Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙӨРӘК СЕРЕ


Булган хәл.
йе, мондый хәлләр гел булып тормый...
Подполковник Галимов вак кына хәрефләр белән язылган дәфтәр битен кулында тагын бер тапкыр әйләндерде дә имзага күз төшерде. «Шул, тагын лейтенант Соломин хатыны»,— дип уйлады ул ни өчендер дулкынланып.— Әнә ич «Наташа. Минск» дип тә язылган. Бу кадәр дә тынгысыз җан булыр икән...» Наташа җаны-тәне белән Байкал ягына омтыла, ә ире исә, төрле сәбәпләр табып, аны монда
китермәү җаен эзли. Наташанын моңа ачуы килә. «Минем Ванюшами нәрсә булды, тизрәк хәбәр итегез»,— дип яза ул Фәрит Галимов- ка.— Әллә, югыйсә, мин аңа бөтенләй кирәк түгелме? Бәлки, ул чынлап та кыенлыклардан курка торгандыр? Бәлки, чынлап та сез яши торган җир шулай коточкычтыр, бәлки, тырнаганнан гайре җан иясе дә юктыр анда?..
Фәрит хатны ипләп кенә конвертына салып куйды да тәрәзә янына килде. Анда һаман да шул бер үк күренеш: таныш сопкалар һәм очсыз-кырыйсыз сары дала. Көне буе дулаган җил басылган; тирә-як ничектер оеп утыргандай, йокыга талгандай күренә.
Гомерне кара инде син. Ничек тиз уза. Әле кайчан гына Галимов та Соломин кебек япь-яшь лейтенант иде. Эльвирасы белән бергәләп язгы шәфәкъка карап торулары, сопкаларга менеп йөрүләре, дала гарнизонында тополь утыртулары бүгенге кебек хәтерендә Галимовның. Ләкин инде аннан соң күпме вакыт узган. Ким дигәндә егерме ел. Егерме ел! Җилдәй исеп кенә узды түгелме соң ул егерме ел?! Язмыш Фәритне яңадан шушы якларга китереп ташлар дип кем уйлаган. Кунакка гына түгел бит. Хәрби хезмәткә. Язмыш гаепле микән әлө монда? Бу якларга подполковник Галимов үз теләге белән килде ләбаса, һәм бу юлы лейтенант Соломин кебек япа- ялгызы бер чемодан тотып килде...
Йөрәк серен теләсә кемгә сөйләп булмый. Ни өчен син теге очракта тегеләй эшләгән дә, ни өчен бу очракта боляй эшләгән? Моңа җавап табу ансат түгел. Гарнизонда үзе хакында төрле хәбәрләр йөрүем подполковник Галимов бик яхшы белә иле. Кайберәүләр, имеш, ул семьясы белән тату яшәмәгән икән һәм шуңа күрә Байкал
ягына күчерүләрен сорап рапорт биргән икән дип, ә кайберәүлвр исә. Фәрит Назарович хәйләкәр кеше ул. үзе монда хезмәт срогыв тутыра, ә хатыны Казанда фатир саклап ята, дип сөйләделәр. Әлегэ кадәр Галимов бу сүзләргә әһәмият бирми килде. Әмма ләкин Наташа хаты аның күңелен айкап салды. Хәтер чоңгылыннан мәңге онытылмаслык хатирәләр яңадан калкып чыктылар...
Эх, Наташа. Наташа!.. Хәер, Эльвира да нәкъ шундый иде бит. Кыю иде, шаян иде. Лейтенант Галимовның аңа беркайчан да елак хатлар язганы булмады. Хәер, алар беркайчан да бер-береннән аерым яшәмәделәр. Аннары аларның танышулары да бөтенләй көтмәгәндә. кызык кына килеп чыкты.
Галимов ул чагында Горький шәһәрендә ял итә иде. Аны. күк төсле ачык зәңгәр күзле кызны, очратканда Фәритнең ялы тәмамланып, китәр вакыты да җитеп килә иде инде. Ә кыз исә нәкъ мена яшь лейтенантларның башын әйләндерә торган сылу иде. Галимовның да аңа күзе төшми калмады. Бер мәртәбә сөйләшкәннән соң ук егет үзен инде Эльвира белән әллә кайчан танышкандай хис итте һәм аннан башка беркая да китә алмаячагын аңлады...
Бер атнадан алар өйләнештеләр.
Ашыккан ашка пешкән, диләр. Бәлки, бу сүзләр дөрестер. Әмма Фәрит белән Эльвира бу хакта уйлап тормадылар. Алар шул кадәр бәхетлеләр иде, хәтта ЗАГСка барырга да оныттылар. Киләчәктә алар кая китәчәкләр, кайда яшәячәкләр — бу хакта берсе-бер сүз кузгатмады. Фәриг Эльвираны ком бураннары белән дә, кырыс җилләр белән дә, зәмһәрир салкыннар белән дә куркытмады. Юлга чыккач: «Биш-алты көннән барып җитәбез; эх, безнең сопкаларны күрсәң син»,— дип елмаеп кына куйды. Ә үзе Эльвира күрмәгәндә: «Өйләндем, хатын белән барабыз, землянка казып куегыз»,— дип, иптәшләренә кыска гына телеграмма сукты...
Данлыклы утызынчы һәм кырыгынчы еллар... Ул елларда кешеләр кайларда гына һәм ничек кенә яшәмәделәр. Тик ничектер һәркем үз тормышыннан канәгать иде. Хәер, күңелеңдә кояшлы җылы яз булгач, кайда яшәүдәмени хикмәт!..
Фәрит белән Эльвира ул чагында гарнизонга аяз бер сентябрь иртәсендә килеп төшкәннәр иде. Яңа землянканы Эльвира бик ошатты. Бәләкәй генә булса да, җыйнак иде ул. Түрдә тимер мич. Түшәмдәге пыяла «күз» тәрәзә хезмәтен үти. Гарнизонда барысы да шундый землянкаларда яшәгәч, ни өчен Фәрит белән Эльвирага яшәмәскә ди!
Аннан соң күп сулар акты. Күп нәрсәләр үзгәрде. Тик саман йортта мәктәп ачылуы да. Эльвираның беренче мәртәбә шул мәктәпкә балалар укытырга китүе дә, июнь уртасында яуган карлар да онытылмый. Бигрәк тә яңа өйгә күчүләре хәтергә нык сеңеп калган. Бу вакыйга алар өчен зур бәйрәм булды. Яңа фатирга күчүнең икенче көнендә үк Эльвира өй каршына топольләр утыртты. Алар бик тиз яшәреп, тулыланып киттеләр. Әмма ул елны җәй коточкыч эссе һәм коры килгәнлектән, тополь ябалдашлары утта янгандай кара көйде. Көз көне алар корыган агачлар урынына яңаларын утырттылар...
Эльвира һәрвак! I: каядыр атлыгып, ашкынып яши торган иде. Мәктәп диер. спорт мәйданы диер — һәрвакыт нәрсәне булса да кайгыртып яшәр, беркайчан да күңелсезләнеп, уйланып утырмас. Иркутскига китәргә боерык килгәч кенә бераз күңелсезләнгән иде ул. Чөнки торган җир аларга туган җир кебек якын һәм газиз иде инде.
Фәрит Галимов кайда гына яшәсә дә, кайларда гына хезмәт итсә дә, Байкал ягын онытмады. Ә егерме биш ел эчендә, кем әйтмешли,
аңа бөтен Россияне гизеп чыгарга туры килде. Әлбәттә, аңа хәзер ял итәргә дә мөмкин иде инде. Ләкин сау-сәламәт килеш 43 яшеннән запаска чыгарга теләмәде Галимов. Дөрес, кайберәүләр әйткәләделәр, имеш, ни пычагыма тагын шул караңгы якка китәсең? Тик Галимов нык карар кылган иде инде. Яшәде ич, Мәскәү янында да, Одессада да яшәде Фәрит. Сүз дә юк — матур урыннар. Әмма бер ♦ генә җир дә аның күңеленә Байкал ягы кебек мәңге онытылмаслык а булып кереп калмады. S
Подполковник Галимов октябрь аенда Читага очып килде. Көн ~ коры һәм тын иде. Күкнең яктылыгы күзләрне чагылдыра. Моннан ? егерме ике ел элек тә күк нәкъ шулай якты, нәкъ шулай зәңгәр 5 иде. Ул чакта монда аэропорт юк иде бугай әле. Әнә тимер юл вок- с залы. Арырак агач барак булырга тиеш. 1943 елны алар Эльвира ♦ белән шул бинадагы ашханәгә кергәннәр иде. Ул чагында ризыкны в талон белән генә бирәләр иде әле. Аннары заманында иң зур урам о саналган Калинин урамы буйлап йөргәннәр иде. Ә хәзер шәһәр та- “ нырлык та түгел — үскән, яңарган. Тик Кенон дулкыннары гына о элеккечә салмак, ә Ингода дулкыннары исә һаман да ярсу, йөгерек. * Кая карама анда тау-урманнар зәңгәрләнеп күренә. Юк. бу инде теге чактагы япан сахра түгел. Монда хәзер бөтен тирә-якта хезмәт £ шау-шуы, гаҗәеп җанлылык хөкем сөрә. Күксел сопкалар итәгендә о яңа поселоклар, совхозларның ап-ак биналары җәйрәп ята. югары ' көчәнешле электр линияләре сузылып киткән.
Поезд Борзя станциясенә якынлашып килә. Әнә анда ике катлы таш бина. Ә кайчандыр бу тирәдә агач йорт тора иде. Эльвира белән Фәрит поезддан шушы станциядә төштеләр. Икенче поезд унике сәгатьтән соң гына килгәнлектән, алар идәнгә шинель җәеп, ял итәргә генә җыенганнар иде, кинәт ишек ачылды да вокзалга бер солдат килеп керде һәм Н. ягына машина китәчәген, әгәр дә теләүче булса, утыртып барачагын әйтте... Берничә минуттан Фәрит белән Эльвира машина кузовында тирбәләләр иде инде...
Мәскәүдә яшиме кеше, Улан-Удэдәме, Украина далаларындамы, Байкал буендамы — яраткан эше булса, аңа кайди яшәсә дә б?ры- бер. Фәрит тә үзенең яңа эш урыныннан бик канәгать иде. Аны һәркем ярата, хөрмәт итә. Тик бу юлы аның янында Эльвира гына юк. Ә бит бу якларда барысы да, барысы да Эльвираны, ике бәхетле җанның яшьлеген сөйли. Менә хәзер ишек ачылыр да бүлмәгә мөлдерәмә чиләк күтәреп Эльвира килеп керер һәм сулышын көчкә-көч- кә генә алып: «Цистерна китеп бара язды... сусыз кала идек»,— дип әйтер сыман.
Ул елларда гарнизонга суны мичкәләр, цистерналар белән китерәләр иде. Ә хәзер бөтен җирдә суүткәргечлөр. Яңа мәктәп, офицерлар йорты... Эх, болармы Эльвира күрсә икән!.. Туктале, ни турында гына уйласа да, Фәритнең уйлары гел Эльвирага барып тоташа. Дөньяда Наташа да бар бит әле. Наташа бар, аның ире Соломин бар...
Соломинны Фәрит әле күптән түгел генә клубта күргән иде. Чигә сакаллары җибәргән. Чамадан тыш киң балаклы чалбар кигән. Йөреше дә ничектер бөтенләй хәрби кешеләргә хас булмаганча, бөтен гәүдәсе белән чайкалып атлый. Кайдан килгән аңа мондый сыйфатлар. Үзе Суворов училищесында тәрбияләнгән бугай инде. Начар кешеләр белән дә чуалмый. Әйтеп кара аның үзенә бу хакта. Акланырга кырыкмаса-кырык сәбәп табар. Наташасы турында сүз кузгатсаң: «Ә сез соң, сез үзегез, иптәш подполковник, ни өчен гаиләгезне алып килмәдегез?» —диячәк.
Иске яраларга кагыласы килмәгән иде Фәрит Назаровичнын. Тик аңа Соломин кебек кырын күз белән караучыларга кайчан булса да
барыбер җавап бирергә туры киләчәк. Әмма көн артыннан көн үтә тора һәм яшь лейтенант белән әңгәмә сузыла килә...
Май чүлмәге тышыннан билгеле дисәләр дә, тышкы кыяфәтенә карап кына кешегә бәя бирүе шактый читен. Лейтенант Соломинда подполковник Галимовның тышкы кыяфәтенә карап кына фикер йөртә, күрәсең. Моны Фәрит Наташа хатларыннан аңлады. Очрамады түгел, байтак очрады Соломин шикелле ашыгып фикер йөртүче кешеләр Фәрит Галимовка. Ләкин алар соңыннан үзләре үк гаепләрен танып, Фәриттән гафу үтенделәр. Ә Соломинга дөреслекне подполковникның үз авызыннан ишетергә туры килде.
Бервакытны ул ниндидер йомыш белән Фәрит Назарович фатирына килеп чыкты. Галимов аны өстәл янына чәй эчәргә чакырды. Әкренләп сөйләшеп киттеләр. Подполковник узган гомерен, яшьлеген сөйләде. Байкал ягына беренче мәртәбә хәрби хезмәткә килган көннәрен, Эльвирасын, дала гарнизонын искә төшерде. Сүз арасында Соломин Фәрит Галимовтан:
— Сер булмаса, әйтегез әле, иптәш подполковник, сезнең хатыныгыз кайда, ни өчен сез аны үз яныгызга алдырмыйсыз? — дип сорады. Яшерен-батырын түгел, бу сорауны көткән иде Фәрит Назарович. Тик ни өчендер Эльвираны югалту кайгысыннан яраланган йөрәк тагын да ныграк чәнчешеп, сыкранып куйды. Әйе, ул Эльвирасын Үзбәкстанда җирләп калдырды. Тик үзе ни өчендер шул якларда яши алмады. Күңеле аны һаман да Байкал якларына тартты, һәм ул яңадан беренче мәртәбә хәрби хезмәтен башлаган җиргә әйләнеп килде. Эльвира да ничектер аның белән бергә яши сыман иде монда. Клубтамы, казармадамы, хәрби уеннар вакытындамы, өйдәме — ул һәрвакыт Фәритнең күз алдында торды, һәм менә бүген шушы бәләкәй бүлмәдә Соломин белән сөйләшеп утырганда Фәритнең күңелен тагын Эльвира турындагы хатирәләр биләп алды. Соломин аның сүзләрен ничек кабул иткәндер, Фәрит моңа бөтенләй игътибар бирмәде. Фәкать сөйләде дә сөйләде генә. Аннары кинәт тынып калды. Урыныннан торып, тәмәке кабызды. Өстәл өстендәге бәләкәй сәгатьнең яңгыравыклы тавышы ачыграк ишетелә башлады.
— Мин китим инде,— диде, ниһаять, Соломин ишетелер-ишетел- мәс кенә.
Фәрит Галимов баш какты.
— Ярый, бар... Әле клуб та ябылмагандыр...
— Юк, нишләптер бүген клубка күңел тартмый. Кайтам әле». Уйлыйм,— диде Соломин көрсенеп...
Фәрит Назарович, ялгызы гына калгач, тәрәзә аша ерак сопка- ларга карап торды. Аңа менә хәзер ишек ачылыр да бүлмәгә мөлдерәмә су тулы чиләк күтәреп Эльвира килеп керер һәм сулышын көчкә-көчкә генә алып: «Цистерна китеп бара язды... сусыз кала идек»,— дияр сыман тоелды.
Куйбышев.
1971.