Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ГЕРОЙ ЭЗЛӘГӘНДӘ


тызынчы елларны бик хаклы рәвештә совет җәм-ыяте тарихында бөек яңарыш, яшь социалистик дәүләтнең бөтен үсеш логикасы белән нигезләнгән борылыш чоры дип атыйлар Данлыклы бишьеллыклар, Магнитка һәм Донбасс, өр-яңадан күтәрелгән промыш-ленность гигантлары, колхоз һәм совхозлар төзелү, бөтен илне иңләп алган иҗади хезмәт күтәренкелеге — болар барысы да безнең Ватаныбыз тарихына мәңге онытылмас сәхифә булып кереп калдылар
Яңа тормыш төзү, совет халкының тарихи хезмәт батырлыгы әдәбиятка да шифалы сулыш өрде. Тормышта*ы яңалыклар бөтен совет әдәбиятын романтик күтәренкелек рухы белән канатландырды. Яңа тормыш үзе тудырган яңа кеше образы хикәяләргә һәм очеркларга, повесть һәм романнарга килеп керде, әдәбиятта үзенең хаклы урынын тапты. Нәкь шушы елларда совет язучылары, егерменче еллар өчен хас булган группачылык һәм таркаулыкны җиңеп, идея-политик яктан бердәм оешмага —СССР Язучылар союзына тупландылар. Совет әдәбияты төрле стильдә һәм язу манераларында иҗат ителгән, культурабызның алтын фондына керерлек әсәрләр белән тагын да байый төште Бу чорда социалистик реализм әдәбияты үзенең яшәучәнлеген һәм киләчәге якты булуын раслады.
Совет әдәбиятының алтын фондына керерлек китаплар арасында утызынчы еллар татар совет прозасыннан да үрнәкләр бар Ибраһимовның «Безнең көннәр» романының төзәтелгән һәм тулыландырылган яңа басмасы, Шериф Камалның «Матур туганда» романы. Мирсәй Әмирнең «Агый- дел», Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» һәм Гомәр Бәшировның «Сиваш» повестьлары һәм башкалар.
Социализм көчләренең искелек калдыкларына. җәмгыятебез дошманнарына каршы кискен көрәше бу чорда язылган күпчелек проза әсәрләренең конфликтларына нигез итеп алынды Шуның белән бу әсәрләр егерменче еллардагы татар әдәбиятында нык чагылган сыйнфый көрәш темасын тагын да тирәнәйттеләр, үстерделәр. Егерменче еллар әдәбиятында көчле яңгыраган пафоста — искене җимерү пафосында ук инде яңаны тезү идеясе ята иде Совет дәүләтенең социалистик тормыш тезү функциясе исә нәкь утызынчы елларда гаять дәрәҗәдә ачык күренде Матур әдәбиятта хәзер иске тормышны җимерүче герой түгел, ә яңаны тезүче хезмәт кешесе алгы планга чыкты. Бу чорда язылгач күл кенә әсәрләрдә геройларның хезмәткә мөнәсәбәте беренче планга куела башлый, чорның алдынгы кешеса — ул иң башта хезмәт кешесе, хезмәткә социалистик мөнәсәбәт белен караучы кеше.
Әйе. утызынчы еллар әдәбияты кызыклы да. катлаулы да. Аның тарихы махсус тикшеренүләр таләп итә Тик без бу чор әдәбиятының тулы күренешен бирүне максат итеп куймадык. Безнең алда бары тик бер генә сорауга күпмедер дәрәҗвде җавап бирү бурычы тора; яңа чорга татар совет прозасы нинди образлар, уңышлар һәм кимчелекләр белән килеп кердеГ
Утызынчы еллар башындагы татар совет прозасының реалистик характерлар тудыруга килү юлларын ачыклау эчен бигрәк
У
то Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир кебек Язучыларның иҗат тәҗрибәсе кызыклы һөм әһәмиятле. Алар, заманның иң актуаль вакыйгаларына һәм темаларына мөрәҗә'ать итеп, тормышның яңа геройларын сурәтләп бирергә омтылдылар. Дәрес, язу алымнары, стильләре ягыннан алар бер-берсеннән аерылып торалар иде. Әгәр дә Кави Нәҗминең «Якты сукмак» белән «Кояшлы яңгыр» кебек повестьла-рына кырыс реализм, сәнгатьчә деталоләр- нең оста тотып алынуы, телнең үткен ча-гыштыруларга, афоризмнарга байлыгы хас булса, Ибраһим Газиның «Комеш сулы Нурминка», «Бригадир кыз» кебек әсәрләрендә яшьләрчә дәртлелек, романтик күтәренкелек, патетика көчле иде. Мирсәй Әмир «Безнең авыл кешесе» исемле әсәрендә вакыйгаларның барышын салмак тон белән язса, «Агыйдел» повестенда инде ул лирик җылылык белән сугарылган һәм романтик пафос белән өртелгән стиль остасы булуын күрсәтте. Менә бу язучыларның берничә әсәре мисалында гына да утызынчы еллар башындагы татар прозасының төрле стиль алымнары белән байый баруын күрергә мөмкин, һич шикләнми әйтергә кирәк; язучыларның идея-политик бердәмлеге алармы иҗади охшашлыкка түгел, ә бәлки чын иҗат ирегенә нигезләнгән индивидуаль стиль һәм язу алымнары байлыгына китерд姧§§§§.
Гражданнар сугышы елларында беренче шигырьләре белән әдәбиятка килгән һәм егерменче еллар уртасында инде үзенчәлекле прозаик булып танылган Кави Нәҗминең иҗаты зур, катлаулы һәм еш кына каршылыклы эзләнүләр аша үсте. Аның талантлы хикәяче һәм публицист буларак күтәрелеп китүе дә әнә шул эзләнүләрнең бер нәтиҗәсе иде. Беренче хи-кәяләре басылып чыгу белән үк ул татар әдәби җәмәгатьчелегенең фикерен кузгатты. Тәнкыйтьче Г. Нигъмәти, мәсәлән, уз вакытында моны болай дип билгеләп тә үткән идс: «Кави шигырь белой до, нәсер белән дә яза. Хәзерге термин белән әйт. кәндә, ул — тезмә сүзче дә, чәчмә сүзче дә. Ләкин тезмә сүзче Кавига караганда, чәчмә сүзче Кави өстенрәк тә, күңеллерәк тә. Аны шагыйрь үзе дә сизә булырга кирәк: соңгы елларда язганнары эчендә чәчмә сүзле әсәрләр күбәя, тезмәләре арткы планга калып бара. Вакытында әдәби тәнкыйть тарафыннан да, дөрес буларак, аңа чәчмә сүзле әсәрләр язуга күбрәк бирелү тиешлеге әйтелеп кителгән иде».
§§§§§§ Бу мәсьәләгә басым ясап әйтүнең сәбәпләре дә бар. Советлар иленең дошманнары безнең утызынчы еллар әдәбиятының (ягъни татар совет әдәбиятының да!) казанышларын юкка чыгарырга маташалар. Янәсе, егерменче елларда төрле әдәби агымнар, оешмалар һәм группалар яшәгән һәм ижат иреге булган; утызынчы елларда исә совет язучыларының идея-политик берләшүе аларнын ижади эзләнүләренә чик куйган һәм шул сәбәпле юньле әсәрләр язылмаган, ижади торгынлык башланган.
Кави Нәҗминең «Чыныгу», «Иң соңгысы», «Шобага» кебек хикәяләрендә һәм, ниһаять, «Яр буендагы учаклар» исемле повестенда гражданнар сугышы героикасының төп тема булуы очраклы хәл түгел. Ул иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында ук яңа чынбарлыкның үзәк героен — хезмәт кешесен югары күтәреп чыкты. Бу исә бер үк вакытта язучыдан үз әсәрләрендәге үзәк уңай геройларны ачыклауны да таләп итә иде. «Мин үземнең хикәяләремдә,— дип язды ул 1932 елда,— ...буржуа әдәбиятында макталган индивидуаль-милек иясе эксплуататор геройларга каршы коллектив геройны, социализм өчен керешүче геройны куярга тырыштым», һәм, чынлап та, аның гражданнар сугышы елларын сурәтләгән хикәяләрендә төп герой итеп революцион көрәшкә күтәрелгән халык мессалары алына. Ул бигрәк тә массовый күренешләргә игътибар итә, шул күренешләр ярдәмендә халыкның революцион батырлыгын чагылдырырга омтыла.
Коллективлашу чорының политик шартлары Кави Нәҗми иҗатындагы төп тематикага да үзгәреш кертә. Егерменче еллар ахырында ул авылдагы зур яңалыклар белән ныклап кызыксына башлый, Татарстанның берничә районында булып кайта. Шуның өстенә, бер төркем татар язучылары белән бергә, 1929 елда Дагстан, Әзер- бәйҗан, Грузия һәм Украинага оештырылган экскурсиягә катнаша. Шул чорны искә алып, ул үзе соңрак болай дип язды: «Бу — илдә бөек борылыш елы иде. Идеп буенда һәм Закавказьеда, Кырымда һәм Украинада колхозлар барлыкка киләләр, эре фабрика һәм заводларның нигезе салына. Бөтен ил тыныч социалистик төзелеш пафосы белән чолганып алынган. Без яңа тормышның идеология өлкәсендә дә нык каршылык күрсәтүче капитализм калдыкларына каршы кискен көрәштә тууыи күрдек. Горький маршруты буенча үткәрелгән
экскурсиядән соң татар азучылары тара фыннаи барлыкка китерелгән яңа китаплар әнә шул вакыйгаларның җанлы яңгырашы булдылар. Татар авылындагы кискен кереш материаллары нигезендә мин шул чакта кулак калдыкларына һәм буржуаз милләтчеләргә каршы юнәлгән «Як-ты сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр» исемле әсәрләремне яздым».
Әйе, бу повестьлар колхозлашуның беренче елларында авылда барган зур вакыйгаларны, сыйнфый көрәшнең драматик күренешләрен, крестьян психологиясендәге үзгәрешләрне сурәтләделәр. Алар- ның төп уңай образлары — шул чорның үз кешеләре, заманның яңа геройлары иде.
Язучының элегрәк язылган хикәяләрендә эпизодлар артык тиз алмашынып тора, вакыйгаларның агышына табигыйлек җитми иде. «Якты сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр» повестьларында ул бу кимчелекләрдән котыла алган. Ул хәзер һәр вакыйганы җентекләп сурәтли, киңәйтелгән чагыштырулардан еш файдалана, геройларының психологик хәлен мөмкин кадәр тулы итеп ачарга омтыла. Ә инде вакыйгаларны һәм геройның кичерешләрен тәфсилләп аңлатуның кирәге булмаганда, язучы: «Еллар, пароход койрыгы янындэ тимгелләнгән дулкыннар төсле кайнап, артка чумдылар» кебек кыска фразалар белән чикләнә. Уп колхозлашуның беренче елларындагы авылны бөтен каршылыклары белән күрсәтергә, сыйнфый көрәш вакыйгалары эчендә героеның халәтен, эшләрен, чыныгуын ачып бирергә омтыла Кирәк булганда, геройның үткәненә дә кыска-кыска экскурслар ясап ала, («Шул китүдән Булат кайтып керми Ике-өч кон узгач, Әнвәр килә. Кокарда- Кортик Лаклы итек Саргылт мыек... Яшькелт күз. - Ярым саташу белән узган ул кич Мәдинәнең йөрә гендә мәңго шомармаслык эз калдырды Тик бары соңыннан гына Булатның, өйгө кайтып килгән вакытта, Әнвәр тарафыннан танылып, кулга алынуын белә .»)
Геройның бүгенге хәлен ачыклау өчен, аның үткән тормышын эскизлап кына санал үтү алымы бу чорда язылган башка әсәрләрдә дә еш очрый. Мәсәлән, Г Ибраһ-- мов «Тирән тамырлар» романында бу ..И.н.и С.ДМЙ. овр«м» 6-р-
оет. ф.йдалвив. («Кочегар
китте Җиде яшьлек малай чагыннан өйрәнчек булып башта Хәмитовлариың шырпы фабригындэ эшләвем әйтте. Аннам Алабуга өязендә, Бондюг заводларының сульфатында үткән көннәрен хәтерләде. Аннан Казанда Ушковларда, Крестоеников- ларда... Аннан Баку— Аннан Урал— Аннан тагы Казан- Менә шулай бераз аң кергән күп татар рус эшчеләре кебек тук-таусыз сере;*» бирде— Садыйк тагын санап китте. Исәбе күп иде: фабэаэкомда. аннан заводның администрациясендә, шәһәр со-ветында, райкомда, ячейка бюросында, икътисади киңәшмәдә, тагын унбер комис-сиядә..»)
Билгеле, монда сүз Кави Нәҗминең өлкән язучы стиленә турыдаи-туры иярүе турында бармый, һәр ике язучы геройларының конкрет бер вакыттагы хәлен күрсәтергә. аны психологик яктан нигезләргә омтылалар. Үткәнгә экскурс ясау исә вакыйгалар үсешендә-е киеренкелеккә комачауламаска тиеш Нәкъ шуның эчен дә ге-ройның үткән тормьниымдагы иң төп фактлар гына саналып үтелә. Егерменче еллар ахыры һәм утызынчы еллар башыида'ы татар прозасы үсешендәге бу күренешне стиль өлкәсендәге эзләнүләрнең бер чагылышы дип карарга кирәк. Язучыларны иң беренче чиратта, геройның бүгенгесе кыэыксындыре, ул бүгеи-еме тизрәк күрсәтергә тели, ләкин вакым-аләрның эчке логикасы геройның элекке тормышым да искә алуны таләп итә Ченки шунсыз аның бүгенге хәлен тулы аңлату мөмхии түгел кебек... Әмма, шуның белем бергә, мондый алымның егерменче еллардагы тотар прозасында бик еш күренгән «тә.пеграф теле» белән дә нык бәйле булуын иске алырга кирәк
Мәдинәнең Ямансез асылындагы тормышын сурәтләгәндә м*Д« мондьы эскнзаык юк. Монда киң альттан җанлы тормыш, җанлы кешеләр, алар арасындагы кискен кереш тәсемрлана. вакыйгалар да ныклы эздән ага, геройлар әрәсында ы мөнәсәбәтләр дә тулы ачыла.
«Кояшлы яңгыр»да язучы геройларны, алар катнаша торган вакыйгаларны тагын да киңәйтә Массовый күренешләрне сурәтләүгә аеруча зур игътибар бирә IW елда Кави Нәҗми үзәнен бер мәкаләсендә чынбарлыкның очсыэ-кырыйсыэ кисәк пэрдан торуы, укучының да уэ тормышына бәйле һәм йөрәгеме азык булырлык әсәрләр эзпеее турында язган иде Укучыга ярар эчен, үтелгән юлларны һем кичәге гомерне бүгенгечә җырлар'», заманнармы
бү-енгечә күрергә, кызыктырырлык сюжет, җанлы көрәшләр белән аралаштыра белергә кирәк , ди ул һәм үзе дә шул юлда эзләнүләр алып бара. «Якты сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр» повестьларын, һич шикләнмичә, шул эзләнүләрнең беренче матур нәтиҗәләре ител күрсәтергә мөмкин.
Колхозлашу хәрәкәтенең крестьян пси-хологиясен үзгәртүдәге гаять зур революцион ролен матур әдәбият әсәрләрендә күрсәтү, әлбәттә, тормышның үзендәге конкрет фактларга һәм вакыйгаларга нигезләнгән иде. Ләкин тормыш үзеннән-үзе генә үзгәрми, аны кешеләр үзгәртә, һәм шул процесста кешеләр үзләре дә үз-гәрәләр Коллектив хуҗалыкка берләшкән крестьян инде гомуми иҗтимагый идеаллар өчен янып яшәүче көрәшчегә әйләнә. Кечкенә булса да, үзенең милеге һәм җире, хуҗалыгы булган крестьянның коллектив кешесенә әйләнүе бик еш кына авыр кичерешләр белән тулган хәл булып күз алдына килеп баса Ләкин бу инде — илнең бөек яңаруы, яңа тормыш төзү өчен барган процесс. Билгеле, заман тормышындагы бу зур тарихи факттан әдәбият читтә кала алмый иде.
Кави Нәҗми менә шул процессны «Кояшлы яңгыр» повестенда урта хәлле крестьян Ситдыйк образы ярдәмендә ачкан булса, Мирсәй Әмир «Безнең авыл кешесе» исемле повестенда бу максатка ирешү өчен ярлы крестьян Сабир образын ала. Бу образлар икесе дә шул чорның уңай геройлары — комсомолец Сирай, тимерче Алюк. егермебишмеңче Нигъмәт Вәлиен һәм Бикташевлар ярдәмендә яңа тормышны тирәнтен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән крестьян вәкилләренең төп сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен чагылдырдылар
Мирсәй Әмирнең реалистик планда, көчле конфликтларга нигезләп язган «Безнең авыл кешесе» исемле повесте бу чордагы татар прозасында шактый күренекле урын алды. Әсәр кулак Миргалинең портретын сурәтләү белән башланып китә Совет властена, колхозлашу хәрәкәтенә һәм бөтен яңа тәртипләргә чиксез нәфрәт белән караучы бу кешенең Октябрь революциясеннән соңгы тормыш юлы — «карак юлы кебек катлаулы булды».— ди автор. «Советлар хөкүмәте
| «Кызыл Татарстан» газетасы. 1927 ел. 13 февраль. төзелгәннән бирле чыгып килгән законнарның һәммәсе дә аның тоткан юлына, аның максатларына каршы төштеләр. Алдына алган теләгенә ирешү өчен ул законнарның я астыннан, я өстеннән үтел китәргә, я закон куйган ярыкларга сыяр, лык булып нечкәрергә, я булмаса. закон, ның үзен кулга төшереп, аның ярыкларын зурайтырга кирәк була иде аңар»’. Сәүдә агенты булып йөргәндә Миргали спекуляция белән
’ Мирсәй Әмир. Сайланма әсәрләр. 1941 ел II/ бит
††††††† Шунда ук. 125—126 битләр.
шөгыльләнә. Шул ук вакытта ул үзен совет яклы кеше итеп күрсәтергә тырыша. Күрше-тирәгә бурыч биреп тора, «кызыллыгын» күрсәтү өчен, хәтта яшьләр белән бергә спектакльләр дә оештыра. Авылда үзе башлап колхоз төзергә керешә, партиягә кандидат та булып ала... Инде җинаятьләре ачылып, колхоз председательлегеннән төшерелгәч, бөтен көче белән колхозга каршы көрәшә башлый, яңа председатель Бикташев- ны эшеннән алып ташлау өчен ул теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. Миргали үзенең яңадан председатель була алмаячагын. озакламый төрмәгә эләгәсен яхшы аңлый. Шулай да ул соңгы көннәренә кадәр көрәшүен дәвам иттерә.
Оста демагог Миргали, күршесе Сабир кулы белән, колхозның бөтен атларыи агуларга уйлый һәм моны бары тик Бикта- шеаны эшеннән алу өчен генә кирәк дип аңлата:
«— Хөкүмәт каршында яхшы атлы булып югары үрмәләргә, зур жалование алырга тырышучылар изә безне. Әнә Бик- ташев! Үз авылында бер тиенлек тә базары- калмагач, безнең колхозга китереп председатель иттеләр. Имеш, шул кеше безнең колхозны рәткә сала! Рәткә салыр ул үзенчә. Халыкның котын алып эшкә кушар, икмәк чәчтерер, аны утатыр, урдырыр, суктырыр да колхоз атларына төятеп озатыр. Вот аннан соң ул хөкүмәт каршында яхшы кеше булып күренә. Ан-нан аны шәһәргә алалар. Аңа нәрсә? Шул гына кирәк аңар. Синең авылыңда ни эше бар аның? Без барыбыз да җиде ят бит аның каршында...» ******* †††††††
Каушап калган Сабирга ул: «Син уйлаганча ук, атларны үтерә торган дару түгел бу. Аны ашаган атлар ике-өч көн авырып йөрерләр дә терелерләр. Чәчү эше-
иә бераз зыян килер.Шуның эчен Бии- ташев бездән алыныр. Шул гына», — ди.
Бу чорда басылып чыккан проза әсәрләрендәге дошман образлары белән чагыштырганда. «Безнең авыл кешесе» повестендагы Миргали узенең реалистик көче белән аерылып тора. Язучы аның ничек итеп уз һәлакәтенә баруын тулы иурсәтә алган. Миргали хәзер инде куп теләкләрен тормышка ашыра алмый. Чөнки заман узгәргән. Сабир кебек ярлы крестьяннар аңында колхозга яңа караш туган, комсомолка Сәгыйдәләр дә кулакларның һәм аларның иярченнәренең чыч йөзен аңлый һәм күрә алырлык дәрәҗәгә күтәрелгәннәр.
Әсәрдә вакыйгалар ныклы сюжет сызыгы буенча усә. Миргали, Сабир кебек персонажлар характер үзенчәлекләре белән ачылалар. Конфликт сыйнфый нигезгә корылган. Сүз монда Миргалинең Бик- ташевка каршы көрәше турында гына бармый. Бикташевка каршы көрәш әле ул конфликтның тышкы чагылышы гына. Хикәядәге Миргали. Кашшаф, Камалиләр һәртөрле чаралар һәм юллар белән колхоз тезелешен җимерергә, тормыш агышын кире якка борып җибәрергә омтылалар. Коллективлашу чорындагы кискен сыйнфый көрәш һәм шушы көрәштә яңа көчләрнең җиңеп чыгуы — «Безнең авыл кешесе» повестеның үзәк конфликты. Бикташев менә шушы җиңүне оештыручы көч.
Әмма әсәрдә бу уңай геройның индивидуаль үзенчәлекләре йомшак күрсәтелә. Аңа караганда кулак Миргали тулырак һәм ачыграк чыккан, хәтта үзәк урынны ала. башка образларны, ничектер, күләгәдә калдыра. Әсәрнең ачык билгеләнгән социаль конфликты да бик еш Миргалинең яңа председательгә каршы шәхси интереслары өчен көрәшенә кайтып кала, һәм бу хәл повестьның идея дәрәҗәсен сизелерлек йомшарта. Әсәрнең исеме ук таләп иткәнчә, Бикташев беренче планда торырга, аның колхозны ныгыту өчен көрәше, Миргалинең астыртын эшләрен сурәтләүгә караганда, күп тапкырлар тулырак күрсәтелергә тиеш иде.
Әсәр матбугатта чыгу белән үк. аның шул кимчелеге турында башлап Муса Җәлил язып чыга. «Язучы күп урында Бнкта- шевны җанлы хәрәкәттә, бәйләнештә, җанлы сурәт итеп художество чаралары белей ачу урынына, турыдан-туры публицистикага бирелеп, аның идеяләрен сөйләп китә»’,— ди ул.
Шушындый ук характердагы кимчелекне утызынчы еллар башындагы татар прозасының замандаш темаларга баышлангач башка әсәрләрендә дә күрергә мемкии. Уңай геройлар
• «Коммунист» газетасы 1934 ел 14 M.irt
§§§§§§§ /X Толстой Собрание ючинсний 10 том Рус телендә. 1%1 ел 552 бит.
бик еш схематик төстә сурәтләнәләр иде. Мәсәлән, колхоз төзелешенең беренче елларына багышланган «Буразналар берләшкәндә» (К. Рәхим) һәм «Түбән Елгада» (Г. Толымбайский) исемле әсәрләрнең уңай геройлары тулы канлы характерлар булудан шактый ерак торалар.
Алексей Толстой, утызынчы еллар башындагы совет әдәбиятына бәя биргәндә, аның әле генә үткән вакыйгаларны романтик үзләштерүдән тарихи конкретлыкка күчә баруын һәм бу чорда аңа әдәби геройның барлыкка килүен билгеләп үткән иде. Бу яңа герой — «бүгенге кон кешесе, тезүче, ләкин ул әле типиклаштыруга караганда күбрәк гомумиләштерелә, ул әле эчке яктан характерлаштырылуга караганда күбрәк тышкы билгеләре белән генә тасвирлана, ул җанлы шәхес булуга караганда күбрәк үз профессиясенең генә вәкиле...» 2
Бу чордагы татар прозасының да күп кенә әсәрләрендә шуңа охшаш хәл күренде. Әдәбиятның яңа герое — социалистик төзелештә актив катнашучы кеше, «бүгенге көн кешесе» Ләкин аңарга «җанлы шәхес‡‡‡‡‡‡‡ §§§§§§§ булу җитми, ул, типик образ булараи. әле йомшак эшләнгән иде. Уңай герой образының еш кына схематик булуы, аның характерым тулы итеп сурәтли алмау шулай ук эшчеләр тормышына багышланган хикәяләрдә һәм очеркларда да күренде
Билгеле булганча, Октябрь революциясенә кадәр үк инде татар прозасының аерым әсәрләрендә эшчеләр тормышы күрсәтелә башла-ан иде Ләкин ул әсәрләрдә сурәтләнгән төп геройларның иң зур күпчелеге — сезонлы эшчеләр, эимвгорлар, авылдан әле аерылып та җитмәгән ярым эшче ярым крестьян вәкилләре иде Яңа тормыш ечен сыйнфый керашке күтәрелеп килгән эшчеләрне сурәтләгән әсәрләр революциядән соң гына барлыкка килә баш лады. (Ш. Камалның «Таң атканда» исемле романы. М. Гали, Ш. Усманов, К. Нажми. И. Туктароа, Р Ильяс һәм башка бер-
иичэ язучының аерым хикәяләре) Беренче бишьеллыкларда языл********ан күп кенә әсәр-ләрдә исә эшчеләр сыйныфы тормышындагы һәм психологиясендә-е зур үзгәрешләрне ачу һәм күрсәтү алгы планга чыкты.
Эшчеләр арасыннан үсеп чыккан Ибраһим Газиның «Кич алтыда», «Байраговның көнлек дәфтәреннән» кебек беренче хикәяләрендә комсомол яшьләрнең дәртле теләкләре һәм хезмәткә социалистик мөнәсәбәте, социалистик мораль тәрбияләүдә коллективның роле кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелә.
«Кич алтыда» исемле хикәядә әле ин-дивидуаль сыйфатлары булган геройлар юк диярлек. Персонажлар тик тышкы кыяфәтләре белән генә күренәләр. Уңай герой икән, ул шат-көләч, хәтта шатлыгын башкаларга белдергәндә дә кирәгеннән артык пафоска бирелүчән; гомумән, ул геройда «комсомол дәрте» янып тора.
Фабрикада социалистик ярыш ачу һәм бри-адалар төзү турында доклад ясаган Мирсәет исемле егет—әнә шундый «рупор геройларның» берсе.
«— Их, Галя, белсәң иде, минем күкрәгемдә янар тау айкалып кайный,— ди ул узе белән бергә клубтан кайтучы кызга — Бүгенге собраниедән соң үземдәге көчне йөз мәртәбә арткан кебек сизә башладым. Без бит бүген бригада, беренче бригада оештырдык.. Беләсеңме, Галя, бүген минем күңелем мең мәртәбә шат, мең мәртәбә күтәренке. Уйныйсым, биисем, шаярасым, күкрәгемә кысып-кысып сөясем, өнә шул собраниедә, бригада дигәч, диңгез булып айкалган энергия хуҗаларын кысып-кысып сөясем киле»1.
Менә мондый «патетик стиль» персонажлар сөйләмендә генә түгел, авторның үз теленде дә зур урын ала. Яшьләрнең күтәренке күңеллелеген, җитезлеген, алармы ң шатлыгын ул төрле детальләр, пейзаж күренешләре белән дә күрсәтергә омтыла.
«Фабрика нинди гөрли! Аның һәр тәрәзәсеннән эш ритмы шашып ага, аның һәр цехы гигант йөрәкнең бер кыйсме — бер тамыры, һәр машинасы — шагыйрь, һәр станогы — шагыйрьнең өстәле. Фабрика тирәсендәге нефть корымына манчылып, алтындай саргайган усак агачларының яфраклары әкрен генә серләшеп алалар да
1 И. Гази. Кич алтыда. Казан. 1931 ел.
9 бит.
Һавада асылынып тыналар. Тыналар да дәрес ритм белән шаулаган цехлар гимнына кушылып яңадан бииләр, яңадан бары ку. бәләкләр
1 И. Гази Кемеш сулы Нурмкнка. 1931 ел, 53 бит.
төркеме кебек бер-берен канатлары белән сыйпап сөяләр, бер.берсенә иркәлән әләр»:.
Тискәре персонажны сурәтләгәндә дә, автор, беренче чиратта, аның тышкы кыяфәтен генә күрсәтә. Мәсәлән, комсомол» дан аерылган һәм ялгыш юлга баскан Таһир нәкъ әнә шулай сурәтләнә. («Саламга үскән арыш камылы кебек үлчәүсез озын буе әрле-бирле тирбәлде, болай да кызын йөзе бөтенләй чөгендерләндс» һ. 6)
Билгеле, мондый сурәтләүләр һәм ча-гыштырулар белән генә чын мәгънәсендә реалистик әдәби образлар иҗат итү мәм- кин түгел иде. И. Гази бу хикәядән соң язган башка әсәрләрендә инде вакыйгаларны ныклы сюжет калыбына салырга, образларны төрле яктан сурәтләргә омтыла. «Көмеш сулы Нурминкап повестенда ул вакыйгалар агышын ныклы сюжетка салуда беренче сизелерлек адым ясый. Бу әсәрнең геройлары реаль шартларда, табигый тасвирланган эпизодларда ачылалар. Әсәрдә сүз комсомол яшьләрнең Себер урман тресты өчен мең пар киез итек эшләп чыгару өчен көрәше турында бара. Урман трестының заказы — бик мактаулы нәрсә. Ләкин фабрика квартал планын бары җитмеш процентка гына үтәгән. Ә квартал ахыры килеп тө җиткән инде. Шуның өстенә, фабриканың юу цехын эшләтү өчен су җитәрлек түгел. Фабриканың һәр эшчесе исәптә торган чакта яңа авырлык өстәлә: икмәк хәзерләү һәм күмәкләшү буенча авылларга җибәрү өчен ун комсомолны бик ашыгыч рәвештә елка комитетына озатырга кирәк—
Күренеп торганча, повестьның тел конфликты хезмәткә мөнәсәбәт мәсьәләсе тирәсенә туплана. Социалистик хезмәткә мөнәсәбәттә характерлар сынала. Бу мөнәсәбәт һәр эшченең коллектив өчен, гомуми интереслар өчен, фабрикада хезмәт җм- тештерүчәнлеген үстерү өчен алып барган принципиаль көрәше белән бәйләнгән. Хезмәткә менә шундый иҗади мөнәсәбәтнең матур үрнәген комсомолка Фәридә күрсәтә, һәр эшкә өлгерә, комсомол ячейкасында актив эшли, хәтта Нурминка елгасыннан фабрикага су китерү өчен яңа проект төзеп бирә. Аны һәркем белә, хөрмәт ит«. Эшчеләр арасында аның авторитеты Жур- Шуның өчен да:
«Гудок яңгырап та өлгерми, сырыл алалар:
— Фарида, хәзер бюро, кайтырга ашыкма!
— Фәридә, кич белән синең доклад, онытмадыңмы?
— Фарида, ячейка планын төзергә булыш әле...
— Фәридә, бүген юнсеиция утырышы...
— Фәридә...
— Фәридә...
һәр көн шулай. Фәридә өлгергән кадер аларның барысын да үтәргә тырыша. Докладын да ясый, планын да төзешә, уты- рышларыннан да калмый. Киносына да ба рып кайтырга вакыт таба»'.
Бөтен повесть менә шундый алым белән язылган. Монда әле геройларның портреты юк. Аларның характер үзенчәлекләре дә күренми. Чөнки автор өчен иң төп мәсьәлә — геройның хезмәткә мөнәсәбәте Ул шуннан чыгып аның уңай һәм кире тип икәнлеген генә күрсәтеп үтә. Автор үзенең геройларын артык гадиләштереп сөйләтергә омтыла. Хәтта пейзаж күренешләрен дә мөмкин кадәр «халыкчанрак», момкин кадер гадирәк итеп сурәтләргә омтыла.-
И. Газиның «Бригадир кыз» исемле икенче повесте эшче яшьләрнең тормышын һем хезмәтен сурәтләгән әсәрләр арасында инде шактый югары тора. Повестьта беренче бишьеллыктагы дәртле хезмәтнең җанлы сулышы ачык сизелә, геройларында шул чорның кешеләре чагыла. Әйтергә мөмкин, язучы тормышның үзендәге геройларны әдәби образ итеп халыкның үзенә кайтарып бирде. Әнә шундый геройларның берсе фабрикада яшьләр бригадасының бригадиры комсомолка Галия иде.
Галиянең характер үзенчәлекләре вакый галар агышында ачыла. Фабрика эшенә зарар китерүче слесарь Адаев белән бәрелешләрдә, авария вакытында һәм башка эпизодларда аның уңай сыйфатлары яхшы күренә. Комсомол ячейкасы секретаре Касыймга ул үзенең фикерен, аңа бул а • шәхси мөнәсәбәтен туп-туры әйтә. Хәтта үзе яратып йөргән Назировны да кызганып тормый Вакыйгалар барышында Галиянең булдыклылыгы, җитезлеге, Адае» кебек типларга карата принципиаль ме- нөеәбәте ышандырырлык итеп күрсәтелгән. «Көмеш сулы Нурминка«да-ы Фәридә кебек үк, бригадир кыз Галия образы да хезмәткә чын мәгънәсендә социалистик мөнәсәбәте белән уңышлы. Әмма характер буларак аңарда индивидуаль, үзенә генә хас сыйфатлар күренми әле. Галиянең үзен сурәтләү, аның җанлы портретын, эчке тормышын бирү урынына, автор аңа башка персонажлардан гына характеристика бирдерә (я Адаев аның фигурасы матур булуына игътибар итә, яки Назиров аның чыннан да чибәр икәнлеген, акыплылыгыч искә ала һ. б ). Шунысы кызык, автор уңай геройларына бары бер яктан гына — аларның хезмәтне, социалистик милеккә мөнәсәбәтләре ягыннан гына характеристика бирә. Тискәре геройларны исе ул шактый тулы һәм тегәл итеп күрсәтә. Мәсәлән, әсәрнең беренче юлларында ук укучыны Адаеа белән түбәндәге рәвештә таныштырып уза: «Аның чын фамилиясе Адаев булса да. цехта Бакырбаш дип йөртелер. Чөнки аның сирәк кенә сакалы борын астында гына калдырып кырылган мыө-ы ер- яңа бакыр акча төсле кып-кызыл. Хәер, аны төрле иеше төрлечә йөртә. Кайберәүләр сары багана диләр. Чөнни ул телеграмм баганасы төсле озын Кайберәүләр Рыжим диләр, кайберәүләр Рыжий чорт дип те җибәрәләр»
Әсәрнең башында ук Адаеека карата укучыда шул рәвешчә антипатия уятканнан соң, автор бу көшенең хезмәтне мөнәсәбәтен күрсәтә башлый Авылда сапа торган йорты эчен фабрикадэм кадак урлавы, әтисенең кулак булуы һәм зур җинаять эшләве, үзенең социализм тезелеп беткәнче Америкага барып кәеф-сафа кылып кына яшәп кайту турындагы хыяллары — һәммәсе до бик тәфсилләп язылалар.
Бу хеяне И Гази әсәрләрендә генә түгәл, бәлки башка язучыларның иҗатында да күрергә мөмкин. Мәсәлән. К Нәҗминең югарыда искә алынган «Якты сукмак» повестенда да Галимуллии, кулак Шеймәр- доннәрнең портретлары, уңай геройлар белән чагыштырганда, тулырак бирелгән.
Язучылар чорның үз сулышын документаль дәреслек белән сурәтләп бирергә омтылалар һәм шул максат белән әсәрдә газета мекаләләрениән езеклер. хатлардан, кендәлек язмалардан күчермәләр, терло саннар китәрәләр. Гомумән, публи-
* И. Гази. Бригадир кыз 1932 ел. 3 бет.
цистик алымнарның әдәби әсәрләргә күпләп керүе 6/ чор өчен бик табигый күренеш иде. Бу хәл. беренчедән, вакыйгаларны нәкъ шул вакыттагы яңалыгы, сафлыгы һәм деталь дөреслеге белән, ягъни «тормышта ничек, нәкъ шулай» итеп күрсәтү теләге белән бәйләнгән булса, икенчедән, тормыш фактларын сәнгатьчә гомумиләштерү осталыгының җитмәвеннән килә иде.
Бу исә, үз чиратында, әдәби образларны сурәтләү алымнарына да билгеле бер йогынты ясады. Әлбәттә, кулак Шәймәрдәнне дә, яки Миргали белән Адаев- ны да автор күз алдына бик яхшы китерә. Чөнки аларның прототип булырлык вәкилләрен белә, аларның яңа җәмгыять төзүгә никадәр каршылык күрсәтүләрен көндәлек тормышта адым саен күреп тора һәм шуның өчен ул аларны фаш итүгә зур игътибар бирә. Ә уңай герой образларын сурәтләү өлкәсендә әле нык эзләнергә кирәк. Тормышта ул герой бар. Әмма аны тулы канлы итеп, әдәби тип дәрәҗәсендә сурәтләү өчен зур осталык һәм тәҗрибә таләп ителә.
Тормыш белән тыгыз бәйләнеш, замандаш темаларны алу, чорның иң актуаль иҗтимагый проблемаларына мөрәҗәгать итү язучыларның эстетик карашлары формалашуга да зур йогынты ясый. Эстетик идеалның иҗтимагый идеал белән берләшүе һәм актив төс алуы язучы алдына социалистик җәмгыять төзүче кешеләргә үрнәк булырлык уңай герой образлары иҗат итү бурычын аерата кискен итеп куя.
Утызынчы еллар башында язылган күпчелек әсәрләрнең авторлары әнә шундый үрнәк булырлык, үзендә яңа заман тудырган уңай сыйфатларны туплаган герой образларын сурәтләп бирергә омтылдылар. Тормышның үзендә үк инде мондый герой барлыкка килгән, ул үзен яңа дөнья төзүче дип хис итә, һәм шушы хис аңа авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Аның киләчәге якты. Ул чын мәгънәсендә оптимист. М. Горький сүзләре белән әйткәндә, бу герой — яңа кеше, «биологик яктан гына түгел, бәлки тарихи яктан да яшь кеше».
Кави Нәҗминең Мәдинә һәм Сирай, Мирсәй Әмирнең Бикташев, Ибраһим Газиның Фәридә һәм Галия кебек геройлары әнә шундыйлардан иде. Нәкъ шушы типтагы уңай геройлар — тормышны үзгәртеп коручы, яңа дөнья төзүче оптимист геройлар белән татар совет прозасы үзенең үсешендәге икенче этапка — утызынчы елларга килеп керде. Дөрес, бу геройны әле чын мәгънәсендә сәнгатьчә эшләнгән, индивидуаль сыйфатлары тулы ачылган әдәби образ дип бәяләве авыр. Ләкин ул бөтен барлыгы, эчке мәгънәсе белән үз заманының алдынгы кешесе, югары мораль һәм идеаллар иясе, тормышта һәм әдәбиятта бөек әхлакый критерийларны раслаучы шәхес иде!
Мондый герой утызынчы еллар уртасында «Агыйделвнең романтик рух, яшьлек дәрте белән сугарылган Артыкбикә, Гаяз, Ильяс, «Сиваш»ның батыр солдатлары Әхмәди белән Шәмси, «Матур тугандайдагы тулы бер галерея. «Тапшырылмаган хатлар»дагы гүзәл Галия кебек образларда бөтен матурлыгы белән балкып күтәрелде. Болары геройның индивидуаль сыйфатларын күрә белү, аларны сәнгатьчә сурәтли белү исәбенә эшләнде.