Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭПИЗОДИК РОЛЬЛӘР АША


ктер югары тойгыларның мәгънәсен аңлатып бирүче дә, тамашачыны җитәкләүче дә, аны тәрбияләүче дә булырга тиеш, дигән Станиславский. Чөнки, театр сәнгате, коллектив сәнгать буларак, спектакль тудыруда катнашкан драматург, режиссер, композитор, художник һәм башка барлык компонентларның иҗат җимешләрен туплап, актерга бирә. Актер сәхнәгә чыккач, тамашачы алдында башка компонентлар югала, йотыла. Сәхнәдә актер гына басып кала һәм ул гына тамашачы белән турыдан-туры бәйләнешкә керә, сәнгать “аралары белән идея йогынтысы ясый. Шуңа күрә ар-күренмәсөлор, икенчесендә күренәләр. Алар өчен мәйдан да, мөмкинлек тә киң. Ә эпизодик рольдә уйнаучы, бөтен спектакльдә бер генә яки бер-ике генә тапкыр кереп чыгучы артист, кергән вакытында күренмәсө, бөтенләйгә күзгә чалынмый ук кала. Чөнки баш герой төп вакыйга артыннан күзәтеп утырган тамашачы аның кереп- кермәво турында уйлап та карамый. Шуңа күрә мондый рольләрне авторлар да берәгәйле итеп язарга тырышалар. Артистлар да чарлап, шомартып, җиренә җиткереп уйнау өчен көчләрен кызганмыйлар. Эпизодик рольләрдә үскән, һәр рольне бөтен нечкәлекләре белән, зурайтып уйнарга гадәтләнгән чын артист, зур, үтәли рольләр уйнарга керешкәндә дә шул гадәте буенча эш итә. Шуңа аның зур рольләре до кечкенә рольләре шикелле үк калку, күренекле, бөтен тирәнлеге белән ахырына- ча ачылган, коелып куелган скульптур образлар булалар да чыгалар. Юкка гына, эпизодик рольләр — артистларның осталыгын чарлау мәктәбе, димәгәннәр.
Артист Әнвәр Гобөйдуллин да сәхнәдәге зур иҗат юлын әнә шулайрак башлап киткән иде. Аның Татар дәүләт академия театры сәхнәсендәге иҗат юлы югарыда әйтелгәннәрнең җанлы шаһите булып тора
Беренче адымнар
Әнвәр Гобөйдуллин Бөек Ватан сугышыннан соң сәхнәгә килгән артистларның берсе. Татар дәүләт академия театры 1948 елны Ш. Камалның •■Козгыннар оясында» Диген драмасын яңадан сәхнәгә күгәрә. (Ширияздан Сарымсаков постановкасы ) Әнвәрне Таҗи мулла ролен башкаручы Зәйни ага Солтановка дублер итеп куялар. Аңа малай башы белән Зәйни Солтанов кебек атаклы артист белән алмаш-тилмәш репетиция ясарга, Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Ураэмков, Камал III, Габдулла Шамуков Нәҗип Гайнуллин кебек сәхнә осталары белән партнерлашырга туры килә. Аның театрда үз урталыгы, үз кешеләре, сугышырга өйрәнгән явы булмый әле уя вакытларда Ул үзен чит кеше чанасына эләккән, менә-менә төшеп калырга тиеш булган юлаучы хәлендә сизә. Бигрәк тә репетиция вакытларында Хәлил Әбҗәлилсо аның күзләренә карап, тәңкәсенә тиеп бетә. Шахтерларны үгетләргә, вәгазьләргә килгән картинада Әнвәр үзен аеруча кыен хис итә. Ул үгетләргә дип авыз ачкан саөн, Насрый-Уразиков, Хәлил Әбҗәлилов аны көлкегә күтәрәләр Әнвәр каушап
161
3J
тистның эше гаять катлаулы һәм җаваплы, күп көч, иҗтиһат, кыска тезген таләп итә торган хезмәт. Эпизодик рольләрдә уйнаучы артистлар өчен ул тагын да катлау
лырак, тагын да читенрәк. Зур, үтәли рольләр уйнаган артистлар бер күренештә
югалып кала. Ә Әбҗәлилов аны сәхиадм типкеләп үк озата. Бу хәлне Әнвәр Таҗи мулла адресына эшләнгән эш итеп түгел, үз имсенә ясалган һөҗүм, кимсетү итеп кабул ит». Әле ул чакта Әнвәр Әбҗәлилов белән Урази- ковның аңлы рәвештә үзенә ярдәмгә килул». рен аңламый. Алар үзләре дә аңлатып тормыйлар. Садри ролен уйнаучы Габдулла Ша- муков кына:
— Сиңа бу юлы читен булгандыр кәбом! Син аны аңлы рәвештә уйный да алмаган- сыңдыр, канатым! Шулай да алар синим ярыйсы гына мулла китереп чыгардылар бит, майгынам! — дип елмая.
Шул ук елны Н. Исәнбәтнең ун еллар буена сәхнәдән төшми килгән «Хуҗа Насретдин» спектаклендә яшь артистка Касыйм ролен бирәләр. Казый аларга урамда үлгән эт үл»к- сәсен алып ташларга кушкан була. Алар ар- шинның йөзе белән дә, яны белән дә үлчәп карап, мәсьәләне чишә алмагач, яңадан Казыйга киләләр. Хуҗа Насретдин шунда: мв- хөллә Казый карамагында булгач, этне дә Казый үзе алып ташларга тиеш дигән хөкем чыгара. Таҗи мулланы уйнаганда Әбҗәлилов- ның көлүеннән җәфа чиккән, аңа үпкәләп йөргән Әнвәр Касыймны уйнаганда Әбҗәли- ловны бөтенләй икенче яктан тоя. Бу юлы да Әбҗәлилов аңардан күзен алмый. Ләкин аның яклаучысы, кушчысы булып карый. Хәрәкәтләре белән аңа уйнарга булыша, уенын күтәрә. Әнвәрнең йөрәген ниндидер рәхәтлек, уеныннан канәгатьлек, партнерына тирән рәхмәт тойгысы биләп ала.
1949 елны инде Әнвәр малайлар роле уйнап башлый. Аңардан башта «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендә самоварчы малай Хәйретдин ролен уйнаталар, Аңа Зәйни Солтанов, Гөлсем Болгарская кебек сәхнә хуҗаларына партнер булып уйнарга туры килә. Зур, олы артистларның уеннарына сокланып туя алмаган Әнввр Зәйни Солтановның Хаҗи әфәндене ничек уйнавын йотлыгып күзәтә. «Менә миңа да Таҗи мулланы шулайрак уйнарга кирәк булган икән бит! Ул да хуҗалар тирәсендо койрык болгап, яланып яшәүче бер шәхес булган лабаса!» — дигән уйга килә. Зейии ага да, Гөлсем ханым Болгарская да үз уеннары белән аңа Хәйретдинне җанлырак, кызыйлырак итеп уйнарга булышалар. Болгарская Хәйретдингә Галимә абыстайның аны кытыкларга, интим эшкә тартырга теләгәнен сиздерә. Хәйретдин-Әнвәр бу хәлдән уңайсызлана һәм самовар күтәреп керткәндә чүт кенә абынып егылмый, Зәйни ага Солтанов аның өстенә кычкырып салгач, ул үзен җинаять өстендә тотылган кебек хис итә. Аңа Хаҗи әфәнде Галимә абыстайның бозык уйларын сизгәндер һәм шуңа үз өстенә кычкыргандыр кебек тоела. Аны курку баса һәм ролен дә шундый каршылыклы тойгылардан чыгып башкара. Малай чын мәгънәсе белен тере кешегә әверелә.
1951 елны инде Хаҗи әфәндене Хөсәен Уразиков уйный. Әнвәргә бу юлы Шакир роле эләгә. Менә шул «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле барганда Хөсәен ага Әнвәрне тагын бер мөһим сәхнә законына өйрәтә. Сәхнәдә никах мәҗлесе бар». Мөгаллим ролен уйнаучы артист Габдулла Фәтхуллин хөтбә укыганда «вәләззалин* диясе урында ялгышып «вәләлвәзилин» дип җибәрә. Бу көтелмәгән хәлдән барлык артистлар «ычкыналар». Аларның көлүләре гаять табигый һәм урынлы булганга, аларга игътибар итүче булмый. Ләкин түр башында халыкка каршы чекерәеп утыручы мәһабәт Хаҗи-Уразиков башкаларга кушылып көлми генә түгел, күзеннән яшь бәреп чыкса да түзә, үзен буып килгән көлү, хахылдау тойгысын авызлыклый һәм спектакльнең идея-эчтәлегенә зыян китерә торган хәрәкәт ясалмый кала. Андый кызыклы очракларда «ычкынырга» яраткан, яшь һәм тәҗрибәсез Әнвәргә бу мере»
Артист Әнвәр Г обейдул ли н «Хута Насретдин» спектаклендә — Ахун (сулда).
иҗат эшенә ничек җитди карарга, аны ничек хврмәтләргә әйрәнү мәктәбе була. Шуннан соң Әнвәр сәхнәдә «ычкыну» гадәтен бәтеиләйгә ташлый.
Театр шул елны А. Әхмәтнең Шегердә нефть эзләүче геологлар тормышыннан язылган «Серләр» дигән драмасын сәхнәләштерә. Әнвәргә бу спектакльдә башта балыкчы малай ролен генә бирәләр. Ул аны уйный. Ләкин әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Габдулла Юсупов Әнвәрнең Фвйзрахман ролен башкаручы Габдулла Ша- муковка һәр вакыт сокланып карап торуын күрә һәм аны Шамукоека дублер итеп билгели. Әнвәр шунда беренче мәртәбә зур, үтәли роль ала Фәиэрахман карт — колхозчы, семья башлыгы, тормыш, яшәү тәҗрибәсе туплаган, мәзәкчән, каты куллы, үз карашында нык торучы, ләкин карашы дерес булып чыкмаса, дөрес якка кушылып, аны тормышка ашыручыларга бетен кече белән булышучы кеше. Ул башта Шегердә нефть табыласына да ышанмый. Соңыннан улы институт бетереп кайтып, юк нәрсәне җиң сызганып эзли башлагач, ышана һәм үзе дә шул эшкә җигелеп каравылчы булып китә. Фәйзрахманның хатыны булып Гелсем ханым Камская, улы Газиз булып Фоат Халитов уйный. Бу хәл яшь артистны бик уңайсыз хәлгә калдыра. Ул алар янында яшь булып күренүдән курка. Ләкин аны бу бәладән тагын парт> иерлары йолып алалар.
— Гелсем апа Камская безнең елкен артисткаларыбыз арасында борлык актерларга бертигез караган, һавалану, масаюны белмәгән, спектакльнең уңышы ечен барысын да эшлеген оста иде. Фәйзрахманны уйнаганда, мин аңа бала гына булсам да. кимсетеп карамады. Киресенчә, чын-чыннан ире итеп, олылап, яратып мегамәлә итте. Миндә бу образны иҗат итәргә зур ышаныч тудырды. Шуның аркасында мин дә аңа тартынмыйча, образымның хатыны итеп карый алдым һәм ышанып уйнадым,— ди Әнвәр.
Фоат Халитов та аңа малай-шалай итеп түгел, атасы итеп карый һәм аның ечен генә уйный. Әнвәргә алар белән уйнавы җиңел дә, рәхәт тә, ләззәтле дә булып
тоела. Фәйзрахман Әнвәрнең үз материалына капма-каршы килә торган бөтенлй яңа образ, яңа характер булып чыга, яшь артист өчен яңа дөнья, яңа йөрәк тибеш» ача. Әнвәр Габдулла Юсуповның бу рольне үзенә ни өчен биргәнен дә, аңа нинди яңа ачкыч тоттыруым да аңлый. Бу — Әнвәрнең сәхнәдә атлаган икенче җитди адымы да, театрның аны үстерүгә юнәлдерелгән дөрес тәрбия алымы, кайгыртуы да бул».
Әле үз чанаңа утыргач та
1950—55 еллар Әнвәр Гобәйдуллин иҗаты өчен бер-берсенә капма-каршы хера», тердагы зур җитди драматик һәм шактый кызыклы бәләкәй комик рольләр уйнау белән характерлана. Бу еллар арасында иҗат шатлыклары да, иҗат газаплары да кичерә Әнвәр.
1950 елны режиссер Ширияздан Сарымсаков Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» трилогиясенең беренче әсәре «Шомлы көннәр» драмасын сәхнәгә куя. 1рилогиянеч төп герое Биктимер картны Хәлил Әбҗәлилов, аның хатыны Гөлнисаны Гөлсем ханым Камская, Биктимернең уртанчы улы Мирхәйдәрне Әнвәр Гобәйдуллин уйный, Энвер олы артистлар белән яңадан очраша. Әле үткән ел гына «Серләр» спектакленд» Әнвәрнең хатыны булып уйнаган Камская, бу спектакльдә аның анасына, «Хуҗа Насретдин -да гадел хөкем иясе Хуҗаны уйнаган Әбҗәлилов хәзер аның атасын» әверелә. Алар Әнвәргә чыннан да балалары итеп яратып мөгамәлә итәләр. Мирхәйдәрне җиргә ябышкач, киләчәген җирдән көтүче крестьян, басынкы табигатьле юаш кеше итеп уйный. Әнвәр ә бу рольдә тагын бер сәхнә остасы белән очрашырга туры килә. Бу Мирхәйдәрнең хатыны Зәмзәмбану ролен уйнаучы Галия ханым Нигъ- мәтуллина була. Галия ханым Зәмзәмбануны шундый бер чаялык, шундый бер җил. кенү, мавыгу белән уймый ки, ул ваяыт-вакыт Мирхәйдәрнең басынкы характерын да чыгырыннан чыгарып уйнаклатып җибәргәли һәм аны: «Тиле дигән саен, тигвивк буе сикермә әле син!» — дип, үзенә кычкырырга мәҗбүр итә.
Шул ук елны Әнвәр М. Кәримнең «Ялгыз каен» драмасында колхоз председателе Мирзахан Шәүкәтоа ролен уйнаган һәм спектакльне куйган Хөсәен Уразикоа белән сәхнәдә кабат очраша. Уразиков аны чакырып ала да: «Энем, менә сиңа кызыклы һәм үз материалыңа капма-каршы характердагы роль. Ал да әзерлән!» — дип, Шәвәли карт ролен тапшыра. Шәвәли — председатель Шәүкәтовның баҗасы. 15 еллар буена колхоз канцеляриясе тирәсендә председатель йомышларын гына йомышлап, халык арасында сөйләнгән сүзләрне, гайбәтләрне председательгә җиткереп торучы, әләкче, ялагай кеше була. Әнвәр бу рольдә ялагайның ялагайлыгын гына түгел, аның азау теш ярган вакытын да гәүдәләндерергә өйрәнә. Хөсәен Уразиков исә аңа бу рольне нәкъ менә шушы сыйфатларны уйнарга өйрәтү өчен бирә дә.
1952 елны Ширияздан Сарымсаков М. Әблиевнен «Шәмсекамәр» драмасын яңадан сәхнәгә мендерә. Әнвәргә бу спектакльдә янә дә үткән заманга кайтырга, ян» бер мәртәбә мулла ролен уйнарга туры килә. Ләкин бу мулла ыргытылган сөякне көтеп ятучы, шул сөяк өчен хуҗасының мөлкәтен саклаучы Таҗи мулла кебек кен» булмый. Үз авылын кулында тотып торучы властьлы мулла була. Ул, Юныс картларның үтенүе буенча, хәйләи шәрыгь ясап, ире тарафыннан өч талак ителеп аерылган һәм шуның аркасында башка берәр иргә барып кайтмыйча элекке ире белаи тору бәхетеннән мәхрүм ителгән Шәмсекамәрне сукыр Суфига никахлый. Соңыннан Суфи, вәгъдәсен бозып, Шәмсекамәрне аермагач, аны ачуланырга да, үгетләргә Д» бармый. Эш драма белән очлана. Әнвәр бу рольне артист буларак яратып, кеше буларак нәфрәтләнеп уйный һәм тамашачы нәфрәтен дә яулап ала. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, бу роль дә Әнвәргә Хөсәен Уразиков ярдәме белән эләгә. Хөсәен Уразиков башта мулланы үзе уйный. Аннан Әнвәргә рольне тоттыра да: «Әзерлән, уйнарсың. Бу синең үсүең өчен бик кирәк!» — ди һәм аны армый-талмый роль уйнарга әзерли.
1952 елда Ш. Хөсәеновның «Профессор кияве» комедиясен сәхнәгә куючы Габдулла Юсупов Әнвәргә Сәлим ролен тоттыра. Сәлим — рифмалар чүпләп, шигырь
сыман нәрсәләр укмаштырып йөрүче авыл малае Ул үзен зур шагыйрьгә санап, кешеләргә югартын карый, тәкәббер мөгамәлә итә. Хәтта авылдан шәһәргә терлекчеләр киңәшмәсенә килгән сөйгән кызын да кабул итми. Соңыннан кыз алдынгылар сафына басып орден белән бүләкләнгәч, үзе аңа ялынып бара Тик бу юлы кыз аның үзен кире кага. Моңа чаклы гел картларны, өлкәннәрне генә диярлек уйнап килгән Әнвәр беренче мәртәбә сәхнәдә яшь егет образына юлыга. Әнвәр ▼ Сәлимнең тәкәбберлеген наданлыктан, культурасызлыктан килә дип трактовать итә, авызы пешкәч кенә өреп эчә торган кеше итеп уйный.
1954 елны Т Гыйззәтнең «Мактаулы заман»ын сәхнәгә куйганда режиссер Равил Тумашев та Әнвәрнең комик рольләрне калку итеп чарлап уйный башлавыннан файдалана. Аңа Ярулла карт ролен бирә. Әнвәр бу рольне әзерләгәндә Мәрьям ханым Сульва кебек зур сәхнә остасының бөтен тамашачыларны сихерләп авызына каратып тора торган якты таланты белән очраша. Аңа Ярулла карт ролен уйнау бер бәйрәмгә әверелә. Ләкин 1955 елга чыккач, Әнвәр артист җанын әрнетә торган авыр сәгатьләрне тагын бер кабат йөрәгеннән кичерә Артист Касыйм Шамил белән Равил Тумашевлар К. Шамилнең «Мәлихә куаклыгы» легендасы нигезендә язылган «Аҗаган» драмасын сәхнәгә куялар. Әнвәргә бу драмада читекче Әхмәт карт ролен уйнарга туры килә. Әхмәт бердәнбер кызы Мәлихәне (Шәхсәнәм Әсфәндиярова) үзен рәхимсез эксплуатация белән интектергән хужа малаена бирергә теләми. Ә хужа малае Әхмәт пычагы белән бер карчыкчы чәнчеп үтерә дә, Әхмәтне кеше үтерүче ясатып, төрмәгә яптыра. Сүз дә юк, чын драматик роль. Премьерадан соң аңа «яхшы уйнадың» дигән бәя дә бирелә Ләкин Әнвәр үзе генә образының нәрсәсендер табып бетерә алмадым, Мәлихә ролен уйнаучы Шәхсәнәм Әсфәндия- ровага җәелеп уйнарга комачауладым гына дип әрни. Аңа автор да, режиссер да бер сүз дә әйтмиләр. Җитмәсә, матбугатта да спектакль турында бер сүз дә язылмый. Бу нәрсә Әнвәрнең кичерешләрен тагын да тирәнәйтә.
Эзләгән табор, ташка кадак кагар
Әнвәр Гобәйдуллинның сәхнәдәге икенче бишьеллыгы К. Тинчуринның «Казан сәлгссе» комедиясендә Ибраһим дигән бер авыл томанасын уйнаудан башлана. Бу хәл 1956 елда була. (Режиссер Равил Тумашев ) Эзәрләүчеләрдән мәчеткә кереп качарга мәҗбүр булгзн һәм фанатиклар тарефыннан бикләнеп алынган егет беләч кызга Ибраһим белән бер крестьянны сакка куялар. Авыл егетләре, сакчыларның берсе ашарга киткәч, ә Ибраһим йокымсырап торган арада, егет белән кызның киемнәрен бүрәнәләргә киендереп, үзләрен чыгарып качыралар. Ибраһим исә: «Мин беркая да китмәдем. Алар минем күз алдымд.ч бүрәнәгә әверелделәр!» — дип, фанатикларны ышандыра Әнвәр бу ролен мие дин сөреме белән томаланган, шул ук оакытта авылча хәйләкәр бер абзый итеп уйный.
1957 елны Татар дәүләт академия театры Мәскәүгэ татар сәнгате һәм әдәбияты декадасына барырга әзерләнә башлый. Бу мәшәкатьнең шактый өлеше Әнвәр җилкәсенә дә төшә Ул М. Әмирнең Габдулла Юсупов тарафыннан сәхнәгә куелган «Миңлекамал» драмасында Миңлекамалның якын киңәшчесе, туры сүзле, уен-көлке белми торган Әхмәдулла карт ролен; Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасында (режиссер Празат Исәнбәт) Бельгия антифашистлары вәкиле, Муса Җәлилнең «Моабит дофтәрепн безгә китереп җиткерүче Энгельмаи ролен башкара Бу рольләр аны Бөек Ватан сугышы чорларына кире кайтаралар «Миңлекамалпда Әнвәр совет халкының фронтны тәэмин итү, җиңүне якынайту өчен тылда үз-үэләрен аямый эшләүләрен, авырлыкка, мәхрүмлеккә чыдауларын бөтен тирәнлеге белән чагылдырса, «Муса Җәлил» дә дөньякүләм масштабка чыга. Әнвәр Муса Җәлил ролен уйнаучы Фоат Халитов белән бу спектакльдә аеруча якыная. Алар икесе бер кешегә әверелгән кебек эш итәләр. Бер-берләрен сүз әйтүдән генә түгел, каш селкетеп куюдан ук тоялар.
Режиссер Ширияздан Сарымсаков декадага алып бару эчен Т Гыйззәтнең «Шомлы кәннор» драмасын яңадан сәхнәгә чыгара. Бу юлы Әнвәргә инде Биктимер
3 Ә И Н И ШАҺИМОР АТОВ ф ЭПИЗОДИК РОЛЬЛӘР АША
картның кияве Хөрмәтулла ролен тоттыралар. Хөрмәтулла — драмада бердәнбер комик роль. Урта хәлле крестьян. Патшага да «За царя, за собака, душа ни жалка* дип кенә хезмәт итә. Уйлап та тормыйча, утка да, суга да сикерә торган кеше. Бабалары белән дә, Мирвәли белән дә югартынрак сөйләшә, адым саен үзенең өстенлеген, хәллерәк кеше икәнен сиздерергә, мактанырга ярата. Образ автор тарафыннан да җиречә җиткерелеп язылган. Режиссер да аның кайбер якларын күпертеп күрсәтергә булыша. Нәтиҗәдә Хөрмәтулла үзенчәлекле чын кеше булып чыга. Ул Әнвәргә үз характерында булмаган сыйфатларны ачарга ярдәм ита.
Иран язучысы М. Ибраһимның «Көн туар* романы буенча Хөсәен Уразиков тарафыннан язылган һәм сәхнәгә куелган «Тау чәчәге» спектаклендә Әнвәр кызлар белән сату итүче Әрбабны уйный. Ул Әрбаб образында бер генә кешелек сыйфаты да тапмый. Аңардан бары тик нәфрәтләнә генә, һәм үзенең шул ачы нәфрәтен тамашачыларга җиткерү өчен бөтен көчен, сәләтен куя. һәм, чыннан да, аның уены спектакльдәге драматизмның көчәюенә, изүчеләргә карата юнәлдерелгән нәфрәтнең тагын да үткенәюенә китерә.
1958 елда Әнвәргә әч яңа роль эләгә. Аңа бу юлы «Хуҗа Насретдин» спектаклендә Казыйның үзен уйнаталар. Әнвәр Таҗи мулланы уйнагандагы кебек Әбҗо- лиловтан өркеп, югалып калмый инде. Чын-чыннан Казый образына керә һәм хуҗаның Казыйга взятка бирү сценасын тагын да көлкелерәк итә. Хуҗа-Әбҗәлилов белән Казый-Әнвәр арасында чын иҗади дуслык, иҗади партнерлык пәйда була. Казыйдан соң Әнвәр М. Әмирнең «Гөлшаян» комедиясендә Гыймай бабай ролен уйный, «Зәңгәр шәл» спектаклендә чуваш халык вәкиле Пәтрәй образын иҗат итә.
1958—59 елгы сезонда Ширияздан Сарымсаков Р. Ишморатның «Серле моң» дигән комедиясен сәхнәгә чыгара. Бу спектакльдә Әнвәргә колхоз председателе Хәсән ролен тапшыралар. Әнвәргә Хәсән образы бик ошый. Ул аны аек акыллы, үтә эшлекле, үз дигәнен итми калмый торган, ләкин корырак характерлы кеше итеп уйный. Бу спектакльдә Әнвәргә Гали Надрюков, Вәкил Закиров. Шәхсәнәм Әсфәндия- рова, Вера Минкиналарга партнер булырга туры килә. Ул аларның нинди ут белен сулауларын, нинди азыкны ниндирәк соус белән йоттыруларын ачык күрә һәм үзе дә алардан калышмый.
Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач
Әнвәрнең 1960—65 елларда үткән өченче бишьеллыгы, элек уйлап килгән рольләрен санамаганда, тоташы белән диярлек эпизодик рольләр башкарып үтә, Ул бу елларда М Кәримнең «Җырланмаган җыриында яшьли сөйгән ярыннан аерылган Һәм гомер буе шул кызны йөрәгендә яшәү символы итеп асраган картны; Г. Камалның «Банкрот» сатирасында Сираҗетдиннең талануын хәбәр итүче Гарәфине; А. Остров- скийның «Котырган акчалар»ында Савва Васильковның камердинеры Василийны; Н Исәнбәтнең «Гөлҗамал» драмасында афишалар ерткалап йөрүче карагруһ сәүдәгәрләр вәкиле Габделвәлине; М. Горькийның «Дошманнарвында генерал денщигы Коньны; Т. Гыйззәтнең «Чаткыларвында атасыннан калган малын эчел бетереп, хатынының күг.мәк-сәлмәкләрен, шәнчекләрен сатарга калган, Сабир байга ялланып, Гобәй старостаның өенә ут төрткән Мочтакны; X. Вахитның «Карлыгач канат кага» комедиясендә эчү аркасында машинадан төшерелеп, үгезгә утыртылган шофер Гыйлаҗны; Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләрпендә саф җанлы Исаак картны; Н. Исәнбәтнең «һиҗрәтендә качаклар белән Себергә шылып та, ярты юлдан мулланың икенче хатынын эләктереп кире кайткан ялчы Хөләйне; Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә адәм баласыинда балаларыннан алимент алып ятучы Сәмигулла картны уйный. Бу образлар барысы да Әнвәр иҗатына аерым бизәкләр өстиләр. «Карлыгач канат кага»да шофер Гыйлаҗ ролен уйнаганда Әнвәр сәхнәдә беренче мәртәбә Фатыйма ханым Ильская белән очраша һәм бу олы талант иясенең сәләт көчен, иҗади куәте* беренче мәртәбә тоя. Фатыйма Ильская Әнвәрне бер генә минутка да тезгеннән ычкындырмый. Өзлексез киеренке бер халәттә тота. Үзе ролен бик калкуландыр»1".
•Тирен тамырларкда — Шәңгәрәй (сулдан беренче)
•чын буяуларга бизәп, чигешләп уйный һәм партнерына да уенын үстерергә бетен тирәнлегенә кадәр аңларга, ишәргә юл ача. Шофер Гыйлаҗны хатынын җиңә алмаган эчен эчкегә салышкан дип, хатынын гаепләү позициясендә торган Әнвәр. Фатыйма ханымның Кәүсәрия бу эшләрне ирен кимсетү, авызлыклау эчен түгел, аңа кешечә яшәү шартлары тудыру эчен эшли итеп уйнавын күргәч, җиңелә. Эчиэгә сабышуына ханынын түгел, Гыйлаҗның үзен гаепли башлый.
1965 елны Габдулла Юсупов М. Әмирнең «Тормыш җыры» драмасын яңадан сәхнәгә күгәрә. Бу спектакльдә Әнвәргә колхоз председателе Закир ролен бирәләр. Закир сугышның иң авыр елларында колхозны җитәкләүче, сугыш тудырган авырлыкларның барысын да үз җилкәсендә күтәреп чыккан шәхесләрнең берсе. Ул сугыштан яраланып кайткан да җитәкчелекне үз кулына алган. Заманның авырлыкларын да, бурычларның зурлыгын, җитдилеген дв, кешеләрнең хәлләрен дә аңлый
торган кеше Закир явым буласын белгәч, хәбәр итәргә тән уртасында басуга чаба. Ләкин арып-талып йоклап ятучыларны кургәч, ул заманның кайбер дуамал пред, седатегьләре кебек: «Торыгыз тизрәк, лодырьлар!»— дип кычкырмый. «Кайчан яттылар?» — дип кенә сорый. Фатыйманың кайгылы хәбәр алуын белгәч: «Беләм, белам, бөтен авырлыгын беләм. Ләкин нишлисең? Бөтен ил белән килгән бәла бит бу!»—дип юата. Әнвәр бу рольне уйнаганда «Аҗаган»дагы гарьләнүле кичерешләр, дән, «Серле моңидагы рәсми мөнәсәбәтләрдән, «Тау чәчәгевндәге ерткычларча мә- гамәләдән соң, Фатыйма ролен уйнаучы Шәхсәнәм Әссрәндиярова белән чын иҗатчыларча очраша.
Бөек даталар
Әнвәрнең 1966—70 еллардагы дүртенче иҗади бишьеллыгы Бөек Октябрь социалистик революциясенең илле еллыгына, В И. Ленинның йөз еллыгына, Татарстанның илле еллык юбилеена әзерлек елларында туры килә. Бу елларда Татар дәүләт академия театры Әнвәр Гобәйдуллин катнашы белән X. Вахитның «Соңгы хат», «Илһамия», Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу», «Әбугалиси- на» дигән әсәрләрен, А. Расих белән Ш. Сарымсаковның «Ике буйдагын». Т. Миңнул- линның «Миләүшәнең туган көне»н, Т. Гыйззәтнең «Кыю кызләриын, К. Тинчуринның «Американнын, X. Сәлимҗановның Галимҗан Ибраһимов романы буенча эшләнгән «Тирән тамырларлын, Н. Погодинның «Баһадирларлын, Н. Асанбаевның «Канат җәй'әндә»- сен сәхнәгә чыгара.
1966 елда «Хуҗа Насретдин» сәхнәгә яңадан мендерелгәндә, татарның беренче атаклы Хуҗа Насретдины Хәлил Әбҗәлилов дөнья куйган, аның ролен Габдулла Шамуков белән Фоат Халитовлар алмаш-тилмәш уйный башлаган чак була, бу юлы Әнвәргә Ахун хәзрәт ролен бирәләр. Ун елдан артык әле беренче Касыйм, әле Казый булып уйнал килгән Әнвәргә Ахунны уйнау авыр булмый, әлбәттә. Ләкин гомер буе Колый Тарханны уйнаучы Хөсәен Уразиковның репликаларына тиешенчә реагировать ител бетеоү дә ансат булмый. Аңа бу эштә дә Хөсәен Ура- зиков үзе ярдәмгә килә. Бер вакыт алар балак чыгарып, хуҗага яучы булып киләләр Хуҗа баба шулпасы әзерләргә кереп киткән арада, стенада эленеп торган бика- сәпкә күзе төшкән Тархан аны барып капшап карый. Шул чак бикасәп астында яшеренеп торган Хаммад шәкерт аның башына сугып җибәрә. Тархан башта башын тотып читкә ыргыла. Аннан әйләнеп Ахунга карый һәм, үзенә Ахун сукты дип уйлап, җиңнәрен сызгана башлый. Ул да булмый, колачын җәел артка каерылып ала да томырылып Ахунга ташлана. Аңа чаклы Тарханның бу хәрәкәтләрен ничек кабул итәргә белми аптырап торган Ахун Тархан белән чынлап сугышырга ябыша. Хөсәен Уразиков шушы хәрәкәте белән Әнвәр эчендә бикләнеп яткан яшерен көчне тартып чыгара. Җиһангир янына вәли вәкил булып барып, өч сорау алып кайткан һәм аларга каян җавап табарга белми Тарханга киңәшкә килгән Ахунны тыңлагач, Хөсвен ага аны ымлап үз янына якынрак китерә дә кулы белән тамак астын ышкып күрсәтә. Ләкин ул аны шундый итеп ышкый, Әнвәр үзен гүр суыгы алган, менә-менә башы киселеп төшә кебек хис итә, туңып, калтырап китә һәм Ахун эләккән капкынның бүре капкыны гына түгеллеген тамашачыга бик аңлаешлы итеп җиткерә.
Шуннан соң Әнвәр Марсель Сәлимҗансв тарафыннан сәхнәгә куелган «Соңгы хат» драмасо!нда бөтен гамәлен взятка бирү белән юлга салырга өйрәнгән больница завхозы Фәйзине фаш итә. «Миркәй белән Айсылуида әфыончы Исхак шәкерттән көлә. «Ике буйдак» спектаклендә «выгода»сы тимәсә, туганын да өеннән сөрә торган вак буржуа калдыгы Габдуллаҗанның йөзен ача. «Миләүшәнең туган кө- немндә кайбер масайган хәзерге заман яшьләренең бәяләрен фронтташлар бәясе белән үлчәп күрсәтүче Әһлиулланы мактый. «Илһамия»дә колхозда счетовод булып та, мулла булып тә яшәүче Галимулла дигән хәзерге заман паразитын дөмбәсли. «Кыю кыз- лао-да яңадан иске дөньяга кайта һәм кызлар күзләргә йөрүче авыл мәзинен чиста су өстенә калкыта. Ниһаять, режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафыннан тискәре
■Тау чочогеинде — Әрбаб.
типлар галереясө итеп сәхнәгә куелган «Американ» сатирасында Сәлим әфәнде ролен уйнап, татар буржуаз милләтчеләренең эчпәрен-тышларын ачыл сала.
1969 елда Марсель Сәпимҗаноа белән Праэат Исәнбәт, Татарстанның илле еллыгына багышлап, «Тирән тамырлар» спектакле чыгаралар. Бу җаваплы спектакльдә Әнвәр авыл Советы председателе Шәнгәрәй ролен башкара Шәнгәрәй Михаил Шолоховның ^Күтәрелгән чирәм» романындагы Разметнев кебек вз белем- лә, ии белгән шуның белән, бигрәк тә сыйнфый сизгерлек белән эш итә торган кеше Ул зур оештыручы, киләчәккә ышанучы, аның матурлыгын йөрәге белән тоючы Бу уен Әнвәргә иҗат шатлыгы, эшләгән эше белән горурлану тойгысы китерә. Швңгәрәй Әнвәр иҗат иткән иң саллы, иң якты һәм калку образларның берсе булып кала.
Боек Ленинның йөз еллыгы уңае белән сәхнәгә куелган «Баһадирлар» спектаклендә Әнвәр завод мастеры Сухожилов ролен башкара. Сухожилов — ипле яшьләрдән үткән кеше Нәсел-нәселдән килгән, шул заводта гади эшчедәй мастер дәрәҗәсенә күтәрелгән эшче. Үз эшен белеп, бирелеп эшли. Ләкин әле дә анык бер позициягә килеп җиткән кеше түгел. Ул һәр әйтелгән сүзне саф көмеш итеп кабул ите. Революциягә кадер дә начальстволарны каршылап әйрәнгән. Ленин бетен день» пролетариатының юлбашчысы булгач, аны тагын да зуррак хөрмәт белән каршыларга кирәктер дип уйлый һәм Ленин күренгәч, бу дөньяда Лениннан да зур иеше юк. Җәегез паласны! — дип әмер бирә Ленин- «Калинин бар!» — дип җавап биргәч, шаккатып капе. Ул дәүләт белән халык түгел, укыган кешеләр идарә итәргә
■Акчарлакларпда — Шәрәфи карт.
тиеш диг карый һәм Ленинга да: «Сез дәүләт белән һәр кухарка идарә итәргв тиеш»,—дигән идегез. Әлегә ииктер алар күренмиләр?» — дип сорау бирә. Ленин аның эшләре белән танышкач, мастерны «карт тиле» дип атаган кешеләрнең гажв- бенә каршы: — «Нинди баһадир кеше ул сезнең мастерыгыз! Без утырышларыбыэны аның тесле итеп оештыра белсәк иде. Мин аның эшен караган чакта менә нәрсә турында уйладым!» — дип бәяли. Әнвәр Ленин образын иҗат итүче олы талант иясе Шәүкәт Биктимерое белән бу спектакльдә яңадан очраша Шәүкәт Ленин ролен шундый бер нечкәлек белән эчеиә кереп уйный ки, Әнвәр үзен Шәүкәт Биктимере» белән түгел, Ленинның үзе белән очрашкан кебек хис итә һәм чын Сухожиловкэ әверелә.
Әнвәрнең дүртенче иҗади бишьеллыгында аны җилкендергән тагын бер образына тукталмый үтеп булмый. Бу 1970 елда режиссер Празат Исәнбәт сәхнәгә куйган «Әбугалисина» драматик поэмасындагы сөрән салучы Авазбай Аеазбай. әкият герое, поэтик образ буларак. Әнвәрне бик нык үзенә тарта. Ул халыкка: мәгарә ачыла, белеп калыгыз, кереп калыгыз, керегез, укыгыз. Мәгәр һичкем кәгазь бите җыртып алмасын. Анда калмагыз. Калсагыз, киләсе елга сөякләрегез генә калыр! дип, Әбугалисина белән Әбелхарис кереп укып чыга торган тылсымлы мәгарә ачылачагын хәбәр итә. Ләкин Авазбай коры серәй салучы гына да түгел. Ул дәүләт кешесе. Жандармга охшагач хәрби хезмәткәр. Әбугалисиналар мәгарәдән чыккач, аларга: «Патша исеме белән боерам, бирелегез!» — дип әмер бирә Тегеләр әфсен куәте белән юкке чыккач, аларны сихерчеләр дип атый. Авторы Авазбайны бик таза гәүдәле мәһабәт кеше итеп язган булса да, режиссер Празат Исәнбәт Әнвәрнең кечерәк гәүдәсе белән дә килешә һем аңа хәрәкәт процессында дәвәергә булыша. Гомумән, Празат Исәнбәт Әнвәрнең талантына аеруча нык инанучы режиссер булды һәм ул алданмады.
Үз эшенең остасы
1971 елдай Әнвәрнең бишенче бишьеллыгы башлана. Празат Исәнбәт А. Гый- ләҗевнең хәзерге заман мещанлыгына, ирешелгәннәрдән канәгатьлеккә, тормышта бер урында катып калганлыкка каршы язылган «Эңгер-меңгер» сатирасын сәхнәләштерә. Әнаәр бу спектакльдә механика мастерскоенда мастер булып эшләүче Нәби исемле бер эшчене уйный. Ул кызы Зөһрә белән сөйләшкәндә: «Иң элек кешенең гамак туйдырырлык эше булырга, семьясы булырга һәм шул семьясы өчен ул утка да, суга да керергә әзер торырга тиеш».— ди.
Әнвәр, артист буларак, Нәби ролен камил бер осталык беләи башкара. Роленең асылын тотып алып, Гази Кашшаф сүзләре белән әйткәндә, автор ишарә белән генә калдырган урыннарны да тутырып, төгәлләп уйный. Әнвәр уенында бертөрлелек юк. Аның сәхнәдәге һәр чыгышында аерым ачык задача һәм шул задачаны чишә торган аерым хәрәкәт үзгәлекләре ярылып ята Бу спектакльдә Әнвәрнең уенын карагач, Таштимер белән Якуп Якулычны пугач шартлатып та качырып була, ө Нәби образын алган позициясеннән чигендерү яки алга ыргылдыру өчен авыр артиллерия кирәк булачак икән дигән фикергә киләсең. Әнвәрнең бу уенында, кайчандыр аның үзен Хәлил Әбжөлиловлар, Хөсәен Уразиковлар өстерәп алып барган кебек, яшьләрне өстерәвен, яшьләргә ачылырга көч бирерлек итеп уйнавын күрәсең, Ул Алимның күзләреннән күзен алмый һәм Алим ролен уйнаучы яшь артист Илдар Хөйруллинның тавышын күтәрергә, үзенә дә каты итеп отпор бирергә мәҗбүр итә. Бик куанычлы һәм изге традициянең дәвамы бу.
иАмериканмда — тарихчы Сәлим (сулдан икенче)
1971 елның көзендә Ш. Камал повесте буенча язылып, Празат Исәнбәт сети»* гә куйган «Акчарлаклар» драмасында шундый бер легенда бар: борын-борын заманда анасыннан ятим калган бер яшь егет бәхет эзләп йөргәндә, бер Дәрвишкә очрый. Дәрвиш ана ярдәм итәргә була. Алар озак сәяхәт итеп эзләп йөргәннән соң, төнлә женнәр җыелып, намаз укый торган бер мәчеткә барып җитәләр һәм эченә кереп качалар. Төн җитә. Мәчеткә җеннәр тула. Тегеләр намаз укырга тотынуга мөнбәр белән михрап арасындагы диварда бер тартма пәйда була һәм сихри нурлары белән бетен мәчет эчен яктырта башлый. Дәрзиш барып тартма эчендәге нур балкытып яткан йөзекне алуга, җеннәр шаркылдашып чыгып качалар Бәхет йөзеге Дәрвиш кулында кала. Таң атканын көтәсе дә, йозекнең кашына язылган тылсымлы язуны укып бәхетле буласы гына кала. Ләкин таң атуга йөзеккә күз салсалар, йөзек кашсыз булып чыга. Җеннәр аның тылсымлы кашын куптарып алып киткән булалар «Акчарлаклар» драмасына нигез ителеп нәкь менә шушы «кашсыз йөзек» легендасы салынган. Монда да кешеләр Каспий диңгезе ярларына урнашкач балык промыслоларына бәхет эзләп киләләр дә кашсыз йөзек кенә табып китәләр. Бу — капитализм шартларында яшәгән хезмәт кешеләренең уртак язмышы, уртак өлеше.
Әнвәр Гобәйдуллин бу спектакльдә балык промыслосында балыкчы да, балык тозлаучы да булып эшләүче, утыз ел буена «сасы балык чокырында» ятарга мәҗбүр булган Шәрәфи картны уйный. Шәрәфи кирәк урында ут ягып сугыша да белә, кирәк чакта матур итеп киңәшен дә бирә белә торган ил агасы. Ләкин ул повестьның үзендә дә шулай икән дип уйларга ярамый. Повестьта Шәрәфи күбесенчә гырылдап йоклавы белән истә кала. Спектакльдә ил агасы итеп аны режиссер Празат Исәнбәт, артист Әнвәр Гобәйдуллин тудырдылар. Дөресен әйтергә кирәк, спектакль бик һәйбәт ансамбль булып туган. Гариф (Н. Әюпов), Газизә (Н. Ихсанова) караңгы, пычрак баракларга якты нур булып керәләр. Галимә ханым Ибраһимоаа күпне күргән ана образын аз сүз белән үтә дә ягымлы итеп уйный. Әмма шулармын барысын бергә туплаучы кеше Шәрәфи карт. Ул халык күңепе байлыгын җыйган шигъри образ. Ул давылда диңгездә балык тотканда суга батып туңган Гарифны өенә алып кайтып дәвалый. Балыкчыларны промысло хуҗасына каршы көрәшкә рухландыра һәм әкияттәге бәхет эзләүче егеткә ярдәмгә килүче легендар Дәрвишкә әверелә. Ләкин Дәрвиш белән егеттән аермалы буларак, Шәрәфигә иярүче балыкчылар, диңгез өстендә чар-чар килешеп, шаулашып, иртәме-соңмы, балык эләктерә- селәренә ышанып очкан акчарлаклар кебек, киләчәктә йөзекнең кашлысын да тэбасыларына ышаналар һәм көрәшкә әзерләнәләр. Әнвәр башкаруында Шәрәфи карт әнә шундый тулы канлы, тирән сулышлы кеше булып гәүдәләнә һәм тамашачылар мәхәббәтен яулап ала. Бу — аның таланты киң колач белән ачылган гаять дәрәҗәдә табигый һәм олы образ.
Әнвәр—сәхнә баласы
Әнвәрнең бу бишьеллыгы әле дәвам итә. Үткән еллар дәвамында уйналган эпизодик рольләр Әнвәрне кечкенә рольләрнең кемлекләрен бер күренүдә үк ачыл салырга өйрәтсә, зур үтәли рольләр аны баштан ук нәтиҗәне уйнамаска, образның үсеше, вакыйганың күтәрелә барышы өчен дә, тамашачы өчен дә тотынып торырлык элмәк калдыра барып уйнарга өйрәтә. Әнвәр татар сәхнәсендә очраклы күренеш түгел. Ул Казанның Бишбалта бистәсендә эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәптә һәм ФЗОда укый. Ватан сугышының ахырына чаклы заводта фрезерчы булып эшли. Аннан Татар дәүләт академия театры каршындагы театр студиясен тәмамлап, театрның үзендә калдырыла Студиядә укыганда гына түгел, урта мәктәптә, ФЗОда укыганда да театрның көндезге спектакльләренә йөри. «Тартюф», «Профессор Мамлкж», «Бишбуләк ., -Шәмсекамәр», «Тукай» һәм башка күп кенә спектакльләрне карый. Анда
уйнаган артистларның уеннарына чын күңелдән гашыйк була һем театрга тартыла. Аның театрда картлар, елкәннәр рольләрен уйнал башлавы да һәм уйнауда дәвам итүе дә очраклы түгел. Ул үз материалының өлкәннәрне уйнау өчен лаеграк булуын бтшта ух аңлый һәм һәр рольне бирелеп, мавыгып уйный.
Әнвәр Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков, Гөлсем Болгарская, Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская, Галия Нигъмәтуллина. Хәким Сәлимҗанов, Габдулла Шамуков, Фоат Халитов, Галимә Ибраһимова. Рәшидә Җиһаншина кебек сәхнә осталарыннан, Ширияздан Сарымсаков, Габдулла Юсупов кебек режиссерлардан татар театрының үз тарихи традицияләрен, реалистик кичерелеш мәктәбем кабул иткән һәм хәзер шул мәктәпне заман сулышы белән баетып, дәвам иттерүче Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәт кебек талантлы яшь режиссерлардан яңа көч яңа азык алып үскән һәм үсүдә дәвам иткән, шул мәктәпнең җимешләрен яшь буын артистларга тапшыра алырлык сәхнә остасына әверелгән якты талант иясе. Татар дәүләт академия театрының үзе тәрбияләп, үзе үстереп чыгарган сәхнә баласы. Үткән иҗат юлы бик күп сәхнә яшьләренә үрнәк була ала торган тыйнак кеше, һәм без, язучылар, аның шушы көнгә тикле исем алмый яшәвенә гаҗәпләнәбез. Атказанган артист исеменә ул күптән лаек.