Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЗЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ


«Түү»
ече кызымның теле ачылып килә. Инде әллә ничә сүз белә. Белмәсә дә аптырап тормый — үзе ясый, әйберләргә үзенчә исем куша. Сүзе житмә- гән жирдә кулларын, аякларын да ярдәмгә чакыра, кирәк нәрсәсен кыланып та аңлата. Аңлый-быз тагы үзен.
— Бу сүзне французча әйтте кебек, әллә французча ачыла инде кызыбызның теле,—ди әнисе. — Юк, балалар теле — интернациональ тел, аларнын телен өлкәннәр, нинди милләт кешесе
булуына карамастан, аңлый ала,— дим мин
Шулай макташып торганда, кызым миннән «түү» сорый башлады. Аңладым, янәсе:
— Әнисе, кызыма су бир, су сорый бит кызыбыз,— дим.
Кызым стаканга салып биргән суны төртеп кенә жибәрде. Ә үзе һаман «түү...» сорый. Суга охшаган, я булмаса, «түелди» торган нннди генә нәрсәне бирмәдек, барысын да кире кага кызым.
Сенелесенең телен апасы бездән яхшырак аялый икән:
— Кичә без әби белән йон эрләдек, ул орчык сорый бит,— ди.
Орчыкны күргәч, кызымның йөзләре ачылып китте. Ул орчыкны кулына алды да барыбызга да күрсәтеп чыкты. Күрсәтә дә, «түү», ди. Янәсе, без өлкәннәр шуны да белмибез, орчык «туү» итеп әйләнә, шулай булгач, ул — «түү» була бит!
«Абзыйлар урамда йөри...»
Кызым белән бакчадан к&йтабыз. Күзенә күренгән һәр нәрсә турында сорашып кайта бу. Портлар, кибетләр, агачлар турында балага аңлату жнңел әле, ә менә кешеләр очрагач: «Болар кемнәр?» дип соравы тенкәгә тия. Ни дип жавап бирәсең ана. «Болар абзыйлар, кызым»,— дип котылам.
Бала һаман үзенекен итә — яңадан кешеләр очрый, тагын шул ук сорау кабатлана:
— Болар кемнәр? Кая баралар? — ди.
— Алар да абзыйлар, урамда йөриләр.— дим.
Кичен безгә Хәйрулла абзый килде Шулай инде, яшьтән «Хәйрулла
абый» дип түгел. «ХәГ|рулла абзый» дип өйрәнелгән Үзенә дә шула! дип дәшәбез. Кызларымны анын белән таныштырдым:
— Бу инде Хәйрулла абзыегыз була.— дим.
Гүзәл:
— Абзыйлар алар урамда йөриләр, безнен өйгә кергәч, ул абзый булмый инде,—дип, борылып, Хәйрулла абзыйсы яныннан китеп та барды.
Минем урамда аңлатканнарны яхшы үзләштергән икән кызым!
«Дежурный» сарыклар
Машинага утырып авылга барабыз. Автобусның тәрәзәләре ачык. Кырлар, урманнар, болыннарны карап, көзге табигатьнең матурлыгына. баплыгына сокланып, гәп сугабыз.
Кич кырын. Көтү кайткан чак. Бездән ерак түгел, сарык көтүе авылга якынлашып килә.
Балаларның сарыкларны берәм-берәм күргәннәрне булса да, көтүдә күргәннәре юк иде әле.
— Кызлар, әнә сарык көтүе! — дим.
Балалар бик озак көтүгә карап торалар.
— Нәрсә ул көтү? Монда бит сарыклар гына, ә көтүне күрмим мин.— ди бәләкәе.
Аңа көтүнең нәрсә икәнен аңлата башладым, әмма аңлатып бетереп булмады, олысы сүзне бүлде:
— Әти, дим. әти! Әнә, дежурный сарыклар!
«Дежурный» сарыклар дигәне тамга итеп муеннарына кызыл тасма бәйләгән ике сарык булып чыкты.
Яңа костюм алгач
Гүзәлгә яңа кофта алдык. Бик ярата ул аны, ләкин әнисе аны бәйрәм көннәрендә генә бирә, әгәр кызым үзен бик әдәпле тотса, сүзен тыңласа. якшәмбе көннәрне дә яңа кофта эләгә.
Бервакыт шулай миңа да яңа костюм алдык. Өйгә кайткач, яңадан иркенләп карыйм дип. көзге алдында торам. Әнисе дә, балалар да «әйбәт» диешәләр. Гүзәл:
— Әти. әнигә үпкәләмә, яме. Ул сиңа бу костюмны бәйрәм көннәрендә генә кидерер.— диде.
Безнең аптырашып калу баланы шиккә төшерде. Бераз уйланып торганнан соң:
— Ял көннәрендә дә! — дип өстәде.
Күршеләр шакый
Гүзәл, икенче көн инде, «колагым авырта» ди, әмма әнисе дә. мин дә аның сүзенә игътибар итмибез. Еламагач, борчылмагач, «яраттырыр өчен генә кыланадыр» дип, уен сүзләр белән аны юатып йөрибез.
Беркөн шулай кич утырабыз Тынлык. Кызым минем яныма килде дә:
— Әти. күршеләр ни эшлиләр? — ди.
Мин тыңлыйм, әмма берни дә ишетмим, аптырап:
— Ник алай дисең, кызым? —дим.
— Әнә бит, шакыйлар.— ди.
Тагын тыңлыйм — берни ишетелми. Шунда келт итеп баланын колагым авырта дип зарлануы исемә төшә.
Шуннан соң гына аны врачка алып барырга кирәк икәненә ыша’ иабыз.
«Әти, син телевизорга
ничек кердең?»
Әнисенең сүзләренә караганда, балалар минем телевизордан сөйләгәнне тын да алмый тыңлаганнар. Ә инде:
— Хәзер әтиегез үзе кайтыр,— дигәч, ишек төбеннән китмичә, кайтканымны көтеп торганнар.
Кайтып керүгә, җавабын да көтеп тормастан, сорау аргы сорау яудыралар:
— Әти, күрдеңме, син телевизорда иден?1
— Әти, син безне күрдеңме, без сине күрдек!
— Әти, без сина кычкырдык, син ишеттеңме?
— Әти, син телевизорга ничек кердең?
Кечкенәсе мине телевизор янына өстери:
— Әйдә, әти, янадан телевизорга керәбез! — дип, экран янына тү- ®
гел, телевизорның артына таба тарта. а.
Гүзәле өлкәнлеген итә: <
— Анда балаларны кертмиләр, әти үзе генә керсен,—ди. £
Кечкенәсе килешә алмый: <
— Бер көнне мин телевизорда ясле балаларын да, детсад балаларын u да күрдем, телевизорга балаларга да керергә ярый! —дип каршы төшә. *
a я
«Чеби чыгарабыз...»
Кинодан кайтып керсәк, ни күзебез белән күрик, казларыбыз йомырка сарысына буялып беткәннәр, идән тулы ватык йомырка. Безнең кергәнне дә абайламыйча, һаман бәхәсләшәләр
— Анысында түгел, монысында ул чеби!
— Ват тизрәк, тыны бетеп үләр бит!
— Ни эшләвегез бу? — дип. балалар янына киләбез.
— Чеби чыгарабыз,—ди кызларның кечесе.
Олысы аның сүзен куәтли.
— Әби йомыркадан чеби чыгарды бит.
Идән тулы ватык йомырканы җыйганда, әнисе көлеп:
— Авылның файдасы тиде. Белемнәре артты кызларның. Киләсе елга да авылга илтербез инде,— диде.
«Балдыз» түгел, «кызым» ул!
Безгә Сәрия килеп керде. Гүзәл аны күрү белән
— Сәрия килде, Сәрия килде! — дип сикерә дә башлады.
— Сәрия апа дил әйт, апа бит ул сиңа,—дип. әнисе кызны шелтәләп алды.
Гөлнара:
— Нишләп ул Сәрия булсын, ул — «балдыз» бит!—дип каршы төште.
Ә Гүзәл сенелесе белән килешмәскә тырыша:
— «Балдыз» түгел, «кызым» ул, әби аңа «кызым» дип әйтә.
Сәрия Гүзәлнең әнисенә «апа» дип дәште. Бу Гүзәлгә ошамады
— Минем әнием «апа» түгел! — диде һәм бераздаи ачу белән өстәп куйды
— Сии үзең «апа»!
КЫЗЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ*
«Азатик Гөлнара буламыни?»
Һәр кечкенә баланың сенелесе булырга тиеш дип уйлый иде Гүзәл. Бервакыт күрше кызы Фәридәгә энекәш алып кайттылар. Бу хәл Гүзәлгә бик сәер тоелды, һәм аны уйга калдырды. Нинди генә сораулар бирмәде ул яна туган Азат турында! Мин аңа сеңел генә түгел, ә энекәш тә була икәнен аңлаттым. Шуннан соң кызым көлеп җибәрде:
— Аңладым инде, аңладым, Азатик Гөлнара була икән! — диде.
«Мин йонлымыни?»
Кече кызымны алдыма утыртып иркәлим:
— Бәбкәем! — дим.
Бала көлүеннән туктап:
— Мин йонлымыни? — ди.
Ник алай дигәнен аңламыйм әле. Ул да мин җавап бирмәгәнгә аптырап тора:
— Мин дә сарымыни’ — ди.
Шуннан сон гына «бәбкәем»нең сүз буларак «бәбкә»гә охшаш икәнлеген аңладым.
— Син бит каз бәбкәсе түгел, минем бәбкәем,— дим.
— Мин дә бәбкә кебек йомшакмыни? — ди.
— Әййе шул, син дә каз бәбкәсе кебек, йомшак та, матур да! — дим.
Гөлнара чын күңеленнән шатланып, балаларга гына хас сафлык белән елмая һәм мине яратып кочаклый, чөнки ул үзе бәбкәләрне ярата, шулай булгач, минем аны ничек нык яратуымны күз алдына китерә ала.
«Шарик, әниеңә әйтермен...»
Һәр көнне диярлек кичкырын безнең күрше Клавдия Петровна Шарик кушаматлы этен ишегалдына уйнатырга алып чыга, һич кенә тик тора белми ул Шарик, һәр вакыт йөгерә, койрыгын болгап, балалар янында әйләнә, күп вакыт аларның итәгеннән кабып тарта, кайберәү- ләрнең кулын, битен ялап алырга омтыла. Гадәттә, балалар аларны көтеп алалар, чөнки ул шаян этне бик яраталар.
Ә Гөлнара бүген урамга яңа күлмәк киеп чыккан. Шарик та аның янында бөтерелә: өстенә сикерә, борынын сузып битенә үрелә. Гөлна- раның да уйныйсы бик килә, тик күлмәк пычранудан курка. Ул Шарикны куа, ә Шарик аның кууын уенга ала, китәргә уйламый да. Гөлнара аңа яный:
— Шарик, кит! — ди.
Шарик бераз койрыгын болгап, аңа карап тора да, тагын сикерә. Гөлнара җитди кыяфәт белән:
— Шарик, тукта, әниеңә әйтермен! — дип, аңа Клавдия Петровна- ны күрсәтә.
«Җир әйләнми...»
Телевизор карап утырабыз. Мәскәүдән тапшыру бара. «Вакыт» прсграммасы башлана. Экранда шар. Шар әйләнә. Балалар бер генә минутта сорау бирмичә тора алмыйлар бит. Гөлнара һаман сораша:
— Әти, бу нәрсә?
— Жир шары...
— Ник ул әйләнә? Жир әйләнәмени5
— Әйе, кызым, Жир әйләнә...
Бер-бер артлы яуган мең дә бер сорауның кайсына нинди жавап биргәнне каймакта искәрми дә каласың, ә бала күңеле аны сеңдерә, саклый икән. Икенче көнне бакчадан кайтканда, кызым минем белән сөйләшми дә!
— Ни булды, кызым, сиңа, ник сөйләшмисең? — дим.
Бик житди кылана бала:
— Син балаларны алдыйсың! — ди. Менә сиңа — мә! Аптырап кинем.
— Мин сине кайчан алдадым? — дим.
— Кичә кич. телевизор караганда.
— Нәрсә дип?
— Жир әйләнә, дип.
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, эчкә жылы кергәндәй булды.
— Мин сипа дөресен әйттем, кызым, Жир әйләнә,— дим, шик калдырмаслык итеп!
— Жир әйләнми, бакчада без кызлар белән эзләдек инде, әйләнгән төшен тапмадык,— ди.
«Егерме ун»
Апасы өйрәткәндер инде, кечкенә кызым егермегә кадәр теттереп саный. Хәзер инде егермедән өстә санарга исәбе бар.
— Өйрәт әле, әти, егермедән сон ничек саныйлар? — ди.
Өйрәттем. Башлап, мин әйтәм, егерме дип әйт. аннан соң бердән унга чаклы саннарны берсе артыннан икенчесен кабатла.
Икенче көнне олысы минем янга:
— «Егерме ун» буламыни? — дип килгән.
— Кем әйтте сиңа алай дип?
— Син үзең бит Гөлнараны «егерме тугыз», «егерме ун» дип санарга өйрәткәнсең.
Бик озак вакытлар нәкъ мин өйрәткәнчә санады бала, ана «егерме ун»ның утыз икәнен аңлату безнең өчен шактый кыен эш булды.
«Картлар бетәләр икән...»
Кызларым белән һава алырга чыктык. Урам буйлап барабыз. Кар- шыга, женаза күтәреп, бер төркем кеше килә. Бала — бала инде, ни күрсә, шул турыда очсыз-кырыйсыз сораулар яудыра.
— Әти, кая баралар алар?
— Каберлеккә.
— Ник?
— Әнә, күрәсеңме, аларнын әтиләре үлгән, шуны күмәргә алып балалар.
— Ник үлгән ул?
— Карт булган.
— Картлар үләләрмени5
— Әйе. кызым, картлар үләләр.
Нишләптер сораулар өзелде. Бераз араны сөйләшмичә, тыныч кына уздык. Бала уйланып, ишеткән сүзләреннән нәтижә ясап бара икән. Бераздан ул
— Болай булгач, картлар бетәләр икән,— диде.
«Әйдә, автобустан
төшеп калыйк...»
Әнисенә шкафны ачарга кирәк, әмма шкаф ишегенә урындыгын терәп. кулына курчагын тотып Гөлнара утырган. Аны урыныннан һич торгызып булмый, курчагы белән автобуска утырып, әбиләренә кунакка бара, янәсе. Әнисе ачуланып та, янап та карый, ә баланың кузгалырга исәбе дә юк. Шундый ихлас күңел белән уйнаган баланың кәефен кырасы килмичә, без дә уенга кушылдык.
— Кызым, автобус бик селкетмиме соң? — дим.
— Селкетә шул, әнә, Айсылу йокысыннан уянды инде, дип, курчагын көйли башлады кызым.
— Кызым, автобус туктады бит, әйдә автобустан төшеп калыйк тизрәк,— дим бераздан.
Бала урындыктан торды.— автобустан төшә, янәсе. Әнисе балага сиздерми генә елмаеп шкаф ишеген ачты.
«Гөлшатның бабасы— минем әбием икән!»
Үзенең сенелесе. әбисе булгач. Гүзәл башка барлык кызларның да сеңелесе дә. әбисе дә булырга тиеш дип уйлый. Тик менә аңлап бетереп булмый, күрше кызы Гөлшатның сеңелесе бар барын, әмма әбисе юк. Аның каравы. Гөлшатның бабасы бар.
Гүзәл бик еш сораша:
— Ә Гөлшатның әбисе кайда сон? — ди.
— Гөлшатның әбисе үлгән,— дим мин.
— Ә минем бабай кайда?
— Синен бабаң да үлгән.
— Гөлшатның бабасы кем сон ул?
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алып, тырыша-тырыша, балалар телендә Гөлшатның бабасы кем икәнен аңлатам. Сорашулар кимегәч:
— Аңладыкмы инде, кызым? — дим.
Ул бик яхшы аңлаган кыяфәт белән:
— Аңладым, Гөлшатның бабасы — минем әбием икән!—ди.