Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪМҮРӘ ШӘРӘФЕТДИНОВА


(1924—1972)
Бу кайгылы хәбәр аның бәйрәм тәбрикләре белән бергә
килде. Фаҗигале үлем хезмәттәшебезнең, якын дустыбызның
яныбызга кайтыр юлын әзгән иде. Безнең күз алдыбызда уп үзе
түгел, аның ягымлы йозе, елмаеп сеиләшүе генә торып калды.
Без әле һаман аны редакциябезнең язу машинасы янында зшләп
утыргандай хис итәбез. Озак еллар бергә эшләгән кешенең якты
образын күңелләрдән тиз генә чыгарып булмый шул.
Татарстанның Балтач районында туып үскән Мәгъмүрә 1$
яшеннән эшли башлый. Башта Балтач МТСында машинистка,
шул ук районның комсомол комитетында учет бүлеге меднро,
Нормабашта санитарка... Кайда гына булса да. хезмәттәшләре
аны тырыш, гадел, кешелекле булырга ейрәтәләр. Бу матур
сыйфатлар Мәгъмүрәгә Татарстан китап нәшриятында машинистка булып эшләгәндә дә. 196$ елда
«Казан утлары» журналына машинистка булып күчерелгәч тә коллектиака тиз ия ләшергә, чын
дуслар табарга ярдәм итә.
Мәгъмүрә әдәбиятны ярата, аңлый, үзе күчереп баскан әсәрләрдәге геройлар белән рухланып
яши, үз эшен чын күңелдән яратып, бирелеп эшли иде. Ул бик күпләргә үрнәк итеп күрсәтерлек
тормыш иптәше дә. берсеннән-берсе әйбәт оч бала үстергән бәхетле ана да булды.
Бик яхшы эшләгәне очен Мәгъмүрә Шарафетдинова 'Казан утларынның $0 еллык юбилее уңае
белән Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнгән
иде.
Бу югалту «Казан утлары» коллективы очен бик авыр фажнга булды.
Арабыздан вакытсыз киткән хезмәттәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә бнк озак
сакланыр.