Логотип Казан Утлары
Повесть

АГЫМСУЛАРГА КАРАП


л кешенең ничек чыгып киткәнен күрми дә калдым, чөнки тыннарым буылып, кан тамырларым бүртеп, тәмам бер псих хәленә килгән илем. Минем әти — Пәрхулла хәзрәт! Минем үги әни — Шәмсебану абыстай! Ха-ха-ха-ха! —дип шашып көләсе килә. Юк! Шашып, түшләрне ертка.тап еласы килә! Кайда яшиләр сон болар? Карурман төбендә яшиләр, ләкин карурман төбе океан уртасындагы ялгыз утрау түгел ич ул! Нинди зур «үсеш»? Быел көзен совет сугыша да белми илем әле, сүзләрем акыллы чыкмады, картны өркетеп булмады.
— Мин ниткән мулла соң’ — диде ул —Указым бармы кеше җилкәсендә яшимме? Авыл халкы сорагач, алла ризалыгы өчен үлгәнне күмәм, туганга исем кушам, өйләнгәнне никахлыйм Шуннан минем шахтерлыгым югаламы, пенсиямне тартып алырлармы, җир ертып икмәк чәчүдән, үрм in төпләүдән тхктатырлэрмы’
— Балаларың нишләр? «Мулла баласы» дигән каһәрле исем белән ничек дөнья көтәрләр’ — дидем — Әнә Шамил өегездән чыгып киткән Ул эшкә яки укырга керергә тиеш. Ә мулла баласын кем. кайда алсын’ Мин иртәгә эшемә кайтып, мулла малае икәнемне әйтергә тиеш, мине шунда ук эштән чыгарачаклар. Алай гына да түгел, мин армия сафына басарга тиеш — анда мине кем алсын’
Барыбер аңламады, акларга теләмәде дә «Пычак та булмас!» дип
Ахыры Башы журналыбызның 8. 9, Ю, II саннарында.
е «к. у» 13.
&
властена ун ел тула. Гомер буе сука тарткан, егерме ел забой төбг чукыган Пәрхулла карт шул зур бәйрәм көннәренә мулла булу дәрәҗәсенә ирешкән!..
Түземлек-сабырлык челпәрәмә килде. Өй эченә сый м астай кара талаш китте Мине үзе белән читкә алып китеп дөнья күрсәтүләре, укытырга, белемле итәргә тырышулары өчен моңарчы күңелемдә тирән ихтирам йөрткән атама каршы беренче тапкыр тел күтәреп, егет башым белән елый-елый әйткәләшә башладым Ул чакта мин талаша да.
кул гына селекте
Кузгалып урамга чыктым Лотфулла мине авыл белән таныштырып йөри.
— Только син ышанма, абый,— дип башлады ул ашыга-ашыга,—• Шамил абыйга юллык алты тәнкә мин бирдем, үземнен малина жыеп саткан акчам Синең янга китте ул. «Монда көн калмады», ди. Үзем j дә качарыем, яшь бәләкәйрәк...
Гаҗәпләнеп ана карадым, үги ана малае бит, ник яклый ул үгн I абыйсын?..
Кечкенә генә авылның аргы очына да барып чыктык. Монда безмен якташлардан биш-алты гына кеше, калганнары Өфе яклары икән, бар да шахтадан күчеп утырганнар. Ин кырыйда тавык кетәгедәй генә бер өй, ашык-пошык тәпәләгән җил капкасы каерылып төшкән, дүрт багана өстенә салам түбә корган сыңар торык лапасының дүрт ягыннан жил I исә. Авыл, малай чак, җил капкалары искә төште: монда да бар икән | әле бездәге алачыклар... Хәлсез кешедер инде, бәлки яңа башка чыккан берәрседер... Корык-корык өзлексез йөткергән тавыш килә. Бактың | исә, шул ишегалдындагы лапастан икән.
— Монда кем соң, чирле кеше яшимени? — дип сорадым энекәш- I тән.
— Килгән кеше ята анда,— диде ул.— Әтәйне дә, сине дә белгән | буган электән үк... Баштарак безгә бер-ике рәт килеп тә утырганые, ' соңыннан аяк та басмас булды...
— Кем соң ул? — дидем гаҗәпләнеп.
— Гайнеттин бугай аның исеме...
Гайнеттин? һич башыма китерә алмыйм, кем икән соң ул? Белгән Гайнеттиннәремнең берсе дә монда килеп чыгуы мөмкин түгел. Кем булыр?
Таныш булмаган кешеләрнең ишегалдына кердек. Шул бер торык лапаста, авылча ясалган агач карават өстендә, яңаклары какланып | кипкән, зур сөяк маңгае ничектер майлы сыман ялтыраган, күзләре шактый эчкә баткан бер хаста ята. Якынрак килеп күрсәм — Гайнеттин | абын! Мин ун яшьлек малай чакта бер баракта яткан, моннан биш ел гына элек мине укытучы иткән Гайнеттин абый! Нишләгән ул, ни булган ана? Ике кулымны түгел, җанымны сузгандай хәлдә күрешергә омтылдым.
— Саумы, дускай,— диде ул, елмаерга теләгәндәй итеп, һәм шыр сөяк озын кулын, салкынча дымлы кулын миңа сузды,— Нинди җилләр ташлады бу якларга?
Җавап урынына аның үз хәлен тизрәк сорашырга мәҗбүр идем.
— Томскида артык тын бетә башлагач, нарат урманы дип, яшь чаклар һавасы дип, Миңгәрәй якташка килгән идем,— диде ул салмак кына.— Путевка көтеп яткан булам.. Боровой курортына җибәрербез дигәннәр иде. Үпкәләр әллә нишләп китте бит әле, малай...
Йөз төрле сораулар бирәсе килә. Ләкин... болан да ачык күренеп тора ич хәле! Тын алганда үпкәсе гыжлый, купмас ютәлен кубарырга тырышып озак йөткергәндә, муен тамырлары бүртеп чыга, маңгаен тир бөрчекләре баса... Күрәсең, ачлы-туклы укулар, яшьтән үк шахта, идән асты, качып йөрүләр, гражданнар сугышы, яраланулар, — бары да килеп чыга торгандыр инде хәзер... Ул үзе тере күренергә тырыша, үз хәлен исенә дә кертмәгәндәй, минем белән кызыксына.
— Язган әйберләреңне укыштыргалыйм, молодец, шулай үсеп Китсәң. шәп булыр иде! Бәлки безнең заманнар турында да берәр нәрсә язар идең...—дигән була. Әйтерсең минем язу-язмавым аның өчен иң мөһим нәрсә! Ә минем күңел тула, аның шушы хәлен күрмәс өчен учларым белән күзләремне каплап, малай чактагы шикелле үксеп еласым килә!..
Коточкыч авыр очрашу булды бу. Сөйләшкән сүзләр ябышмый,
ялган шикелле тоела иде. Чынлап та, син ДУСЫҢ ЯКИ башка бер якын кешеннен нинди хәлдә икәнен бик яхшы күреп торасың, ул да үз хәлен яхшы белә, тиешле нәтиҗәне дә инде күптән ясап, «төенчеген төйнәп» куйган. Шулай була торып та син аны юаткан буласын. «Менә бу файдалы, мондый даруны мактыйлар», дип һәйбәт киңәшләр биргән була- ▲ сын. «Бар да узар, курортка бармый калма, менә дигән булып терелеп- тазарып кайтырсың!» дип күз дә йоммый ялганлыйсын, икейөзлеләнә- 5 сен. Моннан да кабахәт эш бармы? Әмма һич чараң юк, син моны i эшләргә тиешсең һәм мәҗбүрсең, шунда гына син хастаны рәнжетмәя- а чәксен... <
«йөз тәңкәле сәфәр» кыска булды. Иртәгесен картлар өеннән китеп ь бардым. Судженкада райкомга кагылып. Гайнеттин абый турында сүз $ кузгатып карадым. «Шушы көннәрдә путевка килеп җитәргә тиеш, оза- и табыз аны, хәтта юлына медсестра да билгеләнгән», диделәр...
Алга сикереп булса да, әйтергә туры килә: Гайнеттин абый курортта да булган, аруланып та кайткан, тик барыбер мантый алмаган. Берничә айдан соң «Азад Себер» битендә некролог укырга туры килде. Рево- ♦ люция факелларының берсе дип атаганнар иде аны иптәшләре. Бу сүз ь мина бик ошады, матур тоелды. Караңгы төндә тайга өстендә кабынган Б сүнмәс факел булып, һаман балкып тора ул күңел түремдә, һаман = бергә минем белән Гайнеттин абый... s
Кайтып керүгә Шамил энекәш минем бүлмәдә утыра иде инде. В Укырга теләп качкан ул малай. Ә белем ягы: шул миндә укыган дүрт g класс икән, бишенчене бетерә алмаган. Шулай да иптәшләр белән сөй- 3 ләшеп, өс-башын бераз рәтләп, аны Томскндагы татар педтехникумы- нын хәзерлек курсына озатырга туры килде. Ел ярым укыганнан сон. «мулла малае буларак», ул аннан сөрелергә мәҗбүр булган..
Август урталарында без Сәми Кәримуллин белән Казан тарафына сәфәр тоттык. Ул минем малай чак дустым, Хөсәен Абушаевта бергә укыган идек. Яшьтән үк комсомол буенча китеп, соңгы вакытта Сиб- крайкомолның милли инструкторы булып эшли иде ул. Хәзер аны Казанга укырга җибәрәләр, Коммунистлар университетына! Менә кем ул бәхетле кеше! Аның бәхетенә бик кызыгам, хәтта көнләшәм дә бугай әле, чөнки миңа хәзер укулар — тәтүт! Ике ел хезмәттә йөрергә кирәк, әмма кем малае булып? Тулбайдагы крестьян Пәрхулла малае булыпмы, Анжсркадагы шахтер Пәрхулла малае булыпмы, әллә Сухойдагы Пәрхулла мулла «мәхдүме» булыпмы? Бай кеше мин, өч төрле социаль чыгышым бар! Тик менә шул яңа чыгышымны әйтергә генә тел әйләнми, күңел бармый. Ничекләр итеп үзеңне үзен мулла малае дип атарга? Мәгәр сизеп торам бер заман ул каһәрле исем минем бугаздан барыбер буып алачак Сизеп торсам да, барыбер тел әйләнми. Редакциядә дә әйтә алмыйча китеп бардым
Мин киткәндә Сарим абзый Фәхри курортта иде, анын белән дә кабат күрешә алмадым Соңыннан Башкортстанга күчеп, ул да шул ук үпкә авыруыннан вафат булды...
И туган җир...
Аның турында күпме әйбәт сүалэр әйтелгән, күнме жырлар туган, күнме кызлар-егетләр. жикнг-агайлар. әби-бабайлар аны сагынудан туймаган «Кайтып бер күрсәм, үлсәм дә үкенмәс наем., диючеләр “"тәюнешуреннән алыл күренгәч тә Жаннар тетрәнеп китте Алты ел йөреп,бурУжнткан егет булып кайтышым бит Кукмарадан ткмертүт
яллап, печән өстендә кукраеп кына утырган булам. Әнн яткан зират яныннан да тукталмый уздык. Басу капкасында чәчәсе прәнник та | калды кесәдә, черки малае да күренмәде, ичмаса. Ә чәчәргә бик кирәк иде, беренче кайтуда күңелдә калган яра иде бит ул... Авыл башына I килеп кергәч тә татлы бер авырттыру белән йөрәкне нидер кысып алды, күзләрдән яшь китерде, ә күңел: «Исәнме, тугай җир! Исәнме, Тулбаем!» дип өзлексез кабатлый башлады. Никадәр якын икән, никадәр газиз икән миңа бу гади һәм шактый фәкыйрь бер авыл! Ничәмә рәт чыгып китеп, күпме еллар йөрсәм дә, һич нәрсә онытылмаган. Урамдагы чирәм яфраклары да, юл туфрагы да мин аунап үскәндәгечә үз булып, хуш исле булып, йомшак булып күренә. Менә хәзер үк тимерхуттан сикереп төшәсе дә яңадан шул чирәмнәргә ятып ауныйсы- тәгәрисе килә... Тик, нигә болай бу? Нигә авыл өйләре җиргә ябышкандай бәләкәй булып, арыяктагы иң биек таулар да тәбәнәк булып күренә... Ә-ә, мин үскәнмен икән! Кыска тәпиле малай чакны чит җир- | ләрдә калдырып, шактый озын буйлы егет булып кайтканмын икән!
Әйе шул, без хәзер дәү егет инде, малайлыкка кайтудан оялабыз_ Дугадагы җиз шөлдерне «келлиң-келлиң» китереп кенә урам узып, Мөбарәкша абыйларның ни өчендер ачык торган капкасыннан килеп кердек. Юк, алар мин кайтасын алдан белеп капка ачмаганнар, салам ташыган чаклары икән. Ишегалдына көтмәгәндә кунак аты килеп | кергәч, бөтен өй эче кубып чыкты, күрешү-куанышулар китте. Бу йорт миңа яртылаш үз йортым шикелле. Мондагы ун бала арасына тагын I өч бала — без дә сыйганбыз. Сабый чакның канатсыз елларында шушы | ишле ояга килеп сыенганбыз. Өйгә кердем, бар да элеккечә шикелле, «корт күче» шау-гөж килеп тора, ә күзләр кемнедер таба алмый. Әйе, | «күч башы» юк икән ләбаса, Корт апасы! Озакка сузылган чиреннән аяксыз калып, без китәр елларда ук йөзлек буенда гына утырган һәм | кулына табагач тоткан килеш шул урыннан гына бөтен өй эченә ; «команда» бирә торган Олы җиңги үлеп киткән икән. Кайчандыр дүрт килен Пази карт йортында күпмедер еллар үзара бик тату, бик дус булып хезмәт иткәннәр. Башка чыгып, авылның төрле урамнарына таралышкач та, аларның бу дуслыгы сүнмәгән. Менә хәзер шушы өйгә килеп кереп, йөзлек буендагы Олы җиңгине күрмәгәч, кинәт бик моңсу булып китте һәм ерак үткәндәге бер көн искә төште.
Безнең түбән өй сәкесенә җәелгән табынны түгәрәкләп дүрт килен чәй эчә. Әни са.мавар каршында, көмәне «борнына җиткән» Олы җиңги йөзлек буенда, Гайниямал һәм Шәргыя җиңгиләр, «яшь киленнәр» буларак, түр башына урнашкан. Күгәвай» VII җәйләүләрен биш бармак битенә генә утыртып, сөйләшә-көлешә, бер лә ашыкмый гына чәй эчәләр. Чәйләре дә тәмле, сүзләре дә татлы. Әнн инде, самаварны иске читек кунычы белән өрдереп, икенче рәт яңартып китерде. Сөйләп сүзләре бетми, көлеп көлкеләре төкәнми. Әни кыстый да кыстый. Тегеләре. «Юк инде, Гайшә, җитте, бер йотар урый да калмады», дип чынаякларын каплап маташса да, тагын сузалар. Сөтсез булса да шикәрле чәй. ә шикәрдән дә татлы сүзләре күп булган дүрт киленнең, өсләрендә торган карчыгадан кайнана Гыиззи әби карашыннан башка үзләре генә утырып, иркенләп эчкән чәйләре, үткәндә башларыннан кичкән хәлләрне кат-кат искә төшереп алулары кичкә хәтле дәвам итте...
Хәзер аларның берсе дә юк инде. Иң элек, дүрт баласын калдырып, Гайниямал җиңги китте, аның арты безнең әни. аның арты Шәргыя җиңги, аның арты барыннан да гомерлерәк булган, биш малай, биш кыз үстергән «Корт анасы» Олы җиңги.
Мина газиз булган кешеләрнең тагын берсе юк. Мактый бабайның вафатын Себердә чакта ук ишетсәм дә, шундый мәһаһбәт имәннең
VII Күгәвай — кара шәмәхә бизәк.
кинәт кенә авып төшүенә бер дә ышанасы килмәгән иде. Өйләренә бардым. Үлем хәбәре һәр вакыт дөрес була Ялан тәпиле сабый чакның мен тапкыр эзләре калган шул өйдә Гаптулла абый. Гаделбану жнңги белән бер утырып чәй эчкәч, әйбәтрәк булып китте. Ачык тәрәзәдән төклетура килеп керде, аның тавышы Мактый бабай сөйләшүен хәтерләткәндәй булды. Юк. ачлыктан үлмәгән ул, тиф алып киткән аны ♦
Ә менә безнең яшьтәш кыз, Шәмәк якта бергә каз көтеп үскән _ Асылбикә, ата-аналарыннан бер үзе калып, урамда, капка төпләрендә < ятып ачтан үлгән.. Булган, ачларга ярдәм итү ашханәсе дә булган. < ләкич анда ачыкмаучылар оялап алып, «ачнын хәлен тук белмәс» мәка- ~ ле нигезендә үз капчыкларын кайгыртканнар. Хәзер алар әйбәт кеше £ битлеге киеп, «песием» генә булып йөриләр икән... $
Монда булып узган хәлләрнең җанны иң тетрәткәне Шәйдулла абый £ турындагы хәбәр булды... Шәйдулла абый, минем күз алдымда кин Н җилкәле егет булып җитеп, патша сугышына китте. Абыйсы Рәхимулла з башта ук алынган иде. Ата-аналары мине хат укырга, хат язарга < чакыра башладылар Аларның сөтле камырдан пешергән дучмаклары . ашап туйгысыз, куе сөт белән генә ясап биргән чәйләре эчеп туйгысыз * тәмле булгангамы, бик ярата идем мин ул картларны Шунын өстенә х Гыйззәтулла абзый, иске генә киндер янчык төбеннән чыгарып, ике х тиен акча да бирә торган иде әле. Күп яздым мин хатларны ул ике < егеткә Революциядән соң икесе дә патша сугышыннан кайтып озак та 3 тормыйча, Кызыл Армиягә алынды Менә шул Шәйдулла абый, ил = сугышлары тынгач, без киткәннән сон көзгә таба илгә кайткан, ә карт в белән карчык, улларын көтеп ала алмыйча, бер-бер артлы гүр иясе g булганнар, өйләре бикле, тәрәзәләре катулы Ике сугыш утын егетләрчә кичеп, шактый какшап кайткан фронтовикка бу суык һәм буш өйлә кыш чыгу бик авырга туры килә, тора бара бәрәңгегә алмашырдай әйбере дә калмый. Ә язга таба күршесе Сәхнптәннең бердәнбер казы юкка чыга .. Аны Шәйдулла абыйга сылтыйлар... Юк. Сәхиптәй түгел, андый уйны башына китерергә дә курка ул. Туганнан бирле белә бит күрше малае Шәйдулланы, анын карак түгеллеген белә, яхшы егет икәнен белә! Ә башкалар «Ул гына урлаган!» дип шау салалар Өеннән өстерәп чыгаралар да. урам буенча дөмбәсли дөмбәсли, каравыл өе төбеңә китерәләр һәм шунда яңадан котырынып кыйный-кыйный, ерткычларча үтереп ташлыйлар
— Юк, Шәйдулла абый шикелле гадел кешенең, ике сугышны кичкән солдатның үз күршесендәге ирсез хатынның актык казын урлавы мөмкин түгел, һич кенә дә мөмкин түгел! — дип. бүген дә бөтен дөньяга кычкырасы килә. Юк, ышанмыйм мин моңа! Чөнки Шәйдулла абый саф күңелле, саф куллы, басынкы холыклы егет иде Зургамы, кечегәме — тырнак белән лә чирткәне, кешенең сыңар кыяк суганына да кызыкканы булмады аның Нәселләрендә юк нде андый гадәт'
Бу әшәке самосуд вакыйгасы Тулбайның шул чак кешеләре вөҗданына канлы тап булып төшә. Хөк<«м тикшерүләре дә булып карый. Ләкин үз гаспсезлеген исбат итәргә тиешле бердәнбер кеше — юк Ул үтерелгән Шәйдулла абыйның күрше казын урлавын күрүче лә һичкем булмаган. Ә үз котырыклары белән кеше үтерүчеләр ничектер җил- яңгыр тими калганнар.
Шулай да авыл иске яраларын ямап, ул көннәрнең бу шомлы вакыйгаларын онытып килә иде инде. Тозсыз ипи. җитен күмәче, имән чикләвеге алабута, юкә кайрысы һәм тагын күпме үлән яфраклары белән җан асраган чакларын, чыра яндырып җөй тегүен, әллә ннндн үзле батчык белән сөяк-санактан «сабын» кайнатып кер юуларын, үзе суккан киндерне манып, эченә чүбек түшәп, бишмәт тегеп киюләрен, кияүгә бирәсе кызларның киндер яулык ябуларын һәм шхндый күп төрле хәлләрне хәзер инде ул ерак үткәндәге очраклы көннәр итеп.
көлемсерәп кенә искә ала. Кешедә хәтер көченә караганда оныту көче, кичерү гадәте өстенрәктер, ахры...
Иртәгесен Шәмәккә Хөршит түтәй янына киттем. Толымнарына кояш үреп аккан вак чишмәләр дә. тау итәкләреннән аларны урап уза торган борма сукмак та мәңгелектәй һаман шул көйгә бер үзгәрешсез яталар шикелле. Хәтта ак ташлы кара балчыкта уелып калган яна чабата эзләренең берсе минекедер сыман тоела. Әйтерсең кичә генә шушы сукмактан Шәмәк сабан туена килгәнмен...
Бактың исә, түтәйне күрмәгәнгә алты ел узып та киткән Бәхете булмады ул кызның. Сәетгәрәй җизнине ачлык елны Чистай юлында үтереп ташлаганнар Шул тамак бәласе инде... Карт белән карчык безнекеләргә хат язган иде: «Угылымыз Сәетгәрәй вафатыннан таудай кайгу-хәсрәт басса да, вәләкин киленебез Хөршитбануны үз йорты- мыздан читкә чыгармас идек. Әгәренки Фәрхулла кода сез фатиха вирсәгез, без аны кече углымыз Мирсалихка никахламакчы булып торамыз...» Шундыйрак сүзләр тезеп яздырган иде теге юма телле «асыл кодагый». Билгеле инде, безнекеләр бик тиз риза булды. Ә Мирсалих минем белән укып йөрде, түтәйдән өч-дүрт яшькә кечерәк. Гаҗәп бу дин дигән нәрсә: Хөршит белән Мирсалих үзләре ризамы, бер-берен яраталармы — сорап та тормыйлар. Гарәпләрдә олы туган үлсә, аның хатыны, мирас буларак, кече туганга калу тиеш булган. Шул гарәп шәригатен татар тормышына күчергәннәр дә куйганнар..
Күрештек, сөенештек, яшьләрне дә сөртештек. «Яшь җизни» дә ачык йөзле, түтәйнең дә тормышы тулы сыман, беренче бала да туган, кодалар да якты чырай белән кунак иттеләр, әмма бу йортта каядыр кизләнгән тигезсезлек, бастырып та басылмаган эчке сагыш, түгелергә торган яшертен моң барлыгы барыбер сизелеп тора иде. Иртәгесен түтәй белән Мирсалих мине чишмәләргә хәтле озата килде. Берсе нелеп чишмә суларында битен юды, берсе кушучлап су эчте, «салкын чишмә сулары да басмый йөрәк янганын» дип, уйнап кына җырлаган булды... Авыр иде. Озак юанмый хушлаштым да китеп бардым. Бу ике җанның күңелләре һаман әвеш-тәвеш икәнлеге тагын да ачык күренде...
Ә бер елдан Мирсалихнын Донбасска чыгып, үпкәләренә суык тидереп кайтуын һәм җәй буе түшәктә ятып, көзгелектә гүр иясе булуын ишеттем...
.. Ачлык елны безнең авылдан киткән иллеләп хуҗалыкның бик күбесе чит якларда төпләнеп калган, җан башыннан кабат өләшенгән җир күләме шактый киңәеп, күпләр атлы, сыерлы булган, күпләр каралты- курасын рәтләп, өс-башын сипләп, ничек тә алга таба үрләргә, «кеше арасына керергә» тырышканы күренә...
Яшьләрдә дә күңел көрлеге үзеннән-үзе бөркелеп тора. Хәтта әдәп- инсаф, юашлык иясе кызлар да ничектер кыюлана төшкән шикелле, кич саен аулак тыкрыкларга уенга чыгалар. Байтаклары наданлык бетерү мәктәбенә йөреп, кайберләре хәтта язу таный башлаган. Тик авылда клуб та, уку өе дә, комсомол ячейкасы да юк икән әле...
Минем яшьтәшләр күп түгел- Хаҗип, Харис, Гата, Васыйл, Гали, Мөбарәк, Идият. Барыбыз сигез егет «никрут» булып, гармун күтәреп, урам әйләнә башладык. Тик нишләптер, без малай чактагы никрутларның «Алма битләр кала бит...» дигән моңлы җырын да, «Приюмның эчләрендә җан алучы бар икән...» дигән зарын да җырламыйлар. Хәер, патша да юк, солдат дигән сүз үзе дә юк шул хәзер. Кызыл Армиягә алынуны исләренә дә тыкмыйлар. Колак-күз бозу, тәмәке суы эчеп үпкә гыжлатулар юклыгын әйтеп торасы да түгел. Озын, таза гәүдәле Вәлиулла Галие кайгыра:
-Алмаслар инде, малай, мине,-ли - Атага берле бит Картларны карарга кушалар икән. и р и
Бәләкәйдән үк юаш булып, без күрсәткән бала чак җәберләрен күз яше белән күтәреп кимсенеп үскән Идият дуенын да кайгысы зур: '
— Кая алсыннар мине,— ди.—Гари-ип ич мин *
Әйе шул: бишектә чакта ук чәчәк белән каты авырып, күзләре зәгыйфьләнеп калган, чак кына күрә ул. Мөбарәкнең дә эшләре шәптән 5 түгел: тумыштан ук акылга туеп җитми калган Шулай да ул безнен < белән урам әйләнергә чыга, кичке уеннарда катнаша; ШУК сүзләр белән ~ көлдерә дә җырлап җибәрә: ' <
Акча бездә бер букча. Җефәк бездә мунчала Кыз икәнен шуннан белдем. Бергә кердек мунчага
Аның көтмәгәндә яңгыраган бу шаян җыры барыбызны да шаккатыра Тик ана берәү дә ачуланмый, хәтта кызлар да гаеп итмиләр, чөнки ул авылның олы сабые, берәүгә дә зыяны тими торган саф күңелле. §; җор сүзле диванасы
Ә Гата — безнең барыбызны да ияртеп баручы җыр остасы, кар- < лыкканрак тавышы белән бөтен урамнарны яңгырата. Әмма ул җыр- - дан да бигрәк сызгырырга оста. Ул кичен урамга чыгып, үзләренең д Дусай очыннан озын итеп, әче итеп, уйната-сайрата бер сызгырып = җибәрсә, арыякнын Кабыккүпер очындагы кызларга да барып ишете- 3 лә. Ә бу ара кимендә өч чакрым бардыр. Шулай да аны берәү белән дә бутамыйлар: «Гата сызгыра моны!» диләр. Тик аны да алмадылар, үпкәсеннән нәрсәдер тапканнар, имеш. Шулай итеп без Хажнп, Харис, Васыйл һәм мин генә алынып кайттык.
Бездән арттагы буын ла үкчәгә басып килә җырлата торган Мөфти Ибраеның Исран белән абыйның Вәлие, Галимулла абыйның Каюмы, Тимере һәм тагын дистәгә якын кичәге «юеш борыи»иар бүген егет булып җиткәннәр, ә Гыйльметтин белән Һадиулла өйләнеп, олы кеше булганнар. Әлеге яшь егетләр безгә караганда күп дәрәҗәдә кыбырсык, җилкенчәк, шук һәм йөгәнсез булып күренәләр Бигрәк тә безнен Вәли, төнге урамнарны гармун белән айкап-чайкап чыга да ишләрен ияртеп, әллә ниләр кыланырга тотына Тиктомалдан Салри картның арбасын ишегалдыннан алып чыгалар да югары очтагы басу капкасы төбенә менгереп куялар. Икенче төндә берсе безнең янга килеп, Вәлигә нәрсәдер пышылдый. Бу тиз генә өч-дүрт иптәшен ияртә дә юк була. Иртәгесен авыл шау итә арыяктагы бер кыз үзенең сөйгән егете белән лапасларындагы арбада йоклап яткан, имеш Болар шул «изге йөк»не сак кына тартып капкадан чыгаралар да каравыл өс янына китереп куялар Ә тегеләр яшьлекнең татлы йокысыннан кояш чыкканчы уяна алмаганнар, имеш. Монысыннан мин дә көлдем монда үткен шуклык, җорлык бар иде. Ә менә аларнын өченче кыланышлары — әшәкенең теге ягында булып чыкты Түбән оч Жамалый абзый Хәтирәттәй белән кунакка киткән, кызы аулак әй ясаган Керлек, уйнадык. Ләкин Жамалый абзыйның жыйнак кына гәүдәле. бнк сянкем.те Мәгъфурәсе егетләрне кунарга калдырмады. Вәли белән Исрайнын чока ачуы килде... Иртүк торып урамга чыгучы кешеләр дегет сибелгән капканы бу гөнаһсыз кызларның елый-елый юып йөрүен күрәләр Искедән үк килгән әшәке гадәт! Капка буяудан ла клбахәтрәк уч бар микән Дегетне капкага түгел, һич гаепсез кызнын нурлы пизенә. анын ата- апасы битенә сылау дигән сүз ул Бу шул ике ахмак малай »ше генә иде, ләкин тотылмаган — карак түгел, диләр. Аннары безнен «никрут
Бәләкәй чакта мине Исмае, Мөбарәкша Хәйбулла абзыйның
лар» арасында андыйларга акыл кертерлек усалраклар да юк иде. Сүз белән кермәгәнне кайчакта тукмактай йодрык яхшырак кертә ич...
Кызлар жыела торган көзге талкы мунчаларын уздырып, җырлыйсы җырларны җырлап бетереп, аласы вәгъдәләрне алып, октябрь ахырларында китеп бардык. Кукмарада ук аерылышырга туры килде: безне төрле командаларга бүлеп, төрле эшелоннарга төяп, төрле урыннарга озаттылар...
Андый чир дә була икән
Юлларыгыз еракка булып чыкты, мин дигән малай Бәләкәй чакта Себергә киткән идең, ә егет булгач Белоруссиянең башкаласы Мински- дагы Аерым элемтә эскадронына килеп эләктең, «Мәшрикътән — Мәгьрибкә» дигән сүз шушы була торгандыр инде...
Шәһәрне урталай бүлеп уза торган Свислочь елгасы буендагы уйсуда Кошар мәйданы, мәйдан уртасында бердәнбер ике катлы таш йорт — ул сезнең казарма, көннәрегез шунда уза. Бакыр чәчле яһүд егете Мойше иртәнге алтыдан ук бик матур итеп, бик моңлы гына сузып, җиз быргысын уйната, шул секундта ук дневальный «подъем!» кычкыра. Биш минут эчендә киенеп чыгып, стройга бас һәм ат аранына йөгер. Ярлы кеше малы шикелле йөнтәс кенә, җыйнак кына гәүдәле, «Литр» исемле җирән атың бар синең. Ул үзе бик тере, янына килеп басу белән бии башлый, борыны белән тун кесәләреңне капшанып, ипи эзләргә тотына. Син аның астын тазартып, кулга кимәле киң щетка беләнгәүдәсен чистартып, сыйракларын кыргычлыйсың, ялларын тарыйсың, аннары команда белән улакка солы саласың. Ит күрмәгәнгә үпкә тансык дигәндәй, атсыз үскән малайга бу эшләр бик шигъри булып күренә, шул өтек кенә җирән алашаның үзен дә бик яратып киттең әле син. тик исеме генә әллә нинди аның. Бүтән егетләрнең атлары «Карчыга» да, «Бөркет» тә «Юрга», ә бу — «Литр» Каян тапканнар шундый сәер кушаматны? Хәер, яшьлек хыялга саймыни — син аны озын торыклы, зифа гәүдәле Җирән кашка итеп күрәсең. Шундый- рак шигырь юлларың да туып килә бугай инде...
Килгәч тә унбиш көн карантин уздырганда, шуларны кәгазьгә төшереп. «Соңгы рәсем белән соңгы хат» дигән исем куштың да «Безнең юл» журналына җибәрдең. Хәрби формада төшкән рәсемеңне дә «яшерен» бер өмет белән шул конвертка тыктың. Айдан артык ут йотып йөргәч, журналның уникенче саны килде. Калтыранган кулларың белән ачып карасаң, шигырь дә. рәсем дә басылып чыккан! Куанычың Каф тавыннан биек булгандыр. Бу синең «Безнең юл»да басылган икенче шигырең генә иде әле. Ә соңыннанрак «Кызыл Татарстан» газетасында мондый юллар укыдың: «Азад Себер» ләм «Яшь эшче» битләрендә күренеп килгән Ш. Маннурның «Соңгы рәсем белән соңгы хат» дигән лирик поэмасы, тартынмый әйткәндә, укып туймаслык гаскәриләр җыры булып чыккан Бигрәк тә «Сигнал җыры» белән «Җирән ат» кисәкләре. Монда бары атны гына артык сәмавиләштереп тәсвир итүдән сакланырга кирәк. » Моны Г. Кутуй язган иде. Бу синең матбугатта беренче тапкыр телгә алынуың, беренче тапкыр җылы сүз ишетүең иде.. Бик тә куанып йөрдең. Тагын да «шәбрәк» әйбер язу хыяллары белая исереп яши башладың.
Мәгәр дөнья дигәнең гел кояшлы булып кына тормый икән. Синең башыңа «мәхәббәт яшене» китереп сукты, син «гыйшык чиренә мөбтә- ля» булдың. Хәер, унбиш яшьтә үк бер тапкыр «гыйшык» тоткан кеше инде син. Ул чакта да бик авыр кичергән идең. Яраткан кызың янәшә
партада утырса да. аны мен ел күрмәгәндәй сагыш утларында яна идеи. Искән жилләр, узган еллар юып киткән иде анысын, ә монысы бөтенләй акылдан яздыра сине, хат язмын' Солдатнын һәр сәгате сакаулы булса да, көй саен син ана хат озатасын, ул хатлар гел шигырь белән, ачы һәм татлы сагыну белән тулган була, ә кызыен бер генә жавап та бирми. Инде ярты ел узып бара, бер хат алганын юк ♦ Ә үзе бит «Маннусым!» дип кенә эндәшкән була иде сина Эх, бу в кызлар' Тора-бара син бөтенләй гөч йокысыннан калдың өзлексез < башын авырта башлады, дөньяның кызыгы бетте Таһир-Зөһрә. Лән- < лә-Мәжнүннәр турында укыгач, алар гыйшкына көлеп кенә карый идеи, борынгы китаплар артык күпертеп язганнар, янәсе Гомумән * сезнең заман яшьләре «чын мәхәббәт» дигән үзәк өзгеч нәрсә булуына < бик ышанып та бетми, ә кайберәүләре «ирекле мәхәббәт» дигән теория S чыгарып, кеше күңелендәге барлык нечкә хисләрне натуралистик тупасландыруга өндәп маташалар иде. Әмма чын. олы мәхәббәт бар икән. 3 Көтмәгәндә йөрәгеңне керпе бияләй белән кысып алгач, һәм башкөлләй < гыйшык күленә баткач кына төшендең син моны. Сөйгән ярлар алдый. * хат та язмый, ат алдамый, ат бик акыллы, дип елмаю катыш үпкә сиздереп чатлар язуын да җиңеләйтмәде синен хәлеңне... £
Ниһаять, баш чатнау, йокы күрмәүләр артык кискенләшкәч, эскад- = рон «лекпомы» сине корпус врачына жибәрде. Дүрт шпаллы карт медик < күзләреңне йомдырып, кулларыңны суздырып. чүгәләтеп, боргалап 2 шәрә күкрәгенә аркылы-торкылы сызгалап, тагын әллә ниләр кыланды = рып карагач, башын чайкап куйды да әйтте
— Нервыларыгыз чарпалып беткән' Нәрсә, берәр кайгыгыз бар з мәллә?
Нәрсә дисең аңа? «Мәхәббәт сагышыннан шулайга әйләндем», дип әйтә алмыйсын бит инде, куар да чыгарыр һәм «дәвалану» өчен ике-өч тәүлеккә «губа» VIII бирүе дә мөмкин. Ык-мык килдең, аптырагач: «Шигырьләр язгалыйм...» дигән булдың
— A-а. яшьлек чире! Кызлар — актриса, егетләр — Пушкин да Лермонтов! Ә килеп чыга — коры куык!—диде ул, зәһәр генә көлеп Син кып-кызыл булдың, әйтер сүз таба алмадың. Менә шул рәсемле шигыреңне жәеп саласы иде өстәленә, укып карасын иде Юк шул, син бит татарча гына язасың...
Шулай да ул карт сәер кеше булып чыкты «Симуляция белән йөрисен» дип. корсагыңны йод белән майлап, «губа» биреп чыгармады, уч төбедәй генә кәгазьгә нидер язды да шундый ук бәләкәй пакетка тыгып:
— Эскадрон командирыңа бир,— диде
Ике шпаллы командирың ул язуны укып карады да. почмагына резолюция сугып, штабка жибәрде.
— Иди, поправляйся,— диде.
Син һични аңламый чыгып киттең, штаб канцеляриясендә сипа өч айлык отпуск кәгазе язып, юлына «летер» һәм акча биреп чыгардылар. „
Куаныргамы, үкенергәме дигәндәй катып калдың син. Килүеңә алты ай тулып узуга кайтып кит. имеш!.. Ә кая кайтырга’ Тулбайда үз өен, иккән игенең юк. Казанда таныш-белешен, почмагын юк Ә Себертә үк китеп барсаң?.. Сина «кысыр чир» бирүче шунда ич һәм бу чирдән терелү өчен аны күрү, янында булу, туйганчы сөйләшү генә кирәк ләбаса Ләкин булмый шул Әллә бар ул анда, әллә юк. Эчендә жаны булса, бер хат язмас идемени’ Бәлки ул әллә кайчан кияүгә чыгып, бөтенләй башка бер жиргә киткәндер... Шундый эчпо- шыргыч уйлар белән саташып, Казанга юнәлдең син. Башына ябышкан
VIII Губа — гауптвахта.
мондый тиле сагыштан өч айлык түгел, өч еллык отпускы да айныта алмаячагын белсәң дә, Казанга кайтып, ичмаса, әдәби дөнья белән танышмакчы булдың.
Анда сиңа булышырдай иптәшләрең дә бар икән әле. Үткән көз үзең белән Себердән килгән сабакташың Сәми Кәримуллин үз караватының яртысын бирде. Шулай итеп ТКУ студентлары торагында кунып йөри башладың. Яшьләр гәзите редакторы Фазыл, Дусай мәктәбендә укыганда «Җир әйләнү» бәхәсенә олы сары бәрәңге күтәреп килгән сабакташың, Татсоюздан эш табып бирде.
Әнә ничек үскән ул хәзер! Синнән ике генә яшькә олы иде, шулай да, әйтүенә караганда, Азии отрядында Колчакка каршы сугышларда катнашырга, комсомолда эшләргә, укырга, хәтта редактор булырга өлгергән!
Борынгы гашыйклар үзләрен дүрт стена эченә бикли торган булганнар, имеш. Син дә үзеңне Татсоюзның бай китапханәсенә яптың, Көн саен кичкә хәтле шунда утырасың да китаплар төяп өеңә кайтасың. Әйе, «өең» дә бар синең хәзер, Подлужный урамдагы Әйдри бабайның бер сукыр почмагында яшисең, аны да дусларың табышып бирде. Яз үзенең иң матур көннәрен тантана итә, Казан болыннарының бөтен киңлегенә җәелеп Идел ташыган. Агачлар беренче саф яфраклар белән күмелеп килә. Каршы үрдәге пединститут бакчасында сандугачларның кичтән алып таңгача дигәндәй ашкынып сайрашулары баш очындагы ачык тәрәзәдән өйгә агыла. Алар гыйшык җыры түгә, ә син сагыну утларында янып, Онегин, Татьяна, Ленский, Демон, Мцыри, Печорин, Чайльд һарольд, «Мәкер һәм мәхәббәт», Фауст, «Кышкы әкият»ләр дөньясында өзгәләнеп ятасың. Барыннан да бигрәк Пушкин белән Лермонтовның шундый ачы, үкенечле, фаҗигале үз язмышлары елата сине... Бар икән шагыйрьләр дөньяда! Алар алдында үзеңне шагыйрь дип атау — бик зур оятсызлык булачак икән. Ә син шигырь язган булып йөрисең, шагыйрь буласың, имеш! Ә үзеңнең, шушы егерме өч яшеңә җитеп, шул арны укыганың да юк иде! «Таш мәчеткә агач мөәзин» дип, мөгаен, синең хакта әйткәннәрдер!..
Шулай итеп, син ул язда дөнья күләм шигырь бакчасына баш тыгып, хәйран калдың, пичәмә соклангыч исемнәр ачтың һәм: «Әнә ничек язарга кирәк икән!» дигән сабак алдың. Моңарчы синең уч төбедәй күңел түреңдә ятимчә моңлы һәм яшен чыбыркылы Тукай белән көч һәм матурлык алласы Такташ кына бар иде, ә хәзер күңел түрең яңа аллалар тулган киң бер мәрмәр сарайга әйләнде.
Тик яңа аллалар да синең хәлләрне җиңеләйтмәде. «Гыйшык чире» тудырган сагыну сагышлары, йокысыз төннәр, баш чатнауларың хәттин ашып бара. Татсоюз секретаре Вайнштейн апаң сине үзенең шәхси дусы булган бик һәйбәт врачка җибәрде. Ул врач синең нн эшләвеңне, ата-ана, әби-бабаларыңны сорашып чыкты да әйтте:
— Сезнең нәсел-нәсәп җир сөрүче, физик эш кешеләре булган. Ә сез интеллектуаль хезмәткә тотынгансыз... Баш миенең, гакылның фикерләү көче берничә укымышлы буынсыз үсеп, ачылып җитми... Менә нидән сезнен баш чатный! Кабул итә алмый ул сезнең шигъри йөкләмәне... Ихтимал, үзегезне көчләмәү кирәктер...
Син шунда ук күтәрелеп бәрелер хәлгә килдең. Бу «шәхси дус»: «Кая син чабаталы башың белән изге Парнаска үрмәләп маташасың?» дигән мыскыллы фикер әйтте ич. Аныңча, бабаларың тирес түккән икән, син дә шул эшеңнән аерылма!..
Юк, синең «чир» үзе дөньяда яшәсә дә һәм, ихтимал, бик күпләрне саргайтса да, медицина аны җиңә торган дару тапмаган икән әле... Ә син һаман шул бер исем белән саташып, күз алдыңнан бер генә минутка да шуны җуя алмыйча йөрисең. Яңасебер каласының булачак артисткасы Фәлән Фәләния иде ул, «Сүнгән йолдызлар»да кыз ролен
соклангыч итеп уйнавы белән богаулады синец күңелне. Шуннан бирле ул синең һаваң, сулышын, яшәешең булып китте... Ә хәзер... Сыңар сәламе дә юк... Инде ничәмә айлар!.. Фәкать шул авыр кичерешләр, шул өзелеп сагынулар аркасында гына бөтен дөнья сиңа боек булып, төссез буяуларга күмелгән булып күренә; май чәчәгедәй көләч көнне соры . болыт кочаклый, баласыз каз, ялгыз кәкүктэй син дә ялгыз башың. * Дөньяның яме дэ юк, шат кешеләр дә юк син кайгылы булгач... Берәү с булса, кул селтәр иде, ә син аны онытырга да, үзеңнең шушы саф, х ләкин мескен хисләреңне җиңәргә дә теләмисең, булдыра да алмыйсың, s Киресенчә, йокысыз төннәрнең берендә шул газаплы уйларың, шул < кайнар сагышларың кәгазь өстенә түгелде синең, эч сереңне бушаттың £ һәм шунда калсын иде ул...
Юк шул, һәр шагыйрь хис колы булган шикелле, син дә шундый 5 бер тинтәк идең: үз зарыңны кешеләргә дә ишеттерәсең килде. Якшәм- a беләрдә «Мәдәният йорты»нда була торган әдәби түгәрәккә алып кит- £ тек. Анда сиңа Го.мәр Гали белән Гадел Кутуй очрады.
— Укыйсыңмы берәр яңа әйбер? — дип сорадылар ♦
Шундый ниятең барлыгын белгәч, эчтәлеге белән кызыксындылар
Диванга утырдыгыз һәм син «Сагыну җыры» дип атаган шул шигырен- £ не укып бирдең. Икесе дә бик яраттылар шикелле, чөнки журнал редак- ~ торы Гомәр Гали әйтә кунды; 2
— Давай, Мәннүр, без моны «Безнең юл»да басып чыгарыйк, бүген монда укыма, редакциянең укучылар өчен бер сюрпризы булыр! — * һәм шигыреңне портфеленә үк төшереп җибәрде ул. Олы журналда әле ике генә шигыре басылган яшь авторга моннан да бәхетле тәкъдим Э булуы мөмкин идеме?.. Әлбәттә, син берсүзсез риза булдың... һәм озак та көттермәстән. журналның егерме сигезенче елгы бишенче санында ул шигырь басылып та чыкты .
Куанып кулына алдың, укый башладың...
Ә шигырь уртасында рамка бар, анда мондыйрак сүзләр язылган: «Пессимизм — пролетариат әдәбиятына чит бер нәрсә. Үлеп бара торган капитализмның соңгы шыңшынуы Ш. Маннурның бу шигыре, пессимизм үрнәге буларак, каты тәнкыйть утына тотылсын өчен басыла...»
Менә сиңа сюрприз!.. Башына суккандай миңгерәп тордың да, һични аңлый алмыйча, редакциягә йөгердең.
Гомәр Галинең үзен күрә алмадың. Ә редакцнядәгеләр болай диде:
— Синеңчә, ничек кирәк тагы? Әллә кырыйларына чәчәкләр тезеп чыгарыргамы?
Менә Жавап, ичмаса! Сиздеңме ничек килеп канканыңны? Үзен дә Һаман тинтәк көртлек шул син. Акыл керми сиңа!
«Дүрткүзэнең каршына чүгәләп, иң җылы хисләрең белән маңгаеннан сыпыра башладың—ул синең беләгеңнән «хап!» итеп алды. Медерәй 1 малае, бик дус иткәндәй елмаеп, янына килеп үтыргач, бөтенләй эреп төштең. Ә ул сине шул дусча елмайган килеш кенә «тәк дерәгә» борып чеметеп китте
Юк, син боларны исенә дә кертмәдең. Усал ният белән эшләнмәгәндер, үзем уйлап бетерми язганмындыр дигән фикергә килдең. Чынлап та, теләсә кем теләсә ничек язса, нәрсәләр генә булмас иде әдә- бИЯӘТшигырьие яратучылар да аз булмады. «Менә икенче кат укыйм, һаман аерылып булмый, ник яздың син моны?» —диде Кави Нәҗми
» Медерәй- Мехәммэтрехнмнән бозылган.
абзац, трамвайда очрашкач. Мактавы идеме, хөкем итүеме — сорама- 1 дың, оялдың.
— «Сагынуны . » язган шагыйрь сез буласызмы’ — дип күреште тел галиме Гыйбад Алпаров.— Рәхмәт, бик матур шигырь. Киләчәктә дэ шулай уңышлы иҗат итегез,— дип өстәде. Үз иптәшләрен арасыннан да хуплаучылар табылды, аерым өзекләрен кабатлап йөри башладылар. Шулар өстенә ул заманның атаклы җырчысы Ситдыйк Айдар бу шигырьнең берничә строфасын халык көенә җырлый да башлагач, синен борын үргәрәк чөелеп китте. «Соңгы уйлар» дигән яна шигырь язып бастырдың. Бу синең ТАПП кешеләре белән бәхәсләшергә маташуын иде. Менә шуннан сон инде башланды!
Әлеге әдәби түгәрәк җыелышларында яшьләрне акылга бик оста өйрәтә торган Ф Мөсәгыйть иптәш барлыгын истән чыгаргансың, ахры, син. Иң элек ул китереп тондырды синен башка мамыктай йомшак сүзләрен. Син исәнгерәп торган арада:
— Буржуа сыбызгысы' Кулак сандугачы! Чыкылтап торган чит элемент!—дип мактарга да өлгерде ул.
Кинәт айнып киттең син, хәтта көлемсерәргә теләдең, чөнки бер «юаныч» таптың. «... сандугачы» ди бит. Кулакныкы булсаң да —сандугач! Әгәр «кулак каргасы» дип атаган булса, нишләр идең? Ә сандугач ул — сайрый ала! Димәк, син — шагыйрь!
Озакламый Хәнәф Наум иптәшнең «Сыйнфый көрәштән качу жыр- • ;.ары» дигән мәкаләсе чыкты. Ләкин монда да син үзең өчен бер генә яфрак булса да «баллы какы» таптың. «Маннур — яшь талант...» дип башлаган ул үзенең мәкаләсен. Мондый олы сүзне үз гомереңдә беренче тапкыр ишетүең бит әле синең!..
Әйтергә кирәк, син дә усалланып барасың хәзер: «Исемсез шигырь» белән җавап бирдең. Шуннан соң әдәбият тирәсендә йөрүче Хәйретдин Вәли каләм тибрәтте. Кайчандыр чукынган Гәрәй шәкерт белән тиңләп, монастырьны сагынучы, монахлар җырын җырлаучы дип атады ул сине. Көләсең килде. Святогор монастырена күмелгән Пуш- кинча җырлый беләсең килү турындагы фикерне дә аңламаган. Уфадагы «Яшь юксыл» гәзитендә Г Гозәйров иптәш мәкаләсе басылды. «Бөтен дөнья кайгысы» («Мировая скорбь»). «Байронизм» һәм тагыи шундый бер дә хәтәр зур тема күтәреп, синен белән Уфа шагыйре Гайнан Хәйрине тирги иде ул. Бу да бер кәмит тоелды сиңа дөнья- 1 күләм филләр абзарына ике мескен бәрәнне ябып камчылау кәмите... 1 Галимҗан Нигьмәти', Гомәр Гали, Кави Нәҗми иптәшләр дә синең өлешкә тигән үз сүзләрен бик тә үткәзерлек итеп әйтеп бирделәр. Нур Баян иптәш «Кызыл яшьләр»2 гәзитендә «Кулак сандугачы» дигән | мәкалә белән чыкты. Әле кайчан гына синең «Соңгы рәсем белән.-» | шигыреңә бик жылы сүзләр әйткән Гадел Кутуй иптәш «Соңгы халту- . ралар» 3 дигән рецензия белән чыга. Анда ул Әсгать Айдар белән | икегезне бер тактага салып каезлый.
Болардан тыш Г. Теләш белән С. Каратай да үз бурычларын үтәделәр Ул чакга популяр пролетар шагыйрь Салих Баттал да «Ялгыз кәкүк» шигырен бастырып «Маннур монах елый монастырьда» дигән шикеллерәк мактау сүзләре белән куандырды сине. «Чаян»да ике карикатура чыкты, Әсгать Айдар белән бер биткә туры килгәнсез. Өстә, гел синең төсле кызылармеец чирәмдә елап ята. Күз яшьләре аяк очына җыелып күл булган. Аты ана: «Эх, солдатмыни син!» дигән шикеллерәк күз белән карап тора . Аста сыернын мөгезләренә, койрык очларына лампочкалар асып, имчәкләренә электр чыбыклары ялгап,
■ «Кызыл Татарстан» 1928.
’ 1929. Ноябрь.
«Кызыл Татарстан» 1929.
сет саудыру күрсәтелгән. Сыер янында, кружка тотып. Әсгать Айдар басып тора. Аның «электрдан сыер саудырырбыз» дигән шигыре бар иде бугай, шуннан көлгәннәр. Әсгатьнең үзе белән очрашкач, әйтте сина: «Бер дә кайгырма, агай-эне! Нихәтле тиргәсәләр, шул хәтле данын күбрәк тарала! Безне күбрәк укыячаклар! » Бу да бер юаныч ф икән ләбаса! Истәлеге якты булсын күпме тиргәлсә дә. һәйбәт күңелле, романтик йөрәкле, дуамал башлы, тәвәккәл егет иде ул. Аның ижат = юлы күп кыенлыкларга очрады, күп михнәтләр күрде, үзе ул Бөек х Ватан сугышында кыю разведчик буларак танылып, түше тулы орден х һәм медальләр белән кайтты. Ахыр сулышынача каләмен кулыннан < төшермичә, үз юлын намус белән кичте .. х
Көтмәгәндә шундый шау-шу кубаруга сәбәпче булган «Сагыну * жыры» нәрсә иде соң ул? Син аны тиргәлгән саен кабат кабэт төпченеп 3 күздән кичерә торгач, мәңгелеккә дигәндәй күңеленә сендерден. Ж.иде д төн уртасында уятып сорасалар да, бер сөрлегүсез укып китәр ~ идең:
I
Әх. сагынам, бәгърем.
Сагынам сине.
Шаулы көннәр тарта күнелне Боек яфрзк чәчкән кара каен Морфий кебек ашый гомерне. Май чәчәге кебек көләч көнне Шинель төсле болыт кочаклый Капкыннарга төшкән кыр казыдай. Кул-аякны кайгы бушатмый.
2
Төннәремдә уяу.
Иокым инри.
Керфекләрем сулыгып талганнар Салкын ташка басып хәл жыяргз. Хәл жыярга иде. туганнар
9
Бөдрә урманнарга кәкүк килер.
Кәкүк жырлар.
Кәкүк монаер
Ялгыз кәкүк кебек ялгыз башым Кеми сыкрар, кемгә елмаер?
Каз бәбкәсе бык шат. Шат булса да Канатларын жэеп кагынмый. Каз бәбкәсе кебек шат кешеләр. Шат кешеләр жирдә табылмый.
Б
Әх. сагынам, иркәм.
Ана баласын да
Минем кебек тирән сагынмас
Шомырт чәчәкләрен алка иткән
Шат минутлар инде табылмас.
Әх. нигә сон
Көчле мәхәббәттән
Өстен икән яшәү кайгысы?
Әйтче, жаным
Кайсы тармак якын.
Адаииырмас мнни кайгысы?
6
Баласыз каз нинди уйчан йөри. Башын түбән салып, моң гына. Ул, бичара, ниләр уйлый икән. Авыр хәсрәт йотып тын гына? Үзәгемне өзеп нигә киттең, Нигә мине ялгыз калдырдың? Болай да көл булган йөрәгемдә Шашкын төннәр уты яндырдың. Үпкәләмим, бәгърем. Сине сөю йөрәгемдә теләк булганга. Салкынайган елларымның дустын Эзләп чыкмыйм ертык урамга.
Изге тау монастыренда берәү яши. Шуның жырын менә белсәйдем. Әй. беләсем килә шуның жырын, Шуның кебек жырлап.
Үлсәйдем.
Болытларның чәче коңгыр-кара, Яңгыр килер, ахры, төн белән. Янгырлы төн килсә. Өзелеп сагынам.
Гомер итим, дустым, кем белән?
Беләсеңдер, жаным. һәр матур кыз Кояш нуры булып яналмый Синнән алып авыр кайгыларны. Шат яшәрлек дару табалмый. Менә синен янар күзен нуры Күнелемә утлар яндырды. Күкрәгемә салган кайнар кулын Югалмаслык бәхет калдырды.
9
Идел ярларында камыш үсә. Камышларда аккош була анда. Камышларга качкан аккош итеп Эзләп йөрим сине һәр таңда, һәр таң саен Идел ярына килеп. Сагыну жырын жырлап үтәм мин. һәр тан белән Идел комнарыннан Эзләреңне эзләп китәм мин.
10
Баласыз каз нинди уйчан йөри, Башын түбән салып, мои гына. Сагыну жырын.
Татлы сагыну жырын Сагынганга жырлыйм тын гына.
Шулай итеп, шактый өйрәнчек шушы әйберең өчен һич уйламаган җирдән бик шәпләп «мунча» керттеләр үзеңне. Күңелеңдә һәр көн нәфис бер моң белән уйнап торган сөю симфониясенең сиңа билгесез сәбәпләрдән кинәт өзелеп калуы йөрәгеңдә янган уй-хисләрне, сагыну һәм ялгызлык тойгыларын кәгазь өстемә түгәргә мәҗбүр иткән иде. Син әле ул кызга гына түгел, Такташка да. Пушкинга да үлеп гашыйк идең, алар шикелле тылсымлы итеп җырлыйсың килә иде. Ләкин синең бу яшьлек садәлеге белән тулган хисләреңне башкалар үзләренчә аңладылар. Бәлки ул чакта шулай кирәк тә булгандыр. Чөнки Тукай хәтле Тукайны да кыл өстенә сыңар аяк белән бастырганнар иде инде:
«Тукай шәп шагыйрь, ләкин ул идеология ягыннан ШУЛ КӨНГӘ эшче- крестьян массасына тәкъдим итәргә ярый торган шагыйрь түгел »IX дип язды Гомәр Гали бер мәкаләсендә. Ә Гомәр Гали ул чакның шактый акыллы кешеләреннән санала иде бит
«Мәхәббәт чире»ннән алган ялың шул арада узып га китте, яңадан эскадронга юл тоттың. Ләкин кылган «гөнаһларыннан» тәүбә итмичә ♦ киттең син, соңыннан үкенмәсән ярар иде!..
Мәскәүдәи узышлый «Эшче» редакциясенә кагылдың Мәхмүт £ агай Максудның күңел җылысы мул иде ул елларда, аның белән сөй- б ләшәсен килде. Сиңа бер мәкалә тоттырды да үзе каядыр чыгып ” китте.. Бу мәкаләне син ике кат укып чыктың. Казанда чыпчык өермә- * се күтәргән яшьләр иҗаты мәсьәләсе монда һичбер «ордым-бәрдем»сез, < дусларча һәм олыларча акыллы киңәшләр белән яктыртылган иде > Синен күнел эреп китте. «Кешене тотып яңакламыйча да туры юлга я кертү мөмкин икән!» дип уйладың... Озакламый бу акыллы кеше үзе 3 кайтып керде. <
— Мә,— диде ул елмаеп,— мәкалә бик әче булса, менә монын белән ф авызыңны тәмләп җибәр...— һәм кулына зур бер мандарин тоттырды. £
Әче буламы соң! Синек әле мондый әйбәт мәкаләне һичкайчан укы- = ганын юк иде. Чынлап та. ул елларда иҗат кешесенең бары тик ялгы- < шып гына эзләү, «гаепле» ягын табып, «революцион» фразалар белән г тулы шау-шу кубарып «фаш» итүләр тәмам туйдырып бетергән һәм яна = яшьләр әдәби мәйданга чыгудан өркә башлаганнар иде Ә яшьләрнен § ялгышуы гаҗәпмени? Алар әле. сәке йөзлегенә ябышып, беренче адым g нарын ясый торган бала шикелле генә ич ни тәҗрибә, ни белем' Демьян Фәтхи рабфакта, Фатих Хөсни урта мәктәптә укын, Фатих Кәрим белән Абдулла Алиш каядыр җир төзү техникумында бугай. Яшелләр әле сез, бары тик иҗат дәрте генә чиксез, бары тик ярсу күңел генә дөрли сездә!..
И егет, гыйшык зәхмәтеннән дәва эзләп, Казанга сәфәр кылган идең, бик яхшы дәваладылар анда сине! Әкияттәге теге бер киекнеке шикелле, шартлап сынган җиде кабырга биртелгән муен, ярылган баш! Инде шуларын да төзәттереп җибәрсәң, менә дигән шагыйрь буласың!.,
Алда икән әле җиләге...
Эскадронга кайтып төшү белән лагерьга чыктык җәйге өйрәнүләр башланып китте. Өч ай гыйшык ялында йөрүнен нәтиҗәсе бик гиз күренде: «джигитовка» ясый алмадым. Җитмәсә, минем үз «Литрым» да башка кешедә хәзер, мина озын горыклы. биек гәүдәле бүтән ат бирделәр, анын гадәтен дә белмим, габариты да башка. Кыр өйрәнүләрендә «атлы уенэнар бик күп була. Шуларның берсе болан аг өстендә чабып килгәндә иярнең алгы «дуга»сына тотынасың да, гәүдәңне сичектәй сузып җиргә ташлыйсың. Аягын җиргә тию белән гагын өскә сикереп, ат аркылы җилтерәп кенә икенче якка барып төшәсең, аннан— тагын бу кырыйга. Сикергәндә гәүдәң ат сыртына да, ияргә дә тимәскә тиеш Шул матур уеп джигитовка дин а гали Егетлек күрсәтү, янәсе. Ә мин, җебегән, аг аркылы сикергәндә анын сыртына «кунып» калдым да, дугадан кул ычкынып, артка таба шуып төштем Койрык яктан джигитовка ясаучы тинтәккә карт зтнын ачуы килде бугч ул миңа тибеп үк җибәрде дагалы гоягы нәкъ тез башына эләкте Мин,
IX «Кызыл Татарстан». 192У. Июнь.
аксак-туксак килеп, яңадан атландым, взвод командиры Жуков тагыи ; шуны ук кабатларга кушты. Бу юлы инде бөтенләй берни дә эшли алмыйча, бөтен эскадрон алдында әдәм хурына калдым. Ул өченче кат эшләргә әмер итте. Тезнең артык сызлавына бирелеп. «Не могу, товарищ командир»,— дидем. 1
— Получай трое суток! — диде командир.
— Есть трое суток...— дип мыгырдарга мәҗбүр булдым.
Өйрәнүләрдән кайткач, ул өч тәүлекне утырып чыгарга туры | килде... Бер дә кызык түгел икән. Өч тәүлек буе гарьлек һәм хурлык i уты өтәләп торды күңелне-
Рядовой солдатның өч тәүлек губада утыруы, болай караганда. I әллә ни зур «чепе» саналмаска тиеш иде кебек, ләкин алай түгел икән ул: эскадрондагы татар егетләренең кайсыдыр моны Казанга язып җибәргән, кайсыдыр гәзиттә басылып та чыккан, ә соңыннан Ф. Мөсәгыйть «Тагыи да Ш. Маннур турында» дигән мәкаләсендә бу хәлне менә мондыйга әйләндереп яза: «...Ул ничектер армиягә алына, ләкин анда да туры хезмәт итми. Революцион корыч дисциплина вак буржуа башбаштаклыгы белән сугарылган Маннурга ошап җитми. Симуләнт- леккә бирелә һәм башка ярамаган эшләр эшли, шуның аркасында гауптвахтада утыргалап чыга. Моның белән ул... үзенең пролетариат революцион тәртибе белән килешә алмаган вак буржуа сыбызгысы икәнен ачып сала...» X
Мондый юл белән эш иткәндә, чебеннән фил ясап булуына һичшиксез ышанырга мөмкин...
Болытлар һаман куера барды. «Бер бәхетсез — гел бәхетсез, тагын калдым ятларга» дип җырлаган, имеш, бер кыз. Мин дә шундыйрак хәлдә идем бугай. Егерме сигезенче ел ахырындагы сайлауларда әти картны хокуктан чыгарып ташлаганнар. Ул хәбәр бик тиз эскадронга I да килеп җитте һәм мине, «чыгышын яшереп кергән мулла малае» буларак, комсомолдан куып чыгардылар. Ярый әле, армиядән кумадылар. «Без капчыкта ятмый» дигәннәре менә ничек була икән ул! Ә бит эскадронның политругына бу хакта алдан ук әйтергә, сөйләшеп киңәш сорарга ничәмә тимтеидем. Юк, оялдым, курыктым, тел әйләнмәде! Ә хәзер — йөзем кызыл — үзем алдакчы...
Фаш ителгән мулла токымының комсомолдан куылу хәбәре Казан матбугатыннан да читтә калмый: армия хезмәтен тутырып, егерме тугызынчы ел көзендә Казанга кайтып төшсәм, таныш-белешләремнән берәү дә кул бирүче юк. Әле үткән ел гына дус булып, бергә рәсемнәргә төшеп йөргән иптәшләр «танымыйча» узып китәләр. Хәер, монын тагын бер бик мөһим сәбәбе булган икән: мин кайтыр алдыннан гына ТАПП идарәсе Кави Нәҗми иптәшнең «Ш. Маннур иҗаты хакында» ясаган доклады буенча карар чыгарган. Анда есенинчылык, пессимизм, үткәнне сагыну, чит сыйныфлар зарын җырлау, үзем дә шулардай булу, яңалыкны күрмәү һәм башка бик күп нәрсәләр әйтелеп: «...Татар пролетариат язучылары ассоциациясе Ш Маннурны үз сафыннан чыгара... аңа үз иҗатын яңа нигезгә күчерү, пролетариат тәрбиясе белән чыныгу чарасы итеп, производствога китеп эшкә керешергә киңәш бирә...» диелгән
Бу әйбәт карар булса да, чуртанны суга ташлау турындагы мәсәлне хәтерләтә иде. Тормыш дигәнең миңа гомер буе шул эш кешесе — пролетариат тәрбиясен түгел, буржуаз тәрбия бирде микәнни сон?!. Гәзит-журнал редакцияләренә кердем, ТАППка кердем, үземнең аидый ук «куркыныч бүре» булмавымны сүз белән аңлатырга тырышып карадым, берәүнең дә колагына барып җитмәде. Аптырагач, Тулбайга кайтып, атамның атсыз крестьян булуы, үземнең кулаклар белән кочакла-
X «Безнен юл». 12. 1929.
шып эчеп йөргәнем юклыгы (андый хәбәр дә басылган булган) турында белешмәләр лвян килдем,- әйләнеп та карамадылар И. мин пие да булганмын инде. Шундый шау-шулы фаш нт> карарын белешмә кәгазе белән сугып егам, имеш!..
Ә мин — укырмын дип кайткан идем, белемгә бик тә сусаган идем, ♦ бүгенге шагыйрь киң эрудиция кешесе булырга тиешлеге дә аксиома иде. Хәерле булсын инде, тагын күпмедер елларга белемсез генә йөреп < торырсың... г <
Армиядән Хак Максут белән бергә кайткан идек, Арча ягы егете х ул, бик әйбәт дус булып чыкты үзе. <
— Әйдә, киттек Донбасска! — диде бу бер көнне.
— Донбасска?..
Бу әйбәт тәкъдим. Күрмәгән як. Анда безнең авылдашлар да җи- У тәрлек. з
Декабрь башларында Сталино шәһәренә килеп төштек. Унөченче < линиядәге (урам) бер мишәр әбигә урнаштык — Хакның элек торган квартир хуҗасы. Ул монда армиягә хәтле дә эшләп киткән, аңа бөте- ♦ несе дә таныш, яраталар да үзен. Тиз генә эшкә урнашып, Рыковка а. руднигына укытучы булып китте. Минем андый эш эзләргә йөрәк җит- = мәде, бирмәсләр дә иде. Барып «Биржа труда»га язылдым, ул чакта < эшсезлек бетмәгән иде әле. Армиядән кайтканнарга бирелә торган 2 льгота буенча, мине ике атнадан металлургия заводына эшкә җибәрде- з ләр. Баштарак «ишегалды цехыжда «көрәк остасы» булып йөрдем, * аннары прокат цехына күчерделәр. Монда вальцовка станы аркылы вак сортлы рельслар, төзелешкә китә торган һәр төрле йомры тимер- арматур, тәгәрмәч шиннары һ. б. чыгарыла. Әйләнеп торган роликлар өстеннән ут төсле кып-кызыл металл сызгырып килә. Шуны озын саплы тимер кләшчәләр белән тиз генә эләктереп алырга да кирәкле үлчәүдә кисәр өчен электр пычкы астына тыгарга кирәк. Бөтен эш процессы техника ритмына корылган, шуңа бик нык күнегә бел, бер генә секундка да ачык авызлык күрсәтергә ярамый. Юкса, еландай ыжгырын килгән шул ут-тимер өстеңә сикерәчәк һәм «жаркой» исе чыгачак! Зур паровоз деполарын хәтерләткән бу кайнар цехның як-ягыннан җил уйнап торса да, кыш көне дә күлмәксез эшлисең. Тәннән шыбыр тир ага, биш чиләкле бактагы суның эчелеп беткәнен күрми дә каязсың. Бер сәгать эш, бер сәгать ял. Баштагы көннәр шактый авыр булды; гәүдәне көчкә сөйрәп өйгә кайтам да, мишәр әбинең ат итеннән пешергән бик тәмле пәрәмәчен берәр «дуржнна» сугып, идәнгә тәгәрәүгә, үлеп йокыга кигәм. Ләкин тора бара йокы ачыла башлады: язасы килә. Гашыйклар әйтмешли, жнде төн уртасында уянып китәм дә шигырь белән саташа башлыйм. Уйланып ятам-ятам да, «Барыбер басмаячаклар!» дип. икенче ягыма әйләнәм, яңадан йокыга китмәкче булам. Чөнки армиядән язып кайткан шигырьләремне бер-ике редакциягә биреп караган идем, еланны ялан куллай тотарга курыккан шикелле, укып та карамыйча, кире кактылар. Ләкин барыбер йокы керми — башта умарта кортларыдай рифмалар, юллар кайнаша. Ниһаять, бер хәйлә уйлап таптым, бөтенләй башка бер алым белән шигырь язып, башка бер имза белән Казанга җибәрергә! «Югосталь хатлары» днгән бер әйбер яздым, ул баштанаяк Туфан стиленә иярү булып чыкты. Ә кешегә иярсәң — һәр вакыт көчсез һәм суык әйбер язасың. Бу да шундый булган, тик үзем генә ул чакта сизмәгәнмен. Ихтимал, сизеп тә күз йомарга тырышканмындыр. Аптыраган үрдәк нишләмәс... Почеркымны бөтенләй үзгәртеп акка күчердем дә «Миннекәй Шушли- ыов» дигән имза куйдым һәм аның чынкый «пролетарски- биогртфия- сен язып, шигырьне «Безнең юл» редакциям вә алип "бәрдем. Ул басылмады һәм җавап та килмәде. Никадәр ямереаш маташкан булсам да, редактор барыбер таныган.
9. «К. у». 13.
97
— Маннур шигыре ич бу! — дигән дә кәрзингә атып бәргән.» Балаларча акылсыз шаяру шуның белән тәмам булды.
Ә язасы килү барыбер суынмады. Шигырьдә генә түгел, сөюдә дә һәлакәткә очраган малай бит мин хәзер. Шул чаклы өзелеп яраткан, сагынган кешем сөю белән уйнаучы булып кына чыкты... Бер ялгызым калдым...
Дөньяга яз ямьнәре керә башлагач, кичке уннан башлана торган төнге сменаларда завод дөньясы аеруча бер серле матурлык эчендә кала. Домна, вагранка ялкыннарына кушылып күкләргә менә торган ак парлы һәм кара кучкыллы мәһабәт шәүләләр әллә ничә төсләргә кереп, соклангыч бер күренеш тудыралар. Әле генә мартенда ка^йнап чыккан сыек корычны гигант чүмечләрдән формаларга агызганда уйнаклап оча торган аксыл-зәнгәр күбәләкләр, домнадан сыек ут хәлендә чыккан чуен гөрләвегенең бормз юллар белән агып, ком «буразна»лар арасына бәләк-бәләк булып ятуы, шлак чаннарын отвалга илтеп аударганда кинәт күтәрелгән зур янгындагы шикелле көчле яктылыкның бөтен күк йөзенә сибелүе, ә шул мәһабәт күренешләр эчендә кешеләрнең һичнигә исе китмичә, вак кына кырмыскалардай эштә кайнашуы, шулар арасында үзеңнең дә бер кырмыска булуың горурлык та, гаҗәпләнү дә уята иде. ■Бу олылык каршында минем үз көенечләрем бик кечкенә сыман булып жала. Мин аларның «бугазына басып», шушы яңа дөньядан «җыр коярга» тырышам. Бәләкәй генә фанер сумкама «әбәт» ипие белән бергә дәфтәр, карандаш та тыгып йөри башладым. Төнге сменаларда «ял почмагы» тыныч була. Кешеләр цехтан кергәч, башларын өстәлгә, кул аркаларына куеп, черем итеп алырга ярата. Кеше күзенә бик чалынмастайрак бер почмакка утырып, үз эшемә керешәм. Шулай күп төннәр буе утыра торгач, «Чуен ташкыннар» барлыкка килде. Ләкин, никадәр көч куеп эшләсәм дә, поэма җан теләгәнчә килеп чыкмады шикелле, чөнки күңел китек иде. «Болай әйтсәм — ярамас, болай — есенинча булыр, ә бу сүз — рух төшенкелеген күрсәтер...» дип, һаман курку белән эш итү кулыңны, күңелеңне, иҗат колачыңны бәйли икән... Шуннан инде яңгыравык сүзле ясалма шигырь, барын да җиңел генә җиңеп чыга торган схематик образлар килеп туа башлый...
Теге бер тәүфыйксыз каз бәбкәсе була ич. Җитлегеп килгән чорларында артык кыюланган булып оясыннан аерыла да бакчага керә, бәрәңге төбен казгычлый башлый. Яман да хәтәр ачуы килгән бакча хуҗасы аны тотып ала һәм: «Яңадан керәсе булма, үләт тигере!» дип, канатын бора да киртә аркылы ыргыта...
Ил эченә ирекле көннәр килгәндә мин унике-унөч яшьлек малай идем. Ул давыллы елларның көрәш һәм батырлык пафосы, күз күрмәгән яңалыгы, колак ишетмәгән ирек матурлыгы без үсмерләрне үз кочатына тартып алды. Аның мәктәпләре, китаплары, комсомолы безне иске хорафатлардан арындырып, яңа акыл кертте. Аның мораль принциплары безнең инде каныбызга сеңгән газиз нәрсәбез булып китте. Шулай итеп, совет чорының беренче ун елында формалашкан беренче яна буын барлыкка килде. Мин шулар эчендә идем. Инде «Тайга төбеннән», «Чиккән сөлге», «Елмаюлы кояш турында» дигән, кечкенә булса да, өч җыентыгы чыккан авторның кем җырын җырлавын объектив күз белән караган кешегә бик ачык билгеләргә мөмкин иде. Ләкин алай булмады. Безнең канатны да теге бәбкәнеке шикелле кирегә каерып, киртә аркылы ыргыттылар. Юк, ул чакта ук ачык аңладым: моны партия эшләмәде, моны вульгар социологизм геройлары, «марксизмны догмага әйләндерүче ТАППчы-РАППчылар гына эшләде... Нишлисең, һәр чорның үз трагедиясе, үз комедиясе була икән шул...
Сталино окружкомында милли инструктор булып эшләүче Шиһабет- динов иптәш шахтердан күтәрелгән ипле кеше иде. Утызынчы ел җәен»
дә ул мине чакыртып алды да шахтерлар арасына ликбезчы булып китәргә тәкъдим итте. Эшчеләргә уку-язу өйрәтү зарарлы эш булмастыр, дип риза булдым. Рудник шәһәр якынында гына. Анда барып урнашкан көннәрдә минем янга бер егет килеп чыкты... Кара куе чәчен артка тарап, «юнгштурм» өстеннән киң каеш бәйләгән, җилкә аркылы портупея таккан, җәй булса да кара күн тужурка киеп, хәтта чекист- ♦ ларча итәк астыннан гына бәләкәй наган да асып җибәргән. Мөлаем генә йөзле, гади генә сүзле бу егет үзен Максут Сөндекле дип таныш- < тырды. Болай мактанып-масаеп та сөйләшми, миңа «куылган кеше» < итеп каравы да сизелми, без аның белән бик тиз килешеп киттек. Ул х танылып килгән «пролетар шагыйрь» иде. Щербинка руднигында * эшли икән. Шушыннан Мәскәүгә барышы, хикәяләр җыентыгы әзерлә- < гән, мине дә юлга кыстый башлады. Ликбез эшенә тотынганчы ун көн- 5 лек ялым бар — һәм без Мәскәүгә китеп бардык. Үзем белән «Чуен У ташкыннар»ны да алдым.
Мәскәү «климаты» мин курыкканча кырыс булып чыкмады. Андагы < иптәшләр барысы да элеккечә якты йөз белән кабул иттеләр. Вил Садрый дигән күптәнге дустыбыз хәтта өенә дә чакырды безне. Күңел * канатланып китте. Мәхмүт абзый .Максуд СССР халыкларының үзәк & нәшриятында эшли икән, поэманы аңа күрсәттем, хуп күрде һәм = гонорарын «аккордно» түләү шарты белән басарга кабул итте. Минем 3 хәлдәге кешегә гонорардамыни эш! Басылуы мең алтын! я
Тагын байтак иптәшләрдә кунак булып, шигырьләр укып, күтәренке а күңел, күккә тигән баш белән шау-гөр көлеп туялмыйча. кайтырга =■ йөргән көннәрдә Такташны очраттым. Ул да бик әйбәт сөйләште 3 Ә үткән көзне Казанда мин аны күрә дә алмыйча, дөресрәге, күренергә дә куркып, китеп барган идем. Ул «Камил» дигән яңа драма язган икән, шуның буенча киносценарий эшләвең һәм Донбасска киләчәген әйтте...
...Утызынчы ел ахырларында без Сөндекле белән тагын очраштык. Донбасста «Пролетар» исемендә татарча гәзит чыга башлады, аны шунда эшләргә чакырып алдылар. Редакторы Борһан Мансур иптәш иде, ул Татцикның беренче рәисе һәм күп еллар «Игенчеләр» гәзнтеидә редактор булган кеше. Бу зур урыннарда эшләгән кешенең Донбасс хәтле җиргә һәм бәләкәй форматлы бер гәзиткә килүе дә. үзе белән бергә Зариф Бәширине ияртеп йөрүе дә шактый «табышмаклы» бер хәл булды. Донбасс работниклары да. редакциядә эшләүче яшь көчләр дә бу кешене бик үк өнәп бетермәделәр, чөнки Зариф Бәшири яше белән дә, шагыйрь булу ягыннан да шактый тузган иде инде. Соңгы күп кенә елларын Урта Азиядә уздырганга, мондагы шахтер тормышыннан бөтенләй хәбәрсез иде ул. Монда килгәч, эшче тормышын күрсәтү нияте белән шигырь язып, редакциягә алып килгән һәм ул болай башлана булган, имеш:
Китте поезд хутлап-хутлап.
Стансада торды бераз туктап-туктап-
Бу «атаклы» ике юл бик тиз таралып өлгерде, хәтта авторның үзенә дә такмаклап көлә башладылар. Монда гәзит чыга башлау шактый җанлылык кертте. Мәскәүдән Мансур Крыймов та шушы редакциягә килеп эшкә кереште. Донбассның үзеннән чыккан яшь көчләр Хәсә- нов һәм Айзюк Аитов иптәшләр дә журналист булып киттеләр. Гәзнтче булырга минем дә бик күз кыза. Өстәвенә, мин бит әле «Азад Себер.дә эшләгән «тәҗрибәле» кеше. Ләкин Борһан Мансур агай, бик яхшы кеше булса да, мине эшкә алырга, хәтта шигырьләремне басарга да курка- , - л
Моның әчеп ул үзе дә уңайсызлана бугай. Очрашкан саен миңа ягымлы сүз әйтергә, якты чырай күрсәтергә тырыша. «Сиңа бер эш
бар әле, Маннур: менә шушы шартлагыч газлар турындагы әйберче шахтер укырлык җиңел тел белән тәрҗемә итеп китерсәң, шәп булыр иде»... дигән була һәм өстәл астыннан әлеге «шартлагыч»ларны чыгарып, миңа суза. Олы кешенең сүзен ничек тыңламыйсың, күрсәтелгән вакытка эшләп китерәм һәм ул тәрҗемәләр, урын булганда, чыккалый- лар да. Шулай итеп, Донбасстагы татар шахтерына мин дә «хезмәт күрсәтәм».
Хәер, минем бу «хезмәт»ләр озакка бармады. Утыз беренче елның март ахырларында мин укыткан рудникка Әсәдуллаев дигән бер организатор килде. Аның иң беренче эше: «Казаннан куылып, монда килеп оялаган кулак җырчысы Маннурны» фаш итү булды.
— Идеология фронтын ват кемгә тапшырганнар! — дип шаккатты ул. Күрәсең, моны ул үзлегеннән генә эшләмәгәндер, мин РОНО һәм Шиһабетдиновлар тирәсендә яклау таба алмадым. Иртәгесен Әсәдул- лаевның җәмәгате минем урынга укытучы булды Карт шахтер һәм коммунист Сәмигулла абзый бар иде. «Катынына урын кирәк булганга гына...» — дип шаулап караса да. эш майтара алмады. Унынчы баракның бәләкәй бер почмагында тора идем, аннан да чыгардылар. Кая барырга, каян эш табарга белмичәрәк калдым. Хак Максуд та моннан китеп барган иде инде. Әлеге мишәр әбиемнең Смолянка руднигында кызы белән кияве яши иде. шунда китеп бардым. Эш таба алмый йөргән алдаг артык вакытны аларда уздырдым. Дөньяның әйбәт кешеләре бар! Шахтер Әхмәдиша белән хатыны Шәрүккә (Шәргыя), әгәр алар исән булсалар, бүген дә башымны иеп, кат-кат рәхмәт әйтәсем килә! Айдан артык тәрбия кылып, миннән берни сорамады алар. Чөнки тәмәкелек тә «вак» юклыгын бик яхшы беләләр иде.
Хәлнең шундый хурлыкны булуыннан җанга боз ката бара, күңелнең тәмам суынуы җитте Шигырьне кирәксез санап, прозага күчмәкче булдым, уйлый торгач, икесе дә кирәксез нәрсә булып күренә башлады: чынлап та бу язу-мазу белән маташмасам, яманатым да чыкмаган булыр иде, бу җәфаларны да күрсәтмәсләр иде бит. Ниндидер бүтән һөнәр, бүтән хезмәт табарга кирәк миңа!..
Кая сугылырга белми шулай тинтерәп йөргән чакта Сөндекле мине редакциядә Сәгъдиев дигән бер иптәш белән таныштырды. Ул Днепростройда «культмассовик» булып эшли икән. Карлыкканрак тавышлы, астмалы кешедәй үпкәләре гыжлабрак торган бу иптәш поэзия яратучы, бигрәк тә Салих Баттал шигырьләренә «гыйшык тотучы» һәм аның танышы булып чыкты. Сөндекле аңа минем хәлләрне аңлаткан булса кирәк, сөйләшеп утыра торгач, кунак болай диде:
— Әйдәгез, Днепростройга! Анда эш тә табылыр, шагыйрь өчен «ризык» та булыр...
Аның соңгы җөмләсе сәеррәк тоелды. «Язарга ризык эзләүче — һөнәрче генә була ала, чын шагыйрь: «Нәрсә языйм икән?» дип каңгырып йөрми, аның күңелендәге чишмә һәр вакыт кайнап тора!» —дип уйлый идем мин.
Тик үземне үзем шундук «юкка чыгарырга» туры килде. Тормыш күгеннән яңгыр явып, кар явып, җирнең серле катламнары аркылы чишмәгә яна куәт өстәлә бармаса, мәңге кайнап торыр идеме ул? «Бозлар актарылганда», «Чуен ташкыннар» — тормыш тема бирмәсә, ничек туар иде?.. Димәк, тормыш дигән кырыс һәм мәрхәмәтле остаз үзенең шифалы явымнары белән язучының күңел чишмәсен һәр вакыт туендырып торырга тиеш икән...
Әллә риза түгелме? дип куйды Сәгъдиев, минем шактый озак дәшмәүгә гаҗәпләнгәндәй итеп.
— Риза,—дидем,—Днепр турында хәзер бөтен ил шаулый бит-.
заводларын күрдем, җир астыннан «пәри юллары» сузылган шахта.та- * рын күрдем, эчләрендә йөрдем, әмма мондагы күренеш, мондагы колач а. бөтенләй башка иле. Биредә олы төзелеш кенә түгел, кеше белән = табигать арасында аяусыз тартыш бара иде. Акыл һәм стихия? Кем ® кемне җиңәр?..
Иртәгесен шул кырмыскаларның берсе булып эшкә чыктым. Сәгъди- = ев миңа үз бүлмәсеннән урын бирде. Аның кнм дигәндә ун метр булыр- s дай бу куышы җиңелчә салынган вакытлы баракларның берсендә иде. 3 Икенче тапчан куяр урын юк. эштән талчыгып кайткач, идәнгә тәгәрәү дә бик рәхәт, ә инде аяз төннәрдә ишегалды чирәмендә — йокы бигрәк тә тәмле була!
Эшкә дә ул урнаштырды. Плотина бетончылары арасында Хәсәнов бригадасы бар иле, шулар белән бетон таптый башладым. Барысы да Чнстай ягындагы бер колхоздан вербовка белән килгән яшь егетләр, хәтта кайберләре үсмерләр әле. Араларында мин генә ни карт кеше — мина инде егерме алты яшь!
Хәсәнов — җиләктәй янып торган битле, җыйнак-житез гәүдәле, ачык чырайлы егет. Ул әле хәрби фуражкасын да салып өлгермәгән — күптән түгел генә армиядән кайткан булса кирәк. Егетләре аның сүзеннән чыкмый, аны ихтирам итә һәм, кырмыскалардай, эшкә каныгып яталар. Мине дә алар «бүки» итеп каршыламады, баштарак минем «лөхер»лектән көлсәләр дә, бик тиз ияләшеп киттек. Тик Хәсәновны озакламый укырга җибәрделәр Бер еллык курсларга! Нинди бәхетле кеше. Ә мин... Мин надан соң кайчан укый алырмын икән, кайчан?! Хәер, мин дә гел беткәй әдәм түгел икән әле бригаданы мина тапшырдылар. Үз гомеремдә беренче тапкыр унсигез кешегә башлык булуым! Дөрес, бу «башлык» шул ук егетләр белән бергә бетон таптый, алар белән бертигез эш хакы ала, шулай да, барыбер «нәчәлник» булуны яратарак төшә ич кеше'.
Җәйнең матур көннәре, шундый ук соклангыч җылы, хәтфә төннәре башланды. Инде мәһабәт төс алып килә торган плотинаның биек блоклары башыннан җыр яңгырый. Бер җирдә русча, бер җирдә украинча — кызлар җыры, тагын бер блокта татарча җыр! Мишәрчәләп Чистай егетләре «эттерә».
Татар отэ тары ярма, Упыс этә пышана.
Юктир салам сәвсхлемнэн.
Шыпар этчем пиша ла!-
Юк, берәү лэ кырлап кына гомер үткәрми монда Бу ннде блокларны киркылап, әрчеп, перфоратор белой ордереп, су белән юды,: п
Языпмый калган роман
Бу сөйләшүгә бер атна узар-узмаста, без инде Днепрда идек. Сәгьлиев мине килгән көнне үк «мәйдан»га алып чыкты. Мондагы кин колачлы, күп хәрәкәтле эшләр эчендә кинәт югалып калгандай булдым. ♦ Күпме җырларда, күпме шигырьләрдә җырланган, күпме хикәяләрдә тасвир ителгән гүзәл Днепр иң элек үзе сокландырды мине. Безнең Иделдән аз гына кечерәк күренгән бу елга җитди чырае, ярсу агымнары белән һични булмагандай, үз ярларында шаулап ята Кайчандыр юлына аркылы төшкән гранит «бусагалар» тезмәсен дә ярып, аралап узган, «Тиле кыя» белән Хортицаны да эзеннән борылмый гына уртада калдырып үткән бу мәһабәт су ярына табигатьнең Кеше дигән патшасы килгән бүген. Кырмыскалар санынча гаскәренең кул көче белән, акыл хәйләсе тудырган машиналар көче белән тышауламакчы була ул аны. биленә бетон билбау салып үз арбасына җикмәкче була... Себерне, Уралны, Донбассны күрдем, домналары күкрәп торган
АГЫМСУЛАРГА КАРАП
чыкканнан сон бетон килүен көткәндә генә яңгырап ала торган жыр.
Менә бер заман түбән юлдагы «күке» паровозлар пих-пух килеп заводтан әллә ничә платформа бетон китереп җиткерәләр. Челән муенлы «Деррик» краннары ул бетон бадьяларын, күл төбеннән чукып алган кысла шикелле генә җилтерәтеп, өстәге блок башларына күтәрә, һәркайсы берәр кубометрлы ул бадьяларның келәсен көрәк кыры белән ычкындыруга төпләре ике якка ачылып китә дә киң түгәрәк такта әрҗәгә сыек бетон килеп төшә һәм улак буенча шаулап блок эченә агыла. Малайлар яшь булганлыктан, тиз генә үземә хәрәкәтләнеп, һавада асылынган бадья кырыена менеп басарга, эченә ябышкан сыекчаларны җитез генә кырып төшерергә, «куш аяк» көче белән этәреп төбен ябарга һәм түбәндәге кранчыга баш бармакны аска күрсәтеп, «майна!» 1 кычкырырга туры килә. Тимер бадья безнең баш очында уйнаклагандай җиңелчә генә китеп бара һәм, озак та үтми, аның урынына яңасы күренә. Ул менеп җиткәнче әрҗәне бушатмасаң, бадья күккә эленеп тора, эчендәге бетон шундук «картаеп», стеналарына ката башлый һәм аны кыра-кыра җаннарың чыга!
Түбәндәге егетләр сыекчаны блокның аргы почмакларына хәтле таратып, таптап йөриләр, стена буйларында, арматур эчләрендә бер генә «куыш» та калмасын өчен көрәк очлары белән кыерлап чыгалар. Бадьялар һаман ешрак килә, аста бетон һаман күбәя бара, күбәйгән саен, суы тиз саркымаганлыктан, безнең үсмер егетләрне үз эченә «суыра» бара. Кендегеннән диярлек бетон быламыгына чумган бәләкәй Усман:
— Ай, атакай, уба бит бу мине! йолкыгыз әле!—дип кычкыра.
Аңа көрәк сабы сузалар һәм, көлешә-көлешә, тартып чыгаралар.
Өстәге брезент киемнәрдә, бот төбеннән кунычлы резин итекләрдә энә күзедәй ертык-тишек булмаса да, бетондагы сыек цемент әллә каян гына тәнгә үтеп керә, тубык сөякләре, тез аслары, бот итләре чиләнеп әчетә башлый. Ләкин мондый вак-төякне генә берәү дә искә алмый, эштән кайтып йокыга тәгәрәгәч, аннары Днепрда су коенгач, алдагы сменага хәтле бары да төзәлә аның.
Менә таң алдының сыек-зәңгәр ефәге күзгә чалына башлый. Хәер, болай дип әйтү дөрес булыр микән? Чөнки, без әле баш калкытып дөньяга күз ташларга өлгергәнче, плотинадан берәр чакрым түбәндәге «Тиле кыя» ташлыгында кинәт бик каты шартлау яңгырый. Бу һәр чак таң алдыннан була. Ул мескен кыяны, шулай шартлата-шартлата, юк итәргә маташалар. Аттырмасаң, су агымына һәм киләчәктә шлюздан туп-туры түбәнгә узасы пароходларга комачау итәчәк, имеш, ул. Җирне тибрәндергәндәй бу көчле шартлау төн буе тын йоклаган һаваны әллә ничәгә ярып, әллә ничә тарафка кайтаваз салып тарала-тарала, әллә канларга китеп югала. Менә шунда инде баш калкытасың да, көрәк сабыңа таянып, дөньяга карыйсың. Менә шул чагында инде җәйге таңның алсу-зәңгәр беренче матурлыгы күзләреңә керә, менә шул чагында инде моңарчы сизелмәгән талчыгудан кул-аяк буыннарың, бил сөякләрең татлы гына «сулык-сулык» килгәнне ишетәсең, менә шул чакта инде малайларның күзе бер-беренә төшә:
— Әй, суар сыпсык! — ди аның берсе икенчесенә. Бактың исә, чынлап та, битләргә, борын өсләренә, каш-керфекләргә, чигә чәчләргә, колак яфракларына хәтле бетонлы вак тамчылар чәчрәп, соры сипкел сыман «туңып» калганнар. Көлешә-көлешә күз тирәләрен брезент бияләй аркасы белән сөрткәлисең дә тагын эшкә тотынасың — чөнки инде килеп тә җиткән чираттагы бадья баш өстеңдә тора!
* Майна — түбәнгә,
Ниһаять, иртәнге алты. Бетон заводының сузып кычкырткан гудогында әллә нинди якын бер өн бар шикелле. Әйтерсең:
— Өйгә, өегезгә, дуслар, ялга-а! — дип аваз сала ул.
Бетон эченнән суырылып чыгабыз да, өс-башны кагынгалап, коралларны җыеп, бер генә минутка әлеге такта әрҗә кырыена килеп тезеләбез. Минем кулда бер мунчала кисәгенә тезгән калай жетоннар. Юк, ♦ жетон түгел, гүя ки бер читеннән тишеп бауга тезгән ниндидер бик - матур көмеш медальләр бу. Барлык малайның бетон таплары ара- < сыннан елтыраган күзләре шуңа төбәлгән. Мин аларны тәсбих тарткан- < дай берәм-берәм санап чыгам, минем арттан тагын унсигез авыз, утыз *" алты күз тып-тын гына, эчтәй генә, сулышын яшереп кенә санап утыра, i Ж,әмгысе туксан алты! Бөтен чуар битләр берьюлы җәелеп, нурла- 5 нып китә, нур өстенә горурлык билгесе чыга. Бу инде, татлы төн йокы- 5 ларын онытып, цемент зәһәрендә тез күзләрен суеп, бот төпләрен ашал- дырып тапкан горурлык. Бу инде ике тапкырга якын артык эшләү 3 горурлыгы. Барысының да талчыккан һәм ачыгудан бала йон баскан < йөзләре сабыйларча куаныч белән балкый башлый, иртәнге кояшның . беренче ятма чаткылары күз бәбәкләрендә уйный. Барыбыз да канәгать!.. ' £
Без кузгалуга Третьяков бригадасы блок өстенә килеп баса. Без = алар белән ярышабыз, тату яшибез, шулай эш алмашканда исәнләшеп- < хушлашып китәбез һәм, иң мөһиме: «Күпме?» дигән сорау бирелмичә s калмый. Әнә хәзер дә бәләкәй генә, юка гына гәүдәле Третьяк, килеп = житү белән, шул сорауны бирә. Ә мин, беләккә кигән «медальләр»не = һавага күтәреп, горур елмаю белән чыңгылдатып бер болгыйм да g китеп барам. Шундый ук кыяфәттә баш чөйгән булып, малайлар минем арттан атлый. Юк, ямьсез масаю түгел бу, бары тик дусларча шаяру гына...
Асыл безнең егетләр, бик асыл! Берсе дә ялкау түгел, берсе дә кешегә салынып ары-бире сузанлап йөрми, эш дигәндә тавыңны күчерергә әзер торалар. Дөрес, алар дөньяга бик крестьянча карыйлар әле, ярышып эшләүне танысалар да, ударник булуга артык исләре китми, тик «акча төшә торган» эш булсын’ Аларның әле беренче талкыр читкә чыгулары. Ә беренче тапкыр чыккан егет әгәр ул гел беткән Хәчтерүш булмаса, иң элек ата-аналарына акча салырга тиеш. Пучь әз дә булсын, әммә шул әз акчадан да егетнең егетлеген белеп торачаклар. Авылның кеме юк? Күрше-күлән, кардәш-ыру гына түгел ич. Былтыр сабан туенда ничектер сөйкемле генә елмайган, ә быел син киткәндә капка төбенә чыгып, сүзсез генә моңаеп калган чәчбикәләр дә бар бит әле. Шул авылга, шул күзләр алдына әйләнеп кайтасы да бар егетнең. Чабатаң белән каеш кәпәчеңне ташлап калдыруда гына хикмәт зур түгел, читчә киенгән өс-башың сухнадан да шибиуттан булып, «өф» иткесез ялт итеп торсын. Аягыңдагы хром итегең көзге шикелле j-йнап, үз чыраеңны күрсәтерлек булсын. Мүкле кипкецне кыңгыр салып җибәргәч, чигә көдрәң тырпаеп торсын. Түш кесәңдә бармак юанлыгы папирослары белән «Пушка» кабы күренеп торсын —үзең тартмасаң, дус-иш малайларны сыйлап җибәр. Ә инде эчке кесәңдә, гел берәр тәңкәлектән генә торса да, әптияк калынлыгы акчаң булсын, җае килгәндә аны да күрсәтеп ала бел — ут булсын күзләре!..
Моны Әгъли сөйли. Без, десятник килүен кетеп. плотина башында утырабыз. Ж.ӘЙ эчендә ул бик нык өскә калыкты, аның биеклеге хәзер илле ике метр. Әгъли, башын кисеп үстергән агач шикелле, төптән юан. тигез буйлы, тыгыз гәүдәле, кыска буынлы егет. Ул инде егермене тутырып узган, яшь белән дә, шулай тәбәнәк булса да буй белән дә. иптәшләре арасында ип өлкәне. Ул аларга баш булыргарак ярата, каршы килсәләр, тукмактай йодрыгы белән башларына бер ике чхкеп алырга да күп сорамый, ә үзе буйсынуны бик үк өнәп бетерми. Шаян телле.
уенчак күңелле булса ла, холкы фигыле белән үз дигәнчә, үзсүзле кылануы, тәртәгә тибә башлавы аркасында бригада эшенә кайбер комачаулык та китергәли. Шулай да ул тырышып эшли, шулай да ул булдыклы егет. Тик менә ходай аны тес-бит ягыннан гына шактый кимсеткән: битен шадра баскан, башы таз булган. Кутыры капкачтай булгандыр, күрәсең, хәзер байтак өлеше, хәтта чигәләре дә, ала-кола шәрә булып тора. Әгълинең әле генә дәртләнеп сөйләгән сүзләрен күңелдән кичереп, беренче тапкыр читтән кайткан һәм: «мүкле кипке астыннан чигә көдрәләре тырпаеп торган» егетне күз алдыма китерергә тырышам. Бу аның мәңге күрә алмас матур хыялы икән, бичаракаемның. Ул миңа кызганыч булып китә. Нигә соң бу ходай дигәнең әдәм баласын шулай мыскыл итә кайчакта?..
Сүзгә Нурук кушыла. Ул да башкалардан олырак: эшкә тере генә, күтәрмә борынлы гына бер егет булып килә.
— Әйт әле, Әгъли,— ди ул, теге сөйләгәндә байтак кына аска карап утырганнан соң,—күп итеп акча бирсәләр, син шушы платина башыннан сикерериеңме?
— Вәт дурак! — ди тегесе.—Ник сикерим?
Малайлар да көлешеп ала, ә Нурук көлми, ул ике араны күзе белән үлчәгәндәй тагын бер аска карый да:
— Ә мин сикерерием... ике мең тәңкә бирсәләр,— ди.
Тагын көлеш.
— Соң бу илле ике метрны төшеп йиткенчүк, жанын күбәләк булып, Систайга очып китә вит синең!..
— Ю-ук,— ди ул,— мин аяк белән туп-туры суга сикерәм дә йөзеп кенә китәм. Днепр тирән бит, аяк имгәнүдән куркасы юк...
Шулай да бу безнең барыбызны да аптырашта калдыра: акча өчен генә үз башын юк итәргә телиме, әллә үзенең сикерә алуына бик нык ышанамы? Нурук безгә сәер генә жавап бирә:
— Әгәренки сикергәндә мин үләм икән, акчасы барыбер атай-анай- га була ич, алар рәхәтен күрер. Колхозга кабат кермненче дә торырлар, жә берәр забут жиренә күчеп йорт алырларые.
Чынлап та, колхоз мәсьәләсе бу егетләрнең бик «авырткан жир»лә- ре иде. Аларның монда «гирбаватса» итүләре дә шул «калхузда сүрә- леп» йөриселәре килмәүдән икән. Ул чакта авыл кешесенең, бигрәк тә Сталин хатынна퇇‡ сон, колхоз белән ике арада «керделе-чыктылы» йөргән көннәре иде.
Имештер, боларның Сарбаш авылында ул хатны колхоз жыелы- шында ачыктан-ачык укымыйча, хәтта гәзитен дә кешегә күрсәтмичә, яшереп йөрткәннәр. Бер каян табу мөмкин булмаган ул гәзитне. Шуннан соң Миптәк (Мифтах) бабакай дигән бер әтчәйни карт, беркемгә дә белдерми-нитми, жиде төн уртасында жәяүләп Чистайга чыгып киткән, имеш. Илле чакрымдагы кантон каласына тәүлек тулганда барып житкән дә, Чистай базарында әлеге гәзитне итәк астыннан гына табып, узган атнада сыер саткан саф илле тәңкәсен теге пикүләйнең борнына төртеп, алган да кайткан бу. Кайткан да шулай ук инде жиде төн уртасында ындыр башындагы әвен лапасына киткән оныгын ияртеп. Анда инде кешеләр җыелган булган тып-тын гына. «Ярканат» фанарына кайсыдыр ут элдерүгә алтынчыдагы теге онык малай Сталин хатын шатырдатып укый да башлаган. Ахырына житеп килгәндә генә шалт боларның өстенә авыл башлыклары!
— Аһа-а, тайный сабранжә!
— Кулак калдыклары бунты!
Шау да гөж китә. Гәзитне тартып алмакчы булалар.
— Кемнеке? Кем башлап йөри?..
‡‡‡ 1930 Март.
Ул арада, караңгының канат асты кип дигәндәй, әвен эче бушап та кала.
— Минеке,—ди Миптәк бабакай.—Кагылма, энем, гәзитк--». Бар, башта кулыкны исле сабын белән әйбәтләп юып кил, аннары уйлап карарбыз...
— Судка бирәбез! — диләр. ❖
— Булдыралмыйсыз, энекәйләрем,— ди карт.— Патамушты үзегез —
гаепле: ник яшердегез бездән ибдәш Сталин сүзен? ' <
— Иртәгүк колхоздан чыгарып ташлыйбыз! — ди прсидәтел. <
— Ай, рәхмәт төшкере,— ди бабакай,— ник аны элегрәк әйтмәдең х әллә качан чыгып китәрием бит. Ә хәзер — булмый инде, брат, чык- £ мыйм! Алты үгез җигеп суырттырсагыз да чыгара алмыйсыз'. Пата- S? мушты ибдәш Сталин безнең яклы икән!..
Шуннан соң Сарбаш авылында бабакайны «Тинтәк Миптәк» дип Н йөртә башлаганнар, имеш... з
Безнең арада әле дә бу хакта еш кына бәхәс чыккалый. Ирексездән < табиб дигәндәй, «агитатор»га әйләнеп, колхозны үзем белгәнчә яклар- ф га, хәзер кыен булса, алда әйбәт көннәре киләчәге турында аңлатырга тырышкан булам. Кул гына селти малайлар. *
— Калхуз якшы нәстә булса, анда көчләп кертмәсләрме!—ди « Әгъли.
— Да, да! — ди икенчесе: — Өстенә бастың! Оҗмахка керергә берәү “ дә көчләми ләсә, ә тамукка куып кертәләр*
— Алайса, теге Миптәк бабакайны да куып керткәннәрме?
Малайлар бер сулышка тын кала да көлеп җибәрә, һәм тагын, \злә- Ы ренең малай акыллары белән бик зур нәтижә ясап
— Юк, була торган нәстә төгел ул, абзыкай! — диләр.
Бу егетләр кызып бәхәсләшкәндә мин уңайсыз хәлдә калам Алар минем үткәндәге хәлләрне бик яхшы беләдер, «Кара, ничек калхуз яклы кыланган булып, арт ягын юарга тырыша!» —дип уйлыйлардыр сыман тоела... Уйлар мине еракка алып китә, хәер, еракка да түгел, Донбасска гына.
Анда әйбәт кенә эшләп килгәндә, әллә нәрсә булды да куйды бит. Хәер, үзем гаепле инде... Шушы утыз беренче елның язы кергәч. Сталине шәһәрендә җыелган бер киңәшмәдә ничектер әдәбият мәсьәләләре кузгалып китте дә Галимҗан Ибраһимов турында да байтак кына сөер-сәер сүзләр әйтелде. Шундый чакта, башкаларны тынлап, тик кенә утыра белмичә харап булам мин. «Юк бит, алай түгел бит ул, иптәшләр»,—дип, дәррәү чәчрәп чыга торган начар бер гадәтем бар. Шул гадәтем аркасында күпме авыз пешкән чаклар булды инде Ул киңәш-мәдә дә тиз генә трибунага чыгып, үзе.мчә Галимхан Пбраһимовны яклап маташкан булдым. Сүземне дә бетерә алмадым
— Тише на поворотах! — дип кычкырды Ялхин иптәш Кин җилкәле, киң тавышлы кеше иде ул. Донбасс рабфагындагы татар бүлегенең директоры иде. Мондый үк усал тавыш белән сөйләвен беренче ишетүем әле—Галимҗан Пбраһймов — сул эсэр! Был и остается эсэром! Безнең большевиклар партиясенә примазаться иткән кеше генә ул. Эсэр- лар восстаниесе провалиться иткәч кенә! — дип дәвам итте.--Ә башкача булса, кайсы юлдан китәр иде? Монысы әле билгесез! Галимҗанның «Безиен көннәре» и бүтән язганнары эсэрлар җырын перепевать итү генә Ә Казаннан кәжә билеты белән килгән Маннурның монда чыгып, акыл сатып маташуы — прмооппортунистнчоски отрыжка гына! Правыйлар да бит шундыйларны яклыйлар*
Ул тагып бик озак снйладе әле. ләкин мин ннде аның сүзләрен аңларлык хәлдә түгел идем «Ник чыктын. жулар’ Сипме Галим- жан Ибраһимовиы яклый алыр кеше? Китапларын гашыйк булып укудан башка, егерме еллык юбилее көннәрендә язылган әйбәт мәкалә-
лср-wn башка, нәрсә белэсен сон анын хакында?.. Ә син тинтәк, үз битенә сыланган куе корым барлыгын бөтенләй онытып, икенче берәү битенә корым яктырмаска маташкан буласын. Чәпәделәрме үзенә... Ә киңәшмәдә синең ишеләр генәмени, югыйсә. «Пролетар» редакторы Борһан Мансуров та, редакциядә эшләүче шагыйрьләр дә, Артем парт- школасында күренекле укытучы, гәзитләрдә күп кенә мәкаләләр белән чыгучы Алфадиев та һәм башкалар да бар. Берсе дә алар сикереп чыкмады бит. сөйләнгәннәрне «йотып» кына утырды...» дигән уйлар үз башымда чыгыш ясыйлар иде.
Шулай инде ул, «телем — дошманым» дигән сүзне Суворов үзәгенә үтми генә әйтмәгәндер. Иске яралар төзәлеп килә дигәндә генә «базар» төште дә китте. Теге Әсәдуллаев дигән кешенең соңыннан мине рудниктан «гөжт!» итеп җибәрүе дә шуның логик тәмамланышы буларак, чөй өстенә тукмак хезмәтен генә үтәгәндер. Хәер, ничек кенә булмасын, Донбасска килеп заводта эшләвемә дә, монда килеп бетон таптавыма да һич үкенмим. Уттамы ул, судамы ул — шагыйрь үзенен шигъри юлын калдырырга тиештер. Украинаның шушы матур җәйге төннәрендә, күзгә ефәктәй урала торган аксыл-зәңгәр таңнарында, шушы саф күңелле һәм беркатлы үсмер егетләр белән шушы биек плотина башларында жырлый-көлә бетон таптаулар үзе бер поэма түгелмени? Моны бит көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмас идең! Шуңа күрә күңелдә икенче бер яшерен теләк тә кузгалып килә әле: бу атаклы төзелештәге көннәр турында, Кеше — табигатьнең Днепрдай ярсу көчләрен дә үз арбасына җигә белүе турында, шушы бетон белән битләре чуарланган егетләр, кызлар турында һәм тагын әллә ниләр, әллә ниләр турында роман язасы килә. Дөньяда моңарчы берәү дә яза алмаганча матур булырга тиеш ул роман!..
Юк, берсенә дә кайгырмыйк, зарланмыйк әле, бәхетсезлек әдәм башындагы мәңгелек карга оясы түгел. Арал буе чүлләрендә ун ел гомерен яндырган Тарас шикелле, патша каторгасында йөрмим ич мин. Без, бәләкәй бер төркем татар егетләре, аның җырларында газиз булып кабатланган Днепрда ГЭС салабыз! Канев таулары өстеннән аның моңсу елмаюлы күзләре безгә дә төшәр. Чит итеп карамас ул безгә...
Көннәр шулай күңеле генә агыла иде безнең. Тик Хәйрүш дус Сәгьдиев кенә әллә нишләп китте әле.
Бәләкәй генә бүлмәдә өченче кешегә урын җитмәве бик ачык булса да, бүтән бер почмак табуы мөмкин булмагач, мин һаман аларда яшәргә мәҗбүр идем. Монда торак кытлыгы бик көчле. Балчык эшендәге атлы «грабарь»лар, аптырагач, үзләре бер калкулыкта куышлар, алачаклар корып, кәкре-бөкре урамнары һәм бик серле тыкрыклары булган «Нахаловка» дигән бер «авыл» тәшкил иткәннәр иде. Третьяковның шунда почмак тапкан бер егете үзенең «Петлюра» тыкрыгында яшәвен, ә_күршедә генә «Николай II» урамы булуын сөйләп, безнең эчне катырды. «Ялган шартлатасын!» дип бәйләнгәч, ант итә башлады. Боларның бары да диярлек ат-туны белән авылдан качкан кулак токымнары, имеш...
Белмим, ни сәбәптәндер, Сәгьдиев еш кына «салып» кайта һәм сүзсез генә йөри торган хатыны белән тавыш чыгаручан булып китте. Күп очракта ул тавыш мин югында купкан була, ә мин, һич көтмәгәндә, анын ин кызган чагына кайтып керәм. Хәйрүшнең бер ачуы кабарса, күзләре зур булып калайлана, муен тамырлары бүртә, тавышы тагын да ныграк гыжлый һәм ул әле бер атна элек кенә алып җәйгән яңа клеенканы өстәлдән сыдырып ала да шытырдатып ерткалап ыргыта. Агач табуретканы идәнгә шак-шок бәрә торгач, ничек тә икегә аерып ташламыйча туктамый...
Нәрсә өчен? Нинди ачуы бар икән хатынында? Салам-сары чәчле,
ниндидер авыр сагыш белән караучан сыек-зәнгәр күзле Сара бер сүз дә кайтармый, мышык-мышык елый гына. Ир белән хатын талашканда мәжбүри шаһит булудан да күнелсез тагын нәрсә бар?..
Ә болай үзе нинди әйбәт кенә иптәш ул, югыйсә. Шул шырпы тартмасыдай бүлмәдәге бөтен «мал-мөлкәте»— арзанлы бер карават белән ♦ китап шкафы аның.. Актык акчасына булса да, әдәбият жыя Шул Е фанер шкафы тулы классика, хәтта энциклопедия дә бар. Шиллер, £ Шекспир, Байрон, Гете һәм башкаларны ял көнне чирәмдә укып яту б бик рәхәт була иде миңа. Юк, алай дөнья күләм исемнәрне генә танучы түгел ул, татар әдәбиятын да бик таный Такташ, Туфан әсәр- £ ләрен әйткән дә юк инде, аларга югары бер мәхәббәт саклый, ә шуның < өстенә Баттал, Сөндекле, Мансур Крыйм шигырьләрен дә ярата бит * әле ул, һәрберенең үзенчә әйбәт бер ягын таба белә. Белмим, яшертен г генә булса да үзе яза идеме, әмма шигырьгә гашыйк кеше иде һәм анын f белән бу темага сөйләшү дә күңелле иде.
Шул әйбәт дуска менә хәзер күз тиде. Хатынының төнлә дә тыенкы ф гына елап ятканын ишетергә туры килә, минем белән дә рәтләп сөйләшми. Үз гаепләремне эзләп карыйм, таба алмыйм. Хәер, ни генә димә. > тар жиргә тана башы инде мин. =
Аларга әйтеп тормыйча гына почмак эзли башладым. Беркаян < берни тапмагач, малайлар янына киттем. Алар Днепр аръягындагы * бәләкәй генә Кичкас стансасы поселогында, иске бер таш чиркәүдә g торалар иде. Минем исәпне белгәч, егетләрем бик хуп күреп, ничек тә § бер тапчанлык урын табарга булдылар. Икенче көнне фанер чемодан- Э ны һәм эш киемнәре бәйләгән төенне күтәреп, чиркәүгә килдем. Хәйрүш дус минем китүгә бер дә каршылык күрсәтмәде. Ә тавыш-гауларның сәбәбен соңыннан гына белдем: көнләшү чире талый башлаган икән дустым күңелен...
Чиркәүнең бөтен стеналары буйлап ике катлы сәндерә-ятак корылган һәм бары да хужалы. Ә бер башындагы бик биек озынча гөмбәз астына сайгак жәслеп. икенче «этаж» ясалган һәм астан тар тына такта баскыч та меңгерелгән. Безнең әртил шунда иде. Егетләрем, мин килүгә, каяндыр ватык тапчан юнәтеп, аяк куеп яталар иде. Ул эш тә төгәлләнде, һәм мин юк-бар нәрсәмне аска түшәп, тапчанга сузылып яттым. Безнең бу урын бик шәп икән- нәкъ гөмбәз астында гына очып йөри торган изге фәрештәләрне, кул сузсаң, канатларыннан эләктереп алырлык. Көләсе килде
— И ходаем, бу кяфер чиркәвендә кяфер фәрештәләре кочагында ятуларыбыз өчен теге дөньяда ниләр күрербез икән инде! — дигән булдым.
Егетләрем бер дә көлмәде. Тик як аргы почмактагы Әптелбәр дигән малай гына:
— Мин аларга ич тә бакмыйм, стенага борылып ятам да күзләрне чытыртатып йомып йокыга кнтәм,— диде.
Шулай итеп, мин дә хәзер «чиркәү кешесе». Монда хәтта рәхәтрәк тә: жысның бергә шау-гөр килеп ятасың. Тик менә эшкә барганда- кайтканда гына арада бәхәс чыккалый һәм миңа тагын «агитатор» булырга туры килә. Сәбәбе шул: уң якта, без көн дә йөри торган юлдан әз генә эчкәрге бер бакчалык эчендә, чит ил белгечләре колониясе кала. Билгеле булганча, ГЭС корылышындагы бөтен бетон эшләрен Америка кешесе мистер Купер алып бара иде. Безгә аның мастер һәм инженерлары белән еш очрашырга туры килә. Алар без эшли торган блокларга сугылып, бөтен эшнең сыйфатын тикшереп, ватык-жимерск рус сүзләре белән киңәшләр биргәләп китә иде. Берсе хәтта безнең «дус»ка әйләнде. Озын, зифа буйлы, соры чәчле, кояшта янган карасу-кызыл йөзле, ачык чырайлы бер инженер ул. Блок өстеннән генә карап узмый, эченә төшә, «Здравстутн!» дип исәнләшкән була. Иске бетон өстен
Аркылаганда 1 «чи» калган урыннарыбыз булса, «ау, ау» дип бармагы белән төртеп күрсәтә, әз генә елмайган да була. Бетон салган чакка туры килгәндә, өстән карап-карап тора да. берәр «гаеп» күренсә, без* йен янга тагын үзе төшә. Ботыннан арык сыек бетонга чумып, аргы почмакка хәтле бара, шундагы малайның көрәген алып стена буйлата батыра-батыра кыерлап китә һәм аяклары белән ныклап таптый: куыш калмасын, янәсе. Аннары бетон эченнән суырылып чыга да, итек кунычларын кыргалый һәм «Досвидан» дип китеп бара, үзе һаман елмайган була. Ә икенчесе тылмач белән генә йөри һәм бик җитди кылана, әз генә җитешмәгән җир тапса, күзләренә ачу кабына. «Стражник» дип атады аны безнен малайлар.
Купер әфәнденең үзен дә күрергә туры килде безгә. Бөтен ГЭС төзелешенең генеральный директоры академик Винтер һәм аның урын* басары академик Веденеев белән һәр эш урынында тукталып, сораулар биреп йөрде алар.
Менә шул «әмиркән» белгечләренең һәм монтажчы герман белгеч-ләренең шундый матур итеп салынган аерым коттеджларда, аерым колония булып' аерым туенып, аерым рәхәтләнеп яшәүләрен бер дә яратмый иде безнең егетләр. Шул турыдан узып эшкә барганда яки кайтканда, кайсы да булса берәве офтанмый калмый:
— Эх, яшиләр бит!..
Билгеле инде, андый чакта Әгьли килеп кысыла.
— Өтелмә, кәбәй. юкка! — дигән була ул.— Әдә, бу фаный дөньяда быржуй халкы рәхәт күреп калсын. Без ташландык чиркәүдә урыс фәрештәләрен кочып ятканда, алар Мысыр күгәрчене оясыдай шындый аллы-гөлле үләрдә тора бирсен! Зату теге дөпьядә «очтымакның» түрендә без булырбыз! Анда бер быржуйга да прапускы бирмәячәкләр ди!
Малайлар сүрән генә көлешеп куя. Тик Усман гына моңа риза түгел, Әгълигә каршы төшә:
— Ни чуртыма миңа оҗмахың теге дөньяда? Миңа бу дөньяда әдәм- чә яшәргә бир! Алар бал да май ашасын, ә мин селәгәй йотып торыем, да?
— Анысын инде мин белмим, кәбәй,— ди Әгьли бик җитди итеп — Ул хакта син сәвит абзаннан сорап кара, ә может мына безнең бригадир иптәш тә аңлатып бирер...
Арттан килә-килешкә Әгълинец җилкәсенә берне шаярып кына тон-дырган булам, ләкин бик тә чынлап торып яңагыннан ут чыгарасы килә: мыскыл итә бит, күңелләренә агу сала, имансыз! Тагын «Колхоз агитаторы»иа әйләнеп китәргә туры килә...
Ниһаять, көзнең ахыры килеп җитте, ноябрь башланды. Без инде плотинадагы бетон эшләрен әллә кайчан бетереп. ГЭС бинасына күчкән идек. Аның бөтен нигезе, авыр турбин һәм генераторлар урнашасы кратерлары, аларга су керәсе арыклары, компрессор бүлекләре, идәннәре— һәммәсе дә бетоннан коелырга тиеш. Мондый «чокырлар»ны эшләү плотинадагы гади блокларга бетон тутыру гына түгел, бу шактый мәшәкатьле һәм күп хезмәт сорый торган нәрсә. Шулай да ул эшләрнең дә ахыры күренеп килә инде. ГЭСта бетон салучы бары өч кенә бригада калды хәзер: Романько, Третьяк һәм без.
Романько (исеме Марина иде бугай) ул таңгы Днепр төсендәге зур зәңгәр күзле, әкияттәге патша кызларыныкы төсле алтын-сары чәчле, шул әкият кызларыдай зифа буйлы, әйтеп бетергесез сөйкемле һәм тыйнак бер украин кызы иде. Хәтта бетон таптый торган тупас брезент киемнәр, калын чалбар, резин итекләр дә аның мөлаемлыгын, йомшак һәм нәзек чалымнарын җуя алмый, гомумән, табигатьнең бик ягымлы яралган эчкерсез бер баласы иде ул. Бригадасына җыеп алган егерме-
1 К и р к ы л а у — тешоү.
ләп украин кызы да үзе шикелле әйбәт, йомшак телле, якты чырайлы иделәр. Менә шул кызлар бетонда беренчелек белән җәй буе бөтен плотинаны шау-гөр китереп тоттылар: җыелышларда — Романько, Мактау тактасында Романько, гәзитләрдә — Романько! Алар торган барак тирәсендә ялгыз да, күмәкләп тә, гармун-гитара күтәреп тә йөрүче егетләр умарта күчедәй чде, ләкич ул кызларның берсе дә, барак ♦ почмагында «хихик-михик» кыланып, яманат чыгарып йөргәнен ише- _ тергә туры килмәде. Без Третьяков белән көнләшеп тә куй галык идек. < бетонны шулай күп салуда «секретлары» нәрсәдә икәнен беләсе килә. < Әмма ни тырышсак та, ул сер ачылмады һәм алар, плотинада бетон ~ эшләре беткәнче, беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. Хәзер без өч £ сменада алмашлар. Алар белән блок башында еш очрашырга, эш баш- < лаган яки тәмамлаган чакларын гел күрергә туры килә. Мәгәр моның ? белән генә «секрет» ачылмый икән, аны белү өчен Романько кызлары 2 ничек эшләгәнне сигез сәгать буе карап торырга кирәк. Хәер, хәзер д инде моның мөһимлеге әллә ни юк. Бердән, бетон эшләре ГЭСта да < төгәлләнеп килә. Икенчедән, без үзебез дә төшеп калганнардан түгел. Ай саен темпны көчәйтә торгач, без инде Третьяк бригада- * сын әллә кайчан узып, ярышта җиңеп чыктык, кызыл тактага а. без дә үрмәләдек. Без дә «ябык ларек»тан удар карточкалар белән = удар паек — колбаса, брынза, май. шикәр һ. б.ларны әллә кайчан алып 5 киләбез. Без дә удар талоннар белән ботинка, туфли, чалбар, күлмәк. s ситса, утыз тәңкәлек кенә булса да «кәчтүм» ише товарларны әз a алмадык инде. Моңарчы, чиркәүгә кайткач та эш киеменнән йөргән * малайлар, хәзер инде шакмак күлмәкләрен, постау чалбарларын, сары | туфлиләрен киеп җибәрәләр. Хәзер инде Әгъли дә: «Сәвит җиренә килеп, сәвит ясап биргән оҗмахта торучы быржуйлар» өчен совет властен бик тиргәми, хәзер инде безгә сәлам бирүчеләр дә әз түгел, хәзер инде безнең Нурук бригада эчендә рабочком вәкиле, «калхуз пулнамучины» дип йөртәләр аны. Профсоюз взносларын бик төгәл җыя! Хәзер инде безнең теге вакытта бетонга бата язган Усман дигән егетебез Мариуполь шәһәренә укырга җибәрелде - төзүчеләр техникумы студенты! Атна саен бригадага хат язып тора .
Шулай кызыклы гына яшәгәндә, «актык көн» килеп җиткәнен сизми дә калдык. Ноябрь ахыры иде бу, төнге сменага без, аны-моны белмичә, чираттагы эшкә генә килгән идек. Куш йодрыктай зур-зур лампалар белән яктыртылган блок читендә Третьяк бригадасы тәмәке тартыл утыра. Ниндидер кайгылы кешеләрдәй башлары аска иелгән, борыннары салынган. Ә үзләренең бөтен өс киемнәре, бнт-күзләре, аяк чулары бетонга каткан. Яна гына блоктан чыгып утырганнары күренеп тора. Ни булган боларга, гудок булды ич, нигә кайтып китмәгәннәр? Шаярткан булам:
— Нәрсә, егетләр, әллә берәрсе бетонга батып калдымы, нигә болай бик кайгырасыз?..
Третьяк авызындагы төпчеген ачу белән читкә ыргытты .Аның патша сакчысыдай эре гәүдәле бадьячы Кувалдины, күзләрен акайтып, минем өскә килә башлады:
— Такылдама! Белдеңме? — дип йодрык күрсәтте ул миңа, һаман әле һични аңламый аптырап, берәр төрле шаярулары гынадыр дип торган арада, егерме кызлык бөтен гаскәре белән Романько килеп җитте. Я алла, монысы нинди кәмит тагын’ Нишләгән болар’ Хәер, озак аптырарга туры килмәде, кызлар барын да такмаклап бирде актык бетон икән ләбаса бүген! Әйе, шушы төндә. ГЭСтагы шушы блокка юк. бөтен Днепростройга актык бетонның актык кубометрлары салыначак! Кызлар дәгъва белән килгәннәр: «Без төзелешнең беренче көннәреннән үк бетон эшен башлап җибәрдек һәм без аны тәмам итәргә дә тиеш!» имеш. Шундук бәхәс кабынып китте.
— Без лә 'беренче көннәрдән үк! —ди Третьяк, алар каршына басып.— Без бетерергә тиеш! Шуны сагалап утырабыз да ич!
Инде без дә чәпченә башладык: кара син аларны. нинди хитри—< алар бетерергә тиеш, имеш! Ә без алланың үксез бозауларымыни?! Үз сменабыз лабаса!
Малайлар, мин ым какканчы ук барын да аңлап, блок тирәсенә бастылар да көрәкләренә таяндылар, әйтерсең кулларында сөңге!
— Юк, дускайлар, өлешебезгә чыккан көмешебез икән, без блокны беркемгә дә бирмибез, берәүдән дә ким эшләмибез, һәм үзебез бик яхшы гына төгәлләрбез. Кайтыгыз, тыныч йокы сезгә! — дидек. .
Ул арада бетон заводы юлыннан «күке» паровоз күренде, бадьялар утырткан платформаларны «пих-пух» тартып безгә таба килә иде ул. Инде пар краны безнен баш очына беренче бадьяны күтәрә, ә без әле һаман гаугалашабыз. Законча дөреслек безнең якта. Шулай булгач, без тегеләрнең кысылырга маташуына аяк терәп каршы торабыз.
— Комачауламагыз! — дип кычкырынгалап, беренче бадьяны үзебез ачтык һәм бетонын да блокка үзебез тараттык, тегеләр алдында сер бирәсе килми — дию пәриләре шикелле бөтереләбез! Шунда Романько- ның бер усал кызы түзмәде:
— Иптәш десятник? Десятник! — дип кычкыра-кычкыра. ГЭСның аргы читеннән узып баручы десятник Долгуновны чакырып китерде, һәм алар барысы берьюлы аны чолгап алдылар да:
— Бачьте, шо це робитея!— дип һәм тагын әллә ниләр такмаклый- такмаклый, елый да башладылар. Баксана, хәтта Романько үзе дә елый мескенкәй! Долгунов тирәсенә җыелган Третьяк егетләре дә бик каранзгы чырайлы, йодрыктай булып бүлтәйгән күзләре белән безгә бик усал караш ташлыйлар. Десятник исә. черки өереннән котылырга теләгән кешедәй, куллары белән селтәнә-селтәнә:
— Нишләвегез бу, егетләр, сез бит инде үз сменагызны бетердегез,— дип, алардан ычкыну ягын карый...
Третьяклар гаугасына карамас идек, бу әйбәт кызларның чын яшь белән елав торулары күңелне әллә нишләтеп куйды. Чынлап та, нигә әле шулай бик кырыс кыланабыз? Уракта җир башына барып чыгуның, актык көлтә бәйләүнең дә күңелле бер шатлыгы була ич. Ә монда алар күпме вакыттан бирле шул бер эштә. Актык кубометр аларга да кадерле түгелмени? Малайлар белән карашып алдык та. «Ни булса — ул!» дигәндәй кул болгап:
— Залезай, Ромашка Золотая! — дип кычкырдык. Шул авыкта ук Романько елаудан көлүгә күчкән сәер тавыш белән «эһек-меһек» килеп, кызларына кул изи-изи. блокка сикерде. Аның артыннан черкелдәшеп тегеләре килеп төште. Моны күреп, бик әзгә генә аптырап калган Третьяк егетләре дә шунда ябырылды. Бездән өлкәнрәк яшьтәге Долгунов һәр очракта власть күрсәтергә ашыкмый торган әйбәт кеше иде. Ул безнең бу тәртипсез кыланышка бер сүз дә әйтмәде, киресенчә, моны күрү белән нидер исенә төшкәндәй, бетон заводы ягына таба йөгерә-йөгерә китеп барды. Озакламый безнең блок каршына икенче кран килеп басты, ә инде әче тавышлы күке-паровоз ике платформа сөйрәп, уналтышар бадья бетон ташый башлады. Молодец. Долгунов, менә кайда ул егетлек!
Урак өмәләренә йөреп үскәнемне әйткән идем, монда да шул өмә башланып китте хәзер. Шактый киң булса да. тараеп калган блокта алтмышлап кеше оя өстендәге кырмыскалар шикелле кайнашабыз! Уен- көлке, шаярулар китте, такмак башланды, тик, басудагыча, гармуныбыз гына юк. Бадьялар бере артыннан бере бушатыла гына тора. Егетләр тарата, жинел гәүдәле кызлар биегәндәй җиңел кыланып кына таптап китәләр. Күңелле! Матур!..
Баштарак безнең малайлар, ничек аралашырга белмичә, бер поч-
маккарак сөрлегеп калганнар иде, озакламый үзләшеп киттеләр Әгъля инде, бөтен дөньясын онытып, Романьконың бер майлантык1 кына кызы каршында куштанланган була. Башының чәчле ягын күрсәтеп брезент эшләпәсен кырын салган да, кыз алдында биеп-биеп кенә бетон таптый, шул ук вакытта кызларныкыдай ап-ак тигез тешләрен балкытып ерылган авызы да тик тормый. Янынарак килсәң, үзенчә такмак- ♦ лап ята, имеш:
Бас, бас. бас кыяа, <
Басмый йөрәк ашкына, си
Ашкындыра яшь йөрәкне 2
Шушы кыйгач каш кына! \
Теге кыз да аңа елмаеп, селкенгәләгән була. «Шо пе тэкэ —бас, 5 бас?» ди. %
— Чава, чава? — дип кычкыра Әгьлие. Ә малайлар алар тирәсендә 5
кул чәбәкли-чәбәкли бетон таптыйлар, үзләре бала тавыш белән көле- -
шәләр. 3
— Әт, әт,Әгъли! — дип кычкыралар. <
— Тот кулыннан, коч муеныннан, үмерлек яр кочакта! — дип өсти
берсе. §§§
Менә кәмит, уенмы бу, эшме бу? — һич аера торган түгел! Шул £ мыжгыган блокта кысыла-кысыла, ниндидер бер бәйрәм дәрте белән = ашкынып, актык бетонны салабыз. Әле генә кеше күмелерлек булган < тирән чокыр һаман саега бара һәм менә тагын бер ун бадьядан соң = өске кырый белән тәмам тигезләнеп җитте, «кубосантиметр»лык та ~ урын калмады, һични абайламастан кызыша торгач, сигез сәгатьлек § эшне өч сәгатьтә бетереп тә ташлаганбыз. Кинәт без блок читендәге = каты бетонга бастык. Кызлар, каяндыр такта башлары табып, блок өстен шомартып чыкты. Романько, брезент бияләен салып, нечкә генә' имән бармагын сузды да, блокның үзе утырган почмагына нәзек кенә хәрефләр белән: «Бригада М. Романько. 30. XI. 31» дип язып куйды* Бу безгә бик кызык тоелды һәм шунда ук Третьяков та икенче почмак- пы алып, үз данын мәңгеләштерергә ашыкты. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, безгә дә өченче почмакта үз бригадабызның автографың калдырырга туры килде...
Эш беткән. Ир затлар кайсы ничек тели, шулай блок тирәли тәгәрәгән, бар да диярлек тәмәке тарта. Кызлар гадәтләреңчә бергә чүмәшеп утырганнар. Берәү дә кузгалып китәргә ашыкмый. Уен-көлке сүз дә, чыр-чу да юк. Ниндидер гомуми тынлык. Салкын төннең кара-зәңгәр аяз күгендә, кыңгыр салган көмеш калфактай, ярым тулган ай бар икән, мин аны хәзер генә күрдем әле, ә йолдызлар нигәдер бик сирәк. Аста әкрен генә, тын гына төнге Днепр гөжли, тирә-як дөнья ниндидер сыек кына сөтле томан эчендә йокыга талган, тик «Тиле кыя» турысында гына якты утлар яна. Анда, күрәсең, эшләр һаман кайный әле. Ә инде аннан шактый түбәндә, борынгы Запорожье казакларының яу тоткая урыны — Хортииа атавы беленер-беленмәс кенә шәйләнә төсле...
Ник соң әле без болай тын, телсез калып утырабыз? Уйланумы бу, кайгымы бу, эш бетерү шатлыгымы бу? —берәү дә әйтә алмас иде, һәркем үз кичерешләре диңгезендә йөзә ич... Минем күңел, мәсәлән, җиденче кат күктә. Бүгенге эшнең болай кызык һәм матур килеп чыгуын һаман әле күңелгә сеңдереп бетерә алмыйм, онтылмас микән, романымда шулай җанлы итеп, шулай дәртле һәм матур итеп яза алырмын микән, дип куркам. Тавык төшенә тары керә, диләр ич. Ә башкалар ни уйлый? Монысы инде минем өчен бөтенләй караңгы...
Мин онытылып утырган нәкъ шушы минутта кызлар ягыннан җыр башланды:
Реве та стогне Дн!пр широкий Ссрдлтий в|’тер зааыва_
§§§ Майлантык — төсен битем майлагандай, шома, тулы гәүдәле.
Романько тавышы иде бу. Каяндыр күкрәк түреннән көчле һәм украинча йомшак булып чыккан моңсу тавыш. Шундук аңа кызлары кушылып, тагын да көчәйтеп алып китте:
Додолу верби гне высок) Горами .xsH.ii п)д)ма...
Украинча белмәсәләр дә, көйгә рус егетләре дә кушылды. Ә без. көен дә. сүзен дә белмәгән татар малайлары, тыңлаучылар булып кына калдык. Юк, тыңлаучылар гына түгел, без эчтәге, күңел түрендәге тавыш белән җырладык аны! Сүзен белмәсән дә, мәгънәсе аңлашыла аның. Ул җыр күңелләрне еракларга алып китә, украин халкының гасырларча килгән олы зарын сөйли төсле.
Бик әйбәт. Тик минем уйлавымча, хәзер, менә шушы тантаналы минутларда, зур бер эшне төгәлләгән чакларда, дөнья шаулатырдай башка бер җыр, күтәренке рухлы, көчле җыр кирәк иде шикелле. Аннары мин шуны да сиздем әле: менә шушы егетләр, шушы кызлар, хәтта безнең малайлар да, үзләрен «хуҗа» итеп тоя икән хәзер. Алар: «килдек — эшләдек, бетте — киттек», дип кенә карамыйлар, ГЭСның кайчан өлгерәчәге, күпме көч бирәчәге белән дә бик ныклап кызыксы-налар. Үземдә дә шул хис туып өлгергән: Днепрострой минеке дә икән, күңелгә тирән кереп утырган икән ул хәзер. Буйдан-буйга сузылган ефәк тасмалар киселеп, барлык турбиналарга берьюлы җан кергән көнне, илнең кай почмагында булсам да, килеп күрәсем килә...
Менә шушы хисләрне әйтә торган җыр сорый күңел. Аны ничек язарга икән3 Нинди кара белән, нинди каләм белән язсаң, әйбәт чыгар икән ул?..
Ж.ыр да җырланып беткән, тәмәкеләр дә икенче кат тартылган, моңсулык катыш шаян с\зләр дә беткән иде. Ниһаять, тирле аркаларга суык тагын да ныграк йөгерә башлагач, шыштырдап торган юеш бре, зент эчендә тезләр укмашып ката башлавын сизгәч, урыннардан кузгалдык «Прошай, бетон!» дип өйләргә таралышканда нигәдер елыйсы килде Ә күңел һаман күтәренке иде Һәм моңсу да иде, күңел музыка сорый иде!..
Бетон бетте, без эшсез калдык. Юк, безне ГЭСның өс ягындагы су астында каласы мәйданнан чүп-чар тазарту эшенә куштылар... Нинди бетончы селкенеп йөрсен инде андый көнлекче хезмәтендә?.. Профессия горурлыгына тия икән бу!..
Атна-ун көн эчендә Третьяк егетләре дә, Романько кызлары да су белән югандай юкка чыктылар. Без дә кыл өстендә торабыз...
Монда хәзер слесарьлар, монтажчылар, электриклар эшли. Арык араларына Стэнли капкалары кую, турбина, генератор, компрессорлар монтажлау, югары вольтлы юан чыбыклар сузу өчен манарадан биек металл каркаслар утырту башланды, һәр урында электросварщикларның җете зәңгәр уты күзне чагылдыра... Малайларым гына түгел, мондый эшләр буенча мин үзем дә, аллага шөкер, бик тә надан шул. Егет булып үсеп җиткәнче җитмеш төрле һөнәргә өйрәнмәкче идем малай чакта, җитмешкә тулып җитмәгән икән. Чабата ясау, тырыс ясау, эшләпә һәм кәрзин үрү, урак уру, ындыр сугу, хәтта шигырь язуны белсәм дә, көрәк дигән «машина»дан башка һичбер техниканың серенә өйрәнә алмаганмын...
Шунын өстенә мине һаман «үз җенем» кытыклый. Аннан бөтенләй бизмәкче булып карадым, инде ел була торгандыр — каләм тоткан юк. Бетон беткәч ниндидер техник курсларга кереп, берәр квалификация алмакчы, аннары ничек тә вуз бетереп, инженер булмакчы булып йөрдем, ә шигырь язу төшкә керә башлады. Алай гынамы сон әле: «Кызыл яшьләр» гәзнтенең өченче битендә бер зур шигырь бастырганмын, ул шундый шәп чыккан, бөтен кеше укып соклана, имеш, һәм
минем янга килә дә: «Мепә бу шигырь, ичмаса!» дип, «шалт!» итеп гәзиткә чиртеп куя, аннары минем кулны кыса, имеш! Бәлки, шуна күрәдер, әлеге «җенем» һәр төрле курс-мурсларга каршы сугыш ачты: «Роман язам дигән сүзең кайда?» дип әрләде. Менә хәзер нәкъ курсларга китәр көн килде шикелле, әллә каян эзлисе дә түгелдер, шушын да ук бардыр ул. Тик мин ике арада: «Ни язсам да барыбер басмэя ♦ чаклар!» дип кул селтисе килә. Ә «җен» ирек бирми, һаман котырта □ ел буена ямь-яшел төсе белән күзләрне иркәли торган, тәүлек буена * сайраган кошлары белән күңелләргә рәхәт бирә торган серле бер £ урман итеп күрсәтә ул миңа шигырь дөньясын, һәм минем үлеп тә язасым килә башлый.
Хәтта күнел дә инде кайдадыр моннан еракта, бик еракта хәзер. < Ә кайда? Анысын әйтү бик кыен әлегә. Рәхәтләнеп, бер кайгың да бул- S мыйча, төн-көн язып ята торган тыныч кына почмак кайда гына бар г икән соң?.. Казанда булмый да булмый инде, анда мине басмаячаклар. ? эш тә табылмас, кайтып күренсәң, иске җил тегермәне тагын чүп * тарта башлавы бик мөмкин... Ф
Чиркәү сәндерәсендә тәмәке пыскытып сүзсез утырган малайларыма уз фикеремне әйттем: ’ >
— Моңарчы бик әйбәт, бик тату эшләдек, дускайлар, чнде кызыгы = калмады, таралышырга туры килер шул... Мин кнтәм. канатларым, , кая китәсемме үзем дә белмим хәзергә...
Озак кына тын утырдык, тарткан өстенә тәмәке тарттык... Аннары 5 мин аларга Донбасс шахталарының якындагы берәрсенә китәргә ® кинәш биргән булдым. Чынлап та, кайсы гына шахтага бармасыннар, 3 шахтер бик кирәк иде хәзер. Күмер күп кирәк иде. Егетләрем ай ахырына хәтле монда эшләп, яңа ел башыннан расчет алмакчы булдылар...
Декабрь урталарында ГЭС белән исәп-хисапны өзеп, ай саен күпмешәр эшләвебез турында белешмә дә яздырып алдым. Белешмәләрнең кирәк чагы иде ул елларда. Алар миндә күп иде, барлык белешмәләрне әллә кайчан утка ягып бетердем, гик шушы соңгысы гына исән. Мин аны вуз бетереп алган дипломым эчендә саклыйм. Чөнки ул безнең асыл егетләрнең намус көзгесе, яшь кенә көйләренә күкрәк көчләрен аямый илгә биргән хезмәтләпенең горурлыгы Хәер, саннар да бик җырлап тора иде шул анда: «...имеет производительность по укладке бетона следующую. Июнь—105%, июль—120%, август—189%, сентябрь — 170%, октябрь— 179%, и ноябрь— 118%, что и удостоверяется...» диелгән.
Моннан да шәп документ кайда булуы мөмкин! Аннан сон кичелгән кырык ел гомер дәвамында ул инде саргаеп бетсә дә, мин аны һаман юкка чыгара алмыйм. Үземне ике вуз бетереп, ике дипломы булган кеше сыман тоям. Ул саннар минем колакта һаман шигырь булып, музыка булып яңгырый әле. Гаҗәпләнмәсен яшь буын, шундый кадерле белешмәләр дә була икән дөньяда!..
— И кадерле Чистай дусларым! Исәннәрме сез? Гомернең бу ахыр елларында очрашасы иде бит бер! Утырасы иде бит бер Днепрдагыча плотина башларында җырлашып!..
«Сез бу хатны минем укыганда...»
Кая китү турында йөз кат уйлап та бер жүнле вариант таба алмаганнан соң Мәскәү каласына килеп чыктым «Эшче» редакциясендәге таныш-белеш, дус-ишләрдән ин якыны Вил Садрый иде. Ул шигырь ярата, шагыйрьләрнең үзләреннән матуррак итеп, ягымлы һәм җылы тавыш белән укый белә. Ул минем «Аншә» исемле шигырьне соклангыч бер йомшак җорлык белән укып, мине үзен» .ашыйк итте, армия елларында ук дуслашып киттек. Менә шул дустымның редакциядәге . , ' ...............из
эш бүлмәсенә килеп кердем. Кул биреп күрешү белән беренче сүэ алмашуга, тотлыгып калдым Вилнең өстәлендә «Эшче» гәзите ята, анда Такташ рәсеме һәм ул кара рамда...
Әйтә башлаган сүземне онытып, гәзиткә ташландым. Рәсем астында некролог — вакытсыз үлем... Шул ук биттә «Киләчәккә хатлар». Вилгә текәлдем мең сораулы күз. Ул эндәшми. Күзләре шешенке, әллә елаган тагы . Нәрсә соң бу? Ничек аңларга моны? Чәчәктәй матур, яшь имәндәй таза бер егетнең көтмәгәндә ничек үлүе мөмкин?.. Әле ел ашу гына элек Донбасста шундый баһадир төстә күргән идем ич мин аны! Нинди үлем — аңа бары утыз гына яшь иде бит әле! Утыз яшь.. Егеткә ирлек килү, талантка иң парлак 1 көннәр килү дәвере. Утыз яшь.. Нинди бәхетсез без: халыкның беренче шигъри даһие хәтта бу яшьне лә тутыра алмыйча дөнья куйган. Хәер, анысы әле аңлашыла да кебек, чөнки ятимлекнең бөтен газапларын Тукай үз җилкәсендә күтәргән, үз күкрәк канына сеңдергән, ятимлек корты аны эчтән ашаган.,
Ә Сыркыды авылының атлы-тунлы игенче малае Һади Такташ бит тән саулыгы, рух бөтенлеге, күңел шатлыгы белән ташып-түгелеп торган соклангыч бер егет иде, соклангыч бер шагыйрь иде, халык тудырган икенче даһи иде!..
Һади Такташ. Ул миңа егерме өченче елдан ук таныш. Үзен күргәнем булмаса да, бик якын дус, абын, остаз., Себердән килеп, Свердлов каласында укып йөргән чак. Теләкләр зур. хыяллар үзең дә аңлап бетерә алмастай матур, ашкынулы. Чөнки күңелдә шаян да, ялкынлы да, моңлы да сүзләр, юллар, рифмалар кайный. Үз гомеремдә беренче тапкыр унике юллык «шигырем» басылып чыккан көн: Урра! Урра! Яшәсен поэзия! Гәзитне кесәгә кыстырдым да клубның аскы катында яшәүче Һади Батуллин янына киттем. Ул минем якташ егет, әле дүртенчедә үк бергә укыган идек, ачлыктан да бергә качып Себергә киттек. Ул да шигырь чиренә дучар. Ишектән керүгә, уртадагы озын кара өстәлгә сузылып, көлтәдәй куе чәчләрен тузгытып йөзтүбән яткан хәлдә, ниндидер бер китап укый иде ул. Янына килдем. «Нәрсә укый- ■ сын?» — дим. һаман баш калкытмый, китап эченә кереп китәрдәй булып, борыны белән кадалган ул ана. Тел кыймылдатып, сүз әйтерлек хәле калмаган. Шундый иде егет: хисләргә бер бирелсә, фани дөньяң аның әчеп юкка чыга. Ихахайлап бер көлә башласа, чыдап кына тор — колакларың тонмыйча туктамас. Менә ул кинәт янтаеп, бер кулын түшәмгә җитәрдәй итеп сузды да «бүрәнә» тавыш белән күкрәтеп җибәрде:
Зур тәмугларымны яктым Мнн бүген тәннән алып. Яндырам шунда Кабилне Мәңге утларга салып.,
Алма үч. тәңре, Кабилдән, Үч алу — кимлек сиңа-аН1
Ятактагы берничә егет сискәнешеп аңа карады. Мин дә бик аптырадым нинди Кабил белән саташа? Ни тилерә бу?
Килдем дә кулындагы китапны йолкып алдым. Кара буяулы рәсемнәр, факеллар төшереп ясалган тышлы бу китапта: «Һади Такташ. Җир уллары трагедиясе. Вакыйга хыялый яһүд тарихыннан», дигән сүзләр бар иде. ’
_ — Вот бу китап, ичмаса’ Вот бу шагыйрь! —дип куйды Һади, йодрыгын һавада болгап.— Адаш, минем адаш язган!
Мин дә инде бу китапның исеменнән үк сихерләнеп өлгергән идем, чөнки Һади Такташ дигән имза миңа да әз-мәз билгеле, матбугатта pvi г г.ң кайбер әйберләрен укыштырам, тик моңарчы аерым китабын
1 Парлак — киң танылу, чәчәк ату.
очратканым юк яле әле. Дустымның аЯ-яаеяа карамастан җыентыклы кееаиа тыктым ла, шул шау-шу арасында үземнең әлеге бермче шигырь белән мактанырга да онытып, клмбка мендем бәйрәмгә багышланган концертта шул шигырь белән чыгыш ясарга туры килде, <ыек кына кул чаптылар, сызгыручы булмады Бик начар бер гадәт бап минем: үз шигырьләремне яндырып укын белмим, сабагын өйрәнмәгән ♦ малай шикелле оялып, «мәми авыз»га әйләнеп калам. Әйтерсең нинди- - дер гаепле эш эшлим. Ә бит үзем «артист» кеше, клуб драмтүгәрәге- < ней актив члены, Тукай, Гафури, Сәгыйт Рәми, Бабич һәм башкалар- < нын күпме шигырьләрен яттан укыганым, күпме «декламация» сөйлә- х гәием бар. Хәтта ул елларда яшьләр арасында бик популяр булган * «Сакья-Муни» шигырен дә ярсып, күз дә йоммый, русча гына укып жи- < бәргән чаклар азмы булгандыр. ' §
Шулай да, төн уртасында ул кичәдән кайтканда, күктәге тулган ай ~ минем күңел түренә менеп утыргандай якты нде. Кем белсен, басылып 3 чыккан беренче шигырьдәнме ул, әле табылмаган, таныш булмаган < матур күзләрнең җылы елмаюыннанмы, әллә гомумән поэзия белән - исереп йөрүдәнме?.. Торакка кереп, бер кружка суык чәй эчкәннән сон * кесәдәге «Җир уллары»н чыгардым да койкага тәгәрәдем. Укыйм да £ укыйм, малайлар йоклап бетте. Кемгәдер ут комачау итә икән: «Сүн- = дер, төнге ике бит»,— дип кычкырды. ’ <
Сүндер, имеш! Бер нәрсә аңламый, ул мескенгә йокы кыйбат... 5 Аякка киез итекне, өскә кыска тунны элдем дә, утны басып, коридорга = чыктым. Андагы бердәнбер лампа тирәсендә таптана-таптана китапны Е тагын «кимерә» башладым. Тән чымырдый, куркыныч бу китап: бөте- з pen алып кереп китә торган тирән су шикелле куркыныч. Кинәт суырып алыр ла көтелмәгән төпсез чоңгылына батырыр төсле, сизми дә калырсың! Ә үзеннән аерылып булмый: күкләр, аллалар, фәрештәләр. Адәм. Хәүва, Кабил, Һабил, Әкълимә, Газазил — кыскасы, без мәдрәсәләрдә күпме ятлаган изге нәрсәләрне зир-зәбәр китерә! Юк. сатира, памфлет яки коры авыз еру теле белән түгел, ә көчле фаҗига теленең югары матурлыгы белән беренче Җир кешеләренең беренче зарларын, кануннарга каршы беренче баш күтәрүләрен, протестларын жырлый. Көчле саф мәхәббәтне, ләкин шул ук вакытта, канунча «җинаятьчел» мәхәббәтне яклый! Бу ничек тетрәтмәсен? Ул гынамы сон! Гомумән, китапка кертелгән барлык шигырьләр шул кадәр көч һәм югары пафос белән, «авызлыксыз» романтика белән язылган, гүя кн китап эченнән күзгә күренмәс ялкын бәреп тора, әллә нинди мин белмәгән герле дөньяларга, давыллы киңлекләргә чакыра торган набат авазлары яңгырый, без яшәгән көннәрнең кайнар сулышы бөркелә, яшьлекнең беренче шашкын сөю җырлары ишетелә төсле...
Ул төнне мин күз йоммадым, шушы уйлар, шушы кабынулар йокы бирмәде мина Такташны беренче тапкыр шушы төндә ачтым Моңарчы Тулбай авылы белән Себер арасын таптаган, чабатадан күн итеккә омтылган, хәбәрчелектән шигырь язу хыялы белән исереп йөргән унсигез яшьлек малай-егет уйга калды: «Менә ничек язалар икән шигырьне! Шагыйрь булсаң—менә нинди булырга кирәк икән! Бармы ул көч синдә?.. Бармы?..» . - v
Шушы төндә мин Такташка чын күңелдән гашыйк булдым. Хәер, мин текәме соң? Китап кулдаи-кулга китте, хәтта .Җир «’•
иага дә куйдык әле без, Тткташ юллары теләсә кем авызыңда кабатлар хәзер «Ачлык патша., «Урамда., «Урман кызы, һәм башкалар лана .хәзер, АЧ Mamhvn жыпчы Газиз Әлмөхәммәтов Свердлов-
укылмаган кич.» юк Ә мәшпүр жырчы и HJ < • ыниз
сккг» килгәч, авың ковиертынла Такташның “"г“₽7
укыттылар Ш ‘ шигырь
вР яш^реХ'шулай кайнар кабул -туе аңлашыл-
мый торган сер түгел шикелле. Ул безнең хисләрне җырлаган. Без кемнәр соң? Без революция давыллары шаулаганда үсмер малай булып, ул көрәшкә турыдан-туры катнаша алмаган яшьләр. Безгә ата. абый тиешле кешеләр революцияне ясап Һәм җиңеп чыкканнар. Алар- дан йоккан революция пафосы белән, яңалык өчен кайнар көрәш тойгылары белән без дә үзебезгә күрә бәләкәй генә булса да «патша төшереп», «искелек» дигән тәхетләрне җимереп йөргәнбез, ул чакларда бик көтелгән бөтен дөнья революциясен тизрәк ясау өчен ашкынганбыз.
Гыйсъян итеп сезгә каршы. Соры кортлар, мин менә Куркыныч утлар ягып Чыктым янар тау өстенә. Аллагызны. Дөньягызны Утка ташлыйм, яндырам. Җирдә тик эшне иляһ дип калдырам. Ишетәсезме?! Әй. тилеләр!
Нинди шау-шу ишетелә?
Ул килә.
Капланга атланган гасыр, Тәнре килә — Дәһшәтеннән бар хорафат селкенә. Ул килә, эш тәнресе!
Бу юллар бик тә якын иде, бик тә йөрәккә ятышлы иде безнең.
Тирән кайгылы егерме дүртенче ел килде. Күңелләр түрендә инде күптән иң кадерле урын алган сөекле кешебез Ленин үлде. Илнең иң зур югалтуы, иң зур кайгысы иде бу. Такташ шул атналарда ук язылган «Гасырлар һәм минутлар»ы белән илнең олы кичерешен көчле итеп әйтеп биреп, безне тагын үзенә табындырды. Мин аны үз хисләрем итеп укыдым һәм аның олы таланты алдында тагын башымны идем. Инде Ленин турында күпме шигырь һәм поэмалар язылган, әмма «Гасырлар һәм минутлар» безнең поэзиянең беренче урындагы горурлыгы, үлемсез симфониясе. Бу әсәрне укыгач, мин Такташны икенче тапкыр ачтым...
Такташ. Абыем һәм остазым Такташ. Бу кара кысаны ватып чыгардай давыллы Такташ. Ватып чыгып, шушы гәзит битеннән өстәлгә басар да: «Ышанмагыз! Мин үлмәдем! Мин тере! Кулларымда факел янган килеш йөрим һаман таулар өстендә!..» дип, бөтен дөньяга кычкырыр төсле тере Такташ... Мин дә ышанмыйм аның үлеменә. Ничек үлсен ул? Безнең поэзиянең кәрванбашы, юл ярып баручысы, әйдәүчесе булып киткән иде бит ул, үләргә хакы юк аның! Басылып чыккан һәрбер яңа шигыре зур бер вакыйга булып, поэзия үсешендә яңа бер сәхифә булып әверелә, күңелләргә бәйрәм яме бирә, телләрдә кабатлана иде бит аның. Бик күп яшь каләмнәр аңа ияреп китте, Такташ мәктәбе барлыкка килде. Мин үзем аның йогынтысында булуым өчен бер дә үкенмим. Ул бит җитез күзле, ихлас күңелле бакчачы да иде. Поэзиянең күп чәчәкле мәйданында чүп үләннәре күрсә, мәрхәмәтсез йолкып атарга икеләнмәгән кебек, кечкенә бер яңа үсентене хуплап алырга да әзер иде.
Егерме алтынчы ел ахырларында «Безнең юл» редакциясенә «Кар-лыгач» исемле озын шигырь җибәрдем. Дәрәҗәле әдәби журналга «борын төртүгә» беренче тапкыр җөрьәт итүем. Яраткан кызыңа язган беренче хатка янып-көеп җавап көгкән шикелле, редакциядән көтү дә чамасыз озак булып тоела икән. Мин инде җавап көтә-көтә тәмам суынып, шигырь чүпкә чыккандыр дип, сулагай кулны селтәр хәлгә җиткәндә генә бер открытка килеп төште. Аның да яртысы гына диярлек язылган «Карлыгачжа кәфендер дип уйлап, өметсез генә күз
йертә башладым. Ниләр язылган иде УЛ саран юлларда — ачык хәтерләү кыен. Мине тетрәткән сүз хатның ин ахырындагы «һ. Такташ» дигән имза булып чыкты. Ничек болай? Мин бит шигырьне Нигьмәти иптәш исеменә җибәргән идем. Такташка укыттылар микәнни? Әллә үзе кызыксынып күз салганмы? Ничек кенә булмасын, Такташ минем ♦ шигырьне үзе укыган! һәм үзе җавап язган! «Басылачак» дигән. Юк, 3 бу өч cy3fte тиз генә башка сыйдыру мөмкпн түгел иде. Мин ул көнне 5 «Хыялый Хәирүш» булып Йөрдем: «Бакчый, син лә кеше рәтенә керә- < сең, ахры, малай! Сине дә шагыйрь дип танырлар микәнни?.. Такташ ~ үзе язган бит! Басыла дигән. Әй, дөнья! Кочар идем мин сине кочагы- 5 ма сыйсаң...» $
Әйе, төш булып кына калмады бу. Шигырь басылып чыкты, Себергә S килеп җитте, укып карыйм — гел мин язганча, берәү дә төзәтмәгән. § «шомартмаган»... Оста бакчачының нәни генә бер үсентегә дә күз тө- 3 шерә белүе аркасында, «Карлыгач» миңа лачын канаты биргәндәй < булды...
Армиягә каралыр көннәр килде. Яшьлекнең бу үзенә бер матур чагы Туган авылыма кайттым. Язмыш юллары буйлап йөри торгач, Уралны, £ Төмән-Тобол якларын, Себернен яртысын айкап чыктым. Армиягә = алынсам, тагын кайларгадыр — я Ерак Көнчыгышка, яки Көнбатыш < чикләренә җибәрүләре мөмкин. Ә шушы яшемә җитеп, борын төбендә- 8 ге Казанны күргәнем юк... =
Казан... Туган җиремнең башкаласы. Әдәби, мәдәни дөнья Шигырь, = җыр, сәнгать, музыка дөньясы — талантлар дөньясы! Ул мине әллә g кайчаннан бирле кызыктыра! Юк. күрми китү ярамый. Бабаларым каны, Тукай яше тамган җир. Такташ җыры шаулаган таш кала! Минем дә апа алып барасы җырларым бар бит әле. яратырмы ул аларны, кабул итәрме?
Унлы лампа яктысында кичләр утырып, моңарчы язган шигырь, хикәя, нәсер шикелле әйберләремнең иң яхшы дип тапканнарын сайлап акка күчердем. Тик нинди исем куярга5 Бу очракта да Такташ соклангыч—-ул һәр вакыт үз әсәрләренә матур исем таба белә «Нәни разбойник», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Кояш көлми дә, елмаймый да» һ. б. һ. б. Каян уйлап таба? Өч көн аптырап йөргәннән сон «Тайга гәбеннән» дип атарга булдым. Шигъри булмаса да, мәгънәле булсын, янәсе...
Мин Казанга пар ат җиктереп килә алмадым, гаң алдыннан Кукма- ра поезды китереп төшерде безне. Кешеләргә ияреп, шәһәр буйлап киттем. Белмим, күзләрем дөрес күреп бетермәдеме, әллә күбрәкне өмет итеп килгән идемме — беренче тәэсир бер дә сокланырлык булмады: булыжник җәелгән чүпле, тузанлы урамнарны себерүче дворниклар артыннан соры болыт күтәрелә. Борынгы таш йортлар, кәкре- бөкре чүккән агач өйләр шушы соры пырак эчендә коенып кала. Ишег- алларыннан саркыган сулар тротуар чокырларына җыелган. Хәзерге Киров урамы белән атлый торгач, киң мәйдандагы базарга килеп чыктык. Әле яңарак кына мыжгырга1 тотынган мәйданның аргы почмагыннан бик калын тавыш ишетелә башлады, ниндидер бик юан агач куышыннан чыккан тыңкыш һәм тигез кырыслык белән:
— Картй бар. карт£ бар —дип. ат картасы алырга өнди ул Озак та үтмәстән, үсмер малайлар белән картлар квартеты яңгырады:
Члйнн сола. сахарин, Каму «ава пырладнм!.
Кинәт көлеп җибәрдем. «Чаян» искә төште — Печән базары чкәи бит бу! Бар да Тукайдагыча һәм Г. Камалдагыча булып лүренде.»
* Мыжгырга — каннарга.
II Казан! Туган жирем башкаласы, шушымы син?..
Ә НЭП калын тавыш белән тантана итә:
— Карта бар, карта бар... Симез карта!...
Ә кайда сон мин эзләп килгән Казан, күңелдә бүгенге шигырь төсле булып гәүдәләнгән яна Казан?.. Бардыр ул, табармын мин аны!..
Пәри чокыры мине йота алмый калды. Тән чымырдап, тизрәк чугып киттем. «Татарстан» редакциясендә беренче танышкан кешем Мөхәммәт Парсин булды. Элекке елларда яшьләр матбугатындагы пафослы мәкаләләрен укыганым бар иде. Фамилиямне белгәч, ул да мине чамалап алды Сөйләшеп киттек, Такташны күрәсем килүен әйткән идем, телефон белән каплардандыр эзләргә тотынды һәм мине «Академүзәк»- кә алып китте.
— Әйдә, күрсәтәм мин аны сина,— диде бу.
Ул чактагы Чернышевский урамы белән Кремльгә киттек.
— Ничек, берәр кружка мәтәштермибезме? — диде Парсин агай. Кинәт бу сүзгә аптырап калсам да, ничек инде ул яхшы кешене
рәнҗетәсең? Ниндидер бер подвалга төшеп, гидның ике аягына ике кружканы «сибәргә» туры килде, бик ярата иде. мәрхүм, сыраны.
Такташны Мәгариф Халык Комиссариатындагы «Академүзәк»нец бер бүлмәсеннән эзләп таптык. Каршымда тере Такташ! Соклану. Сүзсезлек. Кыюсыз сабыйдай караш... Шигырьләре шикелле, ул үзе дә көчле тәэсир белән чолгап алды мине. Тышкы сыйфат: ир-егетчә зифа гәүдә, буйга миннән калкурак, алтын сары калын чәч — матур дулкын белән таралып төшкән. Күзләре — зәңгәр күзләр! Ул күзләр турында Казан телендә тирбәлгән сүзләрне мин инде Себердә үк ишетеп, матбугатта укып килгән кеше. Нигә соң зәңгәр күзгә шул хәтле исләре китә дип уйлый идем. Ә ул күзләр чыннан да гажәеп булып чыкты. Ул зур зәңгәр күзләр иртәнге диңгез шикелле саф, төбе күренгәндәй тонык һәм ниндидер мавыктыргыч көч белән, кырыс ягымлылык белән бик тирәннән карыйлар иде. Юк, кызлар күзе түгел иде бу һәм алай итеп мактарга да җыенмыйм. Әмма Такташның, гомумән, ирләрчә эре чалымлы йөзенә иң көчле сыйфат өстәүче—шушы күзләре иде. Ул күзләр чиге булмаган эчке еракларга киңәеп китә, анда нин-дидер көчле һәм билгесез серләрме, алда җырланасы җырлар ташкынымы ургылып торган кебек тоела иде. Беренче күрүдә күңелгә утырып калган шул көчле дә һәм читләренә аз гына сагыш күләгәсе дә сирпелгән күзләр бүген дә каршымда тора минем.
Озак сөйләштек микән без? Түгелдер. Чөнки мин ул чакта бик кыюсыз идем, шуның өстенә гашыйкларча яраткан шагыйрьне һәм шундый атаклы шагыйрьне беренче күрүем. Ничек дип эндәшергә дә белмим: иптәш дипме5 Абый дипме? Ага дипме5 Берсе дә яраулы тоелмый. Шул өч сүз арасында озак буталып калдым бугай Шулай да без аның белән сөйләштек. Хәтта гәзит редакциясенә кадәр бергә кайттык. Ул сөйләшү рәвеше белән минем күңелдә гадилек һәм җылылык тәэсире калдырды. бер генә бөртек тә масаю, эре кылану сизмәдем. Әшәке бер гадәтем бар: әгәр беренче очрашу, беренче танышуда кеше минем белән теләр- теләмәс кенә сөйләшсә, төкселек яки һавалану сиздерсә — күңелдә мәңгелек төен кала, мин ул кеше белән кабат беркайчан да ихлас күңелдән сөйләшә алмыйм. Әгәр Такташ шунда салкынлык сиздергән Сулса, соңыннан аның белән дә аралаша алмаган булыр идем... Ә без ; ның белән тора-бара шактый якынтып аралашып киттек. Куйбышев урамындагы мәгълүм квартиры да җиде йозаклы түгел икән. Беренчеме-бишенчеме килүемдә мин аны «шигырь өстендә тоттым». Кара клеенка тышлы диван, бәләкәй өстәл, кәгазь.
— Тынла әле, брат,— диде ул һәм «Габдулла агай әкияте»н укып чыкты Шигырь елмайта. ләкин сокландырмый иде. Шунда минем бу шигырь язылган кәгазьгә исем китте, хәтта кулыма тотып карадым: ул.
кат-кат сызгалый-бозгалый торгач, язуы бөтенләй танымаслык булып, тәмам чуарланып беткән иде. Шаккаттым; шул хәтле күп көч куйган, шул чаклы тырышкан, ә шигырь урта кул гына бер әйбер булып чыккан. Такташ мина карый, нишлим? Оятымнан бурлаттай янып, үзем ышанмаган мактау сүзләре мыгырдыйм. Ни кылыйм сон? Остазымны ничек рәнҗетим?.. Ә Такташ бәлки мондый «яхшылык»ны көтмәгән ♦ булгандыр миннән!..
Икенче бер вакыт «Серле күзлек»не укыды һәм анын ул елларда < бик марксист киселеп йөрүче Г. Сәгъдигә «багышлануын» әйтте. Тагын « бер тапкыр, «Безнең юл» редакциясендә очрашкач, «Мокамай» белән х «Алсу»нЫ- укыды. Бу шигырьләр икесе дә соклангыч иде. Гомәр Гали 2 «Мокамаи»га кайбер төзәтүләр кертү, «сониаль-сыйнфый югарылыкка < күтәрү» кирәклеген таләп итте. Шигырь башындагы: 5
Киләсе билгесез гомер беләв 3
Тудыра ана узеиең баласын. <
Тугач инде, аяк-куллар булгач. Ава түнә шунда, барасын...— ф
дигән эпиграфны алып ташларга кушты, обывательчә яңгырый, i диде... 5
Аннары бер кичне без аның өенә ТКУ студеты Сәми Кәримуллин я белән «Югалган матурлыкэны тыңларга килдек. Драманың яна язылып s беткән көннәре иде, Такташның төрле катлаудан фикер ишетәсе килә, g күрәсең... Ләкин безгә сүз әйтергә мөмкинлек булмады. Кухня якта g бәрәңге кыздырып йөргән Гөлчирә ханым Хәмзина 1 чыкты да Һадига а шактый гайрәтле очкыннарын яудыра башлады:
— Монда хатын-кызның җәмгыятьтәге роле юкка чыгарыла, бу инде искене җырлау дигән сүз!—диде ул. Хәмзина тәнкыйте кыздырган бәрәңге ашап, чәй эчү белән тәмамланды...
Мин аңа ике генә әйберемне укып калдым. Берсе «Бозлар актарылганда» поэмасы. Әлеге «мәхәббәт чире» белән армиядән ялга кайткан чакта язган идем. Өенә бардым, үтенечемне әйттем. «Утыр, укы»,— диде. Бик куркып укыдым, тиргәр, каты сүзләр әйтер дип көткән идем, алай булмады тагы. «Ничава язылган, ну темаң яна түгел, бер-вке куплет белән генә суд залын ачыклап кит...» дигәнрәк фикер әйтте.
Икенчесе «Чуен ташкыннар». Донбасс. Макеевканын металлургия заводы каршында киң мәйдан, мәйдан кырыенда татар урта мәктәбе. Шундагы яшел чирәмгә тәгәрәдек. Бүлдерүсез тыңлады, ләкин монда да кискен фикерен, «яхшы», «начар» сүзен ишетмәдем, кайбер лирик чигенешләрне кыскартырга кушуын гына хәтерлим Күп еллар соңыннан аның Донбасс блокнотындагы язмаларын матбугатта чыгардылар. Анда минем хакта да бер-ике сөендергеч сүз булуы, ихтимал, шул чирәмдә яткан чакта тугандыр ’.
Якты кеше иде бит ул, үзенә тарта һәм яраттыра торган көч бар иде анда. Шул ук Донбасстагы бер кичә бүгенгедәй күз алдымда: «Ветка» руднигының татар клубына халык җыелган. Сәхнә кырыеннан ишек төбенәчә басып торырлык та буш урын калмаган. Шахтерның яше-карты, хатын-кызы, мәктәп баласы Казан шагыйрен күрергә килгән. Бу үзе бер сәер яңалык бит әле: аларга театр куючылар, җырчы, гармунчы, биюче һәм башка артистлар килгәне бар, ә шагыйрь дигәне Донбасска килгәне юк, нинди кеше икән ул?..
Миңа биш-ун минутлык кереш сүз әйттерделәр, аннары Такташ үэ эшенә кереште. Ул үзенсн болай да матур шигырьләрен соклангыч
* Такташның элекке хатыны.
• «Азат хагын». 1901. Январь.
матур итеп, без беребез дә укый белмәгәнчә оста итеп, тыңлаучы күңелен майдан эретерлек итеп укый белә иде. Бары тик аны күрер, аны тыңлар өчен генә әдәби кичәләргә агылган Казан яшьләрен әсир иткән кебек, монда да ул шахтер күңелен бик тиз яулап алды, шигырь саен шау-гөр китереп кул чаба башладылар һәм тагын, тагын, тагын укуын сорадылар Бу кайнар дәрт тулы озак алкышларга баш игәндә әлеге тиктормас калын чәчләре маңгаена сибелеп төшкәч, аларны биш бармагы белән артка тарап куя да. әз генә уңайсызлангандай, уйга калгандай тынып тора һәм яңадан бер кулын өскәрәк сузып, әлеге күзләренә ялкын-яктылык тутырып, үзенә генә хас ягымлы һәм ниндидер музыкаль агышлы тавыш белән тагын укый башлый.
Белмим.
Әллә күпкә. Әллә бик озакка-
Без бу кичтә «Нәни разбойник», «Провокатор», «Гасырлар һәм ми-нутлар», «Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе». «Мокамай» һәм тагын бик күп шигырьләрен тыңладык аның. Халыкның шул кадәр ихлас күңел белән тыңлавын, шул кадәр кайнар алкышлар белән кабул итүен күреп. Такташ чиксез дулкынланды. Сизүемчә, бу кичтә ул үзе өчен бер «ачыш» ясады: Казан укымышлылары, әдәбиятчылары һәм укучы яшьләре генә түгел, менә шушы гади халык та, ерак Донбасста күмер чабучы шушы татар шахтеры да бик яхшы, бик тирәнтен аңлый икән аны. йөрәге белән якын итә икән аның шигырьләрен...
Өч-дүрт сәгать буена өзлексез шигырь укудан чамасыз арган, талчыккан булса да. йөзендә бәхетле елмаю, шатлыклы дулкынлану яктысы балкый иде аның. Шул ук матур күтәренкелек белән агылган сонгы сүзендә үзенен бик нык борчылуын, шушындый бай күңелле шахта кешеләренең моңарчы язган җырларында булмавы өчен борчылуын әйтте ул. Кайткач, җиң сызганып, Донбасс эшчеләре турында язарга вәгъдә бирде. Таң яралып килгәндә генә клубтан таралдык...
Мондый кичәләр Донбассның бүтән шахта, клуб, мәктәп, рабфак студентлары, татар укытучылары арасында да булып узды. Такташның бу сәяхәте шигырь бәйрәменә, культура бәйрәменә әйләнеп китте. Ул шахтага төшеп забойларда йөрде, Макеевка заводының домналары, мартеннары, прокат цехлары белән танышты, бик күп татар эшчеләре белән сөйләшеп, дуслашып китте. Аны озату да матур бер тантанага әверелеп, күңелләрдә озак онытылмас бер хатирә булып калды...
Менә шул көннәрдән соң ел ярым да узмаган иде бит әле. Арабызда хатлар йөрмәсә дә. Такташның шигырь авазы мин гизгән ерак җирләргә дә килеп җитә иде. Татар шахтерлары биргән лампаның символик яктысында ул алар тормышын язарга, «Камил»не тәмамларга җыенуын ишетә идем, «Киләчәккә хатлар» турында да хәбәрдар идем. Такташның шушындый зур иҗат ашкынуы белән мәйдан уртасында шау- гөр килеп яшәвенә кайберәүләриең: «Такташ — капиталист, өйрәнгән ул безнең ышанычны таларга!» — дип кычкыруларын да белә идем... Тик остазымны кабат күрә елмаячагымны гына белми идем...
Ә Мәскәүгә килүем — аңа омтылышым да иде бит. «Камил» белән ул еш килер, барыбер озакламый күрешербез, дигән тыныч өмет ята иде эчтә. Өмет. Алдый икән ул өмет... Әнә бит. типсә тимер өзәрдәй саулыгы булган утыз яшьлек егет, шундый бай хыяллар белән ашкынып яшәгән һәм барыбызны да сокландырган шагыйрь — кара кыршау эчендә...
Өстәлгә капланып сулкылдау да бушану китермәде.
Башым ташка бәреп еласам да.
Зәңгәр күзле Такташ юк инде... —
ДИП язды Сирин.
— Юк, ышанмыйм! Ышанмыйм!..
— Минем дә ышанасы килми,— диде Вил моңлы гына тавыш белән.—Әмма — хакыйкать ачы. Сигезенче декабрьдә ук. Тиф.. Имеш.
Шулай итеп, һич көтмәгәндә, уйламаганда шигырь алламны югалтып куйдым. Инде мин Такташ тавышын кабат ишетә алмам микәнни? ♦ «Киләчәккә хатлар» язылып бетми калды бит, Донбасс шахтерларына с биргән кайнар вәгъдәсе дә үтәлми калды... Яшәү һәм үлем... Аларнын £ шул без белмәгән үз серләре бар... Бер уч туфрак та салмый калдым < бит мин аның каберенә... Бер уч туфрак та...
Кем уйлаган сон?.. *
Такташны Бөек революция үзенең олы җырчысы итеп биргән иде < безгә. Кыска гына гомерендә шул мәһабәт революцияне янар таулар S өстеннән яңгыраган ялкынлы тавыш белән җырлап узды ул. Бер г төрле дә иске кагыйдәләргә сыймый торган стихия көче белән үзенчә з кырлап бирде. Шул изге көрәштә башкалар белән бергә җиңеп < чыккан татар халкының, авыл кешесенең горурлыгын, кайгы-шатлык- ф ларын, яна яшьләрнең давыллы хисләрен, матур сөюләрен, мавыктыргыч яңалыкка омтылышларын җырлап бирде. Ул безнең поэзиягә әллә * никадәр көч. яңалык, лирик үсеш алып килеп, аны баетты, Тукайдан = соң яңа бер баскыч өскә күтәрде, яңа бер дәвер ачты.
Такташ шигырьләре бүген дә бүгенгечә яңгырый... Араларны еллар 1 ерагайткан саен күңелләргә якыная бара Такташ. Якынайган саен са- = гындыра бара Такташ. Сагындырган саен юклыгы сизелә Такташның. = Юклыгы сизелә... Заман сораган олы җырларны олы тавыш белән □ җырлап бирүче юклыгы сизелә...
«Сез бу хатны минем укыганда...», дип башлаган ул... Гүя интуициясе сиздергән аңа... Әйе, аның ул гүзәл хатларын миңа үзеннән соң гына укырга туры килде...
Көтелгән һәм көтелмәгәннәр.-
Шулай итеп, мин дигән малай, мәхәббәтен җую сагышларыннан арына килгәндә, яраткан шагыйрен дә югалту ачысын татып, Мәскәү- дә яши хәзер. Мәскәүләр ана кырын карамады, «Эшче» редакциясенә хезмәткә алдылар. Беренче күрүдә гәзит редакторының көл сибелгән чәчләре заман шагыйрьләреңчә җилкәсенә төшкән озын булуына, бер кулының бармаклары нилектәндер зәгыйфь икәнлегенә гаҗәпләнеп утырды ул. Ләкин ябык кына чырайлы, юка гына бәләкәй гәүдәле, ачык күңелле, Идрис Агишев фамилияле бу кеше революциянең баш елларында ук партиягә кергән өлкән КОММУНИСТ һәм бик әйбәт иптәш булып чыкты. Әле кайчан гына Казан матбугатында булып узган «...сандугач» шау-шуларын, әлбәттә, белми калмагандыр ул. әмма һични сиздермәде, дусларча елмаю белән производство бүлегенә эшкә куйды. Ә егеткә шул гына кирәк тә иде: анда Вил Садрый дусты белән матур эшләделәр, тату яшәделәр алар.
Килгән көнне үк Хак Максут белән дә очраштылар мондагы «Ударниклар» журналында эшли икән ул хәзер. Максут үзенең чын иптәш икәнен тагын бер мәртәбә күрсәтте: эшеннән бушану белән мин дигән малайны Клязьмадагы квартирына алып китте. Чәй зчкәндә әйтте
— Менә сина патша сарае, тор шушында — теләсен йя« ел!
Ә «патша сарае», нәкъ Сәгъдиевләрдәге шикелле, ун квадраттан да артмастай бер бүлмә иде. Күкелләр кин булса, бүлмә тарлыгы сизел-
БүКредакциядә ел ярымга якын утырды егет. Гәзиг эше бетен вакытын йотса да, авырсынмады. Гел мәкалә язып, хәбәр төзәтеп утырсак
ла, барыбер файдасы тия, проза каләмен шомара, тәҗрибәң арта дип уйлады. Ә ул роман язасы кеше бит әле. Тик кайчан һәм ничек тотыныр? Көче җитмәсә, ерып чыга алмаса нишләр?.. Мәгәр борынгы гранит бусагалары һәм бүген гөрләгән җырлары белән мәһабәт Днепр күңеленнән һаман чыкмый иде. Ниһаять, «Бетончылар җыры» дигән кечерәк бер поэма сыман әйбер язып бастырды. Шуннан сок күңел чишмәсе бушанып калдымы, киләчәктә иркенләп язармын инде, дип юана башлады ул. Хәер, бәлки башка хәлләр дә өркеткәндер аны, зур шау-шулар күтәреп фаш кылулар һаман дәвам итә бит. Әле кайчан гына «җидегән»челәрнең «контрреволюцион» йөзләрен ачып, ничәмә язучының көлләрен китергәннәр иде, ә хәзер әнә Фатих Хәсипнең «Җир тыңлый» һәм Г. Ильясның «Штык» дигән романын тетәләр. Соңгысы бигрәк тә зур һәлакәткә дучар булды: «Штык»... үзенең сәяси тотнаксызлыгы, аеруча Кызыл Армиягә троцкизмча яла ягуы белән сыйнфый дошман — кулак өчен корал...» дигән кләймә белән ТАПП һәм ТатЛОКАФнын карары чыкты ****.
«Штык» романы Г. Ильясның беренче зур тәҗрибәсе, иҗат апогеена омтылышы иде. Грозный нефтьчеләре арасыннан чыккан яшь авторның бу романын шулай бер селтәнүдә юкка чыгарулары һәр язучыны уйландырырлык бер хәл иде. Фати.х Хөсни ничек кичергәндер, әмма Г. Ильяс моны күтәрә алмады. Горур егет иде ул, тик гаделсезлеккә, хаксызлыкка каршы көрәшә дә, түзә дә белмәде. Шуннан соң ул бернәрсә дә яза алмады...
Юк, мондый хәлләр берсе дә каяндыр «югартын» кушу буенча эшләнмәвен белә егет, моны дәртләре артык кызышып киткән фаш итүчеләр, Такташча әйткәндә, «тәнкыйтьче дигән сукбайлар» (ул да бу сүзне үзәгенә үтмичә генә әйтмәгәндер) эшли. Алар да усал ният белән түгел, үзләренчә, марксизм идеяләре өчен, пролетариат әдәбиятының сафлыгы өчен көрәшәләр, янәсе...
Шушындый шартлар аны сак кыланырга өйрәтте. «Болай ярамый!», «Тегеләй ярамый!» дигән кырыс кагыйдәләр баш очында Домокл кылычыдай торганда хыял колачлары киң җәелми иде. Коп-коры шигырьләр язу гомуми гадәткә әйләнеп китте ..
Монда ул Муса, Әхмәт Фәез, Мансур Крыйм, Мәхмүт Максут, Мәхмүт Галәү, Хатип Госман, Г. Ильяс, Ш. Шәһәреттинов, М. Моста- фин, Ш. Батыр һ. б. язучылар белән аралашып яшәде. Берсе дә кырын карамады ана. Тик аларның бергә җыелып, язганнарын укышып, фикер алышып, бәхәсләшеп утыру гадәтләре генә юк иде. Нишләсеннәр: төрлесе төрле ерак почмакларына чәчелеп яшиләр Мәскәүнең...
Шулай йомылып кына язгалап ятканда көтелмәгән бер карар килеп чыкты. Юк, көтелмәгән дип әйтү — таш маңгайлы тинтәклек булыр иде! Ул гына түгел, тагын бик күпләр сусаган, болытсыз күкләргә карый-карый күзләр талдырып көткән шифалы яңгыр шикелле кирәкле карар һәм гаҗәеп бер карар чыкты. Үзәк Комитетның утыз икенче ел, егерме өченче апрельдәге мәгълүм карары иде бу. РАПП, ЛОКАФ, «Кузница», «Леф», «Конструктивизм» һәм тагын ничәдер төрле «изм»нар дигән әдәби оешмалар яши иде ул заманда. Берәүләре: «Поэзияне Демьян Бедныйлаштырырга!» дип, икенчеләре: «Маяков- скийлаштырырга!» дип, өченчеләре: «һәртөрле маскаларны ертып атарга!» дип, һәркем үз белдегенчә кычкыра иде. Менә шул кычкыручыларның барысыннан да катырак кычкыручы РАППның эше тар цеховщинага әверелеп, үзара коры бәхәс белән әрепләшүләргә әйләнгән, һәртөрле начар кушаматлар тагу һәм башка юллар белән әдәби көчләрне кысрыклауга китергән, совет әдәбиятының үсеп китүенә комачау итә торган нәрсә булып калганлыгы күрсәтелгән иде ул карарда.
**** «Атака». 1932. № 4.
Шуна күрә, аларның һәммәсен дә таратып, бөтен ил күләмендә язучы-ларның бердәм иҗат союзын төзергә кушылган.
Бу карарны укыгач, мин дигән малай, инде карт егет булса да. таяк атын түбәтәе белән камчылый-камчылый ашкынып чапкан м . ы кебек, айга сикереп шатланудан тыела алмады Кем бел:-1 :-:.J СӨЙЛӘШСӘ дә: «Минем өчен чыгарылган бу карар, минем өчен генә'» дин ♦ мактанып йөрде Бу инде бик тә вакытында яуган, бөтен табигатьле _ сафландырып, гөлләрнең чәчәкләрен ачып җибәрә торган I; - :бәт яңгыр < иде. Бу инде хәзер бар көчеңне татлы һәм газаплы иҗатка багышларга < мөмкин дигән сүз иде...
Ул жин сызганып эшкә чумды. Мәскәүиең «Шарикоподшипник», 5 «Фили», «Метро» төзелешләрендә әллә нихәтле татар эшчеләре бар < икән. Монда алар ил чакыруы буенча җыелганнар. Әйбәт эшлә, теләр д турында хәбәр, очерк, зарисовкаларны язып бетерерлек түгел. Ә кич- ләре, төннәре шигырь һәм поэма язар өчен кала аның. Шулай да канат- з лары шактый салпайтылган «ала каз»га яңадан киерелеп кагыну < җиңел түгеллеге күренеп тора иде Шуна да карамастан, хәтта рома- . иын башлап җибәрергә дип, күп кенә кәгазь дә хәстәрләп куйды егет, * тик ул тотынганчы кыш, яз, җәй узып, көз килеп җиткән булып чыкты, а. Ә көз көне ана бер дә көтмәгәндә ял бирделәр һәм кулына курорт = путевкасы тоттырдылар. Бушка! Кырым ярына! Гомере..з (. •- -
мәртәбә Тулбай малае санаторийга дәваланырга бара! Ә нәрсәсен z дәваларга? Авыртмаган җирен!
— Кәҗәләнмә,— диделәр аңа,—әйбәт эшләгәнең өчен путевка бү к ләк иткәннәр икән — кадерен бел!..
Көннәрнең берендә юка гына зәңгәр томан белән өртелгән биек таулар пәйда булды аның күз алдында. Тулбайның мәңгелек җилләр белән шомарып, түгәрәкләнеп беткән сөзәк тауларына бөтенләй охшамаган таш таулар, кыя таулар, мәһабәт таулар! Шуларга таң калып барганда кинәт бер борылыштай зәп-зәңгәр, юк, кара-кучкыл . -ч ф диңгез күренде. Кояшның күз явын алырлык җәүһәр тәңкәләре уйнаклаган чиксез-кырыйсыз диңгез! Ачык тәрәзәдән атылып чыгардай булап аңа ыргылды ул. Я алла, табигатьтә мондый мәһабәт гүзәллек га, колачларга сыймас мондый киңлек тә булыр икән!
Монда ул бөтенләй яна бер дөнья ачты. Санаторийга урнашкач. • • саен дөнья гизеп, бөтен Кырымны дигәндәй айкап чыкты Ворони ш һәм патша сарайлары, Пушкин йөргән эзләр. Бакчасарай каласы, HI биеклеге Ай-Петри кыясы, «Очан су» шарламагы. барысы да < • итәге кебек иделәр. Шул ук вакытта ул диңгездән дә чыкмады. Колач ташлап йөзү, аның ана кулыдай йомшак иркәләүчән дулкыннары өстендә чалкан тирбәлүләр рәхәтлекнең иң югары ноктасы иде.
Ә үзенә һаман бер уй тынгылык бирмәде монда бит тагын бер шпурын бар, бик кадерле урын. Син анда бармыйча, аны Л|рм. < ■ i
тиеш ТүГСЛСец! ИксНЧв оер аваз каршы төп булыр. Аны күрергә теләүче синең күкләр әзмедер? Oi.-p алар - ы да борчып йөри башласалар, ул хаста әзлеген калачак нч!.. Коры кызыксыну хисләреңне тыеп тор!..
Юк, коры түгел! Ул аңа ун ел буена гашыйк Ш.л <■> i ■?
аның матбугатта күренгән бер ге 1 Д* калдырмыйча динр-
дек укып барды, аның барлык әсәрләре
лыиа, олы талантына чын күңелдән баш иде. Шунд| i ничек күрми китә алсын ул? Күрергә тиеш, хәлен о -epi теләргә тиеш ул ана. Этәр мөмкинлек булса, үзенең ана шул ларында әйтеп бирер, шигырь язып маташуларын да һәм ш. - сында көтелмәгән сәер шау-шуга эләгүен лә аңлатыр Ку-н < • Донбасста булган хәлне һәм үзенең көлкегә калуын да сөал.. Күп аның сүзләре, бик күп!и
һәм ул. бер кртэне. тын зәңгәр диңгез өсләтеп, Ялтагә кптте. Халтурин урамындагы йортны табу кыен булмады. Капкадан кергәч, кырын ишегалдындагы агач баскычтан верандага күтәрелде, теләгән кешесен сорады. Бер ханым ана урын тәкъдим итеп, эчкәрге бүлмәгә юнәлде.
Озакламый бүлмә ишегеннән ябык һәм талчыккан чырайлы бер кеше күренде. Чал керә башлаган озын кара чәчле, кечле кашлары астыннан үткен карын торган кара-соры күзле, кыска кара мыеклы иде ул. «Нәкъ рәсемендәге төсле икән!» дип уйлады мин дигән малай һәм, йке кулын сузып, жәһәт кенә анын каршына юнәлде. Тәрәзә буендагы шактый озын өстәл кырыена утырыштылар. Мин дигән малай, кагыйдә буенча дигәндәй, хәл-әхвәл сорашты.
— Шөкер, бер көйгә,— диде Галимҗан Ибраһимов. Үзен интектергән чир турында шуннан башка һичбер сүз әйтмәде. Мәгәр әйтмәсә дә. анын хәле төс-битеннән, килеш-килбәтеннән үк күренеп тора иде. Башта әзерләп килгән ярату сүзләре. Себер һәм Донбасс «хикәя»ләре кирәксез һәм урынсыз булыр күк тоелды. Авыру кузгаткан сорауларга кыска җаваплар биреп кенә утырды ул. «Мәекәүдән килдем. «Эшче» гәзитен- дә эшлим, хәзер «Коммунист» дип атала. ВЦИК органы, «Известия» каршында чыга...» дигәнрәк төссез сүзләр тезеп китте. Күрешкәндә Шәйхи Маннур дип әйтүе белән үзенең шигырь язып маталануын аңлатырга теләгән иде. ләкин атаклы язучы мондый исемгә игътибар итмәде, ул аның шагыйрь кисәге булуын бөтенләй белмидер, күрәсең. Алай гынамы соң әле, Мәскәү редакцияләрендә эшләүчеләр турында сүз барганда болай дип куйды өлкән әдип:
— Сезнең анда яшь каләмнәр дә туып килә шикелле, бик һәйбәт хәл...— һәм ул, урыныннан сауларча җәһәт кузгалып, стена буендагы чыбык этажеркадан кечкенә бер җыентык алып килде.— Менә бит: «Былбыл җыры» дигән бик кәттә исем кушкан, әгәр чынлап та шулай булса, гаять зур шатлык...
Мин дигән малай кинәт шаркылдап көлүдән көчкә тыелып калды. Коры сүз тезмәләре белән Мәскәүдәге язучылар һәм журналистлар арасында көлке исем күтәргән Тәхәү Былбылын дигән бер авторның китабы иде бу. Кара әле син аны, өлгергән икән! «Центриздат» тирәсендә бик юмачланып йөри торгач, ничектер бастырып чыгарган бу беренче китапчыгын барлык зур урыннарга озатып, зур кешеләргә’өләшеп йөри иде, монда да җибәреп өлгергән икән, дип уйлады егет. Аннары шунда ук үзен тирги башлады: Ә синең, яхшымы-яманмы, дүрт җыентыгың бар бит инде, ник шуларныц, ичмаса, берсен генә булса да кыстырып килеп, үзең яраткан шушы олы язучыга бирә белмәдең? Тинтәк шул син, беркатлы байгыш!..
Хәер, әле үткән елларда гына, Казан матбугатында шул хәтле еш чәйнәлгәннән соң ул үзен «бөтен дөнья» беләдер һәм бары да ана бармак белән төртеп күрсәтәләрдер дип уйлый иде. Авыру әдипнең бу хакта һичбер сүз кузгатмавы, аның исемен дә белмәве мин дигән малайга хәтта яхшырак та булып тоелды. Чит җирдә хаста түшәгендә яткан олы әдипнең бу вак-төяк эскәнҗәләрне күзәтә алмый калуы бер дә гаҗәп түгел иде. Ә бәлки ул белә торып та авыз ачмагандыр...
Мин дигән малай бүтән бер зур сөенеч ишетте аның авызыннан: моңарчы язылган әсәрләрен сайланма томнар өчен хәзерләп утыру белән бергә, «Безнен көннәр» романының икенче китабын тәмамлап килүен әйтте ул. Талчыккан чыраена әз генә елмаю сибеп, сүзен болай бетерде:
— Сер итеп кенә мактандым. Зинһар, кешегә сөйләмәгез,— диде.— Гәзит-фәләндә дә кузгата күрмәгез хәзергә... Эше бик күп әле аның... I
Ышаныч күрсәтеп мондый «сер» тапшырылуга егетнең бик күңеле булды. Сәер бу дөнья! Бәлки кешеләрне генә түгел, тауларны да очраш
тыра торгандыр ул’ Моннан ун ел элек Себер тайгасы эчендәге бәләкәй генә Андреевка руднигынын бәләкәй генә агач мәктәбендә «Габдрах- ман Салихов», <Уты сүнгән җәһәннәм», «Карт ялчы» һәм «Безнен көннәрле укый-укый төннәре узганын да сизмәгән малай егеткә: «Син бу кеше белән Ялтада күрешәчәксең», дисәләр, эчләре катып көләр иде. Әйткән кешене «багучы әби» дип атар һәм «әкиятләр тормышта булмый!» дияр иде. Бактың исә, була икән! Менә бит, хәтта Галимҗан Ибраһимов белән дә күреште, башка бик күп «тере язучы»лар белән дә. Ә бер иң кадерлесен, олы матурлык җырчысы Такташны, югалтырга да өлгерде инде...
Мин дигән малай, бу бөек остазның йөзенә сокланып караган килеш сүзләрен йотылып тынлый-тынлый, дөньяларын онытып утырырга бик теләсә дә, урыныннан кузгалды. Монда килгәндә үзенең ип кирәкле санаган һәм барын да әйтергә теләгән сүзләрен икенче вакытка калдырып, хаста кешенең тиздән савыгуын кат-кат теләп, яңа романнын озакламый дөнья күрүен өмет итеп һәм кабат күрешүне зарыгып көтәчәген әйтеп, чыгып китте. Күкеле тулы якты дулкыннар иде анык. Көймәгә утырып санаторийга кайтканда учларына диңгез суын эләктереп, салкынча тамчылар белән битләрен чылатты ул. һәммәсе дә төштәге шикелле һәм мөмкин булып күренде. Ел буе шулай яхшы эшләр дә, язган һәм язып бетерәсе әйберләреннән бер китапчык бастырып, алдагы көзгә тагын килер, аның белән кабат күрешер һәм алдына яңа җыентыгын салыр, иркенләбрәк сөйләшергә сүзләр дә күп булыр...
Тик, сәер икән шул бу дөнья, бик сәер икән: көтмәгәндә күрештерә.
белергә кирәк иде. ...
— Чыдамый ул, кача! —дип көлде иптәшләре.—Шагыйрьгә вуз ”°Руз^?дэ ИКеланде: «Картаеп беткәч, монда селкенеп йөрүдән чи файда булыр? Әллә койрык чәнчәсе микән?» —днгав чаклары м бУЛШула’й да бер ел узып китте, утыз дүртенче елнын жәе килде. Авылда ннде былтыр ук политбүлекләр оениырылып. МТСлар «LV Л» кенә яна техника китерелә, яна сәясәт алып барыла иде. 0ле кайчан ?ына «кәжаләп» йөргән авыз кешесенея бүген колхозе, чын күкелек беркетеп ч^поза" бригадалар. бер-береннән к.чв-поса алд.и ашка китеп, хәтта төннәрен фонарь белән урак уруларын акяя| итеп сөйли
i
I
я
3
3
ә көткәндә юлыңа аркылы төшә...
Җыентык дигәне Үзәк нәшриятка бирелми дә калды, чөнки ул нәшрият үзгәртелеп, татар бүлеге Казан филиалына әйләнде. Ә Казан «һавасы» бу автор өчен һаман кырыс иде әле. «Игенчеләр» гәзнте, «Ударниклар». «Октябрь баласы» журналлары да тукталды .
Мин дигән малай үзе дә, гәзитче буларак, күп кенә колхозларны гизеп, Свердловскидагы «Уралмаш», Себердәге «Новокузнеиск» заводларын әйләнеп, иске эзләрендә яңа гигантлар үсеп чыгуына сокланып йөргәннән сон ачы бер хакыйкатьне анлады. әгәр ул бүген үк парта арасына утырып наданлыгын бетерү, үз-үзен үстерү чарасын күрмәсә, көлтә ялларын җилдә чайкап, җитмеш колачлы адымнар белән чаба башлаган Заман атыннан бик тиз тәгәрәп төшеп калачак Инде армиядә үк башлаган «вузга хәзерлән» китапларын, ниһаять, кимереп бетерде дә, көзен Ялтага китү урынына, Казан пединститутына килеп керде. Ун ел буе хыял иткән теләгенә ирешеп, егерме сигез яшьлек «яшь кенә» студент булып китте.
Монда үтәсе фәннәр ерып чыккысыэ карурман төсле күренде ана: үз тел-әдәбиятыннан башка рус теле, немей теле, поляк теле, борынгы һәм хәзерге әдәбиятлар, тарихлар, педагогия, педалогня, психология, политэкономия, диамат, мәктәптә дәрес бирү практикалары һәм тагын тавык та чүпләп бетермәслек күп предметларны ничектер «йөзеп» чыга
ләр иде хәзер Мин дигән малайның Сәми дусты да, ТКУдан сон Мәскәүдәге Көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган да, Балык бистәсе политбүлегенә җибәрелгән иде. Яшь студент шуның янына китеп барды...
Инде сабан урагы бетеп килгән, алдынгыларның хәтта көлтәләре да ындырга кереп, басулар бушанып кала барган чак иде. Район үзәгенең өс ягындагы әнә шундый ачылып калган бер басуына самолет килеп төште. Соңыннан «Кукурузник» дигән кушаматы чыккан агитсамолет. Политбүлек зонасына кергән колхозларның алдынгылары киңәшмәсе барган көн иде бу. Төштән соң бу киңәшмә кешеләре шул самолет янына чыктылар һәм көтелмәгән сәер бер хәл башланды. Политбүлек башлыгы карт коммунист Вәли Шәфигуллин хатын-кызлардан ике кешене дәшеп алды да самолетка утырырга кушты. Кызларның йөзләрендә шатлык, ә күзләрендә курку.
— Батыр булыгыз! — диде Вәли агай.— Сез бит алдынгылар! Барыгыз, күкләрне әйләнеп, үзегезнең колхоз басуларын өстән карап төшегез.
Пилот аларны кабинага урнаштырды һәм пропеллер ярык тавышлы җиле белән салам бөртекләрен очыра башлагач, самолет җирдән кузгалды. Бармак буе озын яшел чикерткә куе камыл арасыннан очкан шикелле, сөзәк кенә алдырып, күккә менеп китте.
Уч төбедәй аэродромы булмаган бу авыл читенә самолет килеп төшү үзе бер сәер булса, аның тагын авыл кешеләрен очырып йөри башлавы бигрәк тә сәер иде. Мин дигән малай, нәкъ бәләкәй чакта «сәмәхут» күргәндәгечә, авызын ачты да калды. Күккә менә торган һәр парны көлә-көлә, кул изи-изи озатып җибәрә, җиргә төшкәндә кул чәбәкли-чәбәкли каршылый башлады ул. Әйтерсең бу аның төп эше, бары тик аңа гына ышанып тапшырылган изге вазифа!..
Очу... Нинди икән ул очу? Ник кеше дә очар кошлар шикелле канатлы булмаган? Ник аңа күкләр зәңгәреннән энә күзедәй генә күренгән кыя бөркетләре сыман баш әйләнгеч биекләрне айкау мөмкин түгел? Уйлап баксаң, бу бит гаделсезлек, хәтта бик зур гаделсезлек! Йолкыш кына бер соры чыпчык пырр итеп очкан була да теләгән җиренә барып куна. Ә табигатьнең патшасы булган адәм баласы җәяү йөри, ишәктәме, дөядәме, аттамы теркенли, хәтта арысланга атланып чабуы мөмкин аның, ләкин оча алмый, канатлары юк, оча алмый!..
Ә нинди матурдыр һәм рәхәттер ул очу!.. Эх, очарга, ерак-ераклар- га очарга иде!.. Бу хыял — мәңгелек. Билгесез мәңгелектән килеп чыккан адәм баласы бу мәңгелек татлы хыялын да үзе белән алып килгән. Очар кошларга күпме сокланып һәм үзе күпме тапкырлар күкләргә омтылып та күпме тапкыр һәлакәткә очрагач, канатлы атларда, тылсымлы паласларда очкан бәхетлеләр турында, көянтә-чиләген канат итеп айга күтәрелгән Зөһрә кыз турында, әтисе Дедал ясап биргән ак канатларда һаман кояшка, һаман кояшка табан очкан кыю егет Икар турында матур әкиятләр, легендалар уйлап чыгарган...
Мәңгелек хыял. Гамәлгә ашуы мөмкин булмаган матур хыял. Мин дигән малай үзе дә шул хыял белән саташучыларның берсе бит. Язгы кичләрдә кыр казлары тезелеп килеп Шәмәк болынына төшкәндә дөньяларын онытып сөенсә, иртәгәсен алар һавага күтәрелгәндә, ташлап китүләренә үпкәләгән шикелле, моңаеп кала иде. Ә көзгә таба, авыл тирәсендәге арпа-борай урылып, җирләр көлтәдән арынгач, казларын шунда алып менеп богарландыралар да җирдә калган арпа башларына тәмам туюлары җиткәч, инешкә боралар. Инде бөтенләй дип әйтерлек җитлегеп, егет тавыш белән сөйләшә башлаган бәбкәләрнең каурый төпләре кычынган шикелле канатларын жәяләр дә җилпенергә тотыналар. Шунда бер-ике тапкыр сызгырып җибәрүгә, кыйгаклый-кыйгаклый тау кырыеннан очып китәләр һәм, нәкъ кыр казларыдай кыйгачлап,
инеш бормасына барып төшәләр. Казлар артыннан малайлар да кул- мәк эчләренә жил тутырып, тзу астына йөгерәләр. Кабапган . - »ое аларны да күтәреп җибәргәндәй була Шау-гөр килеп алар :• оча! Бишектән ук дигәндәй башлана торган очу хыялы төшләрендә дә т гылык бирми, әллә кайларга очырып йөртә. «Үсәсен. улым, үсәсең» ди аналары. *
Ә мин дигән малай егет булып буйга җиткәч тә төшендә очудан тук- - тамады. Шунысы бик сәер: кошлар шикелле һавага сузылып.'канатла- ? рын жәеп очмый ул. аягүрә басып оча. Урманнар, сулар, болынна:- теннән очып бара-бара да кыйгачлап түбән төшә башлый. Инде җиргә бастым дигәндә генә кинәт тагын бормалап менеп китә. Сынар каурый * дай жинел гәүдәсе тик уйнаклап йөри һавада Рәхәтлектән тәмам ал- < җып күзләрен ачканда гына җиргә төшкән була...
Бүген ул менә шул төшләр, шул хыяллар дөньясына янадан китеп з баргандай сокланып йөри торгач, самолетта очасы актык бер кеше з калды. Иллеләр тирәсен хәтерләткән өлкән чыраена караганда, бабай < дип әйтергә дә була аны. Чал куна башлаган чәчләре белән калын кф гырт мыегы да шуны куәтли. Башында—дөнья күргән фетр эшләпә өстендә җинел куртка сымак нәрсә, аягында күн итек
— Ну, Гайжан агай, хәзер синең чират.— диде Вәли Шәфнгуллин S
Мин дигән малай шундук чамалап алды да, йөгереп, аның янын.- < килде.
— Вәли ага...— диде ул. күзләрен бик мәэюс итеп.— Бер урын буш д кала бит... Әллә.;.- рөхсәт итсәгез
— Очарга телисеңме?—дип көлемсерәде карт коммунист,—Вәл эй □ алайса.
Теге абзый алга утырды, аның артындагы фанер әржәгә мин дигән малай чумды һәм алар гомерләрендә беренче тапкыр чынлап торып күкләр кочагына менеп киттеләр!.
Менә нинди була икән ул очу! Баш та әйләнми, йөрәк тә куыр-ьи- мый, күзләр дә әлҗе-мөлже килми — рәхәт! Бөтен дөнья уч төбенә тезелгәндәй ачык күренә. Быжгырып искән җылымса суык жил колак тарны тондыра, теге абзыйның кычкырып әйткән ниндидер сүзе дә шп телми кала. Ә карт бер дә тик кенә утырмый- әле уңга, әле сулга тл' i башын аска сузып, нидер эзләгәндәй җентекләп карый, башындагы клеш эшләпәсен жил кубарып китте дигәндә генә тотып кала, бармагы белән ерак бер ноктага төртеп, арттагы егеткә нидер күрсәтә, жил \ •• г лт киткән сүзенең «... нәк...» дигән бер ижеге генә аның колагына игә
Хәер, аларнын анда ниләр күргәнен, ниләр сөйләшкәнен, нинди - ләр кичергәнен кем генә тулысы белән әйтеп бирә алыр икән? Тик шунысы: көтмәгәндә күргән бәхетле төш кебек, көтмәгәндә өзелеп тә . • 1- ды бу очу. Ун минут уздымы-юкмы, ерактагы зәңгәр Хыялстан плаш- тасыннан тузанлы, камыллы Җирстан планетасына кайтып т I Кабиналарыннан чыкканда икесенең дә куаныч-шатлыктан баш мои әйләнә, аяк аслары чайкала кебек иде...
Мин дигән малай күктә очуны гына түгел, юлдашы тиктормас картны да яратып өлгергән иде инде. Алар сөйләшә-сөйләшә полнтб хәтле бергә кайттылар. Әшнәк дигән авылның алдынгы чени се :
Сәми дустының квартиры элекке авыл баеның ярым шәһ. . ;- лынган зур бер йортында иде. Аның өч тәрәзәле киң ( гәзит-журнал тегелмәләре һәм агроном кабинеты шикелле ары п ■ ’ солы һәм төрле үлән көлтәләре белән тулган Үзе ул. no ы: те редакторы буларак, редакция, киңәшмә һәм колхом 1 ’ 1 1 ■ керми иле. Егет шул бүлмәгә бикләнде дә, атна буг чыко шигырь язды Ул әле генә күргән-кнчергәннәрен м чгел-ж м ’ •• • лыгын. әдәм баласының айга, йолдызларга омтылып HI«J : ■
ачарга ашкынуын иң югары романтик пафос белән, моңарчы оерәу дә
тапмаган пәфнс һәм көчле сүзләр белән әйтеп бирергә теләгән иде. Ләкин гади бер карандаш белән гади бер гәзит кәгазенә язылган* юллар ахырына соңгы ноктасын куйгач, үзе дә аптырап калды: бөтенләй икенче бер нәрсә килеп чыккан иде... һич ни кыла алмыйча, Кама ярына төшеп суга чумды. Атна буена янып-пешеп урман кисү,, агачлар күтәрүдән тәмам алҗыган, тәннәре тозлы тир белән авырайган, кычынган кешедән озаклап коенды ул, туйганчы йөзде, әле быел кояш күрмәгән тәнен комда кызынып алсуландырды. Инде малай чак җиңеллеген тойгандай булып, кич кенә әйләнеп кайтты. Сәми дусты да өйдә иде. бергәләп чәй эчтеләр, әлеге олы бүлмәгә чыктылар, һәм шунда анык күңеле кытыклана башлады. Бичара шагыйрь. Нәкъ ут күбәләге инде ул. Мескен күбәләк тә үз һәлакәтен исенә кертмичә, шәм яктысына ыргылып бер генә җилфердәнә ич... Мин дигән малай да, күңеле кычынуга түзмичә, үзенең атна буе маташканын иптәшенә укып күрсәтте. «Гай- җан бабай» дигән бер әйбер иде бу..
Тынлап бетергәч, Сәми дусты байтак гына эндәшми горды да:
— Ярый инде...—дип куйды сүрән генә тавыш белән.
Ут күбәләгенең мескен канатлары көйде дә төште! Бигрәк хурлык бит, күнел өчен генә булса да: «Давай, безнең гәзиттә басып чыгарыйк»,—дип тә әйтмәде, ичмаса! Кунак булып ятуның бер кызыгы да калмады, пароходны белеште дә Казанга ычкынды егет. Үзенчә нинди зур ашкынулар, матур теләкләр белән язган иде бит, нишләп шундый мескен генә бер нәрсә килеп чыкты икән соң? Бу хәл аңа һич кенә дә тынгылык бирмәде. Кат-кат укып карады, укыган саен фикере чуала барды: «Бик шәп! Юк, чүп кенә!..»
Төзәтмәкче булып сүтәргә тотынды — булмады, әллә кайларга таркалу китте. Ниһаять, кул селтәп, ул аны ятактагы тумбочканың ин төптәге кәгазьләр арасына кыстырып куйды. Тынычлангандай булып ай узды. Ләкин эчен яңадан корт кимерә башлады. Түзмәде, шул бәхетсез туган шигырен тартып чыгарды да «Колхоз гәзите»нә алып китте. Бәлки аларга хәбәр урынына булса да ярап куяр, студент кешегә әз-мәэ «әжере» дә тияр, дип уйлады.
Гәзит редакторы Нәби Мансуров укып чыкты.
— Бик әйбәт бу. шагыйрь иптәш, басабыз,— диде.
Я алла! Чын әйтәме, көләме? Ышаныргамы, чыгып качаргамы?.. Егет шундый уйлар белән кайтып китте.
Юк. көлмәгән икән: атна-ун көн узуга гәзитнен ярты битен алып «Гайҗан бабай» басылып чыкты...
Урталыкта авторның түгәрәк фотосы да бар!
Көз кергәч ешаеп китә торган җыелышларның берсендә: «Нихәл, Мәннүр»,— дип, Гомәр Гали кул бирде ана, аннары әйтте:
— Ник ул Гайҗаныңны «Совет әдәбияты»на китермәдең? Әйбәт кенә әрбир язгансын ич.
Мин дигән малай ык-мык итеп калды. Бу анын өчен бер дә көтелгәя яки өмет ителгән хәл түгел иде. Бу зур тәнкыйтьченең шулай килеп кул бирүе дә бер авыз җылы сүз ташлавы да. ник журналга китермәдек диюе дә, кайчандыр шучдый тәкъдимгә алданып авызы пешүе дә бербер артлы хәтер күзеннән кичте. Ул Һаман әле авызына тулган авыр суны йота алмый тора иде. Гомер Гали өсти куйды:
— Давай, китер әле безгә. Гәзит ул — бер көнлек, басыла да юкка чыга. Юньле әрбир журналда күренергә тиеш...— һәм үзе китеп тә барды.
Мин дигән малай соралган «әрбир*не илтеп бирсә дә, байтак вакыт һични акламыйча йөрде: «Гайҗан бабай» журналдан да урын алды, радиодан да яңгырата башладылар Нәрсә соң бу? дип баш ватты ул. Берничә генә ел эчендә заманалар шулай нык үзгәрдеме, теге һәйбәт карарның шифасы шулай бик яхшы тидеме, әллә Казан, кемнәрне гена
тотып җилпемәгән Казан, үзенең артык шау-шулы фаш кылышларын хәзергә онытып, бу малайга яңадан елмаерга, күңел кошын яңадан тергезергә телиме?..
Ихтимал, шулайдыр да. Кайчандыр ТАППтан сөрелүен телгә дә кертмичә, шушы ел ахырында Язучылар союзына да алдылар бит аны. Кышкы каникулда Саба политбүлегендә йөреп кайткач. «Меннән бер ♦ кичә» поэмасын язарга кереште. Көндезләрен дәрес: ерак үткәндәге = классик геройлар белән баш ватарга, алар язмышы турында студентча < сөйләп зачет, имтиханнар бирергә кирәк булса, төннәрен шигырь юлла- < ры... Иләбәр авылында күреп кайткан бер «сәер кеше» язмышыннан колхозның башлангыч елларына хас яңа геройны сурәтләргә кирәк 5 иде. Ул поэма да дөнья күрде, хәтта тиргәлмәде дә. Чынлап та, язмыш < ана елмая башлады бугай...
Егетнең ата-ана, туган-тумачадан аерым яшәвенә байтак еллар узып £ киткән иде инде. Шәмәктәге Хөршит тутасы да, икенче ире үлгәч, бала- 2 сын ияртеп Себертә, картлар янына киткән, анда кияүгә чыгып, хәзер < кайдадыр Краснояр-Енисей якларында яшиләр, имеш. Шамилнең дә ф ерак Байкал артында булуы ишетелә. Ул аларның барысы белән дә бер күрешергә бик тели иде. Тормыш юллары әллә канларга таратып бетер- £ сә дә, туганлык җепләре барыбер тиз генә өзелми икән ..
Әлеге поэмасы чыгып, кулына әзме-күпме акча да төшкәч, уты» ал- < тынчы елның җәйге каникулында Себер юллары буйлап яңадан китеп ” барды ул. Ике туганы белән күрешеп кайтышлый Сухой авылына дз = кагылды. Эчендә үпкәсе күп булса да. картларны күрмичә китә алмады. ? Ә ул йортка көтмәгәндә бик зур фаҗига килгән нкән... Э
Ана кешенең беренче баласы Лотфулла, матур бер егет булып буйга җиткәч, яман юлдашка ияреп, шул тайга эчендәге үз колхозларының атын урлап тотылган, биш елга хөкем иткәннәр. Ана, үз гомерендә күрмәгән мондый олы кайгыны, мондый олы хурлыкны күтәрә алмыйча, акылыннан язган. Ел буена Анжерка больницасында зар елап, саташып яткан ул. Баласын җую, аны сагыну җыры сәер сүзләр тезмәсе булып агылган аның.
Кашиц кара дип әйтәләр. Дилбегәсе каештыр.
Дөрләп янган утлар кайный.
Кемнәр жнтте башыка а-а а...—
дип, үзе генә белгән көйгә суза торган була. Янында көн-тен утырган Пәрхулла карт иң әйбәт сүзләр белән юата аны. үзе белгән ни әйбәт догаларны гына укып өшкерү-төкерү, «җеннәрен куу» эшләрен дә җиренә җиткереп үти. тик җәмәгате һаман айнымый. Ята-ята да «Кил әле. Хөршит, бер чеметим үзеңне»,— дип, иренең җыерчыклы битеннән кн- II.II борып ала..
Шулай да бер ел дәвалангач, акылына кайткан ул. .Мин дигән малай бу хәлләрне үзе күреп белгәч аптырап калды Утыз беренче елны Калинин имзасы белән картның хокукы кайтарылгач, колхозга кереп ярыйсы гына көн күрә башлаганнар нкән. югыйсә. Башкалар белән бергә ирле-хатынлы урман төпләп, колхоз басуын киңәйткәннәр. Карт астма белән чирли башлагач, авыр эштән бушатып, ат днрбиялары караучы итеп куйганнар, кунак малае кайтып кергәндә камыт төзәтеп утыра иде ул. Ә Лотфулласы егерме чакры АӘГЫ район үзәгенә ат белән почта йөртүче булган. Менә шул чакта бәхетсезлек килгән . Дәваланып акылына кайткан үги ананың холкы бөтенләй үзгәреп киткән булуы бик гаҗәпләндерде егетне: саф күңелле, номшак-җылы телле чын ана төсле булып калган иде ул.
— Нотфулла да шул якларда урман кисә бит... Өч бөркеттәй өч егетем бергә кайтыр дип, бикләр дә көткәннсм .—диде ул, боек кынә сузып.
₽. «К. У». 12. 129
Үги малай хәйран калды, чөнки бу сүзләр һичбер рыясыз әйтелде, ихлас күңелдән чыкты. Әйтерсең аның күз нурыдай кадерлесе, җандай газизе — шул өч бөртек! Аның да икесе үги малай бит әле. Ә өйләрендә береннән-бере ваграк тагын биш баласы бар аның. Күрәсең, алары исәпкә керми...
Шушы «олы малаен» хәзинәсендә булган иң тәмле ашлары белән сыйлап, өс-башын юып, юлына ризык һәм зур эмаль савыт белән ак май тутырып җибәрде ул. Гомердә булмаган хәл иде бу. Уңайсыз булып китте хәтта үги малайга. Нигә ул аның кешелек сыйфатларын элегрәк күрә белмәде икән? Шәмсебану аларны яманлыкка, кеше әйберенә кул сузарга өйрәтмәде бит, бары тик эшкә, үзедәй тырыш булырга, үзенчә яхшылыкка гына өйрәтте. Ул да үз балаларын кайнар мәхәббәт белән сөя белә торган чын ана булган икән ләбаса!..
Тик шул олы кайгы чиреннән мантый алмаган ул. Акыл нурын кабат җуеп, елга якын больницада яткан да, «Нотфуллам! Җиде кат күкләрдән очкан сәмрәү кошым! Үсеп кенә җитсен, дөньҗаны үз кулында тотар'..» дип хыяллана торгач, дөнья куйган. Бума ютәлдән бәләкәй генә булып корышып калган бәләкәй Пәрхулла да, кайчандыр игенче, күмерче, кирәк чакта итекче, көрәшче, гармунчы, колга башына менүче, хәтта хәлфә булып гыйлем үгрәтүче, хәтта «шахтер мулла» дигән көлке исем күтәреп мәет күмүче, һәм, ниһаять, колхозчы Пәрхулла да, үләргә дип туган җиренә кайтса да, үлә алмыйча, яңадан Себергә китеп, шул Сухой авылында гүр иясе була...
Агымсулар.. Кошлар канат койган сулар... Ераклардан агып килә, гомерләрне алып килә, һәм, сиздерми, шул канаттай алып китә икән...
Дүрт ел эчендә институт коридорларын, ниһаять, гизеп чыгып, мин дигән малай утыз өч яшендә диплом алды. Ул хәзер югары белемле педагог. Ун ел буе хыял иткән югары белем! Теләсә кайсы урта мәктәптә укыта ала. Ләкин Язучылар союзының ул чактагы җитәкчесе Ләбиб Гыйльми аны «Совет әдәбияты» журналына секретарь итеп чакырды. Ул анда журналның яна редакторы Гомәр Бәшир кул астында эшли башлады. Бу да язмыш дигән чая кызның кабат аңа елмаюы иде.
Шау-шулы, үткен көрәшле һәм шаукымлы еллар уза торды. Күп кенә исемнәр исемлектән чыкты, күп кенә яңа исемнәр килде һәм күп кенә кешеләрнең язмышы кыл өстендә торган көннәр булды... Мин дигән малай да кичерде бу хәвефләрне, кичерсә дә баш калкытмый эшли бирде, шигырь, поэмалар язды, үзенә бик үк җитенкерәп бетмәгән акылын яшь каләмнәргә дә бирергә тырышты...
...Бәхет дигән нәрсәне идеалистик бер төшенчә генә диләр иде ул чакта. Изге бәйрәмнәрдә ачыла торган күк капусы да юк, аннан коела торган бәхет тә юк. Тир түгеп-казганып нәрсә тапсаң— шул бәхет! Материалист кеше буларак, мин дигән малайның да иманы шундый иде.
Ә бер көнне кыш уртасының буранлы бер таңы яңа беленеп килгән чагында аның бүлмәсенә бәхет \зе килеп керде. Мин дигән малай, нәни кызы төнге сайраудан туктагач, бик татлы гына йокыга талган иде. Күршеләренең коридорда утын ярганын күреп ятты ул төшендә. «Ник шакылдыйлар инде тынгы бирмичә...»—дип уйлады. Аннары алар түр тәрәзәләрен, кадак сугып, ныгыта башладылар. Чүкечләре кырыйга эләкте бугай, пыяла кинәт чылтырап киткәндәй булды. Шул тавышка сискәнеп күзен ачса, күршеләр ягы тып-тын иде, аның үз тәрәзәсен кагалар булып чыкты. Торып ут кабызды, аптырап, пыяла каршына килде, тышкы караңгыда кеше шәүләләре күргәч, кинәт куркынып китсә дә, ишеккә изәде. Алар килеп кергәндә иртәнге биш иде. Хуҗа кеше, йокылы-уяулы хәлдә, тиз-тиз өстен киенә башлады.
— Мин хәзер өлгерәм,— диде.
— Кая өлгерәсен, нәрсәгә өлгерәсең?— дип көлделәр аннан. Шунда гына ул йокылы күзләрен ныграк ачып, аларга карады һәм каршында
Әхмәт Исхак белән гәзит редакторын күргәч, үзе дә сүрән генә көлемсерәде. Тик һаман аңлый алмый иде: «Нигә болар килгән? Нигә бүтән кешеләр түгел, бүтән формада түгел?..» Мең төрле уйлар, сораулар кайнады башында... Ул чакларда бу гаҗәп түгел иде...
— Бәхет алып килдек сиңа,— диде Әхмәт, кул сузып.—Давай, куй яртынны!..
— Шаяртмагыз әле, егетләр,— диде хужа юаш кына тавыш белән — Нинди хәвеф бар, тизрәк әйтегез...
— Бер хәвеф тә юк, шатлык бар, олы куаныч, тау хәтле бәхет!— диделәр кунаклар.
Ул барыбер ышанмады.
— Соң шушы вакытта килеп мыскыл итмәсәгез-з-з...— дип сузды ял-варган тавыш белән.
Гәзит редакторы эчке кесәсеннән ике бит кәгазь тартып чыгарды.
— Менә, Указ, иртән гәзиттә чыгасы,— диде.— Верховный Совет сине Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән, Таҗи Гыйззәтне Почет билгесе ордены белән бүләкләгән!
Мин дигән малайның бу көтелмәгән хәбәрдән тирә-ягы чайкалып китте, тез буыннарында ниндидер сөмсезлек тоеп, урындыкка лып > итеп утырырга мәҗбүр булды...
Таң алды караңгысы эченнән пәйда булган бу кунаклар, бер чынаяк S чәй дә эчмичә, кинәт кенә шул караңгыга чумып юк та булдылар. _ «Өнме соң бу, төшме соң бу?»—дип, идән уртасында тинтерәп х торды хуҗа. Аннары барып урынына ауды, яңадан изрәп йокыга кит- § мәкче булды. Юк шул. күз кабакларына кайнар боз кыстырган кебек 3 иде. Бәхет дигәнең адәм баласын йокыдан да мәхрүм итә икән...
Мин дигән малай өч көн өеннән чыкмады. «Нәрсә өчен, нинди хезмәтләр өчен!.. Юк бит андый зур эшләрем. Бар да берише: көндәлек шөгыль арасында туган гадәтн нәрсәләр генә. Тукта әле. бәлки ул бөтенләй мин түгелдер, исем-фамилнядәш башка бер иптәштер, яки минем исем ялгыш кына буталгандыр... Ә чынлап та чын булып чыкса?.. Ул чакта нишләргә? Иптәшләргә ничек күренергә? Үзеңне ничек тотарга?..»—дип баш ватып утыра торгач, көлемсерәп җибәрде ул. Күз алдына кинәт Гайнеттин абыйсы килеп басты. Анин да күк-рәгендә иң зур орден иде бит... Борыны белән багана аударып йөрмәде шикелле. Нәкъ барактагы Гайнеттинчә генә тотты түгелме үзен? Хәтта ул чактагыдан да кече күңеллерәк иде бугай әле... Ләкин аның белән тиңләшеп буламы соң? Ул бит —батыр! Ил өчен сугышканда җанын аямаган батыр! Ә син? Син әле яңа үз тәпие белән атлый башлаган малай гына бит. Синен каршыда әдәбиятның вакытсыз корбан булган яубашлары Галимҗан Ибраһимов. Кәрим Тинчурин, Шамил Госмановлар басып тора. Алар алдында ничек тотарсың үзеңне? Иң элек шулар хаклы иде бит мондый зур бүләккә! Исәннәрдән Шәриф Камал белән Хәсән Туфан бар —зур хезмәтләре белән алар хаклы бит бу бүләккә! Ниһаять, Тукай белән Такташ күзенә ничек күренәсең?.. Авыр, күтәрә алмастай авыр икән ул бүләк...
Бу тинтерәткеч сорауларның һичберенә күңеле әз-мәз тынардай җавап табылмаса да, көннәр уза бирде. Озакламый аларны Мәскәүга чакырдылар. Төшендә күргән шикелле Кремльгә кереп, Илбашы Михаил Иванович Калинин каршына басгы ул. Бу аларның икенче очрашуы иде. Беренчесе; егерме дүртенче елда Себер юлындагы кечкенә бер стансада булды. Кайнар су алырга төшкәч, вокзал каршына җыелган бик күп халыкны күрде. Калинин килеп җитәчәген әйттеләр. Озакламый Мәскәү поезды килеп тә туктады. Гади юлчылар йөри йорган гади яшел вагоннан күн фуражка һәм күн тужуркалы, җыйнак кына чөй сакаллы, гади күзлекле, юкарак кына гәүдәле бер кеше чыкты. Килеш-килбәте белән иллеләр тирәсендәге бу мөлаем кеше өяз һөнәр
АГЫМСУЛАРГА КАРАП
мәктәбе укытучысына да, тегүчегә дә һәм юл эшләре технигына да охшый иде кебек. Кепкасын салып, җыелган халыкка сәлам бирде, янына ук килгән аксакалларга кул биреп күреште, ниндидер үтенечләр сузып өлгергәннәрнең кәгазьләрен алды, речь сөйләмәде, поезд гудок биргәч, кепкасын тагын күтәреп: «Хушыгыз, иптәшләр»,—диде дә кереп китте...
Мин дигән малайга шул ук сөйкемле карт бүген кремльдә кызыл тартмалы орден тапшырды, кулын кысып, эшләрендә уңыш теләде. Шул ук гади күзлек астыннан барын да тиз күрә торган тере күзләр, тик еллар аның чыраена үз чалымнарын сызып өлгергән, чәч-сакалла- рына көмеш тузаннарын сипкән... Бу — утыз тугызынчы елның уналтынчы феврале иде...
Г!ң кыены Мәскәүдән кайткач булды. Җыелыш жыеп. аларны пре-зидиумга утырттылар, речьләр, мактау сүзләре түгелде һәм җавап бирергә кирәк булды. Мин дигән малай тирләп-пешеп, шыбыр су булды. Ниһаять, исен жыеп әйтте:
— Яхшы сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, иптәшләр. Рәхмәт илебезгә, партиягә. Бездәй гадиләрне дә зурлый белә торган зур җи-тәкчеләребезгә рәхмәт... Ләкин... әгәр кодрәтемнән килсә, мин бу кадерле бүләкне үз кулларым белән иң элек Шәриф абзый күкрәгенә тагар идем. Ул безнең арада моңа иң лаеклы кеше! Тик бу эш минем иректә түгел... Шулай да мин ышанам: озакламый андый шатлыклы көнне дә күрербез... Ә тапшырылган бу бүләкне бөтен поэзиябез өчен уртак бүләк дип бергәләп кабул итик. Ул миңа киләчәктә зуррак, яхшырак әсәрләр язу өчен көч һәм дәрт биреп, илһам яктысы балкытып торсын иде...
...Моннан сон кәгазь өстендә баш калкытмый утыру көннәре һәм төннәре килде. Барлык йөрәк утын, акыл көчен фәкать иҗат эшенә бирергә тиешлеге үзеннән-үзе билгеле иде хәзер. «Олаучы малай», «Безнең авыл егете» поэмаларын, «Бибкәй .матур...» балладасын язды. Үзе белгәнчә Такташ иҗатына күзәтү ясап, аның символист түгеллеген исбат итәргә тырышты һәм тагын башка бик күп хыяллар белән мавыгып йөри иде...
Шул көннәрдә Шәриф Камалның зур иҗат юбилее булып узды. Аның күкрәгендә Ленин ордены балкыды. Мин дигән малай үз «гаебе» йолынган сабыйдай сөенеп, аны кочаклады Бик бәхетле иде ул. Әз сөйләшүчән өлкән әдип:
— Кара әле. Шәйхи туган,— диде.— Син Мулланур Вахитов турында уйланмыйсыңмы? Аның якты юлына күләгә төшерергә маташучылар күренгәли шикелле бит...
Әйе. бик дөрес әйтә карт. Мин дигән малай үзе дә бу хакта байтактан борчылып йөри, тик кыюлыгы гына җитми иде. Шуннан соң ул Казан һәм Мәскәү архивларына чумды, олы революционерның карчык әнисен, туган-тумачаларын, көрәштәш дус-ишләрен эзләп тапты, аны яхшы белгән академик Трайнин белән сөйләште. Ниһаять, Мулланур турында уз белгәннәрен язып чыкты. Ленин белән бергә эшләгән бу ялкынлы кеше хакында сәхнә әсәре дә язды ул, хәтта театрга да кабул ителгән иде. Ләкин... куелмый калды. Шул дәһшәтле «ләкин» аркасында аның тагын бик күп матур хыяллары, аныкы гына түгел, бөтен ил киңлегендә бара торган соклангыч зур эшләр өзелеп калды...
„.Ватан өстенә кара дошман ябырылды...
1470 *1973.