Логотип Казан Утлары
Публицистика

НЫКЛЫК


Марс Шабаев поэзиясе турында кайбер уйлар
ерише шагыйрьләр беренче адымнарыннан ук игътибарны үзләренә җәлеп итеп, бик тиз арада танылып китәләр. Әйтик, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев әнә шундый бәхетле язмышка очрадылар. Ә менә берише шагыйрьләргә үз тавышын табып, укучыга үз ихтыярын такканчы байтак кына әсәр язарга, аннан соң да сабыр гына кетеп торырга туры килә.
Икенче төр шагыйрьләргә мин Марс Шабаевны мисал итеп китерер идем. Аның әдәбиятка килүенә бер бүген генә түгел, кичә генә дә түгел, аның әдәбиятка килгәненә ун ел. Ләкин тәнкыйтьчеләрнең Марс Шабаев иҗаты турында авыз тутырып сүз әйткәннәре юк әле.
Марс Шабаевның 1962 елда укучылар хөкеменә тапшырган беренче китабы «Яңа җыр» дип атала. Исеме, сүз дә юк, зур итеп, претензия белән куелган. Яшь автор ул чакта тәүге әсәрендә нәрсә әйтә? Ул анда җир йөзендә тугры-гадел булып, намус белән яшәүне алга сөрә, дөнья*а яңа кеше тууын әйтергә тели. Беренче адымнарда һәркайсыбыз бик олыдан кубып сөйләшү гадәте буенча, тәүге әсәрен яшь автор яңа җыр итеп тәкьдим итсә дә, сурәтләү объекты һәм күтәргән проблемасы белән ул укучыны дулкынландырып җибәрердәй яңа түгел. Ник? Ченки, дибез, безнең дәвернең яңа кешесе тууын бер мәртәбә Такташ әйтте бит инде Зур осталык белән әйтте Шунлыктан шигъри бәйгедә шагыйрь Шабаев түгел, шагыйрь Такташ откан. Ләкин әле бу Марс Шабаевның беренче китабында игьти- барга лаеклы бер генә нәрсә дә юк икән дигән сүз түгел. Әдипнең бик тә мөһим бер сыйфатын күрми калу гаделсезлек булыр иде Ул сыйфат — принципиальлек, ул сыйфат — ныклык. Матурны матур дип, ямьсезне ямьсез дип өзеп кенә әйтеп бирә белү. Беренче китапта яшь авторның ул сыйфаты җир астыннан үзенә юл эзләүче чишмә хәлендә әле: чишмәгә бәреп чыгарга, көн яктысында, укучылар күзе алдында шаулап агарга шигъри осталык җитмәү комачаулый; әнә шул осталык арта барган саен принципиальлек, ныклык укучыны игътибар иттерерлек дәрәҗәдә алгы планга чыга, схематизм, пластик сурәт ясый белмәү дигән төшенчәләр әкрен-әкрен артка чигенә.
1963 елны чыккан китапның исеме — «Ко1на гөле». Салкын җилләргә, кырауларга тиз бирешүчән «кына гөле» итеп Рәшидә исемле кыз алына. «Ятимлекнең ямьсез күлмәген кидертеп», әтисе ташлап киткән аны. Гүзәллеге, сафлыгы, кешегә ышана белүе белән ул безнең хәтердә кала, хәтта үзен яраттыра да башлый. Тик менә кияү буласы кеше — Әнвәр — үз җаенда, эш-гамәлендә ачылмый. Автор аның инженер булуын әйтә, кечле-таза булуын әйтә; ләкин шул ук вакытта аны Рәшидә яратмый, күңел кушуыннан бигрәк, автор кушуына буйсынып яратмый. Хәлбуки,
Б
яратмаска әллә ни сәбәп тә юк. Шагыйрьнең поэма композициясенә алдан уйлап керткән бер схемасы бар Яшьләргә бергә булырга әнә шул комачаулый. Имеш, Рәшидәне үзе яратмаган, үзе белмәгән кешегә кияүгә бирәләэ. Бу бит иске гадәт! Алай ярыймыни?! Теге заман түгел ләбаса! һәм безнең Рәшидәкәебез туй алдыннан тәртәгә тибеп, кияүне ташлап чыгып китә Ярый, шулай да булсын. Рәшидә, унны . бетергән аңлы совет кызы, иске йолалар белән килешмичә, туйны ташлап та чыгып китсен ди. Ләкин бит әле образның үсеш логикасы бар Рәшидә — ятимә кыз дидек, z Рәшидә салкын җилләргә, кырауларга тиз бирешә торган кыз. дидек. Аңар шул Г хәтле батырлык каян килде? Бу — бер Икенчедән, денья әдәбиятында булсын 3 безнең татар әдәбиятында булсын, хатын-кызның нәфис-мөлаемлыгы. хатын-кызның = ярдәмгә мохтаҗ булуы, хәтта көчсезлеге укучыны гел аның ягын якларга, аңа зур ♦ бер симпатия белән карарга мәҗбүр итеп килде. Такташ моннан ничәмә еллао я элек, хатын-кызның ирләр белән тигез хокуклылыгы аеруча калку итеп куелган бер о дәвердә, хатыннарның ана булу сыйфатын гаҗәеп бер ихтирам белән,— хәтта заман ~ агымына каршы килеп.— иң алгы планга чыгарып куйды. Сүзем ялгыш аңлашылма- х сын. ил язмышы иң кыен чакта барлык авырлыкны уз өсләренә алган «Оптимистик < трагедияпдәге комиссарга, «Намусотагы Нәфисәләргә каршы чыгарга җыенмыйм, тик бер генә нәрсәне әйтәсем килә: минем үземне, мәсәлән, чатыр-пытыр килеп торган әрсез хатын-кызга караганда, йомшак фигыльле нәфис-мөлаем хатын-кыз х образы күбрәк дулкынландыра Ни өчен «Кына гөле»ндәге Рәшидә безнең күңелдә < ризасызлык тудыра? Чөнки ул башта нәфислек, мөлаемлык алиһәсе итеп бирелгән иде, аннары атаманлык итеп йөрүче булып, кинәт үзгәреп нитте, димәк, образның үсү логикасыннан читкә чыкты. Әнә шуңа күрә аның белән күңел ризалашмый.
Барысын бер төбәккә туплап, җыйнап әйтсәк, эш болай тора: Марс Шабаев тормыштан төшеп калырга тиешле иске гадәтләргә каршы принципиаль сүз әйтергә җыена. Моңа аның, әлбәттә, хакы бар Тик шуны үзәккә үтәрдәй итеп, уз логикасында сурәтләп бетермәве белән ул хаклы түгел. «Кына гөле»ндәге әйбәт телне, шигъри чараларның үсә төшүен, стильнең җанга ятышлы, аһәңле булуын таныган хәлдә, анын беренче поэмасындагы схематизм элементының бер генә почмагы белән булса да, бу поэмага да кагылып китүен әйтергә кирәк Шул схема элементы булмаган сурәттә Рәшидә Әнвәргә кияүгә чыгарга тиеш иде. Менә шуннан соң аның тормышындагы драма башланса, Әнвәр эш-гамәле белән Рәшидәнең антиподы итеп бирелсә, әсәрнең гыйбрәтлелеге, тәрбия бирү көче арта тешәр иде.
1964 елны басылып чыккан китабында Марс Шабаев. ниһаять, алдан уйлап куйган схемадан котыла. Китапның «Ашкыну» дигән исеме җисеменә лЛк Чөнки шагыйрь күңелендә туган уй-тойгыларын, бернинди схема да корып тормастан, тулы бер иркенлек белән ашкынып чәчеп ташлаган Монда мәхәббәт турында да, табигать турында да, җирдә яшәүнең мәгънәсе турында да байтак шигырь бар. алар барысы кайнар тойгы белән язылганнар. Шулар арасында аеруча уңышлысы, без-неңчә, «Җирән Конрад» поэмасы. Авылга немец карты килә. Сугыш вакыты Балалар күзендә — немец булгач, фашист инде ул. Алдан уйлап куйган схема белән китсә, шагыйрь дә аны шулай сурәтләр иде. Схема колы булмаганга күрә, бу юлы алай сурәтләми. Ул әле үз фикерен, ихтыярын укучыга такканчы, немец картының укы- тучы-педагоглык эшен, шуннан бушаган араларда кешеләргә мич чыгару пыяла кую, сәгать төзәтү кебек күп төрле һөнәрләре белән ярдәм итүен яза Әсәрне поэма-монолог дип билгеләү дәрес булыр кебек Чәнки бу хакыйкатьне бер кеше— үсмер бала сөйләп бирә. Аның немец килүгә ярсынулары, аны гел фашист дип аңлап, нәфрәт саклап йөрүләре, дарыдан .мина» ясап, җирән Конрадиы җир йөзеннән юк итәргә ашкынулары, шул ук вакытта авыл кешеләре карашында Конрадның камрадка, ягъни дуска әйләнә барулары сөйләүче тойгысындагы интонацияләр белән бирелә. Автор Конрад эшләгән эшләргә җылы мөнәсәбәттә булуы белен малайны, димәк, укучыны да Конрадка карата мөнәсәбәтләрне үзгәртергә әзерли Шуның белән идея максатына да ирешә: кешелек дөньясының явыз дошманы Фашизм белән гади бер немец эшчесе - гуманист арасында аерма зур икәнен, фактта алар- ның икесе ике кеше икәнен ышандыргыч итеп сурәтләп бирә Кабатлап әйтем- шагыйрь схемадан котылу сәбәпле, образның табигый, логик үс.ш.нә ирешә, фикәр белән тойгыны бергә үреп җиткерә.
...Конрад үлде. Аның үлеме дә Килүедәй шомлы. Серле иде. Сугыш беткәч. Бер атнада үлде. Ә фикерләр һамэн терпе иде. Без малайлар: — Җиңелү хурлыгыннан Демеккәндер,— дидек, Шатландык.
Балаларча беркатлылык белән «Учительйне йөрәктән үк сызып ташладык. Без ташладык. Авыл ташламаган.
Моны хәзер генә белдем мин. Тессез яңгыр, Менә шуңа бүген Конрад каберенә килдем мин. Җирән Конрад... Ул янәшә ята Минем бабам белән зиратта: Нәсел-нәсәбеннән, Германиядән, Дүс-дошманнарыннан еракта. Мин яңадан ишеткәндәй булам Авыр сулышын үткән елларның. Мин ишетәм кабер астында да Тына алмаган фатер 1 елавын.
Аның да улын асканнар, төссез көз^е яңгыр гестапоның дар агачларын куэ алдына бастыра, бүлгәләнгән Берлин урамнарында күз яше, үксү-елау, ишетергә теләгән кешегә ишетердәй нәрсә күп анда, ләкин Боннда ишетергә теләмиләр, анда яңадан көнчыгышка кизәнеп яталар, анда яңа сугыш учаклары оеша. Менә шуңа күрә поэ- ма-моно/Аг соңгы юлларын кан коюлы, гадел булмаган сугышларны оештыручыларга, дөньяның тынычлыгын кабат бозарга теләүчеләргә ачы нәфрәт булып, сугышка каршы көчле набат булып яңгырый:
...Бабам белән Конрад каршысына Шуның өчен килеп мин бастым. Шуның өчен килдем.» Ә син, яңгыр, Көнбатышка табан агып кит; Германиягә барып җитәр булсаң, Конрад күз яшьләрен алып кит. Бранденбург капкаларын үткәч, Түк син аны Берлин өстенә. Мин ышанам: Андый күз яшьләре Йөрәкләрдә нәфрәт үстерә.
Нәфрәт тулган шул йөрәкләр әгәр Сугышларга каршы берләшсә — Димәк, Конрад һаман солдат әле.
Фатер (нем) —ага дигән суз.
Димәк.
Конрад һаман керәшә.
Татар шигъриятендә публицистик алым тарихның кискен борылышларында һәр вакыт көчәеп, үзен сиздереп торды. Без моның үрнәкләрем гражданнар сугышы поэзиясендә дә, беренче бишьеллыкларның тәзу-яңару пафосын мырлаганда да Боек Ватан сугышы дәверендә дә, сугыштан соңгы чорларда да күрәбез. Фатих — Кәримнең тәу-ташларны тетрәтүче беренче удар төзелеш комсомоллары һәм окоп — җыры, Хәсән Туфанның «Урал эскизларын һәм Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н- = дәге Германиягә дәшеп әйткән публицистикасы, Әхмәт Фәйзинең «Туу сулышы- = С. Хәкимнең соңгы елларда язган югары пафослы поэмалары, шигырь бәйләмнәре ф Әнвәр Давыдовның сугыштан соңгы поэмалары. Болар — сәнгатьнең югарыгы законнары нигезендә язылган, тәэсир итү кочләре ифрат зур булган камнар сулышлы э әсәрләр. Менә шулар янына сугыштан соң мәйданга килгән урта буын шагыйрьлә- = ренең гражданлык авазы кушылды. Шәүкәт Галиевиең «Әткәйгә хат»ы, Илдар * Юзеевның «Язылмаган поэмаясы һәм «Соңгы сынауяы, Хисам Камаловның яшәү < мәгънәсе, ил һәм партия турындагы шигырьләре. Гамил Афзалның Иделгә. Ленинга Магниткага багышланган шигырьләре, Роберт Әхмәтҗвновның «Хиросимаясы һәм «Кара * ташларлы — яшь буыннан да күп мисал китерергә булыр иде — татар совет поэзиясенең зур сулыш, зур уй, дөнья күләм проблемалар белән яшәеен бик яхшы < дәлилли
Әгәр без әнә шул зур үлчәүдән Марс Шабзев иҗатына килсәк, «Җирен Конрада поэма-монологы белән ул совет поэтик сәигатеиең магистраль юлына килеп чыкканлыгын раслады. Раслап кына калмады, шул уңышын «Ди татарише фрау« исемле яңа бер поэмасы белән ныгытыл куйды. Поэманың икенче исеме—татар хатыны. Ул врач Зәйнәп Бәхтияровага багышланган. Зәйнәп Бәхтияроваиың кем икәнен сез. әлбәттә, беләсез. Аның исеме соңгы елларда газета-журнал битләрендә бик еш күренде. Ул дәвалаган немец әсирләре аны хаг языл үзләренә кунакка чакырдылар, аларның күбесе хәзор коммунистлар партиясе сафында икән.
Сүз дә юк, факт үзе үк, шушы хәлендә үк, бик дулкынландыргыч. Әмма поэзия тарихы, андый дулкынландыргыч фактка корылып та, фактның үзеннән төссезрәк иллюстрация ясалган шигырь-лоэмаларны да белә. Моның мисалларын өлкән буын шагыйрьләрдән дә, урта буын шагыйрьләр иҗатыннан да китерергә булыр идә.
Марс Шабаевның иҗади бәхете — ул иллюстрацияләү юлына басмаган, ул мис- тойгыларны көчәйтү, тәэсирле итүнең яңа бор чарасын — антитеза алымын сайлап алган.
Госпиталь. Янында бакча бар, бакча юк, чокыр бар. Элек булган бакча, тәреле бомбовоз бакчаны чокыр иткән. Поэма әнә шулай бакча һәм чокыр, яшәү һәм үлем антитезасыннан башлана. Башлана да әзлексез, дәвамлы рәвештә үсә, үсҗ үсә, йорөкне ялкынландырып яндырганчы үсә.
Бомбадэи бакчамы сву калсын) Бомбадан чокырмы калмасын)!
Шушы бер эндәшү аваз салудан соң чүкеч белән сандалга сугып торган тесле, кыска-тәгәл ритм, ачы рәхимсез хакыйкать хәбәре дөпелдәп тора:
Чокыр бар —
Бакча юк.
Гәпләр юк- Толлар бзр — Уллар юк. Ирләр юк— Сугыш бар. Үлем бар.
Үлемсез көннәр ю*.
Түземлек бирегез — Кемнвр нык)
Бу юллар, бу ритм — госпитальдә, рядовой госпитальдә түгел, немец әсирләре госпиталендә врач булып эшләүче хирург хатынның гүя йөрәк тибеше булып ишетелә. Без чын сәнгать әсәрендә зур тирән эчтәлек үзенә хас форманы сайлап ала белә дибез. Бу очракта Марс Шабаевның героинясы кимергән халәт шигырь ритмында ук бик һәйбәт ачыла алган, шунлыктан шагыйрьгә, ул «икеләнде, ул борчылды, ул нишләргә белмәде»- кебек төссез һәм көчсез сүзләр эзләп торырга кирәк булмаган. Шушындый халәт-ритм врач-хирургның алга таба немец әсирләрен дәвалау, ирен һәм улын үтергән кешеләрне дәвалау, мәсьәләсенең катлаулылыгын биргән чакта да үзен аклаган. Монда солдат-ана белән врач-хирург антитезасы алынган. Солдат-ана улын, ирен үтергәннәрне дәвалауга каршы, врач-хирург өчен приказ бар, приказ — закон. Ул дәваларга тиеш. Ләкин дәвалауның чын асылы шушы ике көч бергә берләшкән чакта гына була ала. «Кай минут, кай сәгать, кай көнне, нинди көч» күңелендә утырган кайгыны эреткәндер, ләкин врач-ана немецның да күп төрле икәнен аңлый. Бу да «Җирән Конрад»тагы мотив, тик ул монда инде тагын да үстерелгән, тагын да тирәнәйтелгәк; сурәтләү объекты сугышның үзенә бәйле — госпиталь итеп алынуы, геройның кемдер күзлегеннән түгел, аның үз күңеленнән, үз кичерешләреннән сурәтләнүе поэманы яңа итә. Яңа итүнең бик җитди тагын бер сәбәбе бар: «Җирән Конрад»та азатлык ягында көрәшүче немец солдаты алынса, бу поэмада азатлык өчен көрәшүче немец солдатларын әзерләүче, аларның күңелен дәвалаучы совет кешесе, солдат-ана, көрәшче ана, врач-хирург алына. Тән ярасын дәвалаумы гына түгел, нәкъ менә күңел ярасын дәвалаучы итеп алынганга күрә дә, поэма чын мәгънәсендәге сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрелә.
Соңгы ике поэмада без Марс Шабаевның, ниһаять, поэзиянең тылсымына, серләренә төшенеп, үзе әйтәсе килгән фикерне укучыларга җиткерү өчен файдалана белүен ачып бирергә теләдек. Болардан соң да шагыйрьнең берничә шигырь китабы дөнья күрде инде. Алары ниндирәк7 Шагыйрь тынычланып калмаганмы? Гадәттә бит шулай була, шагыйрь билгеле бер теләккә ирешкәнче бар булган сәләтен, җегәрен җигеп эшли дә, теләккә ирешкәч, аяк-кул буыннарының рәхәт сулкылдавына бирелеп, ял итеп ятарга ярата.
Иң элек нәниләргә бүләк иткән «Гомерлек бәйрәм» китабына тукталыйк. Ни өчен «гомерлек бәйрәм» бу? Ник бүтән исем түгел?
Дөньяның мәшһүр язучысы Эрнест Хэмингуэй, үзе үлгәннән соң чыгарырга кушып, берничә китап язып калдырган. Шулерның берсе инде дөнья күрде. Ул язучының Парижда яшәгән һәм тәүге мәртәбә әдәбият серенә төшенеп, поэзияне, кеше күңеле дулкынлануларын җаны белән тоеп яшәгән чоры. Китапның исеме русча басмада: -Праздник, который всегда с тобой» дип атала. Моның татарчасы ничек була икән дип озак баш ваттым. Төгәл генә әйтеп булмады. «Синең белән гел бергә булган бәйрәм» дип алу бик озын да, ясалма да чыга иде. Бер көнне Марс Шабаевның бер китабы кулга эләкте. Исеме — «Гомерлек бәйрәм». Чү, тукта, бу сең теге «Праздник, который всегда с тобой» мәгънәсендә түгелме? Укып карыйм — нәкъ шулай. Хэмингуэй гомерлек бәйрәм итеп дөньяны шигъри танып-белү- не алса, Марс Шабаев исә нәни укучыларына гомерлек бәйрәм итеп китап белән дуслашуны тәкъдим итә.
Игътибар итик, шагыйрь гомерлек бәйрәм төшенчәсен әле без карап узган «Беренче җыр», «Кына гөле», «Ашкыну», «Зәңгәр планетам» китапларына бирми, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атал язылган иң җаваплы китабына бирә. Китап үзе, М. Шабаевның аңаочы басылган башка китаплары кебек үк, бик тыйнак тәкъдим ителә: «Шагыйрь нәни укучыларга туган табигать турында, кошлар-хайваннар турында һәм кечкенә геройларның тормышында очраган төрле хәлләр турында сөйли». Әмма китап зуррак бәягә лаек. Китапның эчендә художникларны картина язарга рухландырырдай шигырьләр бар. Зилзилә бураннары белән көрәшкән ялгыз каен һәм аның аяк астына бохар песие кебек бөгәрләнеп яткан кар көрте бар; еракта-еракта йокыга талган шәһәр һәм авыллар, аларның иминлеген саклаучы чик сакчылары бар; яңгырдан соң урамга сибелгән ялан тәпиле малайлар бар; хәрәкәт бар, гамәл бар, җырлап торган йөгерек тел бар, нәни дуслары белән чүгәләп сөйләшми, аларны тиң күреп, дусларча сөйләшүче җитди шагыйрь бар.
Укучы игътибар иткәндер, без Марс Шабаевның иҗатын тикшерүне аның ки
таплары чыгу тәртибендә алып барабыз Алай эшләүгә ша-ыйрьнең китаптан китапка үсә баруы китерде. Хәер, үсә бару дигәннән ул сүзгә ачыклык кертергә кирәк. Иң әүвәл Марс Шабаев шигырь белән поэмада бердәй көчле түгел. Поэма жанрында ул шигырьгә караганда табигыйрәк, дәртлерәк иҗат итә. поэмалары аның бер сулыш белән укыла, әйтер сүзен ул биредә, динамитка бара торган утлы шнур кебек, поэманың бетеменә тулысынча әзерләп җиткерә Кыскасы, һәр поэмада ул үсә бара. Ә менә шигырьләрендә аның хәзергә эзләнү элементы күп. Бер карыйсың — ул авыр, саллы стильдә, Әнвәр Давыдовларга тартым публицистикага китә; бер карыйсың — фольклордагы аллегорик төсмерләр аны үз стихиясенә ала; бер карыйсың — халык җырларындагы көйле, тигез агышлы моң аны үзенә буйсындыра. Поэмада Марс Шабаев — бу менә мин, дип ярылып ятса, шигырьдә Марс Шабаев шактый чуар булып күренә. Дөресрәге, баштарак чыккан җыентыкларында шулай. 1972 елда чыккан «Җикән камыш» җыентыгы шагыйрьнең кече жанрда да үскәнлеген исбат итә.
Җыентыкның исемендә, безгә калса, лиризм белән гражданлык тойгысы бергә берләшкән. Камыш — борыи-борынкан көй чыгаручы, аз гына җилне дә тоючы үсемлек. Халык моңы үз аңына шулай салып куйган һәм камыштан курай ясаган. «Җикән» сүзендә без, мәсәлән, ныклык, табигать белән бердәмлек ишетәбез. Китапка тупланган өч мең чамасы юл шигырь белән танышып чыкканнан соң, моның чыннан да шулай икәненә ышанасың. Китапның исеме очраклы түгел, бик нык уйланып куеш он. Аның «Тормыш әлифбасын исемле беренче бүлегенә поэмалардагы кебек, полемикалы, тыгыз тәнле, мускулатурасы зур булган шигырьләр тупланган. һәрхәлдә, өчтән ике өлеше шундый шигырьләр. Бүлекнең исеме булып киткән «Тормыш әлифбасы» шигырендә автор:
Иң беренче булып кайсы залим Артык кисәк бәрабәренә Кешелеген сатып юл салды икән Килер донья бәлаләренә)—
ди. Бу юллар бүлекнең камертонын билгелиләр. Марс Шабаев биредә явызлык һәм изгелек төшенчәләрен ике денья — ике идеология бәрелешендә алып тикшерә. Китапның бу бүлеге («Кадерәк», «Кызлар бәрәңге ала», «Йоклый авыл«Кавышу коткәндә» кебек, кай ягы беләндер безгә инде таныш, шунлыктан эстетик кыйммәтләре өр-яңа булмаган берничә шигырьне исәпләмәгәндә) шагыйрьнең поэзиядә гражданлык тойгыларын ачып бирә торган, илләр, халыклар язмышын кайгыртып язган кырыс-җитди шигырьләрен эченә ала.
«Җикән камыш» исемле икенче бүлекне автор үзе «Лирик көндәлек» дип билгели. Табигать моңын бирү ягыннан мондый аңлатма, бәлки, туры да килә торгандыр. Әмма бу бүлекне «Табигать һәм кеше» дип билгеләү дөресрәк булмасмы) Ник? Чөнки, дибез, Марс Шабаев камышлар шавына, җиләс җилләргә, агым суларга карап мөкиббән китеп утырмый, аларның сихри матурлыгын сурәтләгән хәлдә, табигать дөньясыннан кеше күңеленә ишарә ясый; кеше белән табигатьне бер бөтен итеп алып, яшәеш турында фәлсәфи уйланулар бирә, әнә шул сыйфаты булганга күрә дө икенче бүлек беренче бүлеккә бик һәйбәт килеп тоташа, аны тагын да тулыландыра һәм зурайта. Җыйнап әйткәндә, «Җикән камыш» җыентыгы Марс Шабаевның кече жанрда — шигырьдә дә үсеше дип саналырга бик хаклы. Соңгы берничә елда шагыйрь шигырьнең эчтәлегенә дә. техникасына да бик нык игьтибар итеп дөрес эшли, аның шигырьләрендә халыкчанлык арта бара
Марс Шабаев поэзиясенең көчле ягы — аның гражданлык пафосында, полемикасында. принципиальлегендә, матурны матур, ямьсеэне ямьсез дип өзеп кенә әйтеп бирә белүендә Бу. безнеңчә, ныклык дип атала. Әнә шул ныклыгын саклый алса, принципиальлегеннән чигенмөсә, Марс Шабаев иҗаты һаман да көрәшче иҗат, халыкка кирәкле иҗат булып поэзиянең алгы сафында барачак.