Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАННЫҢ СЫНЛЫ СӘНГАТЕ

Бөтен дөньяны шаулаткан Октябрь идеяләре тормышыбызга өр-яңа сәнгать, җиңүче халык сәнгатен алып килде. Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик татар совет сәнгате дә башка дус халыкларның сәнгатьләре белән идея бердәмлегендә үсте һәм үсеп килә. Менә ярты гасырдан артык инде Татарстан художниклары, бөтен көчләрен һәм талантларын бөек Ленин эшенә багышлап, илебезнең башка сынлы сәнгать осталары белән бер сафта атлыйлар, яңа җәмгыять төзү, аның якты идеалларын ныгыту, коммунизм төзүче халык батырлыгын сәнгатьчә типиклаштырып күрсәтү эшенә актив катнашалар. Идел буендагы автономияле республикаларның, шул исәптән. Татарстанның да экономик, социаль һәм культура ягыннан үсүе ленинчыл милли политиканың зирәклеген һәм дөреслеген раслаган матур дәлил булып тора. Ислам дине сурәт ясауны тыйганга күрә, революциягә кадәр татар халкының сынлы сәнгате булмаган диярлек. Бөек Октябрь революциясе халыкның иҗат көчләрен иреккә чыгарды, рәссамнар эшенә чиксез киң мәйдан ачты. Соает Татарстанының сынлы сәнгате рус сәнгате белән иҗади аралашып, иҗади дуслыкта туды һәм ныгыды. Аның юл башында торган күренекле рус художникларыннан Н. Фешин һәм П. Веньковны күрсәтергә мөмкин. Бу изге гомумхалык эшенә П. Радимов. В. Тимофеев. М. Сутюшев, Н. Сокольский, П. Сперанский кебек художниклар зур өлеш кертте. Яшь республиканың сынлы сәнгате художникларыбыз Е. Урманче, Г. Арсланов, С. Ахун, М. Абдуллин, Б. Альменовлар иҗатында уңышлы рәвештә дәвам иттерелде. Татарстанның сынлы сәнгате тарихында егерменче-утызынчы еллар реалистик традицияләргә ныклы нигез салыну, коллективның формалашуы, үзенчәлекле иҗади эзләнүләр чоры дип билгеләп үтелә. Ә инде кырыгынчы еллар — Ватаныбызның бәй- сезлеген саклап калучы, җимерелгән авылларны һәм калаларны торгызучы халкыбызның фронтта һәм тылда зур батырлык күрсәткән еллары — иҗади хәрәкәтнең аеруча активлашуы белән характерлы. Чөнки бу елларда заман үзе сәнгать әһелләре каршына героик эпоханы бөтен бөеклеге, бөтен тулылыгы белән ачык итеп чагылдыру бурычын куйган иде. Безнең сынлы сәнгатебез кырыгынчы елларда сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да бик нык алга китә, хәтта, әйтергә кирәк, зур сикереш ясый. Бу чорда коллективка иҗат дәрте белән янган фронтовиклар кайта, яшьләр көч сыный. Әкренләп иҗади үзәк оеша. Омтылышлар киңәя, идеялелек үсә, эмоциональ яңгыраш көчәя, зур күргәзмәләрдә беренче уңышлар яулап алына. Б тапкыр кулга алынуьш. А. Прокопьев һем М. Семеновның «Кокушкинога почта» дигән әсәрләрендә Ленин образы уңышлы иҗат ителә. Ильич образын С. Богатырев, С. Ахун, Б. Урманче. И. Новоселов, П. Макаров, Н. Тузов скульптурада гәүдәләндерәләр. Ленин темасына мөрәҗәгать иткән художникларның соңгы еллардагы иҗатында психологик тирәнлеккә, гомумиләштерүгә омтылу сизелә. Ленин образын иҗат итү буенча инде күптәннән эшләп килгән художниклардан Л. Фәттахов, М. Семенов яшь Ильичны бөек үзгәрешләр алдыннан, Идел ярында, гади халык арасында күрсәтәләр. Аларчың «Протест» һәм «Шушенскоеда» дигән уңышлы картиналары бар. Мәкалә авторының «Пролог» исемле әсәре дә Ильичның яшьлегенә багышланган. Бу әсәр Володя Ульяновның Казан университетында беренче сугышчан чыныгу алуы хакында сөйли. Г. Мелентьевның «Ана» картинасында Ильичның әнисе М. А. Ульянова образы игътибарны җәлеп итә. С. Лывин иҗатында исә Ленин темасы Россия табигате. Россия пейзажы белән бергә үрелеп бирелә. Бу художникның полотноларында Кокушкино һәм аның тирәягы киң чагылыш тапкан. Графикада Ленин темасына М. Мавровская, Т. Зуева, Л. Потягунин, Кочунов кебек художниклар мөрәҗәгать итә, скульптурада А. Бәширов көч сынап карый. Ленин темасы — гаять катлаулы, җаваплы тема. Теманы дөрес һәм төгәл чишү художниктан иҗади киеренкелек кенә түгел, әхлакый сафлык, хезмәткә чын мәхәббәт, ялкынлы патриотизм хисе, кыюлык таләп итә, художникның талант дәрәҗәсе, дөньяга карашының дөрес һәм фәнни булуы, чынбарлыкның катлаулы процессларында югалып калмыйча, зирәк һәм тугры фикер йөртүе алгы планга куела. Революция юлбашчысының образын тулырак итеп ачу, совет халкының фидакарь хезмәтен бөтен катлаулылыгы һәм бөеклеге белән күрсәтү өчен, художник тормыш дәреслегенә аеруча сизгер булырга тиеш. Көнчыгышның борынгы рәссамнары арасында кызык бер гадәт булган, диләр. Алар, яңа бер хезмәтләрен элекке даннарыннан чыгып бәяләмәсеннәр өчен, еш кына исемнәрен алыштыра торган булганнар Кайчандыр билгеле булып та, исемнәрен алыштыргач билгесез калган художникларга, халык арасында яңадан танылганчы, дөреслекне яңадан тапканчы, батырларча алга барырга һәм бик күп газаплар кичерергә туры килгән. Легенданың асылында художник бөтен гомере буе дөреслеккә омтылырга, тормыш дөреслеген эзләргә тиеш дигән фәлсәфи фикер ята. Ә бу фикер коммунизм төзү өчен кискен көрәш барган бүгенге көндә аеруча актуаль яңгырый. Күп кенә художникларның хезмәтләренә очраклы штрихлар килеп керүе, материалның чын сәнгать әсәре булып эшләнеп җитмәве, Ленин образының инде моннан күп еллар элек кулланылган буяулар, төсләр, алымнар белән иҗат ителүе әлеге легенданың хаклылыгын тагын бер кат раслый. Ә бит халык күңелендә Ленин турындагы уйлар көннән-көн тирәнәя, көннән-көн яктыра бара. Димәк, шулай булгач, художникларның бурычы — кадерле Ильич образын нәкъ әнә шул, халык күңелендәгечә ачык итеп, якты итеп гәүдәләндерү, аның тормышы, эшләре турында тарихта калырлык, совет ленинианасының алтын фондына керерлек әсәрләр тудыру. Художникларыбызны Ленин образы белән беррәттән татар халкының үткәнен, аның омтылышларын, уй-теләкләрен чагылдыручы тарихи-революцион тема кызыксындырып килә. Бу тема художниктан шулай ук фәлсәфи фикер йөртүне, фәнни анализ ясарга өйрәнүне, иксез-чиксез тарихи фактлар арасыннан иң әһәмиятлесен, иң типик дигәнен сайлап алып, сәнгатьчә синтезлаштыруны таләп итә. Мәсәлән, художник В Куделькин «М. И. Калинин Татарстан крестьяннары арасында» дигән эпик полотносына уңышлы композиция тапканчы, озак кына эзләнә, озын иҗат юлы уза. И. Хәлилуллов та, егерменче-утызынчы еллардагы татар авылы тормышы һәм коллективлашу темасына мөрәҗәгать итеп, бик күп иҗат газаплары кичергәннән соң гына колхозларда беренче буразналар сызучы татар коммунистларын һәм авыл ярлыларын чын сәнгать югарылыгында сурәтли алды. Буыннар дәвамын сурәтләүче художнигыбыз И. Язынин халыкның үткәнен һәм бүгенгесен революцион үсештә сурәтләп килә. Аның «Әтиләр юлы белән», «Ант итәбез» дигән агитплакатларында бу бигрәк тә ачык күренә. Урта буын художникларыбыз М. Хәйретдинов, Н. Бикташев, И. Рафиков һәм башкалар герой шагыйрь Муса Җәлил образын калку итеп сурәтлиләр. Яшь художник В. едоров халыкның героик үткәнен. батырлыгын, патриотизмын, чит ил илбасарлары белан көрәштә үз көченә нык ышануын оста гәүдәләндерә. В. Зелинский «Тарих безнең белән» дигән график әсәрләр сериясендә сугышка һәм реакцион көчләргә каршы чыга. Мин соңгы хезмәтемдә — «Иреккә очу» дип аталган дүрт кисәкле композициядә — Советлар Союзы Герое Михаил Девятаеа батырлыгын сынлы сәнгатьтә гәүдәләндерергә тырыштым. Максатым — халыкның героик узганын, совет кешеләре- ♦ нең кыюлыгын, фидакарьлеген, гуманизмын күрсәтү иде. Күп кенә художникларыбыз яшьләрне әтиләребезнең данлы традициясендә тәрбияләргә омтылалар. Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз күрсәткән батырлык төрле жанрларда чагылыш таба. Тарихи-революцион темага уңышлы яңа эзләнүләр алып барыла. Ләкин уйланган материалны югары сәнгать әсәре итеп башкарып чыгу эчен художникларыбыз күп көч куярга тиешләр әле. Күренекле совет художнигы П. Корин болай дигән иде: «Безнең хисләребез, фикерләребез, идеяләребез никадәр генә изге һәм бөек булмасын, әгәр дә дөрес әйтелмиләр икән, алар гамәлгә ашмаячак, алар яшәмәячәк». Бүгенге көн проблемасы — Татарстан художниклары ижатында иң актуаль тема. Бу өлкәдә иң актив эшләүче художникларыбыз, минемчә. В. Куделькин белән Е. Симбирин. Алар үз геройларын халыктан, тормыштан эзлиләр һәм һәрвакыт диярлек уңышка ирешәләр. Мәсәлән, Е. Симбирин Социалистик Хезмәт Герое Сәрвәр Нәфикова портретын язганда кызыклы гына иҗади табышка юлыккан. Ул героиняның хатын-кызлар арасында сирәк очрый торган профессия вәкиле — тимерче булуына артык басым ясамый, ә бәлки аның эчке дөньясын, кешелек сыйфатларын мөмкин кадәр тулырак итеп ачып бирергә тырыша. График Э. Ситдыйков «Кызыл байрак» кешеләре сериясендә гади колхозчыларның физик ныклыгын, рухи матурлыгын ачып бирә алды; художник И. Зарипов «Өйдә» картинасында яшь ана образын поэзия — югарылыгында гәүдәләндерде. В. Павловны нефтьчеләрнең данлы хезмәте, күзәтүчән художник В. Майоровны кеше күңеле, аның таб -ате, психологиясе дулкынландыра. Портрет жанрында эшләүче авторларның күбесе хезмәт кешесен гәүдәләндергәндә купшы бизәкләр кирәкмәгәилеген, хезмәт кешесе физик һәм рухи яктан бер- = тигоз дәрәҗәдә үсүе белән матур икәнлеген яхшы аңлап иҗат итәләр. Бер төркем художникларыбызны халык әкиятләре, героик дастаннар легендалар * рухландыра. Бу өлкәдә графиклар аеруча уңышлы эшләп киләләр. Мисалга Б Аль- менов, Л. Коньюранд, В. Карамышев. Т. Хаҗиәхметое, И Әхмәдиее. Р Кильдебекоа һәм химиклар культура сарае өчен бакырга чукып ясалган «Игелек батырлары» дигән хезмәт авторы Е. Киеелеваны күрсәтергә була. Без еш кына сәнгатьтә миллилек һәм интернациональлек турында бәхәсләшәбез, һәм һәрвакыт милли форма үзенең башлангычын халык иҗатыннан, фольклордан алган әсәрләрдә дә. бүгенге көн әсәрләрендә дә тулы чагылыш таба дигән нәтиҗәгә киләбез Безнеңчә, әгәр дә художник иң алдынгы марксистик-ленинчыл теория белән коралланган булса һәм үзенең әсәрләрендә халык язмышын, аның омтылышларын, хыялларын, уй-теләкләрен тулы ител яктыртса, ул чын мәгънәсендә милли була. Кызганычка каршы, милли форма, милли типлар, декоратив халык иҗаты безнең эшебездә әлеге тиешенчә файдаланылмый. Хәтта милли чыганакларга мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре аеруча зур булган бизәү сәнгатебезнең дә башка республикалар художникларының хезмәтләреннән әллә ни аермасы юк. Сынлы сәнгатьнең бу торендәге хезмәтләр күбесенчә китаплардагы, журналлардагы рәсемнәрне хәтерләтә. Берәүгә дә көчләп танмыйча, үз фикеремне әйтем, мине, мәсәлән, сатирик журналыбыз «Чаянины соңгы елларда Балтик буе республикалары һем чит ил художниклары иҗаты тәэсирендә ясалган рәсемнәр күмеп китүе борчуга сала. Милли формага игътибарсыз караш сынлы сәнгатьнең башка төрләрендә, башка жанрларында да ньпс сизелә. Республикабыз художникларының күңелен җилкендергән темаларның тагын берсе—Ватаныбыз пейзажы. Идел киңлекләре. Индустриаль пейзажны Н. Кузнецов аеруча мавыгып сурәтли. Аның нвфть ягына. Казанның һем Мәскәүнең яңа тезелешләренә багышланган полотнолары искиткеч кызыклы һем үзенчәлекле. Художниклар М Хойретдиноә. X. Хәйдәров М. Усманоелар да үзләренең иҗатларында нефть ягы пейзажына киң урын биреп килеләр. А. Прокопьев белен Г. Рөхманкулова лирик ТАТАРСТАННЫҢ СЫНЛЫ СӘНГАТЕ картиналар, Е. Зуев белән С. Неустроев натюрмортлар жанрында эшләүләрен дәвам иттерәләр. Безнең китап һәм журнал графикасына заманча яңа сурәтләү чаралары, сәнгать ысуллары алып килүче Б. Альменов, Т. Хаҗиәхметов. В. Карамышев, И. Кол- могорцева, И. Язынин, И. Әхмәдиев, Ю. Лысогорский кебек художникларыбыз бар. Сәхнә художникларының да эше уңышлы гына бара. Мәсәлән, П. Сперанский, В. Никитин, Э. Гельмс, Ө. Тумашев, М. Сутюшев, Л. Сперанская, А. Нагаева хезмәтләре Мәскәудә, Ленинградта Киевтә театр белгечләре тарафыннан югары бәя алды. Соңгы елларда скульпторлар коллективы да сизелерлек дәрәҗәдә үсте һәм ныгыды. Бу коллективта талантлы скульпторлардан Б Урманче, В. Маликов, Р. Нигьмәтуллина, Н. Адылов һәм башкаларны күрсәтергә мәмкин. В. Маликов, архитекторлар А. Спориус һәм Г. Пичуев проекты буенча, Казан шәһәрендә Совет власте өчен көрәштә һәлак булганнарга һәйкәл эшләде. Соңгы өч- дүрт ел эчендә районнар һәм колхозлар заказы буенча Ватан өчен корбан булганнар истәлегенә обелисклар әзерләнде. Республикабызның көнкүреш сәнгате беренче адымнарын ясый. Әкренләп үз керамикабыз, келәмнәребез, чүкеп ясалган әйберләребез туа. Ләкин, шуны да әйтергә кирәк, республикабызның уңышлары турында сөйли торган истәлекле бүләкләр, сәнгать әсбаплары бездә әле җитәрлек эшләнми. Безнең заманда бизәү сәнгате, техник эстетика проблемалары көннөн-көн актуальрәк була бара. Бу әле яшь сәнгать, ләкин аның адымнары ышанычлы. Алдыбызда торган бурычлар мактаулы һәм искиткеч кызыклы. Без кешене көнкүрештә дә, производствода да матурлык дөньясы белән чолгап алырга тиешбез. Республика художниклары тарафыннан уңышлы бизәлгән объектларга: сынлы сәнгать музеен, «Яхонт» ювелир магазинын (авторы Н. Артамонов), университет интерьерын һәм Казан шәһәренең башка биналарын кертергә мөмкин. В И. Ленинның тууына 100 ел, Татарстан төзелүгә 50 ел тулуга багышлап, Н Артамонов, В. Охотин, Р. Мостафин татар ашлары йортын, Е. Киселева, С. Бубенов. Е. Федоров химиклар культура сараен. «Татарстан» гостиницасы бинасын, В. Попов цирк интерьерын, И. Новоселов һәм В. Охотин цирк тирәсендәге монументаль панноны, В. Карамышев һәм Р. Кильдебеков сәүдә үзәген, А. Крылов университетның уку корпусын һәм башка бик күп биналарны, комплексларны бизәделәр. Ләкин әле болар диңгездән бер тамчы гына. Безнең художникларны, шул исәптән. Бөгелмә һәм Түбән Кама производство участоклары художникларын да киләчәктә киң планда бизәү эшләре көтә. Әнә шул зур, кирәкле эшкә кадрлар хәзерләү максаты белән Художниклар союзының бизәү секциясе предприятие художниклары өчен ике еллык семинар үткәрә башлады. Әмма югары квалификацияле кадрлар, проектчы художниклар, техник эстетика буенча художниклар хәзерләү мәсьәләсе әле һаман мөһим бурычларның берсе булып кала. Әгәр художниклар белән архитекторлар берләшеп эшләсәләр, авылларны һәм шәһәрләрне бизәү мәсьәләсе, әлбәттә, ансатрак хәл ителәчәк. Ә бит тормыш үзе безнең алга китереп куйган проблема — сынлы сәнгать белән архитектураны синтезлаштыру проблемасы — дөрес хәл ителсә, архитектура да, монументаль-декоратив сәнгать тә тәрбияви рольләрен уңышлырак башкарырлар иде. Без Совет Татарстанының сынлы сәнгате үсешенә анализ ясаганда Россия Федерациясенең 16 автономияле республикасы художникларының әсәрләре куелган күргәзмә нәтиҗәләренә игътибар итмичә булдыра алмыйбыз. Мәскәүдә КПССның XXIV съездыннан соң ук ачылган бу күргәзмә совет сәнгате үсешенең әһәмиятле бер этабы булып тарихка кереп калыр. 16 автономияле республиканың сәнгать әсәрләре әле беркайчан да болай бергә туплап һәм тулы итеп күрсәтелгәне юк иде. Күргәзмә безгә художникларга, үзара тәҗрибә уртаклашырга, бер-беребезнең кимчелекләрен, уңышларын күрергә мөмкинлек бирде. Күргәзмә шулай ук һәрбер автономияле республикада. союздаш республикалардагы кебек үк, үзенчәлекле милли художество мәктәпләре үсеп китәргә мөмкин икәнлеген раслады. Без автономияле республика художниклары иҗатында, милли үзенчәлек белән бергә, үзара якынаю, прогрессив ысуллардан үрнәк алу, социалистик интернационализмга омтылу кебек күп милләтле совет сәнгатенең нигезен тәшкил иткән гүзәл сыйфатларны күрдек. Совет Татарстаны художникларының күргәзмәгә куелган әсәрләре зур темаларга Гбвгышланулары белән аерылып тора иде. Бу бигрәк тә тематик картиналарда, пейзажларда. политик графикада, политик сатирада һәм (күргәзмәдә бердәнбер булган) агитплакатларда ачык чагылды. Зур темаларга алыну, ул темаларны фәлсәфи планда чишәргә омтылу, гомумән, Татарстан художникларының күптәнге күркәм сыйфаты. Шуңа күрә дә без фикерсез, идеясез сәнгатьне кире кагып килдек. Без, әлбәттә, сәнгатьчә сурәтләү өчен тагын да тәэсирлерәк чаралар һәм формалар эзләүгә каршы түгел. Мәсәлән, Карелия художникларыннан, Башкортстан сәнгать осталарыннан, Кавказ скульпторларыннан, Якутия графикларыннан без күп нәрсә өйрәнә алабыз. Ләкин тышкы форма белән мавыгып, эчтәлеккә, әсәрнең идея юнәлешенә игьтибар бирмәгән художникларның хезмәтләрен без кабул итә алмыйбыз. Татарстан экспозициясен карагач, сынлы сәнгатебезнең аерым төрләре һәм жанрларының тигезсез үсүе, скульптураның рәсем белән графикадан нык кына калышуы, скульпторларыбыэның композициягә җитди игьтибар бирмәүләре күзгә ташланды. Бүгенге көнкүреш сәнгатенең дә шулай уч артта калуы сизелә. Моны җиң сызганып эшләү өчен ныклы база булмау белән аңлатырга кирәктер. Театр художникларыбыз күргәзмәгә югары профессиональ дәрәҗәдәге әсәрләр белей катнаштылар. Оештыру эшләренә ныграк игътибар ителгән булса, алар бүгенге көнне яктырткан әсәрләрем тагын да күбрәк күрсәтә алырлар иде Без хәзер портрет- картина, натюрморт кебек жанрларны акрын һәм сүлпән үстерәбез. Кызганычка каршы, сүлпәнлек, аерым жанрларның артта калуы гомуми төс ала бара Моннан җитди бер нәтиҗә ясап була: художникларыбыз «кыен» бирелә торган жанрларда да уңышка ирешә алган республикаларның сәнгатенә аеруча игътибарлы булырга, алардан өйрәнергә тиешләр. Заман темасына багышланган олы хезмәтләребез әлегә күп түгел. Күп кенә художникларыбыз әсәрләрендәге стиль, композиция бертөрлелеге, төсләр ярлылыгы, әлбәттә, иҗади эзләнүләргә әһәмият бирмәү нәтиҗәсе. Аерым художникларның уңышлары күпләрнең иҗат торгынлыгын яшереп кала алмый. Күргәзмәдә катнашкан байтак кына коллективларның иҗатлары өчен характерлы сыйфатлар — заманга тугрылык, төсләр гаммасының байлыгы, гомуми иҗади күтәренкелек җирлегемдә безнең соңгы еллардагы хезмәтләребез ничектер 50—60 еллардагы иҗатыбызмы хәтерләтә. Коллективка яшьләрне тарту, яшь кадрлар хәзерләү — хәзер безнең өчен иң мөһим бурыч, Республиканы художниклар белән тәэмин итүче теп чыганак — Казан художество училищесы бүгенге сәнгать таләпләренә җавап бирерлек киң эрудицияле художникларны дүрт елда гына хәзерләп чыгара алмый Художество училищеларында бишьеллык уку системасы кертүне тормышка ашырырга вакыт Аннан соң югары квалификацияле художникларны үзебезнең республикада хәзерлегендә яхшы булыр иде Чөнки илебезнең художество вузларыннан Татарстанга җибәрелгән художникларның саны әлегә безне канәгатьләндерми Художество культурасы бетен реелубянка буйлап җәелгән һәм художниклар өчен иҗат мәйданнары киңәйгән бүгенге заманда моңа, һичшиксез, зур игътибар бирелергә тиеш. Ачыграк итеп әйткәндә, сүз Казам педагогия институты каршында художестәо-педагогика факультеты яисә Татарстан республика культура институтында изофакультет ачу турымда бара Әнә шундый факультет булганда гына республикабызның сынлы сәнгатен тизрәк үстерергә, коллективны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкин булачак Безнең хезмәтебездә тагын бер җитди кимчелек — иҗат ителәчәк әсәрнең фикере. мәгънә тирәнлеге турында уйлап җиткермичә ашыгып эшкә керешү һәм шулай ук ашыгып тәмамлап та кую. Безнең әсәрләребез арасында кайбер «урта кул. хезмәтләр очрый икән, ул еле. талант җитмәүдән бигрәк, ашыгу нәтиҗәсе Димәк. безгә художество осталыгы турында ныклап уйланырга вакыт Бүгенге заман художнигы, совет художнигы тирән фикерле әсәрләр иҗат итәргә, хальж тормышы, хальях язмышы белән бәйле икәнлеген даими рәвештә тоеп яшәргә һем, ниһаять, даими рәаоштә художество осталыгына омтылырга тиеш. Татарстан художниклары союзы —үсә торган сәләтле коллектив һәм без, КПССның XXIV съезды карарлары нигезендә аңа зур бурычлар куяр-з һәр художниктан чын иҗат дәрте белән янып җемгыяГебот халкыбыз һәм пдртмәбөз каршында тагын да эуррзк җаваплылык хисе тоеп зшлоеен таләп итәргә хахлыбыз.