Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӨМЛӘЛӘР


Урынлы горурлану — нурлану, урынсыз горурлану — хурлану.
♦ * *
Кайгы-хәсрәтләрен җиңеп яшәгән кешеләр генә көрлек-шатлыкла- рының
кадерен беләләр.
Авыру — чакырылмаган кадерсез кунак кебек: килсә китә белми, китсә эзен
калдыра.
* * *
Күпләргә охшамавың күпләргә ошамый.
Ил бәрәкәте — ашлыкта, ил һәлакәте — ачлыкта.
Карт ир өчен иң зур бәхет — яшь хатыны аны ташлап китүе.
Үзен тәнкыйтьтән югары хис иткән — тәнкыйтьтән түбән тешкәй.
Бәрәкәтле хәрәкәттә — бәрәкәт.
Күзләренә күзе төшсә, йөрәк серләрен аңлый; бакса зифа буйла рына, гүя матур
җыр тыңлый.