Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНДА ТАТАР ОБРАЗЛАРЫ


у фманы татарлар арасында озак еллар яшәп, татар халкының истә калырлык образларын тудырган бөек Горькийдан башлап китәргә кирәк иде. Әмма тәнкыйтьчеләребез, әдәбият белгечләребез тарафыннан М. Горький иҗатының бу өлкәсе берникадәр яктыртылган булганлыктан, без әлеге проблеманы рус совет әдәбиятының соң-гырак буын вәкилләре — Л. Леонов, А. Коптяева һәм Ф. Панферов иҗатларында карап үтмәкче булабыз.
Леонид Леоновның 1935 елда басылып чыккан «Океанга юл» романы илебездә социализм төзү чорында тимер юл эшчеләре тормышын күрсәтүгә багышланган. Язучы әдәби образлар аша хезмәт ияләренең героик эш башкаруларын, хезмәт төшенчәсенең яңе, киң мәгънә ала баруын, аның кешеләрне тәрбияләвен һәм, бер үк вакытта, коммунизм төзү идеяләре белән янган кешеләрнең үз араларына кереп яшеренгән дошманнар белән кискен сыйнфый көрәш алып бару процессын сурәтли. Башка образлар белән рәттән, әсәргә татар Сәйфулла образын да кертү язучыга ро-манның идеясен тулырак ачарга мөмкинлек биргән.
Укучы Сәйфулла белән беренче мәртәбә ныклап депо комсомолларының җыелышында таныша. Яшьләр үзләренең паровозын йөртүне, алдынгы эшче буларак, Сәйфуллага ышанып тапшыралар. Алты ел элек депога акча эшләп китү нияте белән генә килгән авыл егете Сәйфулла өчен исә бу — бик зур шатлык. Машинист булу бит аның күптәнге хыялы иде. Сәйфулланың Мәхүп әби өендә шашынып «Әпипә»гә биюе аша автор аның моңа ничек шатлануын бик оста бирә. Монда Сәйфулла үзе генә түгел, бу — депо яшьләренең күңелле кичәсе. Сәйфулланың биюен сокланып күзәтеп торган иптәшләре арасында аның сөйгән кызы Катя да бар. Шул кыз бит инде, Сәйфулла машинист итеп билгеләнгәч, бөтен җыелыш алдында аның күкрәгенә кызыл тасма кадаган иде. Хәзер үзе дә, менә шушы кызыл тасма кебек, Сәйфулланың йөрәк түренә урнашып бара. Сәйфулла моңа сөенеп, чын бәхетнең килүе итеп карый, һәм менә шул бәхетне тагын да ныгытырга теләгәндәй, ул очы- нып-очынып «Әпипәчгә баса. Ләкин Сәйфулланың очынуына икенче сәбәп тә бар — ул әнә шулай җилкенеп үзенең үткәненнән тәмам аерылмакчы, аның белән бөтенләйгә хушлашмакчы була. Бу хушла-шу Сәйфуллага үзе эзләп тапкан матуррак, мәгънәлерәк яңа тормыш белән кавышу өчен кирәк. Алты ел депода эшләү дәзе- рендә Сәйфулла инде күмәк хезмәтнең мәгънәсен аңларга, кешеләр белән бер булып эФләргә өйрәнгән. Яңа, зуррак максатлар белән очрашу аның моңа кадәрге вак омтылышларын күмеп китә башлаган. Шуңа күрә, авылда калган сөйгән кызы Мәрьям күз алдына килгән чакларда, уя аның белән һәр вакыт бәхәсләшә, бу бз- хәстә дә гел үзенең дөреслеген сизеп тора.
Б
Сәйфулланың үзен иң бехетле Сиэгөн минутында — биеген чагында да Мәрьям аның исенә төшеп ала. Тик Мәрьямнең сабырлыгы, үзен язмыш кулына тапшырып, тормышны үзгәртүгә битараф каравы Сәйфулла күз алдында кызның шәүләсен тоиыгайта, ераккарак этәрә. Кешеләргә, шул исәптән сейгәненә дә, югарырак ноктадан карарга өйрәнгән егетнең соклану тулы карашы —Катя Решеткинада. Тугай авылы Әлдермештә ул дөнья күргән кешеләрдән «марҗаплар турында төрле ямьсез сүзләр ишеткән булса да, еларга берникадәр шикләнү катыш-куркыбрак караган булса да, Сәйфулла барыбер Катяда үзеиең ышанычлы иптәшен, акыллы кызны таба. Юк, аның йөрәге җиңел күбәләк түгел. Мәрьямнән аерылу аның өчен газаплы, авыр, үзәкне өзә торган аерылу. Катя турында уйлап йөргәндә дә кинәт Мәрьямнең тәрәзә төбендә үзен көтеп утыруын күз алдына китерә ул. Шундый авыр чакларында кызга ярдәм итәргә теләгәндәй, ул аңа, күңеленнән, китаплар укырга киңәш ита.
Болар барысы да безно Сәйфулланың кичерешләре бер кызны икенчегә алыштырудан гына түгел, ә шәхси, күңел кичерешләренең социаль мөнәсәбәтләр, үзгәргән социаль карашлар белен нык үрелгән драма икәнлегенә ышандыралар.
Ниһаять, кайчандыр ерак Татарстанда-ы Өлдормеш авылыннан вакытлыча дип кенә килгән Сәйфулла, онытылып, җаиы-тәие белен бирелеп эшкә тотына, яңа тормыш юлыннан китә. Паровоз, деподагы бүтән комсомол яшьләрнеке кебек үк аның да тормыш бизәгенә, олы куанычына әверелә. Яшьләр транспортның тоткарлыксыз йөрүе өчен зур ярыш ачып җибәрәләр.
һәм манә яшь машинист дүртенче рейсын ясаганда көтелмәгән хәл — катастрофа. Көчле буранда, Сарзан үткелен уздык, дигәндә генә, суы бетеп, паровоз эштән чыга. Бу —депо начальнигы булып урнашкан әләккә ак офицер Глеб Протоклитоә- иың явызлыгы нәтиҗәсе. Машинист итеп билгеләнгәнче Сәйфулланың бөр ел слесарь булып эшләргә тиешлеген де, аның паровозда пар бүленү кагыйдәләрен фньләп белеп бетермәвен дә Протоклитов кына белгән иде бит. Тик яшьләр, энту- эмазмга бирелеп, сизгерлекне киметәләр. Аларның теҗрибөеоэлегеннән дошман үзенчә файдалана.
Паровозны эштән чыгаруны Сәйфулла дөньядагы иң эур җинаять дип карый.
— «Эх, харап булдым бит!»—дип кычкырып, бүреген идәнгә атып бәрүе аның шул минуттагы халәтен безгә тулысы белән ачып бирә. Чыннан да «харап булды* түгел, ә үзем «харап булдым*, үзем беттем! Бу сүзләр Сәйфулла тормышында паровозның никадәр якын һәм кадерле әйбер булып әверелгәнлеген безгә бик ачык күрсәтеп тора.
Сарзан үткелендәге бәхетсезлек вакытында Сәйфулла кулларын пешерә. Ләкин ул чагында үзе моны сизми дә. Тик бераздан, кайгы әзрәк ераклаша башлагач кына, ул кулларының әрнүен тоя башлый. Бу аның кичерешләренең, кайгыруының никадәр кечле булуы турында сөйли.
Сәйфулланың иң кайгылы көнендә авылдан әнисе Бибикамал килеп теше. Бер яктан, ул улы Сәйфулланы кызгана, аңа ярдәм итәргә тырыша һәм, шул ук вакытта, улын иптәшләремнән, эшеннән аерып, кире авылга алып кайтып китәргә дә тели. Аляр- ның Сәйфулла рейска киткәнче һәм авария булып рейстан кайткач булган ике сөйләшүе характерлы. Бәштагысында Сәйфулла—үэ-үзенә, деподагы зшеиә нык ышанган кеше. Әнисенең Әлдермеш турымда сөйләве, асылдагы хуҗалык эшләре белән кызыктырырга теләсе Сәйфуллага артык тәэсир итми. Аларның сөйләшүе, каян гына башланса да, ахырда һәр вакыт Сәйфулланың деподагы эшенә, иптәшләренә барып тоташа. Әнисе аинан:
— Аракы эчмисеңме!— дип сорый.
Ә ул:
— Юк, өнкәй, безгә Ленин кушмый! — дип җавап бирә.
Мондагы «без* сүзе генә дә элекке крестьян егетенең аңында никадәр үзгәрешләр булып узганын, хәзер инде ачың • мин* дип кенә түгел, ә «без* дип сөйләшергә, коллектив исеменнән эш йөртергә өйрәнгәнен ачык чагылдыра торган деталь. Улындагы шушы үзгәрешне сизгән Биби-камал: «Яңа җирдә яңа чәчәкләр үсә икән шул», дип куя. Бу сүзләрдән соң инде борысы да очык, бүтән сөйләшүгә урын да юк кебек. Ләкин Сорзвм үткелемдә булган бәхетсезлек Сәйфулла күңелен яңадан актарып ташлый. Хәзер инде әнисенең күчтәнәчкә әлып килгән кебәртмаләры да, үлгән әтисенең сәгате дә, әнисе өстендәге начар киемнәр дә һем, имһаять вакытлыча чигенеп торып, хәзер яңадай күз алдыма килгән Мәрьям де —барысы дә Сәйфулланы авылга '«рта, шунда чакыра. «Ул үзе алты ел буе үткен юлны хәзер шулай гиз
кирегә үтә алуына шаккатты», ди автор, геройның уйларын аңлатып.
Бу уйлар зур авария алдыннан бөтенләй югалып, элекке хыялларын, шулар хакына күпме намуслы хезмәт куюын, ә бу хезмәтне депода һич тә югалтмаячакларын бер мәлгә бөтенләй башыннан чыгарган Сәйфулланыкы. Паровозны яндыру — аңа биредәге бөтен тормышын яндыру кебек. Аның беркатлы күңеле әнә шундый нәтиҗә ясый һәм деподан китәргә, комсомол билетын кире тапшырырга, дигән карарга килә. «Ал моны,— диде ул, таушалып беткән, бармак эзләре калган комсомол кенә-гәсен сузып.— Ләкин шул чак моны гына кайтарып бирергә тиеш түгеллеге исенә төште. Ул ашыга-ашыга кесәләрен актарырга тотынды һәм мондый документны, тормышка, иптәшләре дуслыгына хокукны югалтудан куркуы бер мизгелгә аның йөзендә ниндидер ямьсез бер үзгәреш тудырды».
Әйе, Сәйфулла хатасы өчен иң зур җәза итеп деподан китүне сайласа да, ул үз күңеленең депо белән бәйләнгән җепләрен тиз генә өзә алмый әле. Менә берничә эпизод: «Өйалдына кемдер керде һәм ул иптәшләре аны чакырырга килгәннәрдер дип уйлады...» Ләкин бу өмет акланмый кала. Шуннан соң Сәйфулла, үзе дә сизмәстән, авылга китүен озаккарак сузарлык сәбәпләр эзли башлый. Ул акчасын да акрын гына саный. Авылга кайтырга бүләкләр алу турында уйлаган булса да, үзе никтер яшереп аракы сатучы Медведева янына барып чыга. Кайгысын аракы белән юмакчы була.
Шуннан соң язучы Сәйфулланың кар өстендә биюе турында яза. Хәтерлисездер, бу безнең алда аның икенче тапкыр биюе. Сәйфулланың беренче биюендә без аның үз-үзенә ышанганлыгын, хәрәкәтләрендә матурлык күргән булсак, бу биюе бөтенләй башка характерда: хәрәкәтләре буталчык, ачулы. Катяның килеп чыгуы гына аны бераз тынычландырып җибәрә, һәм бу очрашу ахырда Сәйфулла язмышы өчен хәлиткеч нәрсәгә әверелә — егет депода слесарь булып кала. Күңелдән без аның яңадан машинист булачагына һәм илнең озын юллары буйлап күп рейслар ясаячагына ышанабыз.
Язучы Сәйфулланы уз әсәрендә шундый драматик ситуацияләр аркылы үткәрә — алар белән танышкач, безнең күз алдына бер татар егетенең генә тормышы, аның гына алдынгы эшче булып әверелүе түгел. ә бөтен татар халкының яңа социвль үзгәреш кичерүе; башка милләт вәкилләре белән бергә, коммунизмга барган җәмгыятьнең революцион көче булып үсеп, өлгереп җитүе аңлашыла. Сәйфуллага деподагы дусларының ярдәм итеп, киңәш биреп торулары, аңа «татар» дип кимсетеп карамыйча, гадел мөнәсәбәттә булулары да — халыклар арасындагы дуслык һәм ышанганлыкның әдәби образ аша әсәрдәге дөрес чагылышы булып тора.
Романда берәр генә урында күренеп китсәләр дә. Габдрахман һәм Мөхүп әби образлары да истә калырлык итеп эшләнгән. Габдрахман образы, романдагы исемсез татар малярларының образлары кебек ук, үз эшенә мөнәсәбәттә ачыла. Буфетчы Габдрахман эшен чиксез яратып башкара, ул үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчән дә, киң күңелле дә.
Автор шулай ук Мәхүп әбинең дә җанлы, тәэсир көченә ия булган образын яратып иҗат иткән. Аның татар карчыгы икәнлеген рус сүзләрен татар сүзләре белән аралаштырып сөйләвендә генә түгел, фикер йөртүендә дә күрәбез. Исемсез татар малярлары, Сәйфулла, Габдрахман образларында тасвирланган хезмәт сеючән- лек, тырышлык өстенә, Мәхүп әби образы аша автор укучыга татар халкының сәләт- лелеге, чисталыгы турында шактый күл нәрсә сөйли. Мәхүп әбинең өендәге җиһазларны, тәртип һәм чисталыкны сурәтләгәннән соң, Л. Леонов «ул — искитмәле исемсез рәссам — матурлыкның нәрсә икәнен яхшы аңлый» дип нәтиҗә ясый.
Күргәнебезчә, тормышны социалистик реализм позицияләрендә торып чагылдырган зур художник ул елларда ук инде татар халкының милли характерын үстерү, баету өчен зур мөмкинлекләр барлыгын күрә һәм шуны сәнгатьчә образларда гәүдәләндерә.
Антонина Коптяева да «Җир бүләге» исемле романында Ярулла Низамов семьясы һәм Зарифа Насыйбуллина образлары аша татар халкы арасында яңа гадәтләрнең туу процессын күрсәтергә тели.
Ләкин «Җир бүләге» романында язучы геройларның эчке дөньяларын нигездә гаилә-көнкүреш мөхитендә генә сурәтли. Ярулланың артта калган карашларыннан азмы-күпме арына баруы да шул яссылыкта гына ачыла.
Ярулла эштә алдынгылардан санала. Дингә дә бик исе китми. Ләкин аның психологиясендә әле иске гадәтләр хакимлек
ит», Аның үзен ата-анаеы көчләп диярлек Наҗия дигаи кызга өйләндерә. Ә Ярулланың күңеле исә бөтенләй башка кешедә_______________________
Зарифа исемле чая кызда була. Ул кыз Ярулланың йөрәген гомер буе сызландырып тора. Ләкин, шуңа да карамастан, эш үз кызын кияүгә бирү мәсьәләсенә килеп җиткәч, Ярулла кызының хисләре белән исәпләшеп тормый.
Ярулла кече улы Әхмәтшаны да үз дигәненме өйләндерергә тели. Әмма улы әтисенең бу деспотлыгына түзеп тора алмый— ейдәи бөтенләй чыгып китә. Күреп үткәнебезчә, тормышка мондый аңлы, актиә мөнәсәбәтне Сәйфулла образында Леонид Леонов та гәүдәләндергән иде. Тик ул аны аерым сюжет сызыгы итеп кенә алмаган иде.
Федор Панферовның «Уйлану» романы— күп проблемалы әсәр. Романның төп фикере — Совет властеның крестьянга нәрсә биргәнлеген әдәби образлар ярдәмендә ачыклау. Көтүче Ибраһим Явлсйкин гаиләсен сурәтләү авторга әсәрнең идеясен ачып бирү өчен хезмәт итәргә тиеш иде, локин ул әсордә язучының изге нияте булып кына калган.
Менә Ибраһимның кызы — Мәрьям Аның Мәскоүдо Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап яңа токымнар чыгаруына, сарыклардан йон кыркып алуда югары уңышка ирешү өчен әтисенә булышуына ышанмаска мөмкин дә түгел кебек. Тик бәла шунда, боларның барысы турында да башка персонажлар гына сөйли. Алар Мәрьямнең үз характерында күренмиләр. Үз-үэен тотышы, дөньяга карашы, килеш- килбәте белән Мәрьям яңа гына урта мәктәпне тәмамлап чыккан яшь кызны хәтерләтә. Шулай итеп, безнең каршыбызда әйтерсең ло ике образ басып тора. Берсен автор һәм башка персонажларның сүзлвро аша күз алдына китерсен, икенче- сон Мәрьямнең үз хәрәкәтләре һәм үз кичерешләре аша күрәбез,
Шундый ук икегә бүленү Ибраһим Яв- лейкин образы өчен до хас. Башка персонажларның сөйләвенә караганда, уп— тәҗрибәле көтүче, яхшы ир һәм ата, дуслыкның кадерен бело торган шәп кеше. Егор Пряхинның сарык көтүе үлгәч, беренче булып аңа ярдәмгә Ибраһим кило. Уп һәр нәрсәгә дәүләт күзлегеннән карый. Ибраһим болей уйлый: әгәр Егор Пряхнн- та совхоз сарыкларының бер өлешен бүлеп бирсом, Егорның сарык көтүо булачак, локии аңа карап дәүләткә бернинди файда килмәячәк — бу бары әйберне бер кесәдән алып икенчесенә салу гына булачак. Шуңа күрә Ибраһим көтүчеләргә үз хуҗалыклә- рыинан унар баш сарык бирергә тәкьдим итә. Ә үзе Егорга хуҗалыгындагы нәселле тәкәләрне бирә.
Ләкин Ибраһим белән якынианрак тамыша башлагач, тирәннән уйлап эш итүче җитди агай урынына, бөтенләй икенче кешегә тап буласың. Мәсәлән, Ибраһим Явлейкин болай фикер йөртә: «Күп бармак—колхоз. Шулаймы? Егорка үлдеме? Көтүчеләр — күп бармак. Шулаймы?» Әлбәттә, сүзләрнең мондый конструкциясе Ибраһим Явлойкин образын кечерәйтә. Ә Егор Пряхиины ул ярышка менә ничек чакыра: «Тартышачакбыз — ну . Алга, алга, Егорка!» Егор Пряхин кунакка килгәч, үзенең шатлыгын ул түбәндәгечә белдерә: «Егорька! Милка, сладка, ух!».
Шулай итеп, персонажның сөйләмә аның эчке деньясыи, характерым ачып бирүгә ярдәм итү генә түгел, аны бозып күрсәтә. Чөнки автор персонажның сәйлом телән бозу юлы белән аның башка милләттән икәнлегенә басым ясарга тели.
Көрәш—татар халкының милли уемна-рыннан берсе. Ә Ф. Панферов аны әсәренә ничек кертә? Ибраһимга кунаклар киле. Аларны хөрмәтләп каршылыйсы урынга, Ибраһим Егор белән көрәшергә керешә. Бу очракта да милли үзенчәлеккә басым ясау образны түбәнәйтүгә китерә.
Без карап үткән өч романның да төп материалы — сосет чынбарлыгы. Л. Леоновның «Океанга юл» романында депо эшчәләренең тормышы чагылса, А. Коптяееа- иың «Җир бүләге»ндә — Татарстан нефтьчеләре, Ф Панферовның «Уйлану» әсәрендә Идел буендагы колхоэ тормышы сурәтләнә. Өч язучы да романнарындагы персонажлар системасына татар образларым кертеп. Совет властеның татарларга нәрсә бирүен күрсәтүне бурыч итеп куйганнар. Алынган проблема уртак, әмма ачын сәнгатьчә гәүдәләнеше төрлечә. Сәбәп нәрсәдә соң?
Безнең карашыбызча, бу, беренчедән, олегв романнардагы татар образларының әсәр тукымасына терпече килеп керүләрендә. Л. Леоновта тәтер персонажлары әсәрнең идеясен ачып бирүгә буйсындырылганнар. сюжет үсешендә алармың һәр кайсының функциясе ачык билгеләнгән. Ә Ф. Панферов һәм А. Коптяеввда тв’вр образлары, әсәрнең идеясен ачып бирүгә хезмәт игүдән бигрәк, уп ндеәие иппюстрә-
цияләү өчен алынганнар- Л Леоновта милли үзенчәлек образ тудыру чарасы булып тора, ө Ф. Панферов белән А. Коптя- евада персонажның кайсы милләттән булуын күрсәтү эчен генә кулланыла.
Икенче сәбәп — авторларның үз герой-ларының эчке дөньясына ни дәрәҗәдә үтеп керүендә. Л. Леонов персонажларның кичерешләрен, тирәнтен яшеренгән тойгыларын мөмкин кадәр тулырак итеп ачып бирергә омтыла. А. Коптяева исә геройның тормыш-көнкүрешен, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне сурәтләү белән чикләнә. Геройларның производство эшчөнлеге турында сүз кузгалса, аларның психологик кичерешләре кысрыклап чыгарыла. Ф. Панферовтә образлар иҗат иткәндә төп игьтибар персонажларның портретын язуга, башка геройларның сүзләренә нигезләнеп аларга характеристика бирүгә юнәлдерелә.
Әлеге әсәрләрдәге татар образларын иҗат итүдә персонажларның сөйләм теле дә зур роль уйный. Л. Леонов романында геройларның сөйләве аларның әхлакый йөзләрен, эмоциональ кичерешләрен гәүдәләндерә торган чара булып тора. Антонина Коптяева исә персонажлар телен йомшак индивидуальләштерә. Ә Федор Панферовка килгәндә, ул персонажларның сөйләмнәре аша аларның кайсы милләттән икәнлекләрен күрсәтергә тели.
Шулай итеп, милләтләр арасындагы үзара якынаю, бер-бөрсен баету һәм бергәләп үсешнең яңа баскычына күтәрелү процессын дөрес чагылдыру ечен, язучы теге яки бу милләтнең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен тирәнтен белергә, персонажларның кайсы милләттән икәнлеген әйтеп үтү белән генә чикләнмәскә тиеш. Башка милләт вәкилләренең образларын тудырганда да әдәби иҗатның гомуми һәм мәҗбүри законнары үз көчендә кала.