Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮШКЕ МАЛАЕ


Шул исемдәге трилогиянең беренче китабыннан үтен Пахомовлар гаиләсе дә уракка төште. Иванның бабасы Григорий, әбисе Авдотья, әтисе Андрей, әнисе Анисья, апасы Настя һәм Иван үзе. тавыклар кунакчадан төшкәнче үк, таң белән басуга килделәр. Аларга бүлеп бирелгән җир чокыр буенда гына. Бик әйбәт урын: чокыр төбендә чылтырап чишмә агып ята. эчәргә су кирәк булса, якын гына — өйдән алып килеп йөрисе юк. Моннан Күшке үре өстендәге барлык җил тегермәннәре күренеп тора. Авыллар — уч төбендәге кебек. Әнә Олы Тарханнан арырак күгелҗем томан эчендә зәңгәрләнеп Идел буе урманнары күренә. Бу тирәдән узгынчылар да өзелеп тормый: өч юлның берсеннән — Ахтабан, Майра яки Тегермән юлыннан әле җәяүле кеше, әле җигүле ат узып китә.
Иваннар әбәт ашарга утырдылар. Әбисе җиргә киндер җәйде, зур агач табак белән талкан, икенче табак белән катык китереп куйды. Бүген Иван олылар рәтеннән урак урды, бик нык арыган, карыны
ачкан иде. Ы-*’ тамгалы агач кашыгын тиз генә табып алды да авыз тутырып талкан белән катык ашарга кереште. Каршында утырган Григорий бабасы мыек астыннан гына елмаеп куйды, шуннан соң, оныгына күз төшереп: «Бүген тегермәннәр яхшы тарта»,— дигән булды.
«Тегермәннәр яхшы тарта» диме? Бу сүз Иванга бик кызык тоелды. «Әкәмәт кеше бу бабай!»—дип уйлап, көлеп җибәрде. Тирә- юньдәге тегермәннәргә карады. Бүген көн җилсез, иртәдән бирле бер тегермән дә әйләнмәде. Мондый чакта җил булса да, тегермәннәр тик тора: кызу урак өстендә кем тегермәндә ятсын?
— Нинди тегермән тарта? — дип сорады Иван бабасыннан көлә- көлә.
— Җил тегермәне! — диде Григорий бабай тыныч кына.
— Төш күрәсеңме әллә, бабай? Бөтенләй җил юк бит,— диде Иван.
— Тарта, улым, тарта, бик шәп тарта,— диде карт, Иванның кашык тутырып талкан алуына игътибар итеп. Аның әйтүенчә, арада бер тегермән бик яхшы тарта икән.
Иван табындагыларга күз салды, барысы да пырхылдап көлеп җибәрердәй булып утыралар иде. Бу кинаянең үзенә карата әйтелгәнен аңлап алды, хәтере калды.
— Әби, миннән көләләр,— диде ул, еларга җитешеп.
Әбисе, баланы үртәп утырмагыз, дигән бер төс белән табындагыларга күз йөртеп чыкты, ачулы гына итеп Григорий бабайга карап алды, аннары Иванны: «Аша, аша, улым, аларга карама. Күп эшләгән кеше күп ашый ул. Син бүген бик яхшы урдың, Настядан бер дә калышмадың!» — дип юаткан булды.
Соңгы сүз Настяга ошамады, ахры. Кыз түзмәде, мыскыллы көлеп: «Бик урды инде! Аның камылына керсәң, чалынып егылырсың! — диде. Үзен Иван белән чагыштыруларына гарьләнеп, башын читкә борды.
Шул вакыт Иван кашыгы белән Настяның маңгаена — шалт! — сугып та алды: бабасы үртәве генә җитмәгән, тагын апасы да аннан көлеп утыра. «Кирәгеңне алдыңмы!» — диде Иван, җиңгән сыман масаеп.
— Әти. Иван кашык белән сукты! — дип зарланды Настя әтисенә, кыз маңгае авыртудан бигрәк, гарьлектән еларга җитешкән иде. Станда киндер суга белә, кичке уеннарга чыгып йөри башлаган үсмер кызга кашык белән суксыннар әле! Настя Иванга телен чыгарып күрсәтте.
Андрей улына әйбәт кенә утырырга кушты, түзеп тормам, сугып җибәрергә дә күп сорамам, диде.
Шунда арага Авдотья әби керде, оныгына яратып карап:
— Иван, колагың тыңлый торсын, авызың чәйни бирсен. Үзең сугышмасаң, сиңа берәү дә тимәс,— диде. Шуннан соң табындагы- ларның барысына да мөрәҗәгать итеп: —Тиз-тиз генә ашагыз, туйганчы ашагыз, десятник тикшерергә килеп тә җитәр, шуңарчы үз кишәрлекләребезгә барып басыйк. Алпавыт басуында икәнлегебезне онытмыйк.— Чүмәлә ышыгына яткан киленнәре: «Бераз ял итеп алырга иде» дип авыз ачкан иде дә, карчык аңа: «Ял итәргә вакыт юк. алпавыт хатыны түгелсең!» — дип кенә җавап бирде.
Григорий бабай да карчыгын яклады. Десятникка килеп бәйләнерлек сылтау булмасын, диде. Икенчедән, аныңча, шаяртуның бер зарары да юк икән. Ихлас күңелдән шаяртканда күңел ачылып китә, шаяру-көлү дару кебек үк файдалы ул, диде.
— Балалардан көлү гөнаһ! — диде карчыгы, аның белән килешмичә.
Карт ишетмәмешкә салышты. Әлеге сүзен дәвам иттерде. Ачусыз гына шаяру-көлү ул кешегә дәрт бирә икән. Менә, мәсәлән, походта барганда арып хәлдән таясың, аякларыңны көчкә-көчкә сөйрәп ба- ф расың. Телеңне әйләндереп сүз әйтерлек хәлең калмый. Шунда командир кычкыра: «Әй, нигә борыннарыгызны салындырды- < гыз?» — ди, аннары шундый бер сүз, шаян сүз әйтеп җибәрә, эчең < катып көләргә тотынасың. Командирга шул гына кирәк тә. «Җыр- 5 лап җибәр!» —ди. Солдат борынын югарырак күтәрә, түшен киерә g төшә. Күңелле җыр җырлап, тузан туздырып бара башлыйсың. Шая- з ру-көлү ул арган кешегә дә көч бирә. Тик... алпавыт басуында шая- 5 рышып-көлешеп торырлык вакыт юк шул. Әбиегез әйтмешли, тизрәк тамагыңны туйдыр да үз кишәрлегеңә йөгер. Талкан бик туклыклы * нәрсә ул, көч-куәт бирә. а
Григорий бабай әллә чыннан да талкан бик файдалы дигәнгә а ышана, әллә шаяртып кына әйтә, Киштәк бае үзенең ау этләренә дә, »• каты чапсыннар дип, талкан ашата икән. “
— Иван, талкан ашагач, хәзер инде сине беркем дә куып житә “ алмас,— дип елмайды Настя.
— Урак урганда да аны беркем куып җитә алмый,— дигән бул- а ды әбисе. м
Мактаганга Иванның күңеле күтәрелеп китте. Әбисе аны ярата ® шул, ул гел дөресен әйтә. Хәзер Иван тагы да тырышыбрак урыр, тик менә көлтәне кысып бәйләргә көче генә җитми. «Уруын яхшы урам мин, тик көлтә бәйләргә көч кенә җитеп бетми»,— дип зарлана Иван.
— Көлтәләрне үзем бәйләрмен, улым, син күбрәк урырга гына тырыш,— диде Андрей һәм Иванның камылга тырналган ялан сыйракларын күреп, хәзер үк чабата кияргә кушты.
Иван әтисенең киңәшен колагына да элмәде, атның арканын икенче җиргәрәк күчерергә дип китте.
Чебеннәр атның күзен эренләтеп бетергәннәр, малкайның муенына. түшенә чебен-черки, кигәвеннәр ябышкан, канын суыралар иде. Иван атның күзләрен сөртте, чебен черкине, кигәвеннәрне үтерергә кереште. Кулы кып-кызыл кан булды. Акыллы хайван, рәхмәт әйткәндәй, башын селкеп пошкырып куйды да борынын малайның күкрәгенә төртте.
Иван аркан бәйләгән чөйне селкеткәләп суырып чыгарды да камыл буйлап атны җитәкләп китте.
Шул вакыт алар кишәрлегенә Иванның яшьтәше Игнатий йөгерен килде — авыл тәрбиясендә яшп торган әти-әнисез ятим бер малай иде ул.
— Нишләп йөрисең. Саран? — диде аңа Андрей.
— Саран түгел, Игнатий. Саран ул минем бабай булган,— диде малай кыю гына. Игнатийны бөтен авыл белә, аның да авылда белмәгән кешесе юк. Үзе телгә оста, әкият сөйләргә бик ярата. Эрр сөякле, киң җилкәле, таза тәнле бер малай ул. Куе кара чәче дәү ирләрнеке шикелле итеп түгәрәкләп алынган. Симезрәк битле, кысыграк күзле, туры борынлы, ялан аяк йөгереп йөри йөри, тәпиләре ярылып беткән.
Андрей малайның кәефен китәрергә теләмәде.
— Игнатий икәнсең — ярый, шулай булсын, тик нишләп йөрисең әле син монда? — диде.
Малай сорауга җавап бирмәде, атны арканлап кайтып килгән Иван каршысына йөгерде.
ю. «к. У». 12.
145
— Иван, яна әкият беләм мин,— диде Игнатий сөенечле тавыш белән.
— Ул әкиятне мин дә беләм,— диде Иван, бирешмәскә теләп.
— Юк, белмисең!
— Беләм! Ул әкиятне бабай сөйләде миңа. Бабай, Игнатийга әйт әле: ул әкиятне беләм бит мин? — диде Иван.
— Беләсең, улым, беләсең! — диде бабасы.
Игнатий бирешергә мәҗбүр булды: Георгий крестлары алган карт солдат белән бәхәсләшеп булмый бит, аны хәтта патша да белә икән.
Шул вакыт Ахтабан юлыннан кыңгырау чыңлаган тавыш ишетелде.
— Кемдер килә,— диде карт, кулын каш өстенә куеп.— Эх, күзем күрми шул. Андрей, син күрәсеңме?
— Алпавыт конторының башлыгы бугай,— диде Андрей.— Пар ат белән килә. Төпкә җиккәне — җирән ат. Шәп юргалый. Менә ат, ичмасам!
— Төпкә җиккәне — җирән дисеңме? — дип сорады Григорий карт уйчан гына.— Контор башлыгы Глинка килә, димәк.
Картның күңеле сүрелеп китте. Ул челеменә озаклап кына тәмәке тутырды, чакма чага башлады, ләкин очкын гөмбәгә эләкми, ут үрләп китми иде. Андрей, моны күреп: «Гөмбәң чи бит, әти!» — диде дә үзенекен элдереп бирде. Карт башын кагып кына улына рәхмәт әйтте.
Хатын-кыз кабалана-каударлана башлады.
— Ай аллам, Глинка килә бит! — диде Авдотья, борчылуын сиздереп.— Күптән болай тикшереп йөргәне юк иде бит. Әллә бер-бер хәл бармы икән?
— Салмановкага, утарына барадыр,— диде Андрей, хатын-кызны тынычландырырга теләп.
— Салмановкага булмас. Тикшереп йөрүедер. Чувашлар алпавыт ашлыгын начар ура дип борчыладыр, урлап бетермәгәйләре дип куркадыр,— диде карт.
— Кара халыкка ышаныч юк инде,— дип көрсенеп әйтеп куйды Авдотья.
— Беттек, туктады, трантасыннан төшә! — диде Анисья, коты чыгып.
— Уңны-сулны аерып тормаячак инде! — диде Андрей пошынып.
Григорий карт та шуны ук уйлый иде. Глинканы ул күптән белә — холыксыз, усал бер кеше. Халыкка түбәнсенеп карый, бигрәк тә чувашларны яратмый, алардан җирәнә хәтта.
— Менә син, әти, дүрт крест алган герой кеше, патша үзе орден биргән сиңа, ә шул зәхмәт алдында дөресен әйтә алмыйсың,— диде Андрей.
— Үзеңә тимәсәләр, андый җүнсез адәмнәргә кагылма, үз юллары белән йөри бирсеннәр,— диде Григорий карт.
Андрей бүтән дәшмәде, урагын алып үз кишәрлегенә таба китте. Аның артыннан Анисья белән Настя да кузгалдылар. Игнатий йөгереп китеп барды.
Григорий карт челеменең көлен кагып өргәләгәч, янчыгына салды да янчыгын бәйләп кесәсенә тыкты.
Иван, ябык тарантастан күзен алмыйча, андагы кешеләрнең нишләгәнен карап торды. Аңа ниндидер зур бер гаделсезлек, явыэлык- яманлык килде шикелле тоелды. Нигә бөтен кеше куркып калды? Шул хәтле нинди түрә икән ул?
Глинка ызан буйлап уракчылар янына килә, аларның эшен тикшерә иде. Киемендәге алтын төймәләре елык-елык итә. Аның ике ягыннан, курка-курка гына, десятник белән смотритель атлый.
— Кем кишәрлеге бу? — дип сорый Глинка усал тавыш белән.
— Минеке,— дип куркып кына җавап бирә уракчы.
— Урак белән урмагансыз бит! ♦
— Урак белән урдым, урак белән, ваше превосходительство! а
— Камылын бик озын калдырып урасың. Аркаңа уклау тык- й
каннармы әллә? — ди десятник, түрәсенең тавышына ияреп.— Иелә - төшебрәк урырга кирәк, югыйсә, икмәк күп тимәс сина.— Бу чуваш . гаиләсенең тырышып эшләгәнлеген күреп тора ул, әмма түрәсе ал- = дында, аңа ярарга тырышып, акны кара дип әйтүдән дә тартынмый, 5 чөнки халыкны якласа, урынында озак утыра алмый ул. х
Пахомовлар янына Глинка үзе генә килде. Илле яшьләреннән ♦ узган тәкәббер кыяфәтле, таза-симез бер кеше ул. Матур итеп үстер- = гән сакалында бер бөртек чал күрмәссең. Ул салкын зәңгәр күзләре « белән Григорий картка карап алды да сәлам бирде. х
— Ә, Григорий Пахомов! Исәнме! — диде, тавышын йомшарга « төшеп.
Григорий карт: =
— Здравия желаю! — дип, хәрбиләрчә сәлам кайтарды.
Глинка чикмән җәелгән көлтә өстенә килеп утырды. 2
— Ничек яшисең, голова? — дип сорады. =
Әбисе артына посып кына карап торган Иванның горурлыктан **
йөрәге дөпелдәп тибә башлады. Күрдегезме: Севастополь героен нинди зур түрә дә хөрмәт итә, үзе килеп сәлам бирде, тату гына сөйләшә башлады.
Григорий карт, сугыштан кайтканнан бирле күзем начарлана башлады, дип зарланып алды. Авыртуын авыртмый да, ерактагы әйберләрне ачык шәйли алмыйм, томан эчендәге кебек кенә кү- рәм, ди.
Глинка аның авыруының сәбәпләрен, ничек дәвалануын сорашты. Ул карт янына махсус йомыш белән килгән икән: Григорий Па- хомовны яңадан баш итеп куярга телиләр икән. Халык аны яхшы белә, хөрмәт итә, янәсе. Дөньялар тыныч түгел, патшага турылыклы кешеләр кирәк, ди. Сугыштан соң инде крестьяннарның элекке юашлыгы, күндәмлеге юк, үзләрен туйдыручы алпавытларга, чиновникларга буйсынмау очраклары булгалап тора, ди. Илдә татулык бул- маса, халыкка да тыныч тормыш юк бит, ди. Менә шуңа күрә во-лость башына нык, таза куллы кеше кирәк икән. Григорий Пахомов сугышка хәтле берничә ел волость башы булып эшләгән, халык аны яхшы белә, аның шул урынга яңадан кайтуына өметләнеп торалар икән.
Григорий карт авыр сулап куйды. Шундый зур урынга кыстаулары кемгә ошамас! Үзеңне халык хөрмәт итә диюләре дә бик күңелле. Сәламәт булса, сөйләшеп тә тормас иде. Ул алпавыт крестьяны, патша хезмәтчесе, ватанын саклаучы солдат, андый эшкә бик риза булыр иде дә, тик менә көннән-көн күзе начарлана бара, каршындагы Глинка галиҗәнабләрен дә томан эчендә күргән кебек кенә күрә. Бу хәлне гаиләсе дә белә. Сәламәтләнү өмете юк. «Бер сынган ботак яңадан ялганмас инде»,— диде Григорий карт.
— Бик кызганыч хәл, Григорий Пахомыч! Безгә алпавыт хуҗалыгында акыллы кешеләр кирәк иде бит,— диде Глинка.
Аның Григорий картны чын күңеленнән кызгануы, элекке миенә яңадан кайта алмавына борчылуы сизелеп тора иде. Григорий Пахомов шикелле кешеләр бик кирәк хәзер. Герой кеше — коиторның
таянычы Менә яшьләргә дә аң-белем бирергә кирәк: хуҗалык эшен хәзер аң-белемсез алып барып булмый, күп кеше моны аңлап җиткерми әле.
— Мәктәпләр юк бит, Сергей Петрович. Мәктәбе булса, көчләмичә дә укырга теләүчеләр табылыр иде,— диде Григорий карт.
— Ә нигә крестьяннар балаларын Борындыктагы удельный мәктәптә укытырга теләмиләр соң? — дип сорады Глинка.
— Крестьяннар балаларын йорттан ерак җибәрергә куркалар шул. Йортта да эшче кирәк бит,— диде Григорий карт.
Шул вакыт Глинка үзенә карчык артыннан текәлеп карап торган Иванны күреп:
— Оныгыңмы? — дип сорады.
— Әйе, оныгым,— диде карт, Иванны үзе янына дәшеп алды.
— Бер дә сезгә охшамаган бит,— дип куйды Глинка.
«Нигә охшамаска? — дип уйлый Иван.— Менә үсеп җитәрмен дә бабай шикелле үк булырмын. Бабай әйтә: гаиләдә бөтен кеше дә бер-берсенә охшап бетми, кеше ул бер калыпка суккан чабата түгел ди».
Глинка аның исемен сорады, малайга прәннек тоттырды, картка оныгын Борындык мәктәбенә укырга җибәрергә кушты. Григорий карт:
— Бөтенләй сукырайсам, мине кем җитәкләп йөрер соң? — дип каршы төшеп карады.
— Ходайның ярдәменә ышансаң — сукыраймассың, Григорий Пахомыч. Буа докторына ешрак күрен,— диде Глинка.
— Бөтен өмет ходайда инде,— дип куйды Григорий карт.
Иван да күңеленнән шулай дип уйлый. Ходай аның бабасын сукырайтмас. Бабасы аның бөтенләй сукыр түгел әле, күрә,— әнә Глинканы да таный да бит, начар күрәм дип хәйләли генәдер. Аның бабасы — акыллы кеше. Иванны үзе яныннан читкә җибәрәсе килми, аны кызгана, димәк, ярата да... Ә нигә мәктәпкә барып укымаска! Тырышып карарга була...
— Сау-сәламәт бул, Севастополь герое, тизрәк сәламәтлән, синең волость башы булып килүеңне көтәбез,— дип, Глинка китәргә җыенды.
— Сәламәт булыгыз, Сергей Петрович, хәерле юл сезгә! — дип, Григорий карт саубуллашып калды. Глинканың аны кеше булудан бигрәк крестлары өчен генә хөрмәт итүенә беркадәр кәефе китте.
Пахомовлар гаиләсе Григорий карт янына җыелды. Куркуыннан өнсез калган Авдотья да телгә килде. Ул шундый зур түрәнең карты Григорий белән шулай кешечә сөйләшүенә шаккаткан иде. Кара син аны, аның картын нинди хөрмәт итәләр икән. Ә ул, акылсыз хатын, кайчак ирен кешегә дә санамый, тиргәп ташлый.
Шул вакыт Анисья Иван янына килеп, аның аркасына төртте дә тиргәргә кереште:
— Кара син моның авызын ачып олылар сүзен тыңлап торуын! Әрәмтамак! Сиңа әллә кайчан урагыңны күтәреп үз кишәрлегеңә китәргә вакыт. Синең яшеңдә инде олылар белән бер тигез эшлиләр.
— Анисья, җитәр сиңа! — дип, Андрей ачулы итеп хатынына карады.
— Тәмам узындырдылар! Эшләмәгән кешене кем ашатыр икән соң? — дип чәпчеде Анисья.
Бераз кызган, ичмасам, шул малайны... Болай да инде коры җаны гына калган,— диде карчык.
Адашып кергән сарык бәрәне!— диде Анисья, зәһәр ачу белән Иванга күз атып.
Настя әледән-әле Иван белән бәхәсләшә, җиңешә, аны үрти, котырта. шулай да ул малайны ярата, әнисе алдында аны яклый иде. Бу юлы кыз олылар сүзенә катнашмады, җайлап кына Иван янына килде дә аны башыннан сыйпады, колагына пышылдап кына нидер әйтте. Иван көлеп куйды, мөлдерәп тулган күз яшьләрен күлмәк ♦ җиңе белән сөртеп алды да: м
— Әби, кемне шулай дип әйтә ул? — дип сорады. Аннары әнисе- j нә таба борылып: —Бик тырышам бит инде мин, әни, бөтен көчем & белән урам,— диде. „
Авдотья савыт-сабаларны җыйды, чебен җыелмасын дип ашъ- g яулыкка төреп, арба астына куйды, шуннан сон Иван янына килеп, g аның киндер күлмәгенә сырган кылчыкларны чүпләргә керешә.
— Иртәгә бабаң белән икегезнең дә күлмәкләрегезне алмашты * рырга булыр. Керләнеп беткәнсез. Кешегә күренергә оят,— дип сөйләнде.
Авдотья кызганып оныгына карый. Әнә ничек сузаеп үсеп китте Иван, буйга үзенең яшьтәшләрен узды, тик артык ябык шул, коры сөяк тә җаны гына бар.
— Улым, ашаганнан соң ял итеп ал. Карт, син дә бераз ятып тор. Сиңа күп иелергә ярамый, күзләреңне ял иттерергә кирәк.— диде карчык.
— Миһербанлы кеше син, Авдотья. Ачулана белмисең,— диде Григорий карт.
— Күп сөйләмә. Уракка бөтенләй чыкмасан да, сиңа беркем бер суз әйтмәс иде,— диде Авдотья.
Алар бик яшьләй өйләнештеләр. Бер-берен бик яратыштылар. Озакламый уллары туды. Күп яшәмәде, үлде. Икенчесе туды. Малайны Жукауга алып барып чиркәүдә чукындырдылар. Егор дип исем куштылар. Йортка үлем бер керсә, икенче балаңны да алып китә, диләр. Шуңа күрә сабыйны әҗәлдән сакларга кирәк. Андый чакта балага үз исеме белән эндәшергә ярамый икән. Малайны Андрей дип атый башладылар. Андрейга чыннан да әҗәл тимәде. Хәзер инде ул үзе — бала атасы.
Шуннан соң Григорийны солдатка алдылар. Авдотья ялгызы калды. Егерме биш ел буе ирен көтте ул, егерме биш ел буе үз җилкәсендә йорт нужасын күтәрде. Чуваш хатыны түзем шул. Мохтаҗлык дигәнең ялан кырда йөрми, йорттан йортка йөри икән — Пахо- мовлар йортына бик ныгытып төпләнде ул. Авдотья урынында башка берәү булса — түзмәс иде. Әмма ул бирешмәде, һаман да ягымлы, миһербанлы, тыйнак бер хатын булып кала бирде.
Григорий солдаттан түшенә орден, медальләр тагып кайтты. Ул төрек сугышына катнашып, Балкайны узды, Андрианополь өчен сугышканда зур батырлык күрсәтте. Патша хезмәтеннән кайткач инде герой солдатны Борындык приказына баш итеп кундылар. Русча УЛ бик оста сөйләшә иде. «Килеш-кыяфәте дә кәртинкәдәге кебек».— дип мактыйлар иде аны Күшке кешеләре.
Григорийга тагын бер сугышка — Кырым сугышына да катнашырга туры килде. Анда да ул, бигрәк тө Севастопольне саклаганда, зур батырлыклар күрсәтте. Авдотья тагын, язмышка буйсынып, иреннән ялгыз калды. Төннәрен аның күпме яшь койганын бер мендәре генә белә, күпме йокысыз төннәр үткәргәнен бер түшәге генә белә. Авдотья — бик миһербанлы хатын. Аның киңәше белән Андрей ятим Иванны ике көнлек чагында ук малайлыкка алды. Малайга бу хакта белгертмәделәр, Андрейны ул үзенең әтисе дип. Андрейның вафат булган беренче хатынын әнисе дип белә иде. Аның әбисе, ба басы, апасы да үзенеке. Тик менә әнисе генә үги. Әтисе Аиисьяга, беренче хатыны үлгәч, Иванга биш ишь чакта өйләнгән иде.
Тихон ПЕГ EEK К И
Өйдән, кулына яулыкка төргән икмәк белән иске чикмән күтәреп, Андрей чыкты. Картның кәефе кырылган чак иде (ул әлерәк кенә багучы карчык Прасковьяны куып җибәргән иде), улының өйдән чыкканын сизеп, дорфа гына (күзе бөтенләй күрми хәзер):
— Ник ул хәтле озак мыштырдыйсың? Кырга ашыгырга кирәк. Бүген тар басуны чәчеп бетерергә иде...— диде. Аннары бераз йомшара төште: —Кырга баргач, аллага дога кылырга онытма. Алладан сора: «И хода, ашлыгыбызны әшәке җил, бозлы яңгырлардан, корткычлардан сакла, диген, җиргә чәчкән бер бөртекне мең итеп бир!» диген. Атларга тоз белән ипи каптырырга кирәклеген дә онытма Олылар әйткәнне исеңдә тот. Бабалар акылы — төпсез чишмә ул. Иван, син дә әтиең белән бар. Ул чәчкән арада син сукалый торырсың.
Иван, бу сүзгә сөенеп, шундук баскычка утырды да чабатасын киенергә кереште. Кырда-яланда йөрергә бик ярата ул. Анда барсаң, күз алдында үзенә бер дөнья ачылып киткән кебек була. Нинди генә үләннәр, нинди генә бөҗәкләр юк ул кырда. Бабасы әйтә: шул бөҗәкләрнең беришесе игеннәргә файдалы, беришесе зарарлы, ди. За- рарлыларын бетерә торган бер-бер хикмәт тапсаң икән...
Шул вакыт ишегалдына Игнатий йөгереп килеп керде. Аның елаганга күзләре кызарып чыккан, үзе лыш-лыш борынын тарткалый иде. «Берәрсе белән сугышкан, ахры. Әтәч Микка кыйнагандыр әле үзен», дип уйлады Иван. Әтисе дә моны сизеп алган икән.
— Игнатий, кем кыйнады сине? — дип сорады.
— Беркем дә кыйнамады,— диде Игнатий сулкылдый-сулкыл- дый. Күзләреннән тагы яшь ага башлады. Малай күлмәк җиңе белән борын астын сөртеп алды.
— Бер-бер хәл булдымы әллә, улым? — дип. йомшак кына итеп сорады Авдотья әби.— Күзләрең шешенеп беткән. Әнә су, битеңне юып җибәр.
— Борындык мәктәбенә укырга җибәрәләр. Десятник килеп әйтте.— диде Игнатий елый-елый.
— Елама. Беләге юан — берне егар, белеме бар — меңне егар, дигәннәр. Укып белем алу — бик яхшы эш ул,— диде Андрей, малай янына килеп.
— Уку — бик кирәк нәрсә. Бәхетле малай син, Игнатий! — диде Григорий бабай.
Мондый юату гына Игнатийны тынычландыра алмады. Нинди бәхет булсын ул? Авылда аның әти-әнисе. якын туганнары булмаса да. бөтен авыл — аның танышы бит, дуслары да бик күп. Алардан аерылып китәсе килми. Аның әти-әнисе — бөтен авыл, ул аны ятим бала итеп ашата, карый, тәрбияли. Аннары монда үз телеңдә — чувашча сөйләшәләр бит әле.
— Безне, Иван белән икебезне, Борындыкка укырга җибәрәләр, беттек без... Сезгә шуны әйтергә дип килдем,— диде Игнатий сулкыл- дый-сулкылдый.
— Матвеев Иван беленме? — дип сорады Григорий карт.
— Түгел, сезнен Иван белая! — диде Игнатий.
Иван чабатасын киюдән туктап калды. Аның бер аягында чабата икенчесендә оекбаш кына. Иөраге читлекко олаккан кош кебек талпынып тибәргә кереште. Куркуданмы, гаҗәпләнүдәнме, алла шат- лык-сеенечтанме — аерып айтүе кыеп иде. Иван әтисе беләк бабасы- нын кызып сөйләшүләрен күрде, ләкин сүзләре малайның аңына барып җитмәде, тавышлары ерактан ишетелгән сыман гына тоелды.
Әбисе алдында җирдә ватылган коштабак кисәкләре ята: карт кемгәдер янап таягын селтәгәндә, карчык, сискәнеп китеп, савытны кулыннан төшереп җибәргән иде.
— Димәк, безнең Иванны да Борындыкка җибәрмәкче булалар? — дигән сүзен ишетте Иван бабасының.— Күрмәгәннәрен күрсәтим әле мин аларга! Авдотья, крестлар белән медальләрне чыгар! *
Карчык ашыга-ашыга өйгә кереп китте. Григорий карт һаман < тыела алмады, кемнәрнедер сүгә, яный бирде: 5
— Күрсәтәм әле мин аларга! Сорамый-нитми!.. Иванны укырга s җибәргәч, мине кем җитәкләп йөрер? Десятник үземе? Күрсәтим әле g мин аларга! Иван. әйдә, алып бар мине. Игнатий, сине дә бирмибез. Э Яклаучы кешеләре юк дип белгәннәрдер. Авыл өстендә яшәвең җит- х кән! Сине үз йортыма алам, Игнатий. Яклап каласы урында биреп . җибәрмәкче булалар бит!
— Бабай, кая барабыз? — дип сорады Иван, бабасын җитәкләп. -
— Десятник янына барабыз, улым. Игнатий, әйдә син дә безнең 3
белән бар,— диде Григорий карт. °-
Авдотья, иренә мундирын кидергәндә:
— Карт, син анда барып артык тавышланып йөрмә инде,— диде, ы
— Синнән башка да беләм! Мин адмирал Нахимов белән сөйләш- с
кән кеше. Әйдә, киттек, улым. Сине үзебезнең яннан җибәрмим. Син = безгә чит-ят бала түгел. Әйдә, алып бар әле, улым! — диде Григорий * карт. s
Иван бабасыннан күзен дә алмады. Аның аркасында бабасы шул кадәр тузгына икән, димәк. Борындык мәктәбе чыннан да яхшы җир түгел. Ул мәктәп Иванның — укырга дип китергән малайларны йотып алучы зур авызлы бер ерткыч җанвар булып күз алдына килде. Ярый әле. аның яклар кешесе бар. Бабасы Игнатийны да коткарачак. Тизрәк десятник янына гына барып җитсеннәр.
— Малайны бирмә, Григорий, бирә күрмә! — дип тукып калды мәрхәмәтле Авдотья карчык.
Борындык мәктәбендә укуының соңгы елларында Иван фатирда Мушкеевларда торды. Әйбәт яши ул. Йорт хуҗасы Гаврил Мушкеев Иванны еш кына балык, кысла тотарга, умарталыкка ияртеп бара. Акыллы, сәләтле бу чуваш малаен ул үз баласы кебек ярата, аны авыл кешеләренә дә мактап сөйли.
Иван да моңа бурычлы булып калмый. Аларның эшен эшләшә, ишегалдын себерә, утын яра,— крестьян йортында эш бетәрлекмени?
Мушкеевлар йорты авылның үзәк җирендәрәк. Базар, чиркәү, приказ йорты һәм мәктәп алардан ерак түгел. Әле күптән түгел шул тирәдә яңа бер кибет тә ачтылар. Кибетнең хуҗасы Костромадан бирегә сөрелгән бер кеше. имеш.
Базар шимбә көнне була. Базар көнне Борынлыкка Күшке кешеләре до киле. Иван белән Игнатий hop атнада авылдашларын күрергә базарга чыгалар. Авылдан Иван Матвеев та кнлголп, Ул базарга дип түгел. Иван янына дип килә. Иваннан ул укырга язарга оиран- де. аңардан укырга китаплар алып тора. Крыловның берничә часа- лен күчереп алып, аларны яттан сайларга до өйрәнде, хәтта чувашча да сөй чап бирр ала. Вакыт вакыт шул Иван шактый уйландырыр-лык сораулар да биреп куя. .Инга чуваш телеида бер китап та юк
икән? ■— ди.— Нигә Күшкедә мәктәп юк? Кайда да булса чуваш укытучылары бар микән?» — ди.
Бу сорауларга Иван ни дип җавап бирсен инде? Андый уйлар аның үзен дә бик борчый. Бу хакта укытучысы Баратынский белән дә сөйләшеп караганы бар. Удельный мәктәп укытучысы изге ата Алексей Иванович Баратынский Иванга поплыкка укырга киңәш итә, удельный мәктәпне тәмамлаганнан соң. үзеңне духовный семинариягә урнаштырырмын, ди. Шуннан соң инде Иван үз халкы өчен чуваш теленә чиркәү җырларын тәрҗемә итә алачак, чувашларга үз алфавитларын булдырырга кирәк, ди Баратынский. Чиркәү китапларын үз телегезгә тәрҗемә итәргә кирәк, ди. Чувашларны ул хөрмәт итә. Чепкаста яшәгәндә ул аларпың авыр тормышын күргән, көченнән килгәнчә аларны түрәләр каршында якларга тырышкан. Әйе. чувашларга чуваш поплары кирәк...
Иванның бер дә поп буласы килми, тик бу уен ул укытучысына сиздерми: укытучы сүзенә каршы төшәргә ярамый шул. Бу мәктәпне тәмамлап чыга алырмы әле ул? Бабасы аны авылга кайтарырга уйлый: укый-яза белә, тагы ни кирәк? ди. Менә үсәр дә десятник булыр, ди.
Иван бабасын бик ярата, аны чын күңеленнән кызгана, аның өчен җанын да бирергә әзер, тик менә укыйсы да килә шул. Әнә землемер Афанасьевның эше нинди кызыклы! Аның шикелле җир үлчәргә өйрәнсәң икән! Сембердә җир үлчәүчеләр мәктәбе бар, диләр.
Гаврил Мушкеев та аңа укырга киңәш итә. «Укы, Иван, укы, мәктәпкә эләккән кеше бәхетле ул»,— ди.
Нишләргә соң? Бабасы аны соңгы ел гына укытам, ди. Җәй җиткәч. авылга кайтырсың, ди. Аны җитәкләп йөрергә кеше кирәк. Эш эшләргә дә кеше җитми. Хәзер бит инде Иван сукага ярарлык егет!
Иван өйләреннән хәбәр-хәтер көтә. Бүген Күшкедән Игнатий кайтырга тиеш. Иванның бабасы янына кереп, хәл белешермен, дигән иде.
Игнатий мәктәпкә килеп кергәндә анда якшәмбе көнне Борындыкта калган дүрт малай бар иде. Алар шундук Игнатий янына җыелып, аның күчтәнәч салган киндер капчыгына карап тора башладылар. Игнатий ашыкмыйча гына капчыгын чиште, аннан борчак бөккәне алды да сындыргалап малайларга өләште.
Микита дигән, сары чәчле, юаш, тыйнак малай, бөккәнне тәмләп ашый-ашый:
— Ах, тәмле борчак бөккәне! — дип сөйләнде.
— Суынган инде, кайнар чагында телеңне йотарлык була ул,— диде Игнатий.
Шул вакыт класска әзмәвердәй буйлы, унсигез яшьлек Семен Рубцов килеп керде. Усал егет ул. Малайлар аны күргәч тынып калдылар.
— Кая, кайсыгызда күчтәнәч бар? Карышмыйча гына чыгарып бирегез! диде ул, малайлар янына килеп. Берсе дә җавап кайтармады.
— Нәрсә чәйнисең? — диде Семен, бер малайга якынрак килеп.
— Төкерегемне чәйним! — диде малай.
— Күчтәнәч кайда?
— Минем бернинди күчтәнәчем юк, өйгә кайтмадым мин,— диде малай курка-курка гына.
Алдашасың бит! дип, Семен малайның кулыннан тотып алды, каләм очы белән тырнак астына кадады. Малай үрсәләнеп кычкырып җибәрде, кулын тартып алырга маташты.
— Җибәр, Семен! Ашыйсың килсә, мә. тыгын! — дип. Игнатий аңа бер кисәк бөккән сузды.
Семен малайның кулын ычкындырды да артына тибеп җибәрде, малай шапылдап идәнгә егылды.
Шул чакны класска Иван белән Гаврил килеп керделәр. Икесе дә билдән суга чыланганнар. Кичә кич алар тегермән буасы алдына нәрәтәләр куйганнар иде. Бүген таң белән нәрәтәләрне тикшереп ка- “ расалар — бик күп балык, кысла эләккән иде. Эсседә балык бик тиз ч бозыла, шуңа күрә Гаврилның яңа тоткан балыкны Баратынскийга s сатарга ниятләп мәктәпкә килүе иде. м
Аларны күргәч, Семен шым булды, бер читкә тайды. Гаврил 5 агайдан курка иде ул. 5
— Нишлисең син монда, Сёма? — дип эндәште ана Гаврил. х
— Малайлар шаяралар, тәртип урнаштырам менә,— дигән булды ♦
Семен. я
— Күрәм, күрәм. Кара аны, Сёма, иптәшләреңне рәнҗетә торган *
булсаң, ботыңнан тотам да Зөягә ыргытам! Белдеңме? — диде Гаврил. м
Гаврил Игнатий янына килде. Авыл хәлләрен сорашты. Григо- ы рий картның монда килергә җыенуын ишеткәч, тизрәк өенә ашык- я ты — андый кадерле кунакны сый-хөрмәт белән каршы алмыйча л ярамый. Картны Баратынский янына да үзен генә җибәреп булмый. ° Аның оныгын мәктәптән алып китәргә дип килүен белә иде ул. х
Таягы белән тук-тук төрткәләп, класска Григорий Пахомов килеп керде. Түшенә Георгий крестлары белән медальләрен таккан, аркасына биштәр аскан иде. Иван, йөгереп килеп, бабасын кочаклап алды.
— Бик сагынгансыңдыр шул, улым... Без дә сине сагынып беттек. Менә үзеңне тоткынлыктан коткарырга килдем,— диде карт.
Ул оныгының сорауларына җавап биреп өлгерә алмый. Өйдә бер көй генә яшәп яталар, барысыннан да сәлам алып килгән, бигрәк тә Настя белән Иван Матвеев күп сәлам тапшырырга кушканнар. Тан инде зур үскән, киләсе елга атланып йөрергә дә була икән, әтисенең сөйләвенә караганда, көр, симез, ди. елкылдап тора, ди — сыйпаганны, ипи каптырганны ярата икән. Яныңа килә дә сыйпа дип муенын суза, ди. Иртән баскыч төбенә килеп, Иван чыкмасмы дип көтә, ди. Ат бик акыллы хайван, кеше шикелле уйлый белә, тик теле генә юк икән...
Иван бабасына үз хәлләрен сөйли. Мушкеевлар аны кыерсытмыйлар, Иван аларның кызлары Татьянаны укырга-язарга өйрәткән. Гаврил белән балыкка, умарталыкка йөри икән.
Иванның авылга бик кайтасы килә. Быел ул пар җирен берүзө сөреп бетерәчәк, анда нибары ун көнлек эш бардыр, ди.
Мәктәптә укулар бик авыр. Берише малайлар рәтләп укымый, ди. Иван бик тырыша икән.
Бүген әле генә алар мәктәбенә Глинка кереп чыккан. Иванны күргәч тә таныган. Аны Сембердәге землемерлар мәктәбенә укырга җибәрергә кушкан.
Алексей Иванович Баратынскийның малайга мөгамәләсе әйбәт. Иван аларга барып, балаларына китаплар укый икән.
— Алексей Иванович кайда соң? — дип сорады Григорий карт.
— Глинканы озата.
— Ах, шулаймыни! — Григорий кыңгырау тавышын ишеткән булган икән.— Таныш кебек тоелган иде шул,— ди. Иванга Алексей Ивановичны эзләп табарга кушты.
Карт ялгызы гына калды. Хәзер аның күзләре берни күрми инде. Караңгы дөньяда яшәве бик кыен икән. Ә яшәргә кирәк микән? Кирәк! Берәүнең дә череп туфрак буласы килми. Аның менә җитәкләп йөрер кешесе юк. Яраткан оныгы Иванны ничек кенә булса да авылга кайтарасы иде. Малайның үзенең дә авылга кайтасы килә бит.
Шул вакыт класска Иван белән Баратынский килеп керделәр.
— А, Григорий Пахомыч! Исәнмесез! — дип, Баратынский кул биреп күреште.— Хәлләрегез ничек? — дип сорады.
— Хәлләр әйбәт түгел, Алексей Иванович,— диде Григорий карт көрсенеп.
— Сукыр кешегә дөньяның ни кызыгы бар инде! — диде карт ачынып.
— Күзең күрмәсә, кыен, әлбәттә. Аллага ышанып яшәргә кирәк, язмыштан зарлану гөнаһ ул,— диде Баратынский.
— Аллага ышанып яшибез инде ансы, Алексей Иваныч,— диде Григорий карт сабыр гына.— Тик менә үземне җитәкләп йөрергә кеше юк.
— Җитәкләп йөрергә кеше кирәк ансы, хак сүз,— дип җөпләде Баратынский.
Григорий карт оныгын, бар иптәшләрең янына, уйнагыз, дип урамга чыгарып җибәрде. Үзенең йомышы хакында Баратынский белән икәү генә сөйләшергә тели иде ул.
Карт тагы сукырлыгыннан зарланырга кереште. Җитәкләп йорер кешең булмагач, бик читен. Ул Алексей Иванович янына шул хакта киңәшер өчен махсус килгән икән. Аның, Иваннан башка, җитәкләп йөрердәй кеме бар? Малайны бүген үк алып китәргә ниятли икән. Хәлемне аңлаганы өчен Алексей Ивановичка бик зур рәхмәт, ди.
Баратынский картның хәйләсен бик тиз төшенеп алды:
— Туктагыз әле, туктагыз, Григорий Пахомыч, алай ярамый. Иван — сәләтле, тырыш малай, аны башка юл көтә,— диде.
— Безнең ише ярлыларны нинди башка юл көтсен инде,— ди Григорий карт.— Безнең эш — җирдә казыну! Иванны бүген алып китәм!
— Алай итәргә ярамый, Григорий Пахомыч. Соңыннан үзебезне гаепле итәрләр. Сергей Петрович Иванны белә, аны исәптә тота, ә аның холкын яхшы беләсез бит,— ди Баратынский сабыр гына.
Баратынский гади халык белән сөйләшә белә, ул аннан җирәнми. Сембердәге духовный семинарияне тәмамлаганнан соң, ул берничә ел чуваш авылларында эшләгән.
Баратынский Севастополь герое Григорий Пахомовка да бары тик яхшылык кына тели,— ул аның оныгын, сәләтле, тырыш малайны, духовный семинариягә урнаштырырга дип күптән уйлап куйган булган икән. Ә хәзер, Глинка кушуы буенча, малайны землемерлар мәктәбенә урнаштырачак. Бу мәктәптә укып чыккан кешенең тормышы бик әйбәт булачак икән. Иван — моңа лаеклы малай. Баратынский Григории картны үгетләп, әлеге ниятеннән кайтарырга тырыша иде. Карт инде аның белән килеште дә кебек, сүзсез калды. Шул сәбәпле Баратынский сүзне икенчегә күндерде. Беравык сөй-ләшми торганнан соң:
— Уф, көн бик эссе! — дип, бит тирәсен җилләндереп алды,
— Эссе шул, бөркү. Яңгыр кирәк иде,— дип, аның сүзен куәтләде карт.
Баратынский үзе дә иген иген яши торган кеше. Григорий карт- нын сүзен җөпли, әйе, яңгыр бик кирәк шул, ди. Көннәр тагы да шулай торса, ашлыклар көеп бетәчәк, ди. Ул Мәртле басуында бу- * лып кайткан икән. Иртә чәчкән солылар бөтенләй саргайган, ди. а Келәү итеп, ходайдан яңгыр сорарга кирәк. Мондый эсседә үсемлек < түгел, кеше дә суга сусый, ди. S
Күпне күргән Григорий карт аңа чәй эчәргә киңәш итә. Чәй — бик яхшы нәрсә икән ул, эчәсене китерми, хәл кертеп җибәрә, ди. х
— Бездә җүнле чәй юк шул,— ди Баратынский.— Безнең яңа 3 кибетче чәй белән сату итми, алучы юк ди. Татар Чурапанында бер » әчмуха чәй алган идем — дегет исе килә. Ф
— Беләм. Андагы кибетченең бөтен товары — дегете дә, прәннеге дә, чәй белән шикәре дә, йөземе дә бер кибет эчендә,— ди Григо- 5 рий карт, сүзнең үзенә кирәк якка таба борылуына шатланып.— х Тәтеш купецлары бик әйбәт чәй белән сату итәләр. “■
— Шулаймыни? — диде Баратынский. Ул як — чит губерна “ җире булгач, аның анда барганы юк икән. Буага еш бара, анда ул ■*> училище советы әгъзасы, ләкин Буада да җүнле чәй очратканы юк. а Тик Сембердән генә әллә нидә бер адәм рәтле чәй алып кайткалый- я лар, ди. °
Григорий карт, иң яхшы чәйне Тәтеш купецларыннан гына ал з саң алырсың, ди. Алар аны Казаннан кайтарталар. Андагы татар- к лар начар чәй эчмиләр, ди. Менә ул яхшы тартмалы шундый чәйне ике кадак сатып алган икән. Баратынский, нигә шул хәтле күп? — дип гаҗәпләнеп куйды. Григорий карт та, әйе, минем гаиләгә чәй ул хәтле күп кирәкми, ди. Чувашлар чәйне күп эчмиләр, чөнки шикәр кыйммәт. Әйрән белән сыра булса, чәйне бар дип тә белмиләр, ди.
Әйе, чуваш сырасы бик әйбәт эчемлек шул. Баратынскийның Чепкаста хезмәт иткәндә аны эчкәне бар. Ә чәйне рус халкы әз эчә бит, аңа күбрәк квас булсын. Баратынский үзе чәйне бик ярата. Алпавытларга кунакка еш йөри ул, ә алар чәйне яраталар инде. Хәзер кофе дигән икенче бер эчемлек тә эчә башлаганнар.
— Алексей Иванович, сезне чәй ярата дип ишеткән идем,— дидә Григорий карт.— Тәтешкә баргач, искә төште дә: «Туктале, мәйтәм, Алексей Ивановичка бик әйбәт чәй алыйм әле!»—дидем. Менә алган идем,— дип, Григорий карт биштәреннән калай тартмалы чәй чыгарды.
Баратынскийның йөзе яктырып китте, рәхмәт әйтеп чәйне алды.
— Ах, исә! — диде ул.— Нигә моны үзебездә генә үстермиләр икән, әллә кайдан — Кытайдан, һиндстаннан, Цейлоннан кайтаралар икән?
— Цейлон чәен бик мактыйлар, менә синең өчен дип атап сатып алдым, Алексей Иванович,— диде карт, «синең өчен» сүзенә басым ясап.
_ Ни хак инде бу? — дип, Баратынский кәсесенә акча алырга тыгылды.
— Хакын сорама, Алексей Иванович.
— Син ул хәтле бай кеше түгел бит, Григорий Нахомыч, нигә миңа шундый кыйммәтле чәй бүләк итәсең? — диде Баратынский гаҗәпләнебрәк.
— Сиңа — чәй, миңа — Иван,— диде Григорий әкрен генә, тик Баратынский аның сүзен ишетмәде. Ул чәйнең матур калай тартмасын карый, исен исни, рәхмәт, дип сөйләнә иде.
Григорий карт та, сөенеп, урыныннан торды, биш ирен аркасына асты да:
— Үзеңә дә чын күңелдән рәхмәт. Син яхшы кеше, ярдәмчел кеше. Бик зур рәхмәт инде, Алексей Иванович. Иванны бүген үк алып китәрмен инде мин,— диде.
Баратынский бу сүзгә сискәнеп уянып киткәндәй булды, Григорий картка текәлеп карады.
— Нәрсә дисең? Иванны алып китөм дисеңме? Кая алып китәсең син аны?
— Күшкегә, өйгә, бөтенләйгә алып жәйтып китәм...— диде Григорий карт.
— Юк, булмый, Григорий Пахомыч, Иванны биреп җибәрә алмыйм! — диде Баратынский катгый итеп.— Аны укытырга кирәк. Менә бер вакыт үзең дә килеп рәхмәг әйтерсең әле.
— Үземне җитәкләп йөрергә кеше кирәк бит! Син мине кызганмыйсың, Алексей Иванович! — диде Григорий карт, калтыранган тавыш белән.
— Кызганам, бик кызганам мин сине, Григорий Пахомыч, ә Иванны тагы да кызганам, мин аңа яхшылык телим,— диде Баратынский, йомшак кына итеп. Шуннан соң бераз сүзсез торды да: —■ Бүләгең — бик тансык нәрсә, тик Иван өчен дип бирсәң, алмыйм, кайтарам. Григорий Пахомыч. Алыш-биреш итү шикелле килеп чыкты. Мә,— дип, Баратынский тартманы картка сузды.
Имән агачыдай басып торган Григорий карт чәйне алмады, ор- ден-медальләрен чылтыратырлык итеп күкрәген киерде дә ихлас күңелдән:
— Кайтарма. Алексей Иванович. Иван өчен түгел бу. Синең өчен. Синең яхшылыгың өчен. Оныгыма яхшылык теләвеңә ышанам. Күңелем белән каршы булсам да, аңлыйм. Хушыгыз, Алексей Иванович! — дип, Григорий карт, башын югары күтәреп, таягын тукыл- дата-тукылдата, класстан чыгып китте. Баратынский картның, ялгызы гына чыгып китеп, тынычланырга телөвен аңлады — урыныннан кузгалмады...