Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Билгесезлек
Киләсе көн булган өчен яшим бүген, «Ачылыр,— дим,— могжизалы яшел бөрем».
Таң ата да юлга ята серле томан.
Киләчәккә карап тагын юлга чыгам.
Язлар якын, язлар җитә йомшак җилле...
Ә алдымда ачылмаган тылсым — бөре.
Ә алдымда серле томан — билгесезлек.
һәм мин җирдән мәңге, мәңге китмәм кебек.
Тылсымлы җиләк
Хисләр чәчәк аткан болын Ачыла, җилләр иссә. Хыялым болыннарында Тылсымлы җиләк пешә. Көнгә ничә табам аны Иксез-чиксез аланнан Бәхет көтеп бөгелгән ул, Мәхәббәттән алланган. Яратудай татлы микән? Югалтудай ачымы? Ничә еллар! — белә алмыйм. Күңел әйтә «Өз шуны!» Кулым сузам.. Җилләр көлә: — Берәү китте сихерләп. Өзәргә бәхет җиләген Сихерче үзе кирәк

Тиеп кенә китте кош канаты. Чык калмады гөлдә бер бөртек. Мәрҗән итеп тезгән хисләремне Бер саксыз сүз куйды юк итеп.