Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЙЛАРЫ


зучының эше бер кәчле радиостанциянеке кебек бугай. Язучы да бит тоо- мыш дулкыннарын үзенә кабул итә, җыг да. аннары аларны кечәйтеп һәм чистартып безнең күңелләргә тапшыра Аннан без бүгенге кәйнең иң дәрес, иң чын тавышын — заман тавышын ишетергә телибез. Күрәсең, коммунизм тезеп килүче җәмгыятьтә әдәбиятның тоткан урыны да аның шушы мактаулы вазифасы белен аңлатыладыр.
Ләкин «Казан утлары» битләрендә башланып киткән сейләшүдә катнашучылар ничектер прозаның шул ягына —аның бүгенге тормыш белән момәсәбәтеиә. әсәрләрдә куела һәм хәл ителә торган проблемаларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына һәм ни дәрәҗәдә бүгенге әдәбият рухына җавап бирүенә тиешенчә тукталмыйлар кебек.
Бу мәкаләдә мин шушы мәсьәләләрнең бүгенге кемдә иң актив иҗат итүче ике язучының иҗатында ничек чагылуына тукталманчы булам.
Ялыкмас кешеләр
Барлас Камалов бәзнең әдәбиятта иң актив язучы. Соңгы берничә елда гына дә оның бер-бер артлы «Күршеләр», «Күңел кыңгыраулары» һәм «Ялыкмаслар» дм'он китаплары басылып чыкты. Болардаи башка Барлас Камалов тогын республика газеталарында иң күп хикәяләр бастыручы дисәк тә ялгыш булмас. Аның хикәяләре һар вакыт ап-ачык конфликт, туры характерлар һәм җиңел тел белен шул кәй ечеи кирәкле темага язылган булыр. Гомумән, бүгенге китап укучы ечеи Барлас Камалов исеме үтә нык таныш.
Аның соңгы повесте «Ялыкмаслар», исеменнән үк күренгәнчә, бүгенге кеннең иң кечле кешесен — коммунист образын тудыруга багышланган. Юк. Хафиз Кадергулоә гади коммунист кына да түгел — партия райкомының беренче секретаре, җитәкче. Авторның шундый җаваплы бурыч алуы, әлбәттә, үзе үк геройлык кебек. Һәм аның язучылык бу батырлыгы безнең тәнкыйть күзеннән дә читтә калмады. Зур әһәмияткә ия булган теманы яктырткан бу әсәр бүгенге проза турында бара торгам сейләшүдә до искә алынды. Тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин әсәрнең тәп герое турында «Кадергу- лов барыннан да элек — әйбәт кеше, юк, ул бетенессн гафу итә кеше белен менә- сәбатләре бозылудан куркып яши торган юаш кеше түгел, ә зшпекле, принципиаль, ки рак чакта рәхимсез һәм каты куллы да була белүче чын коммунист» — дип азды. (К. У. № 9. 1972 ел.) Р. Саеригнн да авторны нигездә уңай яктан билгеләп үте
Тик әсәрне ныклабрак тикшерә башласаң, мәкалә авторлары үз бәяләрен гомумирак һәм берьяклырак бирәләр дигән тәэсир кал» Ө менә Уафи» Кадарлулоа деньяда беркем тарафыннан уталмаган тарих юлыннан беремчә булып боручы җәмгыятебезнең җитәкче кече буларак, җәмгыять алдына килеп баскан иң үткен пробяе-
Я
мзларны дерес хәл итүнең топ авырлыгы, бетен җаваплылыгы үзенә төшкен кеше буларак нинди уйлар, нинди борчулар белән яши? Ә бит бүгенге илебез әдәбиятыннан әнә шундый бик күп җитәкчеләр, чын мәгънәсендә массаларны әйдәп баручы булырлык кешеләр белән очраштык инде. Алар белән таныш буяган бүгенге укучыгв Барлас Камаловның Хафизы нинди яңалык алып килә соң? Шундый таләп белән әсәрне тагын бер кат күздән кичерик.
Хафизны без беренче тапкыр «Ватан» колхозында уракка тешү тантанасына басуга җыелган халык арасында күреп калабыз. «Әнә шулай, үзенең авылдашларын онытмый ул», дип куя Барлас Камалов әсәр башындагы бу эпизодта. Аның белән ныклап танышуны без алдагы битләрдән кетә башлыйбыз. Бу кешедә безгә тирән эчке дөньялы, бүгенге тормышның иң катлаулы проблемаларын хәл итәрлек рух көче, акылы булган шәхес ачылуын көтәбез. Авторның повесть исемен «Ялыкмаслар» дип куюы да укучының игътибарын әнә шундый көчле шәхескә юнәлдерә.
Ләкин геройның үзе белән таныша башлагач, безгә ул бүтәнчәрәк ачыла, һәрхәлдә, аның үзенең уйлары бездә шундый тәэсир калдыра. «Гөлстан» колхозыннан район үзәгенә кайтып барышлый, Хафиз менә ничек уйлый: «Алай булса да, район буенча бөртекле һәм кузаклы ашлык әле беркайчан дэ булмаганча әйбәт чыга. Моны маңгай тирен түккән игенче хезмәтенең татлы җимеше димичә, ни дисең?) Вакытында туңга сөрү, мул итеп кар тоту, язгы суларны туплау, орлыкның гәрәбәдәен генә чәчү, җир сыеның һәртөрлесен туфракка күп кертү, чүп үләнгә каршы көрәш, урып-җыюны кыска тоту — һәммәсен кирәгенчә эшләү нәтиҗәсе бу. Нәкъ шуның аркасында игенченең куйган көче, тамызган тире заяга китми калды...» Юк, без көткән, Хафиз уйлары түгел бу. Монда автор, күрәсең, героеның никадәр эш оештырган булуын, аның хезмәтен күрсәтергә тели. Ләкин әнә шул максатына ул ирешә алмый, чөнки укучы боларны кешенең табигый, чын уе буларак кабул итми, ул аңа колхоз идарәсендә төзелә торган агротехник эшләр планы кебек тоела.
Мондый фактларны Барлас Камалов повестеның башка урыннарында да һәм бүтән әсәрләрендә дә очраткан идек. Менә «Күршеләр»дәге Ләмига үләр алдыннан улына нинди хат язып калдыра: «Илгә хезмәт итәргә дигәндә әтиеңә охшарсың дип уйлыйм. Ул җәмгыять интересларын шәхси теләк һәм омтылышлардан һәр чак өстен куя белә, һәр вакыт туры сүзле, принципиаль. Кешелекле, ярдәмле. Билгеле, аның йомшаклыклары да булуы ихтимал, ләкин бу әле ул ихтыярсыз кеше дигән сүз түгел...» Хатын кеше үзенең иренә шундый рәсми характеристика язуына бер дә ышанасы килми. Анда кешелек хисләре бер дә булмады микәнни? Юк, әсәрдән аңлашылганча, Ламиганың мәхәббәте дә булган, ләкин автор аны хатта гына күрсәтә алмый.
Фатих Хөснинең «Мәйдан»ында да көннәрдән бер көнне колхоз председателе Ахунҗанов болай уйлый: «Чыгасы тирес тә чыкты, кыр эшләре дә түгәрәкләнде, Шайтан тавыннан эре-эре ташлар да актарыла башлады (колхоз таш чыгаруга керешкән), спектакль дә ярыйсы үтте (председатель анда катнашкан иде бит), ә шулай да... Ә шулай да Ахунҗановның күңеле урынына утырып җитми». Әйтерсең бүгенге китап укучылар колхоз председателе шушы эшләрдән генә ямь табып яши дип, ялгыш уйлыйлар да, автор аларның уен үз герое белән төзәтеп куя. Юк шул, күптән инде укучылар хәзерге җитәкчеләрне алай беркатлы итеп уйламыйлар.
Хәзер, дөньяны фән-техника революциясе шаулаткан, тормышта машиналарның роле искиткеч нык арткан чакта, аларның тормышта рациональ алымнарны кечвйтү тенденциясенә капма-каршы буларак бүгенге әдәбиятта һәм гомумән сәнгатьтә кешенең иң үзәк хисләре, аның кешелеген билгели торган төп сыйфатлары өчен көраш бара. Бүгенге олы әдәбият шуларны игътибар үзәгенә куя һөм шуларны югары сәнгать ысуллары белән раслау аша тормышта гуманизм принципларын ныгыту өчен көрәшә. Әдәбият чын кешеләр өчен көрәшә. Бу кешеләр 30 еллар әдәбиятындагы «күн тужуркалао» булмаган кебек, үз кэбыкларына бикләнеп, бер стакан су эчендәге давылда бәргәләнүчеләр дә түгел. Алар югары интеллектуаль дөньялы, һәм аларның хезмәтләре, иҗтимагый эшчәнлекләре дә әнә шул эчке дөньяларының аерылгысыз өлеше, яшәү атрибуты. Аларның бүген зур эш башкарулары, заманның авыр йөген тартып барулары да ул кешеләрнең эчендә ниндидер бер көчле заряд булганга. Әнә шуңа күрә заманчың җитәкче көчләрен сурәтләгәндә, бүгенге әдәбият сәючелвр
амрның зчке зарядын - рухи дөньяларын язучының дөрес аңлавына һәм әсә ранда дарес чагылдыруына, аның аңлавы бүгенге укучы күңел, югарылыгындамы -көненә бик нык әһәмият бирәләр. Югарыда телгә алынган әсәрләрдә язучыларның үз геройларының эчке дөньяларын шулай ачулары — бүгенге геройны кәкре көзгедән күрсәтү кебек.
Хәзер повесть герое Хафизның тормышын алга таба күзәтик. Менә ул райкомга ♦ кайтып җитә. Бу инде аның төп урыны, геройның күп төрле эшчәнлегеиең тыгыз 3 җепләре төенләгән җир. Хафиз характерындагы иң әһәмиятле җепнең очын да автор < безгә шушында бирер кебек тоела. Ул канне райком секретаре янына дүрт кеше £ керә. Нинди йомышлар белән йөриләр соң алар? Бер карт зиратны койма белән £ әйләндереп алу турында, ә икенчесе — пенсиясен җайга салу турында, аннары ике ё хатын балаларын яслегә урнаштыру турында һәм Мәгъсүмә исемлесе (бусы Хафизны _ иң дулкынландырганы) үзенең ташлап киткән улы турында сөйләшү өчен киләләр. Ә 5 райкомнан өенә кайтып барышлый райком секретаре «хәер, шәхси кайгылар комму- < иизмда да булыр» дип уйлана. Кая соң әле монда райком секретареның имгәкчелек _ роле? Бүгенге партия җитәкчесен иң борчыган, иң уйландырган проблемалар шулар- S мыни соң? Ә бәлки аларны автор соңга таба сурәтлидер Менә Хафиз бюрода утыра. S партиягә алалар. Тик бу эпизод та Хафизга бернинди дә яңа штрих өстәми. Аннары и аның янына бабасы килә. Хәбәрче егетне кыйнап закон каршына баскан улын яклауны ф сорый ул Хафиздан. Язучы шуның белән райком секретареның принципиальлеген сынарга тели. Ләкин огәр дә Хафиз моның кадәр до принципиаль булмәса. аның 2 беренче секретарь булып торуы ук дөрес булмас иде. Яшь укытучылар, Гөләндәм, = Елена белән мөнәсәбәтләре дә Хафизны бүгенге кон райком секретаре буларак яңа яктан ача алмыйлар. Гомумән, әсәрдә Хафизның җитәкчелек сыйфатлары түгел, ә а кешелек сыйфатлары гына ачыла Мондый яхшы сыйфатларны бүтән хезмәт башка- ручы кешеләрдән до шуның кадәр үк табып булыр иде Күрүебезчә, автор гороөн > тормыш чуарлыгыннан, аның ааклыкларыннан арындырып, бүгенге кон әдобиягы £ сорый торган әдәби образга кадәр күтәреп җиткерә алмаган.
Барлас Камалов повестенда геройлар бик күп төрло темаларга сүз кузгаталар 2 Алармы җир шарындагы политик вакыйгалар да кызыксындыра, биосферага куркыныч янау, кошларны саклау, әдәбиятта уңай һәм тискәре герой турында да сөйләшәләр. Ләкин болар күп чагында сүз генә булып калалар. Әсәрнең табигый агышы, тукыме- СЫ булып китә алмыйлар, шуңа күрә аларның хол ителү тирәнлеге дә сай, укучыда ниндидер тәэсир калдырырлык түгел. Бу елда басылган әсәрләрдәге җиңелчелех тенденциясе иң калку булып «Ялыкмаслар»да гәүдәлене. Бу әсәр уңае белән К. Паустовский сүзләрен китерәсе киле: «Сез шактый җитез язучы һәм бу мине куркыта». К. Паустовский сүзләре башкалар өчен дә гыйбрәтле кебек.
Ничек кенә пародоксаль булса да, үзенең мәкаләсендә (К У. № 2. 1973 ел) бу хәлгә ярсып каршы чыккан Фатих Хосни иҗатында да шундый күренешне күрергә була. «Ялыкмаслар» белән бер елны басылган «Мәйдан»да конфликт гаять беркатлы кешеләр белән «көчле» председатель арасында бара да, ахырда тегелер җиңелә һәм эпилогта автор: «Ә менә табигать кирелекләре белән керештә әле канаакытларда егылгалап та куйгалыйбыз. Димәк, тынычланырга урын юк, исереп калырга урын юк, мускулларны бушатмаска, көчне йомшатмаска, мәйдан гел алда, көрәш гөп дәеам итә», дип нәтиҗә ясап куя. Автор фикеремчә, хәзер көрәш табигать белен кешеләр арасында гына бара. Ә бит партиянең XXIV съезды карарларыннан ук билгеле бул- тайча, безнең җәмгыятьтә коммунистик мөнәсәбәтләр урнаштыру, яңа кеше тербияг.әү очен зур корош бара. Бу көрәшкә табигать белен көрәшүгә караганда күп артыграк көч куярга кирәк. Тормыштагы тирәнрәк һәм дәвамлырак көчләрне күреп җиткермәү биредә ялгыш нәтиҗә ясарга урын калдыра.
С.ЙР.ШҮАО итш.,н«мр ,<р«рм»-~ «М» .... ...
КЧ»№» д. «ит*» «*Р х“>" мо«.-
*...ыд 1»71 ."«» •» «“ “W“~ б,"“ "■ Р “■XT»-
в.п.н .«д.ш.рг. W- <>"• »« •" •”> «- с>’«*
күрәсең.
Гыйләҗев геройлары
Кешенең шәхес булып өлгереп җитүен аның урнашкан характеры буенча, дөньяга, тормышка үз карашлары, аңлы мөнәсәбәте буенча билгеләсәк, язучының чын художник булып җитлеккәнлеген әсәрләрендә ул сайлап алган һәм чишә торган проблема, ул проблеманың җәмгыять үсеше өчен бүгенге көндә никадәр әһәмиятле булуына карап фикер йөртәбез. Язучының бер әсәрендә колхоз турында, икенче әсәрендә эшчеләр тормышы, ә өченчесендә исә укытучылар яки врачлар турында язуын күргәч, без аны тормыштагы проблемалар диңгезенең бер читеннән икенче читенә сугылуы дип кабул итәбез. Икенче язучы иҗатының башында ук тормышның үзәгеннән бер проблема суырып алып, шуны әсәрдән-әсәргә тулырак, күп яклырак һәм тирәнрәк, ышанычлырак итеп чишә килсә, һәм бу чишү җавабы күптән билгеле мәсьәләне чишү кебек булмыйча, синең тормышың, эзләнүчән акылың белән киңәштә барса, бу вакытта инде без төпле язучы белән очрашуыбызны тоябыз, ышанычлы дус белән танышкандай куанабыз.
Аяз Гыйләҗев — әнә шундый, бүгенге проблемалар катлаулыгында үз юлы, үз юнәлеше булган язучы. Аның юлы әдәбиятка яңа чор кешеләрен — элекке еллар әдәбияты күзлегеннән караганда, гади булмаган кешеләрне алып килә. Язучының бу юлын замандашыбыз йөрәген, аның характерын, психологиясен зур планда өйрәнү юлы дип атарга мөмкин. Ул юл «Өч аршин җир» биеклегеннән башланып «Берәү», «Урамнар артында яшел болынлнар аша «Урталыкта» повестена кадәр килә. «Урамнар артында яшел болын» романында тормышта үзенең ышанычлы юлын тапкан замандашыбыз Идрис яшь буын язмышы борчуына төшкән булса, шуның белән үзе дә ныгыса, җәмгыятьнең прогрессив көче буларак активрак һәм кискенрәк хәрәкәт итә башласа, «Урталыкта» повестенда исә язучы бүгенге кешене тагын да тирәннәнрәк белергә тели. Идрис кебек үз эшендә дәртләнеп йөргән кешене иң авыр кыенлык — иҗат эшендә уңышсызлык, үзе ышанган идеясен практик төстә раслый алмавы, тәҗрибәнең уңышсыз чыгуы белән сынап карый.
Төп герой Сәгыйт 1928 елда туган, сугыш һәм сугыштан соңгы чорның бөтен кыенлыгын үз җилкәсендә татыган булса да, кешенең рухи көчен сыный торган тормыш сынавын үтә алмый, авыр йөген ярты юлда ташлап, җиңел юлдан кереп китә. Ә анда аны инде күптән дачалар, «чат витамин гына булган кара карлыганнар», бала- чагасы турында кайгырту, хатынының вак-төяк йомышлары артыннан чабу һәм ял көннәрендә йомшак Идел кочагы, аны тормыш мәшәкатьләреннән аерып эчкә, вак утрауларга алып китә торган фырт көймәсе көтә.
Әйе, бүгенге тормыштагы бу юл безгә нык таныш. Ул юлдан күпләр бара әле. Тыныч чорның тигез ритмы аларны яраткан көймәләрендә вак дулкыннар өстендә тирбәтә, оета, йоклата. Ә көймәләрен ярдан һаман да ераккарак, кешеләрдән, алар- ның кайгыларыннан читкәрәк куа.
Бәлки Сәгыйт тә әнә шулай оеп кына дөнья рәхәтлегенә ияләнеп киткән булыр иде. Ләкин дөньяда Баязит абый бар. Әсәрнең бер герое әйткәнчә, «Ленин гвардиясе солдатлары», тормышның мәгънәлелеген билгеләүче тере критерийлар бар. Ләкин тормышта унтугыз яшьлек Рузалия дә бар. Сәгыйт абыйсы эше белән дәртләнеп йөргәндә ул аңа ышана, аңа гашыйк, үзе дә алар юлыннан, тынгысызлар юлыннан китәргә атлыгып тора. Ә хәзер Сәгыйт тормышның тыныч юлына кереп киткәч, ул — аптырашта. Шулай итеп, язучының бер кеше тормышындагы вакыйганы күрсәтүе әсәрдә тирән социаль төс ала — Сәгыйт буыннар арасын тоташтыручы боҗра сымак күз алдына килеп баса. Эш аның ныкмы, йомшакмы икәнендә. Заманның көрәш мәйданында үзенә төшкән ааыр рольне башкарып чыгарлыкмы? Баязит абыйларның идеяләре аның канына, йөрәгенә ни дәрәҗәдә сеңгән, тормыш иманына әйләнгәнме? Аның өчен Сәгыйт онытылып көрәшергә әзерме? Яки очраган берәр кыенлык аны үз кыйбласыннан борачакмы?
Бүгенге көннең үткен һәм тирән шушы проблемасы әсәрдә Сәгыйтиең ике юл уртасында торган чагындагы психологик халәтен сурәтләү аша башкарыла. Повестьның исемен «Урталыкта» дип кую төп игътибарны шуңа юнәлтә. Безнең күз алдына
вүген 9Н9 шундый ике юл уртасында торучылар, а-.аоның эчке деиьялары фикер кар-шылыклары һем үз-үэларе белен керешләре килеп баса. Повесть ахырында Сә-ыйтмең совхоз алмасын җыярга кител баруын күңел аның яңадан уэеиең якты, зур идеаллар белән балкыган доиьясына кире кайтуы дип кабул ите. Бу фикер әдәби әсәр рамкасыннан гына чыгып, тормышның урталыгында торучыларга чакыру да булып яңгырый.
Геройга әнә шулай зур социаль нагрузка йокләү. аны кеннең үткен проблемалары үзәгенә кую, әлбәттә, язучыдан кәчле фикерләү сәләте кыюлык һәм художник осталыгы таләл итә. Үзендә шундый сыйфатлар булган Аяз Гыйләҗеа повестен нигездә уңышлы башкарып чыккан Ләкин есәрнең кайбер урыннарында язучының ашыга тешкемлеге сизелә. Мәсәлен, Сәгыйтнең уйлануларында берникадәр декларативлык һәм характер үзенчәлегеннән органик рәвештә чыкмый торган фикерләүләр очраш- тыргалый. Бу хәл озак уйланып, җитди иҗат итүче язучыга соңгы елларда әдәбиятыбызда шактый сизелә башлаган җиңел активлыкның шаукымы булса кирәк.
Ленин повестьта мондый кимчелекләрнең булуы — язучының заманыбыз кешеләрен ныклап ейрәиүче олы әдәбиятның үсеш юлыннан аерылуы дигән сүз түгел. Киресенчә, Аяз Гыйләҗев үз әсәрләре белән безнең әдәбиятны чорыбыз әдәбиятының магистраль юлына иык якынайтты. Фатих Хесни исә «Без кешенең эчке күлмәкләрендә казыну чорында яшәмибез» дип. язучыны чор иҗатыннан аерылуда гаепли. Юк. эчке күлмәктә казыну түгел, ә әдәбиятның теп объекты булган кеше күңелен ейрәнү бу. Илебез әдәбиятында да шушы тенденция кәчәя бара. М. Слуцкиеиың «Жажда* романы кебек әсәрләр шуңа күрә бүгенге укучыда популярлык казандылар Әлбәттә, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен Фатих Хосми әсәрләре белән чагыштырырга ярамый, алар икесе ике аспекттагы әсәрләр. Фатих Хәсиинең каләмдәшенә зур гаеп ташлавы да объектив фикер булудан бигрәк, уз әсәрләрен бик яраткан язучының субъектив карашы буларак аңлашыла.
Әйе. әдәбиятта охшаш художниклар булмый Карашлар, художестволы фикерләү үзенчәлеге һәркемнеке үзенчә. Ләкин чын образ тудыру бетен кеше эчен де уртак талеп. Язучы кон темасына морәҗогать итеп безнең заман кешесен тасвирларга алына икән, ул нинди гечә хезмәт кешесен күрсәтсә дә. герое яшәгән тормышны тирен аңлап, аның үсү перспективаларын күрел иҗат итсә генә бүгенге ком укучыларының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык әдәби образ тудыр