Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хөрмәтле каләмдәшебез, дустыбыз «Чаян»!


Сиңа да 50 яшь тулды Нәрсә дигән сүз ул илле?
Егермедә егеткә көч килә.
Утызда егет кулыннан эш килә.
Табигать егеткә кырыкта акыл һәм зирәклек бирә.
Илледә ир егет эшләгән эшләре өчен данга күмелә.
еЧаян» иптәш! Син туган көнеңнән башлап, ир егет булып үсеп җиткән ИЛЛЕ яшеңә тикле, көч-гайрәт белән, табигый акыл һәм зирәклек белән, ил шатлыгына шатланып, ил кайгысын кайгыртып яшәдеңг коммунизм төзүче совет кешеләренең зур һәм изгб 9шенә аяк чалучыларны: мулла-мунтагайны, куланкуштанны. ялкау-сөрхәнтәйне. җилбә- зәк-җилкуарны, бюрократ благайны һәм башка, һәм башка ч^п-чура- манны еЧаян» каләме белән кадап, көн яктысына чыгардың, еЧаян» угы белән көйдереп үтердең.
Рәхмәт Сиңа шуның өчен!
Син Ә. Исхак, Ә. Фәйзи, М. Әмир Ш Мөдәррис. 3 Нури. Г Афзал, Ш. Галиев кебек юморист-сатирикларны үстердең.
Рәхмәт Сиңа шуның өчен!
Без—еКазан утлары» —Сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. еЧаян» укларына t Казан утлары» ялкынын да өстәп, тагын да көчлерәк, тагын да усалрак булып яшәвеңне телибез
еКазан утлары» редколлегиясе хөрмәтле юбилярыбыз еЧаян»ның 50 еллыгы хөрмәтенә журналыбызның юмор сатира билеген еЧаян» бүлеге дип исемләргә карар бирде.
Без бу бүлекне. Синең ярдәмең белән. еЧаян»га лаек итеп алып барырга тырышырбыз
Каләмне каләмгә кушып.
дусларча кочаклап.