Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛАСАҢ ҖЫР...


•Җырлар китабы»н укыганда...
иң катлау укучылар ечен чыгарыла торган җырлар җыентыгы берничә ел рәттән «Халык мырлый» исеме белан басылып килде. Аны 3. Хайруллина езсрли иде. 1972 елда шул ук типтагы җыентык «Җырлар китабы» исеме белан чыккан. (Тик нигедер аның исеме русчага «Народ поет» дип төрҗема ителгән.) Аны әзерләүче дә башка кеше икән — филология фәннәре кандидаты Илбарис Надиров. Шулай булгач, бу китапны кулга алгач та, аны «Халык җырлый» басмалары белән чагыштырып карау теләге туа. Тезүче бу басмага нинди принципиаль яңалыклар керткән? Китап яхшырганмы, әллә элеккеге дәрәҗәсендә калганмы?
Баштан ук әйтеп үтим, «Җырлар китабы» элеккеге басмаларыннан, һичшиксез, яңа якка аерылып тора. Бу яңалык иң элек китапка кертү эчен җырлар сайлауда күренә. Табигый, китапның топ елешен соңгы елларда таралган яңа җырлар алып тора. Алар арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, шагыйрьләр тарафыннан иҗат ителгән җырлар, халык лирикасының иң матур үрнәкләре — бигрәк тә Н. Исәнбәт сүзләре белән җырлана тор-ган, безнең кеннордә генә популярлашып киткән «Син сазыңны уйнадың». «Бик ерактан килдек без» кебек классик әсәрләрнең урын алуы мактауга лаек.
Кайбер искергән җырларны тешереп калдыру исәбенә җыентыкның бу басмасында халык иҗаты әсәрләренә шактый зур урын бирелгән. Арада әле популярлашып елгермәгән. әмма моңа һичшиксез лаек әсәрләр дә байтак «Бакалы». «Берберебездән бизмиек», «Кодалар җыры» кебекләр әнә шундыйларның үрнәкләре булса кирәк. Тезүче мондый җырларны халык арасында популярлаштыру нияте белән керткәндер, һичшиксез, изге теләк. Халык җырларына зур гына урын бирү исә китапның эстетик дәрәҗәсен күтәрә, аның шигъри моңын баета.
Китапнын гомуми тезелеше дә бераз үзгәргән. Әйтик, «Халык җырлый»иың соңгы басмасында җырлар 13 тематик теркемгә бүленеп бирелгән иде Арада «Терле җырлар». «Тәрҗемә җырлар» диген беркадәр мәгънәсезрәк бүлекләр дә бар иде. «Җырлар китабы»нда тематик теркемнәр саны киметелгән, тыгызлан-ган. Әйтергә кирәк, бүлекләр нигездә тегел һәм матур тезелгән.
Китапның ахырында «Алфавит эчтәлеге» бирү аның белән файдалануны, аерым әсәрләрне эзлеп табуны җиңеләйтә.
Җыентыкны хронологик принцип нигезендә тазерга омтылу матур тәэсир калдыра. Беренче бүлекнең эчтәлеген, мәсәлән, гасыр башындагы дәһшәтле вакыйгалар белән бәйле революцион җырлар тәшкил итә: «Интернационал», «Варшавянка». «Совет власте ечен» .. Моннан еоң «Партия һәм Ленин турында»гы җырлар килә. «Ленин юлы — безнең юл» (халык җыры), «Күңелем Ленин белен сейләшә» (С. Хеким сүэлере, X. Валиуллин музыкасы), «Ул Казанда яшәгән» (М Ногман сүзләре, Р Яхин музыкасы). Бу җырларның байтагы безнең кеннәрдә иҗат ителгән. Әмма алариың эчтәлеге, муэыкаль-лоэтик аһәңе гаять киң — ул үткенгә дә, бүгенгегә дә. киләчәккә дә карый кебек. Ә инде шул елларда туган халык җырларында исе. чор таләп иткәнчә, ендеү. чакыру авазлары, публицистика остенлак ала. Дәһшәтле чорда шигъри гадилек таләп
К
ителә Шуның белән бәйле рәвештә, ул еллардагы җырлар гади рифмалар, төгәл ритмнар, ачык фикерле кыска җөмләләр белән язылганнар.
Ә инде Ленин турындагы җырларга якты юл, кояш нурлары, таң йолдызы образлары килеп керә.
Тәрәзәмне ачып куйсам. Күренә Идел буйлары. Якты дөньяга чыгарды Безне Ленин юллары.
(«Ленин юлы —безнең юл») Хронология таләп иткәнчә, алга таба «Гражданнар сугышы», «Туган ил, туган як, Татарстан» исеме белән бирелгән бүлекләр килә. Монда инде җырларның шигъри яңгырашы, образлар системасы катлаулана төшә. Бу бигрәк тә «Бөек Ватан сугышы, тынычлык һәм халыклар дуслыгы» дигән бүлектә күзгә ташлана. Сугыш хис тирәнлеген, фикер җитдилеген, тойгылар ташкынын таләп итте. Чорның шундый таләпләре җырларда да чагылмый калмады. Аларның теле чарланды, образлары катлауланды, фикерләре тирәнәйде. Ватанның иминлеген саклап калу кебек изге эш турында башкача җырлап та, сөйләп тә булмый иде кебек. Бу бигрәк тә шул елларда туган халык җырла-рында ачык күренә.
Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары күлгә коела. Тан алдыннан тәрәзәгә шакып. Кайтып керер кебек тоела.
(«Аккошлар» )
Ә инде киТаптагы профессиональ җыр-ларны алсак, аларның иң зур күпчелеге, шул исәптән сугыш турындагылары да, безнең көннәр эстетикасын чагылдыра. Моны, мәсәлән, Н. Арсланов белән Җ. Фәйзинең «Билгесез солдат кабере янында» исемле тирән драматизм белән сугарылган җырында да күрергә мөмкин.
Ялгыз кабер тора тау башында.
Бер билгесез солдат күмелгән Тол аналар ятимнәрнең монда Энҗедәй саф яше түгелгән...
Китап 1972 елда чыккан. Ел ахырында совет халкы СССРның 50 еллык юбилеен бәйрәм итеп үтте. Бу — совет интернационализмының халыкара тантанасы иде. Шул олы вакыйга белән аваздаш рәвешгә җыентыкта халыклар дуслыгы темасын чагылдырган җырларның ярыйсы ук зур урын алуы аның идея-эстетик дәрәҗәсен тагы да югарырак күтәрә. «Казакъ дус-тыма» (С Хәким сүзләре, Җ Фәйзи музыкасы), «Вьетнам солдатына» (Н. Дәүли сүзләре. А. Ключарев музыкасы), «Мари кызы Улина» (С. Хәким сүзләре, Җ 'Фәйзи музыкасы) кебек җырлар нәкъ әнә шул турыда сөйли.
Шулай да китапның иң зур һәм иң мв- тур бүлеген «Мәхәббәт җырлары» алып тора. Бүлекнең ярыйсы ук зур өлешен халык лирикасы әсәрләре тәшкил итә. Төзүче бу мәңгелек якты хис турындагы меңләгән җырларның иң гүзәлләрен генә сайлап биргән.
Җыентыкның һәрбер бүлегенә махсус тукталып тормастан, анда чагылыш тапкан бер җитди закончалык турында әйтеп үтәсе килә. Китапның эстетик дәрәҗәсе бүлектән бүлеккә күтәрелә бара һәм иң соңгы «Борынгы җырлар» бүлегендә үзенең кульминациясенә җитә. Соңгы бүлектә еллар-гасырлар аша безгә килеп җиткән гүзәл җырлар урнаштырылган. Ә инде XX гасыр җырларын алсак, әлеге күренеш бездә җыр жанрының үсеш процессын, тора-бара шагыйрьләрнең осталыгы артуын, поэзиянең идея-эстетик дәрәҗәсе камилләшүен чагылдыра кебек...
Китапның гомуми төзелеше турында сөйләгәндә, бер искәрмә дә әйтеп үтәсе килә. Күрсәтелгәнчә, җыентыкта «Борынгы җырлар» дигән махсус бүлек бар. Ә менә «Бакалы», «Балавыз шәм», «Бадьян балы» кебек татар халкының, һичшиксез, борынгы җырлары бөтенләй башка бүлектә урын алган. Бу җырларның архаик теленә генә игътибар итеп карыйк:
Олы юлдан узган да шул кәрваннарның.
кәрваннарның ~ г
Һаваларга очн лв шул. әй. тузаны.
һай тузаны.
Ир егетләр бергә лә шул дус булсалар, дус булсалар.
Сизелмидер гомерләрнең, ой. узганы, һай узганы.
(«Бакалы»)
һәрхәлдә, мондый җырлар үзләре белән рәттән урнаштырылган «Табын җыры» (Ә. Ерикәй сүзләре, Р. Яхин музыкасы), «Туй җыры» (М. Хөсәен сүзләре, А Валиуллин музыкасы) кебек әсәрләр белән берничек тә аваздаш була алмыйлар.
Бас. кодача, бас. баҗа!
Булсын әйдә тамаша!
Йөзең якты сүзең татлы! Дип әйтәләр ләбаса, шул. Җырла, дускай! Бие. туган! Мәҗлес барсын таңгача.
Китаптагы башка кайбер җырларның да урыны дәрес сайланмаган кебек. «Син сазыңны уйнадың» (Н Исәнбәт сүзләре, ■ елык музыкасы), әйтик, «Мәхәббәт җырлары» бүлегенә кергән. Ә уйлап карасаң,
бу җырның гомуми эчтәлеге андагы хис- тойгылар өермәсе интим лирикадан күл тапкыр киңрәк бит:
Үтте ул даулы гомерләр. Кан көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын.
«Мәхәббәт җырлары» бүлегендә урын алган «Бер егет кайтты флоттан» (М. Ногман сүзләре, А. Монасыйпое музыкасы), «Казан кызы» (Н. Арсланов сүзләре, 3. Хә- бибуллин музыкасы), «Башыңдагы шәльяулыгың (X. Махмутов сүзләре. Л. Ай- туганов музыкасы) кебек әсәрләр «Күңелле җырлар» бүлегендә булса, урынлырак булыр иде шикелле Дәлил өчен, күрсәтелгән һәрбер җырдан өзек китермичә, соңгысының бер куплетын гына алыйк:
Башыңдагы иүәлъяулыгыц Мандың мәллә яшелгә? Миң сине яратам күптән. Сөйсәң, син дә яшермә!
Китерелгән гомуми күзәтүләрдәй соң китапның эменәрәк керик, хәзерге җырлар белән якыннанрак танышып карыйк. Алар арасында без «Сибелә чәчәк», «Асылъяр», «Зәңгәр төймә» кебек киң таралган халык җырларын да, «Киек казлар» (X. Туфан сүзләре, М. Макаров музыкасы), «Башка берни до» (С. Хәким сүзләре, М. Мозаф. фаров музыкасы), «Кама буе—туган як» (Р Әхмөтҗанов сүзләре, Ф Әхмэдиев музыкасы) шикелле, халыкның ихтирамын казанган профессиональ җырларны да оч-ратабыз. Мондый матур җырлар җыентыкта бик күп. Аларның Һәркайсы турында да рәхәтләнеп һәм тәфсилләп сөйләп булыр идо. Ләкин сүзне озынга сузмастан, бер җөмлә белән генә болай диик: җыентыкның төп өлешем бүгенге көйдә киң таралган, шигъри-музыяаль дәрәҗәсе югары торган җырлар тәшкил ите. Бу — төзүченең уңышы дип бәяләнергә тиеш.
Ә инде китапка һәм җыр авторларыма зуррак таләпчәнлек белән карый башласак, башка кайбер нәрсәләргә да игътибар итәргә тиеш булабыз. Башта ук күзгә ташланганы — китапта 98 авторның җыры китерелгән. Шулар арасында зур урынны әдәбиятка бөтенләй катнашы булмаган «үзешчән» шагыйрьләр алган. Җырлары яхшы булса — бер хәер иде. Юк шул1 Примитив үзешчәнлек ташкыны чыи сәнгатьчә осталыкка һөҗүм итә. Беркатлы җыр сүзләре кочле музыка каногына тотыла да ил гизәргә китә. Ягъни кайвакыт композиторлар үзләренең гүзәл көйләренә шундый ук гүзәл сүз санлый бел-миләр. Үзеииәи-үзе җырлап торган шигырьләр кайвакыт кәгазьдә генә кала, ә шикле җырлар радиодан яңгырый, холык арасыиа тарала, кабат-кабат төрле җыентыкларда басыла. Әнә шуның нәтиҗәсе буларак, хәзерге җырлар арасында гаять күп шаблоннар, штамплар ләйда була, бихисап кабалаулар килеп чыга. Конкрет мисалларга күчик. Бик күп җырларда еш кына бер үк темалар, бер үк күренешләр, фикерләр кабатлана. Мәсәлән, моннан берничә ел элек бездә нефтьчеләр турында роман, повесть, поэмалар һәм, әлбәттә, җырлар азу киң таралган мде. Проблема бик актуаль бул'вига, бу күренеш таби'ый дил бәяләнергә тиеш, билгеле. Шул уңайдан нефтьчеләр турымда уннарча җырлар туды. Дөрес, аларның байтагы тиз арада онытылды, халык репертуарымда урын ала алмады Әмма калганнары— «Җырлар китабы»ида басылганнары арасында да күптән таушалган шаблон образлар, кабатлаулар җитәрлек икән. Мисалга «Ямьле безнең Ммнэолө- без»да дө кара алтым образы (Э Шарифуллина сүзләре, Ә Бвкироа музыкасы), «Безнең Азнакаебыз»да да (Г Моталлапов сүзләре, С Әхмвтов музыкасы), «Каэан- Уфа»да да (М. Хасәеи сүзләре, А Ключарев музыкасы). Шул ук кара алгый образын боз аяга таба да тагы бар биш-ун тапкыр очратабыз Менә шундый зур те-маларга бик куп кешелер тотынгач аның иҗтимагый-зететнк яңгырашы таушала башлый. Моңа карал зур проблема үзенең тврихи-социаль әһәмиятен югалтмый, әлбатте. Тик аның сәнгатьчә чагылышы беркадәр вагая, таушала, төссезләнә.
Безнең көннәрдә — республикабызда бер-бер артлы яңа шәһәрләр туган чорда — бу турыда язу да киң таралды, һем бу да табигый күренеш, билгеае Халкыбызның музыкаль-позтик репертуары ил тормышындагы зур үзгәрешләрдән читтә тора алмый Тик бу җитди социаль-политик темага багышланган җырлардагы шаблоннар да зур проблемамы ваклый. Әйтик, әлеге җыентыктагы җырларда бетен шәһәрләр һем авыллар үсәләр. Казам да «нурланып үсе», Шәйморза да. Чаллы белен Чнвтай да уса. Бу турыда укучы «Казан» (X Вехи т сүзләре, М. Мозаффароа музыкасы), ■Балкый Шәйморза утлары» (М Ногман сүзләре, G Садыйкоаа музыкасы). «Кам-
АЗ — безнен горурлык» (М. Хөсәен сүзләре, 3. Хәбибуллин музыкасы), «Чистай вальсы» (Ф. Әхмәдиев сүзләре һәм музыкасы) кебек һ. б. кайбер әсәрләрдә укый ала.
Бер үк темаларның, күренешләрнең бер үк формада кабатлануын башка бик күп җырларда да күрергә мөмкин. Мисал өчен туган як турындагы җырларга игътибар итик.
Төрле авыллар, елгалар, күлләр, гомумән — туган як турында җыр иҗат итү — халык иҗатыннан килгән, гасырларга сузылган матур традиция. Әнә шул традиция нигезендә туган халык җырларының иң матур үрнәкләре җыентыкта да урын алган: «Кондырак болыннары», «Зәй буйлары», «Арча». Бу иҗади традицияне шагыйрьләр һәм композиторлар да күтәреп алды. Нәтиҗәдә «Ямьле безнең Иделдә» (М. Садри сүзләре, М. Мозаффаров музыкасы), «Туган ягыбыз — Биләр» (А. Әх- мәтов сүзләре, И. Шөмсетдинов музыкасы), «Ык буйлары» (Г. Зәйнашева сүзләре, К Бакиров музыкасы) кебек җырлар туды. Тулаем алганда — бу начар күренеш түгел, әлбәттә. Тик бу җырларның бик күбесе бер-берсенә игезәкләр кебек охшаганнар. Уңган кызлар дисеңме, батыр егетләрме, урманнар, тугайлар, киң басулармы — болар һәркайда да бар. һәм алар шул килеш коры санап чыгу, констатация рәвешендә генә җырларга күчәләр. Аларда бернинди яңалык, җитди үзенчәлек, хәтердә калырдай шигъри образлар булмый. Шуңа күрә безнең кайбер җырлар газета информацияләрен хәтерләтәләр. Менә М. Садри сүзләре белән җырлана торган «Ямьле безнең Иделдә» җырыннан бер куплет (М. Мозаффаров музыкасы).
Аккош кебек теплоходлар Туктыйлар портыбызда.
Кабыналар яңа утлар Иделдә — йортыбызда.
Мондый гади информация, декларация формасында гына язылган җырлар бездә аз түгел. Г. Моталлапов белән С. Әхмә- товның «Безнең Азнакаебыз» җырыннан бер генә куплет алыйк:
Дан казанды илебездә Кара алтын — җир мае. Азнакайдан үсеп чыкты Бөек хезмәт герое.
Күрсәтелгән һәм башка кайбер җырларга образлылык, шигъри нәфислек, күңел түрендә урын алырдай хис-тойгы нечкәлеге җитеп бетми. Җыр кешенең күңелен тетрәтергә, аңарда хис-тойгылар, тирән фикерләр ташкыны кузгатырга тиеш. Ә менә А. Әхмәтов белән И. Шәмсетди- новның «Туган ягыбыз — Биләр» җыры бернинди хис-фикер уята алмый. Чөнки ул коры декларациягә нигезләнә:
Урманга бай. кырларга бай Туган ягыбыз — Биләр. Бездә үскән егетләрне Арыслан кебек диләр.
Билгеле булганча, «Ямьле Агыйдел буйлары», «Шөгер», «Сарман» кебек халык җырлары татар халкы яши торган бик күп җирләрдә таралган. Чөнки халык җырлары гадәттә киң гомумиләштерүгә нигезләнә, изге хисләрне матур шигъри образлар, тирән фикерләр, үзенчәлекле афористик тәгъбирләр ярдәмендә гәүдәләндерә. Ә менә төрле авыл-елгаларга карата кайбер шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат иткән җырлар турында алай дип булмый, һәм моның төп сәбәбе әлеге җырларның- эстетик дәрәҗәсе белән бәйләнгән булса кирәк...
Китапның бите саен туган якны сагыну турында укыгач, аптырап каласың: соң кайларда тилмереп йөри икән безнең шагыйрьләр? Әйтик, Гөлшат Зәйнашева? «Туган җирем — Татарстан» дигән популяр җырында ул: Кая гына китеп. Кайларга бармадым.
Сагынып кайттым Иделем таңнарын,— дип җырлаган иде. «Очрашу җыры»нда сүзләр бераз үзгәргән:
Килдем, дуслар. Идел-днңгез кичеп. Сезне сагынып, кошлар кебек очып.
Бу ике җырында шагыйрь үзе турында сөйләсә, «Яшь гомерлдә сагыну хисе икенче бер затка күчә:
шьлектә сөйгән яр агындым, килеп ал.
Сине көтәм һаман дип әйтер кебек.
Менә мондый типик сагынулар бер Зәйнашева җырларында гына түгел. Алар башка шагыйрьләрдә дә җитәрлек. Мәсәлән, Н. Дәүли «Татарстан минем республикам» исемле җырында үзенчә сагына:
Еракларга киткән тургайлар да Сагынып кайта туган йортына.
«Туган як» дигән җырында М. Мазу- нов шул ук сагыну турында күбрәк иҗекле юллар белән сөйли:
Ә сине, ә сине, ә сине, туган як.
Бар микән сагынмый торган чак?1
X. Вахит «Яз айларыпнда аеруча көчле сагыну хисләре кичерә икән:
Яз айлары сагынуымны Тирәнәйтә бермә-бер...
Ә инде мәсьәләгә җитдирәк килсәк, сагыну, бигрәк тә туган якны, туган илне
З
сагыну — ул беркем дә тел-теш тидерә алмастай изге хис. Тик бу турыда бер үк тәгъбирләр белән уннарча тапкыр кабатлагач, аның әһәмияте бетә, изгелеге сүрелә, ул бернинди хис тә уятмый, гади шаблонга, штампка әверелә. Аннан соң, дәресен әйткәндә, сагыну мотивы безнең кеннәр эчен ул кадәр актуаль да түгел. Сугыш елларында, мәсәлән, ул типик күренеш иде, бөтен халык йөрәген биләгән денья күләм бер изге тойгы иде. Поэзиядә дә ул шулай күтәрелде. Ә безнең көннәрдәге сагыну турындагы җырларның байтагы — әлеге гүзәл традициянең уңышсыз дәвамы гына. Хәзер туган якны сагынып тилмерәсе юк. һәм аны коточкыч зур проблема итеп поэзиягә сөйрәү дә, бу турыда шаблон алымнар белән кабат-кабат сөйләү дә үзен акламый.
«Җырлар китабы»н укый башлагач, тагы бер кызыклы хәлгә тап буласың; безнең яшьләр-кыэлар һәм егетләр гел җырлап кына йөриләр икән. Мисалга, Г. Нас- рый сүзләренә җырлана торган «Сайра син, тургайяның бер куплеты:
Җырладылар яшь егетләр. Кушылды кызлар. —
дип башлана. Шуның нәтиҗәсе буларак. Күкрәкләрендә балкыды Алтын йолдызлар...—
дип тәмамлана куплет. Җырда яшь кол-хозчыларның фидакарь хезмәте турында бер сүз дә юк. Әйтерсең аларга җырлап йөргән өчен генә орден-медальләр такканнар...
■Буразналар» җырында Г. Зәйнашеаа «Җырлар җырлап кырга чыгам» дисә. Р Ишморатның «Гәлсинө»се «Җырлый- җырлый эшкә бара...» икән. Ә инде «Очрашу җыры»ида шул ук Г Зәйнашева барыбызны да җырларга чакыра «Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар!-»
Җыр — халыкның мәңгелек юлдашы Кеше үзенең кайгысын да җыр белән уртаклаша, шатлыгын да җыр теле белән сөйли. Бәлки, шуңа күрәдер бездә җыр җырлау турында шул кадәр күл языла. Моңа каршы килеп булмый, билгеле Кешенең тормышы яхшы, күңеле күтәренке икән — җырласын! Ләкин халык тормышындагы гаять тирән рухи үзгәрешләр һәр вакыт, һәрбер җырда бер үк сүзләр, бер үк тәгъбирләр, бер үк эмоциональ яңгыраш беләк әйтелгәч, әлеге җырлардан колак тона, читкәрәк кител, тынычрак урын эзли башлыйсың...
Хәзерге җырлерда бер үк темаларның, күренешләрнең күп тапкырлар кабатлануы турында шактый озак сөйләп булыр иде. Мисалларга да аптырап торасы юк. «Җырлар китабыонда алар җитәрлек.
Темалар, төл фикерләр, идеяләр ка-батлангач, төрле сурәтләү чаралары да — эпитетлар, чагыштырулар, шигъри парал-лельләр дә бернинди үзгәрешсез бер җырдан икенчесенә күчеп йөри. Хәзерге җырларда кызлар да, киленнәр дә, хәтта егетләр дә уңган, һич югы. матур була. Егетләрнең кайвакыт батыр булуы да мөмкин. Ә инде җырда суз бодай, кыр, нефть турында барса, аларның һәркайсы, һичшиксез, алтын булырга тиеш. Аерма тик шунда гына* кыр яки бодай гади алтын булса, нефть — мәҗбүри рәвештә кара алтын. Әгәр җырда Чулпан калка башласа, аннан соң, һичшиксез, алсу таң
■Туган ил, туган як. Татарстан» дигән бүлектә генә дә таң образы биш талкыр кабатлана, гүзәл, ямьле кебек сүзләр һәр җырда диярлек очрый, ә инде матур сүзе унбер талкыр кулланыла. Ягъни. Казан да матур, Идел дә. туган ил дә, иртә дә. кич тә- Өстәвенә, киләсе бүлек тә «Дөнья матур, дөнья киң» җырыннан башлана икән (Г. Афзал сүзләре, С. Садыйкова музыкасы).
Китерелгән эпитетлар хәзерге җырларда искиткеч киң таралган, бер үк формада, бер үк сүз тезмәсендә катып калган шаблон формасын алган. Алар күңелдә бернинди хис уята алмыйлар, күптән туйдырган гадәти бер нәрсә кебек эзсез үтәләр. Шуңа күрә күл кенә җырларның сүзләре тыңлаучы күңеленә үтел кере алмый, бер колактан кереп. икенчесеннән чыгып китә. Алар җырга бернинди яңалык өстәмиләр, ә бәлки, киресенчә, еш кына примитивлыкка китерәләр..
Шулай да хәзерге җырларның «үзәгенә үткән» эпитет ямьле булса кирәк. Безнең җырларда Агыйдел, Мише, Сөи, Чирмешән буйлары да. Минэәлә, тау буе, кырлар-болыннар да ямьле—
Гомумән, бездә ямьле нәрсәләр искиткеч күп икән. Ярый әле, бу турыда безгә җыр авторлары армый-талмый һем берсеннән соң берсе уздырып, тырыше- тырыша язалар. Югыйсә, без җәй көннәренең дә, сабан туйларының да. хәтта яшьлекнең дә ямен сизмиче калган булыр идек-
Темалар. образлар, шигъри алымнардан тыш. кайбер җырларда хәтта конкрет юллар да сүзге-сүз кабатлана кебек
Диңгез кебек дулкынланып.
Кырда чайкала иген.—
дип язган иде X. Вахит «Саба» җырында. Э. Шарифуллина «Ямьле безнең Минзә- ләбез» җырында шуп ук фикерне шундый ук сүзләр белән диярлек кабатлый:
иңгез кебек дулкынлана иң басуларда иген.
Кайбер җырларда төрле характердагы стилистик төгәлсезлекләр дә очрый. «Граниттай нык итеп койгансың...» — дип башлый Г. Зәйнашева үзенең «Замандашыма» дигән җырын. Шуннан соң инде үзеннән- үзе эпик киңлек көтелә. Сүз дөнья күләм әһәмияткә ия булган тарихи вакыйгалар турында бара, күрәсең, дип уйлыйсың. Алга таба укысаң, нибары «Мин торган йортның нигез ташын...» гына икән. Менә бу юл җырның шактый югары ноктадан башланган аһәңен сүндерә эпик киңлек юкка чыга. Киләсе юлларда автор никадәр тырышып караса да, ул әйләнеп Кайт-
P. Ишморатның «Мехчылар җыры» Казан мех комбинаты, аның уңган эшчеләре, кызлары һәм егетләре турында сөйли. Көтмәгәндә җырга түбәндәге строфа килеп керә:
Һаваларны ярып оча Безнең ил бөркетләре: Асыл затлы мех эшлиләр Меховой егетләре.
Шушы строфаны укыгач, бу ил бөркет-ләренең меховой егетләренә нинди мөнәсәбәте бар икән? — дип уйлап куясың.
Кайбер җырларда образлар төгәлсезлеге, аларның чын шигърияттән ярыйсы ук ерак булуы күзгә ташлана. Мисалга «Әлмәт кичләре» җырын алыйк (Г. Зәйнашева сүзләре, 3. Гыйбадуллин музыкасы).
Ай янында бер йолдыз бар. Бриллиант шикелле якты ..
Мондый колак шиңдерерлек, телеңне тешләрлек «образлар» белән язылган җырлар җыентыкның яңа басмасында урын алмаса да, китап берни югалтмаган булыр иде.
«Җырлар китабы» — киң катлау укучылар өчен чыгарыла торган популяр җыентык Димәк, киләчәктә аның яңа басмалары кирәк булачак. Минемчә, җыентыкның дәрәҗәсен күтәрү, халкыбызның хәзер ярыйсы ук югары дәрәҗәдә торган эстетик таләпләренә җавап бирү өчен, аның алдагы басмасын әзерләгәндә кайбер принципиаль яңалыклар кертергә кирәк булачак...
Иң элек, җыентыктагы оерым әсәрлар. нең сыйфаты күрсәтүенчә, китапка кертү өчен җыр сайлаганда, аларның һәркайсы принципиаль тәнкыйть күзлеге аша үтәргә тиеш...
Алдарак җыентыкны хронологик принцип нигезендә төзергә омтылу сизелә дигән идек... Ләкин бу җитди фәнни принцип нигәдер ахырга кадәр сакланмаган. Башта хәзерге заман җырлары бирелеп, тик ахырда гына борынгы җырлар китерелгән. Монда төзүчене генә гаепләү бөтенләй үк хаклы булмас иде. Күрәсең, нәшрият шул катып калган традицион композицияне таләп итә. Бу таушалган принципның фәннилектән ярыйсы ук ерак торуын мин бер тапкыр язып чыккан идем инде. Анда сүз 3. Хәйруллинаның «Халык җырлый» җыентыгы турында бара иде. («Казан утлары», 1971 ел, 6 сан.) Шулай да бу ялгыш принцип тагы бор тапкыр кабатланган. Популяр җыентык өчен фәннилек мәҗбүри түгел дип әйтүләре мөмкин. Ярый, шулай да булсын, ди. Тик борынгы җырларның иң ахырдан гына— «ярый инде, сезгә дә урын бирелсен» дигән шикеллерәк кенә кертү әлеге җырларның идея-тематик кыйммәтенә, искиткеч камил эстетик дәрәҗәсенә күләгә төшерергә тырышу кебегрәк тоела. Аннан соң, халык арасында әле бүген дә гаять киң таралган, кайда теләсәң шунда, кайчан теләсәң шунда яңгырый торган «Туган тел», «Сакмар», «Салкын чишмә» шикелле җырлар искерә алмый. Алар беркайчан да «борынгы җырлар» рәтендә генә кала алмас кебек. Мондый җырларның музы- каль-поэтик яңгырашы, идея эчтәлеге, эстетик мөмкинлекләре шул кадәр киң ки, алар гасырлар буе заманча, бүгенгечә яң-гырап торачак.
Минемчә, җырлар китабының яңа басмасы бераз башкачарак төзелсә, яхшырак булыр иде шикелле. Иң элек зур булмаган кереш мәкалә. Аннан соң билгеле бер җитди принцип нигезендә урнаштырылган җырлар. Ахырда кыска һәм төгәл төзелгән аңлатмалар. Русча, мәсәлән, киң катлау укучылар өчен матур әдәбият редакциясе чыгара торган популяр җыр җыентыклары инде шул принциплар нигезендә чыга. Димәк, русча популяр җыр җыентыкларыннан үрнәк алып, китапны фәнни нигездә төзегәндә, ул тагы да матуррак булыр иде.