Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӨТНЕК ҮЛӘНЕ ИСЕ


f өш диген инде шуны... Төне буе ниндидер бер Ы**>**г ' I * үлән белән саташып чыкты Җаббар. Куе яшел Q. I яфраклы, аксыл сабаклы бер учлам үлән күз I алдында гына тирбәлә дә тора бит. Әллә сукыр Y^vi.'w I кычыткан, әллә... Исемен шайтан белсен, әмма \ тирбәлепме-тирбәлә бу. Үзсүзләнеп, үчегеп тирбә-
Ill 1 лә' Гүя ҖаббаРДан нидер сорый, үтенә. Әйе. үте- p. 1 нә—колак төбендә тавышы да чыңлый. Чикерт
кә зыңыдай нечкә генә, ягымлы гына, моңлы гына бер аваз.
Җаббар әллә ничә уянып, әллә ничә әйләнеп ятты. Күп тә үтми, күз алдында тагын шул ук яфрак пәйда була, колак төбендә тагын шул ук ягымлы-моңлы зың яңгырый башлый...
Ниткән әкәмәт төш булды соң әле бу?
Алай бер дә яманга юрарлыгы да юк инде үзенең. Гөнаһсыз бер учлам үлән, моңлы гына аһәң... Күңел нидер көтә, кемнедер, нәрсәнедер сагына, күрәсең. Анысы, дөньяда гел кемнедер, нәрсәнедер сагынып яшисең. Бигрәк тә буш вакытларда, эшсез сәгатьләрдә. Бу — өндә шулай. Ә нигә инде төштә дә көтәргә, сагынырга?
Иртән юынырга ванныйга керде. Кып-кызыл җиләк сабынына үрелде. Бик әчкелтем булса да, чын җиләк исе дә килә иде сабыннан. Шунда кинәт исенә килеп төште. Сукыр кычыткан да түгел, кыргый киндер дә түгел, ә бөтнек үләне кергән бит аның тешене. Бөтнек үләне...
Вахта машинасында әллә ни сөйләшмичә генә бардылар. Гадәттәге шаярту-үртәшүләр дә булмады.
Соңыннан Җаббар үзе дә бик уңайсызлана бу хәлгә. Бораулаучының кәефсез чагын сизеп алдылармы вахта егетләре, әнә шулай ничектер боегып, юашланып калалар. Эштә дә вахта башының һәр сүзе шундук үтәлә. Сүзе генә түгел, һәр ымы, һәр күз карашы бик тиз җиренә җиткерелә. Бөтерелеп кенә йөриләр егетләр. Рәхмәт кена әйтәсе инде үзләренә. Юк бит, ник кенә бер җылы сүз ычкынсын Җаббардан. Бары тик тозлы-борычлы, утлы-яшенле әр-бакырулар гына сибелә. Ә егетләрдән каршы сүз ишетмәссең. Каш астыннан
гына бер-берсенә карашып алалар да йөгерә бирәләр. Хәтта ялагайланалар да бугай әле үзенә. Монысын сизенү Җаббарның ачуын тагы да кабартып җибәрә. Кулына ни эләксә, шуны берәрсенә төбәп тондырырга да күп сорамый. Бигрәк тә, әнә, Зиннурга эләгә мондый тәпәчләр. Нилектәндер инде, анысын Җаббар үзе дә белми, мондый чакларда гел шул әзмәвер егеткә каныга ул. Гәүдәгә иң олысы бул- ♦ са да, яшькә арада иң кечесе — Зиннур. Төскә дә бик чибәр. Аз ы гына яшькелтрәк-коңгырт күзләре үткен итеп, усал итеп, шул ук = вакыт-га моңсу да карыйлар. Дулкын-дулкын шомырт кара чәчләре- а нә карлыгач кереп адашырлык. Бөдрә яңак сакаллары, ыспай гына § кара мыек җибәргән — алары да бик килешеп тора үзенә. Әйтәсе дә 5 юк, бу чибәрлеге, бу таза-зифалыгы белән кызларның башын әйлән- а дерә торгандыр ул.
Табигать егеткә бик мул тамызган әнә шул бәһасез бәхет күңелен g ярсыта микән әллә Җаббарның? ш
Дөрес, заманында Җаббар да кордашлары арасында иң тазалар ♦ дан иде. Җилкәсе белән тоеп йөргән озын-озын карашлар, оялчан гына алсу елмаюлар санын исәпли башласаң, алай кызлар күзе төшмәслек егет түгел иде. Ләкин... Кая инде ул елларның тозсыз бәрәңге белән алабута шулпасыннан оешкан көч-зифалыгын хәзерге Зиннурларның муллык-туклыкта сипләнгән, кояш тулы стадионнарда чарланган куәт-тазалыгына чагыштырасың?!
Яшь булса да, инде шактый гына дөнья күреп өлгергән Зиннур. Унны бетергәч, Уфа нефть институтына имтихан бирә алмаган да, авылына да кайтып тормастан, Себер ягына сыптырган. Аннары Ка- загыстан ягына юл тоткан. Кавказ, Кырым якларын әйләнгән. Урман кискән, ташчы булган, юл салган, йөк ташыган һәм, әгәр үзенең сөйләвенә ышансаң, ресторанда официант булып та йөргән.
Инде елга якын биредә эшли. Өйрәнчек булып кына кергән иде, хәзер бораулаучының икенче ярдәмчесе. Элеккечә әйтсәң, верховой. Ләкин Җаббар сизеп тора: барыбер күп эшләмәячәк ул монда. Китәчәк. Институт хыялын да ташламаган шикелле, әүвәл анда барып керер, керә алмаса, тагын ил гизәргә чыгып китәр. Барыбер китәр. Ул китәр, Җаббар калыр. Китәр дә — йөргән таш күк шомарыр; укыр да — әллә нинди гыйлемлекләр өстәр Зиннур. Җаббар инде шомарасын шомарган, аласы гыйлем-һөнәрен алган. Бишенче дистәне куганда, тагын нинди гыйлем-һөнәр өстисең дә, итәк тулы бала- чагаңны төяп, кая чыгып китә аласың? Ә Зиннурның, очар коштай, канатлары нык, һавасы биек. Җаббарның күк гөмбәзе исә түбәнәя бара: ул буровойның менә шушы рычагларына, краннарына ябышкан да шуннан ычкына алмый инде. Иртәгә дә, берсекөнгә дә. Ихтимал, пенсиягә чыкканчы...
Әллә инде әнә шуны тою күңелен кузгатамы Җаббарның?.. Зиннур очачак, ул җирдә торып калачак. Җиргә иелгәннән-иелә генә барачак. Ләкин бит... Кояш байый, ай калка. Умырзая сула, миләүшә чәчәк ата. Ландыш ак таҗларын коюга, янар чәчәк үзенең ут- кызыл таҗларын ачып җибәрә. Бодай башаклары тулып, комбайнчыны көтеп утырганда, карабодай әле шау чәчәктә була. Каен җиләге кызарып пешкәндә, җир җиләге әле яшел бөре генә була. Бербереннән көнләшәләр микән соң алар?
Ни генә булмасын, бүген тагын эләгешеп алдылар алар. Асфальттан урман юлына борылуга, машина кинәт туктады.
— Егетләр, тәпиләргә туры килә. Бу җәһәннәм чокырларын үтеп булмастыр. Тормозым бик начар,— диде шофер.
Чыннан да, урман юлы коточкыч иде. Болай да үр төшеп, үр менәсе, өстәвенә, вышкачыларның, электрчыларның тракторлары.
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН
бульдозерлары юлны актара алган кадәр актарган. Адым саен муеныңнан кереп чумардай ерым-чокырлар, сынган-чәрдәкләнгән агачлар, бүрәнә юанлыгы кәкре-бөкре тамырлар.
Юл бик иләмсез, ә көне гаҗәп матур иде. Күтәрелеп кенә килгән кояш нарат кәүсәләрен алтыннан, имәнне яшькелт-кара бәрхеттән, зелпе куакларын үтә яшел ефәктән киендергән, яфракларга, үләннәргә мул итеп энҗе-зөбәрҗәтләр сибеп куйган. Чык-энҗеләр юл өстендәге ауган-сынган ботакларда, тапталган үләннәрдә дә күзләрне камаштырып җемелди иде.
Алданрак киткән Зиннур туктады да юлга аркылы сыгылып төшкән бастырык юанлыгы бер агачны күтәреп торгызды, төбен таптарга, тамырларын ныгытырга тотынды.
— Ни ачулары булгандыр миләшкәйдә,— диде, бүтәннәр килеп җиткәч.
Җаббар аңа иңбашы белән төртеп узды.
— Бүлмәңә алып кайт та кочаклап ят син аны, яме?
— Сиңа да файдасы тимәсме дим, Җаббар абый. Миләшне кайнатып эчсәң, бөерләргә бик тә шифасы тия дигән идең бит.
— Әй, сантый! Синең шифаңа калган ди монда! — Җаббар җәһәт кенә бер кантар алып егеткә ыргытты. Зиннур иелеп калды, иелгән шәпкә үзе дә каты балчык алып тегеңә җибәрде. Балчык Җаббарның яньчек кепкасына килеп тә тиде.
— Әле син абзаца кул күтәрәсеңме! — Җаббар, йөгереп килеп, егетнең биленнән эләктереп алмакчы иде,— Зиннур аның кулларын тотып калды. Кулларын тартып алып, тагын биленнән эләктерергә итә Җаббар, егет исә «абзыйның» үз биленнән кысып алырга чамалый. Тартышыпмы-тартышалар.
Буровой, гадәттәгечә; үз көенә гөрли, дөберди, тырылдый, зыңгырдый. Гөрли-дөберди, тырылдый-зыңгырдый да кинәт кенә яңгыратып бер пошкырып куя. Өй биеклеге корыч торба җир астына төшеп бетте; инде автомат ачкыч, шулай ярсып, потлы-потлы бармаклары белән икенче бер пәһлеван торбаның муеныннан кочып алды дигән сүз бит бу. Күп тә үтми, ул торба да җир куенына чума, потлы бармаклар өченче торбага үрелә. Аннары дүртенчесенә чират җитә, бишенчегә, алтынчыга... әллә ничәнчегә.
Шулай торбага торба ялгап, бер чакрым тирәнлеккә төшеп җиткәч. астагы борау үз эшенә тотыныр, метр артыннан метрлап девонга якынлашканнан-якынлаша барыр. Корычның үзеннән катырак токымнар, ишелергә торган комлыклар, мәкерле куышлыклар аша да үтәсе бар. Алары да булыр, алары күп мәшәкатьләр китерер. Әмма тиздән яңа метрлар, бүгенге метрлар башлана — бөтен эшеңнең көзгесе, төп максаты.
Бик яраталар бораулаучылар бу минутларны. Кем ничек кичерәдер андый мәлне, ә менә Җаббарның кычкырып бер җырлыйсы килә башлый. Кычкырып ук җырламый җырлавын. Тавышы үз яныннан китмәслек итеп кенә, моңын буровой шау-гөренә тәмам сеңдереп кенә барыбер шыңшый-көйли башлый. «Арча» көенә дә, «Җилләр, җилләр »гә дә берьюлы охшаган шундый бер көй.
Ләкин бүген нигә көйләми соң әле күңел шушы көйне?
Ул көйне көйләми күңел, аның урынына колак төбендә бүтән бер моң яңгырый. Буровойның бар шау-дөбердәве эчендә зәгыйфь кенә моңлы бер зың ишетелеп тора. Бүген таңда төшендә ишеткән зың бит бу! Бөтнек үләне моңы...
Юк, тикмәгә генә кергән теш түгел бу.
Бетен отгулларын җыеп, бер атнага ял алды да авылына кайтып килде Җаббар. Исәбе — әнисен үз янына, Әлмәткә алып килү иде. Бу турыда әнисенә күптәннән, әтисе вафат булганнан бирле әйтеп йөри иде инде ул. «Тукта, улым, әтиеңнең елы тулсын, аннары уйлашырбыз»,— диде башта Мәхмүзә карчык. Елы түгел, инде өченче ♦ елы тула. Җаббарның һаман да әнисен кузгата алганы юк. Клуб а чаклы өйдә бер ялгызы яшәп ята. Дөрес, гел генә ялгыз булмый, кол- = хоз килгән-киткәнне фатирга аңа кертә. Кайтсаң, зарланып та ала м үзе. «Картаймыш көнемдә кеше көе көйләп йөрүләре бик кыен. Каз г өмәсен генә үткәрим дә, тәвәккәллисе булыр». =•
Соңгы хатында әнисе язды: «Карчык кешене бимазаларга телә- х миләрдер инде, колхоз миңа кеше дә кертми башлады хәзер. Аллага ~ тапшырып, тәвәккәллисе булыр, улым. Үз җаең белән кайтып ал- g саң икән». а
Буровойда авари?1 көннәре иде, Җаббар хатны алуга ук чыгып ♦ китә алмады. Кайтьт, бусаганы атлауга ук күзе төште: олы як кур- - чак өе күк җыештырылган, түрдәге өстәл өем-өем китаплар, газета- = лар белән тулган, бер почмакта бик пөхтә җыештырылган яңа кара- 2 ват тора иде.
— Әллә Фәрит кайттымы? — диде Җаббар әнисе белән ике *-
куллап күрешкәндә ук. 9
— Кайтыр инде... Марҗасы җибәрәме соң аны! — Мәхмүзә әби *
моңсу гына елмайды. ®
Фәрит — аның төпчек улы, Кузбасста тау инженеры, ә «марҗа» ч дигәне — Фәритнең хатыны, бер авыз сүз татарча белми торган, шә- = һордә үскән татар кызы иде.
— Укытучылар фатир керде. Ире дә укытучы, хатыны да. Укып ® бетереп кенә килүләре. Яшь булсалар да, бик акыллылар. Бик ип- ъ леләр.
— Әйбәт булган, әни. Юкса, мин, тәрәзә-пшеккә такта кадаклап китәсе булыр микәнни, дип борчылып кайткан идем.
— Үзем дә шуны әйтәм. Шәһәрдә укысалар да, авылда туып- үскәннәр болар. Иорт-җир тота белгәнгә охшыйлар. Киленнең бигрәк тә инде йорг эшенә кулы ябышып тора. Казларны, тавык-чебешләр- не дә бетереп тормам дим. Юкса, кайтылмый тормас ич. Тавыклар җырлап йөрмәгән, әтәч кычкырмаган ишегалды ишегалдымыни ул. Өнсез-җансыз сахра...
Ана кыштыр-кыштыр килеп юлга хәзерләнеп йөри башлады. Әллә ничә төенчек төйнәлде. Укытучылар мәктәптә чакта өем-өем юды. Бу эшне кичкә калдырса, укытучы хатын: «Алҗып йөрмә, әби, үзем уармын», дип, аңа һич ирек куймый икән. Җаббар да әйтеп карады:
— Ике киленеңнең береннән бер тәрбия күргәнең юк. Төйнә дә куй, Нәсимә юар әле.
Карчык кул гына селтәде.
— Чит бусаганы уылмаган кер белән атлыймы кеше! Гомер булмаганны.
Иртәгә юлга чыгасы дигән көнне Мәхмүзә карчык бакча ягыннан бер кочак үлән күтәреп керде. Ипләп кенә төенчекләре янына куйды.
— Әллә үлән төяп бармакчы итәсеи инде Әлмәткә? — диде Җаббар көлемсерәп.— Җитәрлек алар анда да. Зәй буйлары, Миңлебай урманнары ерак түгел.
— Анысы шулайдыр да. Бөтнек үләне генә юк ул якларда дип зарлана идең бит.
Җаббар шунда гына әчкелтем хуш исне тоеп алды.
Әйе. зарлана иде шул... Буровойлары нинди генә аланнарда, ур. маннарда. нинди генә инеш буйларында тормады аларның. Ләкин бөтнек үләнен очрата алганы булмады. Разведка бригадасында йөргәндә ничәмә өйдә бер гаиләдәй яшәде. Әмма аш янына беркайда да бөтнек куйганнарын хәтерләми. Бик сәер тоела иде бу Җаббарга. Бик сагына иде ул бөтнек сипкән ашны. Шул бөтнекле ашны ашар өчен генә дә авылларына очып кына кайтып килергә җитешкән көннәре күп булды.
Мәхмүзә әби бөтнекне нәни-нәни көлтәләргә бәйләргә тотынды.
— Фәрит тә, синең күк, бөтнек сагына башлаган,— диде ул, үзалдына гына сөйләнеп.— Сонгы хатын укыдың микән? «Күп итеп бөтнек сибеп, син пешергән аш ашар идем, әни», дигән, бахыр. Исенә төшкән...
— Нигә кайтмый икән, алайса?
— Соң, хатыны бит... Отпуска алдымы, әле Кырымга, әле Кавказга өстери. Парижында Прагасында да булып кайттылар. Яшь вакытта дөнья күреп калу да кирәк шул. Нихәл итәсең...
Иртән торгач, Җаббар күреп алды: өстәлдә ике яшел шешә тора, тагын ике яшел шешә тәрәзә төбендә. Күрәсең, кичтән мичкә ягып, бөтнекне киптерергә, уарга, шешәләргә тутырып куярга да өлгергән әнисе.
— Улым, онытканчы чемоданыңа салып куй әле боларны,— диде ул, өстәлдәге шешәләрне күрсәтеп. Үзе тәрәзә янына килеп утырды, андагы бөтнек шешәләрен сыйпап куйды.
Шул утыруыннан ул бик озак кузгалмады. «Мин укытучылар белән эчтем инде»,— дип, Җаббар янына чәй эчәргә дә утырмады.
— Улым, кайтуыңа бик рәхмәт,— диде ул, Җаббар чынаягын каплап куйгач.
— Машина килеп тә җитәр инде, әни. Син әзердер бит?
— Шуны әйтим дигән идем шул. Мин кузгалып йөрмәмдер лә, улым. Хәзер инде укытучылар белән, ялгыз башым да түгел. Алда тагын уйлашырбыз әле. Әлегесен, болай селкенеп йөри алганда, бер генә дә кузгаласыларым килми.
Җаббар шап итеп урынына кире утырды.
— Менә сиңа мә!..— дип кенә әйтә алды.
Мәхмүзә карчык тагын тәрәзә төбендәге бөтнек шешәләрен сыпырып куйды.
— Аннары менә... Фәрит тә кайтып килмәгәе. Күңелем сизә, кайтыр шикелле. Алай бөтнекле аш сагындыра башлагач, түзә алмас, кайтыр. Андыйга киткәч, түзеп булмый ул. Әниеңнең иләс-миләс сүзләрен дә җиргә салмыйча, мәшәкатьләнеп кайтып йөрүеңә бикләр дә инде рәхмәт.
Буровой хәзер бүтәнчәрәк шаулый. Колак тондыргыч даңдоңнар. тешкә тиярлек шыгырдаулар юк, тигез генә, көйләп кенә гөрләп утыра буровой.
Җаббарның рукоятка тоткан кулы кисәк-кисәк дерелдәп куя. Һәр дерелдәү саен Җаббар рукояткага я тагы да ныграк баса, я йомшарта. Бораулаучының шулай чакрымнан артык тирәнлектәге борау белән сөйләшүе бу. «Кыенлашып китте мәллә анда, бораукай, таш тишеп үтүләре? Мә, җанкисәгем, миннән дә көч ал... Бирешәме таш? Бирешер шул без барында. Син, бораукаем, бик ашыкма анда. Ипләп кенә, җайлап кына...»
Көтелмәгән куышка гына юлыкмаса, әлегә бик әйбәт юллап бара борау. Булмаса идарәне Мөҗәһиткә тапшырырга да бер әйләнеп керергә кирәк. Бораулаучының беренче ярдәмчесе — Мөҗәһит. Җаб
бар күптән сизеп йөри: алай ярдәмче генә булуга канәгать түгел егет. Үзе идарәгә басып, үзе борасы, үзе вахта башы буласы бик килә.
Бераздан Җаббар — моны ул ничектер үзе дә сизми калды — Мөҗаһитне түгел, Зиннурны үз янына чакырды.
— Әйдә, бас, почык борын. Чын эшкә өйрәнергә вакыт сиңа.
Зиннур рукояткага ике куллап ук ябышты, үзе астан гына Мөҗә ♦ һиткә күз атты. Тегесе, аларга әйләнеп тә карамыйча, кулына ыргак ы алды да яңа торба тәгәрәтешергә төшеп китте. х
ы = D
Җаббар кычытканлы кура куаклыгын ерып үтеп, аланчыкка £ килеп чыкты, шундагы ялгыз каен төбенә килеп утырды, тәмәке ж кабызды. |
Чыннан да, нәрсә булды соң әле аңа? Әнисен алып килергә дип § китеп тә, шулай ялгызы гына әйләнеп кайтулары беренче генә түгел а инде, югыйсә. Дөресен генә әйткәндә, бу юлы да әнисен кузгата ф алуына бик үк ышанып бетмәгән иде ул.
Нихәл итәсең, төпчек улын көтә әнисе. Инде алай, өйдә ялгыз 3 башы гына булмагач, көтә бирсен. Дөрестән дә, кайтып килмәгәе ч Фәрит. Их, бу төпчек малайларны!.. Яшерен-батырын түгел, Җаббар үзе дә бит. берәр җиргә чыгып китсә, барыннан да элек, үлә язып н төпчеген сагына башлый. Алай гынамы, эштән кайтканчы ук сагы- £ нып өлгерә ул аны. *
Сагындыра шул... Күп нәрсәләр сагындыра бу дөньяда.
...Җаббар бу юлы да эчтән генә кабат-кабат җырлап кайтты: “*
Җырлыйм Арча кәйләренә.
Шунда туып-үскәнгә— *
Ләкин авыл аны бу юлы сәеррәк каршылады. Барыннан да биг- * рәк, авыл тын, артык тын иде. Бик гаҗәп тоелды Җаббарга бу тынлык. Ә бит элегрәк кайтуларында да шулай тын булгандыр инде ул авыл. Әмма бер дә болай сәер тоелмый иде. Рәхәт кенә иде. Шәһәр шау-шуына, буровой гөрелтесенә колаклар инде тәмам күнегеп бетте микәнни?
Хәер, болай бит... Җәй көне авылда һәркемнең уз мәшәкате муеныннан. Утын, печән, бакча... Җаббарның үз кордашлары әнә шул мәшәкатьләргә чумган, ә клубка керсәң, яшьләр, аңа бөтенләй таныш булмаган яшьләр генә... Күрәсең, әнә шул ялгызлык тынлыгы булгандыр әле ул.
Бер кичне, шулай, кинодан кайтышы иде. Клубтан ераклашкан саен, урамнар тына барды. Инде тып-тын. Утлы тәрәзәләр дә сирәк күренә. Җаббар акрын гына атлый да атлый. Кайтып җитәргә дә вакыт түгелме соң?
Шомырт ботаклары тәбәнәк койма аша урамга салынып төшкән бер өй янында тукталып калды. Тәрәзәләрдән зәгыйфь кенә яктылык сирпелә, ут эчкоре бүлмәдә иде бугай.
Кинәт челтәр пәрдәле тәрәзәләр ялт итеп балкып китте. Күрәсең, хуҗалар бу якка чыкты. Җаббар, корт чаккандай, читкә атылды.
Ах. карт тиле, карт тиле! Менә кая килеп чыккансың ич син. Рәмиләләр өенә. Дөресрәге, кайчандыр Рәмилә торган өйгә. Инде ни- чәмо еллар үткәч. Менә син. карт тиле... Дүрт бала анасы хәзер Рәмилә. Үзеңнең дә .җитеп беткән кызларың, малайларың бар. Нәрсә калган сиңа мондч?
Кайдадыр капка шыгырдап куйды да, «кем анда вакытсыз йөри?» дигәндәй, ачы итеп ана каз кычкырып җибәрде. Бәбиләре аңа йокы аралаш гөгелдәшеп җавап бирделәр.
Ә баш очында коңгызлар жуылдап оча, инеш ягыннан бакалар
аваз сала, аргы якта кызлар көлешә, тагы да арырак ялгыз гармув моңлана иде.
Карачы, алай ук тын түгел икән ич урамнар.
Челтәрле тәрәзәдә ниндидер күләгә чалынды. Җаббар коймага тагы да сыена төште.
Әй, карт җүләр! һәрхәлдә, Рәмилә күләгәсе түгел бу. Кайтмаган Рәмилә. Кайтмаган... Элеккерәк елларны, ничек шулай туры килеп торгандыр, Җаббар кайтканда еш кына Рәмилә дә өйдә була торган иде. Бу юлы — юк.
Бәлки, әнә шуңа күрә, Рәмилә кайтмаганга күрә, шулай артык тын тоелгандыр әле аңа авыл урамнары.
Алай ук тын түгел икән.
Алар аерылышкан кичне дә менә шулай баш очында коңгызлар жуылдый, кайдадыр кызлар көлешә, кайдадыр ялгыз гармун моңлана иде.
Бигрәк әллә ничек кенә булды инде аларның аерылышулары...
Якында гына шартлап ботак сынды, агачлар арасында Зиннурның әзмәвер гәүдәсе күренде.
— Син! Нишләп йөрү бу? Нигә урыныңда түгел син?
Зиннур тиз-тиз бире атлады. Бер кулын артына яшергән иде.
— Син китүгә үк мине куып җибәрде ул Мөҗәһит абый. Үзе басты.
— Вәйт, карга! Шулай булыр дип уйлаган идем аны.— Җаббар мыек астыннан гына елмайды. Бу елмаю Зиннурга да йогып өлгерде.
— Ә мин. Җаббар абый, кызыл бөрлегән таптым. Менә!
— һе! Мин сине әллә кош тоткансыңмы дип торам.
— Кызыл бөрлегән бу, Җаббар абый. Мин аны әллә бу якларда үсмиме дигән идем. Кара бөрлегән күп бу якта, ә кызыл бөрлегәнне беренче күрүем. Сезнең якта бармы ул, Җаббар абый, кызыл бөрлегән?
— Иләкләп-чиләкләп җый. Аннары, кара җиләк күп бездә. Бу якта тоже күренми ул кара җиләк. Руслар голубика диләр. Ашаганың бармы?
— Бар. Ләкин үзебезнең якта түгел, Себердә. Безнең якта тагын юа бик күп була. Ну, кыргый суган. Бармы ул сездә?
— Очраштыргалый. Әмма ләкин син миңа шуны әйт. Бөтнек бармы сездә, бөтне-ек?
— Ашка сибә торганмы? Бар. Әни кайдандыр җыеп кайта иде. Ә юа бик күп бездә. Болын тулы. Әй, тәмле дә була соң! Беркайда юк ул бездәгедәй тәмле юалар. Күпме җирләрдә булдым.
— Юа!.. Бөтнек табып кара син менә! Ә син юа да бөрлегән дисең. Аның ишеләр бакчада да үсә. Ә бөтнек...
— һәр якның үз үләне, үз көе, Җаббар абый. Безнең якның да бар үз көе — «Актаныш басмалары».
— Ну, ярар, Актаныш басмасы! «Арча» көенә җитми барыбер. Ярар. Ирек ачарга килмәгән без монда. Марш буровойга! Сальник- ларны тартырга вакыт. Насосларны карарга... Живо!
Җаббар Зиннурны куып җибәрсә дә, үзенең әле урыныннан кузгаласы килми иде.
«һәр якның үз үләне, үз көе...». Дөрес сукалый егет. Ә бәлки, алай гына да түгелдер әле. һәркемнең, һәр күңелнең үзенең генә үләне, үзенең генә көе дә була торгандыр?..
„.Сәеррәк иде ул кичне Рәмилә. Авыл урамнарына гына сыймадылар, ындыр артлары тар тоелды, Ашыт елгасы буена ук төшеп киттеләр. Башка көннәрне алай ерак-аулак китә башласалар, Рәмилә егетне җайлап кына кире бора иде. Бүген алай итмәде, гел көлде дә көлде ул. Җаббарның һәр сүзеннән кызык табып көлде. Бүтән кичләрне алай ук онытылып көлгәне дә юк иде бугай. ♦
Яр буенда кемдер чабып-җыеп куйган кечерәк кенә чүмәлә төбе- а нә килеп утырдылар. Җаббар шашып-шашып кызны үбә башлады, х Битләреннән, күзләреннән, муеныннан. а
— Җаббар, тыңлале...— Рәмилә ике куллап егетнең башын арт- Е
карак каерды.— Тыңлале мине, Җаббар. Ташла әле син ул шабаш- > ник булып йөрүеңне. а
— Менә сиңа! Нигә шабашник булыйм ди мин? Әтигә генә булы- S
шам бит. -
— Булса да... Ошамый миңа синең гел балта гына тотып йөрүең, ® Җаббар. Укырга да китә алмый калдың. ♦
— Укуы да качмас. s
Кайнар иреннәр, бөтен тәнне рәхәт кытыклаучы каты-йомшак = күкрәкләр, кызның чәченнән бөркелгән хуш ис Җаббарны тәмам ч исерткән иде, башы әйләнә иде аның. Рәмиләнең сүзләренә аз гына £ да игътибар итмәде ул. Хәер, игътибар итәрлеге дә юк, бу турыда н аның үз исәбе, үз нияте иде. Менә тагын күп дигәндә ике ай балта ™ чабып йөрер дә аннары — җитәр! Усадка тракторчылар курсына * китәр. Юкса, колхоз идарәсе дә бик кырын карый аның болай йө- ® рүенә. Ләкин йөрмичә дә ярамый. Хәзергә ярамый. Әтиләре артель-ләре белән Кышкарда ике өй. өч мунча салырга килешкәннәр. Шун- а да барып кайтмый булмый. Акча кирәк. Йорт саласы бар. Зур итеп. < якты итеп, кешечә итеп. Кием-салым да кешечә булсын. Аннары... & Туйны да акчасыз үткәреп буламыни? Ул коры хезмәт көннәренә * генә ышансаң...
Ә Рәмиләгә нәрсә?.. Аңламый ул. Укытучы кызы, үзе дә укытучы. Аңа акча зарплатадан килә. Бүтәнен ул кайдан белсен?
Рәмилә кинәт үзе Җаббарны шашып үбәргә тотынды.
— Җүләркәем минем,— дип пышылдады ул,— бигрәк инде уйламыйсың киләчәк турында.
— Шайтан уйласын киләчәк турында,— диде Җаббар гамьсез генә. Кызның тыгыз-кайнар гәүдәсен бөтенләе белән үзенә сеңдереп бетерергә теләгәндәй, кысканнан-кысты. Бу фани дөнья каядыр еракта калды... Бәхет дигәннәре әллә шушы микән? Ләкин бераз гына тагын нидер җитми иде әле ул бәхет дигәннәренә. Җитсен иде...
— Рәмилә... Син бит инде барыбер үземнеке булачак... Рәмилә дим...
Кызның бөтен гәүдәсе кинәт хәлсезләнеп калгандай булды. Ләкин бу бер генә мәлгә. Икенче бер мәлдә ул тыелгысыз бер көч белән Җаббарның кочагыннан ычкынды.
— Юк, юк... Тия күрмә,— диде ул каушаулы пышылдап һәм кинәт йөгереп китеп тә барды.
Җаббар, миңгерәүләнгәндәй, чүмәлә төбендә ятып калды.
Ятып калды шул... Бәлки, шунда ук сикереп торырга да кызны һичшиксез куып җитәргә кирәк булгандыр аңа?..
Куып җитмәде...
Таң атуга, әтисе әле керфөккә-керфек тә какмаган Җаббарны уятырга өйалдына чыкты. Кышкарга. кемнәргәдер өй салырга, кемнәргәдер оя корырга чыгып китәселәре бар иде. Җаббар: «Авырыйм, башым бик авырта».— дип, урыныннан кузгалмады.
Әтисе, тамак кыра-кыра. гел чыгып-кереп йөрде. Җаббар, ыңгырашкандай итеп, авыр авыр сулады.
Инде радио да сөйли башлады. Шунысы бик истә калган: Мәс- кәүдән дә, Казаннан да Әлмәт нефтьчеләре турында сөйләделәр. Зур Татарстан нефтенең беренче, колачлы адымнары башланган көннәр иде бу.
Әтисенең капка төбендә кемнәр беләндер кырыс-кырыс сөйләшкәне ишетелде.
Җаббар, әнисенең күзләренә күтәрелеп карый алмыйча гына: «Врачка күренмичә булмый»,— дип мыгырданды да район үзәгенә китеп барды.
Шул китүдән ул авылга әйләнеп кайтмады. Нефть якларына юл тотты.
Шабашник, имеш... Бу шабашникның кем икәнлеген радиодан ишетеп, газеталардан укып белерсең әле син, Рәмилә!..
Соңыннан, еллар үткәч кенә ишетте. Ул көннәрдә гел Җаббарны эзләгән Рәмилә. Көткән... өзелеп-өзелеп елаган.
...Ә теге кичне Ашыт буендагы ул чүмәләдән мул булып бөтнек исе аңкый иде.
Буровой ниндидер ят тавышлар белән тырылдый, үкерә башлады. Җаббар сикереп торганын сизми дә калды. Нәрсәдер булган, юньлегә үкерү түгел бу.
Күперчектән менгәндә үк Җаббар мәсьәләне төшенеп алды. Прихват. Җир асты көчләре колонна торбасын ныклап торып кыскан.
Мөҗәһитнең юеш чәчләре маңгаена ябышкан, кызарып бүртеп чыккан, үзе һаман рычагка баса. Калганнар башларын түбән игәннәр.
— Туктат хәзер үк! — дип кычкырып җибәрде Җаббар.
Буровой эче тынып калды.
Җаббар үз урынына басты. Приборларга күз йөртеп чыкты.
Мондый авариядән котылуның күп төрле ысуллары бар. Иң беренчесе һәм вакытны иң аз ала торганы — көчне һәм тизлекне арттыра барып, торбаны какшата-какшата тартып чыгару. Ләкин моны зур осталык белән, җаен-әмәлен белеп эшләсәң генә уңышка ирешәсең. Юкса, каш ясыйм дип күз чыгаруың да бик ихтимал. Аста торбаң өзелеп калуы, өстәге блоклар сынуы, тагын әллә нинди бәла- казалар чыгуы да бар. Гомумән, кешенең җир асты дуамаллыгы белән көч сынашуы бу. Әйтергә кирәк, таранга баруы.
Гадәттә, мондый вакытларда авария инженерын чакыралар. Әмма Җаббар кебек бораулаучылар өчен бу инде... өй салырга алынган балта остасының түбә кыегы утыртып бирүне сорап күршегә керүе белән бер.
— Чыгып бетегез хәзер үк. Живо!
Егетләр акрын гына күпердән түбән таба атладылар.
Җаббар ялгызы гына җир асты «диюләре» белән көч сынашырга калды. Күзгә күз карашып. Җан-фәрманга. Кем кемне?..
1972. Март.