Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ МӘЙДАНЫНДА—СОНЕТЛАР


— күлтаиге форма. Аның дөньяга килү, формалашу тарихы ер« үткәннәргә барып тоташа.
Билгеле булганча, Европа илләрендә озак еллар шигырьне чәчмәдән аерып торган төп чара булып сузык һәм тартык авазларның чиратлашуына нигезләнгән метрик система хезмәт итә. Бу чорда сонетлар бер әдәбиятта да күренми, чөнки алар өчен әле җирлек өлгермәгән була.
Ниһаять, шигырь төзелеше үзенең үсү. камилләшү юлында алга атлый. Италия шигърият мәйданында рифма барлыкка килә һәм ул 12 гасырда тулаем гамәлга керә Башта рифма ике юлдан торган куплетны бер бөтен итеп тоту вазифасын үти, шигырьләрдә парлы рифма урын ала. Ләкин тәҗрибә байый, осталык арта барган саен, шигырь техникасы һаман үсә, катлаулана. Әле кайчан гына бер ялгызы хөкем сөргән ике юллы куплетларга күрше булып өч юллы куплетлар — терцетлар килә. Аннары мәйданга дүрт юллыклар — катреннар күтәрелә. Соңгыларында инде я аралаш, я аркылы рифма кулланыла. Бу хәл шигырьдәге авазлар яңгырашын бермә-бер төрләндерә, баета, аһәңдәш иҗекләр гармониясен көчәйтә. Фикерләрне тәгъбир итү җыйнак, пөхтә форма ала. Нәкъ менә шушындый шартларда—рифмага нигезләнгән шигырь төзелеше җитәрлек камиллеккә ирешкән шартларда Гуиттоие Дель-Вива исемле шагыйрь беренче сонетларны иҗат итә. Бу—13 гасырда Италиядә була. 300 ел буенча сонетлар Италия җирлегендә бик нык тарала, чәчәк ата. Бер генә шагыйрь дә сонетны игътибардан читтә калдырмый. Данте, Петрарка, Торквато Тассо сонетны камил дәрәҗәгә җиткерәләр.
16 йөздә сонетлар, Италия чикләрен үтеп, Езропаның башка илләренә юл тота. Алар арасында сонет формасын поэзиядә үзләштергән беренче ил — Испания. Испаниядән соң сонетлар француз поэзиясендә күренә башлый. Башта Меллии, аннары меңләгән эре һәм вак шагыйрьләр сонет язуга алыналар. Петрарка традициясенә турылыклы Ронсар бу өлкәдә илһамланып эшли. Корнель үзеннән соң килгән буыннарга кыйммәтле мирас калдыра. Сонетлар таралу юлында чираттагы ил — Англия. Спенсер, Сидней, Шекспир, Мильтон. Вордсворд эшчәнлеге бу форманың дәрәҗәсен инглиз поэзиясе җирлегендә тагын да күтәреп җибәрә.
Ниһаять, тарихка яңа ачышлар өстәп, 17 гасыр атлый. Бу гасырда сонет формасы швед поэзиясенә үтеп керә. Моннан соң эстафета немец шагыйрьләре Мартин Опиц, Векерлин, Флеминг кулына күчә. Бюргер, Гете, Шлегел, Рюккерт, Платен немец сонетына алгарыш һәм камиллек китерәләр.
1735 елда шигърият кануннарына багышланган хезмәтендә Тредьяковский француз шагыйре Де-Барро сонетының русчага тәрҗемәсен китерә һәм шулай итеп беренче мәотәбә рус укучыларын сонет формасы белән таныштыра. Аннары бу формага Сумароков кагылып үтә, С. Нарышкин, А. Тиняков кебек вак шагыйрьләр сонетта көч сынап карый. Ләкин 18 йөздә эш шуннан узмый. Бары тик 19 гасырдан

ШӘРӘФ ӘХМӘДУЛЛИН ф ШИГЪРИЯТ МӘЙДАНЫНДА СОНЕТЛАР ф
Күренә ки, биредә ике рифма һәм алар в — с — в. в — с — в схемасын хасил итәләр. Ләкин күпчелек очракларда өч рифмалы терцетлар кулланыла. Гете иса үт сонетларында һәр вакыт өч рифмалы терцетларга гына урын бирә, һәм ул рифмалар, кагыйдә буларак, түбәндәге схемадагы кебек кабатланалар: в—с — д, в—с —д.
Классик сонет формасы турында сүзне очлаудан элек, тагын бер сыйфатны әйтеп үтәргә кирәк. Ул — иҗек мәсьәләсе, һәр юлда иҗек саны тигез булырга тиеш. Әйтик, беренче юл 11 иҗекле үлчәү белән башлана икән, калган юлларда да уп шуннан артмасын. Бу — закон. Аннары классик сонет формасына кагылышлы тагын бер кагыйдә бар. Ул шуннан гыйбарәт: катреннардагы рифмаларның чиратлашу тәртибе терцетларда кабатланмаска тиеш. Икенче төрле әйткәндә, катреннарда бил- ләүле рифма —а — б —б—а— икән, моңа капма-каршы буларак, терцетларда аралаш рифма кулланылырга тиеш (Гете мисалы), һәм, киресенчә, катреннарда аралаш — а — б — а—б— рифма икән, ул чагында терцетларда билләүле рифма куллану зарури булып тора (Петрарка мисалы).
Әлбәттә, бу кагыйдә тикмәгә генә түгел. Ул авазлар яңгырашын төрләндерүгә, гармонияне көчәйтүгә хезмәт итә. Шулай ук аның икенче вазифасы да бар. Ләкин бусы эчтәлекне тәкъбир итүгә бәйле булганга күрә, башта классик сонетның эчке формасына кагылышлы мәсьәләләргә күчик.
Классик сонет — ул лирик кичерешләрне тәгьбир итү формасы, һәр сонетта мәгълүм бео идея алына. Ул идея конкрет бер конфликтта гәүдәләнә һәм раслана. Шушы конфликт нәтиҗәсендә шәхестә туган кичерешләр, аларның хәрәкәте сонетның сурәтләү тукымасын билгели.
Алыйк Гетеның «Кыз зары» исемле сонетын. Тигез мәхәббәтне раслау — аның нигезенә салынган идея менә шул. Бу идеяне гәүдәләндерә торган конфликт сонетның беренче катренында калкып чыга: кыз үзенең сөеклесеннән риза түгел. Ул үз ярыннан җылы сүз көтә, аның иркәләнәсе һәм иркәлисе килә. Ә сөйгән яр, мәрмәр сын кебек, игътибарсыз һәм салкын. Икечче катренда кызның ризасызлыгы тагы да үсә, кискенләшә. Моннан соң килгән беренче терцетта хисләр икенче юнәлеш ала. Алда сурәтләнгән рухи халәткә чик куярга теләп, лирик герой биредә баш күтәрә— конфликт үсешендә гүя «шартлау» барлыкка килә.
Югарыда әйтелгәнчә, терцетларның икенче тип рифмага корылуы нәкъ менә шушы үзгәрешне күрсәтүгә хезмәт итә дә инде. Ниһаять, соңгы терцетта конфликт чишелә. Төп идея үзенең тагын да баетылган, тирәнәйтелгән вариантында сонетны соңгы кабат яктыртып җибәрә.
Күренә ки, классик сонет—гаять таләпчән форма. Ләкин шулай булуына карамастан, ул һәр ил поэзиясендә якты чырай, ачык йөз белән кабул ителә. Франциядә булсын. Испаниядә яки Англиядә булсын, шагыйрьләр сонет язу белән бик мавыгып китәләр. Людовик XIII заманында, мәсәлән, бер Франциядә генә дә өч меңнән артык шагыйрь сонет язу белән шөгыльләнә.
Шул ук вакытта һәр илдә классик сонет формасына үзгәрешләр кертелә башлый. Мәсәлән, койрыклы сонет (4 Ң- 4 4" 3 -f- 3 + 3), башсыз сонет (4 + 3 + 3), ике- ләтелгән сонет (4-)-4 + 4-|-44-34-34-3-|-3), баштүбән сонет (3 4- 3 4- 4 + 4), чатан сонет (бер юл башкалардан иҗек саны арту я кимү белән аерыла) формалары барлыкка килә Дөрес, классик сонет формасына кагылышлы андый үзгәрешләр нәтиҗәле булмый. Ә менә Шекспир тарафыннан кертелгәне бүгенге көндә дә тулы гражданлык хокукы белән файдаланыла.
Нидән гыйбарәт соң Шекспир яңалыгы? Барыннан да элек шуннан: Шекспир сонетларында терцетлар бөтенләй юк, алар урынын бер ике юллык алып тора. Аның каравы, катреннар саны өчкә җиткерелгән. Схемасы шулай: 4 + 44-4 + 2.
Икенчедән, Шекспир катреннарында рифмалар саны классик формадагы кебек 2 түгел, бәлки алты һәм соңгы ике юл парлы рифмага корылган. Менә алар:
------——— -------- — иайт;
----------------------- прайм, вайт;
2. ---------------------- лиаз,
------------------------ һәд, ------------------------- шнвз, ------------------------- бәд,
3. --------------------- мейк,
------------------------ Гву, ------------------------- фәсейк
Ике юллык: -------- ————— гроу;
------------------------- дифенс
Схематик рәвештә күрсәткәндә, болай килеп чыга:
а — б — а — б, с — д — с — д, е — в — е — в, к — к.
Сонет эчтәлегенең асылына кагылышлы мәсьәләдә Шекспир классик сонет вәкилләре кебек эш итә. Аның карашы буенча да сонет нигезенә салынган һәр күренеш. факт, хис бер бөтенне хасил итәргә, һәм бу бөтенлек каршылыклы якларның синтезы булып торырга тиеш.
Ләкин эчтәлекне бирүдә Шекспирның үз юлы бар. Сонетның беренче катренында ул теге я бу идеяне куя, икенчесендә аның капма-каршысын бәян итә. Өченче катренда инде әлеге каршылыкларның синтезын бирә. Шулай итеп. соңгы катрен укучыны ике юллыкта тәгьбир ителгән төп фикерне кабул итүгә әзерли. Ачыклау өчен Шекспир сонетларыннан бер мисал китерик Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсендә ул сонет түбәндәгечә яңгырый:
Без телибез: саф гузәллек арта барсын, Шунда аның нәфис гөле һич тә шиңмәс,— Җимеш пешеп, өзелеп твшсә — орлык калсын,— Шунда аңар мәңге-мәңге улем килмәс.
Бу — беренче теза. Матурлык үлмәсен, мәңге яшәсен! Шекспир биредә менә шушы фикерне алга сөрә. Моннан соң әлеге фикер икенче планда дәвам итә — антитеза башлана:
Әмма син — буш, үз-үэеңә гашыйк булып. Дәрт утына гел уз маең салырсыңмы! Муллыгыңны ачлык итеп, яшьли сулып, Үз-узеңә дошман бупып калырсыңмы!
Күрәсез, биредә Шекспир «син»не каты шелтәли. Чөнки «син» гамьсез килеш ■үз-үэенә гашыйк булып» кына яши, үзенең дәвамы аша матурлыкны мәңгеләштерү турында уйламый.
Ниһаять, менә өченче катрен — синтез:
Син — дөньяда бер саф бизәк, бәхет гөле. Матур язның хәбәрчесе — узең һаман.
Тик ачылмый, йомык тора синең бере.
Чөнки җаның чүл төсле буш, дымга саран.
Биредә инде Шекспир «сиипне акылга килер'ә чакыра, каршылыкны матурлык һем аның үлемсезлеге файдасына хәл итәргә димли. Хәзер укучы сонетның финалын кабул итәргә әзер:
Табигатьне кызгансана, кылма җәбер.
Чибәрлегең йотар юкса тирән кабер
Шекспир. Сонетлар. Ш. Мөдәррис тәрҗемәсендә. Казан. 1961. 7 бит.
ШӘРӘФ ӘХМӘДУЛЛИН ф ШИГЪРИЯТ МӘЙДАНЫНДА СОНЕТЛАР ф
Бу — соңгы аккорд. Аңарда сонетның төп идеясе — матурлыкны раслау идеасе яңгырый.
Әйтергә кирәк, Шекспир тәҗрибәсе безнең көннәрдә татар совет шагыйрьләре өчен чын мәгънәсендә сонет мәктәбенә әйләнде. Бездә бу мәктәпнең беренч» шәкерте Шәрәф Мөдәррис булды. Дөрес, Ш. Мөдәррис 1954—55 елларда, үзенең беренче сонетларын язганда, Шекспир тәҗрибәсе белән генә чикләнмәде, бәлки сонет өлкәсендә дөнья әдәбияты казанышларына да таянып эш итте. Шуңа күрә дә аның мирасында, Шекспир керткән формадагы сонетлар белән беррәттән, классик үрнәктә язылган мисалларны да очратабыз. Алыйк менә бу сонетны: «Бер гащәп матур кыз гомер күгемдә» дип башлана ул. Аңарда классик сонеттагы кебек ике катрен, ике терцет. Катреннарда, тегендәге кебек, ике аралаш рифма. Бу — нәкъ Петрарка схемасы: а — б — а — б, а — б — а — б. Терцетлар рифмасында да классик сонет формасына хас күп төрле вариантларның берсе кулланылган: в — г —е, в—г — е. Бу вариантны Европа шагыйрьләрендә еш очратырга мөмкин. Гете исә терцетларда гел шушы схеманы файдалана.
Ниһаять, эчтәлекнең бирелеше ягыннан да әлеге сонет классик үрнәккә охшаган.
Бер гаҗәп матур кыз гомер күгемдә. Кояштай нур чәчеп, яктырып тора: Көн димәс, тән димәс, һаман күңелдә Мәхәббәт ялкынын яндырып тора.
Бу хис икенче катренда тагын да үстерелә:
Җемелдәп нур уйный сихри күзеңдә, Әйтәчәк сүземнән яздырып тора. Сизәдер, ут күп, дип йорәк түремдә,— Сабырлык яңгырын яудырып тора.
Беренче терцетта инде борылыш туа — үзара ярашу, хисләр гармониясе бозыла.
Ул кыз гел шул яктан аерылып тора: Мин ярсып хисләргә артык бирелсәм, Ул, охшап дулкынга, чигенеп китә.
Соңгы терцетта исә яңадан татулык, бердәмлек урнаша, хисләр гармониясе яңара:
Беркадәр ял һәм тын алдырып тора. Шул вакыт назланып, мин дә чигенсәм, Ул тагын артымнан йөгереп җитә...II
Ләкин Ш. Мөдәррис классик сонет формасында озак тукталып капмады. Ирешсл- гән максат аны яңа эзләнүләргә этәрде. Дөрес, бу юлдан барганда, яңалык болан артык мавыгып китеп, шагыйрь ара-тирә сонет формасыннан читкә дә киткәләде. Әйтик, менә аның җыентыгында сонетлар исеме астында урнашкан бер парча бар, Ул болай башлана:
Кышкы таң. Мин барам чыбык чанада.
Менә аның схемасы — 3 4-3 + 3 -{-3 + 2. Әйтәсе дә юк, бик оригиналь форма, Ләкин аңарда сонетка хас сыйфат — бары-ние бер генә. Ул — юллар саны. Сонет булыр өчен җитәрлекме бу сыйфат? Юк. билгеле. Хәер, киресенчә уйлаучылар да табы- лырга мөмкин. Әйтик. Шекспир сонетка 4 4- 4 4- 4 4- 2 схемасын алган икән, һәм моны сонет дип таныйлар икән, ни өчен әлеге схеманы да татар шагыйре ачкан яңа сонет формасы дип карамаска ди? Юк шул. Чөнки мәсьәлә катреннарны терцетлар белән алыштыруда гына түгел. Төп мәсьәлә шунда: әлеге парчада сонет өчен зарури булып торган эчтәлек бирелеше — теза, антитеза, синтез юк. Шекспир сонетларында исә бу сыйфат сакланган.
II Ш. Мөдәррис. Минем яшьтәш. Казан. 1956. 196 бит.
Йорәккә бик зәтәр алкый кабынды. Узганда кнчкырын күрше ааылдан Бер чибәр, ашендай, күзгә чалынды.
Биредә унбер иҗекле юллар иркен, табигый чиратлашалар. Аларны үзара байпм торган аралаш рифмаларда һичбер көчәнү, ясалмалык эзе сизелми. Фикерләр анык һәм тегәл. Таләпчән форма эчтәлекне кысмый, имгәтми. Рифмалар җиңел, матур һәм тулы. Акылдан — авылдан, кабынды — чалынды. Болар, җиз кыңгырау кебех, бердәм аһәңдәшлек белән яңгырап торалар.
Шекспир сонетларын турыдан-туры инглиз теленнән тәрҗемә итү Ш. Мөдәррис талантын тагын да чарлады, камилләштерде. Аның алдында беек Шекспир илһамы тудырган хисләр, образлар дөньясы ачылып китте Тәрҗемәче буларак, ул менә шуп шигъри дөнья байлыгын татар укучылары хәзинәсенә әйләндерде. Шагыйрь, үзенең бу хезмәтен йомгаклап, 1959 елның 8 ноябренда болай дип язды:
Әйе, Шекспир, әйбәт булды синең табын. Авыз иттем еч йез еллык хезмәтеңнән. Бөекләрдән курка идем,— үзең тагын Бер дә йөзең чөермәдең гадиләрдән.
Кичеп җилне, томаннарны, давыл шавын, Йөзде шигъри диңгезеңдә минем каек,— Үткән чакта тәрҗемәнең дулкын тавын Маяк булдың, китсәм әгәр юлдан таеп.
Кайсы вакыт бәхәсләштем. Инде кичер!
Җитмәгәндер бәлки кайчан минем сәләт. Кысан юлга сыймый калса титан фикер. Халкым түгел, телем түгел, үзем сәбәп.
Пеште ләкин татар изгән шигъри камыр. Инглиз салган төсле яңа икмәк калыр!
Биредә шуны икърар итәргә кирәк: «инглиз салплн төсле» итеп татар укучыларй өчен «яңа икмәк* әзерләү авыр һәм катлаулы эш иде. Барыннан да элек, Шекслиргв хас сурәтләү тукымасы буяуларга, мәгънә төсмерләренә ифрат дәрәҗәдә бей. Өстәвенә, Шекспир фикер тирәнлегенә, хисләр байлыгына ирешү өчен, кагыйдә буларак, бер сүзне бер үк вакытта төрле мәгънәдә куллана. Әйтик, менә аның беренче сонеты мондый сүзләр белән башлана:
— Фром феәрист критшә ви дизайә инкрис... ’
Биредә «феәрист критшә» тезмәсе үз эченә берничә мәгънә төсмерен ала. Атал әйткәндә, аңарда «иң гүзәл яратылыш» мәгънәсе бар. «Иң асыл зат», «иң сылу ханым» мәгънәләре дә, шулай ук «керсез сафлык» төшенчәсе дә бар. Боларның кайсысын тәрҗемәдә чагылдырырга!
Кыскасы, Шекспир сонетларын турыдан-туры инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, шагыйрьне һәр адымда менә шушындый сораулар сагалый. Икърар итәргә кирәк, Ш. Мөдәррис Шекспирны дөрес аңлап эш иткән. Дәлил итеп, югарыдагы мисалгв бәйләнешле мәсьәләне .ечә алыйк «Феәрист критшә» тезмәсендәге мәгънә төсмерләре аерым мөстәкыйльлек белән файдаланылмыйлар. Киресенчә, алар сурәтләү тукымасында бер бөтеннең кисәкләре булып кына торалар. Димәк, тәрҗемәдә әлеге мәгънә төсмерләренең берсенә дә өстенлек бирергә ярамый. Икенчедән, сонетта сүз фәлсәфи мәгънәдә матурлыкны раслау, аны үлемсез итү турында бара. Шуши якларны исәпкә алып, Ш. Мөдәррис әлеге тезмәне «саф гүзәллек» дип ала һәм би* дөрес эшли.
Ниһаять, югарыда китерелгән юлда тагын бер «мәшәкатьле» сүз бар Ул — дизайә. Иң көчле теләк, үтенеч, таләп, омтылыш, хыял, кайнар дәрт Бу фигыльнең мәгънә төсмерләре менә шулар. Монысын татарчада тәгъбир итү өчен дә юлы «•
1 Шекспир. Сәхнә әсәрләре, поэмалар, сонетлар. Инглиз телендә. 1906 ел. 802 бит.
былган. Җөмләне өндәү интонациясенә кору — көчле омтылыш хисен тудырырга җитәрлек булып чыккан:
Без телибез: саф гүзәллек арта барсын.
Күрәсез, җөмлә нинди дәрт һәм егәрлек белән агыла. Шул ух вакытта әлеге юлның тәрҗемә икәне дә сизелми. Ул үзечең бөтен асылы белән табигый рәвештә татарча яңгырый. Бу — барлык сонетлар тәрҗемәсенә хас сыйфат.
Син — табигать ясап куйган затлы мөһер, Токымнарга эзен бассын синең гомер.
(17 бит ) Яки:
Кем үз-үзен дошман күрә, ул бәндә дә Бүтәннәргә гашыйк булмый үлгәндә дә.
(15 бит.)
Болар—һәр шагыйрьнең тел культурасын бизәрлек юллар. Аларда укучының эстетик зәвыкларын күтәрерлек матурлык бар, акыл эшчәнлеген кузгатырлык отышлы фикер бар.
Ләкин Ш. Мөдәррис хезмәтенең кыйммәте моның белән генә чикләнми әле. Мәгълүм ки, Шекспир иҗат иткән сонетлар дөньясы рухи хәзинәләргә бай. Анда бөек сүз остасы чын матурлыкны раслый, хакыйкатьне яклап тавыш бирә, яхшылыкны олылый. Боларның барысы белән дә бүген татар укучылары да ләззәтләнә алалар. Нәкъ менә шушы ягы — Шекспир сонетларын татар укучылары хәзинәсенә өйләндерүе белән — Ш. Мөдәрриснең бу хезмәте бүгенге татар совет поэзиясенең сонет өлкәсендә ирешелгән югары казанышы булып тора.
Инде килеп бүгенге сонетларга күз салыйк. Хәзерге көндә сонет язу белән Мәхмүт Хөсәен шөгыльләнә. «Җир мәрҗәннәре» дигән исем астында 1967 елда басылып чыккан сонетлар җыентыгы бу юлда шагыйрьнең беренче адымы булса 1970 елда инде ул үзенең икенче сонетлар гөләбен иҗат итте. М. Хөсәеннең югарыда исемләнгән хезмәтләре үз вакытында шагыйрьләребез тарафыннан уңай гына бәя алдылар. Мәсәлән, «Җир мәрҗәннәре»нең Ватан, Җир. Халык, Хезмәт, Намус кебек җитди темаларга язылуын билгеләгәннән соң, үз сүзен дәвам итеп, Нәби Дәүли болай язды: «Шагыйрь гүзәл мәрҗәннәрдән укучыны сокландырырлык муенса тезеп чыккан. Шигырьләрне бергә кушып укыганда, бу — Ватан турында, аның кешеләре, эшләре турында биографик поэма». («Социалистик Татарстан» газетасы 1968 ел. 19 октябрь.) Менә «Ильич—мәңгелек!» исемле сонетлар гөләбе турында Г. Афзал сүзләре: «Аларда кайбер прозаизм элементлары булуга карамастан, сәнгатьчә оста табылган әдәби образлар ялтырап китәләр. Гомумән, бу сонетларны М. Хөсәеннең уңышы дип карарга була». («Социалистик Татарстан». 1971 ел. 28 март.)
Ләкин китерелгән өзекләрдә урын алган бәя, безнеңчә, бер яклы карашка гына нигезләнгән. Н Дәүли, мәсәлән, бары тик тематиканың әһәмиятле булуына таянып, «сокландыргыч муенса тезеп чыккан» дигән нәтиҗә ясаса, Г. Афзал «әдәби образлар ялтырап китү» фактыннан чыгып үз фикерен гомумиләштереп куя. Шуңа күрә дә бу урында М. Хөсәен сонетларына җентекләбрәк күз салу урынсыз булмас шикелле. Башта сүзне шагыйрьнең үзенә бирик. Шекспир сонетларының татарча басмасына язган соңгы сүздә М. Хөсәен мондый сорау куя: Нәрсә соң ул сонет7 һәм болаи дип җавап бирә: «Инглиз сонеты, классик итальян сонеты кебек үк, ундүрт юлдан тора. Ул итальян сонетыннан шуның белән аерыла ки, инглиз сонетында беренче дүрт юлдагы рифмалар икенче строфада кабатланмый, һәм ул дүрт юллы өчәр һәм ике юллы берәр строфага нигезләнә, ягьни соңгы ике юлда бар әйтелгәннең каймагы-нәтиҗәсе бирелә». (170 бит.)
Барыннан да элек, китерелгән өзеккә кечкенә булса да бер тәзәтмә кертәсе бар. «Инглиз сонеты» «итальян сонетыннан» аерыла дип гомумиләштерү дөрес түгел. Англиядә беренче сонет авторлары — Уайтт һәм Серрей нәкъ менә Петрарка кебек язалар. Апардаи соң да классик сонет формасы Англиядә гамәлдән чыкмый. Шуңа күрә дә бу очракта сүз гомумән «инггиэ сонеты» турында түгел, бары тик Шекспир сонетлары турында 1ына барырга мөмкин.
ШӘРӘФ ӘХМӘДУЛЛИН ф ШИГЪРИЯТ МӘЙДАНЫНДА СОНЕТЛАР
Ләкин безне кызыксындырган төп мәсьәлә—М. Хөсәеннең сонет турындагы аңлатмасы.
Игътибар итик, әлеге өзектә ул сонетның тышкы сыйфатларын гына бил. геләп үтә, атап әйткәндә,
юл санын, рифмаларны. Ә инде сонетның эчке формасы турында, ягьни эчтәлекнең бирелеше
турында ләм-мим юк. Әйтерсең лә сонетны сонет иткән нәрсә бары тик юллар саны да рифмалар
гына Кызганычка каршы, эчтәлек бирелешенә игътибарсызлык М. Хөсәеннең үз иҗат
практикасына да күчкән. Аның күп кенә сонетларында без сонет формасына хас эчтәлек
бирелешен күрмибез. •
Гөрелдәүгә тәүге трактор
Җилфердәде каен чуклары. Киерелде иркен сулап кыр, Хуш мәңгегә,
мужик сукмагы!
Моннан соң без, сонет эчтәлеге таләп иткәнчә, әлеге теманың икенче юнәлеште дәвам итүен
көтәбез. Әнә бит Шекспир ничек беренче катренда матурлыкны арттырырга чакыра да,
икенчесендә инде «әмма син — буш» дип теманы икенче якка борып җибәоә. Мәхмүт Хөсәен
сонетында андый борылыш юк. Ул беренче катрендагы эчтәлекне шул ук планда дәвам итә:
Кияүләрчә, кызыл күлмәктән
Комбайннар керде басуга.
Агылды җыр һәрбер төбәктән. Бишьеллыклар ишек ачуга.
(9 бит.)
Күрәсез, фикер һаман бер юнәлештә ага, эчтәлеккә бары тик яңа детальләр генә өстәлә
Өченче катренда да үзгәреш күренми. Нәтиҗәдә конфликтлылык хәлендә алынган теге я бу хисне,
күренешне, фактны чишү, хәл итү диалектикасын тәгъбир итәсе урынга. М Хөсәен сонетларының
эчтәлеге күп очракларда укучыга күптән таныш нәрсәләр турында иң риторик сүзләр белән
информация бирүг» кайтып кала.
Укыйбыз:
«Кузгал, уян, ачлар дөньясы!..»
Кабатлый Җир шары бу җырны.
Ул — хөрлекнең тәүге кояшы.
Ул җитәкли алга зур чорны. Ул
Потьеның йөрәк каныннан
Баррикадаларда кабынган. Егәр алып
Ирек таңыннан, Көрәш гимны булып
танылган...
(6 бит.)
Бу юллар алып килгән эчтәлек — ул сонет киеменә төренгән гади информация, башка һич
ни түгел. Дөрес, бик кыйммәтле информация. Ләкин информация. Эчтв- лекне болай тәгъбир
итү сонет канунына, димәк, шигърият канунына сыеша алмый.
«Җир мәрҗәннәрепндәге сонетлар арасында тагын шундыйлар очрый, алард» үз
мәгънәсен үзе сөйләп торучы шигъри чынбарлык юк. таркаулык, мәгънәсезлек дисәк инде, ул
ташып тора.
Хис тезгенен нык тот, җебемә:
Тәгәрәрсең упкын төбенә.
(72 бит.)
Бу — 65 сонетның соңгы юллары. Аларга карап фикер йөрткәндә, алдагы катреннарда чын
хисләр драмасы уйналган булырга тиеш. Әйтик, кемдер хис тезгенен нык тотмау, җебегәнлек
күрсәтү аркасында бәлагә тап булган, упкын төбенә тәтер»-
геи, яки. һич кимендә, хур була язган. Әлеге юллар алда нәкъ менә шундый контекст булуын
таләп итә- Ләкин катреннарда андый хисләр драмасы юк.
Тебе тирән гыйшык төненең. Гыйшык газаплары—чын яра, Асылташын
диңгез төбенең Сесеп егет ярга чыгара.
Бармы биредг тезгенсез хисләр, җебегәнлек? Юк. Укуны дәвам итәбез:
Сапферларның сафлык сибүе Сөендерә аның сөйгәнен.
«Чын булса,— ди кызый,—сөюе^ Учыма сал әнкәң йерәгенЕ.я
Бусында да андый драма сизелми. Киресенчә биредә егет белән кыз эрасында татулык, хисләр
гармониясе хөкем сөрә. Ниһаять, менә соңгы катрен:
Чынга аша кызның теләге. Юлда егет таеп егыла- Шул хәлдә дә ана
йөрәге: «Имгәнмәдеңме)*—ди улына.
Ләкин биредә дә тезгенсез хисләр юк, упкын төбенә тәгәрәп хур булу юк. Егетнең юлда таеп
егылуын упкын төбенә тәгәоәү дип булмый бит инде Кыскасы, биредә сонетны очлаучы юллар
кутэр'ви мәгънә йөге алдагы квтреннвр тарафыннан әзерләнмәгән, димәк, ул сәнгатьчә
дәлилләнмәгән. Шуңа күрә дә сонетның төп идея-эстстик яңгырашын тәшкил итәргә тиешле соңгы
фикер сурәтләү тукымасына бәйләнми. Нәтиҗәдә сонет таркала, сәнгатьче бөтенлек югала. Ни өчен
шулай килеп чыккан соң) Сәбәп шул: М. Хөсәен бу очракта таләпчән форма кысымын җиңә алмаган.
Беренче катренны гына алып карыйк. Барыннан да элек, аңарга фикер агышы өчен иң кирәкле нәрсә
— логика җитми Әйтик, соңгы ике юлның алдагыларына нинди бәйләнеше бар? һичнинди. Беренче
ике юл, кем әйтмешли, мәгърипкә караса, соңгылары мәшрикъне төбәлгән. Мондый чатаклыклар,
шөбһәсез, таләпчән форма кысымын җиңә алмау бәласе. Нәкъ менә шуның аркасында биредә үз мәгъ-
нәсен үзе сөйләп торасы шигъри чынбарлык урынына таркау, буш сонет кысасы гына киг.еп чыккан.
М, Хвсәен сонетларының формасына карата да гел-теш тидерерлек урыннар юк түгел. Югарыдэ
китерелгән беренче сонетның рифмаларына игътибар итик: дөньясы — кояшы, җырны — чорны —
болар бик күп тапталган ярлы рифмалар. Катреннарда урыны-урыны белән а — а — 6 — 6 схемасына
нигезләнгән парлы рифмалар куллануны да сонет кануннары хупламый. Чөнки болой рифмалаганда
бер бөтенне тәшкил иткән дүрт юллык урынсызга икегә бүленә Сонетларның сурәтләү тукымасын
алып караганда да, урыны-урыны белен чатаклыкларга очрарга туры килә.
Ип, телләре төрле булса да.
Бер дошманга каршы үзләре) Гомерләрен үлем буса да. Тормыш бөркеп
яна күзләре)
(15 бит.)
Табигый рәвештә сорау туа: үлгән кешеләрнең күзләре ничек итеп «тормыш бөркел яна* алсын
икән? Яки Мәхмүт Хөсәен мәхәббәт турында чын күңелдән җитди итеп сөйләп килә дә. аннары бу хис
китергән тыйгысызлыкны көтмәгәндә «төклетура* зшченлегенә охшатып куя- Яки ул болей ди
Мәхәббәт уп — әҗәл даруы. Тугыз баллы хисләр даоылы.
(с Казан утлары» 1971 ел. 9 сан 114 бит.)
«Төклетура», ггугыэ баллы хисләр» — болар сонет тукымасына шунда ук «см. малы лык
шәүләсе төшерәләр. Гүя шаярып кына, юри-мырый гына сөйләнә шикелле.
Сонет кануннарыннан читкә китү күренеше белән без шагыйрьнең сонетлар гөләбендә дә
очрашабыз Мәгълүм ки, сонет гөләбе 14 сонеттан тора һәм 15 иче сонет — магистраль белән
очлана. Соңгысы исә алдагы сонетларның кабатланып килгән юлларыннан төзелә.
Магистральнең вазифасы шул: алда тәгъбир ителгвм уй- тойгыларның сөземтәсе буларак, ул
барлык сонетлар күтәргән эчтәлекне кабат яктыртып җибәрергә һәм шушы нигездә бер мәргәбә
кабул ителгән хисләрне яңабаштан кичерү өчен укучыда этәреш тудырырга тиеш.
«Ильич — мәңгелек!» исемле сонетлар гөләбендә исә магистраль бу вазифаны үти алмый.
Чөнки ул үз урынында түгел. Биредә магистраль гөләбне тәмамламый, бәлки аны башлап
җибәрә. Бу очракта инде магистраль ундүрт сонетның сөземтке буласы урынга үзе гади бер
сонетка әйләнеп кала.
Хәлбуки, Мәхмүт Хөсәен — һәр яктан килгән чын сонетлар иҗат итү бурычын хәл итәрлек
шагыйрь. Форма ягыннан — пөхтә, эчтәлеге белән укучыга гыйбрәтле сабак бирерлек сонетлар
аның иҗатында бүгенге көндә дә юк түгел. Мәхмүт Хесәеи сонетның соңгы ике юлын эшкәртүгә
аерата зур көч сала. Шуңа күрә дә алар — бер үк вакытта шома да, отышлы да, гыйбрәтле дә.
Ихтыярсыз — гөлне кел итә.
Ихтыярлы — көлне гел итә.
(36 бит.)
Алар арасында, патриотизм хисе тәрбияләү чарасы буларак, мәктәп залында урын
алырлыклары бар:
Җиңә белсәң. Ватан әйткәндә,
Әйләнерсең җырга, һәйкәлгә.
(12 бит.)
Колхоз клубына лаек булганнары бар:
Хәләл хезмәт — җирдә алла ул;
Уттан кояш сыгып ала ул!
(42 бит.)
Ирте-кичен ата-аналар кабатларлыклары бар:
Туган телне кису-телгәләу, Я белергә аны
теләмәу — Наданлык ул, балам,
түбәнлек,— Гарьлегеңнән шартлап
үләрлек!
Яхшылап бел, балам, рус телен,
Сандугачтай сайрат уз телең!
(101 бит.)
Әйе, болар киң җәмәгатьчелек трибунасыннан үзләренә урын сорыйлар.
Бүгенге көндә татар совет поэзиясе, үзенең сурәтләү чараларын камилләштерә баруы беләч
беррәттән, яңа формалар үзләштерүне дә эзлекле рәвештә дәвам итә. Шигъриятебез
мәйданында сонетларның барлыкка килүе — моңа ачык дәлил. Дөрес, сонет формасын
үзләштерү юлындз ирешелгән беренче уңышлар әлег» җитди кимчелекләр белән
чиратлашалар. Ләкин өмет зур — алдагы елларда сонет формасы бик күп талантларны үзенә
каратыр һәм кайнар илһам, зирәк акыл сәнгатьчә камил булган яңа сонетларга гомер бирер.