Логотип Казан Утлары
Юлъязма

ТУГАНДАШ ТАТАРСТАНДА


зган елның май аенда безнең орденлы Ворошиловград өлкәсендә татар әдәбияты һем сәнгате атналыгы булып узган иде. Татарстаннан кипгән кунаклар белен бергәләп. миңа шахтерлар шәһәрләре — Кадиевка. Брян- ка, Кировск һем Лисичанскида булырга, шахтерлар белән очрашырга туры килде. Шахтерлар белән генә дип әйтүем, бәлки, бик үк дәрес тә түгелдер, ник дисәң, Донбасс шахтерларының үзәге булган Лисичансчины. мәсәлән, бүгенге кәндә тулы хокуклы химиклар каласы дип, Кадиевканы машина тезүчеләр каласы дип тә әитерге мөмкин.
Татарстаннан килгән кунакларны ворошиловградлылар эшләгән эшләрнең күбесе сокландырды. Әмма, барыннан да элек, кунакларны хезмәт кешеләре, алар- ның күңел җылысы, туганлык-дуслык тойгылары дулкынландырды
Ул чакта ук инде безнең Совет Татарстанына җавап визиты белән август аенда барачагыбыз билгеле иде. Шул уңай белән Шәүкәт Галиев
— Сезгә дә ШУНДЫЙ ук очрашулар телим Безнең татар халкы да кунакчыл, ихлас күңелле халык. Әмма сездә күргәннәр кабатланмаслык Туганлык хисләренең моннан да ихласрагын мин күз алдыма китерә алмыйм,— дигән иде.
Бу сүзләрне бер Шәүкәт Галиев кенә әйтмәде.
Татар яэучмпарының туган ягым турында әйткән җылы сүзләрен ишетү миңа күңелле булды. Дөресен әйткәндә —мин моңа горуоландым Горурландым, ләкин гаҗәпләнмәдем Моңарда мин гадәти булмаган бер генә нәрсә дә күрмәдем. Күп милләтле Донбвсс яклары мин белә белгәннән бирле шундый Әле революциягә кадәрле үк бу җирдә гыйнфый көрәшләр аша хезмәт халкының интернациональ дуслыгы барлыкка килеп, гел үсә, гел ныгый барган. Бүген дә ул шул гүзәл традицияләренә турылыклы.
...һәм мено без Татарстанда.
Партиянең Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Әхмәтҗа- нович Табеев безне кабул итеп, республиканың промышленносте, авыл хуҗалыгы, фән һәм культурасы турында истә калырдай тирән эчтәлекле сүз сойләгә нән соң, Владимир Ильич Ленин һәйкәленә, совет власте өчен һәлак булган каһарманнар обелискына, Максим Горький, Габдулла Тукай. Муса Җәлил Һәйкәлләренә чәчәк салганнан соң, Казанның истәлекле урыннары белән танышып, Тагарстанда Украина әдәбияты һәм сәнгатенә багышланган тантаналы кичә үткәргәннән соң. без, оч төркемгә бүленеп, республика буйлап чыгыл киттек.
Безнең төркемдә шагыйрьләр Михайло Яременко, Василий Горяйнов Ворошиловград филармониясе артистлары — нәфис сүз остасы Ангелина Захарова, баянчы
У
Алексей Павлов, җырчы Нина Нестеренко, россам Николай Неклюенко һәм без ко озата баручы татар язучылары Мадин» Маликова, Шауквт Галиев, Гариф Ахунов бар иде. Маршрутыбыз республиканың иң ерак почмагыннан — Актаныштан башланды.
15 август. Баш естенд» кайнар кояш. Казан аэропортында самолет кетебез. Расписание буенча без Актанышта иртвнге унда булырга тиеш идек. Квн инде твшкелектвн авышты, е без әле һаман чемоданнар естенд». Кыскасы, трасса безне кабул итми...
Хужалар дулкынлана, телефонны кулдан тешерми, аэропорт башлыкларына көн бирми... Уңайсыз. Ерак Актанышта безне каршыларга дип кешеләр килгәндер, көтә-көтә арыгач, кайтып киткәннәрдер... Көтеп-көтеп кунагың килмәс»... шуннан да авыр хәл юк деньяда. Шуның өстене, районда урак өсте. Сәгате-минуты кадерле.
Ниһаять, безне самолетка чакырагер. Тагын сәгать ярымнан без Актанышта дигән сүз.
Моторлар кабынды. Очабыз. Кәеф шөп түгел. Самолет очканда да, түбән тешә башлагач та җанлану сизелми...
Трапка чыгабыз — үз күзләребезгә үзебез ышанмыйбыз Аэропорт мәйданы тирәли күз явыңны алырдай булып тезелгән тоташ чуар стена басып тора. Мен» стена кинәт «чәчелә» — ал галстуклы балалар чәчәк бәйләмнәре күтәреп безгә каршы йөгерәләр.
Кешеләр, кадерле дуслар! Сез бит кайнар кояш астында көннең-көн буе басып торгансыз!
Безне траптан дулкын юып алып төшеп китәмени! Үзебез дә балалар каршына йөгерәбез. Балалар безне чолгап ала, чәчәкләр белән күмә, кочаклашып күрешә. Ә күзләре... күзләре нинди якты, нинди нурлы, нинди сөенечле аларның!
Яшүсмерләрнең дә күз карашларында якынлык, туганлык тойгысы; олылар сабыр, алар җай гына күрешә, чәчрәми ген» күреш», ә йөзләре якты, әллә ниткән бер Hvp белән балкып киткән якты. Чигүле сөлгеләрдә безгә быелгы иген уңышының беренче икмәген китерәләр, атаклы милли ризык — чәкчәк китерәләр, мин русча: «Моның берәр мәгънәсе бармы?» — дип сорыйм. Шаян телле Шәүкәт белән Гариф: «Кушать чуть-чуть»,— дип аңлаталар.
Район җитәкчеләре белән танышабыз: КПССның Актаныш райкомы секретаре Мәхмүт Гарилоаич Сөмигуллин — яшь, чүкечтәй нык, чибәр, йвзендә ихтыяр ныклыгы сизелеп тора, ә күзләре, мондагы һәммә кешенеке кебек, якты, искиткеч якты; хезмәт ветераннары, районның данлы кешеләре берәм-берәм килеп күреш», Донбасс хәлләрен сораша... Бер карасаң, әле исемнәрне отып алырга да өлгермәдек, ә үзебез, үзебез инде йөз ел бергә яшәгән сыман. Әйтерсең син монда кунакка килмәгән, туган җирең» кайткан.
Мен» Актаныш үзе. Зур бер үзәнлектә утыра — җилләрдән ышыклана белгән ул. Йортларо|н бүрәнәдән салган, таза итеп салган. Урамны иңләп эленгән кызыл полотноларда: «Рәхим итегез, кадерле кунаклар!» дип татарча да, «Гостинно просимо, дорог* друз!!» дип украинча да язылган.
Урамда халык күп. Яшел шәлләрен бөокөнөп утырган ак каеннар Ленин һәйкәлен әйләндереп алганнар, халык шунда җыелган. Без Советлар иле халыкларының коммунистик дуслыгына нигез салган бөек кеше һәйкәленә кечекләребезне салабыз һәм шундук, күңелләрне җилкетеп, дуслык митинг ысы башланып китә. Ленин һәйкәле янына җыелган актанышлыларга әйтер сүзебез бар безнең» безнең якның данлы эшләре, эшчән кешеләре турында сөйлибез. Актаныш халкын шатландырыр сүзебез дә бар: безнең Ворошиловград өлкәсендә 13 меңнән артык татар яши. Сезончылар яки акча көрәп алырга килүчеләр түгел — кадровиклар, нәсел-нәсәптән үк килә торган шахтерлар, машина төзүчеләр, химиклар, металлурглар; алар өчен Донбасс җире — Идел һәм Кама буйлары кебек үк — мәрхәмәтле ана. Донбасста яшәүче татарлар арасында хезмәт батырлары, Еәеч Ватан сугышы батырлары, шахтерлар династияләре бар. Без Украина Донбассында бәхет тапкан Татарстан уллары исеменнән Актаныш җиренә баш иябез...
Кич. Сөн елгасы буенда, кай ягы беләндер безнең Донец елгасын хәтерләткән ямьле тугайда, мәңгелек урман аланында —зур учак янында утырабыз. Безне
Худ Н Неклюенко Советлар Союзы Герое Фәхрази Галиев.
чыларының дәртле кәйләренә кушылып, Идел турында, дуслык турында җырлый, Идел буенда беренче революцион чыныгу алган Володя Ульянов турында җырлый. Ә Ангелина Захарова герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен укыганда урмач аланы тын кала. Тик дуслык символы булган зур учак кына герли-герли яна—
16 август иртәсе. Район культура йорты шыгрым тулы. Украинадан дуслык еаламе тапшырабыз. Ворошиловград хезмәтчәннере партиябезнең XXIV еьездын нинди хезмәт уңышлары белән каршылаганны сейлибез. Украинча, русча, татарча шигырь яңгырый, барысы бер норсә — безнең ил халыкларын берләштергән дуслык турында. Ленин партиясе турында, туган илебез турында...
Кичәдән безне җибәрергә теләмиләр, бер сегать, ике сәгать, оч сәгать уза. Безнең Минэәләгә барып җитәсебез бар. Кадерле дуслар, рәхмәт сезгә киң күңелле, олы җанлы булганыгыз очен!
Саубуллашабыз. Машиналарга утырабыз, урамда калучыларга кара бәрхет бүләк түбәтәйләребезне, чәчәк бәйләмнәрен болгыйбыз. Район җитәкчеләре безне озата баралар Юл уңаенда Актанышның тау естендә салына башлаган яңа үзәген карап китәбез. Силикат кирпечтән пехтә итеп салынган зәңгәрсу йортлар Донбассның эшчеләр поселокларын хәтерләтә. Булачак культура йортын, мәктәп биналарын, магазиннарны без сүзсез дә таныйбыз, әмма хуҗалар — үз эшләренә гашыйк кешеләр — яңа үзәкнең нинди булачагын безгә кат-кат сойлиләр, күрсәтеп йориләр. Яшь кала, яшь Актаныш.
Мин — безнең бригаданың иң елкене, венчыгаш кешеләре теле белән әйткәндә, аксакалы — борынгы Актаныш ягына карыЯм да моңаеп куям һәм күңелемнән аңа изге сүзләремне әйтем: «Тынычлык сиңа, картлач, узаң үстергән улларың әчем сиңа кызарырга туры килмәс. Бүрәнәдән салган йортларың синең тиздән уп урында булмаслар, булмасалар да кайгырма. норглар сүтелер, эзләре дә
тиро-яктагы колхозларның в «киллере уратып алган. Яшьләр бик куп, урта яшьтәгеләр дә куп. Чәчләренә чал кунган мәхтәрәм картлар да бар. Хуҗалар Актаныш турында, аның таңнары, басмалары, тымызык кичләре, уңган киленнәре, эшчән егетләре турында җырлыйлар. Сен буйларының ямен җырлыйлар, герой якташлары Шәймәрдаиовка дан җыр-лыйлар. Күңелгә рәхәт, рәхәт. Тугандаш татар халкының күңел байлыгын күрү рәхәт. Чуар милли киемле яшьләр гүяки рәссам картинасыннан тешкәинәр һәм менә тагын рәссам картинасына күчә баралар.
Безнең рәссамыбыз Николай Неклюенко егет-кызларның порт-ретларын ясый һәм, алар минем Украинадагы күргәзмәмә җан бирерләр, безнең ил халыкларының бердәм дус гаиләдә уртак бәхет табуларын чын итеп ачарлар, дип шатлана.
Михаиле Яременко белән Василий Горяйнов шигырь укыйлар. Нина Нестеренко — безнең бригаданың иң яшь кешесе—Алексей Павловның һәм Актаныш баян-
ФЕДОР ВОЛЬНЫЙ ф ТУГАНДАШ ТАТАРСТАНДА
калмас, әмма синең әйбәт исемең, синең халкың белән мәңге яшәр, мәңге сакланыр...»
Очсыз-кырыйсыз даладан барабыз. Ике якта — бодай кырлары. Идел буенда быел ел коры килде, әмма Актаныш халкы әйбәт уңыш үстергән.
Мәхмүт Гарипович — беренче очрашканнан башлап безнең белән бергә булган кеше — секретарьлыкка игенчелектән күчкән агроном, авыл эшчәннәренең фидакарь хезмәтләрен сөйләп бара.
— Җир әйбәт, уңдырышлы, кара туфраклы. Әмма ел авыр килде, яңгырлар булмады, ашлама бирү, тирәнгә сөрү, дым саклап калу коткарды,— ди ул. Район кешеләре хакында аның гаҗәеп бер җылылык белән сөйләп баруы безгә аны тагын да якынайтып җибәрә. Сүз җаенда әйтим: Актаныш кешеләре — тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, күңел байлыклары белән дә бик матурлар, белемлеләр, теләсә кайсы өлкәдә эшләүче бол- геч-эрудитлар белән сөйләшә алырлыклар...
Агач йортлы бер авылчы узабыз. Юк, узмыйбыз шул: безне туктаталар, пио-нерлар урап аг.а, мәктәпкә алыр керәләр. Чуар киемнәр, чәчәкләр, дусларча тәбрик сүзләре. Татарча да, русча да, украинча да. Ни арада өйрәнел алганнар, ничек матур итеп сөйлиләр. «Коммунизмга» колхозының партком секретаре Гари- повка, безне көтеп алган балаларга рәхмәт сүзләре әйтмәкче булам, дулкынланудан сүзем езелә. Михаиле Яременкога карыйм, сугыш ветераны, ул катырак күңелледер дип уйлыйм — юк, ул да дулкынланган, күңел хисләрен күкрәгенә кушырган куллары белән генә аңлата.
Безне әлс «планнан тыш» «Таулар», «Маяк» колхозларында, «Чишмәндә туктаттылар. Ә татар шагыйре Нур Баян исемендәге колхозда безне күп кешеле демонстрация каршылады. Гаять зур авылның олысы-кечесе урамга чыккан. Әбиләр гел ак яулыклы, бабайлар түбәтәйле, яшьләр күз явыңны алырдай чуар киемнән. «Сәлам! Сәлам! Сәлам!» — төрле яктан куллар сузыла. Безне, ворошиловградлы- ларны, берәм-берәм бүлеп алып, аерым төркемнәр эчендә калдыралар.
Батан сугышында һәлак булганнар һәйкәле янында шигъри митинг үткәрәбез. Машиналар янына чәчәк сибелгән юллардан барабыз.
— Без, ихтимал, бүген Минзәләгә барып җитә алмабыз,— дим мин Мәхмүт Гариповичка.
— Халык ихтыяры безнең ихтыярдан көчлерәк,— дип елмая ул.
...Ул көчне без Минзәләнең үзенә үк барып җитә алмадык. Шулай да Минзәлв җирс-нә аяк бастык.
Өлгереп килгән иген басуында, ике район ««игендә, безне келәмнәр җәеп каршы алдылар. Ипи-тоз, якты йөз! Минзәлә делегациясе дә зур: эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция, район җитәкчеләре. Әле «планнан тыш» очрашулар тойгысы
Худ Н Неклюенко. Мннзәлә райкомы таре Гөлсабира Хакимова.
де бетеп җитмәгән, без тагын чәчәкләр арасында, без тагын дуслар кочагында Фотоаппаратлар, киноаппаратлар, дуслык ми- тингысы, кыр уртасында микрофон, магнитофон —кая бара бу замана?! Нинди яңалыклар алып килә? Шәһәр культурасы республиканың иң аргы почмакларына үтеп керә.
Миизәлә машиналарына күчеп утырабыз. Безне «Гигант» колхозында котәләр. Очрашу шатлыгы зур, минзәләлеләрнең каршылавы күңелне кузгата, әмма безноң күңелләргә кереп урнашкан актанышлылар белән менә шушы минутта ук инде саубулла-шырга кирәк. Бу искиткеч кешеләр белән инде без туганлашып өлгердек, ни хәл итәсең —аерылышабыз. Кыен булса да, аерылышырга туры килә. И газиз илем, нинди күп синең әйбәт кешеләрең! Рушан Гарипович Сабиров — КПССның Минзөло райкомының беренче секретаре — Актаныш секретаре кебек үк яшь чибәр, шундый ук югары белемле агроном. Мәхмүт белән Рушан бер институтта бергә укыганнар. Рушанның сүзләрендә күршеләренә ихтирам күп. Бу ихтирам аны безгә шундук якын итә, ике районны бергә бәйли. Рушан Мәхмүтне ярата икән, димәк, ул да шундый ук киң күңелле, шундый ук эшлекле кеше. Балыкчыны балыкчы ерактан таный бит.
Без колхозның механикалаштырылган зур бер ындыр табагына килеп эләгәбез. 15 мең гектар жире булган гигант колхозның ындыр табагы да гигант булмый нинди булсын соң! Халык бар сәгат.кә ялга туктый. Фронттагы кебек, солдатлар кебек, сәнгать бригадасын чолгап ала. Бер команда' барысы безнең янда. Халык, халык; алма төшәр урын юк. Түбәләрдә—әрсез бала-чага.
Безне, Украина вәкилләрен, Социалистик Хезмәт Герое, председатель Госман Латыйпов котлый. Монысы — олкән, чәченә чап кергән, төп кебек нык, йөзе җитди, күзләре генә нурлана. Очрашу күп кешеле ихлас митингка әйләнеп китә Украин һәм татар халыкларының дуслык бәйрәменә әйләнә. Берьюлы алты баянда уйнаган баянчылар ансамблен вокалистлар алмаштыра. Ул арада халыкны ярып, мәйданга янә милли киемле егетләр, кызлар килеп чыга. Белмим, белгеч-хореографлар аларның бию осталыгын ничек бәяли торгандыр, әмма без талантам Ләм борынгы татар халкы сәнгатенең тагын бор битен ачып биргән, чын мәгънәсендә күп бизәкле шигъри биюләр бүләк иткән яшьләргә сокландык.
Бәйрәм Ворошиловград шагыйрьләренең һәм татар каләмдәшләрсбезнең әсәрләрен уку, украин поэзиясен һәм Җәлилнең утлы-ялкынлы юлларын imna җиткерүче Ангелина Захарова, ярсу күңелле җырчыбыз Нина Нестеренко җырлары белән тәмамланды.
Бу очрашуда, гадәтенчә, бер генә кеше, рәссам Николай Неклюенко гына «дәшмәде». Әмма ул ындыр табагында ясаган берничә эскизын, портретым күрсәткәч, кешеләр дусларын, хезмәттәшләрен танып, аңар гөрләтеп куп чаптылар.
Кызлар безгә үзләре суккан искиткеч келәмнәр бүләк иттеләр.
8. «К. У.» № 4.
Худ Н. Неклюенко. Хезмәт ветераны, карт коммунист Гали Имамов
113
Икенче кенне көннең ipnj. сын Минзәләдә үткәрдек. Бу кеннең бер генә көнге дө охшамаган үз хикмәте бар. Минзвла райкомының идеология секретаре Гөлсабира Хәкимова безгә әле Ык елгасы буенда ук (без анда күчмә вагонда кундык) аеруча үз итеп, матуррак һәм җитдирәк киенеп чыгарга кушты. Баштарак моның ни өчен икәнен аңлап җитмәдек, чөнки ул безгә моның сәбәбен, без бүген эшләмибез, бәйрәм генә итәбез, дип аңлаткан иде. Ә бәйрәмгә, табигый, һәркем иң матур киемен киеп, пөхтәрәк булып чыга. Татар халкында пөхтәлек аеруча зур икән. Ярый, баш өстендә уттай янып торган кояш булса да, «җиңелчә» киенмәдек, бәйрәм костюмнарыбызны, ап-ак күлмәкләребезне, хәтта рәсми-җитди галстукларыбызны тактык. Баянчыбыз Алексей Павлов шомырт кара төстәге концерт костюмын, чытыр ак күлмәген киеп, башына
Худ. Н. Неклюснко. Укытучы Розалия Селәйманова.
— Ниһаять, минем костюмымның югаргы
чаклар,— диде ул, елмаеп.
Костюмы аның чыннан да тулы камиллектә иде.
Һәм без, дөресен әйткәндә, Гөлсабира ханымның киңәшенә сөенеп бетә алмадык. Бактың исә, Минзәләдәге бәйрәмебез районның «Украина көне» бәйрәменә туры килгән, ә безне бик тә үз итеп кисәтүе — украин халкын райондашларына аеруча төгәл-чибәр итеп күрсәтергә теләүдән икән.
Минзәләдә «Украина көне» Рушан Сабировның безне райкомда кабул итүеннән башланды. Беренче секретарь безне район эшләре белән таныштырып кына калмады, Украина белән чын дуслыкка дәлил булырдай мисаллар да китерде. Актанышта «Харьков» сортлы бодай чәчәләр, Украина җитештергән машиналар басу-ларында эшли, үзара ярышучы колхозлар да бар икән. Аннары ул үзенең бүген Партия Үзәк Комитетыннан һәм Татарстан өлкә комитетыннан килгән иптәшләр белән очрашасы барлыгын әйтеп, эшебездә уңыш теләп, китеп барды. Власть Гөлсабира ханым кулына тапшырылды. Без идеология секретареның берничә әйбәт сыйфатын танып алдык. Ленин һәйкәленә, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына чәчәкләр салганда, ул җитди акыллы, эшлекле җитәкче булып калды. Барысын төгәл, ыгы-зыгысыз үтәтте. Дуслык митингысына бер меңгә якын кеше җыелган. Урам уртасына микрофон куелган иде. Ике-өч минут эчендә иптәш Хәкимова, кә- газь-мазарсыз, чип-чиста рус телендә һәм тәрҗемә итеп татар телендә әдәби яктан оста, политик яктан үткен речь белән дуслык митингысын ачты. Шуннан соң без, одәбият-сәнгать бригадасы, үзебезне мобилизацияли төштек. Митинг бик җаваплы: нәфислек белән җитдилек монда бергә кушылырга тиеш иде. һәм ул шулай булып чыкты да. Минзәләдә безгә шушы якның шагыйре Рәшит Гәрәй кушылды. Без дүрт шагыйрь. Шуның өсгәвенэ Ангелина Захарованың да шигырь укуын искә алсак — поэтик отряд көчле. Сүзне өч телдә: русча, украинча, татарча алып бар-
кара түбәтәйне дә чәпеп куйгач, көзге каршысыннан китә алмый аптырап бетте.
таҗы эшләнде, бу хәлемдә мине
Ворошиловград артистлары күрсә, шундук Украинаның кибетләрен актарып чыга
районымда «Украина кане»иаң дааамы булып чыкты. Кич* базма үзанаң «расмм булмаганча» башлануы балан тагы таң калдырды.

Колхоз культура йортының гаять иркен залына килеп керүебез булды, безне шаулап торган җыр белән каршы алдылар.
Украинаны гомер-гомергә җырлы як, моңлы як дип йертәләр. Ә монда безне һәр авылда, ындыр табагында, кыр станында, җәйләүдә моңлы да, ашкынулы- дәртле дә җыр белән каршы алдылар. Шулай булгач, Татарстанны нинди як дип әйтергә?
Татарстанда җыр күренекле, хөрмәтле урын алып тора. Гөлсабира ханым безгв республикадагы һәрбер районның үз җыры булуын әйтте. Ул җырны композиторлар түгел, күбесенчә шул районның үз кешеләре тудыра икән. Халык тудыра. Ул җырларда — туган якның матур табигате, сугышчы батырлары, хезмәт каһарманнары, кыскасы, совет кешесе исемен югары йөртә белүчеләр мактала. Ул җырларны бәйрәмдә дә, ял иткәндә дә, болай гына, күңел өчен, моңаеп кына да җырлыйлар икән.
Татарстанда туган як көйләрен инде күптән җырлыйлар, Минзәлә көе. Арча көе. Сарман көе, Актаныш басмалары... Туган якның үз көе. Бу күренеш мина уйга сала. Мин моның нигезендә әйтеп бетергесез тирән мәгънә ятканлыгын аңлыйм. Кешеләр үзләренең авыллары, колхозлары, кырлары турында, үзләре яшәгән җир турында җырлыйлар. Ә бит, уйлап карасаң,— Владимир Ильич Ленин төзегән Советлар Союзы — безнең зур Ватаныбыз әнә шуннан башлана бит.
Дуслык бәйрәменең рәсми өлеше башланыр алдыннан безнең янга кара күзлекле, тазарак кына бер кеше килде.
— Кайда минем якташларым? — дип сорады ул, киң учлы кытыршы кулын
— Гали ага Имамов, карт коммунист. Донбасста эшләгән,— дип аңлаттылар безгә.
Гали Имамов якташларын кочаклап озак кына җибәрми тора. Донбасстан килүчеләргә ул чиксез шат, чөнки аның яшьлеге шунда узган, шунда аны шахтерлар революцион ныклыкка өйрәткәннәр, Ленин эше, социализм эше өчен көрәшкә әзерләгәннәр. Күңеленә якын булып калган якларын карарга тагын барыр иде дә, күзләре «ялкауланган, берни күрмиләр».
Гали Имамов, элекке Донбасс шахтеры, ул кичне бездән бер адым да калмады. Кичә искиткеч булды. «Марс», «Ленар», Мичурин, Куйбышев, Муса Җәлил исемендәге колхозларның вәкилләре бәйрәмдә катнаштылар. Минзәлә шәһәре җәмәгатьчелеге бәйрәмне башлап йөрде.
Украин һәм татар шагыйоьләре, Ворошиловград артистлары, Минзәлә драма театры артистлары, районның үзешчән сәнгать коллективлары, Хуҗамәт үзешчәннәре бер-бер артлы, чиратлашып, украин һәм татар җырларын җырладылар, гопакка биеделәр. Татар һәм украин әдәбияты, украин һәм татар сәнгате кичәсе булды бу.
Бәйрәм сюрприз белән бетте. Минзәлә педучилищесы укытучылары Б. Уткин һәм Н. Петров безнең Минзәләдә булуыбызга багышланган кинофильм күрсәттеләр. Район чиге буенда очрашканнан башлап моннан биш сәгать элек кенә булып узган зур митингка кадәр барысы бар иде анда. Кино һәвәскәрләренең андый оперативлыгына кино профессионаллары да көнләшерлек. Чын әгәр!
Минзәлә дусларыбыз Рушан Сабиров, Гөлсабира Хәкимова, аның ярдәмчесе Лидия Тимофеевна, комсомол башлыгы Юра, безнең белән Минзәлә юлларын йөреп чыккан ягымлы егет Генка һәм тагын башка бик күп әйбәт кешеләр белән, елар дәрәҗәгә җитеп күрешкәннән соң, минем әйтер тагын бер сүзем бар. Николай Неклюенко аларның һәммәсен карандаш белән рәсемгә төшерде. Ә менә Гөлсабира ханымның ул берьюлы ике портретын ясады: берсе карандаш, берсе төсле пастель белән. Портрет җитди дә, хатын-кызларга хас ягымлы да чыкты.
— Мин аны үземнең Украинада булачак күргәзмәмдә «Корыч һәм ягымлылык» дип атыйм,— диде ул.
Ксля хаклы иде. Гөлсабира ханым —нык куллы җитәкче дә, безне кайгырткан ана да булды Шуның остәвенә, ул безнең белән бергә дистәләгән украин җыры, татар җыры җырлады. Неаполитан, француз җырларын җырларга күчкәч, без бөтенләй аптырап калдык. Безгә «Гигант» колхозында татар кызларының үз кул-
тобуслар белен гулген. Берсе
ФЕДОР ВОЛЬНЫМ ф ТУГАНДАШ ТАТАРСТАНДА ф
кыннары тесле, кеше төркемнәре агыла, автобуслар аларны, дулкын кебек итеп, я эчке йотып ала, я кире кагып җибәрә.
Җиңнәренә терле-төрле отрядларның, төрле-төрле калаларның билгеләрен таккан, пөхтә-җыйнак эш киемнәре киел алган яшьләргә карыйсың да берекче бишьеллыклардагы комсомол җырын искә төшерәсең. "Әкиятне чынга әйләндерергә килгән кешеләр без»,— дип җырлый идек кайчандыр. КамАЗда җитмеш биш мең энтузиаст әкиятне чынга әйләндерә. Анда киләчәк көнне якынайту өчен 42 милләт вәкиле фидакарьләрчә эшли. Менә ул чын мәгънәсендә хезмәт туганлыгы!
Әле бик күпләр өчен былтыр гына әкият булып тоелган нәрсә, безнең, әоро- шиловградлыларның каршына чын булып килеп басты. Кама буе калкулыгында болытсыз зәңгәр күк фонында уникешәр, уналтышар катлы ак ташпулатлар квартал-квартал булып тезелә башлаган. Бу — Яңа шәһәр. Каланың үзен дә, завод тозе- i гән кебек, илебезнең барл»1к шәһәрләре күмәк энтузиазм белән төзиләр.
Тиздән Ак калага Кама суы килер, офык читендә алар бергә кушылырлар — | ә 1974 елны конвейердан автогигантның беренче баласы — тугызынчы бишьеллыкның , куәтле, яңа йек машинасы төшәр. Ул көнгә ерак калмады инде... Ул бәхет Татарстан республикасына эләкте.
Түбән Камага — химиклар шәһәренә без намазчыларның «Росинка» исемле пионерлар лагереннан киттек. Лагерь елга буенда, урман аланына урнашкан. Анда балалар иле. Илнең киләчәк хуҗалары иде. Балалар безне, олылар кебек үк, үз итеп, яратып каршыладылар, һөнәрләрен күрсәттеләр, җырлар җырладылар, илнең яңа заданиеләрен үтәргә әзер булып, салют бирделәр; рәссам Николай Неклюенко альбомында, җитди чырайлы, нык ихтыярлы камазчылар белән бергә, беркатлы, ышанучан һәм саф күңелле балалар рәсемнәре өстәлде.
..Түбән Кама — Донбасска бик охшаш, Донбасс характерын, Донбасс химикларын үзенчә күз алдына бастырды Северодонецк, Лисичанск, Рубежное химикларыннан без сәлам тапшырдык. Түбән Кама комбинаты җитәкчеләре безгә комбинатның төп цехларын күрсәттеләр, эшчеләре, инженерлары белән, изопрен каучугы әзерләүче төп цехлары белән таныштырдылар.
Үзбәкстан ССРның дәүләт флагы җилфердәгән төп корпус янында Түбән Кама комбинатының директоры безгә әйтте:
— Иртәрәк килмәдегез. Кичә бу урында Украина ССР флагы җилферди иде,— диде — Без кичә тугандаш Украина хөрмәтенә хезмәт вахтасы алып бардык. Тырышып, яхшы итеп эшләдек, Украинага булган хөрмәтебезне күреп китәр идегез,— диде. Хәер, зыян юк, Үзбәкстан хөрмәтенә дә без тырышып эшлибез, коллектив безнең бердәм, бар халыкларны тигез күрә.
Рәхмәт сезгә, туганнар! Без һәркайда ул хөрмәтне күреп торабыз, ишетеп-тооп йөрибез. Дуслык-туганлык тойгысы ул — безнең ил халыкларының канына сеңгән.
Көзгедәй асфальт юлдан, яшелчә үстерүче совхоз кырлары яныннан автобуслар безне Түбән Камага алып килде. Татарстанның яңа химиклар каласы химкомбинаттан шактый ерак урнашкан икән, монда химия төтеннәре килеп җитми. Шәһәр үзенең зурлыгы, мәһабәтлеге, киң проспектлары белән, аланнарны хәтерләткән матур газоннары белән, борынгы калаларга хас «чүплек башлары» булмавы белән хәтергә кереп калды. Киңлек, иркенлек! йортлар арасыннан, бакчалар арасыннан башка урамнар күренә. Күп кешеле шәһәр кысылып, яшеренеп маташмый, киң күңелле, юмарт кеше кебек, бар матурлыгын, бар байлыгын берьюлы күрсәтеп бирә белә. Гүя ул: дөнья матур, рәхәтләнеп, күкрәкләрне тутырып сулыш алыгыз, дип әйтә сыман.
Түбән Кама—матур шәһәр, бик матур шәһәр, киләчәк шәһәре. Аны һич арттырмыйча архитектура сәнгате әсәре дип әйтергә булыр иде. Шәһәр әле һаман үсә— аңа бит әле нибары ун яшь. Аның кешеләре дә шәһәрдән бик әллә ни өлкән түгел, уртача яшьләре —23. Яшәрде яңа шәһәрләрдә халык — КамАЗда да уртача яшь — 23.
КПССның Түбән Кама шәһәренең беренче секретаре иптәш Садыйков — белеме ягыннан инженер-механик, зур производство стажы булган кеше —безгә Түбән
Кеме промышленносте турында, белгечләр һәм гади эшчеләр турында мавыгып сөйли. Шул ук вакытта бу коры куаныч түгел, секретарьны борчыган күп кенә проблемалар, чишелмәгән мәсьәләләр бар, ул мәсьәләләрнең бездә Донбасс химикларында ничегрәк хәл ителүе дә аны кызыксындыра. Секретарьның үз шәһәренә, үз җиренә, үз кешеләренә гашыйк булуы — табигый бер хәл итеп кабул ителде. Чөнки без Татарстан җирендә йөри башлаганнан бирле әле беркайчан да эчпошыргыч, гамьсез җитәкчеләр очратмадык.
Безнең бүген кич самолет белән Казанга очанагыбызны искә алып, бер генә сәгатькә булса да республиканың алдынгы бер хуҗалыгына — «Красный ключ» кошчылык фабрикасына кереп чыгуыбызны сорадылар. Ул хуҗалыкта күптән түгел генә Алексей Николаевич Косыгин булып киткән икән.
Самолетка ничаклы гына өлгерергә тырышсак та, «бер сәгать» дигәнебез сузылды. Кош фабрикасында бик күл нәрсәнең яңа һәм кызыклы булганы, азык өләшүдән башлап йомырка җыю һәм сортларга аеру автоматка корылган булганы өчен дә, кешеләренең бик тә күңелле, ихлас булганы өчен дә, ахыр килеп. Татарстанда кунакларга хуҗа кулыннан ычкыну бигүк ансат эш булмаганы өчен дә — без самолетка соңга калдык.
Аэропортка без төнге унбердә килеп җиттек, безгә диген самолет трассадан йегереп бара иде инде. Гаҗәп хәл: беркем моңа аптырамады, аһ ормады, самолетка барган җирдән кыр уртасында туктадык та калдык. Икенче рейска тикле ике сәгать вакыт бар иде әле Алексей Павлов баянын алды, егетләр түгәрәкләнеп чемоданнары өстеиә утырдылар. Китте җыр, китте шаян сүз — импровизация белән табылган, бераз гына тыенкы һәм шул тыенкылыгы, тынычлыгы, ихласлыгы белән ансамбль хасил иткән концерт иде бу Хәтта, мин әйтер идем- үзебезнең алда үзебез ясаган исәп-хисап иде. Аэропорт бинасыннан берәм-берәм пассажирлар тартылды, алар ипләп кенә килеп туктыйлар, рус җырын, украин җырын, татар җырын тын гына тыңлыйлар иде. Күпме кечең бар синең, сәнгать, күпме кодрәт синдә, эчкерсез дуслык!
Хуҗалар белән саубуллашкан чакта, без самолетның бик тиз килеп җитүенә, бераз гына булса да соңармавына үкендек...
...Совет Татарстаныннан без август аенда кайтып киткән идек. Инде менә ярты ел вакыт узган, хисләр еле һич те тоныкланмый. Без үзара хат алышып торабыз. Хисләрне хатлар аша уртаклашабыз. Мин генә шул чаклы нечкәрдемме дип уйлаган идем, башка иптәшләрем дә шулай икән. Михайло Яременко да Татарстанда булуыбыз хакында очерк язган Василий Горяйнов Татарстанда туган хисләрен Шигырь бәйләме итеп газетада бастырып чыгарды. Николай Неклюенко СССР төзелүгә 50 ел тулуга багышлап Ворошиловградта күргәзмә үткәрде Вәгъдәле егет ул безнең Николай: күргәзмәсенең үзәгендә—Татарстан кешеләре.
Көндәлек мәшәкатьләрдән бушап, уй-хыялларга бирелергә вакыт тигән чакта, җиде дистәлек гомер юлымны баштан кичерәм дә, Казан якларында тапкан дусларымны сагынып, уйлап куям: совет туганлыгының тамырлары нинди нык һәм нинди тирән! Совет Социалистик Республикалар Союзын төзегән, шул дуслыкка нигез салган Владимир Ильич Ленин — үлемсез. Рәхмәт сиңа. Ильич, туганлык союзын төзегенең өчен, Бәз аны күз карасы кебек сакларбыз.