Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАР ҖЫРЫ


Гыйлемдар Рамазанов
ЛИРИК ДӘФТӘРДӘН
Илле яшьтәгеләр
Кичә генә кебек —
Дим ярында
Уйнап йөри идек — яшьтәшләр. Бүген инде юбилярлар булып Түргә менә минем иптәшләр.
Авыры да авыр тоелмады Бергә бүлгәч бөтен ил белән. Ярты гасыр яшәр ил артыннан Аяк бастык без дә иллегә.
Сәер төсле артка табан карау, Эзләү узган яшьлек эзләрен. Республикам!
Барысы да сиңа
Безгә булган рәхмәт сүзләре. Кирәк түгел мактау кәгазьләре, Зур исемнәр, затлы билгеләр, Тик яшәсен, тик яшәсен күкрәп Безнең белән яшьтәш ил генә.
Татьянага хат
Килсә февраль солдат көне белән, Җиңүле Май итсә тантана, Сиңа сәлам, котлау озатам мин Яудаш дустым Таня, Татьяна.
Безнең частьта син ялгызың идең, Барыбызны үзеңә караттың.
Сине Пушкин Татьянасы итеп, Өлкән апа күреп яраттым.
S1
утлар эчендә син
Илдә калган
Сылуларны искә төшердең, Кирәк чакта безгә керләр юдың. Тәмле итеп ашлар пешердең.
һәммәбез дә сөя идек сине, Берәү генә иде сөйгәнең.
Ә син аны — чая капитанны — Висла ярларында җирләдең.
Без — дусларың Сине онытмадык. Очраштык без берчак яудан соң. Энең өч балага ата бүген, Ә син, Таня, һаман яп-яшь көе, Кәләш көе торып калгансың.
Ярсу еллар, азмы юллар узды Минем баштан, минем уемнан, Синең күнелең, Таня, үткәннәрдә. Синең күңелең — Висла буенда.
Үземне мин бер гаепле сизәм Синең ялгызлыгың өчен дә. Чая капитанны мин үлемгә Бирмәс идем, килсә көчемнән.
Син — чал чәчле — һаман кәләш көе. Бөтен гомерең — зур бер югалту. Без гел синең белән.
Ләкин, Таня, Мөмкин түгел сине юату.
Туган җирдән читтә
Сагынма да, имеш, Еракларга кит тә, Уем туган җирдә, Үзем аннан читтә.
Калка язгы гөлләр, Кояш көлә күктә, Тик мин генә моңсу Туган җирдән читтә.
Сагынам салкынын да, Карын, буранын да. Күз алдымда гына Иделем, Уралым да.
Күкшел тау башында
Куып ярсу атын, Кайт дип чакыра төслә Мине Салаватым.
Күрәм: кыеклардан Көмеш тамчы тама, Мәктәбеннән кызым Әнә кайтып бара.
...Сагынма да, имеш, Еракларга кит тә, Мин гел туган җирдә Туган җирдән читтә.
Март башы — яз башы. Салкынча иртәләр. Тик кояш калкына — Ул җирне иркәләр.
Гүя саф терекөмеш — Яп-якты яланнар.
Нәрсәдер сизенә Шомыртлар, баланнар.
Кояшка тартыла Каеннар, усаклар. Кайдадыр чакыра Бу юллар, сукмаклар.
Яз килә җиремә Ашыкмый, тын гына. Тулыша күңелгә
Моң гына, моң гына.
Бар язның ниндидер Сихере, тылсымы. Өлгерә йөрәктә Яңа җыр шЫтымы.
Астраханьга барсаң...
Габдрахман МинскиЛга
Ничәнче яз
Идел, Агыйделдән
Астраханьга акты ак бозлар, Күптән, күптән дәү әнидер инде Синең белән үскән яшь кызлар.
Ә син минем өчен
Әүвәлгечә
Балык тотып үскән егетсең,
Бер карасаң — сабыр аксакал син, Бер карасаң — ташкын кебексең.
Юлым төшеп, барып күргәнем юк Астраханьны — туган җиреңне, Ул да синең төсле мәһабәттер, Күңелең кебек иркендер инде.
Яшибез без ыгы-зыгы белән Ике-өч елга бер кат күрешеп, Ләкин мин Уфада килеш тоям Казандагы йөрәк тибешең.
Нигә назлы карашларың Күңелемнән китми икән? Үтте язлар, җәйләр, көзләр... Мәхәббәт үтми икән.
Нигә сине сагынуым Канмый да бетми икән? Ярты гомер үтеп киткән — Мәхәббәт үтми икән.
Нигә бу вакыт дигәнең Аз гына көтми икән?
Еллар җилдәй үтеп тора,— Мәхәббәт үтми икән.
Үтми икән.
Әле шау-шусыз туебыз Кичә генә узган кебек, Гүя син шул оялчан кыз, Ә мин — басынкы бер егет.
Олыгаябыз. Тик картая Дип өркетмә күңелне син, Еллар уза. Акыл гына Арта килә түгелме соң?
Артыбыздан яңа токым Басып килә үкчәбезгә, Әллә инде яшьлекләре Сиздермичә күчә безгә.
Ярсы, диңгез, ярсы, әйдә. Ярсуың гаҗәп түгел, Миңа да бит бу дөньяда Тын яшәү хаҗәт түгел.
Син бит, диңгез, җил иркендә, Давылга юлдаш кына, Минем ярсуларым тынар Йөрәгем тынгач кына
ГЛуса Га пи
Үземә кайтып барам
Гөлләр кала башын кагып, Җилләр килә чәчем тарап, Кайдан киләсең, туган, дип, Аптырыйлар миңа карап. Аптырыйлар, ахры, күреп Төс-башымны, күзләремне, Артта күпме юрау, сынау Күмеп кала эзләремне. Сынасыннар, юрасыннар... Башкачарак басып барам. Мин бүтәнмен, бүтән...
Чөнки Мин үземә кайтып барам. Татлы сүздән, буш мактаудан, Буш дуслыктан качып барам. Бар ялганга нәфрәт атып, Мин үземә кайтып барам. Җиңел басып, күкрәгемне Язгы җилгә ачып барам. Иртә төшкән ак кыраудан, Җаным өшеп калтыраудан качып барам.
Мин үземә кайтып барам. Колагымда моңнар чыңлый, Пакь дөньяга карап тынам. Чишмәләрдә камыш җыры, Елгаларда алсу томан. Таң тамчысын эчә гөлләр, Гөлләргә баш кагып барам. Сагынып тәү сафлыгымны, Алып кайгы, шатлыгымны, кайтып барам...
Мин үземә кайтып барам.
Серләр
Җиңел түгел сәер бу дөньяда Еллар кичеп, серләр сүтүе. Атлаганда, кара песи булып, Юлың кисеп, вакыт үтүе.
Соңлап ачтым гади серләрне дә, Үкендерер, ахры, шунысы. Йолдызның да икән нуры сүнә, Кояшның да кими җылысы. Ак дигәнең кара булып чыга, һәм ак була кара дигәнең; Бары алдау булган елмаюга Азмы булды башым игәнем. Булды көне, гадилектән генә Абындым дип, ташны каргадым. Соңлап тойдым йомшак шәфкать-кулның Минем гамьсез башны ярганын. Соңлабрак килдегез сез миңа, Әй, гомернең саран серләре. Мин үзем дә, бәлки, ачылмаган Бер сермендер һаман кемгәдер... Тик үкенмәм, юрап, я ырымлап, Мине-серне кемдер ачмаса. Бөлмәм әле әмма юлларымда Җирем бәхетен тоеп атласам. Кирәк икән әгәр халкым өчен — Йөрәгемне куям учыма .. Искәртә алам моны дошманыма, Әйтә алам моны дусыма.
Барысы да үтә чиратлап, Үтә томан, үтә кара төн; Тау битенә яткан алсулык Сөйли көннең үтәр сәгатен.
Ә авырга калган тын басу Изрәп ятып башак тудыра. Бактың исә, иртә көз тыны Пәрәвезләр явын кудыра.
Сары яфрак төшә өзелеп, Үтә яшен, тына күкрәүләр. Сагышлы җыр элеп гөмбәзгә, Ак торналар китә тезелеп.
Мәңгелекнең юлы аяусыз, Качып калып булмый бер якта. Килер ул көн, түгел еракта, Басып торам мин дә чиратта.
Сүнгән шөфәкь, төшкән яфрактай, Китәчәкмен мин дә шул юлдан. Хыялларым гына җиремә Явып калсын ап-ак шомырттай.
Аяу көтмәм сездән тилмереп, Әй, калачак алтын таңнарым, Йөремәдөм арткы ишектән Җирдә де мин өлеш ялварып.
Мин аптырап калдым бу дөньяга, Миңа карап болыт чайкалды. Көлә-көлә кояш тауга кунды. Алтын эңгер япты акланны.
Мине күреп, чишмә кайнап чыкты, Җыр көйләде камыш-күрәннәр. Бит-күземә ак серкәләр бәреп, Арыш дулап китте тирәмдә.
Ни хикмәт бу?.. Күзләремә карап, Күл тирбәлде, шашып, дулкынлап, Ут кабынды болыт читләренә, Кошлар хәбәрләште чутылдап. Кичке ялан буйлап йөгерә-йөгерә, Ак каеннар килде каршыма;
Минме шулай шашам бу җиһанда, Әллә җиһан микән ярсыган. Кабынды да миңа җавап биреп, Тәүге йолдыз бакты тын гына... Җир-су тыныч, Җиһан бер көенчә. Син гашыйксың, туган, шул гына.
...Кичке урам, алчак яшьлек... Тагы сезгә кайттым нигә?
Чәч үргечен тешләп, бер кыз Тәрәз аша бакты миңа...
Ул көннән соң күпме сулар Ярларыннан ташып акты. Тапканнар күпме югалтты, Югалтканнар күпме тапты. Мәхәббәттә бу йөрәгем Күпме килде тәүбәсенә, һәм, онытылып, тагын очты Зәңгәр таулар түбәсенә. Күпме җан тарткан эзләргә Хыялларым сибелделәр.
Күпме кызлар, бер күз салып. Горурлыгым җимерделәр. Барысы дэ бүген ерак... Тик әйт, гомер, нигә, нигә. Чәч үргечен тешләп, һаман Әлеге кыз карый миңа?
Абдулхак Игебаев
Сөенечем дә, көенечем дә
Юк, бикләнеп яшәмәм мин
Буш күңелләр утравында!
Сөенечем дә, көенечем дә
Булыр туган туфрагымда!
Ак уйларым, ак җил булып Кагылып үтәр үләннәргә, Сагышларым, томан булып, Барып төшәр үзәннәргә.
Күз яшьләрем мөлдерәшер Яфракларда саф чык булып, Моңлы сазым очып йөрер Илаһи бер кошчык булып!
Әрнүләрем, әченүләрем
Әрем булып шытып чыгар, Явызлыкка каршы ярсып, Йөрәгем гел набат сугар!
Изге эшем сулу белмәс
Гөлләр булып чәчәк атыр, Өметләрем, теләкләрем Кош юллары булып балкыр!
Юк, бикләнеп яшәмәм мин Буш күңелләр утравында! Сөенечем дә, көенечем дә Булыр туган туфрагымда!
Җырың гизә илләр арасын
Башкортсгаиның халык шагыйре Мостам Карим;ә
Шигырьләрең нурдан тукылганмы, Коелганмы әллә көмештән?
Алдыңмы син әллә җырларыңны Чылтыр-чылтыр аккан инештән?
Зәңгәр Димнең былбыллары әллә Шат җырларын бүләк иттеме? Халкым моңы, чишмә булып, әллә Синең йөрәк аша үттеме?
Адашканга туры юлдаш булып, Яралының бәйләп ярасын. Синең шигырьләрең, тынгы белми, Гизеп йөри илләр арасын...
Галәм телендә дә сөйләшә ул, Адәм телендә дә сөйләшә, Авыр чакта, йөгем күтәрешеп, Атлап бара бит ул янәшә!
Синең шигырең мең-мең дус өенә Килеп керә ырыс ’-кот булып. Явыз дошманнарның йөрәгенә Кадала ул үткер ук булып!
Адашканга туры юлдаш булып. Яралының бәйләп ярасын, Шигырьләрең, Мостай, һәр чак шулай Гизеп үтсен илләр арасын!
Каһарманнан якты эз кала
Җимешләрдән татлы сут кала, Мәхәббәттән сүнмәс ут кала, һөнәрмәннән ырыс-кот кала, Авыр заманадан йот кала, Рәнҗетсәләр әгәр нахакка, Күңел көзгесендә тут кала!
Сылулардан сылу йөз кала, Зирәкләрдән зирәк күз кала, Аксакалдан алтын сүз кала, Каһарманнан якты эз кала, Хәйләкәрнең зәһәр теленнән Йөрәкләрдә яман биз кала!
Назлы яздан назлы гөл кала, Чәчәннәрдән чәчән тел кала, Изге яуда ауган солдатның Саф намусы булып ил кала, Туган җирен саткан бәндәнең Каберендә бары көл кала!
1 Ырыс — бәхет (башкортча).
Көзләр моңсулыгымы бу?
Җилләр бакыр тарак белән Каеннарның чәчен тарый, Сары чәчле каеннарга Сары сагыш бөркегән күк, Кояш та бик моңсу карый!
Каңгылдашып китә кошлар, Ефәк каурыйларын кагып, Аерылуы, ай-һай, авыр... Дигән төсле оча алар Уралыма кат-кат багып!
Моңаешып тора таулар, Ямансулап ага Идел... Көзләр моңсулыгымы бу? Әллә дөнья хәсрәтеннән Боегамы минем күңел?
Боега күңел, сыгыла күңел Заманалар сагышыннан. OI Дөньяда минем өчем Кадерлерәк берни дә юк Җир һәм кеше язмышыннан!
Ә кайгылар көтмәгәндә Бәхет гөлен йолкып тора, Канлы яулар газраиле Сабыйларның баш очында Айбалтасын тотып тора!
Көзләр моңсулыгы түгел, Җир сагышы — моңнарымда! Әй, кешелек, сизгер, нык бул, Бар дөньяның язмышы бит Синең көчле кулларыңда!
Шатлык кирәк
Яшел бәрхетле болынга Аллы-гөлле гөлләр кирәк, Болын гөлләрен назларга Талгын искән җилләр кирәк.
Күлләрдә парлап йөзәргә Аккошларга канат кирәк. Күңел кылын тирбәтергә Җырчыларга талант кирәк.
Сәфәр чыккан юлчыларга Иш булырлык юлдаш кирәк. Бар тереклек дөньясына Мәңге янар кояш кирәк.
Бәхөтле гомер сөрергә Гашыйкларга сафлык кирәк, Гөрләтеп дөнья көтәргә Кешеләргә шатлык кирәк.
Шатлык кирәк., бик-бик кирәк...
Әмма шатлык җигми әле. Кояш һәр көн кыздырса да, Кайгы яше кипми әле...
Җир гәнендә. җир җанында Яу ярасы бетми әле...