Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТНЫҢ ТӨП ҮЗӘНЕН ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕН КҮРЕП


оңгы елларда татар әдәбиятының байлыгын өйрәнү юлында оһә- миятле генә тикшеренүләр ясалды, байтак мәкаләләр язылды һәм зур гына монографик хезмәтләр басылды. Болар һәммәсе бергә татар әдәбиятының да әдәби-эстстик кыйммәтен ейрәнү киңәя һәм тирәнәя баруын күрсәтәләр. Әлбәттә, бу хезмәтләрдә күтәрелгән темаларны бер ноктага гына җыеп карау мөмкин түгел, чөнки аларда авторларның үзләренчә хәл иткән мәсьәләләре шактый терле. Үзенчәлекле мәсьәләләрнең күп булуы, бәлки, бу хезмәтләрнең билгеле күләмдә оригинальлеген дә, кыйммәтен дә күрсәтә торгандыр. Әмма шуның белән бергә үк, аларда бер-борсонә якын булган мәсьәләләр дә аз түгел. Болар арасыннан бигрәк тә иҗат методы һәм эстетик идеал кебек мәсьәләләрне татар әдәбияты җирлегендә аңлауга багышпанганнарының әһәмияте зур икәнлеген әйтәсе килә
Озак вакытлар иҗат методын теоретик билгеләүгә һәм аның терле милли әдәбият-лардагы конкрет чагылышын өйрәнүгә игътибар җитмәде. Безнең әдәбият белемендә бу хәл үзен аерата нык сиздерде. Соңгы вакытларда башкарылган тикшеренүләр мондый кимчелектән котылу юлындагы адымнарның ышанычлы булуын күрсәтәләр.
Иҗат методының бик гомуми, абстракт эстетик категория генә булмавы, ә тарихи һәм сәнгатьчә конкретлыгы болән язучының эстетик идеалы җирлегендә үзенең эчтәлеген һәм формасын алганлыгы мәгълүм. Бу яктан шактый отышлы тикшеренүне Йолдыз Нигъметуллинаның «Эстетик идеалның милли үзенчәлег円†††††† дигән хезмәтендә табарга мамкин. Монда эстетич идеал мәсьәләсе алгы планга куелып, шуңа тыгыз мөнәсәбәттә иҗат методларын һәм стильләрне аңлау турында сүз бара. Без болай куелышның зур гына теоретик һвм методологик әһәмияте бар дип уйлыйбыз.
Чынбарлыкны сәнгатьчә танып-белүдә әйдәүче иҗади көч буларак, эстетик идеал — иҗтимагый идеалның эмоциональ- сурәтле бер формасы, матурлык идеалының художестволы моделе булып тора. «Матурлык, камиллек турында образлы формада уйлау буларак,— ди Нигъмәтулли- на,— эстетик идеал чынбарлыкны эстетик бәяләүнең югары критерийсы булып алга баса. Шуңа күрә эстетик идеал структурасы сәнгатьнең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтен дө күрсәтергә тиеш». (8—9 битләр.)
Эстетик идеал, әлбәттә, язучының дөньяга карашыннан һәм иҗат методыннан бик киң. Аны идеологии, эстетик һәм психологик принципларның бердәмлегеннән
145
• Кабат иҗат итү — «воссоздание» мәгънәсендә алына.
• Яңабаштан иҗат итү — «пересоздание» мәгънәсендә алына.— Г X.
С
башка күз алдына бастыру читен, «Эстетик идеал сәнгатьчә сурәтләрдән элек формалаша башлый, ләкин тәмам шушы сурәтләр аша гына гәүдәләнеп, бер үк вакытта алар- ны тудыру ысулларына да йогынты ясый» (124 бит). Димәк, эстетик идеал язучының деньяга сәнгатьчә мөнәсәбәтенә төп юнәлеш бирә, бу мөнәсәбәтнең үзенчәлеген билгели. Шуңа күрә ул язучының чынбарлыкны кабат иҗат итү 1 яки яңабаштан иҗат итү 3 кебек сәнгатьчә фикерләү тенденция-ләрен теге я бу якка юнәлтә.
Й. Нигъмәтуллина барлык милли әдә-биятларда да эстетик идеалның өч төп структур принциптан торганлыгын күрсәтә: болар — социаль, антропологик һәм мәгъ- рифәтчел принциплар. Социаль принцип нигездә реализмга хас булып, монда эстетик идеал чынбарлык закончалыкларына таяна, кеше характерын һәм сурәтләнгән хәлләрне шул закончалыклар яктылыгында, тарихилык җирлегендә ача, кабат иҗат итә. Антропологик принцип табигатьне һәм кешенең табигый тойгыларын югары күтәреп, шигъриятләштереп сурәтләүгә зур игътибар бирә. Мондый принцип башлыча романтик әдәбиятта очрый. Әнә шул принципка нисбәтән, чынбарлыкны яңабаштан иҗат итү кебек башлангыч алга чыга һәм язучының яшөмәктәге иҗтимагый чынбарлыкка, гадәттә реаль явызлыкка каршы куелган гүзәллек идеалы, хыял иткән теләге гәүдәләнә. Әмма бу принцип элементлар төсендә реалистик әдәбиятта да булырга мөмкин. Болар инде реалист язучының да романтик тенденцияләрдән читтә тормавын күрсәтәләр. Мәгьрифәтчел принцип исә кеше рухи тормышының матурлыгы акыл законнары һәм таләпләре белән тәңгәл буларак төзелергә тиешлеген идеал итә. Менә шуннан инде анда рационализм һәм дидактизм (акыл һәм үгет) принципларына таянып, чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәт күрсәтү алга этәрелә. Мәгьрифәтчел принцип нигездә мәгърифәтчелек реализмына хас булып, ул кеше акылының, рухи дөньясының матурлыгын, өстенлеген үз заманындагы ямьсез, явыз чынбарлыкка каршы куюы белән романтизмга юл ача.
Әлбәттә, бу өч принцип арасына һәр очракта да киртә корып булмый. Әдәбиятларның тарихи үсеш үзенчәлекләренә нисбәтән, алар бер-берсеннән нык аерымланган яки керешкән, аралашкан хәлдә дә мәйданга чыгарга мөмкиннәр. Бигрәк т» аерым язучылар иҗатында эстетик идеалның структур принципларын саф кеенч» күрергә тырышу мәсьәләгә берьяклы ка-рауга гына китерер иде. Бу мәсьәлә үз нәүбәтендә иҗат методларының да үзара мөнәсәбәтләрен һәм чикләрен билгеләү белән турыдан-туры бәйләнгән. Эстетик идеал структурасындагы принципларның бусы яки тегесе өстенлек итүгә карап, иҗат методларының төп эчтәлеген, юнәлешен билгеләү яки, ул принципларның бергә килү нәтиҗәсе буларак, иҗат методларының үзара бәйләнешеннән килеп чыккан үзенчәлекләргә игътибар итү кебек мәсьәләләрне күз алдына китергәндә, Й. Нигъмәтуллина тәкъдим иткән концепциянең фәнни әһәмияте һәм роле булмый калмас дип уйлыйбыз.
Югарыда әйтеп үткәннәребез теманың гомуми теоретик куелышына гына карыйлар. Әмма тикшерелгән һәм тикшереләчәк мәсьәләләрнең башлангычы әнә шул теоретик куелыштан килә һәм җанлы әдәби процесс фактларына бәйләнештә ачыла. Бу фактлар исә XIX йөз азагында һем XX йөз башында күтәрелеп китеп, төрле иҗат методларының формалашуын бик тиз арада гына кичергән татар әдәбиятында да аеруча бай һәм гыйбрәтле булдылар.
Яңа татар әдәбиятын XIX йөз азагындагы мәгърифәтчелек хәрәкәтенең нәтиҗәсе ител карау — безнең әдәбият белемендә бәхәссез бер хакыйкать дип расларга мөмкин. Бу хакыйкать инде социалистик революциягә кадәр үк исбатланган иде. Шулай ук яңа татар әдәбиятының реалистик юнәлеште үсеп китүе турындагы фикер дә яңа түгел, Ләкин анда нинди реализмга хас үзенчәлекләрнең ничек чагылуы мәсьәләсе озак вакытлар тиешле фәнни ачыклык һәм төгәллек белән күрсәтелә алмады. Тик соңгы елларда гына әле бу мәсьәләнең идея- эстетик мәгънәсен, эчтәлеген тарихи тулылыгы һәм фактик байлыгы белән ачу юлында тырыш эзләнүләр алып барыла башлады. Шундый эзләнүләр арасыннан бигрәк тә И. Нуруллинның «Җитлегү юлыннан» («Путь к зрелостии) дип аталган хезмәтен аерып күрсәтәсе килә. Әлбәттә, югарыда искә алынган зур темага якын килү җиңел генә булмады. И. Нуруллин монографиясенә кадәр башка авторларның да шул юнәлештә тырышлыгы күренгәлә-
де Әмма ХГХ йөз ахыры һем XX йоз башы тагар әдәбиятында киң мәгънәсендәге реализмның Һәм аерата критик реализмның ничек мәйданга чыгуы, ничек формалашуы Һәм аның прогрессив романтизм белән нинди менәсәбәттә, бәйләнештә булуы кебек мәсьәләләргә Нуруллинның махсус зур хезмәт багышлавы, һичшиксез, игътибарга лаек фәнни яңалык итеп бәяләнергә хаклы.
Мәгълүм ки, татар әдәбиятында реализм башлыча XIX йезнең соңгы чирегендә барлыкка килеп, шул чорда татар җәмгыятенең алдынгы катлавын билә, өн мәгърифәтчелек идеяләрен байтак туль Гәүдәләндерә алуы белән характерлы б>л- ды. Бу — мәгърифәтчелек реализмы дип •талырга лаек күренеш иде. Шул ук вакытта ул башка халыклар әдәбиятында булып үткән мәгърифәтчелек реализмына охшаш билгеләрне до, башка төрки халыклар (әзербәйҗан, казакъ һ. б.) арасында үсә башлаган мәгърифәтчелек әдәбияты белән уртаклыкны да һәм үзенең кайбер милли үзенчәлекләрен дә күрсәтеп өлгерде. И. Нуруллин хезмәте, әлбәттә, бу мәсьвлэ- иең барлык саналган аспектларын ачуны максат итми. Аның тәп игътибары татар мәгърифәтчелек реализмының гомумвн мәгърифәтчелек эстетикасына хас тәп типологик сыйфатларны ни дәрәҗәдә гәүдәләндерүен һәм шуның белән критик реализм эчен нинди җирлек хәзерлөвен күрсәтүгә юнәлтелгән, ягъни аның ни очан мәгърифәтчелек реализмы дил аталырга хаклы икәнлеге исбатланган.
Башка халыкларның мәгърифәтчә әдипләре шикелле үк, татар мәгърифәтчелек вәкилләре дә әдәбиятны мәгърифәткә өндәү һем әхлак тозәтү бурычын үтәү чарасы дип аңлыйлар. Менә шуннан инде бер якта гел начарлыкны гына, ә икенче якта гел яхшылыкны гына үзләренең тәп сыйфатлары иткән геройлар, башлыча ак һәм кара буяулар белән гене сурәтләү өстен- лпк алды. Тормышка һәм кешегә мондый мөнәсәбәтнең нигезендә мәгърифәтчелек концепциясе ята иде. Кешеләр арасындагы меносебетлерно һем аларның характерларын билгелегендә, белемле кеше — алдынгы аң һем яхшы әхлак иясе, е надан кеше —начар, бозык, юньсез дигән караш •лга этәрелде. Әгер дә мәгърифәтчеләр кешенең барлык кыланышларын аның үзеннен дип карасалар, икенче яктан — кешене тәрбия һем тирәлек продукты дип тә аңладылар Менә шул тезисны нигез ител алып, И. Нуруллин татар мәгърифәт-челек әдәбиятында геройны күрсәтү прин-ципларына һәм андагы реализмның никадәр тормышчан булуына шактый киң туктала. Уңай һәм кире геройларны, аларның үзара мөнәсәбәтен сурәтләү принциплары норматив һәм дидактик булганлыктай, яки алар арасындагы конфликт еш кына тормыш чынлыгыннан үсеп чыкмагаилыктан, татар мәгърифәтчелек реализмы типик характерларны типик хәлләрдә (шартларда) сурәтләү шикелле таләпне элешчә генә үти алды.
Әйе. татар мәгърифәтчелек реализмының Европа яки рус мәгърифәтчелек әдә-биятларындагы үрнәкләр югарылыгында торган әсәрләр тудыра алмавы сер түгел, ләкин бу хәл аның үз гаебе булмады, е милли әдәбиятның үсешен тоткарлаган тарихи шартлар бәласе иде. Татар җәмгыятен динн-кадими идеология басымыннан коткарып. аны бетен деньяда киң колач алган буржуаз прогресс юлына чыгару ечән керәш, әнә шундый прогресс ноктасыннан искелекне, җаһмллекне, фикер һәм хис туңлыгын, йомыклыгын тәнкыйтьләү — бу, һичшиксез, тәтер мәгърифәтчелек әдәбиятының алдынгы идея тенденциясе итеп. Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә яңа күтәрелеш алачак әдәбиятыбыз эчен кирәкле хәзерлек һәм таяныч и еп каралырга тиеш. Искелеккә каршы куелган яңалык пафосы — кешене алга чакырган романтик пафос та иде. Европа һем рус мәгърифәтчелек әдәбиятлары белән чагыштырганда, татар мәгърифәтчелек әдәбиятында, беренче нәүбәттә, милли уяныш, милли азатлык идеяләренең өстенлек итүе күзгә ташлана. Дерес, монда әле милли азатлыкны самодержавиегә каршы кереш белән бәйләп аңлау өлгермәгән. (Бу идея 1905—1907 елгы революция шартларымда җитлекте.) Шул рәвешче, татар мәгърифәтчелек әдәбиятының гомумән мәгърифәтчелек идеяләрен һәм мәгърифәтчелек реализмы принципларын күпме дәрәҗәдә чагылдыруым билгеләү белен берге, аның конкрет бер милли әдәби хәрәкәт буларак үзенчәлегенә, ягъни милли мәгърифәтчелек һәм милли азатлык идеяләрен ничек гәүдәлән-дергәнлегенә игътибар итүне де исте тотарга кирәк. Бу мәсьәлә әле тиешле тулылык белен яктыртуны кетеп кала.
И, Нуруллин хезметәндә, мәгърифәтчелек реализмы Беренче рус революциясенә кадергә әдәбиятыбызга хас булды, дигәч фикергә басым ясалып, 1907 епгә әәдвр
еле безнең әдәбиятта сыйфат ягыннан кискен үзгәреш булмады, дигән катгый нәтиҗә дә чыгарыла (61 бит) һәм шуны исбатлау йөзеннән поэзия үрнәкләренә мөрәҗәгать ителә. Әгәр дә мәсьәләгә иҗат методының билгеле нормаларын, критерийларын күз алдында тотып якын килсәк, чыннан да, 1905—1907 еллар дәвамында үскән татар әдәбиятында элекке традиция һәм сыйфатларның тагын да ачыкланып, киңәеп, күтәрелеп китүен күрербез. Милләтне мәгърифәткә өндәү тавышының һич булмаганча көчәеп яңгыравы шуны бик җанлы итеп раслый шикелле. Әмма бу әле мәсьәләнең бер ягы гына. Шуңа күрә, «1905 елдан соң да татар прогрессив әдәбияты, тик киңлеккә генә җәелеп, берникадәр вакыт шул ук XIX йөз үзәненнән барды. Шундый ук диярлек тематика, шундый ук алымнар һәм шундый ук иҗади принциплар» (68 бит) өстенлек итте, дигән карашны тулаем кабул итүе кыенрак. Чөнки мондый караш 1905—1907 еллар революциясенең татар әдәбиятына алып килгән идея-тематик яңалыгын исәпкә алмауга яки мәгърифәтчелек реализмы традицияләрен һәм критерийларын катып калган хәлдә күз алдына китерергә юл куя. Чыннан да, мәсьәлә күбесенчә искенең дәвам итүе ноктасыннан каралганлыктан, Беренче рус революциясе шартларындагы татар әдәбиятында мәгъри-фәтчелек эстетикасының ничек яңаруына игътибар җитеп бетмәгән. Ә бит чынлыкта тематикада да, әдәби алымнар һәм прин-ципларда да шактый үзгәреш күренгән иде.
Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмыннан критик реализмга күчү процессын ачарга теләве һәм шул юнәлештә үзенең кайбер концепцияләрен тәкъдим итүе белән И. Нуруллин бик әһәмиятле адым ясый. Язучы иҗатында метод үзгәрешен һәм үсешен аның дөньяга карашы, идея эволюциясе белән аерылгысыз итеп бәяләү, әлбәттә, безнең әдәбият белеменең нигез концепцияләреннән берсе. Менә шул моментны истә тотып, И. Нуруллин Беренме рус революциясе нәтиҗәсендә татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмыннан критик реализмга күчүнең әйдәүче, хәлиткеч идея сызыкларын күрсәтү максатын куя. Аның фикеренчә, нәкъ шул революция елларында көчәйгән конституцион иллюзияләр белән революцион-демо- кратик фикерләр арасындагы каршылык һәм аерымлыклар беренче төр реализмнан икенчесенә күчүне билгеләгән төп идея факторы булып . торалар һичшиксез, 1905—1907 елларда күтәрелеп киткән рево- люцион-демократик идеяләр татар язучы, ларының дөньяга карашларын гына түгел, аларның чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтләрен дә тирәннән үзгәртүгә сәбәп булды. Чөнки иҗат методы һәм аның үсеше ялан, гач идеяләрдән генә тормый, ә язучының идея-эстетик концепцияләре системасың, нан, аларның бердәмлегеннән гыйбарәт. Кыска гына әйткәндә, иҗат методы ул дөньяны таныл-белүнең идея-художество принциплары җыелмасы дияргә булыр иде. Монда инде эстетик идеалдан башка суз йөртү мөмкин түгел. Ләкин безнең хезмәтләрдә иҗат методының барлыкка килүен, үсешен, үзгәрешен әнә шундый система итеп һәм эстетик идеал белән аерылгысыз бәйләнештә карауга игътибар җитми яки бу мәсьәлә күп вакыт схематик хәл ителә иде. Иҗат методларының бер формадан икенчесенә ничек күчешен һәм аларның үзара мөнәсәбәтен караганда, алдан хәзерләнгән яки күптән билгеле нормалар, критерийлар белән генә эш итүдән, ягъни җанлы әдәби хәрәкәтнең күләмен, сыйфатын шулар белән генә үлчәүдән сак булырга кирәк. Ә мондый кимчелек безнең әдәбият белеме практикасында очрамый дип булмый.
Татар әдәбиятына революцион-демо- кратик идеяләрнең үтеп керүе, һичшиксез, зур идеологии факторлардан берсе ител каралырга тиеш. Бу чордагы алдынгы әдәби хәрәкәтнең асылын халык азатлыгы идеясе яктырта башлап, бу идея эстетик яңалык, үзгәрешләр дә алып килде. Тарихи барышка, чынбарлыкка һәм кешегә халык теләге ноктасыннан карарга омтылыш — менә шул момент әдәбиятның алга үсеш кыйбласын билгели, эстетик идеалын яңарта башлады. Чыннан да, 1905—1907 еллар революциясе нәтиҗәсендә безнең әдәбиятка, беренче нәүбәттә, азатлык идеясенең һәм халык образының килеп керүе, аларның коллыкка, явызлыкка каршы куелуы, ягъни шундый контрастның көчәюе, критик башлангычның да тамыры инде икенче иҗтимагый тирәнлектән азыклана башлавы турында сөйли иде. Әлбәттә, элекке контраст — мәгърифәт һәм наданлык, цивилизация һәм артталык капма-каршылыгы алып ташланмады, әмма контрастның яңасы, ягъни иҗтимагый-сыйнфый контраст, тиз арада әдәби хәрәкәтне дә яулап ала барды. Димәк, әнә шундый хакыйкатьләрне дә истә тотып сүз алып барсак, безнең
әдәбиятның тар милли мәгърифәтчелек кысаларьинан чыгып, киң иҗтимагый тормыш контрастларын аңлауга ничек килүен, нинди идея-эстетик юнәлеш ала һәм шул процесста иҗат методларының иичек үзгәрә баруын да тулырак күреп булыр.
Тулаем алганда, татар әдәбияты «саф» критик реализм дәверен үтмәде, һәм моның үз тарихи сәбәпләре бар, билгеле, Шулардай иң зурысы — тизләтелгән үсеш процессының бик кыска бер вакыт дәвамында булуы һәм шуның аркасында иҗат методлары арасындагы дифференциациянең, аерымлануның тиешле ачыклык, тегәл- лек, бөтенлек ала алмавы. «Татар әдәбиятының үсеше — критик реализмның беренче адымнарында — синкретизмны, структур принципларның аерымланмаган булуын күрсәтте».— (69 бит) ди Й. Нигъмәтуллина бик хаклы рәвештә. Әмма, икенче яктан, аның: «Моннан соң инде татар әдәбияты эстетик идеалында структур принципларның дифференциациясе шул кадәр тиз һәм кискен булды, хәтта ул бер үк язучы иҗа-ты кысаларында аларның нисби үзкыйммәтен һәм бер-берсеннән аерымланган хәлдә булуын тудырды» (69 бит),— дигән катгый нәтиҗәсе белән тулысынча килешү читенрәк. Шунысы ачык ки, татар әдәбиятыннан классик формасындагы «саф» иҗат методларын эзләү урынсыз, һәм бу чорда инде аларның табылуы да шикле. Татар әдәбиятының төп җирлегендә эстетик идеалның мәгърифәтчел принцибы нык сакланып, ул критик реализм һәм романтизм сыйфатлары белән баеды, катлауланды. Критик реализмга хас социаль детерминизм31 һәм критицизм 32 мәгърифәтчелек реализмының иҗтимагый эчтәлеген, ә романтизм исә аның психологизмын. лирик-эмоциональ пафосын көчәйтте. Кешенең һәм халыкның милли мәгърифәт, сәнгать аша иреккә һем бахеткә ирешү идеалы безнең әдәбиятны тирәннән сугарды. Бу момент исә асылда милли азатлык хәрәкәтенә бәйле булып, мәгърифәтчелек реализмына һәм романтизмга характерлы. Милли азатлык хәрәкәтен үткән әдәбиятларда мәгърифәтчелек идеаллары белән рухланган реализмның һәм романтизмның алгы планда торуы табигый. Монда милли аң. милли мие үзлә-ренә лаек һәм җайлы әдәби-эстетик чагы-
' С о и и а л ь дгтерминизм - әдәби еепрдәге өакыПга һәм ггро."1"р"''?
тый тормыш шартларына һ.м ткомтазын
лпрыха шита воПләиешт» сурәтләү i *
1 К р и т и ц н п м — иҗтнмигыП кимчелек- лорио тәнкыйтьләү — Г. X. лыш формасын табалар. Критик реализмда инде иҗтимагый һәм 31 Веэ Лу хакта «Тизләтелгән ӘДӘбМ тсеш һәм нжат методлары» дигән мзиалида киң- рак ТМ-ТЛЛ1ЛИ мдеи 1 >1>ә. «1й1заи утлары».
1D71 сл. U Сии,.— Г. X.
сыйнфый мөнәсәбәтләр драмасын кичергән кеше язмышы алга чыга. Татар әдәбиятында бу соңгы тенденциянең тирәнәя һәм үсә баруын күздә тоткан тәкъдирдә дә, аның эстетик идеалында мәгърифәтчел принцип көчле булып калуын истән чыгарырга ярамас. Хәтта иҗатларында социаль яки антропологик принципларны алга сөргән аерым язучыларның эстетик идеалында да теге я бу төстә мәгърифәтчел принцип характерлы булып торды.
Революцион-демократик идеяләрнең үсүе татар әдәбиятыннан мәгърифәтчелек идеяләрен һәм реализмын һич тә кысрыклап чыгармады, ә киресенчә — аларның үсешенә яңа этәргеч, стимул бирде һәм критик реализмга гына түгел, прогрессив романтизмга да киң юл ачты. Болар һәммәсе бергә тизләтелгән әдәби үсеш якты-лыгында каралсалар, татар әдәбиятындагы иҗат методларының да бик катлаулы һәм каршылыклы мөнәсәбәтләрдә булганлыгын күрсәтерләр '. Ә бит тизләтелгән үсеш сәбәпләре арасында күп төрпе тарихи-иҗти- магый һем әдәби-эстетик факторлар бергә хәрәкәт итәләр Шуңа күрә иҗат методы кебек мәсьәләне алганда да. бу факторларның беришесе мәгърифәтчелек реализмын, ө икенчеләре критик реализмны, өченчеләре романтизмны, ә дүртенчеләре исә хәтта боларның һәммәсенә чит декадентлык күренешләрен дә азыкландырдылар Безнең фикеребезчә, барлык алдынгы әдәби хәрәкәтнең игътибарын үзенә җәлеп иткән герле факторлар арасында халык һәм гади кеше язмышы эчен кереш үзәк булып торды. Шул керешкә мөнәсәбәт безнең әдәбияттагы идея-эстетик юнәлешләрне, позицияләрне билгеләүдә дә этәрелеп китү, таяну ноктасы булырга тиеш.
■Шулай итеп,—ди И. Нуруллин,—1905— 1907 еллардагы татар демократик әдәбиятында, герчә мәгърифәтчелек реализмы әле үзенең позицияләрен бирмәгән булса да. аның искергән алымнарыннан читләшүнең һем критик реализм принципларын үзләштерүнең интенсив процессы эчтән барды. әдәбиятның нәүбәттәге этабына сикерү ечен көч туплау тәмамланды. Бу сикереш инде реакция елларында ясалды» (86 бит). Әйе, Беренче рус революциясе вакытында еле татар әдәбиятында икенче, яңа иҗат
методларының ачык тас алып китүен раслау читен. Әмма бу еллар мәгърифәтчелек идеяләрен дә, шул әдәбият традицияләрен дә көчәйтеп җибәрделәр Әдәбиятның иҗтимагый идея эчтәлегендә тирән үзгәрешләр барлыкка килүе, аның яңаруы күз алдында иде. Ул инде, киң мәгънәсендәге азатлык идеалы белән рухланган һәм халыкка йөз белән борылган әдәбият буларак, үзенең зур гражданлык тавышын ишеттерде. Әгәр дә без революция шартларында мәгърифәтчелек реализмы үзенең позициясен бирмәде дип раслыйбыз икән, димәк, ул татар әдәбиятының зур гражданлык эчтәлеге белән баюына тоткарлык булып тормаган дияргә дә хакыбыз бар. Әмма чынлыкта исә мәсьәлә шактый катлаулы һәм каршылыклы иде. Бигрәк тә поэзия өлкәсендә тарихи тирәннән, бик борыннан килә торган әдәби традицияләрнең һәм шулар янында ук моңа кадәр һич булмаган элементларның да мәйданга чыгуларын искә алсак, әдәби форма белән эчтәлекнең, иҗат методы белән стильләрнең мөнәсәбәтләрен һәм чикләрен, ягъни әдәби хәрәкәттәге искелек белән яңалыкның бәйләнешен һәм каршылыгын билгеләү мәсьәләсе алдыбызга килеп басачак. Бу мәсьәлә дә шулай ук үзенең конкрет тикшерелүен көтә әле. Дөрес, И. Нуруллин монографиясе бу юнәлештә әһәмиятле фикерләр кузгата, әмма алда аларны фәнни тирәнлек белән бай фактик материаллар җирлегендә исбатлау бурычы тора.
Татар әдәбиятында критик реализмның тәмам өстенлек алуы аеруча реакция елларында булды дип дәгъва итүе белән бергә, И. Нуруллин моның кайбер билгеләре инде революция елларында ук күзгә бәрелеп торуын да әйтте. Бу фикерне раслаган мисаллар язучыларның халыкны һәм гади кешене изгән авырлык-наданлык- та, артталыкта гына түгел, ә самодержавие һәм капитал властенда дип аңлый башлаулары һәм иҗтимагый хаксызлыкны тәнкыйтьләргә теләүләре турында сөйлиләр, һичшиксез, мондый мотивлар демократик революция нәтиҗәсендә татар әдәбиятында көчәеп киттеләр һәм аның критик пафосында иҗтимагый-политик акцентның кискенләшүен, ачыклана баруын исбатладылар. Димәк, язучылар чынбарлыктагы явызлыкның, хаксызлыкның конкрет образын иҗтимагый тормыш шартлары белән бәйләнештә сурәтләү юлына чыга башладылар. Бу хәл, әлбәттә, шул ук мәгърифәтчелек әдәбияты традицияләре аша гәүдәләнеп, язу- чыларның тарихи чынбарлыкка, халык тормышына һәм гади кеше язмышына тагын да якынрак килүләрен, тирәирек итеп аңлый баруларын күрсәтте. Явызлыкның иҗтимагый мәгънәсен һәм политик йөзен аңлау җирлегендә халык һәм гади кеше язмышы драмасына игътибар да икенче ягы белән ачылды: ике чынбарлык — өстенлек итүче, изүче чынбарлык белән шуңардан газап чигүче халык һәм гади кеше чынбарлыгы арасындагы капма- каршылык, контраст әдәбиятта да әйдәүче момент булып китте. Реакция елларының иҗтимагый һәм политик мәрхәмәтсезлоге бу контрастның тагын да тирәнрәк, киңрәк һәм кискенрәк булып чагылышын тизләтте, көчәйтте. Шуңа күрә И. Нуруллинның татар әдәбиятында критик реализм нигездә реакция елларында җитлекте дип нәтиҗә ясавын урынлы димичә булмый. Дөрес, бу — оригиналь ачыш түгел, аның турында күпмедер күләмдә безнең әдәбият белемендә әйтелә килде. Әмма И. Нуруллин менә шул билгеле тезисны киң теоретик җирлектә һәм күп төрле әдәби мисаллар белән дә дәлилләп, аңа концептуаль бөтенлек бирү максатын куйган. Аның фикеренчә, безнең әдәбиятта да критик реализм татар җәмгыятендә буржуаз мөнәсәбәтләр көчәя һәм аның иҗтимагый-сыйнфый каршылыклары ачыла барган чорга туры килә. Әмма шуның белән бергә, анда әле кадимчелек күренешләре дә, дин-шәригать исеменнән «изге» дип каралган патриархаль-феодаль мөнәсәбәтләр дә үзләрен нык сиздерделәр. Шул рәвешчә, алдынгы татар әдәбияты бер ук вакытта урта гасырчылык кал-дыклары — кадимчелек белән дә, яңа буржуаз мөнәсәбәтләрнең ерткычлыгы белон дә көрәш алып барырга тиеш булды. Димәк, ул берьюлы һәм мәгърифәтчелек реализмы, һәм критик реализм сәнгате бурычларын үтәде. Шушы момент үзе генә дә, тизләтелгән үсеш процессын кичергән безнең әдәбият XX йөз башында критик элементларга күпме генә баемасын, аның составындагы мәгърифәтчелек реализмы критик реализм белән тыгыз мөнәсәбәттә яңа төсмерләр алу турында сөйли иде. Шулай итеп, иҗат методлары тарихын эзлекле кичергән әдәбиятлар белән чагыштырганда, татар әдәбиятындагы критик реализмның романтизмнан соң түгол, ә турыдан-туры мәгърифәтчелек реализмыннан үсеп чыкканлыгы бик ачык күренеп
тора Бу да шулай ук тизләтелгән әдәби үсешкә хас нәрсә.
Татар әдәбиятында критик тенденцияләрнең иочәюе сатира һәм комедия жанрын нык активлаштырып җибәрде Поэзия- Д® Г. Тукай, прозада Ф. Әмирхан һәм драматургиядә Г. Камал иҗатларын истә тотканда гына да, сатира һәм комедиянең роле татар әдәбиятында бик сугышчан тәс алганлыгы аңлашылыр. И. Нуруллин хезмәтендә бу жанрның нинди эчтәлек һәм үзенчәлек белән гәүдәләнүенә шактый тулы анализ бирелгән. Реакция елларындагы татар әдәбиятында сатираның чын мәгънәсендә сәнгатьчә камиллек алуы, карикатур- лык һәм схематиклык кебек кимчелекләрдән котылуы, сатирик образга уңай геройны мәҗбүри каршы куюның булмавы һәм. ниһаять, сатираның аерым кеше кимчелекләрен түгел, ә җәмгыятьнең һәм иҗтимагый төркемнәрнең әһәмиятле якларын фаш итүе — болар һәммәсе, И Нуруллин фике- ренчә, критик реализмның җитлеккән сый-фатлары итеп каралырга тиеш. Донья әдә-биятлары тарихында сатира һәм комедия жанрларының үсешен гадәттә әдәбиятларның милли үзенчәлекләре ачыла, үсә башлауның бер әһәмиятле билгесе дип санау бар. И. Нуруллин бу моментка да игътибар иткән булса, искә алынган жанрларга анализы тагын да отышлырак булыр иде
Критик реализмның башлыча проза һәм драматургия елкәсендә тулырак гәүдәләнешен күрсәтеп, И. Нуруллин, лирик поэзиягә кагылганда, мәсьәләнең һәр очракта да бер яссылыкта гына хәл ителмәвен әйтә. Чыннан да, әдәбиятның һәр торендә до. һәр жанрында да теге я бу иҗат методының бер үк тизлек, тулылык һәм тогәллек белән формалашуы мәҗбүри түгел. Мәсәлән. Европа һәм рус әдәбиятларында критик реализмның колачы иң өүвәл роман жанрында күренде. Чонки критик реализм буржуаз җәмгыятьнең терпе иҗтимагый- сыйнфый катламнарын, кешеләрнең үзара менәсәботләрен һәм психологияләрен зур эпик сурәтләрдә тирән итеп бирү мемкин- лекләрен тудырды. Беренче нәүбәттә, моңа, әлбәттә, роман кебек күләмле жанр җавап бирә ала иде. Лирика елкәсендә исә >ш башкарак, катлаулырак. Монда иң элек традицияләрнең гаять тотрыклы булуын очратабыз. Электән килә торган традиция һәм нормалар иҗат методы яки шигъри стильләр үзгәрешенә битараф тормыйлар. Алар сәнгатьнең эчтәлеге юнәлеше «ңару процессында бик тиз үзгәрергә дә, бик тотрыклы хәлдә калырга да мөмкиннәр. Моны XX йез башы татар лирикасында да ачык күреп була. Шуңа күрә проза яки драма белән чагыштырганда. татар лирик поэзиясендә иҗат методларының характерлы сыйфатларын турыдан- туры гына билгеләп чыгу бик үк җиңел түгел, чөнки алар өстә ятмыйлар, ягъни шәхес психологиясе, уй-кичерешләре шигъри сурәтләр әчене тирәнрәк кергән һәм хәтта яшеренгән була И. Нуруллин мәсьәләнең менә шул ягын истә тота һәм аңа ничек якын килүнең тел серен дә табарга омтыла. Аның фикеренчө. лирик поэзиядә критик реализм урын алсын эчен, шагыйрьнең, барыннан да элек, җәмгыять үсешен теге я бу күләмдә дөрес аңлап, халык белән тыгыз бәйләнешкә керүе һәм үзенең шәхси уи-кичерешләрендә халык белән уртаклыкны чагылдыруы кирәк (165 бит). Ә шәхси уй-кичерешләрнең безнең поэзиядә үсеше, көчәюе халык революциясе нәтиҗәсендә шәхеснең үзен аңлавы үсеп, ныгып китүе белән, кешенең кыйммәте күтәрелү һәм шәхеснең рухи дөньясына интерес арту белән бәйле иде (167)- Бу фикерләр яңа булмасалар да, гомумән ал-ганда, татар лирик поэзиясенең үсешенә юнәлеш биргән факторларны дөрес билгелиләр. Әмма конкрет килгәндә ни әчеч алар реалистик поэзия өчен генә кирәкле, дигән сорау да тууы мөмкин. Чыннан да. бу чорда инде реалист шагыйрьне генә түгел, алдынгы романтикны да югарыда искә алынган факюрдан, ягъни шәхескә, кешегә ирек даулаган әдәби геройның халыкка мөнәсәбәтеннән башка куэ алдына кигерү кыен иде. Лирик поэзиядә иҗат методының структурасын билгеләү кебек җитди һәм кызыклы мәсьәләне иуеп тә, аңа тиешле ачыклык белән җавал бирергә батырчылык итмәү И. Нуруллинның Дард- мәнд, С. Рәмиея һәм Г. Тукай лирикасына анализында шактый сизелә.
Тукай һәм Рәмиев поэзиясендәге романтик һәм реалистик тенденцияләрнең ничек чагылышына азмы-күпме игътибар ителсә дә. автор алардагы иҗат методының лирика аша ничек чагылышына җавап бирүдән читтәрәк калган шикелле. Дәрдмәид поэзиясен анализлаганда дә. «аның лирикасы «саф сәнгать» принципларына нигезләнгән «идеаль» поэзиядән башка нәрсә түгел» (173 бит), дигән нәтиҗә белән генә чикләнү, әлбәттә, бу шагыйрьнең иҗат методын берничек тә билгели алмый еле Реакция елларындагы әдәбиятыбызда поэзия бик
бай идея-эстетик хәзинә булуын исте тотканда. И. Нуруллинга бигрәк тә бу очракта безнең лирик поэзиядәге реалистик һәм романтик тенденцияләр турында авыз тутырып сөйләргә мөмкин иде.
И. Нуруллин хезмәтенең күп кенә өлешен алган әһәмиятле мәсьәләләрдән берсе— бу татар әдәбиятында романтизмның яралуы, үсүе, аның традицияләре һәм башка иҗат методлары белән бәйләнеше. Әлбәттә, болар безнең әдәбият белемендә куелмадылар түгел, куелдылар һәм теоретик яктан да игътибарга лаек яктыртылыш алдылар. И. Нуруллин ул теоретик һәм фактик табышларны истә тоткан һәм тиешле күләмдә файдаланган. Әмма шуның белән бергә, аның татар романтизмын аңлавында, романтизмның реализмны ничек баетуын исбатлавында үзенчәлекле яклар шактый. «Романтизм белән дуслыкта» дигән бүлекнең башында ук автор романтизмга карашының төп юнәлешен билгели. Аныңча, романтизм бездә яңа революцион күтә-релеш елларында формалашты һәм аның уңай казанышлары критик реализмның берьяклы үсештән котылуына ярдәм итте. Тулаем алганда, мәсьәләнең куелышы кызыклы һәм әһәмиятле.
Әйткәнебезчә, тизләтелгән әдәби үсешнең бер характерлы күренеше буларак, безнең әдәбият мәгърифәтчелек дәвере белән критик реализм дәвере арасында күп кенә әдәбиятлар кичергән романтизм дәверен үтмәде. Ләкин бу хәл әле һич тә яңа революцион күтәрелеш елларында чәчәк атачак милли романтизм кинәттән генә булган дигән карашны катгый итеп раслауга, аның традицияләрен һәм хәзерлек чорын искә алмауга сәбәп була алмый. И. Нуруллин хезмәтендә мәсьәләнең ■мәгърифәтчелектән — критик реализмга, ә аннан — романтизмга» рәвешендәрәк куелуы аркасында, татар әдәбиятында романтизм эстетикасының көчле генә яралгы һәм традицияләре бик ерактан килүгә игътибар җитенкерәми. Хәзерге әдәбият белемендә Урта гасыр Көнчыгыш идеаль поэзиясен романтизмның бер төре дип карау мәгълум инде. Ул күпмедер дәрәҗәдә, бәлки, бәхәследер дә әле. Ләкин ничек кенә булмасын, егерменче йөз башында барлыкка килгән безнең милли романтизмда әнә шул Урта гасыр идеаль поэзиясе традицияләренең дә урынын, ролен кире кагу мөмкин булмавын истә тотсак, мөсьв- ләнең шактый катлаулы икәнлеге һәм безнең әдәбияттагы романтизмга киңрәк карау кирәклеге аңлашылыр. Инде мәгърифәтчелек дәверен алсак, анда да саф реализм гына булмавын, ә аның составында романтизм эстетикасының яралуын дәгъвалау да нигезсез түгел. И. Нигъмәтуллина, мәсәлән, искә алынган хезмәтендә, «татар әдәбияты, романтик полосаны читтә калдырып, туры- дан-туры мәгърифәтчелек реализмыннан критик реализмга килде» (55 бит) дигән тезисны кую белән бергә үк, XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында безнең мәгърифәтче язучылар иҗатында романтик башлангычның булуын да дәгъва кыла: «Болар — кешедәге «табигый башлангычның поэтизацияләү (соңгысы исә хиресләрнең романтик культын алдан хәбәр итте), сәнгатьнең ролен гиперболизацияләү һәм акылны югары кую» (59 бит),— ди ул һәм хәтта: «Татар мәгърифәтчелек реализмында «идеаль» башлангыч рус әдәбиятында- гыга караганда да көчлерәк һәм ачыграк булып күренде»,— диюдән дә тартынмый. Әлбәттә, бу урында «идеаль» төшенчәсен мәгърифәтчелек романтикасы белән бәйләнештә аңларга кирәк. Тулаем алганда, Й. Нигъмәтуллинаның 1910—1917 еллардагы татар романтизмында табылачак сыйфатларның мәгърифәтчелек реализмында да яралуын дәгъвалавында һәм бу яңа дәвердәге романтик юнәлешне «романтик художестволы методның «икенче мәртәбә» тууы итеп карарга кирәк» (62 бит) диюендә хаклык бар.
Реакция елларында инде критик реализм өстенлек алып, уз эстетикасын формалаштырган чакта романтизмның да реализмнан бик үк калышмаганлыгы күренә. Бу чорда явыз чынбарлык белән конфликтка кергән ирекле шәхес, лирик герой образы алга чыкты. Ул рус һәм Европа романтизмында зур урын алган, мәсәлән, пәйгамбәр-шагыйрь һәм тоткын (мәхбүс) кебек образлар белән аваздашлыкка керде. Гомумән шундый рухтагы романтик тенденцияләр бик характерлы булып китте. Бу еллардагы романтик агым күбесенчә рус һәм Европа әдәбиятлары традицияләрен үзләштерү юлына басканлыктан, моны традицион романтизмның бер гәүдәләнеше дип карарга да мөмкин. Поэзиядә С. Рәми- ев һәм Дәрдмәндләр романтик булып, ә Тукай һәм Гафурилар реалист булып, шул традицион романтизм белән якын мөнәсәбәттә иҗат иттеләр. Шулай ук романтизм-
ның төрле тенденцияләре дә барлыкка килде. И Нигьмөтуллииа исә, мәсьәләне тагын да тирәнрәк алып, эстетик идеал структурасындагы принципларның катлау- лылыгын һәм үзара керешүен истә тотып, Тукай, Дәрдмәнд һәм Рәмиеа кебек шагыйрьләр иҗатында романтизм эстетикасы ничек чагылуга кызыклы гына күзәтү ясый. Мәсьәләгә болай якын килгәндә, реакция елларындагы татар поэзиясендә романтик тенденцияләрнең шактый катлаулы идея-эстетик тесмер алулары, аерым бер әдәби агым булып та һәм реализм белән тыгыз бәйләнештә дә мәй-данга чыгулары аңлашыла. Шулай ител, әгәр дә без Урта гасыр Кенчыгышыинан килгән идеаль яки романтик поэзия традицияләрен, мәгърифәтчелек романтика сын һәм реакция елларында туган романтик агымны күз алдына китерсәк, унынчы елларда икенче мәртәбә активлашкан һәм үзенең милли сыйфатларын тагын да ачып җибәргән романтизмның идея-эстетик җирлегендә бай гына традицияләр яткан-лыгы күренер. Шулерның дәоамы һәм үсеше буларак, унынчы еллардагы романтизм, әлбәттә, үзенең яңа, үзенчәлекле яклары белән дә гәүдәләнергә тиеш иде. Монда инде яңа революцион күтәрелеш һәм милли азатлык идеяләре белән рухланган шәхес настроениеләренең романтик пафосы көчле булып яңгырап китте.
И. Нуруллин унынчы еллар әдәбиятыбызда романтизмның яңа күтәрелеш алуын һәм «бөтен бер юнәлешкә* әверелүен бигрәк тә милли азатлык хәрәкәтенең һәм идеяләренең көчәеп китүе белән аңлата. Милли хәрәкәтнең үз эчендә дә тәрле тенденцияләр булган шикелле, романтизмда да бер-берсеннән нык аерылып торган ике юнәлеш барлыгы әйтелә һәм моны дәлилләгән күп кенә мисаллар китерелә. Бу юнәлешләрнең берсе буржуаз милләтчелеккә тоташкан булса, икенчесе милли изүгә каршы булган демократик идеяләр белән бәйләнгән иде. Мондый бүленеш, эстетик критерийлардан бигрәк, идея-тема- тик башкалыклардан чыгып кына алынган.
һичшиксез, унынчы еллардагы романтизм эчтәлегендә милли азатлык идеяләре һәм тойгылары яхшы ук кабарынкы төс алды. Болар бигрәк тә тарих, культура, мәгариф, сәнгать, әдәбият һәм тел кебек мәсьәләләрдә аеруча кискен булып гәүдәләнделәр, милли азатлык настроениоләре- нең күтәрелүен һәм тирәнәюен күрсәттеләр. Әмма, икенче яктан, яңа күтәрелеш елларында татар җәмгыяте Россиядә киң гражданлык азатлыгы өчен көрәш һәм эшчеләр хәрәкәтенең җанлануы кебек зур иҗтимагый-политик хәрәкәтләрдән дә читтә тормады. Ул хәрәкәтләр үз нәүбәтендә милли азатлык идеяләренең көчәюенә дә тәэсир иттеләр. Димәк, 1910 еллардан соңгы татар әдәбиятында реализм һәм романтизм үсешен, аларның үзара бәйләнешен әнә шул гражданлык азатлыгы өчен көрәш һәм милли хәрәкәтләр яктылыгында кара-сак, иҗтимагый-политик факторларның ту-лылыгын истә тотып фикер йөрткән булырбыз. Тукай һәм Гафури кебек реалист шагыйрьләр иҗатындагы гражданлык мотивлары үсешен генә түгел, билгеле бервакыт лар да «саф романтик* булып күренгән Г. Ибраһимов иҗатын да яңа революцион күтәрелеш елларының өнә шул төп факторлары яктылыгында аңлау мәсьәләне тарихи яктан да. идея-эстетик яктан да тирәнрәк итеп ачуга китерер иде дип уйлыйбыз. Ләкин без бу әйтелгән фикер һәм таләпләрнең И. Нуруллин монографиясендә тулысынча булырга һәм яктыртылырга тиешлеген һич тә таләп итмибез. Сайлаган теманы еның үзенчә тикшерү максаты һәм ноктасы бар. бу — романтизмның, метод буларак, нинди типологик сыйфатлар белән мәйданга чыгуын һәм реализм белән нинди мөнәсәбәттә торуын күрсәтүдән гыйбарәт.
Поэзиядә һәм драматургиядә М. Фәйзи, ә прозада Г. Ибраһимов иҗатларына бирелгән характеристика авторның прогрессив романтизм эстетикасын ачуында гел урынны ала. Шул характеристика аша татар әдәбиятында романтизм юнелешенең формалашып җитүе хакында нәтиҗә ясала. Бу чорда инде әдәби иҗатның романтик тибы һәм романтик методына хас билгеләр тулы булып ачылып киттеләр, диелә. Болар чынбарлыкка каршы куелган матур-лык идеалын ззләүдә, мәхәббәтне, табигатьне һәм шуларга табынган шәхес иреген идеаллаштыруда, иҗтимагый тирәлектән читтәрәк торган гадәттән тыш герой образын, артык дәрәҗәдә кискенләштереп- гән ситуацияләрне, хәлләрне бирүдә, шәхеснең эчке дөньясына аеруча игътибар итүдә, психологизм һәм лиризм элементларының көчәюендә күренделәр Романтизмның бетен дөнья әдәбиятларында табыла торган мондый типологик билгеләре нәкъ унынчы еллар татар әдәбиятында урын алуын И. Нуруллин күп мисаллао белән күрсәткән. Ул билгеләрне саф
көенчә де, реализм белән аралашкан төстә дә табарга мөмкин икән. И. Нуруллин фикеремчә, романтизм көчәю нәтиҗәсендә татар әдәбиятындагы реализм «гомумкеше- лек» типларын тиешле дәрәҗәдә сурәтләмәү, натурализм калдыкларын саклау, шәхеснең эчке дөньясына керә алмау һәм психологик анализның җитлекмәгәнлеге кебек кимчелекләрдән котылу юлына басты (229 бит). Романтизм реализмдагы лирик стихияне, эмоциональлекне, психоло- гизмны көчәйтте. Й. Нигьмәтуллина да: «Романтик лиризм XX йөз башы татар әдәбиятының гаять зур эстетик казанышы булып тора. Кеше эчке дөньясын сурәтләүнең яңа принциплары һәм алымнары белән татар әдәбиятын баетуда аның роле искит-кеч зур» (94),— дигән нәтиҗәгә килә. И. Нуруллин хезмәтендә тагын да романтизмның бездәге реализмга «типик образны калку итеп сурәтләү һәм ситуацияләрне кискенләштерү, концентрацияләү» (227 бит) кебек сыйфатларны алып килүе моңа кадәр игътибар ителмәгән бер момент итеп күрсәтелә. Бу фикерләр, романтизм эстетикасының төп элементларын шактый тулы итеп күз алдына бастырып, татар әдәбиятының күренекле үрнәкләре белән исбат- ланганнар. Шундый үрнәкләрне тикшергәндә, аеруча Г. Ибраһимов иҗатындагы романтизм һәм реализм мәсьәләсенә шактый гына урын бирелгән. Бу язучы иҗаты — унынчы еллар татар әдәбиятында романтизм һәм реализмның үзара, хәтта каршылыклы мөнәсәбәтен гәүдәләндереп, романтизмнан реализмга күчүнең иң характерлы бер мисалы булды, диелә. Мондый фикер, гомумән алганда, безнең әдәбият белемендә әйтелде инде. Әмма И. Нуруллин аны язучының әсәрләрен конкрет анализлау җирлегендә тулырак итеп ачарга, аңа бөтенлек бирергә тели. Аның кара- шынча, Г. Ибраһимов иҗатында, бигрәк тә «Яшь йөрәкләр» романыннан башлап, романтизм белән реализмның якынлашуы нык сизелә. Бу романда, ди автор, «без каршылыклар өлкәсенә килеп керәбез, романтизмның реализм белән бәрелешүен күрәбез» (...) «романда романтизм һәм реализм янәшә яшиләр...» (217 бит). Ләкин без бу фикерләрдә «Яшь йөрәкләр» романындагы романтизм эстетикасын бер яклы-рак аңлау бар дип уйлыйбыз *********. Әсәрнең нигезендә яткан романтик контраст, антитеза алымы өчен кирәкле, ягъни «түбән чын-барлыктан» алынган күренеш һәм детальләрне реализм киштәсенә куеп, шуннан ике методның бәрелешүен яки янәшә яшә- вен табарга теләү — мәсьәләгә схематик караш түгелме икән? Ә асылда бит Г. Иб- раһимовның иҗат методына бу детальләр, тормышчан эпизодлар, хәтта вакыйгалар аша түгел, ә геройлар, аларның характерлары, үзара мөнәсәбәтләре һәм язмышлары аша якын килергә кирәк. Болар инде тулысы белән романтик идеаллардан һәм эстетик принциплардан үсеп чыгалар. Ро-мантизмның да тормышка бәйле булуы зарури икәнлеген онытмасак, «Яшь йөрәк- ләродәге реалистик элементларның нәкъ андагы романтизм өчен кирәкле икәнлеген дә, ягъни аның белән органик мөнәсәбәттә булуын да аңларбыз. Чөнки монда ике методның янәшә килүе дә, бәрелеше дә түгел, ә романтик идеалның реаль чынбарлык белән конфликты, бәрелеше үзәккә куелып, бу конфликт романтизмга хас психологик кискенлек һәм эмоциональ-ли- рик күтәренкелек белән сурәтләнгән. Димәк, «Яшь йөрәкләркдә без романтизм һәм реализм бәрелешен түгел, ә романтик идеалның чынбарлык белән каршылыгын, шуңа тапкыр романтик антитеза алымын очратабыз. Моны аермау һаман да романтизмны чынбарлыктан читтә яки өстә тор-ган нәрсә иттереп кенә аңлаудан килсә кирәк. Шулай ук Г. Ибраһимовның башка исәрләрендә дә романтизм белән реализм каршылыгын, бәрелешен күрергә теләү яки аларны ничек тә реализм ягына алып чыгарга тырышу әнә шулай романтизмны тормыштан читтәге бер эстетик күренеш дип караудан килә, ахры. Әйе, Г. Ибраһи-мов иҗатында торган саен реализм эстетикасына борылыш кына түгел, ө аның белән романтизм арасында уртаклык табу тенденциясе, реализм эстетикасына юнәлеш көчәя барды. «Безнең көннәр» романы — шуны бик тулы күрсәткән мисалларның берсе.
Татар әдәбиятында романтизм белән реализмның органик керешә баруыннан, синтезыннан килеп туган күренешне без «романтик реализм» 1 дип атаган идек инде. Бәлки, атама буларак, мондый төшенчә бәхәследер, отышлы түгелдер. Ләкин, ничек кенә булмасын, бигрәк тә унынчы
********* МондыП Сер яклылык безнең дә Г Иб- раһиыии иҗатына багышланган беренче мә-каләләребездә урын алган иде.— Г. X.
Кара: «Казан утлары» 1971 ел. 9 сан.
еллардагы татар әдәбиятында романтизм һем реализм хәрәкәтләрен элекке традицион мәгънәсендәге реализм һәм романтизм кысалары, нормалары белән генә үлчәп булмый. Бу ике методның органик керешү, синтез процессын һәм үзенчәлекле үзгәреш кичерүен күрми калу хәтта мөмкин дә түгел.
Шул еллардагы рус әдәбиятында да «неореализм» (яңа реализм) турында сөй- ләүлор очраклы булмады. Рус әдәбиятында да реализмның яңаруы факт иде. Әмма ничек һәм нинди методлар исәбенә яңаруы турындагы сорауга җавап бертерле генә бирелмәде. Берәүләр «неореализмины критик реализмның символизм белән керешүе, синтезы дип, ә икенчеләр классик традицияләрнең яңа замандагы реализм белән езелмәс бәйләнеше җирлегендә туган эстетик яңалык дип аңлаттылар. Марксистик тәнкыйть соңгысын алдынгы рус әдәбиятының яңа чорда ирешкән характерлы бер сыйфаты итеп күрсәтте һәм «неореалиэм»- ның мәйданга чыгуын яңа революцион күтәрелешләр нәтиҗәсе дип карады. Бу чордагы татар әдәбияты күпме гене үзен-чәлекле шартларда һәм үзенә хас сыйфатлары белән күренмәсен, аның рус әдәбиятындагы яңалыкларга, үзгәрешләргә тирән бәйләнеше бар иде. Татар әдипләре дә рус әдипләре сулаган бер үк заман, бер үк ватан сулышын суладылар, зур игътибар һем сизгерлек белән рус әдәбиятының барышын күзәттеләр, тәҗрибәсен өйрәнделәр.
Безнең унынчы еллар әдәбиятын ип еүвәл азыкландырган факторлар, әйткәне безчә, яңа революцион күтәрелеш һәм милли азатлык идеяләре булганлыктан (ә болар икесе дә Беренче рус революциясе традицияләреннән аерылгысыз иде), бу факторлар, барыннан да элек, изелгән шәхеснең һәм реалистик, һәм романтик рухтагы активлыгын көчәйттеләр Менә шул җирлектә аның чынбарлыкка һәм кешегә мөнәсәбәтендә до психологик һем иҗтимагый оптимизм үзен яхшы ук сиздерә алды. Шуңа күрә унынчы еллардагы безнең әдәбиятта психологик һәм иҗтимагый тенденцияләрнең бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә торуы мәсьәләсе бик әһәмиятле. Билгеле булганча, социаль детерми-низм, ягъни әдәби геройны һәм уй-киче- решлерне иҗтимагый шартлар, хәлләр белән бәйләнештә, димәк, чынбарлык за-кончалыкларыннан аермый сурәтләү, реалистик принципларның иң үзәктә торганы.
Бездәге романтизммын бу принципны кабул итүе, һичшиксез, аның һәм чынбарлыкка бәйләнеше, һәм реалистик эстетикага якынлыгы белән генә аңлатылырга мөмкин. Г. Ибраһимов прозасы моның бигрәк тә ачык бер үрнәге булып тора. G Сүнмә- ләй Һәм Ш. Бабич кебек шагыйрьләрдәге романтизмның да иҗтимагый пафосы Тукай реалистик традицияләреннән аерылгысыз.
Югарыда сөйләгәннәрдән чыга торгаи бер нәтиҗә шул: безнең әдәбияттагы реализм һәм романтизм мөнәсәбәтенә берьяклы гына якын килү булмаска тиеш. Унынчы еллардагы романтизмның реализмны баетуы турында сөйләп тә. инде бу чорда үзенең эур гына традицияләрен тудырган реализмның романтизмга ничек тәэсир игүенә игътибарсыз калу шулай ук бик үк объектив һәм дерес булмас иде. Чыннан да. егәр романтизм татар әдәбия-тында реализмның психологик һәм лирик тонусын күтәрүгә, геройның гомумиләшто- релгән, ягъни калкурак итеп сурәтләнгән типик образын тудыруга ярдәм иткән булса, реализм исе романтизмдагы иҗтимагый принципның, социаль детерминизмның үсүенә булышты. Димәк, реализм һәм романтизм мөнәсәбәте турында сөйләгәндә, мәсьәләнең ике ягын да истә тотыл эш итү тулырак һәм объективрак булыр иде. И. Нуруллин хезмәтендә бер якка — романтизмның реализмны баетуына, камилләш-терүенә күбрәк басым ясала. Әлбәттә, беэ моны ниндидер кимчелек дип карарга уйламыйбыз. Мәсьәләнең куелышында »ие якны да исәпкә алу отышлырак булыр иде. дибез. Романтизм ягыннан килеп, И. Нуруллин кызыклы гына күзәтүләр ясаган һәм фикерләр әйткән. Шушында аның теоретик отышы күренеп тора- Бу отышын ул, тагын бер мәртәбә тулы итеп, Ф Әмирханның «Хәятя, Ш. Камалның «Акчарлаклар» һәм М. Фәйзинең «Галиябану» кебек әсәрләрен анализлаганда күрсәтә, һичшиксез, беренче ике әсәрдәге реализмның романтик психологизм, лиризм һем эмоциональлек белән сугарылуы турындагы фикерләр ышандырырлык ител нсбатлаигәннар. Ф. Әмирхан һәм U1 Камал иҗатлары реализм җирлегендә ничек үсеп килүләрен күз алдына китәргәндә, «ларның бу әсәрләрендә романтик элементлар нинди урын алуы һәм реализмны баетуы тагын да очык аңлашыла. Әмма М. Фәйзинең «Галиябануе драмасындагы «романтик типизациаяен чын-чыниан реалистик типизациягә әАлө-
нүе» (295) — бу инде романтик язучының реализмдагы иҗтимагый принципка якын килуе белән аңлатылырга тиеш. Монда традицион-романтик коллизияләр структурасы сакланган хәлдә, идеаль геройлар заманның тормышчан хәлләре, тирәлеге белән органик мөнәсәбәткә керәләр һәм романтик геройларга хас трагик язмыш кичерәләр. Үзенең төп рухы һәм поэтик пафосы белән романтик булган бу әсәр көчле иҗтимагый һәм психологик яңгыраш ала. Әмма шулай да И. Нуруллинның бу драмадан «тормыштагы иске патриархаль тәртипләрне һәм капитал властен бетерми торып, хезмәт кешесе чын бәхеткә ирешә алмый» (299 бит) дигән идея килеп чыга дип мөһер сугуы, әлбәттә, әсәрне критик реализм үрнәге итә алмый әле.
Реализм белән романтизм мөнәсәбәте, аларның үзара бәйләнеше һәм, ниһаять, романтизмның реализмны баетуы кебек мәсьәләләрне караганда, И. Нуруллин асылда инде бу ике методның синтезы турындагы тезисны да куя. Ләкин ул аңа махсус тукталмый. Моңа карата Й. Нигъ- мәтуллина хезмәтендә кызыклы гына күзәтү һәм искәртүләр ясалган иде. Әйтеп үтелгәнчә. Нигъмәтуллина иҗат методларының үзара мөнәсәбәтен эстетик идеалның структур принциплары нигезендә караганлыктан, аның тикшеренүләрендә теоретик куелышны сәнгать үзенчәлеге ноктасыннан күзәтүләр белән исбатлауга зур гына урын бирелә. Шундыйлардан, мәсәлән, Тукай поэзиясендәге реализм һәм романтизм мө-нәсәбәтенә анализы турыдан-туры бу ике методның синтезы мәсьәләсе белән бәйләнә. Ләкин шунысы характерлы: Лермонтов һәм Пушкин иҗатларында бу ике методның синтез дәрәҗәсен алуы расланса да (200—203 битләр). Тукайга килгәч, бу синтезның булмавы дәгъва ителә һәм шагыйрь иҗатының соңгы елларында шундый синтез барлыкка килүен әйтүчеләрнең фикере кире кагыла. Әмма бу кире кагуның бик үк дәлилле һәм ышандырырлык булмавы да сизелеп кала. Чөнки Тукай поэзиясендә романтик башлангычның көчәя баруын күреп тә һәм аны конкрет анализлап та, бу башлангычның шагыйрь реализмында шактый көчле бер тенден-циягә әйләнүен синтез төшенчәсенә кертергә теләмәү аңлашылып җитми. «Әгәр дә,— ди Й. Нигъмәтуллина,— Тукай методы чыннан да «синтетик» булса, ул критик реализм да, прогрессив романтизм да булмас иде» (180 бит). Әмма шунысы гаҗәп:
Тукайга карата романтизм белән реализм синтезы өченче күренешкә — ниндидер яңа методка китерергә тиеш дигән таләп куелса да, Лермонтов һәм Пушкиндагы синтез турында һич тә мондый таләп ноктасыннан сүз алып барылмый. Нигьмәтуллина, мәсәлән, Пушкинда «сурәтләүнең реалистик һәм романтик ысуллары бер бөтен булып кушылуы», «кабат иҗат итүче һәм яңабаштан иҗат итүче башлангычларның Пушкинча синтезы» (201 бит) кебек фикерләрне әйтсә дә, шуның нәтиҗәсе булган икенче яңа ме-тодның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге һәм аның ничек аталуы турында бер сүз дә әйтми '. Шулай булгач, Й Нигъмәтуллинаның синтез концепциясе ачык эстетик принципларга нигезләнгән тотрыклылык белән характерлана дип әйтү читен. Ул кулланган схема, күрәсең, һәр очракта да «тылсымлы» булып чыкмый. Ә чынлыкта исә ике иҗат методы синтезының зарури рәвештә өченче методны тудырырга тиешлеге гомуми әдәби-эстетик канун була алмый. Барыбер ниндидер методның бу синтезда доминантлык, өстенлек итүе мәҗбүри. Иҗат методларының үзара органик керешүен турыдан-туры химиядәге синтез мәгънәсендә аңларга ярамый. Шул ук Пушкиндагы реализм һәм романтизм синтезында да реализмның өстенлек алып китүе мәгълүм. Димәк, әгәр дә без, мәсәлән, реализм белән романтизм синтезы билгеле тарихи шартларда «романтик реализм» агымын мәйданга китерә дибез икәи, моннан һич тә реализм үзен бөтенләй югалта, романтизмда эреп бетә яки киресенчә була дигән катгый нәтиҗә чыкмый әле. Әйтик, Горькийның, социалистик реализм революцион романтизм белән критик реализм синтезы җирлегендә барлыкка килгән яңа метод, дигән фикерендә, барыннан да элек, реализм төшенчәсенә өстенлек биргәнлеге шиксез. Димәк, әдәби синтез төшенчәсен абсолют мәгънәсендә карау мөмкин түгел.
Нигъмәтуллина үзенең соңгы бер хезмәтендә инде реализм һәм романтизм синтезын күрергә теләвен, ягъни «романтик реализм» концепциясенә бик якын килгәнле-
■ Бу мәсьәләгә икенче яктан килеп Пушкин иҗатындагы синтезның яңа метод тудыруы турында әйтелгән фикерләр дә бар: «Җитлеккән Пушкин реализмы — диләр, мәсәлән. кайбер белгечләр — классицизм объективлыгының романтиклар субъективлыгы белән тирән синтез нәтиҗәсе булды» (История русской поэзии в двух томах. Т. 1. Из-во «Наука». Л. 1968. Стр. 244.)
ген искәртә: «1907—1917 еллардагы татар одәбиять нда — ди ул,—романтик-реалистик әсәрләр барлыкка килеп, аларда әдәби үсешнең югарыда күрсәтелгән ике тенденциясе (социаль типизация һәм психологизация.— Г. X.) бергә кушылды. (Ф. Әмирханның «Хәят» повесте, Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романының беренче редакциясе, М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы, Ш. Камалның «Акчарлаклар» повесте һ. б.) Бу төр әсәрләр эстетик планда социалистик реализм методын хәзерләделәр» Шул рәвешчә, XX йөз башы татар әдәбиятында романтизм һәм реализм синтезы икенче бер яңа агымны тудырганлыгын күрсәтү теләге җитлегеп килә. Шуңа күрә дә безнең әдәбият белемендә реализм һәм романтизм синтезы мәсьәләсе тулаем әдәби хәрәкәткә нисбәтән дә, аерым язучылар иҗатына бәйләнештә дә төплерәк һәм исбатлырак итеп өйрәнүне Кәгеп кала.
Әдәбияттагы идеаль һәм реаль, яки романтик һәм реалистик башлангычлар, яралгылар турында сүз алып барганда, бу сәнгатьчә төшенчәләр белән тарихи опти- мизм идеясе арасында ниндидер эчке бер бәйләнеш барлыгына игътибар итү сорала шикелле.
Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтендә үзен нык кына сиздерә башлап, Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә ачылып киткән тарихи оптимизм идеясе безнең әдәбиятның үсешендә зур роль уйнады. Тарихи барышның төрле чорларына нисбәтән, аның әдәбияттагы яңгырашы, әлбәттә, төрлечә ишетелде. Әмма аны сүндерү, басу момкин түгел иде инде.
Тарихи оптимизм, ягъни тарихи килә-
' Проблемы реализма и литературах нв- >Дои советского Востока Тезисы докладов, яку. Иа-во «Элы». 1072. Стр. -1-1—«. чәккә ышаныч, җәмгыятьнең, халыкның туктаусыз алга баруына өмет белән карау, бер яктан, иҗтимагый шартлардан, реаль чынбарлыктан үсеп чыкса, икенче яктан, анда кешенең матурлыкка, бәхеткә, азатлыкка ашкынуы кебек романтика да бар. Тарихи оптимизм идеясе үзе генә дә реаль теләкләрнең идеаль өметләрдән башка мөмкин түгеллеге турында сөйли. Бу момент сәнгать дөньясында инде аеруча бер киеренкелек белән гәүдәләнә. Әгәр дә Г. Тукайның «Татар яшьләре» шигырендәге:
Күн булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары.
Ялтырар нзге көрәшнең хәнҗәре.
алмазлары —
кебек ике юлның мәгънәсенә дикъкать итсәк кенә дә. тарихи оптимизм идеясенең тибешен тоярбыз. Менә шул ике юл шигырьнең үзендә үк инде, бәлки, реализм һәм романтизм, яки реаль һәм идеаль башлангычлар синтезының бер орлыгы, күзәнәге шытып ятадыр.
XX йез башындагы безнең әдәбиятның үзәгеннән үткән алдынгы идеяләр — тор-мышчанлык. халыкчанлык һәм тарихи оптимизм идеяләре һәр вакыт татар әдәбиятының эстетик идеалын яктыртып, аның критик реализм һәм прогрессив романтизм юлыннан баруына юнәлеш бирделәр Беренче рус революциясеннән зур көч алып, реакция караңгылыгын үтеп, яңа революцион күтәрелеш белән рухланып, импе-риалистик сугыш елларының дәһшәте эчендә сыналып һәм икенче буржуаз-демократик революцияне кичереп, бу идеяләр социалистик чор әдәбиятына килеп керделәр Моннан соң инде аларның эчтәлегендә һәм сәнгатьче чагылышында үткән белән тыгыз бәйләнеш кене түгел яңа заманга лаек тирәннән үзгәреш тә һич булмаганча киң колач алды.