Логотип Казан Утлары
Повесть

КАНАТЛАР ТАЛМАСЫН


айон культура йортында партия активы җыелышы бара. Рәшат Галиевич докладыннан соң авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Урмакаев- ка сүз бирделәр. Ул төп фикерне әллә кайлардан урап алып килде, авыл хуҗалыгын, аеруча терлекчелекне специальләштерүнең әһәмияте, отышлы якларына тукталды, кайсыдыр өлкәләрдән мисаллар китерде. Президиумда утырган Рамай- ның эче поша башлады. «Нигә корыны бушка әйләндерә инде, конкретын гына әйтсен дә бир
бунага таянды да:
— Ә конкрет килгәндә, иптәшләр, безнең барлык колхозлар да ит- сөт юнәлешендә специальләшергә тиеш,— диде һәм зур, каз тәпие төсле кызыл кулы белән авызын каплап йөткереп алды, аннары сүзен дәвам иттерде: — Ә тавык, сарыкны барлык хуҗалыкларда да асрау, карлик фермалар тоту зыян гына китерә. Авыл хуҗалыгы идарәсе исеменнән без бу мәсьәлә буенча менә нинди тәкъдимнәр кертәбез. Ул райком бюросында да каралды. Беренчедән, кошчылык фермаларын дүрт хуҗалыкта гына калдырабыз, һәрберсе елга бишәр миллион йомырка җитештерә торган...— Урмакаев шул «бәхеткә» ирешкән хуҗалыкларны санады да кошчылык фермалары бетерелергә тиешле колхозларның исемен \кып чыкты.— Бусы менә шул! Ә сарык асрауны кысыр яткан таулары күп булган урыннарда гына калдырабыз. Анысы әле конкрет түгел, тиешле күрсәтмә соңыннан бирелер. Берничә хуҗалыкта, сарыклар, кошчылык фермалары алынган хуҗалыкларда, дуңгыз асрау артачак. Шуннан чыгып, кайбер хуҗалыкларда дуңгызчылык тармагы да калмаячак, аларда савым сыерларны арттырырбыз.
Ахыры. Башы 1 санда.
сен иде»,— дип уйлады ул. Район Советы башкарма комитеты председателе Вәрәшов та әнә маңгаен сыпырып-сыпырып куя. Рәшат Галиевич та берничә тапкыр трибуна артында акыл саткан Урмакаевка карап алды һәм, ул да түзмәде, ахрысы: «Конкретрак, конкретрак»,—дип пышылдады. Урмакаев моны ишетте булса кирәк, бер кулы белән три
Урмакаев трибунадан төшү белән зал бер мәлгә тын калды Аннан пыш-пыш сөйләшү китте. Рәшат Галиевич торып басты һәм залга күз йөртеп чыкты да:
— Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? — дип сорады. Зал тагын тынды. .
Шул чак Һәнүзнең кул күтәрүен шәйләп алды. Әнә ул кулын алга сузган * килеш әкрен генә урыныннан торды. Рәшат Галиевич аңа кулындагы = карандашы белән ишарәли-ишарәли сүз бирде: —Әйдә, әйдә, иптәш u Гумеров. -
һәнүз торып басты, бер президиумда утыручыларга, бер залга күз 5 ташлады, аның йөзенә гаҗәпсенү катыш сорау галәмәте чыккан, ирен- н нәре тартышып-тартышып китә иде:
— Специальләшкән фермалар оешмаган килеш фермаларны бетерү ч
дөрес булырмы соң? — дип сорады ул. Рамайнын бит очлары кызыш- < ты... «Минем кебек уйлый бу, югыйсә, бу турыда аның тел тибрәткәне < дә булмады. Вильданов жырын җырлый инде бу, диләр инде хәзер х җитәкчеләр»,— дип уйлады ул. Урмакаев сорауга җавап бирергә дип ♦ урыныннан күтәрелгән иде, Рәшат Галиевич торып баскач, ул яңадан я утырды. я
— Дөрес сорау,—диде Рәшат Галиевич.— Кошчылыкны специаль
ләштерү зур чыгымнар сорамый. Инкубаторда чебешләр чыгарыла х башлады. Чеби үстерү мөмкинлеге булган колхозлар хәзер кошчылык- “• ка специальләшәчәк. Ә яздан ук аларга типовой проект белән кетәкләр ® төзеләчәк. Башка малларны, ягъни хуҗалыкларны специальләштергән- х дә, бер колхоздагы сарыклар икенчесенә, бер колхоздагы дуңгызлар е икенчесенә генә күчәчәк, бу үзгәреш район балансында сизелмәячәк, = баш саны элеккечәжкалачак. Ә специальләшкәч, продукция җитештерү = алдынгы технология’нигезендә үсәчәк, аңлашылдымы? . £
Шул чак тагын һәнүз чәчрәп тормасынмы!
— Ни әйтсәгез дә әйтегез, Рәшат Галиевич, бу уйланып бетмәгән әле. Специальләшкән хуҗалык аякка басмыйча, мәсәлән, мин үзебездә кошчылык фермасын бетерү ягында түгел.
Тартай теленнән табар дигәндәй, бу дуамал репликасы өчен Һәнүзгә трибуна янына басарга туры килде. Анда да һәнүз үз фикереннән кайтмады. Җитмәсә, президиумдагыларга карап:
— Специальләшү турында сүз куертканчы, салам ягын кайгыртасы иде хәзер. Ни ашатырбыз кышын малларга? Бөтен басу яна бит,—дип әйтеп ташлады. Бу сүз Рәшат Галиевичның болай да нык тартылган кылларына китереп бәргәндәй булды.
— Сездән сорамабыз, утырыгыз! — дип, Һәнүзне трибунадан куып төшерде.
Җыелышның рәте булмады. Фермаларны специальләштерү, ягъни аерым тармакларын булдыру турында әйбәт карар кабул ителсә дә, аның үтәләчәгенә гәгаен кем генә чын күңелдән ышанды икән. Һәнүзнең җыелыштагы чыгышының шаукымы Рамайга да кагылмый калмады. Нәкъ ул уйлаганча булып чыкты. Башкалар таралып, колхоз председательләренә. партоешма секретарьларына агымдагы эшләрнең бары-шы буенча ашыгыч күрсәтмәләр бирә башлагач та, Рәшат Галиевич Рамайга сорау бирде:
— Сезнең саламыгыз җитәрлекме?
Рамай ялт кына торып җавап кайтарды.
— Үзебезгә җитәргә тиеш. Рәшат Галиевич.
— Җитсә, сездән салам сорамабыз! Үз фикерләрегезне борын асты кибәргә өлгермәгән малайга көчләп такмагыз һәм аны үзегезнең рупорыгыз итмәгез. Әллә сез монда берни аңламый торган бала-чага утыра лип беләсезме? Табылган районда бердәнбер акыллы баш! .— i.i беравык туктап торды һәм тагын сорау бирде: — Әйтелгән ашлык чыгарылдымы?
— Артыгы белән, Рәшат Галиевич. өстәп, йөз илле центнер тары да озаттык.
— Утырыгыз!
Рамай, урынына утыргач, кулъяулыгы белән маңгаен сөртте, иркен сулап куйды.
Башта кош фермалары калдырылачак колхоз председательләреннән специальләшүгә хәзерлекнең барышын сорап чыктылар. Аннары тавык асрамаска тиеш колхозларга шушы көннәрдә тавык-чебешне Бөгелмә комбинатына илтеп тапшыру көннәрен әйтеп чыктылар. Сүз шул турыда бара башлагач, күрше «Игенче» колхозы председателе чәрелдек тавыш белән президиумдагыларга — бюро членнарына мөрәҗәгать итте.
— Бөгелмәдә алмыйлар аны, әллә ничә кат колхоз базарында юк кына хакка чатып кайтырга туры килде. Үзебезнең колхозчыларга гына чатып булмыймы? Ичмаса, юл рачходларыннан котылырыек.
Бу сүзгә Урмакаев кабынып китте:
— Нәрсә сез, Шамил Сабирович, үз бизмәнегез белән генә үлчисез? Монда район җитәкчеләре һәр кило ит өчен ут йотып утырганда сез таратып бетерү юлын каерасыз! Аннан башка да колхозны талаучы җитәрлек.
«Игенче» председателе дә югалып калмады:
— Анычы дөреч, әйтерең бармы? Чуга батып үлүчеләрне коткару җәмгыятеннән башлап кем генә чыртын кашымый колхозның, әле дә түзә инде...— диде.
Ул авызын йомуга залдагылар дәррәү көлеп җибәрделәр. Рәшат Галиевич. алдында торган графинага карандашы белән бәргәләп, залны тынычландырды да:
— Шамил Сабирович, кәмит оештырмагыз, мәсьәләгә җитди килергә кирәк,— диде.
— Мин дә шаярып чөйләмим инде. Рәшат Галиевич.
Шамилнең бу җавабыннан зал тагын көлеп җибәрде.
Җыелыш үзәк мәсьәлә тирәсенә төпле фикер туплый алмыйча таралды.
Культура йортыннан чыгу белән Рамай райпотребсоюз председателенә сугылды. Бу постта әле яңарак эшли башлаган, элек авыл хужа- лыгы идарәсендә экономист булып утырган Җәлилов аны үз итеп каршылады. Аның белән уртак тел тиз тапты Рамай. Өченче квартал тәмамланырга аз гына калып бара, кайтарасы товары күп икән, машина вәгъдә итү белән, Рамай кайтасы дүртенче квартал һәм яңа елның беренче кварталына да кармак салды. Өченче квартал исәбендаге комбикорманы, Чаллы элеваторыннан алган отходларны да җыештырганда мең ярым центнерлап фураж хәстәрләде инде. Бер кулы белән бирде, икенче кулы белән алды, димәк, махы бирмәде. Кыш узганчы Рәшат Галиевич кына сизмәсен. Мал авызына кереп беткәч, сизсә дә берни юк.
Рамай райпотребсоюздан канатланып чыкты. Урамга аяк басу белән «Игенче» председателе Шамил очрады. Ул да райпотребсоюзга таба килә иде.
— Кемне, күпмегә алдадың. Рамай? —диде ул. кысык күзләрен тагын да кыса төшеп. Рамай аның юанаеп килгән корсагына баш бармагы белән төртте дә:
— У-у! Харам малың һаман үсә, терәү саласы гына калган, иячек күтәреп йөрисең аны? —диде, сорауны ишетмәмешкә салынды. Ә Шамил соравын тагын кабатлады:
— Күпмегә алдадың дим, ничек, моны алдап буламы чоң? Әле минем йомыш төшкән юк.
— Синең кебек алдакчымыни мин!..
Шамил:
х 3
я
5
I
i
күтәрелеп карады да, күренмәгәч, кулын селтәп машинага кереп утыр- к ды. Яхъя да шунда иде. Кузгалдылар. Саз күперен чыкканда Шамил артына борылып утырды, утыргыч аркасына ияге белән таянды һәм сакал баскан түгәрәк битен ышкый-ышкый:
— Бу эч-эчпитчиәлләшү белән утырмаек дим әле мин. Рамай. Мина менә кошларны, чарыкларны бетерергә кушалар. Дуңгыз күп булырга тиеш миндә, аннары чыер җәнлеге... Типовой тораклар төзегәндә, механикалаштырганда аларның баш чанын арттырырга кирәк. Ә аны чалырга кем акча бирә?
— Мал чалырга акча кирәкмени, пычак булса җиткән,— дип бүлдерде аны Рамай.
Шамил аксыл кашларын, түмәр кебек борынын җыерды да:
— Шаярма әле чин, первый раз тыңламыйчың минем чөйләгәнне,— дип сөйләп китте, күңелендә җыелган уйларын аның да чишәсе килгәндер инде,— чыерларга да, дуңгызларга да типовой абзарлар кирәк. Ә өчтәмәгә — тәпи кычка. Аннары нишләп тавык белән чарыкны бетерим ди мин. Урлап булча да ачрыйм мин аларны. Үзең нчәплә, анычы килә, монычы килә, Казан артичтлары килгән маен тана егып чуеммы
— Алдамагач предчедатель буламыни ул, хәчрәт’— диде дә райпотребсоюз капкасыннан кереп китте. Раман аның артыннан елмаеп карап калды һәм кесәсеннән блокнотын алып. «Иртәгә 3 машина райсоюзга, барганда дуңгыз төяргә»,— дип язып куйды.
Ул арада бер төргәк плакат күтәреп, Яхъя Курмашев та килеп җитте.
— Күренмиләрме? Озаклаганнар,—диде ул һәм: —Ронога да сугылдым әле, ике укытучы җитми биг. Юанычлы сүз әйтмәделәр,—дип өстәде.
— Аяз көнне йолдыз санап йөри торгандыр,— диде Раман, Бөгелмәгә Сәвияне алырга киткән Дамирның озак йөрүенә эче пошып. Ра- майның күңеле нидер сизенгәндәй тынычсызланып куйды. Ул сәгатенә карап алды. Дүрт тулып килә иде инде. Райпотребсоюздаи туп кебек тәгәрәп Шамил Сабирович та килеп чыкты. Яхъя аны күрү белән:
— Рамай Ибраһимович, син көтсәң көтәрсең, мин Шамил ага белән китам,— диде.
Рамай, киләп сара башлаган уйларыннан арына алмыйча, башын иде. «Нишләргә, көтәргәме, әллә мина да иярергәме?» дип уйлады. Универмаг янында торган Шамил «Москвич»ы өзек-өзек сигнал бирде. Рамай башын шул якка борды. Машина тәрәзәсеннән олы башын чыгарып, Шамил аңа кул болгый иде. Рамай җәһәт кенә шунда таба атлады.
— Әйдә кайтабыз, Рамай,— диде аңа Шамил, күзләрен челт-челт йомып.— Үкенмәччең, баҗай Камчаттан почылка җибәргән, ачып карадым, эчендә рәт шактый, котырган үгез канына кадәр...
Рамай башта икеләнеп калды, Сәкинәгә бергә кайтырга вәгъдә бирүен исенә төшерде, килеп чыкмаслармы дип югары очка тагын бер
мин? Юк, эчпитчиәлләшкәндә дә тавык белән чарыкның орлыгын кор- тырга ярамый колхозда...
Рамай аны рәхәтләнеп, үзе уйлап йөргәнне чит кеше раславын ишетеп, куанып тыңлады. Шәкүр абзый. Шамил, һәнүз дә нәкъ шулай фикер йөртәләр икән. Аның уйлар йомгагын тагын Шамил үз кулына аллы:
— Яшь булча ла зоотехнигың боевой чинен. Шариклары да эшли күренә. Чинең Әхмәтзыяң да зоотехник бит, үзен дә. Җнппәр әле мина шуны,—диде Шамил.
Аның сүзенә колак салып кайткан Яхъя сүзгә кушылды:
— Сиңа эләксә гел бозыла ул, син үзен дә аннан әллә ни китеш түгел бит,—диде көлеп. Шамил күзләрен челт-челт йомды.
— Әллә ул гөнаһачы бармы?
— Ике йөгән кидереп кенә тәртәгә кертәбез.
— Кара, чукынган! Яшь бит әле ул, кай арада өлгергән?
— Өлгерергә жимеш түгел ул...
— Шулай да башлы малай...
— Семья белән генә бәхет читләткән аны.
Монысын Рамай әйтте.
Таш юлдан жай гына элдергән машина тегермән буасы түренә житэ башлагач, Шамил шофер белән ике арадагы посылка тартмасына уч төбе белән сугып алды да:
— Чоң, моны кайдарак ачып карыйбыз? — диде.
Рамай тегермән артындагы әрәмәлеккә таба башы белән ишарәләп, шоферга:
— Әллә кая барып йөреп булмас инде. Кызның да кайтасы бар, борыл әнә шул әрәмәлек артына,— диде.
Шамил посылканы башта ук ачып караган икән. Аның эченнән каклаган балык, биш йолдызлы бер коньяк килеп чыкты. Яр буена, корыган үлән өстенә машина утыргычы чехолларын жәйделәр. Барысы да берәр рюмка салдылар. Балыгы симез, майлы иде. Рамай аны яратып ашады. Бүксәләрен бүлтәйтәп, кырын яткан Шамил, балык башының саңакларын аера-аера, сүз башлады:
— Рамай, Яхъя, мин чезне, чез мине күптән беләчез, аллага шөкер, мин дә уналтынчы елым колхоз камыты чалмаган килеш. Билетларыбыз да барыбызныкы да бер төчле. Бер әйбер турында уйлаганыгыз бармы чезнең?
Рамай белән Яхъя сагая төштеләр. Югары белемле агроном, колхоз тормышын инә күзеннән үткәргән бу кеше тәҗрибәле дә, үткен дә, жор да, вакыты белән, үзенә кирәк булганда, берни белмәмешкә салынып, башын юләргә дә сала белә иде.
— ...Уйлаганыгыз бармы? Чоңгы елларда безнең районда шомарту бара бит, егетләр. Бигрәк тә Маклаков киткәннән соң. Күбрәк бүгенге көн белән яшибез түгелме? Туңга тизрәк чөрергә кирәкме, кирәк. Ни комачаулый мона? Бачу тулы чалам. Урмакаев гел пожарникка әйләнеп бетте бит хәзер. Үзе яндырып йөри. Безнең бачуга килеп, үзе ут төртеп киткән. Яхшы, малайларны кисәтеп куйган идем. Урмакаев китү белән тракторчылар чүндергәннәр. Бу бит үзең утырган ботакны чабу!
Рамайның сүз куертасы килми иде. Ул Шамилнең үзенә төртеп:
— Шомартырга син үзен дә оста, Шамил. Маклаковка күрсәткән кукурузыңны гына хәтерлә,— диде.
Яхъя, балык әрчи-әрчи, Шамилгә дәште:
— Нәстә ул, Шамил, минем ишеткән юк,— диде.
Шамил йөзен чытып, кулын гына селтәде:
— Чәйнәделәр инде шуны, Федор Михайлович та ничә тапкыр пленумда чөйләде.
— Я. сөйлә инде, шуны гына сөйлә дә, мәҗлес тәмам.
— Чыннан да булдымы соң ул?
Рамай да сорагач, Шамил сөйләми булдыра алмады.
— Үткән эшкә—чалават, диләрме әле? Шулай да булды ул хәл. Баш чатнап авырткан чак ие. Телефоннан чорыйлар бит. Кукуруздан уңыш билгеләдегезме? дип. Билгеләдек, мин әйтәм. Күпме? диләр. Мен ярым булыр, мин әйтәм. Шуннан китте ул кулача әйләнеп. Маклаков- ның яңа килгән чагы. Колхозлар белән танышып йөргән чагы. Килде бу безгә. Кая. Шамил Сабирович, ди. теге 1500 ле кукурузыгызны карыйк әле. ди. Инәеңне ата-аначы белән чабраниегә җибәрим, мин әйтәм, моңа да җиткергәннәр икән! Үзем баш кашыйм, үзем уйлыйм. Ничек чудан коры чыгарга. Моментыннан котылырга кирәк бит. Ичкә төшмә- ченме шунда күрше Чаллы районының кукурузы. Безнең җирләр баш-
ма-баш кына бит. Аларнын кукурузы әйбәт, урман кебек. Киттек, безнең кукуруз жиренә җиттек. Шушымы? —ди. Юк, Чаллы районыныкы бу, мин әйтәм. Ары киттек. Чаллы районы колхозының кукуруз бачуы кырына житкәч, туктаттым машинаны. Төштек. Карыйбыз. Перәме — карурман...— Шамил көлә башлады да авызын учы белән каплады — < Федор Михайлович, менә шушы, 1500 центнер чыга моннан, дим. Маклаков кукурузга чокланып карады да:—Анычына бәхәчләшмим. Кем з күпме яздыра, вөжданыиа карый, әмма уңышы әйбәт моның,—диде. < Менә шул... Инде моннан котылдым, онытылды бу хәл дип йөргәндә, s кукуруз урганда Маклаков килеп чыкмамынмы Үзем дә кукуруз ба- <• чуында чак. Үзебезнең кукурузны урабыз.
— Ә теге урылганмы соң әле? — дип бүлдерде аны Яхъя.
— Тора, чтена кебек тора шул, күренеп тора.
— Я, я. шуннан?
— Шуннанмы? Ник тегечен алдан урмыйчыз, аның урыны күбрәк
бит, ди Маклаков. Җавабын таба идем, шул чак тракторчы, авызын корт чаккыры, ул безнеке түгел бит, Чаллы районыныкы, дип әйтеп ташламачыңмы. Маклаковның кашлары жимерелде, борыны киерел- = де.—Как так? — дип кычкырып жибәрде. Мин торам башны түбән* иеп —Дөречме? — дип килә бит бу минем өчкә ыжгырып. Чугып ега, ч мин әйтәм, хәзер. Бала башы чаклы йодрыкларын күтәргән. Ну, менә * шул. Шуннан жае килгән чаен көлде инде миннән. е
Рамай да, Яхъя да инеш буйларын яңгыратып көлделәр. Баш очын- » нан гына бакылдап кыр үрдәкләре очып китте. Аларнын канат каккан х тавышларына кадәр ишетелеп калды. ө
Яхъя көлә-көлә урыныннан торды. Рамай шешәдәге коньякка күз s кыскан иде, Шамил
— Анычы карчыкка, нәфчеңне чузма! — дип шешәне бөкеләп, посыл- м ка тартмасына ук салып куйды — Өенә тикле илтеп куйыйм.мьь Рамай?— дип, Шамил дә аунаклый-мүкәли урыныннан торды. Раман, өс- башын кага-кага
— Рәхмәт, Шамил, күпер чыгасы да тыкрык кына менәсе бит,— дяде.
«Москвич» кузгалып китте. Рамай белән Яхъя авылга таба атладылар. Яхъяның бер төргәк күргәзмә әсбапларын Рамай күтәрде. Тыкрыкка кергәндә Кызыл таудан нарат алып кайтучы машиналар куып жнтте. Урманчыга колхоз аша рәсмиләштереп бер мотоцикл алып биргән иде, шуна илле фесметр эләктерде. Өй салучыларга түшәм-сайгак- лык өләшкән иде. Шуны алып кайталар. Шоферлар Рамайны, сигнал бнрә-бирә, сәламләп үттеләр
— Җаннарын бирерләр иде синең өчен,—диде Яхъя, тузаннан качып юл читенә чыга-чыга. Рамай дәшмәде. Ул олы юлга таба каерылып карады Юк, «Волга» күренми иде.
Кайтмаганнарын белсә дә, капканы ябу белән, болдырга йөгереп чыккан Сәкинәдән:
— Юклармы? — дип сорады.
— Юк шул, ул-бу гына булмаса инде,— диде Сәкинә аһ орып Ул затлы күлмәкләрен кигән. Әллә кершәннәр дә сөртеп җибәргән инде. Килешеп тора тагын үзенә. Кызы алдында карт булып күренәсе килми инде үзенчә. И хатыннар, хатыннар .»
Рамайны райбашкарма каршында төшереп калдыргач, Дамир «Смьхозтс.х1шка»нын район берләшмәсе ихатасыннан бер читтә, тирән яр буена урнашкан заправка пунктына китте. «Юлда ни булмас, азыклы ат арымас»,—дип уйлады ул. Бензин колонкасында эшләүче кыз белән
уен-көлке сүз сөйләшеп, багын мөлдерәмә тутырды. Кызга талоннар бирде дә кул болгап китеп барды.
Көз ахырлары булса да көн әйбәт, аяз, анда-санда гына каурый болытлар килеп чыга, алар биек, бик биектән агалар. Жил юк. Райүзәк урамнарының ике читенә утыртылган тупыллар, чаганнар сары шәл бөркәнгәннәр. Тротуар кырыйларына сары яфрак түшәлгән. Дамир ГАИ тыкрыгыннан сак кына борылды. Юк сәбәпне бар итеп бәйләнергй йөргән милиционерларның күзенә чалынасы килми иде аның.
ГАИ капкасын узгач, газны арттыра төште. «Минем киләсен белә инде, көтә торгандыр»,— дип уйлады һәм болони плащларын киеп, саквояжын кулына тоткан килеш квартир капкасы төбендә үзен көтеп торучы Сәвия күз алдына килде. Ул, аны күрү белән, саквояжын җиргә куя да аңа таба йөгерә...
Икесе бер класста укыдылар. Бишенчедә буган, Сәвия аңа Совет Армиясе көне белән котлап открытка бүләк иткән иде. Аннан соң. озак та үтмәде, 8 иче март житте. Укытучылары, хәзерге парторг Яхъя малайларга әниләрен, классташ кызларын хатын-кызлар көне белән котлап открыткалар язарга кушты. Дамир мәктәптән кайтышлый почтадан күп итеп открыткалар сатып алды. Өйгә кайту белән, сумкасын сандык өстенә атып бәрде дә. ашап та тормастан, открыткаларга хат яза башлады. Иң элек әнисенә язды. Аннары укытучыларына язып чыкты. Иң соңыннан Сәвиягә дигән открытканы алды. Бик тә матур роза чәчәкле иде ул. Дамир ана озак кына карап торды. Чәчәк кәсәләренен кай җиредер аңа Сәвиянең сусылланып торган алсу иреннәрен хәтерләтте. Дамирның колак яфраклары кызышып китте. Ул кул сырты белән башын кашып алды һәм кире якка авыштырып, сырлый-сырлый, «Сәвия» дип язды. Аны сулышы белән өреп киптерде. Алга сузып карап торды да зур итеп өндәү билгесе куйды, сүзнең астын ике катлап сырлады. Аннары яза башлады.
Соңгы ноктаны куйганда гына әнисе кайтып керде.
— Ай, буран котыра, улым. Кичкә чаклы мал-туарга курмы салып куясы иде,— дип. кар кунган шәлен чишеп җибәрде.
Дамир да киенеп, мал-туар карарга абзарга чыкты. Чыннан да буран котыра иде. Ул сыерга печәнне лапас эчендәге сәндерәдән генә салды. Сарык бәрәннәренә ике бәйләм юкә себеркесе асып куйды.
Ел саен бер машина печәнне председатель китертә аларга. Әнисе өчендер инде. Егерме ел сыер сава.
Дамир өйгә кергәндә.хӘнисе өстәлдәге открыткаларны укып маташа иде. Дамир ишекне яба-ябышка кычкырып җибәрде:
— Әни, дим. укыма!
— Юк. улым, укытучы апаннарга язганны гына укыдым.
Әнисе шулай дип җавап кайтарды, үзе башындагы алма чуар яулыгыннан да битәр кызарды.
Дамир әнисенә атап язылган открытканы шул көнне кичен бирде. Икенче көнне тәнәфес араларында укытучы апаларына өләшеп чыкты. Сәвиягә бирә алмый йөдәп бетте. Көнозын җае чыкмады. Кайтканда бирергә ниятләде. Соңгы звонок шалтырау белән ишеккә атылды, тыкрык башында Сәвияне көтеп аллы.
Бергә кайттылар. Инде урамга керәбез дигәндә Дамир сумкасын ачып Сәвиягә дәште:
— Сәвия, туктале...
Дамир аңа открытка сузды.
— Рәхмәт, Дамир,— диде Сәвия, пышылдап, сумкасын болгый-бол- гый торып йөгерде. Дамир аны куа китте. Сәвия кече капкалары кулчасына тотынгач, урам уртасында басып торган Дамирга таба борылып:
— Иртәгә чангы шуарга барабызмы? — диде,
— Минем чаңгы юк шул...
сы ике чаңгыны аның гәүдәсенә үлчәде дә:
— Менә бусы бара,— дип, Фәниягә икенче сыңарын да бирергә*
кушты. Ботинкасын карадылар. Утыз җиденче размер иде. s
— Әйдә, оекбашны ике-өч кат киярсең, үсәсең дә бар әле,— диде * председатель, аның башыннан сыйпап, үзе сатучыга акча сузды.— Әниенә колхоз хисабыннан мәктәп алып бирде диярсең.— диде председатель урамга чыккач һәм Дамирның аркасыннан кагып, озын-озын атлап, Заман бабай әйткәнчә, сажин салып, өйләренә таба китеп бар-ды. Канатлы коштай очып кайтты Дамир. Очынмаслык та түгел! Авылда кемдә, кайсы малайда бар ботинкалы чаңгы?..
Икенче көнне алар Сәвия белән көнозын Атлан тавында чаңгы шудылар. Бураннан сон тау буйларын дулкын-дулкын сырынты каплаган. Әйбәт кенә шуып төшкәндә, шул кар дулкыннарына эләгәләр дә әллә кайларга очып китәләр. Баштанаяк карга чумдылар Көн кичкә авышканда, өзелеп ашыйсылары килә башлагач кына авылга карап юл тоттылар. Хәлләре беткән иде, көчкә кайтып җиттеләр.
Шул чаңгы шуган көннән башлап алар гел икесе бергә була башладылар. Дәресләрен хәзерләгәннән сон. китапханәгә барып. Сәвиянең әнисе янында газета-журналлар карадылар, ана китап витриналары, стендлар оештыруда булыштылар. Шул җәйне колхоз пионер лагеренда бергә ял иттеләр. Лагерь ябыласы кичне, костер ягасы көнне, алар- ны алырга Сәвиянең әтисе үзе килде. «Волга»да гына тирбәлеп кайттылар. Рульдә Рамай абый үзе иде. Нарат урманын чыгып, үргә күтәрелү белән Рамай абый башын борып, Дамирга дәште;
— Рәхәтме, Дамир?
— Самолеттагы кебек!
Председатель көлеп җибәрде һәм:
— Соң синең самолетта очканың бармы? — дип сорады Дамирның ачылган авызыннан сүз чыкмый торды.
— Соң... самолет та шушылай очадыр инде.— диде ул елмаеп.
— Әйтерен юк, «Волга» — җирдәге реактив самолет ул. килмәгән җире юк. Менә укып кына бетер әле, үземә шофер нтәм мни сине,— Диде Сәвиянең әтисе.
— Мәктәптән алырбыз? — диде СӘЕИЯ ашыгып һәм шундук капкадан кереп югалды. Дамир йөгереп китим дигән иде. кемгәдер килеп бәрелде. Кашларына төшеп торган бүреген күтәреп караса, Сәвиянең әтисе Рамай абый икән.
— Ялгыш, абый, күрмәдем,—диде ул. башын иеп. Председатель ачуланмады тагын. Дамирның иңбашына көрәктәй кулларын салды да, күзләрен кысып:
— Чаңгың юкмыни?— диде.
— Ничә әйттем, алмый бит әнкәй,— дип, авыз эченнән ботка пешереп алды Дамир.
— Магазинда бармы сон?
— Бар, кыйбат түлке, ботинкалы. Ботинкасызы кайтса, әнкәй алам ди дә бит.
— Син ничәлене киясең соң?
— Утыз бишлене.
Председатель беравык дәшми торды, үз өенен олы тәрәзәләренә күтәрелеп карады, аннары Дамирның пальто якасыннан эләктерде дә:
— Әйдәле магазинга,— диде, Дамир терек-терек аның артыннан иярде. Магазинда ике-өч ир-ат бар иде, председатель гәүдәсе күренүгә алар шым-шым чыгып тайдылар.
— Кая, Фәния, чангылар күрсәт әле,— диде председатель Сатучы берничә чаңгы китереп бирде. Председатель Дамирга кулын күтәрергә кушты. Дамир, сумкасын идәнгә куеп, кулларын күтәрде. Рамай абый
Юк, ул моряк була, мин —врач,— дип, чәңгелдәп сүзгә кушылды Сәвия, үзе әтисенең чал керә башлаган бөдрә чәчләрен бутап алды.
— Я, Дамир, «Волга» шоферы буласыңмы? — дип тагын дәште аңа Сәвиянең әтисе.
— Була.м, укып кына бегерим.
Авызыннан шул сүз чыгуга, Сәвия иреннәрен турсайтты:
— Таптың, председатель ташып йөрмәсәң,—диде. Моны әтисе дә ишетте, ул артта тирбәлеп кайткан Дамир белән Сәвиягә борылып карады да:
— Ә мин аны председатель, я агроном, я зоотехник итәм. Ул вакытларда председательләрне шоферлар йөртмәс, үзләре йөртерләр машиналарны, председательләр, белгечләр диюем. Автогараждан алып чыгып китәсең, кайтарып куясың. Әнә йөк машиналарын шулай көйләдек бит хәзер. Шоферлар машинаны кабызып кына алып чыгып китәләр. Ремонт, техник карауны башка кешеләр, слесарьлар, автомеханик эшли. Алар янына ике-өч җиңел машина өстәлүдән ни зыян? Тракторчылар да киләсе еллардан шулай эшли башлаячак. Менә типовой гараж белән ремонт мастерское проектын раслаттык. Сызымнарын сызарга гына да ундүрт меңне каердылар. Ну, аны эшләтсәк, күзегез дүрт булыр. Габдерәуф абыйларыңны эшкә барганда-кайтканда ташу юк инде ул чак. Ак яка, кара галстук белән эшкә бара, кайтканда да шул ук кием. Паркка килә... Махсус бүлмәдә, аерым шкафка чиста киемнәрен салып куя. Аннары икенче бүлмәдә эш киемнәрен кия. Га-ражга кереп тракторын кабыза да — әллүр эшкә! Ерак басуда булса, анда вахта машинасы белән китәләр. Нефтьчеләр кебек. Ә эштән сон паркка кайталар. Анда душта юына, парга кереп чыгалар. Аннан теге ак яка, кара галстуклы киемнәре белән ялт итеп өйләренә кайтып керәләр.
Сәвия көлеп җибәрде һәм:
— И-и-и! Кайчан була әле ул, коммунизмга чыккачмы? — диде.
— Нигә? Автогаражда эш шулай бит хәзер. Бусысын да эшлибез аның. Проекты бар, иң кәттәсе—акча бар. Төзибез, эшлибез аны. Аннары, шуны да исеңдә тот, кызым: безнең «Беренче Май» колхозы коммунизмга да беренче булып чыгачак. Тоташ бер көндә, бөтен кеше бергә чыкмаячак коммунизмга. Берәүләр алдан, берәүләр арттанрак. Ә без районда, шигем юк, беренче чыгабыз. Безнең халык әйбәт бит, уңган, тырыш. Ә менә сугыштан соңгы яшьләр, сезнең кебекләр, аякка гына бассын, дөньясын әйләндереп ташлыйбыз әле без. Сез барыгызда миндә исәптә. Аякка гына басыгыз, эш табам мин сезгә.
Сәвиянең әтисе ул чакта юл буе колхозның киләчәге турында сөйләп кайтты. Тимер рәшәткәләр белән әйләндергән стадионнар, йомшак урындыклар тезеп куелган культура сарае, интернаты-ние белән зур урта мәктәп...
«Күпме генә вакыт узды. Алты-җиде ел булыр. Ә ул сөйләгәннәр хәзер барысы да бар бит. Рамай абый башка председательләр кебек юкка шапырына торганнардан түгел ул»,— дип уйлады Дамир. Әлмәт- не чыгып, Бөгелмә юлына борылганчы ул уйларыннан арынып торды. Бөгелмә юлы белән җай гына элдертә башлагач, уйлар яңадан Сәвиягә, Рамайга барып тоташты.
«Ничек җитешә дә ничек онытмый бу Рамай абый? — дип, уй йомгагын сүтеп җибәрде Дамир.— Кичке мәктәптә укып урта мәктәпне тәмамлады. Аны күреп, бөтен авыл күтәрелде. Урта белем алмаган кем генә калды икән хәзер авылда...»
Кичке урта мәктәпне тәмамлаучы олы кешеләрнең чыгарылыш кичәсен зурлап үткәрә башладылар. Аттестатлы андый кешеләрнең хезмәт хакларын да унар процентка арттырдылар. Рамай Минзәлә техникумына укырга керү белән аңа тагын дистәдән артык кеше иярде. Рамай
белән бергә барып, бергә имтихан биреп йөрделәр. Уку шаукымы әле дә дәвам итә. Имтиханга баручыларны илттереп куйдыра, барып алдыра Рамай абый. «Уку —инә белән кое казу Юл йөреп тә изаланмасыннар»,— ди ул. Әле монда килгәндә кинәт кенә сорап куйды. «Син, малай, быел документларыңны илтәсеңме, юкмы? Ату машинадан алам ♦ мин сине»,— диде. «Аттестатның копиясен генә раслатасы калды, башка = документларны хәстәрләдем инде»,— дип кенә котылды Дамир. Рай- g башкарма янында төшеп калганда да әллә ничек мәзәк итеп, беренче < тапкыр күргәндәй сөзеп карап калды. Әллә башлыкларыннан эләк- | кән инде. н
Бөгелмәнең үзәк урамнарын узып, автовокзал янына житәрәк, ике о. катлы агач йорт янында ул машинасын туктатты һәм өзеп-өзеп сигнал £ бирде. Менә, күбәләктәй талпынып, Сәвия килеп чыкты. <
— Исән килдеңме, Дамир? Кулыңда машина була торып, ник бик = озак килми тордың? Әллә ниләр уйлый башлаган идем инде... Әни, әти * авырмыйлармы? Мәрьям апа ни хәлдә? — дип, мең дә бер сорау ф биреп ташлады. Дамир аларның кайсына ияк какты, кайсына «юк», «әйе» дип кенә жавап бирде. Үзе дә юксынган, Сәкинә апасы Сәвияне ® барып алырга туры килер дигәч, ул көннәрне сулышы белән тартып ® алырдай булып көткән иде. Сәвиянең якынлыгы, әйберләрен биргәндә к күпереп торган вак бөдрә чәчләре белән йөзенә, маңгаена сирпелеп ки- * түе аны тәмам исертте. Ул керфекләрен түбән төшерде. Сәвия хәрәкәт- к ләнгән саен аның тән төсле капрон оек кигән тыгыз балтырлары, тере- « көмеш йөгергәндәй, уйнаклап ала иде.
Дамир Сәвиягә күтәрелеп карады һәм: е
— Квартирда әйберләрең бармы соң, апчыгышыйммы? — диде. Сә- ®
вия тырнаклары буяулы нәфис бармаклары белән аның битеннән » сыйпап алды һәм: и
— Бер саквояж гына, хәзер үзем... авыр түгел ул,— дип, йөгереп кереп тә китте, ачылган ишеген ябып та тормады, шундук борылып чыкты. Хужа хатыны аларны кул болгап, хәерле юл теләп озатып калды.
Машина кузгалу белән Сәвия Дамирның руль тоткан көчле беләген ике куллап кочаклап алды һәм.
— Сагындыңмы, Дамир? —диде, үзе аңа табарак елышып утырды. Сәвиянең кулыннан, гәүдәсеннән бөркелгән кайнарлык Дамирның барлык буыннарына йөгерде. Бер кулын рульдән ычкындырып, ул Сәвиянең тыгыз, йомры кулбашын кочаклады, аны сак кына итеп үзенә кысты. маңгаеннан үпте. Сәвия иркәләнеп, башын аның иңнәренә салды,
— Дамир, Дамирым...
— Әү, Сәвия—
— Әйдә, берәр җирдә ял итик, көн озын бит әле...
— Рамай абый, тиз кайт, диде бит...
— Машина ватылды диярбез...
— Ышанмас ул аңа.
• — Нигә?
— Минем юлда бер тапкыр да ватылганым юк.
— Ә бу юлы ватылырсың, минем өчен .
Дамир бер мизгел дәшми барды. Бөгелмәне чыккач, ап-ак каен урманын кисеп үткән асфальт юлдан түбән таба төшеп килгәндә Дамир Сәвияне тагын кочаклап алды һәм баягы сүзне дәвам иттереп:
— Кайларга гына алып барыйм икән мин сине, карлугачны? — диде.
— Матур булсын, суы да булсын. Суга карап утырырга яратам мин.
Ул күңелгә тулган уйларны хәтерләтә...
Алар бер авылга керделәр. Авыл читеннән үк киртләч таулар күтәрелә, аларның башлары йөз яшәр нарат, чыршылар белән капланган. Ара-тирә тәкә маңгае кебек шәрә тау түбәләре дә күренә. Соңгы йортны үтеп, йөз метр да китмәделәр — җепкә тезелгән кебек шәмдәй нарат- а «к у.» м а 17
лар аллеясына килеп керделәр, һава шундук үзгәрде: тирә-юньнән ылыс исе, нарат сагызы исе аңкый, аның хуш исе күкрәкләргә чымырдап тула. Аллеяның икенче ягында — бөдрә толымнарын җиргә чаклы ук салындырган карт каеннар. Алар да юлның ике ягы буйлап тезелгәннәр. Дамир Сәвиянең аллеяларга сокланып баруын шәйләп алды да:
— Бусы турбазага килү юлы, ә тегесе — каенлыгы — кайту, аерылу юлы. Бояр утары булган монда элек,— диде.
Аллея бетүгә олы гына аланлык пәйда булды. Анда рәт-рәт фин йортлары тезелеп киткән, тирән яр кырыенда гына пыяладан эшләнгән ашханә эчендә кешеләр йөри. Ул турыга җитү белән борынга тәмле ризык исләре бөркелде. Дамир, Сәвиягә карап, машинасын әкренәйтте дә:
— Әллә ашап алабызмы? — диде. Сәвия аның беләген кыса төште.
— Юк, тамак ялгар ризыклар саквояжда да бар, анда кермик,— диде.
«Волга» пыяла ашханә янындагы асфальт юлдан упкын кебек тирән чокырга шуып төшә башлады. Сәвия күзләрен алга төбәде. Бераз төшү белән түбәндә киң аланлык күренде. Сул якта исә, текә тау итәгендәге юан нарат кәүсәләренә кадәр терәлеп, тулган айдай түгәрәк күл ялтырап ята. Аның яр кырыйларына кызыл ком түшәлгән. Бер як ярда йөзү бассейны. Ул җиңелчә басмалар белән әллә ничәгә шакмакланган. Бер басма күл уртасындагы суга сикерү күперчегенә кадәр сузылган. Аның янындагы ике ак көймә, кунаклаган аккошлар кебек, тын гына тора, һәр тарафтан таулар белән уратып алынган бу үзәнлектә җилле көнне дә тынычтыр кебек тоелды Сәвиягә.
Машина, күлне үтеп, үргә күтәрелгән урман юлына кереп туктады. Дамир, гадәтенчә, машина ачкычын алып, күн тужуркасының күкрәк кесәсенә салып куйды. Талчыга башлаган' гәүдәсен язып алу нияте белән, кулын, беләкләрен бөгеп, югары күтәрә-күтәрә киерелде һәм машинадан төшәр-төшмәс торган Сәвияне күкрәгенә кысты. Алар бер мизгел кочаклашкан килеш утырдылар. Аннары Сәвия кинәт читкә тайпылды да Дамирга: •
— Саквояжны алып чык әле. Бер сюрприз күрсәтәм,—диде. Үзе тиз генә машинадан төште, кулларын очып китәргә җыенган кош кебек алга сузып, бөтерелеп алды. Дамир машинадан алуга кыз саквояжга барып тотынды һәм:
— Тамак ялгарлык тәм-томнар җитәрлек монда, әйдә кая утырабыз?— диде. Дамир аңа карап елмайды, «Волга»ның арткы ишеген ачып, утыргыч җәймәсен суырып алды, аны иңенә салып, саквояжның бер почмагыннан эләктерде.
— Әнә теге пар имән төбенә барыйк,— диде Дамир. Алар, бер-беренә сыенып, әкрен генә бер аяктан атлап киттеләр. Үләннәр инде корыган, аяк асты тулы нарат күркәсе; юлдан түбәндәге улак кебек уйсулык әле җәйге ямен җуймаган. Ул, яшел палас кебек, яшь пар имәнгә кадәр сузылган. Наратлыклар арасында адашып үскән пар имәндә дә әле көзге моңсулыкның эзе сизелми, яфраклары кара кучкыл яшел, калып. Дамир пар имән төбенә җәймәне ипләп кенә җәйде. Сәвия саквояжын аның өстенә куйды да, чүгәләп, аннан консерва, алмалар, ике тәлгәш виноград алып куйды һәм, бер кулын саквояжга тыккан килеш, каршында елмаеп басып торган Дамирга озын керфекләре астыннан сирпеп карады да:
— Ә менә бу минем сюрприз... Бел! Ни диярсең, яле, юра,— диде. Дамир, башын ия төшеп, саквояжга таба үрелде. Сәвия шунда ук саквояжны каплады һәм:
— Ә син карама, болай, болай гына юра,— диде.
— Иң кадерле, изге нәрсә...
— Изге үк түгел. Беләлмисең?..
— Кадерле, изге нәрсә, ни генә булса да!..
Дамир шулай дип анын бераз дугайланып торган, коеп куйгандай муенын кытыклап алды. Сәвия көлә-көлэ башын тагын да ия төште һәм:
— Ну, барыбер белмисең инде, Дамир,—диде дә, саквояждан шам- *
пан шешәсе тартып чыгарды, үзенең йөзендә шәфәкъ алсулыгы балкыды. =
— Я. ник авызын белән кош тотып торасың, ач. Менә рюмка да
бар,—дип, кыз саквояждан алып нечкә билле кечкенә генә рюмка суз- s лы. Үзе аякларын кырыйга жай гына жибәреп, жәймә өстенә утырды, < бер-бер артлы ике-өч бөртек виноград өзеп капты. Дамир бу «сюрприз* н турында ни дип тә уйларга, аның кай тирәсенә килеп тотынырга бел- < мичә аптырады. g
— Рәхмәт, карлугачым, кыйгач кашым,—диде ул, дулкынлануын = бик сиздерергә теләмичә. Аннары жәймә кырыена аякларын татарчалап х бөкләп утырды да шампан шешәсенең бөкесен ипләп кенә ача башла- ды. Башта бөкене ныгыткан тимер чыбыкны сүтте, бөке башына пәке * очын тигереп алды. Аннан сызгырып һава атылды, бераз ак күбек пар- ~ лары да сибелде һәм шуның белән шешә тынып калды. Дамир шешәне ® бик кыймылдатмый гына, рюмкага шәраб агызды, күбекләрне шиңдерә- ч шиндерә, рюмканы көчкә тутырды. Аннары эчендә алтын нурлар уйнап * торган мөлдерәмә тулы рюмканы Сәвиягә сузды.
— Чыннан да сюрприз ясаган өчен, әйдә, карлугачым, синең ирен- £ яәрен беренче татысын шампанны. Минем башка шушы да килмәде бит,—диде. Сәвия ике кулын күтәреп
— Юк, юк, Дамир, мине кыстама, кыз бала ич мин, кара урман = урталарында егетләр белән вино эчеп утырырга,— дип кырым-кырагач- « лама башлагач, егет башта тезләнде, аннан торып ук басты һәм
— Әллә кем белән түгел бит син, минем белән, курыкма, карлугачым, эч, я, бусын гына эч инде. Минем кулдан бирелгән, беренче тәкъдим иткән рюмканы гына,—дип ялына башлады. Сәвия рюмкага үрелде. Эчендә вак терекөмешләр уйнагандай саф шәрабкә карап торды да, күзләрен йомып, эчеп жнбәрде. Рюмканы шунда ук Дамнрга сузды, үзе йөзләрен чытты, иң өсләрен сикертеп алды. Дамир да эчте. Авызларын тәмләп, бөрештереп алса да, ул аны яратып эчмәде, Сәвия сюрпризы булган өчен, аның хәтерен саклау өчен тотты бер рюмканы. Сәвия:
— Син егет кеше бит, эч, нигә эчмисен? — дип кыстаса да, Дамир уенын-чынын бергә кушып:
— Мин рульдә бит... Аннан Рамай Ибраһимовнч сизсә? Ул өч көн элек эчкәнеңне дә белә. Аннан, бәхил бул, «Волга», диярсең,— диде. Да- мирның, гомумән, эчү дигән нәрсә белән алыш-биреше сирәк. Егетләр белән булган әллә нинди компанияләрдә дә ул үзенә тиешле, дөресрә ге, йөз грамм тирәсе тота да шуның белән исәп-хисапны өзә. Шуның өчен аны кайбер егетләр өнәп тә җиткермиләр. Дамир яңадан рюмкага кагылмады. Шампан шешәсен бөкеләп үк куйды Ә гамагы ачкан иле. Консерваиы ачып, Сәвия каршысына сузылып ягып, тәмләп ашады. Сәвия чемченеп кенә утырды. Менә ул Дамирнын бөдрә чәчләрен сыпырып маңгаена ук төшерде дә:
— Дамир, мин укуны бетергәч, әйдә Чаллыга китәбез,— диде.
Егет консерва капкачын япты да торып утырды, авызын газет кисәге белән сөртте.
— Ә нигә анда? Авылны яратам мин, Сәвия. Сина авылда да эш булыр. Әнә нинди медпункт өлгерә хәзер. Барлы-юклы больницаң бер якта торсын. Шунда үзебезнең авылның ике врачы эшкә кайтабыз дип торалар. Әнүр белән Әлфия. Колхоз стипендиатлары булып укыдылар бит алар. Быел — соңгы еллары. Безнең кап жиребез алардан артык?—диде Дамир. Сәвия башын анын тезләренә салды, каршында
гына үсеп утырган корыган әнис сабагын өзеп алды, аны иреннәренә якын китереп:
— Ә минем шәһәрдә яшисем килә... Чаллынын нинди шәһәр буласын беләсен лә син, перспективалы, заманча. Әле бер көн телевизордан күрсәттеләр... Унсигезәр катлы йортлар салганнар. Китик, Дамир,— дип пышылдады. Дамир аның күпереп торган чәчләрен сыйпады, бармакларын муеннары буйлап йөртте.
— Әле укып бетер, карлугачым, тагын ел да ике ай бар әле ул көннәргә кадәр. Аннан күз күрер,— диде Дамир һәм Сәвияне, көчле куллары белән ике култык астыннан күтәреп, үзенә таба борды да бөрлегәндәй иреннәренә сөлектәй сарылды. Кинәт Сәвия хәлсезләнде, аныд пружина кебек киерелгән гәүдәсе камырдай булды. Куллары салынып төште, аякларын сузып җибәрде. Күзләрен ачып Дамирга сокланып карап торды да башын аның күкрәгенә куйды. Яшьлек каны кайнаган, давылланган Дамир йөрәге нидер көткәндәй, каядыр ашкынгандай, ярсып типте. Ул тын калган, яңа йокыга киткән сабыйдай күзләрен йомган, башы белән куенына сыенган Сәвияне кысып-кысып кочаклады.
Алар шулай озак утырдылар Үткәй көннәрне искә төшерделәр, алга планнар кордылар. Сүз күбрәк Чаллыга китү-китмәү тирәсендә барды. Барыбер анык кына бер фикергә килә алмадылар. Өскә менеп, теге пыяладан гына җиткерелгән ашханәдә ашап та чыктылар.
Аннары машина яныннан ерак китмичә, тауга күтәрелделәр. Бер урында чикләвеклеккә очрадылар. Җыеп бетергәннәр. Шулай да азрак таптылар.
Алар каен аллеясыннан чыгып барганда урман өстенә кояшның соңгы нурлары сеңеп бара иде инде.
• •
Рамай әллә ничә тапкыр көйрәтергә чыкты. Ул керү белән, юк эшен бар итеп, Сәкинә дә ишек юлыннан аягын өзмәде. Ә Сәвия һаман юк. Рамай, инде ничәнчесе булгандыр, авызына папирос кабып, болдырдан төшкәч тә өй буена ясап куелган эскәмиягә утырды. Шырпы сызды, аның зәңгәрләнеп югарыга сузылган телләренә карап торды да сүнә башлаганда гына папирос кабызды. Тирән итеп бер-ике суыру белән, папиросын юан бармаклары арасына кыстырган килеш, терсәген тезенә куеп, яңагына таянды.
«Кулда — «Волга», янда — чибәр кыз, ник йөрмәсен... Мин дәанын кебек чакта, махы бирмәс идем»,— дип уйлады ул. йөрсәләр йөрсеннәр инде, тик,— яшь чак, жүләр чак,— ул-бу гына була күрмәсен. Аларга бит, аларга бит.. » — дип пышылдады аның җилдә ярылып купшакланган иреннәре. Үзе дә сизмәде, аның күз алдына Дамирнын әнисе Мәрьям килеп басты. Күптән булды инде ул хәл...
Рамаиның председатель булганчы, ферма мөдире булып эшләгән чаклары иде. Заман карт энесенең кызы ул Мәрьям. Атасы сугыштан кайтмады. Ике өйгә бер хуҗа булып йөрде Заман карт сугыштан сон. Буй җиткән кызларны Иваново өлкәсенә торф чыгарырга җибәргәннәр иде ул елларны. Әнә шуннан кайтып кына төшкән иде Мәрьям. Читтә йөрү авыл кызларын да үзгәртә бит ул. Заманына күрә өс-баш елкылдап тора моның. Сәкинәнең чит авылда укыткан чагы, атнага бер генә кайтып йөри. Аэаланды бит шул Мәрьямгә йөрәге. Җае да туры килде. Шәехзада ага белән идарәдә печән эскертләргә каян кеше табарга дип баш ватып утырганда, угтай янып торган Мәрьям килеп кермәсенме! Исәнме-саумы юк.
— Миңа гына гел читтә йөрергә димәгәндер инде, быел атсагыз да китмим торфка, шушыннан эш бирегез, Шәехзада абзый,—диде ул кызу-кызу. Үзе чуар яулыгы астыннан Рамайга өздереп карап алды.
Рамай да аны жавапсыз калдырмады. Шәехзада ага күп уйлап тормады:
— Ярар, башкалар барыр, әнә печән эскертләргә кит, бу тәти чүпрәкләрне сал да. Рамай хәзер шунда, печәнчеләр янына китә,—диде.
— Чыннан дамы, Раман? —дип сорады Мәрьям, чәчләрен яулык ф астына яшерә-яшерә.
— Менә бер әйбер генә карыйбыз да, аннан элдерәм Атлан басуы- |
на,— диде ул ана. 3
— Алайса, мине көт, тиз әйләнәм мин!.. s
Мәрьям шулай дип җәһәт кенә чыгып китте. Рамай тәрәзәгә күз 5 төшерде: Мәрьям кулларын болгый-болгый өйләренә таба йөгерә иде. н Ул чыннан да тиз килде. Рамай болдырга чыгуга, ул, аякларын салын- < дырып, тарантаста утыра иде инде. Рамай анын янына утырды. Олы S гәүдәле туры алаша, дилбегә кагу белән, юыртып китте. Тыкрыкны 5 чыгып, тауга күтәрелә башлаганчы, бер-берсенә сүз кушарга базма- 5 дылар.
— Болай читен икән лә,— дип, Мәрьям, аякларын күтәреп тарантас ♦
утыргычы астына таба сузып җибәрде. Анын таза балтырлары Рамай- я нын аягына тиеп-тиеп китте. я
— Нигә уклау йотып барасың, әллә Сәкинәңә әйтерләр дип курка- н
сынмы? — диде Мәрьям һәм: — Сәкинәңә генә күп буласың син Без-* дэйләр күпме —егет исе иснәргә тилмергәннәр! — дип, яшел бәрхете өретелгән басуларны яңгыратып көлеп җибәрде. Рамай дилбегәсен тез-» ләре арасына кыстырды да: и
— Егет исе иснәсен киләмени әле синең, мә, алайса! — диде дә, үс- • мер чактагы кебек, Мәрьямне шытырдатып кочаклап, бит очыннан ® тешләп алды. Мәрьям чыр-чыр кычкырырга, аяклары белән тыпырчы- о нырга тотынды. Алаша туктады, бу нишләвегез, әллә миңа дәшәсезме? м дигәндәй, артына борылып карады. Мәрьям тарантастан сикереп төште, янагын яулык чите белән ышкый-ышкый, күлмәк кесәсеннән уч төбе кадәр генә көзге алып, ана карый-карый:
— Әбәү, әшәке жан, ике азау тешеннен эзләре ярылып ята, ничек күреним мин хәзер кеше күзенә,—диде. Рамай күпме ялынса да. ул тарантаска утырмады. Атлан тавын менеп, каенлык янында печәнчеләр күренә башлагач кына. Рамай янына килеп утырды
— Кара, кабат шаярма! Миндә дә бар ул теш дигән нәрсә!.. Сәкинәңә җавап бирәлми кәтер китәрсең,— диде, бармак янап. Рамай шунда гына ана ныклап карады. Матур иде Мәрьям. Ачык киң мангае шоп- шома. Кашлары калын. Бит очлары янып уймакланып тора. Помры кул башлары, беләкләре күлмәгенә көчкә сыйган Ябыграк вакытта тектергәндер. Күкрәкләрен күтәртеп куйган, ахрысы, тырыстай булып калкып тора. Сәкинәдәй нечкә билле дә түгел. Ана булу дәрте белән кайнап торган, төеп тутыргандай таза гәүдә. Рамай ана юри генә сыенгандай итте һәм кулын иннәренә салды. Мәрьям читкә тайпылмады, кулына да кагылмады. Тик авыр офтанып:
— Кул салыр кешеләре юк дип келәсендер ннде,—диде. Рамайга Мәрьям әллә ничек кызганыч та. якын да булып кнтте. Анын да күз атып, шаярып йөргән егете бар иде дә бит Телефон баганасыдай озын, мунча ташы кебек кара Хәниф иде ул. Сугышка киткән дә югалган. Мәрьям аны көткән, болай исеме халык теленә кермәгән.
Печәнчеләр янына җитәргә күл калмаган иде инде, Рамай аңа таба иелде дә:
— Бүген чыгасыңмы? Клубка килсәң иде,—диде. Мәрьям, яулык читен бармагына бөтерә-бнтерә:
— Бүген Заман бабайлар кунакка китәсе иде, мина кереп кунарга әйткәнне карчыгы Кич үзен шунда кил,— диде. Рамай Мәрьямне, тыгыз, юан беләкләре астыннан кулын тыгып, кысып кочаклады да;
— Ярар, түлке Сәкинәгә тү-тү, яме,—диде һәм дилбегәне тартып куйды. Мәрьям, чыраен сытып, башын иде.
Нарядта булганнан сон, ул туп-туры Заман картларга таба атлады. Өйдә ут алып азапланмаганнар. Рамай капканы ипләп кенә ачып керде һәм түр тәрәзәгә килеп ике-өч чиртте. Кемдер ут алды. Рамай тәрәзәгә карады, пәрдәләр төшерелгән, өй эчендәгеләр күренми. Ул тәрәзәгә тагын чиртеп алды. Шул чак пәрдә ачылып китте һәм Рамайның күзе дүрт булды. Заман карт тәрәзәгә арты белән баскан да сәке өстендә намаз укый. Бер иелә, бер тора. Менә ул муенын чак кына борып тәрәзәгә күз төшереп алды да иелә башлады. Шул чак олы төпле ак ыштаны кинәт тезенә чаклы шуып төште. Сиздеме, сизмичәме — тагын бер торып чүгәләде. Рамай, авызын тотып, урамга атылды, өч йортны узып киткәч кенә шаркылдап көләргә тотынды. Соңыннан Заман картның бу намазы халык теленә мәзәк булып менде. Ул кунакка китә алмый калган икән Ә тоз күз Мәрьямнәре, киттеләр дип, яшьләргә таратып та өлгергән. Шәфәкъ бату белән яшьләр капка юлыннан өзелми аптырат-каннар бит моны. Аптырагач, әнә шулай намаз укырга тотынган Заман карт. Атна буе идарә ишек төбендә үткән-барганга, күрсәттем егетләргә, ичмаса, Шәмсекамәр йөзе, бер бите ай, берсе кояш, хушлары китеп капка төбенә чыгып тәгәриләр, дип, саргаеп беткән тешләрен ыржайтып көлде. Рамайга да сөйләде, жиңеннән тарта-тарта, берсенә инде черем итә башлагач, эспесиәльне, иренми торып, утлар алып, намазлыклар жәеп күрсәттем,— дип сөйләде. Рамай, әллә сизгәнме тагын дип, шикләнеп тә куйды. Юк, танымаган иде ул аны.
Заман картның Шәмсекамәр Шәрифләренә күз салгач, Рамай катышлы кеше кебек, берүзе көлә-көлә урам буйлап барды. Аннары капыл гына көлүдән туктады Әллә ничек ямансу булып китте. Бераз барды да Мәрьямнәрнең күршесендәге, урам якта үскән карт өянке төбенә, койма кырыендагы сандык кебек таш өстенә барып утырды. Төн карангы. Күк тишелеп беткән таз кебек. Йолдызлар чекерәешеп тора. Ул Сәкинәне исенә төшерде. «Нинди ният белән йөргәнне белсә нишләрне икән?» — дип уйлрп куйды. Папирос кабызыйм дип торганда, койма кырыйлап кына ниндидер шәүлә килгәне күренде. Рамай, муенын сузып, тын калды. Менә ул якынайды. Бу — Мәрьям иде. Аның өстендә затлы крепдешин күлмәк. Иңенә мамык шәл салган, яланбаш.
— Кәнсәләр тирәсеннән дә урадым. Сине искәртә алмадым. Теге карт жен киреләнгән, күлмәгемнең якасы кара, дип китмәгән кунагына,— диде Мәрьям пышылдап. Рамай аның кулыннан тотты.
— Өйдә икән шул,— дип елмайды Рамай һәм Мәрьямнең кулбашыннан кочаклап иреннәренә үрелде. Мәрьям аның аскы иренен эләктереп алды һәм суырып үбә башлады. Рамай бер мизгелгә югалып китте, башы жиңелчә генә әйләнгәндәй булды, тыны капланды. Мәрьям кинәт артка тайпылды һәм:
— Сыланырга, бәхетегезгә аркылы төшәргә уйлый бу дип уйлый күрмә!—диде ул өзек-өзек, тыны беткәй кеше кебек сулап, үзенең тулы күкрәкләре бер өскә күтәрелә, бер аска төшә иде.— Сине яратмаслык- мыни, Рамай. Авыл тулы кызлар... Кем генә сиңа бер кичен бүләк итмәс икән?..
— Алай димә, кимсетмә үзеңне, Мәрьям...
— Безнең кимсетелер урын калмаган инде... Бәгырьләрен сугыш кискәннәр без үлеп беткәнче, безнең буын туфрак булганчы кимсенер инде... Их, Рамай!..
Алар таш өстенә утырдылар. Мәрьям шәлен Рамайның солдат гимнастеркасы өстенә дә япты.
— Минем белән утырып салкын тидермә тагын, Сәкинәңә ни дип жавап бирерсен> — диде. Рамай аны кысып кочаклады. Сәкинәне кочаклаган кебек Мәрьямне дә үз кочагына ала алуына гаҗәпсенде. «Ике
кешене дә яратып була икән»,—дип уйлады ул. Сәкинәнен йөзе буа өстеннән күтәрелгән иртәнге томан артында калгандай булды Әнә ул ак ефәк шәл бөркәнгән дә әкрен-әкрен томан эчендә эреп югала Менә анын күзләре генә күренә, бераздан алар да юкка чыкты Шул чак Мәрьям аның муенына сарылды һәм: ф
— Рамай, бәгърем, көлмә... Мин әнкәйгә келәттә йоклыйм дидем Әллә кем күзенә чалынуын бар .. Мина барыбер... Синең өчен читен з булыр, Сәкинәңә дә җиткерерләр.. Әйдә, келәткә,— диде. Сулышы кан- < нар иде. Рамай үзенең дә, Мәрьямнең дә нинди хис-теләк белән януын == ачык белде. Ул бөтен барлыгы белән шул билгесез рәхәтлеккә омтыла, < күңеле шуна тартыла, йөрәге шуны теләп талпына. Ләкин аек акыл. и аннан сон, аннан соң... Аннан соң дөнья ничек булыр, ул үзе нишләр. < кинәт кенә ир булу ут-давыллар аша кичкән егетлек хисләрен тапла- н маемы дия иде. Ул үзен аннан соң итеп күз алдына китерә алмады. = Мәрьямнең кайнар сулышы муенына бөркелгәч, түзмәде, аны шашып х кочаклап алды һәм пышылдап:
— Нигә көлим?.. Әйдә. Тик уятырга гына онытма, йоклап кал- *
мыйк,—диде. Алар, билләреннән кочаклашып, әкрен генә Мәрьямнәр® капка төбенә килделәр. Мәрьям кече капка келәсен сак кына ычкын- ’ дырды, Рамайны эчкә үткәргәч, тагын келәне эләктерде. ч
Бөтен барлыгы белән бирелде бу төнне ана Мәрьям. Ләкин шуннан £ сои ул аны якын да җибәрмәде. Югыйсә, әллә нинди жайлы, уңай £ чакларга тап булдылар. «Булды, буявы сенде!» — диде дә кырт кисте.® Шул көзне янадан ул Ивановога китеп барды. Ә икенче көзгә томраеп * торган кара күзле, үзе кебек калын иренле малай белән кайтты е
— Тормышка чыккан идем, бәхетем булмады,—дигән сүз таратты. “ Шул елны әнисе үлде. Мәрьям шул сабый белән берүзе торып калды, о Ул көннәрдән сон егерме ике ел узды. Чибәр, уттан янып торса да, * Мәрьям кияүгә чыкмады. Яучылар да ишеген еш кактылар. «Арка таянычым, юанычым бар минем хәзер»,— дип, ул берсен дә кабул итмәде.
Капка төбенә шуып кына «Волга» килеп туктады Рамай урыныннан торды һәм түр тәрәзә каршында үскән шомырт күләгәсе астына килеп, койма аша үрелеп карады. Әнә Сәвия саквояжын күтәреп капкага таба атлады Анын артыннан Дамир да килә. Сәвия кулы белән капка бик- ләгеч тимергә баскач, саквояжын лып иттереп җиргә куйды Шуны гына көткәндәй, Дамир аны кочаклап алды. Рамай уңайсызланып койма кырыеннан кипе. Капка ачылды. Саквояжын күтәреп Сәвия килеп керде. Агач эскәмия янында басып торган әтисен күргәч, кыз кинәт туктап калды. Ләкин үзен гиз кулга алды
— Әти, менә без кайттык. Исәнме, әти,—диде ул һәм саквояжын Рамайга бирде.
— Исәнме, кызым!.. Озакладыгыз, әллә юлла үл-бу булдымы? — диде Рамай Шул чак капка ачылды. Дамнр башын гына тыгып
— Рамай Нбраһимович. иртәгә нинди команда? Пичәдә килим? — дип кычкырды. Рамай ана таба башын борды да кырыс кына:
— Кер әле,— диде. Дамнр капканы шапылдатып япты, тужуркасын тарткалый-тарткалый, Рамай алдына килеп басты.
— Зажигание әллә нишләде, кабына-сүнә. кабына-сүнә, аптырап беттем,—диде ул, председательнең ни өчен чакырып кертүен алдан ук шәйләп
— Иргә түгел микән!.. Зажигание, зажигание...— Рамай шулай дип кашларын җыерды - Алай бик этләнгәч, әйдә кер, көтә-көтә көтек булып беттек инде,— диде. Дамнр белән Сәвия бер-берсенә карашын алдылар. Ул арада Сәкинә дә йөгереп чыкты. Сәвия анын муенына сарылды һәм:
— Исәннәр тордыңмы, әнн, җаным’ Авырмадыңмы?.. Кан басымың төшмәдеме бераз? — диде ул, нркәләнә-иркәләнә.
— Әйбәт әле хәзергә, кызым, шөкер, үзең ни хәлләрдә? Тартылып киткәнгә дә охшыйсың, чирләмисеңдер бит?
— Юк, әни, юк, укуы да җиңел түгел бит.
— Әйдәгез, әйдә өйгә, кызым! Дамир, син нишләп торасың тагын?
Сәкинә кызын кочаклап өйгә алып кереп китте. Рамай белән Дамир да алар артыннан өйгә уздылар. Түр якка табын әзерләнгән иде. Түгәрәк өстәлне озынайтканнар. Ризыклар өстенә газета капланган. Өстәл артына түгәрәкләнеп утырганчы, Рамай бер өстәлгә, бер Сәкинәгә күтәрелеп карады да:
— Анасы, әллә Яхъяларга да эндәшәсе инде,— диде. Сәкинә газ плитасы өстендәге ак эмаль кәстрүлгә пилмәннәр коя-коя:
— Бик әйбәт булырые да, кем дәшер икән соң? — диде.
— Алайса, үзем әйләним әле.
Рамай шулай диде дә, салкынчарак булса да, башына да киеп тормады, җәһәт кенә атлап чыгып китте. Сәвия кече якта кул-битен юып керде, иңендәге сөлгесен Дамирга сузып:
— Мә, син дә юынып ал бераз,— диде. Дамир тужуркасын салып куеп, рәхәтләнеп юынды. Сөртенеп, юынгыч өстендәге көзгегә карап бөдрә чәчләрен өзгәли-өзгәли тараганда, сөйләшә-сөйләшә, Рамай белән Яхъя да килеп керделәр.
— Төпчекләре чирләп тора, Флюрасы килә алмады инде,—диде Рамай каршыларына кабалана-кабалана килүче Сәкинәгә.
— Ни булган соң?
— Ангина диме.
— Ялан аяк йөргән бүген...
Яхъя плащын, зәңгәр велюр эшләпәсен чөйгә элә-элә шулай диде һәм, кулларын уа-уа, алгы өйгә узды, Сәвия белән кул биреп күреште. Дамир да килеп кергәч, аңа серле генә күз кысып алды, сыңар кулын сузды. Сәвия, ак алъяпкыч бәйләп, пилмән салынган тәлинкәләрне үзе өләшергә җыенган иде, әнисе:
— Бүген син — кунак. Кунак булсаң, тыйнак бул. Әнә утырыгыз түргә, синең өчен әзерләнгән аш бу,— диде. Үзе, мич кадәр булса да, йөгереп кенә йөри тагын, тик ул баскан саен сайгаклар гына сыкрап кала. Моны Яхъя да сизде бугай.
— Сәкинәттәй, бик ашыкма, әкренрәк бас, сайгаклар сынмасын,— диде.
— Сынсын, барлык бар, куйдырыр әле...
Түгәрәкләнеп утырдылар. Рамай буфеттан бер шешә коньяк алды. Кечкенә рюмкаларга салып чыкты да:
— Я, Сәвия кайту. Дамир зажигалкасын табу хөрмәтенә,— дип, рюмкасын югары күтәрде. Барысы да чәкештерделәр.
— Авызың бәхетле булса, җеп белән тартсаң да килә ул ризык, язмаган булса, аркан белән тартсаң да килми, китә, ди торганые әби мәрхүм,—диде Яхъя, Рамайга күз кысып. Тегесе сүз әйтеп тормады. Рюмканы авызына каплады. Сәвия дә. Сәкинә дә рюмкаларын өстәл түренәрәк этеп куйдылар. Дамир да рюмкага иренен генә тидереп куйган иде, Рамай аны ай-вайга куймады.
— Эчмәгәнеңне беләм, беренчесен җибәр әйдә! Үлмәссең, коньяк кына ич ул,— дип эчереп бетерде. Рамайның үтереп кыставын Сәкинә өнәп җиткермәде булса кирәк:
— Нигә кыстыйсың, бармаганына, өйрәнмәгәненә рәхмәт кенә диген,— диде. Кара борыч сеңдереп пешерелгән пилмәнне барысы да яраттылар. Рамай белән Яхъя тагын берәр рюмка тоттылар. Дамир урыныннан кузгалды.
— Рәхмәт, Рамай абый, Сәкинә апа. Мин китим инде,— диде. Рамай ана текәлеп карап торды, аннары: «Мин хәзер чыгам, китми тор әле,—диде, аның күзләре әллә ничек мәзәк булып ялтырады. Дамир
артыннан Сәвия дә кузгалды. Алар чыгып китү белән Рамай алдында торган чәй тәлинкәсендәге олы йомрыны алды да
— Авыз чылатып утырырга монда! — дип, ана тутырып коньяк салды, Сәкинә бу нишли инде тагын дигәндәй, күзләрен челт-челт йомган арада эчеп тә жибәрде. Тиз генә үрелеп пилмән капты, авыз читен ♦ кул сырты белән сыпырып алды да Яхъяга:
— Мин хәзер, барса, әнә, сала тор,—дип, яртыга төшеп барган з коньяк шешәсенә төртеп күрсәтеп, тышка чыгып китте. Сәвия кереп < килә иде, ана сүз кушмады, урамга таба атлады. Дамир кабинада иде инде, машинасын кабызган, башын ишек тәрәзәсеннән тыгып, председа- £ тельне көтә иде.
Рамайнын башы жинелчә генә шаулый башлады. Сонгы елларны аз < гына төшергәләп алса да, баш дигәне нигәдер ишарәләгәндәй әнә шу- ь лай үзенчә сигнал бирә. Чигәләрен кыса торган бу гүелдәүне ул тын = калып тынлый. Чигә тамырына бармагын куеп, пульсын саный, анын х ничегрәк тибешен барлый... «Мотор тузып бара, карбюратор да чүплән- ф гән, нидер тыгылып-тыгылып китә. Юк, шаярырга ярамый»,—дип, ул * үз-үзенә әллә ничә тапкыр сүз дә биргән иде инде. Сәбәбе чыгып тора = бит. Менә бүген Шамил күчтәнәченнән баш тартып булмады, болай да й серкәсе су күтәрми. Аннары Сәвия белән Дамир хәле. Хәл генәме әле? ч
Рамай Дамир артына кереп утырды. «Беломор» кабызды Тирән * итеп эчкә суырып суырып алды да, гаепле кешедәй, башын түбән иеп, к ни кычкырып, ни пышылдап түгел дигәндәй, тавыш белән.
— Дамир, әйдә мужикларча сөйләшик әле, мин бит барысын да * сизеп йөрим,—диде. Дамир кабина эченә ут кабызды, ялт итеп Рамай- ♦ га таба борылып утырды. Рамай күзләрен кыса төште һәм:
— Утны сүндер,— диде. ®
— Нигә? и
— Кирәк түгел..,
— Нәрсә сизенәсез, Рамай Ибраһимович? Болай тырышып йөрим кебек бит инде... Гөнаһ-фәләнем дә юк.
— Әйттең... Иске авызга яна аш!.. Их. Дамир, Дамир!.. Эш синен эштә, эштәге гөнаһын турында гына булса!.
— Әллә берәр нәрсә бармы, Рамай абый?
Дамнрнын тавышы шомланып чыкты.
— Менә сиңа кодагыйрак эшләр чыгарга тора әле монда, Дамир туган...
— Нәстә булыр тагын?..
— Дамир... Сәвия белән арагыз ничек?
Бу сораудан Дамирнын тыннары куырылды. Ләкин ул куркып та, каушап та калуын сиздермәскә тырышты Яхшы әле—председатель утны сүндерткән иде
— Әйбәт, Рамай абый. Сез каршы килмәсәгез...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, председатель кулын анын иненә куйды,аны кочаклады һәм
— Әйбәт икән, анысына молодей!.. Ләкин, ләкин, Дамир...— Аның теленнән чак кына улым дигән сүз ычкынмады. Ә ул сүз менә ничә еллар инде тел очында тирбәлә. Әмма бер тапкыр да ул аны кычкырып әйтә алганы юк.—...Көтәргә, күп көтәргә туры килер снна... Ә онытсаң, ишшу лутчы.. Беткәнмени синдәй егетләргә авылда кызлар...
Председательнең сонгы сүзләре Дамирны тетрәндереп жибәрде. «Бердәнбер кызын мина бирергә гарьләнә... Мин нәстә, председатель йчртүче гади шофер, анын денщигы... Их, Рамай абый, Рамай абын!. Үз әтием булмагач, әти дип дәшәргә тилмереп үскән көннәрнең ачуын алып, исемеңне әнә шул сабый чакта сусаган сүзгә әверелдереп, салкын чишмә суларына ябырылгандай эчәргә, кешеләргә тереклек бирүче моңлы бер жыр итеп гомер буе авыздан төшермм көйләп кенә йөрергә
өметләнгән, ышанган көннәрдә мондый яман уйлар ничек килде сине| башына? Сәвиягә гашыйк булмасам да, кеше буларак га атам кебек якын кеше бит син минем. Нишләп башка сыймас мондый сүзләр сөйлисен син?» Күнеле шулай дип иңрәде, йөрәге кан саугандай сулкылдады Дамирның.
— Аңламыйм мин сезне, Рамай Ибраһимович.
Аның тавышы кыллары өзелгән скрипкадан калтыранды. Рамай аны гагын да ныграк кочаклый төште. Бер кулы белән бөдрә чәчләреннән сыйпады.
— Аңларсың, көт әле, у-у— Әй, Дамир...
— Мужикларча сөйләшүен шушымы инде?
— Ачуланма, шушы, башы... Ә хәзергә бусысы да житәр... Тик. Дамир, бер үтенечем бар. Әйбәт йөр. Бердәнбер кыз бит ул минем. Син әйбәт егет, ышанам мин сиңа...
— Председатель кызына үрелмә дигән сүз була инде бу...
Рамай кулын Дамир иңеннән алды, гәүдәсен артка ташлады. «Волга» утыргычлары ыңгырашып алды.
— Син. Дамир, анысын куй! Мине кем дә, Сәвияне кем дип беләсең? Син дә, без дә бер нәрсәдән әвәләнгән. Җирдән яралган крестьяннар бит без...
— Егерме ел председатель булган кеше белән кая китә инде ул безгә чагышу, синең каның да икенчедер инде хәзер... Сәвиянекен әйткән дә юк...
— Син, малай, азызыңны чамалап ач! Ату...
— Нәстә ату?.. Бездә дә бар ул беләкләр!..
Дамирның кинәт дәртләнүендә, урыныннан кыймшанып-кыймшанып куюында, өзек-өзек тавышында Рамайга яшьлеге күзенә күренгәндәй булды. Аның иреннәре елмайды.
— Я, син кызма әле, Дамир... Менә сиңа кодагый дигәндәй, бүген монын очына чыгып булмас... Бер сөйләшербез әле... Тик шулай да күзеңне башка кызларга төшерә тор... Пар түгел сез Сәвия белән... Де- ресрәге, ярамый... Ишетәсеңме? Ярамый...
— Ник?
Рамай бу сорауга жавап бирмәде, машинадан төште дә:
— Иртәгә машинаңны кара, ял ит, мин ат белән генә йөрермен,— дип кереп китте. Капка келәсе шалтырап бикләнгәч тә Дамир әле беравык исенә килә алмый торды. «Пар түгел сез Сәвия белән, пар ту- гел!» Колак төбендә иң якын кешесенең, өзелеп сөйгән Сәвиясенең әтисе, әтисенең әнә шул сүзләре, өй чикерткәсе сайрагандай, чынлап торды. Буш күңел, дөньясына кул селтәгән баш, ачу кайнап торган йөрәк белән кузгалып китте ул.
Рамай өйгә кергәндә Сәвия баян уйный, Яхъя белән Сәкинә аны тын гына тыңлыйлар иде. Сәвия әнисе яраткан көйне — «Рамай»ны уйный иде. Кашлары җимерелгән, маңгае жыерылган Рамайны ишектән күрү белән Яхъя урыныннан торды һәм шактый кызара төшкән йөзен шифоньер көзгесеннән карый-карый:
— Ни булды, Рамай Ибраһимович? — дип сорады.
Рамай кулын селтәде, сүз дәшмәде. Өстәлдә торган шешәдән тагып бер рюмка салып эчте.
— Әтисе, артыгы китә түгелме соң?
Сәкинә, шулай дип, авыр гәүдәсен диваннан чак-чак күтәреп:
— Грязлечениега барасы иде, Яхъя... Бик тә җәфаланам бит. Колагына төшерсәң иде шуның. Ярар, ярар, ди. Өйдән чыгу белән оныта. Өйгә кайткач кына хатыны барын белә,— диде һәм шешәне, бөкеләп, буфетка алып куйды.
— Нигә, культура работниклары райкомсоюзы аша алырга булыр аны.
Яхъя, тәрәзә кырындагы кадакка элгән костюмын алып, аны кия- кия, Сәкинәнең соравына шулай дип жавап бирде.
— Аннан көтсәк...
— Колхоз аша авыррак шул...
Рамай да сүзгә кушылды. ’ «
— Май баса сине, карчык. Көн саен Атлап тавыннан бер юыртып _
кайтсак, берниен калмас. з
— Ышанмыйсың инде син минем чиргә, әтисе... <
— Ышанмаска... §
Яхъя саубуллашып чыгып китте. Күнегелгәнчә, аны берсе дә озата £ чыкмады. Капка ябылу белән, Рамай кызына күтәрелеп карады. Ул ь өстәл өсләрен жыештырып йөри иде.
— Сәвия, кызым,—диде ул аңа, иркәләп — Моннан сон Дамирдан £
читтәрәк йөр. Ашадыкмы? ' =
Сәвия комачтай кызарды. Кулындагы тустаганы төшеп китте Сы- х нар кулы белән битен каплады. Сәкинә кызы янына барып басты, анык имнәреннән кочаклады һәм Рамайга гажәпсенеп карады да.
— Дамирга ни булган, әтисе? Чибәр, акылы днсән. башкалардан = аерылып тора. Ик акыллы кешене генә үзенә шофер иткәнне бөтен район белә. Ни булды? — дип сорады.
Рамай кулын селтәде. ?
— Менә сиңа, кодагый, Дамирга берни булмаган... Тик Сәвия анык Е
тирәсендә күбәләкләнмәсен... Менә шул! "
Кыз белән ана бер-берсенен күзләренә карап сүзсез калдылар
Рамай әкрен генә чишенә башлады. Алар икесе дә кече өйгә чыгып 2 киттеләр. Башын мендәргә төрткәч тә йоклап китәр төсле иде, юк, йокы 3 дигәне бу төнне дә эләкмәде Рамайга. Күзен йому белән Дамир гәүдәсе » калкып чыга. Аннары Сәвия Әнә алар шомырт чәчкә аткан вакытта м мәктәптән кайтып киләләр. Икесенең дә кулларында Мактау кәгазьләре, шуны болгый-болгый ана таба йөгерәләр. Дүртенчене икесе д-t отличного бетерделәр бит алар. «Кызым... Улым, улым!» Анык күзләренә яшь килде...
Председательләр таралганнан сок, Рәшат Галневич барлык бюро членнарына да кабинетка жыелырга кушты. Кабинетына кереп, сары күн тышлы папкасын өстәлгә генә куйган иде. авыл хужалыгы идарәсе начальнигы Урмакаев килеп тә керде. Ул секретарьнын күзләренә текә леп карады, кин маңгаен йөнтәс кул сырты белән ышкып куйды Гадәттәге үз урынына утырды да, терсәкләренә таянып, секретарьга дәште
— Рәшат Галневич, бер сүз ишеттем бит әле мин.
— Айга менмәгәннәрдер бит безнекеләр, авызын белән кош тоткандай булгансың?
Соңгы вакытта анык бу кешегә ничектер ихтирам дигәне салкыная төште Юк йомышын бар итеп гел райком тирәсендә урала. Конкрег төбәген әйтмичә колхозларга да чыкмын. Ни кушсак да ярар дип кенә тора, кайтып, үтәлешне тикшерә башласак, берсе дә эшләнмәгән була. Әллә нинди тип.
— Айга менәсе юк. жирдә дә әллә ни эшли икән бездә кешеләр.— Дип елмайды Урмакаев —Раман Ибраһимовнч утырткан бит безне телсез галошка.
— Ничек?
— Әйтәм аны графикны арттырып үтәдек дип лаф орды.
— Нәрсә, әллә үтәмәгәнме?
— Үтәгән! Бер кулы белән биргән, икенчесе белән алган. Районга кайткан бөтен комбикорманы үзенә алып бетергән... Дүртенче квартал исәбенә дә кергән хәтта.
— Үткен! Крестьянча хәйләкәр, аягын алдан киенеп куя белә, әйте- рен юк. Вот, шельма! Язын фураж сорап килер әле...
Телефон шалтырады. Рәшат Галиевич трубканы алды,
— Әйе, тыңлыйм... Нәрсә? Алты да биш дисеңме? Аз. Республикада жиде дә бер. Җиде дә бергә төзәт. Баш санынмы? Элеккечә бир. Бишенче январьга чаклы ерак әле... Тула ул. Син бүгенге, хәзер бирә торган отчетың турында кайгырт, кызым.
Ул трубканы ипләп кенә куйды.
— Республикада кичә көнлек савым жиде дә бер. Шуннан да кнм биреп булмый бит инде. Җилкәгә көн дә удар алып булмый. Алга таба куарбыз, тиздән сыерлар бозаулый башлый. Вәрәшовтан булмады, бюро члены син, әнә шул райстатны кулыңа ал әле,— диде ул Урма- каевка, аның йөзенә кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Урмакаев яңакларын чалышайтып иснәп алды да:
— Була ул, Рәшат Галиевич, бик тәкәббер кыз ул, райстат инспекторы, гайкаларын борырмын мин аның,— диде.
Урмакаев чыгып киткәч, Рәшат Галиевич графиннан су салып эчте. Чәнчешкәләп торган йөрәге бераз хәл алгандай булды. «Ник кермиләр соң бу бюро членнары?» Ул өстәл кырындагы кнопкага басты. Ишектә оештыру бүлеге мөдире күренде.
— Бюро членнары кайда?
— Биредә, иптәш Шаймиев.
— Керсеннәр.
Алдан, пеләш башын кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, Вәрәшов, аның артыннан иреннәрен бөреп, күзләрен ялт-йолт уйнатып, район газетасы редакторы, оештыру бүлеге мөдире Тәлгат Шәяхметов, райкомның икенче, өченче секретарьлары керделәр. Бер мизгелдә Шаймиев һәркай- сын күңеленнән үткәрде. Вәрәшов — тәҗрибәле Совет работнигы. Төрле холыклы, темпераментлы секретарьлар белән эшләгән кеше. Бу районда ун елдан артык эшли инде. Сүзен уйлап, үлчәп әйтә.
Район газетасы редакторы — мәзәк бәндә. Газетаны егетләре сөйри, ә бу райкомның мәңгелек вәкиле булып йөри бирә. Үзе дә күнеккән инде шуңа. Газета башында шундый кеше утырырга тиешме? Тәлгат Шәяхметов — әле яшь, әмма акыллы күренә. Авыл хуҗалыгын сөйрәүче икенче секретарь Халикъ Кәримович— пәһлеван буйлы. Районда аннан озын кеше юк, диләр. Югары белемле агроном. Кызу, бик тә турыдан ярырга ярата. Маневрларга баруны әле белми. Әмма Вәрәшов белән бик яхшы мөгамәләдә. Элекке колхоз председателеннән күтәргәннәр аны. Идеология секретаре — белемле егет. Казан университв' тының журналистика бүлеген тәмамлаган. Киләсе сайлауда аны я редактор, я идеология секретарена тәкъдим игәргә кирәк булыр... Вәрә- шовның тамак кырып алуы аның уйларын бүлде.
— Иптәшләр, озак утырмабыз,— диде Шәймиев, аяк өсте басып.— Бер генә мәсьәлә буенча уртак фикергә килергә кирәк. Туңга сөрү буенча обкомнан тагын звонок булды. Без республиканың уртача күрсәткечләреннән дә түбән барабыз. Нишлибез?
Башлап Вәрәшов телгә килде:
— Берәр атна соңгарсак соңгарырбыз, бөтен көчне салам жыюга тупларга кирәк. Салам җыю буенча удар атна игълан итик. Өмәләр оештырыйк. Басуда туклану оештырыйк.
Халикъ Кәримович та аның сүзен куәтләде:
— Шулай хәерлерәк булыр, Рәшат Галиевич... Сөрүне туктатмаска,, һәр тракторны ике смена эшләтергә кирәк. Иң беренче «К-700»ләрга | мәйдан ачарга кирәк. Аларны икешәр смена эшләткәндә һәр «К-700»
көнгә егерме биш-утыз гектар бирәчәк. Алар янына барлык чылбырлы тракторны өстәсәк,— диде ул һәм кулындагы кәгазен күтәрә төште — Шундый расчетлар белән эшләгәндә сөрү егерме бишенче сентябрьдән дә сокга калмый бетәчәк... Моннан да сокга калу — киләсе ел укышына балта чабу дигән сүз. Болай да август зәбе белән утырдык,— диде. *
— Нигә, планны срогында үтәдек бит,—дип бүлдерде аны редак- я
тор. Халикъ Кәримович ака таба борылды һәм калын кара кашларын 2 җыерып: <
— Ничек беткәнен белмәмешкә салынмагыз инде. Яхшы әле — сиз- изделәр диген. Рәтләп анализламаганнардыр инде. 30—31 августта < көнгә дүртдүрт ярымшар мең гектар сводка бирдек. Чәчүмени ул, сөрү бит, сөрерсек көнгә шулай?
Халикъ Кәримовичның бу сүзләрен Рәшат Галиевич яратып бетер- н мәде. =
— Үткәннәр турында баш вату өчен җыенмадык. Безнең өчен хәзер- х
ге момент кадерле. Көн үзәгендәге төп звеноны эләктереп алырга һәм * аны у кышлы хәл итәргә кирәк. Төп звеноны! Партия безне шулай өйрәтә. Мин иптәш Вәрәшовнык тәкъдимен хуплыйм. Шука өстәп менә ® нәрсә дә эшләргә кирәк. Жирләрне тизрәк ачу өчен ике-өч көн салам- п ны яндырырга кирәк безгә. Ул арада салам эскертләүчеләр дә тын ч алыр, алар да сөрүгә участокларны өлгертерләр. Ә салам бездә җитәр- £ лек, куркасы юк. Төньяк районнарда гел яндыралар әле. к
— Аннары безгә салам сорап киләләр,— дип төрттереп куйды Вә-
рәшов. Рәшат Галиевич аның сүзен ишетмәгәнгә салышты, сүзен дәвам иттерде: я
— Иптәш Шәяхметои, иртәгә иртәнге сигезгә активны җый, х шушы мәсьәлә буенча колхозларга вәкилләр чыгарабыз. Бюро членна- £ ры барысы да бу атнада төп игътибарны шушыңа бирергә тиешләр. Туңга сөрү — бүгенге беренче номерлы бурыч.
Халикъ Кәримович урыныннан күтәрелде. Рәсми сүзе булса шулай итә ул.
— Рәшат Галиевич, каш ясыйбыз дип күз чыгармыйбызмы без? Куәтле техникага юл ачабыз дип саламны яндыруны әнтәм. Соңгарак калсак калыйк, саламга кул тидермик. Үзегез беләсез, районда фураж ягы шәп түгел. Силос, сенаж ярыйсы. Ләкин анын да сыйфаты ничек була бит әле. Ә басуга бер ут төртсәң, аны туктатам димә. Баштан үткән инде ул хәлләр,—диде ул, бармак очларын өстәлдә биетә-бнетә.
Вәрәшов башын кыңгыррак салды, яртылаш Рәшат Галневичка таба борылды һәм:
— Кем ничек уйлыйдыр, Халикъ Кәримович сүзләрендә хаклык зур Кыш корсагы — алты ай, диләр иде элек. Ә хәзер ул кимендә ун ай. Чөнки табигый болыннар юк. сөрелеп бетте. Берьеллык үлән сабан туйларсыз чабарлык булмый. Кара җир иснәтеп мал җаны саклап йөри торган заманалар үтте. Ел дәвамында өзлексез продукция җитештерергә һәм сатарга кирәк. Ә бу азык, тагын һәм тагын бер кат терлек азыгы дигән сүз. Шунлыктан салам яндыру турында авыз да ачмаска кирәк Без әйтмичә дә яндыралар әле аны,— диде.
Рәшат Галиевич Вәрәшовнын сүзенә берни дип тә җавап кайтармады, биген кул сырты белән сыпырды да:
— Ныклы контроль куярбыз Ике-өч көннән катгый рәвештә тыярбыз,—диде. Бюро членнары, әнгәмә-кинәшләшүнен шушының белән ’ бетүен аңлап, барысы да урыннарыннан кузгалдылар. Тик Вәрәшов кына кузгалмады. Ишек ябылу белән Рәшат Галиевич ана дәште.
— Нәрсә, әллә махсус фикерегез бармы5
— Бар шул, Рәшат Галиевич. аклашырга кирәк безгә.;. Икебез дә бер йөкне, халык, партия ышанып биргән хәзинә төялгән йөкне тарта
быз.— Вәрәшов йөткереп алды — һәм. ничектер. Крылов мәсәлендәге чуртан, кысла, аккош кебек килеп чыга...— диде.
Шәймиевнен күзләре кысылды, ул урынына утырды, бер кулы белән яңагына таянды һәм:
— Ничек, акламыйм... Кайсыбыз чуртан, кысла?.. Аккош кем икәне ачык,— диде көлеп.
— Эш кемнең аккош, чуртан, кысла булуында түгеллеген сез яхшы беләсез. Эш — принципта.
— Ничек принципта?
— Туңга сөрүне иртә төгәллибез дип салам яндырырга әмер бирүегез принцип түгелмени? Бюро членнарының күбесе мона риза түгел.
— Беренче секретарь әллә үз сүзен үткәрергә тиеш түгелме? ■
— Тиеш. Дөрес тәкъдирдә. Әгәр дә анык дөреслегенә үзе дә инанса. Сез бит, Рәшат Галиевич, моның дөрес түгеллеген, үзебез утырган агач ботагын үз кулыбыз белән кисүебезне яхшы аңлыйсыз. Ник шуна барасыз?
Шаймиев папирос кабызды, тирән итеп суырды, урыныннан торып, ишекле-түрле йөреп алды һәм Вәрәшов каршысына басып болай диде:
— Район өчен, аның бүгенгесе өчен мин җавап бирәм.
Аны Вәрәшов бүлдерде:
— Юк, икебез, бергә җавап бирәбез...
— Мин туңга сөрүне егерме бишенче сентябрьгә төгәлләргә вәгъдә бирдем. Саламны яндырмаганда ул үтәлмәячәк.
— Киләсе елны терлек продуктлары җитештерү турында да вәгъдә бирүегезне онытмагыз. Без исән. Ә исәннәргә аны искә төшерәчәкләр һәм аны да сораячаклар.
— Әле ул көнгә кадәр...
— Мин принципиаль каршы, һәм моны тиешле оешмалар алдына куюны үземнең коммунистлык бурычым дип аңлыйм.
Рәшат Галиевич ачусыз гына көлеп куйды:
— Габделхак Шакирович, нигә чан сугарга? Мин бит ике-өч көнгә генә дидем, бераз тын алганчы... Аннан без хәл җыябыз. Максатка ирешү юлында маневрларга барыла инде ул.
— Юк. Рәшат Галиевич, мин моның белән килешә алмыйм һәй кайда салам яндыру күренсә, шундук район янгынчыларын җибәрәм.
— Ут белән уйнамагыз!
— Без аны сүндерүчеләр, уйнарга вакыт юк.
Рәшат Галиевич өстәл артына барып басты.
Вәрәшов, башын югары тотып, нык-нык басып, ишеккә таба китте.
Иртән туңга сөрүнең барышын үз кулларына алырга тиешле вәкилләр белән җыелыш үткәргәннән соң. Рәшат Галиевич колхозларга юл тотты. Кәефе шәп түгел иде аның. Сания тагын бүген өйдә кунмады. Иртән дә кайтмады. Редактор хатыны белән ахиригә әйләнгәннәр дия колагына кергән иде бер. Шунда кунып калды микән?
Ул тәрәзәгә карады. Иксез-чиксез басулар. Алар рәт-рәт тезелгән салам чүмәләләре белән чуарланган. «Кайдан җыеп бетерерсең моны? Хәзер халык бәрәңге ала. чөгендергә ябырылды. Кышлыкка дигәнне басу читләренә эттерергә дә калганын яндырырга,— дип уйлады ул һәм үз-үзе белән сөйләшеп алды.— Съездга килгән елны шулай каршылыйсыңмы, съезд елы уңышына шулай нигез саласыңмы дип мәсьәләне кабыргасы белән куярлар. Сөтне, итне дә ерып чыгасы бар».
Шоферы Зиннур аңа башын борды да:
— Нәрсә, мина әйтәсеңме, абый? — диде. Рәшат Галиевич оеша башлаган аякларын сузып җибәрде. Зиннурга карамыйча гына:
— Юк. сиңа түгел. Үзем хыялланып барам әле,— диде. Уң якта бик көр тишелгән уҗым басуы күренде. Ул чәүкә күмелерлек булып килә инде.
— Aff. ужымы ла ужымы’ — Зиннур телләрен шартлатып куйды.
— Нык куакланган, өше.мәсә инде.
— Өшеми! Бу хәзер малга ашатырга дигән ужым бит.
— Каян беләсең’
— Халикъ Кәримович белән икенче көн генә әйләндек әле без бу ф колхоз басуларын. Председатель шулай диде.
Рәшат Галиевич дәшмәде. Шамил Сабирович колхозына барып жит- з кәнче алар бер-берсенә сүз кушмадылар. Зиннур «Волга»сын идарә болдыры төбенә үк илтеп туктатты. Гадәте шулай анын. Ишекне ачу р белән баскычка басарлык булсын. Идарәдә баш бухгалтердан гайре < кеше юк иде. Рәшат Галиевич председательне сорады Бухгалтер, авторучкасы белән колак артын кашый-кашый, түшәмгә карап торды. Анна- < ры, алдындагы кенәгәләрен шкафка ашыга-ашыга куел
—• Хәзер, Рәшат Галиевич. табам мин аны... Монда гына булырга = тиеш ул,—диде дә жәһәт кенә чыгып китте. Рәшат Галиевич бухгалтер 5 урынына утырды, папкасын ачып, егерме дүртенче форманы алды да «Игенче» колхозы астына сызып кунды. Итне күптән үтәде инде бу * колхоз Сөтне үтәргә шактый тырышасы бар. Ә йомырканы үтәми дә = үтәми. Кышка кергәндә йомырка агылмый ул. Бетерергә кирәк мондый ® колхозлардагы кошчылыкны...
Оператив сводка кенәгәсен карау да күңел тынычлыгы бирмәде > Тунга сөрү яртылаш та үтәлмәгән. Трибунадан 25 сентябрьгә бетерәбез дип вәгъдә бирде үзе. Ничек бетерергә уйлыйдыр. Салам жыю да на- о чар. /Кыелган һәр гектары сөрелеп барган. Шул, салам жыю тоткарлый * моны да... ®
Менә туп кебек тәгәрәп Шамил Сабирович килеп керде. Күз төбенә ® чаклы борыны кызарган.
— Ичән-имин генә килдегезме, Рәшат Галиевич!—дип. ул нке м куллап килеп күреште һәм: — Әйдәгез минем кабинетка,— дип, чалбарының тезенә чаклы төшкән кесәсеннән ачкычларын эзләп. Рәшат Галмевнчны үз кабинетына алып чыгып китте. Кабинетка керү белән Шамил өстәл артындагы креслосына барып утырды, майланып, ялтырап торган күзләрен секретарьга төбәде. Рәшат Галиевич стена буендагы кәнәфигә утырды, аякларын сузып жибәрде һәм:
— Ну, туңга сөрү ничек бара? — дип сорады. Шамил түбәсе пеләшләнә башлаган башын кыска бармаклары белән сыйпады, аннары куен кесәсеннән блокнот чыгарды да чепи күзләрен челт-челт йомгалап:
— Тәк. бүгенгече көйгә бер мен чикчән дүрт гектар... Безнең бер «К-700». алты «ДТ-75», ике «ДТ-74» бар. «К-700»гә көнгә егерме бишәр, тегеләренә ике чменага унарны чалганда, көнгә йөзәр гектар биреп барырлык рәт бар безнең. Шул әйткән чрокка бетерәбез зәбне, Рәшат Галиевич.
— Ә кичә күпме сөрдегез?
— Кырык биш.
— Аннан алдагы көнне?
— Кырык.
— Соң мондый темп белән эшләгәндә бетми бит
— Без әле бер генә чмена черәбез Менә иртәгәдән икегә күчәбез. Чалам жыю кулны тота бит. Чтогометатель берәү генә безнең. Бирегез әле шуны безгә тагын ике-өчне, барыбер башка колхозларда рәтләп эшләтә алмыйлар аны.
— Нишләп, Вильданов эшләтә бит.
— Ул — ичключенне, Вильдановтагы механизаторларга завод конч- трукторлары килә. Аларны өйрәтеп жибәрәләр әле алар Вильданов нын көче—механизаторларда анын Анын колхозында һәр ир кеше ким дигәндә я шофер, я зракторчы. Өсп-өеп, көчләп укыта бнт ул аларны.
— Ә син ник укытмыйсын?
— Хәзер бездә дә кытлык юк.
— Әйдә, басуларны әйләник.
Алар кабинеттан чыгып киттеләр. Рәшат Галиевич артка, Шамил белән янәшә утырды. Машина кузгалу белән Рәшат Галиевич 'председательгә кырыс кына:
— Шамил Сабирович, артыграк шаярасын түгелме син кырыклы белән? — диде. Шамил иңнәрен җыерды.
— Юк, норма, иптәш Шаймиев. Кичә кайннш кайткан иде. Кичаге генә ул.
— Эчсәң сәбәп табыла. Кара аны, соңыннан үкенерлек булмасын.
Юл буенда туктап торган тракторны күрү белән Шаймиев шоферга туктарга ишарәләде. Тракторчы кабинада йокы симертә иде. Шамил аның аягыннан тартты. Тракторчы, тузан сарган битен кепкасының эчке ягы белән сөргә-сөртә, җиргә төште. Рәшат Галиевич аның белән кул биреп күреште.
— Ник сөрмисең, әллә ватылдымы? — дип сорады ул тракторчыдан.
Тракторчы дәшмәде, күрмисезмени дигәндәй, салам чүмәләләрен төртеп күрсәтте.
— Иртәгә чалам эчкертләү звеночы монда күчә. Чин нишләп икенче бригадага китмәдең? Анда җир бар иде бит, шулай әйтелде бит чнңа1-
Тракторчы башын иде.
— Бригадир синлек җир ачтырам, китми тор, хәзер картларны булса да оештырып чыгарам дигәние,— дип мыгырданды.
— Бирермен мин чезгә! Ачтырырмын җир. Менә бүгенге трактор көнен бригадир белән икегезнең чыртыгызга чәпим әле. Аннан белерчез трактор көненең күпме бәһәдә йөргәнен. Аңладыңмы, туганкаем?
— Аңладым, Шамил абый.
Ул да булмады, Рәшат Галиевич читкә, тезелеп киткән чүмәләләргә таба атлады һәм кесәсеннән шырпы чыгарып, саламга ут төртте. Ут шундук үрләп китте. Кызыл ялкын телләре һавага сузылды. Шаймиев Шамилгә дә, тракторчыга да кул болгады.
— Кабинада йокы симерткәнче алдыңдагы бу чүмәләләргә ут төртсәң, күпме җир сөргән булыр идең инде,—диде ул, гаҗәпсенеп авызын ачып торган тракторчыга. Аннары председательгә эндәште: — Шамил Сабирович, райком кушкан һаман барып җитми бугай әле сиңа?..— Секретарь беравык, тотлыккандай, ачкан авызын яба алмый торды — Трактор тик тормасын, саламны хәзер үк яндырыгыз, менә бу юнәлештә тракторга юл ачылсын!
— Рәшат Галиевич, быел бу юнәлештә чөрергә ярамый. Былтырда шул уңайга чөрелде. Аннан, авышлыкка карагыз. Рельеф кушмый.
Председатель аңа шулай дип аркылы төшкән иде, Шаймиев күкерттәй кабынды.
— Хәзер нинди сөрү юнәлешләре турында сүз булырга мөмкин?! Көнне, бүгенге көнне кулдан ычкындырмаска кирәк. Агроном кеше бит син. Күпме иртә сөрсәң, шул хәтле отасың. Теләсәң нишлә, ләкин тунга сөр! Уңыш язмышы шунда.
— Аңлыйбыз. Рәшат Галиевич.»
— Аңласаң — бетге. Демагогияләреңне зәп астында калдыр, чыгарлык булмасын!
Икенче бригада басуында барган эш райком секретарена ошады-1 Салам эскертләүдә дүрт трактор, бер эскерт куйгыч эшли иде. Кешеләр | дә җитәрлек. Алар килгәндә, төшке ашка җыелалар иде. Урман буен-, да гына таган асып чәй кайнатканнар. Ашларны зур термослар белән I авылдан алып килгәннәр. Шамил Рәшат Галиевичкә тамак ялгап алырга тәкъдим ясады, тик секретарь риза булмады. «Сездән соң Виль-1
дановларга китам, шунда тамак ялгап алырмын, аларнын ашханәсе бар бит»,— диде. Шамилнең, үзенең өзелеп ашыйсы килгән иде. Рәшат Галиевич салам эскертләүчеләр белән сөйләшкән арада ул тозлый-тоз- лый ярты әтәчне сугып куйды. Чүмеч белән генә шулпасын да эчте, үзе ♦ һаман беренче бригада ягындагы, Шаймиев ут төрткән басудан күзен = алмады. Менә төтен сыегая, тарала төште. Киткәндә тракторчыга күз 3 кысып, сүндерергә кушкан иде ул ялкын ялмый башлаган чүмәләләр- < не — сүндергәндер. Күзгә дә юньле нәрсә күренеп, эчкә дә яшь әтәч В ите кергәч, кәефе күтәрелеп китте Шамилнең. Шаймиевнең Рамай кол- £ хозына барасын искә төшереп, Шамил кысык күзләрен йома-йома, х бригада членнары белән сөйләшеп торучы секретарь янына килде, әңгә- < мәгә колак салды. ь
— Ж.ук, ибдәш чеклетарь. яндырмыйбыз, кыш корсагы — ай. зур, = каптай кар астыннан тычкан тизәге дә табалмассың. Авыл янындагы - салам бүген төнгә юк була ул.— диде колхозлар оештырып йөргән ф Җәләй карт, кәҗә сакалын сыпыра-сыпыра.
— Ничек юкка чыга?
— Колхозчыга да корма кирәкме — кирәк. Вәт, бүген төнлә ният- ч либез. Иртәгә иртәнчәк анда шырпылы салам калмас. Кичә шулай килешендек бит авыл җыенында, сельсәвит уздырды. Әнә. ышанмаса- ? гыз, Шамил оланнан сорагыз. Үзе дә шундаие . Ә ул теге тракторчыга х исегез китмәсен, ибдәш чеклетарь. шулай, аяк өсте йоклый, бер аягын ® алганчы, икенчесен эт ашый торган мәхлук нәстәкәй ул. Трактор түгел, дилбегә дә тоттырасы түгел аңа
— Алай димә,—дип сүзгә Шамил үзе дә кушылмый түзә алмады.— = Мәхмүтнең аның баш йомры. Мен лә бер техникадагы электрооборудо- £ ваииене кем белә? Ул. Нигә килеп терәлчәк тә шуңа егылабыз Укуга х хиреч ул. Инчтитутның дүртенче курчында механическида укый. Гел бишлегә. Бетергәч ачпираитурага кил диләр үзен. Мине укыткан укытучылар шакката аның башына. Әллә чин аны йоклап яткан дисең? Йоклар! Я укып, я күзен йомып, мәчьәлә чишеп, я чертеж чызып яткан ул. Быел ук механик, ә укуын бетергәч, инженер итәм мин аны.
— Кара, кара, ничек яклый!
— Кызың җитеп килә, киявен дә ит. Шамил абый...
Бусын да коры калдырмады Шамил:
— Андыйларны яклыйм да. кирәк икән, имнәшкәннәр икән, кияү итәргә дә каршы түгел.
Колхозчылар күтәрелеп көлделәр, йөзләрдә елмаю чаткылары сүнә төшкәч. Шамил җитди. кырыс тон белән:
— Иртәгә чонгы чрок. Бу бачуда бәбкә чыгарганчы утырмагыз. Юкәлек буена күчәрчез,— диде.
Рәшат Галиевич колхозчылар белән жылы гына хушлашты. Машинага кереп утыргач:
— Ник башта ук ул басу саламының халыкка бирелгәнен әйтмәдең?—дип сорады. Шамил, зур корсагын тота-тота, кеткелдәп куйды.
— Әллә яратачыз. әллә юк. дип уйладым.— диде.
— Төлке син. Шамил Сабирович.
— Чак булмачаң, кайчак бүре авызына да кабамын...
— Райком секретаре бүремени сиңа?
— Алай димәдем ич. Рәшат Галиевич. валлаһи, уема да килмәде...
— Шулай да төлке син.
— Мин төлке булгач, кемдер бүре, куян, сарык та булырга тиеш Инде, алайса!..
Икесе дә көлеп җибәрделәр. Рәшат Галиевич аны идарәгә кадәр илтеп куйды. Алар дустанә генә аерылыштылар.
«Беренче Май» колхозы идарәсендә берәү дә юк иде. Типовой проект белән салынган бинаның һәр ишеген тартып чыкты Шаймиев. «Дежур-
8 «к. у.» ,ч а
33
imp* ирмиит . Liu ишек: ин1ч..лтмәгэн иде. лнда тәрәзә каршым4 урындыклар тезеп берәү йоклап ята. Өстенә яшел тышлы әйбәт толыв! ябынган. Шаймиев ике-өч тапкыр тамак кырды. Әмма әлеге кеше ба-1 шын күтәрмәде. Борын сызгырта-сызгырта йоклый, тора-бара гырлап' та ала. Шаймиев аның иңнәренә сак кына кагылды. Толып якасы күтәрелде, аннан кара бәрхет түбәтәйле, җитен сакаллы бер баш калыкты. Менә ул күзләрен тырышып-тырышып ачты, йөзенә елмаю чыкты.
— Ә, ибдәш секлеталь,— диде ул нечкә тавыш белән һәм җәһәт кенә торып утырды, аяк очындагы озын кунычлы киез катасын киде, алдында яткан толып чабуын бер читкә алып куйды да: — Оятлы буласың булса көт тә тор. Шул чаклы ятма, Заман, төн бар, җитешерсең j йокларсың әле, дидем. Юк, шайтан җиңде. Әле яңа, бисмилла, күз генә йомган нем. Ни арада йоклап кителгән диң, ә? Быбшый кызыл партизан башың белән пустта йоклап ят инде син, ә? Сугыш заманы булса, | валлаһи, трабунал! Ике сүләшү юк...
Рәшат Галиевич Заман картны шунда ук таныды. Ул елмая-елмая аңа дәште:
— Хәлләр ничек соң, бабай, картаеп буламы?
— Карт аю урманда гына була ул, улым. Ә хәлләргә килгәндә,ха- зер, иншалла!.. Син белмәгәнсеңдер әле, мине бер күмделәр бит инде, i яңадан тудым. Әле унбиш-егерме көнлек кенә сабый мин...— Ул өске иренен күтәреп, саргайган бердәнбер тешен күрсәтеп кеткелдәде, I
— Ничек күмделәр?
Заман карт почмактагы чөйгә элеп куйган бер көпшәле мылтыгын , алып караган булды. Аны яңадан элеп куйды.
— Шулай икән ул, улым. Әҗәл якадан алды бит бер көнне. Выжт мине Рамай олан «Волга»сы белән район бүлнисенә. Шәфкать кызлары гына дисәң аз булыр, оҗмах хурлары кебек кызлар тотмаган җиремне калдырмадылар... Тән читенсенә, ә күңел — һаман эт. Сыпырыгыз, озаграк сыпырыгыз, ди. Үлгәч әллә сират күперен кичеп була, әллә юк. Аны кичәр өчен дип тавык та чалган юк бит минем. Сират күперен кичсәк дә, анда оҗмахка керергә чиратның исәбе-чуты юк, ди. Инде, алла насыйп итеп, оҗмахка керсәң, район бүлнисендәге кебек хур кызлары әллә була, әллә юк, мин әйтәм. Үзем үлеп ятам, үзем хур кызлары кочам шулай. Теге дөньяга китә башлаганмындыр инде. Хирур кереп, укол бирегез бабайга, ди. йөзле кадак кебек энә белән кадыйлар гына бит. Билыгым тотмый башлады. Шулай да үтермәделәр болар мине. Атна дигәндә аякка бастым. Хупҗамалым саклады. Янымнан китмәде. Тернәкләнгәч тә көн саен диярлек килде. Өч атналар үтте шулай. Колхоздан хәл белергә килүче юк бит. Беләм, Рамай районга килеп йөри. Заман абзый, хәлләрең ничек? дип иик кенә бер сугылсын. Көн- нәрдин бер көнне дежуркага кердем. Телефоннан сорап колхозны алдым. Бухалтир аксак Кәрам туры килде. Тамакны кырдым да: «Кем бу?» мин әйтәм. «Беренче Май» колхозы бухалтиры», ди бу. Шәп, алайса, мин әйтәм. Сездә Заман исемле карт бариеме, бүлнистә ята идеме? Ята иде. Ятса, шул хәзер генә өзелде, шарт, мин әйтәм. Китсәнә, ди, Заман абый да үләр икән, ышанмыйм, ди. Ышанмасаң, тагын шалтырат дим. Шулай дидем дә трубканы куйдым. Күп тә үтмәде, тагын телефон шалтырады. Бусы Рамай олан. Аны да ышандырдым. Ике сәгать үтте микән, «Волга» белән Рамай олан, аның артыннан хуш исле урман печәне түшәлгән йөк машинасы килеп җитмәсенме!.. Мине күргәч, Рамай оланның күзеннән яшьләре чәчрәп чыкты. Аксак Кәрам гына башта, эштән бүлеп, дип кыбырсыды. Аннары ул да килеп кочаклады, гөнаһасы кирәк түгел... Менә шулай, ибдәш секлеталь, мин үлгәнгә кырыгы тулмаган әле, ә яңадан туганыма егерме беренче көнем. Бездә бит кешенең кемлегенә үлгәч кенә бәһа бирәләр. Менә мин дэ үлеп аңлаттым әле шуны...
Зиннур да кергән, ачык ишектән оашын гына тыгып тынлап торган <кән. Ул коридорларны яңгыратып көлеп җибәрде:
— Ха-ха-ха! Утырткансың икән Рамай Ибраһимовичны.
Рәшат Галиевич та рәхәтләнеп көлде. Картның юморындагы энҗе 5өртеген тоеп, рәхәтләнеп көлде ул. «Чыанан да шушындый картларга. * пенсионерларга игътибар аз шул»,— дип уйлады. Аннары:
— Ә председателегезне кай тирәдәнрәк эләктереп булыр икән? — =
цип сорады. J
Заман карт Рәшат Галиевичның алдына ук килеп басты, керфексез £ күзләрен челт-челт йомды, башын бер яккарак кыйшайтты да:
— Җене котырып чыгып китте. Теге мәгънәсез вәкилегез белән,—
ДИДе. i
— Нинди вәкил, кем ул?
— Гәҗит чыгара диме ул шунда.
— Ә, редактор беләнме?
— Шул инде, мәгънәсез бер нәрсә. Тыңлап тордым... Кем салам
яндыра ди инде бу вакытта? Аз булса бер хәл иде. Сару кайнатып йөри шунда... ~
Рәшат Галиевич Заман картны сабыр гына тыңлады. Шамил Саби- £ рович янында күтәрелгән кәефен бозасы килми иде аның. Ул тагын =• председательне сорады.
— Персндәтел әйтте, килгәнсең икән, мә, яндыр, дип, вәкилгә бер с
кап шырпы бирде. Мин торба юллап Әлмәткә китәм, диде. Яңгыр ку- » дырып үстерә торган болынлык ясап йөри бит ул, шуның белән җен- * данә. Көтүчеләрне дә бетерәбез, электр белән көтәбез, ди. 2
Рәшат Галиевич сүзсез генә кулын Заман картка сузды. Заман Z карт та аны, бер сүз катмыйча, болдырга чыгып, озатып калды.
«Терлекләр җәйләүдән кайтыр вакыт җитә, фермаларында кышка * хәзерлек ничек икән, юл уңаенда сугылырга кирәк»,— дип уйлады Рәшат Галиевич һәм Зиннурга авылның төньягындагы фермаларга таба төртеп күрсәтте.
— Фермаларны карыйк әле,—диде ул әкрен генә.
Күнеле белән тирән тынлык көтеп килгән иде ул монда. Ләкин юраганы юш килмәде. Сыерлар фермасында төзүчеләр бригадасы эшли иде. Алар купкан, черегән сайгакларны алыштыралар. Эшләре бер башта гына калган. Савымчылар стеналарны агарта Бер сварщик автоэчергеч трубаларын ябыштыра Барысы да үз эшләре белән мавыкканнар. Бер мәлгә алар райком секретарен шәйләмәделәр дә. Стена агартучы хатын-кызлары янына җиткәч, Рәшат Галиевич кычкырып салам бирде:
— Исәнмесез! Беләкләрегез талмасын!
Стена буендагы сәндерәгә менеп баскан хатын сискәнеп китте,— артка тайпылды, чак кына егылмады.
— Ай, куркыттың!.. Әйбәт кенә әле. Менә килен төшерергә җыенабыз. Вакыт әз калды. Өч көннән бу фермада эш бетәргә тиеш. Аннан тегесенә күчәбез,— диде ул. кулындагы пумаласын стенага терәгән ки- геш. Ремонтлап, акшарлап барган урыннар чыннан да кунак көткәндәй чиста, пөхтә булып кала иде. Тирес чыгару, азык өләшү, эчертү, :аьу — барысын машина эшли. Рәшаг Галиевич боларны сафка бастыру өчен никадәр көч куелганны күз алдына китерде. «Шулай да молодец син, Рамай Ибраһнмович! Ул төзүчеләр янында да туктап сөйләште. Аларнын да кәеф күтәренке иде.
— Рамай Ибраһнмович әйткән вакыттан бер көн алдан ничек тә бетерергә кирәк эшне момда,—диде какча чырайлы берәү — Мәгәр шулай булмаса, менә бу иптәшнең,— ул сайгаклык юнып маташучы карсак буйлы бер кешегә төртеп күрсәтте,— комбайнчы ул, комбайнын чистартып, юын кунды да монда килде, ■ өен күтәрәсе бар.
Рәшат Галиевич карсак буйлы әлеге кешегә дәште.
— Быел күпме урдыгыз?
— Урып буламыни хәзер,—диде теге кеше балта очын тактап чукып.
— Нигә?
— Нигә дип, комбайн күп, жир аз. Үз участогын беттеме — әмер көт. Башка комбайнчының да эшләп каласы килә бит.
— Кая, быел алай эшләдекмени? — дип сүзгә кушылды арадан берәү.
— Дөрес, быел группалап булгач, ярыйсы булды. Ватылсаң гына сафтан вәләй!.. Ә кем ватыла бездә? Элекке кебек бер комбайнга карап ятсаң, утырасың хәзер төп башына. Унбиш көнгә җитмәде быел урак. Иөз алтмышар гектар гөшә комбайн башына уру. Әле совхозга барып эшләп кайттык. Барысы өч йөзләп гектар булды бугай быел.
— Ә уңыш?
— Үзебездә егерме алты центнер, совхозда егерме өчәр булды.
— Ә кесә ягы ничек?
— Совхозныкын кушып, егерме дүрт көнгә 560 сум төште.
— Әйбәт!
— Әйбәтен әйбәт! Ә ипине ничек бирәләр, хөкүмәт бәясе белән»,
— Ник. кыйбатмыни?
— Кыйбат та түгел, ләкин дөрес тә түгел.
— Ник?
— Игенчегә килешә торган эшмени ул.
— Аңламыйм.
— Ниен аңламыйсың аның? Игенчегә, үзе ипи үстергән кешегә, ашлыкны үзкыйммәт бәясе белән сатарга кирәк. Аннан колхозга күпме зыян? Планнан тыш, сортлы ашлык саткан өчен алган өстәмәләр аны шартлатып каплый. Быелгы отчет-сайлауда кабыргасы белән куябыз әле моны. Колхозның яңа Уставындагы демократиядән файдалана белергә кирәк.— Ул үзен тыңлап торган иптәшләренә карап алды да, баш бармагы белән борын кырын сыпырып сүзен дәвам иттерде: — Ашлыкны үзкыйммәт белән сатканда ул безгә бушка бирелгәндәй була, колхозчыда кызыксыну тагын да арта, җиргә кендеге тагын да ныграк берегә. Тик монда инде, брат, шалишь, коммунизм принцибы бармый. Кем күпме тели — шулай алмый. Күпме кеше-көне эшләүгә карап бирергә кирәк ипине. Шул вакытта гына дөреслек булачак.
— Ә пенсионерларга, инвалидларга?
— Аларга, семьясына карап, гел бушка бирергә кирәк.
— Кызык фикер йөртәсез сез.
— Пөртерсең, кыш буе тик ятсаң...
Сүз куерды. Балта осталары барысы да эшләрен ташлап, аларны уратып алдылар. Берничә кеше аваз салды.
— Дөрес әйтә Хәкимулла.
— Өрлек кебек башың белән өйдә ят әле.
— Хатыннан, бала-чагалардан оят...
Рәшат Галиевич көч ташып торган ирләрнең барсына күз йөртеп чыкты:
— Проблема бу, иптәшләр, ил буенча проблема булып бара хәзер бу,—диде ул, йөткерә-йөткерә; кайдадыр салкын тигерде, һаман үтми,— механизация ныграк үтеп кергән саен авыл хуҗалыгында яшәүчеләр саны кимергә тиеш. Промышленностька китәргә кирәк.Әнә Чаллыдагы автомобиль заводына, янда гына бит, сездән китүчеләр бармы соң?
— Бик юк шул, яшьләрдән генә бераз бар,— диде Хәкимулла.
— Туган туфрактан бик аерыласы килми шул,— дип өстәде берсе.
— Рамай быелдан эш табам диде, ничу читкә китәргә безгә.
— Безяен колхоздан юньле кеше кятә димени, жибәрерсен?
Бусын серәйгән муенлы, чалу мыеклы кеше әйтте. Шаймиев ана таба борылды һәм:
— Нинди эш тапмакчы була Рамай Ибраһимовнч?— дип сорады.
— Атлан тавында таш карьеры ачабыз. Разведка килеп китте инде, ф Унике метр калынлыктагы таш ята анык астында. Бөтен районны таш белән күмәбез,— дип жавап бирде әлеге серәйгән муенлы кеше.— Ав- 3 тозавод белән дә сөйләшеп кайтты инде председатель, алар техника < бирә, ә кешесе бездән. Башы эшли анык Ра майның...
Сүз әле тагын дәвам итә иде, зоотехник һәнүз килеп керде. Ул < Рәшат Галиевич белән бик җитди, рәсми генә исәнләште.
Рәшат Галиевич төзүчеләр белән барган әңгәмәдән үзенчә нәтижә < ясый-ясый, сыер саву цехына таба атлады. Анык артыннан һәнүз дә 5 иярде. Саву цехы ялт итеп тора. Ул ниндидер лабораторияне хәтерләтә = Сыерлары күп бу колхозның, һәр йөз гектарга уникешәр баш туры 3 килә. Барысы биш йөз баштан артык бугай. Колхоз май заводын үзенә салдырырга йөри. Бу турыда Рәшат Галиевич белән Рамай Ибраһимо- * вич арасында әллә ничә тапкыр сөйләшү булды инде. Аның, председа- = тельнен, дәлилләре саллы, күпме кеше эшкә урнаша, аннары күпме “ акча колхозның үзендә кала. Аннары транспорт. Менә ничә ел инде ч ике автомашина сөт ташый. Ә яз-көз тракторлар. Төзелеш ике елда үзен * тулысы белән аклый. Шул исенә төшеп, ул артында басып торган Z Һәнүзгә дәште:
— Май заводы белән хәлләрегез ничек? *
— Проекты кайтты инде. о
— Кайчан төзи башлыйсыз?
— Атлан тавыннан таш чыгара башлагач, кышын булыр инде. п
— һем! и
Рәшат Галиевич. ишекне ачып, сыерларны һавада йөртә торган
утарга чыкты. Ул киртә белән әйләндереп алынган Аяк асты чиста, шар тәгәрәтерлек тигез. Салам сала торган рәшәткәле утлыклар барысы да тәртиптә.
Алар барлык фермаларны карап чыктылар Нәсел юнәлешендә үстерелә торган бозаулар аеруча ошады Шаймиевкә. Көрләр, тиреләре елкылдап тора, һәнүз аларны, юеш борыннарыннан сыйпый-сыйпый.
иркәләде.
— Биш елдан бездә токымсыз бер сыер да калмаячак,—диде ул.— Әле кырык баш Холмогор таналары алып кайттык,— дип тә өстәде.
— Ничә яшьлекләр?
— Яшь тә ике айлыклар. Бер ферманы Холмогор, икенчесен Бестуж итәбез. Икесен кушкач, ит тә, сөт тә була.
«Үз эшен ярата булса кирәк бу егет» —дип уйлады Рәшат Галие* вич. Алар амбулаториягә — буазлыклары сонгы көнгә жнткән сыерлар торагына керделәр. Бура кебек, ишелеп-ишелеп торган сыерлар янында кечкенә гәүдәле, бүлтерек кебекләре дә бар. Аларны күргәч Шаймиев теш арасыннан гына сөзеп.
— Болары ни тагын? — дип сорады
— Болармы. Рәшат Галиевич, эксперимент болар.
— Ничек? .
— Безнең принцип — ана терлекнен берсеннән дә үрчем алмын калмаска, начармы, яхшымы — барыбер алырга. Узган елгы гомуми җыелышта кабул ителде бу карар.
— Соң болардан ни кәгәсең1
— Алай димәгез, Рәшат Галиевич Әгәр без бу тананы, моннан барыбер сыер чыкмый инде дип, шул көе дәүләткә озатсак, күп дигәндә өч центнер килә инде ул. Ә б\азлангач. организмда матдә алышу көчәя, тизләнә, тана калыная, үсә. Анын өстенә, бозавы кала. Билгеле,
мондыйлардан без сөт көтмибез. Менә шулай эшләгәндә, шушы ю, кына тана бер ел, ел ярым артык асрау исәбенә, безгә кимендә дүрт биш центнер өстәмә итлек рәт чыгара.
— Дуңгызлардан да шулай файдаланасызмы?
— Дуңгыз бу яктан аеруча файдалы. Бер тапкыр балалаганнан сон ул ике-өч айда центнерның теге ягына чыга.
Азык эшкәртү цехын караганнан сон, Рәшат Галиевич «Волга»сына таба атлады. Ишек тоткасына тотынгач, Һәнүздән:
— Сезнең быел сыерларның баш саны үтәләме? — дип сорады.
— Әнә сез күргән теге бүлтерекләрне дә кертсәң, үтәлә. Ләкин без аларны кертмибез.
— Бозаулагач сыер була бит инде ул, нигә кертмисез?
— Алардан сөт алып булмый бит.
— Ничә башлап андый таналар?
— Кырык җиде.
— Ә ничә баш тулмый?
— Ике дистә тирәсе.
— Менә нәрсә. Рамай Ибраһимовпчка әйт. Бу ай азагына ул таналарны сыерлар исәбенә кертеп бирегез. Быел бозаулый торганнардыр бит алар?
— Бозаулыйлар.
— Бик шәп! Бозаулаган, димәк, сыер, отчетка кертегез. Сыерларныч баш саны белән район авыр хәлдә, аңлагыз...
— Соң бит, Рәшат Галиевич, уйлап карагыз. Без аларны сыерларга керттек ди. Ә алар сөт бирми, савып алынган сөтне алар исәбенә дә бүләргә кирәк. Аннан һәр сыердан көнлек савым кинәт түбән тәгәри.Сез үк сүгә башлыйсыз аннан безне. Аннардо, ел башында план җиткергәндә, алар исәбенә дә задание төшә. Әнә бит ул кая таба китә. Юк, Рәшат Галиевич. мока мин дә, гәрчә, бәләкәй кеше булсам да, риза түгел. Ә Рамай Ибраһнмовичны, әйтмим дә, бармаячак ул моңа.
— Мин сезгә районның хәле авыр дип татарча әйттем ләбаса! Район исеме кыйбат түгелмени сезгә?
— Кыйбатын кыйбат...
— Ел азагына кадәр тагын сатып алырсыз.
— Алабыз. Нәселле булса. Ә жирле токымны фермага аяк та бас-тырмыйбыз. Рамай Ибраһнмовичны кыздырсаң, егерме башны ул жир тишегеннән дә таба.
— Ә шулаймы? Алайса, бу кырык җидене планнан тышка кертерсез...
Шәймиев яңадан колхоз идарәсенә сугылып чыгарга булды. Бу юлы баш бухгалтер Кәрам шунда иде. Райком секретарен ул, тнтак- лый-тнтаклый, өстәл арасыннан чыгып каршылады. Шәймиев тәрәзә кырындагы өстәл артына барып утырды.
— Оператив сводкагызны бирегез әле,— диде ул бухгалтерга. Кәрам шкаф ишегенең бер почмагына җеп белән асып куелган сводка дәфтәрен алып, аны Шәймиев алдына илтеп куйды, бүгенге көн битенә чаклы ачты һәм бер кулы белән өстәл читенә таянып тын калды. Шәймиев салам жыю. туңга сөрү графаларын алдагы көннәр белән чагыштырып карады. Сөт савуны күздән кичерде. Аннары кинәт кенә:
— Нигә чөгендер алмыйсыз? — дип сорады.
— Менә бәрәңгене бетерәбез дә шуңа тотынабыз.
— Башка колхозларда алалар бит.
— Без дә алабыз. Быел һәр бригадада комбайн эшләячәк. Көйләп куелган, эшләтеп каралган. Тиз тотабыз аны.
— Туңга сөрү ник әкрен бара?
— Салам жыю тоткарлый.
— Кышка җигәрлек салам эскертләндеме соң?
— Жэтэргэ тиеш.
— Шулай булгач, ни көтәсез? Басу чүпләгәнче, яндырыгыз!
— Бер елны яндырып карадык, авыз пеште, Рәшат Галиевнч.
— Пешмәслек итеп яндырыгыз... Партоешма секретарен булса да табасы иде бит.
— Укытудадыр ул. Хәзер Заман бабайга дәшәм, чакыртыр.
Ул шулай диде дә чатанлый-чатанлый чыгып китте. Бераздан кори- | дорда Заман картның чәоелдек тавышы ишетелде: «Син нәрсә, аксак < шайтан, мина ике камыт кигерәсен. Постта да тор, кеше дә чакырт, s Мина Рамай олан посттан китмәскә кушты. Ул гына алала мине пост- < тая».
Рәшат Галиевич елмаеп куйды. Тәрәзәгә карады. Заман карт, бүре- < ген кыңгыр салып, бишмәтенең бер жилен кия-кия, таякка таянып, 5 мәктәпкә таба китеп бара иде. Кәрам, ишектән керә-керешкә-
— Үлеп терелгәннән соң бигрәк үз кадерен арттырды. Рамай оланга 5 әйтәм дип кенә тора,— диде көлә-көлә.
— Иптәш Фәрхетдинов, быел керемегез кан тирәдә? *
— Икегә тулып жнтәр микән? =
— Миллионга? =
— Әйе. S
— Шәп! Ә саф керем күпмеләп? *
— Алты йөз мең булыр.
— Нәрсәгә тотмакчы буласыз?
— Генераль план буенча быел кирпеч заводы сала башлыйбыз. х
Аннары сугарулы көтүлек тә байтак суырыр кебек әле. е
Алар шулай колхоз хәлләре турында сөйләшкән арада жнл-жил ат- ; лап партоешма секретаре Яхъя Курмашев килеп керде. Алар жылы о гына күрештеләр.х
— Соягы Пленум карарын жыелышка куйдыгызмы әле? —дип сорады Рәшат Галиевнч, терсәге белән өстәлгә таянып. Яхъя өстәл янына урындык алып утырды. Кирәк була калса диптер инде, кесәсеннән кара күн тышлы блокнотын алды.
— Уздырдык, Рәшат Галиевич. һәр цех оешмасында аерым уздырдык. Берсендә Рамай Ибраһимович. икесендә үзем катнаштым.
— Конкрет нинди тәкъдимнәр керде?
Яхъя житен кебек чәчен ике бармак очы белән генә сыпырып алды да:
— Төп сүз экономия режимы тирәсенә төйнәлде. Әле саксызлыкның беткәне юк бит. Машиналарга, тракторларга ягулык салуны автоматлаштырырга дигән тәкъдим кергән иде. анысы үзәктә эшләнде инде. Икенче бригадага яңа елга хәтле куябыз Запчастьларга лимит керттек. Алайса, әз генә туздымы, давай янасын. Ремонтсыз йөрү чорын озынайткан механизаторларга кызыксындыру чаралары билгеләдек.
Рәшат Галиевич аны игътибар белән тыңлады. Яхъя сөйләп бетергәч, секретарь урыннан торды һәм.
— Әйдә, кабинетыңа керик әле,— диде. Аларны Кәрам күзлек астыннан карап озатып калды.
Кабинет ишеге бераз ачыч калган иде. Шаймиев аны үзе барып ябып бетерде. Озын-озын атлап, зәңгәр бәрхет ябылган өстәл артына барып утырды.
— Үзәк Комитетның декабрь Пленумы һәр коммунист алдына нинди бурыч куйганны истән чыгармадыңмы, иптәш Курмашев,—диде ул Яхъяга.
— Беләм, истә, һәр коммунист үзенә тапшырылган эш өчен шәхси жавап бирергә тиеш.
— Ә менә син үзеңне уйлаганын бармы?
— Әллә мин белмәгән берәр нәрсә бармы?
— Юк. Белә торып бюро карарына каршы барасын, Вильданов Жырын җырлыйсын.
— Аңламыйм, Рәшат Галиевич.
— Ә специализация? Нәрсә, әллә ул кызык өчен уйлап чыгарылган нәрсәме?
— Безнен ферма кечкенә. Аны бетерүе дә, оештыруы да безнең өчен проблема түгел. Әмма барны бетергәнче, юкны бар итәргә кирәк бит. Без шулай уйлыйбыз. Оешсын әле кош фабрикалары, аннан күз күрер.
— Бусы Вәрәшов көе, сүзләре генә синеке. Район масштабы белән фикер йөртергә иртәрәк түгелме икән сезгә, иптәш Курмашев? Аның өчен тиешле кешеләр куелган. Анысын аларга калдырыгыз.
— Мин түгел, хәзер гади колхозчы да үз колхозы турында гына уйламый. Район, ил, бөтен дөнья масштабына тарала аның уйлары, шу» ларны колачлап уйлый ул хәзер. Үтте инде ул заманнар: бер тамагын уйлап, бөтен нәрсәне йомран кебек үз өненә ташучы крестьяннардан җилләр исеп бара. Газета укый, радиосын тыңлый, телевизорын карый, куелган бер кино, спектакльне калдырмый. Кышын аеруча гыйлем жыя. Хәзергә эштән бушраклар шактый. Телиме-теләмиме әнә шул барлык информация чыганаклары ана барып җитә... Бүгенге колхозчы» лар уен әйтәм, алар масштабы белән уйлыйм мин, Рәшат Галиевич.
— Галим-социолог диярсең сезне.
— Алар да безнең кебек кеше.
— Менә шул, Яхъя иптәш, директив органнар карарын син, коммунист буларак, үтәргә тиеш. Үтәгез. Ә дөресме, түгелме икәнен тикшерүчеләр булыр. Риза булмасаң, партконференциядә тәнкыйтьләрсең мине.
Ул шулай дип кулын сузды. Ләкин Курмашевның сүзе бетмәгән иде әле. Ул секретарьның кулын тоткан килеш:
— Рәшат Галиевич. тәнкыйть белән үткән ялгышны төзәтеп, кире кайтарып алып булмый бит. Тәнкыйть ул алга таба ялгыш җибәрмәү өчен профилактика гына. Уйлап карагыз: специальләштерәбез дип ферманы бетерик. Киләсе елга йомырка заданиесен кем үтәр? Безгә план җиткерә алмыйсыз, чөнки тавыклар юк. Бу тагын шул өйдән өйгә чиләк күтәреп йомырка җыюга кала. Фатыйма җиңгиләр кетәгендә тавык кытаклаганны сакларга кала.
— Калмас. Индивидуаль сектор да сатарга тиеш.
— Индивидуаль секторныкы колхозга өстәлгәндә генә тәбә калыная.
Яхъя Рәшат Галиевичның кулын җибәрде. Ул аны озата чыкты. Рәшат Галиевич, машинага кереп утыргач, Яхъя белән эшләпәсен күтәреп кенә саубуллашты да китеп барды. «Нинди колхоз бу? Үзе алдынгы, кайсы тармагын алсаң да аякка нык баскан. Әмма кешеләре?- Барысы да коеп куйган демагоглар... Юк, бер карасаң, алай дип тә әйтеп булмый. Алар үз якларын, колхоз ягын каералар. Алай дисәк, кошлар фермасын бетерсәң, үзләренә бер мәшәкать кенә кими бит— Мгсштаб, масштаб. Теге төзүчесен ал тагын. Кызык фикерләр йөртә. Барысы да уйлый... һәркемне уйларга, хыялланырга, баш ватарга өйрәткәннәр болар...»
Ул шундый уйларга бирелеп, аркасын ныграк терәп утырды. Тегермән буасын чыгып, олы юлга гына күтәрелеп киләләр иде, каршыла- рына бишекле мотоцикл килеп чыкты. Бишектәге кеше кул күтәрде. Колхоз механигы белән редактор икән. Туктадылар. Рәшат Галиевич машинадан төшмәде, ишекне генә ачты да редакторның сузган кулын кысты.
— Рәшат Галиевич, Рамай Ибраһимович райком күрсәтмәсен бар дип тә белми,— дип, тотлыга-тотлыга сөйләп китте редактор, үзенең күзләре ялт-йолт килә, иреннәре дерелди иде.— Мин салам яндырырга
дигәч, чигәсен бораулап, шарикларың эшлиме синен, диде дә сөйләшеп тә тормады, Шигайга китте — теге культуралы көтүлегенә. Мина әйдә дә димәде. Аптырагач, механик белән артыннан куа киттек. Анда тотып, сезнең күрсәтмәләрне сөйли башлаган идем, кулга шырпы тоттырды да: «Мә, яндыр, үзеңне утка тотып атмаслармы?» — диде. Сөйләш- * ми дә, һаман шул яңгыр яудыргыч ясаучылар белән мәш килә. Ә мин, _ райком вәкиле, әллә бар, әллә юк. =
Рәшат Галиевич ойый башлаган бер аягын ачык ишектән җиргә < салындырды, башын да тышкы якка чыгарды,
— Ә син аңа хәлне аңлаттыңмы?
— Тыңламый бит ул. ь
— Ул һаман да шундамы әле? <
— Юк, ул Әлмәткә китте. Мин механик белән Шыгай тау өстендәге 5 саламнарны яндырмакчы булган идем. Механигы да киреләнде. Якын = да бармыйм, сезне дә җибәрмим, ди. Менә юл буе талашып кайта идек 5 әле шуның өчен. Үзе — коммунист.
Рәшат Галиевич түзмәде, машинадан чыкты. Механик та рульдән * төште. Куна җилкәле, аю кебек таза кеше иде ул. =
— Сез нәрсә, райком күрсәтмәләрен кире кагасыз? — диде ана "
Шаймиев әкрен генә. Тегесе күзләрен дә йоммый, тыныч кына басып ң торуында дәвам итте.— Райком вәкиле, бюро члены бала-чагамыни* сезгә? к
— Рәшат Галиевич, мин бәләкәй кеше, Раман абыйның үзе белән о
сөйләшегез,—диде механик тамак төбеннән гөбердәп чыккан калын * тавыш белән.ө
Шәймиев кул селтәде: =
— Теләсә нишләгез, әмма тунга сөрү планы срогында үтәлсен! £ Артыннан зәңгәр төтен алкалары тезеп «Волга» кузгалып китте. *
Редактор белән механик, бер-берсенә карашып, инде нишләргә дигәндәй, аптырашып басып калдылар.
Рәшат Галиевич юл буе редакторны тиргәп кайтты. «Бюро члены... Бер председательне тынлата алмагач».
Әллә нинди хәерсез көй булды әле бу: кабинетына гына кергән иде, телефон шалтырады. Таныш тавышны ишетү белән ул гәүдәсен турайтты. Телефонда өлкә комитетының беренче секретаре иде. Ул да нн элек тунга сөрүнең барышын сорады, артталыкның сәбәпләрен ачыклады һәм әйтелгән вакытка тунга сөрү төгәлләнмәсә, обком бюросына хәзерләнә торырга кушты, йомшак, ягымлы гына итеп әйтте.
Шаймиевнең маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ул телефон трубкасын сак кына куйды. Бер мизгел секретарь белән сөйләшкән һәр сүзен бизмәнгә салып торды. «Туңга сөрү, туңга сөрү... Тунга сөрү» — дип пышылдады ул һәм һәр колхозда бу эшнең торышын анализлый башлады. Бригада килгәнче яки бюрога барганчы ничек булса да кискен сикереш бирергә кирәк. Шул гына аны аклаячак. Ул барлык чылбырлы тракторларны ике сменага күчереп бетерде, барысыннан да норма үтәтте] Ләкин алай да көтелгән нәтиҗә чыкмады. Ә бит аек акыл белән караганда, барлык чылбырлы трактор да сөрүдә катнашмаячак, ватылучысы да, башка эштә файдаланылганы да булыр, барысы да смена нормасын үтәмәс.
Кәгазь өстендә, баш кашып, шактый утырды Шәймиев. Кинәт башына бер уй килде. Әгәр район оешмаларындагы барлык тракторларны эшкә җиксәк? Аларны барлый башлады. «Сельхозтехника» бүлекчәлә- ргипәи, мелиорация станциясеннән, юл төзү оешмасыннан утызга якын трактор җыела икән әле. Аннары ул «Жәлилнефть» идарәсенә шалтыратты. Аннан да җылы сүз ишетте: дүрт «С-100» тракторы биреп то-рырга булдылар. Шәймиев яңадан исәп-хисапка кереште. Юк, теләгән сан чыкмын.
«Ник хисаплыйм сои әле мин моны, Урмакаев эше лә бу, ясаад исәп-хисап!»— дип, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигына шалтырат- макчы булган иде, тагын бу уеннан кире кайтты. Тәрәзә каршына килеп урамга карап тора башлады. Асфальт юлның ике ягына утыртылган эре яфраклы тупылларга сарылык иңә башлаган. Агачтан-агачка к\'чеп чыпчыклар чыркылдаша. Менә алар райком тәрәзәсе каршындагы алмагачны килеп сардылар. Алмагач әле көр. аның сары яфраклары аз Гелән су сибеп тордылар, үсешне дә әйбәт бирде ул быел, кышын өше- мәсә инде яшь үрентеләре. Әнә үз «Москвич»ы белән район архитекторы үтеп китте. Вәкил иде бит ул.
Шаймиев сәгатенә күз төшерде. Биш тулып килә икән. «Эш сәгате чыгуга кайта, бар соң дөньяда типлар!» Ул тешләрен кысты һәм өстәл янына килеп звонокка басты. Ишек ачылды.
— Хәзер үк архитекторны чакыртсыннар.— диде ул секретарь кызга. «Үлчәве җитмәсә дә. итне үтәп булыр инде. Ә менә сөтне ничек үтәргә? — Шаймиев яңадан уйлар йомгагын сүтәргә кереште.—Силосны хәзердән ашата башласаң? Иртәрәк булыр. Фураж ягы да такы- токы. Бу вакыттан базны ачтырырга ярамый».
Секретарь кыз көндәлек почтаны кертте. Шаймиев, гадәтенчә, хатларны укый башлады.
Ике баласын сугышта җуйган карчык яза. Өем тузды. Үзегез дз хәтерлисездер. Фәлән колхоз кәнсәләре каршында җиргә иңгән бер йорт булса, шул минеке булыр. ЛАатча төшеп килә. Бер бәләкәй генә куыш салып бирсен иде колхоз, дип язган. Хат өстенә колхоз председателе, партоешма секретаре исеменә «Нинди җансызлык бу! Салып бирегез йорт»,— дигән резолюция салды. Икенче хат Казаннан, Вера Александровна дан иде. Ул аны ипләп кенә ачты.
Озаграк Казанга бармый торсаң, шалтыратса шалтырата, әмма болан хат яза торган гадәте юк иде Вера Александровяаның. Күкеле белән нидер тойды Рәшат Галиевич. Хатның беренче юлларына күз генә йөртеп, хат язарга мәҗбүр иткән сәбәпне тизрәк беләсе килде.
«Рәшат Галиевич! Мин бу арада гаять хафалы көннәргә дучар булдым. Кинәт кенә апам үлде. Кичә шуны җирләдек. Менә мин япа-ялгыз торып калдым. Бер башыма ике бүлмәле квартира. Ике бүлмәгә бер үзем. Бушлык. Күңелдә дә бушлык. Инде миңа нишләргә? Шушы авыр көннәрдә син дә Казанга килеп чыга алмадың. Ияләштем мин сиңа. Сине күрсәм көчем артып киткәндәй тоям үземне. Кайчан киләсең? Хәбәр ит!.. Башка төрле уйлар килә. Әллә, мин әйтәм, сезнең районга эшкә барасы, барысын ташлап. Сезнең больницада барыбер врачлар җитми бит. Аннары синең авторитетыңа күләгә төшәр дип тагын шикләнәм- Нидер уйласы, хәл итәсе иде бит. Бик тә ачык беләм: син дә бит бәхетле түгел... Соняң ул синең өчен яратылмаган. Нидер эшләргә, нидер эшләргә кирәк безгә Рәшат Галиевич! һәр кеше дә шәхси тормышында бәхеткә омтылырга тиеш бит. Әнә шул теләк, омтылыштан мәхрүм кебек без. Бу турыда күп уйландым мин. Башка әллә нинди уйлар кила, аларның очына чыгып булмас кебек тоела...
Ярар, хуш, көтәм, шалтырат!!!»
Рәшат Галиевич хатны конверты-ние белән костюм кесәсенә салып, Верага шалтыратырга дип телефонга гына үрелгән иде, секретарь кыз кереп, архитекторның килгәнлеген әйтте.
— Керсен!
Чиртсәң каны чыгардай кызыл йөзле архитектор, керү белая, итагатьле генә баш иеп исәнләште.
— Утырыгыз,—дип урын тәкъдим итте аңа Рәшат Галиевич һәм: — Сез кайсы колхозга барырга тиеш идегез әле? — дип сорады.
— «Маяк»ка. Рәшат Галиевич.
— Бардыгызмы соң?
j — Бардым. Рәшат Галиевич. Беренче бригадага мәктәп бзталарыя ^чыгардым, үзәктәге бригадада механик белән комплекслы бригада .бригадирлары үзләре яндырды. Бөтен басуын ут каплады «Маякжын. Район үзәгеннән дә күренә аннан күтәрелгән төтен. Ышанмасагыз, тәрәзәдән карагыз... *
Рәшат Галиевич үзен кинәт җинаять өстендә тотылгандай хис итте. «Менә шундый, кушканны гына үтәүче роботлар белән эшләсәң кая = барыр идең икән?» — дип уйлады ул. о
— Ә кышлык саламнарына да төртмәдегезме соң? s
— Юк, Рәшат Галиевич, анысын сорамадым. Басу кырына чыга- <
рылганнар җитәргә тиеш.— диде председатель. н
— Тагын кайсы колхозларда яндыралар?
— Барсында да диярлек. Бүген чалт аяз иде бит. Ә кичкә әнә нинди g
,болыт күтәрелде, салам төтене ул! $
Бу сүзләрне архитектор горурланып әйтте. Рәшат Галиевич аны < чыгарып җибәрде, һәм үзе тагын күңелсез уйларына бирелде. Мондый "* кешеләр ни өчен партия сафына керәләр? Алар партиягә нинди файда ♦ китерәләр? Алар үзләрен партия солдаты дип йөриләр, җае чыккан з саен шул исем белән күкрәк сугалар, инде картая төшкәч, шул исем 3 белән персональ пенсия дәгъвалый башлыйлар. Бирми кара! ЦКнын 5 үзенә чаклы җәяүләп баралар. Шулай бит ул. Тиешлесе сабыр гына * көтә, аңа хакы бармы-юкмыга үзе дә инанмаганы бер дистанциядән икенчесенә чан суга. Күбесе теләгәненә дә ирешә Юк. алар партия сол- га даты түгел!.. Партия солдатлары Рамай Ибраһимович, Шамил Сабнро- х вичлар. Алариың һәрберсенең дөньяга үз карашы бар, партия куйган ә бурычларны үтәүгә үзенең уйлары, планнары бар, алар иҗат итәләр. = хыялланалар Вакыты белән гел унга, сулга тайпылсыннар, ләкин алар- jjj нын үз башлары бар. Алар кайчак синең фикереңә каршы киләләр, х бәхәсләшәләр, нервларыңны сонгы чиккә кадәр киерәләр. Әмма дөреслек каршылыкларны җиңеп, бәхәсләр белән туа Бәхәсләшер, көрәшер 'кешеләр роботлардан ай күпкә өстен, өстен! Хәзер менә ул Рамай Ибраһимовичны райком күрсәтмәләрен санга сукмаган өчен бер кулы
1 белән сугып егар дәрәҗәдә, ә икенче кулы белән ул аның башыннан сыйпый Чөнки ул робот түгел. Аның киреләнүенең үз сәбәбе бар. Егерме ел кышлаган председатель ул. Туңга сөрүне үз вакытында бетерүенә
1 ул ышанган, ә районның гомуми күрсәткече аны әллә ни борчымый. Чөнки ул апа турыдан-туры кагылмый. Шуңа ул тунга сөрүне дә кумый, саламны да яндырмый. Район артталыгы өчен район җитәкчеләре бар, үзләре җавап бирсен, дип кенә уйлый. Бер карасаң, дөрес уйлый Я.
I шул. салам яндырмаган өчен син аңа җәза биреп кара! Төрлечә квалифицировать игәргә мөмкин. Ә матур фразаларга төрелгән аргументны шәрәләндерсәң, асылын ачсан. аның нигезендә барыбер шул салам ян- дыру-яидырмау факты калачак. Юк, күпме ачуы килсә дә аңа бармаячак ул.
Аның күз алдына кинәт Вера Александровна килде. Ул телефон трубкасына үрелде. Казанга заказ бирде. Ләкин Вера Александровна- пын телефоны җавап бирмәде.
Яна елдан соң кинәт буран котыра башлады Менә икенче көн инде төньяктан искән әче җил кар өермәләре уйната Авыл урамнарын, абзар-кура тирәсен кар сырындысы сылап китте. Рамай урамнарга, ферма юлларына, авыл араларына бульдозерлар чыгарды. Ьер бульдозерны район Советы башкарма комитеты Чаллы трактын ачарга сорап алды <•) буран һаман котыра Ул. электр чыбыкларына уралып, шомлы улый. Жил көчәйгәннән көчәя. Көн авышканда жәяүле буран башланды.
Иртәнге якта фермалардан бер әйләнгән иде инде Рамай. Бүген беренче фермада санитария көне. Кичке савымнан соң шуңа йомгак ясалырга тиеш. Үзе катнашырга булды әле бу юлы Рамай, барысын да үз күзеннән кичерергә теләде. Ә күңел түрендә икенче бер уй төенләнеп килүен ул үзенә дә икърар итми. Дөресрәге, әнә шул уй аны фермага, магнит кырына эләккән тимер күк, үзенә тарта, әйди. Иртәрәк булса да, ул кыска бүре туны өстеннән яшел кожан киеп, башлыгын күзенә чаклы төшереп, фермага таба китте. Җил каршы. Ул кожан чабуларын әйләндереп-әйләндереп сала, ялмап, өзеп алырдай итеп тарткалый. Бульдозер сыдырттырып киткән юлга әлләни кар салмаган. Атларга җиңел. Рамай, алга түнә төшеп, башта җәһәт элдерткән иде. Бераз бару белән тыны кысылды. Ул адымнарын әкренәйтте, җилгә аркасын куеп барды. Юк, ни дисәң дә сиздерә икән илленең өстенә чыгу. Кырык яшькә чаклы ул ару-талу дигәннең ни икәнен дә белми иде. Әле моннан ике-өч ел элек кенә бик талчыкса да, ашап-эчеп алгач, берние дә калмый, тагын үзендә егет чагыдай көч, энергия сизә иде. Хәзер алай түгел. Менә күпме генә каударланып барган булды, ә йөрәге инде лепелдәргә тотынды. Җитмәсә, гомер булмаганны, тез буыннары йомшады. Артын-артын әкрен генә бара торгач, хәл кереп киткән булды тагын. Ул җилгә каршы борылды, башын ия төшеп, салмак кына баруын дәвам иттерде. Ферма янындагы салам эскертләренә күзе төште. Берничә ел инде алар барлык берьеллык, күпьеллык үләнне ферма янына кайтарып эскертлиләр. Җир катыру белән кыш җитәрлек саламны да, барлык тракторларны эшкә җигеп, трослар белән ферма янына тарттыралар. Эскерте-ние белән сөйрәтәләр. Җир буе эскертләрне ике-өч урыннан гына өзәләр дә тракторларга тагалар. Кымшанмый да. Ә элек ат белән ташып иза чигәләр иде. Ат дигәннән, Рамайның атка мәхәббәте үзенә бертөрле. Бөтен эшне техника башкарса да, ул аттан йөз чөермәде. Колхозларны хәзерге көнгә, техника заманына сөйрәп чыгаручы, алып килүче изге җан итеп карый ул аларга. Башка колхозларда атның орлыгы корып барганда да ул элекке игенченең өмет-хыялын, арка терәген кыерсытмады. Колхозчыга вак-төяк йомышка йөрергә, ферма тирә-сендә эшләргә аннан да кулай транспорт каян табасың. Аннары, сыер, дуңгызга күрсәткән тәрбия кирәкмени ул мескеннәргә. Саламнан өзмә- сәң, берәр соскы чүпле ашлык эләксә, шуның белән канәгать алар.
Терлекчеләр йортының ишеген ачып кергәнче Рамай әнә шундый уйлар уйлады. Бу йортны күптән, җиренә җиткереп салганнар иде алар. Өч бүлмәле ул. Бер бүлмәсендә төнге дежурлар, сыер савучылар ял итү өчен йокы бүлмәсе. Аңа пружиналы никель караватларга чаклы алып куйдылар. Икенче бүлмәсендә газ плитәсе, шунда ук ваннасы, юыну урыны. Залы иркен. Түрдә, ике тәрәзә арасында, «Сигнал-2» телевизоры. Ун як почмакта радиоласы белән бергә радиоалгыч. Бүлмә тактасында — Мәрьямнең портреты. Ленинград сәнгать училищесы дип-ломанты эшләгән иде. Культура йортын ачуга Яхъя Ленинградтан махсус рәвештә художниклар чакыртты. Атказанган колхозчылар галереясы эшләтте. Культура йортында торалар алар. Барысы сигез. Ә Мәрьямнекен савымчылар монда куйдырттылар. Бер художник кыз Рамайның да рәсемен ясарга омтылып караган иде. Яхъя да әллә ничә тапкыр әйтте. Ләкин Рамай кул гына селтәде. Сурәт өчен ике йөз сум акча әрәм итәргә. Әнә колхозчыларныкын ясасыннар. Болай да нык каералар, ике йөз сумның җирдән ничек алынганын күрсеннәр, яисә шуны алар үзләре эшләп алып карасыннар иде, дип ул, көнозын пумала белән полотно буяп утыручыларга кырын күз белән карады. Әмма барыбер бәрәкәтле орлык чәчеп киттеләр алар Рамай күңеленә. Шулардай соң ул әйбәт кенә лозунглар язып йөрүче, тумыштан бер аягы гарип Альбертны художество училищесына укырга җибәрде. Культуралы шабашникларга колхоз сыртын каезлатканчы, ичмаса, үз кешебез
булыр. Үзе яраткан эш белән мәшгуль булучы тагын берәү артыр, диде.
Рамай «Ана терлекләр» журналы өстенә иелеп, борынын төртә- төртә нидер язып утыручы Һәнүзгә кычкырып сәлам бирде. Кожанының башлыгын төшереп куйды да стенадагы Мәрьям портреты каршына килеп басты. Якыннан караганда ул әллә ни охшамаган кебек. Читкә- ф рәк китсән. нәкъ үзе, коеп куйган кебек. Рамай арткарак чигенде. Менә- _ менә Мәрьямнең керфекләре тирбәлеп китәр, алсуланып торган ирен- з нәре: «Яшьлегең исеңә төштеме, яшьлегеңне эзләп килдекме әллә, < Рамай?» — дип ачылыр кебек тоелды ана Мәрьям әле дә чибәр, элекке матурлыгыннан әле ул төс ташламаган. Художник та аның йөзенә нур < өсти торган һәр детальне дөрес тотып алган, аны купайтыбрак, күзгә ташланырлык итеп бирә белгән. Кашларын ныграк дугайлаткан. Ияк < очындагы чокырын аермачык ясаган. Борын төбендәге миңе дә зуррак 5 кебек. Чәчләре чуар яулыгы астыннан күпереп тора. Хәзер Мәрьям чәч- = ләрен шома итеп тарап йөртә. Иреннәре сусыл чия кебек янып тора- 5 лар. Рамай бер мизгел ул иреннәрнең тәмен, кайнарлыгын үз иреннә- . рендә тойгандай булды... Шактый карап торды Рамай Мәрьям портретына. Рәсеме кебек саф, эчкерсез гүзәл күңеленә сокланып карады ул = ана. Берни дә таләп итмәде, күпме еллар бер сер чыгармады, сыкран- ч мады, көнләмәде, горур башын түбән имәде. Кайбер кәнтәй хатыннар - кебек аның тирәсендә сырпаланмады. Ә бит жае килгән вакытлар күп- ? ме булды. «Кеше түгел, алтын син, Мәрьям! Үлмичә, исән кайткан бул- - са, бик тә бәхетле, меңнәр көнләшерлек бәхетле буласы икән синең п Хәнифең»,—дип уйлады Рамай. Ул кожанын салып чөйгә элде, сәгате- х нә карады Савымчылар килергә унбиш-егерме минутлап вакыт бар * әле. Рамай, артсыз урындык алып, һәнүз каршысына утырды ®
— Ни җимерәсең? — дип сорады ул һаман журнал битләрен бер о
ачып, бер ябып нидер хисаплаган Һәнүзгә. х
— Каплатылмыйча, буш йөргән сыерларны барлыйм Күп җыела, Рамай Ибраһимович. Бер анда гына да 410 көнгә тула Бу, беләсеңме, нәрсә? Бер сыер, ике мең ярым литр сөт җилгә очты дигән сүз. Осеменатор белән аяк терәп сөйләшми булмый.
— Сөйләш, миенә сеңдер син аның моны. Үз сыерың, кысыр калса, каравыл кычкырасың бит диң!
— Бу бит кысырлык түгел.
— Аңлыйм, көне белән, барыбер бер сыер кысыр йөргән булып чыга бит.
— Артыгы белән — һәнүз авторучкасын ачык журнал бите өстенә куйды, башын артка ташлап, стенага аркасын терәде дә кулларын югары сузып. киерелә-киерелә: — Чукынган, баш авырта. Кичә управлениенең главный зоотехнигы белән чәйнәшгек-чәйнәштек. Барыбер рәт чыкмады. Ачудан төшергәнием... Рамай абын, аргык эшләп булмас, китам мин сездән Синнән яшермим, Ася да чакырып тора.. Нәсимә белән яши алмыйм мин. Кызганам да үзен. Ләкин җан тартмый, булмый...
Рамай Һәнүзнең ычкына башлаган моменты икәнен шәйләде, сүзне интим яктан куертмаска теләп, аны ишетмәмешкә салышты.
— Баш зоотехник белән тагын ни килеп чыкты3 — дип сорады.
— Быелга терлек продуктлары җитештерү буенча колхозларга планнар билгеләп утыра иде. Шунда үзебезнекен карадым. Без үзебез быелга алган йөкләмәләрне гел үзгәртеп бетергән. Сөтне гел әллә нәрсә ясаган. Теге кырык җиде баш тана-бозауларга да өчәр мең килограмм сөт чәпәп куйган. Быел кимендә мең ярым центнер сөтне юктан бар итәргә туры киләчәк.
Күчелле хәбәр әйтмәде һәнүз. Мең ярым центнер Болай да барлык резервларны искә алып төзелгән планга тагын мең ярым центнер сөт!
45
— Җиткерсеннәр! — диде Рамай ачу белән.— Үзебезнең ныклм планны арттырып үтәрбез. Ә ул мен ярымны үзләре теләсә каян тапсыннар. Районда сыерларның баш саны аз булуга мин гаеплеме?
— Шуны кертеп, законлаштырып план гына җиткерсеннәр әле. Карап тор, өлкәгә, үзәккә барып житәм, әмма ләкнн дөреслекне тапмый кайтмыйм Күптән уйлап йөрим инде мин. Үзәк Комитеттан, гомумән югары оешмалардан дөрес, ифрат дөрес карарлар чыга, ә шушында безгә, аны үтәүчеләргә килеп җиткәндә ул әллә пичәгә үзгәртелеп, төрләнеп бетә. Безнең терлек продуктлары сату буенча бишьеллыкка ныклы планыбыз бармы, бар. Нигә тагын мөгез чыгарып утыралар анда — авыл хуҗалыгы идарәсендә.
— Идарә тиргәп йөрәккә май кунмый, син юкка кызма. Бозаулары исәйгәч тә, бер-ике ай интенсив симертүгә куябыз да, озатабыз аларны дәүләткә. Син әнә шулар урынына яна резерв әзерләү ягын кара. Калганына мин җавап бирермен.
— Бер башка гына җавап бирү кайчак авырга килә ул, Рамай абый.
— Шулай да акыллы малай син, һәнүз... Тик менә теге ягың гына...
— Әллә син мине бик рәхәттән эчә дип беләсеңме, Рамай абый. Болан да янган йөрәгеңә баш зоотехник кебекләр учлап тоз салып торсын әле.
Сыер савучылар килә башлады. Алар һәрберсе Рамай белән исәнлек-саулык алышып, кием бүлмәсенә үттеләр. Өс-баш алыштырып, фермага ашыктылар, һәнүз белән Рамай да урыннарыннан кузгалдылар.
Тышта жил басыла төшкән иде инде. Ферманың кысыбрак куелган ишегеннән җылы су, силос исе бөркелә һәр савымчы үз малы тирәсендә мәш килеп эшләп йөри. Әнә берсе пычракка яткан сыерын иркә- ли-иркәли урыныннан кузгата.
Фермага җилләнеп Мәрьям килеп керде.
— Саумысез, кызлар?—дип, ул яңгыратып сәлам бирде. Үзәк коридорда председатель белән Һәнүзне күргәч, соңгарак калуының сәбәбен аңлатырга тырышкандай —Дамирым кәҗәли... Авызына бер сүз алган, Чаллыга китәм, ди. Эчәр чәйләремне эчмичә шуны игәүләп утырдым,— диде. Рамай аның һәр сүзенә колак салды. «Сөйләшергә кирәк, бүген үк, хәзер үк»,— дип уйлады ул һәм Мәрьямгә йомшак кына:
— Ә ник китәм ди соң ул? — дип сорады. Мәрьям шәл астыннан чыгып торган чәчләрен җыя-җыя:
— Кем белә аны. Әйтми бит. Тикмәгә түгелдер инде,— диде.
— Миңа да бер тишкән иде инде ул. Син борчылма, Мәрьям. Мин аның белән сөйләшермен. Аннары, үзең дә иртәнге савымнан соң идарәгә сугыл әле.
Мәрьям, сөлгесен беләгенә салган килеш, башын иле, саву агрегатлары урнашкан бүлмәгә кереп баручы Рамай белән Һәнүзне озатып калды Рамай, зоотехникны ияртеп, барлык фермаларны әйләнеп чыкты Дуңгызлардан үрчем алу цехының вентиляциясе эшләми икән. Пар белән җылытыла торган бинаның һавасы авырайган.
— Кичә кич кенә эшләми әле ул,— дип акланды цехта дежур торучы кыз Былтыр гына унны бетереп килгән иде ул монда. Минзәлэ техникумына барып керде дә фермага эшкә төште. Бик чая, сәхнәләрне ипләп йөрүче кыз үзе. Ачы берәр культура агарту йортына җибәрергә иде Рамайның исәбе. Кем белә, бәлки шәп кенә артистка чыгар үзеннән. Ләкин кыз үзе каршы килде: эшлим әле, аякка басыйм әле, жыр- лап-биергә безнең үзебездә дә ирек ич. Безнең культура сарае кебекләр Казанның үзендә дә бармак белән генә санарлык, диде. Бармады,
калды Бригадир беренче кушу белән фермага киткән. Исеме ничек сон әле, хәтердән чыккан Элекке бригадир Заһир абый кызы инде.
— Үскәнем, болан ярамый, кормокухнядагы абыйларына дәшәсен калгач. Алар хәзер ялт итеп куялар бит аны,—диде Рамай кызарудан борын очларына кадәр тирләгән кызга. Кыз башын ия төште һәм: ф
— Искәреп җиткермәдем инде, абый,— диде. *
Фермаларда хәл зарланырлык түгел иде, сарыклар утары гына ты- 5 гызрак. Төнгелеккә ябарга урын житми. Быел аны киңәйтми булмас. « Кошчылыкны бетерсәләр, аның фермасыннан әйбәт кенә бер нәрсә я әмәлләп була инде. Яшьрәк бәрәннәр, көздән үпкәсенә салкын эләктер- < гәп сарыклар өчен. Юк, кошчылыкны бетереп булмый. Быел менә бетәр- н гә тиеш иде дә бит. Бетергән булсак? Ә йомырка планы барыбер җит- < керелде. Фермаларны бетергән колхозлар нишли икән хәзер?
Колхоз идарәсенә кайтканчы ул әнә шундый чуалчык уйларның әле S бер очына, әле икенче очына тотынды, һәнүз фермада калды. Санита- 5 рия көненә йомгак ясасы бар аның. ~
Идарәнең кип KOJ i 1ы күрше «Таза Чишмә» колхозы *
председателе, зур корсагына терәү салмый ничек йөрүенә гаҗәпләнер- = лек Габитов көтеп тора иде. =
Кабинетка керделәр. Рамай өс-башын салып куйды, теге дә изүлә- £ pen чишеп җибәрде, урындык алып, өстәлнең икенче ягына кунаклады. * Габитов тамак кыргалап, май баскан күзләрен ялтыратып: “
— Рамай Ибраһимович, мин тагын бүрек салып синең янга инде, »
үтермә, слушай... Тагын бер-ике йөз центнер гына булса да бир инде,— * диде. ' ө
Рамай тәрәзәгә күз төшерде. Буран һаман котыра, салкынайтып та = җибәргән, ахрысы. Кар бөртекләре, ком шикелле, тәрәзә пыялаларына ® сибелә дә чәчрәп җиргә коела *
— Бирсәм үземә авыр, бирмәсәң сиңа авыр,— диде Рамай, өстәл тирәсендәге ак кәгазьгә күнегелгән гадәте буенча каләм белән параграф билгеләре ясап.— Әйттем мин сиңа, якын итеп. Яна ул салам .Аннан үзеңне дә яндыра. Янасыңмы хәзер?
Габитов авыр гына мышнап куйды.
— Терсәк якын да бит...
— Син, брат, менәтерә кодагый, иске авызга яңа аш дигәндәй, башыңны җүләргә дә салма, простофиль дә булып кыланма. Андый заманнар үтте инде. Туңга сөрү буенча премияне эләктерергә кирәк иде сиңа. Байрак та кулында, премияң дә кесәңдә... Ну? Их. сине, сине!
— Я. кызма әле. Рамай Ибраһимович. Ел саен мондый хәлгә калмабыз. Синең дә безгә йомышың төшәр ...
, — Снн шәп Үтечкә ике пар тәгәрмәч бирмәдең. «ГАЗ»ларга.
— Юк иде бит ул...
— Күзеңнең үк нуры юк. Ичмаса, хәзер алдама. Мин бит аны. синнән сораганчы, складыгызга кереп, үз күзем белән күреп, менә шушы кулларым белән тотып чыктым.
— Рамай Ибраһимович, үткән эшкә салават инде, я. юкка үпкәләшмик.
— Әнә-әнә! Шул. үткән эшкә салаватлар ашый да синең башыңны' Үз башыңны эшләтмәгәч, бүгенге көн белән яшәүчеләрнең кубызына бии башлагач, таяк таянып салам эзләргә чыктыкмы хәзер бөтен район буйлап?
— Соң. үзен беләсең бит, вәкилләр җнппәреп яндырттылар Нишлисең. Каршы килсәң, ник райкомга каршы барасың? диләр.
— Андагы нке-өч кеше райком түгел әле ул.
— Попробуй шулай дияргә!
— Ә нигә әйтмәскә? Райком менә син. мин, безнең кебек коммунистлардан тора ул. Аның ялгышы — безнең ялгыш. Безнең уныш —
аның уңышы. Без ялгышсак — ул ялгыша. Безнең ялгышырга хакыбыз юк. Аңлыйсыңмы, юк! Чөнки безнең чәнчә бармак очы чаклы ялгышуыбыз да бик кыйбатка төшә. Райком — олы, изге исем. Аның олы хокукы бар. һәр сүзе уйлап әйтелергә тиеш. Аның бер генә ялгыш сүзе да кайчак халык җилкәсенә миллион сумнар булып төшә, колхоз, совхоз кесәсенә керергә тиешле миллионнарны жнлгә очыра. Безгә, коммунистларга, аеруча райком составында тулы хокуклы член булып торучыларга моны онытырга ярамый, бер генә минутка да ярамый. Ә син былтыр көз шуны оныттың, Габитов туган. Тәти сүзләр сөйли белмим мин... Әле син яшь. Менә боларны, аеруча, председатель кешенең ялгышырга хакы юклыкны онытма, борыныңа киртләп куй!..
— Керендереңне белеп килдем. Туры сүзең өчен рәхмәт, Рамай Ибраһимович. Тик үтермә инде.
— Бирәм. Ләкин аңлап ал... Без бит икебез дә бер иман белән дәүләткә дип. халыкка дип эшлибез. Шунлыктан, булганда бирүе күңелле генә ул. Ике йөз центнерга акча түләрсез. Сезнең як басудагы, каенлык буендагы өченче елгы борчак саламы эскертен болай гына алыгыз.. Мал-туар астына жәяргә ярап куя ул.
— Рәхмәт, Рамай Ибраһимович.
Габитов чыгып киткәч, озак та үтмәде, Мәрьям килеп керде. Аның бөтен өстен, хәтта йөзен кар сарган. Ишекне ябу белән ул, бияләен салып. битендәге юеш карны сыпырып төшерде. Рамай Мәрьямгә түргерәк килеп утырырга кушты. Үзе утырмады, ишеккә таба күз ташлады да:
— Менә нәрсә. Мәрьям.— диде, беравык, йомгак очын таба алмагандай, сүзсез торды — Дамирның Чаллыга китәм диюе аңлашылып җитми бит әле. Мин бу турыда аның үзенә әйткән идем. Ул теше-тырнагы белән каршы килде. Ә хәзер кинәт кенә, менә сиңа кодагый, нн ди икән. Сәбәп нәрсәдә?
Мәрьямнең шомырт кара күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Беренче салкыннар суккан бөрлегәндәй иреннәре тартышып алды.
— Ник икәнен беләсеңдер, Рамай...
— Юк шул...
— Сәвияң Чаллыга китәргә язу алган...
— Күнгән иде бит ул монда кайтырга. Яна амбулаторияне, бала тудыру йортларын карап йөрде... Их, аңламассың бу яшьләрне, һәрберсенең ни белән сулаганын беләм дип йөрим. Үз кызымның уйлары да томан аша гына күренгән икән.
— Кеше турында күбрәк уйлыйсың шул син, Рамай...
— Мәрьям... Мин сине хөрмәт итәм...
— Мин дә, Рамай... Бер үпкәм дә, йөрәк түрендә тузан хәтле дә үпкәм юк минем сиңа. Буласы — булган, буявы сеңгән. Тик менә болай булулары гына.
— Нишләргә сон, Мәрьям?
— Белмим. Башларым катты минем хәзер. Рамай...
— Соң бит аларга семья корырга ярамый.
— Аңлыйм, Рамай... Аңлыйм, бәгърем!..
Мәрьямнең күзләрен каплаган яшь пәрдәсе кинәт юкка чыкты: иртәнге чык төсле саф яшь тамчыларыннан бите буйлап ике эз сызылып калды. «Ике юл. яшь тамчылары... Берсе — Сәвия, икенчесе — Дамир», — дип уйлады Рамай. Аның йөрәге чәнчешә башлады. Өстәл тартмасыннан тиз генә валидол алып капты. Рамай тагын соравын кабатлады:
— Нишләргә соң, Мәрьям?
Мәрьям кесәсеннән кулъяулыгы алып, яшьле күзләрен сөртте һәм тирән итеп сулады да;
— Син ир кеше бит, Рамай Дамир да инде үз акылындагы егет. Ирләрчә сөйләшегез... Тик Сәвия белән Сәкинә генә ишетмәсеннәр, белмәсеннәр... Мин генә ни йөзләрем белән күренермен Дамирыма, бәгыремә?.. Шуны күз алларыңа китерәсеңме син, Раман? Их, бу сугышлар!.. Мондый көннәргә кала торган кыз. хатыннар идемме соң мин? ф Үз язганым исән-иминнәр кайткан булса!.. Менә шул, шулай сөйләш, _ ирләрчә... Ирсезлекме ил белән күтәргәндә берни түгел иде әле, ялгыз 3 башын улсызлыкмы ничек күтәрерсең? Дамирым!.. Ярый ла аңласа, < гафу итсә ул мине! я
Рамай ни дип тә әйтергә, хисләр өермәсеннән аек башын калкы- < тырга өлгермәде, Мәрьям, күзенә кулъяулыгын каплап, кабинеттан чыгып китте... <
Өстәл артында, башын тотып, озак уйланып утырды Рамай буран н котырган бу көнне. =
* «
X
Ике айлык йомгаклар белән зоотехникларны район Советы башкар- ® ма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсенә чакырдылар Өч көн алдан ч хәбәр итеп куеп яхшы эшләделәр әле. һәнүз ныклап әзерләнде. Баш £ зоотехникның үзенә бәйләнәсем күңеленнән сизеп, барлык зиһенен с җикте, нинди генә саннар белән тутырмады ул кара күн тышлы блок- ° нот битләрен. Быелгы эш нәтиҗәләрен узган елгы чор белән чагыш- * тырды. Азык берәмлеге, кеше-көнгә күпме продукция җитештерелү, үз- * кыйммәткә кадәр хисаплады. Төп ударны, әлбәттә, былтыргыга кара- S ганда һәр сыердан сөт савып алуның ни өчен кимү сәбәпләрен ачуга ® бирде. Тулай җыем, сүз дә юк, артык. Дәүләткә сатудагы үсеш 10 про- и центтан артып китә. Ит җитештерү һәм хәзерләүнең квартал планын үтәделәр Анысына бәйләнерлек түгел. Тапшырылган терлекләрнең яртысыннан күбрәге югары көрлектә. Уртача авырлыклары да таләп иткән стандартка туры килә, йомырканың квартал планын үтәү авыррак булыр. Ләкин, һәнүз исәбе буенча, көннәр җылыта башлау белән йомырка тәгәрәргә тиеш. Аннары, моңа әллә ни исе дә китми Һәнүзнең. Эш принципка китсә, аларның кошчылык фермасы КПСС райкомы бюросы, район Советы башкарма комитеты карары белән бетерелгәндә бит Юк фермадан нәрсә таләп итәсем! Бу тирәдә сүз куерта башласалар, һәнүз башын җүләргә салырга уйлады. «Әле соңгы сводкада гына бездә тавыклар барын белдем. Көздән үк бетерелгән иде бит ннде ул. Яз җитә башлагач җылы яктан гына кайтмасалар инде»,— дияргә булды. Ә кыса башласалар: «Сезнең юк фермага план җиткерергә хакыгыз юк Әнә специальләшкән фермаларыгызга җиткерегез. Безнен үз планыбыз бар, шуны үтәрбез. Күктән төшкән планнар белән ми черетә торган заманалар әллә кайчан ^тте инде, безнең бәхеткә каршы»,— дигән җавап та уйлап куйды. Нигә куркырга, турысын әйтмәскә, бүкәй түгел бит алар. Алдынгы колхоз сыртында яшәргә өйрәнмәсеннәр әле. Арттагы колхозларны аякка бастыру турында күбрәк баш ватсыннар. Район җитәкчеләренең төп эше шул булырга тиеш
Әнә шундый уйлар белән хәзерләнде, шундый хисләр белән килде һәнүз район зоотехниклары киңәшмәсенә. Башлыкларны өлкә комитет бюросына да чакыралар икән Шуңадыр инде, киңәшмәгә барлык бюро членнары да катнашты. Киңәшмәне авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Урмакаев ачты. Ул һәр колхозда герлек продуктлары җитештерү, хәзерләү, үрчем алу, үлем, баш саннарының үтәлеше һәм башкалар т\- рында сөйләде. Аннары сүзне баш зоотехникка бирде. Озын буйлы Чәчен тап-такыр итеп алдырган баш зоотехник мәсьәләне конкрет куя башлады. Шаймиевкә карап карап алып, район хужалыкларында
терлекләрне кышлату буенча хәвефле хәл тууын әйтте «Күп колхозда ашатырга салам да калмады. Ярый әле, күрше районнар ярдәм кулларын сузалар»,—диде. «Ә без менә ярты кыштан бирле «Таза чишмә»- леләрне сөйрибез»,— дип уйлап алды һәнүз. «Беренче Май» колхозын баш зоотехник бөтенләй диярлек телгә алмады, һәр сыердан сөт, һәр тавыктан йомырка алу буенча гына тәнкыйтьләде.
Һәнүзнең уйлары бу тар кабинеттан чыгып, канатлы кош кебек, әллә кайларда очып йөри башлады. Куен кесәсеннән блокнотын алды. Аңа ияреп телеграмма чыкты. Ася телеграммасы иде бу. Аны Совет Армиясе көне белән котлаган телеграмма. Күз алдына Ася килде. Әнә ул аның муенына сарылып елын. «Яратам, өзелеп яратам да бнт, нишлим? Ярамый. Туганнарның берсе дә риза түгел...» Әнә шулай бәгырьләре телгәләнерлек итеп аерылышканнар иде алар, һәнүз өйләнгәннән ссң, Ася араны бөтенләй өзгән иде. Үткән ел республиканың зоотехниклар конференциясендә очрашкач, өзелгән өмет кыллары тагы ялганды. Килерме? Әнә шундый уй белән һәнүз бер көн алдан очты Казанга. Гостиницага урнашкач та әллә кая китмәде, администратор бүлмәсе тирәсендә уралды. Асяны да ул иртәрәк килер дип өмет итте. Әмма Ася ул көнне килмәде. Икенче көнне дә һәнүз аны очрата алмады. Инде өмете өзелеп, янган йөрәгенең ярсуын басарга теләп, бер төркем иптәшләре белән ресторан ягын каера башлаганда, ул Асялар районында яшәүче зоотехникны очратты. Институтта бер тирәләрдә укыган егет иде ул. Күрешеп, хәл-әхвәл сорашу белән һәнүз Асяны сорады.
— Бергә килдек, «Заря» гостиницасына урнаштык,— диде егет, һәнүз җыелган компаниягә кул гына селтәде һәм, Бауман урамына сыймый агылган кешеләрне ера-ера, трамвай тукталышына йөгерде.
Ася үз номерында иде. һәнүз жиңелчә генә шакыганга ул үзе ишекне ачты. Алар, гаҗәпсенүдән, күзләрен-күзгә терәшеп сүзсез калдылар. Һәнүзнең тыны кысылгандай булды, шатлыктан илереп елаган күңеле түреннән күзләренә яшь тамчылары сыгылды. Асянын да иреннәре дерелдәде. Һәнүз, гадәтенчә, башын артка чөебрәк җибәрде, шулай итсә, дулкынлануы бераз басыла төшә иде аның.
— Асюк, килдеңме?.. Исәнме, Асюк!.— диде ул аңа, кулларын сузып. Асяның күзләренә моңсулык күләгәсе иңде, ул башын ия төште. Чәчен кистергән, бөдрәләткән.
— Исәнме, һәнүз?.. Килдек әле менә,— диде ул һәм: —Әйдә, керегез, чит кешеләр юк, үзебезнең районнан ул апа, түбәсе тишек түгел, курыкма,— дип, татарчалап өстәде.
һәнүз өстәл янында газета укып утыручы өлкән яшьтәге ханым белән исәнләште дә бер урындыкны читкәрәк тартып утырды.
— Син үзгәрмәгәнсең,— диде һәнүз татарча һәм алар татарча сөйләшә башладылар.
— Ә син үзгәргәнсең... Күз кабакларың капчыклана башлаган, әллә йокы эләкмиме? — диде Ася, кулын кая куярга белмичә.
— йокысы бар инде аның... Барып чыкмасам инде... Үзсмнән үзем курка башлыйм кайчак,— диде һәнүз, авыр уфтанып.
— Ник эчәсең?..
— Их, Ася, аңласаң икән син!..
■— Аңлыйм, һәнүз...
— Ике кеше мин... Берсе эшли, берсе гел сине уйлый. Бер генә минут бер кеше булып эшлисе, бер кеше булып берәүне генә сөясе иде.
— Соң син икешәрне, өчәрне сөясеңмени?..
— Дөрес әйтеп бетермәдем мин аны. Сөйгәнең белән бергә, анык йөрәк җылысы белән эшлисе иде дим. Алдыйлар бәхетледер. Андыйлар гына зур эшләр башкарырга сәләтледер дип уйлыйм мин.
— И хыялый, бәхетсез хыялыем минем!..
Күзләрдәге сагыш, сагынуларны ханым да сизенә, ахрысы, ул ара- тирә аларга карап-карап ала иде. Ася уңайсызлана төште Моны һәнүз дә шәйләде һәм:
— Әйдә, Ася, урамга чыгыйк, берәр кинога керербез, юлда иркенләп сөйләшербез,— диде. Ася каршы килмәде, бүлмәдәшенә: ф
— Мин кинога барам әле,— диде дә тиз-тиз өс-башына киенде.
Тышта караңгыланып килә иде инде Тротуар кырыендагы юкәләр- | не бәс сарган Сыкылы, томанлы кич. Урамга чыгу белән һәнүз Асяны 9 култыклады, аның беләген назлап кына кысты. .Алар бер аяктан атлап ~ киттеләр. Чехов базары янындагы кинотеатрга гына бардылар. Алар < укыганда салынган иде бу кинотеатр Картинасы әллә ни искитәрлек ** булмаса да, башка барыр урыннары булмагач, карарга булдылар. Дө- < ресрәгс — сөйләшергә, аңлашырга кирәк иде аларга. Ике ел — аз гомер р түгел бит! Шуннан соң да бер-берсенә тартылган күңелләргә ни дия- ~ сең һәнүз генә түгел, Ася да күптән, күптән зарыгып көткән булып 3 чыкты бу күрешүне...
— Сүз «Беренче Ман» колхозы зоотехнигы иптәш Гумеровка ♦
бирелә. =
Урмакаев тавышы аны сискәндереп жибәрде. Уйлар жебе өзелде. ® Леяның йомшак кулларын тотып утыра иде бит әле ул, аңа сонгы, иң п актыккы сүзен әйтергә генә дип авызын ачкан иде... Әнә, әнә, Асяның * мамыктай куллары эреп юкка чыкты... һәнүз башын артка чөеп жибәр- * де, блокнотын бармак араларына кыстырып, урыныннан кузгалды. п
— Ни сөйлим? Безнең айлык планнар үтәлгән инде,— диде ул х
әкрен генә. ө
— Узган елга караганда һәр сыердан савым ни өчен ким?
— Иптәш Урмакаев, моны аңлатып торуның кирәге юк, минемчә "
Сез моны үзегез дә яхшы беләсез... *
— Бернәрсә дә белмим, мин бары дәүләт отчетын беләм. Сезнең колхоз ике айда һәр сыердан сөт савып алуны узган елга караганда утыз алты килограммга киметкән. Отчетка башта син кул куйгансыңдыр бит?
—- Мин...
— Кимегәнен белә торып ник кул куйдың?
— Кул куйганда гына арттыра алмыйм бит инде мин ул сөтне.
— Чәчә белгәнсең, ура да бел!..
— Икенче укыш көтеп чәчелгән эш ул. Сөт өчен түгел—
— Бюро членнарына сөтнең кимү сәбәпләрен аңлат!
һәнүз блокнотының кирәкле битен ачты пәм теге сет бирмәүче кырык жидс баш сыерны кертмичә савымның ничек булуы турында сөйләргә кереште.
— Мәсьәләгә реаль килгәндә бездә һәр сыердан савым артык, тулай жыем, дәүләткә сату да бишьеллык үсеш темпларына туры килә. Әле бу кышкы, иң авыр айларда, сыерларның күпләп бозаулау чоры жит- Мәган вакытта. Май айларында башлана бездә масса төсендә үрчем алу. Шулай итеп, лактация чоры яшел азык мул вакытка туры килә. Сөтнең тулай жыемы быел кимендә 20—25 центнерга артачак...
Аны тагын Урмакаев бүлдерде -
— Конкрет сорауга конкрет жавап бирегез, иптәш Гумеров!
Һәнүзнең колак яфраклары кызышты «Менә бит, ни өчен казып чыгара ул моны, нинди мәкер белән?» — дип уйлады ул һәм блокноты мыц икенче битен ачты.
— Алайса, сезнең исәп белән менә болай була,— диде һәнүз, дулкынлануын бераз баса төшеп — Колхоз идарәсе каршы килүгә кара мастан, ана терлекләрдән интенсив файдалану өчен дип каплатып бозаулаткан нәселсез, браковать ителгән таналарны ни өчен сез сыер меп' исәпкә алдырдыгыз’ Без бит сезгә ел азагында болан да баш
санын үтибез дип вәгъдә бирдек, һәм үтәдек. Акча кызганып тормадык, утыз баш холмогор тана алып кайттык, буазларны. Алар барысы да яна елга кадәр бозаулап бетте. Баш саны өчкә генә булса да арттырып үтәлде. Ит өчен, бер бозау булса да алып калу өчен асралган ул кырык җиде баш бозаудан бозаулаган мүкләк кәҗәләрне нигә сыер итеп безгә тагасыз? Юк, һәр сыердан сөт савуны ким дип санамыйм мин.
— Ә сон менә бу ни? Филькина грамотамыни сиңа бу дәүләт отчеты?
Урмакаев 24 нче форманы тотып селкеде, аны өстәлгә атып бәрде.
— Районда сыерларның баш саны тулмауга «Беренче Май» колхозы гаепле түгел. Баш санын андый кәҗәләр белән тутырмыйлар аны...
Урмакаевның ялан хәтле кабинетындагы барлык зоотехниклар, бюро членнары тын калды. Урмакаев бер Шаймиевкә, бер Вәрәшовка карап алды. Шаймиевнең йөзендә тимгелләр торган саен куера бара. Вәрәшов. берни уйламагандай, төз генә утыра. Редакторның очлы борыны күтәрелгән, авызы ачылган. Ул нидер әйтергә тели булса кирәк. Урмакаев аңа, әйдә сөйлә, дип ым какты, Һәнүзгә кисәк кенә: «Утыр», диде.
Редактор торып басты. Калтыранып торган озын кызыл бармаклары белән өстәлдәге кәгазьләрне кирәккә-кирәкмәскә дә актаргалап, тәкәбберлек өчен генә тамак кырып алды.
— Иптәшләр, мина иптәш Гумеровның позициясе берничек тә аң-лашылмый,— дип башлады ул сүзен,— гомумән. «Беренче Май» колхозы җитәкчеләренең. Мин, бюро тарафыннан шунда беркетелгән вәкил буларак, бу колхозны, аның җитәкчеләрен яхшы беләм. Алар үзләренчә. үзләренә файдалы булганча гына эшләргә яраталар, өйрәнгәннәр. Директив органнарның күрсәтмәләрен алар әле башта үз бизмәннәренә салып үлчиләр. Аннан соң гына, әгәр дә ул, басым ясап әйтәм, әгәр дә ул үзләренә файдалы булса үтиләр, ә инде үз бизмәннәренә туры килмәсә, юк, пушка белән дә алдыра алмыйсын. Менә бит алар нинди! Алар район хәленә дә кермиләр, дәүләт интереслары белән дә исәп-ләшмиләр. Дисциплинасызлык бит бу. Үзәк Комитетның декабрь пленумы мондыйларга кискен сүзен әйтәчәк. Без дә әйтергә тиеш. Бюро, район Советы башкарма комитеты карарларын кире кагып, туңга сөрүне чак кына өзмәделәр. Авыл хуҗалыгын үстерүнең генераль линиясе— специальләштерүгә каршы килделәр.
һәнүз ничек торып басканын да сизми калды.
— Аның каравы, без салам сорап теләнеп йөрмибез, ярты районны үзебез тәэмин итәбез. Йомырканы да йорт саен җыеп йөреп колхоз исәбенә тапшырмыйбыз. Анысы авыл Советы эше аның. Аннары, бик акыллы булгач, ни өчен карар белән фермалары бетерелгән колхозларга йомырка тапшыру планы җиткердегез? Кая монда логика? Кая монда дөреслек? — диде ул -һәм ялт итеп урынына утырды.
— Мин катырак торсам, сез дә яндырып бетерә идегез инде саламыгызны,—дип. авыз эченнән мыгырданды редактор. Залдагылар дәррәү көлеп җибәрделәр.
Шаймиев торып басты. Барысы да шым булдылар. Рәшат Галиевич- ның бөтен битен тимгел каплаган иде. Редакторга җен ачуы чыкты аның. «Әйбәт кенә башлаган фикеренә бер кашык дегет өстәде»,—дип уйлады ул.
— Иптәшләр, сез районның төп таянычлары.— дип тыныч тон белән сөйли башлады Рәшат Галиевич.— Нинди зур вакыйга алдында торганны беләсез. Илебез партиябезнең чираттагы съездына килә, һәркайда миллионнар съезд хөрмәтенә удар хезмәт вахтасына бастылар Районыбызның алтын куллары да, барлык совет халкы кебек үк, бу зур тарихи вакыйганы — Коммунизм тантанасын якынайту өчен,
халык хуҗалыгын үстерүнең яна программасын бирүче партиябез съездын яна җинүләр белән каршы алу өчен көрәшәләр.
Шаймиев озак сөйләде. Күп хуҗалыкларны, зоотехникларны тәнкыйтьләп телгә алды. Тик, ни өчендер, «Беренче Май» колхозына әле һаман кагылмый. Чү, менә аларга да чират җитте.
— «Беренче Маи» колхозы зоотехнигы, хөрмәтле иптәш Гумероз _
биредә «кая монда логика, кая монда дөреслек?» — дигән кискен со-з pay кунды. Партия мона, әлбәттә, җавап бирергә тиеш, һәм бирәбез, £ иптәш Гумеров,—дип сүзен дәвам итте Рәшат Галиевич —Фактлар бик g кире нәрсә бит алар, алардан бер кая да китә алмыйсың. Сезнең тел < төбегез шуңа бара: имеш, ни өчен браковать ителгән таналар бозау- ** лагач, аны сыерлар исәбенә керттегез? Ә без аны кайсы графага кер- < тик? Бозаулаган ич алар, димәк, сыер, димәк, факт. Ә сезнеңчә кил- П гәндә, иптәш Гумеров, инде ул сыерларны бозауламаганга санасак, = алардан алынган үрчемне кая, нинди графага куярга? Аны сез, бәлки, ~ үлемне яшерү өчен резерв итәргә боерырсыз? Юк, бу номер да үтми, туган бозаулар да факт һәм алар исәптә булырга тиеш. *
— Ә алар керемгә, алынган... х
— Бүлдермәгез. Хәзер мин сөйлим Димәк, район партия комитеты ~ сезиен ул сыерлардан сөт таләп итәргә хаклы. Биредә логика бар һәм ң ул һәркемгә барып җитәрлек, иптәш Гумеров. Ә йомыркага килгәндә, * мәсьәлә тагын да ачык: тавыкларыгыз бармы — бар. Факт. Алардан £ алынган йомырканы, телисезме-юкмы, барыбер дәүләткә сатарга мәҗ- о бүрсез. Бу да факт. Шунлыктан директив органнар планны дөрес җнт- * кергәннәр; дөресрәге, әле бу тармак буенча үзегез эшләгән планны * раслаганнар. Бу да бик логикалы. Дөреслек һәм логиканың кайсы якта “ икәнен аңладыгызмы, иптәш Гумеров-»
һәнүз янадан басты. Аның тез буыннары җинелчә генә дерелди иде. *
— Юк. Рәшат Галиевич... Акламадым, барып җитми бу минем башка Ачыктан-ачык әйтүемне дә дөрес аклагыз. Бу мәсьәләләр буенча без күп сөйләштек, уртак фикергә киленмәде. Мин үз позициямне югары органнарга хәбәр итмичә булдыра алмыйм Ялгышам икән, сезнең алда, шушы коллектив алдында чын күңелдән гафу үтенермен Ләкин артык болай эшләп булмый
— Рәхим итегез, иптәш Гумеров Бездә һәр партия члены өчен тулы демократия...
Кинәшмә озак дәвам итте Сүз күбрәк азыкларны эшкәртеп ашатуны оештырудагы кимчелекләр турында барды. Күпчелек хуҗалыкларда фураж җигәрлек икән әле. Тик салам юклыктан җәфа чигәләр.
— Элек, ичмаса, ферма түбәләрендәге саламны ашата идек, хәзер алары да шифер бит аның,—диде кайсыдыр. Анардан дәррәү күтәрелеп көлделәр.
Соңыннан беренче кварталда дәүләткә терлек продуктлары тапшыру буенча һәр хуҗалыкка задание җиткерелде, аны үтәү өчен нинди мөмкинлекләр булуны ачыкладылар һәнүз «Беренче Май» колхозы өчен җиткерелгән заданиеләрдән бары иг буенча әйтелгән санга гына каршы килде «Безнен баш саннары үтәлгән. Планнан тыш сату файдалы Тагын 50 центнер өстәргә кирәк Югары көрлектәге ун баш үгез бар әле безнен, диде. Урмакаев моның белән тиз килеште, 50 санын өстәп куйды...
Башка вакытта һәнүз ашханәгә керсә тамак чылатмый калмый иде. бу юлы нигәдер күнеле тартмады Шул килеш, «коры килеш» кенә, каешларын чишеп җибәреп, тәмләп ашады Аннары банк тирәсенә кит те «Синен дә барасын булгач, мин дә иярим әле. банкта лиләрем бар иде»,—дип, Кәрам да килгән иде. «Волга» банк каршысында тора иде Һәнүз кабинага карады. Дамир юк иде. Шул вакыт алар икәүләшеп банктан чыктылар.
— Әллә эшен бетте. Кәрам абый? — дип каршылады аларны һәнүз.
— Бетте. Китәбезме?
— Киттек.
Дамирнын сөмсерләре коелган. Килгәндә дә бер сүз дәшмәгән иде. Кайтканда да юл буе авызын ачмады. Авылга кергәч, һәнүз үз йортлары янында төшеп калды. Нәсимә эштә иде әле. һәнүз ишекне үзе ачып керде. Өй җылы, рәхәт иде. Ипләп кенә өс-башын чишенде. Өстәл өстенә ябылган кәгазьне күтәреп карады. Шакмаклы дәфтәр битенә Нәсимә язу язып калдырган. Бер аягын күтәрә төшеп, бер кулы белән өстәлгә таянган килеш, ул язганнарга күз йөртте, «һәнүз, кайтсаң, ба-рысы да өстәлдә. Суынса — җылытып ал Мин соңрак кайтырмын — репетиция. Нәсимә».— дип язылган иде дәфтәр битенә, һәнүз ризыклар өстенә газетны яңадан ябып кунды. Сизмәде дә: аягы тунып киткән бит. Аннары идәннәре дә салкын аларнын. Мич өстендәге киез итеген алып киде. Ул ишекле-түрле йөрергә тотынды. Башында әле бер. әле икенче уй яңара. Әле Шәймиевнен тимгел йөгергән йөзе, әле Асянын чиядән иреннәре күз алдына килде, һәнүз башын артка чөеп җибәрде, стенадагы фотога карады Путаллы рам эчендә һәнүз белән Нәсимәнең рәсеме. Язылышкач та төшкәннәр иде. Нәсимә аны Әлмәттә зурайттыр- ды. Бу кыйммәтле рамны да шуннан алып кайтты. Әнә, ничек пар килгәннәр алар, югыйсә, һәнүз янында Нәсимә янып тора. Йөзе тулган ай кебек. Художник аның калын кашларын бераз нечкәртеп дөрес эшләгән. Болай тагын да матур күренә Нәсимә. Борыны матурлык алласы Венераныкыннан бер дә ким түгел. Иреннәре калынрак, әмма үтә килешле. Күкрәк турына чаклы ачык муены мәрмәр сын кебек. Беренче күргәндәй итеп карап торды ул Нәсимәнең озын керфекле күзләренә. Шул күзләре белән апын серләрен укып кебек тоелды ул аңа.
«Их. Нәсимә, Нәсимә.— дип пышылдады Һәнүзнең иреннәре,—бер елганың ике яры кебек бит без. Үзебез бергә, күзгә-күзләр карашып торабыз, бергә гомер иткән булабыз, ә якыная алмыйбыз... Аралардан салкын дәрья ага да ага. Бер елганың кара-каршы ярлары шул без. Елга яры... Ярлар түгел».
Нидер исенә төшкәндәй, һәнүз фотодан читкә борылды һәм язу өстәле артына утырып, тартмалардан юньлерәк, күңеленә охшаганрак чиста кәгазьләр эзли башлады Кәгазьләрен дә тапты. Өстәл артына утырып, әле бер хәреф гә төшмәгән битләргә карап торды. Авторучкасын куйды. «Язаргамы, язмаскамы?» Әнә шундый сорау алдында туктап калды. Анын бит әле гомергә дә жалоба түгел, Леядан башка берәүгә дә хат язганы юк «Жалоба язучы!» һәнүз иңнәрен җыерып куйды. Әнә шул чиркандыргыч сүз анын уйларын бөтенләй чуалтып җибәрде Ул яңагына таянды, тәрәзәдән тышка карады. Кыш язга авышып бара, шифер түбәдән торып-торып тамчы тама. Баеп баручы кояшның алсу зөбәрҗәт нурлы көлтәләре, түр тәрәзәдән кереп, идәнгә таралган.
һәнүз, торып, ишекле-түрле йөрергә кереште. Биш бармаклап чәчен тарап-тарап җибәрде. «Язаргамы, язмаскамы?» Тел очында туктаусыз шул сүзләр тирбәлде Бераздан икенче сорау туды. «Кая язарга? Өлкә комитетынамы. Үзәк Комитетның үзенә үкме? Уйлана торгач, күтәрәсе мәсьәләләрнең зурлыгын, җитдилеген уйлап, ул хатны Үзәк Комитетка язарга ниятләде.
Озак, һәр сүзен, җөмләсен уйлап язды. Райком секретаре Шаймиевнең бүгенге көн белән яшәве, аның ялгышларының районга, аерым колхозларга нинди экономик зыян китерүен нигезләп, исәп-хисап ясап күрсәтеп язды Терлекләрнең баш санын үтәлгән итеп күрсәтү өчен кайбер хуҗалыкларда бозауламаган, хәтта каплатылмаган таналарны да сыер исәбенә керттерүсн дә конкрет язды. Үз колхозларындагы ва
кыйганы, ана терлекләрдән интенсив файдалану алымын, шунын аркасында нинди «ЧГЪга дучар булуларын да хәбәр итте. Тунга сөрүне вакытында төгәлләү максаты белән салам яндыру, кышка терлекләрнең тупас азыксыз калуларын ачынып язды.
Үзен борчыган уйлармын берсен дә калдырмый язды һәнүз Өч биттән артып китте, аннары чистага күчерде. Конвертлап, адресын пөхтә- * ләп язды. Менә анын уйлары, теләкләре өстәл өстендә зәңгәр конверт = эчендә, һәнүз иркен сулыш алып җибәрде, иңнәреннән авыр йөк төш- и кәйдәй булды. s
Колхоз идарәсенә барырга дип өстен» киенә башлаган иде. Нәсимә < кайтып керде. Анын бит очлары алсуланган, ак шәле астыннан чәчлә- н ре күпереп чыгып тора. Ишектән керү белән ул өстәлгә күз төшерде < һәм ягымлы гына итеп: п
— Әллә ашамадың, һәнүз? — дип сорады.
— Ашап кайттым мин... <
Нәсимә аның күзенә тутырып карады. Юк. Һәнүзнең күзләре саф, “ гадәтенчә, район үзәгеннән кайткандагыча, майланып, елтырап тормый ♦ Киресенчә, нигәдер ачулангандай, кырыс иде алар. Нәсимә моны = сизенде һәм: =
— һәнүз, нәрсә булды? — дип сорады
— Юк. берни дә булмады. >
Ул, көзге каршына килеп, шарфын рәтләде һәм киим дип бүреген £ кулына алган иде. Нәсимә тагын сорау бирде:
— Кая барасын сон? Әзрәк капкалар идең, бер чыгып киткәч. *
кайчан кайтасың тагын’ ө
— Мин хәзер кайтам. Председательне генә күрәсем бар.
— Аны районга чакыртып алдылар. Бик ашыгыч. Әле мин кайткан- =
да гына китеп барды. *
һәнүз беравык, инде нишләргә икән дигәндәй, идән уртасында басып торды Аннары бүреген бастырып киде дә:
— Фермалардан бер әйләнәм әле,— дип чыгып китте. Нәсимә, пальто төймәләрен ычкындырган килеш, аны моңсу карашы белән озатып калды.
һәнүз салмак кына аглап. югары очка, фермаларга таба китте Аяк астында кар шыгырдый Багана башларындагы лампочкалардан урамга нур коела. Атлан тау башын тулган ай яктырта. Дулкынланып торган кар сырындылары өстендә салкын ай нурлары уйный Ай нуры кебек аның Нәсимәгә мәхәббәте. Якты, матур, әмма салкын. Кояш нуры кебек җылытмый Ни өмет итәсең син, Нәсимә? Минем өчен яратылган жан түгел бит син. Сине кызганып, гомер буе баш очыңда ай булып балкыйммы?
Нәсимәнең томан пәрдәсе артыннан күренгән шәүләсен әкрен-әкрен Ася каплады.
... Кинодан кайткач, алар Асянын бүлмәсенә керделәр Теге ханым анда юк иде. Ася бу минутларны, кавышу минутларын күпме өзгәләнеп көтсә дә, Һәнүзне үзенә якын җибәрмәде. Хәтта иңнәренә кулын да салдырмады.
— Ярамый, һәнүз. .— диде ул, үзе алсуланып янлы, каушады Тыелгысыз яшьлек дәртләреннән, ялкын булып кабыначак мәхәббәтеннән курыкты, дөрләп янган учак янында очып йөргән күбәләк хәлендә ка ласы килми иде. ахрысы.
һәнүз башын иде. идән ярыгына карап утырды. Аннары кинәт башын күтәрде, Асянын каршысына килеп басты, кулларын кесәсенә тыккан килеш, пышылдап диярлек сөйли башлады:
— Ася. мин енне мәңге көтәргә риза Ташла шул туганнарыңның сүзен. Без бергә булырга тиеш, бергә! Ишетәсеңме — бергә!..
— Ишетәм, һәнүз... Туганнарым да каршы түгел хәзер...
— Сон, шулай булгач? •
— Син икенче кеше белән булгач, күңелем тартмый... Күз алдына китерәм дә, син әллә нинди чит, ят кешегә әвереләсең, ераклашасын. Ләкин күздән югалмыйсын, һаман кул болгап елмаясын, чакырасың.
— Ася, газапламыйк болай үз-үзебезне. Телисең икән, мин сезнең районга күчәм, теләсәң, үзебезгә алып кайтам. Безнең председательнен ниндилеген белсәң иде син!.. Синең турыда күп сөйләдем мин аңа. Аңлый ул безнең хәлләрне. Нәсимәне дә кызгана, ләкин сине якын күрә. «Яшь чакта шартлатып өз, кайсы якка да булса, аннары соң булыр,»— ди. Хак әйтә ул. Кайтыйк безнең колхозга, Ася?
Ася түзмәде, Һәнүзнең муенына сарылды. Күкрәгенә капланып елый башлады.
— Үземне тагын сыныйм әле... Синең икенче кеше яры икәнлегеңне, ятсынуымны жинә алсам, хәбәр итәрмен, хат язармын,—диде Ася.
Ләкин анардан һаман хат юк...
Фермада кичке савымга әзерләнеп йөриләр, беренче төркем сыерларны саву залына кертәләр иде. һәнүз, исәнләшә-исәнләшә, ферманың аргы башында асрала торган, аерып куелган теге кырык җиде баш сыер янына китте.
«Бер ел артык асрауны бише белән кайтарасыз бит, малкайлар!» — диде ул. Аның күңеле күтәрелеп китте, гәүдәсенә ниндидер көч өстәп җылы агым йөгерде. Фермадан кайтышлый колхоз идарәсенә сугылды. Анда бухгалтер Кәрам белән Заман карттан башка кеше юк иде. Заман карт бишмәтен иңенә салган да Кәрамга нидер сөйли. Кәрам, бер кулы белән счет төймәсен тоткан килеш, авызын ерып утыра, һәнүз аяк очына гына басып ачык ишек кырына килде дә Заман картның сү-зенә колак салды.
— Шулай, жәлләмәдем, кышлау тавыкны суеп киттем. Хупҗамал- ларның ата-аналарына, күчтәнәчле кунак булып. Баргач, аны олылап биатайга тоттырдым. Хәлле кеше иде, мәрхүм. Кияүне оятлы итмим дигәндер инде. Минем тавыкны табында күрсәтмәде. Кияү күчтәнәче дип, кышлау тәкә чаклы, билләһи, булгандыр, каз чыгарды. Җиң сызганып ботарлап бирдем кунакларга. Авыр туфрагы җиңел булсын, биатай әйбәт кеше иде, мәрхүм. Әз генә борын төшә, аш үтми башласа, хатын-кыз галәмәтенә сиздерми генә мунчага алып китә дә бал белән сыйлый. Бер алып барды бу, ике алып барды. Эчкән саен минем нәфес дигән аза бара бит. Җилеккәндер инде, мәрхүм. «Мөхәммәтзаман кияү, барса, кая икәнен белдең инде. Үзең чамала»,— ди бу. Чамаламаган кая инде ул. Кичкә, баш өянәгем кузгалып, идәнгә егылганмын да нарасыйлардай мес-мес мин...
Кәрам счет төймәләрен шалт-шолт бәреп җибәрде, үзе иелә-сыгыла көлә башлады. Заман карт, берни булмагандай, сүзен дәвам иттерде:
— Бер заман кендектән түбән эч авырта бит. Кисеп-кнсеп ала. Әһә, мин әйтә.м, әҗәлләрем шушы икән. Ул башны әйткән дә юк, кайнаган сумала тутыргандай. Капшанам, кырымда—Хупҗамал. Ана төрткәләдем. Юк, уянмый. Тукта, мин әйтә.м, болай булмый, ишегалларын урап, һавалар алып керим. Торып утырдым. Киттем сәке буйлап шуып. Шуам аякны алга сузып. Бәрәкалла! Нинди йөзлексез сәке сон бу? Барам да стенага төртеләм, барам да стенага төртеләм. Аптырап беттем. Тышка чыгарга кирәк. Анда чыгу өчен идәнгә төшәргә кирәк. Идәнгә төшү өчен сәке йөзлеген табарга кирәк. Миләр череде, болай да таман зиһен бөтенләй бетте. Маневрынный поезд кебек, тагын килеп сөрлектем Хупҗамалга Ахырда түзмәдем, кабыргасына үтемле генә итеп төрттем. Торып та утырды Хупҗамалым.
— Нишләвең бу? — ди, йокылы-уяулы килеш пышылдап.
— Тышка чыгаргае, нинди йөзлексез сәке соң бу, идәнгә тешәлмим бит...
— Бәй. идәндә лә без... Сәкегә менеп ята алмадың бит... Хурлар
иттен. әнкәйгә баш өянәге бар шул аның дигән булдым инде. Әткәй, беләм мин анын өянәген, иртәгә иснәтмәм дә, буена сеңдерә алмаса,— дип әйтте дип, пыш-пыш пешерә Хупҗамал. Сәке йөзлеге эзләп, идәндә шуып йөргәнмен бит шулай.— Заман карт кет-кет көлеп алды, аннары, ф житен сакалын сыйпый-сыйпый, болан дип өстәде:—Бүген иртәнчәк мәктәптә булганыем. Музейларында шунда крестиян өе дип сәкеләр з ясап куйганнар, өйнең буеннан-буена. Ишекне кергәч тә бозау араны. < Анын янында олы агач лакан... Менә бит, Кәраметдин, элек без яшәгән Е өйләрне музейларга куя башлаган бу заманнарга да ирештек. Без дә < үлеп бетсәк, ул көннәрне искә дә алучы да булмас. Хәер, ниемә кирәге бар ул элекке тормышның! <
һәнүз әкрен генә ишек шакыды. Кәрам, йөзенә җитди төс биреп, н кычкырды: =
— Да! Әйдә. кер. кер! S
һәнүз аяк очларына басып, елмаеп-елмаеп килеп керде. Заман карт .
стена буена чүгәләгән җиреннән торды. *
— Й-и. Шымытыр! Бур мәче кебек нөрмәсән!—диде һәм билен =
тотып чыгып китте. ®
— Рамай абыйны ник чакырдылар икән? —дип сорады һәнүз бух-«ч
галтердан. £
— Белмим. Рәшат Галиевич сәгате-минуты беләнкилеп җитсен с
дигән. о
— Шалтыратмадымы соң? к
— Юк- -
Кәрам счет төймәләрен биетә башлады, һәнүзбүгенге почтаны z
караштырып, бер көйрәтеп алды. Аннары өенә кайтып китте.
Нәсимә кичкелеккә аш-су әзерләгән. Һәнүзне генә көтеп тора иде. и Килеп керүе белән, ул ана өс-башларын салырга булышты. Пәлтәсен, бүреген алып элде. Киез итеген мичкә тыкты.
— Ямансулап тора идем әле... Яхшы — тиз кайттың. Иртәгә ял бит, берәрсенә юлыкмаса гына ярар иде дип теләгән идем. Минем дә теләкләрем кабул була икән... Әйдә, юын, умывальникка җылы су салдым,— дип сөйләнә-сөйләнә ул өстәл әзерләргә кереште, һәнүз сүзсез генә өстәл арасына кереп утырып, кулына ак күмәч телемен алуга, Нәсимә буфетка таба карап алды, ым какты, һәнүз кул селтәде.
Күкәй белән басып киселгән йорт токмачын үлеп ярата һәнүз. Ул аны өстэтә-өстәтә ашады. Аннары кара карлыган вареньесы белән бер йомры чәй эчте. Сәгатенә карады. Жиденче киткән. Һәнүзнең Нәсимә белән ялгызы гына бер өйдә каласы килми иде. Ялгыз калдылармы, ул сырыша, иркәләнә башлый. Җаен чыгарып, оста итеп, үз горурлыгын да югалтмыйча эшли белә ул моны, һәнүз кул-битләрен юып сөртенде дә:
— Клубта ни бар икән? —диде.
— Кино, җидедә башлана.
— Ни дигән?
— «Освобождение».
— Әйдә барабыз.
— Хәзер, һәнүз. Мин өстәлләрне печтек кенә тәртипкә китерим дә.
Нәсимә өстәлләрне жыештыргалаганчы һәнүз «Казан утлары» журналының яна санын караштырды. Сөббүх Рафнковнын яна романының дәвамы кайткан икән. Башын укыган иде, бер башлагач, ташлап булмас, кинодан кайткач укырмын әле дип. журналны киштә өстенә алып куйды
Кинода кеше күп иде Картинасы да әйбәт шул. Шундый көч алдында баш имәгән, бөтен Европа промышленностен үзенә эшләткән фашизмны җиңгән совет кешесенә мәдхия булып яңгырый бу картина
Мондый киноларны дулкынланып, тетрәнеп карый һәнүз. Әле күптән түгел «Партком секретаре» дигән кино караган иде. Бүгенге колхоз тормышыннан. Ул да ошады. Тик председательне генә бер яклы биргәннәр. һаман председательләр янаны тоя белмиләр. Кинорежиссерлар конфликт таба алмый. Безгә килсеннәр иде алар. Рамай абыйны алдынгы хужалыкны тагын да алга таба үстерү өчен янып-көеп йөрүен күрсеннәр иде.
Кинодан кайтышлый, беләгенә ике куллап асылынган Нәсимәгә ян- таярак төшеп, ул шундый уйларга бирелде. Кулына «Казан утлары» журналын алгач та, башында кайнаган шул уйларыннан арына алмый гажизләнде. Рамай аны үзенә жәлеп итә алмадымы, артык арыган идеме — керфекләре бер-берсе белән очрашты да күз кабаклары йомылды. Ул диванда яткан килеш йокыга киткәнен сизмәде. Кемнеңдер әкрен генә чәчләреннән сыйпавыннан уянып китте. Урындык куеп, баш оиына Нәсимә утырган. Ул үтә күренмәле кыйммәтле ефәк эчке күл-мәктән. Тулып торган шәрә беләкләренә, кулбашларына әллә лампочка, әллә эчке күлмәге алсулыгы төшкән. Акын бөтен гәүдәсе ниндидер нур чәчеп торгандай.
— һәнүз, әйдә, чишен, урынга ят,—дип пышылдады Нәсимә.
һәнуз күзләрен йомды һәм:
— Хәзер, ята тор,— диде. Әмма ул шул килеш йокыга китте. Иртән тан белән уянды. Торып басуына, Нәсимә дә күбек кебек мендәре өстеннән башын калкытты. Аның күз кабаклары кызарган, шешенгән иде.
* * •
Март ахырларында кинәт җылытып жнбәрде. Ике өч көл дигәндә Атлан тау сыртлары ачылды. Анын итәгеннән башлап авылга кадәр уҗым чәчелгән иде. Кайбер урыннарда, алаланып, ужы.м җирләре дә борын төртте. Тау сыртына якын, сөрү полосасы беткән урыннарда күренде алар. Урам, тыкрыкларда да гөрләвекләр юл ала башлады. Инеш буендагы карт өянке башларында каргалар туй ясый: әнә аларнык кайберләренен томшыкларында чыбык, салам, чүбек кебек нәрсәләрдә күренә, оя ясарга хәзерләнәләр.
Минзәлә елгасында су кинәт ташыган елларны үзәндәрәк утырган дунгыз фермасын су баса. Шул хәвефне искәртү, булдырмау чарасын күрү өчен Рамай иртүк шунда китте, идарәгә дә кереп тормады Ферма тирәсендә йөргән Һәнүзне күргәч, ул елмаеп куйды. «Нишләп йөри бу тан тишегеннән? Әллә махмыр куып йөриме тагын?» Юк, һәнүз ападан яна туган сабый төсле саф иде.
— Исәнме, һәнүз, ни югалттың? — диде аңа Рамай. кулын сузып.
— Исәнмесез. Рамай абый... Югалтмадым. Өч көнләп бар инде бу фермада булмаганга, башка бригада фермаларына чыгып киткәнче монда сугылыйм дигән идем. Аннары, икенче чиратта балалыйсы ана дунгызларнын да вакытлары җитеп килә бит. балалары белән җәйләүгә чыга торганнарын әйтәм. Аларнын рационын үзгәртәсе бар.
— Жәйләү дигәннән, аны да су баса бит, аның тирәсеннән дә суга юллар ерасы булыр әле.
һәнүз беравык сүзнең ни турыда барганын абайламый торды. Аннары, килеп җитте бугай, маңгаен чәпелдәтеп:
— Хак әйтәсең, Рамай абый, ферма тирәләрен дә казып чыгарга кирәк,— диде.
— Хәзер бульдозер төшерәбез,—диде Рамай. Алар икесе дә ферма тирәсен әйләнеп чыктылар. Аннан эчкә үттеләр, һәр ана дунгыз үз клеткасында ишелеп ята. Авыр мышныйлар. Нәселле яна дуңгызлар. Барысы да кыска тәпиле, озын торыклы. Үсешне кай айларны көнгә
артистка булыр дип өметләнгән кыз, иде. Ферма эче чиста, җылы. Ра- май үзләре артыннан әкрен генә атлап килүче кызга борылып:
— Вентилятор эшлиме сон инде? — дип сорады Кыз башын түбән иде һәм:
— Эшли, абый, шул син әйткән көнне үк төзәттеләр аны.— диде. _
— Молодец, тырыш. Менә бу дуңгызларның баласын алып үстер- з сан, акчага күмәм мин сине. Бирнәгә «Волга» алып барырсын. <
— «Волга»ларым булса, кияүгә дә чыкмыйм мин,—диде кыз, сүзгә §
күршегә кереп тормады тагын. <
— Дөрес, шаяртып кына әйтәм. Егет булса, үзе алсын ул «Волга>ны в.
— Әнә тракторчы Ризван алды бит тәки. Сыерына чаклы сатты. £
тәки алды. Сыер алырга кредит алды тагын. £
Сүзгә һәнүз дә кушылды: <
— «Фиат»лар кайткан икән. Әхмәтзыя белән Әнвәр дә дагалаган- х
нар. Алырга барырга сездән рөхсәт сорарга йөриләр ♦
— Тәк, ничәү була инде бездә хәзер җиңел машина? — Рамай. = коридор уртасында туктап, бармакларын бөгә-бөгә саный башлады: — 5 Ризванда — «Волга», Лотфуллада — «Запорожец» . — Әхмәтзыя белән Әнвәрне дә кертеп уникене санады ул.—Кая таба бара дөньялар! Элек * минем жинел машина больница юлыннан кайтып керми иде. Әле йөкле t хатын илтә, әле берәр сабыйны, әле карт-корыны Хәзер менә ике еллап a бар инде, сораучы юк.— Рамай тиз-тиз алга атлап китте һәм Һәнүзгә х карап болай диде: — Машиналар — унике, ә мотоцикллар күпме? Аны- ө сынып чутын югалттым инде. Ә син беләсенме, аларнын күбесе парк- s тагы колхоз бензины белән заправить ителә бит. Быел автомашиналар- х ныи бензинга расход ясауларының сере шунда Алар өчен аерым * цистерна куймый булмый. Талонын сатып алырлар. Айлык заданиелар җиткергәндә искә төшер әле. онытсам. Моны хәзер үк эшләргә кирәк. Кар беттеме, чаба башлыйлар алар. Аннары, механикка әйтеп куярга кирәк, алар өчен кирәкле запчастьларга заявка җыйсын. Машина жене кагылган кешене беләм мин. Бер жире килеп чыкса, кирәкле әйбсрсен тапмый күзенә йокы керми аның. Аннары, шуны эзләп, ул теләсә кая чыгып чаба. Ә монда эше тора Бер очтан механик аларга да зап- частьлар юнәлтсен. Бушка алмый бит алар аны. тегеләй дә. боланда...
Фермадан чыккач, азык эшкәртү цехына кереп, барлык агрегатларны эшләтүче комбайнчы Лотфулланы алып чыктылар Рамай ана. бульдозер төшкәч, кайсы җирләрне кардан чистартырга, кар суларына юллар ясарга кирәклекне күрсәтте.
Рамай белән һәнүз колхоз идарәсенә бергә кайттылар Идарә болдыры янында гына «ГАЗ 09» машинасы тора «Кем килде икән?» — дип уйлады Рамай. Килеп җиткәч, номерына күз төшерде, район авыл хуҗалыгы идарәсе машинасы иде бу. Идарәнен баш агрономы белән бер очучы килгән икән. Алар бухгалтерлар бүлмәвендә колхозның басу картасын карыйлар иде.
Рамай эшнен пидә икәнен шундук сизенде, йөзен чытып куйды. Алай да сиздермәде, баш агроном белән дә. очучы белән дә кул биреп күреште һәм, иртәнге якта бухгалтерияне кеше басучан булганга, алар- ны үз бүлмәсенә чакырды. Баш агроном, картаны кулына тоткан килеш, аның артыннан иярде. Рамай өстәл янына килеп утырды Бу якларда әллә ничә ел ужым тукландыруда,—гербицидларны сиптерүдә эшләгән озын буйлы, кара-кучкыл битле бу очучыны Рамай күптән белә Тагар егете Казанның үзеннән. Тик менә кем дип дәшергә генә чмтенсенә. фамилиясе хәтердән чыккан. Очучы Рамай алдына договор кәгазьләре куйды.
— Ничә гектарга, нәрсәләр тукландырабыз? — диде ул һәм фураж
касын салып, кояш нурлары төшкән тәрәзә каршысына барып утырды. Баш агроном картадан һаман нәрсәдер ачыклый иде.
Рамай договор кәгазьләрен өстәлдән алып, әиләпдсреп-әйләндереп карады да кире үз урынына куйды, яңагына таянды һәм очучының күзләренә туп-туры карап:
— Без бит барыбыз да бер ата балалары — илгә хезмәт итәбез. Дөресен генә әйт әле, бу эшкә тотынырга иртәрәк түгелме? —дип сорады.
— Управление заявка биргәч, без килдек инде. Төньяк районнарда кар бетте. Анда эшләдек. Ә сездә кар яна кыймшанып килә,— диде ул, туры җаваптан качарга теләп. Баш агроном да картага иелгән башын күтәрде.
— Иптәш Урмакаевка мин дә кимендә берәр атна көтик дигән идем. Ул инде авиация чакыртып телеграмма биргән булып чыкты,—дндеуг һәм кулындагы папкасын өстәлгә куеп, ишекле-түрле йөри башлады. Сизелә, баш агроном да икеләнә.
— Менә нәрсә, егетләр,— диде Рамай. яңагына таянган килеш.— Сез начальствога теләсә ничек әйтегез, мин бу эшкә бара алмыйм. Ирта. Өчләтә җинаять эшли алмыйм.
— Ничек өчләтә? — Агроном шулай дип сорады.
— Ашлама бушка килмәгән, бу — берме? — диде Рамай, бармагын бөгә-бөгә.— Аны бу тәтәй егетләр бушка чәчми, әнә, сәгате 80 сум дип туш белән язып куйган, булдымы — ике! Өченчедән, хәзер чәчкән ашлама кар суы белән агып бетә, акмаганы уйсу урынга җыелып, уҗымны кара яндыра, инде бурага керәм дип торган уңышны югалта. Бусы өч була аның, иптәш баш агроном...
— Сезнең тау сыртлары ачыла башлаган дип Урмакаев җибәрде безне.— диде очучы.— «Беренче Май»дан башларсыз дигән иде.
Рамай урыныннан торды, икесен дә тәрәзәгә чакырды.
— Әнә. карагыз: шул инде ул, кояш бер көлү белән ачыла торган түбәтәй чаклы җир. Район үзәгеннән үк күренеп тора. Урмакаепнын кабинет тәрәзәсеннән дә ап-аермачык күренә...— Рамай эчтән генәсү- генеп куйды — Колхоз бай дигәч тә... Алай булмый ул. Ай-яй. авыр бер сумны ике итүләр. Үзе иген иккән кеше генә ипинең тәмен белә, ди торган иде әти мәрхүм. Ипинең чын тәмен белгән кешеләр эшләп тапканны кар суы белән агызырга хакым юк минем. Игенче буларак бер, коммунист буларак мен дә бер тапкыр хакым юк.
— Сон, без нишлик, самолетлар тик торалмый бит, аларга түләргә кирәк. Ә район Советы башкарма комитетының да, безнең, управлениенең дә айлык рәте юк,— дип мыгырданды баш агроном.
— Безнең әти, мәрхүм, кергәнче чыгар җиреңне кара, ди торган иде.
— Мин нишли алам инде, Рамай Ибраһимович?
— Менә шул шул! Шушы нәрсә үтерә дә безне. Алны-артпы уйлап бетермибез. Миннән өстәге абзый нәрсә әйтсә, йомышчы малай кебек чыгып йөгерәбез. Имеш, белми әйтмидер. Ә аның һәр сүзен йөрәк аша үткәреп, үз акылыбызга салып үлчәмибез. Жаваплылыкны үз өстебезгә алырга куркабыз, теге абый җавап бирер әле дип, нигә тотынсак та, аның фатихасын алырга ашыгабыз. Үзебезнең уй, карашларыбызны шул югарыдагы абзыкайга җайлаштырып бетерәбез. Алай эшләве жн- нел шул. Начальство белән дә, кимчелекләр белән дә тыныч янәшә яшәп була болан...— Рамай Атлан тавына таба төртеп күрсәтте.—Син бит аның авыл көтүе йөри торган 35 гектарлы тау сырты икәнен яхшы беләсең. Син бит районда беренче ел түгел. Белә торып, ник риза булдың вакытыннан элек самолет чакыртырга? Аннары, безгә килергә? Ник иптәш Урмакаевка шуны әйтмәдең? Фәлән гектар уҗым туклан- дырылды дип сводка бирү өчен эшләмибез бит без.
— Рамай Ибраһимович. сез бигрәк тагын, малаегызны керендергән- дәй сүгә башладыгыз әле.
Очучы көлеп жибәрде.
— Сыя ул сезгә, мин шәһәр кешесе булсам да, метр калынлыгын
дагы кар өстенә ашлама сипмәс идем,— диде ул. Баш агроном анынбч ♦ репликасын яратып бетермәде. _
— Сезгә нәрсә, эшләсәгез дә, простой торсагыз да акча килә,— 3
диде. <
— Алай димәгез. Файдалы эш башкару белән иләктәген чиләккә
түнтәреп йөрү арасында бик зур аерма бар. Председатель монда бик * матур сүз әйтте әле, без кергәч тә. Без бит бер ата балалары, диде. с. Синен кебек үк, мин дә шул бер ата баласы, туган. 5
Рамай тәрәзә яныннан китте Өстәл янына үз урынына кереп < утырды. =
— Рәшат Галиевич беләме соң бу пожарныйлар алган йөкләмә ке- х
бек нәрсәне’ — дип сорады ул баш агрономнан. <
— Белергә тиеш. Аннан сорамыйча Урмакаев бер нәрсә дә эшләми. _ Оператив сводканы да ана күрсәтмичә Казанга бирдерми әле ул. =
— Менә шул инде, ничә әйтсәң дә бая мин әйткән нәрсәгә килеп * төртеләсен. Барысын да олы абзый уйласын. Әллә син аның башын > акыл сандыгы дип беләсенме? Кая җитешсен ул барысына да? Ул бит “• мондый нәрсәләрне бюрода сорамый, бюродан башка эш арасында хәл “ итәсе нәрсәләр күпме? Барысын да беренче секретарь хәл итсенме? и Барысына да дөрес жавапны ул ничек биреп бетерсен?! Менә шуны е уйлап бетерми безнең әйбәт кенә дип йөргән җитәкчеләр. Шул жөмлә- = дән сез дә, иптәш баш агроном. Ә райондагы кимчелек өчен жавап ~ бирә башлаганда кем кала? Беренче секретарь. Чөнки башкаларда и гаеп юк. алар һәр эшне шул олы абзый хәер-фатихасы белән эшләгәннәр. Андыйларны да күрдем мин. Беркатлы мәхлүккә әйләнеп, бөтенесен беренче секретарь өстенә аудара алар һәм шундыйларның күбесе судан коры да чыга. Рәшат Галиевичне жәллим мин. Сезнең кебекләр өчен жавап бирәсе бар әле аның. Аның ялгышын үзенә әйтәсе, үз ялгышын үзеннән кичекмәстән төзәттерергә ярдәм итәсе урында, сез, районның баш белгечләре, аның ялгышларын күрмәмешкә салышасыз, алай гына түгел, ана үзегез дә җайлашасыз...
— Гел безне диаматтан укыткан профессор кебек сөйлисез сез, Рамай Ибраһимович,— дип, аның сүзен бүлдерде баш агроном.
Рамайнын йөзенә елмаю чыкты
— «Ди» ике дигән сүз бугай әле ул, дилогия, трилогияләр укыган бар минем дә. Мина ирек куйсалар, мин сезнең кебекләрне, үз урынында утыра да, утырган урыны өчен жавап та бирә белмәгәннәрне дио — ике мат белән яңадан ике кат анадан тудырыр идем,—диде ул һәм баядаи бирле бармаклары белән әвәләгән папиросын кабызды. Түшәмгә таба төтен алкалары чөеп җибәрде дә —Менә шул, туганнар, со-раучылар булса, газеталарда язганча, сөйләшүләр чын күңелдән, иптәшләрчә, дуслык шартларында барды, диярсез. Ләкин хәзергә договорыгызга кул куя алмыйм, колхоз өстеннән самолет та очыра алмыйм. Кабат иске авыздан яна сүз көтмәгез, бигайбә,—диде. Очучы дустанә генә кул бирде. Баш агроном өстәлдә яткан папкасын алып, аны бер кулыннан икенче кулына күчерде.
— Рамай Ибраһимович, үпкәләмәгез, служба. Сөйләшүләрне райкомга җиткерми булмас,—диде, эшләпәсен кырын күтәрә төшеп.
— Аңлыйм, анлыйм. Тик үзеннән арттырып сүз өстәмә. Сезнең кайбер братлар анысына да оста.— диде
Баш агроном белән очучы чыгып китгеләр. Рамай, яңагына таянган килеш, уйга талды.
Рәшат Галиевич райком ишеген ачып кергәндә әле таң да беленми иде. Сания тагын өйдә кунмады. Кичтән белешкән иде. редакторларда булып чыкты. Редактор хатыны сүзгә бик оста хатын, әле пышылдап, әле юмакайланып тезеп китте:
— Рәшат Галиевич. Сонечканын кәефләре шәптән түгел әле. мәктәптән бергә кайттык та чәй генә җылытып эчтек. Әллә ни туңам дип бөркәнеп ятты. Врач чакыртыйммы дигән идем, кирәкми, диде. Уятырга да кушмады. Сабыйлар кебек эреп йокыга китте әле. Иртәнгә аякка басмасмы?.. Борчылмагыз. Рәшат Галиевич. Торуына менә кара карлыган вареньелары әзерләп куйдым...
Тагын әллә ниләр такылдый башлаган иде. Рәшат Галиевич кискен генә аны бүлдерде:
— Уянгач та кайтсын!..
— Ярар. ярар, әйтермен. Рәшат Галиевич...
Рәшат Галиевич телефон трубкасын шап итеп куйды... Алан чаклы квартирында берүзе кунды. Уянгач, бик озак күзенә йокы кермәде. Тып-тын. Стенадагы сәгатьнең генә келт-келт йөреп торганы ишетелә... Ичмаса, өй чикерткәсе дә сайрамый, ул да бер иптәш булыр иде».—дип уйлады Рәшат Галиевич. янында җан иясе булмаудан гаҗизләнеп. Күз алдына авылдагы үз өйләре, аның зур миче, ут сүндерү белән гөлбәчтә чикерткә сайрый башлавы килде. Әнә ул беравык тынып тора да тагын ярсый-ярсый сайрарга керешә. Рәшат әтисеннән калган зур толып астында шым гына ята. Аның әтисе ачлык елны дөнья куйды. Гражданнар сугышында яраланганнан соң мантый алмады, шуның өстенә ачлык килде. Коры сөяккә калып үлде әтисе. Зур гәүдәле, эре сөякле иде ул. Рәшат аны яхшы хәтерли. Язын, баскыч төбенә чыгып, бик озак кояшта кызынып утыра иде. Рәшатны чакырып алып, башыннан сыйпый һәм:
— Акыллы булып үс. улым, әниеңне тыңла, икебез дә аның сыртында яшибез бит. Сырхавым да озакка сузылды. Җәйгә тернәкләнеп булырмы?— дия торган иде. Әмма тернәкләнә алмады шул. Яңгыр сибәләп торган көннәрнең берсендә салкын кабер үз куенына алды аны. Кабер казырга кеше таба алмый интектеләр. Зиратка күрше-күлән генә озатты. Рәшат ул җәйне көн саен диярлек әтисе каберенә барды. Кабер өстенә моңаеп карап тора-тора да. хәлсез аякларын көчкә сөйрәп. өйалдыңдагы агач караватка кайтып егыла иде. Яшьлек елмаймады ана. Әмма әнисе тырышты, карыны белән кар ертып, борыны белән боз тишеп булса да Рәшатны кеше итәргә тырышты, укытты. Сугыш башланганда ул педагогия училищесында укыта иде. Аны беренче көннәрдә үк сугышка алдылар. Ике тапкыр яраланды, әмма башы исән кайтты. Кеше рәтендә орденын да. медальләрен дә алды. Сугыштан соң, педагог буларак, аны тиз демобилизацияләделәр. Ләкин укытырга насыйп булмады. Авылда кадрлар аз иде. Аны райкомга оештыру бүлеге мөдире итеп алдылар. Партиягә сугышка хәтле үк кергән иде. Аннары республика партия мәктәбендә укыды. Аны тәмамлагач. партия-совет эшендә. Байтак районнарда булырга туры килде ана. Бер нәрсәгә генә үкенә ул: эш белән күмелеп, югары белем ала алмый калды. Ә хәзер үзен нык сиздерә бу. Дөрес, мөмкинлек булганда. ул үзлегеннән укый. Ләкин бер системасыз, максатсыз укунын файдасы да шуның чаклы гына.
Икенче катка, үз кабинетына менгәндә аның башыннан әнә шундый уйлар үтте. Райком коридорында аяк тавышлары ишетелә башлаганчы ул барлык колхозлар белән сөйләшеп чыкты. Яз якынлашу үзен сиздерә, председательләрнең күбесе үз урынында. Башта ул механиза-
торларнын кусI ки1ышмйсена килергә тиешле председательләр белән сөйләште. Аларга агымдагы эшләр буенча киңәшләр бирде һәм барлык механизаторларны оешкан төстә килүен тәэмин итәргә кушты Аннары оператив сводканы анализларга кереште. Сөт һаман кими иде Азык ягы үтә такырайды Силоста гына утыручы колхозлар да бар Аларга ф фураж белән ярдәм итәргә кирәк. Ул календарь битенә <9 сәгать. Авыл хужалыгы министрлыгы белән сөйләшергә!» дип язып куйды, з Фуражы булган колхозлар салам юклыктан тилмерә. «Быелдан сон < саламны басу кырыена эттереп чыгарырга кирәк, житешкән кадәре § эскертләнсә эскертләнер. Калганын яз яндырырбыз»,— дип уйлады. < Ә сөт белән нишләргә сон? Ул сөт-май комбинаты директорына шалтыратты. Үткән биш көнлектә сөтнең майлылыгы белән кызыксынды < Анысы әйбәт булып чыкты — 3,9 процент икән. Директорга моннан сон н барлык сөтнен майлылыгын базис белән—3,7 процент белән хисап- = ларга, кабул ителгән сөтнен күләмен майлылык исәбенә арттырырга х кушты Директор дәшми торды Ник дәшмисен? дигәч, Рәшат Галие- вич, урыннарны алыштырып кую белән ике санның суммасы үзгәрми * бит. безгә барыбер, тик аңламыйм, диде. Максатын яшермәде Рәшат = Галиевнч. «һәр сыердан савым нык кимеде. Ә 0.2 процент аны байтак ® күтәрә әле»,—диде. Директор каршы килмәде, акладым. аңладым, п диде. *
Рәшат Галиевнч чиста кәгазь бите алып сөтне базис майлылыгына Е китергәндә район буенча һәр сыердан сөт савып алунын күпмегә ар- 2 туын хисаплый башлады. Болай ярыйсы чыга икән Шулай эшләгәндә, бу бишкөнлектә, өчәр килограммга «сикереш» биреп була
Әнә шундый шөгыль белән утырганда, кабинет ишеге ачылды һәм = анда Урмакаевнын башы күренде Теге каты бәрелүдән сон ул үзен 2 сак тота, һәр сүзен алдан уйлап, үлчәп әйтергә тырыша Ләкин бөкрене кабер генә төзәтә дигәннәре хактыр инде, бу кешегә симпатиясе бетте Рәшат Галиевичнын.
Урмакаев йомшак кына басып өстәл янына килде. Рәшат Галнезнч- пын кул сузуын көтеп торды, яңгыратып бирелгән сәламенә секретарь башын гына игәч, секретарь өстәле янына куелган тәбәнәк өстәл янына утырды да, үзенә төбәлгән күзләргә карап, нәзакәтле генә сүз башлады
— Рәшат Галиевнч. ужымнар тукландырыр вакыт жигте бит.
— Әйе, бу эшкә сезгә жигелергә туры килер.
— Мин инде самолетлар да чакырткан идем.
— Эш ни лә терәлеп тора?
— Кайбер колхозлар, әле иртә дип, эш башлауга каршы киләләр Рәшат Галиевнч керфекләрен төшерде, нечкә бармакларын ялтырап
торган өстәл өстендә биеген алды:
— Ә син үзен ничек уйлыйсын? Чыннан да иртәрәк түгелме?
— Калкулыклары ачыла башлаган жирләрдо иркенләп эшләргә буля хәзер Әнә. «Беренче Ман» басулары моннан ук күренеп тора, районнан ук. ачылып беткән. Ә Вильданог кичә летчик белән баш агрономны договорга кул куймыйча борып кайтарган. Иртә, ди, имеш Кая иртә булсын инде?
— Вильдановнын үзе белән сөйләштеңме?
— Юк.
— «Беренче Май»да үзең булдыңмы?
— Баш агроном булгач?.
— Үзегез булдыгызмы? — дип сорыйм мин сездән.
— Юк, Рәшат Галиевнч ..
— Үзегез булыгыз, үз күзегез белән күрегез Рамай Ибраһимович белой сөйләшегез Аның доводларыи тыңлагыз. Аннан дәдне бюрода
сөйләрсез. Кич бюро була бүген, аңлашылдымы? — диде секретаре катгый итеп.
— Аңлашылды, Рәшат Галиевич. Тик самолетлар белән нишлибез? Простой өчен дә акча суыралар бит алар. Каян алып түлибез? Райбашкарманың. безнең дә айлык рәт югын сез үзегез дә әйбәт беләсез. Эшләмәгән өчен колхозлардан да алып булмый. Менә шул борчый мине, Рәшат Галиевич.— ул кулын авызына куеп, тамак кырды,—Әллә, мин әйтәм, самолетларны эшләтә тору хәерле булмасмы? Иртә түгел лә. Очып кая китә ул ашлама? Барыбер басудан-басуга күчә, жир куенына керә, ничек тә файдасы тими калмас әле. Аннары, быел тукландыру планы да зур. Барлык уҗым культураларына, бәрәңге, кукуруз, шикәр чөгендере җирләренә дә ашлама кертәсе бар. Хәзердән тотыимасаң, кая җитешәсең аңа. Монысын да уйламый булмый аның, Рәшат Галиевич.,
Секретарь Урмакаевиың теле ачылуга гаҗәпсенеп карап торды. «Кылланып киткән әле бу, тикмәгә түгелдер»,— дип уйлады. Урма- каевның дәлилләрендә, әлбәттә, дөреслек тә бар. Ләкин төп максаты ул түгел иде аның. Рәшат Галиевич аны тиз тотып алды һәм:
— Бу вакыттан кем чакыртты ул самолетларны? — дип сорады.
— Управление инде, без...
— Кем белән киңәштегез?
— Казаннан. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шалтыраттылар. Самолетлар тик тора. Төньяк районнарда эшләп кайтканнар да алар.
— Кем белән киңәштегез дип сорыйм мин сездән? — Рәшат Галиевич тавышын көчәйтә төште.
— Сез колхозларда идегез... Бик басым ясагач, риза булдым инде.
— Риза булсагыз, үзегез чакырткан, үзегез теләсә ничек котылыгыз... Тик яткан самолетлар өчен колхоз сыртын каезларгамы исәп?- Рамай Ибраһимович дурак түгел ул. Ашламаны иң күп кем кайтартты? «Беренче Май» колхозы. Ипигә ягып ашамыйлар ул ашламаны. Вакыты җиткән булса, Рамай Ибраһимович самолет сорап әллә кайчан үзе шалтыратып, кирәк булса, сезнең агрономнарның бугазыннан буып алыр иде әле. Аңлый башладым мин Вильдановны. Сезнең белән мипа аннан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Әйе, әйе, өйрәнергә кирәк. Борыныңны югары чөймичә!..
Урмакаев Шаймиевтән моны көтмәгән иде. Ул утырган урынында кыбырсый башлады.
— Амбарда яткан ашламадан ни файда? — диде ул, әтисе алдында гөнаһ кылган сабый кебек.
— Вильданов яткырмас!.. Менә шул. «Беренче Май»га бар, барысын да җентекләп тикшер.— Рәшат Галиевич урыныннан торды, ишеккә таба атлаган Ур.макаевны туктатып: — Рамай Ибраһимовичка әйт. Бюрога ул да килсен,— дип өстәде. Урмакаев чыгып китүгә телефон шалтырады. Обкомның авыл хуҗалыгы бүлегендә инструктор булып эшләүче иде. Аның беренче сүзләреннән үк Рәшат Галиевич коелып төште. Рәтләп сөйләшә, сораштыра да алмады. Хәвефле хәбәр ирештерде ул ана. «Сезнең өстәп ЦКга жалоба бар. Хатның эчтәлеген белә алмадым.» ИК вәкиле белән обкомнан комиссия китәчәк. Чамала, итәкләреңне җый»,— диде.
Гөнаһ кылган кеше үз гөнаһысыи үзе күбрәк белә. Рәшат Галиевич уйлап җиткермичә җибәргән ялгышлыкларын искә төшерә һәм аларнн ике төркемгә аера башлады. Беренчесе — эш буенча, икенчесе — мораль як. Кайсы күбрәк, кайсы баса төшәр? Райстат мөдире ни дияр? Аның белән, әлбәттә, сөйләшү булачак. Әллә комиссия килгәнче барысын да туздырыргамы? Райстат мөдирен Урмакаев кысты бит. Отчетларны ул төзәттерде. Безнең ике арадагы сөйләшүне башка бюро членнары белми. Кулы белән эшләгән, иңе белән күтәрсен.
Рәшат Галиевич Казанга заказ бирде. Тиз ялгадылар. Обкомның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдиренә үзенен Урмакаевка булган карашын сөйләде. Сүз арасында аның гөнаһларын санады һәм КПСС райкомы бюросынын мондый хәл белән түзеп тормаячагын, Урмакаевка үзенен кискен сүзен әйтәчәген белдерде, һәр нәрсәне төптән уйлап хәл итә * торган, элек үзе дә күп еллар районнарда беренче секретарь булып _ эшләгән мөдир аны сабыр гына тыңлады, бүлдермәде. Рәшат Галиевич- д нын дулкынлануын сизде, ахры, башта ук сүзен болан дип башлады: У <Сез нигәдер бик кайнарлангансыз, әллә бүгенгә калдырасызмы? Сүре- £ ләрәк төшкәч, сабыр акыл белән тикшерү хәерле булмасмы?» — диде < ул. Рәшат Галиевич ичде бу хәлгә күп түзүен. ..әзер чигенергә урын к калмавын кат-кат әйткәч, бүлек мөдире -Зол ай диде: «Тикшерегез, пар- < тия җәзасы бирегез, ләкин вазифасына кагылмагыз ул сезнең вазифага - керми. Обком номенклатурасындагы кешеләр белән обком үзе шөгыль- = ләнер»,—диде. Рәшат Галиевич анысына да риза булды. Ни әйтсәң дә, 5 үз өстенә ябырылып килгән давылны чигкә бору өчен кирәк, бик кирәк иде Шәймиевкә бу. Телефон трубкасын к^ю белән ул өстәл кырындагы * звонокка басты Тавышсыз гына ишек ачылды. =
— Сәгать кичке алтыга райстат мөдирен бюрога чакырыгыз,— диде ® ул секретарь кызга. Секретарь, ярар дин. ишекле япты.
Рәшат Галиевич сәгатенә карады Унынчы ярты булып килә. Ә ме- * ханизаторларның куст киңәшмәсе унда башлана. Ул тиз генә киенде дә £ оештыру бүлеге мөдире Шәяхметов янына керен: «Сорасалар, куст о киңәшмәсенә китте диярсез. Ашыгыч хәл итәсе әйбер булса, эзләп та- * барсыз»,—диде. Зиннурга кичтән әйтеп куелган иде. Ул Рәшат Галие- о вичнын чыгуын көтеп тора иде инде.
Куст киңәшмәсе болай җанлы гына үтте. Ләкин Рәшат Галиевич- □ нын теле бер нәрсә сөйләде, ә күңеле һаман да жалоба тирәсендә чуал- * ды. Паркта дүртәр чәчкеч белән агрегатлакган тракторларны карагач, звеноларга җиткерелгән заданиелар, маршрутлар белән танышкач, киңәшмәне йомгаклау өчен клубка җыелдылар. Рәшат Галиевичнын йомгаклавы сыек чыкты, үзе дә сизде. Ләкин алда гына утырган бер механизаторның күз карашы аның бөтен зиһенен таратты йотылып тыңлый иде ул. Беренче күз төшерү белән ул аны «Беренче Май» зоотехнигы Гуиеровка охшатты. Кем әйтмешли, суйган да каплаган инде менә Үзе сөйләде, үзе аңа карын-карый, Гумеров белән ике арада булган тарткалашларны искә төшерде. «Юк, ул кырык җнде баш белән алдыра ЙМЫйсын син мине, туган»,— дип уйлады. Жалобаны башка кеше түгел, ул язган булырга тиеш. Киңәшмәне япканда ул моны күңеленә беркетеп куйды һәм ана ихлас күңелдән ышана иде инде. «Беренче Май» колхозына шалтыратты. Баш бухгалтер туры килде.
— Рамай Ибраһнмовичка әйтегез. Кичкә бюрога зоотехнигыгызны Да алып килсен,— диде
Бюрога чаклы күңел дулкынлануларын басарга, тынычланырга кирәк иде. Юлга чыгу белән ул төрле анекдотлар сөйли башлады. Зиннур да кесәгә керә торганнардан түгел, берничә анекдот сөйләде дә:
— Рәшат Галиевич, ачуланмасагыз, чын анекдот, үзебезнең район анекдотын сөйлимме? — диде.
— Әйдә, тыңлап карыйк.
— Булгандырмы, юктырмы, ләкин хак дип сөйләделәр моны Кыш уртасында Казаннан бер зоотехник кнлгәп монда. Сөт арттырырга йөргән фермаларда, һәм мондый әмер биргән сөтле буласыгыз китсә, һәр сыерга ярты килограмм шикәр бирегез дигән, һәм тәки бирдерткән Авылларда шикәр беткән. Әмма сыерларның сөте артмаган Шуннан сыер елаучылар дәгъва күтәргән; шикәр килешмәде, магазинда сатыл* мын яткан шоколадны сорап мөгери хәзер сыерлар дип. председатель* ләргә ябырылганнар. Ә председательләр Урмакаевка, 5рчакаев теге
в «к. у.» л а
65
зоотехникка ябышмакчы икән дә тегеннән инде җилләр искән ди — Зиннур аз гына елмайды, күз кырые белән генә Шәймиевкә карады.— Менә шушыны Казаннан, запчасть алырга барган җирдән ишетеп кайттым. Күзне дә ачырмыйлар. Шоколад тешләрен коймыймы сок сыерларыгызнын? — диләр.
— Дөнья тинтәкләре беткәнмени! Сөйлиләр тузга язмаганны! — диде секретарь. Зиннурның бу анекдоты Шаймиевнең болай да янган йөрәгенә тоз салгандай булды. Урмакаевка булган ачуы тагын да күперде һәм ул инде нәфрәткә әверелде. Бу районга билгеләнгәч тәМак- лаковның обкомда биргән киңәшен искә төшерде. «Урмакаевны урынында тотма, таянырлык кадр түгел ул»,— дигән иде. «Эшләсен, күз күрер әле. Аннары, нигә мин һаман Маклаков кушканча, ул әйткәнча генә эшләргә тиеш сон? Үземнең баш юкмыни минем?» дип уйлады, үзенчә эшләде. Чыннан да таянырлык кеше булып чыкмады. «Ну, чамала егет!» — Ул шулай дип тезенә йодрыгы белән сукты. Зиннур аңа ялт итеп карады. Рәшат Галиевичнын яңакларына кызыл тимгелләр чыккан иде. «Хәтере калды теге анекдотка, ник сөйләдем»,— дип уйлады Зиннур. Алар райком алдына килеп туктаганчы бер сүз дә сөйләшмәделәр. Шаймиев райкомга кереп тормады, койма буендагы тротуардан өенә таба атлады. Ишек ачык, Сания дә өйдә иде. Ни гаҗәптер, квартирны әйбәтләп җыештырган, кухнядан, борыннарны кытыклап, тәмле ис аңкып Рәшат Галиевич ишек янындагы кечкенә бүлмәдә чишенде, юынды. Сания диванда китап укып утыра иде.
— Ничек соң хәлең, Сания? Кичә авырып киткәнсең бугай,—диде аңа Рәшат Галиевич.
— Рәхмәт, Рәшат... Хәзер әйбәт,— диде Сания һәм китабын куеп кухняга чыгып китте. Бераздан аның талир тәңкә чыны төсле саф, матур тавышы яңгырады:
— Рәшат, кухняга чык. Рәтләп ашаганың да юктыр инде синен» Пилмән пешердем.
Рәшат Галиевич бу үзгәрешкә ни дип тә әйтергә белмәде, Сания каршысына утырып тәмләп ашады. Кәефе күтәрелеп китте. Житмәсә, Сания сөрмәле күзләре белән аңа карап-карап ала. Нидер әйтергә тели, ләкин кыюлыгы җитми иде, күрәсең.
Рәшат Галиевич түзмәде:
— Нәрсә бар. Сания? — дип сорады.
Сания колак яфракларына кадәр кызарды һәм әкрен генә:
— Кызганам, чын күңелемнән жәллим мин сезне, Рәшат абый. Әйбәт тә кеше сез. Минем өчен аеруча. Ләкин нишлим соң?..
Рәшат Галиевич аны бүлдерде:
— Сания! Зинһар, бүген түгел. Әйтмәгез. Нервалар шундый киерелгән көн бүген. Әллә ни әйтеп ташлавым бар. Ничәмә еллар түзгәнне. түз бүген. Мин дә кыл өстендә торам, һич югында, бюродан сон сөйләшербез. Өйдә кунасыңдыр бит? —диде.
— Өйдә кунам.
— Бик әйбәт! Мин бюроны ничек тә тиз тотарга тырышырмын.
Сания өстәл янында утырып калды, Рәшат Галиевич райкомга кереп китте. Бюро членнары җыелган иде инде. Рамай Ибраһимовичта. Гумеров та килгәннәр. Кабул итү бүлмәсендә җыелып торучыларнын барысы белән дә кул биреп күрешкәч, Рәшат Галиевич аларнын һәммәсен дә кабинетка чакырды.
Башта «Таза Чишмә» колхозы партия оешмасы һәм агитколлекти» вының язгы кыр эшләре өчен эш планын карадылар. Берничә теэәтмә кертү белән кабул иттеләр һәм аны район газетасында игълан итәргә дигән тәкъдим керттеләр. Шуннан соң «Таза Чишмә»ләр чыгып китте.
Ишек ябылу белән Рәшат Галиевич торып басты. Кысып тоткан карандашы белән өстәлгә таянды, бер кулы белән көл төсле чәчләрен
артка сыпырып куйды. Пөзенә әкрен генә тимгелләр йөгерә башлады. Бюро членнары сагаеп калдылар.
— Иптәшләр, бу мәсьәлә аерым бюро членнары белән кинәшел де —дип башлады ул сүзен.— Безнең кайбер иптәшләр, бюро членнарыннан. үз постларыннан файдаланып, партия һәм дәүләт алдында ♦ кузбуяучылык белән шөгыльләнә, авыл хуҗалыгы белән идарә итүдә _ башбаштаклыкка юл куя башладылар... Сүз иптәш Урмакаев турында 3 бара Исегездәдер, кошчылык фермаларын специальләштерүнең ини- < циаторы кем булды? Ул. Кошчылык фермалары төзелмичә, районда 2 ярты колхозда кем кошчылык фермаларын бетертте5 Ул. хөрмәтле ип- < тәш Урмакаев...
Урмакаев кулын күтәрә-күтәрә авызын ачкан иде, Шаймиев аны < шунда ук шып утыртты. £
— Ашыкмагыз! Сезгә сүз бирербез әле. Сөйләр, җавап бирер нәрсә- 5 ләрегез җитәрлек.—Ул бераз туктап торды, барлык бюро членнарын х күздән кичерде.— Ә райстат мөдире белән сөйләшүдән шул ачыклан- < ды,—ул үзе дә биредә,— иптәш Урмакаев бездә сыерларның баш _ санын шул кадәр бутап бетергән, хәзер кайсы колхозда ничә баш сыер 3 барын анык кына ачыклап та булмый. Анын ачык мисалы менә «Берен- «; че Май» колхозында. Рамай Ибраһимович. иптәш Гумерозлар әнә £ шуны дәлилләү өчен китерелделәр бюрога.
Һәнүзнең бит очлары гына түгел, уч төпләренә кадәр кызыша башла- “ ды.Ул. гаҗәпсенүдән, күзен Рәшат Галиевичтан ала алмады. «Менә, ан- к лаган бит. ә мин бөтен гаепне анын өстенә яктым. Ә ул унайлы момент е җиткәнче, чын гаеплене ачканчы түзгән»,—дип уйлады. Рамай Ибра- = һимович исә тыныч. Блокнотын кулына тоткан да, башын ия төшеп, = игътибар белән тыңлый. к
Рәшат Галиевич сүзен дәвам иттерде:
— Аннары, күп колхозларның кышка саламсыз калуларында да Урмакаев беренче булып җавап бирергә тиеш. Барлык хуҗалык эшләрен дөрес оештыру апа йөкләтелгән. Райком бюросы тарафыннан аңа кайчан терлекләрне саламсыз калдырырга дип күрсәтмә бирелгәне бар? Бу да аңлашыла. Туңга сөрүне алдан бетерергә, премия алырга кирәк иде иптәш Урмакаевка. Инде килеп, җавапсызлык һәм куз буяучылыкның чын өлгесе...— Рәшат Галиевич Рамайга таба борылды.— Сез кичә ни өчен уҗым тукландырудан баш тарттыгыз?
Вильданов торып басты, башын күтәрә төште.
— Иртә. Рәшат Галиевич. файдасы юк.
Бюро членнары барысы берьюлы аңа таба борылдылар. Урмакаев- нын муенына кызыллык йөгерде. Ул галстугын бушатып җибәрде.
I — Табигый көтүлекне тукландырырга була бит,—диде ул.
— 36 гектар өчен самолет чакыртып булмый, иптәш Урмакаев Аны без үзебез дә җиңәбез. Бүген ул җирләр, Атлан тау сырты ашланды инде.
Рәшат Галиевич Вильдановна утырырга ымлады, үзе сузен дәвам иттерде:
• — Басуларда кар ястык калынлыгы килеш, беркем белән киңәш* >мичә. иптәш Урмакаев самолетлар чакырта һәм мина, беләсеңме, нинди ■тәкъдим ясый: простой торган өчен каян акча алып түлисең, колхозларда тукландыра торсыннар, файдасы тими калмас әле. дип. колхозчы маңгай тире белән тапкан сумнарны кар суы белән агызырга тәкъдим ясый Бу бит күрә торып корткычлыкка бару' Житәкчелектәге мондый хәлгә бюро членнары аек күз белән карарга һәм иптәш Урмакаев- ныц бу җинаятьләренә, әйе. җинаятьләренә партиячел принцип белән килергә тиешләр Ә хәзер, минемчә, иптәш Урмакаевнын үзен тыңларга , кирәк'
Рәшат Галиевич утырды. Киң, шома маңгаен кулъяулыгы белән сөртте. Урмакаев урыныннан кузгалды. Аның иңнәре салынган. Кара костюмының җиңендәге бер төймәсе менә өзеләм, менә өзеләм дип салынып тора.
— Ничектер көтелмәгән һәм көтмәгән удар булды әле бу мина,— дип сүз башлады Урмакаев, өске калын ирене дерелдәп алды. Алдында яткан кәгазьләрне бер ала, бер куя сөйли башлады: — Рәшат Галиевич сөйләгәннәр, иптәшләр, барысы да дөрес. Ул кимчелекләрдә, әлбәттә, минем гаебем зур. Ләкин шуны да әйтми булмый, аларнын барысы да Рәшат Галиевич белән килешенеп, бюро членнарының күбесе белән киңәшеп эшләнде. Самолет чакыртудан башкасы. Анысына башым- аягым белән мин гаепле. Министрлыктан бик үтенгәч, эшсез торалар бит, сезнең колхозлар экономик яктан нык дигәч, риза булдым. Ә баш-каларны, башка кимчелекләрне мин үз өстемә генә ала да, таный да алмыйм.
Рәшат Галиевич сикереп торды.
— Ә, партия конкрет, персональ җаваплылык сорый башлагач, куак артына посмакчы буласызмы? Барып чыкмас, үтмәс бу номер... Иптәш Гумеров, теге таналарны сыерга кертеп кем рәсмиләштерде?
һәнүз сискәнеп китте. Тиз генә торып басты.
— Авыл хуҗалыгы идарәсе,— диде ул, бераз каушый төшеп.
— Утырыгыз!.. Ишеттегезме, иптәш Урмакаев? Мин фактлар белән, җанлы кешеләр, шаһитлар белән сөйлим. Райстат мөдирен, һәр отчет биргән саен, тинтерәтүче кем? Сез!
— Соң, иптәш Шаймиев, бу эшне үз кулыгызга алыгыз, дип сез куштыгыз бит моны.
— Ялган! Безнең арада андый сөйләшүнең беркайчан да булганы юк. һәм булмас та! Ничә ел партия эшендә эшләп, андый демагогия белән шөгыльләнергә әллә сез мине бала-чага дип беләсезме?
Урмакаев беренче секретарьга таба борылды.
— Сезнең тактика турында ишеткәнем бар иде. Рас икән... Әмма, Рәшат Галиевич, безнең обком бюросына да барасы бар әле. Шуны истән чыгармагыз. Анда бөтен гаепне минем өскә аудара алмассыз. Сезгә бик урынлы сорау бирерләр. «Сез нәрсә карадыгыз?»— диярләр.
Бюро членнарының берсе дә Урмакаевтан моны көтмәгән иде. Рамам Ибраһимовичка да Урмакаевның бу җавабы ошады. «Әйе, әйе, Рәшат Галиевич. Сез нәрсә карадыгыз, сез нәрсә карадыгыз?— диде ул үз-үзенә.—Мондый хәлләрне беренче секретарьдан башка ничек хәл итмәк кирәк».
Рәшат Галиевич Урмакаевка дорфа гына дәште:
— Утырыгыз!
Бюро членнары башларын ия төшеп, уйга калдылар.
— Я, кем сүз ала, кемдә нинди тәкъдимнәр бар? — диде Шаймиев.
Берәү дә кул күтәрмәде.
Рәшат Галиевич Вильдановка, Һәнүзгә, райстат мөдиренә ягымлы гына итеп:
— Ә сез, иптәшләр, азат, чыгарга мөмкин,—диде. Алар чыгып китү белән Рәшат Галиевич бюро членнарына:
— Нәрсә, әллә иптәш Урмакаевның җинаятьләре берегезгә дә барып җитмәдеме? Ул вакытта мин яңадан исегезгә төшерә алам,—диде-
Калтыранган кулын күтәрә-күтәрә, редактор торып басты. Ул костюм итәген тартып куйды, иреннәрен очлайтып, теш төбен суырып алды.
— Кадерле бюро членнары,— диде дә ул тотлыгып калды.— Мин, мин Рәшат Галиевичның иптәш Урмакаев турындагы бу информациясен тыңлаганнан сон гаҗәпкә калдым. Кесәндә партия билеты йөрткән килеш ничек шушындый юлга басарга мөмкин? Бу ич, Рәшат Галие-
вич әйткәнчә, җинаять. Кеше буларак та нптәш Урмакаев турында халык арасында күңелле сүзләр йөрми, мораль яктан диюем.
— Әле минем ике хатын белән торган юк...
Урмакаев Шаймиев бакчасына әнә шулай дип таш атты һәм ул туры тиде. Рәшат Галиевич аскы иреннәрен тешлаштерә башлады, лә- ф кин дәшмәде.
— Минем тәкъдим шул: мәсьәлә — бик җитди. Моны тиешле орган S
нарга җиткерүне секретариатка йөкләргә кирәк. <
Редактор сүзен шулай дип тәмамлады.
Халикъ Каримович сүз алды.
— Мин бу мәсьәләне тиешенчә хәзерләнгән дип тапмыйм. Урмакаев
шул хәтле җинаятьләр эшләгән икән, аны җентекләп, авторитетлы < комиссия белән тикшерергә, нәтиҗәләрен аннан сон гына бюрога кер- 5 тергә кирәк,— диде ул. =
— Сезгә җиткерергә истән чыккан. Комиссиянең ин авторитетлысы х киләчәк, бүген обкомнан шалтыраттылар. Шунлыктан комиссия кил гәпче безгә радикаль чаралар күрергә кирәк,— диде Шаймиев.
— Алайса тагын да яхшы. Шул комиссия нәтиҗәләре безнең өчен = ышанычлы нигез булачак.
Халикъ Каримович урынына утырды. Пеләш башын сыпыра-сыпы п ра Вәрәшов кузгалды. ’ *
— Халикъ Кәримовичның фикеренә мин дә кушылам,—диде ул.— с Ашыгып, каш ясыйм дип күз чыгаруын бар. Иптәш Урмакаевның кош- » чылыкиы специальләштерү буенча таякны кинәтрәк бөгүенә район * Сонеты башкарма комитеты үз вакытында киртә куймаса. без быел * район буенча нинди хәлдә калыр идек? Инкубатор станциясен күчер- Z . тергә фәрман биргән. Имеш, инкубатор станциясе кошчылык фабри- п гында булырга тиеш. Бу да дөрес. Аның үзенә кайтарырга кирәк. * Ә райондагы бердәнбер станцияне туктатырга, таратырга кем хокук биргән аңа? Халыкка гына илле мең чеби сатарга тиеш без. Зәйтүнә. Мәймүнә апалар булмаса. йомырка сату буенча квартал планы өзелгән иде бит. Рәхмәт аларга! Колхозлар планны 50 процентка гына үтәп калды. Плапнын калган өлешен индивидуаль сектор исәбенә үтәдек бит. Ул 50 процентка ничек җыелды? Шул Зәйтүнә. Мәймүнә апалардан җыелган йомырканы колхозлар үзләренеке итеп саттылар. Кызык хәл бит. Район газетасында игълан ителгән сводканы карагыз әле бер.
Кошчылык фермасы юк. Ә колхоз йомырка тапшырган...
Рәшат Галиевич Вәрәшовка реплика ташлады
— Район Советы гына эшли инде... Сез мәсьәләгә якынрак килегез.
— Алай дип әйтмим. Ә мәсьәләгә менә шулайрак якын киләсем килде .минем Шомартулар, куз буяулар бар Апа бер Урмакаев кына , җавап бирмәс. Барыбызга да. менә бу өстәл янында утыручыларга. ' бергә җавап бирергә туры килер.
Оештыру бүлеге мөдире Тәлгат Шәяхметов та үз фикерен әйтте. ’ — Хакыйкатьтән беркая качып булмаган кебек, шеш тә бер тула
һәм тишелә Организмга вируслар үтеп кергәнен сизендек, ләкин вакы- ' тында профилактик чаралар күрмәдек. Хәзер бергәләшеп җавап би рерг.) кирәк
Рәшат Галиевич бюронын мондый борылыш алуын көтмәгән иде. Ул соңгы рычагларга басарга булды
— Иптәшләр, диде ул. үзен ничек тә тыныч тотарга теләп — Чс терекле мәсьәлә тикшерәбез Урмакаевның кылган ялгышларын партия куйган бүгенге таләпләр күзлегеннән бәяләргә кирәк. КПСС Үзәк Комитетының декабрь Пленумы дәүләт планнарының үтәлешен тәэмин ит: мәүне дисциплинасызлык, партия алдында җавапчылык хисен югалту дип бәяләде һәм һәр җитәкче работниктан үзенә тапшырылган эш өчен ' конкрет, шәхси җавап бирүне таләп игә Урмакаевнын эш стилен, аның
җибәргән ялгышларын әнә шул күзлектән бәяләгәндә партиянең ин каты җәзасына тартылырга тиеш ул. һәм мин анык үз постында калу, калмау мәсьәләсен тиешле органнар алдына куячакмын. Ә комиссия килгәнче безгә иптәш Урмакаевны бу килеш кенә калдырырга ярамый. Минем тәкъдим: күз буяучылык белән шөгыльләнгәне һәм район масштабындагы хуҗалык мәсьәләләрен, КПСС райкомы бюросын әйләнеп үтеп, үз башына гына хәл иткәне һәм шуның белән дәүләт планнарынын үтәлешен куркыныч астына куйганы өчен район Советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы иптәш Урмакаевка учет карточкасына язып каты шелтә белдерергә һәм үз постында калу- калмау мәсьәләсен югары органнар алдына куярга. Кем дә кем шушы карарны кабул итәбез, ди — шул бюро членнарының кул күтәрүен сорыйм.
Башлап редактор кул күтәрде. Бераздан идеология секретареиең кулы күтәрелде. Аларга партия контроле комитеты председателе, ферма мөдире булып эшләүче Сорур Шаһиеванын да кушылуын шәйләгәч, Шаймиев тә кул күтәрде һәм калган бюро членнарына дәште:
— Ә сез каршымыни? — диде.
— Мин каршы,— диде Урмакаев.
— Мин бер якка да кушылмыйм.— диде Вәрәшев.
Халикъ Кәримовпч белән Тәлгат Шәяхметов та бер якка да кул күтәрмәделәр. Рәшат Галиевич үз тәкъдимен үткәрде. Бюро членнары, иңнәренә авыр йөк баскандай, теләр-теләмәс кенә таралыштылар. Башка вакытта бюро үткәргәннән сон Рәшат Галиевич үзендә ниндидер көч сизә, алга куйган максатына ирешүдә ышаныч тоя һәм эшлисе эшләрен ачык күрә иде. Ә бу юлы ул андый хис кичермәде. Киресенчә, кабинет һавасы яшенле яңгыр явар алдыннан булганча авыраеп калган сыман иде. Каяндыр кабарып килгән кара болытлар аның өстенә ишелә кебек тоелды, йөрәге чәнчешә башлады. Бер кулы белән өстәл тартмасын ачып, тиз генә валидол алып капты. Сулыш алуы җиңеләеп киткәндәй булды. Пульсын санап, йөрәк тибешен тыңлап әле байтак утырды Шаймиев. Маңгаена салкын тир бәреп чыккач, бераз җиңеләеп китте. Әкрен генә киенде, кабинетның утын сүндерде. Квартирына чаклы араны бик авырлык белән генә үтте. Болдырга менеп баскач, звонок төймәсенә сузылган кулын кире төшерде, йөрәге тагын чәнчешә башлады. Баскыч кулчасына күкрәге белән ятып тын калды. Тын. Үзәк урамда аяк тавышлары да ишетелми. Район үзәге йоклый. Урамнардагы электр утлары көлтәсе, прожектор кебек, кара кучкылланып торган иксез-чиксез күккә сузылган. Еракта трактор гөрелтесе ишетелеп- ишетелеп китә. Спирт заводыннан барда алып кайтучы булырга тиеш. Анын тавышы якынайганнан-якыная бара. Әнә ул дөбердәп күпергәлә килеп керде. Өске урам буйлап югарыга таба үрмәли. «Электро» яки «Искра» колхозынадыр, дип уйлады Шаймиев, йөрәкнең чәнчешеп торуы беткәндәй булды. Рәшат Галиевич папирос кабызырга теләде. Ләкин, йөрәгеннән куркып, аны болдырның бер ягында җыелып торган суга ыргытты. Звонок кнопкасына басты. Тавыш-тын ишетелмәгәч, тагын кабатлады. Менә Саниянен тамак кырганы, эчке бүлмә ишеген ачып чыкканы ишетелде. Сания кем дип тә сорамады, ишекне ачып, өйгә йөгереп кереп китте.
Сания аны көткән иде. Ул. гадәтенчә, караватына менеп юрган астына чумды. Чишенмәгән дә. Рәшат Галиевичның кәгазь төсле агарган йөзен күргәч, ул урыныннан торды һәм:
— Ни булды, Рәшат? — дип сорады.
— .йөрәк шаярта, иервалар бер нигә дә ярамый хәзер,—диде Ул- костюмын шифоньерга элә-элә. Сания аптечкадан ниндидер дарулар карый башлады. Бармак башы кебек бер флаконнан борчак кадәр генә ниндидер дару алды да аны Рәшат Галиевичка сузды.
— Мә, ия яхшы дару дип биргәннәр иде аптекадан Шушы флаконы алты сум утыз гиен. Польский. Йөрәк авыруыннан,—диде Сания, тиз генә кухняга чыгып, ярты стакан каты чәй алып керде. Рәшат Га- лиевич Сания биргән даруны эчеп җибәрде Чыннан да. тәэсире тиз тиде. Җинелчә генә башы әйләнгәндәй булды, аннары баш сафланды ф йөрәк тибеше дә әнә ничек нормальләшеп бара. Рәшат Галиевнч стена дагы сәгатькә карады. Илле яшь тулган көнне бүләк иткәннәр иде ана. | Беренче унбиш минут. «Озак утырылган икән»,— дип уйлады һәм йокларга җыена башлады. Ләкин шул чак Сания аның янына диванга g килеп утырды.
— Бераз тынычландыммы инде, Рәшат? — дип сорады ул. анык
күзләренә карап. <
— Ярыйсы хәзер. Рәхмәт даруын өчен. £
— Сөйләшергә кирәк безгә бүген, Рәшат...
Рәшат Галиевичнын пыяла төсле күзләре зур булып ачылды. х
— Ни турында, Сонечка? Соң бит инде... йоклыйк. Ф
— Юк, Рәшат. Бүген, бүгеннән калдырырга ярамый.
— Ни булды сон, Сонечка? Z
— Син мине гафу ит, Рәшат... Син мина яхшылыктан башка бер- п нәрсә дә эшләмәдең. Ә мин. мин..
Саниянен күзләрен яшь пәрдәсе каплады, ул /5ашын Рәшат Галие- а. вичиың иңнәренә куйды. Бу якынлыктан, исерткеч якынлыктан Рәшат = Галиевичнын миенә кайнар кан йөгергәндәй булды Ул Саниянең таза, х йомры ак муеныннан, чәчләреннән сыпырды. 9
— Ни булды, Сонечка? х
— Мин, мин сезне ничек тә яратырмын, үземне кайчан булса да “ күндерермен дип уйладым. Инде менә ничәмә ничә еллар үтте, уналты »< ел!.. Булмады Гафу ит мине! Мин сиңа бәхет тә, семья шатлыгы да китермәдем... Китерә алыр кебек тә тоймыйм... Китәм мин иртәгә. Рәшат... Бөтенләйгә. Мин дә утыз биш яшькә җитеп киләм бит. Ике-өч елдан инде соң булачак. Мин дә үз бәхетемне табыйм. Икебезнең беребез бәхетле булыйк, ичмаса...
Ул башын күтәрде, кулындагы яулык чите белән күз яшьләрен сөртте. Рәшат бер мәлгә тораташ кебек катты, секунд эчендә телләре кипте.
— Кая кнтәсен, Сонечка? — диде ул. иреннәрен көчкә тирбәлдереп.
— Чаллыга...
— Кем белән?
— Теге, безнең районда эшләгәндә. ВЛКСМ райкомы секретаре Режимов бар иде бит әле. ул финансовый институтны бетергән икән, аны хәзер Чаллы ОРСына җибәргәннәр. Шуның белән китәм. Ана квартир да биргәннәр. Ул биредә... Мине алырга килгән. Иртән китәбез...
— Сонечка, син ни сөйләгәнеңне беләсеңме? Беренче секретарь
хатыны ирен ташлап китә! Обком алдында, халык алдында мин нн дип жавап бирермен? _
— Анысы өчен кайгырма. Обкомга мин хат яздым инде Сиңа амораль дигән ярлык такмаслар. Ә районда беэнек болай яшәүне халык күптән белә инде. Болай яшәгәнче аерым яшәү мен тапкыр артык.
— Бик критический моментта ташлыйсын син мине, Сонечка, һич югында, берәр айга түзәсе иде.
— Рәшат абыем, бәгърем, вртык үгетләмә мине, булмый Яшьтән үк сөйдем мин Рә.химовны. Инде хәл ителгән. Акыллы бит син, эшен, яшең буенча да олы кеше, бәхет кенә телә син безгә. Мин дә бәхет телим Син дә болан кайгырып йөрүеңне ташла. Дөнья булгач, аерылышу, якадан өйләнүләр бар Алар агач башыннан йөрми, адәм башын нан йөри Мин китү белән Веранны алып кайт. Ярата ул сине, Рәшат.
өзелеп ярата. Берничә ел хат алыштык без аның белән. Киң күңелле, олы җанлы хатын ул...
Саниянең бу сүзләре аяз көнне яшен суккандай булды. Рәшат Галиевичның тыннары куырылды. Ул Саниянең иңенә салган кулын алды. Торып, ялан аяк йомшак келәм өстеннән арлы-бирле йөри башлады. Сәгать сукты. Бер тулды, төнге бер. Яна көн туды, аның менә бер сәгате үтте. Тагын Саниянең ничә сәгать кенә торасы калды бу квартирда, ничә сәгать? Рәшат Галиевичның буталган миендә әнә шулар кайнады. «Ярата ул сине, Рәшат, өзелеп ярата... Олы җанлы хатын ул». Саниянең авызыннан чыккан шул сүзләр колак төбендә чыңлый. Кинәт Вераның елмаеп килүе, табын янында аңа елышып утыруы, суга сусаган кына гөледәй иреннәре күз алдына килде. Аның шушы минутта Вераның күкрәгенә капланып тын каласы, бәхетсез мәхәббәте, эшендәге «ЧГЬларны сөйләп, күңелен бушатасы килде. Миен туктаусыз бораулап торган чуалчык уйлар йомгагы сүтелеп бетмәс, күкрәкне басып торган авыр йөк юкка чыкмас иде микән?
— Әгәр абынсаң, инде болан да бәхетеңне таба алмасаң, Сонечка, дөньяда мин барын онытма... Минем йөрәк кайчан гына килсәң дә сине кабул итәр, ул синең өчен яратылган.. Ә Вера Александровна минем өчен күңел юаткыч кына шул, аның белән мин семья бәхете таба алмам,— диде ул, һаман йөренеп.
— Бергә яшәп кабагыз әле. Ул сине, Рәшат абый, яна туган сабый баладан итәчәк...
— Белмим шул, белмим... Нигә очраттым икән мин сине, Сания?!.
Рәшат Галиевич өзгәләнеп, ачыргаланып әйтте бу сүзләрне. Анын битен генә түгел, муеннарын да кызыл тимгелләр каплады. Ул кинәт, эчкән кешедәй, чайкалып китте һәм идәнгә гөрселдәп ауды. Сания, куркуыннан нишләргә белмичә, кычкырып җибәрде һәм Рәшат Галиевич өстенә иелде. Тиз генә аның күлмәк якаларын ычкындырды, як-якка ташланган кулларын күтәреп, ясалма сулыш алдырырга кереште. Кәфендәй агарган йөзенә аз гына алсулык йөгерә башлагач, телефоннан «ашыгыч ярдәм» машинасы чакырып, больницага шалтыратты. Рәшат Галиевич исемен ишетү белән дежур врач: «Ун минуттан сездә булырбыз, ясалма сулыш алдыра торыгыз», диде. Телефоннан шалтыраткан арада Рәшат Галиевич күп-күмгәк булган иде. Сания илереп елап аның өстенә ташланды:
— Рәшат, Рәшат абыкаем, җаным, үлмәсәнә, үлмә, әйбәт кеше бит син, бер рәхәтләр дә күрми үлеп китәрсең микәнни? — дип, кулларын әле баш очына сузып, әле күтәреп, ясалма сулыш алдырырга кереште. Үзенең кайнар күз яшьләре Рәшат Галиевичның яшәү өмете качкан битенә тама. Врачлар чыннан да тиз килеп җиттеләр. Баш врач үзе килгән иде. Килеп керү белән ул авыруның пульсын карады, үзе белән алып килгән ике сестрага ниндидер укол әзерләргә кушты. Баш врачның йөзе җитди иде. «Яхшы, ясалма сулыш алдырып торгансын»,— дип пышылдады ул Саниягә. Сания Рәшат Галиевичның баш очына басып тораташ катты. Күзләрен аның йөзеннән алмады. Баш врач Рәшат Галиевичның беләгендәге кан тамырына укол кадады. Икенче беләгенә дә нидер җибәрде. Тезләнгән килеш, йөрәген тыңлады. Аннары тагын пульсын санады. Чигә тамырларына бармагын куйды. Бераздан баш врачның йөзе яктырды.
— Моторга ягулык килә! — дип пышылдады ул. Менә Рәшат Галиевичның күкрәге, әкрен генә булса да, бер күтәрелә, бер төшә. Йөзендәге кара янган тутлар да эреп югала башлады. Алар башта кызардылар Аннары алсуландылар. Хәзер, әнә. агарып килә. Менә күз кабаклары тартышып куйды һәм Рәшат Галиевич күзләрен ачты. Үзе өстенә иелеп торган баш врачны күреп, ул башта берни аңламады. Читтәрәк тагын кемнәрдер басып тора иде. Ләкин алар еракта, томан эчендә ке-
бек күренделәр. Колакка баш врачның кандадыр, тирән баздан ишетелгән төсле тавышы керде.
— Тынычланыгыз, берни дә юк, Рәшат Галиевич, бераз ятыгыз әле...
Ул тагын күзләрен йомды. «Баш врач нигә монда, нигә бераз ятыгыз әле, ди ул? Ятмадымыни соң әле ул? Сания, кайда син? Йөрәгем- ♦ не генә тот, синең кулларың тисә авыртмас төсле... Вера . Вера... Кала = алмыйм шул... Мина кайтырга кирәк. Обкомнан шулай диделәр... Ко- § миссия килде дәмени инде? Барысына да Урмакаев гаепле!..» Рәшат * Галиевич шулай дип саташырга кереште. Баш врач тагын ниндидер £ укол хәзерләргә кушты Аны кадаганнан сон авыру йокыга китте. Но- S силка алып керделәр. Рәшат Галиевичны «ашыгыч ярдәм» машинасы а. белән больницага алып киттеләр. Сания дә аларга иярде.
Икенче көнне төш авышкач кына анына килде Рәшат Галиевич. < Баш очында утырган Санияне күреп, ана елмаеп карады. Нидер әйтергә < теләп иреннәрен кыймылдатты, ләкин сүзе чыкмады. Хәлен белергә х барлык бюро членнары таң белән төшеп «иттеләр. Сәгать саен хәлен Ь белешеп тордылар. Вәрәшев обкомга да шалтыраткан. Баш врачның _ сигналын гына көтәләр. Казанга ал п килергә дип махсус самолет = билгеләнгән. Сәгать икеләрдә Рәшат Галиевичның хәле бераз яхшырды. Баш врач Казанга шалтыратты. Сәгать өчләрдә Рәшат Галиевичны аэродромга алып киттеләр. Озатучы сестра белән Сания дә Казанга в. очты. Рәшат Галиевичны өлкә комитеты клиникасына салдылар. ® «Инфаркт миокарда» диагнозы куйдылар. Сания барында профессор- к лар карадылар.’ «Кризис үткән, беренче ярдәм вакытында һәм бнк е төгәл, дөрес ясалган, кайгырмагыз, барыгыз, ял итегез»,— диделәр = Саниягә. ®
Сания кая таба барганын белештермичә, атлады да атлады Бер х чаттан борылгач Толстой урамына килеп чыкты Шулай каңгырып йөри торгач, ул үзен Маяковский урамында күрде. ГИДУВ бинасына карап торганда кинәт Вера Александровна исенә төште. «Шушы урамда тора бит ул. Инде өендә булырга тиеш»,—дип уйлады ул һәм сәгатенә, туган көнендә Рәшат Галиевич алып биргән йөзек кашы хәтле генә алтын сәгатенә карады. Җиде тулып биш минут үткән иде. Ул Вера Александровна яши торган йортны тиз эзләп тапты. Квартир ишеге төбенә житкәч, бераз икеләнеп торды. «Керергәме, юкмы? Хәле рәтләнә төшкәч, Рәшат Галиевич аны барыбер чакырта бит. Бу килеш. .,выр хәлдә күрмәсенме әллә?» Ул, кырт борылып, урамга чыкты Өзелеп ашыйсы килүен исенә төшереп күңеленнән якын тирәдәге ашханәләрне барлап чыкты. Якында гына юк шул. Ул ридикюлен ачты. Анда .-*меш тиенлекләр генә иде. Өенә кереп тора алмады шул. Больницага төшкәндә гадәт буенча гына кулга килеп кергән ридикюльдә нәрсә булсын. Ул яңадан зур тәрәзәләреннән якты ут балкыган йортка таба атлады, калнткадан үтеп, цемент баскычтан өскә менде, звонокка басты
— Мактап кем йөри, хинол аягы белән? — дип сорады бер хатын- кыт жырлап торган бәрхет тавышы белән русчалап.
Саниянең гамак гәбенә ниндидер гөер тыгыл андай булды.
— Вера Александровна, бу мин — Шаймиева. Сания, — диде ул көч кә үзен кулга алып. Ишек чылбыры чылтырап төште Ишек ачылды һәм аны парчалы ефәк халат кигән, сары бөдрә чәчле, зур гәудәле хатын кочагына алды. „
— Нинди жилләр ташлады? Әйдә, әйдә, Сонечка, түргә уз. чишен. Пилмән ясап йөри идем әле. Гомер уздыру өчен, — дип, ул аны биек, якты, зур бүлмәгә алып керде, өстен чишендереп урын тәкъдим итте. Саниянең һаман бүлмә уртасында басып торуын, утырмавын күргәч, ул хафаланып сорады
— Әллә берәр хәл булдымы?
маниянең иреннәре дерелдәде.
— Рәшат Галиевич авыр хәлдә, обком клиникасында...
Бу сүзләрне ишетү белән Вера Александровнанын ак йөзенә кинәт балавыз сарысы коелды. Ул ике чигәсен тотты, артын-артын өстәлгә таба китте һәм биек артлы креслога лып итеп утырды. Башын артка ташлады, күзләрен йомган килеш пышылдап сорау бирде:
— Диагнозы?..
— Инфаркт миокарда.
— Кайчан?
— Кичә төнлә...
Вера Александровна, ике чигәсен тоткан килеш, башын кәнәфи кулчасына куйды. Аның бөдрә чәчләре, киң, көч ташып торган җилкәсе дерелди. Дерелди дә тын кала. Тавышсыз, чын йөрәктән сулкылдап елаган бу хатын алдында Сания үзен ничек тотарга белми гаҗизләнде. Ни дип дәшәргә, ни дип юатырга? Башына уй, теленә сүз килми өнсез калды. Ни дисә дә, чын күңелдән әйтелгән дип кабул итмәс ул анык сүзләрен. Сания әкрен генә Вера Александровна янына килде, халат якасы каплап бетермәгән матур, ап-ак муенына кулын куйды. Вера Александровнанын тәне ут кебек яна иде. Сания көйдереп алырдай кайнарлыктан сискәнеп, кулын югары күтәрде, аннан, үз-үзен белештермичә, идәнгә тезләнде һәм Вера Александровнанын муеныннан кочаклап, йөзен аның ниндидер татлы хушбуй исе аңкып торган сары бөдрә чәчләренә терәп, илереп елап җибәрде. Кайнар күз яшьләре сары бөдрә чәч араларына терекөмеш тамчылары кебек кереп югала барды. Вера Александровна Санияне сынар кулы белән кочаклап үзенә кысты, аның чәчләреннән, аркасыннан сыйпап, тавышсыз гына, күңеленә иңгән бу авыр хәсрәт болытын тарата алмый үкседе.
Менә Вера Александровна башын күтәрде, халат изүләрен рәтләп куйды, һаман идәндә тезләнеп торган Саниянең башыннан сыйпады. Аларның икесенең дә күзләре яшь белән тулы иде. Ләкин алар бер-бер- сеннән члтенсенмәделәр. Сания торып басты, җиң эчендәге кулъяулыгын алып күзләрен сөртте. Вера Александровна кухня ягына чыгып битен юды. Сөлгесен иңенә салган килеш залга керде, көзге каршына килеп сөртенде, күз төпләренә буынтыкланып торган ап-ак бармаклары белән массаж ясагандай итте дә:
— Сонечка, сез нәрсә әйтсәгез дә әйтерсез, мин клиникага бармый түзә алмыйм,— диде. Сания аның сылу озын гәүдәсенә сәерсенеп һәм сокланып карады. Яратырлык, әле сыендагы хатын иде бу. Сания анын буен Рәшат белән чагыштырып карады. Биек үкчә кигәндә нәкъ Рәшат буе булачак икән. Ул аларның икесен бергә күз алдына китерде. Шушы хатын белән шушы бүлмәдә алар менә ничә еллар бергә булганнар бит. Тик Саниядә Рәшатка да, Вера Александровнага да көнчелек хисләре уянмады. Рәшатның авыр хәлдә икәнлеген белгәч, йөрәгенә кан саварлык итеп әче хәсрәткә төшкән бу хатынны ул көндәше итеп күз алдына китерә алмады. Көндәш булу өчен Рәшатны яратырга кирәк иде, ә ул аны булдыра алмады. Яратмаган кешеннен, ул синең кеше алдындагы законлы ирең булса да. сөйгән ярларын күнел күпсенми дә. көндәш тә, дошман да итә алмый икән. Сания әнә шундый халәтне сизенеп.уз кайгысын Вера Александровна башына килгән авыр хәсрәт белән чагыштырып карады. Кеше буларак Рәшат әйбәт иде, аның өчен әйбәт булды. Ул аны шул ягы белән искә ала, кызгана, чын йөрәге белән аның терелүен, менә шушы, аның өчен җан атып торган хатын белән бергә булуын тели иде. Ә Вера Александровна өчен Рәшат, беренче мәхәббәте җимерелгәч, көтеп алынган, эзләп алынган бәхеттән сон икенче тапкыр тетрәнү иде. Сөйгән кешеңне менә-менә югалту хисеннән дә авыр хәсрәтне, кем әйтмешли, хода дошманына да китермәсен. Шуңадырмы, үз башына килгән бу кайгыдан Сания тизрәк айныды.
— Профессорлар кризис үтте диделәр. Хафаланмагыз, Вера Александровна,— диде Сания, әле һаман тамак төбендә торган ниндидер төерне үткәреп җибәрә алмыйча
— Шулай да. Сонечка, мин бармый кала алмыйм.
— Әйдәгез, әйдә, Вера Александровна, чин дә барам... Ф
— Ой, Сонечка, әйбәт булыр иде. Минем нервыларым шул чаклы _ какшады. Мишаның суга төшүен ишеткәннән дә битәр... Бик сонар 3 мыйк, алайса. Кертмәсләр Минем анда танышларым да бар-барын.
Алар тиз генә җыенып чыгып киттеләр. Бәхетләренә, урамга чыгу Е белән, такси очрады. Шофер яшь кенә егет иде. Вера Александровна < ана адресны әйтте. Ун минут та үтмәгәндер, алар обком клиникасы ** вестибюлендә иделәр инде. Вера Александровна дежур врачка шалты < ратты. Ниндидер юан тавышлы ир кеше тавышы ' килде Башта ул 5 тыкларга да теләмәде. Саниянен бөтен гәүдәсе куырылды. Дежур врач- = ка җен ачулары чыкты. Вера Александровна искәрми дә калды. Сания 5 аның кулындагы трубканы алды да
— Сез нәрсә, иптәш дежурный врач, Рәшат Галиевичның хатыны ♦
ич ул. Ул-бу булса? Күрми калса? Ул анын янында булырга тиеш, я аклыйсызмы?— дип кычкырды. ’ =
— Берни аңламыйм .. Әле ул бер сәгать кенә элек моннан киткән
иде ич... *
— Тагын килгән, ә мин Рәшат Галиевичның сенелесе, аклагыз. Мои- с
дый чакта кайда булырга тиеш аның хатыны? °
— Менегез!..
Калын тавышлы кеше трубканы куйды. Бу сөйләшүне тынлап тор- х ган Вера Александровнанын күз алмаларын яшь ярысы каплады, ирен = өстендәге кечкенә генә мине дерелдәп, тартышып алды.
— Сонечка, ник кирәк булды бу? Рәхмәт, рәхмәт сезгә, әйдәгез,— диде.
Сания анын дымланып торган зәңгәр күзләренә тутырып карады, Вера Александровнанын кулыннан тотты да
— Вера Александровна, мин биредә көтәм Сез үзегез генә менегез. Акында булса, мине сораса, хафаланмагыз диегез, биредә. Казанда, диегез. Сезне озата килгән, диегез. Әгәр кирәк булса, ун-унбиш минуттан килеп җитәчәк, диегез... Барыгыз. Вера Александровна' . Сез рух өрә алмассызмы?.. Әйбәт кеше бит .ул,—диде.
Вера Александровна ана үз итеп, ягымлы итеп карады. Сүзсез генә башын ия төште һәм ашыга-кабалана икенче катка менеп китте Сания, хәсрәт тулы уйлар өермәсенә уралып, вестибюльдә басып калды.
Рамай бюрода Шаймиевнең тактикасын гиз аңлады. Кайбер бюро членнары да моңа төшенде булса кирәк. Шаймиевнең тәкъдиме көчкә үтте бит. Үз фикере булмыйча, беренче секретарь рупоры булып йөргән Урмакаевка шул кирәк тә ана Жәзасы. партия җәзасы ана дөрес бирелде Ләкин формулировка гына дөрес булмады. Шаймиевнең үзенә шулай ул. Шаймиев тә үткен, башсыз кеше дип әйтеп булмый аны Баш очында куерган болытларны ипчек итеп Урмакаевка күчереп куйды.
Кичәге сәер бюро утырышы турында уйланып утырганда, партоеш ма секретаре Яхъя Курмашев килеп керде Председатель өстәлдәге кәгазьгә күз төшерү белән, ул Рамайның нәрсә белән мәшгуль икәнен шунда ук төшенде һәм:
— Әллә карап чыктыгыз да? — дип сорады
— Карадым. Берничә пунктын әзрәк үзгәртми булмас.
— Чөгендер алучы комбайнчыларга кызыксындыру чарасы бәлмә! Бер комбайн сезонга 40 гектар чөгендер алырга тиеш. Бу пуакщ болай итсәк нишләр икән’ һәр алынган гектарга өчәр сум өстәмә.Ә» зон нормасыннан арткан һәр гектарга 25 әр сум куйсак? —диде Раман.
— Күпкә китмәсме? Чөгендер алучыга төп түләү дә әйбәт бит. Нормадан артыгына куйыйк. Ә тегесе нигә кирәк?
— Яхъя туган, эшләсен генә, эшләтсеннәр генә чөгендер комбайнын. жәл түгел. Күтәртелгән бер гектар уңышны кул белән жыюныннп икәнен беләсен бит син. Бөтен авыл халкы, бигрәк тә хатын-кыз. бу каторжный эштән котылачак. Аннары, безнең яклар өчен эшләнгән комбайнмыни алар?! Механизаторлар аңа күпме реконструкция керпе. Алар эшләтсәләр, безнең шартлар өчен яңа комбайн туды дигән сүз — Вильданов бераз дәшми торды. Аннары чал йөгергән бөдрә чәчләрен сыйпап алды.— Ярышта беренче, икенче, өченче урынны алган ком-байнчыларга кыйммәтле бүләкләр дә билгеләргә кирәк. Калганын уйлагыз. Өченче урынны алучыга да телевизордан ким әйбер булмасын. Без алайса бөртекле ашлык комбайнында эшләүчеләрне генә бүләкләргә өйрәнеп киттек. Аннары, тракторчыларны да онытмаска кирәк. Иртә яздан кара көзгә кадәр кем басуда — шулар. Ипигә нигезне алар сала. Алар базис, комбайнчылар — өскорма. Менә шулай, иптәш парторг!
— Рамай Ибраһимович, ә мораль кызыксындыру, социалисты ярыш оештыру яклары ничек? Шулай ярармы?
— Андый киңәшне син миннән сорарга тиеш түгел инде. Үзеннен дүрт аяк дагаланган, таярлык түгел. Ә шулай да бер әйбер эшлисе иде. Колхозлар төзелгән беренче елларны оештыралар иде аны.
— Мин аларны белмим шул.
— Соңгы орлыкларны жир куенына салган кешене бөтен авыл халкы каршы ала иде. Юлларына кызыл күкәйләр тәгәрәтеп. Аннары аны, бөтен семьясы белән пар атка утыртып, урам әйләндерәләр иде. Ураш төшкәч тә, ин беренче көлтәне дә шуңа урдыралар иде. Менә шуны үзенчә, заман сулышы, рухы өреп тергезеп жибәрсән, иске авызга яна аш дигәндәй, бер әйбер килеп чыгар иде. Ифрак та күңелле чыга ул.
— Эшлибез моны, Рамай Ибраһимович.
— Уйлагыз әле...
— Рамай Ибраһимович. сез очрашуны онытмагансыздыр бит?
— Юк. Ничәдә дидең әле?
— Дүртләрдә дигән идек. Ашап-эчеп, өс алмаштырып та килсеннәр дигән идем.
Шул чак ишек ачылды һәм бухгалтер Кәрам килеп керде.
— Ишеттегезме бер хәбәр? — диде ул титаклый-титаклый встали таба атлап.— Рәшат Галиевичны паралич суккан диме, Казанга алып киткәннәр.
— Кайчан?
Рамай да. Яхъя да икесе бер авыздан шулай дип сорадылар.
— Самолет әле яңа күтәрелеп киткән. Больнистан шалтыратканнар иде. Хәкимулла шунда иде бит. Аның белән сөйләштем.
Рамай Ибраһимович телефонга үрелде.
— Райбашкарма председателен бир әле. үскәнем...
Вәрәшов жавап бирмәде. Халикъ Кәримовичны ялгатты. Ул кабинетында булып чыкты. Искәрмәс хәбәр чын икән. Рамай Ибраһимович секретарьның хәлен жетекләп сораштырды. Аның йөзе уйчанландИ. Трубканы куйгач, «Инфаркт миокарда, инфаркт»,— дип пышылдадН һәм: — Әнә шулай куасың, сөйрисең дә дөньяны, ә бер көнне барысы да җитә... План да үтәлә... Кирәкмәс, артык йөкләр дә күп тартты шуд синең йөрәк,— диде.
Кәрам чыгып китте. Яхъя, папирос кабызып, сүнгән шырпысын фәзә төбендәге гөл чүлмәге балчыгына кадады. Рамай карап торган <ән.
— Ташла әле шул гадәтеңне, Яхъя!—диде ул, кырыс кына.—Син
»дап китәсен. мин иртән чүпләп йөрим. Ф
Яхъя сүнгән шырпыны алып, шырпы кабы артына кыстырды. Папи- _ эсын тирән итеп суырды да бүлмәгә төтен алкалары таратып, Рамай | браһимовичка дәште: «
— Әллә чыгарылыш классы укучыларының исемлеген карап чыга- s
ызмы? — диде. <
Рамай Ибраһимович кесәсеннән блокнотын алды һәм:
— Барысы шул утыз ике килешме? — диде. <
’ — Әйе. н
— Шуның ничәсе безнең колхоздан? =
— Унсигезе. 5
Алар һәр укучының нәрсәгә сәләтле булуын, нәрсә яратуын ачыклап * ыктылар.
— Менә бу икесе — Әхмәтнең малае белән Заһид абый кызының ни ~
елән сулавын тәки белә алмадым,— диде соңыннан Яхъя. Е;
— Равил белән Резидәме? ч
— Шулар инде. Укулары да чамалы. £
— Равилнең нигә гашыйклыгын беләм мин. Комбинезон киеп, ак с алстук тагып. «Волга» шоферы булу аның хыялы. Дамирда рәсемен ™ үрдем. Минем комбинезонны киеп, галстукны тагып район үзәгендә вште, диде. Моның кылын тартабыз бүген. Ә Резидәгә, беләсеңме, нәр- £ э тәкъдим итәбез? — Рамай кул сырты белән чигәсен сыпырды — = һборантлыкны. Быел көзгә май заводы аякка басамы, баса. Ә анда ® аборэнткалар берәү генә дә кирәк булмас әле. Укуын бетерү белән* итсен курска. Мастер-технолог быел укуын бетереп кайта. Үтә бит ул омер. Әле яна кебек иде. Ике ел искән жилдәй үтте дә китте.
— Рамай Ибраһимович, бу очрашуда тагын бер нәрсәне истән ыгармыйк әле без.
— Анысы ни тагын, хәтерләмим?
— КамАЗга, Чаллыга кеше жибәрергә тагын разнарядка бар бит. Анна моның өчен райкомда каты эләкте. Элеккесен дә өздегез, диделәр.
— Соң, бездән китүчеләр юк бит. Этап белән озата алмыйм бит (ин аларны!
— Анысы шулай. Дамир да тагын киреләнгән әле. Китмим ди әзер.
— Аны жибәрәсем килми, ә аңа китәргә кирәк.
—■ Ни өчен?
— Анысы секрет. Комиссар булсаң да әйтә алмыйм, бигайбә. Да- 1нрны мин күндерермен. Башка кандидатуралар эзли тор.
— Күп сөйләштем инде мин.
— Менә, Яхъя, нәрсә, әйдә, бу турыда баш ватмыйк әле. һәм менә и өчен,—дип сөйләп китте Рамай, терсәге белән өстәлгә таянып.— Ьчртия политикасын мин дә синең кебек дөрес аңлыйм. Төзелешне кадрларсыз алып барып булмый. Авыл хуҗалыгына техника үтеп керән саен авыл халкының күбесенең эшсез калуын, аларның шәһәрләргә :үчәргә мәҗбүр булуларын да аңлыйм. Англиядә әнә барлык халык- 1ың 6 проценты гына авыл хуҗалыгында бит. Әмма бу чагыштыру рынлы түгел, беләм. Син менә бер әйбер турында уйлаганың бармы? 1нгә бездәй җиргә кендеге белән берегеп үскән кешеләрне җирдән ае- [Ырга? — Рамай күзләрен кысты, бер мизгел Яхъядан җавап көтте. 1әкнн аның авызыннан сүз чыкмагач, үз соравына үзе җавап бирде — Аөрес түгел бу. һәр ко-хозны бер тарак белән тарамыйлар. Менә мин •олай уйлыйм. Әле бездә җәен эшләп, кыш буе бер эшсез ятучы авыл-
лар бар. Аннары бер-ике фермалы авыллар. Анда даими эштә күпме кеше бар дисең син? Андый авылларны күчерү, эреләндерү, карлик фермаларны бетерү турында күпме карарлар кабул ителде, күпме романнар язылды. Күптән түгел мин «Бунт сыновей» дигән китап укыдым. Укыганың юкмы? Булмаса, укы әле. Анда кызык кына фикерләр бар. Ләкин авыл хуҗалыгының. сугыштан соңгы авыл хуҗалыгы проблемалары:: мәзәк кенә бер әйбергә китереп тери. Хуторлар, вак авыллар бер урынга күтәрелергә, агрошәһәр салынырга тиеш. Шул идея белән атасы белән малае — председатель — архитектор чәпәләшеп бетәләр. Атасы, имеш, искелеккә ябышып ятучы, малае — архитектор — яңалык алып килүче, прогресс! Төбенә төшсәң, һаман шул бер балык башы — аталар һәм балалар проблемасы. Ясалма! Ышандырмый, авылларны берләштереп кенә бу проблемадан котылып булмый. Биредә саннар чагыштырмасын үзгәртергә кирәк һәм якын елларда. Авыл бит ул эшчеләр сыйныфын, промышленностьны тудырган ана Ана ике’ се дә газиз: шәһәре дә, авылы да, бармакның кайсын тешләсәң дэ авырткан кебек. Шунлыктан бездәй ныклы хуҗалыкларда кеше ресурсларына кагылмаска кирәк. Алар хәзер квалификацияле, белемле, тәҗрибә туплаган кадрлар. Алар кулына син күбрәк хәзерге заман техникасын гына бир. Бер колхоз ике-өч колхоз җирен эшкәртә, про-дукциясен җитештерә һәм ул шулай булачак та. Мин ни өчен күрше «Таза чишмә» колхозының икенче бригада җирләрен үзебезгә сорыйм? Чөнки аны эшкәртергә безнең көч җитә хәзер. Алар асраган хәтле мал- туарны да таба алабыз. Кечкенә авылларны, әнә андый көчсез бригадаларны төзелешләргә, промышленностьларга җибәрергә кирәк. Тормыш таләп итә моны. Менә кая таба бара заманалар. Авылларны эреләндерү генә проблеманы хәл итми. Кешеләргә эш бирергә кирәк. Ярар, авылларны эреләндереп бетердек ди. Әллә нинди культура сарайлары, стадионнар төзеп куйдык ди. Кышка керү белән ярты авыл эшсез. Те- керә ул вакытта халык синең культура сарайларыңа. Ана эш бир син! Менә шуңа күрә ул разнарядкага. Яхъя туган, баш ватма. Район есте- нә төшкән разнарядканы әнә мин сөйләгән авыллар, бригадалар исәбенә үтәп була. Район җитәкчеләренең безне бер тарактан тарау шаукымы гына бу.
— Бу лекцияне, Рамай Ибраһимович. бүген укучылар алдында да сөйләсәк шәп булыр иде. Колхозның киләчәгенә бәйләп.— диде Яхъя елмаеп һәм болай дип өстәде:—Армиядән кайту белән укырга иде сиңа. Рамай Ибраһимович. Кем чыгар иде микән синнән?
— Ибраһим малае, кем чыксын!.. Бөтенебез койрыкны сыртка салсак, кем эшләр иде ул вакытта авыл хуҗалыгында? — дип җавап кайтарды Рамай аның сүзенә.
Яхъя өстәлдәге дәфтәрен алып куенына тыкты, тагын папирос кабызды һәм:
— Уйласаң искитәрлек шул хәзер. Сезнең белән унбишенче ел эшлим. Шушы вакытта гына авылда, кешеләрдә нинди үзгәрешләр булды Элекке наряд дәфтәрләренә күз төшергәнең бармы синең, Рамай Ибраһимович?
— Юк, ә нигә?
— Күз төшер әле бер иренмичә.
— Хәзер көнлек наряд бирү дә юк бит димәкче иеңме?
— Юк. Эш анда түгел. Авылда һөнәр иясе артуга гаҗәпкә каласын. Элек кемгә наряд бирелгән? Фәлән фермага өч олау салам алып кайтырга. МТС тракторларына су илтергә, көрәк белән кар тотарга чыгарга. Шулаймы?
— Шулай.
— Ә хәзер? Нинди профессияләр генә юк авылда! Механизаторларын әйткән дә юк. Газовик, электрик, гараж мөдире, авто>механнК|
инженер, тезелеш механигы, культура йорты директоры, ясле мөдире, саный китсән. очына чыгарлык түгел.
— Гаҗәпләнерлек берние дә юк монын. Яна тормыш — янача эш
ләүне таләп итә. Ә хезмәт процессында, без телибезме, теләмибезме, яна профессия кешеләре туа. Ф
— Ул кешеләрне тәрбияләү, алдан әзерләү безгә төшә дип тә өстә,
— Дөрес. |
Председательнең исенә нидер төште, ул алдында яткан счет төймәсен тартыбрак китерде дә нидер хисапларга кереште.
— Рамай Ибраһимович, сәгать дүрткә, озакламагыз, инде җыела < торганнардыр,— дип, Яхъя да ишеккә юнәлде.
Ул чыгып киткәч тә Вильданов счет төймәләрен әле байтак биетте. < Кайбер саннарны кәгазь битенә дә төшерде. Чыгарылыш классы уку- 5 чылары белән очрашканнан соң. аның әле Юлтимер бригадасы белән х кинәш-табыш итешәсе бар иде. Узган айда планда каралганча сөт жи- 5 тештерелсә дә, азык лимитына сыешмаганнар. Силос күп тотылган. Кая киткән? Монда сулагай якка каеру юкмы? Әнә шуның төбенә тө * шәргә кирәк. Кем булыр? Ул фермзда эшләүчеләрне, бигрәк тә атҗн-® геп йөрүчеләрне бер-бер артлы күз алдыннан уздырды. Ләкин шиклә- ® керлек кеше тапмады. Фермада сыналган кешеләр. Силос базын ачык калдырганнар. «Таза чишмәсләрдер, мөгаен. Аларда кытлык. Саламна * ры да юк бит, дип уйлады ул. Сәгатенә күз төшерде. Дүрт туларга ун- i биш минутлар калып бара иде. Ул счетны бер читкә этеп куйды һәм э ишектән кергәч тә ун яктагы гади генә кием шкафын ачты. Костюмын * салып элде. Анык түшләренә ике «Дан ордены», бер «Кызыл йолдыз» ө һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, дистәләп медаль тагылган кителен “ алып киле. Плащын иненә генә элде дә, бухгалтерия ишеген ачып, п Кәрамга кычкырды: *
— Сораучы булса, мин мәктәптә булырмын!
Кәрам күзлек астыннан карап, ана ияк какты. Рамай дагалы итекләре белән шык-шык басып идарәдән чыгып китте. Өстеиә китель кию белән ул үзендә ниндидер көч сизә, яшәреп киткәндәй була. Аяклары үзеннән-үзе жиргә ышанычлы адымнар белән баса башлый. Әнә ул егетләрчә жил-җил атлап мәктәп ягына элдертә Читтән карап ана ил-ленең өстендәге кеше дип берничек тә әйтә алмыйсын. Җилкәләре төз, кип. Гәүдәсе дә килешле, артык йөк басмаган.
Ул кергәндә мәктәп залында кеше күп нде инде. Ул кайсына баш иеп, кайсына кул биреп, кайсына күз йөртеп, барысы белән дә исәнләшеп чыкты. Тәрәзәләре кояшка караган зур мәктәп залының алгы рәтләренә быелгы чыгарыш класс укучылары үзләренең әти-әниләре, туганнары белән бергә утырганнар. Әнә Әхмәтзыя белән Равил. Заһит абый да үзе килгән. Рсзидәссн ничек киендергән! Кем әйтмешли, өстендә хөллә генә. Бусы ярап бетми, Заһит абый. Үзебез кием күрмәдек, киенсеннәр, дисен инде син. артыграк тырышкансың. Күзенә чалынган һәркем турында шулай уй-фикер йөртеп, ул президиум өстәле янына барып утырды. Мәктәп директоры Яхъя Курмашев колхозның ин могь- тәбәр кешеләрен президиумга чакырды. Беренче сүзне авылнын акса калы, шушы колхозны оештыручы, атказанган колхозчы, колхозный персональ пенсионеры тимерче Хәсәнша картка бирделәр. Ул трибунадан сөйләргә гадәтләнмәгән. Түгәрәкләп кырылган сакалын сыпыра- сыпыра, ул өстәл арасыннан чыкты, халык алдына барып басты да, таягына икс куллап таянып, сүз башлады:
— Сырхаулап киттем әле. Гаепләмәссез инде... Оланнар, бәбекәч- чәйләрем, килешмәгән җирләрен килештереп аңларсыз. Сиксән җиде яшьлек Хәсәнша бабагызны күз алдына китерегез, тыңлагыз... Мин кем идем, кем булдым? Моны сөйләп торуның кирәге юк. Эш кешесеме мин. эш кешесе. Шуңа хәзерге мина булган хөрмәтне кем күрә? Миндәмләр
күрә. Озын сүзнең кыскасы шул: очар канатларыгыз талмасын. Алар сезне минем кебек бәхетле, хөрмәтле картлыкка алып килсен. Әгит мәгит көтмәгез инде миннән. Үзем әгит мин, үземә карагыз да гыйбрәт алыгыз. Менә шул оланнар, бәбекәччәйләрем. Башыгызга зиһен, күңелегезгә акыл, миһырбан утырсын, миннән хэер-фатиха шул.
Хәсәнша карттан соң Мәрьям сөйләде. Аннары Рамайга сүз бирделәр. Аны һәркем йотылып тыңлады. Чөнки ул һәр укучының киләчәге турында конкрет сөйләде.
Рамайдан сон укучылар сүз алдылар. Аннары аларга колхоз идарәсе, партоешмасы, мәктәп дирекциясе исеменнән «Профессия сайлаганда» дигән истәлек бүләкләре тапшырылды. Җыелышны ябам дигәндә генә Вильданов яңадан сүз сорады:
— Бер генә минутка, иптәшләр! Кадерле укучылар, хәзер барыгыз да тегү-чигү түгәрәге кабинетына керегез. Район көнкүреш комбинатыннан мастер чакырттым. Чыгарыш кичәсе балына кызларга затлы күлмәкләр, егетләргә костюм тегү өчен үлчәү алырга кирәк. Колхоз исәбенә тектерәбез. «Беренче Май»дан икәнегез әллә кайдан күренеп торсын!
Ул сүзен әйтеп бетерүгә, бөтен зал кул чаба башлады. Яхъя Курма- шев моны көтмәгән иде, ул гаҗәпсенеп Рамайга карады һәм эчке бер җылылык, якынлык тойгысы белән: «һәр вакыт шулай, бер мөгез чыгармый калмый», дип уйлады.
Вәрәшов шушы районда туып үсте. Әти-әниләре ярыйсы гына хәлле кешеләр иде. Колхозлар оеша башлагач та әтисе беренчеләрдән булып гариза бирде. Ике атын да колхозга тапшырды. Хәзер дә хәтерли ала ул көннәрне Габделхак. Ишек алдында ат булмагач, өйдән мәет чыккан кебек булып калды.
Урта мәктәпне тәмамлаган елны сугыш чыкты. Шул елны әтисе белән әнисе бер-бер артлы үлеп китте. Аларны җирләүгә, аны да сугышка алдылар. Сугыштан кеше кебек күкрәк тулы орден белән кайтырга туры килмәде аңа. Лагерьларда өйрәнүләрдән соң фронтка да барып җитә алмады, аларның эшелонын бомбага тоттылар. Тула шәһәренә җитеп киләләр иде. Аның уң кулы ике җирдән яраланды. Уч төбе тавык йомыркасы сыярлык тишелгән, беләк сөяге чәрдәкләнгән иде. Госпи-тальдә кулын кисмәкче дә булдылар. Үзе дә риза булган иде. Ләкин олы яшьтәге врач хатын, яраларын җентекләп карагач, гангрена сизелми. болан дәвалап карыйк әле. диде Беләгенә гипс салдылар. Госпитальдән госпитальгә елга якын йөрде. Куйбышев шәһәрендә ак билет тоттырып, өенә озаттылар. Шунда, госпитальдә ятканда, ул Саима исемле санитарка, татар кызы белән танышкан иде. Авылга кайткач сугыш беткәнче хат алыштылар. 1945 елның июнь аенда Саимә аны эзләп килде, һәм шул китүдән ул кабат китмәде. Матур гына семья корып җибәрделәр. Габделхак сугыш вакытында башта колхозда счет төймәләре тартты (сул кулы белән шунда язарга өйрәнде) Аннары аны ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайладылар. Район үзәге якын булгач авылга кайтып-китебрәк йөрде. Соңга калганда кабинетында гына йоклады. Саимә килгәндә ул КПСС райкомында инструктор иде инде. Саимәнең урта белеме бар иде. Ул авылда башлангыч классларны укыта башлады. Шул ук елны Алабуга укытучылар институтына читтән торып укырга керде. Бер кыз, бер малай үстерделәр. Олысы хәзер Түбән Кама шәһәрендә эшли. Химия-технология институтын тәмамлады. Ә төпчекләре Розалия әнисе эзеннән китте Казан педагогия институтында укый.
1958 елда МТС зонасы буенча райком секретаре итеп сайладылар. Ләкин ул эш озын гомерле булып чыкмадылар. Ул штат бетте. Район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары иттеләр. Маклаков беренче секретарь булып килгән елны жирле сайлауларда район Сове- ф ты башкарма комитеты председателе итеп күтәрделәр. Менә ун елдан _ артык инде анын муеныннан шул камытның төшкәне юк. Беренче ~ секретарь әйбәт кеше булганда эшләве рәхәт. Маклаков белән эшләү күп нәрсәгә өйрәтте аны. Гади дә, таләпчән дә, ижади да кеше иде s Маклаков. Үз эшенә аның кебек фанатикларча бирелгән кешене хәтер- < ләми Вәрәшов. Язгы чәчүгә чыгу белән басуда булыр һәм чәчү бетмичә н кабинетына кайтып кермәс иде. Оештыру бүлеге мөдире белән генә < һәр вакыт элемтәдә торды. Кешеләргә ышана иде ул. Кем дә булса шул £ ышанычны акламаса, кара көя, кайгыга сабыша һәм үзен бәхетсез итеп 2 сизә иде. S
«Кешеләрне белмибез, иң зур бәла — ялгышлык бу»,— дия торган " иде. Бюродамы, берәр активтамы кемгә карата булса да катырак, * артыграк бәрелсә,—ә дөнья булгач анысы да була аның,— арысланныкыдай горур башын иеп, түбәнчелек белән гафу үтенә иде. Үз ялгышын аннан да авыр кичерүче кеше бар микән?
Маклаксв килгән елгы беренче урып-җыю вакыты иде. Бюро Вәрә- шовны «Корыч кул» колхозына вәкил итеп беркетте. Председатель булып элекке мәктәп директоры, үтә кызрач, хәзер дөрләп кабынырга торган Сөләйманов дигән кеше эшләгән чак. Хәзер укытуга күчте инде ул, картайды. Элек колхоз председателе булып эшләгән берәү иртәтан белән Маклаковка шалтыраткан.
— Михаил Федорович, «Корыч кул» колхозында ипи яшерәләр. Иске таш мәчетне тутыралар инде. Аннары Баланлы авылы рнгасыиа салып, өстен салам белән капладылар.— дигән. Моны ишетү белән райстат, райпланнан исәп-хисап работникларын төяп, килеп жнтмәсен- ме? Машинадан сикереп төшүе булды, идарә
капка төбендә менә-менә басуларга китәбез дип торган Сөләйманов белән аның өстенә ыжгырып кнлә башлады. Исәнме-саумы юк.
— Нәрсә? Бюро члены җитәкчелегендә ипи яшереп ятасызмы? Үтмәс бу номер! Комиссия алып килдем. Яшерә алмассыз, бер граммын да,—диде дә артында басып торган комиссия членнарына кычкырды — Барыгыз! Башта документация эшен энә күзеннән үткәрегез. Аннан барлык ашлыкны үлчәргә!
Комиссия членнары идарәгә кереп киттеләр. Ул арада идарә тирәсенә кешеләр дә жыела башлады. Маклаков чыгырыннан чыккан иде, ул колхоз председателенә дәшергә дә ирек бирмәде, тетмәсен тетте. Сөләйманов та үз сүзле, кире кеше. Ул башын иеп тынлап торды да кинәт кенә кырт борылды, ачу белән кулын селтәде дә кайтып китте. Маклаковнын «кая китәсең син?» дип кычкыруына борылып та карамады.
Комиссия ике көн ятты. Сөләйманов ике көн эшкә чыкмады. Урыпмы ю барышын Вәрәшовныи үзенә кулга алырга туры килде. Комиссия «яшергән» артык ипи тапмады. Киресенчә, чүплелеккә чыгарылган 25 центнер отход җитмәде. Аны дуңгыз фермасы мөдире боерыксыз килеш кенә алып киткән булып чыкты. Комиссия районга кайтып кит-те. Шул көнне кич Маклаков колхозга килде. Янында өлкә комитеты вәкиле дә бар иде. Вәрәшовны ул комбайнчылар яныннан эзләп тапты. Көрәктәй кулын сузып исәнләшү белән:
— Габделхак Шакирович, гафу итегез мине, чын күңелдән сорыйм, күңелеңдә тузан кадәре дә кер сакламый гафу ит, ялгыш информировать иткәннәр мине,—диде. Идарәгә кайттылар. Сөләймановны алырга Җибәрделәр. Килмәде Маклаков башын кашыды, йөзләрен чытты.
о «к. у.» м а
» Ә Н И Ф ХӘПРУЛЛИН
81
_ rjeM иарам, иелгән оашны кылыч кисми,— дип, җәнү генә урам буйлап председатель өенә китте. Байтак торды. Әмма Сөләныановиы алып килде. Анда ни сөйләткәннәрдер, билгесез. Ләкин идарәдәге свй- ләшү-аңлашуның нинди дулкыннарда баруын билгеләү авыр булды. Сөләйманов кара көйгән. Маклаковнын күзләре кысылган, маңгае жые- рылган, тирән буразналар бер-берсе өстенә менгән иде. Сөләйманов кабинетка керү белән ишекне әйбәтләп япты, сейфны ачты, аннан пе- чатьне алды да шап итеп өстәлгә куйды һәм: —Менә, иптәш Маклаков, алыгыз, сезгә дә хилаф булмас ул председатель булып эшләү, минем кебек контр, ышанычсыз кешене председатель итеп тотмагыз.—диде, өстәл артындагы председатель урындыгына төртеп күрсәтеп. Маклаков үзен кулга алып өлгергән иде инде.
— Мин сезгә контр димәдем, иптәш Сөләйманов.— Ул председательнең иненә авыр кулларын салды һәм: — Менә иптәшләр алдында, кирәк икән, отчет-сайлау җыелышында килеп колхозчылар алдында гафу үтенәм. Секретарь дигәч тә әллә син мине ялгышмый дисеңме’ — диде.
— Сезгә ялгышырга ярамый, иптәш Маклаков, сезнең ялгышулар партиягә дә, хөкүмәткә дә, безгә дә бик кыйбатка төшә.
Бу сүзләрне Вәрәшов беренче тапкыр Сөләйманов авызыннан ишетте. Соңыннан ул Маклаковнын яраткан гыйбарәсенә әйләнде. Вәрәшов тә ул сүзләрне, аеруча кайбер мәсьәләләрне ялгыз гына хәл итәргә туры килгәндә еш искә ала.
Сөләйманов өлкә комитеты вәкиленең уңайга сыпыруына да җайга килмәде. Маклаков өстәлдәге печатьне бер алды, бер куйды, нидер уйлады.
— Иптәш Вәрәшов,— диде ул, аннары йомшак кына итеп,— ия табарбыз, алыгыз печатьне. Минем дуамаллык белән әйбәт председательне югалту гына авыр.— Ул тар кабинет буйлап ишекле-түрле йөри башлады. Сөләйманов тәрәзә буендагы урындыкка утырган да урамны күзәтә. Анда да ике мин көрәшкәне сизелә, бер агара, бер күгәрә, аскы иренен тешләп-тешләп ала. Менә Маклаков идән уртасында туктады һәм корсагына каккалап, Сөләймановка дәште:
— Инде эш буенча алай җенең чыккан икән, кеше буларак әзрәк ихтирам ит әле син, Сөләйманов. Без бит фронтовиклар! Ишетәсеңме, эчтә бүре концерты. Иртәдән бирле тамак ялгамаган мин бүген...
Сөләйманов бухгалтерлар ягына чыгып китте. Анда кем беләндер сөйләште дә:
— Әйдәгез, безгә генә кайтыйк,— диде. Юл буе бер сүз дәшмәде Сөләйманов Кайткач хатынын чакырып алып, аның колагына нидер пышылдады. Тегесе, ярармы, бар дигәнне аңлатыпмы, ияк какты.
Табынга утырыштылар, йомырка басып кискән токмачлы тавык шулпасы тәлинкәләр белән өстәлгә килгәч, Михаил Федорович Сөләймановка күзен кысты.
— Мондый нигъмәтне коры килеш ашау гөнаһ,— диде ул.
Сөләйманов урыныннан кузгалды. Гади генә буфеттан бер шешә алды. Хатыны рюмкалар китергән иде, Сөләйманов аларны читкәрәк этәрде:
— Стаканнарны китер әле, мәҗлестә утырыр чак түгел,—диде. Стаканнарны тутырып салды да аны югары күтәрде һәм беркем белән чәкештермичә эчеп тә җибәре. Маклаков та кешегә карап тормады Ашап-эчкәч, Маклаков Сөләймановны өй түрендәге алма бакчасына алып кереп китте. Шактый сөйләштеләр. Алар аннан көлешә-көлешә чыктылар. Сөләймановның кәефе килгән иде.
— Иптәш Вәрәшов, үзегезнең эшләргә исәбегез булмаса, бирегея печатьны,— диде ул бакча коймасы буендагы бүрәнә өстендә тәмәке көйрәткән Вәрәшовка Маклаков белән ул дусларча аерылышты. Со-
ныинаи, Маклаков киткәннән соң, Сөләйманов болан дип сөйләгән иде: бакчага кереп утыргач та Маклаков йөрәген уып. йөрәк яна. cv сибәргә кирәк, теге күгәрчен сөтең минем гәүдәгә ни ул, кая, тагын рәтен бармы? дигән. Сөләйманов ачык тәрәзәдән хатынына дәшкән Ул бер ярты белән стакан сузган. Беседка кырыендагы түтәлдән суган өзеп * алып, алар тагын берәр стакан җибәргәннәр. Аннан Маклаков болан _ дигән: «Син. Сөләйманов. мине гафу ит. Итмәсәң, өегездән, бакчагыз | дан чыкмыйм. Үз ялгышымны төзәтми минем күземә йокы керми, ку- 5 лым эшкә бармый. Үтермә мине! Үзең беләсең, хәзер урып-җыю вакы я ты. Бу бишкөнлектә ашлык тапшыруны үтәргә кирәк... Ә әләкченең < җиде кат тиресен туныйм мин аның». Аннары үзенең нинди авырлык ь белән үсүен, Ерак Көнчыгышта моряк булып хезмәт итүләрен, беренче < секретарьның эш серләрен инәсеннән җебенә кадәр сөйләгән.
— йөрәген ачты да салды, беренче секретарьдан битәр кеше була- £
рак кемлеген белгәч, эредем дә төштем, иптәш Вәрәшов,— дип сөйләде 5 Сөләйманов. Әнә шундый кеше иде Маклаков. Хәзер ул Үзәк Комитет ~ нын авыл хуҗалыгы бүлегендә инструктор. Әнә шул районга комиссия * житәкчесе булып килә икән. Вәрәшев жалобаның кем тарафыннан = язылганын ачык сиземли. =
Бүген иртән ул Халикъ Кәрамович белән киңәшеп. «Беренче Май>га барып кайтырга булды. Вильданов белән дә сөйләшәсе бар. Ул партия * съездына делегат итеп сайланган иде. Китәр көннәре дә якынлаша £ Мәскәү хәтле Мәскәүгә баргач, район йомышларын ла кушмый бул- о мый Тиешле кешеләрне эләктерә белә ул Рамай Ибраһнмович. «Береп * че Май» колхозына барып җиткәнче әнә шундый уйлар биләде аның ө күңелен. Миизәләгә су төшкән иде инде. Су тимер күпер өстенә күтәре- = лергә тора. Нефтьчеләр салып биргән иде бу күперне колхозга
Вильдановның кайдалыгын идарәдә анык кына бел\че булмады х Инде нишләргә, әллә фермалардан бер уратыргамы дип торганда, бот төбенә чаклы резин итек кигән зоотехникның тыкрыктан ашыга-ашыга идарәгә таба килгәне күренде. Вәрәшов аның белән күреште дә:
— Кая ашыгасың, ут капкандай? — диде.
— Отъемчный дуңгызларда рожа күренә, ветлечебницам хәбәр итәм әле. Үзем сизенгәннәрен аертып куйдым да менә,— диде һәнүз, маңгаендагы бөрчек-бөрчек тирләрен сөртеп.
— Аерып куеп дөрес эшләгәнсез... Председательнең кайдалыгын белмисезме?
— Шигайдадыр ул... Теге культуралы көтүлегендәге ясалма янгыр кудыргычларын боз җимерә башлаган диме. Шуны ишеткәч, иртән идарәдән чыгып йөгергән иде. шуннан бирле күренгәне юк.
— М-м да! Иптәш Гумеров^ теге, ана терлекләрдән интенсив файдалану буенча тәҗрибәңне сорыйлар бит. «Степные просторы» журналыннан 15 нче майларда алар кулында булырга тиеш Үзеңне күргәч искә төште әле Кичә Халикъ Кәрамовичка шалтыраттылар, мин нәкъ шул чакта анын янында идем
— Ул бит әле беренче адымнар Аның турында авыз тутырып сөйләргә иртә. Дүрт-биш елдан ул кандидатлык, докторлык диссертациясе өчен менә дигән материал булачак, анда шигем юк. Шулай да аларга кем тиште икән моны. Габделхак Шакирович?
— Каш җыермасаң, мин Ул журналда минем белән партия мәктәбендә укыган бер иптәш эшли. Быел аның белән Казанда очрашырга туры кнлде. Сүз иярә сүз китте дә, шунда синен исемеңне дә төрләндереп алдым.
һәнүз бераз дәшми торды.
— Иртәрәк булмас микән, Габделхак Шакирович? Сыер җәнлеге белән сарыктан шикләнмим. Дуңгызлар белән эш башкачарак тора Теоретик яктан дөрес, шигем юк. Әмма практик тормышка ашыру
авыр. Икешәр мен дуңгыз асраган колхозда аны эшләү өчен, беләсезме, күпме торак һәм механизация, азык кирәк булачак? Дуңгыз бит ул геометрик прогрессия буенча үрчи...
— Ә сез шул шик-шөбһәләрегезне дә кертеп языгыз.
— Уйланырмын әле, Габделхак Шакирович. Ярый, мин шалтыратыйм әле.
— Барыгыз! Тик онытмагыз, 15 нче майга!
һәнүз йөгерә-йөгерә идарәгә кереп китте. «Башлы егет!» — Вәрәшов. машинасына утыргач, шулай дип уйлады. Стартерга басуга, моторга Жан керде. Ул Шыган бригадасына китте. Чаллы юлы трактына чыккач. тизлекне киметте. Язгы сулар юган урыннарны хәтерләп барды. Беренче мөмкинлек белән юл төзү участогын бу юлларны ремонтларга чыгарырга кирәк булыр. Чәчүлек орлыкның шактыен алыштырасы бар. Күбесен Чаллыдан бирделәр. Әлмәттән урап йөрсәң, ничә йөз чакрымга әйләнгеч.
Вильданов чыннан да Шыгайда иде. Яр кырыендагы күчмә янгыр яудыргыч агрегатын сүткәннәр, аны зур ара калдырып ике тимер чанага төягәннәр дә ике трактор белән тауга таба сөйрәтәләр иде. Раман Ибраһимович үзе дә муеннан пычракка чумган иде ул. Вәрәшов машинасының күпер янына килеп туктавын күрмәде. Кемдер төртеп күрсәткәч кенә, саз ярып, юлга таба атлады. Дамбаны мышный-мышный менде. Вәрәшов аңа кулын сузды.
— Гаеп итмәгез инде, дуңгыз урынына ауналды.— дип. терсәген күтәрде Рамай һәм: — Килеп җитмәсәм, китә иде яңгыр яудыргыч. Әнә су ничек арта, бүген кичкә боз күтәрелә. Сабак бу. Көздән үк яр буй* ларындагысын сүттереп куярга кирәк икән,— диде ул һәм юлның икенче ягындагы чокырда җыелып торган суга таба тырык-тырык төшеп китте. Кар суы белән кулын, битләрен юды, резин итекләреннән балчыкны кырып ташлады, шунда тыгып чайкады. Бушлатының пычрак тиеп, инде кипкән урыннарын уыштыргалады.
— Әзрәк адәм рәте керде бугай, юкса, шүрәле итеп күрсәтерлек хәлгә килгән иде кеше,— дип. елмая-елмая күтәрелде ул таш юл өсте- нә.— Габделхак Шакирович, менә шушыны эшләтсәм, шундый җирләрнең нинди хәзинә бирә алуын исбатласам, валлаһи, үкенмичә, отставкага китәм. Бигрәк тә Шамил Сабировичка үч итеп эшлим мин моны. Җитлекми туган специализация генә ул, акчаңны суга салганчы, безгә генә бир. ди. Быел ук исбатлыйм мин аның өстенлеген! Иңе ике, озынлыгы ун метр ике участок билгеләдек. Өч уңышны да икәүләшеп чабып карыйбыз, чалгы белән, ялап чабып. Гектардан 80 центнер да печән аямасам. исемем Рамай булмасын дип бәхәсләштем. Менә бит эш кая таба бара!
Вильданов тургайлар сайравы белән күмелгән басу өсләрен янгыра- тып көлеп җибәрде. Кинәт аның йөзе җитдиләнде.
— Рәшат Галиевичның хәле ничек? —дип сорады ул.
— Бүген дә белешкән идем, һаман рәтләп аңына килә алмый. Паралич суккан диләр...
— Үзен бетерде кеше, йөкне турыга тартмыйча бетерде.
Рәшат Галиевичны искә төшерү икесе өчен дә авыр, уңайсыз булып китте Алар бер мизгел тракторларның саз ярып, ташбака кебек, үргә таба үрмәләвсн карап тордылар.
— Рамай Ибраһимович, съездга китәр көннәрең якынлаша. 25лә- реннән дә сонга калмыйча чыгып китәргә туры киләчәк. Аннан кайткач та бергә эшләсе кеше булгач, эреләнмәссең әле, кайбер йомышларны үтәрсең,— диде Вәрәшов.
— Эрелек бар инде ул бездә, әйттегез, иске авызга яңа аш, мине беренче күргән кеше кебек!
— шулай да кем оелгән, монарчы съезд делегаты булганың юк иде бит әле.
— Исемә төшсә, чәчләр үрә тора. Минем кебек кешеләрне дә сайлыйлар икән анда. Рәхмәт инде, олыладылар.
— Мәскәү хәтле Мәскәүгә баргач, минем дә йомышларны үтәргә
тырышсан иде. Нефть һәм газ министры безнең депутат бит. Безнең якта эшләгән кеше. =
— Беләм, «Елховнефть»тә эшләде ул, ферма салганда торба бирде
ул безгә. s
— Барысын да белгәнгә сезгә мөрәҗәгать итәм дә. Министрны <
туры китерергә тырыш. Съезд барган көннәрдә кабул итүен сора. Ан- н нан мондый үтенеч әйт: үзең беләсең, нефтьчеләр эксплуатация срогы % чыккан машиналарны я списать итәләр, я башка учреждениеләргә бирә- 2 ләр. Үзебезнең территориядәге шундый машиналарны мәктәпләр өчен 5 дип сора. Колхоз, совхозга бирмиләр алар. Мәктәпләр өчен соравы S җиңелрәк. һич югында, һәр урта мәктәп өчен бирегез, дисәгез, кулай ” булыр. Сигез бит алар бездә хәзер. ♦
— Ярар, Габделхак Шакирович. Тик, рөхсәтен алсам, берсен безнең = мәктәпкә, вәгъдә-иманмы?
— Сезнең бар бит инде.
— Бар янына бар сыя ул...
— Анысын карарбыз, рөхсәтен генә ал.
— Шәкүр карт кадры ла мин. Сорый белербез. л
Алар икесе дә тәмәке көйрәттеләр.
— үзәк Комитет комиссиясе килә,— диде Вәрәшов, көлен кага-кага.— Беләсеңме, кем житәкчелегендә?
— Кем?
— Маклаков житәкчелегендә.
— Ул булганда куркырлык урын юк. Районны да, белә. Төрле якка ага башлаган инешләр бер якка ичмасам
Вәрәшов дәшмәде, папиросын җиргә ташлап, аягы белән басты.
— Гумеров ниндирәк кеше, масштабы, фикер йөртүе белән? — дип сорады ул аннары
— Хурлый алмыйм. Эш өчен туган егет. Бергә эшләсәк, минем урынга менә дигән председатель чыгачак. Баш дигәне бик йомры анын.
— Ә теге яклары ничек соң?
— Күз тимәсен димме? Казанга барып кайтканнан бирле коеп куйгандай йөри.
Вәрәшов кабина ишеген ачты, саубуллашырга дип кулын сузды. Рамай кул бирмәде:
— Юлдаш машина белән килдем,—диде дә машинага кереп утырды.
Икс чакрымга сузылган Шыгай тавын менгәч, Рамай Вәрәшовка дәште:
— Габделхак Шакирович, мин быел бер «җинаять» кылырга йөрим әле. гел шуның белән баш ватам, сез ничек карарсыз икән?
Вәрәшов карап алды да көлемсерәп:
— Әйтеп кара, ничәнче статьяга туры килер икән? — диде.
— Борчакны яртылаш киметәм мин быел.
— Сәбәп?
— Сәбәпме? Хәзер аның бәясе төште. Бу булдымы —бер. Аннары, бодай уңышы бездә тотрыклы да, югары да. бусысы — ике.
— Ә уҗымны кая чәчәрсең? Хәзер бит аның мәйданын арттырабыз.
— Исәпләдем, анысын да исәпләдем. Сенаж өчен чәчелгән борчак жире, берьеллык үлән, яшел масса өчен үстерелгән кукуруз җирләре уҗым культуралары өчен тулысынча җигә. Уҗымны әнә шушы мәйдан
папиросының ө
кешеләрне дә борылырлар,
нар пропорциясендә чәчүне планлаштырырга кирәк. Ә бөртек ече борчакны хәзергәчә күп чәчү файдалы түгел. Үзегез беләсез, урыг җыюы ифрат авыр бит аны. Явым булдымы — жиргә сылана. Me бәла белән теземнәргә салгач та әле ул синеке түгел. Яңгыр яуса —\р; корыга китсә —ярыла. Бер кат теземнәргә сал, аннан шул комбайнш жыеп суктыруга көйлә. Мәшәкать өстенә мәшәкать.
Вәрәшов газны киметә төште, кашларын җыерды һәм:
— Ирек куйсалар. Вильданов, син борчак игүдән гел кул селтәрг җыенган кеше кебек сөйлисен,— диде.
— Юк, Габделхак Шакирович, борчакның кирәклеген аңлыйм Башка өлкәләр белән бертигез, ил үзенен ихтыяҗларын канәгатьләнде рү өчен бездән таләп иткән дәрәҗәдә игү кирәклеген мин аңлыйм.. Бу —закон. Әмма соңгы елларда без бу культура белән артык мавы гып киттек. Сәбәбе — ул кыйммәт һәм колхоз экономикасын ныгыту га ярдәм итә иде. Ә хәзер центнеры — 8 сум. Сортлыга күпме ген; тапшыра аласың. Ни булса булыр, мин быел бөртеккә сез җиткергэ» борчакның яртысын гына чәчәм.
— Мин мона ризалык бирә алмыйм.
— Шунын өчен дә җинаятькә барам дим мин.
— Ә син, Вильданов, җинаятькә барма, быелга планлаштырылгаН' ны шул килеш чәч. Үзен уйлаганча бөртеккә аерып куй. Калганын сенажга, яшел азыкка файдалан.
— Анысына фатыйхамы?
— Ике куллап.
— Алай эшләргә була... Ләкин, Габделхак Шакирович, сездән яшермим. Бу вариант турында да нык баш ваттым мин. Болай эшләгәндә, сенаж өчен чәчеләчәк борчак мәйданын почти бетерергә, аның урынына бодай чәчәргә кирәк.
— Анысын кара, ләкин чәчү планнарың бюрода каралган чәчү әйләнешеннән үзгәрмәсен, экспериментың акланмаса, бөтен гаеп үзеңә тешәсен онытма. Персональ җаваплылык, үзен беләсең.
— Анысын беләм лә... Менә шул, минем уйлар, планнарның реальлегенә сез бераз ышанасызмы? Менәтерә, кодагый, кебегрәк нәрсә килеп чыкмасмы?
— Нигезләрең нык. фикерең дә төпле синең, Рамай Ибраһимович. Барып житә бу миңа. Дәүләт интересларын күздә тотып колхоз экономикасын ныгыту — социалистик авыл хуҗалыгының нигезе. Син әнә шуңа омтыласың. Эшлә үзенчә, һәр культура буенча җиткерелгән за- даниенен үтәлешен тәэмин ит. Бәйләнүче булмас. Тик бу турыда хәзергә бер кешегә дә ләм-мим. Хәтта Рәшат Галиевичкә. Ул мондый үзгәртүләрне кабул итә алмый, барыбер уртак тел таба алмассыз.
— Мин дә шулайрак сизенеп сезнең белән киңәшәм дә инде.
— Рамай Ибраһимович!
— Тыңлыйм...
— Син төш күрәсеңме?
— .Менәтерә, иске авызга яна аш...
— Төшендә ни күрәсең икән син?
— Җенләнеп бетәсең инде.
— Во-во! Төшеңдә дә һаман шул колхозың белән җенләнә, акча каеру буенча ачышлар ясап бастырыласыңдыр син.
— Анысы да булгалый... Нигә? Акча — ай. зур көч әле бездә. Ансыз адым да атлап булмый. Ә аны таба белергә кирәк, таба белергә! — Рамай кинәт көлеп куйды.—Тавык төшенә тары керә дисез инде сез. Кайчак энҗе бөртеге дә керә икән. Әле төнәген яшь чакларны күреп саташтым... Картаела. Габделхак Шакирович, картаела, болай йөргәч тә, бер көн калдырмый ярты гасырдан артык яшәгән абзаң бит инде бу чаларган баш.
быз. гомер үтә...
Юл буе сөйләшеп кайттылар.
Вәрәшов аны өенә хәтле китерде. Рамай күпме кыстаса да, ул кереп тормады, ашыгып китеп барды.
Дамир гаражга көндәгечә иртә килде. Кабызып чыгыйм гына дигән ь иде, мотор төчкергәләп алды да сүнде. Бензин суыртып, тагын стартер- < га басты, яңадан шул хәл кабатланды. Моторның томавын куганчы £ шактый вакыт үтте. Ул идарә янына килеп туктаганда Рамай Ибраһи- 2 мович юк иде инде. Баш бухгалтер банкка барып кайтыйк әле. дигән 5 иде, моторный көе юк әле. дип үзенчә сәбәп тапты. Кәефе юк иде анык ~ Кичәге хат, Сәвиянең хаты аның болай да чуалчык уйларын бөтенләй * бутап бетерде. Рамай Ибраһимович белән егетләрчә сөйләшүдән сон = ул Сәвиягә эшкә Чаллыга билгеләүләрен сорарга киңәш биреп хат - язган иде. Әнә шуна мен дә бер сорау һәм шикләнүләр белән тулы җавап килде. *
«Аңламыйм. Дамир бәгърем Без бит инде килешкән идек, әтигә дә “ мин үзебезнең авылга кайтам дип вәгъдә бирдем. Хәзер ник алай дип о язасың? Үзең дә Чаллыга китәм дип язасын. Аңламыйм, берни аңла- х мыйм. Син бит ул турыда бөтенләй уйламый идең, нәрсә булды сиңа, ө Дамир? Әллә арага күләгәләр инә башладымы? Дөресен яз? Бер кыз = да егетләргә көчләп тагыла алмый. Алар моңа көчсез, ирекле түгел. » Дамир! Җүләркәем, акылсыз башым, акылына кил! Мин бит синең х күзләреңә тутырып карау белән ни уйлавыңны беләм. Озакламый язгы, бер атналык каникул. Килеп ал, яме. Шунда шомырт күзләренә карап торырмын да бу хатны язуга этәргән «сәбәп»ләренне чегән хатыны кебек сөйләп бирермен. Нидер яшерәсең син миннән. Барыбер күзләреңнән укырмын мин аны. Алырга кил, яме! Үбеп, үбеп — Сәвияң».
«Сәвияң, Сәвияң...» Җиде гөн урталарында уянып киткәндә дә. таң белән гаражга юл тотканда да тел очында әнә шул сүзләр тирбәлде. Ул «Волга»ны гаражга кертеп бикләде дә өйләренә кайтып китте. Көздән мунча бурый башлаган иде. Ике ниргәсен салган килеш калды. Хәзер ул да, бүрәнәләр дә җир астыннан чыкты. Абзар артларында гына, салам, тирес каплаган урыннарда гына кар өелеп тора. Шул мунчаны бурарга булды бүген Дамир. Бүрәнәләр пешеләнгән, буравы авыр түгел. Чамалап чапмасан, балта сызыгынны-мызыгынны белми, кереп чума. Төшлектә сыерларын савып кайткач, әнисе дә аның тирәсендә чуалды. Каезлаган каерыларны, йомычкаларны жыйды, кояшка каршы бакча коймасы буена иренмичә, утын өйгән кебек, шакмаклап өйде. Нык эшләде бу көнне Дамир. Инде көн кичкә авышып бара. Кояш инеш буендагы карт өянкеләр арасыннан кызарып күренә. Өянке очларындагы кош оялары өстендә каргалар каргылдый Келәт кыегындагы сыерчык оясына куелган куначада парлап сыерчыклар сызгыра Дамир, маңгай тирен сөртеп, балтасын бүрәнәгә чапты да баш бирмәгән сызгысын эзли башлады Шул чак капка ягыннан бер тавыш килде;
— Эшләрең ун булсын!
Дамир сискәнеп китте. Койма өстеннән башын сузып Рамай Ибраһимович карап тора.
— Сезне монда бирсен! — диде Дамнр, нигәдер каушый төшеп Берәр җиргә барасы булгандыр да мине эзли торгандыр, нигә хеше генә җибәрмәде икән, дип уйлады Рамай Ибраһимович ишегалдына керде, кулын сузды.
— сарамьи d. ярыйсы җиоәргәнсен, ике ниргә салгансың түгелме сон?
— Бер ягына саласы бар әле.
Рамай бүрәнәгә чабылган балтаны алды, йөзенә бармакларын тиде- pen карады да бушлатын салып куйды һәм:
— Тагын балтаң бармы? — дип сорады.
— Бар.
— Булса алып чык. Бусысы жилле күренә. Уч төпләре дә кычытып тора. Булышыйм әле бераз. Их. яратам да балта эшен. Үземнең мунчаны да ял вакытында беркая бармый җиткердем мин.
Вильданов уч төбенә төкерде дә билгеләп куелган почмакны кнере- леп-киерелеп чаба башлады. Дамир, балта алып чыгып, икенче почмакны чабарга тотынды Кояш ингәнче алар ике ниргә салдылар. Сонгы бүрәнәне шыпылдатып утырткач. Рамай Ибраһимович бура тирәли әйләнеп чыкты да:
— Керәшен дәдәйләрдән ким түгел, бура бурап кына йөрисе икән сина, Дамир,— диде һәм юынырга комган алып чыгарга кушты. Юынгач. бушлатын киде дә, бура өстенә менеп, аякларын салындырып утырды. Папирос кабызды. Аннары Дамирга дәште:
— Кил әле. монда утыр әле.— диде. Дамир аның кырыенда өелеп торган бүрәнәләр өстенә утырды һәм сораулы күзләрен Рамай Ибраһн- мовичка төбәде.
— Озакламый съездга китәм... Анда киткәнче синен белән сөйләшмичә булмый.— Ул папиросын тирән итеп суырды.— Изге җиргә барганда күңелем саф. пакь булсын...
Дамир сагаеп кунды. «Тагын Сәвия турындадыр»,— дип уйлады ул һәм ялгышмады.
— Сәвия белән арагыз ничек хәзер? — дип сорады Рамай Ибраһимович.
Дамир җавап бирмәде, чалбарының арт кесәсеннән бер кәгазь алып, аны Рамай Ибраһимовичка сузды, үзе башын читкә борды. Раман Ибраһимович моны көтмәгән иде. Кайсы атага үз кызының егетләрга язган хатын укырга туры килә. Җитмәсә, егете кулыннан алып. Кан жире беләндер, әллә ургып торган хисләре белән Сәкинәнең үзенә язган хатларын хәтерләтте ул. Күңел кыллары әллә нишләп китте. «Газизләрем. әллә әйтмәскәме соң?» — дип тә уйлады. Ләкин аек акыл өскә чыкты. Ул хатны Дамирга бирде, башындагы бүреген салып тез башына каплады, папирос төпчеген сүндереп читкә, йомычкалар чәчрәмәгән- рәк тирәгә ыргытты:
— Дамир, минем сине Чаллыга китәргә димләүнең, Сәвиягә өйләнергә каршы килүнең сәбәбен белмисең бит син.— дип башлады ул сүзен, авыр гына көрсенеп.— Икегез дә газиз бит сез мина, икегез дә!..—Ул бер мизгел уйга калды. Дамирга озак кына карап торды. Аннары калтыранган тавыш белән болай диде: «Дамир!.. Улым!.. Теләсә ни дин. йөземә төкер... Телисең икән, мә, чап! — Ул бүрәнәгә очы белән кадалган балтаны алып Дамирга сузды.— Мин бит синен- атаң...
Да мирны корт чаккандай булды, юк. алай гына түгел! Анын бөтен тәне уттай кызыша, гәүдәсе көчле электрга эләккәндәй дерелди башлады. Сикереп торганын да сизмәде. Кинәт кенә агу йоткан бүредәй күзләре аларды. Ул Рамай Ибраһимович алдында йөренергә тотынды, ана бер якын килде, бер читкә китте. Килеп-килеп бушлат якасын умырып тотты, тагын җибәрде, тагын читкә йөгерде. Рамай, балтаны сузган килеш, башын иеп тын калды Менә аның кулыннан балтасы шуып төште. Ялтырап яткан балта йөзенә терекөмеш хебек яшь тамчылары коелды. Дамир иелеп балтаны алды һәм ачу белән келәт ишеге төбенә томырды. Ул ишеккә барып тиде. Рамай сискәнеп китте. Шул чак капка
ачылды һәм Дамирнын әнисе Мәрьям кайтып керде. Чал чәчле башын иеп утырган Рамайны, ишегалдында бәйдән ычкынган үгездәй котырып йөргән Дамирны күргәч, аның йөрәге жу итеп китте һәм ул куркып:
— Ни булды? — дип сорады. Рамай иелгән башын күтәрмәде. Ишегалдында Дамирнын ачулы тавышы яңгырады:
— Бар, бар. өйгә кер, уйнашчы!.. *
Мәрьям кәфендәй агарды. Беләгенә элгән чиләге шалтырап җиргә = төште. Үзе лып итеп болдыр баскычына утырды, башындагы яулыгын о йөзенә тартып төшерде дә кычкырып елап җибәрде.
Дамирнын бу сүзе Рамайның йөрәгенә утлы хәнҗәр белән кадаган- < дай булды. Ул үз-үзен белештермәде, бура өстеннән сикереп төште дә ь Дамирны, якасыннан алып, уңлы-суллы чабып җибәрде. <
— Не смей! Синен әниең кебек изге кешеләрне шәм яндырып та > , табалмассыи... Аның хәлен аңларлык бит инде син... Ничек телен күтә- S
релде? Андый уең булса, кабат шул сүз авызыннан чыкса, буып үте- | рәм!.. Сина жан бирүче мин булсам, җаныңны да үзем алам! Ишеттеңме? *
Рамай көчле иде. Дамирнын тыны куырыла башлады, күзләре иләс- = ләнде. -
— Җилләр... үтерәсең бит, Рамай абый,— диде ул, көчкә гыжгыл- дап. Рамай кулын Дамир муеныннан алды. Икесе дә, авыр йөк тарткан >» атлар кебек мышлап, мунча бурасына барып сөялделәр.
— Мәрьям, син. чыннан да, бар. өйгә кер. Дамир сабый түгел, ан- п лашырбыз,— дип, Рамай ишек төбендә елап утырган Мәрьямне өйгә * кертеп җибәрде. Рамай бер-бер артлы ике папирос тартты. Дамир күн £ итек башы белән аяк астындагы йомычкаларны читкәрәк җибәргәндәй _ әткәләп тора.
— Менә шул, иске авызга яңа сүз була бу, Дамир улым. Моңарчы * бу хәлне авылда берәү дә белмәде, һәм белмәсен. Минем дә семьям бар, синең дә әниең бар. Моңарчы яманаты чыкмаган хатынны, ил өс- тенә сүз чыгарып, яман атын тарату килешми. Ә әниең әйбәт синең.
— Әйбәт булгач, ник алмадың?
— Ул аны теләмәде... Аның беренче мәхәббәте сугыш кырында башын салды. Кияүгә чыкмады. Оныта алмады. Хәзер дә күңел түрендә ул анын. Ул аны һаман көтә.
— Кем иде соң?
— Түбән оч Вәлишә абый малае — Хәниф иде ул.
Дамир башын түбән иде. Аның күз алдына стенадагы рәсем килде.
; Агай-эне идек без Вәлишә абыйларга, шуның малае бу, дип, әнисе аның карточкасын Әлмәттә зурайтып кайтарган иде.
Чибәр егет. Дамир җиңе белән күзен сөртеп алды.
— Хәзер күнегелде. Сабый чакларда әти дип эндәшергә ничек тил- : мәргәннәрне, малайлар алдында ничек борлыкканнарны белсәң. Рамай абый! Ә ул тирәмдә йөргән икән. Ник элекләр сиздермәдең, кеше юк чакларда гына булса да әтием дип дәшәр идем... Ә хәзер, хәзер... тел әйләнми. Әти дип әйтә алмыйм мин сиңа. Мәңге, Рамай абый, әйбәт председатель генә булып каласың инде.
— Анысын йөрәгең ничек куша, шулай әйтерсең. Тик син миңа үз улым булдың, шулай булып каласың. Минем дә сина кычкырып улым дип дәшәсе килгән чакларым күпме булды. Элегрәк, әле син ыштансыз йөргәндә, урамда эләктереп, тупылдатып, улым дия-дия сөеп китә торган идем. Үсә төшкәч, аралар ерагайды, һәм менә хәзер бер-беребезгә ике дошман кебек кара-каршы басып торабыз
— Юк, дошман ту гел син миңа, Рамай абый.
1 — Ә мина күптән!
Ул Дамирны күкрәгенә кысты.
— Ни алып кайтыйм Мәскәүдән? Беренче бару бит әле минем,- диде
— Тәтиләр белән күңел юатма, Рамай абый. Кызлар да, сабый да түгел мин. Син мина жан биреп җанымны, бәхетемне алдың... Болай булгач, китәм мин Чаллыга... Ә Сәвияне җибәрмәгез... Чит җирләрдә, бәлки, онытырмын...
— Ир бул, Дамир. Бу сөйләшүне Сәвиягә тишмә...
— Яулык бәйләгән юк әле.
— Ә әниеңә каты орынма. Олы җанлы, изге мәхәббәтле кеше ул...
— Ярар...
Ата белән ул соңгы тапкыр кул биреп хушлаштылар.
Рәшат Галиевич аңына килә алмады. Вакыт-вакыт иреннәре нидер әйтергә теләп ачылды. Ләкин сүзе чыкмады, керфекләрен күтәрә алмады. Аны Сания белән Вера Александровна алмашлап сакладылар, яныннан бер минутка да китмәделәр. Хәлен өлкә комитетыннан да белешеп тордылар. Дуслары, танышлары килде.
Бер көнне палатага баһадир гәүдәле, зур башлы берәү керде. Өсте- нә япкан халаты иң өстендә генә тора. Ул, урындык алып, Рәшат Галиевичнын баш очына утырды. Кәгазь битедәй агарган авыруның йөзенә озак кына карап торды, көрәктәй кулларын маңгаена куйды.
— Рәшат Галиевич, Рәшат Галиевич!.. Мондый хәлдә очрашырбыз дип күз алдыма да китермәгән идем. Сине дә бөгәр икән дөнья! —диде ул пышылдап. Аннан сон шактый утырды. Вера Александровнага түбәнчелек белән баш иеп, хушлашып, палата ишегеннән чыкканда Рәшат Галиевичка таба тагын бер кат каерылып карады.
Бу — Маклаков иде. Рәшат Галиевич өстеннән язылган жалобаны тикшерү өчен килде ул Казанга. Өлкә комитетыннан инструкторлар бирергә тиешләр иде. Ә анда кергәч менә нинди хәлгә тап булды. Жалобаны. әгәр аңына килсә, үзенә сиздерми генә тикшерергә булдылар. Ул икенче көнне Рәшат Галиевич эшләгән районга очты.
Ә ике көннән, шул, анына килә алмаган килеш, Рәшат Галиевнч- ның йөрәге тибүдән туктады. Янында Сания иде. Йоклаган килеш кенә сулыш алуы бетте Рәшат Галиевичның. Сания башта күзләренә ышанмады. А^енә-менә күкрәге әкрен генә бер күтәрелә, бер төшә башлар кебек тоелды. Ул апа да риза иде. Тик Рәшатта жан әсәре сизелмәде, йомык күз керфекләре аз гына өскә таба күтәрелгәндәй булды. Тонык пыяладай күзләре сызылып күренде. Алар хәрәкәтләнми иде. Бераздан Рәшатның йөзенә самовар җизедәй сары коела башлады. Юк. уянмады. уянырлык түгел иде Рәшат. Сания артын-артын ишеккә таба чигенде. һәм коридордан йөгереп чыкты да, йөзен каплап, илереп елап җибәрде.
— Үлде, үлде-е! Шундый кешене дә саклап кала алмады-гы-ы-з!..
Аның тавышы, озын коридорларга таралып, әллә ничә кат кайтаваз булып яңгырады. Бер-бер артлы палата ишекләре ачылды. Дежур врач кабинетыннан ак халатлы кемнәрдер йөгереп килә башлады. Сания кинәт хәлсезләнеп китте һәм коридордагы кара күн тышлы кәнәфигә барып ауды. Кемдер аның башын тотты, кайсыдыр су эчерде. Аннары бөтен гәүдәсе ниндидер эремәгә эләккәндәй эреде, буыннар җебеде. Менә-менә таралып, агып китәр кебек сизде ул үзен. Күзен ул Вера Александровнаның тезләре өстендә ачты. Вера Александровна анык маңгаеннан, чәчләреннән сыйпый, үзенең күзләре кызарган иде. Саниянең сөрмәле керфекләре ачыла башлау белән чын йөрәктән сөенде.
— Сонечка, Сонечка, үзеңне кулга ал... Тынычлан,—дип пышылдады ул. Анын сулышы кайнар иде. Ул Саниягә ниндидер дару эчерде. Дежур врач килеп пульсын санады һәм ул да йомшак, ягымлы итеп.
— Үтә, үтә. Тынычланыгыз,— диде. Вера Александровнанын тезенә
башын куйган килеш, Сания әле беркавым ятты. Аннары гына торып > утырды Алар сагыш, хәсрәт тулы йөрәк белән Вера Александровна- ларнын квартирына кайтып киттеләр. з
Ике көннән Рәшат Галиевичны Арча кырындагы зиратка күмделәр < Баш очына йолдызлы пирамидалы һәйкәл утыртып, тимер рәшәткәләр- £ не коруга, ябалак-ябалак кар ява башлады. <
Аны сонгы юлга озатучылар тарала башладылар. Ә кар ява да ява ь Әнә кабер өстендәге кызыл балчык өемен ап-ак юрган каплады < Бераздан бу кабер дә башкалардан аерылмас булды. Беркем дә әле 5 монда яна гына җирләү үткәргән димәссен... =
Кар һаман ява. Яшелгә буялган чардуган янында һаман ике хатын х басып тора...
Вильданов иртәнге самолет белән очарга булды. Аэропорттан гына * колхозга да шалтыратты. Иртәнге тугызларга машина чакыртты. Әле Е регистрациягә керә башларга бер сәгатьләп вакыт бар. Ул аэропортның » халык белән кайнап торган касса залыннан бәрелә-сугыла аэродром ягына чыкты һәм, таң нурлары балкышына сокланып карый-карый, £ беседкага барып утырды. =
Ә күңел хисләр белән тулы. Съездда алган тәэсирләре, күңелдә е туган уйлары бер-берсен күмә. Аларны бер эзгә салу өчен әле күп уйла- х нырга кирәк булыр. Шунысына күңел бигрәк сөенә, олы трибунадан партия, хөкүмәт җитәкчеләренең, съезд делегатларының авыл хуҗалыгын тагын да үстерү юллары турында сөйләүләре аның уй-хыяллары белән тәңгәл килә, съезд делегатлары нәкъ менә аның шул фикерләрен тормышка ашыру өчен җыелганнар кебек хис итте ул үзен. Юк. аны- кын гына түгел, авылдашларының, хезмәттәшләренең уй-теләкләре, иртәгәге көнгә өметләре якты факель булып балкыды съездда.
Ул блокнотын алып, съезд барышында язып барган язмаларын карый, аларны тәртипкә китерә башлады. Кайту белән колхозчылар, район коммунистлары алдында чыгыш ясамый ничек түзәсен. Радиодан тыңлау, телевизордан карау бер хәл, ә ун көн буе бөтен дөньяның игътибарын үзенә беркеткән, коммунизм тантанасын якынайтуга практик юл сызган съездның үзендә катнашучыны тыңлау инде ул бөтенләй икенче нәрсә. XXII съездга Маклаков делегат булган иде Ул үзенең хисләрен ничек сөйләде! Кайда гына очрашса да, халык тын да алмын тыңлады һәм аны сорауларга күмде. Рамай аның чыгышларын искә төшерде Чыгышын шуның үрнәгендәрәк төзергә планлаштырды. Блокнотының икенче битен ачкан иде, анда нефть-газ министры Шашин! Ул машина белән язылган. Габделхак Шакировнчнын үтенече дә үтәлде. Танымас та инде дип уйлаган иде Рамай министрны Таныды бит. Записка язып бирде. Министрның бер сүзе һәм имзасы ун машиналы итте район мәктәпләрен. Министрлыкта язуын гына күрсәткән иде. бөтен документларны сәгать эчендә рәсмиләштереп кулына да тоттырдылар. Болай булгач, бер машина безгә эләгә тек эләгә инде.— дип уйлады ул.
Шул чак репродуктордан дикторның ягымлы тавышы яңгырады
— Иртәнге рейс белән Бөгелмәдә очучыларны беренче кассада теркәү башлана!
Диктор аны ике-өч тапкыр кабатлады. Рамай аэропортка кереп китте Касса алдын нкенче-өченче рейста очучылар сырыл алган, алга
үтәрлек түгел. Ул, аяк очларына басып, үрелеп билетын сузды. Шул вакыт касса каршында гына басып торган йонлач бүрекле берәү башын залга таба борды, күзе белән кемнедер эзли башлады. Бәй, һәнүз ич бу! Каян килеп чыккан, нишләп йөри бу малай?! Әллә ул юклыктан иркенәеп, туарылып, кәеф-сафа корып йөриме? Алай дисәң, йөзләре шалкан кебек.
— һәнүз, һәнүз! Гумеров!
Ул, аны очратуына куанып, шулай дип кычкырды һәм билетын ана сузды. Һәнүзнең авызы колакларына җитте.
— Әллә бусында очасыз, Рамай Ибраһимович?—дип кычкырдыул һәм билетны алып, ялт итеп кассага таба борылды. Ул билетларны теркәтеп, зәңгәр талоннар тотып, халыкны ера-ера килеп чыкты да Ра- майны кочаклап алды.
— Рамай Ибраһимович! Исәнмесез!.. Радио сөйли башласа, телевизорга күз төшерсәм, гел сезне уйладым. Менә бу минутларда нишләп йөри микән, ни уйлый микән, мин әйтәм...
Рамай ана сөзеп карады. Һәнүзнең кыланышына, өс-башына карап исе китте. Болай пөхтә киенеп йөргәнен хәтерләми иде ул аның. Нәрсәдер бар бу егеттә.
— Ну, үзегез исән-иминме соң? Колхозда ни хәлләр бар? Чәчүгә төштегезме әле?
— Әйбәт, барысы да әйбәт, тырмага төштек. Бүгеннәрдә культивациягә дә керештеләр инде.
— Ә нинди яңалыклар бар?
— Якалыклар да байтак.
һәнүз шулай диде дә Рамай Ибраһимовичны, култыклап, пассажирлар көтә торган залга алып китте. Аның колагына иелә төшеп пышылдады:— Хәзер беренче яңалыкны күрсәтәм, тотып карарсың.
Ул янып торган алсу йөзле, коеп куйган статуядай, кечкенәрәк гәүдәле кыз янында туктады.
— Таныш булыгыз, минем авыз суым корытып сөйләгән Рамай Ибраһимовичым шушы була инде,— диде һәнүз. Кыз. каушынрак те- шеп, Рамайга кулын сузды.
— Ася...
Рамай Һәнүзгә ялт итеп карады. Аның күз карашында ике сорау ачык чагылды: Асяң шушымыни инде, ә Нәсимәң нишләр? Һәнүз моны аңлады.
— Син киткәч, Нәсимә белән без аңлаштык. Билгеле, аңа авыр булыр. Ләкин мин дә, Ася да һаман элеккечә яши алмыйбыз бит инде. Нәсимә шул эшендә эшләр әле, кумассыз,— диде.
— Эшләсен, ник аны куасың...
Рамай Асяга каш астыннан гына карап алды да тагын һонүзгэ сорау бирде:
-— Тагын ни яңалыклар бар?
— Рәшат Галиевичны ишеткәнсеңдер инде?
— Аны обкомда әйттеләр...— Рамай авыр сулап куйды — Ә беренче секретарь кем?
— Габделхак Шакирович.
— Китсәнә!
— Әйе.
— Менә бусысы дөрес! Шундый кеше кирәк иде безнең районга Маклаковтан соң, шундый кеше! Районны, кешеләрне белгән.
— Син киткәч, комиссия килде. Тикшерделәр генә безнең колхозны. Әй, чәпчеде Урмакаев. әй. чәпчеде. Үз башына булган икән. Минем доводлар барысы да дөрес дип табылды. Урмакаевны чөйделәр. Дөбердәтеп алып ташладылар.
— Ә аның урынына кемне, шул баш зоотехникны куйдылармы?
— Юк.
— Кемне?
— Әйтсәм ачуланмассызмы? Әйтергә куркам.
— Я инде.
— Мине дисәм... Ф
Рамай Һәнүзне яна күргәндәй башыннан аягына чаклы карап чык- m ты да янбашына шапылдатып сукты. ч
— Молодец! Ник ачуланыйм. Синен оча торган чагын. Канатларың
гына талмасын!.. Ә Вәрәшов урынына кемне тәкъдим итте.-.әр? s
— Ул урын буш әле... Сезне көтәләр дип ишеттем. Изге урын буш < тормас.— диде һәнүз көлеп.
— Юк. минем канатлар анда ук күтәрелерлек түгел инде хәзер.— < диде Рамай уйчан гына. «Синен кебек белемем булып, моннан бер ун р еллар элек булган булса, бәлки, тарткан булыр идем мин ул йөкне», = дип уйлады ул, Һәнүзнең уены-чынын бергә кушып әйткән сүзләрен 5 күкеле аша кичереп.
— Игътибар! Игътибар! Бөгелмәгә иртәнге рейс белән очучыларның * «А» серияле зәнгәр талон белән утырту полосасына чыгулары сорала. =
— Безгә. Ася,— диде һәнүз, аларнын сөйләшкәнен дикъкать белән ®
тынлап торган кызга. Алар өчесе дә умарта күче кебек шаулап торган п аэропорт залыннан ашыга-ашыга чыгып киттеләр. *
Кояш аэродром өстенә күтәрелеп кенә килә иде әле. Аның тәүге £ нурлары самолет канатларында уйный иде.
Тиз кереп утырдылар. Рамай Ибраһимовнч, йомшак креслога чу- * мып, тәрәзәдән тышка карады. Менә трапны алдылар, ул тавышсыз, & шуып кына тимер рәшәткәле койма буена китте.
Самолет кояшка таба күтәрелде, күтәрелгән саен көмеш канатла- » рында кояш нурлары күбрәк уйный башлады к
Бераздан аның «үз биеклегенә күтәрелүен» хәбәр итеп, таблода ут янды.
Бу хәл Вильдановны, яна бер ачыш ясагандай, дулкынландырып Жибәрде. Үз биеклегенә күтәрелгән кешеләрнең бәхете турында уйлады ул. һәнүз белән Ася үз биеклекләренә күтәрелергә көч таптылар Ә менә Рәшат Галиевич үз биеклеген таба алмады. Аның үз биеклеге ул кадәр үк булмаган, һәм менә канатлар талды.
Рамай тәрәзәдән зәнгәр кинлеккә карады. Аның уйларын исбатлагандай. аста, әллә кайларда бер моторлы «АН-2» самолеты оча иде. Анын түшәме —әнә шунда; күр. беркемгә комачауламыйча кичек иркенләп оча. Беркем бер сүз әйтми. Ул лайнер очкан биеклеккә күтәрелми. Күтәрелергә ярамаганны белеп күтәрелми. Ә эшен эшли...
Үз түшәменә күтәрелгән лачын исә, зәнгәр офыктан тәгәрәп менеп килгән кояш нурларына коенып, өзлексез алга юл ала иде.
1971.
Сарман.