Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАННАРЧА ДУСЛЫК ШАРТЛАРЫНДА


емгыятебез елга баоган саен совет кешеләренең дөньяга карашын, коммунизм тезүченең әхлак сыйфатларын һәм. гомумән, халыкның югары рухи культурасын формалаштыруда сәнгатьнең әһәмияте һәм тоткан рыны үсә, КПССның XXIV съездында фәнни нигезләнгән менә шушы хәл рәссам- лрдан үз әсәрләренең сәнгатьчә эшләнешенә, коммунистик партиялелекнен югары |ринципларына турылыклы булуына аеруча зур игътибар таләл итә. Халыкны ком- хуиистик рухта тәрбияләүнең иң мөһим чараларыннан берсе булган сәнгатькә җә- «егатьчелек игътибарының кеинән-көн арта баруы совет сәнгатенең хәзер-е хәлен цитди анализлауны, тарихи тәҗрибәне өйоәнүне һәм сәнгатьтә чорыбызның милли яциалистик культуралары ирешкән уңышларны гомумиләштерүне сорый. Моның әулей кирәклеге КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турь нда»гы «ахсус карарында аеруча басым ясап әйтелде. Бу хәл күл яклы, катлаулы, гел үсеш- • булган Совет Татарстаны сынлы сәнгатенә дә тулысынча кагыла.
Быел илебез җәмәгатьчелеге зур күтәренкелек белән билгеләп үткән мил- •тлер дуслыгы бәйрәме — СССРның тезелүенә 50 ел тулу тантанасы татар халкы •М республика сәнгате тарихында мөһим тарихи вакыйга булды
Совет Татарстанының рәссамнар коллективы элек-электән күп милләтле СССР- 1гы терпе сәнгать мәктәпләрендә һәм төрле югары уку йортларында тәрбияләнгән ксамнарны берләштергәч коллектив булып килде һәм хәзер дә шулай булып кала. Кпубликаның сәнгать культурасы беркайчан да үз эченә генә бикләнеп калмады, > милли чыганаклары нигезендә генә үсмәде, бәлки барлык совет сәнгатенең *•' тәҗрибәсенә таянып эш итте.
Татар халкы культурасының Россиядәге башка халыклар культуралары белән •емтәсе бик күптәннән килә. Дөрес, бу процесс күбрәк әдәбият һәм театрга карый, вкии бу хәл сынлы сәнгатькә бөтенләй кагылмаган дип уйлау да дөрес булмас W- Сүз до юк, татар халкының сынлы сәнгате башка халыкларның, бигрәк тә fC халкының, сынлы сәнгатеннән элек бик нык аерылып торган Әмма бу мәсьәләдә трнмнди дә милли чикләнгәнлек булмаан.
Беренчедән, культура багланышлары, үзара мөнәсәбәтләр һәм тәэсир итешүләр трхжлы гына булмыйча, күп кенә бүтән халыкларның культуралары белән һәр әа- л бәйләнештә үскән. Бу җәһәттән караганда, татар сынлы сәнгать культурасы күрше •шиорт халкының сынлы сәнгать культурасы белән аеруча тыгыз элемтәдә торган. ’•Р сәнгате истәлекләренең кайбер төрләре белән (әйтик, эпи-рафика. XVI—XIX сырлардагы кабер ташларына язылган язулар һ. б.) Төиьяк Кавказ халыклары арасында да шактый гына охшашлыклар күрергә мөмкин. 1300 елдз Казанда 'ылган «Азиатская типографиямнең бай продукциясе шулай ук Татарстанга һем
Ж
Башксртстанга гъ:на түгел, балки Урта Азияга да таралган. Шул рәвешле Рссемим яшәүче татар халкының китап сәнгате формалары Көнчыгыш халыкларына да үтеп кергән.
Икенчедән, рус демократик сәнгать культурасының үсүе татар халкында шулай ук эзсез калмаган. XIX гасырда Казанның заманына күрә зур культура үзәге булып әверелүе, аның шактый алга киткән сәнгате, театр тормышы, архитектура-гезелеше һәм нәшрияты булган университетлы шәһәр булып китүе, ниһаять, 1895 елда сынлы сәнгать мәктәбе ачылуы татар рәссамнарының иҗади талантларын уятып җибврүг» дә уңай йогынты ясамыйча калмаган, әлбәттә. Мәсәлән, XIX гасырның мәгълүм милли рәссамы Гали Мәхмүдов профессиональ рәссам һәм культура эшлеклесе булып Казан университетында формалаша. Ул күп еллар буена (1842—1855 елларда) элеч университетта орнамент һәм каллиграфия укыта.
Әйе, татар халкының башка милләт халыклары белән культура багланышы электән килгән. Ләкин Бөек Октябрь революциясенә кадәрге бәйләнеш белән революции- дән соңгы бәйләнешне бер киштәгә куеп тикшерү методологик яктан һич тә дорес булмас иде. Чөнки революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы культура элемтәләре характерлары ягыннан да, сыйфатлары ягыннан да бер-береннән бик нык аерылалар Революциягә кадәр реакцион көчләр төрле милләтләрнең культураларын вакларга, чикләргә, хәтта бер-беренә каршы куярга тырышкан булса, революциядән соң мондый ясалма киртәләр җимерел ташланды. Халыклар арасында культура тигезсезлеге бетерелде Шуның белән бергә, мөселманнарга тере җан ияләренең сурәтләрен ясарга ярамый, дип өркетеп килгән ислам дине догмаларына да чик куелды Революция-ө кадәр мөселман халыклары өчен ябык булган сәнгать мәктәбенең ишекләре талантлы татар яшьләре өчен дә киң итеп ачылды. Татарстан АССРда культура төзелеше башланган көннәрдән алып бер-беренә бик тыгыз бәйләнгән түбәндәге ике бурычны хәл итү өчен эш алып барыла башлады: бер яктан, талантлы кешеләрдән эзлекле рәвештә милли кадрлар хәзерләүгә, аларны профессиональ сәнгатьне үстерүгә юнәлтүгә зур әһәмият бирелде, икенче яктан, республика рәссамнарының күп милләтле коллективын ныгытуга, Татарстан АССРның социалистик культурасын күтәрү буенча алда торган гомуми бурычларны хәл итү өчен терло милләт рәссамнарын ориентацияләүгә курс тотылды. Бу җәһәттән караганда шунысы игътибарга лаек: Казан сәнгать мәктәбенең өлкән буын укытучы-осталары — элек татар халык сәнгатенең искиткеч бай хәзинәсенә, аның көнкүреш, традиция һәм тормыш үзенчәлекләренә бөтенләй әһәмият бирмәгән кешеләр — яңа, социалистик Татарстан шартларында татар халкында үзләре өчен гаҗәп бай сәнгать мирасы таптылар һәм бу табыш аларның иҗатын баетып, дөньяга карашларын киңәйтеп жи- бәрде Революциягә кадәр Казан рәссамнарының тематик картиналарында һәм портретларында (гәрчә бу жанрлар шактый нык үскән булса да) татар халкының тормышы бернинди дә чагылыш тапмаган, бер генә татар хезмәт иясе дә күрсәтелмәгеи булса, егерменче елларда хәл бөтенләй үзгәреп китте. Нәкъ менә шул милли җирлектә татар авылы поэтикасын оста итеп һәм белеп чагылдырган (П Радимов пейзажлары), шәхеснең рухи байлыгын, ихтыяр көчен, татар эшче сыйныфьь крестьяны һәм интеллигенциясе вәкилләрен сурәтләгән (П. Беньков сурәтләр», бигрәк тә аның «Галимҗан Ибраһимов портреты». Г. Медведев, 8. Тимофеев һ»м башка рәссамнарның хезмәтләре) әсәрләр барлыкка килде.
татар совет сәнгатендә милли һәм интернациональ башлангыч аерылмас бор- бөтен булып формалаша. Республикада яшәгән рус рәссамнары бик мавыгып Татарстан пейзажын сурәтлиләр, милли геройларның портретларын ясыйлар, республиканың революцион тарихын һәм кайнап торган бүгенге тормышын чагылдырган картиналар тудыралар Егерменче елларда формалашкан бу традиция сугыштан сон'Ы елларда эзлекле рәвештә үсә бара (С. Ратницкий картиналары һәм аның театр өчен ясаган декорацияләре). Бүгенге сынлы сәнгатьтә бу матур традициянең тагыи да киңәеп һәм баеп дәвам игүе Н. Кузнецов, С. Лывин, Н. Сокольский, А. Прокопье» пейзажларында; 8 Куэелькинның тарихи картиналарында һәм портретларында.' В Карамышев, И. Колмогорова, И. Язынин, В. Поповларның график образларында һәм Е. Киселеваның металлга чүкеп эшләгән әсәрләрендә бик ачык күрен», &У рәссамнарның иҗат дөньясы татар халкы тормышы белән, Татарстан республик»»
вбрвзы белән, аның зур тезелешләр пейзажы белен, онытылмас тарихы һәм алда торган бурычлары белән аерылгысыз булып бәйләнгәч.
| Икенче яктан, революциягә кадәр иҗат формалары чикләнгән (чигү, аппликация, рвалир сәнгате, ташка язу, орнамент һәм каллиграфиянең сәнгатьчә формаларын Куллану), зур сәнгать белән кызыксынудан ерак торган караңгы авылларда, бистәләрдә һәм сурәт ясауга каршы булган мәдрәсәләрдә генә иҗат иткән, әсәрләрен күргәзмәләргә кую һәм профессиональ сәнгать мәктәпләрендә уку мөмкинлегеннән мәхрүм булган татар рәссамнары, революциядән соң үзләре дә зур дәрт белән «җат итәргә керешеп, сынлы сәнгать культурасының яңа формаларын тудыралар: алар реалистик графиканы, скульптураны, портрет ясауны өйрәнәләр һәм иҗади үстереп җибәрәләр; фигуралы композиция һәм натурадан ясау серләренә төшенәләр; пслитик плакат, китап графикасы, театр декорациясе өлкәсендә күп эш эшлиләр, монументаль пропаганданың ленинчыл планын гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Мәсәлән, башта Казан сәнгать мәктәбендә, аннары Мәскәүдә ВХУТЕМАСта укыган [1919—1926) елларында ук яшь рәссам Бакый Урманче үзен күп яклы сәләт иясе итеп таг.ытып өлгерә. Ә инде укып чыгып Казанда эшли башлагач исә, ул татар сынлы сәнгате өчен яңа булган көнкүреш әйберләре һәм портрет җанрын үстереп ңибәрә. 1922 елда Казанда Госман Арсланов та иҗат эшенә керешә һәм ул чор- цагы татар культурасы өчен әле яңа булган иҗат формаларын — политик плакат, газета рәсеме, китап һәм журналларга иллюстрация өлкәсендә бик күп һәм нәтиҗәле >шлер башкара. Театр декорациясен җайга салуда да катнашып, 1923 елда татар еатры сәхнәсендә барган «Принцесса Турандот» спектакленә декорация эшли. Шул /и егерменче елларда татар язучыларының китапларын сәнгатьчә формалаштыру, >парга сюжетлы иллюстрацияләр ясау өлкәсендә рәссам Фаик Таһиров та бик күп кҗади эш башкара. 1923 елда чыга башлаган «Чаян» журналында рәссамнардан . Арсланов, И. Селәйманов, Ш. Мөхәммәтҗанов үзләренең сатирик рәсемнәре >елон катнашалар һәм, шулай итеп, милли сатирик рәсем жанры да бик тиз үсеп ,итә. Ә инде егерменче елларның ахырында исә татар рәссамнары үзләре рәсем с; онгато укытучылары булып (Бакый Урманче) җигешәләр һәм Казан сәнгать тех- «икумында системалы рәвештә милли рәссамнар әзерләп чыгарыла башлый Мә- а .•лен, 1927—29 елларда әлеге мәктәпнең графика бүлегендә яшь талантлардан u А. Керимов, Ш. Гарифуллин, В. Хөснетдинов, Г. Кәримуллин, Ш. Мөхәммәтжанов һәм . Юсуповлар рәсем, гравюра, литография осталыгына өйрәнәләр, полиграфия эшен зләштерәлор. Кыскасы, рәсем сәнгатенең барлык өлкәләрендә дә татар рәссамна- >М, рус рәссамнары белән кулга-кул тотынышып, бср-берсенә ярдәм итешеп эшлиләр. >вм бу иҗади дуслык елдан-ел ныгый бара.
Ленинградтагы пролетар сынлы сәнгать институтын тәмамлап, 1931 елны Садри .хун Казанга кайта һәм, башка жанрларда да уңышлы иҗат итүе белән беррәттән. ортрәт һем монументаль скульптура жанрларын да сизелерлек үстереп җибәрә, ади Такташ, Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил портретларын ясый. Аннары ул Габдулла укай һәйкәлен иҗат итәргә тотына һәм аны уңышлы башкарып чыга. Казандагы Ту-
Һәйкәле— әнә шул берничә елларга сузылган хезмәтнең нәтиҗәсе инде 1958 лда ачылган бу һәйкәлне Садри Ахун, Мәскәү скульпторлары Л. Кербель, Л Писа- ввский һәм архитектор Л. Павловлар белой бергәләп гамәлгә ашыра һәм аның бу Тэмвтс Татарстанда милли геройны чагылдырган монументаль скульптураның уңыш- Ы хәл ителүенә җанлы шаһит булып тора.
Ленинградтагы рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлап. Ш елда яшь рәссам Мортаза Абдуллин Казанга кайта, татар театрына декорация- •р эшли башлый. Татар драматургларының спектакльләренә — К. Тинчуринның «Бе- еиче чәчоклор»снә, Ш. Камалның «Томан артында»сына декорацияләр ясау белән »рге, М. Абдуллин рус һәм донья әдәбияты классиклары әсәрләреннән куелган 1ектакльлоргә дә декорацияләр эшли. Шул рәвешле, ике милләт арасындагы иитер- Һхиоиаль дуслыкны ныгытуга билгеле бер өлеш кертә. А. С. Пушкинның йөз тыгына багышлап, 1937 елда Татар академия театрында куелган һәм зур уңыш •лен барып, совет сәхнәләрендә күрсәтелгән Пушкин спектакльләре арасында иң >батгереивң берсе буларак дан казанган «Таш кунак» спектакленә эшләнгән деко- «цивсенде Мортаза Абдуллин театр рәссамы буларак аеруча зур иҗади уңышка
НА ЧЕРВОННАЯ ф ТУГАННАРЧА ДУСЛЫК ШАРТЛАРЫНДА
иреште һәм үзен югары профессиональ культуралы, киң карашлы, лирик характер, лы. образлы гомумиләштерүләр ясый ала торган рәссам итеп танытты.
1935 елда Пенза сәнгать училищесын тәмамлап, Казанга тагын бер яшь һ«м сәлә-ле рәссам — Байназар Альменов килә, җиң сызганып Татарстан китап нәшриятында эшли башлый Б. Альменов тиз арада Габдулла Тукай һәм Шәриф Квмм әсәрләренә ясаган иллюстрацияләре белән танылып китә, һәм шунысы куанычлы; ул ирешкән уңышлары белән канәгатьләнеп, бер урында тукталып калмады, киресенчә, профессиональ осталыгын елдан-ел камилләштерә барып, балалар китапларына иллюстрацияләр иҗат итүдә аеруча зур уңышка иреште.
Еллар үтә барган саен республикада милли рәссамнар да арта. 1938 елда Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмам итеп Нәбиулла Вәлиуллин да Казанга кайта һәм сәнгать училищесында укыта башлый. Булачак рәссамнарны укыту белән бер үк вакытта ул үзе дә иҗат эше белән шөгыльчене: татар авылында Октябрь революциясе ничек булганлыгын чагылдырган тарихи картинасын яга, бик оста эшләнгән портретлар, пейзаж этюдлары, күп фигуралы компе- зицияләр иҗат итә. Сугыштан соңгы елларда рәсем сәнгате өлкәсендә әйдәп баручыларга әйләнгән атаклы рәссамнардан Хаоис Якупов, Лотфулла Фәттехов, 8их Тумашевлар — барысы да заманында Нәбиулла Вәлиуллинның шәкертләре булган кешеләр. Бүгенге татар рәсем сәнгате үзенең көче, нык реалистик нигезе, социаль проблематикасының киңлеге белән шулай ук укытучы һәм рәссам Нәбиулла Вәли- уллинга бурычлы. Нәбиулла ага Вәлиуллин татар сынлы сәнгатен үстерүгә тагын да зуррак өлеш керткән булыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул 1943 елда туган илебезне яклап фашистларга каршы көрәшкәндә яшьләй вафат булып калды.
Совет властеның беренче елларыннан ук милли рәссамнар тәрбияләүгә игътибар бирелү нәтиҗәсендә хәзер республика сәнгать культурасында милли кадрлар буямаган бер генә егкә дә юк. Тематик картина яки портрет жанрын аласыңмы, пейзаж жанрына күз саласыңмы — X. Якупов, Л. Фәттахов, М. Хәйретдинов, И Халиуа- лов, М. Усманов. И. Зарипов. X. Хәйдәров кебек рәссамнарның һәр яктай нсирен» җиткереп эшләнгән хезмәтләрен бик еш очратырга мөмкин. Скульптура өлкәсеид» дә уңышлар зур Б Урманче, В. Маликов, Р. Нигьмәтуллина, Н. Адыловларның хезмәтләрендә скульптура жанрының барлык төрләрен (портрет, аллегория, квикү- реш һәм тарихи жанр, символик характердагы һәм портрет характерындагы монументаль пластика) дә табып була. Татар рәссамнарының хезмәтләрендә графикамын • барлык жанрлары һәм техник төрләре дә киң чагылыш тапты. Бу өлкәдә Г. Ра«- манкулова, Р Госманов (акварель), Р. Кипдебеков (рәсем). Э. Ситдиков, Т. Хаживх- мәтов (гравюра, тематик эстамп), И. Әхмәдиев, Л. Насыйров, С. Әбдрөшитова (ия- рикатура) иптәшләр шактый актив иҗат итеп киләләр. Театр декорациясе, агиг- , плакат, монументаль-декоратив рәсем һәм башка, һәм башка жанрларның барысын* . да да милли рәссамнарның хезмәтләре бар һәм алар елдан-ел арта бара.
Шулай итеп, татар рәссамнары социалистик реализм сәнгатенең гомуми үсеш процессында аның барлык төрләрендә һәм жанрларында да катнашып, күп милпагл» . совет сәнгате культурасына үзләренең дә өлешләрен кертәләр, ә ул культураның > кайбер өлкәләрендә аларның тавышы аеруча нык яңгырый. Алай гына да түгел, ■ хәтта кайбер моментларда аларның таланты, аларның иҗаты әлеге культураның чи*- ләрен формалаштыру хезмәтен дә үти. Мәсәлән, Харис Якуповның татар авылы . хезмәт ияләре турындагы картиналарыннан, замандашларыбызны сурәтләгән порт* ретлэрыннан һәм зур тарихи полотноларыннан башка, бүгенге совет рәсем сәнгатем күз алдына китереп тә булмас шикелле. Хәзерге совет рәсем ленинианасы* X Якупов «Прогог.ычнан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел, чөнки аны* ул картинасы, уңышлы иҗат ителгән әсәр буларак, бу өлкәдә үзенә аерым УРк1И биләп тора, һәм моның шулай булуы табигый да. Ни өчен дигәндә, Владимир Иль** Ленинның революцион эшчәнлеге Казанда университетта укыган чорда башламы" киткән. Күтәренке рухлы, героик-романтик яңгырашлы, дәртле омтылыш һәм ачы* i колорит белән иҗат ителгән бу картинада рәссам Ильичның әнә шул революциО" яшьлеген уңышлы сурәтләгән. Шунлыктан ул рәсем ленинианасы әсәрләре арасымд* аерылып, игътибарны җәлеп итеп тора. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: соңш ;
СВЕТЛАНА ЧЕРВОННАЯ ф ТУГАННАРЧА ДУСЛЫК ШАРТЛАРЫНДА ф
ликаның сәнгать культурасы да сыйфаты ягыннан камилләшә, үсә бара. Аннары тагын шунысы да бик әһәмиятле: тәҗрибәле һәм югары белемле рәссамнар талантларны укыту һәм тәрбияләү эшендә дә зур файда китерәләр. Мәсәлән, башта Харьков сәнгать институтында укыган, аннары үзе шунда укытучы булып эшләгән Мәснәви Хәйретдиновның 1960 елда Лениногорскига кайтуы һәм шунда эшли башлавы нефть якларында рәсем сәнгатенең торышын җанландырып җибәрде һәм татар культурасы белән украин культурасы арасындагы бәйләнешне ныгытуга китерде. Шул ук алтмышынчы елларда Львов сәнгать институтында укып чыккан И. Колмогор- цева, Г. Зяблицев иптәшләр дә Казанга килеп зур активлык белән эшкә тотындылар, һәм Татарстан сынлы сәнгатенең төрле өлкәләрен (китап графикасы, керамика) Ук- раина совет сәнгатенең Львов мәктәбенә хас булган үзенчәлекле декоративлылык, матурлык белән баетуга булышлык иттеләр. Ленинградның «Боевой карандаш» («Сугышчан карандаш») мәктәбендә укыган Л. Елькович сатирик графика өлкәсендв, Эстония ССРның дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган И. Язынин, Л. Потягунин, Ю. Лысогорский, Л. Калькэрандлар эстамп, рәсем, графика өлкәсендә, Латвия ССРның дәүләт сәнгать академиясендә белем алган И. Рафиков тематик зур картиналар “жат итү һәм катлаулы композицияләр төзү өлкәсендә шулай ук күп эш башкаралар.
Зур илебезнең географик үзәгендә диярлек урнашкан һәм башкалабыз Мәс- кәугә чагыштырмача якын булган, Идел һәм Урал буйларындагы автономияле республикаларның тыгыз боҗрасы белән уратып алынган Татарстан көнчыгышка һәм көнбатышка, Мәскәүгә, Ленинградка, Балтик буена, Украинага, Урта Азиягә, Уралга һәм Себертә баручы куп санлы культура контактларын һәм элемтәләрне ныгытуда роль уйнады һәм хәзер дә шул хәл дәвам итә.
Милли культураларның тәэсир итешүенә рәссамнарның үзара очрашып яшоүлзре, вакытлыча бергә эшләүләре, съездлар һәм күргәзмәләр дә шактый йогынты ясый. Мәсәлән, Мәскәү скульпторы В. Цигаль белән Мәскәү архитекторы Л. Голубовский- ның вакытлыча Казанда торып эшләүләре нәтиҗәсендә 1967 елда Казан Кромл» каршындагы Муса Җәлил һәйкәле дөньяга килде. Татарстан рәссамнары Идел бу» республикалары рәссамнарының «Зур Идел» зона күргәзмәләрендә, бөтенроссия һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә әледән-әле үзләренең әсәрләре белән катнашып киләләр.
Милли сынлы сәнгать культураларының, шул исәптән Татарстан культурасының да. үзара керешеп һәм тәэсир итешеп тору процессы, бер яктан, культура бәйләнешләренең сан ягыннан һаман үсә баруына китерсә, икенчедән, яңа сыйфатка — күп милләтле совет сәнгатенең бердәмлеген формалаштыруга да бик нык ярд»М итә. Әлеге үзара аралашу, тәэсир итешү нәтиҗәсендә бер халыкның эстетик ачышы һәм сәнгать өлкәсендәге тәҗрибәсе бүтән халыкларга да мәгълүм була. Шулай итеп, күп милләтле совет сәнгатенең катлаулы һәм бердәм организмындагы гомучи закончалыклары татар сәнгать культурасына тәэсир итеп, аның иҗади мөмкинлек* ләрен киңәйтүгә, гомуми күтәрелешенә дә этәреш ясый. Мәсәлән, гражданнар сугышы һәм совет власте өчен көрәш елларында совет сәнгатендә политик плакат жанрының активлашып китүе 1919—1922 елларда Казанда плакат сәнгатенең чци мәгънәсендә үсеп, чә‘-әк атуына китерде. Революциянең беренче елларында КаэМ рәссамнары тарафыннан эшләнгән плакатларны алып карагач, әле бүген дә, револю-цион агитация эшен шулай киң итеп күтәрү өчен шул хәтле көч, кадрлар, ижад» тәҗрибә аларга каян килде икән, дип аптырап куясың. Ни өчен дигәндә, революциягә кадәр Казанда мондый хәл беркайчан да булмаган бит. Димәк, бу өлк»Д« тәҗрибә дә булмаган Революция елларында һәм революциядән соңгы гражданке? сугышы елларында Казанда яңа рәссамнар да өстәлмәгән, материаль һәм полигра-фия базалары да артмыйча, гел шул элекке хәлендә кала килгән. Ләкин, шулай булуга да карамастан, Казан рәссамнары политик плакат жанрын бик нык үстереп җибәр-әннәр. Безнеңчә, моның сәбәбе ул елларда бөтен Россия күләмендә атакам булган В. Дени, Д. Моор, М. Черемных, А. Апсит кебек политик плакат осталврН? ның барлыкка килүе һәм В Маяковскийның «Окна РосТАпсы чы-арыла башлау балИ аңлатылырга тиештер.
Моңа охшашлы хәл Бөек Ватан сугышы чорында тагын кабатланды: 1941— 1?^ елларда республикада плакат жанры яңадан бик нык үсеп китте. Моның сэбэб'-1


мәсә. күп кенә автономияле республикалар рәссамнарының (Чувашиядә Н Отними- ков. Мари АССРда Б. Козьмин, Дагстанда М. Джемал һәм башкалар) үзләренд» автономияле республика туу тарихын сурәтләгән картиналары да. мөгаен, булмас иде И. Зарипов иҗатына хас булган заманча милли декоративлык тенденциясе беләи шулай ук бүтән республикаларның рәссамнары да кызыксына һәм аның иҗатындагы колоритлы, ритмик матурлыкның чагылышын үз әсәрләрендә дә иҗади рәвеше кулланырга омтылалар.
Ләкин менә шушындый уңышлы тәэсир итешүне беркайчан да гади бер охшашлык һәм бер-береңнән күчерергә тырышу белән бутарга кирәкми. Әгәр рәссам үз башыннан иҗат итүдән туктап, милли үзенчәлеген югалта һәм билгеле бер штамп буенча гына эш итүгә күчә икән — бу рәссам буларак бетү дигән сүз. Мондый хал иҗатта пассивлыкка, теләсә нинди модага ияреп китүгә китерә. Мондый куркыныч элек тә бар иде. хәзер дә бетмәгән әле. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Илленче елларның беренче яртысындагы «Чаян» журналын гына хәтерлик. Эчтәлеге белен дә, формасы белән дә «милли булмаган», баналь карикатуралар, «тешсез», кызыксыз материаллар урнаштырып бара торган һәм «Крокодилпның провинция вариантына әйләнә башлаган журнал түгел иде микән ул?
Милләтнең рухи көчен, дәрәҗәсен һәм культура байлыгын билгели торган иҗади үзенчәлекнең булмавы сынлы сәнгатьнең кайбер төрләрендә хәзер дә сизелгәлвл куя әле. Монументаль сынлы сәнгатьтәге кайбер штамплар (фигураларның схематик бертөрлелеге, сурәтләү «иероглифлары»: кран ясап куеп — төзелеш барганын, колба рәсеме белән—химия промышленностен, вышка белән — нефть чыгаруны, хатын-кыз башына калфак кидерү белән—милли үзенчәлекне аңлатырга тырышу) — болар барысы да мәсьәләгә тиешенчә иҗади карамауның, әзер, тапталган юлдан ансат кына атлап барырга тырышуның бәласе инде.
«Татар хатыннарыча: дөнья бер ефәк күлмәктер. Кояш илә ай икесе дә ик» кнительле калфаклардыр. Татар хатыннарының һәрберсе шул калфакларны кимвк арзусындадырлар».
Прогрессив дөнья культурасыннан аерылып, үз җирлегендә йомылып яшәгән шартларда татар хатын-кызларының эстетик карашы чикләнгән булуга борчылып. «Дөньяны төрлечә тану» дигән мәкаләсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тучек 1908 елда әнә шулай дип язган иде.
Халык иҗатының үзенчәлекле формаларында декоратив-көнкүреш сәнгатендә татар халкының дөньяны эстетик танып белүе һәм сынлы сәнгать өлкәсендәге сәләтә нибары калфак чигүгә генә кайтып калган әнә шул заманнан соң үткән тарих ечс» бик аз булган 60—70 ел эчендә Татарстан АССРның сынлы сәнгате искиткеч зур үз- гәреш кичерде һәм чагыштыргысыз дәрәҗәдә алга китте. Бу татар халкының рухи доньясы баеганлыгын, идея-эстетик карашы киңәйгәнлеген, бай иҗади тәҗрибвс* туплануын, культурасы үскәнлеген бик ачык күрсәтә торган матур күренош Татар совет сынлы сәнгать культурасының бөтен үткән юлы һәм бүгенге хәле КПСС Үзәк Комитетының «Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелүгә 50 ел тулугя әзерлек турында»гы карарында язылган: «Күпьеллык тормыш тәҗрибәсендә илебезнең барлык халыклары Совет Социалистик Республикалар Союзында туплануиыч нинди мул җимешләр бирүенә, аның киләчәктә нинди киң мөмкинлекләр ачуын) ышандылар . Совет дәүләтендәге барлык милләт һәм халыкларның иҗади энергиясе, иҗат сәләтләре, талантлары туганнарча бердәмлектә тиңдәшсез тулылык белән ечыл- ды», дигән мөһим тарихи нәтиҗәне тулысымча раслап тора.