Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


Н О Я В РЬ-Д Е К А Б Р Ь, 1973
•Советикам Молдавия» газетасы үзенең 5 ноябрьдә чыккан санында укучыларны егерме дүртенче монтаж идарәсенең өченче участогында эшләүче Кишане* егетләренең һәм кызларының хезмәтләре белән таныштыра.
Төзелештәге партия комитетларының һәм тезү подразделениеләренең төп бурычы КамАЗ коллективының тогол ритм белән эшләвен тәэмин итү, андагы хезмәт энтузиазмын, машина төзү гигантын үз вакытымда ходка җибәрү буенча югары җаваплылыкмы аңлау атмосферасын киң җәелдерү,— дип яза КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Р. Беляев үзенең «Правда» газетасында (9 ноябрь) «Бригадада барлыкка килде» исемле мәкаләсендә. Автор төзүчеләр коллективлары арасында социалистик ярышның киң колач алуын сурәтлм.
•Огонек» журналының 51 нче санында «Сиксәненче еллар автомобиле» дигән баш астымда дүрт битлек фоторепортаж басылган. 1969 елның 13 декабрендв экскаваторчы Михаил Носков КамАЗ мәйданында беренче чүмеч туфрак алды. Төзелеш әле үз тарихын башлап кына җибәрде, Углич карьерларында КамАЗ маркалы үзбушаткычлар эшли иде инде. Мәскәүдәге Лихачев исемендәге автоза-водның баш конструкторы, Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Анатоли! Маврнкеивич Кригер журнал укучыларга КамАЗди эшләнәчәк машина турымда СОЙЛИ.
«Комсомольская правда» газетасының махсус бригадасы КамАЗда булган. Аның материаллары газетаның 16 номбрьда чыккан санында басылган.
, «Советская Литва» газетасында 17 ноябрьда Паневежск автокомпрессорлар заводыкың КамАЗ заказларын ничек үтәве турында язылган. «КамАЗ» автомо- i бильләрс өчен беренче автокомпрессорлариың җыелуын завод коллективы аур күтәренкелек белән билгеләп үткән.
Чирснк трансформаторлар заводыннан беренче дүрт комплект трансформатор подстанциясе алынды. Завод вәкилләре, КпмАЗга килеп, аларны ыонтажлау »шм срогыннан дүрт көн элек төгәлләделәр. Завод гагыи 24 нодстиицилме Чаллыга озатырга әзерли.
ТАСС.
РСФСР Министрлар Советы янындагы Матбугат комитеты промышленность предприятиеләрендә һәм төзелешләрдә, шулар исәбеннән Чаллыда автомобиль заводы төзелешендә китап сату эшенең торышы мәсьәләсен тикшерде. «Книжная торговля†††† журналы үзенең 11 санында КамАЗ төзелешендә эшләүчеләрне китаплар белән тәэмин итүне яхшырзу чаралары турында яза.
Халык хуҗалыгына исәпләү-хисаплау техникасын кертү буенча Дәүләт фәнни-тикшеренү институтына КамАЗ өчен идарә итүдә автоматлэштырылган система ясау эшләре тапшырылган иде. «Советская Россия» газетасында (17 ноябрь) баш конструктор, техник фәннәр кандидаты Ю. И. Ишманов «АСУ-КамАЗ» системасын тудыру буенча эшләрнең торышы турында сөйли.
Сынау полигонында, Кырымдагы таулы юллардан, Ярославль өлкәсендәге ташлы трассалардан КамАЗ эксперименталь йөк машиналары һәм тягачлар йөз меңнәрчә километр юл үтте. Алар Мәскәүдәге Лихачев исемендәге автозаводта җыелган, дизель моторларын Ярославль моторлар төзү заводы ясаган, әрҗәләрне аудару җайланмалары Мннскида эшләнгән. Хәзер машиналарны ведомстволар ара дәүләт комиссиясе тикшерә.
Бу турыда ТАСС хәбәрчесе яза.
«Советская Лнтва* 8 декабрьдв барлык халык тозелеше, булачак автозавод турында материаллар урнаштырган. Завод өле төзелеп кенә килә, әмма инде завод коллективы бар, анын йөзен, характерлы сыйфатларын бүген үк төсмерләргә мөмкин. Бу коллектив, нигездә, яшь энтузиастлар, кайнар йөрәкле кешеләр һәм шул ук вакытта тирән белемле, киң эрудицияле эшчеләр коллективы булачак,— дип яза газета.
«Пионерская правда* газетасында (8 декабрь) КамАЗның танылган төзүчесе В. Стрельченко балаларга аңлаешлы тел белән, үтемле итеп, тугызынчы бишьел- пыкнын бөек төзелеше турында сөйли.
9 декабрьдв «Правда* газетасында «Зур төзелеш кадрлары» дигән мәкалә басылып чыккан. КамАЗда төзелеш барышында төрле өлкәләрдә һәм сфераларда бик күп проблемалар туа һәм хәл ителә. Аларның берсе — кадрлар проблемасы. Билгеле булганча, бөтен союз удар төзелешенә хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән чыгарылганнар, бик еш эш алыштыручылар кабул ителми. Ә моңа тикле тиңе булмаган киң колачлы төзелешнең кадрларга мохтаҗлыгы бик зур. Мәкалә авторлары КамАЗ төзелешендә кадрлар мәсьәләсенең ничек хәл ителүен сурәтлиләр.
Өч ел элек скреперчы Аяз Насыйров Кама автомобиль гиганты булачак мәйданда үзенең машинасы белән беренче буразна сызган иде,— дип яза «Камгэс- энергострой» идарәсенең монтажчылар бригадиры Рәис Сәләхов үзенең «Советская Россия* (14 декабрь) газетасында чыккан мәкаләсендә. Һәм ул үз бригадасындагы дусларының хезмәте турында сөйли.
†††† Строительная газета»ның 23 һәм 27 декабрьдв чыккан саннарында «СССРга 60 ел» рубрикасы астында «КамАЗдан хатлар» басылып чыккан. Бу хатларда илебезнең төрле республикаларыннан, крайларыннан, өлкәләреннән килгән егетләрнең һәм кызларның фидакарь хезмәте сурәтләнә, данлы эшләрнең елъязмасыннан өзекләр китерелә.