Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫНЫҢ ЙОЛА ҖЫРЛАРЫ


алкыбызның иола җырлары еле бетенлэй өйрәнелмәгән дия әйтсәк >о хате булмас. Шуңа кура Башкортстаи даулат университетының татар теле кафедрасы тарафыннан оештырыла торган фольклор экспедицияләрендә борынгы йола җырларын җыюга зур игътибар бирелә. Халык ааыз иҗатының бу елкә- се буенча экспедиция ел саен кызыклы гына табышлар алып кайта. Табылган материалларны боз, совет фольклористикасында кабул ителгәнчә, ике теркемгә: календарь (аграр) йола җырларына һәм гаилә-кенкүреш йола җырларына бүлеп карыйбыз.
Моңарчы фольклорчылар бездә календарь йола җырлары сакланмаган дигәнрәк фикерне үткәреп киләләр иде. Ләкин безнең тикшерүләр күрсәткәнчә, Башкортстанның Ык буе районнарында (татарлар яшәгән Ярмокәй. Туймаэы. Шарай. Бакалы төбәкләрендә) ул шактый киң таралган булып чыкты. Турыдан-туры аграр-хуҗалык эшләрен (игенчелек, малчылык, аучылык һ. б.) чагылдырган яки борынгыларның ел фасылларына, табигатькә менәсәбәтен күрсәткән йолалар («Нардуган». «Серен», карга боткасы, аю бәйрәме, сабан туй, яңгыр бәйрәме, юа (Наҗар) җыены, келтә (кеэге уңыш) туе, каз һәм тула өмәләре) һәм аларны озатып килүче, тасвирлаучы әсәрләр («нәүрүзләр», яңа ел теләкләре, самаклары), сыиамышлар, җырлар, әйтешләр, такмаклар, серәй сугулар, халык ышандырулары, юраулар, им-томнар, шулай ук йола уеннары язып алынды.
Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган йола поэзиясе үрнәкләре «Башкорт- стан татарларының йола җырлары» исемендә берләштереп бирелсә дә, башкарылышлары бөртерле түгел. Кайсы самаклап, такмаклап әйтелә («Яучы самагы»), кайсы теләк теләү характерында (арбаулар). икенчеләре елау, сыктау (чеңләүләр һәм сыктаулар) формасында бара. Ләкин алариың һәриайсының үз кое бор, шуңа аларны җырлар дигән бер баш астында бирүио мәгъкуль дип таптым.
Самаклар
(Яучы сүзләре)
Самаклар дигәннән, без момда яучы сүзләоеи күэ алдында тотабыз. Беречә тапкыр «саман» сүзен Башкортстанның Шарай районында (Күгәр чен-Бү леи. Аллан авылларында) ишеттек. Тугандаш башкорт халкыннан үтеп кергән сүз булуы ихтимал. Самак (һамак) — кәйле сейлом. Халык үзе ничек әйтсә, шулай алырга булдык.
Х
Түбендәге самакны Күгәрчен-Бүләк авылында яшәүче Нургали бабай Әхмәдуллиинан (71 яшь) языл алдык.
Җилфердәгән җефәк бау. Былбыл кошың билеңдә. Булыр синең илеңдә. Камчыланган каеш бау Чар-чыр лачын билендә. Чыгып килгән җирендә Айгырымны ажгыртып. Җайдак булып килгәнмен, Чаптарымны чаптыртып, Чыдап сиңа килгәнмен. Каеш баулы лачыным бар, Былбыл эзләп килгәнмен. Тимер булсаң, мин — күмер. Эретергә килгәнмен.
Чеңләүләр
Чеңләүләр, икенче терпе әйткәндә, кыз елату җырлары. Кайсыбер урыннарда кыз чыңлату дип тә сөйлиләр. Анысы махсус елатучы хатыннар (җиңгәләр) җыры. Аны кыз үзе чеңли белмәгәндә йола таләбе буенча башкарганнар. Түбәндә китерелгән чеңләүне мәрхүмә әнием Хафиза Самигуллина өйрәткән иде.
Кызның әтисенә чеңләгәне
Кое суга таш атсаң.
Батып китәр, әткәем.
Ят илләргә кыз сатсаң. Чит итәрләр, әткәем.
Туган йортым — бишектә
Ризкым кала, әткәем.
Кайнап торган казанга
Кызың салма, әткәем.
Минем китәр юлыма
Балан утырт, әткәем.
Балан башы корганда 1
Балам, диген, әткәем.
/<Аинем китәр юлыма
Чаган утырт, әткәем.
Чаган башы корганда
Чалдым, диген, әткәем.
Дус кызларым сораса. Үлде, диген, әткәем.
Агам-җиңгәм сораса, Гүрдә, диген, әткәем.
'Чыгып килгән җире—ягъни яучыны җибәргән кешеләр җире.
1969 елда Бишбүлвк районымда 62

СТАВРОПОЛЬ ТАТАРЛАРЫ БӘЕТЛӘРЕ
әсми документларга һәм җирле халыкның хәтерендә сакланып калган легендаларга караганда, татарлар Ставрополь якларына XVIII гасырның икенче яртысында килеп чыгалар. Моңа кадәр хәрби ныгытмалар төзүче солдатлар һәм күчереп утыртылган казаклар гына яшәгән бу крайга 1782 елда Екатерина II указы белән башка халыкларга да күчеп килергә рөхсәт ителә. Патша указы Россиянең үзәк губерналарында җир җитмәүдән, ачлы-туклы яшәүдән интеккән бик күп крестьяннарны кызыктыра: указ чыккач, Казан, Сембер, Саратов, Пенза һәм башка губерналардан массовый төстә күчеп утырулар башлана. Ә 1861 елгы реформадан соң бу процесс тагын да көчәя.
Хәзерге көндә Ставрополь краеның берничә районында татар авыллары бар. Аларның берсе — Ипатов районындагы Кече Баркынчак авылы. Архив документлары 1 күрсәтүенчә, авыл 1788 елда 26 крестьян семьясының күчеп утыруы нәтиҗәсендә нигезләнгән.
Ставрополь краендагы татарларның бер өлеше Нефтекамск шәһәрендә яши, Аларның хәзер бу шәһәр составына керә торган авыллары элек Камыш Борын дип аталган. Легендалар сөйләве буенча (ә алар документаль материаллар белән дә расланалар), бу авылга 1786—37 елларда Казан һәм Зөя тирәләреннән күчеп килгән крестьяннар нигез салган булырга тиеш. Соңга таба аларга Сембер, Саратов Һәм Пенза татарлары да килеп кушылганнар.
Татар семьяларының кайберләре бу крайга алданрак килеп урнашкан төркмән авылларына да утырганнар. Төркмән районының Куликова Копани авылында, мәсәлән, башта төркмәннәр генә яшәгән. Ә 1861 елгы реформадан соң аңа Касыйм татарлары да кччеп килгәннәр. Алар башта берникадәр вакыт байларда чабан булып йөргәннән соң, җир сатып алып, үзләренә хуҗалык корып җибәргәннәр. 1934—35 елларда Ульянов һәм Саратов өлкәләреннән күчеп килүчеләр авылдагы татарлар санын тагын да арттырганнар.
Югарыда сәйләнгән авылларда татарлар, күргәнебезчә, күпләп яшиләр. Ләкин Ставрополь краеның башка авылларында аерым татар семьяларын гына да табарга була. Андыйлар, мәсәлән, Төркмән районының Чур, Маштак авылларында бар. « Ставрополь татарлары, татар халкының төп массасыннан аерым яшәүләренә карамастан, үз милләтләренә генә хас этнографик үзенчәлекләрне шактый тулы саклаганнар. Бу — гореф-гадәтләрдә, йолаларда, йорт-җирдә, кием-салымда, культу- ра-көнкүрештә һәм бигрәк тә халык авыз иҗатында нык күренә.
Язып алынган фольклор материаллары арасында бәетләр дә, мөнәҗәтләр җырлар да күрергә мөмкин. Ә гомумән алганда, аларны ике төркемгә бүлеп карарга була: элек-электән килеп яңа урында яшәүләрен дәвам иткән әсәрләр һәм яңа җирлектә туган фольклор әсәрләре. Ставрополь татарларында ике гасыр буена сакланып килгән фольклор әсәрләре белән кыскача гына танышу да аларның татар халык тарихы белән тыгыз бәйләнештә булганлыгын күрсәтеп тора. Түбәндә без Ставрополь крае татарлары фольклорының яңа җирлектә туган берничә бәетен тәкъдим итәбез. Ьәет текстлары үзгәрешсез, сөйләмдәге әйтелеш үзенчәлекләрен саклап бирелә.
Кавказское наместническое правление 476 фонд 1 тасвирлама Саклану берәмлеге 480. 1—3 битләр. Государственный архив Астраханской области.
Р
Катламакай
Катламакай мазан, ай, астыгыз, Элла пешмәс диеп белдегез; Тагы бер-ике ел тотмадыгыз. Әллә китмәс диел белдегез. Әнкәй шикәр ватадыр. Бохарадан алган тоз кебек. Тагы бер-ике ел тотмадыгыз Асрауга алган кыз кебек. Мыскалларга салып, ай, үлчиләр Ашка сала торган тозны да; Тагы бер-ике ел, ай, тоталар Асрамага алган кызны да. Иртә генә мороз, кичтә — салкын, Шытыр да гына шытыр итәдер. Иркәләнеп үскән иркә башым Ирексез җирләргә китәдер. Йорт буйларында йергән чакта Алтын кәличкәмне 1 күтәрдем. Арагызда күп тә тегел идем. Әллә мазагызны китәрдем. Чыктым асыл кошлар, ай, атарга. Асыл кошлар киткән далага. Мине соң сез, ай, ничек бирәсез Кеше анасына балага.
Тотылган крестьян бәете
Авылыбызда старшина — Исеме була Хәмидулла. Тотып бирде полицайсыз. Мәдәт бирсен үзе алла.
Аструкта мин ятамын. Членнар сорау ялганчык.
Үз-үземә мәгьлүм булды. Бер кашын каным калганчы*.
Чүгә таккан клин буркем Алып та әмән киялмадым. Елына бер бәйрәм килә. Мин аны да күрәлмадым.
Чукка таккан ак каештан, Әткәй, камчы үралмлдым, Яшьли сүнгән яшь тумачым Күзәм туеп күрәлмадым.
Кесәмдәге яулыгымның Лотфия чиккән тирәсен; Ике айлык яшь хәләлем. Сагынган саен күвәрсең.
Озаталар елау белән. Ике күзем елау белән, Ике кулым богау белән Кая миңа гает корбан.
Кыз сатучыга
Хосәен агай ындырчы'. Сакалыңны кырдырчы;
Саратов буенда йөрегәннән Тамагыңны туйдырчы.
Саратовны чыккан чакта Акырып елый башлаган;
Хәле авыр булгачтын. Тунын юлга ташлаган.
Хатыны әйтә Хәсәенгә: Үвең булды трактир. Ни торасың, тиле баш, Кадичаңны олактыр.
Кадичаңны алып килдең Камзулларны каерга.
Бик кеңелең зурда иде Аны сатып баерга.
Бу бәет фактик материалга нигезләнгән. Кече Баркынчак авылында кызларны читтән алып килеп төркмәннәргә сату фактлары чыннан да булган. Хөсәен дигән кешене өлкән буын кешеләре өле дә хәтерлиләр.
Бәетләр Кече Баркынчак авылында 74 яшьлек Сафия Хисаметдиновадан языл алынды.
Л. АРСЛАНОВ.
1 Өе ындыр янында булганга ындырчы кушаматы бирелгән дип аңлаталар.
•SWOOOWX-XXXKJ»