Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Конструктор мин
Аш пешердем
Ялкау, имеш. Юк инде, Яратсам да уенны, Андый малай
түгел мин! Әни эштән кайтышка, Аш пешердем бүген мин.
Әти тора шаккатып, Әни телен шартлатып:
«Күр,— ди,— нишләп куйган бит!..» Нишләгәнне белгән юк —
Ашым тозсыз булган бит?!
Тукта, малай, сабыр ит. Тоз җитәрлек, аны бит Салуын, дим,
салырсың, Артык китсә, анысын Аштан ничек алырсың?
Эссе көндә
Бер чәйнек су нәрсә ул — Сибәргә соң
кайсына?
Абый чәчкән уҗымнар — Кызганыч бит барсы
да.
Бер минут тик тормыйм:
Конструктор мин.
«ИЛ» кирәкме, «ТУ»мы...
Ни кушсагыз, шуны Хәзер
төзеп ташлыйм. Я,
кайсыннан башлыйм?
Бусы менә — «Восток»,
Бусы булыр — «Восход», Ә
монысы — «Ал таң».
Үзем уйлап тапкан Яңа
космик кораб... Шул
корабка карап Әйтеп куйды
Марат:
— Ә гизгәндә галәм
Әйтерсеңме сәлам?
— Ялгыз кая барам —
Үзегезне алам!
Әй, очарбыз җырлап,
Чынлап.
Су илтим дип абыйга
Чыккан идем басуга.
Әлсерәшеп уҗымнар
Йөгерәләр каршыма.
Үз абыем ничек тә Кичерер
дип бер юлга, Чәйнектәге бар
суны Сиптем шунда уҗымга.
Мичкә белән илтермен
Суны инде моннан соң:
Абыем да, уҗым да
Үпкәләрлек булмасын.
Шулай бит?
Иң шатлыклы көнем
Яңгыр яуса ява бирсен — Күк чалт аяз миңа бүген.
Минем кебек көләч йөзле Гүя бөтен дөнья бүген...
Чалт аяз күк миңа бүген.
Мәктәптән дә, «5» алгандай, Чаба-чаба кайттым
бүген. Галстукны ничә салым, Ничә тапкыр тактым
бүген!.. Өйгә кадәр чаптым бүген.
Белмим кая басканымны, Бии-бии йөрим бүген.
— Әнием,— дим,— беләсеңме, Иң шатлыклы көнем
бүген: Пионерга кердем бүген!
Ак тавык
Бездә бар бер зур ак тавык, Күркәдән дә зуррак тавык.
Чыпчыктан да коты чыга, Юктыр андый куркак тавык.
Аптырыйм мин, әни нигә Аңа чеби чыгарткандыр.
Әнә ничек өзгәләнә: Чебиләрен урлаткандыр?
Чабып чыксам, исем китте: Ала карга килгән икән.
Мескен тавык шуны күреп, «Ярдәмгә кил!» дигән икән.
Тавык очып кунмасынмы Шунда чеби карагына!
«Менә сиңа!» дигән кебек, Канат белән яра гына.
Мин көч бирәм: шулай кирәк! Менә сиңа тавык йөрәк?!
Күчтәнәч
Гөлсемнәргә барышлый, Әни алды морожный.
— Берсе,— диде,— үзеңә, Икенчесе Гөлсемгә.
Морожный ул бал кебек, Бер карыйсың — бар кебек, Икенче
кат карасаң — Җилләр исә аңардан.
Кабып карыйм бер, тукта. Каптым микән ике, өч...
Морожныем бетте ич?1
Әни әйтә: — Үзең дә...
Ни диярсең Гөлсемгә?..
— Әнием,—дим,— карале, Савыты бит бар әле.
Ком тутырып уйнарга Шуны бирәм мин аңа.
Кояш суккан
Әллә нинди шушы Борһан, Кара инде килешен.
Әнине дә тыңламый бит, Гел сукалый киресен.
Әни әйтә: кояш сугар, Ник ялан баш йөрисең?
— Ничек суксын, кулы юк ич, Нигә юкны сөйлисең!
Малайлар да көтәләрдер Мине футбол уйнарга,
— Әни, сау бул,— диде дә ул
Чыгып чапты урамга.
Очты малай, пружинадан Киттемени ычкынып.
— Башыңа ки, башыңа!..— дип, Әни калды кычкырып.
Кояш көлде, Борһан көлде, Комда җырлап ятты ул.
Башын тотып егылгачтын
Үзе дә шаккатты ул:
— Кояш ничек сукты икән, Куллары да юк аның?
Әни генә күрә микән Әллә аның сукканын?..