Логотип Казан Утлары
Роман

КҮК КҮКРӘР


БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Карышкан кызлары лмисактан бирле еллар үтә дә үтә, ә күпме үтәселәре бар әле аларнын! Кешеләр һаман бәхет эзләгәннәр һәм эзлиләр, йокы озак дәвам итмәсен, ризыкны кисмәсен дип, баш асларына мендәр урынына пүлән куеп, төннәр буе хыялланганнар. Бәхет исә. зәнгәр таулар кебек, бик якын да. бик ерак та булган, иртән торып, күзенне тырный-тырный чабатаңны кигәнче, ак буак I II кебек, юкка чыккан. Ләкин яна буыннар белән яна хыяллар туган, кешелек һич кайчан өметсез яшәмәгән. Халык үз бәхетен гарше-көрсиләрдән эзләмәгән, җир бәхете җирдә булырга, ул хезмәг аркылы килергә тиеш дип инанган.
Буыннар көрәше аяусыз булган, егылган батырлар урынына яңалары баскан. Алар да, көрәшә-көрәшә, мәңгелеккә киткән, ә исәннәргә васыять булып җырлар, әкиятләр, дастаннар калган. Аларны телләрдән телләргә, буыннардан буыннарга халык сөйләгән.
Карышкан кызлары дастаны да әнә шундый.
XIX йөзмен сонгы чиреге.
Сикәлтәле юлда дыңгырдап барган арба кырыена утырган Әбелмә- них авыр уйдан аска иелгән башын китәрде. Искил зираты турыннан узып баралар. Зират —тау башында. Тау итәгеннән салкын сулы инеш
Эсер кыскартып басыла Гед
II Б у з к — иртәнге томан.
ага. кызыл балчыклы текә ярны, оя ясар өчен, яр“карлыгачлары тншкэ- ләп бетергән. Иске зиратта агач-фәлән юк, яңа зиратта каеннар шаулый. Яна дигәненә дә йөз ел бардыр, искесенә күпмедер — берәү да белми, кабер ташлары сакланмаган.
Әбелмәних майламаган арба шыгырдавына охшаган тавыш беләк мәетләр рухына хәтем укый башлады. Олаудагылар барсы, хәтта яшь балалар да, тын калды. Йөзе күренмәслек итеп башына ак камил шәл ураган Айтүтәнен ике күзеннән яшь атылып чыкты. Ул каерылып-каеры- лып артка — авылга, аннары мәңгелек йортка — зиратка карады. <Калалар бит, йөрәк парәләрем, бәлки гомерлеккә ыржага 1 күмеләләрдер. Безне туган туфрагыбыздан аерып, җиде ят җиргә сөргән шул бәдбәхет Шомаларга дөнья-ахирәттә игелек күрсәтмә, ходаем, ашаган ашлары алкымнарыннан 2 килсен. Дүрт сабый баламның сыныгуларын 3 ишет — җибәр шул явызларга каһәреңне!»
Буп-буш юлда әлсерәп беткән ап-ак бабай күренгәч кенә Айтүтә каргаудан туктады. Бабайның өстендә озын киндер күлмәк, шундый ук ыштан, аягында юкә башмак, башында яльпәк кәпәч, кулында кабыгы суелган артыш таяк. Ул озак кына карап торды да:
— Никак Әбелмәних? — диде. — Саумы, аванмы, братук?
— Аллага шөкер, Абабау бабай.— Әбелмәних арбадан сикереп төшеп, картка ике кулын сузды.— Сау бул, бабай.
— Абабау, кая болай бала-чагаң, җәмәятең белән халаяк торганчы? Әмәи кунакка.
— Безне чакырырга онытканнар. Абабау абзый. Бу дөньяда тагын күрешмәсәк, бәхил бул. Күз күрмәгән җиргә киттек.
Авылда бу картны исеме белән түгел, Абабау бабай дип йөртәләр иде. Аңа ничә яшь бардыр — белүче юк, ул гүя мәңгелек, ходай да аны оныткан кебек.
— Абабау. шулай укмыни әле. эшләр шуңа барып җиттемени? Шомалар аләмәт узындылар шул, мәләвеннәр. Ярый, Әбелмәних братук, тотмыйм, юл кешесенең юлда булганы яхшы,— дип. бабай авыз эченнән дога мыгырдап, сакал очын сыпырды.— Син, Әбелмәних, аптырама, алла боерса, югалмассың.
Әбелмәних арбаны куып җитеп утырды.
— Атасы, нигә эттең шул Абабауга безнең кая китүебезне?—диде Айтүтә рәнҗеп. Бу минутта ул бөтен Искил кешеләренә рәнҗи иде.
— Озын юлга чыкканда картлар белән бәхилләшү — йола, анасы. Ил каршында безнең йөз ак. Лыбырлар гына әллә ниләр сүли...
Туган-үскән җирдән, ата-баба нигезеннән аерылып китәргә аларнын ниятләрендә дә юк иде. Кырда утлап йөргән атлары үлгәч, Әбелмәних беренче тапкыр читкә чыгып керү турында уйлана башлады. Аңа ат сатып алырлык кына акча юнәтергә кирәк иде. Дыбру базарында бер белеше әйткән: Баку дигән якта җир маен чыгарырга, Донбасста жир күмере чабарга кеше кирәк икән.
— Юк, атасы,— диде Айтүтә нык итеп иренә,— ачка үлсәк тә сине тереләй жир астына төшермәбез.
Ул чакта авылдан китү хәл ителмәгән иде әле. Ләкин шомлы көн килде. Нишләргә белми ут йотып утырганда, Әбелмәнихларның ишеген Исмәт бай шакыды. Аларның бабаларының бабалары бер оядан чыккан. Соңыннан тормыш җилләре бу ике гаиләне бер-берсеннән ераклаштырган, берләре баеган, икенчеләре фәкыйрьләнгәннән фәкыйрьләнгән. Әбелмәни.чның әтисе Әбтелмәнине бай туганнары инде гает кебек зур бәйрәмнәрдә дә кунакка чакырмый башлаганнар. Бары фамилияләре
1 Ы р ж а — рәшә.
8 Алкын -тамак, бугаз.
• Сыныгу — ялвару.
алмашь ,лия ата исеме белән үзгәрми, борын-
rtf бабаларының исеме яки кушаматы белән йөртелә бирә. Әбелмәних- ларны да, Исмәтуллаларны да авылда һаман Салабаевлар диләр иде. Әбелмәних Искилдә сука сукалаган, ике бертуган Исмәтулла белән Хикмәтулла, фамилияләре Салабаев калса да, үзләре инде саладан калага — Мәскәү, Петербургка күчкән. Билгеле, авыл белән бәйләнешне ♦ өзмәгәннәр, төп йортта әтиләре Аблай хажи торып торган. Яшьлегендә ь ул урыс-мукшы арасында йөргән, аннары аны бик яман жир тоткан 3 £ һәм Аблай. гөнаһларын йолыр өчен, хаҗга барып кайткан. Шуннан ин- | де Искилдә аны хажи бабай дип йөри башлаганнар.
Исмәт тулысы белән әтисенә охшаган, нечкә сары мыеклы, башында ~ сай каракүл бүрек, өстендә жилән, аягында читек-кәвеш. Яше утыз-кы- х рык тирәсе. Тик әтисе кебек эре сөякле түгел. Кәпрәеп, кемлеген искәрт ♦ кәйдәй, кычкырып сәлам бирде һәм, түргә узып, кечкенә сакалын сыпырды.
— Исән-сау торасызмы, Әбелмәних абзый, җәмәятегез, балаларыгыз? — Исмәт өй эченә күз йөртеп чыкты, болай чиста, әмма фәкыйрьлек ярылып ята. Арзанлы чыбылдык, ком белән чистартылган ак сама- вар —күзгә күренеп торган байлык шул.
— Алланың биргәненә шөкер,— диде Әбелмәних, көтелмәгән кунакка беркадәр аптырап.— Хажи бабай тәнендәме?
— Атакай әле зарланмый, кичә генә Влиндордан кайтты
— Шундый ерак юлга карт кеше ничек чыккан иде?
— Өрәнгән ул,— диде Исмәт һәм сүзне алмаштырды — Вәт сездә күңелсез хәлләр барын ишетеп хафага төштем. Без, нн әтсән дә, бер тамыр кешеләре, авыр чакларында, мин әтәм, аз гына ярдәмем тимәсме үзләренә. Атакай да шулай диде.
Хажиның аллы-артлы өе авыл уртасында булса да. кемнең кайчан кайтуы авыл очына сер түгел. Исмәтнең авылга кайтуына бер ай бар инде, шулча вакыт керми йөрде, менә кайчан вакыт тапкан.
— Приговор җыялар диме? Булыр, булыр. Шомалар андый этлекне булдыра. Алар бер каныкса... Авыл да Шомалар сүзенә каршы килергә батырчылык итмәс. Каршы килгәннәрне нишләткәннәре һәркемгә билге ле. Әптелмән бабай гына көн кебек ачык нәрсәне күрергә теләмәде, һәрдаем Шомаларның канына тоз салып торды. Хәзер аның җәзасын улы күрергә тиеш. Шомалар, брат, онытмый.
Әбелмәнихның әтисе Әптелмән картны авылда Мировой Әптелмән дип йөрткәннәр, һәр җирдәге кебек, Искилдә дә жир .мәсьәләсендә гаугалар чыгып торган. Авыл байлары яхшы җирләрне, болынлыкларны төрле хәйлә белән кулга төшерергә тырышканнар. Җыен умарта иле кебек кайнаган. Байлар ягыннан Шомалар, Караныкылар беренче булып мәйданга атылса, ярлыларны яклап йолкыш Мировой Әптелмән күтәрелгән. Киң җилкәле, озын буйлы, кара сакаллы Әптелмән, куәтле йодрыгын селкә селкә, мировой судьяга барып җнтәм, но үз хакыбызны даулыйм, Шомаларның, Караларның мәкерләрен ачам, дин кычкырган. Аны бер ничек тә җиңә алмаганнар. Чирах.ман сазында үтерергә дип тә чыкканнар үзен, аты зәһәр булган, качып котылган. Җитмәсә, тегеләрнең кулыннан тимер кендекләрен суырып алырга өлгергән. Авылда күршеләре таныган: Шома кендеге бу!
Әтисе вафат булгач, халык Әбелмәнихның сүзен көткән. Ул аз сөйләгән. каты әйткән. Шомалар бер эттән котылдык дигәндә, икенче көчеге өрә башламасынмы! Бу хәл Шомаларның. Кара байларның, хаҗиларның ачуын кабарткан. Алар эзлек эзләп, җай гына көтеп торганнар. Әбелмәнихның аты үлгән көнне авыл халкы кырда Шома Азюгын
3 Мншарлардә жир гота яки жир анасы тота дигән ышану булган.
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
күргәннәр. Шуннан сүз киткән, имеш-мимешләр башланган. Шома Азю- гы, читән буена чыгып:
— Авызларында чүбек чәйнәүчеләргә чүбек кенә булсын,— дигән ул. кыерсытылган кеше булып.— кырда кем йөрми, анда Хызыр Ильясның да сукмагы бар. кыр әнә ни хәтле, хет алай кит, хет болай,—кругом кыйбла. Син минем, гаебемне, булса, доказат ит. Может Әптелмән Ма- нихына тварь каргышы төшкәндер.
Әбелмәнихның шиге зур булса да. Шомаларның гаебен исбат итә алмаган, ләкин аты үлгәч тә баш ияргә җыенмаган. Аның каравы, Шомалар тагын да зәһәрләнгәннәр. Бер җилле көнне авылда ут чыгып, авылның шактый өлеше янгач.— Шомаларның да иске өйләре һәм каралтылары янган иде.— алар авылга сүз таратканнар, янәсе, бу Әбел- мәних эше, ул аты өчен ачудан авылга ут төрткән, үз өе зарар күрмәсен өчен җил уңаен көткән. Халыкның ачуы котырган чак булган, шунда ук Әбелмәнихны бөтен гаиләсе белән авылдан сөрүне сорап, приговор җыя башлаганнар...
— Күрекле киленгә дә телен тыя төшәргә кирәк иде.— диде Исмәтул- ла астыртын гына.— ил авызын иләк белән япмассың, сүлиләр выты.
Исмәтулла сүзенең очын яшереп ымлый гына. Күрекле килен, ягъни Әбелмәнихның хатыны Айтүтә, Карышкан кызы. Карышкай кызлары исә авылда борын-борыннан телгә кергән. Алар утаман, алар һәр вакыт карышалар, буйсынмыйлар, үзләре дигәнчә генә эшлиләр. Татар дөньясында хатын-кыз гомумән буйсынырга, иренең күләгәсе булырга, аның үз сүзе, үз хокукы булмаска тиеш, дип исәпләнгән. Карышкан кызларының хөрлеге тәкъва картларны төнлә урыннарыннан кузгаткан. Алар Карышкан кызларына нинди генә каргышлар яудырмаган, нинди генә ләгънәтләр укымаган.
Борын бу як кешеләрен йомышлы татарлар дип йөрткәннәр, алар рус дәүләтенә гаскәр булып хезмәт иткән. Соңыннан йомышлы татарлар катламы бетерелгән, алар игенчелек белән көн күрә башлаганнар.
Бер заман авыл байлары Искилнең яхшы җирләрен тартып алырга тотынганнар. Ирләр аптырап калганнармы, бер карарга килә алмаган- нармы. Карышкан кызы Бүләк — Айтүтәнең әнисе — кулына камчы тотып:
— Оялмасагыз. халаяк. хатыннарыгызның озын күлмәкләре астына кереп яшеренегез, анда сезне кылыч та кисмәс, ядрә дә алмас. Сез хәзер ир-ат исемен югалттыгыз. Күз алдыгызда яхшы җирләрегезне талыйлар, ә сез. сакалларыгызны сәлперәйтеп, утырасыз. Менә карагыз хатыннарыгыз нишләр...— дигән һәм Искил хатыннарын дауга күтәргән. Тарих үзенең күп серләрен яшергән булса да, гавам әйтә: Искил хатыннары үз дигәннәренә ирешкән...
Бер вакыт авылда сүз таралган: имеш, Истамбулга китәбез, анда шулай да болай. мөселман җире, агачларда баг алмалар гына үсә. Тагын Бүләк, камчысын тотып, халык алдына чыккан. Ул инде картайган. ләкин камчысын әле нык селти алган:
— Бу нинди ыстырам, халаяк? Кемне тыңлап утырасыз: Караларнымы. Шомаларнымы, Аблай хаҗиларнымы? Алар сезне, прастуй халыкны, шайтан кебек котырта, үзләренең китәргә ниятләрендә дә юк. Аларга сезнең җирләрегез кирәк! Юк. башта Шомалар, Каралар, Хаҗилар Истамбулга китсен, без Искилебездә калабыз!
Еллар үткән, заманнар үзгәргән. Карт байларның кайсы үлгән, кайсы әлсерәгән, аның каравы, яшьләре ныклап тамыр җәйган, дәүләт алар кулына күчкән. Алар инде авыл халкын чәнчә бармакларында биетә башлыйлар. Икенче яктан, алар Карышкан кызларын кулга алсалар, үз дәрәҗәләре дә бермә-бер үсәчәк, дәүләт биләү җиңеләячәк.
Бүләкнең кызы Айтүтә буй җиткән чибәр кыз ул чакта. Яучы кар*
чыклар аларның бусагасын таптап туктамый. Бүләк аларны: «Безгә тик түгел!» дип кайтара тора. Ә төннәрен Айтүтгнең тәрәзәсе гәбендә танга кадәр җыр тынмый:
Ач коргычың 1 читен.
Ашатырмын күгәрчен итен; ф
Ач яулыгыңны, багыйм саулыгымны.
Багып китим дөньяда барлыгынны. х
Берсе шуна да канәгать булса, икенчесе мәхәббәт сагышына түзә 5 алмыйча борчыла, шикләнә, елый, ялвара:
х
Биек тау башында жил миленчә4 5, С
Әйләнәдер жнлләр исмичә. Ачма тәрәзәң мин килмичә, ♦
Ятларны сүәрсең белмичә
Самавар ла куйдым, һай. күмерсез, °
Кайнап чыгар менә күрерсез.
Ике матур бергә туры килсә. ”
Берсе булыр газиз үмерсез. о
Бер вакытны Аблай хаҗи малае Хикмәтулладан да яучы йөри башлады. Егетләр шып булды: бердән, хаҗи малае, икенчедән, Хикмә- » тулла үзе чибәр егет, җор, булдыклы, күзләре уйнап тора, сызылып х киткән кара мыегы бар,— ул энесе Исмәтулла кебек сары түгел, чөнки < әниләре башка-башка, Хикмәй хаҗиның беренче хатыныннан. Күрәсен, * Хикмәй эшне бик кызу тотарга уйлаган, хужаларны бик аптыраткан. < Ахырда Айтүтә яучы карчык аркылы үзе әйттергән; «Аның кара мыегы- “• на исләре китүчеләр юк монда, әтисенең кеше басып җыйган дәүләте дә 2 кызыктырмый, егет кеше хак юлда мал тапсын, Аблай булмасын!» <
Күрәсең, яучы карчык бу сүзләрне хаҗиныкыларга түкми-чәчми җиткергәч, озак та үтмичә, чалмасын-чапанын киеп, хажи үзе килеп җиткән. Ләкин аны да, йомшак тотып, каты урынга утыртканнар, ахрысы, хажи Карышканнардан утка баскан кебек атылып чыккан.
Авылда сүз басыла төшкәч, Шома Азюгыннан да яучы килгән. Шомалар бөтен ыру-нәселләре белән кәкре борынлы, чагыр6 күзле. Ләкин аларга юкка гына «Шома» дип кушамат такмаганнар: бөтен эшне шома эшлиләр, судан коры чыгалар, алдарга, хәйләгә дисәң, тиңнәре юк.
Аның яучысына да әйткәннәр;
— Азюк дегет лагуны кебек лыгырдамасын, син дә. әби, башмакларыңны юкка туздырма. Чагыр күзләргә яхшы кыз бирәләрмени?!
Кичен Шома Азюгы Айтүтәләр каршыннан үзе җырлап үткән, аның бу җырында янау бик көчле булган:
Ук аттым, уйга7 төште.
Ул уйдан кошлар очты.
Теламәсан ла аламын, Ашыгым сиңа төште.
Атна-ун көн үткәч, күрше хатыны килеп әйтә: «Бүләк абыз маем, Шома Азюклары Айтүтә былбылны урларга йөриләр!»—ди.
Мишәрләрдә кыз урлау таралган күренеш булганга, ышанмаска мөмкин түгел иде. Бүләк Айтүтәгә өйдән чыгып йөрмәскә кушты, үзе ире һәм уллары белән киңәште Кыз урлаучыларны, тота калсалар, бик әйбәтләп кисә торган булганнар, шуңа күрә Айтутәнең энеләре дәррәү кабынып киткәннәр.
4 К о р г ы ч — тәрәзә пәрдәсе.
• М и л е и ч ә — м и л ч ә — тегермән.
* Ч и г ы р — терле төстәге.
7 У А — коры чокыр.
Беренче кар яуган көннәрдә Азюк, ат җигеп, авылның икенче, башына таба чыгып киткән. Айтүтәнең әтисе Дыбру базарыннан әйләнеп кайтмаган булган ул көнне, өндә әнисе белән энеләре генә Икенде-ах- шам арасында күршеләренең ун яшәр кызчыклары кереп: «Айтүтә тәтәй, сине Абыз тәтәй чакырды», дигән. «Ярый, йөрәгем, хәзер керермен»,— дигән Айтүтә. Кызчык кайтып киткәч, Бүләк Айтүтәне яшергән, үзе Айтүтә киемнәрен киеп урамга чыккан. Малайлар, этне чылбырдан ычкындырып, капка төбендә яшеренгән, кулларына тнпечләр 1 алганнар. Ул арада тыкрыктан короблы 2 ат атылып чыккан. Караңгыда Бүләкне Айтүтә днп белгәннәр, ахрысы, чаршау тоткан Азюк һәм тагын берничә егет апа каршы йөгерә. «Аһ, бәдбәхетләр!»— кычкырып җибәрә шул чакта Бүләк калын тавыш белән һәм җиң эченнән камчысын суырыл алып, алдан йөгергән Азюкнын башына кундыра. Ул арада бүре кадәр этне өстереп, малайлар йөгереп чыга, шау-шу күтәрелә. Кыз урлаучы егетләр, канга баткан Азюкны күтәреп, тизрәк шылу ягын карыйлар. Ә икенче көнне кичен урамда: «Шоманы шомартканнар!»—дип такмак әйтә башлыйлар...
Аннары, артык шауламыйча гына, Айтүтә Әбелмәнихка кияүгә чыкты, әйтүләренә караганда, ул көнне Азюк дөм исерек булган, әле мәми кебек елаган, әле Айтүтә туен пыран-заран китерергә омтылган. Ләкин берни эшли алмаган, бөтен ачуын кара йөрәгенә яшергән.
Унбиш еллап вакыт үткән бу хәлләргә. Бүләк әби үлгән. Шома Азю- гы чынлап торып үч алырга вакыт җиткәнен аңлаган.
— Шомалар этлек итәргә дисәләр, кабереңнән казып чыгарырлар,— дмп сүзен дәвам иттерде Исмәтулла.— Мин киңәш итәр идем, Әбелмэ- них абзый, этләр белән эт булма. Үзең күрәсең, быел ел да авыр килә, б«р тамчы яңгыр тамганы юк, авыл халкы хәзердән үк ачыга башлаган. Кичә авыл буйлап уздым: күп кенә үләрнең 3 тәрәзәләре кадакланган, димәк, читкә китәләр. Әдәм баласы тереләй гүргә ятарга ашыкмый. Вәт шул, Әбелмәних абзый, Мәскәүдә минем үз сәүдәм бар, кибет тотам Хикмәтулла абзый бездән аерым, ул Петербургта, безгә кунакка да килми. Ну, анысы үз хәстәре дигәндәй, турысын әйткәндә, ике кочыкбер тигәнәдән ашый да алмый. Миңа кибетемә зиһенле, намуслы кеше кирәк. Урысның иманлысы юк. Синең өлкән малай бик булдыклы, бик инсафлы булып үсә, диләр. Дөрес, ул яшьрәк, аңа кибет хәтле кибет ышанып булмастыр. Башта йомышчы малай булыр, әкренләп эшкә өрәнер. Үзенә дә эш табарбыз, алла боерса. Атым бар... Әгәр бер сүзгә килә алсак, бөтен семьяң белән Мәскәү каласына алып китәр идем. Шомалардан да яның тынар иде, прнговорын да рәтләр идек.
Исмәтнең киңәшенә бер юлы күнмәсәләр дә, аның яхшылыктан чыгып кына эшләмәвен белсәләр дә. ахыр килеп ризалык бирделәр.
— Казна кулына бер эләксәң... Болай хет ирекле, беренче вакытта баш тыгар урыныбыз булыр,— диде Әбелмәних, күп сөйләшүләргә, күл күз яшьләренә йомгак ясап.— Балалар бар бит. Искилдә безгә көн бетте Атыбыз юк. ә атсыз мужик — канатсыз кош.
— Син ничек этсәң, мин шуңа риза, атасы,—диде ахырда Айтүтә дә.
...Инде караңгы төшкән иде. Кинәт еракта кара күккә ут баганасы сикерде һәм, коры көлтә кебек, дөрләп яна башлады. Берничә минуттан уңдарак икенче ут күренде, бераздан өченчесе...
— Пожар, атасы! — диде Айтүтә.
— Әйе, пожар, анасы!
— Искил янмый торгандыр бит?
* Т и п е ч — чабагач тәпәче. г Короб — әржә.
• Үләр — ейләр.
Газета битләреннән «акция», «банк», «концессия» дигән колакка ят 4 сүзләр яңгырап тора. Санкт-Петербург. Мәскәү һәм башка зур шәһәр- а ләряең читләрендә завод-фабрикаларның морҗаларыннан көн-төн кара э теген жәелә. Имгәтелгән эшчеләрне рәхимсез рәвештә урамга чыгарып ташлап, алар урынына авыллардан туктаусыз агылып килгән сау-таза ң егетләр алына. Тыштан караганда Россиядә бар да ал да гөл була, ә £ эшче-крестьяннарнын чын хәле турында язарга, сөйләргә рөхсәт ителми. с әгәр инде я тегендә, я монда түзеп тора алмаслык хәлләргә баш күтәрә- ® ләр икән, аларны рәсми газеталарда «юлбасарлар шайкасы» дип кенә х атыйлар.. *
Авылдан сөрелә язган Әбелмәлих ахыр килеп шул юксыллар армия- м сенә кушылырга тиеш иде. Ләкин бәхеткәме, бәхетсезлеккәме каршы. < Исмәт бай үз сүзендә торды. Әбелмәних, Мәскәүгә килгәч, гаиләсе белән £ аның өенең аскы катында тора башлады са
Баштарак алар шәһәр тормышына шаккаттылар: бу кадәр кеше < ашлык чәчмичә, терлек үрчетмичә ничек яши ала икән? Аларга каян u .шәй теттерергә кирәк?
Бер атнадан соц да, икс атнадан, бер айдан соң да Мәскәүдә ипи дә, күмәч тә бетмәде. Крестьян гадәте буенча барысын саклап тотарга, запас жыярга күнеккән Әбелмәнихлар үзләре дә икмәкне кадаклап кына сатып ала башладылар
Шәһәр тормышына бигрәк тә Айтүтә авыр ияләште. Җитмәсә, эледән- әле жанына тиеп тордылар. Бай хатыны, бай балалары аны ачыктан- ачык мыскыл иттеләр, үзләренең өстә. Айтүтәләрнен аста торулары гына ла аларга ниндидер хокук бирә иде шикелле. Баш түбәсендә дөбер-шатыр сикерүләр, тәрәзәдән бөтен шакшыларны ишегалдында — Айтүтәләрнең тәрәзә төбенә атулар дисенме — берсе дә калмады. Алар Айтүтә- нең унбиш яшьлек өлкән кызы Хәернисаны асрау итеп кенә калмыйча. Айтүтәнең үзен дә хезмәтче хатын итмәкче булганнар иде. бер көнне Айтүтә. үзенең бүгенге хәлен онытып, бай хатыны Раббанига шундый иттереп әйтте, теге бик яман телчән булса да. каршы сүз таба алмады. Инде барыбызны да урамга чыгарып аталар дип көткәндә, хикмәти хода. жил-давыл уйнамый калды. Ризык киселмәгән идеме, башка бер-бер нәрсә бар идеме. Әбелмәних уйлап-унлап та очына чыга алмады. Ул хатынына ачуланмады, чөнки күңеленнән тулысы белән аның яклы иде Иртәме-соңмы Айтүтә, ирек сөйгән, кешелеген югары тоткан Айтүтә. нәкъ шулай эшләргә тиеш тә иде, башкача эшләсә, ул Карышкан кызы да булмас иде. Әбелмәнихның үзенең дә коллык-түбәнлеккә күңеле бик рәнжн, иртәме-соңмы үз-үзенә биргән сүзенә каршы тора алмас кебек тоела иде
Кичкә таба Исмәтулла кибетеннән чыгып тарантас түренә менеп утырды. Әбелмәних атын өн ягына борырга жыенган гына иде, бай туктатты.
— Үгә өлгерербез. Синең Хнтровканы күргәнен юк бит әле. Багыйк!
•иьи jQg ИСКИЛ сулдарак. by бояр утарлары... Руслар, безнең кебек, икеләнеп тормый, тәвәккәл халык!
Офык буенда тоташ кызыл шәүлә уйнады...
2
Унтугызынчы гасырнын икенче яртысы. Промышленность капиталы кяинән-көн үзенең яна нигезен ныгыта бара. Ул кулына туплаган дәүләте белән кешеләрнең һушын кнтәреп. алтын чынын чыңлатып, завод- фабрикаларына миллионлаган фәкыйрьләр армиясен кызыктырып китерә.
КҮЙ КҮКРӘР
Әбелмәних Мәскәү урамнарын белми иде. Исмәт үзем күрсәтәм диде һәм нигәдер аз гына көлемсерәде.
Лубянкадан узганда извозчиклар трактиры каршында бихисап җигүле атлар күренеп калды. Алар тирәсендә меңләгән чыпчык-күгәрчен, фонтан янына бихисап су ташучылар җыелган.
— Атың эчергәнме? — дип сорады Исмәт.
— Аны онытмыйбыз.
— Онытып кара! Мәскәү, брат, бер чиләк су өчен дә бер тиен ала!
Ишекләренә герб төшерелгән һәйбәт карета очрады. Аның артыннан җилеп килгән тройка күренде. Тарантас түрендә жандарм белән гади киемле бер кеше утыра иде.
— Атлары чыңгыллы ', әмән туйга баралар,— диде Әбелмәних.
— Туйга! — дип иреннәрен кыйшайтты бай.— Кульерлар болар, патшага буйсынмаган кешеләрне Себергә озаталар!
Әбелмәних шып булды. Исмәт, белдеңме, дигәндәй, каш сикертеп алды.
Алар Мәскәү халкы арасында яман аты таралган Хитровка базарына якынлашалар иде. Соңгы вакытларда яңгырлар яумаса да, монда тездән пычрак, һава сөремле, сасы, чебеннәре мыж килә. Урамның аргы башында әйтерсең сазлык, әллә томан, әллә төтен күтәрелә. Өсләренә сәләмәләр кигән, йөзләре пычрак сукбайлар, хәерчеләр, гарип-горәбә — ирләр, хатыннар — әпән-тәпән атлыйлар, коточкыч ябык бала-чагалар, ач чәүкәләр төсле, кычкырыша, кулларын суза, ләкин кем монда аларга хәер бирсен. Кемнәрдер кычкырып җырлый, кемнәрдер пычакка пычак килеп сугыша, ярдәм сорап илерә — беркем игътибар итми.
— Бу ни бу?— диде Әбелмәних, тагын да аптырый төшеп.
— Ни булсын, Хитровка! Базар артында ночлежкалары... Бу сила Сухаревка түгел. Рәтле кеше монда борынын да тыкмый, йолкышлар, сукбайлар, караклар, исерекләр, хәерчеләр оясы. Монда, брат, көпә- көндез кычкыртып я чалалар, я анадан тума чишендереп җибәрәләр. Ике сүләп тормыйлар. Кемгә барып әтергә дә юк. Жандарлар, града- войлар анда керми, курка. Аларның да башы ике түгел.
Әбелмәних сүз әйтмәде, дөресрәге — әйтә алмады. Исмәт кисәтте:
— Вәт, агай, акылың булса, ибрәт ал. Качандыр бу йолкышлар да кеше булгандыр, ә хәзер .. Бак выны... — Бер исерек ирме, хатынмы пычрак эченнән башта мүкәйләп килеп, соңыннан аякка күтәрелде, нидер акыра, сүгенә башлады.— Бор атыңны тизрәк, яхшы чакта моннан китеп калыйк, югыйсә, алла әтергә өлгермәссең...
Берничә көн Әбелмәних әйле-шәйле йөрде. Хитровка сазлыгы меңнәрне. ун меңнәрне йоткан кебек, Әбелмәнихны да, анын балаларын да йотар кебек тоелды. Менә кая өстерәде аны Аблай Исмәте! Хитровка бер генә минутка да аның башыннан чыкмый башлады.
Бер нәрсәне Әбелмәних аңлап җиткермәде: Мәскәүдәге Исмәтулла авылдагы тәмле телле, яхшы атлы булып кыланучы Аблай хаҗи малае булмаса да, хәзергә нишләптер әллә ни эреләнми, аблайланмый, Әбел-мәнихны артык кысмый, хәтта беркадәр ярарга да тырыша кебек. Хикмәт нәрсәдә соң? Ник тиктомалга Хитровканы күрсәтте?
Әбелмәнихнын башында һаман шул авылдагы имансыз бүрек, алъяпкычы гына ак. Ул баш бармагы белән бүреген күтәрә төшеп, җилкә чокырын кашып алды да Исмәт бай йортына карап тора башлады. Мәскәү таш пулатлары янында искитәрлек түгел, нибары ике катлы йорт. Урыны үзәктән читтәрәк, ләкин тыныч урында. Тыкрыктан бераз баргач кына Зур Татарский урамга чыгасын, аннан инде мәчет тә ерак түгел. Исмәт җомга саен мәчеткә йөри. Мәскәү мулласы белән бик әшнә, диләр. Мәскәү мулласы Хөҗҗәт үзе дә мишәр икән. Исмәт белән сүзлә-
• ’Ч ы нгыл - кыңгырау.
ре килешсә, гаҗәпмени. Раббани бер көнне мактанган ди, имеш, ха ж и бабай килсә, Хөҗҗәт мулланың түрендә генә утыра. Булыр, булыр.
Өске катта Исмәт бай гаиләсе үзе генә тора, аста бер якта бүрекчеләр, икенче якта — Әбелмәнихлар. Бай килгән көннәрдә үк ана кисәтеп әйтте:
— Йортка — мин хуҗа, дырбызекларга 1 бу якка кереп йөрергә ♦ рөхсәт юк, аларның үз юллары әнә тегендә. Бу якка Салабаевларнын ь гына ишекләре ачыла. Аңладыңмы?
Әбелмәлих дворник вазифасын үтәде, хуҗаның кучеры да булды, 3 беренче каттагы таш келәтне дә саклады.
— Этнең оясын кылдавай2 ишеге янына якынрак күчереп куй, ходай > сакланганны саклармын дигән,— диде бер көнне Исмәт —Атакай әйтә. ~ Хөҗҗәт мулланы чакыртып, бер әфсүн укыт. ди. Мәскәүнең хитрый ♦ чорт-яволлары әфсүннән генә курыкмый, так што үзенә ан булырга ки- я рәк. Син үз кеше, иманлы, мин сиңа ышанам, Әбелмәних агай. Аманатка о хыянәт итмәссең, шулаймы?
Вәгъдә иткәнчә, Әбелхарисны килгән көнне үк Исмәт кибеткә йомыш- е; чы малай итеп күчерде ®
— Әбелфәритең, Әбелмәних агай, пока йорт эшендә үзеңә булышка- я лар, бушка әпәй ашамасын. Мәрхабәң — әнисенә. Хәернисаң инде бездә. ® так што барысы ысполна рәтләнде кебек. Мин үземә төшкәнне үтәдем, = агай. Инде син дә инсафлы булырсың дип уйлыйм.
— Шулай, шулай, Исмәтулла. Вәгъдә — иман. 8 9
Бу сүзләрне әйткәндә Әбелмәних хәйләләмәде, алдашмады. Ул ат < янына керде. Телсез хайван аның бер кемгә әйтми торган уй-сагышла- рын аңлый иде бугай. Башын селкә, иреннәре белән жин очларын кап- и шый, бүреген исни, әкрен генә кешни. Әбелмәних аның ефәк күк ялын- < нан, кашка маңгаеннан, алма чуар сыртыннан сыйпый
Кибеткә барганда Исмәт с\з җаен туры китереп, авылдагы Шомаларны телгә алды. Шома Азюгы Мәскәүгә килгән икән, ул әтә икән, Мировой Әптелмән малае Мәних Мәскәүдә бал-май эчендә йөзмәсен, приговор минем кесәмдә, теләсәм, момент таш капчыкка утырта алам. Мәскәү Бутыркасында урын җитәрлек, ди икән.
Монысын Исмәт бай, Хитровканы күрсәткән кебек. Әбелмәнихны тагын да куркытыр өчен, байга мең рәхмәтләр әйтеп, буй бөгеп, тавыш- тынсыз эшләсен өчен сөйләгәндер инде Ләкин утсыз төтен булмый бит. Шомалар һаман яныйлармы икән? Хәзер Әбелмәних яхшырак төшенә: акча барысын эшли. Ә Шомаларга кеше җанын кыеп тапкан акча мәлмени? Акыллы бер кеше белән киңәшәсе иде. Тик Әбелмәних кемне белә?
Әбелмәних, авыр гына көрсенеп, атның муеныннан кочты, шәмәхә күзенә карады. Эх, малкай, сөйләшергә телең юк синен Хәер, телең булса да кешеләр кайгысын аңламас идең, кешеләрнең тормышы бик авыр шул. син ул тормышка кызыкмас идеи
Өске каттан көлә-көлә Исмәтнен өлкән малае Әзһар, кызлары Сөмбел белән Җәннәт һәм төпчек улы Һарун төштеләр. Әзһарга унжиде-ун- сигез яшьләр, Сөмбеленә уналты. Җәннәтенә унөч-ундүрт, Һарунына уникеләр. Тик Сөмбел генә Әбелмәних белән исәнләште, калганнары борылып та карамадылар. Баштарак бай балаларының мондый тәрбия- сезлеге Әбелмәнихны беркадәр сәерсетә иде, аннары кул селтәде. Ә Ай түтә әйтә куйды:
— Кош оясында нәрсә күрсә, очканда шулай итә. Әниләре кем? Кара бай кызы! Ач күз!..
1 Дырбызек — жилкуар.
9 К ы л д а « п й — кладовой, таш келәт.
Өй алдында Әбелмәних бүреген, алъяпкычын, наватын ’ салды, кәпәчтән, күлмәкчән килеш калды. Чәчен пәке белән алдырган. Чал керә башлаган кара сакалы, куе кара кашлары булмаса, чәче шомырт кара икәнен белмәс тә идең. Буе озын, шәһәр ишегеннән дә иелә төшеп керергә туры килә.
Бүлмә эче кысан булса да чиста, бар нәрсә тәртип белән җыештырылган. Айтүтәнең уңганлыгы монда да сизелеп тора иде. Әбелмәних җиңел сулап куйды, җаны яктыргандай булды, эченнән хатынына рәхмәт укыды. Тормыш аяусызлыгы өстенә хатының да арифа2 булса, нишләмәк кирәк аннары. _ ...
— Әйдүк, утыр, Әбелхарис атасы,—диде Айтүтә ачык чырай белән.— Бүген авылны искә төшереп, япмыш 3 пешердем әле. Тәмен бак.
Айтүтәнең беренче баласы тугач, кыз да булгач,— алар, иманага җир артсын диеп, малай көткәннәр иде — Хәерниса дип исем куштылар. Әбелмәних «синэнән атасына әверелде,— татарда хатын иренең исемен әйтми бит. Икенче баласы тугач, ул да булгач, әтисе хөрмәтенә аны Әбелхарис дип атадылар, ә Айтүтә иренә «Әбелхарис атасы» дип эндәшә башлады.
— Япмышың бик тәмле икән, анасы. Ералмасы 4 әмән ком кебек, тетелеп тора. Көлдә пешкәнмени.
— Сиңа ошаса, түбәм түшәмгә тия... Әбелхарисымны күрә алмадыңмы? Өсте-башы каралмаганмы?
— Үзен күрә алмадым шул. Аның эше муеннан, анда йөгер, монда чап. Белмим, ничек өлгерә торгандыр. Бер көннәре шулай күземә карый, этми генә ничек авыр икәнен, зарланмый гына, канатым.
— Зарланмавына шөкерана итәргә кирәк, Әбелхарис атасы.
— Үзем дә эчемнән шулай дим, ләкин жәл бит. йомышчы малайның нәрсә икәнен белгән булсам...
Әбелмәних, кайнар япмышны каба-каба, өстәлдән валчыкны чүпләде. Мәңгелек игенче гадәте.
— Әбелхарис атасы, күмәчкә җитеш. Хәернисам китереп бңрде өч тиен. Аңа байның бер кунагы сәдакага төрткән.
Әбелмәних баядан бирле өстәлдәге күмәчкә карап-карап ала иде.
— Юк, анасы, сәдакага сатып алган ризык минем тамагымнан үтми. Балаларны да андый адәткә өйрәтмә.
— һа, монда Хәернисаның хәләл маңгай тире күбрәк, хәрам түгел бу безгә.
— Шулай да...— Әбелмәних хатынының кинәт кечерәеп киткән күз-ләренә карап алды.— Әллә анда,— ул башын югарыга изәде,— бер-бер нәрсә бармы?
Айтүтә күзләрен яшерде, ул Хәернисаның елап килгәнен әйтмәде. '
— Юк, Әбелхарис атасы, юк. Хәернисаның кемлеген беләсез, горур-лыгы бар, бушка баш имәс.
— Алай... Әбелфәрит белән Мәрхабә кайда?
— Әбелфәрит әле генә сине чакыра чыккан иде, Мәхүп әләнә да Алексей Петровичларның Наташасы янына чаба. Бала бит, уйныйсы килә... Аннары русча лыпырдарга өйрәнеп бара. Без, гомер иткән булсак та, русчаны ипилек-тозлык кына беләбез.
— Бала акылына тузан кунмаган шул.
— Син, атасы, кызыңны руслар янына җибәргән өчен ачуланмый торгансыңдыр бит?
1 Н а в а т — бишмәт.
3 Арифа — булдыксыз.
8 Япмыш — таба ашы
* Ералмасы — бәрәңгесе.
— Ни дип ачуланасын? Уйнасын, яхшыга өйрәнсен.
— Бер көнне Алексей Петровичның хатыны урамда туктатып әйтте үземә: кызыгыз бик зиһенле, гел Наташеньканың китапларын караштыра, бусы ни була, тегесе ни була, дип сораштыра. Хәрефләрне таный башлады, папа, мама, ди.
— Ярый, ярый, бик яхшы. Мин, анасы, чыктым,— диде Әбелмәних, ф
битен сыпырып.— Сәгать өчтә бай ат белән кибеткә килергә кушты. Хәзер Илметдин янына барам. Исмәт тапаган ит а лып кайт дигән иде. » Баш-аяк булса, үзебезгә алыйммы? «
— Итебез юк та... Бәя булмасмы? х
— Илметдин очсыз дигән иде. Көтәргә дә ярый, ди.
— Алай үзең кара инде, Әбелхарис атасы
Гыйльметдиннең ит кибете ерак түгел, бер тыкрык аша гына Тәрәзәләрендә тимер рәшәткә, ишеге дә тимердән. Гыйльметдинне ялгызы бер сарык ашап бетергән дип сөйлиләр, гаҗәп юан, йөзе кып-кызыл, алдындагы күн алъяпкычы да ялтырап тора. Мәзәк итеп сөйләшә.
— Әбелфәрит буласыңмы әле, мишәр чагасы,— диде ул Әбелмәних* нык сәламен алгач, малаена мөрәҗәгать итеп.— сиңа сыгырның койрыгынмы, мөгезенме?
— Мөгезне, абзый, сөяк җыючыга, койрыкны — тиречегә, безгә баш-аяк,— диде Әбелфәрит батыр гына.
— Ә сәмәнең бармы?
— Әтинеке бар.
Гыйльметдин, юан корсагын икс кулы белән тотып, кычкырып көлде.
— Эх, Әбелмәних абзый, бу егетне бераз укытсаң. Мане бар, валлаһи!
— һай, безгәме соң укытырга, Илметдин.
— Ә бушка, тамак ялына укытсалар?
— Андыйлар бу дөньяда булмый, кордаш Аннары безнең ашыбыз да... Исмәт байның балалары күп. Мөаллимең булса, ана әт.
— Рәхмәт киңәшеңә.— Гыйльметдин Исмәт байга алдан хәзерләгән тапаган итне, Әбелмәнихларга — баш-аяк чыгарып бирде.
3
Күптән инде ап-ак кар яуды, көз көнендәге чамасыз пычрак катты, арба, тарантас, фәйтуинар чаналарга алмаштырылды, байлар, түрәләр берсеннән-берсе матуррак тимер табанлы чаналарга утырды, аякларына, туңмасын дип, аю тиреләре ябылды. Чаптар атлары Мәскәү урамнарыннан җилкенеп кенә бара, ак дилбегәләрен тоткан кучерлары иреннәрен генә чупылдата, әйтерсең биләмгә чыкканнар. Урамнарда халык күп, мәйданнарда, чатларда калын мыеклы городовойлар. Алар ала-кола будкалары тирәсендә бик эре һәм мәһабәт йөренә, узган-барган фәкыйрьрәк киемле кешеләргә, бигрәк тә студентларга, кырын карыйлар, гүя мыек чылгыйларына күтәреп селкиләр кебек.
Әбелмәнихның үз кайгысы кайгы, аяклары, колаклары туңа. Ә Исмәт, карун, үзенең Аблай хажи малае икәнен күрсәтә башлады. Өстәвенә, Әбелмәннхны шүрләтер өчен әледән-әле Хитровканы телгә алды. Андз алай да болай .
Исмәт кибетен бермә-бер зурайтып җибәрде Элек бер приказчик тота иде, хәзер — өчне. Тик малай гына — идән себерүче, вак-төяк йомышка чабучы Әбелхарис кына ялгыз. Ул акча китерми, шуңа күрә берәү дә җиткән дип уйлый булса кирәк Исмәт. Кибеттә кунып та кала. Урамында сакчы бар барын. Исмәт кибет эчендә дә күз-колак булуны таләп итә. Ул Әбелхарисны приказчиклар артыннан шымчылык итәргә дә
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
мыштым гына өйрәтә «Синнән шикләнмиләр, так што авызыңны ачма». Шуның белән бергә малайның үзен дә кат-кат сынады, әле идәнгә берике тиен акча төшерде, әле нәрсә булса оныткан булды. Әбелхарис идәнгә төшкән акчаларны, онытып калдырылган әйберләрне икенче көнне байның үзенә кайтарып бирә килде.
— Бак, атай, кесәмнән төшердеммени? Рәхмәт, улым, бу эшең өчен. Кеше әйберенә тияргә ярамый шул. Аннары дөнья-ахирәттә игелек күрмисең, үзен генә түгел, атаң-анаң да. Идәндә түгел, әллә кайда аунасын, байныкы байныкы була ул. аны иясенә кайтарырга кирәк. Выны Алем- кай байда торучы юньсез малай чәлдерә ди, аны хуҗасы бүген-иртәгә куа ди. Аннан кая китә ул, босяк булып Хитровкага барамы? Вәт. улым, нбрәт ал. Син яхшы ата-ана баласы, шантрапа түгел,— дип, бик озын нәсихәт укый Исмәт.
Әбелхарис яхшы ук шомарды, ул инде бер нәрсә белми торган оял- чан авыл малае түгел, русча вата-сындыра булса да сөйли, кая җибәрсәләр — шунда ялт иттереп барып кайта, ни кушсалар, шуны үтәми калмый. Барысының исемнәрен белә. Яшь сөяк шул, тиз бөгелә,
...Картлар әйтәләр: кеше җәһәннәмгә дә күнегә дип. Айтүтә язмышына ияләшә төште, ахрысы, соңгы вакытларда канатлары алай салынып йөрми, азык-төлек кибетләренә чыккалый, базарга бара, урамда үзе кебек хатыннар белән бер-ике авыз сүз алыша. Сүз ярата, сүзгә ярыйсы үткен, хөр холыклы Айтүтәнең теләсә кем белән сүзе килә иде. Ул гайбәт сатмады, язмышыннан очраган бер кешегә зарланмады,— шадыр 1 кешеләрне аның күңеле хушрак күрде.
Татар хатын-кызларының тормышы һәр җирдә җиңел түгел. Әмма Казан ягы хатыннарының сүзен тыңлаганда, Айтүтә булып Айтүтә гыйбрәт ала иде. Кайчак ышанып та бетми иде. Бигрәк кызгандырыр өчен шулай сөйлиләрме? Авылларда күпләр, дөрес булса, чыпта ябынып йөри, имеш, байлары икешәр-өчәр хатын ала, ди. Мишәрдә бер әйтем бар: аең-көнең уртак булса да, ирең уртак булмасын, диләр. Ничек инде Казан ягы хатыннары уртак ирләргә түзәләр? Хәер, күп хатынлы мулла- мунтагай, хаҗилар мишәрләрдә дә бар, ләкин алар авылда берән-сәрән, халык аларны үзләренеке итеп санамый да.
Бүген Айтүтә бер олырак хатын белән сөйләшеп базардан кайтып килә иде. Хатын бик карт та түгел, бөркәнчек кигәнгә генә әби булып күренә, җитмәсә, аяклары шешә төшкән, чатанлый. Күрми дә калдылар бер исерек кучер хать(нны тәртә башы белән бәрдереп, җилеп узып та китте, хатын лап итеп егылды, ыңгыраша башлады.
— Алла, үтерде, кәфер, үтерде...
Айтүтә, кулындагы төенчеген ташлап, хатынны күтәрергә иелде. Шул чакта алар каршына искерәк киемле, йөзен сакал-мыек баскай бер дөл- дел10 11 рус туктады.
— Нәрсә мыгырданасыз, торыгыз тизрәк, югыйсә, тагын таптаталар ич-
Айтүтә көч-хәл белән хатынны аякка бастырып, киемендәге карны каккалап, төеннәренә үрелде. Хатын башы әйләнеп тагын егыла язды, әлеге дөлдел рус тотып калды. Айтүтәнең чырае үзгәрде.
— Кагылма мөселман хатынына, какой такой праваң бар!—диде ул, русны читкә этәреп.
— Гафу итәсез, мин булышмакчы идем,— диде рус аптырап.
10 Шадыр — шат
11 Дел дел — йөнтәс.
— Элек тәртә оашы оелән оәрдереп ябындыралар, аннары булышалар, имеш. У дошман, кәфир, дөлдел...— Айтүтә хәтта ике кулын йодрыклап күтәрде.
Рус артка чигенде.
— Дөрес сөйләмисен, түти, мин дошман түгел. Әбине бәреп еккан бай әнә кая. Ул, бәлки, күрмәгәндер дә.
— Бәбәге чыкканмы әллә күрмәскә! Әдә, иккүзем, әкрен генә,— диде Айтүтә, хатынны житәкләп. Төенчекләрне икенче кулына алды.
— Ана кыен ич... Булмаса, бирегез, төенчекләрегезне күтәреп илтим Ерак торасызмы?— диде әлеге дөлдел рус.
— Кит әле юлыбыздан. Ату кире куллап берне бирсәм, ник туганына үкенерсен,— диде Айтүтә.
— О-о, бабка боевая,— дип көлде бөрмә билле тун кигән икенче бер рус.— Ә син, сакал, нәрсә гафу үтенгән буласың. Алар аңлыймы аны, басурманнар ич.
Дөлдел рус бөрмә тунга ачуланмыйча гына карады.
— Булса, алар да кеше ич.
— Басурман кайчан кеше булганы бар? Син студент түгелме, болай сөйләгәч, әй, будочник!..
Айтүтәләр, жыелган халык арасыннан чыгып, аксый-туксый, сыкра- на-ынгыраша үз юлларына китеп бардылар, жыелган халык нишләп калганын артларына борылып карамадылар. Бер чат баргач, Айтүтәнең юлдашы, тәмам хәлдән таеп, капка каршындагы урындыкка утырды.
Айтүтә. нишләргә белмичә, тирә-ягына каранды, Әбелфәрит күренмәсме? Чү, әнә алар янына бер егет йөгереп килә түгелме?
— Айтүтә апа, ни булды, нидән аптыраш?
Бу —итче Гыйльметдин киңәше буенча Исмәт байларга килеп, балаларын русча укыта башлаган студент Закиржан иде. Ара-тирә Әбелфәрит белән Мәрхабәгә дә дәрес биреп киткәли. Әбелмәних белән Айтүтә әллә ничә әйтеп куйдылар: син инде, Закиржан, байларның балаларын кара, алар сиңа акча түлиләрдер, безнең очын очка ялгарлык та жымы- тырыбыз 1 юк.
— И-и, Закиржан, синме, улым. Түтәйне бер исерек тәртә башы белән бәрдереп екты. Өйгә кайтып етә алмыйбыз.
Закиржан тирә-ягына каранды. Әнә бер җигүле ат тора. Егет аныч янына йөгерде. Бераздан ат Айтүтәләр янына килеп туктады. Закиржан белән Айтүтә хатынны, култыклап, чанага утырттылар, үзләре дә
Атнарас көн2 Закиржан, Исмәт байның балаларын укытканнан соң, Айтүтәләргә кагылды. Аны ачык чырай белән каршы алдылар. Балалар, яхшылап исәнлек-саулык сорашырга ирек бирмичә, Закирҗанны өстәл янына утырттылар һәм, берсе берсеннән уздырып, сабакларын тыңлата башладылар. Мәрхәбәнең русчасы Әбелфәритнекеннән арурак. Күрәсең, аңа Алексей Петровичлар да ярдәм итәләр, кәгазь белән китаплар да бирәләр. Ул ярыйсы төртелмичә укый, сөйләшү кадәресе дә шомарак, родларны да бик ватмый. Әбелфәрит тә тырыша тырышуын, әмма родларны бар дип тә белми. Шулай да болар бай балаларыннан шактый уздыралар, ихтимал, уку кадерен сиземли торганнардыр. Закиржан әле бер нәрсәне белми иде: бай балалары дәресләренең эшләгән кадәресеп
' Ж ы м ы I ы р — бер нәрсәбез дә юк мәгънәсендә.
1Агнарас— шимбә.
утырды.
Биш-алты минуттан хатынны өенә китереп тә җиткерделәр. Айтүтә шунда ук аны капкадан алып кереп китте, Закиржан акча чыгара калды.
дә үзләре башкармый, Хәернисадан эшләтәләр. Хәерниса Закирханнан сабак алмаса да, юка такта стена аркылы барысын ишетеп тора, Закир- Жан әйтеп яздырганнарны барысын яза. Хәзергә Закирҗанның Хәернисаны яхшылап күргәне юк, бары тик ишек ачканда озын кара толымнары, зифа буе гына күзенә чалына. Йөзен, уй буенча, Айтүтә йөзенә охшата, чаялыгы да әнисенеке шикелледер.
Закирҗан үзе төп Казан ягыныкы булса да, Мәскәүдә аңа күбрәк мишәрләр арасында кайнарга туры килә. Мишәрләр диндар, ләкин дөнья эшләрендә күбрәк руслар белән аралашалар. Сөйләшә дә беләләр, гадәтләрендә мөселманлык белән кәпрәю сизелми, иң мөһиме хатын- кызларында ярыйсы иреклелек ярылып ята. Мишәр хатыннары, хәтта кызлары, туры килсә, теләсә кайсы ир белән сөйләшә, аларда бу гаеп саналмый, картлары да артык киртә куймый. Менә шул нәрсә Закирҗанны Айтүтәләргә тарта иде.
Айтүтә балалар дәресләрен бетергәнче, комачауламыйм дип, кече якта утырды, чәй кайнатты. Закирҗан кайтырга җыена башлагач кына, олы якка чыгып, чәй тәкъдим итте. Закирҗан, рәхмәт әйтеп, баш тартты.
— Сыем әллә ни юк, Закирҗан улым, кайнар чәем белән эчеңне е.тытсаң, бездән кимсенмисең дип әтср идем.
— Рәхмәт, Айтүтә апа.
— Чәй эчкәч әтерсең әле. Сезнең Казан ягында пәрәмәчләрне башкача пешерәләрдер инде, без — үзебезчә, аеп итмәссең. Мөшке пәрәмәче була бу. Тәмен бел. Итлесе безгә сирәк тия.
— Минем мишәр пәрәмәчләрен ашаганым бар, бик әгълә.
— К«зан халкы телгә шнбык, алар әтерләр. Әлвән 12 бездә юк, Закирҗан, булса Раббанида бардыр.
Закирҗан башын күтәрде.
— Шнбык ни дигән сүз, Айтүтә апа?
— Бәй, шибыкны белмисеңме? Шнбык — шибка була инде.
— Рус сүзе икән.
— Русныкымы, мукшыныкымы — кем белгән. Бездә шулай сүлиләр. Вет көлүең, Закирҗан, миңа ошый. Мин үзем шадыр кешеләрне яратам. Аш янында кеше шадыр булса, әмән ашыңны ярата. Бир әле чәшкәңне, чәй ясыйм.
Ул Закирҗанның чынаягына куе чәй койды.
— Бәрәкәтсезлек димәсәң, бер сорау бирер идем. улым. Әти-әниец бармы?
Закирҗан көрсенеп куйды.
— Бар, Айтүтә апа, тик мин аларга ярдәм итә алмыйм, алар —мина. Аннары әти белән бераз сүзгә килдем. Ул укысаң, мулла бул, дөнья- ахирәттә игелеген күрербез, дигән иде, минем мулла буласым килмәде. Тик менә русча укудан да кудылар.
— Безне дә авылдан куа яздылар. Картымны Мировой Әптелмәя малае, мине — Карышкан кызы дип, күзебезне ачырмадылар.
— Әллә карыша идегезме?—дип кызыксынды Закирҗан.
— Әзрәк булгандыр инде. Гаделсезлек теңкәгә тия бит, шуннан түзмисең...
— Гаделсезлек...— диде Закирҗан, үз алдына уйланып.— Тормышта бу зур бәла. Ләкин татар хатын-кызларының бу җәһиләткә ачыктан- ачык каршы чыкканын күргәнем, ишеткәнем юк иде. Карышкан кызлары турында беренче ишетәм. Сез алар турында миңа бер иркенләбрәк сөйләрсез әле, Айтүтә апа.
— Әкиятне балалар гына тыңлый.
12 Әлвән — әлү кагы. Монда Айтүтә әлвән белән әгьләне бутый.
— Юк, бу әкият кенә булмаска тиеш... Безнең якларда бер бик олы хәзрәт бар, хатын-кызлар турында сөйли башласа...
— Хәзрәтнең сүзе, Закиржан, күпме сүләсә дә ахирәткә барып тоташыр Халыкның дөнья сүзен ишетәсе килә бит.
Балалар Закиржан белән саубуллашып чыгып киткәч, Айтүтә сүзен дәвам иттерде: ф
— Өстәлдә сыйларга ризыгың булмаса да, тәмле телең булсын, ди
торган иде минем әнкәй. Мин дә шулай инде. Менә сиңа карап-карап 5 торам да, Закиржан, болай кеше төсле сүлисең. Соң башта үз тормы- - шыниы әзрәк рәтләү турында уйлыйсыңмы? Бер төплерәк эш турында * әтәм. Башкаларны дөнья баскан, наданлыклары җиткән, син бит үзгә... х Байлар кубышка жыя, әллә син дә шул турыда әкренләп хыялланасың- х мы? ф
— Ә кубышка нәрсә була, Айтүтә апа? а
— Бак тагы, аны бар адәм белә, ә син белмисең. Кубышка алтын о
инде. s
— Ә-ә, миңа, Айтүтә апа, алай булса, алтыннан бәярәк кубышкалар £
кирәк. Табармынмы — белмим. п
— Бездә этәләр: күңеле белән кеше кая үрелмәс, башта чабатаны ° киенәсе бар. Чабатаны киенгәч, утын ярырга чык, диләр...
— Шулай шул, тормыш безнең чабудан нык тота. Әгәр безгә бераз а
юл булса... Ярый, быел хәзерләмәм әле, миңа ашарлык булса, артык ки- < рәкми. Инде яңадан укырга алмасалар, тагын күз күрер. Дөнья киң... я Ә сезгә, Айтүтә апа, мең рәхмәт, әнидән ишетмәгәннәрне ишеттем * сездән. о.
сс а
4 <
Исмәт байның хәләл жефете Раббани Кара байның өченче кызы иде. Игәчләре 1 арасында ул иң зәһәре, иң астыртыны булып үсте. Төскә- биткә аналарыннан арурак булганга, иягендә әнисенеке һәм апаларыныкы кебек челги 2 үсмәгәнгә, ул үзен гомумән өстен санады. Ләкин Искил егетләре ачәрвах Кара бай кызларын әйләнеп үтте, аларга башкодалар йөрмәде. Раббаниның тәтәләре сазаган кыз дип ачы дан алгач кына иргә чыктылар. Инде унтугызынчы яшькә аяк баскан Раббани, әгәр көтеп ятса, апалары хәленә каласын бик яхшы аңлады. Искил егетләре арасыннан ул хаҗиның өлкән малае Хикмәйне сайлады. Төскә чибәр, телгә жор, сату-алу эшенә маһир диләр, атакаеның байлыгы да җитәрлек. Борыны туры, кешенеке төсле. Раббаниның үз борыны, төрек кылычы кебек, кәкре, яратмасаң да алмаштырып булмый, ходай биргән.
Хнкмәйнең Карышкан Айтүтәсенә яучы йөртүен белгәч, Раббани коелып төште, ни кыланырга белмәде. Гарьләнде, Карышкан кызына башкода килә. Кара бай кызына — юк! Айтүтә дигәч тә тулган ай түгел инде, өстенә кияргә затлы күлмәге дә, камзулы белән калфагы да юктыр әле.
Хикмәйнең башкодасын карышканныкылар борып кайтарганын ишеткәч, Раббаниның күк капусы ачылгандай булды. Ул терелеп китте. Шау- шу бераз басыла төшкәч, тәвәккәлләп, бер җиңгәсе аркылы Хикмәйгә үзенең 1ыйшкы турында ирештерде. Ходаем, җиңгәсенең сүзләреннән Аблай хаҗи малае хахылдап көлгән, ди.
— Дөньяның беренче чибәре миңа булмагач, ачәрвах кызы — мунча пәриен алысммы? — дигән.
• Игач —япп г Ч f я г н миң.
2 «К У » М «.
17
Раббани авыруга сабышты, Хикмәйдән түгел, Айтүтәдән үч алу турында уйлый башлады. Бер им-томчы карчыктан Айтүтәләрнең янып торган мичләренә тере тычкан ташлатты, шул тычкан кебек Айтүтә дә кәкрәеп төшсен, диде. Ләкин моның файдасы булмады. Авылда Карышкан кызлары сихер кайтара белә дигән хәбәр таралды. Ул арада Айтүтә Мировой Әптелмән улы Әбелмәнихка кияүгә чыгып куйды, ә Хикмәйдән күрше авылга яучы йөри башлады. Раббани Айтүтәне онытты, аның бөтен уен күрше авыл кызы биләде: бусы да Айтүтә кебек чибәрме?
Бер көнне аңа барысын да җиткерделәр: Хикмәй күрше авыл баеның бердәнбер кызына өйләнергә йөри, әтисе бик бай, приданны гаҗәп күп бирә, ди. Хикмәй шул приданга өйләнә дә, югыйсә, кьш өнсез балык кебек котсыз бер нәрсә, Раббаниның тырнагына да тормый, ди.
Шулай да, Хикмәй өйләнде, ә Раббани туй мылтыклары * тавышыннан акылдан яза язды. Бер ел үткәч шунысы беленде: Хикмәйнең хатыны кубаш 2 икән. Кубаш хатынны нинди ир тотсын, иртәме-соңмы салыр 3, дип уйлады Раббани.
Инде игәчләре хәленә кала дигәндә, Раббанига хаҗиның икенче малае — җирән Исмәттән яучы килде. Күп уйлап торырга вакыты калмаган иде, бик тиз вәгъдәләштеләр. Тик Раббаниның йөрәгендә гомергә төзәлмәс яра калды. Хикмәйне башкалар алдында Абыз морза дип атаса да, эченнән гафу итмәде, ире белән дә дошманлаштырды...
— Анасы, бүген студен кисәге килгән идеме, яхшы карадыңмы, укыт-тымы? Ул буш бугазларга ышаныч юк,— диде Исмәт ишектән керә-ке- рә.— Болай да сүлиләр... Патша ул студиннарны һич яратмый, пачем- зрә астыра, кистерә, ди... Балаларга кирәкмәгән нәрсә өрәтмәсен...
— Кирәкмәгән нәрсә өрәтми дә...
— Нәрсә бар соң? Дуңгыз кылы кебек сузма!
— Бик кирәге бар, ди... Ышанмасаң, үзең яннарына утыр!
— Минем аңа вакытым бар! Я, әйт.
— Бездән туп-туры ялчыларыңа төшә. Анда ул бар гайбәтне...
Исмәт кулын селекте.
— Мин бер-бер нәрсә бар дип торам, ә син һаман бер балык башын...
Исмәт киемен алмаштырды, аннары табын көтеп, аяк бөкләп йомшак кәнәфигә утырды. Раббани, турсая төшеп, табын хәзерләде. Исмәт аның кара якта дулавына, Хәернисага җикеренүенә колак салды.
— Нәрсә анда?—дип сорады ул хатыныннан, әрләмичә генә.
— Хәерсез Хәерниса ни гомер ашны өлгертмәгән, Закирҗанның эткәннәрен язып утырдым дигән була.
— Ни эттең?! Хәерниса студеннын эткәннәрен язамы?
— Анысы инде балалар өчен кирәк тә...
— Юк, знать не знаю!— диде Исмәт, бармак селкеп.— Мин кемне ялладым, кемгә акча түлим? Кем өчен?
— Әзһәрыңның учителенә түләмисеңме? Үгә дә килми...
— Иштең арыш чумарын! Малай өчен үгә учитель йөртергәме? Кызларыңны яхшы кара...
— Әзһәр зиһенле бала шул.
— Пычагым зиһенле! Бүген генә учитель этте, укымый, ди, подлец! һаман Кытай стенасына чабарга бага. Ату Сухаревкага элдертә, ди.
— Ярый, балакайга юк нәрсәләр...
— Какой-такой балакай! Күптән мыек чыккан!
Әзһәр тышкы кыяфәте белән чат Кара бабасы, тик ачәрвахка гына охшамый, таза, тәмле корсак. Теле, әнисе Раббаниныкы кебек, зәһәр,
J Мишәрләрдә туй вакытында мылтык ата торган булганнар.
2 Кубаш — бала тапмый торган хатын.
’ X а т ы н салу — аеру.
кешедән көләргә ярата. Исмәт аны сәүдә эшенә өйрәтергә тырышса да. рәт чыкмаган, үз кесәсеннән үзе урлый башлаган. Акылга утырмасмы дип, Исмәт аны Хәернисага өйләндерергә булган иде, Раббани кул-аягы белән каршы килде: көтеп тор, Карышкан кызын өемә килен нтеп кертермен! Айтүтәсенә тагын кодагый димәскәме? Хәерчене өеңә кертсәң, ямаулык сорап кына калмас, түбәңә менеп утырыр. Асрау иткәннәр, ♦ анысына шөкерана кылсын. ь
Исмәт үз дигәнендә нык тормады, күрәсең, ул үзе дә икеләнә иде. §
Исмәтнең өлкән кызы Сөмбел — арадан чыккан, йомшак күңелле, > елак, бала кебек кылана. Раббани ана рәтле кияү табудан өмет өзгән, “ әрли, кимсетә, барны кулында тота белмисең, ди. Аның каравы, икенче > кызы Җәннәткә өмете бик зур, үткенлеге, терелеге житкән, кулына эләк- х кәйне читкә җибәрми. Исмәт тә кызына соклана: һи, бу утны умырып ♦ алырга итә, хаҗи бабасы белми исем тапмаган шул: Җәннәт! я
Исмәт өйгә учитель алырга булгач, кызларны русчамы, татарчамы о укыту мәсьәләсе килеп басты. Раббани кызларны татарча укытсаң бик җиткән, русча аларга нигә, менә мин укымаган ич, диде. Аннары гайбәт ч сата башларлар, кирәкми, атасы, ризалыгым юк. диде. Исмәт. сәүдәгәр ® кеше, беркадәр аеграк фикер йөртә иде: борынгыларга ничек тә яраган. - ә хәзер зур байларның балалары нитукмы русчаны, французчаны да, » энгелиз белән мимеччаны да су кебек эчәләр. Сәүдәнең милләте юк, х аның милләте, дене — кубышка! Әйдә, бераз русча сукаласыннар. Мо- < жет, ярар... Үзебезчә син укыт! диде хатынына *
Һарун әле кечкенә, аңа хәзергә, башка бай балаларыннан күреп, < Исмәт кызыл фәс кенә сатып алды “
Ире кисәткәннән соң, Раббани һәр дәрескә кереп утыра башлады, я белер-белмәс сүзгә кысылды, чамасыз комачаулады, я кызы Җәннәтне < мактарга кереште, ул шундый, ул мондый, ә аңгыра Хәернисаны ачык- u тан-ачык сүкте. Хәерниса бүлмә тактасы аркылы боларның барысын ишетеп торды. Ул бер нәрсәне уйлады: Закирҗан байбикәнең гайбәтенә ышанамы, юкмы? Каршы бер сүз әйтми. Хәернисага ярыктан аның озын буе, коңгырт чәче, коңгырт күзләре күренә. Башында кара түбәтәй, өстендә ак яка, арзанлы костюм. Шиблетлары әкрен генә шыгырдый...
Хәерниса Закирҗан авызыннан «мәгърифәт> сүзен еш ишеткәләде. Нәрсә икән бу? Элек Хәернисаның аны ишеткәне юк иде. Хатын-кыз затыннан түгелдер бит? Үзе дә сизмәстән Хәерниса Закирҗанга үпкәләп, турсаеп йөрде. Баксаң, ул көнләшә башлаган! Менә тиле, үзе нәрсә Икәнен белми, үзе көнләшә!
Җәннәт, зәһәр, шуны сизенгән, ул Хәернисадан мыскыллап көлеп, күзен ачырмый башлады. Бер көнне шуңа барып җитте: хәерче мәхәббәте дип көлде, һәм Хәерниса түзмәде — үксеп елап җибәрде.
— Бу ни тагын, мукшы хатын кебек нинди акыру,—диде Раббани. Аның йөзе чытык, кашлары җыерылган иде.
— Әни-маем, ул хәер сорый, бирмәгәч җылый,— диде Җәннәт, күзен дә йоммыйча.
— Абау, оятсыз, хәерне сорап алалармыни,— диде Раббани дуылдап — Соранырга чыгасың килә икән, бар, ишек ачык.
Хәерниса яшен сөртте, башын күтәрде.
— Мин, абыстай, хәер сорамадым, сорамам да. Җәннәт ялганлый.
— Минем балам ялганлыймы? Аһ, син, хәерсез нәрсә, таш бәбәк!— Раббани тагын ниләрдер әйтеп, ком бураны туздырды, ә кич белән иренә зарланды. Исмәтнең җеннәре кузгалган көн иде, Әзһары кибеттән шактый зур суманы чәлдергән. Җикеренеп, йонлы йодрыгы белән өстәлгә сукты, савыт-саба зырылдап китте
— Җитәр, бәдбәхет кара кавеме! Хәерниса учительме? Булышмый.
имеш! Ачуымны китерсәгез, бу учнтелегезне дә иртәгә үк куармын. А.Тйй- укка 1 укытамы әллә!
Исмәтнең ком бураны туздыра торган гадәте билгеле иде, әгәр анын көе белән бармасалар, бик тиз сырт йоннары кабара. Бүгенге кебек аучы ташыган көндә ул гомумән акны-караны күрми, кул астына очрасаң, салып та җибәрә. Гаиләдә ул үзен чикләнмәгән хаким дип карый, хатынының Хикмәйгә булган яшьлек мөнәсәбәтен белгәнгә, бигрәк тә үзенең кемлеген күрсәтергә тырыша. Мондый чакта иң ачы, иң мәсхәрәле сүзләрне кулланудан тартынмый иде.
Чираттагы зилзиләдән соң бай өе тынып калды. Хәернисага да артык җикеренмәделәр. Әмма Хәерниса бер нәрсәдән бик курыкты: бай үзенең янавын үтәгәндер кебек, Закирҗан бу каһәрләнгән өйгә яңадан һичкайчан килмәс, Хәерниса аны ярыктан гына булса да артык күрмәс кебек. Бу шул кадәр коточкыч иде, уйласа, кызның күз аллары караңгыланып китә торган булды. Закирҗан килеп йөрмәсә, бу бай өе зинданнан караңгырак бит. Закирҗан бу өйгә гүя шәм кабызып керә иде. Хәерниса чын сөюнең нәрсә икәнен белми, әгәр аңардан берәрсе: Закирҗанны яратасыңмы? дип сораса, ул ни дип җавап бирер иде икән? Ярыктан гына күрә торган, бер тапкыр да күзгә күз сөйләшмәгән кешене сөяләрме? Нәкъ җырдагы кебек:
Ак эшләпә мамыктай, кызлар карый ярыктан, Карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан.
Җәннәт Хәерниса белән сөйләшергә түбәнсенә, «яз!»—дип дәфтәрен генә китереп ташлый. Хәерниса карусыз, хәтта сөенеп эшли моны, чөнки белә: соңыннан Закирҗан бу дәфтәрне кулына алачак, җентекләп караячак, мактаячак. Билгеле, ул Җәннәтне атап мактый, бүген бигрәк тырышкансың, дия, кайчакта, ялкауланма, син бик сәләтле кыз, дип тә өсти. Шунда Хәерниса уйга кала: бер генә тапкыр булса да Закирҗан Җәннәт урынына башканы куеп карыймы икән? Ул сизә торгандыр бит, күңелләр телдән башка да сөйләшә ала диләр!
Буш көнне2 Хәерниса аеруча зарыгып көтте. Бүген Закирҗанның чираттагы укыту көне иде.
Закирҗан бик төгәл кеше икән, бер минут кичекмичә килде. Хәерниса, йөзен яулык чите белән каплап, ишек ачарга чыкты. Баскычта Закирҗан аның белән исәнләште, Хәерниса һәр вакыттагыча, аңа җавап бирмәде, тик пешкән чия төсле зур кара күзләре белән егеткә тутырып карап алды. Бу карашта барысы да бар иде: борчулары, шатлыгы, сөенүләре. Закирҗан беренче тапкыр аның эчкерсез якты күзләрен, сызылып киткән кашларын, киң, шома маңгаен күреп калды. Барысы Айтүтә апаны һәм Мәрхәбәне хәтерләтә, тик, Закирҗан уенча, Хәерниса алар- дан күп мәртәбә нәфисрәк!
Хәерниса, Закирҗанны көтмичә, баскычтай йөгереп менеп китте. Закирҗан ишек төбендә галошларын салды, иңнәренә кунган кар бөртекләрен каккалады. Тыштагы салкыннан Закирҗанның йөзе кызарган иде. Бу яхшы булды әле, югыйсә, дулкынлануын яшерү читен булыр иде аңа.
Дәрес көндәгечәрәк үтте, Закирҗан укытты, инша яздырды, өйгә бирелгән эшләрен карады. Җәннәтнең дәфтәрен кайтарганда ничектер аеруча басым ясап әйтте — әллә Хәернисага гына шулай тоелдымы икән:
Синең уңышларың, сеңлем, мине куандыра, мин бик шатмын, шулай дәвам ит, милләткә яшь каһарманнар кирәк! Наданлык — бөек бәладер.
1 Алайукка — бушка.
2 Буш көн — сишәмбе.
Бу сүзләрне яшеренеп тынлап торганда, Хәерниса әй шатланды, әй сөенде, чак биеп китмәде! Аңлаган, аклаган, барысын аялаган!
Шушы көннән сон Хәернисаның күңелендә бүтәннәргә, хәтта сөекле әнисенә әйтми торган кадерле сер яши башлады, әйтерсең алар инде бср-берсе белән күрешеп аңлаштылар, вәгъдәләштеләр. Туйдырып, кимсетеп бетергән асрау тормышында гүя ялтырап кояш чыкты, бүлмәләр- ж не җыештыру, мичләрне ягу, идәннәрне юу —уен гына булды. Кулы кулга тими башлады. %
Раббани иреннән яшереп, балаларының сабакларын һаман Хәерни- а садан эшләткәнгә, асрауга бер кадәр юл куя башлаган иде. Шуңа сөе- « нәме? Тукта, укулар гына бетсен, Раббани барысын чыгартыр! и
Кагыйдә буларак, аш-суны Раббани үзе пешерә иде. Әйтеп булмый, бу эшне ул булдыра. Хәерниса аның янында кара эшләрне генә башкара, савыт-саба юа, мич яга, утын кертә, суга йөри, кайчагын'да кибеткә чыгып керә. Раббани аннан-моннан эшләгәнне яратмый, савыт-сабаны кат-кат юдыра, хәтта идәннәрне, ошатмаса, икенче тапкыр юдыра иде. Аның каравы. Раббаниның ашлары һәр вакыт килешә. Хәернисага монда күңел биреп өйрәнер нәрсә бар. Ул бит ярлы игенче өендә үсте, алар- да иң тәмле ашлар барысы арыш оны белән ералмадан әзерләнә иде. Чәчәбичә XIII салмасы, квашпә чумары2, тү 3 белене, тү коймагы—менә алариың сыйлары. Бай өендә исә бөтенләй башка: бодай оныннан ачылый һәм чәчели бәлешләр, катлама, юача, кабартма, чәй коймаклары, кош телләре, тагын әллә нинди тәмле печеньеләр, сумсалар, гөбәдияләр пешә. Хәернисаның алариы ашаганы түгел, күргәне дә юк иде. Француз яулыгын колак артына кайтарып бәйләгән, җиңнәрен сызганган, биленә алъяпкыч бәйләгән Раббаниның мич каршында кызарынып эшләүләренә Хәерниса соклана иде. Гаҗәп, мич каршында байбнкә артык һаваланмый, чәпчеми, эш сөючән һәм эшнең тәмен белүчәа гади татар хатынына әверелә иде.
Сөмбел аш-су әзерләүдә әнисенә булышкаласа да, Җәннәт, башым авырта дип, борылып та карамый. Кайчагында Раббани кызларын әрли, өй тота белмисез, үз башыгызга төшкәч, нишләрсез, яныгызда анакаегыз мәңге булмас бит, ди. Мондый чакта Сөмбел дәшми, Җәннәт, әнисенеке кебек ю::а иреннәрен бөрештереп:
— Минем аш пешерүче буласым юк, аш пешерергә Хәернисалар бар, мнца өстәлгә китереп куйганны ашасам да ярый,— дия иде. Моны ул Хәерниса алдында ук әйтә, аз гына да тартынмый, оялмый. Әнисе бу әдәпсеэлсккә ачуланмый, ярсымый, киресенчә, йомшак кына итеш
— Алдыңа китереп бирүчең булса ярый, гомер буе атакаең байлыгында йөзмәссең, кызым,—дин к>я иде.
Исмәт кайтты. Гәмле аш исләрен сизеп корсагын сыпырды. Карын тук булса, баш эшли. Ә байның эше күп. Ул хәйләкәр, үзе әйтмешли, постер булырга, барысын кубышкага әверелдерергә тиеш. Бу дөньяда иң бөек куәт — кубышка!
Бу Исмәтнең үзенә күрә фәлсәфәсе дә, татлы хыялы да иде. Хәзер Торган саен ачыграк аңлый: балалардан уңмады. Дөрес, Һарун әле яшьрәк. Җәннәт—кыз, ул —кеше малы, иртәме-соңмы, бу оядан китәчәк. а Әзһар белән Сөмбел, ни он, ни камыр. Кемгә карап шулай булдылар икән? □ кубышкалар болай гына кулга керми, кергәч тә алариы тота белергә кирәк.
Исмәтнең хатынына да. балаларына да әйтми торган бер сере бар
XIII Чәчәбичә — ясыйк
* К в a ui нә чумары — нпн камырыннан пешерелгән чумар.
* Т у — ярма.
ГАБДРАХМАЦ ӘПСӘЛЭМОВ
иде: яшьрәк чакларында ул атакаен талап яки үтереп китү турында аз уйламады. Аблай хаҗи шуны сизеп алып, улын Кара бай кызына өйләндереп котылды. Кара байның кызына биргән приданы — Раббани әтисенең ач ачәрвахлыгын белеп алдан тырышкан иде,— хаҗиның улына фатиха иткән сәмәне Исмәткә беренче вакытта ярап торды. Хаҗиеш кына әйтә торган иде: каян башлавың түгел, кая барып җитүең кыйммәт. Элек кенә ул алпавытлар, морзалар, тарханнар нәселләр белән мактанганнар. Хәзер шундый заман, кемнең кулында кубышка, дөньяга шул хуҗа. Алтынның исе булмаса да, син аны ерактан той, ике аяклы бүре бул...
— Рәхим ит, карт, табын әзер,— диде Раббани иренә.
5
Закирҗан китте дә суга салган кебек югалды. Нишләде инде бу Закирҗан? Бер сүз әйтмичә, кеше аркылы булса да бер-бер хәбәр ирештермичә, шулай эшләргә ярыймы соң? Бер ай яки берничә ай булса, түзмәс идеңме? Хәерниса иркәләнеп үсмәгән, серен эчендә яшерә белә, ут йотса да, кеше алдында берни булмаган кебек түзәр иде. Алты ай, бер ел, ике ел үтте... Тагын, тагын үтте. Ничек үткәндер көннәр, бер алла белә. Ут якты да, беркемгә күренми янар өчен, күңел вә җаннан гашыйк Хәернисаны япа-ялгыз калдырды.
Сагынганда төшкә инми Дигән сүз дөрес икән.
Шуңа охшаш сагыну җырларын Хәерниса күпме җырлады! Әмма ни юаныч. Бер генә җирдән күге ачылмады. Ә вакыт үтте, күп нәрсә үзгәрде. Яшьләр, билгеле, үсте, матурланды, ә Хәерниса, киресенчә, ябыкты, саргайды. Сагышсызлар, гамьсезләр генә җәен-кышын чәчәк ата икән. Сөмбел, бигрәк тә Җәннәт пешкән кура җиләге булды. Һарун тартылды, фәсне ташлап, хәтфә кәләпүш киде, киемнең затлырагын таләп итте. Әзһар менә әллә нишләде. Бер карыйсың—ниндидер сагышта яна кебек, бер карыйсың — бу дөньядан читләшкән диярсең, тагын бер карыйсың— аңа диңгез тубыктан кебек, типтерә дә сиптерә. Әтиләре аны, халык күзеннән яшерер өчен, авылга алып барганнар иде, анда Әзһар — Азган сугышып беткән.
Авылдан кайткач, Раббаниның бар сөйләгәне Шомалар турында булды бугай. Ул аларны битәрли, аларга кызыга иде. Имеш, Шомалар бер дә галәмәт баеганнар, авылга сыймый йөриләр, таш йортлар салдырганнар. һай, алла, йөрсеннәр, Хәернисаның анда ни эше бар. Әти- әниләренең Шомаларга ләгънәт яудырулары бу минутта аңа кагылмый иде кебек. Авылда ишск-тәрәзәләрен кагып киткән өйләренең януы да Хәернисага әллә ни кызганыч булмады. Хәерниса үз кичерешләре белән яшәде. Кайдадыр еракта калган Искил түгел, бәлки күңелендә калыккан мәхәббәт аҗаганы аның төн йокыларын качырды. Хәзер Хәернисаның үзенә дә әйттеләр: китәр алдыннан Закирҗан Айтүтә янына кергән, бәлки сөйләшергә теләгәндер, гөнаһ шомлыгына каршы, Айтүтә өйдә булмаган Моннан биш-алты ай элек озын колактан гына тагын бер хәбәр ишетелде: имеш, Закирҗан Бохарагамы, Төркиягәме, Гарәбстанга- мы укырга киткән. Кайда соң ул Бохара шәрифе, кайда ул Төркиясе, Гарәбстаны? Анда бит тәвәләрдә генә баралар ди.
Хәят елга түгел, ул бер салынган эздән тыныч кына акмый. Бәгырьсез адәмнәр әле алай, әле болан сөйлиләр, кеше язмышын үзләре теләгәнчә хәл итәргә тырышалар. Былтырлары Исмәт бай белән аның хаты-
ны Раббани Хәернисаны Казан сәүдәгәрләренә димләп йөдәттеләр. Юма-ладылар, ачуландылар.
— Тиле, бу синең ише затсыз кызга күктән төшкән бәхет, гомер буе балда, майда йөзәрсең, дәүләткә хуҗа булырсың, үкермә, алла-тәгаләгә рәхмәт әйт.
Хәерниса байларның бер сүзен тыңламады, барысын кире какты. ♦ Билгеле, Хәернисаның теләге белән генә бик исәпләшмәсләр иде, әтисе ь белән әнисе кызларының кул-аягын бәйләргә теләмәделәр. Айтүтә хәтта 2 байбикә Раббанига әйтә куйды: g
— Казан сәүдәгәрен болан күкләргә күтәреп мактагач, аңа бай кыз- а лары беткәнмени, нишләп ул безнең ише фәкыйрь-фокрага ябыша? -
— Әй, йолкышлар, ни көтәсез сон танавыгызны чөеп? Төпсез галуш- а
тан йөрүче йолкыш Закирҗаннымы? Нәрсәсе бар аның—бөтен ашага- ♦ ны такы-токы, мачы боты. Түреңә утыртырга иллә шәп кияү! я
Раббани бу зәһәрле сүзләрен Айтүтәне дә, аның кызын да үтерер, 2 һич югында, аяктан бәреп егар өчен әйтте, тик тегеләрнең моңа исләре китмәде. ч
Закирҗанны иң әшәке сүзләр белән көн саен хурлый башлагач та £ Хәерниса баш бөгәргә теләмәде, тотты да әниләренә төште. Раббани в ирен көтте. Ул күлмәгенә сыеша алмый иде. Бак Карышкан утаманына, л китеп кемпе куркыта! Иртәгә үк синең урыныңа биш асрау табам, аллам = боерса! Сызгырам гына.*
Исмәт шактый соң кайтты. Аның үтереп ашыйсы килә иде. Раббани к өстәлгә кайнар аш куясы урында Хәернисадан зарланырга тотынды, * яхшылыгыбызга каршы ишегебезне бәреп чыгып китте, әллә нинди сүз- « ләр әйтте үзебезгә. Син, атасы, адәм булсаң, шуларнын беткән кавем- “ иәрен изге йортыңнан ку, пачкымасыннар монда... *
— Эттә генәсе, синдәмени әле шайтан таягының башы, ачәрвах кызы!—диде Исмәт талпынып.— Әтәм Мәних булып Мәних... Син икән'..
— Сип, син,— дип үчекләде Раббани.— Нәрсә мин? Ялчың каршында авыз йомып тордыңмы? Каршы әтергә сүз таба алмадыңмы?
— Җитте!—диде Исмәт.—Безме сүләшмәгән? Мин ана, беләсең килсә, Хитровкага хәтле күрсәттем! Хитровка, брат... аңлаган кешегә...
— Сиңамы ялчың белән сүләшергә, сез барыгыз Салабаевлар ич!
Исмәтнең йөзе тәмам үзгәрде. Товар алырга барган җирдән кайтып килгәндә, бер чокыр янында, Әбелмәних атын туктатты да, тарантастан төшеп, камыт бауларын карады, аннары Исмәт каршына килеп:
— Бай, минем бер сүзем бар иде. Монда кеше ишетми... Әгәр үчегез булса, миннән алыгыз, кыз баланы тинтерәтмәгез,— диде. Аның күзләре усал карый, күр дә тор — буып, чокыр төбенә ташлар. Исмәтнең Әбел- мәнихны мондый кыяфәттә һич күргәне юк иде, бик курыкты, әҗәлем шунда икән дип уйлады.
— Ни сүлисен, Әбелмәних агай, мин бернәрсә аңламыйм.
— Аңлыйсың, бай. Прислугаң булгач та кыз баланың җанына төкерергә димәгән, ул шундый ук әдәм баласы...
Исмәткә аның каршында Мировой Әптелмән басып тора кебек тоелды, менә хәзер бармакларын тырпайтып, бугазга ябышыр шикелле.
— һәй, Әбелмәних агай, чүпрәк башлар эшедер... - диде Исмәт һәм тавышы калтырап китте.— Безнең үз арада нәрсә булганы бар? Аллага шөкер, иманлы кешеләр кебек торабыз. Син миңа, мин сиңа дәгъва белдергәнебез юк.
— Ну, бай, анысын үзең кара. Мин әтәсемне кистереп эттем. Кызга тимәскә сүз бир.
— Тырнак та тидермәм, алла боерса, Әбелмәних абзый,— диде Исмәт, үзе дә сизмичә.
Исмәтнең җаны авызына килгән иде, ул шул кадәр куркуына сөңын- нан үзе үк гарьләнде. Шул гарьләнүен хатынына сиздермәс өчен кара көеп кычкырды:
— Аңкау!1 Синең арттырып сүләгәнеңне белмиләрме, ачәрвах кызы! Ярабби, ярабби, сакла шул Раббанидан! Кем турында эткәннәр моны, минем турыдамы, синең турыдамы? Миңа Хәерниса кирәкмени, паңгы14 15 баш! Казан сәүдәгәренең кубышкалары кесәсенә сыймый, вәт ни! Ә син... Ничү кешеләрне, атакаең кебек, ыржалум 16 ашарга!..
— Үзеңнең атакаең сөттән ак, судан пакь булганмы? Аблай хажи беркемне ыржалум ашамаганмы? Иске коеларны бер ачып баксалар... Бөтен ыру-тамырыгызны...
Исмәт, маңгаена тимер чүкеч белән суккан кебек, артка чигенде, кашлары сикерде, йөзе чытылды.
— Молчук, праклятый, ни сүләгәнеңне белеп лаңгы!17— диде, берничә тапкыр ишекле-түрле әйләнеп.
Раббани сыртын кабартып усал карап торды. Әгәр Исмәт Кара бай турында тагын берәр нәрсә әйтсә, аны тотып тора алмас идең.
Исмәт ярсуын басып:
— Иртәгә үк Хәерниса монда булсын, ата-анасына да сүз этмә, без әле алтын тәхеткә утырмаган. Утыргач, анда күз күрер — ыруларга ябышып ятмабыз. Ә бүген алар мина кирәк, төшендеңме, кирәк!!!
— Бер колагымнан керә, икенчесеннән чыга! Күпме торып синнән бер юньле сүз ишетмәдем. Син кубышкага үз кызыңны сатарга әзер.
Әгәр Раббани бу минутта нинди коточкыч сүз әйтеп ташлавын аңлаган булса! Исмәтнең башына әле бу уй сыймый иде, Раббани шул турыда уйлаган инде. Кинәт Исмәткә эссе булып китте.
Ач кешенең ачуы яман, диләр. Тамагын туйдырганчы Исмәт дәшмәде, аннары рәхәтләнеп бер кикереп, коръән сүрәсеннән берничә сүз әйтте дә:
— Менә нәрсә, анасы, малны учыңа кыса белеп тотарга кирәк, бул-дырырмы?— диде йомшак кына.
— Син һаман үзеңнекен...— диде Раббани өстәл җыештыра-җыеш- тыра.— Башыңа төшсә, башмакчы буласың.
— Анысы шулай... һем,— Исмәт тамагын кырып алды,— балаларын төрлесе төрле якка каерсалар? Атакайныкы жәл түгел, ә үзләренеке...
— Үзләренеке дә булыр әле, алла боерса.
Раббани иренең бер гадәтен яхшы белеп алган иде: Исмәт «зари-за- ри» елый икән, димәк, башында бер уй туып килә. Вакыты җитмичә, ул аны барыбер тулы килеш әйтмәс, ә үзе синең карашыңны белмичә туктамас. Мондый чакта Раббани аңа каршы барырга батырчылык итми иде.
Раббани, үз горурлыгын сындырып булса да, Хәернисаны кире кайтарды. Ачу килсә, акыл китә, дип акланган булды, юк нәрсәне куертмыйк, без бит бер тамыр кешеләре, диде. Хәерниса бик сак иде, Казан кунагының күзенә күренмәде.
Беркадәр вакыттан соң Исмәтнең чырае тагын каралып йөри башлады, кунак та күренмәде, исемен телгә алмадылар. Исмәт, кулын селтәп:
— Шайтанны алдарга итә, мәләвен!— диде.
14 А н к а у — тиле.
* Паңгы — гөмбә.
• Ыржалум — тереләй.
17 Лаңгы — өрү.
-Исмәтнең сәүдәсе начар бармый, кибете гөрләп сату итә, исәп-хисабы, үзе әйтмешли, устауга куелган Әмма бу аның ач күзенә бик аз булып күренә. Менә оптовый сәүдәгәрләр әйләндерә дисәң дә ярый. Кубышкалар аларнын кесәләренә тегермән оны кебек агып тора. Кибеттә ни, так себе, тама гына.
Прилавка артында Исмәтнең өч приказчигы бар. Шуларның берсе ♦ өлкән. Тик урлаша бугай, тәтәйләргә йөри шикелле, аны алмаштырып о. Әбелхарисны куярга кирәк булыр. Исмәт аны җитәрлек сынады, кәкре £ куллы түгел. Малайлыктан приказчиклыкка күчерүенә байтак булды. > эшли, сынатмый, выручкасы кайчак башка приказчикларныкыннан артык була. Акча түли башлагач тырыша да. Иң мөһиме — фамилия бер, > күпләр аны Исмәтнең үз малае дип уйлыйдыр. Салабаев!
Бер көнне Исмәт кибеттән шактый күтәренке күңел белән кайтты, ♦ табын янында күңелле утырды. Раббани каз пешергән иде. Исмәт, җиңнәрен сызганып, майлы каз ботын кимерде. Аннары, пух-пух итеп, чия вареньесы белән чәй эчте. Ахырда:
— Бәрәкәтле аш булсын,— дип, үз бүлмәсенә чыгып түшәккә сузылды. мендәр астыннан алсу, саргылт, яшел, ак игълан кәгазьләрен алып карарга кереште. Бу игъланнарны апа Казан сәүдәгәрләре биреп калдырган иде Арада Фәйзулла байның игъланнары да бар. Аларны инде Исмәт ничә тапкыр һәм бик җентекләп күздән кичерде. Хәзер яңабаштан тагын барсын бер тапкыр карарга кереште. Сәүдәне белә Казан халкы! Рекламалары кычкырып тора, ихтыярсыз кесәңне капшарсың.
— Күпләп кызыл мал сәүдәсе... Казанда, Мәкәрҗә вә гайри ярмин-кәләрдә. Малның төре күп! Баһа тиешлечә!
— Кытай, Цейлун һәм һиндстан чәйләре. Үз кәрханәмездә төрелгән...
— һәр төрле әгълә мехлар, камчат, камалар, якалык һәм бүреклек каракүлләр... Казанда. Печән базарында мәсҗеткә каршы...
— Казанда. Печән базарында, сәүдәмез һәр төрле фасунда каракүл һәм ефәктән эшләнгән яна мода бүрекләр, кәләпүш, калфак, чнтек кәвешләр илә. Приест-курант буш бирелә...
— Үземез эшләткән читек, кәвеш нәрсәсенең чыдамлыгы һәм чисталыгы өчен Париж выставкасында алтын медаль бирелде...
— Торговый дом... Оптовай сәүдә...
Бу игъланнар, төрле төстә, Исмәт Салабаевның күз алдында биеде, ул Казанда да сәүдәсен җәеп җибәрү турында хыялланды.
Икенче мендәр күтәреп Раббани керде
— Бирче, атасы, бу ястыкны да баш астына салыйм, карсак булмасын, башын авыртыр.— Раббани җор, ул инде бая ук иренең күңелле сүз башларга җыенуын сизеп алды
— Утыр, хатын, яныма.— диде Исмәт һәм хәйләкәр генә көлемсерәде:—Синен бик затлы бер өйнен түрендә асыл күлмәк, әдрәс камзул, ука чәчәк төшерелгән күкрәкчә, фирүзә кашлы беләзек киеп кодагый булып утырасын киләме, ә?
— Без, атасы, кайда утырсак та кешедән ким түгел
— Син өтерсең, атакаен сиңа белмичә Раббани дип исем куштырмаган. Хөҗҗәт мулла: Раббани алла каршында торучы, алланың иң гадел хезмәтчесе, диме?
— Ярый, атасы, әллә ниләр сүләп гөнаһлы булма
— Алла каршында тору,— диде Исмәт хатынын тыңламыйча,— җи- нел түгелдер, анда во ничек востер булырга кирәктер.
Исмәт апара корсагын ике кулы белән сыпырып көлде
— Алла каршында торучы булгач, кайчак юмаланырга, кайчак юха-
* Тартмнха салынган.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
ланырга кирәк икәнен үзең беләсеңдер инде. Раббани! Суытмак вә елатма к, сәүдермәк вә биздермәк бер Хөҗҗәт хәзрәтнең генә эше түгел, шулаймы?
— Ни сүлисең, атасы, аңламыйм.
— Ни белсәм, шуны сүлим. Мине ширкәткә, безнеңчә этсәк, компаниягә алырга димлиләр,— диде Исмәт, тавышын бөтенләй әкренәйтеп.— Акча миннән күп түгел, андый нәрсәгә мин, үзең беләсең, каты. Әзһарны уртак кибеткә главный приказчик итәбез диләр. Алар белми шул... Аннан үзем дә уйлыйм: акылга утырырга вакыт. Мин аңа туры әйттем: трай типмә, җитәр, югыйсә, яңа кибеткә Әбелхарисны күчерәм, ул башлы, дидем.
— Үз кибетеңне ябарга булдыңмыни?—диде Раббани.
— Нишләп ябарга? Эзгә салынган эш үз эзеннән бара бирсен. Анда мин хәзергә главный итеп Әбелхарисны калдырып торам. Янына Әбел- фәритне күчерәм, малайлыкка ярый ул.
— Хәерче малайлары кибетеңдә күбәеп китмәсме, атасы?—диде Раббани сак кына.
— Үз малайларым шундый булсыннар иде!—диде Исмәт.
Раббани бу турыда артык сөйләргә ярамый икәнен аңлады. Исмәт барысын хәл иткән инде, хәзер каршы килеп аның ачуын гына кабартырга мөмкин.
— Әзһарны күзле-башлы итәргә булдыңмы?— Дип сорады Раббани хәйләкәр генә.— Вакыты җиткән дә...
— Ул качмас... Ул — ир. Менә кызлар... Исән чакта аларны урнаштырып калырга кирәк.
Раббани авыз эченнән укынып алды. Гади генә бер нәрсә булса, Исмәт сүзне болай ерактан башламас иде. Байбикәнең тәннәре өшеп китте.
— Болай кешесе әйбәт төсле күренә, кубышкалары чыңлап тора, төшкә керсә, йокыңны качырырлык. Ну, бераз төлкелек итә, нәкәс.
— Тукта әле, атасы, кызларыңның язмышы турында сүз барганда, нинди кубышкалар ул. Аларны читкә куеп тор, бу сату-алу түгел.
— һә, читкә куеп торырга, сату-алу түгел! Белдең пычагым.
Исмәт үзенең артыграк әйтеп ташлаганын сизде, хатынының күзләреннән яшь атылып чыкты. Әйе, уйларыңның барсын хатынга ачып салмаска кирәк иде. Алар хәзер күз бәбәкләрен юешләтә. Ул чүпрәк башлар кубышкаларның чыңлау ләззәтен беләләрмени? Аңа табыналармыни?— Исмәт әйтми әйтүен, әмма әгәр моны сәүдә малына әверелдереп булса, ул кубышкалар бәрабәренә хатынын да, алласын да кызганмас пде.
— Сон, белгән кешеме, ата-анасы кем? Агачына карап...
Раббаниның берьюлы болай сөйли башлавы Исмәтне сөендереп җибәрде.
— Нәселен күреп белмим, әмма сәүдә эшенә кирәгеннән артык оста. Кубышкалар, анасы, ачык авызларда булмый. Үзен дә күккә күтәреп мактап йөрдең.
— Мин?— диде Раббани, күзләрен түгәрәкләндереп.— Әллә теге... Фәйзүкме?
— Шул инде.
— Кит, акылсыз. Аңа кырык бардыр!
— Кырыкта ирнең иң җиткән чагы!
— Аның хатыны бар түгелме?—дип сорады Раббани.
— Үлгән!—диде Исмәт ниндидер тантана белән...— Бүген генә белдем! Сиңа шунысын этим, анасы. Фәйзүк безнең Сөмбелебезне күреп алган икән, бик ошаткан. Миңа үпкәсен белдерде: үзеңнең баг алмасы кебек кызың бар, ә мина ялчы кызын димлисең. Ялчы кызына үләнмә-
сэм, мина затлы кыз беткәнмени, ди. Казанда анын таш пулатлары, кя- бетләре — нәкъ Печән базары каршында’
— Юк, атасы, теләсәң ни әйт, мин разый түгел. Без Казанча сүләшә дә белмибез, алар кешедән көләргә зәһәр ди, көлеп хур итәрләр.
— Тапкансың кысыр хәсрәт,—диде Исмәт, хатынының тел төбен
берьюлы аңлап.— Аннан килеп, телгә дисәң, син биш Казан хатынына ♦ торасың! Кубышкаларың артса... ь
— Кубышка, кубышка!—дип ачуланды Раббани.— Син башканы £
белмисеңме әллә?! ~
— Башкасы пүчтәк, кубышкасы кыйммәт. Хәзергесе заманда кеше- а нен яхшы аты, пачпорты, векселе — кубышка! Паңгы баш булма, аңлар- ~ га кирәк. Аннары үзең Казан, Казан дип күпме авыз суларыңны корыт- х тың? Казан калфагы давай, Казан читек-кәвеше давай, энҗе-мәржән. ♦ Гөлҗиһан сабыннары давай... Матри!
о
Сөмбел артык йомшак кыз иде, әти-әнисенен ике яктан үгетләгән 2 сүзләренә каршы тора алмады, елады гына. £
Раббани бик астыртын кыланып, тавышын әкренәйтеп: о
— Син — бала, мин — ана, йөрәк бәгърем,— диде олы мәрхәмәтнең “ үзе булып.— Колак баштан зур булмый. Атан-анаң сүзен тыңла. Кияүгә п чыкканда шулай була инде ул. Бабакаең этәдер иде: әүвәл җәфа, соңра = сафа. Елап барсаң, үмерең көлеп узар, көлеп барсаң, умерен елап узар. <
һәм туйга хәзерлек башланды.
Урын кешеләрне үзгәрергә мәҗбүр итә. Кытай стенасыннан ерак тү- < гел Никольскийда бәләкәй кибетнең хуҗасы булганда шул ук Исмәт ~ үз-үзен тотышына, киеменә, сөйләшү кадәресенә артык игътибар итми иде, ярым авыл баеча киенде, куштаннарча кәпрәйде, сөйләшүе тупас, күбрәк ордым-бәрдем иде. Петровкада бөтенләй үзгәрде Исмәтең. Югары катлам ак сөякләргә хас тышкы ягымлылык дисеңме, киемнең зат- лысы дисеңме — элек ул крахмаллы ак яка, тройка костюм, өр-яңа шиб- летларны бар дип белми, алар безгә, әһле мөселманга, килешми, җирдән аера, җиңеләйтә ди торган иде. атакайныкы кебек озын ак күлмәк, тезгә җиткән казаки, үтүкләнмәгән чалбар һәм читек-кәвеш киеп йөрде. Хәзер, күр, тәмам йонын алмаштырды: тройка костюм, чалбары үтүклән-гән, шиблетлары ялтырап тора, ак яка. манжет, жилет кесәсеннән алтын сәгать чылбыры асылынган, сакал-мыегын әйбәтләп төзәттергән, түбәтәйнең яңасын кигән. Хәер, тышкы бизәкләрне тиз алмаштырып була, ә эчендә һаман шул иске Аблай хаҗи малае — Исмәт, холкы, гадәтләре һич үзгәрмәгән, хыялында һаман шул кубышкалар.
Әбелмәних тарантасын кибет каршында җәһәт кенә туктатты, Исмәт- нен җиргә төшүен көтеп:
— Мина ни боерасың, бай? — диде.
— Көт!—диде Исмәт һәм пыяла ишекле, зур тәрәзәле кибеткә эре генә кереп китте.
Әбелмәних атын икенче якка күчерде, гадәттә кучерлар анда көтеп торалар иде. Бераздан кибет каршына яхшы атта, затлы фәитүндә Фәй- аулла әфәнде — Исмәтиең кияве килеп туктады Башында ак эшләпә, өстендә соры костюм, күкрәк кесәсеннән ак яулыгы күренеп тора, кара мыек, астан икенче ияге үсеп килә. Буе озын, кулында нечкә таяк. Ул аңы көязләндереп уйнатып йөри
Фәйзулла әфәнде дә кибеткә кереп китте.
Әбелмәнихның да кибеткә берничә мәртәбә кереп караганы бар көзге дә көзге! Бер үзең керсәң дә кибетне тутыргандай буласың. Менә шул
кибеткә өлкән приказчик итеп Исмәй Әбелмәнихнын улы Әбелхарислы күчерде. Ни өчендер ул үзенең малае Әзһарны берничә айдан ук яцз кибеттән алды.
Элек русчаны рәтләп белмәгән Әбелхарис хәзер сатып алучылар белән ничек сөйләшә, кулъяулыкка төреп, үз кесәңә үзеңне тыгар. Җитмәсә, сызылып киткән мыек җибәргән, башта өр-яңа түбәтәй. Элекке кибеттә Исмәй приказчикларны алай аздырмый иде, хуҗа кимәгәнне алырга ничү, ди иде. Монда башка. Бусы Фәйзулла әфәнденең хикмәтләредер. Булыр, булыр, ни әйтсәң дә ул шәһәри Казаннан килгән кеше, анда сәүдәнең тәмен беләләр, ди. Ничек әле, әфарин, Фәйзулла әфәнде, диләрме? #
Фәйзулланың кучеры да атын Әбелмәних аты янәшәсенә куйды. Ку-черның башында яшел бүрек, өстендә, русларныкы кебек, киң кафтан, кулында ак бияләй.
— Бак, атай,—диде Әбелмәних, башын селкеп,—синең рисагың, әтәм, ак аякчулардан '. Янгыр явып, герәз булса, нишлисең, Өбәй? Җитмәсә, сукыр суфиныкы кебек, күзлек киерткәнсең хайванга.
Фәйзулланың кучеры, берни ишетмәгән кебек, күршесенә борылып та карамады.
— Күркәдән яман тәкәббер икәнсең, Өбәй. Исәнләшмәдең дә. Булма- са, мин исәнләшим: аван йокладыңмы, башың чатнамадымы?—диде Әбелмәних көлеп.
— Лыкылдама, мишәр чагасы!—диде Фәйзулла әфәнденең кучеры. Ул гадәттә Әбелмәнихка «мишәр агай» ди торган иде, чөнки Әбелмәних аңардан күп өлкән. Бүген, күрәсең, сул аяктан торган.
— Чагадан, Өбәй маем, бер заман кучкар була, яшел бүрекле тутый коштан ни була торгандыр, белмим.
— Син телеңне тыебрак сөйләш, балан бәлеше. Нинди Өбәй мин сиңа? Мин Гобәй яки Гобәйдулла. Мулла кушкан исем. Сездә рәтле муллалар да юктырдыр әле, кара халык.— Ул һаман күршесенә карамый, бөтен игътибары кибет ишегендә иде, хуҗасы күренсә, кош кебек каршына очачак.
— Бар, маем, бездә дә андый мәләвениәр. Исемне балаларның колагына алар кычкыра, аннары ярылганчы бәлеш ашый. Син әткән балан бәлешен генә хәзрәтләргә куймыйлар. Аларның корсагына ярамый. Ничек әтәләр әле, җома көн намаздан әүвәл түгел диләрме?
— Ни сөйли бу надан мужик! Изге эшләр турында син ни беләсең?!— Гобәйдулла күршесенә таба борылды.— Менә мин, ичмасам, егерме ел мәдрәсәдә яттым. Корьәнне Мысыр мәкамендә укып җибәрсәм...
— Абабау!—диде Әбелмәних гаҗәпләнеп.
— Менә сиңа абабау, мужик. Мин кучер башына вакытлы гына утырган кеше. Баем кебек икенче хатын алсам, синең кебек наданнар белән.
— Әллә чәчәк кебек кызны икенчегә алдымы?
— Нәрсә исен китте ул кадәр? Түшәк елытырга хатын кирәк лабаса!
— Харап итте алайса бичара Сөмбелне!— дип ачынды Әбелмәних.
Кибеткә кешеләр керәләр дә чыгалар. «Боларның эшләре юкмы икән ни. аннан ары, моннан бире нәрсә килеп сарып тулганалар?»— дип уйлый Әбелмәних. Баксаң, читтән генә шулай күренә ул, берәү дә бушка нөре- ми, һәркемнең үзенә күрә йомышы бар. Әнә куллары буш түгел диярлек, үзләре буш булсалар, арттан хезмәтчеләре төен күгәреп бара.
— Әти.— дигән тавышка Әбелмәних, сискәнеп, башын күтәрде. Кар-шында Әбелхарис басып тора иде.— Менә бу әфәнделәрне гостиницага илтеп куйсаң иде.— Ул берсе шактый юан һәм чапанлы, икенчесе яшь,
1 Аякчу — чолгау
чибәр егеткә карап алды Егете чапанлының улымы, хезмәтчесеме, кулында шактый зур төен.—Бай кушты, аннары тиз генә монда кайт.
— Ярый, ярый, улым. Рәхим итегез, кунаклар... Кая илтергә? «Амур»га? Беләм, беләм, безгә йөрергә туры килә, һай, малкай, аякларын талгандыр, хәзер язылыр. Берегись, милай!..
Ат дагалы аяклары белән ташка чык-чык басып күңелле генә юрта ♦ башлады. Бераздан алар тыкрыкка борылып, Арбатка таба менеп ь киттеләр.
Юлчылар үзара әкрен генә нидер сөйләшәләр. Юанының сүзләре 5 бөтенләй диярлек аңлашылмый, «Персиян булса кирәк», дип уйлады х Әбелмәних. Андыйлар булгалый. Әбелхарисның әйткәне бар: персиян- « нарда сәмән капчык белән, ди. Хуҗаларның сәүдәләре уңышлы булган, s ахрысы, югыйсә, Исмәт тегенди-мондыйларга ат биреп тормый.
— һай, берегись, милай...
Алар бик бай кунак йорты каршына килеп туктадылар. Юан персиян кесәсеннән портмонетын алып, Әбелмәпнхка чәйлек төртте.
— Рәхмәт, кунак әфәнде. Сау булып торыгыз, тагын килегез,—диде Әбелмәних.
— Аман, аман, кардәш.
Яшь егет, төенчекне күтәреп, алдан төште, аннары, тарантасның икенче ягына чыгып, чапанлыга төшәргә булыша башлады. Хәләйнеке’, бу персиян ун потлы булгандыр, тарантас сыгылып торды.
Әбелмәних яңадан кибет каршына кайтты. Гобәйнең аякчулы аты юк иде инде. Исмәт тизрәк чыкса ярар иде. дип уйлады Әбелмәних. Аның ашыйсы килә иде. Кайчагында бай озак тоткарлана, Әбелмәних күршедәге кибеткә кереп булки алып чыга. Әгәр тагы бер ярты сәгать юанса... Әбелмәних кесәсендәге тиеннәрне капшады
Озакламый Исмәт бай күренде. Кәефе яхшы, ахрысы, йөзе якты.
— Кунакларны илтеп куйдыңмы?—• диде ул, тарантас түренә утыргач.
— Җилтерәтеп кенә, бай.
— Тагын килегез дип эттеңме?
— Аны онытмыйбыз инде.
— Онытырга ярамый. Бәлки ул килмәс тә. бездән этелгән булсын. Тел сынмый. Туры гостиницага бардылармы, әллә юлда берәр яры кереп чыктылармы?
— Туры эткән җиргә илттем.
Бер карасаң, Исмәт кешелек кайгыртучанлыгы күрсәтеп сораша кебек. Әгәр кемне булса атта илтергә туры килсә, бай һәр вакыт шуңа охшашлы сораулар бирә. Баксаң, Исмәткә бар да кирәк икән, юлда ни сөйләшүләре, хәтта сөйләшмәүләре дә. Ул шуннан ниндидер нәтиҗәләр ясый. Әбелмәних, аны-моны уйламыйча, барысын ничек бар шулай сөйләп бирә.
— Персиянның ни сүләгәнен аңламагансыңдыр инде?
— Аман, аман, кардәш, дигәнен генә төшендем. Аннары муллаларча, тәхсир, тәхсир, диде. Безнеңчә белми торгандыр ул?
— Белсә дә пирләрен2 тышка чыгармый. Персиян халкы безнең кебек ачык авыз түгел... Сине буш итмәгәндер, ә?
Әбелмәних уңайсызланды Ахыр килеп Исмәт һәр вакыт чәйлекләр турында сорый.
Чәйлек алу үзе йөзне кызарта, инде шул хәерче тиеннәре турында Сай башың белән сорашу...
Арттырып әйтү, ялган ыәгън.тендә. I! н р — пәри.
ГАВДРАХМАН ЭПСЭЛЭМОВ
Айтүтә иренен күңелсез кайтуын күреп, шунда ук балаларын сораштыра башлады. Әбелмәних аларны кергән, исән-саулар...
— Нигә сон чыраең качкан, Әбелхарис атасы?
Әбелмәних алдаша да, хәйләли дә белми иде.
— Җанга тияләр, анасы... Исмәт, бап башы белән, чәйлекләрең күпме булды дип сорый бит.
Айтүтә барысын аңлады Бу турыда аларнын сөйләшкәннәре бар иде
— Син ул тиеннәрне Исмәтнең кулына тоттырыр идең, мә, кубышка- ларың артсын, дияр идең!
— Шулай итмәкче идем дә... Көнебез шулар кулына калгач...
Әбелмәних сүзсез генә чәен эчте. Айтүтә, аның эчке газапларын аң-лаганга, сүзне артык куертмады.
7
Айтүтә яшь чакта Искил егетләре урамда җыелышып калын тавыш белән болай дип җырлый торганнар иде:
Кимә итек, ки читек.
Айтүтәгә үч итеп.
Кыз чәчрәп көлә, нигә аңа үч итәләр, итеге ни дә, читеге ни аңа? Ул чакта яшь егет Әбелмәних күн итек киеп йөри иде, әллә шуңа төрттерүләреме? Әллә яучылары кире борып кайтарылгач, Айтүтә читек киеп йөрүче байракны сайлый, дип юраулары идеме? Ул еллар күптән үткән инде, хәзер Айтүтәнең икенче кызы — Мәрхабә шундый көннәрне кичерә, ул, карлыгач баласы кебек, зәңгәр һаваларга күтәрелеп шашып-ша- шып оча кебек. Айтүтә бала чактан ук аңа: «Әй, минем Койгырышым!>1 дип әйтә торган иде.
Уналты яшенә әле яңа аяк баскан Мәрхәбәнең киеме ярым татарча, ярым русча. Сөйләшергә дисәң, татарча да, русча да булдыра. Билгеле, ул татарча үзләренчә, мишәрчә сөйләшә, әмма кызлар телендә кайсы шивә сүзләре лә мөлаем яңгырый, ватылган сүзләр колакны артык җәберләми.
Мәрхәбәне әнисе, иркәләп, Мәхүп дип йөрсә, руслар үз телләренә ятышлы итеп Мэри дип атыйлар иде. Моны, китаплардан күчереп, Наташа тапты. Мәрхабә бу исемгә бик тиз күнекте. Мәрхабә дисәләр дә, Мәхүп яки Мэри дисәләр дә бердәй эндәшә торган иде.
Якында татарлардан үз тиңнәре булмаганга, Исмәт бай кызлары аны бар дип белмәгәнгә, Мәрхабә аеруча Наташа белән дуслашты. Алексей Петрович гаиләсе Мәрхабәне кыерсытмады, читкә какмады, ким күрмәде. Болар бала җанына аеруча тәэсир итте, анын табигый тартынуы, оялчанлыгы—татар кызларына монысы бигрәк тә хас — бетте. Белмәгәненнән биредә көлмиләр, яхшылап төшендерәләр, вакытлары белән исәпләшмичә булышалар. Наташа Мәрхабә өчен чын дус иде, кечкенә генә серләрен дә кызлар үзара бүлешәләр — аларнын серләре була башлаган иде — хәтта бергәләп шигырь ятлыйлар,— аларны һәр вакыт Наташа табып кайта иде.
Наташаларның ишегалларында кечкенә генә бакча бар, куаклар, чә-чәкләр арасында — челтәрле беседка. Көннең икенче яртысында анда бөтенләй кеше булмый. Алексей Петрович әле эштә, ул — доктор, Ната- шаның әнисе Варвара Владиславовна — күзлекле, кыска кара чәчле, урта яшьләрдәге хатын—өй эшләре белән мәшгуль. Кызларга беседкада беркем комачауламый, алар шыпырт кына сөйләшәләр, шигырь укыйлар. Пушкин, Лермонтов, Тютчев, Некрасов, тагын әллә кемнәр,
• Койгырыш — мифик бәхет кошы.
)ЛЛӘ кемнәр алар белән серләшә, иң-иң нечкә, иң-иң пакь хисләрен бүлешә.
Сонгы вакытларда Мәрхәбәгә кыенрак булып китте, ул күбрәк әнисенә булыша, керләр уа, буш вакыты торган саен азая бара, балалыкның алтын һәм гамьсез көннәре әллә ничек үтте дә китте, үсмер чак — билгесез, томанлы, борчулы көннәр килеп җитте. ♦
Бер көнне Наташа уйга баткан Мәрхабәне муеныннан кочаклап, кара а. күзләренә карады. Ул күзләр әүвәлге кебек якты, аяз түгел, әллә ничек £ гоманлы иде. Наташа эчтән калтырап куйды. Дустын бу хәлдә һич күр- > гәне юк иде аның, бу аңа хас түгел иде.
— Мэри,— диде ул әкрен генә,— сиңа ни булды? Мин сине аңламый >
башладым. Шигырьләргә әүвәлгедәй шатланмыйсың, яңа китапларны s йотлыгып актармыйсың. Уйлы кешенеке кебек башың иелгән. Без бит ♦ тормышка яңа аяк атлыйбыз. я
Мәрхабә каядыр читкә карап торды, күз яшен йотты, аннары ничек- о тер таркау гына: |
— Мин каядыр эшкә керер идем... Нәрсәдер эшләр идем,—диде.— ч
Ләкин мине кая алсыннар? Мин татар кызы ич. Китаплардан миңа ® якты хөрлек хисе күчте, ә хәзер... шуна үкенәм. Караңгы, томана кеше £ булсам, боларны уйланмас идем, язмышың шулайдыр дип кенә торыр ° идем. Хәзер мин ни рус, ни татар... я
— Мин үзем, Мэри, сиңа бер нәрсә әйтә алмыйм, син минем башыма < килмәгән сорауларны куясын. Әти белән кинәшим,— диде Наташа. Ул ††††† әсәрләнгән, беренче тапкыр дусты шундый рәхимсез тормыш мәсьәләлә- < ренә кагыла иде.
— Кирәк микән? Ул нишли алсын... «
— Юк, Мэри, син әтине белеп бетермисең. Ул күп нәрсә эшли ала, < аның үзе кебек яхшы дуслары бар,— диде Наташа, тирән ышаныч u белән.
Бу сөйләшүгә Мәрхабә артык әһәмият бирмәде Алексей Петрович анын өчен кем? Наташаның үтенечен тыңлап, бәлки, тырышып карар... Бу дөньяда үзеңнеке булганда гына...
Мәрхабә, тормышны аңлап бетермәгән шикелле, Алексей Петровичның кемлеген дә төшенми иде. Менә тигәнәгә 1 сыймыйча ак күбекләр күперә. Күбекләр матур матурын, ләкин тиз шиңәләр. Мәрхабә дә шулай шиңәр, һич югында, кияүгә бирерләр. Мәхәббәтсез тормыш—нинди тор мыш, аның кемгә рәхәт китергәне бар? Чын мәхәббәт турында Мәрхабә рус әдәбиятыннан бик күп китаплар укыды. Татар кызы ул саф, татлы мәхәббәтне гомердә татыячак түгел, ул төшкә дә инми.
Тагын бер нәрсә бар, монысын инде Мәрхабә ин якын дустына да сөйли алмады. Соңгы вакытларда Исмәтнең олы малае Әзһар Мәрхабәне ачыктан-ачык эзәрлекли башлады.
Карышкан кызлары турында әнисенең яманлап сөйләгәннәрен Әзһар күп ишетеп килде, ләкин моның нәрсә икәнен белми иде. Көзге алдында нечкә мыегын сыңарчак2 бармагы белән сыпырганда Әзһар шул турыда уйлады. Кара мыек булса яхшырак, сары мыегы да ярар, аны алтын мыек диләр. Кызларга, бигрәк тә Мәскәү кызларына, алтын бик кирәк, алар аның тәмен беләләр, ана табынырга өлгергәннәр!
Вак-төяк бүләкләрен Әзһар Мәрхәбәнең кулына төртә, алмаса, тәрәзә төпләренә куеп калдыра иде. Бер көнне Мәрхабә шул бүләкләрне барысын бергә жыеп, Әзһарнын башына каплады, үзен ишектән төртеп чыгарды.
Шуннан соң Әзһар беркадәр вакыт шыпырт кына йөрде, Мәрхабә-
††††† 1 и I - н .. .агарак.
* Сына р ч j к бармак— чәнчә бармак.
нең күзенә күренмәде. Бу аның чигенүе түгел иде, Исмәт кавеме монды! гына унайсызлыклардаи соң чигенми. Ул бары тик җайлы вакыт сагалады. һәм менә шундый көн килде. Зур йортта Мәрхабә белән Әзһар гына калды. Бераз тыңлап торгач, Әзһар, аяк очларына басып, туба* төште. Мәрхабә, үз алдына русча җырлап, кер уа иде. Әзһар тын алды, аннары әкрен генә ишекнең келәсен күтәрде. Хәзер Мәрхабә ике-өчадым-. да гына. Әзһар кызга таба ук кебек атылды, ләкин аягы нәрсәгәдер сөрлекте. Мәрхабә яшен тизлеге белән артына борылды, бик кыска вакыт эчендә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, кулындагы юеш кер белән Әзһарның йөзенә чалт иттереп сукты. Сабынлы су егетне бер мәлгә сукырайтты булса кирәк, шуннан файдаланып, Мәрхабә аны өй алдыннан төртеп чыгарды да ишекне бикләп куйды.
Бер минуттан шашынган Әзһар ишеккә омтылды, аны ача алмагач, тәрәзәгә ташланды. Тәрәзәне ачу яки тибеп вату берни тормый иде. Нәкъ шул чакта ишегалдына Айтүтә кайтып керде.
— Нишлисең син монда карак мачы кебек?
Әзһар шып булды, нидер мыгырданды, аннары өскә менеп китте. Мәрхабә ни булганын әнисенә әйтмәде, курыкты, ә абыйсы Әбелхарис кибеттән кайткач, аңа елый-елый барсын сөйләп бирде. Алар Әбелхарис белән аеруча дуслар, үзенә ярдәм кирәк булганда Мәрхабә һәр вакыт аңа сыена торган иде.
Сеңелесен тыңлагач, Әбелхарисның йөзе үзгәрде. Әниләренең намусы өчен абзыйларының ничек сугышулары исенә төште. Бу турыда Айтүтә бала чакта ук сөйләгән, син дә абызың белән сеңелеңне үскәч шулай сакла, улым, дигән иде.
— Ярый, Мәхүп, син артык борчылма, ә мин ул нәкәснең кирәген бирермен, ник туганына үкенер,— диде Әбелхарис.— Тик өйдә ялгыз калма.
Шуннан соң күп тә үтмәде, төнге типтерүләрдән кайтып килгән Әз- һарне, башына ниндидер иске әйбер каплап, бик яман кыйнап ташладылар. Өч ай буе ул аякка баса алмыйча йөрде, үлек кебек саргайды.
Хәзер Мәрхәбәнең тормышы әүвәлгечә тыныч ага башлады. Менә шундый көннәрнең берсендә,— бу чакта җәй үтеп, әбиләр чуагы башланган иде,— Алексей Петрович эштән кайтканда Аптүтәне урамда күреп, исәнләште дә:
— Картың кайчан өйдә була? Мин аның белән Мэри турында сөйлә-шер идем. Әгәр каршы килмәсәгез, курсларга урнаштырып, шәфкать туташына укытасы иде. Шундый мөмкинлек килеп чыкты,— диде.
— Кичрәк керегез, картым өйдә булыр,— диде Айтүтә.
Бу зур хәбәр иде, Айтүтә шәфкать туташының нәрсә икәнен белмә-гәнгә— аның гомердә авырганы, больницаларга ятканы булмады — тизрәк Мәрхәбәнең үзен күрергә ашыкты. Алексей Петрович аның үзе белән сөйләшми булмагандыр. Мәрхабә үзе ничегрәк уйлый икән, шундый эшкә дәрте бармы?
Мәрхабә апасы Хәерниса белән сөйләшеп утыра иде. Хәерниса бер генә минутка төшкән булган. Озакламыйча кире менеп китте. Айтүтә Мәхүпне каршына утыртып, Алексей Петровичның тәкъдиме турында сөйләде, аннары:
— Ул шәфкать туташы ни була, кызым? Әтиең сораса, ни әйтим?— диде.
Мәрхабә шәфкать туташының ни икәнен сөйләп бирде. Алексей Пет-рович аны больницага алып барган икән, Мәрхабә анда эшләргә теләге барлыгын әйтте.
Айтүтә һәммәсен картына сөйләп өлгерде. Әбелмәнихны бернәрсә бик борчыды—Айтүтә дә, Мәрхабә дә моңа җавап бирә алмадылар — укыткан өчен күпме акча алырлар икән, күтәреп булырмы, юкмы?
Алексей Петровичны Әбелмәних абзый белән Әбелхарис каршы алды. Татар гадәтенчә кунакны түргә утырттылар, исәнлек-саулык сорашканчы Айтүтә табын әзерләде. Алексей Петровичның аларда беренче булуы иде. Мәрхабәнен сөйләве буенча ул аларның тормышлары кысан икәнен белә иде. Күз алдына китерүе дөрес булып чыкты.
— Я. кунак, ни бардан рәхим ит,— диде Әбелмәних һәм Алексей ♦ Петрович алдына чынаягы белән чәй куйды.— Бездә инде теге шайтан ц. суы булмый, гафу ит.
— Кирәкми дә, Әбелмәних Әптелмәнович. Ул табынның ямен генә > китәрә.
Шуннан төп сүзгә күчтеләр- -
— Рәхмәт инде, Алексей Петрович. Кызыбыз бала чакта да сезгә ж
мәшәкать тудырып килде, хәзер дә. Алла боерган булса, яхшылыгыгыз- > ны онытмабыз. Бу зур эшне Мәрхабә булдыра алырмы соң? Сине уңай- а сыз хәлгә куймасын дип әйтүем. Калякать бераз белә, укуы ничек? Мәк- о тәп күрмәде бит. s
— Мэри бик сәләтле кыз, укуны да булдыра.
— Сезгә рәхмәт инде. Юкса, без нәрсә беләбез... »
Әбелхарис, әдәп саклап, әтисеннән алда сөйләшмәде. Ул русча әти- £
сеннән остарак белсә дә, аңарда әтисендәге акыл һәм кирәклесен сорап « калу тәҗрибәсе җитенкерәми иде. Картлар, бер карасаң, хәйлә кормый, х үтә беркатлы сөйләшә кебек, әмма барсының төбенә төшә, үзенә кирәк- < мәгәнен һич әйтми. Ә яшьләр лыбырдыйлар. Шуңа күрә Әбелхарис ку- г накны ара-тирә сыйлады гына. <
— Рәхмәт, рәхмәт, егетем,— диде Алексей Петрович.— Алайса, мин ь
бетереп сөйләшәм инде.— Аның эшне Мәрхабә аркылы йөртмичә, үзе а килүе картларга бигрәк ошады. <
— Алексей Петрович, ничек әйтергә дә белмим... Без татар бит... u Аида алай-болай булмасмы?—дип сорады Әбелмәних. Үзе Алексей Петрович ачуланыр дип курыкты. Юк, ачуланмады. Төпле итеп аңлатты. Без, диде, кешенең дини хисләренә хөрмәт белән карыйбыз, аларны мыскылламыйбыз. Монда кешенең тулысынча үз теләге.
Ахырда Әбелмәних үзенең иң зур соравын бирде:
— Алексей Петрович, бетереп булгач, бетереп сөйләшик: укыткан өчен күпме алырлар? Күтәрә алырбызмы? Безнең бит, күреп торасың, байлыгыбыз юк, ялган булмасын.
— Ул яктан, Әбелмәних Әптелмәнович, тыныч булыгыз. Мин алдан сөйләшеп куйдым: аңа ярдәм фоныннан бераз булышырлар, сездән бер нәрсәдә кирәк булмас.
— Ә... Алай икән... Соң бу ничек була инде?.. Бу шулай ыөмкинме- ни? — Әбелмәлихның тирән шөбһәсе йөзенә бәреп чыкты. Мондый хәлләрне аның күргәне дә, ишеткәне дә юк иде. Бу дөньяда бушка бер нәрсә дә эшләнми, үз динеңдәге баең да, иң яхшы очракта, әҗерен соңыннан кайтарырсың, дип куя. Рус... белмәссең тагы.
Алексей Петрович картның шикләнүен аңлады.
— Хөкүмәттән яки байлардан сорасаң, бирмәсләр иде. Берсе политика дияр иде, икенчесе тагын бер сәбәп табар иде. Мин инде җәмгыятьтән... ягъни дуслардан.
— Алай... Бездә йөз сум акчаң булганчы, йөз дусын булсын диләр Дә, андый-мондый хәйлә булмасмы? Син, Алексей Петрович, яхшы кеше, безгә турысын әйт инде.
— Хәйлә, алдау-мазар юк, Әбелмәних Әптелмәнович Мин үз файдам өчен тырышмыйм. Гомуми эш өчен. Мэрине бала чактан беләм, без моңарчы аңа бер начарлык эшләмәдек...
— Юк, юк. булмаганны этеп булмый. Кешенең яхшысын аяк аска таптамыйбыз, Алексей Петрович,— диде Әбелмәних.
«• «к. У.» м 4. 33
— Моннан сон да начарлык эшләргә исәп юк.
— Рәхмәт, рәхмәт. Алексей Петрович.
Озакламый кунак кайтып китте. Әбелмәних, бирчәйгән бармаклары белән түгәрәк сакалын бөтереп:
— Анакай гына!—дип сузып куйды.— Бу яшькә җитеп, могҗиза күргәнем юк иде... һай-һай! Хәерлегә булсын.
Күп тә үтмәде, Мәрхабә курсистска булды. Ул бик дәртләнеп укырга йөри башлады.
Әбиләр чуагы сузыла төште, иртәләрен буак — ак томан жәелә, көннәр һаман җылы тора әле. Хәер, шәһәрдә моның рәхәтлеген һәм кирәклеген кем белә! Шәһәр кешеләре моның кадерен изге саныймы, күп булса, бакчага чыгып утыралар, һаваларның быел рәтле торуы турында сөйләшкәлиләр. Аларга буак ни дә. вак яңгыр ни. Әбелмәнихның исе китә иде: ниндидер яңа кешеләр, шәһәр кешеләре туып килә, алар көннән- көн күбәя, авыл, игенче тормышына ничектер өстәй карыйлар, аның үзенә күрә матурлыгын, нечкәлеген, ләззәтен тоймыйлар, алар табигать баласы булудан туктап, таш урамнар оланнарына әвереләләр, кайберләре иләктән чиләккә яки чиләктән иләккә бушатучы сәүдәгәрләр булып китәләр. Аларга ачы әрем исе ни, тәмле алма исе ни, язгы төче туфрак исе ни,— аермыйлар. Алар игеннәре җыеп алынган буш кырларга, урылмаган җирдә бөртекләре коелып бетә язган басуга, ындырдагы зуратларга бердәй хиссез тойгы белән багалар, болар аларга сурәтләр генә, йөрәкләрен актармый, күңелләрендә сүз белән әйтеп, аңлатып булмый торган шатлыклы да, авыр да кичереш уятмый.
— Эх, атай, газиз туфрактан аерылдык, икмәк кибеттә үсә дип уй-лыйбыз.— диде үз алдына Әбелмәних һәм бик озак баш селкеп торды. Мондый көннәрдә аның авылга кайтасы, буразнага ятып елыйсы, аннары хәлдән танганчы җир сөрәсе килә иде. Ул сизмәстән кесәсен капшый: өй салырлык, ат, сбруй юнәтерлек сәмәне бармы? Аннары тирән итеп көрсенеп куя: кесә такыр шул!
Бүген Әбелмәних Исмәт байны кибетеннән шактый иртә алып кайтты. Бай бик арыган иде.
— Дахатым XIX юк нигәдер,—диде ул ыңгырашып —Бүген кибеткә артык бармабыз... Атны туарып ук куй.
— Ярый, ярый, ничек кушсаң, шулай эшләрмен. Рөхсәт булса, мин Илметдин кибетенә кагылыр идем. Баш-аяк калдырырмын дигән иде.
— Барырсың, тик озак йобанма... һай, алла, эчем кисә. Бәлки, доктор... Уф алла...
Исмәт байның шыгырдавы беренче түгел иде, шуңа күрә Әбелмәних әллә ни игътибар итмәде. Атын туарып, печәнгә куйды да абзардан чыкты. Кояш җәйдәгечә диярлек кыздыра, исәр-исмәс җил кайдандыр шин- гән яфрак исе алып килә. Күршеләрнең ишегалларында пиэел 2 үсә. Аның кызыл тәлгәшләре кояшта ялтырый, авызга тәме тарта.
Әбелмәних өйгә керде.
— Анасы, син өйдәме? — диде ул, өс киемнәрен алмаштыра-алмаш- тыра. Ул яңадан үзенең иске наватын, имансыз бүреген киде.— Илметдин янына бармакчы идем. Баш-аяк алмага. Капчык кайда икән?
Айтүтә эчке яктан капчык тотып чыкты.
— Монда, атасы. Юган идем. Син бүген бик иртәләдең, чәем әзер түгел
XIX Дахатым — кыл өзәрлек хәлем, кәефем. ’ П и з е л — миләш.
1 Т я е м — кәбәм, бплам ’ Җылбыр — йонлач.
әле.
— Зарар юк. шуңа күрә башта кибеткә барыйм дигән идем. Байның эче авыртканга иртә кайттык. Ярый, мин, аллага тапшырып, киттем.
Әбелмәних, капчыгын култык астына кыстырып, урамга чыкты. Чатка җитәргә өлгермәде, чиләк тутырып су алып кайтучы күршеләре Әмыишәрүк әби очрады. Аның гәүдәсе бөкрәя төшсә дә, аяклары нык иде әле. ♦
— һәй, Әбелмәних таем *, юлың уң булыр, чиләгем мөлдерәмә ту- а. лы,— диде.
Әбелмәних карчыкка рәхмәт әйтте һәм үз юлында булды. Ул башын > кыңгыр сала төшеп атлады. Каршы очраган кешеләр, кайсы сәлам би- " pen, кайсы картузын күтәреп, исәнләшеп үттеләр. Әбелмәних аларга х тиешенчә жавап кайтарды. х
Тыкрыкка борылгач, күпер башында Гыйльметдиннең кибете күрен- ♦ де, ишеге ачык. Берәм-сәрәм кешеләр ксреп-чыгып тора. Инде урамда ук кара чебеннәр очып йөри, ишек төбендә җылбыр2 йонлы бер сары эт ятып тора. Ул инде картайган, өрми. Яныннан үтүче карчыклар:
— Бисмилла рахман рахим,— дип. аңа ит кисәге ташлыйлар.
Әбелмәних, сәлам биреп, кибеткә керде. Күн алъяпкычлы, юан гәүдәле Гыйльметдин кемгәдер ит чаба иде. Киң йөзле балтасын югары күтәреп түбән төшергәндә «һы!» дип көчәнеп куя.
— Ите генә ит, чат май! Хөҗҗәт мулланың да корсагын тишмәс!— дип көлә ул. Ир кеше булса, ни дә булса жавап кайтара, хатын-кыз булса, елмая гына.
Ниһаять, Гыйльметдин Әбелмәнихка баш-аяк бирде, аннары
— Әбелмәних абзый, сине бер мөсафир күрергә тели. Рәхим итеп, менә монда кермәссеңме?—дип, прилавка артындагы бәләкәй ишекне күрсәтте.—Минем дус Әбелфәрнт ничек тора, зарланмыймы?
— Бу яшеннән зарлана башласа, жир күтәрмәс. Илметдии.— диде
Әбелмәних һәм: «Кем булыр икән, кем мине сорый, берәр авыл кешесеме әллә?»—дип уйлап алды. Бу ишектән аның кергәне юк иде. Аптырый төшеп эчкә атлады. Тавык кетәге хәтле генә бер бүлмә икән, тимерле тәрәзәсе ишегалдына караган, ярым караңгы. Тәрәзә турысында өстәл, артсыз урындыкта бер татар утыра иде. Киеме ару гына шикелле... ләкин яктылык саран булганга, Әбелмәних аны танымады, сәлам генә бирде.
— Исәнме, Әбелмәних абзый,—диде әлеге кеше һәм. урыныннан торып, күрешергә ике кулын сузды. Шунда карт аны танып алды.
— Парии, никак, Закирҗан?—диде Әбелмәних, көтелмәгән очрашуга гаҗәпсенеп.— Ябыккансың дип этимме?
Закирҗан көлемсерәде:
— Бер татар шагыйре әйткән. Әбелмәних абзый:
Каенсар төбендә кар булмас.
Кайгылы йөрәктә май булмас.
Өй халкы сау-сәламәтләрме? Менә утырыгыз,— дип, ул Әбелмәнихка бердәнбер урындыкны күрсәтте.
— Аллага шөкер, әкрен генә кыштырдыйлар.— диде Әбелмәних утырып.— Ә син озак күренми тордың, брат. Кайларда булдың? Шәһрн Казан гөрлиме?
— Казанга кереп кенә чыктым. Гомумән күп җирләрдә булдым Мәс- кәү каласында укырга мөмкинлек булмагач. Бохарага сугылган идем, анда ошамагач, Төркиягә киттем. Дарелфөнүндә укыдым, Әбелмәних абзый.
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB
— Алай икән —диде Әбелмәних, сузып кына. Алим булгансыц икән Инде мулла булып кайткансыңдыр?
— Юк. Әбелмәних абзый,—диде Закирҗан, арлы-бирле йөренеп,- Мулла булыр өчен Кышгар мәдрәсәсендә уку да җитә. Мин халыкка аң-белем бирергә, азмы-күпме күзен ачарга теләр идем. Ана барыннан элек мәгърифәт нуры кирәк.
— Ә-ә... Мәрифәт дисеңме?—Әбелмәних башын кашып алды.— Алай ерак барып алгач, бик хикмәтле нәрсәдер ул мәрифәт дигәнең. Без ак белән караны аермыйбыз. Закирҗан. Мәрифәт корьән уку буламы?
— Юк. Әбелмәних абзый. Халыкка корьән укый белү генә кирәкми.
— Ничек алай инде? Корьәндә барсы язылган диләр бит.
— Дөнья хәлләрен белер өчен башка китапларны уку лазем.
— Алланы сүгәргәме? Югыйсә, Хөҗҗәт мулла мәчеттә сүләгэн: корьәннән башка китаплар динне мыскыл итәргә генә ярый, дигән.
— Әгәр шулай сөйләгән булса, бик зур хата ул, гафеллек. Китап алай өйрәтми. Алла бардыр, бердер.
Әбелмәних урыныннан торды.
— Афу ит, Закирҗан. Муллалар сүзен сүләргә без күнекмәгән. Гөнаһлы булып бетәрсең. Башыбыз иләк кебек, барысы шырылдап коела. Без икмәк-тозлык белсәк, шунысына бик канәгать. Артыгы турында алим муллалар кайгыртсын инде.
— Муллалар, белмим шул. кайгыртырлармы. Аларга кара халык никадәр күп булса, шул кадәр яхшырак. Аннары ул надан мулланын һәр сафсатасына ышана.
Кинәт Әбелмәних көлемсерәде.
— Мулла үзенчә әтә, мужик үзенчә, Закирҗан. Ярый, бу турыда сүләп очына чыгарлык түгел. Үзең нишләргә булдың соң?—Әбелмәних вакытының тарлыгын сиздергәндәй ишек тоткасына тотынды. Айтүтә, билгеле. Хәернисаның күңел серләре турында иренә пышылдаган иде. Шуңа күрә Закирҗанның озак еллар югалып торуы ата кешене дә шактый борчыган иде. Хәзер Әбелмәних тагын да зуррак куркуга төште. Дөресен әйткәндә, ул Закирҗанның күп сүзләрен аңлап бетермәде. Алим кеше без мәхлуклар аңлый торганча сүләсә, аның алим икәнен каян беләсең, дип уйлады Әбелмәних. Алим кеше прастуй хатын да алмый торгандыр. Прастуй хатын алсаң, аны ашат, киендер, шәһәр җирендә квартиры турында кайгырт. Бераздан бала-чагаларың чүкердәшә башлый. Алимлек турында уйларга вакыт та калмый. Бай канаты астына керсәң, алимлек турында сайрарга була. Безнең ишеләргә үз тиңнәребез кулайрак, аның хәл-әхвәле, көнкүреше аңлаешлы, баш ватасы булмый. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән алимнәр белән аралашырга ничү. Вәт Исмәт байның икенче кызын алсын. Алимлеге туйдырса, кайнатасының кибетендә утырыр.
— Гыйсмәтулла абзыйлар ничек тора?—дип сорады Закирҗан.
— Аларның тормышы, агай-эне, безнеке кебек баш-аяк түгел, түшнең иң майлы җире. Кияве белән икенче кибет ачып җибәрде, иң шәп урамда,—Петровкада, стеналары көзгеле, ишекләре пыяла. Өлкән кызын Казан баена бирде, икенчесенә берәр... алим табылыр. Кубышкаларга алимнәр дә баш ия дип әтәләр.
Закирҗан көлемсерәде. Аның елмаюы буй җитмәс эре түгел, киресенчә. сабыр, олы. читкә этми иде. Бу елмаюы белән ул Әбелмәнихиы беркадэр’аптырашта калдырды.
— Кызганычка каршы, андыйлар бар, Әбелмәних абзый, башкалары да юк түгел. Яшәү корсак мәнфәгате бәлән генә чикләнми бит.
Закирҗанның соңгы сүзләрен Әбелмәних бөтенләй аяламады.
— Ярый, сау булып тор. Миңа кайтырга вакыт. Бай озак торма дигән иде.
— Айтүтә апага сәлам әйтегез. Әбелхарис һаман кибеттәме’
— Бүтән кая барсын.
— Әбелфәритне аның янына күчергәнсең икән.
— Аны инде, Закирҗан, бай күчерде. Ана рәхмәт. Әпәй кирәк бит.
— Мәрхәбәне курска биреп яхшы иткәнсез.
— Анысын Алексей Петрович тырышты. Безнең кулдан килмәс иде ♦ Хәерниса турында Закирҗан берни сорамады Болай бик җылы сау- %
буллашты, барысына сәлам әйтергә кушты, Әбелхарис янына кереп £ чыгармын, диде. Анысы инде Исмәт янынадыр, турысын әйтергә кирәк > тапмагандыр.
Капчыктагы сыер башын һәм аякларын аркасына асып урам буйлап 5 кайтканда Әбелмәних тагы Закирҗан турында уйлады. Башта аның х фикере ныграк, ачыграк иде, хәзер кайдадыр бер шөребе какшады ♦ кебек. Айтүтәгә яхшылап әтергә кирәк: Хәерниса белән алдан сөйләшеп. а бераз хәзерләсен. Югыйсә, кыз бала акылын җуяр. Ә акыл кирәк... °
Айтүтә ирен җиңелчә пинәләп 1 каршы алды
— И атасы, нигәдер бик озакладың. ч
— Әллә чакыра төшкәннәр идеме?—дип сорады Әбелмәних.
—■ Юк, чәем талгандыр, ничә сүнде. с
— Чәй генә булса, ярый. Мин Илметдин кибетендә, беләсеңме, кемне °
күрдем? х
Айтүтә капчыкны читкәрәк куйды. XX
— Әйдә, атасы, башта табын янына утыр. Тамагын, ахрысы, бик *
ачыккан, харап ачулы багасың, йөрәкләнгән кебек. Тамагың туйгач. < ачуың басылыр. *
Әбелмәних сүзсез генә чишенде, кулларын юды, ашыкмый гына өстәл u янына килеп утырды. Айтүтә ана, астан гына карап, чәй коеп бирде. * ваклаган шикәрен каршына куйды, кайнар ләвәшләр 2 китерде.
Берәр стакан чәй эчкәч, тәмле ләвәшләр ашагач. Әбелмәнихнын йөзе ачыла төште. Шуннан соң гына Айтүтә:
— Я. атасы, кемне күрдең?— дип сорады.
— Син, хатын, күзгә карап этәсең шикелле Чәй ачуны бераз юды. ахрысы, сулыш алулары җиңеләеп киткәндәй булды Баягынак шулай кызыл пизелгә карап тордым...
— И пизел!—Айтүтә укынып ияк очын сыпырды —Борынгылар пи- зелне саваплы агач дигәннәр.
— Беләм... Теге хәлфә кайткан бит.
— Закирҗанмы?—дип тиз генә кайтарып сорады Айтүтә.— Менә пизел! Сүләштенме, үгә чакырдыкмы?
— Тукта әле, анасы, син алай очынма. Нишләп мин аны үгә чакырырга тиеш? Нинди сват ул миңа?
— Әй, юкны сүләмә әле. Исән-сау кайтканмы? Бу кадәр озак вакыт кайда булган?
— Бохарада, аннары Төркиядә. Полный алим булып кайткан.
— Алим?!
— Әйе. Безгә, карача гына уй йөрткән кешеләргә, барсы алим. Теге ягында ни бардыр — белмибез. Ничектер этте — исемнән чыкты.— Әбелмәних башын кашыды.— Бак, аты коргыры...
— Снн, атасы, үзебезчә генә әт. Сүләштенме’
— Илметдин кибетенең арт бүлмәсенә кереп сүләштек. Берәм берәм барыгызга сәлам этте. Берәвегезне телгә алмады
Айтутәнен йөзе ачылып китте.
— Снн, анасы, нигә шатланасың әле?— диде Әбелмәних.
XX Пинәләү — тиргәү.
• Л « в ә Ш — Оодмй омымнан жәәп пешаргәи камыр ашы. Җәймә дә иләр.
— Шатланмыйча. Бакчы, яраткан кешеңнең исемен ятлар алдында, бигрәк тә атасы алдында телгә аласыңмы?
— Юк. анасы, син очынма. Алнм кешегә бай кызлары бетмәгән. Снн Хәерниса белән яхшылап сүләш, хәзерлә. Әнә Исмәтнең Яннәте бар. Пар килгәннәр. Ә безгә үз тиңебез...
— Тыңламыйм да, атасы. Исмәт кызы күңеленә хуш булса, нишләп сине, ялчысын, аерым бүлмәгә чакырып сүләшер иде?
— Юк, мин чынлап... Син алай... Хәернисаны да... Аңсыз кыз баланың күңеле кая китмәс. Син ана кеше, ул-бу булса, синнән сорармын, бел аны!
9
Су сипмәгән гөл әкренләп шиңгән кебек, Хәерниса да сула башлаган иде инде. Тамырларында бер тамчы дым калмагач, ничек яшәмәк кирәк? Бер тамчы су дип күпме тилмермә, күпме ялварма, бәхет капусы ачыл- маса ачылмый, әйтерсең тимер ишекләр мәңгегә бикләп куелган. Шулай саргаеп, хәтсез айлар, еллар үтте. Инде яүме мәхшәр үзгәрмәс дигәндә, кинәт барысы алмашынды. Күрәсең, яшәргә дип бичара шул хәтле омтылган, бердәнбер теләге шул хәтле көчле һәм тыелгысыз булган, аз гына саф жил исеп китүе аны үлгән җирдән терелтеп җибәрде. Барысы эчке томанлы сизенүләргә нигезләнгән, күзгә яхшылап күренми, рәшә генә булса да, Хәернисага шул җитә калды. Язмыш аны иркәләмәде, ул бәхетне учлап алырга өйрәнмәде, беленер-беленмәс өметкә бик канәгать иде. Закирҗан аны алдамаган, Хәернисасын сагынып ерак-ерак җирләрдән, Бохара, Төркияләрдән кайтып килгән. Анда бит Хәерниса кебек чын мәхәббәткә сусаган бичаралар — шәрык гөлләре аз булмагандыр. Әгәр шул җирләрдән Хәерниса Закирҗанны магнит кебек үзенә тарткан икән, димәк, ул... Юк, юк, Хәерниса фәрештә кебек матур, сылу түгел, ул бары тик Карышкан кызы гына. Закирҗан урынына аңа башканы тәкъдим иткәч, ул ничек карышты, Закирҗанны гомердә алмаштырасым юк, дип күңеленнән антлар итте. Ул ажгырып килгән язмышына карышты. Ярый, әти-әниләре кысмадылар, хәер, алар кысса да, Хәерниса үз сүзендә торыр иде.
Сабыр төбе сары алтын, дигәннәр борынгылар. Әнисе Закирҗанның кайтуын әйткәч, Хәерниса эсселе-суыклы булып китте, чак һушыннан язмады, үзе ышанып та бетмәде, чөнки бу чамадан тыш зур яңалык иде, Закирҗан үлгән дисәләр, ул, ихтимал, тизрәк ышаныр иде. Әмма сөекле әнисе шаяртмый, Хәерниса аңа күңелен ачкан, януларын-көюлә- рен үкси-үкси сөйләгән иде. Ана кызының тетрәүләрен күрде, булдыра алганча ана теләктәшлек итте. Ихтимал, бу аларның караңгы дөньяда бер-берсенә канат булулары, ярдәмләшүләре булгандыр. Бүтән аларга һич бер кем ярдәм итәчәк түгел бит. Хәерниса, сүз әйтә алмыйча, әнисен муеныннан кочты, йөрәкләре бергәләп лепелдәп типте. Әтисе Гыйльметдин кибетеннән кайтып сөйләгәннәрне әнисе бәйнә-бәйнә кабатлап бирде. Шулай да Әбелхарис килеп әйткәнче, Хәернисаның җаны уч төбендә торды. Атна кич Әбелхарис кибеттән иртәрәк кайтты, югарыдан төшә торган баскычларны себерүче апасын күреп, янына килде һәм көлемсерәп:
— Абыз, сүенчегә ни бирәсең, сәлам китердем үзеңә,— диде.
Хәерниса, ут кебек кызарып, бармагын иреннәренә куйды. Бу аның әкренрәк, дип әйтүе иде.
— Яхшы кешедән сәлам китергән булсаң, иң кыйммәтле бүләгемне кызганмас идем, Әбелхарис җаным,— диде Хәерниса шыпырт кына. Аның сулышы кайнар иде, мөгаен, йөрәге дөрлидер.
— Ярый, кантур кенәгәсенә язып куям, Закирҗан абый сәлам җибәрде үзеңә.
— Кайтканмыни?—диде Хәерниса, иреннәре белән генә.—Кунакка чакырмадыкмы?
— Кунакка чакырмадым, болай керермен диде.
— Кайчан?
— Иртәгә кич. Берсекөнгә китә ул.
— Китә?! Кая?— дип сорады Хәерниса агарынып. Ходаем, кайтканы * юк, күрешкәне юк, инде китә. Үзе китәме, язмыш куамы? Нигә бу язмыш а. шундый рәхимсез, нигә кешеләргә бер-берсе янында әз генә торырга. £ күкел ачарга, кайгы-хәсрәтләрен онытырга ирек бирми, куа да куа. с
Шушы минутта да Хәерниса Закирҗанны гаепләми, барысын ачы яз- ~ мышка кайтарып калдыра иде. 5
— Петербургка китә,— диде Әбелхарис. ®
Кешенең рухи торышына карап, вакыт әле күз ачып йомганчы үтә, ♦ әле минуты ай, сәгате ел булып тоела. Иртәгәге кичне көтә-көтә Хәерниса алҗып бетте.
Кичен бай хатыныннан рөхсәт сорап, әнисе янына керер. Анда... Хәер-нисаның йөрәге леп-леп итеп типте, һич тынычлана алмады. Ходаем, тагын кая китә инде бу Закирҗан? Озаккамы’ Хәерниса турында уйламыймы икән? Ул бит чын җәһәннәм эчендә тора. Артык түзә алмас инде... Пигә соң сәлам әйттергән? Кызлар бит егетнең күз карашыннан да әллә нәрсәләр көтә, өмет эзли.
Әбелхарис белән Закирҗан караңгы төшкәч килделәр. Бу вакыт Айтүтәләр өендә Әбслфәрит белән Хәерниса гына юк иде. Әбелфәрит. гадәт буенча, кибеттә куна, Хәерниса мондагы кеше, төшәр әле.
Мәрхабә Закирҗанның исен-акылын китәрде, үскән, чибәрләнгән, буй җиткән кыз булган. Закирҗан хәзер генә ул киткәннән сон никадәр озак вакыт үткәнен бөтен ачылыгы белән аңлады. Ул Мәрхәбәгә карады Хәерниса турында уйлады: ничек көтә алган, нәрсәгә ышанган? Закирҗан үзенең ихтыярсыз кызаруын сизде, анда, ерак Төркиядә, мондый ачы вөҗдан газабы юк иде.
Мәрхабәдә татар кызларында булмый торган сыйфатлар шыткан кебек, ят ирләр каршында йөз яшерми, Закирҗан белән кул биреп күреште. бик иркен хәл-әхвәл сорашты. Чырае мөлаем, көлемсери төшеп сөйләшә, кайчак кызара. Табынга утырмавы олыларга хөрмәт йөзеннән генә иде. Тагын бер яңалык: Мәрхабә шифаханәдә эшли, укый икән. Бу татар кызлары арасында бөтенләй юк нәрсә. Шәфкать туташын кара эшче димәссең, ул бит бер баскычка югарырак.
Мәрхабә белән күрешкән һәм сөйләшкән арада менә шул уйлар Закирҗанның башыннан үтте. Аннары Мәрхабәнең ачык йөзенә карап, ул, беренче тапкыр, бөтен тулылыгы белән, Хәернисаны күрде. Моңарчы ул Хәернисаның буен-сынын, кайчагында янып торган кара күзләрен күрә иде. Шул нурлы күзләргә ул нн элек гашыйк булды. Ул күзләр саф, тирән, алдашмый, турылыклы иде Мондый күзләрнең иясе, ике уйламыйча, сөйгәне өчен утка, суга керә. Ә йөзен, гадәт буларак, Хәерниса шәл яки яулык чите белән каплап йөри иде. Билгеле, Закирҗан алдында йөз яшермәгән Сөмбел белән Җәннәт тә ямьсезләр түгел, аеруча Җәннәт. Ләкин аңарда салкын матурлык, астыртын зәһәрлек ярылып ята. мәгърурлыгы җитәрлек,— бай кызы ич. Хәернисада эрелекнең, тәкәбберлекнең әсәре дә юк, аның эчкерсез йөрәге ничек лепелдәвең Закирҗан бүлмә тактасы аркылы бик ачык сизеп килде. Әгәр үз алдына иң элек уку. халыкка файдалы хезмәт итү максатын куймаган, шуңа бөтен җаны-тәне белән омтылмаган булса. Закирҗан ул чакта ук Хәернисага өйләнгән булыр иде. Яки тырышса, шуны бурыч итеп куйса, Закирҗан баерак һәм уңышлырак төрек кызларын да табар иде. төскә дә чибәр булырлар иде, әмма бу кадәр турылыклы җанны, аны бу кадәр янып
Г А Б Д Р A X М A Н ӘПСӘЛӘМОВ
сөючене табар идеме? Мөгаен, юктыр. Аның өчен икенче шундый Хәерниса дөньяга тумаган иде.
Ишек ачылган саен Закирҗан, Хәерниса түгелме дип, эчтән калтыранып көтте. Хәзер сер түгел инде: ул бит монда вәгъдәләшү нияте белән килде. Дөрес, гадәт буенча ул башкода җибәрергә тиеш иде. Ләкин ул читтә озак йөрде, озак аерылып торды, монда турыдан-туры үзеңне күрсәтеп сөйләшмәсәң, белмим, эш чыгармы. Үзең аларныц мең дә бер шикле сорауларына туры җавап бирә аласың, ә башкода ни белә? Монда бит матур сүзләр, тәмле вәгъдәләр кирәкми, монда кеше үзе кирәк| Ул Әбелмәлихның ышанып бетмичә каравын Гыйльметдин кибетендә чакта ук сизде. Хәзер дә аның шөбһәләре бетеп җитмәгәннәр. Шуңа күрә Хәернисаның үзен күрергә, ачыграк сөйләшергә булды. Айтүтәнең төпченүләренә каршы ул һичбер хәйләсез-нисез туры җавап бирде.
— Үзләре чакырып торгач, Петербург дарелфөнүненә барып сөйлә-шергә булдым, Айтүтә апа. Шартлары мәгъкуль күренсә, ниятем риза булу. Аларга Көнчыгыш телләреннән мөдәррис кирәк икән. Бик олы, могтәбәрле хәзрәтләр анда барып эшләүне киңәш иттеләр үземә. Болай сөйләшү күптән бара инде.
Айтүтә белән Әбелмәних Закирҗанның бу сүзләрен бик үк төшенеп бетмәделәр. Аларга калса, бер сүзен аңлаган булдылар. Бу — хәзрәт сүзе. Аларныц туган авыллары Искилдә хәзрәт дип карт муллага әйтәләр иде. Карт муллалар киңәш иткәч, дин юлына басарга уйлый торгандыр бу. Әмма муллаларны өнәп бетермәгәнгә, сагая төшеп:
— Укыган кеше мулла булмаса ярамыймы икәнни?—диде Айтүтә.— Бәлеш корсак булуның ни кызыгы бардыр тагы.
— Дөньяда яшәүне корсак асрау дип белгән кешегә башкасы нигә,— дип, Әбелмәних сүрән генә үз сүзен кыстырды.
— Сез мине аңлап җиткермәдегез бугай,— диде Закирҗан, чынаягын өстәлгә куеп.— Мин мулла булырга җыенмыйм. Хәзерге муллаларның күбесе дин сатудан башканы белми, үзләре усак кисәве кебек пыскып янучы наданнар.— Ул Мәскәү мулласы Хөҗҗәт турында әйтергә уйлаган иде, аның мишәр икәнен исенә төшереп, әйтми калды. Белмәссең, якташларын, бәлки, зурга куя торганнардыр.— Мин муллалар эшенә кызыкмыйм. Теләгем — остаз булу, халыкка, аралашу өчен, шәрык телләрен өйрәтү. Шәрык телләре бик бай, мәдәниятле.
— Алай булса, бер хәл әле. Син инде, Закирҗан, без карачаларны гафу ит, укымагач, көн кебек ачык нәрсәне дә төшенмисең. Бездә хәзрәт дип эштән чыккан карт муллага әтәләр.
— Менә ничек! Чынында хәзрәт олы, зур укымышлы, ил алдында хөрмәтле кеше дигән сүз. Аның мулла булуы һич шарт түгел.
Әбелмәних, хатынына карап, башын кашыды. Ул бераз уңайсызланып калган иде.
— Питерда торыр урының бармы, укыткан өчен бераз акча-фәлән бирәләрме?—дип, Айтүтә берьюлы тормыш мәсьәләләренә күчте.
— Менә шул турыда сөйләшергә дип барам, Айтүтә апа.
— Сүләшү кирәк, сүләшү зарар итми,— диде Әбелмәних сабыр гына.
— Сүләшүегез озак булачакмы?
— Озак булмаска тиеш, Айтүтә апа. Хат аркылы без аңлашкан идек инде. Хәзер, картлар әйтмешли, үзеңне барып күрсәтергә, аларны күрергә кирәк. Уку-укыту эшләре ничек куелган икән —шуны белергә. Минемчә, беренче танышу өчен, күп булса, бер атна җитәрдер.
Айтүтә Закирҗан каршына ашларны якынрак тибәрде.
— Сүзгә мавыгып, Закирҗан, зинһар, табынны онытма. Әллә ни сыебыз юк, ни барын кире какма.
— Рәхмәт, Айтүтә апа, рәхмәт,— диде Закирҗан тиз генә.— Мин бит Әбелхариска ияреп, хәл белә генә кердем.
— Безнен хәлләргә килгәнДә,—диде Айтүтә, серне ача төшеп,— утыны коры булганда — гөрли, утыны чи булганда — пыскый. Болай үзгәреш юк. Без байлар түгел, базарына карап сату итмибез. Безнен әни, мәрхүм, әтә торган иде; иманлыны түргә утырт, имансызны — ишектән дә җибәрмә.
Кайсы яктан жилләр исә башлавын билгеләр өчен хатынның сүзлә- ♦ ренә күбрәк игътибар ит, анда барысы көзгедәге кебек чагыла. Айтүтә лыгырдавык хатын түгел, кирәк чакта ул телен тыя белә. Хәйләләми, ? астыртын эш итми, тавышында салкынлыкның әсәре юк. Аның чын их- * ластан сөйләшүе хәзер Закирҗанга көн кебек ачык. Айтүтә үзенә кирәк s кадәресен белеп алды булса кирәк, Закирҗанның башыннан ниләр үт- « кәнен дә сорашып өлгерде. Күргән икән бичара. Юкка гына белем алу- и ны инә белән кое казу димәгәннәр икән. Ф
Ул арада шыпырт кына ишек ачылды, йөзен шәл чите белән каплаган Хәерниса күренде. Аның зур ачылган күзләре Закирҗанга текәлгән о иде. Аларның карашлары очрашты, бер-берсен никадәр сагынганнарын s шул бик кыска вакыт эчендә аңлап өлгерделәр Хәерниса янган утта ® көйгән, су сипсәң чыжылдап китәр, дөньяны ак бу басар кебек!
— Исәнмесез, Закирҗан абзый,— диде Хәерниса әкрен генә һәм ° җавап көтмичә кече якка узып китте. Закирҗанга шул җитә калды, ® беразга кысылган тавышы ачыграк, дәртлерәк яңгырый башлады. Бил- _ геле, аның Хәернисаны табын янына утыртасы, туйганчы күзләренә < карыйсы килде, шул сагышлы күзләргә карап барысын-барысын ачык- s тан-ачык сөйләргә теләде, бәлки аз гына Хәернисаның кайгысын җиңе- * ләйтер иде. Ләкин хәзергә бу эш мөмкин түгел. Аннары Закирҗан, нр ь кеше, ни дә булса әйтә алса да, Хәерниса бу еллар эчендә ниләр киче- £ рүен, күпме газаплануларын, кешегә күрсәтмичә күпме елауларын бө- < генләй сөйли алмас иде. Еракта чакта Хәерниса Закирҗанга ничектер и- җансыз картиикә сымаграк күренә иде, аның калтырап торган тере җанын, куырып ала торган газапларын артык сизми иде. Үзен күргәч, барысы үзгәрде, ул ничә еллар буе хәбәрсез йөреп Хәернисага никадәр тәшвиш ясавын анлады. Аның бит һичбер өмете булмаган, бары тик »чке сизенүләргә буйсынып кына көткән! Моны үзенең барлык кешелек тойгыларын эчкә кертеп бикли алган татар кызы гына күтәрүе мөмкин. Закирҗанга бу минутта Хәерниса бик кызганыч тоелды. Бигрәк тә Закирҗанның үзенең гаебе монда чамасыз зур булып күренде. Әмма ни эшли ала иде соң Закирҗан? Ул бит билгесезлеккә карап чыгып китте, кесәсендә юллык акчасы юк дәрәҗәсендә аз иде. Билгеле, Хәерниса шулай да аннан калмас иде, ләкин ир намусы Закирҗанга шундый шәфкатьсез булырга, бары тик үзең турында гына уйларга куша идеме? Юк бит, мең тапкыр юк!
— И-и, инде, Закирҗан, сүз генә тынлап утырма, тамагыңны да кайгырт,—диде Айтүтә һәм Хәерниса өчен булса кирәк, кайтарып сорады:—Ул Питерда берәр кардәшеңме, якташыңмы бармы? Чит җирдә барып төшәр урының булмагач, бик кыен бит.
— Анысы хак. Айтүтә апа, ләкин ни хәл итәсең. Минем әти Петербургта булу түгел, авылдан да рәтләп чыкмаган. Бөтен гомерен игенчелек белән үткәргән. Яшьрәк елларында сәүдәгә тотынып караган, уңмаган. Ул әйтә торган иде: сату итә торган кеше хәйләли, күзен йоммыйча акны кара дип раслый, чегән кебек алдалый белергә тиеш. Миндә менә ул җорлык юк, шуңа күрә бөлдем. Мин башта үз авылыбызның мәдрәсәсендә укыдым, аннары әти, догасын биреп, Оренбур якларындагы Каргалы мәдрәсәсенә җибәрде. Каргалыдан соң, авылга кантын имам булырга мөмкин иле, минем әти белән сүзгә килеп булса да. укуымны дәвам иттерәсем килде. Казанда. Уфада булдым, мен бәла белән Мәскәү университетына укырга кердем. Тик мине университетта озак тотмады
лар, сәбәбен дә әйтмичә кудылар. Шуннан инде Бохарага, аннары Теркингә барып чыктым. Укып бетергәч, тизрәк туган йортыма — Русияга кайттым. Шуннан инде Каюм әфәнде, Шиһаб хәзрәт һәм башкалар Петербург дарелфөнүн тәкъдим иттеләр.
— Каюмнар, Шиһаблар мулладыр инде,— диде Айтүтә.
— Юк, Айтүтә апа, Каюм учитель ул, муллалар белән гел бәхәсләшеп килә. Үзе бик укымышлы зат. Пайтәхеттә аны беләләр, сүзен бик югары куялар. Шиһаб хәзрәт, дөрес, мулла, ләкин башка барлык муллалардан үзгә. Үзем дә кайбер рус укымышлыларын Казанда күреп калдым. Алар да мине дәртләндерде. Яхшы гына урнашсам, башлы-күзле булыр идем. Яшьлек мәңгелек түгел, һәр нәрсәнең вакыты бар.
— Анысын рас этәсең, Закирҗан энекәш. Үз ояң бар чагында, ил йорты да буш булмый,— диде Әбелмәних.
Айтүтә үзенекен дәвам иттерде:
— Син, Закирҗан, Питерда урнаша калсаң, әти-әниеңне янына ал-дырырсың инде?
— Юк, Айтүтә апа. Авылда аларның яхшымы, яманны үз оялары бар, тереклек итәләр. Энекәшләр белән сеңелләр алар белән. Кулга акча кергәндә, билгеле, ярдәм итү — минем бурыч.
— Шулай, шулай, ата-анага булдыра алган кадәр булышырга кирәк,— диде Әбелмәних.— Ата-ананы онытырга ярамый.
Дөнья мәшәкатьләре турында алар әле байтак вакыт сөйләштеләр. Айтүтә түзмәде:
— Әй, җитте инде, ирләр булып хәсрәт йотмагыз. Әнә сезгә карап Әбелхарис башын салындырган. Өйләнмәү яхшырак икән дип уйлый торгандыр, тиле. Күтәр башыңны, улым. Дөньяның рәхәте калгандыр әле, бөтен җирне шайтан каралтып бетермәгәндер. Буак артыннан кояш чыга. Кызлар,— дип кычкырды Айтүтә,— сезнең җаныгыз бармы? Са- маварыбызны кайнарлатып бирсәгезче.
Хәерниса чыгып самаварны алды. Озын толымнарындагы чулпылары әкрен генә чынлады.
Дәвамы бар.