Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВТОРНЫҢ ЯҢА КИТАБЫ


әби Дәүли әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кергән иде. һәм анда ул үзенчәлекле шигьрияте белән күренекле урын алды. Шул ук вакытта, шигьрияткә турылыклы булып калганы хәлдә, соңгы ун ел эчендә Нәби Дәүли үзен галантлы прозаик һәм публицист итеп тә танытты. Зур осталык белән язылып, укучылар тарафыннан яратыл кабул ителгән -Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» кебек әсәрләре моңа ачык мисал булып тора. Аннан соң без язучының «Минем танышларым» исем-ле китабы белән таныштык. Хәзер менә «Хәерле көн. дуслар» LXVIII исемле яңа җыентыгын укыйбыз
Бу җыентык, барыннан да элек, жанр төрлелеге белән аерылып тора. Анда ике повесть, кечкенә күләмле байтак хикәяләр һәм мәкаләләр, курчак театры өчен язылган ике пьеса урнаштырылган. Төрле жанрдагы бу әсәрләрне бер уртак тема — тормышка һәм кешеләргә мәхәббәт темасы берләштерә. Моны хәтта җыентыкның исеме үк раслый: тормыш мул, гүзәл, ямьле, шуңа күрә автор, үз геройларын дусларым дип атап, аларга хәерле көн
«Җыр» исемле повесть бөтен җыентыкка үзенә бер төрле кереш булып тора һәм тормышка, бу китапта сурәтләнгән геройларга дан җыры булып яңгырый
Әсәрнең төп герое Гөлгенәгә җиде яш | тулу шатлыклы бәйрәмгә әйләнә: аны кот лыйлар, аңа ак юл, бәхетле көннәр тс лиләр, бүләкләр бирәгәр. Әтисенең бүле (мәктәп формасы, әлифба, портфель, д тәрләр, сары пенал һәм кызыл галс- иң кадерлесе була. Ничек шулай булм сын: беренче сентябрьдә Гөлгенә мәктәп кә барачак бит! Ләкин көтмәгәндә аны полиомиелит аяктан ега. Шуннан аның сәламәтлеге өчен авыр көрәш башлан» вет чынбарлыгы тәрбияләп үстергән ♦*- лар, композитор Гаделша абыйсы, укь чы апасы Гөлгенәне рәхимсез авыру, коткаруда якыннан
LXVIII Нәби Дәүли. Хәерле көн, дуслар. Казан. 1972.
катнашалар һәм телләренә ирешәләр.
Яисә «Минем кадерле әбием» хикәясен алыйк. Сюжеты гадәти бер күренешкә корылган, композициясе дә бик гади булган бу әсәрне дулкынланмыйча уку мөмкин түгел, аңардан үзенә бер төрле җылылык аңкып тора. Укучыга мөрәҗәгать итеп, автор хикәяне менә ничек башлый: «Сез минем әбиемне белмисезме' Юк, белмисез...» Автор әйтмешли. азмыни дөньяда әбиләр? Хикәяне укып чыккан кеше, һичшиксез, алтын куллы, саф күңелле бу әбине яратмый кала алмаячак.
Гомумән, үзенең повесть һәм хикәяләрендә Нәби Дәүли катлаулы, четерекле сюжет һәм композиция артыннан кумый тормышта булган конкрет вакыйгалар 6<f лән эш итә һәм шуларга туры килгән г.| ройларны сайлап ала белә. Нәкь менә
Н
Әрәм
Әләм
шуңа күрә автормын хикәяләре җыйнак һәм бер омтылышта укып чыгышлы булулары белән аерылып торалар Вакыйга *м геройларның күңелгә ятышлы булуы 7^.1ны ялыктырмый һәм әсәрләрне Чтышлы итә.
Җыентыктагы әсәрләргә хас тагын бер җай якны күрсәтергә кирәк. Еш кына ав- >р сурәтләнә торган вакыйга һәм геройларга үзе бәя бирми, киресенчә бу бурычны укучыларга йөкли Шулай итеп, укучы алар турында уйланырга, нәтиҗә ясарга мәҗбүр була. Менә, мәсәлән, җыентыктагы «Мин революцияне күрдем» семле мәкалә. Аның композициясе дә үзенчәлекле, уңышлы төзелгән. Ав- совет чынбарлыгындагы аерым кешеләрне һәм вакыйгаларны искиткеч кыска һәм образлы итеп сурәтли дә һәрберсен; «ул — революция иде» дип атый. Ни өчен шулай! Бу хакта укучы үзе уйласын һәм ’иешле хөкем чыгарсын. Кайбер мәкаләләрнең исемнәре үк шуны таләп итәләр: Батырлыкмы бу?», «Кызыл тюльпаннар осәгә охшыйлар?», «Син уйлыйсыңмы?»...
Яңа гыиа әйткән фикер'э өстәп, тагын бер үзенчәлекне басым ясап күрсәтү урынлы булыр. «Син болай булма, тегеләй бул» дигән үгет-нәсихәткә корылган әсәрләр укучыны дулкынландыра алмыйлар, әлбәттә Нәби Дәүли үз иҗатында бу ха-кыйкать белән нык исәпләшеп эш итә. һәм автор иҗатының уңышы, укучыларда популярлык казануының бер сере, безнеңчә, нәкъ менә шунда булса кирәк.
Сүз уңаенда, алдарак әйткәнебезчә, тышкы нәфислек, купшылык Нәби Дәүли әсәрләренә гомумән хас түгел. Бу фикер җыентыкның теленә дә карый Җыентыктагы әсәрләр җиңел, йөгерек тел белән язылганнар, сүзләр һәм җөмләләр фикео- не укучыга тиз һәм төгәл җиткерерлек итеп сайланганнар Сирәк очраган кайбер тел кытыршылыклары һәм тыныш билгеләрендә җибәрелгән хаталар җыентыктай алынган уңай тәэсиргә артык зыян китермиләр.
Кыскасы. Нәби Деүлииең бу җыентыгын да укучылар җылы каршы алырлар, кызыксынып укырлар.