Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕГЕТ БУЛЫП ЙӨРЕР ЧАКЛАР ИДЕ


Ж' Л кҮпме йөгергәндер, хәтерләми. Аякларның хәле Я беткән, йөрәк сикереп чыгардай булып тибә... Йо- JbBLTriu гереп барган шәпкә нәрсәгәдер абынып тукталып
\ калды, кинәт тукталудан башыннан кепкасы җиргә
Я төште. Җир өстенә агачлардан коелган юеш яфрак ТҮШӘЛГӘМ ИКӘН’ ШУЛ ЧАКТА гына ул үзенең урман УРТасында булуына игътибар итте. Төнге урман тып- ',:'^Я®|^^Ньуж-.ть1н иЛе Ату таөышлоры да ишетелми — әллә ил- тәшләрен кырып бетерделәрме, әллә ул шулай ерак китеп өлгердеме? Әмма моны ачыкларга, сугыш вакыты өчен ят булган төнге тынлык белән хозурланырга хәле юк иде аның. Дүрт көн йокы күрмәгән, дошман тылына чыкканнан бирле биш тәүлек буе һәр минут үтә киеренке хәлдә булган организм ял сорый иде. Ә йокларга һич тә ярамый. Ул автомат тоткан кулын күтәреп компаска карады. Компас теле селкенми — ватылган. Үзенең кайсы урында тукталып калуын да белми иде әле ул. Юк, кыен булса да, аякка басарга кирәк. Актык көчне җыеп булса да!..
— Встать!
Рифгат сикереп торганын сизми дә калды. Каршында бер капитан басып тора. «Сезнең разведчиклар Марьяновка авылында бит. Әйдә киттек,— ди ул, дусларча ягымлы тавыш белән.— Шунда ял да итәрбез»...
...Битне куак ботаклары тырный, баш өстенә кар ява. Аның башы үз башы түгел икән ләбаса, бала-чага кардан әвәләп ясаган Кыш бабай башы икән. Шул кадәр авыр ул...
Алда ниндидер ачыклык беленде. Шул ачыклык буйлап, эт кебек ырылдап, шар күзле ниндидер ят нәрсә йөгереп узды... Рифгат кинәт башын селкеп куйды. Игътибар белән алдына текәлде.
— Кайда соң ул?..
Инде таң беленә башлаган. Алдында чыннан да ачыклык. Ул урманны урталай кисеп үткән юл икән. Әлеге шар күзле ят нәрсә, мөгаен, машина булгандыр... Янында бернинди капитан да юк. Димәк, ул аяк өсте төш күреп килгән. Хәтта бая җирдән иелеп алган кепкасын да кияргә өлгермәгән: сул кулында — автомат, уң кулында — кепка Ә чәчләр юпь-юеш. Рифгат кепкасын тиз генә башына элде дә автоматын >чайлап тотты, билен капшады: бер граната калган икән әле. Аннары, юлны бераз күзәткәннән соң, йөгереп аргы якка чыкты да алга таба китеп барды... Җеп өзәрлек тә хәле юк. эчтә бүре улый, суык сөякләргә кадәр үткән. Иртән кар ява иде, соңрак үл яңгырга әйләнде киемнәр юеш. авыр.
...Кайдандыр төтен исе килә түгелме» Рифгат туктап иснәнергә кереште, зәгыйфь кенә балта тавышы ишетелгәндәй булды. Ул актык
көчен җыеп алга атлады. Тиздән бапта тавышы тынды, ә төтен исе көчәйгән- нән-көчәя барды.
Кечкенә генә аланлык. Аргы якта окоп казылган. Окоптан өч штык күренеп тора. Немецныкы түгелләр — өч кырлылар. Арттарак землянка морҗасыннан төтен чыгып тора. Рифгат аланны читләтеп бик сакланып кына землянкага якынлашты. Башта морҗадан чыккан төтенгә тотып кулын җылытты, аннан, автоматын алга каратып, ачык ишек янына узды. Эчтән акрын гына сөйләшкән тавышлар ишетелә иде.
— Кулларыгызны күтәрегез!
— Куй автоматыңны. Үзебезнеке- ләр...— Моны, яткан урыныннан да кузгалмыйча, олы яшьтәге бер солдат әйтте. Рифгат аның зәңгәр күзләрен, битен әйләндереп алган җирән сакалын гына шәйләп калды.
...Тәүлеккә якын бер дә уянмыйча йоклады ул.
Итле ботка ашап тамак туйдыргач кына землянка хуҗалары — алар өчәү иде — үзләренең кем икәнлекләрен әйттеләр. Соңгы сугышлар вакытында камалышта калган булганнар икән. Исәпләре — берәр партизан отрядына кушылу, яки, җай туры китереп, үзебезнең якка чыгу.
Рифгат тә үз хәлен сөйләп бирде.
...1943 елның ноябрь урталары иде. Совет гаскәрләре азат иткән Киев шәһәрен кабат кайтару, Днепрның уң ягындагы безнең плацдармны юк итү өчен дошман сигез танк, җиде пехота дивизиясе көче белән бу вакытта контрһөҗүмгә күчкән иде. Канлы сугыш башланып китте.
Менә шушы көннәрдә 60 нчы армия штабы каршындагы разведка группасына фронтны кичеп үтеп, дошман көчләренең туплану урыннарын картага төшерү, радио буенча алар турында командованиега хәбәр итү бурычы куелды.
Лейтенант Василий Якимов командалыгындагы отрядта унсигез яшьлек сержант Рифгат Гайнуллин да бар иде. Арада иң яше булса да, тәҗрибәле разведчик иде инде Рифгат.
...Бөек Ватан сугышы башлангач та Иж суы буендагы Барҗы авылы егетләре Рифгат белән Гата берничә мәртәбә җәяүләп Красный Борга — район үзәгенә бардылар, военкоматка кереп, фронтка җибәрүне сорадылар. Көтәргә кушылды аларга: «Яшегез җиткәч, җибәрербез»,— диделәр.
1942 ел. Әтисе Хәйрулла агай күптән инде фронтта. Сирәк булса да хаты килеп тора. Ниһаять, Рифгат тә солдат. Кыска сроклы полк мәктәбен үткән яшь сержантны 322 нче укчы дивизиянең 1089 нчы полкына җибәрделәр. Бу вакытта, 1943 елның язында, дивизия Сейм елгасы буенда, Рыльск шәһәре янында оборонага урнашкан иде. Картрак, тәҗрибәле солдатлар тирә-яктагы үзгәрешләргә карап, тиздән һөҗүм башланасын бик тиз сизенделәр: частьлар яңа көчләр белән тулыландырыла, өйрәнүләр алып барыла. Хәтта олырак командирлар һәм политработниклар да вакытларын күбрәк солдатлар арасында үткәрә... Әнә полк штабыннан Данилов дигән өлкән лейтенант килгән. Ул разведкага кешеләр сайлый икән.
Зәңгәр күзле, әле малайлыгы да чыгып бетмәгән татар егете, сөр-
жант Гайнуллин өлкән лейтенантка — полк штабы начальнигының разведка буенча урынбасарына — нәрсәсе беләндер ошады.
Менә ул беренче разведкада. Алда — Сейм елгасы. Хәзер язгы ташу вакыты. Иж елгасы да яз көннәрендә нәкъ Сейм кебек җәелә. Охшаса да охшар икән! Барҗы авылы турысында да, нәкъ биредәге кебек, өч-дүрт төштә калку урыннар — аларны авыл халкы: «Алып бабай чабата кагып киткән җир»,— диләр — язгы ташу вакытында утраулар булып су эчендә кала. Бүген төнлә Рифгат биредәге шундый утрауларның иң аргысына чыгыл, дошман ягын күзәтергә тиеш. Резин көймә ердереп куелган, маскхалат, җылы кием, кирәк-ярак кораллар, көн буена җитәрлек азык әзер. Төн җитәсен генә көтәсе бар.
„.Төнге су өстендәге караңгылыкны күктәге кара болытлар шәүләсе тагы да куерткан. Разведчиклар аргы утрауга тавыш-тынсыз барып җиттеләр. Калганнары килгән юл белән кайтып китте, Рифгат, уңайлы урын сайлап, яшеренеп ятып калды.
Таң атты. Дошман ягы таулы булса да ачык күренә. Немецларның елгы сызыгы арырак булса кирәк — яр буенда хәрәкәт артык сизелми. Ара-тирә, күпмедер вакыт узган саен, дүрт немец яр буен карап китә. Бинокльдән ачык күренә: берсе офицер, өчесе солдат. Дозорларыдыр инде.
Рифгат, дошманга сиздермичә генә, аргы якка чыгу өчен җайлы урыннар билгеләде, көне буе дошман ягыннан күзен алмады. Көн хәвеф- хвтәрсез узды.
Икенче көнне утрауга бүтән разведчиклар килде. Бу юлы бурыч катлаулырак иде: дошман ягына чыгып, «тел» алып кайтырга!
Дошман ягына Рифгат билгеләгән урында чыгып, засадага урнаштылар. Әлеге дозор озак көттермәде. Алдан корган план буенча эш иттеләр: сиздермәстән килеп чыгып, өч солдатны дөмектерделәр, әмма офицер пистолетыннан атып өлгерде, пуля разведчиклар группасы башлыгы кече лейтенантның башына тиде. Бүтән атарга ирек бирмәделәр— бөтереп салып, авызына чүпрәк тыктылар. Немецлар ялгыз ату тавышына игътибар итмәделәр, ахры: алар ягында шау-шу купмады, һәлак булган лейтенант гәүдәсен, куллары каерып бәйләнгән офицерны каймәләргә салып, кайтыр юлга юнәлделәр...
Агентура разведкасы немецларның яңа төр противогаз белән тәэмин ителүе турында хәбәр иткән. Әллә фронтның бу участогында алар газ кулланырга уйлыйлармы икән? Моны, кичекмәстән, ачыкларга кирәк иде. Рифгатләр группасы — кабат елга аръягында. Батыр разведчиклар бу юлы да уңышка ирештеләр: противогаз гына түгәл, аның иясе дә штабка китереп тапшырылды.
Оста, җитез разведчикларны армия разведкасына җыя башлагач, полк штабы приказга каршы килә алмады: Рифгат Гайнуллинны да атаклы полковник Иван Данилович Черняховский командалыгындагы 60 нчы армия штабы карамагына җибәрергә мәҗбүр булды.
Армия штабына иллеләп разведчик сайлап алынган иде. Башта алар •зерлек үттеләр: немец теле, радио белән эш итәргә, шифрлар белән язарга, укырга өйрәнделәр, немец частьларының үзенчәлекләре белән таныштылар
Армия разведчиклары тормышы шактый үзенчәлекле икән. Монда бер-береңнең чинына, дәрәҗәсенә әллә ни игътибар ителми, хәтта хәрби кием кию дә катгый мәҗбүри түгел. Чөнки үзебезнең якка алар ялга гына кайталар. Ә «кунакита, дошман тылында, йөргәндә хәрби Дәрәҗәгә карап түгел, разведчик осталыгына, җитезлеккә, бер-беоеңә ярдәмгә сәләтеңә карап ихтирам итәләр. Минут саен үлем көтеп, дошман арасында, ерак дошман тылында йөргәндә, беренме чиратта, үзең турында түгел, иптәшләрең турында, куелган бурыч турында уйла — шул шарт. Ә «кунак»ка аларны гаятъ мөһим бурычларны хәл итәргә
МАЛИКХӘМЦТОВ ф ЕГЕТ БУЛЫП ЛӨРЕР ЧАКЛАР ИДЕ ф
җибәрәләр. Шуның өчен дә армия разведкасы да инде ул. Армия штабыннан түбәнрәк часть командованиесе белән бәйләнешкә керергә аларның хаклары юк.
Фашист гаскәрләре Курск дугасында җиңелсәләр дә, каршылык күрсәтүләрен дәвам иттерәләр, тылдан яңадан-яңа частьлар китереп сугышка кертәләр, ташкын булып килгән совет гаскәрләрен туктатырга тырышалар, һәр авылны, һәр калкулыкны азат итү күп корбаннар сорый.
Рифгатләр группасы, фронт сызыгыннан унбиш-егерме километр дошман тылында килеш, август аенда бер атна дәвамында һөҗүм итеп килүче безнең гаскәрләрдән алда барып, дошманның җанлы көчләре һәм техникасы турында радио аша армия штабына бик күп мәгълүматлар бирде. Ул көчләр, фронт сызыгына җиткәнче үк, безнең авиация тарафыннан таркатылдылар.
Рифгат Украинаның башкаласы Киев шәһәрен азат итү өчен барган сугышлар вакытында берничә кабат дошман тылында булды, Днепр елгасының аръягына чыгып, «тел» алып кайтты, дошман позицияләрен картага төшерде... Әйе, унсигез яшьтә генә булса да, тәҗрибәсе шактый иде инде Рифгатнең.
...Бу юлы фронт сызыгын алар унике кеше кичте. Урманнар, куаклыкларга ышыкланып, егерме километрлар чамасы дошман тылына, эчкәре үттеләр. Көндезләрен Коростышев шәһәре тирәсендәге тимер юлларны, шоссе юлларын, немецларның җанлы көчләре һәм техникасы тупланган урыннарны күзәттеләр, ә төннәрен, күзәтү нәтиҗәләрен радио аша штабка хәбәр иткәннән соң, оператив план нигезендә, урын алмаштырдылар — бер урманнан икенче урманга, аннан өченчесенә күчтеләр.
Рифгат, гадәттәгечә, дозорда — алда бара иде. Күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы төн. Күктә кургаш булып агылган авыр болытлардан ябалак юеш кар төшә. Кар биткә, киемнәргә сырыша да су булып ага... Рифгат алдында гына нәрсәдер шәйләп тукталып калды. Ул да бул-мады, кайнар сулышын биткә өреп, автомат тырылдарга кереште. Пулялар аның баш очыннан дуга рәвешендәге сызык булып сызгырышып узды. Әмма Рифгат өчен секундның ничәдер бер өлеше кадәр вакыт җитте — аның да автоматы телгә килде, немец автоматчысы аның аяк астына диярлек «гөрст» итеп җиргә ауды, һавага ракеталар чөелде, тирә-юнь, куаклыклар күзне чагылдырырлык яктылыкка күмелде. Каршыдан бик күп автоматлар безнең разведчикларга каршы ут ачты. Рифгат җиргә ауды. Егетне үтерергә теләгән, әмма аның утыннан үзе дөмеккән немец гәүдәсенә ышыкланып, автоматыннан ике озын очередь бирде, берничә гранатасын ыргытты да ракета яктысында күренеп калган куаклыкларга таба йөгерде. Битенә куак ботаклары бәрелгәч, тукталып артына борылып карады. Разведчикларның теп ядросы булырга тиеш урын белән Рифгат арасында — нәкъ уртада — миналар төшеп ярыла башлады. Засадамы, әллә берәр хәрби объектны саклау урынымы? Якында гына немецча сөйләшкән тавышлар ишетелгәч, Рифгат килгән юлдан түгел, ә сул як читкә таба артка йөгерде. «Юк, разведчик башың белән немец кулына эләгү егетлек түгел,— дип уйлады ул, бар көченә йөгергән шәпкә.— Егетләр белән генә ул-бу булмасын иде!..» Шул рәвешчә бик озак йөгерде ул...
— Иптәшләреңне ничек табарга уйлыйсың? — дип сорады әлеге җирән сакаллы солдат.— Разведчик булгач, фронт аша юлны беләсең, иптәшләреңне эзләп йөрүдән мәгънә юк, безнең белән, әйдә, үзебезнең якка.
Рифгат моңа риза булмады. Разведчиклар алдан ук сөйләшкәннәр иде: әгәр бер-береңнән аерылышырга туры килсә, узган төн тукталган
азат итте. Киев шәһәре өчен сугышлар вакытында дошманның 12 пехо- ♦ та, 2 танк һәм 1 моторлаштырылган дивизиясе тар-мар ителде, 50 мең- ~ гә якын солдаты һәм офицеры әсир төште, меңнәрчә туплары, танкла- t- ры һәм үзйөрешле орудиеләре җимерелде. 100 гә якын самолеты f бәреп төшерелде. Немец-фашист командоөаниесе, кыен хәлдән котылу Z ечен, зур ашыгычлык белән бу юнәлештә көчләрен тупларга кереште, и Зур көч туплап, дошман Днепрның уң ягындагы безнең плацдармны † юк итәргә, яңадан Киев шәһәрен яулап алырга теләде, һәм чыннан да “ немецлар контрһөҗүмгә күчте. Көчләр тигез түгел иде. Безнең гаскәр- < лар чигенергә мәҗбүр булды. Азат ителгән Житомир шәһәре кабат S дошман кулында калды. Беренче Украина фронты гаскәрләренә (ә 60 нчы армия шушы фронт составында иде) дошманның бу контрһөҗүмен туктатырга приказ бирелде '.
Рифгатләр — 60 нчы армия разведчиклары — дошман тылында, Житомир, Коростышев шәһәрләре тирәләрендә, нәкъ менә шушы көннәрдә хәрәкәт итте. Әлбәттә, дошманның бу һөҗүмен туктату өчем разведка мәгълүматларының әһәмияте гаять зур иде.
Дошман, ничек кенә булмасын, бу участокта инициативаны үз кулыннан ычкындырырга теләмәде. Тар-мар ителгән гаскәрләре урынына көнбатыш Европадан яңа дивизиял »р китерде. Рифгатләргә бирелгән яңа задание дә шуның белән бәйле икән. Агентура разведкасы түбәндәгеләрне хәбәр иткән: фронтның шушы участогына Италиядән немецларның 2 нче Милан дивизиясе китерелергә тиеш Разведчикларның бурычы — Житомир тирәсендәге тимер юл станцияләренә килгән эшелоннарны күздән югалтмаска! Дивизиянең кайда төшүен һәм кая юнәлүен хәбәр итәргә! Разведчикларга Милан дивизиясе солдатлары һәм офицерлары киемнәрендәге аерым билге дә белдерелде: күкрәк турысына беркетелгән свастикалы каракош башын аска төбәгән булырга тиеш.
Разведчиклар Милан дивизиясен Ильинка станциясендә эзләп таптылар. Немецлар никадәр яшерен хәрәкәт итәргә тырышсалар да, безнең разведчиклар аларны тиз таныдылар: аларның көньяк кояшында янган симез битләре бронза төсенә кергән иде. Берсен «тел» итеп үзебезнең якка алып чыгарга кушканнар иде дә, әмма аны, немецлар кырмыска кебек мыжгып торганда, 30—40 километр ничек сөйрәп йөрисең? Өстә
† Бяск Ватвн сугышы тарихы. 3 том. 342 бит.
урманга барып табышырга, алай да булмый икән, эләктәгерәк тукталышларга барырга...
Иптәшләреннән аерылганга ике көн узды бит инде. Рифгат, картасын чыгарып, үзләре узган маршрутны кабат күз алдыннан кичерде. Иптәшләре киләсе төндә Марьяновка авылы янындагы урманда булырга тиеш. Аңа тикле, турыдан, егерме километрга якын юл үтәргә кирәк. Немецлар мыжгып торган ерак тылда турыдан йөреп буламыни?!. Рифгаткә ашыгырга кирәк иде. Ул яңа танышлары белән саубуллашты да юлга чыкты. Өч солдат аңа хәерле юл теләп калды.
...Иптәшләре чыннан да Марьяновка урманында булып чыкты. Разведчиклар әлеге төндә немецлар белән бәрелешкә кереп тормаганнар. Бу бик табигый: аларга мөмкин кадәр дошманга үзләрен сиздермәскә кирәк. Шулай да мина ярчыгы тиеп Тула егете Петр Савин һәлак булган, Себер егете Агапов каты яраланган икән. Немецларның бик нык маскировкаланган корал склады булып чыккан бу урын. Хәзер инде аның көле күккә очкан — бу турыда егетләр командованиега радио аша хәбәр иткәннәр дә безнең самолетлар килеп бомбага тотып киткән. Яңа задание алынган ..
Бу вакытта фронттагы хәлләр түбәндәгечә иде 1943 елның 6 ноябренда совет гаскәрләре Киев шәһәрен тулысынча
ЕГЕТ БУЛЫП ЛӨРЕР ЧАКЛАР ИДЕ ф
венә, әле яралы Агапов та бар. Дөрес, Милан дивизиясе хәрәкәт иткән юл өстендә безнең авиация өзлексез «эленеп торды». Фронтның бу участогындагы фашист гаскәрләренә «сугышчан рух» өстәргә тиешле, Италиядә көч җыйнап, кояшта кызынып ял иткән немец солдатларының һәм офицерларының кикрикләре тиз шиңде: безнең самолетлар, төр- кем-төркем булып бер-бер артлы килеп, алар өстенә бик күп бомба яудырды. Фашистларның бик азы гына алгы сызыкка барып җитә алды.
Тагын шатлыклы хәбәр: 60 нчы армия, үзе һөҗүмгә күчеп, Коростень шәһәрен азат иткән!..
Әмма юлның авыры алда икән әле.
Килгән юл белән кайтырга уйладылар. Фронт сызыгына якынлашкан саен, хәл читенләште. Кая карама — немецлар. Җирнең астын өскә китергәннәр, борын төртерлек тә урын калдырмаганнар. Тоташ ныгытмалар торгызылган. Киткән юлдан читкәрәк тайпылырга мәҗбүр булдылар.
Алда шактый зур авыл. Авылда немецлар. Ә аны читләтеп узу мөмкин түгел. Төн җиткәнен көттеләр. Алар беренче ишек шакыган йорт старостаныкы булып чыкты. Илле-илле биш яшьләрендәге староста разведчикларны үз итеп каршылады, ашатты-эчертте. Юлга ипи һәм сало бирде. Хәтта бакчалар аша озатырга да барды. Әмма якындагы урманда немецларның танк часте урнашкан булып чыкты, бу урман аша узу турында уйларга да мөмкин түгел иде. Яктырып килә иде инде, кабат староста еенә кайтып, көнне уздырдылар. Көне буе авыл аша танклар, үзйөрешле орудиелар, машиналар узып торды. Караңгы төшү белән, танк часте урнашкан урман турында үэебезнекеләргә хәбәр иттеләр дә тагын юлга чыктылар. Авылда немецлар тагы да күбәйгән иде. Бакча артына шуышып чыгарга туры килде. Ике-өи километрлап баргач, Тетерев дигән кечкенә генә елгага килеп чыктылар. Елга ярлары да немецлар белән тулы. Тагы читкәрәк авышырга туры килде. Төн бик тиз узгандай тоелды Тигез дала уртасында уйсурак бер урын таптылар. Ләкин якында гына немецча сөйләшкән тавышлар ишетелде. Әмма моннан китәргә соң иде инде, тәмам яктырды диярлек. Теләсәң, телә- мәсәң дә бу чокыр сыман уйсулыктан тигез кыр өстенә чыгарлык түгел. Көнне юеш, салкын җир өстенә яткан килеш уздырдылар, хәтта кымшанырга да мөмкин түгел иде: якында гына немецларның зенит батареясы.
Төн җиткәч, юлга чыгып, көне буе селкенмичә ятып алҗыган тәннәр язылырга да өлгермәде — алда тагын кечкенә генә бер хутор пәйда булды. Хуторда безнекеләр дә, немецлар да юк иде. Хаталар буп-буш. Юеш киемнәрне киптерергә, хал алырга кирәк иде...
Ниһаять, алгы сызык. Әмми немецлар шул кадәр тыгыз урнашкан, кая гына барып төртелмә, ут ачалар. Тагын чигенергә туры килде.
Алда — әлеге дә баягы тагы шул Тетерев елгасы. Теге якка чыкмыйча мөмкин түгел, чөнки алар өчен хәзер сыеныр урын бары тик урман гына. Ә урман елганың каршы ягында. Якындагы авылда немецлар тулып ятканын белсәләр дә, шунда кереп азык запасы булдырырга һәм, өянкеләргә ышыкланып, аргы якка чыгарга тырышып карарга дигән уйга килделәр.
Азык-төлекне тиз таптылар. Беренче шакыган йорттан ук ипиен дә, итен дә бирделәр: фашист табаны астында җәфа чиккән совет кешеләре өчен совет солдатлары кадерле кунак иде. Әмма немецлар авыл урамнарын, елга ярларын даими рәвештә ныклы сак астында тоталар икән. Әлбәттә, аларга үз тылларында разведчиклар группасының хәрәкәт итүе билгеле булгандыр. Ярга якынлашу белән, атыш китте, күктә ракеталар кабынды. Боз өсте дә кеше авырлыгын күтәрерлек түгел иде әле — салкын суга чумарга, елга аша йөзеп чыгарга, рацияне суда ташлап калдырырга туры килде. Тагы икө разведчик каты яраланды...
Декабрь ае кергән иде инде. Җир өстен калын кар каплады. Фронт сызыгы аша үтү мондый хәлдә хәзергә мөмкин түгел иде. Җитмәсә, өч иптәшләре каты яралы. Марьяновна авылында калдырылган каты яралы Агаповны алырга да, барысы бергәләшеп, теге өч солдат янында Рифгат хәл алган землянканы табарга, җирле халык белән элемтәгә кереп, партизанлыкка күчәргә — җыйнаулашып шундый уртак фикергә килделәр.
Фашист тырнагы астында яшәсә дә, совет кешесе совет кешесе булып кала. Җирле халык Рифгатләр белән соңгы икмәге белән бүлеште, кием-салым, башка кирәк-яраклар белән ярдәмләште. Разведчиклар да тик ятмадылар: дошман техникасы еш уза торган юлларга миналар куйдылар, аерым машиналарга һөҗүм иттеләр.
Инде яңа, 1944 елга да ерак түгел... Кичке эңгер-меңгер вакыты иде. Разведчиклар чираттагы операциягә юнәлделәр. Алар Житомир — Киев щоссе юлы буйлап озак бардылар һәм, уңай урын сайлап, засадага урнаштылар.
Күп тә үтмәде, борылышта өсте ябулы зур машина күренде. Машинаны кулга төшерү өчен озак вакыт китмәде. Күчмә радиостанция булып чыкты ул. Әмма шатланырга иртәрәк иде әле — юлда тагын бер машина пәйда булды. Анысын танкка каршы граната белән шартлаттылар. Аңа немец офицерлары өчен рождество бүләкләре төялгән булып чыкты. Шоколадлар, галетлар. Ай ярым чамасы юньле ризык күрмәгән разведчикларга бик тансык иде алар . Инде монысы белән эш бетте дигәндә, каршы яктан бер-бер артлы тагын ике машина килеп чыкты. Берсе — җиңел машина, берсе — йөк машинасы Аларының да көлләрен күккә очырдылар. Шунысы кызганыч булды: күчмә радио-станция файдаланырлык түгел иде. Атыш вакытында пулялар тиеп, лампалар чәлпәрәмә килгән — шартлатырга туры килде. 1943 елда соңгы операция булып чыкты бу. 28 декабрьда разведчиклар фронт сызыгын үтәргә дип кабат юлга чыктылар, һәм бу юлы алар- ның омтылышы гамәлгә ашты. Ләкин, якын итеп, колач җәеп каршы алмадылар, шикләнделәр. Сакта торучылар порольне аңламады. Коралларны тапшырырга, махсус бүлек кешеләренә барысын да сөйләп бирергә туры килде. Чөнки алар фронтның 18 нче армия биләгән полосасына килеп чыкканнар иде.
Ничек булса булды, шулай да безнең разведчиклар яңа, 1944 елны үз «өй»ләрендә каршы алдылар...
Бер «кимчелеге»» бар иде Рифгатнең—«кунак»»тан. дошман тылыннан кайту белән иптәшләре ыгы-зыгы килеп, «билгә җиткән»» сакал- мыекларыннан арынырга керешә. Бу вакытта Рифгатнең эше юк аның сакал-мыек булырга тиеш урыннары буп-буш. Борын астында гына, бармак тидереп карасаң, берән-сәрән «бала ионнары» сизелә. Мен.» шуңа күрә ул үзен ничектер бик мөһим нәрсәдән мәхрүм ителгән кеше кебек тоя, язмыш тарафыннан кимсетелгәндәй сизә иде. Әйе, бик яшь иде ул вакытта Рифгат. Шул яшьлек, балалык галәмәтедер инде һәр даим үлем белән күзгә-күз очрашуны һәм исән калуны бик т.тбигыи хәл Дип саный иде ул. Гомумән, үлем турында уйлау, курку аның өчен ят бер хис иде. Разведкада йөрү, андагы вакыйгалар аның өчен бер дә искитәрлек нәрсә түгел, гадәти, көндәлек хезмәт булып тоела иде Шуңа күрә бик табигый: бу көндәлек гади хезмәт өчен бүләкләр бирелүен Рифгат өмет итмәде. Әмма командующий Дошман тылына ясаган соңгы ике рейдта күрсәткән батырлыклары өчен берьюль, илеи. нең ике зур бүләген — Кызыл Йолдыз орденын һәм Өченче Дәрәжә Дан
орденын күкрәгенә кадагач, ул чын-чынлап горурланды, малайларча мактанасы килеп китте: «Их, менә хәзер орден-медальләреңне тагып Барҗы урамыннан узсаң иде!..»
Кызыл Йолдыз ордены белән ул әлеге Житомир — Коростышев — Радомышель тирәләрендә ай ярым дошман тылында йөргәндә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнде. Ә аннан соңгысы — Рифгатне Дан орденының Өченче дәрәҗәсенә лаек иткән операция — аеруча уңышлы булды. 1944 елның январь ае. Армия штабына кайсыдыр полктан дошман контрударга әзерләнә, алгы сызыктан унике-унбиш километрлар эчтә, Шепетовка шәһәре тирәсендәге бер авылда танклар тупланырга тиеш, дигән хәбәр алына — шул дөресме? Моны ачыкларга Рифгатләр группа-сына куштылар.
Төнлә полк саперлары алдан әзерләп куйган сукмактан фронт аша узу әллә ни кыен булмады. Таң атканчы, ун километрлап эчкәре уздылар.
Менә инде тәмам яктырды. Ап-ак маскхалатлар кигән безнең алты разведчик тип-тигез кыр уртасында. Якындагы шоссе юлы аша чыгарга кирәк — алар барасы объект шул якта. Юлга якынлашкач кына фронт сызыгы ягыннан җиңел машина килгәне күренде. Яшеренеп калу соң иде инде. Ни булса шул дип, машинага әһәмият бирмәгәнгә салыштылар. Бәлки, полицайлар дип уйларлар әле. Ачык ялан уртасында көпә-көндез кемнәр йөрсен тагын) Якын-тирәдә немец гарнизоннары тулы авыллар...
Әмма шулай да машинадагылар шикләнделәр. Разведчикларны куып җитәргә ике йөз метрлап калгач, машинадан ике офицер төшеп калды. Белешергә диптер инде, машина белән шоферның үзен генә җибәрделәр. Офицерлар теләсә ни уйласыннар — разведчикларның аларда эшләре юк, үз эшләре эш иде: машина яннарына килеп туктау белән, шоферга автомат терәделәр һәм, көч-хәл белән сыеп, машинага кереп тулдылар да юлны дәвам итәргә куштылар.
Берничә авыл аша уздылар, авыллардагы немецлар жандармерия офицерлары йөри торган машинаны туктату турында уйларына да китермәделәр. Алда — немец танклары тупланырга тиешле авыл. Авыл тирәсендә зур гаскәри часть булганны белдерердәй берни дә юк. Тәҗрибәле разведчик күзләре бик яшертен объектны да бик тиз аера алыр иде. Авылга керделәр, олы урам белән киттеләр. Каршыга җәяүле немецлар колоннасы килә. Жандармерия машинасында булсаң да, дөньяны онытырга ярамый. Башсыз тәвәккәллек һәлакәткә китерергә мөмкин — колонна белән очрашмаска булдылар — шоферга тыкрыкка борылырга ымладылар. Тыкрыктан авыл читенә чыгарга, турыдан гына, кыр уртасыннан, кайтыр юнәлешкә сыпыртырга уйладылар. Немец ма-шинасы көчле, бу тирәләрдә кар тирән түгел. Шулай да авыл читендәге уйсулык аша чыкканда машип. 'АТТЫ. Дүрт разведчикка, машинадан чыгып, артыннан этәргә туры килде. Машина бу тирәдәге немецларга яхшы таныш булгандыр, ахры, бер йортның капка төбендә сигарет көйрәтеп торган ике солдат аларга башта игътибар да итмәде. Машина баткач кына, ярдәм итәргә дип булса кирәк, урыннарыннан кузгалганнар иде, разведчиклар алар килеп җиткәнне көтеп тормадылар. Машина ике-өч мәртәбә көчәнде дә, арттан бар көчләренә эткән разведчиклар ярдәмендә, тигезлеккә менде, һәм алар юлларын дәвам иттерделәр.
Машинаны да, аның шоферын да калдырырга кызганыч иде. Машинаның фронт сызыгын чыкканда ярдәме тиюе бар, ә жандармерия офицерларын йөртүче шоферның мөһим «тел» булуы мөмкин. Тәвәккәлләделәр: иңенә пистолет терәлгән шоферга машинаны тулы тизлегенә фронт линиясенә таба куарга куштылар. Немец оборонасының икенче 126
эшелонын үткәндә, «хальт, хальт» дип кычкырып, туктарга кушсалар да, машина бар көченә алга ыргылды. Алгы сызыкта кычкырып кына калмадылар, узып китү белән атарга керештеләр. Ниһаять, ике арадагы нейтраль зона. Хәзер инде безнең алгы сызыктагылар да ут ачты Ә машина һаман, берни булмагандай, алга омтыла. Разведчикларның барысының да иреннәре кысылган, күзләре алга текәлгән. Ә шофер белән рәттән утырган Рифгат, пистолетын шофер кабыргасына терәгән килеш, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып һаман бер үк сүзләрне кабатлый:
— Шнелль, шнелль... Форвард!..
Ниһаять, безнең солдатлар атуларыннан туктадылар. Килеп туктау белән, машинаны унлап солдат сырып алды, кулларны күтәрергә куштылар. Араларындагы офицерга парольне белдергәннән соң гына тынычландылар...
Әлбәттә, алар бу операциядән дошманның җанлы кечләре һәм техникасы турында күп мәгълүмат алып кайтмадылар. Бурычлары да ул түгел иде. Ә бит кайчагында командование өчен шунысы да гаять мөһим: бу участокта дошман һөҗүмгә әзерләнәме?.. Димәк, дошман безнең командованиега юлын табып, ялган хәбәр ирештергән. . Рифгатнең «Орден-медальләрен тагып, туган авылына кайтып,
Барҗы урамнарыннан күкрәк киереп йөрисе иде»,— дигән теләге дә ♦ тормышка ашты. «
...1944 елның язы озак көттереп килде. Бер җылытты, бер туңдыр- 2 ды. Карлар эреп бетте дигәч тә атналар дәвамында яңгыр коеп торды. ~ һөҗүм итеп баручы безнең гаскәрләр өчен юл бик нык читенләште. Азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары төялгән обозлар еракта, артта к калды... х
Рифгатләргә эш бик күп булды бу чорда, күп мәртәбәләр дошман ® тылына чыктылар... <
Беренче май якынлашып килә иде инде, көннәрдән бер көнне 7. Рифгатне разведка начальнигына чакырып алдылар.
— Сине, Гайнуллин, тагын хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәргә уйлаган идем,— диде карт полковник. Аның күзләре нигәдер беркадәр моңсу һәм шул ук вакытта аталарча ягымлы иде.— Менә сиңа бүләкнең иң зурысы. ...Кайтасың киләме туган якларыңа?..— һәм ул Рифгаткә кәгазь сузды.— Бар, сынок, авылыңа кайтып ял ит. Кырык көнлек ял сиңа...
Рифгат шатлыгыннан нишләргә дә белмәде, устав кушканча «смирно» басты да: «Советлар Союзына хезмәт итәм!» — дип, уң кулын чигәсенә күтәрде. Устав устав инде ул. Бәлки, бу юлы уставча да кирәк булмагандыр, гади итеп, якын, туганнарча итеп рәхмәт әйтергә генә кирәк булгандыр. Хәтта инде калын кашларына да бәс кунган полковник онытылып, бер ноктага текәлгән килеш, беравык тын торды да, «Әле син һаман мондамы?» дип гаҗәпләнгәндәй, тагын Рифгаткә борылды. Хәлсез генә кулын селекте: «Юлыңда бул».
Соңыннан гына белде Рифгат: полковник өченче улының һәлак булуы турында хәбәр алган икән. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә, әле тормышның тәмен белеп өлгермәгән, сакал-мыек та чыкмаган Рифгатне ул, аз вакытка гына булса да, һәр минут үлем белән очрашудан читләтеп торырга уйлагандыр...
Ни булса да булгандыр, шунысы шәп: Рифгат 1944 елның Май бәйрәмен Барҗыда каршылады. Яшьтәшләре барысы да фронтта иде, әле армиягә китәргә яшьләре җитмәгән малай-шалайлар, кызлар белән ярларыннан ташып чыгып ерак болыннарга җәелгән Иж суында көймәдә йөрде, гармунга, кызларга кушылып җырлаган булды, биегән булды. Берүзе авыл тынлыгына хозурланып сандугачлы таңны ~ каршылады. Әмма аңа мондый тынлык, сандугачларның гамьсез сайравы ят иде. Малай чакта бик тә күңелле, бик тә рәхәт тоелган тау өстендәге уеннар
ЕГЕТ БУЛЫП ПӨРЕР ЧАКЛАР ИДЕ ф
да хәзер шатлык, дәрт хисләрен уята алмады. Малайлыктан чыкмас борын /к сугыш өермәсе эчендә чыныгып, табигать таләп иткән аакыт үлчәвен читләтеп, ир-егет булып әверелгәнгәдер инде— аның йөрәгендә гамьсезлек, кәеф-сафа кылып күңел ачуга урын юк иде. Ул разведчик иптәшләрен сагынды, кырыс солдат тормышын сагынды. Тагын шунысы: Төньяк киңлекләрдән, Балтик диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр меңнәрчә километрларга сузылган фронтта Совет гаскәрләре кан коеп илебезне һәм тугандаш халыкларны азат итә, сугышларда кешелекнең якты киләчәге, халыкларның азатлыгы һәм иминлеге өчен кон саен унбиш мең совет кешесе һәлак булып тора, ә ул ерак тылда рәхәт чигеп ятсын. Юк, аның урыны фронтта. Ял итә торган вакыт түгел хәзер...
һәм Рифгат авылда биш көн генә торды. Тиз генә җыенды да тагын фронтка дип юлга чыкты.
Армия штабы электәге урыныннан күченергә дә өлгермәгән иде әле...
Тарнополь шәһәре өчен каты сугышлар бара. Ләкин разведчиклар анда тукталып тормыйлар, алар өчен ут сызыгы — рубеж билгеләнми. Рубеж гаскәри частьлар өчен, артиллерия, танклар өчен. Азат ителәсе, сугышып алынасы җирләргә иң башлап разведчик аягы баса, иң авангард, удар гаскәрләрдән дә элек разведчик алдан бара. Башкалар дошман белән йөзгә-йөз килеп сугыша, ә разведчиклар соңгы чиктә генә моңа хокуклы.
Безнең гаскәрләр инде Польша җирендә, Краков шәһәрен немецлар һәр яклап бик ныгытканнар, шәһәрдә күп көч туплаганнар. Дөрес, әлегә ул йөз километрлап дошман тылында. Шулай да андагы агентура разведкасына бездән ярдәм кирәк иде.
Тугыз кешелек разведчиклар группасына Рифгат тә кертелде. Авыл кешеләре булып киендерделәр. Араларында бер хатын-кыз да бар. Ул — Аня, тәҗрибәле разведчик-радист, элек агентура разведкасында эшләгән. Инәсеннән җебенә кадәр барысы да исәпкә алынды. Юлның яртысыннан артыгы хәвеф-хәтәрсез генә узды. Краковка утыз километр чамасы гына калды. Аеруча сак хәрәкәт итәргә кирәк. Немецлар көндез генә түгел, төннәрен дә ыгы-зыгы килеп тора. Инде хәвеф-хәтәрсез генә каршыдагы авылны үтәсе бар.
Төн. Разведчиклар куаклыклар арасыннан сакланып кына авылга таба юнәлделәр. Авылдагы йортларның шәүләләре дә күренә башлады. Тәрәзәләр караңгы — маскировка.
Кинәт ике яклап та ата башладылар. Берничә разведчик егылды. Берничә секунд кирәк булды — Рифгат автоматыннан озын очередь бирде дә бер якка ташланып җиргә ауды Засада... Тагын берничә очередь бирде, әмма биредә озак калырга ярамый,— читкә шуышты. Көч тигез түгел, каршы торуның мәгънәсе юк иде. Исән калучылар булса, соңрак эзләп табар әле. Кайдан белделәр икән соң? Бик сак хәрәкәт иткән иделәр бит. Әллә көндез очраган сәләмә карчык хәбәр иттеме икән? Әйе, биредә үз илең, үз җирең түгел шул. Дошман табаны астында булса да, үз илеңдә җир кайгыртучан ана кебек дошман күзеннән яшерә, үз кешеләрең дошман коллыгында азап чиксәләр дә, соңгы кисәк икмәге белән туганнарча бүлешә, кыен хәлгә калсаң, ярдәмләшә иде. Ә биредә ни эшләргә? Телен белмә, гореф-гадәтләрен белмә!..
Краковка берүзең баруның мәгънәсе калмады. Рация юк, тиешле адресларны ул белми. Үз-үзеңне корбан итүнең файдасы булмаячак.
Берничә көннән генә Рифгат штабка кайтып керде. Тугыз разведчиктан бары тик икәүләп — ул һәм Башкортстан егете — Тимерхан Камилев кенә исән-сау әйләнеп кайтканнар иде. Краков азат ителгәч, шул беленде: алты разведчик атыш вакытында һәлак булган, ә Аняны тереләй
кулга алганнар. Батыр разведчица, гестапода никадәр газапласалар да, берни әйтмәгән. Аннары аны фашистлар шәһәр мәйданында асыл үтергән..
1945 елның башында, Беренче Украина фронтының 59 нчы һәм 60 нчы армия гаскәрләре Краков шәһәрен азат иткәч, Дүртенче Украина фронтының 38 нче армиясе белән берлектә, немец-фашист гаскәрләренең Силезиядәге зур группировкасын камалышта калдырдылар. Краков шәһәрен азат итү өчен штурм барган көннәрдә үк 60 нчы армия штабы каршындагы разведчиклар группасына
яңа задание бирелде.
60 нчы армия командованиесенең алдагы һөҗүм маршруты әзер иде инде: ул, Одер елгасы аша кичеп, Силезиянең көньяк читенә чыгарга һәм гитлерчыларның көнбатыш ярдагы ныгытмаларын җимереп, Че- хословакиядә ныгып урнашкан «Үзәк» группировкасына удар ясарга тиеш иде.
Разведчикларга, армия һөҗүм итәчәк маршрут буенча барып, Одер елгасы аша кичү урынын билгеләү һәм дошманның шул тирәдәге хәрби частьларын картага төшерү бурычы йөкләтелде.
Барысы да башларына эшләпә, өсләренә плащлар киделәр, плащ астыннан автомат тактылар, кесәләрдә — пистолет. Чемоданнарга азык- төлек тутырылды, һәрберсе Польша гражданнары булу турында документлар белән тәэмин ителде.
Хәрәкәт итү планы түбәндәгечә: көндезләрен күзәтү алып барырга, төннәрен юлны дәвам итәргә. Торак пунктларын, хәрби частьларны читләтеп узарга, мөмкин кадәр дошман белән бәрелешкә кермәскә тырышырга...
Шулай өч көн бардылар. Кыш уртасы булуга карамастан, бу тирәләрдә кар юк иде. Көннәр томанлы Моның разведчиклар өчен файдасы да, зарары да бар. Файдасы шунда: алар дошманга сиздермичә көндезләрен хәрәкәт итә алалар, ә зыяны — дошманның хәрби частьларын кирәгенчә күзәтеп булмый.
Шундый томанлы кич иде Разведчиклар кешеләр сирәк йөргән бер ташландык юлдан акрын гына бардылар. Иң алдан поляк егете Яник Клейман бара. Аның әти-әнисен һәм туганнарын фашистлар атып үтергән, үзе, безнең гаскәрләр килгәнче, партизаннар отрядында сугышкан. Немец телен яхшы белә. Бу тирәләр белән дә яхшы таныш. Шуңа күрә аны разведчиклар үзләре белән алдылар. Шулай бара торгач, аларны ат җиккән берәү көтеп алды. Үзенә генә күңелсез булган, ахры, бу аулак урында кешеләр очраткач, елмаеп нәрсәдер әйтте. Яник Клейман аңа немецча җавап кайтарды. Атлы кеше немец солдаты булып чыкты. Яник артыннан тагын дүрт-биш кешене күргәч, ул сагаеп калды, арбасындагы карабинга үрелде Әмма карабинын алырга өлгермәде, читләтеп, аның артына чыккан Гриша автомат белән башына сукты.
Калган юлны атка утырып бардылар Төннәрен карта һәм компас буенча урманнан урманга күчтеләр. Көндез, ышанычлы урыннарга яшеренеп, дошман позицияләрен, ныгытмаларын, фронтка бара торган юлларны күзәттеләр.
Сөякләргә үтәрлек салкын җил исә. Одер суы күбекләнеп кайный. Елганың аргы ягын безнең самолетлар өзлексез бомбага тоталар. Гитлерчылар төннәрен понтоннар аша бу якка танклар, туплар, җәяүле гаскәрләр озаталар. Кызыл йолдызлы корыч лачыннар Одер өстен төнен дә тыныч тотмыйлар: понтоннар җимерелә, паромнар чәлпәрәмә килә. Кыскасы, Одер елгасының һәр ике ярында да, елганың уртасында да мәхшәр. Әйе, фронт биредән якын инде...
Рифгатләр елганың һәр ике ярын да ике көн дәвамында җентекләп күзәттеләр. Яр буендагы ныгытмалар да, елгага керү урыннары да төгәл итеп картага төшерелде...
XI АЛИК ХВМИТОВ ф ЕГЕТ БУЛЫП ЛОРЕР ЧАКЛАР ИДЕ ф
Кайту юлында зур бәлага очрый яздылар. Сазлыкны чыккач, картада күрсәтелгән буенча, немецларның хәрби часте урнашкан булырга тиеш иде. Читләтеп узу өчен төн җиткәнен көтәргә булдылар. Әмма караңгы төшкәнне көтәргә туры килмәде: якында гына русча сөйләшкән тавышлар ишетелде. Димәк, фронт күчкән, безнекеләр инде бу тирәгә килеп җиткән, һәм шулай булып чыкты да — бу тирәгә күрше 38 нче армиянең артиллерия часте урнашкан икән.
Әмма алар безнең разведчикларны бик кырыс каршы алдылар. Баштанаяк коралсызландырдылар, хәтта полк штабына илтүдән дә баш тарттылар.
Көн-төн пычрак ерып, юлсыз-нисез һөҗүм итеп килгән, инде Польша җирен азат иткәндә дә никадәр иптәшләрен югалткан сугышчыларның ачулары чиктән ашкан иде. Безнең разведчикларны алар немец шпионнары дип белделәр, әйбәтләп сөйләшергә дә теләмәделәр.
— Сазлыккарак алып керик тә, теге дөньяга озатыйк үзләрен,— диде яшь кенә бер артиллерист сержантка, һәм Яникка төртеп күрсәтте.— Менә монысы хәтта русча да белми. Шпион икәнлекләре күренеп тора. Нәрсәгә командирларның башларын әйләндерергә...
Аны башкалары да хуплады, берсе хәтта түзмәде, бар көченә Яник- нык яңагына кундырды.
Артык кызып киткән солдатлар, бәлки, чыннан да разведчикларны атып та еккан булырлар иде, шау-шуга килеп җиткән өлкән лейтенант аларны коткарды.
Конвойга ике солдат билгеләде, полк штабына илтергә кушты.
Штаб юлында да төркем-төркем сугышчылар очрады.
— Кемнәр болар?
— Шпионнар. Комбат полк штабына илтергә кушты.
— Сволочьлар. Илтеп йөрмә үзләрен... Курыксаң, бир миңа. Үзем генә җаннарын җәһәннәмгә җибәрим...
— Юк, ярамый...
Әлбәттә, полк штабында барысы да бик тиз хәл ителде...
Әйе, бик кыен хәлләргә очрыйлар иде разведчиклар. Ләкин барысына да түзәргә кирәк. Үзеңнең шәхси кимсетелүеңне дә, ачуыңны да, теләгеңне дә онытырга туры килә. Аларның хезмәте шәхси кыюлыкны, батырлыкны күрсәтү өчен түгел, ә киңрәк, зуррак масштабта, ул армия кадәр армия командованиесе өчен кирәк. Бәлки, алар алып кайткан мәгълүматлар бөтен фронт өчен мөһимдер.
Нәрсә ул болар каршында шәхси кимсетелү?..
Ә разведкада Рифгат кыю һәм тәвәккәл, шул ук вакытта җитди; җитез һәм чыдам, әмма дуамал түгел иде. Шуның өчен яшьрәк разведчиклар гына түгел, картлары, тәҗрибәлеләре дә Рифгат белән дошман тылына чыгуны, һичшиксез, уңышка юрыйлар иде. «Җиңел куллы Гай-нуллин»,— ди торганнар иде аның турында.— Аның белән йөрсәң, башың исән кайтыр...»
Польша, Чехословакия җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүе өчен барган сугышлар вакытында әллә ничә тапкыр дошман тылына чыкты ул. Рифгатләр алып кайткан мәгълүматлар 60 нчы армиянең Висла — Одер операциясендәге уңышлы һөҗүм хәрәкәтләре, немец- фашист гаскәрләренең «Үзәк» группировкасы составындагы армияләрен тар-мар итү өчен мөһим роль уйнады. Менә шуңа күрә дә разведчик Рифгат Гайнуллинның тугандаш Польша һәм Чехословакия халыкларын немец-фашист коллыгыннан азат итү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыкларына хөкүмәтебез зур бәя бирде: ул Икенче, Беренче дәрәҗә Дан орденнары һәм Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде.
Унсигез тапкыр фронт аша кичеп, барысы йөз илле көн, тирән дошман тылында киеренке разведка күзәтүләре алып барган, совет гаскәр
ләренең уңышлы һөҗүмнәре өчен кыйммәтле мәгълүматлар һәм дистәләгән «тел» алып кайткан өлкән сержант Рифгат Гайнуллин чыннан да хөкүмәтебезнең бу югары бүләкләренә лаек иде.
1945 елның 9 маенда немец-фашист гаскәрләренең капитуляция ясаулары турында Рифгат Судет тауларында разведка вакытында рация аша ишетте.
Әмма фашистларның Чехословакия территориясенә урнашкан «Үзәк» группировкасы, барлык яктан чолганып алынган булуына карамастан, каршылык күрсәтүне дәвам итә иде әле. Ләкин аның төп көчләре таркалган иде инде. 10—12 майда бу армияләрнең дә күл көчләре корал-ларын ташларга мәҗбүр булды... ...Алабуга шәһәренең үзәк урамы Тойма елгасының биек ярына килеп терәлә. Биек һәм текә үр өстенә сугышларда җиңеп чыккан совет солдатына һәйкәл-монумент куелган. Шунда ук мәңгелек дан уты яна. Иртәнге кояшның беренче нурлары кулына автомат тоткан солдат статуясына төшә. Ә мәңгелек ут, көн туса да, төн җитсә дә, горур *
җемелди, еракта калган дәһшәтле көннәрне бер минутка да онытмаска, ® уяу булырга чакырып, яна да яна... н
Шуннан ерак та түгел — шәһәрнең үзәк мәйданы. Уртадагы Ленин = һәйкәленең һәр ике ягында — шәһәрдәге атаклы кешеләрнең рәсемнәре. Сул якта — хезмәт батырлары: нефтьчеләр, колхозчылар, меха- к низаторлар; ә уң якта — Бөек Ватан сугышы геройлары, ветераннар. ~ Алар арасында ап-ак чәчле, җитди һәм кыю карашлы кырык биш-илле ~ яшьләрендәге кешенең рәсеме аеруча игътибарны үзенә тарта. Күкрә- < генә Сугышчан Кызыл Байрак ордены, Беренче, Икенче, Өченче Дәрәҗә Я Дан орденнары, Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп медальләр таккан.
Әйе, ул —Рифгат Гайнуллин. Әйе, ул хәзер Алабугада яши, эшли...
1947 елны хәрби хезмәттән демобилизацияләнгәч, Рифгат Гайнуллин туган авылына — Барҗыга кайта. Башта колхозда эшли, аннары клуб мөдире булып керә. Тиздән сугыш ветераны, коммунист егетне КПССның Красный Бор район комитетына пропагандист итеп чакыралар.
Казанда партия мәктәбен тәмамлагач, Рифгатне ул вакыттагы Морт районына парткабинет мөдире итеп җибәрәләр. Озак та үтми, ул КПСС район комитетының өченче секретаре итеп сайлана. Төрле районнарда җаваплы партия эшендә эшли һәм шул елларда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый.
Хәзер ул — Алабуга дәүләт педагогия институтының өлкән укытучысы...
Үзәктән шактый читтә — нефтьчеләр поселогында яшәсә дә, Рифгат Гайнуллин институттан кайтышлый яки ял көннәрендә бирегә — Тойма ярындагы биек тау өстенә килергә ярата. Каршыда — тирән чокырның аръягында, тагы да биегрәк тау түбәсендә — «шайтан шәһәре-нең ялгыз манарасы Камадан узган теплоход пассажирларына бу тирәләрнең борынгы хатирәсен сөйли. Түбәндә — Тойма суы Кама белән кушылган үзәндә — күлләр ялтырап ята, сул яктан — Кама аръягыннан җиңелчә зәңгәр томанга төренгән Чаллы шәһәре, КамГЭС поселогының биек йортлары күренә Ә уңда —Түбән Кама шәһәре. Бу шәһәрдә аның энесе —Камил Гайнуллин яши. Ул — экскаваторчы, атаклы егет — республиканың атказанган төзүчесе. «Октябрь революциясе» һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры. Кече энесе — Вәкил яшәгән урын да моннан оллә ни ерак түгал. Ул күрш. Удмурт республикасында нефтьче булып эшли — бораулау мастеры...
ЕГЕТ БУЛЫП ПОРЕР ЧАКЛАР ИДЕ ф
Әйе, Рифгат Гайнуллин Тойма суы буендагы бу биек тау түбәсенә килеп, ерактегы Кама киңлекләре белән ялгыз гына хозурланырга ярата. һәм, монда килгән саен, Алабуга шәһәреннән китеп, сугышларда һәлак булган совет солдатлары истәлегенә куелган монументка һәм мәңгелек дан утына карап уйлана...
Сугыш беткәнгә инде күп еллар узды. Вакыт агымы күп нәрсәләрне хәтердән юып ташлады. Әмма ул көннәрне онытмый Рифгат... Ничек онытасың: һәр авылдан, һәр шәһәрдән ничәмә-ничә типсә тимер өзәрлек егетләр, ирләр сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Дөрес, Рифгат үлмәде, сугыш кырларында гомере өзелмәде аның. Ләкин ул анда яшьлеген калдырды. Яшьлек хыялларына, уен-көлкегә бирелеп һәм иң тәүге мәхәббәт хисләре белән исереп, егет булып йөрер чаклары иде бит... Юк, Рифгат моңа үкенми, киресенчә, горурлана гына. Яшьлек иртәсендә егет булып йөри алмаса да, халыклар авыр сынау кичергәндә Ватан каршында, туган җир каршында егетлек күрсәтә алды ул.
Егетлек ашкыны белән узган авыр яшьлек юлларын тагын узасы килә аның, Украинадагы, Польшадагы, Чехословакиядәге, Германиядәге таныш авылларны, шәһәрләрне, алардагы үзгәрешләрне күрәсе килә. Җәяүләп түгел, үзенең «Москвич»ына утырып...
Дөрес, бу тормышка ашмаслык хыял түгел, һәр җирдә, һәр шәһәрдә, һәр илдә колач җәеп, якты йөз белән каршы алачаклар аны. Әмма алда аңа кадәр тагын бер зур бурыч тора әле — якын арада кандидатлык диссертациясен яклыйсы бар...