Логотип Казан Утлары
Очерк

ТЫЛСЫМ ИЯСЕ


имиклар шәһәре Түбән Каманың анкетасы белән кыскача гына танышсак, мондый мәгълүматларны белер идек: туган җире — Татарстан, Кама буе; аңа әле ун гына яшь; халкының 43 проценты эшли; дөнья күләмендә танылган чит ил фирмалары белән багланыш тота. Мондый мәгълүматларны безгә шәһәрнең баш архитекторы Морат Юсупов әйтте. Хәер, ул үзе Түбән Камада шәһәрнең беренче казыгын каккан чактан ук эшләми. «Түбән Камага нигез салучы» — дигән значогы булмаса да, аның бу калага килгәненә җиде-сигез ел инде. Белеме буенча хл—дипломлы инженер, э табигате, холкы-фигыле белән, Түбән Камадагы барлык кешеләр кебек, хыяллана да, эшли дә белә, бик гиз ялкынланып эшкә тотына, энтузиаст. Укыган чагында ук ул «Волжский комсомолец» газетасына үзенең рәсемнәре белән катнашкан, аннары ерак төньяктагы Норильск шәһәрен төзешкән. Түбән Камага өлкән прораб булып эшкә килгән. Иртәнге сәгать алтыда килеп җитеп, автобустан төшкән, ике сәгатьтән соң инде объектларны кабул итеп алган.
Прораб булып ел ярым эшләгән, аннары аны чакырып алганнар да:
— Калабызның баш архитекторы булырга телисеңме? — дигәннәр.
Шәһәр чаклы шәһәрнең архитекторы булу. Кама буенда өр яңа кала салу бик зур, бик җаваплы эш бит. Әлбәттә, эшләп карыйсы килә!
Без Кама яры өстендә, шәм шикелле төз наратлар арасында басып торабыз. Бөек рәссам Шишкин атаклы наратларын шушы тирәләрдә иҗат иткән. Көн кояшлы, аяз; Кама өсте моннан уч төбендәге кебек күренеп тора. Сыек кына күксел-зәңгэр томан эченнән әнә Соколки күренә,— аның саллар рейдында өсләренә су үткәрми торган спецовка кигән осталар Вяткн һәм Каманың югарыгы башын нан агып төшкән бүрәнәләрдән зур-зур саллар бәйлиләр; уң як ярда Алабуга каласындагы борынгы чиркәү гөмбәзләре күренә. Су өстеннән, акчарлаклар төсле, тиз йөрешле «Метеор»лар үтеп китәләр. Менә безнең турыда гына аста — киң култык бар, анда атау-атау булып камышлар, тал-өянкеләр үсеп утыра.
— Нинди матур җир! Сокланып туймассың. Ә ауга килсәң? Үрдәге, казы, башкасы...
Х
Юсупов,— башына ак киндер кепка кигән,— яр читендә үк басын тора; бу матур җирләр — мең гектарлап нарат урманы, Кама елгасы — шәһәрнең иң зур кварталы, халык ял итә торган урыны, ди.
— Әле күптән түгел генә шушы култыктан төзелешкә вак чуерташ алмакчы булганнар иде. Өч тапкыр Казанга Совминга бардым, култыкны барыбер саклап алып калдык,— ди.— Ташны аны башка җирдән дә алып була, ә менә шәһәр янындагы матур табигатьне бозсаң, аны яңадан ясап булмый инде. Бу төшләр — тоташ ял урыны, биредә — пионер лагерьлары, балалар бакчасы, дәвалану профц- лакториясе урыннары. Автобус белән нибары унбиш минутлык кына юл — урманы, суы,— рәхим ит! Искиткеч җир! Мондый матур табигать Мәскәү халкының төшенә дә кергәне юк.
Түбән Кама, гомумән, бәхетле шәһәр. Аның узганы бик аз әле — ун ел гомер гомермени! — аның бөтен барлыгы бүген туа, тагы да күбрәге — киләчәктә булачак.
Тропик якларда елга буйларында яшәүче кара тәнле таппер- лар каучукны каргап: «Кешенең әҗәле ул!» — диләр. Чөнки алар иртә таңнан алып караңгы төн җиткәнче каучук агачыннан ак сыекча җыялар, хәлдән тайганчы эшлиләр.
Түбән Кама шәһәре үзенең дөньяга тууы өчен әнә шул каучукка бурычлы.
Моннан йөз ел чамасы элек әрсез, тырыш инглиз эшкуарларыннан берәү кыргый Амазонка елгасы буенда каучук суын «күз яше урынына түгеп утыра» торган гевея агачыннан җитмеш меңләп орлык җыя, хуҗалардан яшереп, аны Бразилиядән Англиягә алып кайта.
Британия атауларының туфрагы бу агачның орлыгына килешми, нибары дүрт меңләп орлык кына исән кала. Әнә шул калган орлыклардан инде Африкада, Цейлонда һәм Малайзиядә меңнәрчә гектар каучук плантацияләре үрчеп китә. Эссе тропик кояшы астында бу искиткеч зур каучук агачлары үсмәгән бер генә дә буш урын калмагандыр хәзер, әмма кешегә һаман да каучук җитми. Каучуктан хәзер кырык меңләп әйбер ясыйлар. Экономистлар исәбе буенча, 1980 нче елда 1960 нчы елдагыдан өч тапкыр артык каучук кирәк булачак. Уйлап карагыз: «Волга» автомобиленең генә дә ике йөз кырык биш детале резиннан ясалган, ТУ-104 самолетының, тәгәр-мәчләреннән башка, тугыз мең детале резин — болар үзләре генә дә ике ярым тонна авырлык тарта. Ә бер гектар каучук плантациясе, бик әйбәтләп үстергән-караган чакта да, нибары 1800 килограмм каучук бирә. Ихтыяҗ шундый зур булганда мондый уңыш белән генә каучук җиткереп буламыни?!
Табигатьне ничек кенә алдарга тырышмыйлар — каучук агачын уртача климатлы җирләргә күчереп карыйлар — ләкин файдасы булмый. Дөрес ансы, табигатьтә каучук күп очрый. Мәсәлән, безнең болыннарда үсә торган тузганак сабагында да каучук бар. Каучуклы өч меңләп үсемлек барлыгы билгеле. Ләкин аларда каучук шул хәтле аз, аны җыю иң кыйммәт алтыннан да кыйммәткәрәк төшәчәк, аннары, башка бернинди каучук та гевея каучугы белән тиңләшә алмый. Тузганак каучугыннан автомобиль көпчәге түгел, гади галош та ясап булмый.
Түбән Кана химиклары изопрен каучугы эшлиләр. Бу каучук натураль каучуктан ким түгел, кайбер яклары белән: ныклыгы, сыгылмалылыгы һәм температура үзгәрешләренә чыдамлы булуы белән аны хәтта узып та китә. Аларыннан да бигрәге шул — тропик-
иын каучук сыекчасын иң күп бирә торган агачлары да химик реакторлар белән ярыша алмый. Шәһәр үзе, химия комбинаты мең гектарлап урын биләп торса, анда эшләнә торган каучук берәр тропик илнең бөтен дәүләте җитештергәннән дә артык.
Өстәвенә, бу әле — эшнең башы гына. Изопрен каучугының өчен- ф че чираты эшли башлагач, продукция дүрт тапкырга артачак.
Аннан да бигрәк, бу бик табышлы эш булачак, комбинатның и рентабельлелеге 43 процентка җитәчәк, дәүләткә ул көненә бер мил- = лионлап табыш бирәчәк. Барлык чыгымнар ике елда кайтачак. -
Түбән Кама комбинаты — заман ачышларының дәвамы, бүгенге 3 фәннең күп еллык тәҗрибә белән кушылуы, үз илебез һәм бөтен г дөнья практикасындагы казанышлардан акыллы, кыю рәвештә фай- £ далана белү нәтиҗәсе. Моннан кырык ел элек доктор Лебедев дөнья- да беренче тапкыр азык спиртыннан ясалма каучук китереп чыгара. Бу хәлгә бөек галим Эдисон да ышанмый, «ялган» ди. Шуннан соң инде кешеләр каучук ясау өчен чимал итеп техник спирттан файдаланырга өйрәнәләр. Башта каучукның чималын ясарга кирәк, аннары — үзен.
Түбән Кама химиклары каучук ясаганда һәртөрле арадаш стадияләрне читләтеп үтәләр. Аны нефтьнең үзеннән, тагы да төгәлрәк әйтсәк, җиңел углеводородлардан ясыйлар. Безнең илдә иң бай чимал базасы — Татарстанның нефть промыселлары һәм химия комбинаты. Европа күләмендә моңа тиң бер комбинат та юк. Бу комбинат — бердәм промышленность комплексы, катлаулы производство системасы, химия патшалыгы ул. Анда күккә чаклы сузылган озын- озын металл сигаралар эчендә тылсымлы үзгәрешләр хасил булып тора; җитди кыяфәтле, җыйна к-пөхтә аппаратчылар, кодрәтле тылсым ияләре кебек, ипләп-җайлап кына эшлиләр, промыселлардан килгән газны состав матдәләренә аералар: этан, пропан, бутан, изобутан, пентан, гексан, изопентан һәм башкалар... Ялгышмыйча санап чыгарлык та түгел. Шуннан соң инде эш реакторларга, полимер батареяларына күчә. Каучук әнә шунда барлыкка килә.
Партиябезнең XXIV съезды директиваларында Түбән Кама химиклары турында: «Түбән Камада нефть химиясе предприятиеләрен төзүне тизләтергә», дигән сүз бар. Комбинатның составында бик катлаулы полиэтилен, полистирол ясау, «Жигули» машиналары һәм Кама заводы автомобильләре өчен көпчәк җитештерү, нефть эшкәртү булачак. Тугызынчы бишьеллыкта дәүләт экономикасында бик зур урын тоткан бу комбинатның продукциясе ун тапкырга артачак.
Предприятие өчен эш әһәмиятлерәкме, әллә эшне башкаручы кешеләрме? — дигән бәхәс әле хәзер дә дәвам итә.
Социалистик системадагы хуҗалыкның иң зур өстенлеге дә шунда — без билгеле бер өлкә, край һәм кечкенә генә бер авылның да экономикасын кешеләрнең ихтыяҗлары белән яраштыру кебек бик мөһим процессны идарә итә, җайлый алабыз.
Түбән Кама каласының башка шәһәрләрнеке кебек үткәне, тарихи юлы юк. Аның каравы, бу каланың зур киләчәге бар. Бу шәһәр үзе туганчы үтеп киткән заманнарда төзелергә тиешлесен дә бүген эшли кебек. Җир йөзендә Түбән Кама каласы кебек ватман кәгазенә архитектор төшергән беренче сызыгыннан алып бүгенгә һом алдагы язмышы анык сызып куелган бер шәһәр дә, авыл да юктыр. Иртә- гоее нинди буласын бүген күз алдына китермичә, кварталлап, урамлап кына үсә торган шәһәрләрнең язмышы аңа кагылмады. Түбән Камада вакытлы торак йортлар салынмады, ул башта ук бүгенге күп катлы йортлары, квартал, проспектлары, балалар бакчасы, мәктәпләре, клуб һәм кинотеатрлары, институтлары һом техникумнары
МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ
белән барлыкка килә башлады. Ул үзен дөньяга китергән химия гиганты корпуслары белән бергә үсә. Бу йорт бирегә салынган иконаның урыны инде мәңгегә шунда булачак, бу урам — шәһәрнең киләчәк йөзендәге бер сызык, бу квартал — рәссамның зур бер картинасындагы төгәлләнгән фрагмент кебек. Түбән Кама каласын һәм аның промышленность комплексын төзүгә ике миллиард ярым акча тотылачак — легендар КамАЗныкыннан аз гына кимрәк. Бу шәһәргә әле ун гына яшь. аның биографиясендә әле беренче сәхифәләре генә язылган.
Биредә беренче булып күзгә ташлана торган нәрсә шул — һәр эш әйбәтләп, җиренә җиткереп эшләнә. Бик яхшы сыйфат бу — ашыгып эшләгәндә китә торган ялгышлыклар кабатланмый.
Ашыгу дигәннән. Түбән Кама шәһәре икенче бер яктан эшне кызу тота — бүтән шәһәрләр, хәтта кайбер атаклы башкалалар йөз еллар буена әкренләп, бөртекләп булдырып килгәнне бик аз вакыт эчендә эшләргә тырыша. Ул бүген үзенең эшендә ашкынуы белән, тагы да ачыграк әйтсәк, башкалар бер атна, бер ай эшләгәнне бер көн эчендз башкарып баруы белән мәшһүр.
Әйтик, менә төзелешләрдә була торган гадәти бер күренеш: төзүчеләр эшләрен төгәллиләр, эксплуатациячеләр әзер объектны кабул итеп алалар. Тантаналы бер бәйрәм ясыйлар, бер-берсенә чәчәкләр бирешәләр, яхшы теләкләр телиләр; төзүчеләр яңа хуҗаларга зур ачкыч тапшыралар, музыка уйнатып, кызыл тасманы кисәләр; объект сафка баса, эксплуатациячеләр аны эшләтә башлый.
Кайбер очракларда объект зур һәм катлаулы булмаганда, болай эшләү, бәлки, табигыйдыр һәм кирәктер дә, әмма хәзерге заманның бик катлаулы һәм төгәл технологик системалы гаять зур завод-фаб- рикаларын төзегәндә «туктап бер карап алу» өчен генә дә айлап вакыт китә, проектта билгеләнгән графикны үтәү еллар буена сузыла.
Түбән Кама комбинатының изопрен каучугы комплексында, җиһазны эшләтә башлаганчы, әллә ни рәвешле үрелеп-аралашып беткән мең ярым километр озынлыгындагы торбаларны тикшереп чыгарга, ун меңләгән тоташтырманы карарга, йөзләгән агрегатны, бөтен бер технологик линияләрне күздән кичерергә кирәк... Монтажчылар эшне «отлично»га башкарсалар да, производствоны энәсен- нән-җебенә чаклы белүче эксплуатациячеләр объектны кабул итеп алсалар да һәм бу җиһаз инде элегрәк төзелгән заводларда әллә ничә тапкыр сыналган булса да, заводны иң кыска вакытта эшлэте башлаганда да беренче продуктны чыгарырга ярты ел срок бирелә. Аннан соң инде тагы да катлаулырак эшкә тотынырга — проектта билгеләнгән күләмгә ирешергә кирәк була.
Ә Түбән Кама комбинатында күп нәрсә үзенчә эшләнә: каучук ясау технологиясеннән башлап, урнаштырылган машиналарга чаклы, аларның моңарчы химия предприятиеләрендә тору-тормавына карамастан, һәркайсына профессиясен өр-яңадан үзләштерергә туры килә. Комбинатны эшләтә башлау, планлаштырылган эш күләмен тизрәк үзләштерүнең никадәр катлаулы бурыч икәнлеге күренеп тора. Мәсәлән, Тольяттида шушындый ук изопрен каучугы ясау производствосында проектта күрсәтелгән эш күләменә кызыл тасманы кискәннән соң утызынчы айда гына ирешкәннәр.
Бу утыз ай әле кызыл тасманы кискәннән соңгысы гына. Алдан- рак, төзүчеләр комбинатының бинасын торгызган, монтажчылар җиһазны җыйган, аппаратураны урнаштырган көннән башлап санасаң? Төзүчеләр объектка эш комиссиясен китерткәнне көтмәстән, эшне барышында ук кабул итә торырга — Түбән Кама комбинатында әнә шундый ысул белән эш итәләр: Корпусның бер башында
сварка очкыннары чәчрәп тора, анда монтажчылар эшли, икенче башында инде, безнең ил практикасында беренче тапкыр, аппаратчылар, слесарьлар, приборчылар, булачак цехларның башлыклары, тәҗрибәле белгечләр 3. Ибраһимов, А. Даниленко һәм Ф. Третьяк җитәкчелегендә агрегатлап, блоклап, линияләп тикшерү эше алып баралар, аерым узелларны көйлиләр. Төзүчеләр белән эксплуатация- ♦ челәр, заказчы белән подрядчы гына булмыйча, үзләрен бер үк эш -з кешеләре кебек тоеп, комбинатны тизрәк эшләтә башлау, тизрәк к продукция алу максатын күздә тоталар.
Эшнең иң кыен ягы — болай шактый катлаулы булуында гына - түгел: бу очракта төзүчеләр белән эксплуатациячеләр арасындагы S? гадәттәге җаваплылык дигән нәрсә үзгәрә. Монда инде ялгышлар да, 3 уңышлар да уртак. Алга карап эшләү, бүгенге зыянны гына түгел, иртәгәге файданы күздә тотып эшләү — бу каланың төп сый- ♦ фаты ул. с
Әлбәттә, бер цех кеше җыеп, алардан әлегә файда алмыйча, ел 2 буе хезмәт хакы түләү «шушы минут» файдасыннан гына караганда я кулай эш түгел. Хезмәт хакы белән хезмәт җитештерүчәнлеге дәрә- °- җәсе арасындагы билгеләп куелган пропорцияләрне саклавы кыен, £ вакыт-вакыт аны бөтенләй саклап та булмый. Әгәр бүгенге зыянны л гына түгел, иртәгәге файданы да исәпләсәң? Бүгенге оттырыш иртә- с; гә барлык зыянны артыгы белән капларлык отыш булмасмы? Инде ы тәмам төзелеп беткән комбинатта меңләгән эшченең, продукция чы- с гармыйча, төзүчеләр эшләгәнне тикшереп ятулары, аннары проектта < күрсәтелгән эш күләменә еллар буе эшләп кенә ирешүләре фай- 2 далымыни?..
Түбән Камалылар берәр производствоны эшләтә башлаганчы ук, төзү эшен тикшереп баручы гадәттәге инженер-кураторлардан тыш, барлык белгечләрне — технолог, машинист, аппаратчы һәм слесарьлар алып нәрсә оттылар? дигән сорауга иртәгә алачак файданы оттылар дияр идек.
Зур химия — халык хуҗалыгының иң яшь индустриясе, изопрен каучугы җитештерү — бүгенге заман химия производствосының иң яшь тармакларыннан. Гевея агачының бер яфрагы барлыкка килүдә дүрт миллионлап углерод двуокисе молекуласы катнаша, яфрак эчендәге бик катлаулы үзгәрешләр нәтиҗәсендә ак каучук сыекчасы — латекс барлыкка килә. Агач — серле бер химик реактор икән! Кешеләр тропиктагы тылсымлы агач яфракларында була торган эчке матдә үзгәрешләрен кабатлап эшләү серен тик моннан ун еллап элек кенә ачалар, табигать каучугына бәрабәр торырлык каучук ясарга өйрәнәләр. Шуңа күрә әле бу эшнең белгечләре юк, бүген «белгечләр кирәк» дип игълан язып элдең дә, кирәкле кешеләр иртәгә үк килеп тулар дип өметләнеп булмый. Моңарчы химия предприятиеләрендә эшләүчеләр полиэтилен ясаганнар, нефть аерганнар, пластмасса койганнар. Изопрен каучугын ясау — бөтенләй башка эш. Бу яңа производствога кеше никадәр алданрак килсә, бу эшне шулкадәр тизрәк, яхшырак үзләштерә. Тезүчеләр белән бергә эшләгән вакыт эчендә кешеләр катлаулы технологик системаларны нечкәләп белеп кенә калмаганнар, Тольяттига барып ай ярым-ике ай торып кайтырга, андагы комбинатта эшләп тәҗрибә алырга да өлгергәннәр, бүген үк эшкә керешергә әзер булып торганнар.
Серле химия дөньясында бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Хәзер, зур- зур завод-фабрикаларны ике-өч елда төзеп өлгертә торган бер заманда, төзелешне башлаганда иң әйбәт, иң кулай дип уйланган эшләрне дә ахырга таба төзәтергә, аныклый төшәргә, туры килә. Төзүчеләр,
монтажчылар әзер проектлар белән бик яхшы төшенеп эш итәдер, ләкин технологиядә! е, техникадагы үзгәрешләрне күзәтеп бара алмыйлар — I’опысы инде химиклар эше. Тольяттидагы химия комплексында (каучукны анда да Түбән Камадагы технология буенча алалар), кызыл тасманы кискәннән соң, комбинатны эшләтә башлаганчы ике йөзләп төзәтмә кертәләр. Түбән Кама комбинатында да андый үзгәртүләр булмый калмаган. Түбән Кама химиклары, илде беренче буларак, изопренны зарарлы ацетилен катнашмаларыннан арындыру эшенә керешәләр — электролит водороды урынына алдан әзерләнгән метан-водород фракциясе кулланалар (чималда йөздән бер процент кына ацетилен булса да, каучук ясаудагы технологик цикл мең сәгатькә тоткарлана). Түбән Кама химиклары полимерзит- ны уртачалау эшен дә ачык мәйданда гына башкаралар, моның өчен үзенә бер корпус төзүдән баш тарталар. Алар шулай ук шактый кыйммәтле бер «җайланма» эшлиләр — каучук ясалу процессына катнаша торган эреткечнең сыйфатын яңарту өчен махсус колонналар куялар.
Бу зур, катлаулы эшләрнең күбесе комбинат эшли башлаганчы башкарып чыгыла. Түбән Кама химикларының идеяләре теркәлгән барлык сызымнарны җыйсаң, 1400 битле зур бер том булыр иде. Шунсын да әйтеп китик, төзелештә «Гипрокаучук» кебек танылган институтның махсус проектчылар группасы эшли, һәртөрле җитеш- сезлекләр эш барышында хәл ителә.
Технология турында күп сөйләдек бугай инде. Катлаулы, зур производствоны үзләштерү, аны эшләтә башлаудагы Түбән Кама эш системасының никадәр отышлы икәнлеген күрсәтә торган берничә дата һәм санга гына тукталып китәсе килә. Каучук өчен чимал әзерли торган изопрен-мономер комплексында февраль аеның соңгы көнендә «эшкә керешәләр». Уфада, яки Куйбышевта, Себердә шундый ук катлаулы производствоны төзегән тәҗрибәле белгечләр: «Көзгә кузгатып булса ярый инде»,— диләр. Иң беренче продуктны, сигезенче мартка багышлап, төгәл бер атна эчендә җитештерәләр. Төп конвейерга чималны 1 октябрьда бирәләр — моңарчы мономер производствосы читкә эшли, продукциясен башка предприятие-ләргә җибәреп тора,—18 октябрьда инде транспортер тасмасыннан Түбән Кама комбинатының беренче каучугы төшә.
Беренче продукция, беренче уңыш — үзенә күрә бер бәйрәм булса да, сөенергә әле иртәрәк икән. Химия индустриясендә тылсымлы үзгәрешләр дөньясының кеше ихтыярына буйсынмый торган үз законнары бар. Комбинатта беренче изопрен каучугын 18 октябрьга җитештерәләр. Проектта күрсәтелгән продукция күләмен машиналар 10 февральдә бирә башлый. Тагы дүрт ай вакыт уза — предприятие проектта күрсәтелгән продукция күләмен җитештерүгә кабат икенче тапкыр ирешә, тагы бер айдан соң — өченче тапкыр...
Түбән Кама химикларының каучукны иң гади схема буенча ясауларын әйткән идек инде. Изопрен каучугын гадәттә «демитилоксая аша» эшлиләр. Соңгысын формальдегидтан аералар, ө монысы үз нәүбәтендә техник спиртны эшкәртү нәтиҗәсендә алына, спирт исә... Бу эшнең һәр стадиясе — катлаулы технологик производство, һәр төрле аппаратлар, колонна, реакторлар комплексы. Шу ларның бер генә стадиясеннән башка эшли алсаң да, зур отыш ясыйсың!
Түбән Каманың «каучук плантациясендә» бер мәйданда промы-селлардан килгән углеводород фракциясен состав өлешләренә: бутан, пропан, изопентан, сыек һәм коры газга аералар; шулардай изопентанны алып, төсе белән дә, сыйфаты белән до гевея агачының
суын хәтерләтә торган изопрен мономер кигереп чыгаралар, шул сыекчадан инде махсус аппаратларда каучук ясыйлар.
Хезмәтне яхшы оештырырга, аппаратлардан күбрәк продукт алырга мөмкинлек бирә торган бу гадилек шул ук вакытта бик зур пөхтәлек, микроскопик төгәллек тә сорый. Технологиядәге гадилек практикада файдага булуы да, бәла китерүе дә мөмкин. ♦
Бер мичкә балны бер кашык дегет боза дигән афоризм бар. Аны кайвакыт киресенчә дә әйтәләр. Бер мичкә балны бер кашык дегет = кенә бозмый, диләр.
Түбән Кама химикларының проектта билгеләнгән эш күләменә | графиктагы сроктан бер ел алдарак ирешүен әйтеп киткән идек инде. Моның төп сере шул: бөтен эш процессын күзәтеп торучы аппарат- з чы һәм технологларның төгәллектә үз үлчәмнәре бар: бер мичкә н балны бер тамчы дегет тә боза, диләр алар. Бер кашык түгел, бер ♦ тамчы!.. а
Гевея агачы тылсымының бөтен сере молекулаларны үзенчә о кушуында гына. Меңләп, миллионлап алар — бу молекулалар. Хи- ~ мик реакторлар батареясендә бер үк чималдан уналты төрле продукт £ китереп чыгарырга мөмкин. Унбишенең сыйфаты табигый каучукны- < кыннан түбән, уналтынчысыныкы — яхшырак. Әнә шул иң кирәкле ” уналтынчы төрне ничек китереп чыгарырга соң? £
Комбинатта бу технологик процессны ел буө эшкәртәләр, таби- « гать эшен реактор эчендә төгәл кабатларга тырышалар. Каучук — £ бик четерекле нәрсә. Аның чималында чит кушылмалар ун меңнән < бер процент кына булырга тиеш икән. Аз гына артык булдымы — 2 полимерлашу процессы «утыра», бөр сәгать урынына тәүлек буе дәвам итә, хәтта продукт брак булып та чыга.
Комбинатта беренче тапкыр проекттагы эш күләменә ирешкәннән соң, калган дүрт айны уңышсызлык чоры дип атарга кирәк. Машиналарның смена буена каучук бирмәгән чаклары була. Каучук ясый торган составның микроскопик төгәллегенә ирешкәннән соң гына эш җайга салына, продукция артканнан-арта бара.
Реакторларда чит кушылма ун меңнән бер процент кына булырга тиеш — Түбән Кама комбинатындагы оста аппаратчылар әнә шундый төгәллеккә ирешәләр. Бу безнең заман алхимиклары гади кешенең зиһене җитмәслек серле, катлаулы процесска идарә итәләр, молекулаларның тиешле кушылмасын китереп чыгаралар. Бер тонна чималда нибары бер генә грамм чит катнашма була.
Арттырып әйтү түгел: бары тик алмаз, энҗе шомартучылар гына мондый төгәллек белән эш итәләр. Аз гына ялгыштыңмы — эшләгән эшең әрәмгә китә. Мәсәлән, бөтен дөньяга билгеле «Бөек могол» алмазы белән мондый хәл булган диләр. Әлеге кыйммәтле ташның хуҗасы Есган шаһ Венециядән таш шомарту остасы Гортензий Воргисны китерткән. Бу кеше иренмәгән, килгән, хезмәтем өчен зур бүләк алырмын дип өметләнгән, күрәсең, ләкин алмазны бозган! Шаһ моның өчен аңардан 1000 рупий акча түләткән (ул заманда бер мең рупий бик зур акча булган), останы тәмам хәерче иткән.
Алмаз белән бик сирәк кешеләр генә эш итә, алар тары бөртеге чаклы гына таш кисәген бик нечкәләп шомартып утыралар. Ә биредә йөзләгән, меңләгән кешенең осталыгы кирәк, йөзләгән тонна продукция белән эш итәләр. Предприятиенең бер тәүлектә ясаган брагын түләр өчен дөньядагы барлык ювелирлар байлыгы да җитмәс иде.
Без саннар белән юри эш итмәскә тырыштык, аларны азакка калдырдык. Түбән Кама химикларына проектта билгеләнгән эш кү
ләменә ирешүдәге үз системалары, үз ысуллары менә нинди файда биргән: каучук ясау буенча бишьеллыкның беренче елына билгеләнгән производство программасы 42 көнгә алданрак үтәлгән. Бер эшченең эшләп чыгаруы 1,6 мәртәбә арткан, предприятиенең табышы 9,2 миллион сумнан 19 миллионга җиткән. Бу акчаның бер миллион сумлабы материаль кызыксындыру фондына күчерелгән...
Бик мәгънәле саннар бит! Аннан да бигрәк әле шул — тупланган тәҗрибәнең киләчәк өчен бик зур әһәмияте бар. Кама буенда КамАЗ автомобильләренә көпчәк өлгертеп торачак шин заводы корпуслары калкып килә, каучук ясый торган тагы да куәтлерәк икенче чират сафка басачак, полистирол, этилен, дивинил чыгара башлаячаклар. Бу бишьеллыкта комбинатның продукциясе ун тапкыр артырга тиеш.
Тупланган тәҗрибә, әлбәттә, яңа производстволарда бик кирәк булачак. Моннан тыш, конкрет шартларны, үзенчәлекләрне исәпкә алып эш иткәндә бу тәҗрибәнең төзелеп килгән башка объектларда да бик файдалы булуы мөмкин.
Түбән Кама каласы кебек бөтенләе белән бер эшкә — химия эшенә бирелгән башка берәр шәһәр бар микән?
Биредә бөтен кеше: сизгер приборлар белән эш итүче аппаратчылар да, авыруларны дәвалаучы врачлар да, бала-чагага белем бирүче укытучылар да, повар, тегүче, сатучылар да — барысы да химик. Эшенең зурлыгы — кечкенәлегенә карамастан, химия каласына, аның кешеләренә алар барысы да кирәк.
Шуңа күрә Я. Хәйруллин бригадасындагы оста монтажчыларда (томанлы юеш бер көнне алар 60 метр биеклегендә, 400 тонна авыр-лыгындагы колоннаны болытлар астына күтәреп, анкерлы болтлар белән беркетеп куйганнар), тулы реакторлар янында авыр вахта хезмәтен үтәүче С. Гатауллин, А. Котов, Р. Имаев кебек төгәл аппаратчылар да, модалы чәч конкурсында җиңеп чыккан О. Мингушева, Г. Рыбакова лар һәм комбинатның чәчәк үстерүчеләре дә бер үк дәрәҗәдә хөрмәт ителәләр.
Чәчәкләрне аерым әйтеп китәсе килә. Комбинатның беренче про-дукциясе оранжереядә үстерелгән чәчәкләр була. Шәһәр үзе эле төзүчеләрнең хыялында гына гәүдәләнсә, энтузиастлар инде, шулар арасында иң ялкынланып йөрүче, комбинатның генеральный директоры Николай Васильевич Лемаев, химия производствосыннан бик ерак торган бер эшкә — чәчәк үстерүгә өйрәнәләр. Тышта февраль бураннары котыра, һавада самолетлар оча алмый, ә болар комбинат теплицаларында чәчәк үстерәләр. Балконга куяр өчен дә, килгән кунакларга бүләк итү өчен дә түгел, бәлки бөтен шәһәрне, аның урамнарын, халык яши торган квартираларын бизәү өчен. Махсус ясалган унҗиде мең ящикта өч миллионлап чәчкә үстерәләр.
Түбән Кама каласы елның һәр фасылында да матур. Кыш көне мондагы карны завод морҗаларыннан чыккан корым каралтмый, чөнки андый морҗалар да, чит-ят исләр дә юк монда. Урамнарга ике рестораннан 1рм дистәләгән эшче ашханәләреннән тәмле ит исе гене тарала. Яз көне шәһәрнең бер ягында нарат урманы яшелләнеп тора, икенче ягында каланың үзен комбинат корпусларыннан биш километр киңлегендәге полосасы белән аерып торган алма бакчалары чәчәк атып утыра. Июль, август, сентябрь айларында тагы да ямьле- ләнә ул. Җәй башындагы чәчәкләр әле шиңеп-корып та җитмәгән, бу чәчкә келәменә инде георгин, гладиолус, астра бизәкләре өстәлә башлаган.
Кама буенда без май азакларында булган идек. Алмагачлар инде чәчәкләрен атып бетеп килә. Каланың урамнарында эш кайный:
тэктэп балалары, хатын-кыз, вахтадан бушаган ирләр газоннарга чә- (әк утырталар, һәр карыш буш җиргә берәмләп-берәмләп утырталар, аундук су да сибәләр иде. Без шәһәр буйлап йөрдек, бу каланың юрт артыннан йорт салып, квартал артыннан квартал үстереп, куәт- ю зур елгага таба килә барганын, халкының ничек яшәгәнен, эшлә- ■әвен, ял иткәнен күрдек, аның кызу эш темпын, зур исәпле, кыю рикерле булуын күреп сокландык.
, «Смелость города берет» дигән җыр бар. Ул җырны тау илендәге Дуректа да, бала чагыбызда безнең хыялдан чыкмаган Комсомольск аәһәре янындагы Солнечный поселогында да җырлыйлар. Ә ул җыр ■Гүбән Кама каласында туган. Башта аның конкрет бу шәһәрне телгә Алган мондый бер куплеты була:
Может, где-то па Няжпей Каме Вспомнит кто-нибудь стариков. Кто закладывал первый камень Нестареющих городов.
Композитор Александра Пахмутова Түбән Кама яшьләренә язган сатында,— бу хат шәһәр газетасында басылып та чыкты,— җыр шторларының җырны аерым бер шәһәргә генә багышларга теләмәү- торен әйткән, андый җыр барлык төзүчеләргә, Ватаныбызның яңа «алаларын — Түбән Каманың яшьтәшләрен салучыларга багышлансын, дигән.