары, .хне-тойгылары да туры килә. Алар бер-берен аклыйлар, хөрмәт итәләр, яраталар. Володя Анна Ильнничнаны да бнк олылый ләкин ул бераз башкарак, ул. Ольга кебек, смне бер күз карашыңнан аңлый алмый, аңарда Ольгадагы самнмилек, зашып торган дәрг җн
3. «К У.» .4 7 33
тенкерәмн. Ольга бик сәләтле, гаҗәп зиһенле кыз, күп укый, математика белән мавыга, «Ольганың эшләми торган чагы бармы? — дип сорый иде Володя еш кына һәм үзе үк: — Бар, йоклаганда эшләми’» — дип көлеп җавап та бирә иде.
Ольга юк чакта флигель эче тын, ире дөнья кунган тол хатын кебек кырыс, җитди була иде. Ольга килгәч, бөтен дөнья яңгырап, чыңлап тора башлады. Билгеле. Оля җиңел холыклы, уйсыз, гамьсез, җилбәзәк бер кыз түгел, әмма ул барында гүя бөтен дөнья шат, көләч. Шуның өстенә, ул, әнисе кебек, музыка ярата, бик яхшы итеп рояль уйный, үзе үк җырлый да.
— Оля, сөеклем, ничек килергә булдың? Аня бу базга төн-көн ләгънәт укый,— дип көлде Володя.
— Син шаяртасыңдыр. Володя. Аня андый түгел. Кокушкинодап матур җир дөньяда юк дип кем әйткән? Ник дәшмисең? Минемчә, яхшы уйлаган кешеләр кышкы салкында да таракан кебек туңмый.
— О, кыш монда салкын һәм зәһәр булды,— диде Володя, «р» авазын үзенә бер төрле куш итеп сузып. Аның бу гадәте яшьтән үк килә иде, шатланса яки дулкынланса, бу бигрәк ачык сизелә.— Хәзер яз кояшы карый башлагач, аларны искә төшерәсе килми. Оля, әйдә икәү бергә «Нелюдимо наше море»ны җырлыйбыз,— һәм Володя ярыйсы моңлы тавыш белән җырны башлап җибәрде. Аның тавышы шактый утырган, ныгыган иде.
Но туда выносят волны Только сильного душой! Смело, братья! Бурей полный.
Прям, крепок парус мой.
Алар бу озын җырны ике тавыш белән аеруча күтәренке җырладылар. Бер җыр икенчесен алмаштырды, берсе икенчесеннән көчлерәк, ' моңлырак яңгырады. Мондый дәртле җырның бу бүлмәләрдә күптән ишетелгәне юк иде.
Володя дулкынланды, әсәрләнде. Мондый чакта ул тынгы белми иде.
— Оля, әйдә, шахмат уйныйбыз. Без Николай Веретенников белән дә ярыштык. Ләкин ул акыл белән уйнамый...— Володя фигураларны тезә башлады.— Ә син остаргансыңдыр, Оля?
— Әлбәттә,— диде Оля көлеп.— Телисең икән, ике фигура алдан бирәм.
— Шаярма, шахмат ул зур галимнәр шөгыле, тилеләр уены түгел.
— Ә үзең алдан ук минем котымны аласың.
Бу кадәр ләззәт һәм дәрт белән Володяның күптән инде уйнаганы юк иде. Ул отты, әмма зур көч кую бәрабәренә отты. Күренеп тора: Оля чыннан да остарган, математиканы белүе монда да сизелеп тора. Володя уенын-чынын бергә кушып:
— Минемчә, фин дусларың киләчәктә синең белән горурланырлар,— диде. Володя Оляның Финляндиягә барып югары белем алырга хыяллануын чын күңелдәй хуплый һәм шуңа күрә финнарны аның дуслары дип атый иде. Шведча өйрәнә башлавын да хуплады. Чөнки Финляндиянең югары мәктәпләрендә швед телендә укыталар икән.
— Горурланырлармы, юкмы, анысы ул хәтле мөһим түгел, ә син менә оттыра яздың,— диде Оля шаян гына.
— Яздың! Әллә минем отуым очраклы дип белдеңме? — диде Володя.
Ул чын уенчыларга гына хас дәрт белән фикерен исбат итәргә тотынды.
— Килешәм һәм үземне җиңелгән дип саныйм,—диде Оля ахырда — Ә хәзер бүлмәңне күрсәт.
Оля Анна белән бер бүлмәгә урнашкан иде. Анда яктырак та, җылырак та, күңеллерәк тә.
— Мина монда да ошый.— диде Оля. Володянын караңгырак бүлмәсенә кергәч. Билгеле, аның бу бүлмәдә бик күп тапкыр булганы бар. Монда бер нәрсә дә диярлек үзгәрмәгән.— Салкын, кырыс — чын-чын- лап сөрген бүлмәсе. Верстакта бераз эшләштергәлнсенме?
— Вакыт тичи.
— Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле укынсыңмы? — Оля ♦
верстак өстеннән китапларны алып-алып карый башлады.— Чернышевский, Добролюбов, Некрасов, Толстой, Тургенев... Плеханов. Маркс... ? Плехановны мин дә укый башладым. х
— Марксны? х
— Ул авыр. х
— Аның каравы, көшеле алтын! х
Ольга килгәннән соң көннәр тиз һәм җинел үтә башлады. Ул гүя үзенең яшьлек дәрте белән бөтен бушлыкны тутырды, аның яшьлек ♦ ашкынуының чиге юктыр кебек иде. Еш кына алар абыйлы-сеңелле урманга чаңгы шуарга чыгын китәләр, кайчак Анна Ильинична да аларга иярә, ләкин ул күбрәк я авырый, я кәефе булмый, я өй эшләре белән мәшгуль иде.
— Кышкы урманның матурлыгы турында халык тикмәгә бу кадәр гүзәл әкиятләр чыгармагандыр. Аня, йөр син урманда, ул. валлаһи, шагыйрь Надсон китабыннан яхшырак,—диде Ольга
— Чын поэзиянең яхшысы, яманы буламы икән, Оля? Минемчә, аның көче,— Анна Ильиничнаның йөзе ап-ак иде, ул җилкәсенә салган җылы шәленә ныграк бөркәнде,— кешеләрнең рухына туры килүендә Ә күңелләр хәтсез күн төрле, арада менә минеке кебек чатный башлаганнары да бар Шуңа күрә сез мина карамагыз, барыгыз, рухыгызга азык алыгыз.
Володя белән Оля тау. чокыр битләреннән шудылар, егылдылар, мамыктай карга чумдылар, кычкырып көлделәр. Оля кар баскан каеннарга, чыршыларга, наратларга сокланып карады, ап-ак каен кәүсәләрен кочып кочып та алды. Аның коңгырт күзләре ялтырый, сулышы бераз ешайган, яңаклары алсуланган иде. Көн артык суык түгел, урманда җил дә юк. Хәзер көн озая бара, кышның караңгы айлары үтте инде.
— Әнә, еракка-еракка сузылып киткән чаңгы эзен күрәсеңме, Оля? Мин шуннан ауга барам, кешеләр белән очрашам Әнә, бүген дә бер абый килә.
— Әйдә каршы барабыз
Урман буйлап каядыр баручы чаңгычы, ашыгып килгән ике яшьне күргәч, туктады. Бу Володянын урмандагы танышларыннан берсе иде. Билендә һәр вакыттагыча балтасы бар иде. Володя аңардан еш кына:
— Урманда мылтык кирәк, балта белән нишлисең, утын чабасыңмы? — дип сорый иде.
— Утын чабарга безгә рөхсәт юк, мылтык алырга сәмән җитми. Балта бүреләрдән сакланырга ярый,— дип җавап бирә иде бу кеше
Володя ерактан ук шат тавыш белән кычкырды:
— Ермолай Маркеловичка сәлам!
— Сез дә сәламәт булыгыз, Владимир Ильич,— диде карт, бүреген күтәреп
Ольга баш иеп исәнләште.
— Димәк. Владимир Ильичның апасы?
— Юк. сеңелесе
— Яңарак кына Казаннан килде,— диде Володя — Ә апа өйдә, бераз кәефе юк.
— Шулаймыни! Бнк каты авырмаса, алла боерса, үтәр. Авылларда да хәзер авырулар күбәйде Кыш көне салкыны үзәккә үтә, ашарга җитми. Менә әле Апакайга барадыр идем Анда бер имче карчык бар. Шуның үләннәре авыруларга бик килешә. Безнең үзебезнең карчык-
35
яоке1геэио RvnxvatfqvT
3*
лар да үлән жыя, тик аларныкының файдасы азрак. Сәрби әбинең зерә килешә, диләр.
— Докторга күрсәтергә иде.— диде Ольга.
— һи, кызым, докторга күрсәтә алабызмы соң без. Докторга күренер өчен Казанга барырга кирәк, атын кайдан аласын? Байлардан сорасаң, бирәләр дә... аның өчен җәй көне бер атна эшләтәләр. Монысы бер барган өчен шулай, ике-өч барсаң, исәп зурга китә бит. Үзеңнең юклы-барлы игенеңне вакытында җыя алмый каласың. Аннары докторына бирәсе була, бушка карамыйлар бит.
— Имче карчык та үләнен бушка бирми торгандыр?
— Анысы башка, кызым. Без үз кешеләр, санашабыз. Баш на баш.
— Авыруга сөт кирәк.
— Аны кем белми. Владимир Ильич, ләкин без сөтнең төсен дә оныта башладык инде. Аннары уйлап та куясың: без фәкыйрь торабыз, татарлар бездән дә ярлырак. Алла ярдәм бирсен инде аларга. Мин үзем кара акыл белән болай уйлыйм гаделлек юк бездә. Рус байлары гел татарларны хурлый, алар тегенди дә, алар мондый, ден- сезләр Минемчә, дине аның ахыр чиктә һәркемнең үз эше. Гаделлек җитми, менә мәсьәлә кайда .. Ярый, сау булып торыгыз. Карчыгым әйтә, син күп сөйлисең, син кайтканчы мин аягымны да сузармын, ди. Аяк сузу бу дөньяда нәрсә, ана күп вакыт кирәкми, әмма исән чакта яшисе иде. Шулаймы, Владимир Ильич?
— Әлбәттә, шулай.
— Шул шул. Ярый, сау булып торыгыз. Менә минем күршем бар. Теле шома бөгелә. Ул әйтә: син. Ермолашка. татарларга динеңне алмаштырырга йөрисең, шуңа күрә ходай сиңа байлык бирми, ди. Ходайның мина байлык бирмәве анысы рас. ну минем динемне татарлар нигә алсын? Алар бит юләр түгел... Ярый, сүз сүзне чыгара, сүздән ботка пешми Сау булып торыгыз.
Ниһаять, карт үз юлына китеп барды. Володя аның артыннан озак кына карап торды:
— Акыллы кеше бу мужик... Ләкин дөнья мәшәкате баскан үзен. Өч тапкыр саубуллашмыйча китеп бармый,—диде.
Кояш чыккан, урман эченә озын-озын күләгәләр төшкән. Кар ап-ак, җемелди. Чаңгы эзләре төшеп калган ак ефәк гасма шикелле сузылып ята.
19
Төне буе өй кыекларыннан тамчылар тамып торды. Моннан берничә генә көн элек җылы җилләр исә башлаган иде. Быел кар шактый күп, һавалар шактый салкын торды, яз гүя килергә дә оныткан иде. Әмма вакытында табигать үзенекен итә икән. «Яз авызлыкланмаган , яшь ат шикелле ул, бер чаба башласа, тотып кара син аны». Чыннан да. ашкынуы нәкъ шулай икән. Әнә тамчылар төнлә дә шыбырдый. Көндез башка тавышлар күп булгангамы, аларның җыры колакка бу кадәр моңлы һәм дәртле булып ишетелми, ә хәзер тамчылар шундый тыпырдыйлар, төн уртасында торып, Үшнә буена чыгып китәрсең. «Авызлыкланмаган яшь ат...» Халык йөрәк ярсуын нәрсә белән ча-гыштырырга белгән. Ат аның иң зур. иң татлы хыялы, очар канаты. Аты булса, киләчәк аңа караңгы булып күренми. Бәлки, игенче бу язгы төннәрдә бөтенләй йоклый алмый торгандыр, аңа шушы шашкын тамчылар тавышында ат өерләренең тояк гөрелтесе ишетелә торгандыр. Ул белә, өнендә аңа атлар өер булып килмәячәк, өн ул хыял түгел, өн рәхимсез. Сөйлиләр: недоимка өчен околодочный Ильяс бабайның мескен атын алып киткәч, ул акырып елый-елый, ялвара-ялвара аның артыннан бөтен авыл буйлап, аннары кыр буйлап барган, теге камчы белән кыйный башлагач, әйткән ди:
— Болай гына сукма, ваше благородие катырак сук. үтергәнче Ат булмагач, мина барыбер әҗәл инде, мина да. нәни балаларыма да...
Околодочныйга нәрсә, синен күз яшен аның бәгърен кисми, күңелен нечкәртми, ул үз эшен эшли. Әйтәләр, шуннан сон Ильяс бабай әллә ничә ел ни акыллы, ни тиле булып йөргән, иртә-кич кулында нуктасы булган, имеш, кырга атын каршы алырга бара. ♦
Бу хәлләргә күптән инде, ул чагында Ильяс бабай әле чын бабай ь булмаган, тик шул вакыттан бирле ул ат күрмәгән
Кокушкипода яшәгән чагында Володя авыл кешесенең фаҗигасен « тирәнрәк аңлады, чөнки бу турыда бер китапта да болай ачык язмын- * лар иде. Әмма аклау, теләктәшлек күрсәтү — ул аны яхшыртуга юнәл- х гән беренче адым да түгел әле. Россиядә акыллы, миһербанлы, кыю с фикерле, изге теләкле кешеләр аз булмаган, игенченең коточкыч фәкыйрьлеге аларның йөрәкләрен әрнеткән, кайчак күз күрмәгән батыр ♦ лыкка да күтәргән, игенче өчен алар каторгаларга, сөргеннәргә киткән а нәр. хәтта баш күтәргәннәр, һәлак булганнар, тик... миллионнарның о .хәлен рәтли алмаганнар. Юк. монда яңа. тамырдан яна нәрсә кирәк’ * Игенчеләр хәрәкәтен эшчеләр хәрәкәте белән кушканда гына... ч
Төнге тамчылар тавышында бу катлаулы мәсьәләнең әле бер. әле икенче ягы төсмерләнә. Володя өчен бер нәрсә ачык бу зур эшкә бөтен с гомереңне багышларга кирәк. Бер кеше гомере эчендә Россия хезмәт « ияләрен яңа тормышка алып чыгып булырмы, юкмы, анысы башка, син я булмасаң, башкалар дәвам иттерер, туган илдә кыю кешеләр аз түгел. < тик бердәнбер дөрес юлны гына табасы бар. г
Кинәт Володяның күз алдында университет калыкты. Альма матер' * Кайдандыр студентларның яраткан җыры «Гаудемаус» ишетелә. Ул а. көчәйгәни >н-көч »я, аны бөтен студентлар җырлый. Ул да булмый, төнге =» тамчылар шыбырдаган кебек бер ярсу белән, бөтен ил җырны күтәреп < ала. Бу инде студентлар җыры гына түгел, бу бөтен Россиягә яңгырын <торган, картына, яшенә аңлаешлы революцион җыр. Җырны кызыл байраклар күтәреп барган эшчеләр һәм крестьяннар башлый, аларга башкалар кушыла .
Шул җыр моңнары астындамы, әллә тып-тып тамган тамчылар тәэсирендәме. Володя Йоклап китте. Ә күзен ачканда инде яктырган иде. Ул бетеп гәүдәсендә гаҗәп бер җиңеллек һәм ашкыну тоеп урыныннан торды, иртәнге ашка кадәр үк ишегалдына чыгып, утын ярды, аннары Үшпә буена китте. Елгада боз өстенә су чыккан. Утарда бик яңгыравыклы итеп әтәчләр кычкыра, агач башларында кара каргалар талаша, озын колгалардагы ояларында сыерчыклар сайрый
Ун-унбнш көн үтүгә җир тәмам ачылды, кипте, каралып беткән кар бары тик тирән чокырларның төньяк битләрендә генә калды. Дым һәм туфрак, тирес һәм черек яфрак исләре борынны яра Моннан атна-ун көн элек Анна Ильинична урманнан беренче умырзаялар җыеп алып кергән иде. хәзер инде үткән елгы корыган һәм күгәргән яфраклар астыннан яшел үләннәр баш калкыткан, каеннарның бөреләре ачылган Үшнә бозы агып бетте. Су быел күп булды, ул әле дә ярларына кайтмаган.
һавалар җылы, көннәр аяз. Язның иң матур һәм ямьле чагы. Җнр яшәрде, аннары күп тә үтмәде—беренче чәчәкләр күренә башлады Кырларда чиксез дәрт белән тургайлар сайрый, игенчеләр, муеннарына тубал асып, сабан ашлыклары чәчәләр Кыш көне халык ачлыкган бик интеккән иде, инде тагын өмегләре уянды
Язгы саф һава, кояш җылысы, бакчаны тәртипкә китерү, гөлҗн меш һәм сирень куакларын төпләү Володя белән апасына яхшы тәэсир итте. Барыннан бигрәк Мария Александровна белән Маняшаның Ка заннан килүе аларны шатландырды. Хәзер барысы иртәдән кичкә хәтле бакчада. Мария Александровна розалар ярата. Володя белән Анна Ильинична аңа чәчәкләр утыртырга булышалар. Тиздән сиреньнәр.
шомыртлар чәчәк атар, аларның хуш исләре бөтен бакчаны тутырыр- ,
Ниһаять Анна Ивановна Веретенникованы китерделәр. Ул^ бик ябыккан һәм хәлсезләнгән иде. Аны Үшнә буендагы ике катлы төп йортка урнаштырдылар. Беренче катта, гадәттә, балалар була, икенче катта өлкәннәр, анда тынычрак. Анна Ивановнага икенче катта бүлмә хәзерләп куелган иде.
Авыр> бераз ял иткәч. Анна Ильинична белән Володя кереп хәлен белделәр. Ни дисен, алар беренче күрүгә үк Анна Ивановнаның бу дөнья кешесе түгеллеген аңладылар. Тормышта ике нәрсә — туу һәм үлү һәр вакыт янәшә йөри. Ул дөнья яратылганнан бирле шулай.
Хәзер Ульяновлар гаиләсен Володяның киләчәк язмышы бик борчый иде. Аңа белемен төгәлләргә мөмкинлек бирерләрме, юкмы? Әллә чит илгә китеп, анда берәр университетка керергәме? Бу мәсьәләләр гаиләдә кат-кат тикшерелде. Башта Россиядәге мөмкинлекләрдән файдаланып карарга булдылар. Яшьләрне әниләренең оптимизмы, якты киләчәккә ышануы, батырлыгы, сыгылмавы канатландырды.
1888 елның 9 маенда Володя Халык мәгарифе министрына, Мария Александровна полиция департаментына гариза яздылар. Мария Александровна улына Казан университетында укуын төгәлләргә рөхсәт итүне сорады.
Күп тә үтмичә, рәсми җавап килде: Казан уку-укыту округының попечителе һәм студентлар инспекторы: «Владимир Ульяновны яңадан Казан университетына кабул итү чиктән тыш кирәкмәс, ул патшага кул күтәрүче Александр Ульяновның бертуган энесе, әхлак ягыннан да, сәяси яктан да ышанычлы кеше дип исәпләнә алмый», дигәннәр.
— Башыңны имә. улым,— диде Мария Александровна Володяга һәм полиция департаментына, министр Дурново исеменә яңа гариза язарга утырды:
«Төрле гаилә хәлләре аркасында улым Владимирның үз янымда белемен төгәлләвең теләп. Сез Галиҗәнабләрдән ана Казан университетына укырга керергә рөхсәт итүегезне түбәнчелек белән үтенәм».
Полиция департаменты ананың бу үтенечен дә кире какты, «улыгызны университетка кабул итү иртәрәк әле», диелгән иде рәсми җавапта.
— Өметне сүндерергә, тамырыннан корытырга уйлыйлар,— диде Володя, апасы белән урманда йөри-йөри.
— Алар Саша өчен синнән үч алалар,— диде Анна Ильинична, җиргә карап.
— Бер түгел, биш. ун тапкыр үч алсыннар, әмма тарих барышын
алар үзгәртә алмый,— диде Владимир Ильич, үз сүзләренә 'үзе нык ышанып.— Патша строе тарих тарафыннан үлемгә хөкем ителгән. Ул иртәме-соңмы ишеләчәк, тарихи мәйданга яңа көч чыга, киләчәк аның сөялле кулында. ч
— Анысы шулай да... иске строй үз урынын ихтыяри рәвештә яңага бирми, ул актык чиккәчә...
— Әйе, тарихның объектив законы белән тартышырга маташачаклар, ләкин ул бушка булачак.
Володя үлән эченә кереп чалкан ятты, аннары күчмә ак болытларга карап тора башлады. Анна чәчәкләр җыярга кереште. Бу араларда җылы яңгырлар яугалаганга, үлән, чәчәкләр котырып үсә, агачларда, куакларда кошлар чыр-чу килә, тирә-якка балдай татлы хуш ис таралган. Әнә тирән чокыр, аннан дым бөркелә. Анна Ильинична куакларга тотына-тотына түбәнгә төште һәм текә яр астыннан бәреп чыккан чишмә башын күрде. Ташка басып кулын юды. Су салкын, кулны туңдыра иде.
Анна Ильинична өскә менгәндә Володя ятып калган урынында юк иде инде Әмма ул аласын берүзен урманда ташлап китмәс. Урман — колак, кыр — күз диләр. Анна Ильинична.
— A-у, Володя!—дип кычкырды.
Аваз кире кайтып яңгырады, шуның артыннан ук якында гына Володяның тавышы ишетелде: ♦
— Мин монда! а,
Володя карт имән төбендә башына җәлпәк түбәтәй кигән Ильяс ? бабай белән сөйләшеп утыра иде. 5
— Исәнмесез, бабай,— диде Анна Ильинична, алар янына килеп. « — Исәнме-саумы, кызым. Ерак бардыңмы? х
— Юк, чишмә янына төшкән идем. i
— Чишмәсе һәйбәт бит.
— Кайчандыр шунда урман каравылчысын үтергәннәр, дип сөйли ♦ ләр. Дөресме шул сүз, бабай? a
— Дөрес, кызым Җанын кыйганнар мескеннең. Кызганыч булды о
— Ә урманда качкыннар бармы? — дип сорады Володя.
— Хәзер берән-сәрән генә булса булыр. Минем үземә, мәсәлән, го- ч мер буена да нибары бер качкын очрады, анысы да күптән. Икмәк » сорады, ничә көн инде ашаганым юк. диде. Йөзен сакал-мыек баскан, с өстендә чикмән, башында, җәй көне булса да, колакчыл бүрек, аягын- о да тузып беткән чабата. Үзе болай безнең агай-энегә дә охшый, ну рус- я ча калякать иттек. Шунда гына тор, момент китереп житкерәм икмәкне, дим Үзең минем белән барсаң, чәй дә эчертеп жибәрәм. Кәннчни. s бөртекле чәй бездә юк, ягыт сушуни бар Кәжә сөте тагын Авылга * бармады, шикләндеме, белмим. Тәмәкең юк инде синең, ди Юк. мин а. әйтәм. тартмыйм Озак димәсәң, күрше рус авылына барып сорыйм, отказ итмәсләр, дим. Юк, кирәкми, икмәк белән сөт китерсәң, шул ® житә, ди. Китереп бирдем Рәхмәт әйтеп беразын ашады, беразын биштәренә салды, сөтен аз гына эчте. Аннан әйтте: «Син, бабай, мине, мин сине күрмәдем», ди. Шуннан урман эченә кереп югалды. Шул булды минем качкын белән очрашуым Элек, картлар сөйлиләр иде, урманнар безнең зуррак булган, качкыннар күп йөргән, алар землянкаларда яшәгән. Хәзер урман юлларында сәүдәгәрләрне, түрәләрне үтереп ташлаштыргалыйлар. тик болар качкыннар эше түгел, юлбасарлар эше. Качкын кешегә тими Ярлы-ябагайга, мөмкинлеге булса, үзе ярдәм итә, чөнки ярлының ничек жәфа чиккәнен белә Илләт урманнарында хәзер дә качкыннар бар, ди. Анда гаскәр дә керергә курка Сызгырып җибәрсәләр, агачлар селкенә. Бер вакытны мин үзем дә Илләт урманнарына сугылырга жыенган идем. Менә син грамотный кеше, китапның калынын да, юкасын да күп укыган,— мин тәрәзәдән синең өстәлендә никадәр китап ятканын күргәнем бар,—узен уйлап кара, миңа нишләргә калды? Атым бар иде, аны недоимка өчен алып киттеләр, сыер гомердә күрмәдек, бер кәжә. Кая барасың, нишлисен? Семьяда биш бала Кызларга бит бу дөньяда имана да бирмиләр. Ашарга барыбер кирәк. Ирексездән баш ташлап качып китәрсең. Эх, улым, син мен.» рус баласы, безне, татарларны, болар тегеиднләр, мондыйлар. антнхрнстлар дип тормыйсың...
— Анысы динчеләр эше. халыкны алар болгата, бабай
— Шулайдыр... Әмма без. улым, яхшылыкка яхшылык белән генә җавап бирәбез Әтиегезне беләм. бик акурат кеше иде. мәрхүм, урыны ожмахта булсын. Без аның белән вроде крестниклар Ул мине шулай дип атый иде. Ул — Илья, мин — Ильяс Син. улым, әтиең эзеннән’ барасын, дөрес эшлисең, апаларын-сеңелләрең дә шулай, һәй, онытканмын, парин, жиләк ашыйсыгыз килмиме’
— Юк, юк, бабай, мәшәкатьләнмәгез,—диде Анна Ильинична
— Карчыгыгызга илтегез, — диде Володя.
— Аңа дип жыюм инде. Җәй көне ничек тә туенабыз, кыш — чн-
тенрәк ярын, һәр кошнын үз жыры дигәндәй . Сораганым юк, теге доктор апагыз килдеме? Кызама бик тә ярдәм иткән иде. Шуннан бирле күзләре ник бер авыртсын.
— Шушы көннәрдә китерделәр. Сәламәтлеге начар, диде Володя.
— Шулаймыни? Кара син аны. Таныш докторы юкмыни?
— Кайчак, бабай, докторлар да ярдәм итә алмый.
— Бик борчылып торабыз,— дип өстәде Анна.
— Авыру өчен борчылмыйсыңмы соң!.. Кәҗә сөте эчмәсме? Сез, балалар, көлмәгез, кәжә сөте бик шифалы, сыерныкыннан игелекле, безгә әле картлар шулай әйтәләр иде.
Ниһаять, Ильяс бабай тырысын күтәреп, үз авылына. Ульяновлар үз утарларына кайтып киттеләр. Анна бер кочак чәчәкләр җыйган иде. Кайткач Анна Ивановнага кертәчәк.
Кокушкинода Анна Ивановна үзен әйбәтрәк хис итә башлады, өметсезлеккә бирелмәде, ул күбрәк кешелек, дуслык турында сөйләнә иде. Берәүгә дә ачуланмый, рәнҗеми, сезнең аркада саулыгымны җуйдым. шулай булдым, тегеләй булдым, дип зарланмый иде.
Аның бүлмәсендә ачык тәрәзә каршындагы өстәлдә һәр вакыт чәчәкләр була. Аларны күбрәк Мария Александровна белән Анна Ильинична кертәләр иде. Володя болай гына кереп утыра. Ул күңеле белән сизә: Анна Ивановна аңа атап сөйли кебек. Аның сүзләреннән соң Володя үзен рухи яктан баеган кебек хис итә.
Анна Ивановна бик игътибарлы һәм күзәтүчән булган, халык тор-мышын. аның кайгы-хәсрәтен тирән тойган.
— Халык,— ди ул еш кына,— дөм-караңгыда яшәсә дә, һаман яхшыны уйлый, ышанычы булмаса да ышана, бәлки бу михнәтләр үтәр әле, дин өметләнә... Мин бит күз докторы. Халык, аптырагач, бүтән чирләре белән дә мина килә. Бездә, врачларда, файда да итми, зарар да китерми торган бер дару бар. нишлисең, аптырагач шуны бирәсең-
Володя бигрәк тә аның Петербург турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлый иде. Анна Ивановна өлкән буын революционерларны күреп белә, алар турында тирән хөрмәт һәм ихтирам белән сөйли. Аның сөйләгәннәрендә ул кешеләр гажәп олы җанлы, батыр йөрәкле, кешелекле, халык өчен гомерләрен кызганмаучылар булып гәүдәләнә. Володя ул сүзләрне тыңлап кына калмый, Анна Ивановнадан революционерларның кайберләре белән хат аркылы булса да таныштыруын үтенә. Революцион буыннар бер-берсеннән өйрәнергә, бер-берсенец тәҗрибәсен алырга тиеш. Яхшысын кабул итә, искергәнен кире кага. Шунсыз буыннар алга бара алмый.
Бүген Володя белән Анна Ильинична килеп кергәндә Анна Ивановна ачык тәрәзәдән карап бер ялгызы утыра иде. Ул керүчеләргә бик тә шатланды, хәтта йөзе яктырып киткәндәй булды.
— Бүген хәлем бөтенләй ару кебек, менә торып утырдым әле.
— Ә мин сиңа, Анюта, урманнан чәчәкләр җыеп алып кайттым,— диде Анна Ильинична, кулындагы чәчәкләрне вазага утыртып. Аннары икенче бүлмәгә чыгып вазага салкын су салды, чәчәкләргә бөркеде.
— Ильяс бабай, Анюта, сиңа сәлам әйтте. Хәтерлисеңме, ул сиңа кызын күрсәтергә алып килгән иде,— диде Володя.
— Апакай кешесеме? Хәтерлим
Анна Ивановнаның сагышлы елмаюыннан да авыруы инде бик җитди булуы сизелеп тора иде. Аның бу халәте шаулап торган, тереклек көче ачылганнан-ачыла барган җәй башына да, өстәлдәге’ чәчәкләргә дә туры килеп бетми, йөрәкне аеруча әрнетә иде. Анна Ивановна янында бөтен ихтыярын туплап түзсә дә. аның яныннан чыккач, бигрәк тә флигельгә кайтып кергәч, Анна Ильинична кайнар күз яшьләрен тыя алмады.
Володя апасының күңеле тулганын сизеп, өйгә кермәде, бакчага чыгып сирень куаклары төбенә утырды. Монда, сирень чәчәк атканда. Анна Ильинична әйтмешли, акылыңнан шашып үләргә мөмкин Әмма сирень чәчәкләре — кыска гомерле, розалар озагракка чыдый Биредә Володя һәр вакыт әнисе турында уйлый. Розалар әнисе кебек саф. матур. камил Лларда тышкы матурлыктан, сафлыктан башка тагын нәр * сәдер бар. Шундый тоташ хәсрәт дөньясында матурлыкны, сафлыкны х саклый алу зур нәрсә, Мария Ллександровнада исә ана күркәмлеге 2 чәчәк ата. Бу аның һәр хәрәкәтеннән, күз карашыннан, якты елмаюын > нан, балаларына булган кайнар мәхәббәтеннән бөркелеп тора Сөекле х ире белән бәгырь жимеше улыннан вакытсыз аерылган ананың йөрәге х туктаусыз телгәләнсә дә. күзендә яше кипмәсә дә. бу йомшаклыгын ул х балаларына күрсәтми Күз яше — көрәшчеләргә начар ярдәмче. Ана йөрәге шул хакыйкатьне сизә идеме, әллә ул шул бөек түземлелеккә * тумыштан ия идеме?
Мария Александровна, улының язмышы турында үтенеп сораган барлык гаризаларына кире жавап килсә дә, ул, күңелен төшермичә, яңа гариза язды. « ..Улым минем картлыгымның һәм өч кече баламның бердәнбер таянычы . Әгәр минем улым Владимирга яңадан Казан университетына укырга керүне мөмкин түгел дип тапсагыз, ул чагында Россия университетларының берсенә: Мәскәүнскснәме. Киевнекенәме, Харьковныкынамы, Дерптныкынамы керергә рөхсәт итегез..».
Әмма бу гаризага да жавап бер төсле килде Министр салкын кул белән: «...Ульянов файдасына бер нәрсә дә эшләп булмый», дип резолюция салган иде.
20
Мәрхабә шатлык кичерә иде. Ул, тиле бер хатын кебек, баласын шашып-шашып -үбә, әле яшьле күзләре белән дөньясына елмаеп карый. Юк, мондый хәл булыр дип уйламаган иде ул Койгорыш икән, валлаһи, Койгорыш! Әлбәттә. Мәрхабә Вәлине көтте, жан сагынып көтте, аның кайтасына ышанды, тик аңарчы әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр булыр кебек т<»сла иде. Себер киткәннәр, солдатка алынганнар кебек, тиз кайтмый дигән уй аның башына бала чактан шулай сеңеп калган иде Вәли май ахырларында кайтты да төште Гүя бер нәрсәгә исе китмәде, квартирны зур яки кечкенә димәде. Казан урамнарыннан. Казан базарларыннан мең узган кеше кебек узды, тик үзеннән бишектә калган улының инде йөгереп йөрүен күргәч кенә елмаеп куйды. Канначасы белән кайнатасы, билгеле, шактый үзгәргән — картлар белән яшь балалар сакаулы елларда да алмашына икән Аның каравы. Мәрхабә шундый ук. Хыялдагы Мәрхабә!
Күрешү шатлыгы белән Мәрхабә үзенең арганлыгын оныткан, сулганлыгы да сизелми иле, бераз вакыт үткәч, Вәли боларны күрер, йөрәге әрнеп кысылыр, ул хатынын кызганыр да, иркәләр дә. ә хәзер, туй көнендәгсчә, апа шатлык тулы күзләре белән карый Яшереп булмый. йөрәгенең ерак бер почмагында шик тә бар иде. Мәрхабә аны көтмәс. Мәскәүдән китмәс, кардәшләре дә жнбәрмәс дип уйлаган иле. Ялгышкан, дөресрәге, хатынын да. аның әти-әннсен дә белеп бетермәгән икән.
— Син минем хыялдагыдан матур булгансың. Мәрхабә
— Я инде, оялтма. Монысы төрмә эземе? — Ул иренең чигәсендәге кызарып торган жөйгә күрсәтте
— Сагынмалык.— дип елмайды Вәли.
— Кыйнадылармы?
Вәлинең күзләре бер генә секундка кысылып каралды Шул вакыт эчендә Мәрхәбә барысын да аңлады сораштырып ярага тоз салырга ярамый. Борчыгач, ул бик әрни.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Әхмәт уянды, күзләрен уа-уа торып утырды. Вәли аны кулына ал' макчы булды, бала әнисенә тартылды.
— Бәй, мине яратмыйсыңмыни?
— Әтиең ич, улым.
Бала әнисе итәгенә утыргач та әтисенә ятсынып карады. Аннарь бабасының ишектән килеп керүен күргәч, әнисе итәгеннән төшеп, аңа каршы китте.
— Эттә генә Әхмәдулла егет, ничек, йоклаганда үстеңме?
— Үстем.
— Шәп булган. Әтиләрең тордымы?
— Без әллә кайчан торган, тик Әхмәт әтисеннән кача,— диде Мәр- хабә, үз бүлмәсеннән чыгып.
— Ул башта гына шулай.
Мәрхабә әнисе янына кече якка чыкты, Вәли кайнатасы белән исәнләште, улын кулына алмакчы булды, Әхмәт тагын бабасына сыенды.
— Чит жирләрдә күп йөрсәң, үз балаларың үзеңә ят булып бетә, дип сөйлиләр иде, чын икән,— дип елмайды Вәли. Аның елмаюында сагыш та бар иде.
— Балага үпкәләмә, кияү. Менә өлкәннәр онытса — ансы начар.
— Нәрсә начар? — диде Айтүтә, ишектән самавар күтәреп керә- керә.
— Өлкәннәрнең үз кардәшләренә кырын каравын әйтәм.
— Үзенең кешелеген оныта башлаганнар гына шулай итә, атасы.
— Әнә шкафчы Мөхәммәтханны беләсең ич — Печән базарыннан. Шул бөтен халыкка кычкырып сүли. мин патша хәзрәтләренең верноподданные, ди, каторжан энем Себердән кайткан иде, никаких, кудым да чыгардым, ди.
— Нәрсә базарчыларны, шкафчыларны сүлисең, атасы. Алар безнең ишеләрмени. Менә, киявем кайткач, өем ямьләнеп китте. Я, утырышыгыз әле.
— Әхмәт бабасы янында инде,— диде Мәрхабә, ире янына утырып.
— Онык — акыллы егет. Иртәгә әтиең янына утырырсыңмы?
Әхмәт күзләрен тутырып бабасына шелтәләп карады. Нәрсә бәйләнәләр бу өлкәннәр? Бик кирәксә, үзең утыр!
— Егет холкын күрсәтә,— диде Айтүтә елмаеп,— Аштан да рәхим ит, кияү.
— Рәхмәт, әни Холкын күрсәтә дисенме?
— Әлбәттә. Кемгә карап идән чүпрәге булсын. Әнисе — Карышкан кызы, әтисеннән түрәләр дерелди. Баласы, алла боерса, отчайный булыр. Бер көнне кулына таяк тоткан да үзеннән зур малайларны пыран- заран китерә. Исем китте.
— Әпкәй, пнтрас! — дип йөрәкләнеп кычкырды Әхмәт.
— Чү, тиле, кычкырма. Татлы тамак булдыңмы? Ату үсмәссең. Сыңарчак бармак кебек кеп-кечкенә булып- калырсың Сансыз малай диярләр.
— Бу дөнья, анасы, сөяленә бастырганны яратмый,— диде Әбслмә- них.— Хәзер әнә студиннар да ничек сикерә.
— Булмаса, кияүгә әтәч Аләветдии турында сүлә.
— Аның нәрсәсен сүлисең. Кияү андыйларны күрмәгәнме әллә? Кайнар кешеләр күп була, тик пакышлары тиз шиңә — Әбелмәних мәгълүм вакыйганы киявенә кыска гына итеп сөйләп бирде.— Хәзер борыны тәмам кәкрәйгән. Үзе һаман мактана миңа медаль тиеш иде, потому патша өчен страдал, ди. Ну медаль бирү түгел, эшеннән дә куганнар, ник дисәң, .метла да рәтләп тота алмый инде. Мәчет янында: «Бирсәңезче бер тиен», дип тора
Вәли кайнатасын йомыграк кеше дип исәпли иде, баксаң, ул Карышкан кызларыннан бер дә ким түгел. Элек чая Айтүтәнең юаш Әбсл-
мәнихка кияүгә чыгуы, анын белән тигез гомер итүе Вәлине бераз гаҗәпләндерә иде, баксаң...
Вәли сөргендәге иптәшен исенә төшерде. Анарда кайнатасы сабырлыгы бар иде. Әллә картая-картая кеше шулай акыл җыямы?
Кайтыр алдыннан алар махсус очраштылар.
— Синен илгә кайтуына чын күнелемнән шатланам, туган.— диде $ карт каторжан.— Син яшь кеше, көчен бар, әрәм итмә. Минем Казан- ь да булганым юк. андагы яхшы кешеләрнең адресларын әйтә алмыйм, ? әмма алар булырга тиеш, революцион традицияләр шәм түгел, сүнми. 5 Эшчеләр дөньясыннан аерылма. Элек анда бәйләнешләрең бар илеме? S
— Юк иле шул,— дип көрсенде Вәли,— мин аннан бик иртә киттем. и
— Алай икән... Ләкин Мәскәүдәге иптәшләрең эзсез югалмагандыр. > Алар белән бәйләнешеңне яңарт. Тик бер нәрсәне онытма: элек син "* очар кош идең, полиция сине белми иде, хәзер син тамгалы. Төшен- ♦ децме?
Казанга кайткач. Вәли картның киңәшен онытмады. Зур эшкә тотыныр алдыннан башта гаиләдә ни барын белергә кирәк иде. Аны шатланып каршы алдылар. Ләкин бу әле мәсьәләнең бер ягы гына. Мәрхабә армаганмы, тәүбә итмәгәнме? Ана бит җиңел булмаган . Картлар нәрсә уйлыйлар?
Бер көнне чәй янында барысына карап
— Кунак та булдым, ял да иттем, инде эш эзли башларга вакыт.— диде Вәли.
— Өлгерерсең, кияү. Эш качмас,— диде җавапка өлгер Айтүтә
— Эш күренеп тормаса, ашыкма, кияү.— диде Әбелмәних та.— Б\ генгә, аллага шөкер, ач тормыйбыз.
Мәрхабә өлкәннәр алдында сүз әйтмәде, аска карап утырды. Иртәме-соңмы мондый сөйләшүне дә көтә иде ул. Ләкин башта, үз чиратында, иренен мөнәсәбәтен ачыкларга тырышты Вәли бит — сөргеннән кайткан кеше, аргандыр, талчыккандыр. Ин мөһиме — элекке юлыннан барырга телиме, юкмы? Хатларында мәсләгеннән ваз кичмәгән шикелле тоелса да, үзе ни әйтер? Әле яна кайттым, кабат элмәккә керергәме, дисә..
Картлар Әхмәтне алып чыгып киткәч. Мәрхабә Вәлине үз бүлмәсенә чакырды һәм күзенә туры карап:
— Вәли, әйдә башта ук аңлашып куйыйк эшкә керү мәсьәләсен нигә өстәл янында кузгаттың? Нигә башта минем белән киңәшмәдең? — диде.
— Бәй, барыгыз алдында булгач... Моның нәрсәсе начар? Картларның хәтерен калдырасым килмәде.
— Картларга хөрмәт күрсәтүенә сөендем генә. Ләкин безнең үзара да сөйләшәсе сүз бар ич. Мин бит синең түгәрәк апан Оныттыкмы әллә шул сүзеңне?
Вәли ялт итеп хатынына карап алды. Аннары көлемсерәп куйды.
— Минем әкәмәтләрне хәтерлисен икән әле. Минем дә, Мәхүп, синен җырларын исемдә:
һаваларда очкан икс асыл кош, Берсе аякчулы, берсе буш._
— Юк. без икебез дә аякчулы! — диде Мәрхабә.
— Мин төшендем Бу турыда бер түгел, ун сөйләшербез әле Минем синнән башка андый сердәшем юк ич'
— Дөресен әйтәсеңме, Вәли?
— Бу турыда ике төрле сөйләп булмый. Мәрхабә. Элек нинди юлдан баруымны ахыргача белмәгәнмен. Зинданда, бигрәк тә сөргендә, минем карашым ныгыды Үзебез өчен үзебез көрәшмәсәк. моны безнең өчен беркем дә эшләмәс. Сөргендә мин байтак кына китаплар да укыдым Маркс белән Энгельс турында ишеткәнең бармы?
ГАВДРАХМАН әпсәләмов
— Мәскәүдә бергә...
— Аларны. Мәрхабә. тирәнрәк төшенергә кирәк. Алар рас ни сыйныф тәгълиматын ача. Анда мин бер Питер кешесе белән туры i ил- дем Башлы кеше, белемле иде. Ул әйтә торган иде: ни өчен көрәшкәнеңне белеп көрәшергә кирәк. Кул кычыткан өчен генә түгел, ли Кайтыр алдыннан ул миңа янә әйтте; Казанда андый кешеләр булырга тиеш. диде...
— Ул үзе тиз кайтамы?
— Юк, Мәрхабә, ул гомерлеккә... Аны тагын да ераккарак озатулары гына мөмкин.
Мәрхабә уйга калды, аннары иренең кулыннан тотып
— Вәли, әгәр мин сиңа берәр нәрсә әйтсәм, ачуланмас* ‘т? — диде.
— Мин сиңа ачулана аламмы?
— Юк. алай өзмә. Син Мәскәүдәге дусларыңны хәтерлисеңме?
— Аларны хәтерләмәскә! Мәсәлән, кемне?
— Ольга Леонардовнам ы?
— Син аны күрдеңме? Ул Казандамы? — дип тезеп китте Вәли.
— Хәзер ул Казанда юк, адресы да билгесез. Моннан бер ел элек ул менә шушы бүлмәдә кунды.
— Ни сөйлисең! — Вәлинең күзләре нурланып китте.— Ә Сергей Сергеевич?
— Зинһар, кычкырма. Ольга Леонардовна Казанга пик килгәнен миңа әйтмәде. Сергей Сергеевич турында да сөйләмәде. Исән булуын гына әйтте.
— Аларның исән булулары мөһим.
— Тукта. Вәли. Нигә син шундый түземсез. Мин сөйләп бетермәдем бит әле.
— Тыңлыйм, тыңлыйм.
— Алексей Петровичны онытмадыңмы'-’
— Докторнымы? Безне бергә Ул сөргендә булырга тиеш.
— Юк. ул иректә. Тик исеме башка. Аңлыйсыңмы?
— Аңлыйм.
— Мин аны да күрдем. Дөресрәге, бер җирдән икенче жнргә — Крестовниковлар заводына алып бардым.
— Бу искиткеч шәп. Мәрхабә! Син минем эшемне күп җиңеләйттең Мин анда эшләгән кеше, димәк...
— Вәли...—диде Мәрхабә, иренә сәерсенеп карап,—син элек мондый түгел идең...
— Бу чиксез дулкынланудан гына. Уйламаган идем....
— Сердәшеңне оныттыкмы?
— Онытмадым да...— Вәли хатынын кочаклап үпте.
— Вәли, син мине оялтма.— диде Мәрхабә, чак кына кызарып.— Алексей Петрович синең турыда сорашты. Иптәшләр сине табарлар, диде. Алардан берәү килгән дә иде...
— Өйгәме?
— Юк. Шифаханәгә. Менә беренче тапкыр мине бәйләнешкә кем кертте дип беләсең? Белмисең. Җизни!
Икенче көнне өйләдән соң Закирҗаннар килде. Алар балалар белән иде Балалар шунда ук. Әхмәтне ияртеп, ишегалдына чыктылар. Әбиләре, ерак китмәгез, дип калды. Антүтә, әйтерсең яшәргән, очып йөри, бизәкле яңа күлмәк киеп алган, башына батис яулык япкан иде.
Мәрхабә Хәерниса апасын үз бүлмәсенә алып керде. Шунда ук алар нидер пышылдаша башладылар.
Ярым европача, ярым көнчыгышча киенгән Закирҗан бүген инде Вәлидә беренче күргәндәге кебек саклык һәм ятсыну уятмады. Бүген
ул бажасы белән бөтенләй башкача, ачылып сөйләште Бик еш көлгән тавышы ишетелде.
Айтүтә табын хәзерләп йөри, ахрысы, анын да әледән-әле шаян сүзләре ишетелә иле.
— Көлмәгез, кияүләрем, кемнең адюрына 1 утырсан. шунын жырын кын,—диде Айтүтә,— күпме Казанда торабыз. Казанча сүләш- ф мәскә. Ярый, табынга елышыгыз. Кызлар, чыгыгыз, аннан сон да сер- _ ләшергә өлгерерсез. 2
Барысы өстәл тирәсенә утырдылар. х
— Мен.) өстәлем түгәрәкләнә язды,— диде Айтүтә, чынаякларга чәй « коя коя.—Әбелхарисым белән Абидә киленкәем булса, Әбелфэрнтем _ кайтса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде.
— Әбелхарислардан хат-хәбәр юкмы, әни? — дип сорады Закир- “ жан. *
— Әбелхарис, әтисе шикелле, язу эшенә хирыс түгел. Абидә килен, кулына май булсын, хаттан өзми Оныгың Казан әбиен сагына дигән. Менә Казан әбие булдым бит' Картка Казан бабае димиләр, мина әйтәләр.—Айтүтә күңелле генә көлеп алды —Үзем дә балаларыма бик йөрсктем. Чуен юлы булса, бер барып кайтыр идем Мәскәүләренә.
— Салалар инде.
— Башлаган булсалар, бер бетәр, Закиржан кияү. Башлаганнармы? Кай төшендер жир упкан дип сүлнләр хатыннар, изгеләр каберенә туры килгән, имеш.
— Анысы буш сүз, әни,— диде Закиржан.— Әбелфәриттән хат юкмы?
— Вәли кияү дә сораштырган иде Күптән юк. Бер хатында шәһәрдән сахрага чыгардылар дип язган иде. Мин эчемнән Вәли кияү күрмәгәнме дип йөри идем, алар башка якта икән . Карчыкларның сүзе очы чуалган йомгак кебек, мина карамагыз, сүлим лә сүлнм. Сез сүлә- гез, сезнең рәтле сүзе1ез бардыр Күптән күрешкәнегез юк бит_
21
— Корбан бәйрәменең икенче көнендә Аркадия бакчасына чыксагыз, яхшы булыр иде Сезне анда бер балыкчы абый күрер,— тиде Мәрхәбәгә бер рус хатыны саф татарча.— Сез мине таныйсызмы3 Кайчандыр банкалар салган идегез аркама
Мәрхабә, таныганлыгын белдереп, баш иде. Хатын сүзнең кем турында барганын искәртеп булса кирәк
— Картыгызның кәефе яхшымы? Ана минем иремнән сәлам тап-шырыгыз,— диде.
Алар Рыбпорядскийда Мәрхәбә эштән кайтканда очраштылар, аннары икесе икс якка киттеләр. Монда жәй көне — сасы балык исе Мәрхабә тизрәк моннан китәргә ашыкты, әмма Иске Гэршечныйдан тауга менгәнче бу нс һаман бетмәде.
Өйгә кайткач, бер буш ара табып, шуларны иренә сөйләде. Вәли шатланды, ләкин ничектер тыйнаграк иде ул.
Корбан бәйрәменең икенче көнендә алар, алдан сөйләшү буенча. Әхмәтне алып, Закирҗаннарга төштеләр. Аркадиягә барыр өчен алар- ны көтеп торалар иде инде. Озакламый ашамлыклар һәм самавар күтәреп юлга да чыктылар. Мәрхабә белән Вәлинең гаҗәпләнгәнен күреп. Хәерниса:
— Монда гадәт шул,— диде.
Бөтен мөселман агай-эне диярлек шул якка таба агыла иде Бар да бәйрәмчә киенгән, ирләрнең күбесе тезгә җиткән ак җиләннән, башла-
' Адюр (мукшы сүзе) — көлтә ташы! торган арбз.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛЭМиВ
рында — түгәрәк сай бүрек, яшьрәкләрнең башында — Зайгрясан белән Вәлинеке кебек, кара кәләпүш. Хатыннар шәл бөркәнгән.
Аргы Кабан күленең ямьлерәк бер төшендә, агачлар һәм куаклар арасында, урын сайладылар. Хәерниса белән Мәрхабә шунда ук табын хәзерләргә кереште, балалар чыр-чу килеп уйнарга тотынды, ирләр суга китте. Тирә-якта мандолина, кубыз чиерткән, хәтта гармун сыздырган тавышлар ишетелә, кемнәрдер Мөхәммәдиядән. Бәдәвамнан мөнәҗәт әйтәләр. Халык җырлары да ишетелгәли. Хәерниса боларга асла игътибар итми, ә Мәрхабәгә, гомердә күрмәгән кешегә, болар сәер дә. кызык та иде.
— Күңелле икән биредә, апа.— диде ул, пышылдап кына.— Картлар ачуланмыймы?
— Ачулана торганнары да бардыр инде, шулай да халык монда йөри. Без ел саен чыгабыз...
Ирләр су алып кайтты. Вәли шунда ук самавар куеп җибәрде. Закирҗан, ямь-яшел чирәмгә кырын ятып, карашын балаларга төбәде. Әй йөгерешәләр, әй чабалар. Ирек монда аларга, күрәсең, шуңа сөенәләр. Кояш кыздыра, күктә бер болыт әсәре юк, җил дә исми. Куаклар арасында энҗеле калфак, бала итәкле күлмәк кигән кызлар күре- пеп-күренеп китә. Очрашканда ирләр бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр. Караңгыда кояш яктысын күрмичә үскән гөлләргә охшаган шәкертләр күләгә кебек тавыш-тынсыз үтеп китәләр, кайсылары, киресенчә, ач чәүкәләр шикелле, чәрелдәшәләр. Берсе:
— Китап боермыш ки...— дип башлауга, икенче озынрак шәкерт:
— Китап кем, сән кем,— дип аңа каршы төшә. Көянтә кебек бөгелә язган, башына чалма сыман бер нәрсә ураган, өстенә озын җиңле, төймәсез яшел чапан кигән өченче бер шәкерт, сакаурак тавыш белән:
— «Шәрхе ширгател-ислам» китабында язылмыштыр, хәзрәте рәсүл саллаһалаһе геләйһи вә сәллам хәзрәтләре димешләрдер ки...— дип сөйләнә-сөйләнә күздән югалдылар.
Алар артыннан тагын бер төркем күренде. Арада берсе титаклап килә. Боларының кием-салымнары әйбәтрәк, үзләрен эрерәк, вәкарьрәк тоталар, сөйләшүләре бөтенләй диярлек төрекчә, гарәпчә — монысы инде үзләренең кара халык түгел икәнен күрсәтү өчендер.
— Нәрсә, балдыз, әһле Казан татарлары бераз сәеррәкме? Исең китмәсен, бу дәрьяи җәһаләттән тамчылар, монда Азия белән Европаның кочаклашкан җире, төрле әкәмәтләрне күрергә мөмкин,— диде Закирҗан, үтеп баручы шәкертләргә карап.
— Болар бар да яшь муллалармы, жизни? — дип сорады Мәрхабә.
. — Кызганычка каршы, хыяллары шул.
Самавар кайнап чыкты, Вәли аны табын янына алып килде. Хәерниса белән Мәрхабә чирәмгә җәелгән ашъяулык тирәсенә балаларны утырттылар, аннары өлкәннәрне чакырдылар. Саф һавада аш тәмле, чәй шәп эчелә икән. Уен-көлке сүзләр белән табып яны гөрләп торды. Вәли күбрәк улы белән булышты. Әхмәт инде әтисенә ияләшкән, ятсынмый. шаяртуларын кабул итә. чәчрәп көлә. Улы белән сөйләшә-сөйлә- шә. Вәлигә тирә-якка күз салырга уңай. Балыкчы абый кайсы якган килеп чыгар икән? Әнә Мәрхабәнең дә карашы сагайган.
Балалар тамакларын туйдыргач, тагын уйный башладылар. Өлкәннәр табын янында калды. Ул арада җилкәсенә ике кармак сабы күтәргән. башына иске салам эшләпә кигән, бер балагын сызганган урта яшьләрдәге бер абый килеп чыкты.
— һай. кемне күрәм. Закирҗан энекәш, саумы-сәламәтме? Бәйрәмнәр мөбарәк булсын,—диде ул һәм, кармакларын җиргә ташлап, Закирҗанга ике кулын сузды.— Шөкер генә дисеңме? Менә шәп! Ә мин
балык каптырырга барам. Болай чакта балык эләкмя, бәйрәмдә, бәлки, гөнаһлыларга да чиртер.
Мәрхабә белән Вәли эндәшмәделәр, алар бу кешене беренче күрәләр иде. Балыкчы гүя табын янында бүтән кешеләр барын онытып, бер Закирҗанга гына мөрәҗәгать итте, аның гына кәефләрен сорашты.
Хәерниса чәй ясап балыкчы алдына куйды, ашлар этәрде. ♦
— Рәхим ит, Элми абый. ь
— Миңамы? Берне эчсәм була, көн кызу. Балык чиртә башласа. £ чәй онытыла ул, тамак кибүдән туктый. Тик, Яна бистә мәзиненең хих- « мәте, телем кыймылдамый тора белми минем Шуңа күрә бөтен балык- х ларны качырам Ә бу нигъмәтләреңне, сеңелем, ал. алар минем корса- х гыма ярамый. Ничек, Закирҗан, балык каптырырга дәртең бармы5 g
— Юк, Элми абый, яратмыйм.
— Кит, әкият сөйләмә. Үзең укыган кеше, балык телен дә өйрән- ♦ мәгәч,
ни пычагыма Бохара шәрифкә, аннан китеп Истамбулга барып җиттең. Яна бистәнең чатан мәзине әйтә торган иде теләмим генә, теләсәм бер сәгать эчендә балык телен өйрәнәм, ди иде. Үлеп китте, мескен.
— Әнә, Вәлине чакыр, ул балык каптырырга һәвәс.
— Ә тавык мие эчмәгәнме?
— Үзеннән сора.
— Хатын патша сүзен дә сөйләшмәсме? — Элми Вәли ягына борылды — Ну, энекәш, әйдә алайса. Менә бу кармак синеке булыр Догасы укылган, син үзеңнекен укыма, югыйсә...—Элми мыек чылгыйларын тырпайтып бармак янады.— Балык янында суфи кебек утыр. Зәнгәр мәчеттә суфиларның ничек утырганын күргәнең бардыр. То-то! Закирҗан энекәш, берәр шәкерт-фәлән күренсә, бер тиен сәдака бир, безгә теләк теләсен. Балык догасын белмәсә, үзеннән икс тиен кайтарып ал.
— Үзем укыйм, Элми абый, сәдаканы мина бирсеннәр! — дип кычкырды бер шаян хатын, балыкчылар бераз киткәч.
— Менә моны теләмисенме! — балыкчы кармак сабын ачу белән селекте.—Синең зәнгәрле-яшелле тавышыңнан Кабанда бар балыклар Кәчимски Ибрай сараена кереп бикләнер.
Балыкчылар күздән югалганчы, Мәрхабә. борчылып, алар артыннан карап торды.
— Җизни, бу балыкчыгыз тегеләйме әллә? — диде ул шыпырт кына.
— Кем белгән инде ходай бәндәсен.
Вәли бер сәгать чамасы үткәч кайтты. Үзе көлә иде
— Куып жибәрде. Бор балык эләкмәде. Кулымнан кармагымны тартып алды.— Мәрхабәнең нидер әйтергә җыенуын күргәч, күз йомды.— Әкәмәт кеше икән бу Элми абый.
— Без балык шулпасы ашыйбыз дип торабыз тагы,—дип көлде Хәерниса.
Кояш шактый кыздыра иде. Закирҗан белән «Вәли балаларны су керергә алып киттеләр. Аннары тагын бик тәмләп тамак ялгадылар. Кайтырга кояш баер алдыннан гына чыктылар. Әхмәт башын әтисенең иңенә салып йоклый башлады.
Икенче көнне һава тагын бик матур иде Төштән сон бөтен гаиләләре белән Закирҗаннарга бәйрәм чәенә киттеләр. Тыштан күрсәтмәсә дә, эчтән Вәли беркадәр сагайган иде. Аның Казан халкы белән якыннан аралашканы юк. Кайларда булдың, ниләр башкардың дип сорасалар, шик уятмас өчен, ничегрәк җавап бирергә? Чынын әйтергә ярамый, бу ни элек халык арасында хөрмәтле Закирҗанга күләгә төшерү булыр иде. Иң һәйбәте сәүдә эше белән шөгыльләндем диясе иде дә. бу эшне Вәли үзе белми, сораштыра, төпченә башласалар, ялганын хәзер
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
сизәрләр. Сорауларга жавап бирмәсән — шулай ук шөбһәгә калдырыр. Берәр заводка эшкә ялланган идем дияргә туры килер, ахры. Завод эшендә ул үзен иркенрәк сизә, төрле сорауларга жавап бирә ала.
Алар барып кергәндә кунаклар юк иде әле. Вәли Закирҗан белән киңәшеп алды.
Алдан сөйләшеп куюлары бик ярады, югыйсә, уңайсыз хәлгә кала- сылар икән. Иң беренче килгән кунак ук, Вәли белән исәнләшкәч:
— Закирҗанның бажасы буласыңмыни, бик яхшы .. Без менә Закиржан әфәнде белән бәйрәмнәрдә йөрешеп торабыз. Сезне моңарчы кергәнем юк иде Кай жирләрдә булдыгыз, анда тормышлар ничегрәк? Агай-эне бик кыйналмыймы? — дип сораштырып китте. Ул үзен Нигъмәтҗан дип атады. Вәли аңа алдан уйлаганча жавап бирде. Нигъмәтҗан шуңа шатлангандай:—Сибириядәнмени әле.— диде — Менә Снра- жи абзый килсә, яныннан җибәрми инде сине. Ул үзе сибирияле бай. Бер үк вакытта китапчы, коръән хафиз, кызыл малчы. Китаплар — кырык тартмачылар эше. Алар өйдән-өйгә кереп йөри. Очраса, халыктан борынгы кулъязмалар сатып алып кайталар. Соңыннан Сираҗи абзый азарны Закирҗанга Һәдия итә. Кырык тартмачыларның төп эше — Сираҗи абзыйның данын тарату, кызыл малына юл ачу. Сәүдәсе, Сираҗи абзыйның үзенең әйтүенә караганда, язгы сабан туе кебек гөрли. Минем үземнең Мәкәрҗәдән ары киткәнем юк, сәүдә эшенә өйрәнә алмадым Сираҗи абзый әйтмешли, ул эшкә сәләт юк миндә. Ярын әле, Закирҗан табып алды үземне, матбага эшенә куйды. Наборщик булабыз. ягъни мәсәлән Коръән. Иман шарты. Бәдәвам. тагын шуның шикелле нәрсәләр басабыз. Ипилек-тозлык була, ачтан үлмибез. Югыйсә, Вәли туган, безнең ишеләрнең хәле ташка үлчим Мин үзем Шырдан карьясеннән. Туганнар әле дә анда тора, тормышлары...— Нигъмәтҗан кулын селекте,— сыер ялаган. Син үзең кайсы карьядән, Вәлиулла туган?
— Чистайныкы. Әти-әнн, туганнар үлеп бетте.
— Алай икән,— ул, мыгырдап, сакалын сыпырды.— Бер бер һөнәрең бармы?
— Ничек әйтергә инде, Нигъмәтҗан абый, тимер-томыр эшен аз-маз беләм. Менә әле дә шул эшне эзлим, табылмый.
— Безнең халык арасында андый һөнәр ияләре аз шул
Хәзер бер-бер артлы кунаклар килә башлады, берсен тәбрикләргә өлгермисең, икенчесен каршы алырга кирәк. Иң алда, билгеле, Закирҗан. Ул сөйли дә. каршы ала да белә:
— Сау-сәламәтмессз, Фәхретдин абзый? Хуш киләсез.
— Рәхмәт, бергә-бергә.
— Әйдә, боерыңыз, боерыныз.
Килгән кунаклар эчкә уза торды Анда тагын үзара сүз. Колак салучы булса, мондый сүзләр ишетелер иде: мәхкәмә, йөз мең сум көмеш акча. Казанский почетный гражданин Солтангәрәй абзыйны хәбес ит- мешләр, барча әдәм аптырашта...
— Әссәламегаләйкем...
— Вәгаләйкем...
Ниһаять, өстенә яшел чапан кигән, башына ак чалма ураган хәзрәт килде. Ул барлык кунаклар белән исәнләште, аннары дога кылды. Шуннан соң. янындагы мөхтәрәм картларга сүз кушып, дөнья хәл-әхвәлләре турында сораша башлады. Күренеп тора, бу хәзрәт дин-ахирәт турында күп җәелергә яратмый.
Вәли, сагаеп, Сираҗетдин абзыйны көтте. Ниһаять, кемдер:
— Сираҗи абзый килә алмый, кичәдән бирле бизгәк тота үзен,— диде.
Вәли җиңел сулап куйды.
Кунакларның күбесе Закирҗанның үзе белән аралашучылар икән.
Гадәт буенча, ирләр бер бүлмәдә, хатын кызлар икенче бүлмәдә утырдылар.
— Башласак та ярардыр, хәзрәт. Киләсе кешеләр килеп бетте,— диде Закирхан.
— Шулаймы? Алайса, жәмәгать рөхсәт итсә, башлыйбыз
— Рөхсәт, рөхсәт, хәзрәт,—диде мәҗлес халкы бертавыштан. *
Хәзрәт коръән укып жибәрде. Анын тавышы моңлы һәм шактый ж көчле иде. Барысы тын калды, хәтта тамак кырган тавыш та ишетелмә- % де. Хәзрәт күзләрен йомган, гүя ул моннан киткән, тышкы кабыгы гына - түрдә утырып калган. Коръән сүзләре гади халыкка түгел, хәтта берка- х дәр укымышлыларына да аңлашылмый, ихтимал, шуңа күрәдер аның х рухи көче бермә-бер артык, һәркем бары тик яхшыны гына уйлый. > ә кеше күңелендә яхшылыкның чиге юк.
Коръән укылып беткәч, барысы аллаһыәкбәр, ходай кабул кылсын. ♦ дип битләрен сыпырдылар. Шуннан сон үтә дөньяви эшкә — ашарга, эчәргә керештеләр. Закирҗан белән Вәли, аяк өсте торып, кунакларны сыйлап, кыстап йөрделәр
— Хәзрәт, голәмәләр гадәте буенча, берәр мәгънәле сүз әйтеп жибәрсәгез икән без колларга.
— Кем, мелла, Шәйхелислам, адәм баласы телендәге барлык сүзләр мәгънәле. Аларнын яхшылары, яманнары юк Тик без аларнын кайсыберләрен бер төрле уй белән, икенчеләрен башка уй белән әйтәбез. Адәм баласы һәр сүздән үзе өчен мәгънә эзли Борынгы китапларда әйтелгән: адәми зат — дөньяда ип хәйләкәр зат Шуңа күрә үз акылын үзенә азсынган була, остазларыннан уздыра торган хәилән шәргыйне ансат кына эләктереп калырга уйлый. Менә сез, мелла Шәйхелислам, хәйләгә, мәсәлән, болан да бик оста Үзегез фараз итәсез, бу хәзрәттән тагын берәр хикмәткә өйрәнеп булмасмы?
— Сез, хәзрәт, мине бик зурлыйсыз Миндә андый акыл булса...
— Сездә ул акыл, мелла, кем, Шәйхелислам, артыгы белән. Менә шул
байлыктан ничек файдаланырга — анысын белеп җиткермисез шикелле. Анысы зур кимчелек түгел. Пәйгамбәрләр дә бала вакытта бала була. Ул надан муллалар гына аларны бишектән акыллы итәләр. Ходай тәгалә акылны бәндәләренә тамчылап бирә, аны саклап тотарга, кадерен белергә куша. Бәндә бишектән бик маһир булса, ул нинди изге эшләргә омтылыр иде?
— Алай икән,— диде Шәйхелислам, сакал очын бөтереп,—бик хикмәтле сүзләр әйттегез, хәзрәт. Белмим, боларны әвәләп чыгарга баш җитәрме? Моның өчен, тиле Элми әйтмешли, балык телен белергә кирәктер...
Вәли белән Закиржан бер-берсенә карап чак кына көлемсерәделәр.
— Алайса, кем, мелла Шәйхелислам, сиңа да балык телен өйрәнергә кирәк булыр.
Бу Шәйхелислам һәр мәҗлестә муллалар белән бәхәсләшергә жай эзли. Бер мәҗлескә Сираҗи белән икәү бергә туры килсәләр, телгә бик батыр муллаларны да җинәләр. Ник дисәң, Шәйхелислам чак кына төртелеп калса, хәзер Сираҗи эләктереп ала. Анысы аның үткенрәк тә, коръән хафнз да, җоррак та — бер сүз белән әйткәндә, сәүдәгәр. Шәйхелислам шәкерт чагында мантыйкка өйрәнсә лә, шуннан артыкка үсә алмаган, хәтта мулла да бул ) алмаган, бер ун еллап мәзин булып гомер үткәргәч, университетның борынгы китаплар кирәтханәсенә эшкә кергән. Бу өлкәдә аның шактый белеме һәм тырышлыгы бар. Шунда аңа «мелла», ягъни укымышлы кушаматы тагылган
Бүген Сираҗетдин булмаганга, Шәйхелислам бик тиз җиңелде Аннан соң бу хәзрәт белән бәхәсләшүе дә авыр, ул башка муллалар кебек надан түгел, «мин беләм» дип тормый, кешенең үз акылын ихтирам итә.
I. «к у » м 7.
Г А Б Д РАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
22
Вәлинең ике елдай артык инде токарьный станокта эшләгәне юк нде. Аны гаҗәп бер эчке шатлыкмы, илһаммы биләп алды. Ул аз гына • дулкынлана, борчыла: онытмаганмы, башкалар алдында көлкегә калмасмы? Бәлки ул әүвәлгечә эшли алу мөмкинлегенә сөенгәндер? Хезмәт кешене матурлый бит. аңа сүз белән әйтеп, аңлатып булмаслык татлы бер ләззәт бирә Син инде тормышның кирәксез бер корган үлән сабагы түгел, син тормышка катнаша аласың, синең ихтыярың бар. ул ихтыяр син теләгәнне үти. Әгәр син хөр иҗатчы булсаң! Тормыш никадәр рәхәт һәм матур булыр иде! Хәзер син аерым минутларда гына хезмәттән канәгатьлек һәм тәм табасың, югыйсә, синең хезмәтең — кол хезмәте, син үзең һәм гаиләң ачтан үлмәсен өчен генә эшлисең, хезмәтеңнең бөтен җимеше бай хуҗа кулына күчә, хезмәтнең бөеклеге, мәгънәсе калмый, барысы кечерәя, түбәнәя. Шунысы беркадәр шатландыра: хезмәт үзенең табигатенә туры килмәгән, аны буып, богаулап, зынҗырлап торган бу гайри табигый хәлгә озак түзеп тормас.
һәм Вәли дөньясын онытып эчке сөенеч белән эшләде. Күр. бер нәрсә дә онытылмаган икән! Дөрес, куллары әле әүвәлгечә җитез хәрәкәтләнми, станокка күнегеп җитмәгәнсең, кирәкле кораллар да кул астында юк, эш урыны да җайсыз сыман. Ләкин ин мөһиме шул: син эшлисең, син уйлыйсың...
Төш вакытына кадәр аның станогы янына, мастердан башка, беркем килмәде. Мастер сирәк сары сакаллы, астан гына карап йөри торган, илле-илле биш яшьләр чамасындагы юантык бер кеше иде. Ул яңа эшчегә бераз шикләнә төшеп карый, гүя монда нәрсәдер бар, ул аның яхшы токарь булуына ышанмый. Татарлар кара эштә, ат чыдамас җирдә чыдыйлар, күтәрмәстәйне күтәрәләр, төшермәстәйне ипләп кенә төшерәләр. Кислота ташу — заводта иң авыр хезмәт, аягың таеп егылсаң, пыяла савыт челпәрәмә килә, үзең дә харап буласың. Күпме татар эшчесе гомергә гарип булып калды инде, күпмесе дөнья белән әҗәле җитмичә саубуллашты. Мондый хезмәткә, мескен татарлардан башка, берәү дә риза булмый, хезмәт куркынычсызлыгы турында хуҗалар бө-тенләй кайгыртмый, чөнки расходы бар. Татарлар теләсә нинди шартларга риза, чөнки бүтән кая барсыннар, берсе эштән баш тартса, уны- сы-егермесе эшкә алуны сорап капка төбендә ялынып көтеп тора. Берәрсе имгәнеп үлсә, эш урыны калды дип эчтән кинәнеп куялар. Яна эшче аяктан егылганчы баш күтәрми эшли, ул егылгач, аның урынына башкалары баса.
Токарьлык-ремонт цехында станокта татарлардан Вәли берүзе иде. Аның русчасы шома, язу да таный бугай. Менә бу нәрсә мастерның башына сыймады. Татарларга язу тану нәрсәгә, мастер кул куя — шул җитмимени. Ярый, үзләренчә таракан аяклары сызгаласалар бер хәл. югыйсә, русча укыган була, чертеж сорый. Чертежны аны монда синнән зурраклар да күрми. Син, акылың булса, чама белән эшлә. Чама рус тормышында төп нәрсә, чама — бөтен нәрсәнең нигезе, чама чамага туры килә.
Төшке ашны, гүя башкаларга күрсәтергә теләмәгәндәй, һәркем үз почмагында ашады. Кайберләре шешә белән сөт алып килгәннәр, кайберләре каты-котыларын су белән генә йо.талар.
Ашап бетергәч, Вәли янына күзлеген борын очына гына элгән бер карт эшче килде.
— Күптән эшләгәнең юк, ахрысы,— диде карт, станокка баш изәп.— Эшне сагынуың күренеп тора.
— Шулайрак шул. Кулай эш табуы җиңел булмады,—диде Вәли.
— Элек кайда эшләдең?
— Эшләмәгән җир калмады. Мәскәүдә дә, башка калаларда да.
— Анда эш шартлары яхшырактыр.
— Без булмаган җирдә бар да яхшы
— Шупа мастерга ярарга тырышасын бугай.
— Бер көндә ярап булмастыр.— Зәли картның тавышындагы салкынлыкны сизде, ләкин берьюлы сырт күрсәтергә ашыкмады.
— Нишләп? Җор кешеләр бер көндә дә күп нәрсә булдыра,— диде
карт һәм үз станогы янына китеп барды. «
Ул арада цехта балыкчы Элми күренде Ул кайдадыр ишегалдында эшли иде булса кирәк, ләкин аны монда да беләләр икән. о
— Ә, балыкчы! Сау мы-сәламәтме? — диде бер бөдрә чәчле эшче, Ь
— Бүген кислотага чуммаганмын икән,— димәк, сәламәт. х
— Балыкка барабызмы?
— Балык телен өйрәндекме?
— Как же! Каля-маля, бара-килә. s
— Әбиеңә сәлам әйт, яме! ♦
— Элми абый, ачуланма. Әнә безнен цехка синен якташың килде,—
диде бөдрә чәч, Вәли ягына баш изәп.— Макарыч сөйләшеп карады да ® борчагы пешмәде. g
— Макарычның борчагы пешмәсә, мина тыкылдыйсы да юк. ®
— Син үзегезчә катя-маля, балык телендә,— дип көлде егет.
— Мондый малакасуслар балык телен беләме! °
Элми юри кычкырып сөйләште Башкалар кыздырып тордылар. ® Вәли ишетмәмешкә салынды, алар ягына борылып та карамалы. Ул арада гудок булды, эшчеләр станоклары янына таралдылар. Вәлияңа ® дан эшкә кереште. Башкалар моны мастерга ярарга тырышу дип юрый- - лар икән, юрасыннар, алар хезмәтне Вәли кебек сагынмаганнар шул, х әгәр алар еллар буе яраткан хезмәттән аерылып торсалар, станокны < төшләрендә күреп интексәләр, башкача сайрарлар иде. £
Вәли янына сипкелле бер малай килеп
— Абын, мастер сиңа капчык белән төтен алып кайтырга кушты. * котельныйдан,— диде.
Эшчеләрнең, шаяртып, тәжрнбәсез кешеләрне төтен алып кайтырга җибәрүләрен Вәли белә иде
Вәлн, малайны бармагы белән үз янына чакырып, колагына бик зәһәр сүз пышылдады булса кирәк, малай, корт чаккан кебек, артка чигенде, йөзе кып-кызыл булды, хәтта сипкелләре югалды. Ул Вәлн яныннан выжт итеп китеп барды. Моны шыпырт кына күзәтеп торган бөдрә чәчле эшче:
— Кая шыласың, шайтан баласы? Бирегә! — дип кычкырды
Малай артына борылып телен генә күрсәтте.
Вәли көлемсерәде. Шушы әһәмиятсез шаярту аның кәефен тагын да күтәреп җибәрде, ул смена беткәнен дә сизмәде.
Эш тәмамлангач, Вәли валикларны мастерга күрсәтте Мастерның күз карашы йомшармады, ул аларны кронциркуль белән кат-кат улчаң карады, яманларлык нәрсә тапмады, ахрысы, шулай ук мактау сүзләре әйтергә дә ашыкмады.
— Ярый,— диде коры гына.—Иртәгә головкаларны кыра башларсың.
Өенә дә Вәли күтәренке күңел белән кайтты. Дөрес, аның аркасы бераз авырта иде. Көне буе иелеп тору үзен сиздерә Берничә көннән үтәр бу. Вәлине иң шатландырганы Элми абыйның цехка килеп китүе булды Аның үз-үзен тотышы бик табигый иле. Ул Вәлн белән сөйләш мәсә дә. аның хәлен белеп китте. Ихтимал, бүген үк бу турыда тиешле җиренә җиткерер.
Айтүтәнең табыны әзер иде инде. Кулларын юып өстәл янына утырдылар Әхмәт кашыкның нн турысын алды
— һай, улым, син дә эштән кайттыңмыни? — диде Айтүтә.
Табын янында Вәлидән ничек урнашуы турында сораштылар. Вәли иренмичә жавап бирде. Кешенең кәефе аның ничек җавап бирүеннән күренә бит. Этеп-төртеп. теләр-теләмәс кенә сөйләшсә, чырае караңгы булса, сорашып торма. Киресенчә, йөзе көлеп-елмаеп, күзләре ялтырап торса, димәк, ул иза чикмәгән, эшеннән тәм тапкан.
Икенче көнне дә, аннан соң бер-бер артлы үткән көннәрдә дә Вәли күтәренке күңел белән эшләде. Тора-бара ул мастерларның сүгенүләрен, кулларына ирек бирүләрен, төп цехларда станокка капланып елаган хатын-кызларны, кимсетелгән, жәберсетелгән, штрафка тартылган эшчеләрнең ачынып әрнүләрен аз күрмәде.
Вәли элек тә белә иде, әмма хәзер ачыграк күрде: Крестовниковлар заводында эксплуатация коточкыч. Монда — Азия башы, азиатларны хайван урынына изү — оят та, хурлык та түгел, моны ходай шулай язган. Югыйсә, ходай азиатларны гомумән яратыр идеме?! — дияләр иде шикелле хуҗалар. Казанның үзәк урамы Проломныйда: этләргә һәм татарларга йөрергә ярамый, дип язган язуларның эзләре бетмәгән иде әле.
Бер көнне Вәлинең станогы янына Элми агай килде. Ул инде Вәли катына туктап-туктап үткәли башлаган иде. Килгән саен балыктан башлый, шуңа күрә, ахрысы, барысы аны хәсрәт балыкчы дип шаярта. Элми һәр вакыт кинаяләп сөйләшә, әмма Вәли аның күп сүзе арасында чынлап әйткән берничә сүзен аерырга өйрәнеп килә иде.
Бүген дә Элми әллә нәрсәләр сөйләде һәм сүз арасында, проходной- дан чыккач, мине көт, бергә балыкка барырбыз, дигән сүзләрен аңлады.
Иртән эшкә килгәндә яңгыр сибәли иде. төштән соң көн тәмам аязды, яңадан кояш чыкты. Бөркү, тузанлы һәм сасы һава беркадәр сафлана төште. Бу сафлык заводтан ераграк китеп. Кабан күле буйлап барганда аеруча сизелә башлады. Вәли киң күкрәген тутырып сулап җибәрде.
— Балыкка барасың, атаң башы, ә кармагың кайда? — дип сорады кинәт Элми.— Минем кармагым ике дә — өмет итмә. Әҗәткә кармак бирергә мин юләр түгел, әнә Юныс байданмы, Гобәйдулла байданмы сора, алар зәкәт өләшә.
Шул ук вакытта диярлек куаклар арасыннан көлгән тавыш ишетелде:
— Акылга өйрәт. Элми агай, бу егетне. Башына рус картузы кигән, бәлки картузы белән тотар.
— Ә син, пишкадәм, күл буенда ырылдама. Балыкларны качырып бетерәсең.
— Сиңа дигәне качмый. Элми агай, кайчан килеп эләктерер, кайчан кызган табага салыр дип көтеп тора. Үлгән тәкә маен алырга онытмадыңмы?
— Тәкә маен сине кыздырырга калдырдым. Шунда гына көтеп тор, озакламый кайтып килеп сине алып китәрмен.
Алар тукталмыйча алга үттеләр, тагын бераз баргач, бер дәү имән төбендә туктадылар. Монда кеше-кара күренми иде.
— Кармагың да булмагач, шул имән төбендә утырып тор. Җиде балык тотсам, берсен сиңа бирермен, кайткач кыздырып ашарсың.
— Юләр сатма әле. Элми агай,— дип әйтәсе килде Вәлинең. Әллә ул ялгыштымы, юкка алданып килдеме?
Шул чакта ялан башлы бер рус куаклар арасыннан килеп чыкты. Өстендә кыек якалы сатин күлмәк, билен чуклы билбау беЯән буган, аягында — ялтырап торган күн итек, уртача буйлы. Сакал-мыегы сары’
— Правильно. Элми агай, кеше кармагы белән балык тотмыйлар — диде ул көлеп,— Мое почтение!
— Вәт, Митрофан Андреевич,—диде Элми,—әйткәнне эшләдем.
Ә хәзер балык каптырырга киттем. Бу эшсезләр белән йөрсән, балыксыз да калырсың. Күлгә иелгән агач янында балык чиртә.
Элми артына борылмыйча китеп барды. Вәлигә баш та какмады.
— Әйдә утырыйк,— диде Митрофан Андреевич,— аяк өсте сөйләшеп дөреслек булмый лиләр.
Вәли утырды. Бу кешене анын күргәне юк иде. Әмма Мәрхабә анын * турында сөйләгән иде. Алексей Петровичны да нәкъ шул кеше янына а. илткән булган. Вәли бу кешенең хатыны аркылы тапшырган сәламен 2 дә алды. Шуңа күрә ул тыныч кына аның сүз башлавын көтте.
— Яратам күккә карап чалкан ятарга,—диде Митрофан Андрее- “ вич, зәңгәр күккә текәлеп.— Ун яшемә кадәр авылда үстем Мина тур х гайлар сайравы булса, башка берни дә кирәкми иде. Алар күп нәрсә S сөйли, шулай бит?
Митрофан Андреевич русчага күчкән иде.
— Ә ун яшемнән мине шәһәргә китерделәр Шәһәрдә безнең авыл- а
дан чыккан бер кабакчы бар иле, шуңа малайлыкка бирделәр Күпме ® колагымны борды, күпме чәчемне йолкыды — санап бетерерлек түгел " Ничек муенымны өзмәгәндер — белмим, югыйсә, муеныңны өзәм дип, ч көн саен янады. Мин үзем казанский сирота түгел, тумышым Урал 3 ягыннан. Казанда ун елдан артык торам Аңарчы Россия-матушканы = гиздем. Бер жирдә төпләнәм генә дигәндә бүре билеты биреп жнбәрә- ® ләр... Ихтыярсыз урын алмаштырасың.— Ул торып утырды.— Без сез - нен белән читтән торып таныш идек, инде хәзер күреп танышыйк.— Ул < Вәлигә кулын сузды.— Митрофан Андреевич Чарушин. Сезне Виктор * диделәр —шулай бит? <
— Русча шулай диләр. Татарча — Вәли. °-
— Без сине биредә дә Виктор дип йөртик. Каршы китмәссез
бит? <
— Юк. нишләп? u
— Алайса, мин үзем белән таныштырып бетерим Элек гали сабын кайнатучы идем, аннары мастер иттеләр. Минемчә, хужалар мондз берьюлы икс көймәнең койрыгын тотарга уйлаганнардыр Мина кадәр безнең цехта бик әшәке мастер эшләде. Эшчеләр үзен чанга сала башлагач, тизрәк табан ялтыратты. Безнең цехтагы чаннарны күргәнен бармы? Галәмәт бит. Мине шул мастер урынына куйдылар. Хужа турысын әйтте: син акыллырак, смнрныйрак булырсың, диде. Мин риза булдым. Башта эшчеләр мина ла кырын караганнар иле. аннары уртак юл таптык шикелле. Менә минем турыда шул. Ә синең турыда. Виктор, мина күп сөйләделәр, шуңа күрә сораштырып тормыйм. Эшеңнән зар-ланмыйсынмы?
— Эш эш инде ул.
— Дөрес. Күргәнсеңдер, безлә татар эшчеләре байтак. Алар ара сында бернинди эш алып бармыйбыз дисәм, дөреслеккә якын булыр. Килеп китеп йөри торган кешеләребез бар барын, ләкин алар безнең хәлне белеп бетермиләр. Рус эшчеләре белән бәйләнеш шулай ук начар, чөнки татарлар тел белми Хәлләре бик авыр, бераз күнегә төшкәч, үзең дә күрерсең Дин аермасын хужалар бик нык күпертергә тырышалар Татарлардан синең кебек белгечләр сирәк. Хужалар моңа юл куймый. Ләкин безнең үз карашыбыз бар Без үзебезчә эшлибез. Рус эшчесе дә. татар эшчесе лә безгә бер. Ул — эшче, пролетар Пролетарларның максаты — уртак. Тагын нәрсә әйтим, балыкчыны моннан соң да элемтәче итеп калдырырбыз, ул үз вазифасын яхшы башкара, иң мөһиме —шик уятмый. Башка эшкә аны кушып булмый, чөнки белеме, кругозоры бөтенләй юк. Бер нәрсәне искәртеп куйыйм — хәтерен калдырма, бик үпкәчел Цехта мастер белән мөнәсәбәтеңне белом. .Чоннан соң да тыштан аның белән шулай бул. Югыйсә, яны чыгырыннан чыгарсаң, зарар китерүе мөмкин Болай ул артык бәйләнми шикелле. Ул чын күңелдән эшләгәнне ярата, лыгырдавыкларны жене сөйми
Миңа әйттеләр, сине тырышып эшли, диделәр. Чын эшче шулай эшләргә тиеш, Виктор. Үзеңнең үтенечләрең, сорауларын бармы?
— Хәзергә юк. Эш көтәм.
— Эш булыр. Завод һәм кешеләр белән таныша тор. Минем белән, бик кирәк булмаганда, турыдан-туры бәйләнеш тотма, хәзергә безнең арада элемтәче — балыкчы булыр. Аннары күз күрер. Билгеле, Әлмигә серләреңне ачма. Әгәр мөмкинлек булса, син аңарга бер яхшылык эшләргә тырыш, аннары ул сиңа гомергә турылыклы дус булыр.
— Нинди яхшылык, белергә мөмкинме?
— Аның хатыны авырый. Ул заводта егерме биш ел эшләгән, эше бик авыр булган, үзең күрәсең: хатын-кызлар бездә ничек изалана. Синең иптәшең шифаханәдә эшли бугай?
— Аңлашыла.
— Аңлашылса бик яхшы. Тагын нәрсә әйтим. Ашыкма. Заводта шымчылар тулган, алардан ераграк бул. Без дә сиңа әйтә торырбыз, үзен дә аң бул. Ярый, мин болай таба киттем, ә син балыкчы янына бар. Бергә кайтырсыз.—Митрофан Андреевич, Вәлинең кулын кысып, куаклар арасына кереп югалды.
23
Кара төндә кинәт яшьнәгән яшен яктысында ниләр генә күренми! Тик аларга тиз генә ышанырга яки ышанмаска да белмисең. Хәерниса Проломныйдан узып бара иде, Казан байлары Гобәйдуллиннар кибетеннән чыгып килгән Җәннәтне күргәч, шаккатты. Әйе. бу Мәскәүдәге Исмәт бай кызы Җәннәт иде. Элекке тал чыбыгы кебек нечкә Җәннәт бу елларда шактый үзгәргән, юаная башлаган, чибәрләнгән, әмма йөзендә Кара бай кызы Раббаниның чалымнары ярылып ята иде. Әлбәттә, киеме-салымы бик затлы, башында — энжеле калфак, ак камил шәл.
Беренче минутта Хәерниса, туктап, аның белән күрешергә уйлаган иде, Җәннәт янында нечкә кара мыеклы, кәкре борынлы бер ир барын күргәч, тыелды. Бу. мөгаен. Җәннәтнең иредер,— Хәерниса аны танымый иде. Ир кеше белән беренче булып күрешергә Хәерниса яхшысынмады.
Җәннәт Хәернисаны берьюлы танымады. Кем булыр икән бу аты корыгыры? дип уйлады Шуннан янындагы кара мыеклы кешегә шыпырт кына дәшеп:
— Зәһүк, әле генә яныбыздан узып киткән хатынны танымадыңмы? — дип сорады.
— Казанда кеше хатыннарына карамыйлар, муеныңны өзәрләр. Нәрсә бар?
— Ул миңа таныш сыман тоелды.
— Монда безнең як кешеләре юк бит.
— A-а,— диде Җәннәт, иренен тешләп,— бу хәерсез Хәерниса ич. Шуны танымаганмын!
— Нинди Хәерниса?
— Карышкан Айтүтәсенен кызы йолкыш кына бер Казан учителе- нә кияүгә чыккан дип сүләгәннәр иде.
Казан подворьесына сөйләшмичә генә кайттылар. Номерга кереп, өс киемнәрен салып, дизанга утыргач, Зәһүк күзләрен майландырып:
— Алай авылдашны күрмәдем, бак. атай,—диде.—Сезнең стряпу- хагыз булгач, берничә тиен хәер бирәсе калган.
— Бала булып кыланма, сакаллы сабый. Айтүтә аңа Шомаларның кемлеген сүләмәгәндер дисеңме?
Бу кара мыеклы ир — Шома Зәһүгы иде. Җәннәт инде әтисенең абыйсы Хикмәй белән кики-микиләреи ташлаган, кубышкаларынын
аласын алган, хәзер анын яшь каны үзе кебек яшь Шома Зәһүгын тарткан^ иде Шомалар — ике тугай, төп мал — өлкән Шома кулында. Башта Җәннәт аның да кылын тартып карады, әмма бик тиз авызы пеште. Шома Азюгы, энесе Зәһүктан башка буларак, чит хатын-кызлардан саклана торган кеше булып чыкты. Бер тапкыр ул Җәннәткә шактый тупас сүз әйтте, Җәннәт, кызарып, башын мескенлеккә салды. < күз яшьләрен сөрткән булды, сонра, зәһәрләнеп, карт Шоманың битенә мәче кебек ябышасы килде, актык минутта бу мәкерле фикерен дә эче- | нә яшерде. Шомалар белән хаҗиныкылар арасында авылда да гомер- х гомергә яшерен дошманлык яшәп килгән. Берүк халыкка белдерергә £ теләмәгәннәр, күрәсең, ниндидер тирән серләре булган, тыелып торган- к нар, әмма ике ерткыч күзгә-күз очрашсалар, күзләрен кан баскан. > Тагын шунысы да бар: бу ике нәсел бер-берсеннән һич тә ераклаша ~ алмаган. Хикмәй тауга күтәрелгән чагында Шомаларны Петербургка 4 кадәр артыннан сөйрәгән, Хикмәйнең рәте беткәч. Шомалар Җәннәтне тапканнар. Хәзер Җәннәт, ирдә булса да, Шомаларның кечкенәсен кулга төшереп килә
— Син, пажалый, дөрес этәсең,— диде Җәннәтнең көйдергеч күз карашы астында уйга калган Шома Зәһүгы.— Аларга күренеп торасы юк.
— Аңласаң, ярый. Ул йолкышлар белән безнен нинди уртаклыгыбыз бар? Менә Әбәйлуллиннар белән бәйләнешне ныгытырга кирәк.
— Күзең үткен икән, Җәннәт.
— Сукыр түгел.
Җәннәт көзге алдына басып, чытлыкланып Зәһүкка иңбашы аркылы карады.
— Зәһүк,— диде ул серле тавыш белән,— безнең икәү монда килүне абзац беләме?
— Ул авылда ич. Мине быел үләндерергә йөри.
— Син үләиәсеңме? — Янына килгән Зәһүктан Җәннәт чнткәрә.ч елышты, ләкин тәненең кайнарлыгы Зәһүкның акылын чуалтып тора иде инде.
— Хатын алу—муенга элмәк салу,— диде Шома көлеп.— Син бар
чагында нигә мина бүтән чүпрәк баш.
— Кара! — диде Җәннәт, бармак янап, аннары Зәһүкны кочып, шашып-шашып үбә башлады. Бераздан читкә шуган калфагын турылады.— Абзац ишетсә?
— Ишетсә ни! Икәү генә калганда бер сүгәр дә эше бетәр Мин анын кыңгыр эшләрен беләм Шуңа күрә без кеше алдында кычкырышмыйбыз.
— Азюк абзый мине яратмый.
— Син дә яратма. Ул синең турыда кешегә сүләячәк түгел Ул кайда телен тыярга кирәклекне белә.
— Мәкәрҗәгә киләме?
— Килми, хаҗга барам дип сүләнә.
— Үләргә җыенамы әллә?
— Үтерерсең аны! Бабайның нәзере булган Сезнең бабай вакытында хаҗга барып эшне җайлаган, ә безнеке хаҗга бармыйча да рәтләрмен дигән дә шома чыкмаган, бәласе безгә калган.
— Кеше яллап җибәрегез. Хәзер хаҗга кеше яллыйлар нч
— Аңа акча әрәм итәргә тагы — Зәһүк кычкырып көлеп җибәрде.— Акчаның кирәк урыны бар
— Алай булгач, нигә абзацны җибәрәсең?
— Ул башка... Белмәссең, ходай тәлә аны изгегә санап, үз янында калдырыр.
Җәннәт анын тел төбен аңлады.
— Алла саулык бирсен үзеңә, Зәһүк, чын ә\лня икәнсең,—диде,—
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Ну. Мәкәрҗәгә киткәнче мондагы эшләрне шома гына рәтләргә кирәк. Көн сүрелә төшкәч. Пассажга барабыз.
— Кара әле,— дип кычкырып жибәрде Зәһүк чагыр күзен ялтыратып,— мин Пассажга барырга кирәген бөтенләй онытканмын, ә синең ядеңдә.— кара мыек астыннан Зәһүкнын ак тешләре ялтырады.
— Ярар, ыржайма. Сизеп торам, әгәр тәтәйләргә барасы булсаң, тәрәзәдән чыгарып ташлыйм үзеңне!
Зәһүк. Җәннәтне йомшак кулыннан тотып, үзенә тартты.
— Синең яныннан китәмме. Җәннәтем. Ходай миңа икенче җәннәт бирмәс Мәкәрҗәдә дә икәү бергә торырбыз, яме, жанкисәгем?
— Күзләреңне ялтыратма...
— Маем, сүгәнем, Җәннәтем! ■
...Хәерниса әниләренә кереп чыгарга булды. Кичә Мәрхабә килгән иде, әни нигәдер сырхаулап тора. диде. Хәернисаның бер лимоны бар иде. шуны биреп жибәрде. Бүген кибеткә кереп тагын өч лимон, Әхмәткә кызыл билле прәнник сатып алды.
Өйдә Айтүтә белән Әхмәт кенә иде. Бала, күрәсең, әле генә урамнан кергән, әбисе ана яңа пешкән күмәч биргән. Хәерниса кызыл билле прәнник тоттыргач, күмәчен бөтенләй ташлады.
— Ни әйтергә кирәк? —диде Айтүтә.
— Рәхмәт.
— Дәү бул, жаным.
Бала урамга йөгереп чыгып китте.
— Әни. үзеңнең хәлең ничек? Кичә Мәрхабә әйткәч, бик борчылган идем
— Бүген, аллага шөкер, аруландым. Лимоныңның шифасы тиде. Кич белән лимонлап чәй эчеп яткан идем, иртән өр-янадан дөньяга туган шикелле тордым
— Алай ярый. Менә бу лимоннарны да чәеңә салып эчәрсең.
— Рәхмәт, кызым Вәли кияү дә эштән кайтканда кибеткә керермен дигән иде.
— Вәли яхшы гына эшлиме?
— Болай зарланмый. Арый торгандыр, завод эше бит. тик безгә генә этми. Баштарак күңеле бик күтәренке иде. хәзер азрак сүрелә төшкән кебек. Я инде, кызым, чәеңне эчеп жибәр. Көне бик бөркү.
— Кабан буенда әбиләр яңгыр явар дип сөйләнеп торалар идебая.
— Шуңа ваткандыр үземне,— диде Айтүтә һәм бераз уйланып торгач. өстәп куйды:—Тиле хатынныкы кебек, кызым, хәтерем начарланды. Ничә бирермен дип йөрсәм дә. һаман онытам Менә шул тапасым- ны.— диде өстәл тартмасыннан муенса алып.— Гөләндәм оныгыма бир Әле Бүләк әпкәңә бабакаең китергән булган. Гөләндәмем безнең төсебез итеп сакласын.
— Рәхмәт, әнкәй.
— Гомерләр үтә шул. Кайчан бер үзем генә калсам, нсем-акылым китә, әле кайчан гына йөгереп йөри торган яшь үрем кызлар идек, буакка чыга идек, ак томан эчендә жырлый идек, инде үзебез дә картайдык. Күрмәдек тә үмернең үткәнен. Чәчебез агарды, тешләребез коелды.
Ишегалдында балалар чыр-чу килә иде. Айтүтә тәрәзәдән үрелеп карады һәм титаклап уйнаган Әхмәткә:
— Чү, тиле, дәнгезләмә! ** — дип кычкырды, аннары кызы Хәернисага таба борылды: —Син оныткансың инде, кызым, ә без яшь чакта жырлый идек:
** Дэнгезләү — сикергәлэү.
Кара урман уртасыннан Куян килә дәнгезләп Ак яулыкка кәнфит төреп. Мин килермен сине эзләп.
Закирҗан киявемә әйтерсен әле, язып куйсын, атлап 1 эзләсәк нскә ♦ төшми ул. д.
Шулай тыныч кына сөйләшеп утырганда, кинәт яшен яшьнәде, күк ? күкрәде, һава караңгыланып китте, тәрәзә капкачларын шакылдатып †† ‡‡ җил исте. Шуның артыннан ук тагын яшен яшьнәде, тагын дөбер-ша- « тыр килеп күк күкрәде. х
— һай, алла, оныгым кайда? — диде Айтүтә. урыныннан торып. с
Тиз генә ишегалдына чыкты. Анда аның «Әхмәт, тизрәк өйгә кер'» дип кычкырган тавышы ишетелде. *
Айтүтә белән Әхмәт өйгә керүгә коеп яңгыр ява башлады:
— Болыты бер аләмәт, кызым. Чирахман2 гына яумасын.
Әхмәт тәрәзәгә ябышып харап тора башлады
— Әбкәй, чирахман! —дип, кинәт кычкырып җибәрде бала.
Ишегалдында чыпчык йомыркасы хәтле боз кисәкләре күренде Хәерниса Проломныйда Җәннәтне күргәнен сөйләде.
— Боз да шуңа ява торгандыр.—диде Айтүтә яратмыйча.—Һаруннары булды Һаруннары, инде бу ыстырам Яннәтләре. Козгыннар үләксә исенә җыела. Болар нәрсә сизәләр?
— Алтын исендер,— диде Хәерниса.
— Җаннарын саталар шул сары шайтанга. Әзһәрләре күпер астында тончыкты, әтиләре—ночлежкада. Шул җитмәгәнмени акылга утырырга? Янында Раббани бар идеме?
— Юк, янында ниндидер бер яшь кенә ир Кияведер
— Сөйләшмәгәнсеңдер бит?
— Уйлаган идем дә. үзләре күрмәмешкә салынгач, дәшмәдем
— Дөрес иткәнсең, кызым. Безнең фамилияләребез генә бер. бүтән кардәшлегебез юк. Авыл халкы тешле була бит. хаҗиныкыларны Сала- баев димиләр. Сылабаев диләр иде. Сылап сыйпап каты урынга утыртучылар. Син, кызым, аларга баш имә, асрау булып торганда ничек каныңа тоз салганнарын онытмагансыңдыр Безнең якта яхшы кешегә ару үлем, ак кәфен телиләр. Аблай хаҗи кавеменең үлемнәре берсенең дә ару булмады. Шуннан кемлекләрен бел
— Алар безгә авыр көнебездә булышканнар түгелме, әни? Раббани абыз гел әйтә торган иде: сез Себер китәсе кешеләр идегез дә Исмәт йолып калды үзегезне, ди иде.
— Без. кызым, прастуйлыгыбыз белән аны моны уйламаганбыз, соңыннан гына белдек Исмәт белән Шомалар бер кулга булганнар икән. Бергәләп башыбызны ашаганнар. Карышкан кызы булганга гына сер бирмәдем.
Янгыр туктады, кояш чыкты Балалар ишегалдына атылдылар. Әхмәтне дә өйдә тотып булмады. Бераздан инде алар ялан аяклары белән яңгыр суларында чабышып, ишегалдын яңгырата башладылар Әбелмәних абзый кайтып керде.
— II атасы, кайда югалдың? Янгырга эләкмәдеңме?
— 1Ок, ышыкланып тордым
— Бездә кунак бар — Хәерниса.
Әбелмәних олы якка кереп кызы белән күреште, исәнлек-саулык сораша башлады Айтүтә самаварын яңартты, аннары өстәл янына килеп утырды. 1 Атлап— махсус
‡‡ Чирахман — Ооа.
ГАБДРЛХМАН ӘПСӘЛӘМOB
— Менә, атасы, Хәерниса Проломныйда Исмәт кызы Яннәтне күреп кайткан
— Ә мин иртәнге якта базарда Шома Зәһүгын күрдем. Ул мине танымагандыр, без киткәндә яшь иде әле.
— Ялгышмадыкмы, атасы? Алар Казан якларында йөрмиләр иде бугай?
— Сәүдәгәр кайда йөрмәс. Мәкәрҗәгә ярминкәгә бара торганнардыр. Кәкре борын, чагыр күз Шомаларны танымаска! Төшемдә күрсәм дә, таныйм мин аларны. Яшьрәк чагым булса, тотып яңаклар идем әле.
— Гомердә сугышмаган кеше, базарда сугыша ди.
— Җаныңны’ рәнҗетсәләр, сугышмас җирдән сугышырсың.
— һи-и!— диде Айтүтә, кинәт барысын төшенеп.— Хәерниса әтә, Яннәт янында бер ир бар иде. Алайса, шул Шома Зәһүгы була инде. Шуның белән өстерәлә башлаганмыни? Менә имгәк! Хикмәй белән типтерүләре бөтен Мәскәү белән Питерга таралган иде. Шома белән Казанга ук килеп җиткәнме? Аһ, йөзе каралар. Ничек җир күтәрә шу- ларны. Урам уртасында таш атарга иде үзенә!
24
Шәһәр читендәге тәбәнәк кенә бер өй. Мәрхабә авыру янында утыра. Кич бер заводта эшчеләр баш күтәргән булган. Бунтлары барып чыкмаган, завод хуҗасы полицияне китереп өлгергән. Эшчеләрне канга батырганнар, берннчәсен кулга алганнар, каты яраланган җитәкчеләрен иптәшләре яшереп өлгергәннәр. Мәрхәбәне шул кешегә ярдәм күрсәтергә чакырганнар иде. Мәрхабә яралыны карагач, агарып китте. Аның башы тишелгән, кулы сынган, аягы имгәнгән. Аны кичегүсез больницага салырга кирәк.
— Бетсәм, шунда бетәм, больницага бармыйм. Анда мине...— Эшче тешләрен шыгырдатып кысты.
Мәрхабә аңа булдыра алган хәтле ярдәм күрсәтте Аннары аны бер хатын белән бер ир өенә озатып куйдылар Бу вакытта инде сәгать ун тулып унберенче китсә дә, Айтүтә белән Вәли йокламаганнар иде әле. Борчылулары йөзләренә чыккан. Айтүтә кызының кайда булуын белмәсә дә, Вәли белә иде.
— Озатучылары булдымы, ичмасам? — дип сорады Айтүтә, кызы кайтып кергәч.
— Капка төбенә кадәр китереп куйдылар, әни.
— Алайса, ярый. Әйдә берәр чынаяк чәй эч.
— Юк. әни, ардым, ятам. Иртән эшкә барасы бар бит.
_ Алар үз бүлмәләренә керделәр Әхмәт бәләкәй караватта таралып • йоклап ята иде. Мәрхабә анын юрганын рәтләде, аннары урын җәя башлады.
— Бик катымы? — дип сорады Вәли.
— Каты... Хирург кирәк. Сез анда сөйләшегез.
Башын мендәргә куйгач, Мәрхабә шунда ук йоклап китте. Вәли, киресенчә, бик озак йоклый алмады.
Эшкә вакытында киттеләр. Завод капкасыннан кергәндә Вәли мастер Митрофан Андреевичны күрде, аңа күз кысты. Завод ишегалдында мастер тәмәке кабызган булып туктады Вәли аның яныннан узышлый:
— Дәү абыйга күрсәтергә кирәк, дип әйтте,— диде.
— Шулай укмыни?..
— Әйе.
— Ярый, уйларбыз.
Андреевич үз цехына, Вәли үз цехына китте.
Кич белән Вәли үзенен өч кешедән торган түгәрәгенә беренче утырышка китте. Алар бер эшченең өендә /кыелдылар. Өстәлдә — сама- вар, күмәч, гүя кунакта утыралар
Өч иптәшнең икесе заводта күптән эшли; берсе, утыз-утыз биш яшьләрдәге эшче, заводтан чыгарылган булган, моннан ике-өч ай элек тагын алганнар. Күренеп тора: үзе шактый кызу канлы, күзләре уйнап ♦ тора, мыегы бар. Чәче житү. Ул күбрәк рус эшчеләренә охшый Аны Урыс Шәйми дип йөриләр дә икән
— Ни өчен заводтан чыгарганнар иде? — дип сорады Вәли. ~
— Озын телле булганга. х
— Димәк, тамгалы? и
— Уйламыйм. Мин мастер белән кычкырышкан идем. Мин киткәч тә > андый хәлләр булгалаган. Ахырда түрәләр мастерның үзен куганнар. “ ә мине, күрәсез, кире алдылар Мин Гөлжиһан сабыннары кайнатам ♦
— Мастермы?
— Түгел, анлык грамотам юк. татарны андый эшкә куймыйлар да э
— Без завод торагында торабыз.— диде икенче эшче Вәлинең сора 2 выла каршы. Монысын Көнбагыш Җәмил диләр икән, чөнки ул көнба £ гыш төсле сары.— Азыкны завод кибетеннән алабыз Алмас идең, акча о бирмиләр. Завод кибетендә ите сөрсегән, бәрәңгесе өшегән, оны күгәр- 2 гәп була. Акчаны первой сортка дип кайтаралар
— Кычкыртып талыйлар,— диде аска карап утырган Мостакай — _ Мастерга бүрегеңне салмасаң штраф, тегесен күрми калдыңмы - < штраф, әкрен кыймылдасаң да — штраф. Палучка вакыты житкәч, г мастер синең үзеңнән тиеш дип, счет төймәсен шалт та шолт. Менә и рабочийнык тормышы шундый, Вәли дус.
— Эт тормышы!.. сг
— Этнекеннән дә начаррак. Өйгә кайтсаң, хатын авырый, балалар « ач. Бер агай-эненең хатыны төскә-башка чибәр генә иде, кибетче шуңа С ябышкан. Мескен, хурлыгын күтәрә алмыйча, үз-үзенә кул салган
— Ә сипкел Мәликәне мастер сәгате житкәнче эштән кайтармаган — станоклар арасында бала тапкан.
Җәмил тирән итеп көрсенеп алды.
— Кайдадыр хакыйкать булырга тиеш, не может булмыйча Әдәм көлкесе бит. башкаларын әйтмисен дә. жырлаган өчен штраф алалар!
— 0 таяклы мастер? — диде Мостакай.— Шалт та шолт баш тубәкә таягы белән.
— Аның каравы, хужалар хәзер акыллылана бара,—дип ачы көлемсерәде Урыс Шәйми,—таяк белән суксаң, бер авырта да бетә. Хәзер хужа кесәгә суга. Ул үткенрәк. Әнә. Җәмил, нибуч белә
— Белмичә! Хужаның тәрәзәләреннән бөтен завод ишегалды уч тө- бендәгедәй күренеп тора бит, хәтта «рабочий спальняда» ни эшлимен дә сер түгел. Мин «тычкан уты»н алган идем шуның өчен штраф!
— Безне шәһәр рабочийлары белән аралашыр дип куркалар. Имеш, алар аздыра...
— Мостакайны аздыралар! — дип көлде Шәйми —Ачык авызлар, шуны белмиләр: рабочийнык эче күптән күмерләнгән инде Эх. хәзергесе вакытта безгә бер аваз салучы булса!.. Сызгырып җибәрсәләр .
Вәли үз сүзен әйтергә ашыкмады. Ул Мәскәүдәге җыелышларны исенә төшереп утырды. Анда башка, анда чын түгәрәк, монда Хәер, әзергә бәзер булсаң бик яхшы да, кем безгә әзерләп бир сч Вәлинең күп мәртәбә ишеткәне бар эшчеләргә гомумән хакы и» ми. рабочий хакыйкате кирәк, аның өчен аңлы көрәшчеләр мәнганга чыгарга тиеш. Аңлы көрәшчеләр күктән төшми, аларны үстерергә кирәк.
— Аваз салырга мөмкин,— диде Вәли, үз сүзен башлап,— беренче вакытта ул авазны ишетүчеләр дә табылыр Ләкин шуннан нәрсә’ Күршеләребездә ни булганын ишеттегезме’— Вәли кыска гыча итен сөйләп бирде.—Менә шулай, алар кузгалганда без тик яттык, без чык
сак. алар кымшанмас. Ә полициягә бу бик кулай алар безне аерыч- аерым бик җиңел ботарлаячак. Ә бөтен шәһәрне, бөтен илне күтәрергә хәзергә безнен оешмабыз да, юлбашчыбыз да юк. Эш менә нәрсәдә, туганнар.
— Димәк, бездән булмый? — диде Урыс Шәйми, күзләрен уйнатып.— Шуның шикелле сүзләрне ишеткәләгән бар иде. Ә безнең сабыр савытлары тулган булса, ташыса, кырыйларыннан акса?
— Монысы шулай, Шәйми дус, әгәр шулай булмаса, без бүген бирегә җыелмас та идек,— диде Вәли сабыр гына.— Ләкин күзне йомып көрәшеп булмый. Бу кадәресен рабочий сыйныф аңлый инде. Сүз берничә кешенең хәлен яхшырту турында бармый бит. Аннары капиталистик тормышның законы шундый; ул өскә күтәрелгәннәргә бераз юл бирә. алар, үз чиратларында, элекке хуҗалардан да катырак кыланалар. Чөнки конкуренция!
— Ул чагында ни пычагыма капиталга каршы көрәш дип сөйләнгән булабыз?
— Капиталга каршы көрәш — коры сүз түгел, Шәйми дус. Элек барысын белергә, аңларга кирәк.
— Нәкъ шул — коры сүз була да инде, Вәли! Мин рәтле нәрсә әй-терсеңме дип килсәм...
Бик кискен мизгел иде бу. Вәли бөтен сабырлыгын җыеп, елмайды да:
— Синеңчә, Шәйми дус, бүген җыелдык та, иртәгә сабан туй булырга тиешме? — диде.— Минемчә, рабочий сыйныф җитдирәк уйлый.
— Иртәгә булмасын ди, ну озакка сузмагыз,—диде Шәйми, ярсуын баса төшеп.
Вәли бүгенгә бәрелеш булмый калуын аңлады. Ул тавышын үзгәртмичә Җәмил белән ААостакайга мөрәҗәгать итеп:
— Сезнеңчә ничек, туганнар? — дип сорады.
— Без ни, күпчелек кайда, без шунда,— диде Җәмил.
— Халыктан калмабыз,— дип өстәде Мостакай.
Вәли урыныннан торды, ияген угалады.
— Кечкенә генә бер төркем,— диде ул уйланып,— барыбыз рабо- чийлар, ә уй-фикерләребез . Но, ничего, шуннан башларга туры килә.— Ул башын күтәрде, чигәсендәге кызыл эз ачыграк беленде — Бүгенге сөйләшү бушка үтмәде дип уйлыйм. Без бер-беребезне яхшырак белдек, яхшырак төшендек. Киләчәктә әкренләп тирәнгәрәк керербез. Хәзер вакыт соң инде. Киләсе утырыш турында әйтербез. Килештекме?
— Килештек, килештек.
— Ә син нигә дәшмисең, Шәйми дус? Артык килмәскә булдыкмы әллә?
— Юк, мин киләм! Янган йөрәк барыбер ярсый. Бәйләп куеп булмый аны.
Ике атналап вакыт үтте. Вәли Андреевич белән киңәшеп өлгерде. Беренче утырыш өчен бу кадәресе начар түгел, Виктор.— диде. Кызмаска, кабаланмаска кушты. Иптәшләр эчләрен бушатсыннар, аннары аларга җиңелрәк булыр, диде.
Төшке аш вакытында Вәли янына балыкчы Элми килде. Андреевичны әле күптән түгел генә күргәнгә, ул-бу юкмы дип, Вәли аңа сагаеп карады. Элми башын селекте, димәк, аның мөһим эше юк, тик үзе елмаюын яшерә алмый, яргаланган калын иреннәре үзләреннән-үзлэре җәелеп китә иде. Вәли әле белеп җиткерми: Элми шундый кеше инде ул, кайгыга түзә, шатлыкка эри дә китә.
Вәли туган, рәхмәт сиңа. Валлаһи, балыкның оясына алып барам үзеңне.
— Ни өчен миңа мондый яхшылык. Элми абый’ Сәдака биргәнем юк бит.
— Сәдаканы мәчет катындагы гарип-горабага, сукыр-мукырга бирәләр. Ә сиңа рәхмәт, туган!
— Аңламыйм, Элми абый.
— Син, атаң башы, күке йомыркасы эчтенме әллә? — дип кинәт < кычкырып жибәрде Элми,— Хупжамалны больниска салырга булыш t тынмы3 Булыштың! Кичә барган идем, терелеп килә, малай. Үзе әйт- g те. во!
— Монда минем ярдәм чыпчык борыны кадәр генә бит. Элми абый, х
— Бөтен хикмәт тә шул чыпчык борыны кадәр изге эштәй башлана х
Ә рәхмәтнең зурысын — хатыныңа! £
25
1888 елның 6 сентябрендә Владимир Ульянов Эчке эшләр министры на прошение бирде «Яшәүгә мөмкинлек табу һәм гаиләмә ярдәм итү өчен мин югары белем алырга тиешмен. Россиядә бу белемне ала алма- ганлыктан, Сез Галижәнабтән түбәнчелек белән үтенеп сорарга мәж бүрмен: мина чит илдәге берәр университетка укырга керер өчен чиг илгә китәргә рөхсәт итегез»
Шуннан тагын зарыгып көтү көннәре башланды.
Халыкның гомуми кәефе шәп түгел иде. Быел да. башка еллардагы кебек үк, уныш түбән булды, ә алда озын, салкын кыш тора. Азык-төлек ярты кышка да җитмәс. Димәк, ачтан үлмәс өчен, я берәр баерзк кешегә тамак хакына ялланырга, я. эш эзләп, шәһәр ягына сугылырга кала. Анда да. монда да өмет тайгак. Игенче, аптырап, башын кашый, тормышның очы очка ялганмый.
Володя халыкның тормыш шартларын күреп тора иде. Ул үз кайгысы эченә генә бикләнә алмый, аның жнң сызганып көрәшкә атыласы, бәхәсләшәсе, тартышасы, исбат итәсе килә иде. Халык дары мичкәсе өстендә утыра бит. аз гына очкын булса да шартлап китүе мөмкин Мондый чакта дәрге ташып торган яшь егеткә тик ятуы кыен. Ул алай да, болай да ыргылып карады.— ләкин сөрген сөрген инде, бер кая җибәрми. Шуңа күрә аның көннәре бик авырлык белән үтте, эче пошты. йөрәге сыкрады.
Укырга алмадылар, чит илгә җибәрерләрме, юкмы? Ә укырга аңа бик кирәк, укымыйча хыялланган теләгенә ирешә алмаячак. Аңа бөтен кешелекнең көрәш тарихын, бигрәк тә монарчы бик аз өйрәнелгән, эшчеләр сыйныфы көрәшенең тарихын .җентекләп белергә кирәк. Маркс, Энгельс әсәрләренең кайберләрең генә укыды. Калган әсәрләрен өйрәнү, бигрәк тә «Капнталвны өйрәнү мәҗбүри ихтыяҗ. Караңгы бг-р авылда моны ничек эшләргә?
Ниһаять, язган гаризасына җавап килде, тик бу юлы да җавап күңелсез иле. тагын үтенечен кире какканнар. Вилодянын кашлары җыерылды. Инде нишләргә? Каршысынлэ чыннан да стена торамы3 Буйсынып, көрәштән, якты идеаллардан читкә китәргәме’ Саша чигенмәгән. Володя көрәштән качармы? Юк. теләсә ни булса да, Володя мондый мөртәтлек юлына басмас.
Җил күзенә куелган утлы күмер кыза гына. Володя да шулай, каршылык арта барган саен аңарда киртәләрне вату, җимерү теләге кнчәйгәннән-көчәйде. Ялан башлы, өстенә кыек якалы ак күлмәк кигән, билен пута белән буган, кулына китап тоткан яшь егетне Кокушкино яки Анакай урамнарында күргәндә яки Үшнә буенда, көзге урманда очратканда, кешеләр анарда шундый зур рухи көч бар дип уйлыйлар идеме? Азмыни бүгенге дөньяда теге-бу бәлагә эләккән яшьләр Ьашта бераз әтәчләнәләр, аннары, кикрикләре шннгәч, иң тәкъва кеше булып
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
китәләр, кайберләре хәтта монах киеме кия, полициягә хезмәт ит{ башлый.
Бер көйне Володя урманда йөргәндә мәһабәт бер имәнгә юлыкты Тирәсендәге чыршы, каеннар, җил-давылларга чыдый алмыйча, кайсы сынган, кайсы ауган, кайсы корый башлаган. Ә имән һаман бирешми, ул елдан-ел ныгый, куәтләнә. Ботаклары, яфраклары нинди куе. Башына таж кигән диярсең, урман патшасы!
Володя ана озак сокланып карап торды, гүя буен-сынын үлчәде, аннары төбенә утырып, кулындагы китабын ачты. Укып аргач, карашын зәңгәр күккә текәде. Нәрсә турында уйлый иде ул? Нигә чырае якты, карашы кыю, туры?
Агачлар арасыннан үткәндә, йөзне җиңелчә кытыклап, биткә тоҗым җепләре сырышты. Димәк, көннәр утыра, әбиләр чуагы башлана. Иртәрәк түгелме? Хәер, кайчак табигать шаяргалый да. Ул бер төрлелеккә түзә алмый, бер төрлелек аның күркен шиңдерер, ямен китәрер кебек.
Ниһаять, вак яңгырлы октябрь башы көннәренең берсендә Володя Ульянов өчен дә шатлык килде. Студентлар чуалышында катнашкан кешеләргә, туганнары булган хәлдә, университетлы шәһәрләрдә тору рөхсәт ителгән. Полиция департаментының күп санлы циркулярларының берсендә шулай диелгән икән. Володя Ульянов нәкъ шул күрсәтмәгә туры килә, Казанда аның туганнары бар!
Бу хәбәрне алган көн Ульяновлар гаиләсендә үзенә күрә бер бәйрәм булды. Азатлык исен сизгән Володя әллә нишләп китте, аның тойгылары ташыды. Ул соңгы тапкыр Үшнә буена чыкты, урманда йөрде, Кокушкино һәм Апакай урамнары буйлап үтте. Тора торгач, күңел шатлыгы беркадәр сүрелде. Ул китә, ә авыл әүвәлгечә авыр, газаплы тормышта, караңгыда, салкында кала.
Бу тойгыга тәмам бирелергә ярамый, югыйсә, бөтенләй төпкә төшүең мөмкин. Башны күтәрергә, алга, киләчәккә карарга кирәк.
Володя танышларына керә башлады, алар белән сөйләште, сау-буллашты, Ильяс бабайларга да кагылды.
— Китәсеңмени, улым? Әгәр җай туры килсә, безнең якларга кунакка рәхим ит.— диде бабай.— Ни булганы белән каршы алырбыз. Бәлки тормышны җиңеләйтү турында патшадан закон чыгар. Безнең мондагы түрәләр аны халыктан яшерүе мөмкин, эт нәрсәләр алар, алла күрсәтмәсен. Син укыган кеше, ишетсәң, безгә хәбәр ит.
Володя саубуллашып, сәламәтлек теләп чыгып китте. Аннары бу ярлы игенченең өен һәм анда яшәүче яхшы күңелле кешеләрне бик озакка исендә калдырырга теләгәндәй, артына борылып карады.
Бу кичне алар апалы-энеле дә бик озак сөйләшеп утырдылар. Владимир Ильичка апасы Анна Ильиничнаны бер үзен авылда калдырып китү авыр иде. Бер генә юаныч бар — әниләре Мария Александровна кызына да вакытлы рәвештә Казанга кайтып дәваланырга рөхсәт итүләрен сорап йөри. Кем белә, бәлки рөхсәт биреп куярлар, һәрхәлдә, Володя — оптимист, ул апасын да шуңа ышандырды.
Анна Ильинична бүлмәсенең тәрәзәсеннән кояш кызыллыгы күренә иде. Батып барган кояш гадәттә күңелдә үзенә бер төрле моңсулык уята. Бүген, киресенчә, ничектер күңелдә өмет, ышаныч хисе уята иде. Әйе. туасы көнгә каршы курыкмыйча барырга кирәк. Кокушкинодэ үткәргән айлар никадәр газаплы, салкын булмасын, алар бушка узмады Володя биредә чынбарлыкны, бигрәк тә игенче тормышын күреп белде. Дөрес, аңа нибары унсигез яшь, бу яшьтә тормышның бөтен катлаулылыгын төшенүе кыен, тәҗрибә, акыл җитенкерәми.
Иртән Владимир Ильич юлда иде инде. Гади олаучы арбасында яшеренмичә бару нинди рәхәт икән! Башыңны күтәрә алганчы күтәр, тирә-ягыңа күпме карыйсың килсә, шул кадәр кара, каршы очраган кешедән курыкма, арттан куыл килүләреннән шикләнмә, синең —үз
юлын, аларның — үз юллары. Син аларныц юлын кисмисен, алар — синекен Бары тик хәерле юл теләп фуражкайны гына күтәрәсен.
Хәзер инде көз, зәңгәр күктә тургайлар сайрамый, кояш та елмаймый, урман аланнарында, су буйларында берсеннән-берсе матур чәчәкләр күз кысып утырмый, күп булса, юл буенда шайтан таяклары гына, кызыл чалмаларын кынгыр салып, сине озатып калалар. Алар сине * бераз үчекли кебек, «котылдым дип бик шатланма, тагын эләктереп куймагайлары», дип әйтәләр шикелле. ~
Юл тау астына төшә башлады. Яфраклары коелып бетеп килгән £ әрәмәлек арасыннан ялтырап инеш күренде, салкынча дым бөркелде. > Уйсу җирдә җил бөтенләй юк, ызаннарда үскән әрем башлары да тибрәнми. Чоңгыл тирәсендә — бер көтү үрдәк. а
— Яков абый, болар йорт үрдәкләредер инде? а
— Билгеле, йорт үрдәкләре. Я, малкай, нәрсә башыңны салындырасың? Эчәсең киләме әллә? һай, юлга чыкканда мин сине эчерергә оныттым бугай,—диде Яков һәм арбадан сикереп төшеп аркалыкны бушатты. Ат чөмереп су эчә башлады.—Эч, эч, туйганчы эч. Инештә су куп. Атай мәрхүм исәп булса, атны вакытында эчермәгән өчен, яңаклар иде үземне. Я, туйдыңмы, җан кисәгем,—диде Яков, атны сыртыннан сыйпап, аннары аркалыгын күтәреп бәйләде — Я. кузгалдык, малкай. Күрәсең, егетебез ашыга, бәлки барышнясы көтә торгандыр үзен, сагынгандыр.
Олаучы Володяга карамыйча гына анын кылын чиертте Володя Яковның бу гадәтен сизеп көлемсерәп куйды.
Юл үргә менгәнлектән, елганы кичкәч, Владимир Ильич. Яков кебек, арбадан төште. Алар янәшә бара башладылар Володя бу юаш мужикны бала чактан ук ярата иде.
Үрне менгәч, игеннәре җыеп алынган буш кырга күз ташлап, Володя сүз башларга җыенганда гына торналар тавышы ишетелде. Әнә биектә, биектә өчпочмак булып очалар алар Яз көне дә Володя аларның моңлы җырын тыңлаган иде Яз көне торналар тавышында яшәү шатлыгы була, хәзер — аерылу сагышы.
— Яков абый, болар кичеккәннәр түгелме? Юлда кар ява башласа, харап булалар бит.
— Юк, алар биектә,—диде Яков уйчан гына,—аларга аннан бар төш күренә.
— Ходайның эшләре, Яков абын, күктән генә күренәме икән?
— Шулай булырга тиеш, чөнки ходай үзе дә күктә. Күктән күрен- мәсә,—Яков башы белән кошларга изәп алды,—очсыз-кырыйсыз күктә торналар ничек адашмый? Минем күзәткәнем бар: яз башында алар, тегәр җепкә таккан кебек, нәкъ шул турыдан кайталар, көз җиткәч, шулай ук бер эздән очып китәләр. Кар яумын торган җылы яклар бездән бик бик еракта диләр. Анда чаптар атлар ли барып җитә алмый икән... Әнә кара,—диде Яков, юл чатына күрсәтеп,—уңга юл китә, сулга, турыга. Кайсыннан барырга’ Мен.» бусыннан китсәң, ай бара сыңмы, ел барасыңмы, Казанга эләгә алмыйсың. Җирдә кемнән булса сорарга мөмкин, ә күктә кемнән сорыйсың’ Анда ходай илчеләре — фәрештәләр генә юллар чатында, околодочный кебек, басып торса тора торганнардыр. Торналарга да туры юлны алар күрсәтәдер. Менә шулап ул, Владимир Ильич Алланың эшләре гади түгел, безнең баш җитми аңа Иң яхшысы — ул турыда гөнаһ җыеп сөйләмәү
— Нәрсә турында сөйләргә ярый соң, Яков абый?
— Азмыни дөньяда эшләр...
Владимир Ильич рәхәтләнеп көлде.
— Хәйләкәр мужик син, Яков абый.
— Ансыз —дөнья сансыз. Владимир Ильич Син үзең дә хәйләкәр, яшь булсаң да. Минем сүзне торналар койрыгына ябыштырып җибәрдер
ГАБДИАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
— Нинди сүзне, Яков абый?
— Барышня турындагыны... Син, Владимир Ильич, безнең авыл халкы арасында чын хөрмәт казандың. Мужиклар сине яңа туган балаларына юкка 1ына крестный булырга чакырмаганнардыр инде. Моның өчен кардәшләр, хөрмәтле картлар бетмәгән. Димәк, синең сүзеңне Жанга якынрак күрәләр. Капчыкны төбеннән тотып селекмисең. Игенче моны ярата. Аның ин кирәкле, иң кадерле сүзе һәр вакыт запаска кала.. Син дә кадерле сүзеңне запаска калдырасың.
— Булмагач, пи такылдыйсың? — дип көлде Владимир Ильич.
— Анысын башка берәүгә сөйлә инде... Иртәме, соңмы, егет башына килә торган хәл, аннан кача алмыйсың. Безнең, крестьяннарның, эше бу яктан әйбәтрәк. Күңелгә ошадымы, сау-сәламәт булдымы, ашый беләме — вәссәлам.
— Ашый белүе нигә кирәк тагы?
— Нигә кирәкмәсен? Ашаган ат армый ул.
Владимир Ильич башын артка ташлап көлеп җибәрде.
— Нигә көләсең? — диде Яков, аңлап бетермичә.
— Соң, Яков абый, кәләш сайлаганда аның ашавы-ашамавы белән кызыксынырга кирәк икәнен белми идем.
— Анысы, Владимир Ильич, сиңа кирәкми дә. Шәһәр барышняла- ры аз ашаса яхшырак,— расходы кимрәк.
— Ә мәхәббәт?
— Өйләнгәч, бергә тора башлагач, мәхәббәте була аның.
— Өйләнгәч, Ильяс бабай әйтмешли, чүлмәкне ваткач, соң булмасмы?
— Андый хәлләр дә очрый .. Ярар, Владимир Ильич, утырыйк бул- маса. Озакламый Казан.
Алар арба кырыена утырдылар. Яков иреннәрен чупылдатып:
— На, малкай,— диде. Чыбыркы шартлаткач, ат адымнарын кызулата төште. Арба дыркылдавына кушылып Яков башта авыз эченнән генә җырлаган булды.
Владимир Ильич — хәзер аны Володя дип әйтү ничектер килешми иде шикелле, ул бит сөрген чикләрен үтеп кайта — башта көлемсерәде. Яков һаман аны кызы янына кайта дип уйлый, әмма Владимир Ильич кызын сагынып кайтмый әле, Казан аны көрәш мәйданы буларак тарта. Укырга алмадылар, чит илгә җибәрмәделәр — монысы алар ихтыярында булсын ди — әмма көрәштән һичкайчан тыя алмаслар, монысы инде түрәләр кулында түгел, киресенчә, көрәш ялкынын дөрләтергә алар үзләре булыша—теләмәсәләр дә. ихтыярсыз рәвештә булышалар һәм ул көчле ялкын алдында үзләре үк куркып дерелдиләр, яки гаҗизлекләрен күрсәтмәскә тырышып котырыналар. Ләкин котырынып язгы ташкынны туктата алмыйсың!
Юл буенда кыр казы күренде. Очып китсен дип, Яков чыбыркысын шартлатты. Каз бер-ике атлады да кырын ятты.
— Эх. матушка,— диде Яков, арбадан сикереп төшеп,— канатын имгәткәннәр бит. Менә сиңа тамаша!
Ул казны куа башлады. Каз очарга итте. Ләкин сыңар канат белән ничек очсын Кыйгаклап кычкырды, әрнеп ялварган булды, ләкин кеше һаман йөгерде һәм, ниһаять, казны тотып алды. Яралы канатын карады, башын чайкап куйды. Аннары, казны култык астына кыстырып, авыр сулый-сулйй, арбасы янына килде. Аты туктаган, хуҗасын көтә иде.
— Яков абый, нигә тоттың син аны, җибәрер идең мескенне,— диде Владимир Ильич.
__ Канаты сынган ич аның,— диде Яков, казның канатын чүпрәк белән бәйли-бәйли — Кая бара ул сыңар канат белән.'1 Я ачтан үлә, я төлкегә азык була.
— Ә син аны нишләтәсең, суясынмы’
— Нигә суярга. Безнең берничә йорт казы бар. Шулар арасында язга хәтле яшәр. Анарчы бәлкем канаты да төзәлер
— Син бик нечкә күңелле кеше икән, Яков абый. Ә монда крестьяннар бер студентны канга батырганчы кыйнаганнар. Ул да бит...
— Авылны яндырган студентны әйтәсеңме? ♦
— Авылны ул яндырмаган, моны алпавыт ялчылары гына шулай
дип сөйли. о
— Анысы бәлки шулайдыр да... Нәрсә ул япь-яшь башы белән ха- х
лык эшенә тыгыла? Яши бирсен әнкәсе кочагында, укысын... х
— Аны да, минем кебек, университеттан куганнардыр.
Яков тиз генә эндәшмәде:
— Анысы да булуы ихтимал... Халык үзе дә йодрыкларын селкергә * булдыра, син аны кемнең булса муенын борырга өйрәтмә, ул аны белә. ♦ Син аны
башкага өйрәт... Хакыйкатьне күрсәт ана, шуннан ул сиңа рәхмәт әйтер. Менә,— дип. Яков сәләмәләр эченә күмелгән казга күрсәтте,— шушы гөнаһсыз кошларны атып йөрүче, аларны имгәтүче бер алпавыт бар бу тирәләрдә Кешеләрнең ни бар малын тартып алу гына түгел, үзләрен бүредән яман өзгәли. Әтисе дә шундый бәдбәхет жан иде. Түземе беткәч, халык аны әнә теге яман чокыр төбендә сагалап торып, муенын борган Шуннан соң нәрсә дә булса үзгәрдеме? Юк. улы хужа булды. Анысы әтисеннән зәһәррәк булып чыкты Ярты авылны Себер озаттырды, йорт-жирләрен туздырды. Аның явызлыкларын сөйли башласаң, исең-акылың китәр... Юк. туган, әгәр яхшы булсаң, халык ярасына зерә кагылма, тоз сипмә, кагылсаң, белеп кагыл
Яков үз фикерләрен ахыргача ачып бетермәсә дә. Владимир Ильич аның тел төбен аңлады. Сөргендә чакта ул Яков ишеләр белән байтак сөйләште. Алар беренче карашка гына юк-бар нәрсәләр турында такылдыйлар кебек, сүзләренең бәйләнеше, рәте юк шикелле, ә чынлап карасаң бик акыллы фикер йөртәләр, тирәннән каералар
Күкне каплап торган тоташ соры болытлар тарала, анда-санда ачыклыклар күренә башлады, ялтырап кояш чыкты. Еракта бер чиркәүнең алтын гөмбәзе жемелдәргә тотынды, тегендәрәк икенчесе күренде..
— Казан, Владимир Ильич.
26
Менә яңадан Казан, яңадан Беренче тау. Әгәр санасаң, сулар дз күп акмаган, вакыт та әллә ни күп үтмәгән. Аерылганга хәтта бер ел тулмаган. Казан да. Беренче тау да шул ук сыман. Тик ул чакта ал әр урамның бер башында торалар иде, хәзер — икенче башында.
Өйләре шактый иркен, ике катлы, үзе якты. коры, күптән түгел генә ремонт булган. Янында шактый зур бакчасы бар. Билгеле, көз җиткәч бакчаның яме киткән инде, жил агач башларындагы соңгы яфракларны очыртып бетерә. Яз-жәй көннәрендә бу бөдрә каеннар, өрәңгеләр, ямь-яшел чыршы-наратлар төбендә утыруы үзе бер рәхәттер.
Бу йортта ни өчендер элек-электән ике кухня булган. Өстәге бүлмәләр яктырак, күңеллерәк, ләкин Владимир Ильич үзенә тору өчен түбәнге катны, әлеге кухняларның берсен сайлады. Бәләкәй генә бүлмә, бер тәрәзә, бер кешелек тимер карават, өстенә газеталар япкан плнтэ, баш очында — китап шүрлеге, тәрәзә каршында — язу өстәле. Тәрәзә урам якка түгел, ян якка карый, берничә адымда гына куаклар үскән тирән чокыр, чокыр төбеннән күбесенчә эшчеләр, метаннар, фәкыйрьләр тора торган Суконный бистәсе тыкрыкларының берсе башлана.
а. «к. у.» м 7.
ГАВДРАХЫАН ОПСӘЛӘМОВ
65
Суконный бистәсенең нәкъ урта бер җирендә атаклы сукно заводының тәбәнәк корпуслары, янәшәсендә — спирт заводы...
Владимир Ильич сайлап алган бүлмәнең тагын бер яхшы ягы шунда — аның кеше күрми торган арткы ишеге бар. Төнлә соңга калып кайтканда, башкаларны борчымыйча гына, туры үз бүлмәңә үтәргә мөмкин. Иң мөһиме: чакырылмаган кунаклар килә калса — аларның килүе бик ихтимал — сиздерми генә чыгып таярга була.
Владимир Ильич сөргеннән кайтуга Беренче тауда околодочныйның кара күләгәсе күренә башлады. Мөгаен, бу кара күләгә Владимир Ильичны гомере буе эзәрлекләрдер. Ярый, эзәрлекләсәләр эзәрлекләсеннәр, аңа карап киләсе көн тумыйча калмас. Дөрес, бу хәл өстәмә кыенлыклар тудыра, саклык чаралары күрергә мәҗбүр итә.
Владимир Ильичның күңеле ярыйсы күтәренке нде. Ул акылы белән сизә: Россиядәге революцион хәрәкәттә тиздән барысы да үзгәрәчәк, үзгәрми хәле юк, тормыш алга бара, тик искегә, бик төпле һәм көчле булып күренсә дә, ябышып ятмаска гына кирәк.
Владимир Ильич үзенең студент киемен алмаштырды. Өстендә — жилет белән кара костюм, ак күлмәгенең якасын ефәк чуклар белән бәйләгән,— галстук-фәлән кирәкми. Плащы белән пальтосы — гади кешеләр кия торган.
Казан Владимир Ильичны бик сагындырган иде. Ул аның төрле милләт кешеләрен,— аларның киемнәре дә башка-башка,— кайнап торган урам-мәйданнарын, базарларын кызыксынып карап йөрде. Ляд- ской бакчасында, Эрмитажда булды, Марусовкага төште. Университет яныннан узганда күңеле ташыды.
Воскресенский урамы үзгәрмәгән. Шәһәр башлыгы йорты белән патша һәйкәленә рәтләп карамады, әмма еракта ялтырап киткән Иделгә карашы тукталды. Спас башнясына, Сөембикә манарасына игътибар итте. Бу манара Казанка елгасына таба тагы да авыша төшкән кебек иде. Төрмә дә Кремль астында гына.
Кайтканда Черек күл буеннан үтте, Бакыр бабай бакчасында утырып торды. Башка көннәрдә Владимир Ильич Кабан күле буена төшеп китә, аннан Крестовниковлар заводына таба юл тота иде. Студент чагында ул эшче түгәрәкләргә баргалады, хәзер бәйләнешне яңартасы иде. Владимир Ильич узган-барганнарга күз салды. Танышлар очрамады.
Казанда шау-шу арткан иде кебек, нәрсәдер үзгәргән дә шикелле, тик тотып алып кына булмый. Шулай шул, бу Кокушкино тынлыгы, урман бушлыгы түгел инде.
Берничә көннән шәһәрдә бөтенләй кыш булды, агачларны, урамнарны ап-ак кар каплап китте. Иделдә боз ката' башлады. Тик атна-ун көн үтмәгәндер — тагын җылытып җибәрде, чанада йөреп булмый башлады.
Владимир Ильичның тизрәк революцион түгәрәкләргә катнашасы, ораторларның сүзләрен тыңлыйсы, бәхәсләшәсе, җанлы кешеләр, фи-кердәшләр белән аралашасы килә иде. Ләкин шәһәрдә танышлары байтак булса да, берьюлы барып ишекләрен кагарга җөрьәт итмәде. Ул полиция күзәтүе астындагы кеше, теләмәсәң дә яхшы кешеләргә күләгә төшерүең бар. Аннары булып үткән вакыйгалардан соң, кайберәү- ләрнең карашлары, үз-үзләрен тотышлары үзгәргән булуы ихтимал. Искәртмәстән барып керсәң, әллә нәрсә уйларлар. Ашыкмаска кирәк.
Тора-бара Владимир Ильич шәһәрдә җәмәгать фикеренең сүнмәвен белде, түгәрәкләрнең кайберләре һаман эшли икән, яшьләр арасында аларның тәэсире элеккечә көчле. Владимир Ильич зур саклык белән бәйләнешләрен яңарта башлады. Байтак нәрсә ачыкланды Күп кенә иптәшләр Казаннан китәргә мәҗбүр булганнар. Революцион юлдан читләшүчеләр дә бар, бәхеткә каршы, алар күп түгел.
Бер көнне Владимир И,зьич, тәвәккәлләп, таныш кызларының берсенә барырга чыкты. Бу кыз элек түгәрәкләргә актив катнаша иде, соңыннан идеалларына хыянәт итмәгән бугай. Владимир Ильич читләтеп шуларны белә алды, ә белә алмаганнары — диңгез иде.
Аны шатланып каршы алдылар, түргә утырттылар. Бу өйдә Владимир Ильич үзенең элекке студент дусларыннан берсен очратты. Аңа ♦ шулай ук Казанга кайтып торырга рөхсәт иткәннәр икән. Университет- ь ка, мөрәжәгать итеп караса да, алмаганнар. Моңа ул артык кайгыр- £ мый. Әле студент чакта ук ул аз-маз язгалый иде. Хәзер чынлап торып « язарга керешкән. Язганнарын басалар, гонорары, аз булса да, килеп » тора икән. х
Алар озак сөйләшеп утырдылар, барлык иптәшләрен диярлек телгә S алдылар. Владимир Ильич бу кешеләрнең үзеннән нәрсә булса яшерүләрен яки әйтеп бетермәүләрен сизмәде. Дөрес, яшь язучы яшьлек ♦ дәртен куя, революцион эштән суына төшкән. Болан намусы чиста, берәүне дә сатмаган, идеалларыннан ваз кичмәгән. Ул булдыра алган хәтле Владимир Ильичка ярдәм итәргә булды.
Кайберәүләрне яңадан кулга алганнар икән. Кайнар йөрәкле яшьләрне ни өчен төрмәгә утыртулары гомумән билгеле, ә конкрет гаепләре турында иптәшләре Владимир Ильичка бернәрсә дә атап әйтә алмадылар. Бу күңелсез хәбәр иде, ләкин Владимир Ильичның ихтыярын какшата алмады, киресенчә, тизрәк көрәшкә ыргылу теләген генә көчәйтте. Әйдә, давыл куәтлерәк шауласын, яшен көчлерәк яшьнәсен, күк дәһшәтлерәк күкрәсен. Куркаклар калтырар, ә кыюларның жаны давыл көтә, күкрәү көтә!
Хәзер инде Владимир Ильич өйгә еш кына соң кайта башлады. Кайткач, нигә болай соң, капларда булдың, ниләр эшләдең? дип әнисе дә, сеңелләре дә битәрләмиләр. Бу турыда ачыктан-ачык сөйләргә Владимир Ильичның хакы юклыгын, аның тормышы иптәшләре һәм яшерен оешма белән бәйләнгәнен алар сизенәләр иде. һәрхәлдә, сөргеннән соң, гаилә өчен бу сер түгел иде инде.
Владимир Ильичның сөекле әнисе Мария Александровна һәм яраткан сенелесе Ольга — бу эштә аның иң турылыклы дуслары. Ольганың кайнар йөрәкле булуы аңлашыла, ә ана йөрәге? Өлкән улын шундый фажигале төстә мәңгегә югалткан, өлкән кызы хәзер дә сөргендә интеккән ана сөргеннән әле яңа гына кайткан икенче улын бу һәлакәтле юлдан бөтен жан көче белән сакларга тиеш иде кебек. Моңарчы улын тиргәмәүләре, әрләмәүләре табигый яхшы күңелле ана чиксез авыр хәлгә тарыган, унсигез яшендә шундый мәрхәмәтсез хәлдә яшәргә мәж- бүр булган улының көннәрен тагын да караңгылатасы килмәгәндер. Хәзер хәл башка бит.
Владимир Ильич урыныннан торды, әнисе каршына килеп, күзләренә карады:
— Әнием, миңа вакыт... Бүген дә соң кайтырмын, борчылмагыз.— диде. Күзләре Оляның күзләре белән очрашты. Володяның һәр вакыт билгесезлеккә, хәтәр куркынычка каршы чыгып китүен сизеп анын йөрәге ешрак тибәргә тотынды. Владимир Ильич елмайды һәм, кайгырма, дигәндәй каш сикертеп алды. Әгәр ул шунда чыгын китмәсә. ярар, бүген бармыйм, дисә, Ольга аңа ничек карар иде икән, шатланыр идеме, әллә булмаса, куркак жан, дип әрнеп тиргәр идеме? Мөгаен, Саша бер вакытта да болай эшләмәс, дияр иде. Саша бу семьяда нң югары гаделлек символы булып әверелгән иде.
Урамда шактый салкын, жил исә, бер кеше күренми, хәтта около- дочный да каядыр киткән, Владимир Ильич шарфын төзәткән булып тнрә-ягына каранды, аннары зур урамга таба атлады. Гадәттә, ана кайда булса «койрык» тагыла иде, бүген әллә чыкмаган, әллә тәжрн- бәлерәге туры килгән — күренмәде. Шулай да Владимир Ильич әйлә- 0»
ГЛВДҢДХМАН ӘПСӘЛӘМов
неч юллардан китте. Бер тыкрыкта туктап, ул тагын тирә-ягына каранып алды, алгарак узды, ишегалдына керде, аннары икенче тыкрыкка чыкты. Аның алдында ике катлы таныш йорт иде.
Владимир Ильич, башын иеп, барысы белән берьюлы исәнләште дэ бер буш урындыкка утырды, өс киемен салып янына куйды. Иптәшләре бик бирелеп өстәл янына баскан кешене тыңлыйлар иде. Владимир Ильичның аны моңарчы күргәне юк иде. Уртача буйлы, ябык йөзле, куе чәчен артка тараган, төсе ниндидер — карамы, коңгыртмы — лампа яктысында аеруы кыен. Өстендә — кара костюм, кыек якалы ак күлмәк, билендә нечкә билбау. Тавышы бик көчле түгел, үзе ярыйсы шома сөйли. Күренеп тора, бу егет сөйләргә күнеккән, фикерләрен туры һәм төгәл әйтә, каушамый, тик ялтырап торган күзләре генә тыңлаучыларның әле берсенә, әле икенчесенә туктала, гүя аларның яшерен уйларын белергә тели иде.
Хәзер түгәрәк утырышларында Маркс һәм Энгельс исемнәре торган саен ешрак телгә алына, әсәрләренең исемнәрен әйтәләр. Әлеге егеттә Маркс-Энгельс турында сөйли иде.
Казанга кайткач, беренче эш буларак, Владимир Ильич «Капитальны өйрәнергә кереште. Ул аны үзенең кечкенә бүлмәсендә төннәр буе укыды, уйланды. «Капитальный тирән мәгънәсен аңларга тырышты. Марксның фикерләре аның акылын һәм йөрәген торган саен тирәнрәк били барды. Әлеге егет тә Марксның шул гаҗәеп фикерләрен ватмый, җимерми, киресенчә, чын күңелдән яклый. Владимир Ильич егетнең сүзләрендә үз тойгыларына аваздашлык сизеп, тагын да игътибар беләнрәк тыңларга кереште.
— «Капитальга язган сүз башында Маркс әйтә: аның әсәренең соңгы максаты хәзерге җәмгыять хәрәкәтенең экономик законын ачудан гыйбарәт. Материализмны алга сөреп, иҗтимагый аңны иҗтимагый көнкүрештән чыгып аңлатуны таләп итә ул,— диде егет,— бу бердәнбер дөрес фикер.
Үзе яшь булса да сакал-мыек җибәргән икенче бер егет, урыныннан сикереп торып:
— Туктагыз, тукта,— дип кычкырды.
Аңа фикерен әйтергә ирек бирмичә:
— Минемчә, рус рухын аңлар өчен...—дип тезеп китте тагын бер оратор.
Кайнар йөрәкле яшьләр арасында гына тууы мөмкин булган бу дәртле һәм күп сүзле бәхәстән ахыр килеп шуны аңларга мөмкин иде: Россия гаять үзенчәлекле ил, ул үз үсеш юлы белән алга бара, башка өлгеләр аңа өлге түгел, гениаль булган тәкъдирдә дә күчермә була алмый. Тарих Россиягә үз юлын билгеләгән. Аның асыл уллары шул юлда мең газаплар чиккәннәр, шул юлда һәлак булганнар, ләкин читкә тайпылмаганнар, яшьләр бу бөек эшкә киләчәктә дә хыянәт итмәскә тиеш.
Куе чәчле егет, үзен ярты сүздә бүлдерүләренә канәгатьсезлек бел-дермичә, урындыкка утырып, иптәшләрен тыңлый башлады. Хәзер барысы шаулый иде, кемнең нәрсә турында сөйләвсп белү дә читенләште. Шулай да күбесе бер фикергә авыша иде булса кирәк: Россия — крестьян иле, Маркс идеяләре, яңа булсалар да, аңа батмый.
Бәхәс бик озакка сузылды, куе чәчле егет бөтенләй онытылды. Ахырда берәү аякка басып, гомуми игътибарны үзенә тартып:
— Бәхәс булганда безне бәлеш белән дә сыйлама,— диде көлемсерәп. Аның тавышы калын иде.—Шулай да иптәшкә фикерен әйтеп бетерергә ирек бирергә кирәк. Федосеев, кайда Федосеев? Николай!
Федосеев, күрәсең, киткән иде инде.
Владимир Ильич сискәнеп куйды: Николай Федосеев! Күпме танышырга теләп тә таныша алмыйча калды. Ни үкенеч Ярын, иртә булма- са, кич булыр, юллары бер тирәдән узгач, танышмый калмаслар әле.
Федосеев марксизмны яклый, Владимир Ильич та тулысы белән марксизм ягында. Шунысы кыйммәт!
Владимир Ильич, үзенә теләктәшләр эзләгәндәй, янында утырган иптәшләренә карады. Күренеп тора: болар студентлар түгел, аякларында күн итек, өсләрендә кыска пиджак, кепкаларын кулларына тотканнар. ♦
Владимир Ильич өстәл янына килде. Алга таба иелә төшеп. <р» ава- зын үзенчәрәк әйтеп сөйли дә башлады.
— Революционерларның күбесе,—диде ул.— народниклар кебек х фикер йөртүдән башлыйлар. Яшь чакта, үз фикерләре әле нык булма- х ганда, аларга чын күңелдән сокланалар, бгш ияләр. Террор геройлары а яшьләр каршында сокланмаслык түгел. Инде шул ялкынлы геройлар- > дан баш тарту—кемгә җиңел? Бу хәл эчке көрәф сорый, алай гына түгел. «Народная воляэга ахыргача турылыклы булырга ант итүчеләр- ♦ дән кискен аерылырга мәҗбүр итә.
Яшьләрнең үтеп киткән идеалларга турылыклы булырга тырышулары — аларның гаепләре түгел, бәлки фажигалары...
Тагын бәхәс кабынып китте, тагын дәррәү кубып сөйли башладылар. Күзлек кигән бер студент, кулларын бутый-бутый
— Ә сез народникларның карашларына каршы нинди эзлекле фәл-сәфәне куя аласыз? — дип сорады.
— Революцион марксизмны!—диде Владимир Ильич, тирән ышаныч белән.
— Гафу итегез, кемнәр аны аңлый? Эшчеләрме, крестьяннармы? — дип кызды студент.— Халыкка ачык аңлаешлы фәлсәфә кирәк.
— Сез безне берни аңламый торган наданнар дип санамагыз.— диде Вәлинең иптәше утырган җиреннән.— Без үзара кайбер китаплар ны укыйбыз. Аңлашылмаганын сездән сорарбыз дигән идек.
— Бик дөрес, иптәш,—диде Владимир Ильич,—Маркс алар телендә сөйли.
Вәли беләи иптәше икәү генә кайттылар Вакыт инде соң иде. ай яктысы булмаса кайтуы тагын да читенрәк булыр иде. ләкин айны да өзгәләнгән болытлар каплап-каплап китә иде
Байтак вакыт сүзсез кайтканнан соң, Вәлинең иптәше әйтә куйды:
— Безнең күрше егет нинди орел булып чыкты, ә?
— Кытыклады,— дип көлемсерәде Вәли.
— Ә син аның фамилиясен белдеңме?
— Юк шул.
— Их. син,— ул Вәлинең колагына пышылдады,— Владимир Ульянов. Безнең арттагы егетләр шулай дип әйттеләр...
27
Мария Александровнаның тырышлыгы бушка китмәде, ниһаять. Анна Ильиничнага да Казанга кайтырга рөхсәт иттеләр. Дөрес, дүрт кенә айга, дәваланырга гына. Димәк, быелгы кышны ул Казанда, туганнары янында яшәячәк. Гаилә белән бергә булгач, әннсе ышыгында ана зур мәшәкатьләр дә мәшәкать булып күренми. Тормыш вак-төякләрен әнисе барысын да үз өстенә алачак.
Анна Ильинична Казанга октябрь ахырларында кайтып төште Байтак вакыттан һәм байтак газаплардан ссн аларнын тату гаиләсе бер өстәл тирәсенә җыелды. Дөрес. Илья Николаевичның һәм Александр Ильичның юклыгы мондый чакта аеруча сизелә, тик нишлисең, үлгәннәр инде кире кайтмый. Мария Александровнаның йөзендә тирән сагыш, тик ул моны балаларына белдерергә теләмәде. Володя белән Ольга әниләренең хәлен аңласалар да, үз чиратларында, берни сизмәгән кебек кыландылар, эне-сеиелләре белән уйнап-көлеп сөйләштеләр Алар-
1АВДРАХМАИ ӘПСӘЛӘМОВ
га карап Анна Ильиничнаның да күңеле күтәрелеп китте. Югыйсә, ул, Кокушкннодагы кебек, моңсу иде, ә өйдә бер генә кешенең кәефе бул- маса да, бөтенесенең күңеленә күләгә төшерә.
Анна Ильинична, Кокушкннодагы кебек, биредә дә энесе белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Ул Владимир Ильичның бәләкәй бүлмәсенә еш төшә,—Анна Ильинична үзе өске катка, Ольга белән янәшә бүлмәгә урнашкан иде. Кайчан гына төшмәсен, Володя китаплар эченә чумган була. Бүлмә эче тып-тын, һичкем комачауламый, кайчагында төннәр буе уты сүнми, ул я укый, я уйланып ишекле-түрле йөренә.
Владимир Ильичның өстәлендә — Дарвин, Бокли, Рикардо, Лев Толстой, Бальзак, Пушкин, Мериме китаплары. Ләкин Владимир Ильич аеруча бер тырышлык белән «Капитал»ның беренче томын укый, ул аның иң яраткан китабы.
Б\ген дә Анна Ильинична килеп кергәндә энесе шул китап өстенә иелеп утырган иде.
— Володя, эшеңне бүлдермәдемме? — диде ул, бераз уңайсызланып.
— Юк, юк!
Владимир Ильич, урындыгын апасына биреп, үзе газета япкан плитә өстенә менеп утырды. Күренеп тора, Маркс аның бөтен күңелен биләп алган. Анна Ильинична бик яхшы белә: энесенең тапкан кызыклы фикерләрен эчендә бикләп тота торган гадәте юк. Ул үзе инанган нәрсәләргә башкаларны да ышандырырга тырыша. Бу аның үзенчәлекле бер сыйфаты. Ул бүген дә дәртләнеп, илһамланып Маркс теориясенең нигезләре турында сөйли башлады, аның революцион хәрәкәттә өр-яңа юллар ачуын әйтте. Шунысы гажәп: Владимир Ильич боларны иртәгә имтихан бирер өчен ятлап утырмый бит. Ул Маркс теориясен күңел түренә сала, аны гомергә онытмаслык итеп ятлый. Ләкин ул икенче бер нәрсәне дә аңлый: бөек галимнәр тормышның бар очрагына да яраклы күрсәтмәләр биреп калдыра алмыйлар, алар бары тик нигез баганаларын гына утырта, шуларга таянып, син заманның үз законнарын ачарга тиешсең.
Биниһая зур, катлаулы Маркс теориясе турында Владимир Ильичның шул кадәр аңлаешлы һәм гади итеп сөйләвенә Анна Ильинична исе китте. Моның өчен бу теория турында күп уку, күп уйлау гына аз, монда табигый зирәк акыл, сәяси сизгерлек һәм фикер өлгергәнлеге кирәк.
Алар Маркс тәгълиматы турында озак сөйләшеп утырдылар. Югарыдан тын гына музыка тавышы ишетелә башлады. Ольга рояль уйный иде. Үзе үк әкрен генә җырлый да иде.
Кокушкинодан кайткач, Владимир Ильич та музыка белән мавыгып китте. Опера театрына баргалады. Бер көнне алар энесе Митя белән «Кардинал кызы»н тыңладылар. Урыннары галеркада иде. Яннарында үзләре кебек яшьләр утырды. Тәнәфес вакытларында шау-шу, бәхәс булды. Яшьләр тик тора белми бит. Аннары җәяүләп өйгә кайттылар. бик тәмләп сөт белән ипи ашадылар. Владимир Ильичның күңеле күтәренке иде. Ул яңа гына ишеткән музыка тәэсиреннән аерыла алмады.
Рахиль ты мне дана...—
дип җырлады. Күрәсең, Владимир Ильичка бигрәк тә Елезар ариясе ошаган, ул аны әллә ничә тапкыр кабатлады:
Христиан я ненавижу. Их решился презирать. Но теперь я прибыль вижу — Можно денежки достать!
Владимир Ильич әкрен генә җырлый, чөнки өйдәгеләр йоклый иде инде. Тышта кышкы җил ыжгыра, агач ботаклары шакылдый.
Башка көннәрдә Владимир Ильич өндә булганда алар Ольга белән «Нелюдимо наше море» дуэтын җырлыйлар иде.
Кайчагында рояль уйнарга Мария Александровна утыра иде. Ул «Аскольд кабере» операсыннан өзекләр уйнарга ярата. Еш кына Вла- ♦ димир Ильич та ана кушылып җырлый. ь
Владимир Ильич аеруча «Фауст» операсыннан Валентин ариясен g башкарырга ярата иде. Аның тавышы опера артистларыныкы кебек х көчле булмаса да, җырның бер җире бик тәэсирле яңгырый, чөнки Вла- х димир Ильич аңа үз йөрәгендәге бөтен ашкынуны сала;
Там. в кровавой борьбе, в час сраженья. Клянусь, буду первым я в первых рядах-
Ульяновлар гаиләсендә музыканың тәмен, ләззәтен яхшы беләләр иде. Рухка да, җанга да берни бирми торган кибәк кебек буш арияләр алар өендә ишетелми, киресенчә, кешене яхшылыкка, гүзәллеккә, батырлыкка, азатлыкка, хөрлеккә һәм камиллеккә чакыра торган классик музыкага урын түрдән иде. Иң элек Мария Александровна яхшы музыканы үлеп ярата иде. Бу кадәр батырлыкка һәм рухи сафлыкка аны музыка өйрәтмәдеме икән?
Музыка Владимир Ильичны да йомшартмый, иңрәтми, киресенчә, аңарда эшләргә, укырга, көрәшергә чиксез дәрт тудыра иде. Музыка тыңлаган көннәрдә ул аеруча күтәренке рух белән эшли иде.
Тышта җил сызгыра, кайдадыр иренеп кенә бер эт өрә. Түбәндә, чокырда, утлар сүнгән, гүя анда бер җан иясе дә калмаган.
Кулларын күкрәгенә куеп, Владимир Ильич ишекле-түрле йөренә. Уйлар, уйлар. Тынгысыз, кайнар, әрсез уйлар һаман алга ыргылалар, гүя барысы өлгереп җиткән, алар инде бу кечкенә бүлмәдә бикләнеп кала алмыйлар Владимир Ильич башында кайнаган уйларын бик зур ихтыяр көче белән генә тыя иде. Ашыгырга, кабаланырга ярамый, көрәшнең ачылмаган серләре бик күп, аларны бәйнә-бәйнә аныкларга кирәк...
Бер вакыт аның карашы плитә өстендәге шахмат тактасына төште, йөренүеннән туктап, фигураларны тезде, аларга озак кына карап торды, аннары бер ход ясады ..
Владимир Ильич шахмат уйнарга сигез-тугыз яшендә үк өйрәнде. Башта әтисе белән уйнады. Соңга таба абыйсы Александр, аннары сеңлесе Оля һәм энесе Дмитрий белән көч сынашты. Владимир Ильич уйнаганда чынлап уйнарга ярата, ялгыш йөргәнмен, алай түгел, менә болай, дип йөрешләрне алмаштырырга рөхсәт итми,— шахмат уены акыл ияләренең баш ваткычы, шар сугу түгел,—дия иде ул.
Владимир Ильич абыйсы Александр белән көч сынашырга аеруча ярата иде. Шахмат уйнаганда Александр тактага карамый да. өстәвенә әле ул шул ук вакытта бильярд та суга иде. Аның шулай оста уйнавына Владимир Ильич бик соклана иде.
Хәзер буш вакытларында Владимир Ильич шахмат клубына йөргәлн. анда да бик бирелеп уйный. Бер көнне ул энесе Митяны үз бүлмәсенә чакырып төшереп, тактага карамыйча уйнарга теләге барлыгын әйтте.
— Алдан бер фигура бирмим, тактага да карамыйм
Митяныц күзләре ялтырап китте, мондый кызык уенны аның күргәне юк иде әле. Ул бик риза булып шахмат тактасы алдына утырды. Абыйсы тактага карамый, димәк, ул берни күрми. Митя малайлык шуклыгы белән бик сәер ходлар ясады, теләгәнчә хәйләләде. Ә Владимир Ильич караватка утырып, үзенең ходларын әйтеп торды. Митя
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
ничек кенә кыланмасын, ничек кенә алдашмасын, ахыр килеп, барыбер партиясен оттырды. Ул, кызарып, тәмам таң калды.
Ләкин шуннан соң инде Владимир Ильич тактага карамыйча уйнамады. Бу вакытта ул бик көчле бер Самар шахматчысы белән почта аркылы көч сынашырга керешкән иде. Ходларны, гадәттә, ачык хатка язып җибәрәләр иде.
Уен кызды. Бер ходтан соң, җавап көтеп, Владимир Ильич бик дулкынланып йөрде. Әледән-әле шахмат фигураларын тезеп, уйланып утырды.
— Бик кызык хәл килеп туды. Хәзер нишли инде, мондый четерекле хәлдән ничек чыга? Мин, мәсәлән, канәгатьләнерлек җавап таба алмыйм,— диде Владимир Ильич.
Ниһаять, озак көттергәннән соң, җавап килде. Бу вакытта алар бүлмәдә энесе белән икәү иделәр. Тиз генә фигураларны тезеп куйдылар.
— И, тапкан ход. Моннан да ахмаграк ход булуы мөмкинме! — дип кычкырып җибәрде Митя. Ул абыйсы белән Самар шахматчысы арасындагы уенны кызыксынып күзәтеп бара иде.
Владимир Ильич та башта аптырабрак калды, әмма бераз уйлагач:
— Н-да, бу шахматчы — шайтан икән! — диде.
Владимир Ильич бу партияне оттырды.
Шахмат тактасына карый-карый, Владимир Ильич үзалдына көлемсерәп куйды. Чигорин белән ярышкан шахматчыга уенны оттырсаң да берни түгел, ә менә зур уенда — көрәштә оттырырга аның хакы юк. Сыйнфый көрәш «уены» ике шахматчы арасында гына бармый, монда сыйныфлар бәрелешә, я капиталистлар, я эшчеләр... Башка юл юк һәм булуы да мөмкин түгел!
Владимир Ильич шахмат тактасы куелган плитә яныннан китеп, өстәл янына килде, ачып куелган Маркс китабына озак кына карап торды. Бу китаптан якты бер нур агыла кебек тоела аңарга, тора-бара бу нур Владимир Ильичның бәләкәй бүлмәсен генә түгел, бөтен җир шарын, бөтен җиһанны яктыртыр. Шуның артыннан ук гаҗәп музыка— «Аппассионата» яңгырап китте. Владимир Ильич башын күтәрде. Караңгы төндә бу гаҗәп музыка кайдан килә, әнисе дә, Ольга да йоклыйлар бит? Әллә кышкы җил тавышында шул бармы?
Владимир Ильич үзалдына елмаеп куйды, кеше күңеленең гажәп минутлары була икән. Алар кәгазьгә язылмый, алар турында истәлекләрдә сөйләнми, таңга кадәр инде күбесе онытыла да, соңыннан ниндидер охшашлыклар аркасында бер дә уйламаганда искә төшәләр дә яшен яктысыдай ялтырап китәләр.
Владимир Ильичның колак төбендә инде Некрасов сазлары яңгырый иде. Шундый ачык, шундый көчле, әйтерсең мәшһүр артист җырлый. Баштан никадәр борчылулар үткән, шулай да Некрасов шигъриятенә дә урын калган. Әгәр Некрасов шигырьләре кышкы төндә дә шундый ачык булып күңелдә чынлый икән, димәк, алар бик тирән сеңгән...
Казанда бу вакытта байтак кына народоволецлар яши иде. Владимир Ильич аларның кайберләре белән танышып та өлгерде. Дөрес, ул аларның тактикалары белән дә, методлары белән дә килешми, шул ук вакытта алардан алырга мөмкин булган яхшы тәҗрибәнең барысын ала, болар аңа революцион эштә файдаланыр өчен кирәк иде.
Ул кайта-кайта:
— Әйтегез әле, зинһар, шпиклардан ничек кача, ничек яшеренә идегез, төрмәдә ничек танышлар булдыра идегез? — дип сорашты.
Владимир Ильичның бу картларның сагайган карашларын һич онытасы юк. Алар тиз генә ачылып китми, инде бер ачылсалар, бәйнә- бәйнә сөйлиләр. Аларнын тәҗрибәләре гажәп бай, кыйммәтле.' Владимир Ильич алардан бик күп нәрсә алды. Революционер конспирашш-
дэя оста файдаланырга, жандармнарны, шпикларны алдый белергә тиеш Бу—беренче шарт. Кайбер киңәшләрдән Владимир Ильич хәзер үк файдаланды, кайберләрен киләчәккә ярар дип калдырды. Көрәшчеләр туплаган тәҗрибәне акчага сатып алып кына булмый шул.
Владимир Ильич тагын өстәл янына килеп утырды. Күңелендә ташып тулган истәлекләре үтте инде. Яңадан аның алдында — Маркс китабы, һәр сүзе, һәр фикере алтыннан коеп алынган кебек. Бу сүзләр синен акылына, йөрәгенә тәэсир итә, алар бик житди, бик зур, бу фи- £ керләрне җиңел генә, ансат кына төшенеп бетеп тә булмый. Ләкин - тырышкан—ташка кадак кагар, дигәннәр. 5
Ничек йоклап киткәндер, Владимир Ильич хәтерләми, күзен ачкан- ” да тышта инде яктырган, жил басылган иде. Көн ярыйсы салкын, ах- £ рысы, каен ботакларын бәс сара башлаган. Өй эче суынган, жылы х юрган астыннан чыгасы килми. Варвара Григорьевна, аларның карт ф асраулары, күптән инде мичләрне ягып җибәргән.
Владимир Ильич сикереп торды, битләрен юды. киенде. Бераздан “ аны өскә чәй эчәргә чакырдылар Табынга бөтен гаиләләре берьюлы s утыра. Табын яны бик күңелле була. Владимир Ильич гадәттә кечке- ® нәләр белән җиңелчә шаяртып сөйләшә, сүзне һәр вакытта: бүген кем « нинди төш күрде? дигән сораудан башлап җибәрә иде. «
Чәйдән соң Владимир Ильич тагын үз бүлмәсенә кереп бикләнде о һәм төшкә кадәр китапларыннан аерылмады. Көндез аның кулында күбрәк дәреслекләр була. Аны университетка алмадылар, чит илгә < җибәрмәделәр, әмма югары белем алудан Владимир Ильичның ваз я кичкәне юк. Университетка кереп укырга рөхсәт нтмәсәләр дә, үзле- * геңнән хәзерләнеп имтихан тотарга рөхсәт итми булдыра алмаслар. х Бер сайлаган факультетын алмаштырырга аның теләге юк иде. Ул ч юрист булачак, чөнки бу һөнәр, бердән, аңа алдагы революцион эше ® өчен кирәк, икенчедән,— монысы барысыннан да мөһим,— нәкъ менә м шул өлкәдә ул халык тормышын ачыграк күрәчәк, халыкка күбрәк ярдәм дә итә алачак.
Төштән соң Владимир Ильич һавада йөрергә чыгып китте. Ул уйланып йөрергә ярата, Казанның китап кибетләренә керә, кайчагында урамда берәр танышын очрата, аяк өсли генә сөйләшеп алалар, кичен я шахмат клубына, я түгәрәк утырышларына китә иде.
Түгәрәк утырышлары еш булмаса да хәзер алар Владимир Ильич тормышында ип мөһим урынны тота иде. Дөрес, түгәрәккә йөрүчеләрнең барысы бер карашта түгел, җил уңаена сөрлегүчеләр, заман модасына иярүчеләр дә бар. Ләкин нигездә түгәрәккә йөрүчеләр ике төп төркемгә бүленә, беренчеләре марксизм, икенчеләре народничество тарафдарлары. Алар бәрелешкәндә кылычлардан очкыннар чәчри, кайчагында бәхәсләр шундый кызып ала, бу кешеләр инде кабат очрашмаслар, сөйләшмәсләр кебек тоела, ләкин икенче утырыш көне килеп жнтә, ялар тагы бергә утыралар, берәр яңа әйбер укыйлар яки кемнең дә булса докладын, рефератын тыңлыйлар. Әмма бу утырыш барыбер бәхәссез үтми.
Бәхәстә дөреслек ачыла, диләр Торган саен бер нәрсә ачыграк күренә: марксизм яшьләргә күбрәк тәэсир итә, бу тәгълиматны яклаучыларның саны һаман арта бара. Народниклар да, билгеле, бирешми, ләкин народникларның кояшы батып барганы ачык инде. Үз идеалларыннан баш тартырга теләмәгән чын народникларда бу тирән фажига. өметсезлек, ярсу тудырса, икенчеләре, тирән рухи кичерешләрдән сон. марксизм ягына күчәләр. Хәзер һәр ике тараф түгәрәктә яшьләрнең акылларын һәм йөрәкләрен яулау өчен килешмәүчәи көрәш алып бара. Шуңа күрә әлегә алар бер-бсрсе белән бәйләнешне өзмиләр. Аларнын аерылышыр, бер-берсснә идея дошманнары булыр көннәре алда әле.
Бу түгәрәктә эшчеләрнең күренүе Владимир Ильичны әйтеп бетергесез’ шатландырды. Туры килгәндә ул алар белән сөйләшкәләде дә. Эшчеләргә народникларның тәэсире артык көчле түгел, көрәшкә алар айнык карый иде.
— Сез үзара да бу турыда җыелып сөйләшәсезме? — дип сорады ул бер көнне алардан.
— Авырткан җирдән кул китми бит... Борчыгач, ничек сөйләшмисең,— диде Вәли, тыйнак кына.— һәр рабочий үзенчә хакыйкатьне эзли. Чөнки тормыш һәр көн аның алдына шул мәсьәләне куя.
— Яхшы, бик яхшы бу.— диде Владимир Ильич кайнар рәвештә,— эшчеләрнең күзе никадәр тирәнрәк ачылса, сыйнфый көрәшнең нәтиҗәсе шул кадәр тизрәк күренәчәк.
28
Кышның чатнама суык чагы иде. Владимир Ильичның күбрәк вакыты көндез дәреслекләр, төннәрен тыелган китаплар уку белән үтә. Ара-тирә язгалый да. Конспектларны да ул күп язмый, болары нәрсәдер, берәр рефератмы әллә? Нишләп утырасың, егет? дип беркем дә аның бәләкәй бүлмәсенә кереп карамый, ул үзе дә аннан чыкмый.,Көннең беренче яртысында Ульяновлар гаиләсендә, гомумән, уен-көлке, шаяру булмый иде, алар барысы — олысы-кечесе — бирелеп эшли. Бу тәртип әле Илья Николаевич тарафыннан урнаштырылган иде. аннары аны Саша дәвам иттерде, соңыннан Владимир Ильичка күчте.
Бер заман каты салкыннар күз ачкысыз бураннар белән алмашынды. Мондый чакларда ашыгыч эшләре булмаган кешеләр урамга бөтенләй чыкмаска тырыша Көннәр, шул бөтерелгән кар бөртекләре кебек, һаман бер урында таптана шикелле Кар ифрат күп. урамнарда сукмаклар гына калган, дворниклар иртә-кич кыштыр-кыштыр килеп кар көриләр, юлның ике ягына кеше башы күренмәслек көртләр өелгән.
Тәрәзәләргә калын боз каткан, тик чит-читләре көндезләрен аз-маз эри башлый. Иртә-кич шәһәр өстендә, җил булмаса, төтен баганалары күтәрелә. Кояш нурлары, аларны кисеп үтеп, алтынсу төскә кертә, һавага әчкелтем көек исе тарала.
Җилле көннәрдә бүлмәләрдә җылы бөтенләй тормый. Владимир Ильич иңенә пальтосын сала. Мария Александровна шактый борчыла иде. Володяның сәламәтлеге яшьтән үк нык түгел, кайгыртып торма- саң. бик каты чирләп китүе мөмкин. Яшьләр моңа игътибар итми, я җиңел карыйлар, ә ана кешегә егет улы да һаман бала булып тоела.
Анна Ильиничнаның кәефе Казанда шактый күтәренке иде. шулай да. даими дәваланып килсә дә. салкын тидерү аркасында сырхаулап t ала иде. Бу хәл аның үзен дә. гаиләне дә шактый борчый. Мария Алек- » сандровна табип булмаса да. кайбер кирәкле дарулар аңарда һәр вакыт бар иде. Анна Ильинична гел шул дарулар белән дәвалана килде.
Көннәр җылыта башлагач, Ульяновлар гаиләсенә гүя җан керде. Өстә, зур залда, музыка ешрак яңгырады. Кайчак Владимир Ильич Ольга белән шахмат уйнарга утыра. Ольганы отуы кыенлаша бара, зирәк акылы, математикага сәләтлелеге Владимир Ильичны еш кына авыр хәлгә куя, кайчагында ул хәтта җиңелергә дә мәҗбүр була иде.
Тормыш еш кына Владимир Ильичның канына тоз да сала иде. Урамда төрле шпиклар, околодочныйлар күренгәли. каршы очраган кешеләрнең әле берсен, әле икенчесен туктатып нәрсәдер сорашалар, үзләре Ульяновларның тәрәзәләренә карап-карап алалар. Аларның нәрсә сораштыруларын Владимир Ильич якынча белә. Шуның өстенә, Анна Ильиничнаны берничә тапкыр полициягә чакырдылар. Аңардан
ул белмәгән ниндидер кешеләр турында сорашканнар, аларнын сезгә килгәннәре юкмы? дип төпченгәннәр. Бу хәл Анна Ильиничнаны гына түгел, бөтен гаиләне борчыды. Чөнки полиция карталарны ачып сөйләшми. Аның чын уе нәрсәдә?
Шулай да Владимир Ильич артык гасабиланмады, тыныч, айнык акыллы булды. Гомуми шартлар, гаиләдәге хәл һәм традицияләр, рево- ф люцион түгәрәккә йөрүләр, бигрәк тә Маркс һәм Энгельс әсәрләрен _ җентекләп өйрәнү, аларның серләренә көн саен тирәнрәк төшенә бару. | рәсми газета-журналларны күзәтүләр — Казанда ул гүя политик уни- х всрситет үтә иде — аны тирән ышанган марксист итте. х
Шул кадәр көч куеп эзләнгән юлның ахыр килеп табылуына Вла- * димир Ильич әйтеп бетергесез шат иде. Хәзер инде яшь көрәшчене бер > нәрсә дә куркытмый, гүя бөтен нәрсә үз урынына басты, нык субайлар “ кагылды. Ул инде гомеренең ахырынача нинди юлдан барасын, кая ба- ф расын ачык белә.
Февраль-март айларында инде яз һавасы сизелә башлады, җылы о жилләр искәләде, гүя алар озакламый кышның зынҗырлары коелып s төшәр, язгы гөрләвекләргә юллар ачылыр, дип хәбәр бирәләр иде. ®
Түгәрәк утырышлары да жанлана башлады Владимир Ильич язда э була торган яңа бер дәрт, ашкыну белән түгәрәккә йөрде, бәхәсләргә « катнашты, рефератлар укыды. Иптәшләре бу егетнең гажәеп энергия- „ сенә шаккаталар иде. Әйе, чын яшьлек шулай канатланырга тиеш. _ Ярты-йорты юл, абыныр-абынмас бару, сүнәр-сүнмәс яну ана хас ~ түгел. s
Владимир Ильич бераз ябыга төште, яңаклары суырылды, көн-төн и баш күтәрми китап укып утыру үзен сиздерә башлады. Моны ип элек * Мария Александровна ачык күрде Ананың йөрәге алдамады. Урын 5 алмаштырырга, шау-шулы Казаннан, туктаусыз борчулар китерә тор- ® ган Казаннан улын ераккарак, тынычрак урынга күчерергә кирәк дип * уйлана башлады. Владимир Ильич үзе дә моңа каршы түгел, ул нидер сизенә иде, ахрысы.
Анна Ильиничианыц якын дусты Марк Елизаров аркылы Самара губернасында, Алакаевка авылы янында кечерәк кенә бер хүтор сатып алу турында Мария Александровна сөйләшүләр башлады. Озакламый. Самарадан күңелле хәбәр килде. Хуторны килешкәннәр. Урыны бик шәп, табигате бик матур, ди. Хәзер инде Идел ачылып, пароходлар йөри башлавын гына көтәргә кала.
Мария Александровна икенче бер нәрсәне дә ачык тоя иле кызы Аннаның Марк Елизаровка булган мөнәсәбәте гали мөнәсәбәт түгел. Марк Кокушкинога да килеп киткән, ихтимал, шул чакта ук яшьләр арасында вәгъдәләшү сыман берәр нәрсә булгандыр. Владимир Ильич Марк Елизаров белән ул вакытта ук танышкан иде. Алар бер берсенә ошаганнар.
Кыш буе Владимир Ильич либераль народникларга каршы фактик материаль җыйды, беренче рефератларын язды. Алар менә шушы кечкенә бүлмәдә, шушы өстәлдә тулылар Владимир Ильич аларны бер китаптан да күчермәде, барысын яңабаштан үзе уйлап язды, дөреслекләрен кайнар бәхәсләрдә сынады, марксизмны кабул итә ал.ма>чыдарга каршы көрәштә тикшерде. Казанда көннән-көн колач җәя барган марксистик түгәрәкләр революционерлар өчен җитди мәктәп булды.
Бу вакытта Федосеев түгәрәкләре зурая барды Түгәрәкчеләр инде татар, мари, мордва, удмурт, чуваш һәм башкортлар яши торган төбәкләргә дә барын чыккаладылар, халык арасына кереп эшләргә тырыштылар. Владимир Ильич, бик теләсә дә, бу эшкә турыдан-туры катнаша алмады, ләкин аңа бик зур әһәмият бирде
Түгәрәккә катнашучы эшчеләр Владимир Ильичның игътибар үзәгендә иле. Вәлиләр белән кул биреп исәнләшә башлады. Дөрес, күңелләрне ачып, бер туйганчы сөйләшкәннәре юк, ничектер җае туры кнл-
ми Аннары беркадәр саклык та бар иде. Түгәрәккә йөрүчеләрнең кайберләре үзләрен чамасыз эре тота, бик белдекле булып кылана, кыяфәтләре әллә нинди: мундирлардан, сакал-мыеклары, чәчләре житү, сөйләшүләре дисәң тагы әкәмәт, рәтләп аңларлык та түгел, әллә юри инде чит сүзләрне күп кулланалар.
Утырышларның берсендә, әллә көн тәртибе артык кызык булмаганга, әллә төп докладчыны көткәнгә, үзара сөйләшеп киттеләр. Бу юлы Вәлиләр өчәү килгән иде. Алар студентлар кебек шауламый, әсәрләнмәгәннәр дә, барысын сабыр гына мыекларына урап утыралар. Тик йөзләренең җитди булуы һәм күз төпләрендәге җыерчыклар гына алар- ның инде тормышта күпне күрергә өлгергәнлекләрен сөйли иде.
— Теге вакытта сез миңа кайсы заводтан икәнлегегезне әйтмәгән идегез,— диде Владимир Ильич, елмая төшеп.— Ләкин балыкчы балыкчыны ерактан таный, диләр. Минем сезнең заводта булгалаганым бар... Эшчеләрнең политика белән кызыксына башлаулары, социаль тормышны аңларга тырышулары яхшы, бик яхшы. Крсстовниковлар заводында, руслардан тыш, бик күп татарлар эшли. Алар русчаны начар төшенә, аларга үз ана телләрендә аңлатучы булса иде...
Иптәшләре, Вәлигә карап, әкрен генә елмайдылар. Владимир Ильич моны шунда ук күреп алып:
— Нәрсә бар? — дип сорады.
— Без моны эшлибез инде,— диде эшчеләрнең берсе.— Бездә, күп булмаса да, сез әйткән кешеләр дә бар. Берсе менә биредә дә утыра. Виктор, нигә дәшмисең?
— Аның нәрсәсен әйтеп торасың,— дип кызарды Вәли.
— Сез аның сүзләренә карамагыз, Владимир Ильич. Виктор инде сугышчан чыныгу алган кеше. Чигәсендәге яра эзен күрәсезме? Анысы төрмә билгесе, ә зуррагы Ссбердә — сөргендә булган.
— Җитәр инде, юкны лыгырдама!—диде Вәли иптәшенә, кашын җыерып.
— Сез Ссбердә булдыгызмыни? — дип кызыксынды Владимир Ильич.—Татарлардан шундый кешеләрнең булуына бик шатмын. Көрәш фәне өчен бу яхшы, хәтта бик яхшы. Сөргенгә Казаннан җибәрделәрме?
— Казаннан булса, икс ел гына бирмәсләр иде,— дип ачы көлемсерәде Вәли.— Мин Мәскәүдә эшли идем. Анда мине «адашканга», «аксызга» санадылар, берсе хәтта: «гололобый юләр!» — диде.
— Сатраплар! Моның өчен, акыллары булса, үкенерләр әле. Ә анда, сөргендә, тәҗрибәле иптәшләр бар идеме? Аңлаттылармы? — дип үтә кызыксынды Ульянов.
— Аңлатмыйча!
— Ә сез үзегез күбрәк кемнәр яклы: народникларнымы, экономист-ларнымы, я марксистларнымы якын күрәсез?
— Безне күбрәк эшчеләр хакыйкате кызыксындыра.
— Димәк, Марксны, Энгельсны укыдыгыз?
— Булды.
— Аңлашыламы?
— Үзебезчә, рабочийларча, язгач, пигә аңлашылмасын. Аңламаганын иптәшләр төшендерә. Без — бергә-бергә.
— Менә! — диде Владимир Ильич, бармагын югары күтәреп.— Маркс-Энгельс эшчеләр хакыйкатен язалар. Ә әдәбият табу кыенмы?
— Тырышканда табыла.
Бу кадәр ачылып сөйләшүенә соңыннан Вәли үзе дә гаҗәпләнде. Әллә тулган идеме, әллә Владимир Ильич үзе кирәкле җавапны тартып ала идеме. Була икән шундый кешеләр!..
Бер көйне Владимир Ильич француз телендә бер китап алып кайтты. Ул үзе французча белми, немецча гына укый. Ольга исә французчаны су кебек эчә иде.
Владимир Ильич кайтып кергәндә Оля өйдә иде. Тамагына ашап алгач, Владимир Ильич
— Оля, синең вакытын бармы? Мина бер французча китапны укыр- ♦
га булышсаң иде,— диде. ' ‘
— Бераздан янына төшәрмен, ярыймы? Чак кына эшем бар, £
Володя. х
— Мин көтәм. х
Түбәндә, үз бүлмәсендә, Владимар Ильич, гадәтенчә кулларын а күкрәгенә кушырып, арлы-бирле йөренә башлады. Хәзер көннәр шак- х тый озайды. Тамчылар һаман тама. Аларнык бертуктаусыз тамуында нәрсәгәдер ашкынып өндәү бар кебек. Мондый чакта бер үзеңә бүлмәдә * бикләнеп ятуы бик кыен, бигрәк тә сиңа унтугыз яшь булса! Ләкин әлеге французча китапны Владимир Ильич дусларыннан бик аз вакытка гына сорап алды, аны тизрәк укып чыгып кайтарырга кирәк. Ә бу китапны укып чыгу һәм кирәк урыннарын конспектлау шактый күп вакыт сорый. Үзең генә булсаң, бер хәл, Владимир Ильич көн-төн утырыр иде, ә Оляның гимназиядәге дәресләре өстенә музыка дәресләре лә бар. Ләкин Оля юк вакытын бар итеп ана булышачак. Әнә югарыдан төшә торган баскычта аның җиңел адымнары ишетелә инде. Митя белән Маняша төшкәндә генә баскычлар сикәлтәле юлдан тәгәрәгән арба кебек дөберди.
— Володя, мөмкипме?
— Көтәм, көтәм, Оля.
— һай, тамчылар тамуы монда ничек ишетелә!
— Яз килә. Оленька, яз! Мин дә урамга йөгереп чыгып китәр идем, күңел әллә нишли. Ләкин,— Владимир Ильич сагышлы гына көлемсерәп куйды,— лирик чигенешләр ясарга вакыт юк. Бу китапны миңа бик кыска вакытка бирделәр, Оля. Сине дә эшеңнән аерырга туры килә.
— Нинди китап?
— «Философия фәкыйрьлеге».
Ольга китапның битләрен ачкалап-ачкалап карый башлады Аннары Владимир Ильич янына утырды. Карандаш-кәгазь хәзерләп куелган иде инде. Ольга шунда ук укып тәрҗемә итәргә тотынды. Владимир Ильич башта аңа бик кыен булыр дип уйлаган иде. Ольга төртелмичә тәрҗемә итә башлагач, шикләре бетте. Алай гына да түгел, соңыннан тәрҗемә мәсьәләсе гомумән онытылды. Алар гүя оригинал әсәр укыйлар иде. Икесе дә мавыгып киттеләр, тамчылар тамганны да ишетми башладылар.
Алар тәрҗемә белән берничә кич утырдылар, көндезләрен Оля әле гимназиягә, әле музыка дәресләренә китә иде Владимир Ильич бер үзе калгач, инде тәрҗемә иткәннәрне уеннан кичерә, я бер.зз вакытка гына урамга чыга. Бүген Лядской бакчасыннан үткәндә агач башларында карылдашкан кара каргалар тавышын ишетте. Яз, яз килә!
Владимир Ильич Беренче тау буйлап барып, элек торган йортларыннан ерак түгел бер җирдә текә яр башында туктады. Аста Георгиевский урамы сузылып киткән, арырак — Кабан күле, Кабан аръягында Крестовниковлар заводының һәр вакыт төтенләп торган биек ике морҗасы күренә.
Беренче тау шактый биек икән, элек Владимир Ильич моңа ничектер игътибар итмәгән булган. Әллә кыш көне текә тау да сөзәкләнәме икән? Хәзер кар инде эреп беткән, агачлар яфрак яра башлаганнар. Еракта Идел ялтырап күренә. Берничә көннән Ульяновлар бөтен гаиләләре белән Казаннан Самарага китәчәкләр. Владимир Ильич, саубуллашкан сыман, тау башыннан шәһәр өстенә карап торды.
ГАВДРАХМАН ӘНСӘЛӘМОВ
Язгы жил яшь Владимир Ильичның бөдрәләрен җилфердәтте, ул, капитан кебек, алга карады һәм менә-менә: «Алга, минем арттан!» — дип. Россиягә көчле сөрән салыр кебек иде.
Күктә болытлар инерә башлаган инде. Күп тә үтмәс, бөггн дөньяга дәһшәт салып, шул ук вакытта кыюларга өмет биреп, яшен яшьнәр, күк күкрәр, Владимир Ильич моны дөньяда бар кешедән дә бигрәк тоя иде!
29
Айтүтә оныгы Әхмәт белән капка төбендә ире янында утыра иде. һава җылы, ләкин көн болытлап тора. Җир яңгыр сорый. Хәзер бик шәп иттереп бер яуса, бөтен игеннәр, үләннәр күтәрелеп китәр иде. Айтүтә борыны белән янгыр исен сизә. Әллә шуңа микән аның күңеле яшерен шатлык тоеп очына. Оныгының бертуктаусыз лепелдәвен ул тыңлый да. тыңламый да, һаман карты белән бәхәсләшә иде.
— Анысы, Әбелхарис атасы, шулай да, безне артка борма әле. Күңел картаюны белми ул.
— Бусы инде Карышкан кызларының адәтедер. Югыйсә, картаела. Җитмешкә якынлашабыз бит.
— Әй, юкны искә төшермә әле. Яшәүдән туйган юк, яшибез әле, алла боерса.
Әбелмәних мыек астыннан гына көлемсерәп куйды.
— Карышкан кызлары. Карышкан кызлары дип мактадылар мактавын да, иң зур теләгемә ирешкәнем юк әле, атасы.
— Нинди теләк ул, анасы?
— Кычкырып әтә алсам, бик яхшы булыр иде дә, әтә алмыйм шул. Ана күңеле, карт, бик тирән, ирләр аны белмиләр.
Кичкә таба Айтүтә оныгы белән тагын урамга чыкты. Беренче тауның аргы башына җиткәндә, Әхмәт, әбисенең кулыннан ычкынып, бер бакчаның ачык ишегеннән кереп тә китте. Анда беренче чәчәкләр күренә һәм ком сипкән юлда күк күгәрченнәр жим чүпләп йөри иде.
— Чү. тиле, кая кеше бакчасына керәсең! Чык тизрәк! — дип кычкырды Айтүтә. капка янында туктап.
— Берни түгел, бабушка. Уйнасын.
Айтүтә тавыш ишетелгән якка караса, куе өрәңге төбендә челтәр бәйләп утырган таныш хатынны күрде.
— Әйдә, үзен дә кереп, бераз хәл ал.
— И күрше, бу бала бимазалый бит.
— Бала бимазаламый, бала җанга якын ул. Әйдә, менә минем яныма утырыгыз. Бала уйнасын, аның уйнар чагы... Бер урамда торабыз. бабушка Айтүти, очрашканда баш иешәбез, ә сөйләшкән юк иде. Ничек торасыз, кемнәрегез бар?
— Бер төрле торабыз шунда, очын-очка ялгыйбыз, артыгына нәф- себезне сузмыйбыз.— дип көлемсерәде Айтүтә.— Картымны, бәлки, урамда күргәлисеңдер, дборник ул. Кызым — шифаханәдә сестра, бер киявем — Крестовниковлар заводында рабочий. Икенче киявем элек Питерда эшләде, мөгаллим булып, тик балаларны түгел, олыларны укытты. Аннары Казанга күчеп килгәннәр. Без дә, башка бәла төшкәч, алар янына тартылдык...
Әхмәт, үлән эченнән бизәкле чынаяк табып, йөгереп килеп әбисенә төртте.
— Сөеклем, исемең ничек? — дип сорады Мария Александровна.
— Ахмедик.— диде бала һәм тагын йөгереп китте.
— Бик сөйкемле, бик тере малай. Бәхете булсын.
— Бәхет өләшкәндә себерке астына яшереп калдырмаган булсалар үзен. Бу дөньяда кеше бәхетен тартып алырга теләүчеләр күп бит.
Айтүтә һичбер тартыну сизмәде, үз капка төбендә утырган кебек утырды. Каян сүзе чыкты Дөрес, русчасы шәп түгел, басымнарны татарчага тартым итә, йомшак сөйләшә, «а» урынына бөтен жирдә диярлек «ә» куллана, кайчак татар сүзләренә русча койрыклар тагып жи- бәрә иде.
— Сез күнелле карчык икән, бабушка Айтүти.
— Күңелле дип, күрше, кешенекен алмадым, үземнекен бирмәдем. * Шуңа күрә баш ими яшәдем, кыңгыр тыкрыкка кермәдем, туры юлдан о. читкә китмәдем. Менә син, олы башыңны кече итеп, минем белер бел- 2 мәс сүземне тыңлыйсын. Рәхмәт. Русча әйтә генә алмыйм,—дип. Айтү- > тә бөтенләй батыраеп китте,—безне авылда Карышканныкылар, Ка- s рышкан кызлары дип йөртәләр иде,— Айтүтә бу сүзләрне татарча әйтте, и Мария Александровна елмайды, ул аларның мәгънәсен төшенүдән х бигрәк сиземләде бугай,— ир малайларыбыз безнең данлы булмаган, кызларыбыз — утаман, жыен гаделсезлеккә каршы чыкканбыз Элеккесе заманда безнең әпкәйләр, әнкәйләр,
кулларына камчы тотып, ирләр алдына басып, кирәк булса камчыларын уйнатканнар, куркып тормаганнар. Ул чакта ирләр бездә хатыннардан камаган, аларга кул күтәрергә батырчылык итмәгән .
Айтүтә Мария Александровна алдында зарланмады, шулай ук мактанмады да, башка кайбер хатыннар кебек Мария Александровка- ның үз балаларын сорашып аһ-вах итмәде. Икс ана бср-берсенең күңелләрен аңладылар булса кирәк Алар күзгә-күз карап елмайдылар Бераздан яшен яшьнәп китте, аннары күк күкрәгән тавыш ишетелде. Быелгы беренче яшен, беренче күкрәү иде бу.
30
— Анасы,— диде Әбслмәнпх, чәен алып.— Мин пристаньда, беләсеңме, кемне күрдем?
— Кемне?
— Исмәт бай малае Һарунны.
— Тагын исереп йөриме?
— Юк, бу юлы өсте-башы, әллә кем әйтмешли, шикарный.
— Алайса, тагын кемне булса талагандыр.
— Белмим, анасы. Болай бик эре йөри, мыек жибәргән. Белмәдем, әллә килә, әллә китә. Янымнан узды, миңа табан борылып та карады, ну дәшмәде. Ул дәшмәгәч, мин дә сер бирмәдем.
— Дөрес эшләгәнсең, атасы
Чәйләр эчкәч, Әбелмәних ял итәргә ятты, Айтүтә казнага чыкты Ул арада бик матур чәчәк күтәреп, Әхмәт кайтып керде.
— Әбием, чәчәк китердем сиңа,— дип, Антүтәгә чәчәк сузды.
— Рәхмәт, улым. Кеше бакчасыннан өзмәдеңме?
— Ю-ук,— дип сузды бала,— анда, тау башында үсә ул чәчәк. Тагын да бар анда, тик бәләкәйләр әле, менә моның шае гына,— Әхмәт бармак башын күрсәтте.— Моны ташлама, әбкәм, әнигә күрсәтербез. Ул тагын үсәр бит, әбием?
— Үсәр, үсәр, улым. Тик син шаулама. Бабаңның дахаты беткән, бераз ял итә.
Әхмәт әпкәсе кисеп биргән күмәчне эләктерде дә урамга йөгереп чыгып китте. Чәчәге өстәл кырыенда калды Ул шиңә башлаган иде. Айтүтә аны кулына алып берничә минут карап торды, үзенең бала чакта чәчәк җыйганнары исенә төште. Әй. гомерләр! Кайчан үткән дә киткән.
Айтүтә көрсенеп куйды, аннары чәчәкне стаканга утыртты, салкы i
ГАВДРАХМАИ ӘПСӘЛӘМOB
су салды. Бераздан чәчәк терелеп киткәндәй булды. Айтүтә елмайды һәм үзенең бетәсе юк өй эшләренә тотынды.
Эштән Мәрхабә кайтты.
— Абау, нинди матур чәчәк!
— Әхмәтем тау башыннан алып кайтты. Әниемә күрсәтербез, диде.
— Әтисенә дә,— диде Мәрхабә әкрен генә.
Көннәр үтә торды. Хәвеф-хәтәр килмәсә шулай инде, сизелми дә, борчулар килсә, сәгате ай, көне ел булып тоела. Нишлисен, тормыш шундый ул, борчусыз гына булмый, тормыш дәрьясының үз борылышлары бихисап.
Мәрхабә икенче балага узган иде. йөкле хатыннарны борчырга һич ярамый, дигәнне Вәлинең әллә ничә ишеткәне бар иде. Хәзер менә шуны онытып җибәргән кебек, ничәнче көн инде өйгә караңгы чырай белән кайта, сүзсез генә ашый, сүзсез генә улын сөя.
— Балага чабарга, шаярырга булсын, ул зурлар күңелен аңлыймыни,— диде Айтүтә, үзалдына сөйләнгәндәй. Аннары киявенә мөрәҗәгать итте:— Төсләрең киткән, кияү, авырмый торгансыңдыр бит?
— Әзрәк бар шикелле, әни. Ишегалдына чыгып, саф һавада уты- рыем булмаса.
— Саф һаваның сихәте бар, утыр, утыр. кияү. Мин авылдагыча салкын әйрән әзерләп куярмын, күңелгә яхшы була ул.
— Эх, әйрән эчеп кенә күңел яхшырса икән!—дип уйлап аллы Вәли, юан карама төбендә утыра-утыра.— Менә Мәрхәбәгә ничек әйтергә? Әйтмәсәң дә ярамый, эше шундый... Мәрхабә йөкле булмаса... йөкле хатынга... Туачак баланың язмышы... Эх!
Вәли шул күңелсез уйлар эченә чумды. Күпме шулай утыргандыр, улының әнисе белән сөйләшкән шат тавышын ишеткәч кенә башын күтәрде, тиз генә акылын җыйды.
— И Вәли, син кайттыңмыни? Чыраең бүген дә нигәдер үзгәргән, хәлең бармы?
— Өйгә керик әле, Мәрхабә. Әни әйрән әзерлим дигән иде.
— Әни, салкын әйрәнең бармы? — диде Мәрхабә, ишектән керә- керә. Ул берьюлы барысын аңлады булса кирәк.— Вәлинең башы авырта.
— Менә эчеп җибәр, кияү,—дип, Айтүтә киявенә җамаяк сузды.
Вәли, гадәтенчә, бер кулын аркасына куеп, салкын әйрәнне аягүрә генә эчте. к
— Тәмле нәрсә икән. Тагын бер тапкыр рәхмәт, әнкәй.— Ул шаян бер сүз әйтеп, кайнамасын көлдерергә уйлаган иде, булмады. Алар ирле-хатынлы үз бүлмәләренә үттеләр.
— Вәли, нинди күңелсезлек? — дип сорады Мәрхабә.
— Әллә ни юк... Син борчылма.
— Сузма, мин барысына хәзер.
— Алайса, тыңла... Түгәрәкчеләрне кулга ала башлаганнар. Николайны да алганнар... Безгә итәкләрне җыя төшәргә кирәк...
— Бүтән сүзең юкмы?
— Бу кадәресе дә...
— Була торган хәл. . Син рәтләп ашамагансың. Әйдә, тамагыңны туйдыр,— диде Мәрхабә.— Баш авыртканда гел җиргә карарга ярамый!
Мәрхабә чаршау артына кереп күлмәген алмаштырды, аннары олы якка чыкты. Әнисе табын әзерләп йөри иде инде.
Көй әлерәк кенә аяз иде, табын артыннан торганчы бөтен күкне болыт каплады, һава караңгыланды, ямьсез җил кузгалды, бөтен нәрсә бөтерелә, сызгыра, улын башлады.
— Кияүнең башы авыртуы шуңадыр,— диде Айтүтә.
— Янгыры хәзер бик кирәк,— диде Әбелмәних.
— Янгыр яуса, җылы янгыр яусын ком бураны нигә,— диде Айтүтә, сүзен бирмичә.— Болай кинәт караңгылатуы мина бер дә ошамый.
Ишегалдында нәрсәдер лап итеп төште, күрәсең, җил түбә калаен каерып ташлады. Ботак-чатаклар, яфраклар оча башлады.
— Әни, әни,—диде Әхмәт,—бая гына мин камка бизәк тоткан идем. «Камка бизәк, киявең килгән, капкаң ач. ач!» дип кычкырдым, ф ул канатларын җәеп очмады. Шуннан мин аны жиргә атып бәрдем.
— Менә ачуландыргансың камка бизәкне,— диде Мәрхабә. о
— Бүтән мин аны җиргә ташламам, әнием. х
— Шулай ит, улым. g
Вәли, бөтерелгән жил тавышын тыңлап, үз уйларын уйлый иде, кинәт башын күтәрде. Чиләкләп койган шикелле яңгыр ява иде. Ише- > галдында инде берни күренми, чын-чынлап туфан суы иде. “
— Афәт була күрмәгәе! — диде Айтүтә, авыз эченнән нәрсәдер ф укынып.
Таулар ишелгән сыман күк дөбердәп алды, кайдадыр тәрәзә пыялалары челпәрәмә килде.
— Әпкәй, бу афәт түгел. Әпкәлинен сукыр дәү әнисе безгә сүләде,— су анасы чәчен сыга. Кабан күлендә су беткәч кенә чәчен сыгудан туктый ул.
Баланың чебердәвеп берәү дә рәтләп тыңламады. Кинәт яңгыр туктагач, Әхмәт шатланып кычкырып җибәрде:
— Кабан күленең суы бетте! Бабакаем, әйдә күл төбендәге Кәчим- ски Ибрай сараен карарга!
Ул араларда тәрәзәләрдә кояш нуры күренде. Әбелмәннх абзый белән Вәли киенә башладылар. Әхмәт инде ишегалдында иде...
Кешеләр һәм бөтен җәмгыять тормышында да шундый хәлләр бул- галый: яшеннәр яшьни, бер галәмәт күк күкри, давыл бөтерелә.
Казанда һәм бөтен Идел буенда федосеевчыларны бетердек, тамырларын йолыктык, яңадан беркайчан марксистик түгәрәкләр булмас, дип жандармнар, полицейскийлар күпме генә лыгырдамасыннар, ләкин иң зур марксист, иң көчле бөркет, булачак байрак йөртүче иректә калган иде. Ул хәзер Идел буенда көч җыя, аның канат җәеп зәңгәр һаваларга очасылары, Россиянең бөтен пролетариатына, халкына сөрән саласылары, бөтен юксылларны данлы көрәшкә күтәрер, аларны җитәкләүче коммунистлар партиясен төзү көннәре ерак түгел инде.
Вәлигә һәм иптәшләренә кагылмадылар. Дөресрәге, аларның хәтәр эшкә тотынуларын абайлап җиткермәделәр бугай.
Бер көнне Хәерниса белән Закирҗан, мөлаем гына бер хатынны ияртеп, Айтүтәләргә килделәр.
— Әни, таныйсыңмы? — диде Хәерниса елмаеп.
— Әллә күзләрем яхшы күрми инде.—диде Айтүтә, кунакка карап,— таныш та кебек, танымыйм да. Кем соң буласың, балам?
— И-и, әни, күршеңне оныткансың, Наташа ич бу, Алексей Петровичның кызы.
— Бәрәч! Саумы, сәламәтме, кызым? — дип Айтүтә русчага күчте—Әтиең, әниең исәннәрме? Үзен бу якларга ничек килеп чыктың’ — дип, Айтүтә сорауларын тезде.—Әйдә, ишек төбендә басып торма, түрдән уз, кызым. Менә шулай. Инде чынлап күрешик,—дип Айтүтә ике кулын сузды. Аннары елмаеп торган кызы белән киявенә борылды.— Сез дә ишек төбендә басып тормагыз, түребез киң.
Наташа әтисе белән әнисенең Казанда икәнлекләрен әйтте.
— Нигә соң аларны да алып килмәдең?
— Адресыгызны белмәдек. Менә Хәерниса Әбелмәниховна белән Закирҗан Мөхәммәтьяровичиы борчырга туры килде.
Шул чакта учына нәрсәдер йомарлап, бүлмәгә Әхмәт йөгереп керде һәм. ят кеше барын к\реп, туктап калды
— Саумы, Әхмәт? —диде ишеккә якынрак утырган Закирҗан.
в «к. у.» м 7.
САВДРАХМАН әисәләмов
81
— Шөкер, жизни.
— Апаларың белән күрешергә кирәкмимени?
Бала урыныннан кузгалмады.
— Мине оныттыңмыни? — дип елмайды Хәерниса.— Гөләндәм апан белән Хәлил күчтәнәч жибәрде үзеңә.— Ул балага конфет белән кызыл билле прәнник бирде.— Ә бу — Наташа апаң була.
— Ну, Ахмедик,— диде Наташа, ике кулын сузып,—минем яныма да кил.— Ул баланың итәгенә конфетлар салды.
— Ул аңлап бетерми шул,— диде Закиржан елмаеп,— югыйсә, бик батыр егет.
Кинәт Әхмәт йомарлаган учын ачты да кычкырып жибәрде:
— Әпкәй, камка бизәк качты!
Мәрхабә белән Вәли эштән кайттылар. Гомуми шатлыкның, сора-шуларның иге-чиге булмады. Дөрес. Мәрхабә белән Вәли Алексей Пет-ровичның Казанда икәнен, доктор булып эшли башлавын беләләр иде. Наташа белән әнисен күргәннәре юк иде. тик озакламый Казанга килә- селәрен генә ишеткәннәр иде. Инде барысы бергә җыелганнар. Көздән Наташа да Казан гимназиясендә укыта башлаячак.
Мәрхабә белән Наташа кече якка кереп киттеләр. Ләкин бер кичтә барысын сөйләп бетерәсеңме? Аннары Наташа үзгәргән, сабырланган, әүвәлгечә дәртләнеп ташып тормый йөрәк серләрен барысын ачып салмады, тик үзенең һаман ялгыз икәнен генә әйтте.
Чәйләр эчкәч, картлар белән саубуллашып, урамга чыктылар. Хәерниса белән Закиржан үз якларына төшеп киттеләр. Мәрхабә белән Вәли, Наташаны озатып. Беренче тау буйлап атладылар. Наташалар Арча кыры башында торалар икән. Алексей Петрович шундагы хәрби госпитальдә эшли.
— Мин сезгә йомыш белән килгән идем,— дип пышылдады Наталия Алексеевна Вәлигә,— әти сезне якын көннәрдә күрергә тели. Госпитальгә кереп чыксагыз иде.
— Яхшы, керермен.
Казан өстендә кызарып кояш батып бара иде. Бөтен урамнарга алсу нур иңгән. Бу алсу төс шундый көчле, әйтерсең кайдадыр якында гына бик зур янгын чыккан Ә Идел аръягында кара-кучкыл болытлар куерып килә. Бу юлы тагы да катырак күк күкрәп, яшен яшьнәп, коеп яңгыр яварга жыена иде...
1972