Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРЛЫГАЧ КҮКТӘ ОЧСЫН


1967 елда, шигырь сөючеләрнең гомуми
игътибарын җәлеп итеп, поэзия күгенә «Беренче
карлыгачлар» күтәрелгән иде. Аннан бирле алты
ел вакыт узды. Бүген менә шул карлыгачларны
яңадан барлап чыгасы, аларны аерым-аерым
күзәтәсе, поэзия күгендә нинди биеклектә икәнлек-
ләрен күрәсе килә.
Ул ел карлыгачларының берсе Тәүфикъ
Камалиев иде. Яшь шагыйрьнең беренче китабына
кергән күп кенә шигырьләре укучыда авторга
карата өмет уятты. Аның «Умырзая» шигыре — әнә
шундыйларның берсе. Безнең күңелгә умырзая
иртә чыгып, тиз шиңә торган яз чәчәге булып кереп
калган. Тәүфикъ Камалиев аны икенче яктан ачарга
омтыла.
Ул — шаулы яз,
Апрель хәбәрчесе,
Гомерләре узмый заяга.
Юл буйлап, баш селкә-селкә.
Шулар
Озата бара сине кая да...
Шигырьне укып чыккач, син анда үзеңнең
беренче мәхәббәтеңне, яшьлек дусларыңны,
зәңгәр күкләргә ашкынган хыялларыңны табасың.
Ә шигырьнең:
Бу якларга тагын килеп җитә Әйләнеп җир,
дөнья тирәли,—
дигән соңгы юллары яшьлекнең мәңгелек,
кабатланучан көчен авторның үзенчә раславы
булып яңгырый.
Тәүфикъ Камалиевның беренче китабындагы
хезмәт темасына багышланган шигырьләреннән
«Хатка каршы хат» шигыре кызыклы гына. Байтак
кына шагыйрьләрнең әсәрләрендә кешенең эше ул
тудырган материаль байлык булып кына
гәүдәләнсә, Т. Камалиев шигырендә исә кеше
белән хезмәт үзара мөнәсәбәттә, тирәнрәк
катламде карала. Шигырьнең герое — төзүче егет
— үз эшенең мәгъиә- сен көн саен күреп тора:
Баракларның кыйшык тәрәзәсеннән
Баш тыга да ирләр, хатыннар
Кул изиләр безгә һәр көн саен._
Шигырь һичбер метафорасыз, патетике- сыз,
ләкин «барак тәрәзвләреннән кул болгаучылар»
эшче егетне тизрәк эшләргә, өйсезләрне өйле
итәргә омтылдыруы белән күңелгә кереп кала.
Кызганычка каршы, җыентыкта мондый әйбәт
шигырьләр әзрәк. «Закирҗан» шигыре Тәүфикъ
Камалиев иҗатындагы байтак характерлы якларны
үз эченә ала.
Бөтен авыл купкан икән.
Түгел бит бу уен эш:
Бер Закирҗан өчен менә Уздыралар
җыелыш.
Шигырь шулай башланып китә. Аның герое —
авылның уңган балта остасы. Автор Закирҗанның
тырышлыгын, тыйгысызлыгын гади, аңлаешлы
итеп сәйли, геройның эшләгән эшен күрсәтә һәм
Закирҗанны партиягә алуларын хәбәр иту белен
шигырьне тәмамлый.
Дөньяны да күргән шактый. Булган ул армиядә.
. Закирҗанны бертавыштан
Алдылар партиягә.
Балта остасының партиягә керүенә шет-
ланып, авторның шигырь язарга утыруы бик
аңлашыла. Ләкин бүгенге поээи» югарылыгыннан
чыгып караганда, шигырь төссез килеп чыккан.
Автор үзенең фикерен сөйләп кенә бирә, әсәрдә
көчле поэтик детальләр, балта остасының чын
тормышын һәм аның партиягә килү юлын ышанды-
рырдай, шуның белән безне де иы*
I ---- тясирләндтрердәи сгорозлылетс хдг
гырь гади бер информация булып кала.
Закирҗанның тыйгысызлыгын күрсәтү «чей,
авторның «утырып ял иткәндә дә кармалый кук
балтасын» диюе, герой характерына бер штрих
сыза кебек. Ләкин анда да, «кармалый» кебек
ямьсез суз кулланып, азтор бу детальнең
тәэсирен нык киметә.
«Карлыгачлар» сериясендәге бу беренче
китабы яшь шагыйрьнең уңышлы гына адымы
кебек булса да, аның икенче елны ук чыккан
«Сабыр канатлары сынмый» җыентыгы укучылар
куңелендәге еметне сулләнәйтте. Китаптагы
«Шагыйрь» һәм Мөнирә Булатовага багышланган
шигырьләрендә яшь авторның уз хезмәтенә,
әдәби әсәр иҗат итүгә шактый әстен һәм салкын
каравы күренә.
Ниһаять, кулыбызда Тәүфикъ Камалиев- ның
1972 елда чыккан «Хәләл көчем белән» IV
җыентыгы.
Кереш суз бу юлы да китапны «эшчеләр
тормышы сурәтләнгән» җыентык дип тәкъдим
итә. Андый шигырьләрнең иң әйбәте, мөгаен,
«Трофим Назарычптыр. Автор һенер
мәктәбендәге тәрбияче образын исте калырлык
итеп сурәтли алган. «Язмыш ачысы» да әйбәт
кенә тәэсир калдыра.
Кереш сүздә яңа китаптагы күпчелек әсәрләр
хезмәт темасына багышланган дип язылса да,
аңа кергән 52 шигыренең 8 е генә хезмәт турында.
Әлбәттә, авторны моның эчен генә гаепләп
булмый. Ченки бүгенге шагыйрьне иҗтимагый
тормышның бүтән өлкәләрендә дә әһәмиятле
темалар кәтә. һем шуны аңлаган яшь шагыйрь узе
до тематик диапазоным киңәйтергә тырыша, ахры
Җыентыкның башында ук урнаштырылган оч
шигырь космос һәм кеше хакында. Беренче
шигырь «Кеше күңеле» дип атала.
Кораб та бар, Ул гына да
Җитми икои. тагын кирәк.
Җыйнау менеп утырырга
Айда иркен табын кирәк.
Тагын кирәк! —
дигән юлларны укыгач, Т Камалиев сурәтләгән
«күңелнең» шэктый ук ярлы икәнен күрәсең.
реидә Т. Камалиев, Айга менгән автомат
станцияне арба'а охшатып, ачың бадән крестьян
арбасы арасы.тда бәйләнеш урнаштырырга телм.
Лскин аңа бу ниятен тормышка ашырырга
эзлексезлеге комачаулый. Автор шигырь
уртасында, арбачы онытып, атны мактый
башлый.
Әгер дә җыентыкны рәттән тикшерү принцибына
басып, моинзч соңгы шигырьләргә куз салсаң — анда
IV Т Камалиее. Хәләл кочем белән Шигырьләр. Казан. 1972. 80 бит Бәясе 11 тиен. Җәмәгать
тәртибендә Гәрәй Рәхим редакцияләде.
Октябрь революциясе турында да, райбашкарма
председателе турында да, оч монтер, мичче һ- б.
турында да шигырьләр табагың. Яшь шагыйрь
аларның барысын да кайнар хис белән төреп җиткерә
алмый «Беренче карлыгачлар»да 1967 елда ук
басылган сигез шигырен Т. Камалиевның яңадан бу
җыентыкка кертүе дә — китапка хисле шигырьләр
җитмәгәнлеген сизеп, ачы элекке, «яшь чактагы»
әйбәт шигырьләре белән сипләве кебек тоела. Яшь
шагыйрьнең бүгенге иҗатына сиплә* кирәклеген
«Торле чагым булган» исемле шигырен укыгач, тагын
да ышанасың. Бу шигырь — безнең яшь
шагыйрьләрнең үзләренең үткен тормышларын
тикшерүгә багышланган хиссез, ясалма
шигырьләренең тагын бер варианты. Тәүфикъ
Камалиев та. үлчәү алып, аңа үзе эшләгән ниндидер
ялгышларны, изгелекләрне әя һәм кайсы күбрәк икән
дип, озак баш вага. Инде әллә ничә шигырьдә бер
үзгәрүсез кулланылган шул ук «адашканмын, хәтта
алдаш «анмыи» кебек хиссез сүзләрне кабатлый.
Яшь шагыйрьнең бу китабын укып утырганда. еш
кына бүгенге рус шагыйре Д. Самойловның:
Кетем, забойда күмелеп калгандай Тормышыма
шигырьнең килеп керүен,—
диген юллары искә тешә. Алар — әз генә китап
чыгарып та укучыларга нык танылган бу шагыйрьнең
иҗат девизы кебек. Ул юллардан шагыйрьнең үз
күңелендә шигырь туу моментын ннчек газапланып,
түземсезләнеп коткәнен тоясың, ул минутларның
шагыйрь эчен никадәр кадерле, изге икәнен, аңа һава
һәм яктылык кебек кирәк икәнен аңлыйсың.
■Хәләл кочем белән» китабында энҗе
бертекләредәй җемелдәп киткән айбвт шигырьләрне
күрми калу гаделсезлек булыр иде •Кыска бәхәс»
шигыре әнә шундыйларның берсе. Бу шаян бәхәс кыз
белән егет арасында. Егет сихерне — сүздә,
0 кыз — күздә, ди. Тик кызның күзләренә күтәрелеп
бер карау белән егет:
Хәзер инде мин дә сиздем. Чыннан да бит —
күздә сихер! — дияргә мәҗбүр.
Ләкин хәзер кыз аны шаярта:
Әле сөям димәдем бит.
Күздә түгел — сүздә сихер.»
Бу шигырь безне җыйнаклыгы, шигъри энҗесе
булуы белән җәлеп итә.
Моннан елты ел элек поэзия мәйданына чыгып
канат каккан, күтәрелергә талпынган бер карлыгач
нигә соң бүген поэзия күгендә иркенләп очмый? Аның
янында бөтенләй дә күтәрелеп китә алмаган
карлыгачлар күренә. Аларның ни өчен мондый яз-
мышка төшүләрен дә ачыклыйсы килә.
Тормышта һәр кешенең кабатланмас үз юлы,
үзенә генә хас кайгы-шатлыклары, күңел
кичерешләре, ру хи дөньясы бар. Шагыйрь шуларның
тәүге сафлыгын, укучыны дулкынландыра алу
сәләтен югалтмыйча җиткерә алса гына уңышка
ирешә.
60 еллар уртасында Тәүфикъ Камалиев- ның
яшьтәшләре Равил Фәйзуллин, Ренат Харисов һәм
Рөстәм Мингалимовларның поэзиягә килүләрендә дә
шуңа охшаган күренеш күрдек, һәм 70 елларда
аларның, «Гадиләргә гимн», пАк сөлге», «Алкын су»
кебек, поэзия өчен вакыйга булган җыентыкларын
сөенеп укыдык. Бу мисал шагыйрьнең үз тавышы
өчен көрәшүе поэзия өчен дә, үзе өчен дә файда
икәнлегенә ышандыра.
Ә Тәүфикъ Камалиевның юл башында ук
поэзиябез традицияләрен үз поэтик дөньясы, үз
шәхесе аша үстермәве аның шәхесенең шигырьдә
күренмәвенә китерде.
Яшь шагыйрьнең иҗатында К. Кулимтвн, И. Буниннан,
көндәлекләрдән алулар, бик күп төрле кешеләргә
багышлаулар һәм га- зета хәбәрләрен сәбәп итеп
шигырь язу» лар күбәйде. Болар, билгеле, яшь
шагыйрьне үсүгә алып бармаячаклар.
Бүгенге көн шагыйре була алу эчен, укучы
күңеленә үз сукмагыңны табу всте- нә, тагын күңел
күзеңнең заман рухы белән үткенәйтелгән булуы да
кирактвр. Хәзер фән меңнәрчә кат зурайта яки ке-
черәйтә торган электрон телескоплар, микроскоплар
һ. б. катлаулы приборлар ярдәмендә табигатьне
тикшерә. Фәннең әнә шундый көчле аналитик
методларына күнеккән егерменче гасыр кешесенең
күңел таләпләрен поэзиянең тормышны иске
ысуллар белән тикшерүе канәгатьләндарә алмый.
Шигырьгә фикерле һәм хисле детальләр, тирән
гомумиләштерүле образлар кирәк.
Карлыгачның югары күтәрелә алмавына тагын
бер сәбәп — аның күп шигырьләрдә ихлас булмавы,
ясалмалылык яки кайчагында төчелек. Яшь шагыйрь
бер шигырендә Р. Зоргеның дусты, япон кызы Исига:
Күзләреңдә тагын бар бер шәүлә, Сөйлә,
җаным, Я. әйт, нидән, ну! —
ди. Берәү дә «Җаным» дигән кешесенә шундук «ну!»
дип дәшми бит.
Тәүфикъ Камалиев — поэзиягә тормышның
үзеннән килгән шагыйрь, Әйе, безнең күз алдында
алты ел элек «Беренче карлыгачларида канат каккан
карлыгачның поэзия күгендә иркенләп очмавы, ягъни
поэзиядә барлык көчен, җегорен салып эшләмәве
безне борчый. Бу хакта ул җитди уйланырга тиеш.