Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕГЫЛМАС ИНДЕ СЫНАЛГАН ҖАН...


Шагыйрь Яков Емельяновның тууына 125 ел тулу уңае белән
ков Емельянов исеме киң катлау татар укучыларына 1935 елда, аның кайбер шигырьләре «Совет одобиягып журналымда (9—10 саннар) басылып чыккач кына мәгьлум булды. Керешен татарлары арасында исә амың иҗаты инде XIX гасырда ук шактый популяр булган. Алар уз араларыннан чыккан шагыйрьне, олылап, «җырчы Җәкоү» дил йөрткәннәр. Әлбәттә, халыкның шагыйрьне шулай үз итүе юкка гына булмаган. Я. Емельянов әсәрләрендә халык үзенең иң тирән хисләре, авыр тормышка, социаль тигезсезлеккә карата нәфрәто һәм киләчәк якты көннәргә булган ышанычы сурәтләнүен тойган. Шагыйрьнең поэзиядә биләгән урынын билгеләп, әдәбият галиме Хатип ага Госман бик хаклы рәвештә болай дил яза: «Аның әсәрләрендә халыкның социаль тигезсезлеккә каршы күтәрелгән стихияле ачу тойгысы гәүдәләнде. Чиркәү Емельяновны электән килә торган татар язма поэзиясе традицияләреннән аерып куйды. Аның каравы, Емельянов татар халкының борынгыдан килә торган авыз иҗатыннан, телдән ейтоло торган поэзиясеннән, тирәнрәк чумырып, бай традиция алды, бу поэзиядә башка шагыйрьләр күрә белмәгән яңа мөмкинлекләрне ачты, ачыграк әйткондо, татар ирекле шигыренең орлыгын табыл чыгарды һәм үстерә башлады».
...Яков Емельянов 1848 елда хәзерге Балык бистәсе районының Алан авылымда туа. Алан ул вакыттагы татар авылларыннан бер ягы белен дә аерылып тормаган диярлек. Хер күңелле, җор табигатьле Алан кешеләре, кара казакиләрен, пимә-эшләпөләрен, ак тулаларын киел, кичләрен җыенга чыга торган булганнар. Яшьләре түгәрәк уеннары оештырган. Картлары, ой нигезләренә тезелеп утырып, оланнарын читтән генә күзәтеп торган булганнар. Шундый җойге җыеннарда кәйгә салып бәетләр җырлаган, сүз осталары әкиятләр сөйләгән, мир картлары халык риваятьләрен иске төшерел, аларны яшьрәк буынның хәтеренә сеңдереп калырга тырышкан.
Яшь Яков өнә шулай халык җырларын, авылдашлары арасында таралган әкият, легендаларны ишетеп үсә, шул чакта ук аның йөрәгенә соңыннан туачак ялкынлы шигырьләренең орлыклары салына башлый. Ләкин усал язмыш бу орлыкларга шытып чыгарга кэп куймый. Тугыз яше тулар-тулмәс Яковны, кечләп, удельное училищега бирәлор.
—• Елама, тиле, моно күрерсең Җекеүеңнән болыч писаре ясап кайтарырлар,— дин «юата» Яковның әнисен авыл старостасы. Мамадыш өязенең Жүкәчо авылымдагы волость писарьларо әзерли торган бу училищега Яковның үзенең артык исе китми. Училищены тәмамлагач, бер авылдашы аннан:
Я
— Я, Җәкәү, хәзер кем булырга уйлыйсың?—дип сорый.
— Авылыма кайтам, укытучы булырга телим,— ди Емельянов.
Мондый җавапка теге хәйран кала: ничек инде укытучы? Әлифбасын онытып бетергән Алан кешеләрен ничек укытмак кирәк?!
_ Әйе,— дип дөресли Яков.— Үзем ише авыл малайларын укытырга телим.
Ләкин аның бу изге нияте тормышка ашмый кала. Зур эшне юлга салырга ярдам итәрдәй кешеләр табылмый. Алай гына да түгел: «укытырга документың юк» дип, аның үзенә дә адым саен каршы төшәләр. Ләкин, үзе мәктәп ача алмаса да, Якоа Емельянов ул чагында инде халыкка белем бирү өчен тырышучыларның барлыгын белә. Яковны барыннан да бигрәк керәшен татарлары өчен укытучылар хәзерли торган Тимофеев мәктәбе үзенә тарта. Чөнки аңа укыту өчен документ кирәк. Шундый максат белән, 1864 елда Яков Емельянов, Казанга килеп, Тимофеев мәктәбендә укый башлый. Укытуның саф татар телендә булуы, егетләрнең һәм кызларның бергә укулары белем алуга күптән сусаган Яковка башка нык ошый. Биредә ул ана телендә язарга өйрәнә, үз телендә чыккан китапларны күрә.
Тора-бара ул үзе дә шигырьләр яэгалаган һәм русча китаплар чыгарган Тимофеев белән дуслашып китә. Емельянов аның аркылы заманның күренекле кешеләре: казакъ мәгърифәтчесе Алтынсарин һәм татар галимнәре Фәезханов, Хәлфин, Насый- риларның хезмәтләре белән таныша. Алар яшь шагыйрьнең дөньяга карашын киңәйтәләр, аны иҗат эшенә рухландыралар.
Тимофеев мәктәбе бер Яков өчен генә түгел, анда укучы башка бик күпләргә дә заманның алдынгы карашлы кешесе булып формалашырга булыша. Яков Емельяновның сабакташлары арасыннан удмурт әлифбасын тезүче Борис Гаврилов, казакъ далаларында беренче мәктәп ачучы Игнатий Тимофеев кебек мәгърифәтчеләр чыгуы бер дә гаҗәп түгел. Патша хөкүмәтенең ныклы күзәтүе астында торуына, тикшереп китүчеләр тарафыннан «самодержавие рухында тәрбияләү» яхшы бара дип бәя алуына да карамастан, Тимофеев мәктәбенең шундый алдынгы карашлы укымышлылар чыгара алуы игътибарга лаек, әлбәттә.
Ниһаять, Яков Емельянов морадына ирешкән кебек була. 1869 елда ул укытучы булып туган ягына — Урей Чаллысы авылына кайта. Ләкин биредә дә Емельянов иркенләп эшләп китә алмый, аның эшчәнлеген хөкүмәтнең 60—70 елларда бик көчаеп киткән руслаштыру политикасы бүлә. Бу елларда Ильминский кебек патша ялчылары нечкәртелгән методларга күчәләр — татарларның уз араларыннан руханилар хәзерләргә керешәләр. 1874 елда Яков Емельяновны да Казанга чакырып алып, Духовная академиягә керергә кыстыйлар. Емельянов бу академиягә керә һәм аннан дьякон булып чыга. Ә 1880 елда ул инде протопоп була.
Билгеле, аның югары дин әһеле булып китүен, чиркәү белән тулысынча килешүе дип аңларга ярамый. Емельянов үз чорындагы иҗтимагый тәртипләр белән, чиркәү белән канәгать була алмый. Аның урыннан-урынга күчеп йөрүе дә шул турыда сөйли. 70 елларда ул Вятка губернасының керәшен авылларында эшләсә, соңга таба Мамадыш өязендәге Чура авылына күчә. Озакламый Тәңкәгә, аннары Шомыртбашка килә. Ә үләр алдыннан, руханилыкка бөтенләй кул селтәп, яңадан Урей Чаллысына укытучы булып кайта. Бу елларда шагыйрь күңелендә кайнаган хисләр турында «Ярлы тормыш», «Әләк», «Олысыманлык» һәм «Саран бай» шигырьләре бик ачык сөйлиләр. Ә Татарстан Үзәк архивының Ильминский фондындагы донослардан күренгәнчә, Яков Емельянов «каһәрләнгән поплар» исемлегенә кертелгән була. Менә бу шигырен шагыйрь шундый доносларны күздә тотып язган, күрәсең:
Тор гадел, Йөр шиксез, Бул изге, Кыл яхшы, Уйла туры, Сөйләш чын— Буяр Кайгыр, көен, Интек, инәл, Җыла, тилмер,
әләк!
Уйла, шәйлә,
Уенны җәймә. Телеңне бәйле — Ябышыр әләк! Каладан — илгә, Җирдән — суга, Суыктан — утка. Тешлектән — тон-ә, Таудан — атауга — Күч, кая —
Табар әләк!
Шушы яман Тинтәк башлы, Иң акылсыз Чак каргадан Бик тизеннән Котылмасак — Итәр харап!
Ләкин шундый гыйбрәтле сүзләрне әйтә алган шагыйрь үзе мондый кабахәт атмосферадан котылу юлларын таба алмый. 1893 елның 2 февралемдә әле 45 кә дә җитмәгән килеш Урей Чаллысында үлеп китә. Аны җирләргә, табуты янында бэш ияргә ерак-срак авыллардан бик күп кеше килә.
Хозер безне шундый сорау кызыксындыра: ә шагыйрь шигырьләренең язмышы ничек соң! Алар Яков Емельянов үзе исән чагында халыкка барып җитә алганнармы!
Яков Емельяновның беренче шигырьләр җыентыгы 1867 елда оештырылган «Братство со. Гурия» җәмгыяте тарафыннан рус хәрефләре белән басылып чыга. Шуңа күрә гарәп шрифтында укучы татарлар бу китап белән үз вакытында таныша алмыйлар. Ә чиркәү җыентыкның татарларны дин рухында тәрбияләүгә бернинди файдасы булмаганлыгыи тиз аңлый. Казам епархиясе викарие шагыйрьнең бу җыентыгы турымда «керәшеннәрнең аңым уятып, алармың татарлык хисем генә кечейтте» дип яза.
Әлбәттә, мондый сүзләрдән соң, Яков Емельяновның 1884 елда икенче җыентык чыгару теләге тормышка ашмый — китап тулысымча конфискацияләнә. Шагыйрьнең иҗатын тикшергән А. Н. Григорьев сүзләренә караганда, бу җыентыкта:
Балкы, кояш, ялтыра! Җирнең йезе яңарсын. Иртәнге кырау, соңгы салкын Ашлык тешәп алмасын...—
рухымдагы, якты омег белән сугарылган шигырьләр дә булырга тиеш Кызганычка ко(»- шы, әләге кадар бу җыентыкның табылганы юк. Ләкин А. Н Григорьевның айда кечле оптимистик шигырьләр булырга тиеш диген фикере, һичшиксез, дәрес Чонии тормышы иың соңгы елларында Яков Емельянов, дим юлын ташлап, чын мәгънәсендә халыкка хезмәт итә башлый. Шул елларда ул халыкның ныклыгыма, аның екты киләчәгенә ышанып, «агылмас инде сыналган җан» дип яза.
Емельяновның «сыналган җанлы» халкына әле шагыйрь үлгәннән соң да күп кыенлыклар кимерергә туры килде. Роман Даулей кебек, керәшен татарлары орасыннан чыккан укымышлыларның үз ана телләремдә газета екм журнал оештырырга тырышулары хетте Беренче рус революциясе елларымда да уңышлы тогелләммәде, Клерикаль ностроониеләр белом сугарылган ммссионерлар керәшен татарларын ничек кенә булса да үз тезсирләре астымда калдырырга, аләр- ның аңын томалап тотуга бетен кечләрен куйганнар. Ләкин аңа революцион күтәрелеш еллары керәшен татарларына да вакытлы матбугат бирде. Аның битләремдә Емельянов традициясен дәвам итүче халык улларының әсәрләре басыла, талантлы шагыйрьләр күренә башлый. Шулардай иң күренеклесе, Яков Емельяновның шигъри эстафетасын турыдан-туры кабул итүче —Давид Григорьев. Ул керәшен татарлары арасында беренче булып Хесәон Ямешев, Габдулла Тукай, Галиесгер Камал. Мулланур Вахмтовлариың исемем пропагандалаучы кеше. Дәрес, аның да тормышы һәм иҗаты
МАКСИМ ТУХОВ ф ЕГЫЛМАС ИНДЕ СЫНАЛГАН ҖАН
катлаулы. Григорьевның туры юлдан тайпылган, миссионерлык настроениеләрено бирелеп киткән чаклары да булган. Ләкин Февраль революциясен ул руханилык эшеннән баш тартып каршылый, ә Совет власте елларында интернационализм идеяләрен таратуга күп көч куя.
Кил, кытай, Һиндияле, Кил, гарәп, англичан, Кил, япон, кил, герман, Кил, поляк һәм француз. Изелгән, интеккән, Бар эшче, бар крестьян Күр безне, кил бире. Бул иптәш, кулың суз,—
дип дәшә ул хәлиткеч көрәш елларында.
Безгә Давид Григорьевның «Театр пьесалары», «Сандугач», «Пролетариат куәте» һ. б. китаплары билгеле. Болардан тыш, ул күп кенә коллектив җыентыкларда катнашкан, газеталарның иң актив хәбәрчеләреннән булган.
Күргәнебезчә, халык Яков Емельянов традицияләрен дәвам итүчеләрне, уз халкының рухы белән яшәүчеләрне, аның бәхете өчен Емельяновча көрәшүчеләрне тудырып торган. Ә аяар Емельянов кебекләрнең үлемсезлеген раслыйлар.
Максим ГЛУХОВ.