Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ИҖАТ СОЮЗЛАРЫНЫҢ
БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ПЛЕНУМЫ
29 ноябрьдә Кремльнең Зур сараенда СССР
тезелүгә 50 ел тулу уңае белән илебезнең иҗат
союзлары һәм оешмалары идарәләренең
берләштерелгән пленумы булды. Куп милләтле
совет культурасының үсеше турында сүз барган бу
пленумда партиянең Татарстан өлкә комитеты
секретаре М. Ф. Вәлиев, Татарстан язучылар союзы
идарәсе председателе Зәки Нури, Композиторлар
союзы председателе Н Г. Җиһанов, Г. Камал
исемендәге татар дәүләт академия театры
директоры Р. А. Җиһаншина, композитор Р Яхин
иптәшләр катнашты.
КОМПОЗИТОРЛАР СЪЕЗДЫ
13—14 ноябрьда консерваториянең зур
залында Татарстан композиторларының III съезды
үткәрелде.
Композиторлар союзы правлениесенең отчет
докладын Татарстан композиторлар союзы
правлениосо председателе. СССР халык артисты Н.
Г. Җиһанов ясады. Ревизия комиссиясе докладын
композитор И. Г. Шәмсетдинов ясады.
Съезд эшенә республикабыз композиторлары,
язучылары, теагр работниклары, Казан музыка уку
йортлары студентлары, партия, совет, профсоюз
һәм комсомол оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Съездга РСФСР композиторлар союзының җаваплы
секретаре С. В. Стемпнеаский, Чувашия
композиторлар союзы председателе Ф- М. Лукин,
Эстония ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
профессор В. М. Рей- манн. Башкорт АССРдан
музыка белгече Ш. Ә. Месегутов, РСФСР
композиторлар союзының Югары Волга оешмасы
вәкиле Г. Н. Комраков. Литва ССРдан музыка
белгече В. Л. Юодпусис, Удмуртиядан композитор Г.
А. Корепанов һ. 6. кунаклар да килгән иде.
Татарстан композиторларының III съездында соңгы
5 елда ирешелген уңышлар турында сөйләнде,
композиторлар һәм музыка белгечләренең
эшчәнлегенә анализ ясалды.
Съезд көннәрендә композиторларыбыз- ның
соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре тыңланды.
Соңыннан Ә. 3. Бакиров, И Н. Бахтиярова, Н.
Г. Җиһанов, Г. Я. Касаткина, А. 3. Монасыйпов, Б. Н.
Трубин, Җ. X Фәйзи, М. 3 Яруллин, Р. X. Яхин
иптәшләр составында Татарстан композиторлар
союзының яңа правлениссе һәм ревизия комиссиясе
сайланды.
Правлениенсң оештыру эшләренә ба-
гышланган утырышында правление председателе
итеп Н. Г. Җиһанов, председатель урынбасарлары
ител Җ. X. Фәйзи һәм М. 3. Яруллиннар сайланды.
БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ ТУРЫНДА
Ноябрь ахырында Саратов шәһәрендә Идел
буе автономияле республикалары һәм елкәләренең
балалар язучылары һәм нәшрият
хезмәткәрләренең семинары үткәрелде. Аны
РСФСР Министрлар Советының нәшрият,
полиграфия һәм китап сәүдәсе эшлере Дәүләт
комитеты һәм РСФСР язучылар союзы оештырган
иде. Ул балалар әдәбиятын үстерү һем аның
сыйфатын тагын да яхшырту мәсьәләләрен
тикшерде.
Семинарга республикабыздан вәкилләр булып
балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе шагыйрь Р.
Мингалнмов, Татарстан китап нәшриятының
яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе медире
язучы Ш. Ре- кыйпов, нәшрият редакторы Л.
Жаркова иптәшләр катнашты.
Язучы Ш. Рекыйпов семинарда «Идел буе
автономияле республикаларының балалар
әдәбиятында интернациональ тербия мәсьәләсе»
дигән темага доклад белән чыкты.
«—Татарстан китап нәшриятында башта тотар
телендә басылып, киң җәмәгатьчелек тарафыннан
җылы каршыланган әсәрләрне рус теленә тәрҗемә
итү елдон-ея киңрәк колач җея Н. Дәү линең «Җиме-
релгән бастион» һем «Яшәү белен үлем
арасында», А. Расихның «Ямашев», Г. Аху- новның
«Канатлар кая илтә?», Р. Мостафин- ның «Патриот-
шагыйрь М. Җәлил эзләре буйлап», Л. Ихсанованың
«Чаткы», Ш. Рә- кыйповиың «Таңнар һаман
матурмы?» һәм «Кайдан син, Жан?», М.
Мәһдиевнең «Атадан бала яшь кала» һ. б. лар нәкъ
әнә шундыйлардан саналалар»,— дип сөйләде
докладчы.
Фикер алышуларда катнашучылар исә
республикабыз әдипләреннән Җ. Тәрҗема- новның
«Лобачевскийның яшьлеге», X. Сарьянның «Әткәм
һөнәре», Г. Пауш- кинның «Вернитесь, аисты», В.
Байдерин- ның «Володя Ульянов в Казани и Кокуш-
кине», Г. Бикушевның «Самый счастливый ковшик»,
И. Гольдшмитның «Октябрина и Рысь» китапларына
да уңай бәя бирделәр.
ТАТАРСТАН РӘССАМНАРЫ
ЛЕНИНГРАДТА
СССР төзелүгә 50 ел тулу көненә багышлап
ноябрь ахырында Ленинградның Рус музеенда
Татарстан сынлы сәнгать әсәрләре күргәзмәсе
ачылды. «Совет Татарстаны» исемле бу күргәзмәгә
республикабызның 82 художнигы 200 гә якын әсәрен
куйган иде.
Рус сынлы сәнгатенең гүзәл әсәрләре
сакланган бу музейның алты зур залына куелган
картиналар — рәссамнарыбызның соңгы ун елда
иҗат иткән эшләре. Алар республикабызның
революцион үткәне. Бөек Ватан сугышы, бүгенге
тыныч тормыш турында сөйлиләр. В. И. Ленин об-
разын ачуга багышланган картиналар, Чаллыдагы
КамАЗ темасына эшләнгән әсәрләр аеруча
игътибар үзәгендә булдылар. СССР Дәүләт
премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать
эшлеклесе Л. Фәттаховның «Сабантуй» әсәрен,
РСФСРның атказанган художнигы, Г. Тукай
исемендәге республика премиясе лауреаты Б.
Урманченың «Сагыш», «Язучы Галимҗан
Ибраһимов» исемле скульптураларын, СССР
Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСР халык
художнигы X. Якуповның «Михаил Девятаевның
җиңүе» исемле треп- тихыи, В. Куделькин, М.
Хәйретдиновлар- ның автогигант якларыннан язган
әсәрләрен, В Маликов, Р. Нигъмәтуллина скульп-
тураларын күргәзмәгә килүчеләр аеруча яратып
карадылар.
Күргәзмәнең иң беренче тамашачысы Советлар
Союзы Герое космонавт Алексей Леонов иде.
Шуннан башлап ике ай эчендә республикабыз
рәссамнары эшләрен йөз меңләгән
ленинградлылар яратып карадылар.
АКВАРЕЛЬ КҮРГӘЗМӘСЕ
Мәскәүдә 3 нче Бөтенсоюз акварель күргәзмәсе
булып узды. Бу күргәзмәдә барлык союздаш
республика рәссамнарының 600 дән артык эше
куелды. Казан рәссамы Гайшә Рахманкулованың бу
күргәзмәгә куелган «Җәй», «Шомырт» аква-
рельләренә башкалабызның сәнгать белгечләре
югары бәя бирделәр.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Декабрь аенда Татарстан язучылар союзы
каршында эшләүче иҗат секцияләре икееллык
эшләре турында отчет бирделәр. Бу җыелышларда
төрле жанрлар буенча эшләүче һәр язучының иҗат
эш- чәйлегенә төпле анализ ясалды. Әдәбиятның
үсеш тенденцияләре билгеләнде. Секцияләрнең
эшчәнлекләренә бәя бирелде. Соңыннан һәр
секциянең яңа бюросы сайланды. Бюро
утырышларында проза секциясенең җитәкчесе итеп
Барлас Камалов, поэзия секциясендә Хәсән Туфан,
балалар әдәбияты секциясендә Ростом
Мингалимов, тәнкыйть секциясендә Рафаэль
Мостафин, тәрҗемәчеләр секциясендә Кыям
Миңлебаев, рус язучылары секциясендә Тихон
Журавлев һәм чуваш язучылары секциясендә Т.
Петтерки илтешләр җитәкче итеп билгеләнде.
Барлык секцияләр дә яңа планнар белән
эшләрен дәвам итә башладылар.
ӘДӘБИ ТҮГӘРӘКЛӘРДӘ
Ноябрь азагында илебезнең бөек тезелешләре
булган Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә әдәби
түгәрәк утырышлары булды. Чаллы әдәби түгәрәге
членнары КамАЗда эшләүче яшь шагыйрь Шәүкәт
Сибгатуллин иҗаты турында фикер алыштылар. Ә
Түбән Камадагы «Кама таңнары» әдәби түгәрәге
утырышы яшь язучыларның вакытлы матбугатта
катнашуларына багышланды. Түгәрәк
утырышларында Татарстан язучылар союзының
әдәби консультанты Гәрәй Рәхим катнашты.
ЗУР БҮЛӘК
Татарстан язучылар союзы һәм аның әдәбиятны
пропагандалау бюросы республикабыз
авылларында куп санлы әдәби кичәләр, китап
укучылар конференцияләре, урындагы яшь
язучыларга консультацияләр оештыра. Шулай итеп,
йәэ меңләгән китап яратучыларны татар әдәбия-
тындагы яңалыклар белән таныштырып бара.
аларда югары әдәби зәвык тәрбияләүдә булыша.
1972 елда гына да республикабыз язучылары
эшчеләр, колхозчылар, студентлар, мәктәп
балалары каршында меңнән артык чыгышлар
ясадылар.
Менә шушы мактаулы эше эчен ноябрь аенда
Татарстан язучылар союзына ВЦСПС һәм СССР
Культура министрлыгының Күчмә кызыл байрагы
бирелде. Шушы уңай белән Язучылар союзына
җибәрелгән котлау телеграммасында мондый
сүзләр бар иде:
•ВЦСПС һәм СССР Культура министрлыгы
Татарстан АССР язучылар коллективын авылларда
культура-шофлык эшләрен бик яхшы алып барганы
эчен ВЦСПС һәм СССР Культура министрлыгының
Күчмә кызыл байрагы һәм акчалата бүләк бирелү
уңае белән чын күңелдән котлый. Авыл хуҗалыгы
эшчәнноре белән дуслыкны алга таба да үстерүдә
иҗади уңышлар тели.
ВЦСПСның секретаре Земляииикова. СССР
Культура министры Фурцева».
ӘДӘБИ АТНАЛЫКЛАР
Республикабыз районнарында әдәби ат-
налыклар культурабызның зур бәйрәменә әйләнә.
Язучылар килүен авылларда ке- теп алалар.
Кунакларга алар үзләренең эшләре, тормышлары
турында сөйлиләр. Колхозлардагы яңалыклар
белән таныштыралар. Бу кызыклы әңгәмәләрдә
язучылар үзлеренәң булачак геройлары болан
якын- 'нан аралашалар.
1 Кичләрен клублар, культура йортлары далын
белен шыгрым тула. Монда әдәбият. сәнгать
турында кызыклы сойлошүләр бара. Язучылар
кичәгә килүчеләрне та- г«р әдәбиятындагы
яңалыклар белән таныштыралар, үзләренең
әсәрләрен укый- t’ap, күл торле сорауларга
җаваплар бирелер Соңгы айларда гына да мондый
кызыклы очрашулар Чүпрәле. Апае, Буа, ^горҗо
районнарында булып үтте.
Бу очрашуларда Риза Ишморат, Галимҗан
Латыйп, Вакыйф Нуруллин, Рәдиф Гатауллин,
Гелшат Зәйнашева, Рәйсә Иш- моратова, Рәшит
Әхмәтҗанов, Диләрә Зобәерова, Кояш Тимбикова,
Кадыйр Сиб- гатуллин, Рәфкать Кәрамнев һ. 6
язучылар катнашты.
ДУСЛЫК КИЧӘЛӘРЕ
СССР төзелүгә 50 ел тулу уңае белән Татарстан
язучылары күл өлкәләрдә буяып. дуслык кичәләре
үткәрүгә катнаштылар. Колхозларда һәм
совхозларда, промышленность
предприятиеләрендә, студентлар һәм укучылар
алдында күп санлы чыгышлар ясадылар.
Шундый кичәләрнең берсе Пермь шәһәрендә
булды. Пермь язучылар союзы чакыруы буенча
анда филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче
Гази Кашшаф һәм шагыйрә Саҗидә Селәйманова
барды «Бердәм гаиләдә* дигән бу әдәби кичәге
1970 елда Пермь китап нәшриятында чыгарылган
«Четыре ветрам дигән китапның авторлары —
Башкортстан. Удмуртия һем Коми-пермяк
республикалары шагыйрьләре дә чакырылган иде.
19 ноябрьдә Горький өлкәсе телоеидә- ннесе
аша Идел буе халыклары әдәби ятларына
багышланган дуслык кичәсе үткәрелде Бу
тапшыруда мари халык шагыйре Миклай Казаков,
чуваш шагыйрьләре Стихван Шаелы һем Владимир
Вороеьев. мордва шагыйрьләре Иван Пепляев һем
Максим Бебан, татар шагыйре Гәрәй Рәхим
катнашты.
Ноябрь ахырларында Башкортстан комсомолы
халыклар дуслыгына багышлап сәнгать атналыгы
үткәрде. Анда Башкортстан, Татарстан. Удмуртия,
Чувашия һем Мари АССРның яшь иҗат көчләре кат-
нашты. Алар Башкортстанның авыл хуҗалыгы
районнарында, Уфа шәһәренең югары уку
йортларында күп санлы иҗат кичәләре уздырдылар.
Радио һәм телевидениедән чыгышлар ясадылар.
Муса Жәлил премиясе лауреаты, шагыйрь
Равил Файзуллин җитәкчелегендәге Татарстан
группасының чыгышларын Бәи>- кортстаи
тамашачылары яратып тыңладылар.
НЕМЕЦ ДУСЛАР АЛКЫШЛЫЙ
Германия-Совет дуслыгы җәмгыяте чакыруы
буенча, республикабызның үзешчән сәнгать
коллективлары Германия Демократик
Республикасында булып кайтты. ТАССРның X
еллыгы исемендәге культура сараеның «Яшьлек*
халык бию ансамбле, «Сюрприз* эстрада халык
ансамбле, Куйбышев исемендәге клубның «Саз»
хатын- кызлар вокаль ансамбле ГДР башкаласы
Берлинда һәм башка шәһәрләрдә, кооперативларда
һ. б. урыннарда уннан артык концертлар бирделәр.
Бөек Ватан сугышы истәлекләре белән бәйле
урыннарда булдылар.
«УФА МОҢНАРЫ»
Декабрь башларында М. Җәлил исемендәге
опера һәм балет театрында «Уфа моңнары» дигән
әдәби-музыкаль кичәләр булып үтте.
Программаның үзәгендә тамашачыла-
рыбызның яраткан җырчысы, РСФСРның
атказанган, Башкортстан АССРның халык
артисткасы Фәридә Кудашева җырлары булып,
Башкорт поэзиясенең талантлы вәкилләре Әнгам
Атнабаев, Рафаэль Сафин, Марат Кәрнмов, Равил
Бикбаевларның чыгышлары кичәнең эчтәлеген
баетты, тулыландырды.
Башкортстанның халык артисты, композитор
Бәхти Гайсин җитәкчелегендә! е инструменталь
ансамбльгә кушылып, Фәридә Кудашева башкорт
һәм татар халкының борынгы һәм хәзерге заман
көйләрен, башкорт һәм татар композиторларының
эстрада әсәрләрен зур осталык белән башкарды.
РСФСРның атказанган, Башкортстанның халык
артисты, Бөтендөнья фестивале лауреаты
Мөхәммәт Идрисов һәм биюче Рафаэль
Саматовлар татар, башкорт, мари халыкларының
көчен, куәтен, җор күңелен, дәртен күрсәткән
биюләрне башкардылар.
Тамашачылар Ә Атнабаевның тормышның үзе
кебек кырыс та, бераз моңлы да, бераз көлкеле дә
шигырьләрен, Р. Сафин- ның лирик-фәлсәфи
уйлануларын, М. Кә- римовның йомшак күңелле
якты юморын, Р. Бикбаевның гражданлык хисләре
белән тулы әсәрләрен алкышлап каршы алды.
Халыклар дуслыгына багышланган бу
кичәләрне артист Рафаэль Галиев алып барды.
«Уфа моңнары» Казан, Зеленоз шәһәрләрендә
атна буена яңгырап i
ШАГЫЙРЬ БҮЛӘГЕ
Казакъ халкының бөек акыны Җамб) Җабаевка
125 ел тулуга багышлап Мә, кәүнең Колонналы
залында тантаналы ки>. уздырылды. Бу тантанада
татар шагыйр Әхмәт Исхак та катнашты. Ул Җамбу
әсәрләренең татар әдәбиятына йогынтыо турында
сөйләде, казакъ әдәбият музеен тапшыру өчен,
Җамбул шигырьләрен үз тәрҗемә итеп чыгарган
китапны бүләк итте
ДРАМАТУРГЛАР СЕМИНАРЫ
Ноябрь аенда Мәскәүдө бөтенсоюз дра-
матурглар семинары эшләде. Анда Казаннан Аяз
Гыйләҗев «Өч аршин җир», Туфан Миңнуллин «Ат
караклары», Диас Вәлиев «Крушение» дигән
пьесалары белән катнаштылар. Ике атна барган бу
семинарда драматургларның яңа әсәрләре укып
тикшерелде.
ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР
Декабрь башында Г. Камал исемендаге татар
дәүләт академия театрында Тукай премиясе
лауреаты, драматург Хәй Вахитның «Мәхәббәтең
чын булса» дигеи әсәре тамашачыга күрсәтелә
башлады Яшь буынны тәрбияләү, мораль темала-
рын үзәккә алып, укытучылар тормышыннан
язылган бу әсәрне тамашачылар ара- тыл каршы
алды. Пьесаны сәхнәгә Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесо Пр»-. зат Исәнбәт куйды. Баш
рольләрне Та-I тарстанның атказанган артисткасы
ГәүЬа© Камалова, Татарстанның атказанган
артист» Тукай премиясе лауреаты Ринат Тажсгд»-
нов һәм Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның
атказанган артисткасы Ней» Гәрәевалар башкарды.
Сәхнә оформлениесен Татарстанмын ат-
казанган сәнгать эшлеклесе, художни Әнәс
Тумашев эшләде.
Качалов исемендәге Зур драма театры
коллективы яшь драматург Диас Вәлимнең
«Продолжение» әсәрен сәхнәгә хуйД* Чорыбызның
зур төзелешләреннән берсе булган КамАЗ
эшчеләре тормышын чагылдырган бу әсәрне
сәхнәгә театрның 6*“ режиссеры Н. Орлов куйды.