Логотип Казан Утлары
Публицистика

XVIII-XIX ГАСЫРЛАРДА КАЗАНДА ТАТАР КОРЫЛМАЛАРЫ АРХИТЕКТУРАСЫ


оннан йөз ел элек А. Герцен «Про-винциядән хат»ында «Казан ике башлангычлы, ягъни Еаропа-Азня шәһәре... Гомумән, Казанның әһәмияте бик зур, У” — ике дөньяның очрашу-күрешү урыны. Аның көнбатыш һәм көнчыгыш башлангычы булган икән,— ул башлангычны сез һәр чатта очратырсыз,— монда алар бер-берсено өзлексез йогынты ясал дуслашканнар, ниндидер үзенә хас үзенчәлек тәшкил итә башлаганнар».— дип язган '.
Татар культурасы, сәнгате һәм архитектурасы үзенең башлангычын урта гасыр чорыннан, Идел буе Болгар дәүләтеннән ала. Совет галимнәре А. Смирнов, П. Дуль- ский, Б. Засыпкин, А. Башкиров, Н. Воробьев, архитекторлар Ф Велиев, С Айдаров болгар культурасының бер Казан татарларына гына йогынты ясамавын, бәл-ки Урта Идел буендагы башка халыклар — чуваш, мари, удмурт, мордва һ. б. белән дә бәйләнеше барлыгын дәлилләделәр. Тикшеронүчеләр әйтүемә караганда, болгар культурасы үзенең тарихи үсешендә акрынлап башта борынгы татар, аннан хәзерге татар культурасына күче. Сакланып калган борынгы архитектура корылмалары һәм Болгарда, Биләрдә. Суварда. Юкетауда үткәрелгән археологик казылмалар болгар культурасының борынгы Русь культурасы белен дә. Көнчыгыш культурасы белен де бәйләнештә булуын раслыйлар Идел буе болгарларының торак йортлары, борынгы шәһәр урыны, хәрби һәм культура корыл-малары калдыкларына
†† А II Герцен СО соч и 30 темах 1054
карап без алар белән борынгы рус архитектурасы арасында да беркадәр уртаклык булуын күрәбез. Шулай ук Алтын Урда корылмаларына «Мамлюк Египты», Сирия һәм Әзербайҗан архитектураларының зур йогынтысы Ъ у - луын да күрмәскә мөмкин түгел.
Болгар белән Канчыгыш корылмалары арасында уртаклык бигрәк тә арка (көймәләп эшләү) системасында һәм аның колонналар белән бергә килүендә, дүртлә- дән сигезлеге яки түгәрәккә күчү урыннарында үзенчәлекле «Мамлюк киселеше» булуда (Болгардагы Кечкенә манара. Никольский чиркәве һ. б.). манараларның тәбәнәклегендә. болгар корылмаларының гарәп тибындагы кайбер орнаментлар — йерәк сыман үрелгән челтәр, бау. жгут, мәңгелек теен, пальметта (пальма яфрагы тесле орнамент) белән бизәлүендә күренә’
Алтын Урда ханнарыннан Берке үткәргән исламлаштыру аркасында. Идел буе Болгар территориясендә гыйбадәт йортларын тезү тиз җәелеп китә. Нәкъ шушы чорда монголларга кадәрге заманда башланып киткән таш-кирпеч архитектурасы яңа кеч белән үсә башлый. Тәрәзә һәм ишәк уемнары. ук сыман яки филгә охшашлы форма
■ Ф И Валеев Орня††1»и» на за неких татар Казань IV6W Сто 16.
М
Письмо из провинции
Т. 1 М Изд АН СССР
алып, үзенә бертөрле «көнчыгыш бароккосы» орнаменты белән бизәлә. Биналарны эшкәрткәндә ташка һәм гипс плитәләргә кисеп бизәк ясау, стеналарны керамика (майолик плитәләр) белән каплау киң рәвештә кулланыла. Дәрес, соңга таба керамика чикләнгән төстә кулланыла башлый.
Билгеле ки, XII гасырда болгар мастерлары һәм архитекторлары Владимир, Юрьев, Польский шәһәрләренә акташлы сарайлар салырга чакырыла, ул заманда бу якларга Болгар патшалыгыннан Идел һәм Кама ярларында табыла торган изаестьташ ташыганна𠇇.
Күрсәтеп үтәргә кирәк: урта гасыр болгар һәм рус культурасы, архитектурасы үсеше өчен кайбер шартлар — климат, техник чаралар, төзү материаллары бертөсле булуга карамастан, ике халыкның яшәү рәвешенә һәм традицияләренә зур йогынты ясаган «кабилә һәм халыкара» экономик һәм политик элемтә, шулай ук христиан дине белән мөселман дине үз рольләрен уйнаганнар.
Архитектураның үсеше җәмгыять үсеше белән, теге яки бу халыкның көнкүреш һәм тормыш укладының тарихи һәм социаль-экономик шартлары белән тыгыз бәйләнгән.
XV—XVI йөзләрдә үк Казанда шактый зур таш корылмалар булган. Алар турында Иван Грозныйның якыннарыннан берсе — князь Андрей Курбский үзенең «Казан патшалыгы турында хикәя»сендэ образлы итеп сөйли. Ул сигез манаралы мәчет, Казан Кремленең биек башнясы һәм башка таш корылмалар булуы турында әйтеп уза. 1560 елның хуҗалыкны статистик-экономик яктан исәпкә алу кенәгәсендә Казан ханы патшалыгы хуҗалыында искиткеч таш пулатлар булуы искә алына.
Казан Кремле һәм хәзерге Татарстан территориясендә Н. Калинин һәм башка галимнәр тарафыннан үткәрелә торган археологик казылмалар татарларның XV— XVI йөзләрдә үк биналарны каплауда ташка һәм гипс плитәләргә кисеп бизәк ясау куллануын һәм аның киң таралуын раслыйлар. Шушы вакытта һәм шул ук максат белән, ләкин шактый ким күләмдә майолик керамика да кулланылган. Борынгы Болгар дәүләте архитектурасы памятникларын һәм шактый күп сакланган Казан ханлыгы чоры таш кабер өслекләрен тикшерү Идел болгарлары орнаменталь күренешенең Казан татарлары орнаментлары белән уртаклыгы барлыгын раслый. Ә профессор А. Смирнов, археология мәгълүматларына нигезләнеп, хәзерге Казан татарлары архитектурасының борынгы болгар төзелешләре һәм шәһәрләре каралтыларыннан башлап үсеп китүен раслый .
Архитектура да үзалдына аерымланган хәлдә үсмәгән, ул һәрвакыт башка халыкларның, шул җөмләдән рус халкының, җирле традицияләр йогынтысында булган. Бу йогынты, ягъни архитектураның ике — татар-рус башлангычы — очрашуы Казан ханлыгы буйсындырылганнан соң тагы да ныграк сизелә башлаган. XVIII йөздән башлап Казан памятниклары архитектурасында күбрәк өстенлек итүче архитектура стиле белән җирле милли традицияләрне чагылдырган халык сәнгатенең бергә кушылуы күзгә ташлана. Бу турыда В. Егоров түбәндәгеләрне әйтә: «Провинция корылмалары архитектурасы күренешләрендә төп ике, бер яктан, илнең дәүләт үзәгеннән килә, икенче яктан, бик зур халык массасы тарафыннан кертелә торган көч үзара очраша. Ике культура очрашкан заманда провин-ция шәһәрләрендә халык сәнгатенең төрле вариациядә урындагы шартларны чагылдырган профессиональ сәнгатьнең бергә кушылуы аеруча тиз барган. Шулай итеп, милли сәнгатьнең реалистик башлангычын формалаштыруда провинция шәһәрләре көчле лаборатория ролен үтәгәннәр»3.
Рус архитектурасы һәм сәнгате белән күп гасырлар буена үзара тыгыз элемтәдә булган татар халык архитектурасы һәм сәнгатенең үзенә генә хас милли колорит һәм мотивларны саклый торган алымнары һәм чаралары була.
XVIII йөзнең икенче яртысында Казан архитектурасында гыйбадәтханә һәм башка биналарның гөмбәзләрен, түшәмнәрен һәм стеналарын сылап ясалган орнамент белән бизәү зур урын ала. Бу бизәүләр рус провинциаль «бароккопсы белән чәчәк-үсемлек характерындагы татар орнаментының бергә кушылуын хәтерләтә ♦.
а А. П. С м и р и о в. Волжские булгары. М. 1951 Стр 78.
1 В. В Егоров. Казанские архитекторы XVIII—XIX вв. КИСИ. 1958.
' Ф И. Валеев Орнамент казанских татар. Казань. Таткнигоиэдат 1959 Стр. 18.
‡‡ В. И Татищев История Российский с самых древних времен 1774 Стр. 79; В. П. Доброхотов. Древний Боглюбов город 1852. Стр. 70.
•В В Егоров Казанемне архитекторы XVIII—XIX эа Докторсиөә аиссерташха КИСИ. 1950
Татар сәүдәгәрләре рус хэллелэрениән калышмаска тырышалар, хатта уз корылмалары тезелешендә рус бароккосы юнәлешендәге стильләрдән файдаланалар. Шулай да тезүчеләр архитектураның аерым элешләрендә милли орнамент мотивларын киң рәвештә кулланалар.
XVIII—XIX йезләрдәге Казан мәчетләре архитектурасы да игътибарны үзенә җәлеп итә. Гәрчә алар гыйбадәтханәләр булса да, аларга карап, син алла, муллалар һем мәзиннәр турында түгел, бәлки шушы сәнгать памятиикларын иҗат иткән кешеләр, нык һәм күл гасырларга сакланырлык «таш елъяэмаларины тудырган талантлы халык осталары турында уйланасың.
Казанда Мәрҗани мәчете (К. Насыйри урамы, 17 нче йорт) 1766 елда татар сәүдәгәрләре Мортаза Йосыф улы, Әбүбәкер Ибраһим улы, Исхак Измаил улы һәм атасының исеме билгесез Якуб акчасына салына. Таш мәчетне 82 зшче төзи, чама белән тезелеш 5 мең сумга төшә.
Бина үзе дә, көньяк ягына чыгып торган янкорма — михраб та туры почмаклы. Ул ике катлы: икенче катта — мәчет үзе, беренче катта ярдәмче бүлмәләр, келәт урнашкан. Икенче катның стеналарында стильләштерелгән коринфа капителе белән тәмамланган пилястрлары — бер ягы белән стенага кереп торган дүрт кырлы колонналары бар. Тәрәзә уемнары ярым көймә сыман арка, бик нык өскә сузылган тәрәзә йөзлекләре белән әйләндерел алынган. Беренче катның тоташ стеналарыннан пилястрларның аскы елеше башлана, алар арасында берничә бик тәбәнәк тәрәзә эшләнгән. Мәчетнең түбәсе дүрт кыеклы, аның естеннөн сигез кырлы манара күтәрелә. Аның өске элешенә зур булмаган түгәрәк мәйданчык эшләнгән. Ул мәзиннең азан әйтү урыны булган. Бина туп-туры коньякка — Мәккәгә карый, мәчет-кә аның тоньяк ягыннан керелә Ишегалды кечерәк ике манарасы һәм капкалары булган таш койма белән әйләндереп алынган. Бинаны бизәкләү архитектурасында рус бароккосы гомуми фонында милли колоритның ачык сизелеп торуын күрсәтеп үтү кызыклы. Тышкы пилястрларның коринфа капительләренә һәм бинаның эчке өлешендәге гөмбәзләренә естәмә рәвештә лалә чәчәге бизәкләре эшләнгән. Бу мотив татар орнаментында киң җәелгән һәм лалә чәчәге урынына яфраклар белән әйләндереп алу гадәткә кергән рус бароккосыннан аерылып тора.
Мәчетнең авторлыгын В Егоровның архитектор В. Кафтыреака кайтарып калдыруы ни-езсез түгел'. В. Кафтыреаның Мәскәүдә берничә ел «танылган архитектор Ухтомский командасында» эшләве билгеле. Ул команда бетерелгәч, В. Кафтырев 1763 елда Казанга килә. Мәчетнең архитектура үзенчәлекләренә анализ ясаганнан соң, анда милли мотивлар булуын күрү һәм, шуларга нигезләнеп, аны тезүдә татар мастерлары катнашуын раслау кыенлык ту-дырмый. Шул ук вакытта бинаның бизәлешендә үзенчәлекле барка «Кафтырев де- тальләре»н дә күрәбез: стеналарны пи- лястрлы итеп эшләү, почмакларны пилястр белән ныгыту, тәрәзәләргә зиннәтле йөзлекләр кую Болариың барысын да В. Кафтырев башка биналарны (К. Маркс урамы. 17 нче йорт, хәзерге 7 иче номерлы шәһәр больницасы һ. б ) бизәүдә киң куллана.
Мәрҗани мәчете белән янәшә дип әйтерлек, XVIII йәзнең иң азагында Апаиәеә мәчете (К. Насыйри урамы, 29 нчы йорт) салынган. Сакланып калган иске документ раславынча, бу мәчетне тезү белән Мәскәүдән килгән, әмма исеме билгесез калган архитектор җитәкчелек иткән. Ике котлы бу таш бина да туры почмаклы, шулай ук аның көньягында чыгып торган янкормасы — михрабы бар. Бина матур итеп эшләнгән манара белән төгәлләнә. Бинаның тышкы күренеше милли бизәкләү элементлары да булган барокко стиленә якын. Бинаның алгы ягын пилястрлар, сырланган кәрниз бизи. Мәчетнең интерьеры (бинаның эчкә күренеше) бик үзенчәлекле. Гөмбәз сыман түшәм капламы сәнгатьче бай итеп бизәлгән, мичләре ялтыравыклы керамик кафель белән капланган. XIX йөзнең беренче чирекләрендә губерна ар-хитекторы А. Шмидт проекты буенча Ека- теринский урамында (хәзерге Тукай урамындагы 40 нчы йорт — манарасыз хәлдә сакланган) һәм Яңа бистәдә (хәзерге М. Га- фури урамы, 34 а номерлы йорт) мәчетлер тезелә.
Тукай урамындагы мәчетнең тышмы ар-хитектура бизәлеше белен шул архитектор теэегән Ягодный бистәсендәге Свешников бинасы (Гладилов урамы. 22 нче йорт) әре-
сында уртаклык бар. Тәрәзә осләренә ясалгач көймә сыман куышлардагы сандрик нурлар аеруча үзенчәлекле детальләрдән санала. Формасы ягыннан бина туры почмаклы. Мәчетнең теньяк ягында сигез кырлы нигезгә цилиндр рәвешендәге бик матур манара урнашкан. Өстәрәк аны коелган челтәрле тимер рәшәткәле мәйданчык әйләндереп алган. Манара алтынланган шпиль һәм аңа беркетелгән шар, урак сыман ай белән төгәлләнә.
Яңа бистә мәчетен А. Шмидт бөтенләй башкача хәл итә: бинаның стеналарын кат- кат итеп урнаштырылган калаклар белән бизи, икенче катның тәрәзә өслекләре сылап эшләнгән детальләр, гади кәрниз туры почмаклы тешләр белән ясалган. Турыдан-туры түбәдән калкып чыккан манараның архитектурасы да үзенчәлекле: дүрт кырлы нигезенә таба тарая барган өч цилиндр урнаштырылган, аларның өсләре гади кыршау белән әйләндереп алынган, астагы ике цилиндр өстенә көймәле уемнар, өстәгесенә куышлар ясалган. Манара тәбәнәгрәк шпиль, шар һәм ай белән төгәлләнә. Бинаның архитектурасы гражданлык төзелешләренә якын, бары тик манарасы гына аерылып тора.
А. Шмидт урындагы милли архитектура үзенчәлекләрен бик игътибар белән өйрәнә. 1826 елда ул Казан губернасындагы барлык борынгы корылмаларны исәпкә алып, беренче тапкыр Идел болгарлары архитектурасын тикшерә, аларның зурлыгын үлчи.
1832 елда «1827 нче елда архитектор А. Шмидт тарафыннан натурадан төшерелгән борынгы Болгар хәрабәләре архитектура сызымнары» исемле кызыклы альбом төзелгән һәм басылып чыккан. Хәзер бу альбом — сирәк очрый торган библиографик материал булып санала. Йөз елдан артык вакыт эчендә Идел болгарлары борынгы корылмалары тагы да җимерелә төшкән, кайберләре бөтенләй юкка чыккан. Шуларны реставрацияләүдә яки яңадан торгызуда бу альбом хәзерге архитекторларга зур ярдәм итә.
Казандагы мәчетләрнең башкаларын төзү XIX йөзнең урталарына. XX йөзнең башларына туры килә. Андый мәчетләрнең берсе — үзенең элекке күренешен саклаган Азимов мәчете (Фәтхуллин урамы, 15 йорт). Бу бинаның эклектик формадагы бизәлешендә «мавритан стиле» өстенлек итә. Бина бер катлы, кызыл кирпечтән салынган Мәчеткә керү урыны төньяк сте-насыннан аерым торган манараның икс ягында стенага ук терәп ясалган ярым колонналы парадный ишек формасында. Тәрәзәләренең өске өлеше түгәрәкләп эшләнгән, үзенә бер төрле рамнар, үзенчәлекле тәрәзә йөзлекләре белән әйләндереп алынган. Алгы кәрниз калку һәм мул итеп ак таштан төрле детальләр белән бизәлгән. Манарасы аеруча матур булуы, мәһабәтлеге белән аерылып тора. Сигез кырлы нигездә валик формасында бизәлгән нечкә озын манара күккә менә. Өстә цилиндр ук сыман аркалар белән төгәлләнә, аның өстенә кирпечтән бизәкләп кыршау эшләнгән, аннан ак таштан ясалган, чел-тәрле җиңел тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган азан әйтү мәйданчыгы башлана. Ул шулай ук ак таштан эшләнгән челтәрле кәрниз белән ныгытылган. Манара урак сыман айлы шактый биек шпиль белән очлана. Азимов мәчете архитектурасында эклетик элементлар булуга карамастан, ул төзелеш эшләренең сыйфаты, детальләренең сәнгатьчә эшләнеше һәм ачыклыгы белән аерылып тора. Мәчет матур биек манарасы белән шәһәр силуэтын баета һәм XIX йөзнең икенче яртысы архитектурасының кызыклы бер истәлеге булып тора.
Болак арты һәм Кабан буйлары (хәзерге Нәриман, Тукай, Киров, Париж Коммунасы, Татарстан урамнары) революциягә кадәр татар районнары булган. Монда алар 1552 елгы вакыйгалардан соң күчерелгәннәр.
Сакланып калган легенда нигезендә монда. ягъни Кураишевода. «Патша болынывн- да атаклы Чакунның әтисе Оту князь тарафыннан мәчет төзелгән. Соңга таба «Патша болыны»ның бер өлеше Печән базары дип йөртелә башлый (Киров урамындагы бензин салу станциясе янындагы район). Печән базары — «Казан карыны» үзенчәлекле көнчыгыш колоритына ия булган шәһәрнең атаклы урыннарыннан берсе була. Базарда бөтен шәһәр яңалыкларын һәм тузга язмаган хәбәрләрне ишетергә мөмкин булган. Кечкенә кибетләрдә, түбә астындагы озын эскәмияләрдә яки җиргә тезеп куйган хәлдә милли аяк киемнәре, кием-салым, баш киемнәре, ювелир әйберләр һәм төрле көнчыгыш халыкларының татлы ашамлыклары белән сату иткәннәр. Монда терлек, солы һәм печән сатылган. Базарда, иртәдән алып караңгы төшкәнгәчә, төрле төстәге чуар халык массасы гөж килә. Тавыш, шау-шу, сатучыларның чакыру та-
аышларыииан баззрда”= сатучылар товар алучыларга караганда күбрәк төсле тоела Бу базардай якын гына Болгар номерларында яшәгән татар халык шагыйре Габдулла Тукай үзенең «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэмасында, XII йездәге Кисекбаш легендасының сюжет һәм формасын файдаланып, Печән базары образында татар муллаларының, сәүдәгәрләренең һәм башка байларның наданлыгын, тинтәклеген, саранлыгын, төрле хорафатларга ышануын һәм масаюларын камчылый. Печән базарында һәм аның әйләнә-тирәсендә таш биналы постоялый даорлар, тә-бәнәк лапаслар, сәүдә кибетләре төзелә. Ул биналарның байтагы хәзер дә саклана: тоташ кирпеч стена белән әйләндереп алынган, тимер рәшәткә куелган кечкенә генә тәрәзәле яки бөтенләй тәрәзәсез калын стеналар, гөмбәз сыман авыр түбә, эчке яктан калын бикләре белән тимердән коеп эшләнгән ишекләр.
Легенда раславынча, кайчандыр «Патша болыны» булган урында — Печән базарында җирле архитектор А. Песке тарафыннан XIX йөзнең урталарында агач мәчет урынына таш мәчет корылган. (Киров урамы. 74 иче йорт.) Бинасы — ике катлы, астына мәчеткә керү ишеге ясалган. Манарасы (соңгы йөзнең утызынчы елларында сүтелгән) аерым торган. Бина үзе туры почмаклы. югарыда түгәрәк барабан формасындагы нигезле зур гөмбәз. Мәчетнең ике ягыннан тәрәзә уемнары ук сыман ител эшләнгән сәүдә биналары тезелеп киткән. Бинаның алгы өлешен һәм манараны бизәүдә рус, җирле татар һәм көнчыгыш мотивлары файдаланылган. Сакланып кал. ган фотография һәм сызымнарга нигезләнеп. архитектор С. Айдаров мәчетне реставрацияләү проектын эшләде. Аның та-рафыннан Казаков мәчетен (Гражданский урамы. 2 иче йорт) реставрацияләү проекты да башкарылган. Бу мәчет 1876 елда «по-томственный гражданин» хаҗи Назир улы Мөхәммәтҗан Казаков акчасына төзелгән.
Безнең гасырның 20 нче елларында — НЭП заманында инженер Печников тарафыннан Кабан арты мәчете (һ. Такташ урамы. 26 нчы йорт) корылган. Бик тузган иске агач мәчет урынына салынганга, аны Иске мәчет дип атаганнар. Бинаның архитектурасы бик күп төрле геометрик сызык-де- тальләро файдаланылган саф модерн рухында башкарылган.
Мәчетләрдән башка шәһәрдә жәлле ке-шеләрнең, бай татар сәүдәгәрләренең торак биналары сакланган. Бу биналар җирле милли архитектура традицияләре нигезендә эшләнгән. Аларның күпчелеге XIX йөздә төзелгән, тышкы күренешләре буенча аларның татар авылларындагы хәлле крестьян йортлары белән байтак охшашлыгы бар Болар — күбрәк бурап салынган ике катлы биналар еш кына беренче каты — таш. икенчесе — агачтан тезелгән була. Архитектура бизәкләве ягыннан аларның төп үзенчәлеге ук яки киль сыман фронтонында, пилястр һәм кырып эшләнгән түгәрәк рәшәткәләрдә, шулай ук йортларның чиста яшел, зәңгәр, ак һәм сары төстәге куе буяулар белән юллы- юллы итеп буялуында да Шәһәр буржуй-ларының кайбер йортларын алгы як түбә куышлыгын чәчәкләрдән ясалган зиннәтле букет формасында «тормыш агачы» стилендә бизәкләү кулланылган Болар барысы йортларга үзенә бертөрле милли колорит биргән.
Шулай ук агачка кисеп бизәк ясау, төрле кабарынкылар кертү ысулы белән агач оспорен фактуралау киң таралган Бөтен стеналар, кәрниз, тәрәзә йөзлек лоре һәм капкачлары, баганалар, калка һәм коймалар агачка кисел ясалган бизәкләр белән бизәлә. Алгы якны бизәүдә Казан татарлары орнаменты мотивлары өстенлек
Каюм Насыйри урамы әле хәзергәчә үзенең татарлар яшәгән шәһәр районы булуының кайбер үзенчәлекләрен саклый. Монда сәүдәгәрләр яшәгән, шуңа күрә барысы да аларның таләпләренә һәм зәвыкларына буйсындырылган. Хәзергәчә сакланган йортларда күбесенең аскы каты — көймәләп эшләнгән калын түшәмле таш стеналар. Алар гадәттә лабаз һәм склад итеп файдаланылганнар Өске катлары — агач, торак йортлары. Бер яртысында — хуҗалар яши торган тору бүлмәләре, монда бөтенесе аларның милли тормыш рәвешләренә һәм көнкүреш таләлг эрене туры килә Икенче яртысы исә рәсми рәвештә кунакларны кабул итү бүлмәсе булып саналган. Монда инде һәммәсе сәүдәгәр хуҗаның зәвыгына һәм модага буйсындырылган. К. Насыйри урамындагы 11 иче йорт —үзенең архитектура күренеше белән шул заманның типик мисалларыннан берсе. Җирле милли мотивлар орнаментлап бизәлгән фронтонда, бертөсле куе буяуда чагыла Йорт койма белән әйләндерел алынган капкасы бизәлгән.
Бу районның үзәнчелекле тезелешләре
фонында бай сәүдәгәрләрдән Апанзеа (Тукай урамы, 67), Хөсәеноз (К Насыйри урамы, Кабан куленә каратып салынган) йортлары аерылып тора һәм алар үзләренең милли орнаментка бай булулары белән җәлеп итәләр. Өйдән тыш, сәүдәгәрләргә ишегалдында зур ярдәмче каралтылар, келәтләр һәм өй белән аларны тоташтыра торган ябык коридор эшләргә, зур- зур үлчәүләр куярга кирәк була. Еш кына таза тормышлы шәһәр кешеләре икенче кат биеклегендәге күрше йортлар белән тоташтыра торган галерея белән мавыкканнар (К. Насыйри урамы, 5 нче йорт).
Балконнар, фронтоннар, болдырлар, киң террасалар иң яраткан архитектура элементлары була. Иң киң таралган төсләрдән кызыл, сары, шәмәхә, яшел, зәңгәр төс санала. Шундый төстәге пыялалар аша төшкән кояш нурлары бүлмәләрне гадәттән тыш матур күренешле итә.
Татар йортлары бүлмәләре эчке күре-нешенең характерлы үзенчәлегеннән берсе — кафель белән капланган мич. Орнаментлы кафельләр Казан заводларында ясалган һәм аларга ихтыяҗ куп булган. Шундый мичләр, мәсәлән. Зур Мещан (хәзерге Нәриман) урамындагы Сәйдәшев һәм Болактагы Сәйфуллиннар йортында була.
Казан архитектурасында яңа агым — эклектика һәм модерн барлыкка килгәч, XIX йөзнең икенче яртысында атаклы татар буржуйларының үзалдына аерылып торган йортлары төзелә башлый. Бу чорда биналарның тышкы күренешенә чын мәгънәсендә татар милли архитектурасы үзенчәлекләрен бирүгә күп омтылыш ясала, әмма ул көтелгән нәтиҗәне бирмәгән. Архитектор Амонг шундый типик буржуаз йортны — Шамил өен (Тукай урамы, 74 нче йорг) эклетик формадагы феодал архитектура стилендә төзи. Аның татар милли архитектурасы белән бернинди уртаклыгы булмый. Шул ук чорда төзелгән икенче ярым йорт (хәзерге Киров урамындагы 42 иче йорт) төрле көнчыгыш стильлэрөннвн алынган архитектура элементлары белен бик бай итеп бизәлгән. Бу йорт та татар милли архитектурасыннан бик ерак тора. Шулай да детальләренең бик җентеклел эшләнүе һәм бизәкләү эшләренең яхшы сыйфатлы булуы аркасында бинаның күркәмлеген әйтеп узарга кирәк.
Капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеше биналар архитектурасыннан татар халкының практик сәнгате үзенчәлекләрен кысрыклый башлый, әмма яңа төзү материаллары һәм конструкцияләр куллану ул заман архитектурасы өчен прогрессив күренеш була.
Безнең илебез күп милләтле, кердеш социалистик республикалар Союзына кергән һәр халык күп гасырлар дәвамында үзенең сәнгать хәзинәсен туплаган. Халык иҗаты, көнкүреш тарихы, үткән заман тормышы памятниклары сыйфатында аларны саклау һәм карау — совет кешеләренең изге бурычы. Архитектураның иске искиткеч гүзәл әсәрләре Ватанга мәхәббәт, үз халкыңның бөек узганына ихтирам тәрбияли, о аларны өйрәнү хәзерге яңаны төзергә ярдәм итә торган белемнәр белән баета. Яңа сәнгать бөтенләй буш урында барлыкка килми, бәлки үткән заман сәнгать иҗатының гаять бай традицияләренең иң яхшыларын үзенә ала: традиция һем новаторлыктан башка чын мәгънәсенда сәнгать була алмый.