Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛАР ЭЗЛИМ...


Журналыбызның 1970 елгы беренче һәм 1971 елгы дүртенче саннарында укучыларыбызны композитор Жәүдәт Фәйзинең * Халык җәүһәрләре* исемле фәнни-популяр китабының кайбер нзекләре белән таныштырган идек инде. Хәзер сезнең игътибарыгызга композиторның халык арасында йореп. аның җыр иҗатын җыйганда 1Э50—1952 елларда алып барган тшндәлекләрен тәкъдим итәбез.
РЕДАКЦИЯ.
1950 ел.
10 декабрь.
«Кендәлекино язмаганга күп вакытлар узды. Ул арада «Идел буенда» музыкаль комедиясе язылып бетеп, сәхнәгә куелды, тамашачылар тарафыннан җылы каршыланды. Әсәргә карата рецензияләр де әйбәт, хәтта ул, КПСС иың елиә комитеты күрсәтүе буенча, Мәскоүгә Дәүләт премиясенә дә тәкьдим итегде. Премияләр Комитетыннан СССР халык артисткасы — Казагыстанның атаклы җырчысы Кәләш Бәйсәето- еа килеп, комедияне карап та китте. Ләкин әсәр премиягә узмады. Алдан ук сизенгәнгә борчылмадык. Гамир Насрый:
— Безгә премия тиясе булган икән дә исемлектән фамилияләребезне тәшереп калдырганнар,— дип, гадәтенчә, кычкырып келде...
Күп айлар, хәтта еллар буе иҗат утында янып та, аның нәтиҗәсе синнән киткәч, үзең аз-маз пыскыган кисәүгә охшап каласың икән. Тәтенең бар, ә утың юк тәсло була.
«Идел буендаины язар эчен филармониядән эштән киткән идем. Чакырсалар да кире кайтасым килми. Артистларны кейли-кәйли үзем кейсезләнап барам инде.
Музыка язу белән генә мин эшкә сусавымны баса алмыйм. Тынычсыз, хәрәкәт ите торган эш сорый минем күңел.
Филармониягә сәнгать җитәкчесе булып Александр Сергеевич Ключарев барырга булган. Шуның белән минем алда торган мәсьәлә үзенион-үэе бик җиңел хәл кылынды. Сәнгать эшләре идарәсе янындагы музыкаль фольклор кабинетына «Директор» булып мин килдем. А. С. Ключарев белән урыннарыбызны алыштык булып чыкты.
■Директор» дигәч тә минем бер тәрле дә штатым юк. Нибары бер ярым Штат: бухгалтерым да үзем. Элек биш кеше булган. Кыскарта-кыскарта бары иеше ярымлык штат калган. Эшне чын-чынлап җәелдереп җибәрер эчен кимендә тагын ике кеше кирәк: музыкаль һәм әдәби сотрудник. Барысын да дәлилләп Мескәүгә яздым. Бәлки яңа елдан кабинетның штатын арттырырлар дип омег итем.
10*
СӘНГАТЬ
117
Килүен килдем, Зур җаваплылык алдым. Эшне җайга салып җибәрә алырмынмы! Бу бит фәнни төпченүне сорый торган эш. Миндә ул сыйфат бармы? Булырга тиеш. Мин бит юрист. Адвокат та, суд тикшерүчесе дә булып эшләгән кеше. Суд тикшерү, чесе белән фәнни тикшеренүче арасында зур аерма юк. минемчә. Казынырга, ззл». нергә яраткач, бу эшне дә башкарып чыгармын дип ышанам.
* 23 декабрь.
Күп уйлаганнан соң мин шундый карарга килдем. Алдагы биш ел эчендв, иң элек, татар халкының Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң чыккан музыкаль фольклорын җыячакмын. Эш планымны идарә начальнигы Ф. Я. Рәхмвтул- линнан раслаттым да инде.
Бердән — бу бик кирәк, икенчедән — минем өчен таныш өлкә, өченчедән — гөрләп тора торган үзешчән сәнгать көчләребез миңа зур булышлык күрсәтәчәкләр. Аның өчен алар белән элемтә тотарга, алдан ук хәзерлек алып барырга һәм үз тирәмә фольклор сөюче яшьләрдән актив оештырырга кирәк. Ә алар бар. Эшне Казан клубларыннан башлыйм. Киләсе җәйгә районнарга да барып килергә булыр. Хәзердән үк хат аша хәзерлек башларга исәп. Чаллыга — Хәмит Булатовка, Борды авылына — Раиса Тимофеевага, Бондюгка — Әшраф Ахуновка, Әтнәгә — Раэия Хэби- буллина белән Зәкия Хәсәновага хатлар язарга булдым. Сүзләрен яза торырлар. Сүзләре булгач көйләрен искә төшерү җиңел була.
26 декабрь.
Фольклор җыюда үзешчәннәргә ориентация тотуның дөреслеге көннән-көн ачыклана гына бара. Клублардан кайбер иптәшләр үзләре минем кабинетка килеп яңа көйләр тапшыра башладылар. Мәсәлән: Киров районының җитен комбинаты культура сараенда куп еллар үзешчән көчләр белән җитәкчелек иткән Ярулла Әхмәдуллин, Горбунов исемендәге заводның культура сараендагы татар җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Разия Бичурина, баянчысы Габдулла Халитов, Татарстанның X еллыгы исемендәге культура сараенда эшләүче Касыйм Мөхәммәтҗанов һәм Татарстан ижат йортының инспекторы Разия Яруллина иптәшләрдән уннан артык яңа көй язып алдым инде. Алар арасында «Казан каласы», «Яңгыр», «Комбайн» кебек төрле жанрның матур үрнәкләре дә бар.
Кичә, һич көтмәгәндә, Чаллы районының Борды авылыннан хат алдым. Аны җәй башында Татарстанның 30 еллыгы уңае белән республика үзешчән көчләренә смотр уздырылганда Казанга килгән Раиса Тимофеева язган. Мин аңардан бер-ике көй язып алган идем инде. Хат эчендә шундый юллар бар:
«Мин, абый, күптән инде сезгә зур рәхмәтләр әйтергә тиеш идем. Бик күл кешеләр мине «Гөлләр үсә» көе белән котладылар. Бу эштә сез сәбәпче булдыгыз бит, абый. Минем тавышны радио өчен пленкага язып алу сезнең ярдәм аркасында гына булды бит. Хәзер аны бөтен район тыңлап мине җырчы итеп таныдылар. Хәзер мине концертларга һәрвакыт чакырып торалар.
Абый, нишләп минем җырым башкарылганда «Борды авылы уку йорты мөдире» димиләр, ө колхозны гына телгә алалар, аны да бутыйлар?..
Сезне быел Чаллыга киләсе дип ишеткән идем. Районда әйттеләр һәм көтәргә куштылар. Мин сезне пароходлар йөрүдән туктаганчы көттем. Вакытыгыз булмагандыр инде. Сез миңа: «Шушындый матур яңа көйләр хәзерли торыгыз», дигәч, мин авылга кайту белән бик дәртләнеп көйләрне үзгәртә башлаган идем. Бу арада тагын күңел бирми башладым. Әгәр киләсе булсагыз һичшиксез хәзерләнергә туры килер».
Бу хаттагы бер урын мине уйландырды. «Көйләрне үзгәртә башлаган идем». Ничек аңларга? Репертуарны яңарту дипме, әллә иске көйләргә таянып, аларны яңа сүзләргә яраштыру өчен үзгәрешләр кертеп, яңача яңгырый торган көй чыгару дипме? Бу соңгысы, булса да, гаҗәп түгел.
Көй бит ул — халыкның музыкаль теле. Көйнең аерым фразалары аның сү«- җөмләләре. Көй интонацияләре — образлы фикер яки тапкыр сүзләр.
Җыр текстларының да, Г. Тукай аңлатканча, җыр башлау, көйгә салыну өчен ген» хезмәт итә торган «Әүвәлге ике юлы» бик күптәннән бирле җыр калыбы буларм халык телендә яшәп килә бит. «Кара урман», «Агыйдел», «Сандугач» кебек борынгы
образларга кайтып калган җыр башлары, хәзерге көндә дә яңа эчтәлек тудырырга хезмәт итәләр түгелме? Димәк, җыр сүзләре кебек үк халык көйләренең дә аерым элементлары кәйдән көйгә күчеп йөрүе бик ихтимал.
29 декабрь.
Раиса Тимофеева хаты быел җәй башында, авыл үзешчән сәнгать көчләренә уздырылган смотр вакытында, минем өчен бик әһәмиятле булган очрашуларны искә g төшерде. Е
Мин ул чакта күңелемә ошаган «Су юлы», «Шаярам», «Өзеләдер үзәгем», «Суда, д суда», «Фазыл чишмәсе» кебек җыр көйләрен язып алган идем. Бу җырларны Әгер- ь җедән Салисә Моэаффарова, Норлат якларыннан һава Харисова, Буадан Рәмзия Та- < җетдинова һәм Бондюгтан Тәкъсирә Набиуллина иптәшләр тапшырганнар иде. £•
Бу кызлар смотрның йомгаклау концертында шушы җырлары белән искиткеч уңыш казандылар. Минемчә, аларның зур уңышлары матур яңа көйләре, ишетелмәгән җырлары өчен генә түгел, бигрәк тә үзенчәлекле башкару осталыклары аркасында * булды. Матур тембрлы, табигый көчле тавышлары, сүзләрнең ачык әйтелешләре, баш- 5 каручылык нәзакәтлелеге барыбызны да таңга калдырды. Кайбер профессиональ 2 җырчыларыбыз алардан үрнәк алсалар, үзләрендә булган ясалмалыкны бетерә о төшәрләр иде. Э
Халык башкаручанлыгы да, фольклор кебек үк, профессиональ сәнгатебезнең f- иигезе булырга тиеш. Кызганычка каршы, халык иҗатының бу өлкәсе өйрәнелми. Вокаль сәнгатен өйрәтүче профессорлар да, халык арасына чыгып, эшләре өчен > кирәкле мәгълүматлар җыеп, аларны гомумиләштереп, үз тәгълиматларын булдыра 2 алырлар идо. "
Бу ел да узып китте. Яңа ел яңа иҗади уңышлар китерсен иде?
1951 ел
10 март.
Соңгы вакытларда фольклор белән шөгыльләнергә туры килмәде. «Башмагымамы русчага тәрҗемә итү эше белән Таҗи абый Гыйззәт белән Мәснәүгә барып бер айга якын торып кайттык. Мәскәү радиосы рус телендә аның монтажын хәзерли...
Быел җәйгә Чаллы һәм Бондюг якларына фольклор экспедициясе оештыруны планлаштырдым.
Кабинетны фәнни нигезгә кору эшо быелга барып чыкмады. Сметаны расламадылар...
Бердәнбер киңәшчеләрем һәм минем инициативаларны яклаучылар — халык иҗаты йорты директоры Зәйни Шаһиморатов белән аның инспекторы Разия Яруллина. Без бөр идарәдә эшләгәнгә алар гына минем эшем белән кызыксыналар. Мораль яктан терәк булмагач, материаль терәк кенә җитми шул иҗат кешесенә.
Идея ягыннан киңәшчем дә, таянычым да тел-әдәбият институтының фольклор бүлеге җитәкчесе Хәмит Ярми. Күңел төшкән чакларда аңа барып бераз батырланып кайтам.
Ул үзе дө музыка фолькгарын җыел өйрәнә алмавы өчен борчыла.
3 июль.
Радионың музыкаль редакторы Зәйнәп Хәйруллина Мамадыш районыннан килгән бор кызыклы хатны миңа биреп:
— Укып чык. Бергә җавап язарбыз. Синең фольклор эшеңә дә аның файдасы булыр,— диде.
Яңа Комаэан авылыннан килгән ул хат. Хат эчендә мондый юллар да бар иде:
«Радиодан бер дә ишетелмәгән егермеләп көй бар миндә. Кайсыларының исемнәрен үзем дә хәтерләп җиткерә алмыйм.
Мәсәлән, мин исемнәрен белә торган халык көйләреннән түбәндәгеләрне ишеткәнем юк; «Ай, дуслар», «Яшә, республикам», «Саба», «Чокырча», «Дөм-дем» (Зифа
Басыйрова җырлый торганнан башка), «Гыйлминур», «Самарканд», «Алтын көмеш». «Ташу буе», «Наган» һәм калганнарының исемнәрен белеп җиткермим».
Хатның авторы «Ай, дуслар» белән «Яшә, республикам» кәйләренең сүзләрен д« китергән. Беренчесе Ленин турында, икенчесе — Татарстан АССРга багышланган. Бу көйләрнең 18—20 нче елларда җырланганлыгы да күрсәтел-ән.
Менә бит нинди әһәмиятле хат язган хөрмәтле укытучы Л\әззффаров! Бу бот фольклорчы өчен уйланмаган табыш! Безгә билгеле булма ан хәзерге заман халык җырларының да ниндиләре бит!
Мин, әлбәттә, аның белән хәбәрләшәчәкмен һәм янына барып, ул көйләрне язып кайтачакмын!
16 июль.
Ерак Көнчыгыштан авиация заводы инженеры Тәлгать Сәйфи ’ кайткан. Ул хатымы Зәйтүнә ханым белән безгә килеп чыкты. Килеп керү белән рояль янына утырып уйный башлады. Үзе дә көй чыгара икән. «Сайра, сандугач», «Хатлар язам» җырларың ике вальс һәм бер бию көен уйнап күрсәтте. «Ай югары» исемле җыры, вальслары бик үк оригиналь да түгел, төзелешләре белән дә композиторларыбызның йогынтысын сиздерәләр. Ә менә «Хатлар язам» пар яктан да игътибарга лаеклы. Үзе яңа, үзе ритмик яктан да таушалган түгел.
Тәлгатьнең музыкаль белеме юк. Шуңа күрә мин аның көйләрен нота кәгазьле- ренә төшереп алдым. Эшкәртеп үзенә җибәрергә дә вәгъдә иттем. «Хатлар язам», һичшиксез, халык көе булып китәчәк. Халык сүзләре белән файдаланып, аңа сюжет бирергә кирәк булыр.
Хәзер көйдөн-көйгә күчеп йөри торган җыр сүзләренең бәһасе төшеп бара Халык сюжетлы җырлар ярета. Шуна күрә дә куп чагында яңа көйләр иҗат иткәндә ша-ыйрь- леребезнең сүзләре белән файдалана да ул.
29 июль.
Яңа Комазандагы фольклор сөюче Рәшит ага Мозаффаров белән хат алыштык. Янына барачагымны белеп, ул бик шатланган. Бордыдагы Раиса Тимофеева белән дә, Бондюгтагы Әшраф Ахунов белән дә көзгә таба очрашу турында сүз куештык. Көтелмәгән сәбәпләр аркасында авылларга чыгыл китүне бераз кичектерергә туры килә.
25 август.
Утызга якын халык көен фортепиано белән җырлау өчен эшкәртеп бетердем. Җырчылар да сорый, үземә дә практика. Халык көйләрен эшкәртү ул бик нечкә ми. Иң элек фактура һәм гармонияне көйнең үзеннән табып ала белергә кирәк. Ясалмалык—халык көе өчен ят нәрсә. Музыканың бөтен компонентлары үзара тыгыз бәйләнештә булганда гына көй аларны кабул итә. Эшкәртү алымнары көй белән органик тоташканда гына зур художестволы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Шул күзлектән караганда, минем бу эшкәртүләрем бары каләм очлау өчен гена файдалы булып калулары да ихтимал.
29 сентябрь.
Иртәгә, җырлар эзләп, Казаннан чыгып китәм Маршрутым — Мамадыш, Чаллы һом Еондюг районнары. Башта сөйләшеп куелганга мин зур өметләр белән барам, Анда мине көтәләр.
Фонографны көйләдем Валикларны үзем уйлап тапкан ысул белен чистарттым. Эдиссонның исен китерерлек булмады булуын, шулай да эшкә ярарлык булып чыкты.
'Тәлгать Сәйфи — техник фәннәр докторы булды. Соңгы елларда Горький шәһәрендә авиазаводның баш инженеры булып эшләде. 1966 елда эш постында кинәт кенә вафат булды.
30 сентябрь.
Мин Мамадышта. Автобуста тугыз сәгать селкенеп барганнан соң, моннан егерме ел элек практикант-судья булып эшләгән шәһәремә килеп җиттем. Мине Юныс Фарсин1 каршы алды. Фатирга аңарга төштем.
Шәһәрдә бертөрле дә узгөреш юк. һаман шул элекке Мамадыш. Бөек Ваган сугышы хәрабәләрен торгызабыз шул. Сугыштан читтә посып яткан мондый шәһәрләр- ♦ гә дә чират җитәр әле бер заман.
Райкомда булдым. Яхшы кабул иттеләр Иртәгә Яңа Комазанга Рәшит ага Мо- = заффаров янына китәм. Эшне аңардан башлап җибәрергә булдым. Авылга бзрыр g өчен райком машина бирергә вәгъдә итте. ь
3 октябрь. *
Бу юлларны мин Ленин ордены белән бүләкләнгән Рәшит Диярович Мозаффаров- 3 ның пөхтә җыештырылган кечкенә генә өендә язып утырам. Өстәлнең икенче башын- л да Рәшит ага уйларга чумып узе тапшырган көйләрнең сүзләрен дәфтәр битләренә ♦ терки.
Кечерәк буйлы, түгәрәк ачык йөзле Рәшит ага әйтеп аңлата алмаслык сөйкемле кеше булып чыкты.
Мин аңардан 15 кә якын искиткеч матур көйләр язып алдым. Шулар арасында, хәзер-ә хәтле бер дә ишетелмәгән: «Ай, дуслар», «Яшә, республикам!», «Казаннардан Мәскәү», «Алга, иптәшләр!», «Вятка буенда», «Мамадыш» кебек безнең совет музыка фольклорында уникаль исәпләнерлекләре дә бар. Алар бар да гражданнар сугышы елларында чыккан җырлар.
Мин бик шатмын. Мондый бәхет җырлар җыючыга сирәк килә торгандыр. Бу көйләрне ‘беренче талкыр ачучы мин булдым түгелме?
Рәшит ага мине авылның алдынгы кешеләре белән таныштырды. Шулар арасында колхоз парторгы Тимергали Зәйнетдиноә бик уңган кеше һәм музыка сөюче булып чыкты. Ул миңа «Тынычлык җыры»н тапшырды. Матур көй.
— Сүзләрен үзем маташтырдым.— ди.
Рәшит ага бала чагында Казанда Касыймия мәдрәсәсендә укыган Габдулла Тукайны, Фатих Әмирханны күреп, ишетеп белә. Тукай сүзләренә җырлана торган берничә көй до тапшырды ул миңа. Шулерның берсе казакъ көенә тартым. Анысын Абай Кунанбаев көе түгелме икән дигән фикергә килдек. Тикшерергә булыр.
Кичә кич белән Рәшит ага мине Яңа Комазанга бик якын урнашкан Көек-Ерыкса аоыл укытучылары янына алып барды. Максат: хәзерге көн лирик көйләре белән очрашу иде.
Бару бушка булмады. Укытучы Асия Вәлиевадан «Рамай». ө Әхкәм Мофакаровтаи «Егет моңы» яки «Вәгъдә» исеме белән йөри торган, бер дә ишетелмәгән бик матур ике яңа кой язып алдым. Башка җырлары радиодан еш тапшырыла торган үз кәйләребез булып чыкты. Шунысы гаҗәп: укытучылар була торып та көйләрнең авторларын белмиләр. Мин бераз шелтә белдергән идем: «Узегез гаепле Татар композиторлары турында бер генә китап та басылып чыкканы юк. Радио бит ул—колакка керә дә. икенчесеннән чыта. Ә без укып, күз йөртеп аңларга өйрәнгән», диделәр. Дәрес сүзгә җавап юк..
Рәшит ага арды булса кирәк. Киерелгәләп ала Ни әйтсәң дә 56 яшь белән бара бит ул. Лампа да күз кысып куя. Керосины бетеп бара. ахры..
6 октябрь.
Татар музыка фольклорларын баетуда шактый зур өлеш керткән хермәтле Рәшит ага Мозаффаров һем аның кунакчыл авылдашлары белән саубуллашып, Мамадышка кайттым.
Юныс Фарсин мине культура йорты каршындагы үзешчән коллективы белән очраштырды. Аңардан әллә ни кызык кейләр ишетә алмадым. Район элемтә бүле о начальнигы Хәйдәр Вөлиое музыка сөюче иптәш булып чыкты. Эшемә булышлык
'Юныс Ф а р с и н — күптәнге культура работнигы. Журналист Мөхәммәт Фар- синның туганы. Бер улы Республика күчмә театры артисты, икенчесе Казандагы балалар музыка мәктәбенең директоры. Үзе мвэор пенсиядә.
ҖӘҮДӘТ ФӘПЗИ
күрсәтү теләге белән кечкенә генә мәҗлес тә оештырды. Анда да, үзе җырлапн берничә көйне санамасаң, әһәмияткә ия булырлык көйләр очрата алмадым.
Иртәгә Чаллыга китәм. Хәйдәр үз конторасының катеры белән Соколкага кадер озатып куярга булды. Истәлек итеп, миңа үзенең язу өстәлендә торган П. И. Чайков- скийның кечкенә генә бронза бюстын бүләк итте. Мин андый бюстны Казанда түгел, Мәскәүдә дә очратканым юк иде әле.
7 октябрь.
Мин Чаллыда. Мамадыштан Вятка буйлап Соколкага килдем. Хәйдәр Вәлиев үзләренең катерларында озатып куйды. Көн яңгырлы, салкынча, моңсу иде. Бәлки шуңар- гадыр, юл буенча минем күңелемдә «Вятка буенда», «Мамадыш» көйләре яңгырап, гражданнар сугышы елларындагы азинчыларның батырлыкларын искә төшереп бардылар. Шушы юеш ярларны, яңгырлы юлларны узып, Казанның азатлыгы өчен көрәшкәннәр бит алар—
Соколкада пароходны озак көтәргә туры килмәде. Кичен мин Чаллыда ветврач Хәй һәм Хаҗәр Нигьмәтуллиналарның җылы өйләрендә коймаклап чәй эчеп утыра идем инде...
Кичә Хәмит Булатов ярдәмендә музыка сөюче укытучылар белән очрашып берничә җыр язып алдым.
Хәмитова Ләлә һәм Гомәров Хәниф иптәшләр «Әлләләр-әле», «Бабай истәлеге», «Безнең илләр», «Алсу гөлем», «Ил сакчылары» кебек мин ишетеп белмәгән көйләрне тапшырдылар.
Иртәгә Бордыга, Раиса Тимофеева авылына китәм. Юлы ерак икән — 18—20 чакрымнар. Машина табып булмады. Хәй ветпункт аты белән озата чыгарга булды. «Юлда машина очрар әле. Шуңа утыртып җибәрермен»,— дип өметләндерә.
9 октябрь.
Менә ул «Гөлләр үсә» көе чыккан Борды авылы. Монда керәшен татарлары яши. Авыл зур гына. Кечкенә генә уку йорты һәм ике катлы җидееллык мәктәбе бар. Раиса мине күргәч бераз каушабрак калды. Беренче сүзе:
— Озакка килдегезме, абый? — дигән сорау булды.
— Җырларыгызны язып алу белән китәм,—дидем. Үзенең тупаслыгын аңлап булса кирәк:
— Мин болай гына сорыйм. Бездә сезне кабул итәрлек затлы урын юк шул,— дип әйтеп куйды. Күрәсең, урын тарлыктан уңайсызланадыр. Шулай да ул үз өйләренә алып китте. Әти-әнисе мине бик хуплап каршы алдылар һәм беркая да җибәрмәскә булдылар.
Мин Раиса Тимофеева янына килүемә шатланып бетә алмыйм. Берсе артыннан икенче көйне җырлап кына тора ул миңа. Күңелең нинди эчтәлекне тели — шунысын әйтә дә бирә. Уен җырымы?—Рәхим итегез! Такмакмы? — Була ул. «Рамайпнымы? Анысын да белә. Романска тартым көй кирәксә — Әхмәт Ерикәй, Фатих Кәрим сүзләренә чыккан яңа көйләр дә бар. Кыскасы, бер көн эчендә мин аңардан унга якын көй язып алдым инде.
Әле башка җырчылар белән дә очрашасы бар...
12 октябрь.
Борды еракта калды. Мин тагын Чаллыда. Бу кечкенә экспедициянең зур уңышларын йомгаклап утырам. Егермегә якын көй язылган. Шулерның ундүрте хәзерге заман халык көйләре. Калганнары керәшен татарларында гына сакланган туй-йола җырлары.
Арада кыйммәтле булган көйле җырлар итеп шуларны күрсәтергә була: «Роза ди ән гөлләрем», «Яшьлек бит ул», «Ай, былбылым», «Тула микән чиләге», «Уйланам», «Кала яшьлек», «Безнең Кызыл армия», «Заем».
Бу җырлар үзләренең эчтәлекләре белән дә, жанрлары белән дә бик бай һәм бик төрлеләр.
Боларның барсын да Раиса Тимофеева тапшырды. Әгәр дә «Матур булсынпны
санамасаң, Борды авылында башка кешеләрдән мондый яңа көйләрне ишетергә туры килмәде Чөнки бөтен авыл шул «Раиса көйләрен генә» җырлый икән.
•Матур булсын» җыры, нигездә, укытучы Наилә Әхмәтовадан язылып алынды. Дөресрәге — Наилә җырлаган көйгә башка укытучылар белән бергә сүзләрен яздык, аңа сюжетлы эчтәлек бирдек.
Шуның белән миндә булган фикер расланды. Ул да булса: фольклор җыючы ♦ композитор пассив күзәтүче һәм һәрбер очраган көйне «изгеләрдән» санап язып — алучы гына була алмый. Ул халыкның иҗат кылларын тибрәтә белергә тиеш. Шул = чакта ул халык иҗатына өлеш кертә ала һәм аның киләчәк иҗаты өчен кирәкле g орлыкларны сибеп калдыра. Халык иҗатына юнәлеш бирү профессиональ сәнгатьнең бурычы бит. Шуңа күрә фольклор җыючы халык талантларына актив йогынты ясарга < тиеш.
Яшермим. Раиса Тимофеевадан язылып алынган көйләрнең кайберсен үзе чыгар- Z? ган, кайберләрен минем алда, минем киңәшләремне истә тотып, җайландырып җырлады.
Минем бу чын күңелдән тануым кайбер фольклорчыларга ошап та бетмәс. Янәсе, «Тимофеева чыгаргач, нинди халык кәе булсын инде ул?»
Ә бит «Тәскирә», «Гөлҗамал», «Тәфтилеү»ләр дә уэләреннән-үзләре тумаганнао. /ларны кем дә булса берәү башлап җырлаган, үз күңелендә булган кичерешләрен кой аша халыкка җиткергән, димәк, көй чыгарган. Ләкин ул автор буларак билгесез калган.
Ә без халкыбызның культурасы герләп торган чорда яшибез. Шулай булгач, көйләрнең авторлары билгеле булу гаҗәпмени? Тимофеева кебек, безгә матур җырлар бүләк иткән иптәшләр «билгесез» булып калырга тиеш түгелләр Ченки алар халык иҗатының традициясен дәвам иттерүчеләр. Аларны халыктан аерыл булмый һәм аларның иҗаты — халык иҗаты.
14 октябрь.
Бордыда мин бөтен валикларымны язып бетергән идем. Хәтта «Матур булсын»га да урын калмады. Аны ишетеп кенә яздым. Валикларны чистарту өчен ике кеннөн артык вакыт югалтырга туры килде.
Клубка барып язылган 10 валикны расшифровать иттем, аннан соң аларны чистартып яңа язмаларга хәзерләп куйдым.
Клубта драмколлективның ветераны Нурулла ага Гарифуллин белән таныштым. Р Тимофеевадан язып алынган «Идел суы» кәенең сүзләрен ул язган булып чыкты. Аларны үз кулы белән тулысынча язып бирде. Көе дә матур, сүзләре дә ярыйсы. Зөләйха Әхмәтова ансамбле ечен эшкәртеп бирергә кирәк булыр.
Бүген безне, ял кене булганга, Хәйнең апасы Гайшә Исхакова кендезге ашка чакырды. Утыра торгач дусларымның телләре ачылды бит. Бәхетемә фонограф та янымда иде (клубтай килдем мин аларга). Кәтмегөндә репертуарым артты. Хаҗер- дон «Гомбагыш» исемле мәҗлес кеен, Гайшә ападан «Сәфәр авылы кәе» һәм «Китом инде» җырларын, Хәйдән «Призывниклар җыры»н языл алдым. Кайчакларда фольклорчыга кунакта утыру да файда итә икен.
Иртәгә пароход белән Бондюгка сеяхәт.
17 октябрь.
Моннан 75 еллар чамасы элек бөек рус галиме Менделеев оештырган тими» заводы белән атаклы Бондюгка мин өченче көн төнлә белән килеп төштем. Әгәр дә юлдашларым булмаса, таныш булмаган, дом караңгы текә яр астында күмелеп калган шәһәр пристаненда каушап калыр идем. Бәхетеме каршы, пароходта Бондюг райкомының беренче секретаре Бәдри Баһаветдинович Баһааетдинов белән таныштым.
Очрашуыбыз кызык кына булды. Мин салонга килеп кергәндә бер төркем ирләр ашап утыралар иде. Арадан берсе мине танып:
— Кая болай юл тоттың? —дип сорады. Мин, ул иптәшне хәтерләргә тырышып, •««'» һич хетерли алмыйча:
— Бондюгка,— дидем.
— О, алай булгач, безгә икән. Кил утыр,— дип, ул уз яныннан урын тәкъдим итте.
Утырдым. Мине иптәшләре белән таныштырды. Арада кара мыеклы, колач йөзле елкәнрәк иптәш күзен кысып миңа карап торды да:
— Тукта әле, тукта... теге, сугыш елларында безгә килеп, бер матур кызга әйләнеп, бер атна торгач, концертлар белән каядыр китеп югалган «Бондюг кияаеа тугелдерсең бит син,— дип әйтеп салды. Бар да хахылдап көлделәр. Теге мине таныган иске танышым мине уңайсыз хәлдән коткарды.
— Юк... бу ул тугел... бу — композитор,— дигәч кенә иптәшләре тынычландылар.
_ Бу өлкән абзый шул Баһаветдиноз булып чыкты. Мин тиз арада алар белән дуслашып та өлгердем. Уйнашып, җырлашып бара торгач, кич тә узды, озакламый Бондюгка да барып җиттек.
Бәдри абый, эшемдә авырлык килсә, үзенә мөрәҗәгать итүемне сорады.
— Бу барыбыз өчен дә кирәкле эш. Тарсынып торма,— диде.
Бондюгка килгәч мине үзләре белән яр башынарак урнашкан бер йортка алып менделәр. Миңа шунда көтеп утырырга кушыл артымнан машина җибәрергә булып, ак «Победа» белән китеп тә бардылар...
Райкомның икенче секретаре — сары чәчле ханым мине көләч йөз белән каршы алды һәм, язу язып, завод гостиницасына илттерде. Мәскәүдән килгән ике инженер янына урнаштым. Ләкин алар, нәзакәтлелек саклап тормастан, иртәгә бу номердан китәргә тиеш булачагымны белдерделәр. Бер җаваплы иптәш киләчәк икән.
Икенче көнне, Әшрәф Ахундовны эзләп культура сараена барганда, Казанда культпросветта эшләүче Гариф Миңнуллңнны очраттым. Ул мине «бик әйбәт» квартирага урнаштырырга булды.
Әшрәф бик җылы каршылады. Аның белән эш планын төзедек. Кичкә клубта очрашырга булып аерылыштык.
Гариф мине үзе төшкән квартирага урнаштырды. Тыйнак җиһазлы, чиста итеп җыелган бу квартира мәрхүм укытучы Җәмил Идрисовныкы булган. Хәзер монда хатыны һәм кызы Әнисә торалар икән. Ифрат сөйкемлеләр. Әнисә «Стахановец» газетасы редакциясендә эшли.
Кичен клубта яшьләр белән очраштым. Күбесе миңа Казанда уздырылган үзешчәннәр смотры буенча таныш. Кайберләрен 1948 елда Москәүгә дә алып барган идем. Шуның өчен безнең арада тарсыну юк. «Хәзер минем чират» дип җырларга гына торалар. Менә бит ул алдан ук хәстәрлек алып баруның нәтиҗәсе. Бер кич эчендә 6 көй. Әшрәф үзе, Клавдия Кашаева, Хәсән Алиев, Гөлчирә Гыйльметдинова иптәшләр «Аллария-ләрия», «Алларын ал: а манам», «Көймә килә», «Зирекле куак», «Өмәләрдә», «Утырма көе», «Эх, метро юллары» кебек яңа җырларны яздырдылар.
22 октябрь.
Кичә Бондюг районының ике авылына барып кайттым. Якшәмбе көн булганга иптәш Баһаветдинов үзенең «Победапсын минем карамакка тапшырды. Бер ипташ кызы белән Әнисә минем юл күрсәтүчеләрем һәм «секретарьларым» булдылар. Казанда уздырылган смотрларда үзенчәлекле чыгышлары белән зур тәэсир калдырган Клавдия Комарова җитәкчелегендәге керәшен татарларының Иске Гришкино авылыннан икәнлекләрен белә идем. Башта шунда юл тоттык.
Комарова бераз аптырап калды. «Бездә бит бию такмагыннан башка көйләр юк» дисә дә, Мария Еримеева дигән урта яшьләрдәге бер хатынны клубка алып килде. Бу хатын туй җырлары белән мәҗлес көйләреннән башканы белми иквн. Булганы белән канәгатьләнергә туры килде. «Дусларым», «Ак балык», «Сандугач» (Әкрен кирәк, ипләп кирәк ишетергә сандугач сайрауларын) исемле җырларны гыне яза алдым.
Берничә ел элек бу авылда консерватория студенткасы Фәүзия Бурнашева, балетмейстер Гай Таһиров һәм баянчы Габдулла Халитов булып, байтак кына керәшен татарлары көйләрен һәм биюләрен язып киткәннәр икән. Казанга кайткач, ул материаллар белән танышырга кирәк булыр.
Караңгы төшә башлаганда гына без Турай авылына барып җиттек. Клубта безне
көтәләр иде инде. Аларга ревкомнан шалтыратып хәбәр иткәннәр. Кыска гына кереш сүздән һәм сорауларга җаваплардан сон эшкә керештек.
Рәисә Галләмшина, Нурасма Кәримова, Рәхилә Мәхмутоеа, Гайшә Сәгъдиезалар «Аидырдугая», «Комбайн», «Әлилә-мәлилә», «Эх, суның агулары» кебек уен җырларын һәм «Серле күзләр» исемле лирик җырны тапшырдылар. Безнең фольклорчыларыбыз арасында ялгыш карашта булучылар да очрый. Имеш, уен җырлары (ягъни ▼ хорсводлы җырлар) керәшен татарлары арасында гына очрый һәм ул соңгы елларда руслар йогынтысы белән генә барлыкка килгән. Дөрес, керәшен татарларында уен җырлары күбрәк очрый. Чөнки бу хәл ислам диненең зарарлы кисәтүе белән аңлатыла булса кирәк. Ә хәзер аның йогынтысы Юк. Татар авыл яшьләре дә борынгы традицияләрен яңарттылар Керәшен татарлары авылы Бордыда язылып алынган уен кәйләренең күбесендә саф татар аһәңнәре булган кебек, бу татар авылы Турайда язылып алынган уен көйләрендә «керәшен» алымнары да очрый. Бу исә аларның милли чыганагы бер икәнлеген раслый.
Тагын бер нәрсәне онытмаска кирәк. Татар халык көйләренең үзләренә генә ха. лентатоник лад а корылган булулары кебек, бездә, бик борынгы вакытлардан ук халык көйләрен башкару үзенчәлеге дә булган. Чөнки ул үзенчәлек хәзерге көндә дә очрый әле. Халык көйләрен яратып башкаручы артистларыбыздан: «Бу көйне Арча, Дәбьяэ якларында болай җырлыйлар», дигән сүзләрне ишетү юкка гына түгел.
Нәрсәдән гыйбарәт соң бу халык башкаручылыгының үзенчәлеге? Иң элек сүзләр белән «өй арасында булган бәйләнештә. Безнең халыкта сүзнең иҗекләрен кул санлы музыкаль авазларга сузыл җырлау гадәге бар. Бу хәлне озын көйләрдә сш очратырга була. Ә менә кыска һәм тотнаклы уртача кызулыктагы көйләрдә, бу хәл сүз иҗекләрен һәрбер музыкаль авазга туры китерер өчен өстәмә хәрефләр исәбенә башкарыла. Ә ул, һәрбер иҗеккә кушылып, яки иҗек уртасына кереп җыр-ланган өстәмә хәрефләр бик күл төрле. Арада еш очрый торганнарыниан «һ» хәрефе. Мәсәлән: «Гармуннар уйный беләсең» җөмләсе бу төр башкаручыларда: «Гаһармуһыинәһәр уһуйныйһый беһеләһесеһең» дил җырлана.
Мондый алым тавыш чыгару ысулына да тәэсир итә, билгеле. Болай җырлаучы авызны ачып тел очын тибрәлдерергә мәҗбүр. Тел әйтерсең лә иреннәр арасыннан очын гына күрсәтеп дерелди...
Шушы яклары белән, бу «манер» халык җырчыларын тыңлаганда, башкорт халкының «тамак-курай» һәм якут халкының тамак төбө белән җырлый торган, «Еылы- һах» дип аталган җырлау ысуллары искә төшә. Төбәп әйтү түгел, әлбәттә, ассоциация юлы белән генә.
Мин бу уйлануларны язып та тормас идем. Аларны язарга мине Турай егете Гпрәег. Гаскәриең шушы ысул белән җырлавы мәҗбүр итте. Аның җырлау манерасы исләреңне китәрерлек. Нинди сүзләр җырлаганын аңлавы бик авыр. Аның каравы, әйтерсең лә ул гамагы белән гармунда да уйный, шуңа кушылып җырлый да
Бу халык ысулы белән җырлаучылардан безнең сәнгатьтә аеруча Галия Гафия- туллинаны күрсәтергә була. Бик үзенчәлекле матур вариантта, билгеле. Усман Әлмиев исә бу халык манерында җырлауны бик зур осталык белән күрсәтә белә. Сәхнәдә түгел, әлбәттә, үзара, шаярып кына.
Менә шушы ысулда җырлап Гаскәр Гәрәе» мича «Урам кәө»н яздырды. Аныц җырлавы тыңлаучыларга шул кадерле ошады —ге килеп кул чаптылар.
— Кем өйрәтте сине болай матур ител җырларга' — дигәч, ул оялып кына:
— Әллә тагы.. Минем бабай яхшы җырчы иде...— диде.
Мин ул җырлаган валик өстенә: «Сөртмәскә, сакларга!» дип языл куйдым...
Үз алдыма бурыч итеп куйган «экспедиция» планым артыгы болан үтәлде инде. Тагын берәр көн эзләнәм дә Казаныма юл тотам.
26 октябрь.
Кичә ирта белән өемә кайтып кердем. Кунакчыл хуҗаларга рәхмәтләр әйтел Бондюг белән до саубуллаштым. Тагын килүемне сорал, озатып калдылар. Кеэгө җинло, яңгырлы су өстендә, җылы пароходта кайтуы аеруча күңелле икән.
Инде валикларга расшифровка ясыйсы бар. Ни әйтсәң дә 60 ис якын кәй язылды
ҖӘҮДӘТ ФӨИЗИ ф ҖЫРЛАР эзлим
бит. Әпе аның, Чаллыда ноталар кәгазенә төшерелгәннәреннән тыш, кырыклабы балавыз валик эчендә саклана!
Командировкамның нәтиҗәсе уңышлы булды. Шуңа күңел күтәренке. Инде булган материалларны эшкәртәсе һәм төрләргә бүләсе бар.
10 декабрь.
Консерваториянең студентлар фәнни түгәрәгенең җитәкчесе Олег Лундстрем' соравы буенча кичә алар белән очрашу уздырдым. Кулымда булган материалларга таянып, аларга татар халкының хәзерге заман музыка фольклорын сөйләдем. Зур игътибар белән тыңладылар, ләкин җыелыш бик сүлпән узды. Композиторлар да катнашыр дип уйлаган идем, бары Мансур Мозаффаров кына булды. Эшемне мактал берничә җылы сүз дә әйтте.
Җыелыштан соң без аның белән сөйләшеп утырдык. Халык иҗатының «вагая баруы» борчый икән аны.
— Ни өчен хәзер «Кара урман», «Зиләйлүкиләр шикелле озын көйләр юк. Уен җырлары дә такмаклар гына. Фольклорыбыз ярлылана түгелме’ — ди.
Төрлечә фикер йөртеп карадык, ләкин аның бу соравына ачык җааап таба алмадым. Минем ечен шунысы ачык: халык иҗаты безнең көннәрдә яңа җырларны барлыкка китерде. Җырларның яңа эчтәлекле тематикасына карап, аның көйләре дэ яңа ритмик төс, яңа форма алдылар.
Халык көйләрен җентекләп өйрәнгәч, Мансур абыйның бу соравына тулы җавап бирә алырмын дип уйлыйм.
16 декабрь.
Кичә сәнгать эшләре идарәсенең ярдәмчесе А. А. Прошина үз янына чакырып аяды да көтелмәгән хәбәр әйтте. Яңа елдан башлап фольклор кабинеты бетерелә, фольклор җыю эше белән республика Иҗат йорты шөгыльләнәчәк икән.
Яңакка сугудан да авыррак булды миңа бу хәбәр... Мине бит эш хакым бетүе борчымый. Акылсыз карар белән килешә алмыйм мин. Мәскөү тарафыннан: «Эшләгез, үз фольклорыгызны җыегыз, өйрәнегез», — дип бирелгән акчадан баш тарту ул бит — ахмаклык!
25 декабрь.
КПСС өлкә комитеты секретаре Салих Гыйлемханович Батыевка бардым. Гадәттәгечә елмаеп каршы алды. Минем ачуымны чыгарган хәлләрне белгәч:
— Ник алдарак килмәдегез. Хәзер ел ахырында бер нәрсә дә эшләп булмый. Хәзер соң инде.— Әллә ни борчылырлык урын да юк. Ялгыз кустарь хәлендә яша- гәнсез бит. Киләчәктә чын фәнни нигезгә салып, филиалның тел-өдәбият институты каршында бер бүлек оештырып җибәрербез,— дип тынычландырырга тырышты.
Шулай итеп, кабинет ябылды. Миңа җәелеп эшләргә мөмкинлек булмады. Ләкин фольклорга булган мәхәббәтемне тагын да көчәйтү өчен аның миңа файдасы зур булды. Җыйган материалларым юкка чыкмас дип уйлыйм. Киләчәк күрсәтер тагын.»
19 5 2 ел.
25 июнь.
Композитор өчен халык эченә кереп, аның бетмәс-төкәнмәс иҗаты белән танышып, матур-матур фикерләрен кәгазьгә төшереп, үзеңне халык акылы белән баетып кайтудан да өстенрәк нәрсә бар?
Мин тагын халыкның музыкаль фольклорын җыяр өчен юлга хөзерләнәм. Бусы инде икенче тапкыр чыгуым булачак.
Бу юлы тагын да кызыграк һәм нәтиҗәлерәк булыр дип уйлыйм. Чөнки татар халкының этнографиясен, фольклорын яхшы белүче профессор Н. И. Воробьев һәм
1 Хәзерге көндә Советлар Союзында үзенең эстрада оркестры белән атаклы Олег Лундстрем.
фән ияләре Г. М. Хисаметдинов белән Хәмит Ярмиләргә ияреп барам. Дөресрәге, алар экспедициясенә катнашам.
Хәмит Ярми тәкъдиме белән мине СССР Фәннәр академиясе филиалының тел-әдәбият һәм тарих институтына вакытлыча өлкән лаборант ител алдылар.
26 июнь.
X. Ярми белән профессор Богородицкий исемендәге эксперименталь фонетика кабинетында булдык. Фоио1раф валикларын чистартырга кирәк иде. Андагы байлыкка исем китте. Нинди генә инструментлар, приборлар юк. Барысы да фонетика белән музыкаль фольклорларны өйрәнер өчен. Богородицкийның туган тиешлесе Александра Николаевна безнең килүебезгә бик шат булды. «Берәү дә килми, кабинеты белән файдалана белмиләр», ди. Пединститут җитәкчеләре үзләренең бу байлыклары белән кызыксынмыйлар икән. Алай булгач филиал институтына бирергә кирәк аны.
27 июнь.
Рояль пюпитрыннан «Тапшырылмаган хатлар» эскизларын алып жыел куйдым. Көзгә хәтле аерылышып торырга туры килә. Аның каравы, мин үземне баетып кайтам.
2 июль.
һаман китә алганыбыз юк әле. Ниндидер сәбәпләр белән X. Ярмине җибәрмиләр. Н. И. Воробьевның саулыгы киткән. Ә мин эшлексездән гаҗизмен. Музыка яза алмыйм, чөнки күңелем юлда. Мәхмүт Хөсәен дә әллә кая югалды. Күрәсең, диплом алу шатлыгыннан күңел ачып йөриләрдер. Либретто өстендә утырган булыр идек.
10 июль.
Мин Чаллыда. X. Ярмине җибәрмәделәр. Аның киңәше белән бер үзем экспедициягә чыгып киттем. 20 ләре тирәсендә Воробьев һәм Хисаметдинов белән Әлмәттә очрашырга булдык.
Үзем белен Чаллыга Мәсфирәне, ике баланы алып килдем. Ветврач Хәй Нигъ- мәтуллиннарга төштек. Семьям аларда бераз кунак булганнан соң Актаныш районына, Мәсәде авылына ял итәргә барачак. Таҗи абый Гыйззәт һәм Мәликә ханым белән шулай сүз куештык. Алар минем семьяма дача әзерләп торачаклар.
12 июль.
Ял итә белмим мин. Эшлексездән авыруга сабыштым. Шуңа күрә бүген культура йортында лекция укырга булдым. Темасы: «Татар совет музыкасының үсү юллары*. Кичә Чаллы үзешчән көчләрен җыел репетиция уздырдым. Бордыдаи Раиса Тимо- фееваны да китерттем. Үзешчән композитор-укытүчы Хәмит Булатов миңа зур ярдәм күрсәтә. Җиде көйне язып алуда да аның ярдәме булды.
14 июль.
Машина кетеп утырам. 120 километр юлга чыгасым бар.
Лекция уйламаганча уңышлы узды. 350 дән артык кеше булды, электр уты бер сүнә, бер яна торгач, очрашу 3 сәгатькә сузылды. Безнең музыканы яшьләр яхшы беләләр икән. 20 дән артык әсәр башкарылды. «Артистларым» — Р. Тимофееве, С. Велиева, Р. Гарипова, М. Мехәммәтҗанова, X. Гомәрое һәм X. Булатов. Алар мин сейләгәннәргө җыр һәм музыка белән иллюстрация ясадылар.
Бетенләй таныш булмаган иптәшләр урамда кетеп алып бик куп рәхмәтләр әйтте. «Музыка турында» бездә мондый лекция булганы юк иде әле», диделәр. Бары культура йортының директоры гына үзенең ризасызлыгын белдерде. Янәсе, мин акчалы лекция укымадым, кассаны файдасыз калдырдым
Кызганычка каршы, район җитәкчеләре, редакция работниклары — берсе дә булмады. X. Булатов әйтүенә караганда: «Кызыксынмый алар сәнгать белен».
15 июль.
Мин Әлмәттә. Иске авыл кырыендарак яңа Әлмөт — нефтьчеләр поселогы үсеп килә. Берәр этажлы фин коттеджлары буй-буй булып тезелеп киткәннәр. Мин шун
ҖӘҮДӘТ ФОИЗИ ф ҖЫРЛАР ЭЗЛИМ
дый коттеджның берсендә инженер Зөфәр Курманаевта торам. Ул булмвса бүген дә монда килеп җитә алмый идем әле. Миңа билгеләнгән машинада урын булмагач (ни әйтсәң дә өч кисәк багаж — фонограф, валиклар һәм чемодан) Курманаевка шалтыратырга туры килде. Нефтьчеләр ич, бай халык, ялт итеп килеп тә җитте, җиң. терәтеп алып та китте.
Казандагы иптәшләр килеп җитмәгәннәр әле.
17 июль.
Казан белән сөйләштем. Воробьев белән Хисаметдинов Чистайдан борылып кире Казанга кайтканнар. Профессор авыру сәбәпле экспедицияне дәвам иттерә алмыйлар икән. X. Ярми дә чыга алмый. Үземә генә эшемне дәвам итәргә куштылар. Кызганыч
Бүген кич үк халык көйләрен җыя башлыйм.
19 июль.
Иртә дә, кич тә яшьләр белән клубта очрашам. Бер-ике көй язып алганчы берничә сәгать уза. Биредә үзешчән халык талантлары белән тиешле җитәкчелек юк икән. Шуңа күрә алар сүлпәннәр һәм бик акрын кыймылдыйлар. Тиешле эзгә төшерер өчен бик озак-озак агитация ясарга туры килә. Әле ярый, ярдәмчеләрем табылды. Зәйсу Дәминов — адвокат, кайчандыр ул миндә юридик институтта укыган иде. Икенчесе — Әлфинур исемле нотариус. Очрашуларны алар оештыралар, җыр белүчеләрне алар табып китерәләр.
Өч көн эчендә унга якын көй язып алдым инде. Бик әйбәтләре берничә генә. «Ялгыз каена белән «Сагынам» аеруча яхшы көйләр. Соңгысын Фәһимә Кудашева тапшырды.
3. Курманаев чакыруы буенча, бүген кич 25 чакрым җирдәге яңа нефть скважинасын ачканны карарга барабыз. Кара алтын чыккан җирне күрүе ни тора. Ул скважина бик борынгы Иске Суркино авылы янында икән. Мин шул авылда төпченергә уйлап, фонографны да үзем белән алып барырга булдым.
20 июль.
59 нчы номерлы скважинаны ачканнарын күрдем. Инженерларның, мастерларның кычкырышканнарын да ишеттем, кочакланышып үбешкәннәренә дә шаһит булдым. Төнлә белән башланган эш кояш чыкканда гына нәтиҗә бирде. Нефть фонтанын котлагандай кояш нурлары аеруча яктылык белән тирә-якны ямьләндерде.
Бу скважина үзенең төзелеше белән нефть табу өлкәсендә бердәнбер. Ике горизонттан чыккан нефть фонтанын бер труба аша күтәртү тәҗрибәсе шушы 59 нчы скважинада беренче мәртәбә сыналуы икән.
Кичкә таба гына мине Иске Суркино авылына озаттылар. Иртәге кич иптәш Курманаев минем ерттан машина җибәрергә булды.
21 июль.
Бу Иске Суркино авылы бик үзенчәлекле. Башка авыллардан күп ягы белән аерыла. Асылда ул чуваш авылы. Татарлар да күп кенә. Монда чувашча да, татарча да, русча да сөйләшәләр. Алар өчен барысы да үз телләре. Ә җырга килсәң бары татарча гына җырлыйлар. Көйләре дә татар көйләре.
Аларда дин юк. Мөселман динен дә тотмаганнар, христианнар да булмаганнар. Бары гадәт законнарына гына буйсынганнар.
Картларның әйтүләренә караганда, аларның алты-җиде буын бабалары өбн патша заманнарында татарларны көчләп чукындыра башлагач, Буа якларыннан монда күчеп килгәннәр. Бу тирәләрдә куе урманнар, күлләр булган. Алар аучылык бслан көн күргән. Миссионерлар җәбер итсәләр дә, дин кабул итмәгәннәр.
Урамнар озын һәм киң. Акбур белән буялган өй алларында кәүсәсенә колач җитмәслек зур-зур агачлар. Урамнарда чишмәләр ага. Ак зур ташлардан салынган йортлар да бар. Төзелеше белән күзгә чагыла торган, аркаланып эшләнгәи таш капкалар да еш очрый. Өй эчләре, йорт җиһазлары да бездәгечә түгел. Өй уртасында тәбәнәк мич. Морҗасы күренми.
Кешеләрнең исемнәре дә бии үзенчәлекле. Берничәсен исемлектән күчереп ал* дым: Сәрби Тайму хина, Иркәбай Хундиряков, Самандай Мурзакаев. Чуваш исемнәреме бу, әллә Болгар заманы истәлекләреме' Этнографларга, архитекторларга, лингвистларга бу авылда уйланырлык материаллар бар. Археологлар белән тарихчылар да елешсез калмас иде.
Суркино яшьләреннән мин нибары дүрт кой яза алдым. Арада характерлысы «Ачма тәрәзәңне».
Авылдан киткәндә машинабыз ватылып тәнне кырда уздырырмын дип уйламаган идем. Җилсез карсңгы тынлык... Әллә нинди ят тавышлар... Йолдызлар. Беренче таң нуры. Деньяларны ямьләндереп кояш чыгуы. Әле дә ярый, машина кәҗәләнде. Никадәр моң алдым йөрәгемә... 22 июль.
Әлмәт больницасының баш эрачы, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган врачы Зифа Мостафовна Балакина —Татарстанның Верховный Советы депутаты белән танышуым турында язмый узганмын.
Үткән шимбәдә булды бу. Клубта танцылар игьлан ителгәч, анда баруны тиешсез күрдем. Булыр-булмас биюләр алдында халык җырларын хур игәсем килмәде.
Йери торгач, берничә зур, берәр катлы агач биналардан торган больница тирәсенә барып чыктым. Бәлки Кутуйиың «Тапшырылмаган хатлао»ындагы Галиясе дә шушындый больницада эшләгәндер, ее дә шундук булгандыр, врачлар белән танышу зарар итмәс иде дип уйлап, больницага кереп чыгарга батырчылык иттем. Баш врачның ишегалдындагы йортта торуын күрсәттелар. Парадный ишеген кактым. Бераздан ишек ачылды. Урта яшьләрдәге эре сөякле бер ханым, кырыс йез белән:
— В чем дело?!—диде. Каушап калдым.
— Гафу игегез. Мин авыру түгел,— дип сүземне башладым. Үземнең кем булуымны, ни ечен Әлмәткә килүемне һәм «Тапшырылмаган хатлар» операсын язар ечен материаллар эзләп йерүемие әйттем. Ханымның йөзе ачылып китте.
— Гафу итегез... Рәхим итегез, узыгыз! — диде. Кухня аша үтеп, яхшы җиһазланган, фикус һәм пальма гөлләре белән оранжерея сыман күренгән зур бүлмәгә кердек. Зифа ханым кул биреп танышканнан соң:
— Сез белепме, әллә күңелегез белән сизепме миңа килеп яхшы эшләгәнсез. Микем тормышым белән Галия тормышы арасында бик күп уртаклык бар,— дил, мине алдан ук кызыксындырып куйды. Мин сораштыра башлагач ул, җавап сүзләрен бүлеп:
— Ашыкмыйк әле, иптәш композитор. Бүген бит шимбә кон. Мин кичкә дус врачларымны чакырып сезне алар белән таныштырам. Улларым белән дә танышырсыз. Безнең семья музыканы бик ярата, күңелле генә утырырбыз,—диде...
Сәгать ярымнан соң борылып килгәндә ой тулы кунаклар иде. Бары белән дә таныштык, үзләштек, җырлаштык, сыйландык. Зифа ханымның уллары аккордеонда яхшы гына уйныйлар икән.
— Көйләрне сүзләре белән генә отып алам — дигән булып, гадәтем буенча, салфетка кәгазьләренә алар җырлаган, үзәмә таныш булмаган җырларны язып утырдым.
Кунаклар киткәч, без Зифа ханым белән аның тормышы турында^ минем булачак операм турында иркенләп сөйләшеп утырдык.
Зифа Мостафовна да Галия кебек ирсез ике бала тәрбияләп Казан медииститу- тын тәмамлаган. Әлмәт больницасына килеп эшли башлаган. Инде атаклы хирур>- булып танылган, баш врач булу дәрәҗәсенә күтәрелгән. Икенче кат тормыш кору теләге белән яңадан кияүгә чыккан, тик анысы да. бозык кеше булып, еметләрен акламаган. Чыдар хәле калмаган, берничә елдан соң аны үзә куып җибәргән. Хәзер дүрт бала анасы. Бәр улы армиядә, берсе быел мөдинститутка кере, ике кечкенәсе үз янында. Өчеса дә тәрбияле — менә дигән балалар.
' Нинди генә авырлыкларга да, күңел рәнҗетүләренә дә карамастан, аякта нык ' тора бит безнең беек «ана» исемен йөрткән саф күңелле хатыннар!
: Сизелер-сиэөлмәс таң атып килгән чакта Зифа ханымны ишек кагып чакырыл
алдылар. Якын-тиродого скважинада трас шартлап, бер нефтьчене имгәткән. Авыр
ҖӘҮДӘТ ФОИЗИ ф ҖЫРЛАН эзлим
хәлдә больницага китергәннәр. Зифа ханым операция ясарга кереп китте. Мин аны эш вакытында күрәсем килгән иде, тик ул миңа рөхсәт итмәде.
— Андый тормыш куркынычларын сезгә күрергә ярамый. Ятыгыз. Тыныч йокы сезгә! — дип чыгып та китте ул.
Ап-ак йомшак урын. Уйланып ятам. Зифа-Галия. Берсе реаль образ, берсе Гадел Кутуй тудырган һәм операмда булачак, әле ишетелер-ишетелмәс кенә минем күңелемдә яңгыраган Галия. Уйларым берсеннән икенчесенә күчә. Галия-Зифа берсен берсе тулыландыралар... Әлбәттә, минем Галиям дә хирург булачак! Аның образы ачыклана башлады бугай_
Бу кадәр тәмле итеп йоклармын дип уйламаган идем. Зифа ханымның кайтып кергәнен дә сизмәдем.
Имгәнгән нефтьчене коткара алмаганнар. Операция өстәлендә үлгән. Баш сөякләре зарарланган булган... Зифа ханым күңелсез. Көрсенә дә көрсенә...
Якшәмбе көнне Зифа ханым чакыруы буенча, больница хезмәткәрләре белән Әлмәттән ун чакрым чамасы җирдәге болынлыкка барып, печән чабу өмәсендә катнаштым. Чалгы тота белмәгән кеше, тик чалгы тавышларын тыңлап утырды, билгеле. Фотога төшереп, файдалы эш эшләгән булдым үземчә. Эш беткәч тәмле кыр ашлары белән сыйландык.
Кинәт кара болыт килде. Күк күкрәде, көчле яңгыр китте. Шалаш эченә яшерендек. Баш врач командасы белән хатын-кызларны машина белән Әлмәткә озаттылар. Машина безнең арттан килергә тиеш иде, тик ике сәгать вакыт узса да, килмәде. Ялан тәпи калып, балакларны сызганып 10 ир. Зифа ханым белән бер сестра әкрен генә яуган яңгыр астында юлга чыктык. Караңгы. Юл пычрак. Зифа ханым үзенең көчле меццо-сопрано тавышы белән җыр башлады. Әллә белеп, әллә белмичә минем «'Комсомолка Гөлсараяга бар да кушылдылар. Бер җыр бетә, икенчесен башлап җибәрәләр. Йөрергә җиңел булсын өчен марш характерындагы җырлар башкарыла. Татар җыры белән рус композиторлары әсәрләре аралашып яңгырыйлар. Алар үзләреннән-үзләре телгә килеп торалар. Мондый хәл күптәннән бирле безнең кондәлек тормышыбызда бер матур гадәт булып китте. Сәйдәшне дә, Дуиаевскийны да бер үк осталык белән җырладык.
Бер-ике сәгатьтән соң без Әлмәттә идек инде. Җыр белән кайтуы озак юлны бик күпкә җиңеләйтте. Зифа ханымга рәхмәт. Безнең күңелләр күтәренке булуга ул сәбәпче булды бит.
Мине җибәрмәделәр. Өйгә кереп, электр яктысында өстемә күземне төшерсәм, исләрем китте. Минем ак полотно костюмым манма судан һәм балчыктан соры, пычрак бер капчыкка әйләнгән.
Иртә белән миңа чистарган, үтүкләнгән костюмымны бирделәр. Кесәмдәге кулъяулыгыма кадәр юылган, хушбуй сөртелгән иде.
РЕДАКЦИЯДӘН:
Җәүдәт ага Фәйзи сүзендә торды: әлеге көндәлекләрендә сүз барган елларда җыйган җырларын эшкәртеп, аларның тарихларын ачыклап, ноталары белән бергә китм ител бастырып чыгарды. «Халык җәүһәрләре» исеме белән 1971 елда дөньяга чыккш ул җыентык музыка сөючеләрнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.