Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧЕНЧЕ ЭТАП БИШЬЕЛЛЫК АДЫМНАРЫ

Ул көнне урамнар тантанага күмелгән иде. Кая карама — кызыл комач паннолар, күңелне алга әйдәп торган лозунглар, транспарантлар. Машиналарга беркетелгән транспарантлардан анда утыручыларның адресларын да укырга була: Лениио- горскидан, Азнакайдан, Баулыдан, Актүбәдән... Әйе. 14 майда республикабызга зур бәйрәм килде. Татарстан нефть ятмаларын эшкәртә башлаганнан бирле алынган җир маеның беренче миллиардын тутырган соңгы тонналар 16 сәгать 30 минутта трубопроводлар буенча илебез заводларына озатылды. Әнә шул тарихи вакыйганы хәбәр итеп, сигез нефтьче — Социалистик Хезмәт Геройлары — тыныч хезмәт ярышында яулап алган ал байракларны Әлмәттәге иң мәшһүр, зиннәтле бинаның түренә күтәрделәр, бу искиткеч җиңү турында Ленин орденлы берләшмәсе начальнигы Әгъзам Вәлиханоэ белдерде СССР Министрлар Советы председателе урынбасары, СССР Госпланы председателе Н. К. Байбаков. КПСС өлкә комитетының беренче секретаре, КПСС Үзәк Комитеты члены Ф. Табеев, ТАССР Министрлар Советы председателе Г. Усманов, СССР Нефть промышленносте министры В. Д. Шашин һәм башкалар әнә шул рухландыргыч вакыйга белән нефтьчеләрне тәбрик иттеләр Бу хәбәр, ашкындыргыч авазга әверелеп, ерак-еракларга таралды. Әле ай ярым гына элек нәкъ шушындый хәбәр карт Бакуда канатланып, илебез киңлекләренә таралган иде. Ул чакны Әзербәйҗанның атаклы нефть осталары иң өлкән нефть районнарының берсеннән миллиардынчы тонна сыек ягулык алулары турында туган илебезгә рапорт бирделәр. Аллы-артлы ике куанычлы хәбәр. Тик шунысын әйтергә кирәк: Әзербәйҗанга бер миллиард тонна нефть чыгару өчен йөз елдан артыграк вакыт кирәксә, Татарстан миллиарды чирек гасыр да үтмәстән алынды. Гомумән, безнең илдә нефть чыгару соңгы егерме биш елда әйтеп ышанмаслык тизлек белән. 15 мәртәбәгә артты. Россиядә нефть промышленносте барлыкка килгәннән соңгы 105 ел эчендә Җир куеныннан алынган 3,4 миллиард тонна сыек ягулыкның 2 миллиард тоннасы, ягъни яртысыннан күбрәге, соңгы ун елга туры килә. Нефть чыгару промышленностеның зур уңышларын соңгы елларда Көнбатыш Себердә, Мангышлак ярыматавында һәм башка өлкәләрдә яңа чыганакларны үзләштерүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Ул, барыннан да элек, техник прогресс, нефть чыгару технологиясен камилләштерү, нефть мәйданнарын үзләштерүнең фәнни нигезләнгән ысулларын булдыру катлам басымын саклау—нефть мәйданнарын эчтән һәм тирәли суландыру, катламнарга газ һәм һава кудыру кебек яңа ысуллар куллану белән бәйлә. ыйммәтле чималны җир өстенә чыгаруның терле ысулларын кешеләр элек-электән кулланганнар. Әмма ничек кенә тырышмасыннар, бу ысуллар бер нигезгә кайтып калган: җир мае катламнарда булган гайрәт белән табигый режимда чыгарылган. Берике чакрым җир астында яткан катламнарга берничек тә тәэсир итә алмаган әле кеше. Җирнең уз юмартлыгы белән бер җайга өскә калыккан сыеклыкка канәгать булып яши биргән ул. Ләкин совет галимнәре, инженерлары бу хәлгә битараф булып кала алмадылар, ф Нефть мәйданнарын эшкәртүне тизләтү һәм шул максат белән катламнарга ясалма тәэсир итү мәсьәләсе торган саен җитдирәк булып алга басты. Ниһаять, күп еллар < буе түгелгән көчнең нәтиҗәсе булып, сыек ягулыкны катламнардан су, һава яисә гаэ m белән кысрыклап чыгару ысуллары барлыкка килде. Шулай итеп, нефть чыгаруда ы икенче этап — өстән торып катламнарга тәэсир итү этабы башланды. Моның нәрсә £ бирүен ачыклау өчен үзебезнең күз алдындагы бер мисалны китерү генә дә җигә £ булыр. Әйтик, дөньядагы иң зур нефть чыганакларыннан берсе — Ромашкино ятмала- ® рын элеккечә эшкәрткәндә, андагы җир маен алып бетерү өчен берничә гасыр кирәк ф буласын галимнәр алдан ук әйтеп куйганнар иде. Ләкин совет кешеләре моны башкача а хәл иттеләр. Катламнардан нефтьне су белән кысрыклап чыгару әлеге срокны күп Q мәртәбә кыскартты. Нефть промышленностеның соңгы елларда гөрләп үсү хикмәте S менә шунда, икенче этапның башлануында инде. Әнә шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы ~ 20 елда катламнардан нефть алу коэффициенты 0,20—0,30 дан 0,40—0,45 кә җитте. а> Бу саннар безне шатландыра да, сискәндерә дә. Чөнки алар әле катламнарда бик “• күп хәзинәнең алынмый калуы турында да сөйлиләр бит. Җир куенындагы искиткеч ь байлыкның 40—50 проценты шунда мәңгелеккә ятып кала икән ләбаса. Менә шуңа да партия һәм хөкүмәтебез, нефть чыгаруда икенче этапка таянган £ хәлдә, өченче этапны башлап җибәрү, ягъни катламнарга химик юллар белән тәэсир итеп, алардан нефть алу коэффициентын арттыру бурычын куйды. «Нефтьне катламга ясалма тәэсир иту методларын кулланып чыгаруны,— диелә КПССның XXIV съезды Директиваларында,— бишьеллык азагына бөтен чыгару күләменең кимендә J5 процентына җиткерергә». Нефтьче инженерлар һәм галимнәр бу күрсәтмәне үзләренә маяк итеп алдылар һәм җир маен чыгаруны химияләштерү турында ныграк уйлана башладылар Бу ег.кодә беренче карлыгачлар күренә дә инде. Димәк, нефть чыгаруда өченче этап башланды. Катламнарның нефть бирүчәнлеге коэффициентын күтәрү — чыганакларны эшкәртүдә иң мөһим проблемаларның берсе. Бу мәсьәләдә инде галимнәр һәм инженерлар узган гасыр азагында ук уйлана башлаганнар. Күл кенә хезмәтләр язылган, байтам кына акыллы фикерләр әйтелгән. Соңгы елларда исә нефть чыгаруны интенсивлаштыру өстендә дистәләгән институтлар эшли. Алар инде катламнарга физик һәм химик тәэсир итүнең кайбер ысулларын таптылар һәм алармы тормышка ашыру өстендә эшләүчеләр инде бар. Илебезнең нефть районнарында катламнарга сыегайтылган гаэ, күбем кудыру, яисә аларга җылылык белән тәэсир итү ысуллары сынала. Безнең күршеләр — Башкортстан нефтьчеләре исә катламнарга кудырыла торган суга ОП-Ю, полиакриламид кебек күбекләнүче, юдыру сәләте яхшы булган матдәләр кушалар. Бу ысулларның ойбәт эффект бирүе расланды да инде. Тик алар әле бәтен нефть районнарына да таралып китә алмады. Нефть алуны арттыру мәсьәләсе Татарстан галимнәрен дә байтактан кызыксындыра. Фәннәр кандидаты Иван Факанович Глумов җитәкчелегендәге катлам физикасы лабораториясе коллективы шушы өлкәдә күп эш алып барды һәм катламнарга химик тәэсир итүнең гаҗәп эффектлы юлын тәкъдим итте. Катламнарга кудырыла торган суга кайбер химик матдәләр кушканда, аның тәэсир итү кече артканы галимнәргә күптән билгеле иде, әлбәттә. Күршеләре — Уфа институтындагы коллегаларының тәҗрибәсе белән дә хәбәрдар иде алар Ләкин Глумое һәм аның иптәшләре бу юл белән бармаска булдылар. Чөнки кыскача ПАВ дип аталган ул матдәләр дефицит Һәм кыйммәтле, аларны куллану алынган нефтьнең үзкыйммәтенә сугачак иде. Галимнәр арзанрак реагентлар эзләп карарга булдылар. Моның өчен сульфат (күкерт) кислотасы кулайрак булыр сыман тоелды. Безнең илдә ул аш тозыннан кала иң күп җитештерелә торган әйбер. Әйтик, 1970 елда ул 12 миллион тоннадан артыграк эшләп чыгарылды. Сульфат кислотасына тукталуның сәбәбе ул гына түгел иде, әлбәттә. Әле 1962 елда ук институт галимнәре, лаборатория шартларында тәҗрибә ясап, катламнарга су куды** ру алдыннан аңа концентрацияләнгән сульфат кислотасы кертсәң, нефть алу коэффициентының сизелерлек күтәреләчәген белделәр. Ләкин беренче тәҗрибәдән чыгып кына чаң сугу галимнәргә хас сыйфат түгел. Тәҗрибәләр тагын һәм тагын ясалды. Ниһаять, уникенчесеннән соң дөрес юнәлеш алуларына, сульфат кислотасының гаять перспективалы реагент икәнлегенә ышандылар алар. Озак эзләнүләрдән соң шул мәгълүм булды: сульфат кислотасы катламнардагы сыеклык белән реакциягә кереп үзе үк юдыруга сәләтле матдәләр барлыкка китерә. Бу исә нечкә генә каналлардагы җир маен этеп чыгаруда мөһим роль уйный. Өстәвенә, реакция нәтиҗәсендә зур күләмле җылылык бүленеп чыга, скважина забоенда температура 100 градуска күтәрелә. Нәтиҗәдә нефть тагын да сыеклана, аның агу сәләте арта. Болар нефть алуны арттыра торган өстәмә шартлар тудыра. Шулай да зур калалардагы өлкәнрәк галимнәр белән киңәшеп карарга булдылар. Әмма Татарстан энтузиастларының ачышы галимнәр дөньясында яклау тапмады. Аерым шартларда нефть белән сульфат кислотасы кушылудан сумала сыман матдәләр бар лыкка килә икән. Әнә шул «сумала» сыек ягулык юлларын тагын да томалар, нефть алуны киметер дип шикләнделәр кайберәүләр, һәм ачыш кәгазьдә килеш караңгы сейфның ерак почмагына салып куелды. Ләкин лаборатория колгективы моның белән килешмәде. Галимнәр тәҗрибәне производство шартларында ясап карарга һәм нәтиҗәләренең дөреслеген чынбарлыкта расларга дигән карарга килделәр. Тик бу эш ансаттан булып чыкмады. Сынап карагач, сульфат кислотасының да шактый кыйммәткә төшүе мәгълүм булды. Галимнәр башына тагын уй төште. Уйлана торгач, нефть эшкәртү заводларындагы кислота калдыкларын тикшереп карарга булдылар. Заводларда нефтьне эшкәрткәннән соң, кислотаның 90 процентлы концентрациясе Дә кабат куллану өчен яраксыз булып кала икән. Җитмәсә, күп кенә лредприятиеләэ бу куркыныч реагентны кая куярга белми интегәләр. Ә андый калдыклар илебез буенча елга 250—300 мең тоннага җыела. Калдыклар саф кислотага караганда 3,5 мәртәбә арзанга төшә. Кабат-кабат тикшереп караулар аның катламнарга кудыруга тулысынча яраклы булуын күрсәттеләр. Ниһаять, 1967 елның ноябренда Бондюг якларындагы 453 нче номерлы скважинага 335 тонна сульфат кислотасы кудырылды. Ике ел узгач. Яңа Елховой мәйданындагы 31 нче скважинага аны 560 тонна керттеләр. Шул ук елны тәҗрибә Көнбатыш-Ленино- горск мәйданындагы 6312 нче скважинада кабатланды. Скважиналарда кунып-төнеп ятулар, төннәр буе баш күтәрмичә исәпләүләрдән күренгәнчә, катламнарга зур күләмнәрдә кислота кудырып ясалган кайма катламнарның нефть бирүчәнлеген 12—15 процентка арттыра, ягъни җир астына кудырылган кислотаның һәр тоннасы 20—30 тонна өстәмә нефть бирә. Монысы инде галимнәрнең ныклы һөм авторитетлы сүзе иде. Ләкин меңәр тонна белән исәпләнәчәк сульфат кислотасын, эшчеләр телендә әйткәндә «коточкыч йөкне» галимнәр үзләре кудырмаячаклар ич. Бу мәшәкатьле эшкә кем алыныр? Кем?! ** ♦ Татарстан нефтьчеләре яңа бишьеллыкны үзгә шартларда башлап җибәрделәр Хикмәт шунда: хәзер республикабызда нефть чыганакларын эшкәртүнең соңгы стадн.т- се башланды. Бу стадия өчен нефгь чыгаруның стабильләшеп җитүе, продукциядә су- ның күбәя баруы, скважиналарның күпчелеген механикалаштырылган юл белән эшләтә башлау, төп фондның борауланып бетүе характерлы Бер караганда көннән-көн саега барган «кара алтын» чишмәләрен мулландыру юллары юк та кебек. Ләкин тәҗрибәле нефтьчеләр мондый чорның җитәсен белеп, сизеп тордылар. Нефть чыгаруны киметмәүнең дистәләрчә юллары алдан ук билгеләнгән иде. Максатка ирешү эчен, ин элек, әлбәттә, продукция составында суның арта баруына юл куймаска, димәк, коеларга килә торган су юлларын изоляцияләү эшләрен киң җәелдерергә ♦ кирәк. Шул JK вакытта катламнарга су кудыруны арттыра барырга, моның өчен исә s катламнарның сыеклыкны кабул итүчәнлеген күтәрергә, ягьни су кудыру скважинала- 2 рын үзләштерүнең яңадан-яңа юлларын эзләргә. Шулар белән бергә тик торучы Я скважиналарны сафка бастыруны да дәвам иттерергә. Бу эшләрнең барысы да скважиналарны капиталь ремонтлау бригадалары җилкә- — сенә төшә иде. Вәгьдәне үтәү, ягъни Татарстан җирендә берничә ел дәвамында 100 әр миллион тонна сыек ягулык алуның язмышы капиталь ремонтчылар кулында дисәң дә арттыру булмас. Скважиналарны капиталь ремонтлау цехларының эше ничек оешты- ♦ рыла, изоляция эшләре һәм су кудыр/ нинди методлар белән башкарыла — нефть а язмышын менә шулар хәл итә иде. Әнә шул таләпләр көн тәртибенә скважиналарны капиталь ремонтлау буенча — специаллашкан махсус контора булдыруны куйды, һәм андый контора оештырылды да. * Яшь коллективның берничә айлык эш нәтиҗәсе бу чараның мөһимлеген расла- ? ды. Оешу чорындагы мәшәкатьләргә һәм кыенлыкларга карамастан, эшчеләр капиталь ремонт темпларын арттырдылар, изоляция эшләренең эффектлылыгын күтәрделәр, Z скважиналарны үзләштерү һәм су юлларын томалауда яңа ысуллар куллана башла- ~ дылар. Көннәрнең берендә контора директоры, Татарстан нефте ветераны Виталий Нико- ' лаевич Каменевны һәм баш инженер Виталий Кондратьевич Петуховны берләшмәгә чакырып алдылар. Сүз катламнардан нефть алуны арттыру турында барды. Фәнни- тикшеренү институты галимнәренең яңалыгы да телгә алынды. Контора коллективына бүгенге көн белән генә яшәмичә, алгарак карау кирәклеге дә әйтелде. Киңәшмәдән соң контора җитәкчеләре уйга калдылар. Оешу чорының мәшәкатьләре бетмәгән, ремонт һәм изоляция эшләренең яңадан-яңа методлары сыналып ята — эш муеннан. Җыелышларда үзара киңәшкәч, ремонтчылар тәвәккәлләргә — скважиналарга сульфат кислотасы кудыруны да үз өсләренә алырга булдылар. Бишьеллыкның беренче елында ук катламнарга 12 мең 400 тонна кислота кертелде Шуның нәтиҗәсендә мең тонна өстәмә нефть алынды. Кәгазьдә яки телдән сөйләгәндә бөтен эш тә ансат кебек. Үзең тотындың исә бөтенләй башка. Кырыкмаса кырык мәсьәләне хәл итәргә, кыенлыкларны ерып үтәргә кирәк. Барыннан да элек, сульфат кислотасының көчле реагент булуы аптырашта калдырды. Мәгълүм булганча, ул үзе генә түгел, аның пары да, тәнгә тигәндә, яндырып ала. Киемнәрне, җиһазларны теткөләп бетерә. Аңлашыла: аны кудыру герметизациялектән юл белән башкарылырга тиеш. Кислотаның граммы да җиргә таммасын, ачык- тишеклордөн пары чыкмасын — кешеләргә хәвеф-хәтәр килмәсен Хәвефсезлек дигәннән, кислота белән эшләгәндә махсус киемнәр, противогазлар, күзлекләр, битлекләр — тагын әллә нәрсәләр дә кирәк булачак бит әле. Җитмәсә, мондый көчле кислотаны кудыру өчен махсус агрегатлар да юк хәзергә. Әнә Шул бихисап шартлар, санап очына чыга алмаслык «кирәк»ләр очсыз-кырый- сыэ мәшәкатьләр тудырдылар. Әмма чигенү турында сүз булуы да мөмкин түгел иде. Ул көннәрне баш инженер бүлмәсе сугышчан штаб урнашкан блиндажны хәтерләтә иде. Бирегә берәмләп гә. төркем-тәркем дә инженерлар керә, кызу бәхәсләр бара. Кемнәрдер ашыгып чыга һәм машиналарга утырып каядыр кабалана Баш инженер өстәленә төрле сызымнар төшерелгән, тәкъдимнәр язылган кәгазьләр җыела. Аларның кайберләре кайтарып бирелә, кайсылары җентекләп тикшерү өчен бер читкә куела Техника бүлеге начальнигы Адольф Константинович Арсеньев бүлмәсендә генә чагыштырмача тыныч иде бу көннәрне. Анда — бер геркем рационализаторлар, башлары сызымнарга иелгән, кулларда исәпләү линейкалары. Бүлме хуҗасы А. К. Арсеньев, директорның технология буенча ярдәмчесе М. Т. Быков, катламнарны гидравлик |К. У.» № 9 12» ярдыру участогы начальнигы К. А. Климов сульфат кислотасын герметик кудыру технологиясенең сызымын барлыкка китерделәр. Рационализаторлар тәкьдиме буенча, һәрберсе 100 әр кубометр сыйдырышлы зур чаннардан — булитлардан торган поездлар булдырырга, аларга тутырылган кислота һава басымы астында агрегатларга бирелергә тиеш. Ә насослардан соң юл — җир астына. Болай карап торуга ансат кебек иде бу эш! Әнә ул инде кәгазьгә төшерелгән: булитлар урынында, алар трубалар бег.ән тоташтырылган, контроль-үлчәү приборлары, саклагыч клапаннар да куелган — бар да уйланганча. Әмма болар бары да кәгазьдә генә шул әле. Аны тормышка ашыру эчен каяндыр булитлар табарга, иләмсез зур чаналар ясарге, дистәләрчә трубаларны бәгәргә, ялгарга, аларның барын да сынап карарга — тагын әллә ниләр эшләргә кирәк иде. Димәк, электросварщикларны, слесарьларны төп эшләреннән — бораулау җиһазлары ремонтлаудан аерырга, болай да начар тәэмин ителгән капиталь ремонт бригадаларын «ялангач» калдырырга туры килә. Ә дәүләт планы? Яңа бишьеллыкның беренче елында кимендә 1320 скважина ремонтлыйсы бар ич. Планнан тыш 300 скважинаны сафка бастырырга дигән вәгъдә дә үзен искә төшереп тора. Шундый вакытта коллектив каушап калмасмы, бөтен эш сүтелмәсме? Әнә шундый икеләнүләр кемнең генә башыннан узмады икән ул көннәрдә. Шулай да ремонтчыларның җиңүгә ышанычлары зур, дәрт һәм гайрәтләре җитәрлек иде. Кешеләр үзләренең ихтыяр көченә һәм фидакарь хезмәтләренә исәп тоттылар һәм ялгышмадылар. Әйтерсең дөньяның кендеге әлеге чаннарда — булитларда гына, конторада көннең көнөндә сүз шулар турында барды. Ләкин якын-тирәдәге предприятиеләрнең берсендә дә моңа яраклы чаннар табылмады. Контора вәкилләре көн саен йөзләрчә чакрым җир урадылар, күрше шәһәрләрдәге предприятиеләргә барып гозерләрен сөйләделәр, ялындылар, үтенделәр. Тик барысы да нәтиҗәсез калды: чаннар я хуҗаларның үзләренә кирәк, яисә яраксыз иделәр. Шундый көннәрнең берендә берләшмәдән яңа адрес хәбәр иттеләр. Миңлебай газ-бенэин заводының иске участогында зур-зур чаннар буш ята икән. Ремонтчылар шул сәгатьтә үк заводка юл алдылар. Байтак сөйләшүләр, кәгазьләр рәсмиләштерү һәм мәшәкатьләрдән соң, беренче булит ремонт-техника цехының ишек алдына кайтарып куелды. Әле скважинага илткәнче аның җиһазларын үзгәртел ясыйсы, җиң сызганып эшлисе бар иде. Булитны хәзерләү эшенең ремонт-механика цехына йөкләнүе аяз көнне яшен уйнагандай булды. Әле яңа оешып, аяклана башлаган 30—40 кешелек бу коллектив булган станокларын да урнаштырып бетермәгән, цехка дип билгеләнгән иске бина да ремонтланмаган иде. Бригадалардан килгән кочак-кочак заявкалар белән нишләргә аптыраган цех начальнигы Исхак Дәүләтбаев, эшкә әле генә урнашкан өлкән инженер Иван Карчин бер мәлгә өнсез калгандай булдылар. Шулай да өскә ишелеп төшкән таудай эштән куркып торыр чак түгел иде. Бөтен контора коллективының күзе шушы нәни цехка төбәлгән, өметләр шуңа багланган. ииттән ярдәм көтәргә урын юк. Салам эскертен хәтерләткән булит янында тимер чыңы яңгырады, яшен яктысы чыгарып утлар җемелдәде. Электросварщик Александр Есипов, Михаил Иванов, слесарьлардан Равил Шарифуллин, Евгений Аксенов һәм Степан Ильиннар бу тимер тавының җиһазларын ботарлый, алар урынына үзләре ясаганнарын — технологик схема буенча кирәкләрен моктажлый башладылар. Кешеләр әйтерсең хәлсезләнеп калган борынгы кәлтә-динозавр янындагы кырмыскалар иде. Ай-Һай, эше куп, яңа нәрсә, дип тормадылар, янгын сүндерүчеләрдәй җитез хәрәкәт иттеләр. Хезмәт ыгы-зыгысы бөр генә минутка да туктамады. Әмма җиһазларның барын да биредә — скважинадан еракта урнаштырып бетерү мемкин түгел иде. Куәтле машиналар булитны Канчыгыш Сөләй мәйданындагы 10 186 нчы скважинага алып киттеләр. Шуннан соң ремонт-механика цехы басуга күчкәндәй булды. Слесарьлар белән электросварщиклар гына түгел, цех начальни-ы белән әлкән инженер да шунда кунып- тәнеп яттылар. Барысы да беренче мәртәбә эшләнә, күчермәләр дә юк, күп кенә нәрсәләрне кабат һәм кабат ясарга туры килде. Ничек кенә булмасын, атна-ун көн дигәндә булит урынына баскан, җиһазлары һәм ♦ контроль приборлары да үз урыннарын алган иде. Ерак юлдан кислота кайта башлады. — Конторада киеренкелек артты, зур сынау көне якынлаша иде. Башлап җибәрү н өчен бер булиттагы 160 тонна кислотаны гына кудырып карарга булдылар. ...Нидер даулап тән буе бәрелеп-сугылыл йөргән февраль җиле таң белән тагын г да көчәйде. Ул кабалана-кабалана карны бер урыннан икенчесенә куып йөртүе, юллар- ы иы күмеп китте. Шулай да нефть мәйданнарындагы хәрәкәтне туктата алмады. Мннэә- □ ләбаш авылы янындагы тау башында җанлылык аеруча көчле иде. Кызыл флаглар белән уратып алынган мәйдан эчендә зур-эур агрегатлар, кешеләр. Тиктормас бульдозерлар кар өемнәрен һаман читкәрәк этәрәләр. Скважина ремонтлый торган мачта мәйдан уртасында мәһабәт басып торз. Аны 5? ярым боҗрага урап, агрегатлар тынып калган, мондарак коточкыч йөге белән булит = горурланып утыра. Читтәрәк культбудка, вагон-ашханә, автомобильләр. Скважина о янында да, агрегатлар тирәсендә дә кешеләр кайнаша. Алар әйтерсең лә яңа гына 1 башка планетадан очып килгәннәр, һәркайсы тупас резина киемнән, башларында н каска, маңгайларындагы зур күзлекләр аларны очучыларга охшата. Кислота тирәсендә- = геләр исә противогазлар киел алганнар. Контора директоры белән баш инженер да башкалардан аерылмыйлар. Күнекмәгән киемнән килешсез атлап, мәйданның әле бер. ■' әле икенче башына чыгалар. Ниһаять, катламнарны гидравлик ярдыру участогы начальнигы Николай Климов контора җитәкчеләре янына килде: — Бар да әзер. — Хәерле сәгатьтә,— дидо Каменев, тыныч кына — Башлагыз. Дизельләр «йөрәк кагып» куйды, аларга насослар шавы кушылды Ленин системада әле кислота түгел, солярка иде Бетен трубаларны һәм җиһазларны югары басым белән сынап карамый торып, алардан кислота кудыру ярамый иде Аккан-тамган урыннар ямалды, мәйданда процесста катнашучылар гына калды. Кулына тавыш көчәйткеч тоткан Николай Климов «капитан күперчегенә» менеп басты. Биредә хәзер фәкать ул хуҗа. Менә, Николай кушуы буенча, скважинаның үзәк япкычын ачтылар Компрессорлар пошкырды, агрегатларның берсе әкрен генә эшли башлады. Приборлардан күренгәнчә, скважина авырсынып булса да реагентны кабул итә башлады. Бераздан агрегатларның икенчесе хәрәкәткә килде. Аннан өченчесе... дүртенчесе Минутлар үткән саен, кешеләрдә киеренкелек тә кими бара. Агрегатлар тигез эшли, кислота су сыман ансат кына җир астына ага да ага. Төштән соң скважинага «Татнефть» берләшмәсе начальнигы Ә Валиханов, баш инженер В. И. Грайфер һәм нефть чыгару промышленносте министры В. Д. Шаши.« килеп төштеләр. Контораның баш инженеры В. К. Петухов кунакларны кислота кудыруның принципиаль схемасы белән таныштырды. Яңалыкның авторы И, Ф Глумов процессның асылы турында сөйләде. Министр технологиянең үзенчәлекләре, яңалыктан кетелә торган эффект белән кызыксынды, эшчеләр һәм инженерлар белән сөйләште. ЛХондагыларга уңышлар теләп, алар үз юлларына китеп бардылар. Кышкы кыска көн тәмамланганны белдереп, куәтле прожекторлар кабынды, янә- шәдәге урманнар караңгылыкта югалды. Биреде исә бар да элеккечә торып калды: агрегатлар гүли, компрессорлар пошкыра. Ә кешеләр тынгысызланып нәтиҗә көтәләр. Кинәт агрегатлар тынып калды Кетеп торучылар ни булганын аңларга елгермәде, скважина ягыннан тавышлар яңгырады: — Бетте! Бар да агрегатларга ташландылар, шау-гер килеп берсен берсе җиңү белән тәбрикләделәр. Иртәгесен баш инженер В К Петухов бүлмәсенә процесста катнашучыларның бетенесе диярлек җыелды. Беренче тәэсирләр үткән, киерелгән нервлар бераз йомшый төшкән, беренче операция турында салкын баштан ипләп сөйләшергә, тиешле нәтиҗә ясарга мөмкин иде. Авыз тутырыл шуны әйтергә була: беренче процесс технологик схеманың максатка яраклы һәм ныклы булуын күрсәтте. Кайсы яклап караганда да аңа сүз килерлек түгел. Ләкин кимчелекләр дә җитәрлек иде әле. Әйтик, төнлә эшләү өчөн яктылык җитми иде. Агрегатчылар белән җитәкче арасында элемтә шәптән түгел, кием-салым һәм саклану средстволарын ишәйтәсе, ышанычлыракларын табасы бар.. Шунысы яхшы: кем әйтмешли, төерле булса да, беренче коймак әйбәт пешкән иде. Димәк, коллектив бу зур эшне ерып чыга ала! Янәшәдән 10187 иче номерлы скважинага беренче булитны күчергәнче, яңа урынга башкалары да килә башлады. Аларны монтажлауга, автоколоннаның иң булдыклы шоферлары В Ильин. М. Шәйдуллин, Н. Зайцев һәм башкалар Кама буеннан кислота ташый башладылар. Бу юлы аны 680 тонна күләмендә кудыру планлаштырыла иде. Менә көне дә җитте Николай Марков. Сабир Минхәеров, Георгий Титов. Махиан Сәгыйров һәм башкалар агрегатларын тагын ерактагы тау түбәсенә кудылар. Скважина янында тагын кешеләр кайнады, Андрей Ильинның компрессорлары пошкырды, моторлар гүләде. Хезмәт шавы таңга кадәр дәвам итте Таң яктылыгында елмаешкан йөзләр бу юлы да процессның әйбәт, хәвефхәтәрсез узуын раслыйлар иде. Шуннан бирле иләмсез зур бу чаннар нефть мәйданнарының берсеннән икенчесенә күчеп йөри башладылар. Алар бер скважина янында атна-ун көн генә торалар да икенчесенә күчәләр. Катламнарга яңача, химик юл белән тәэсир итү бөтен нефть краенда ыгы-зыгы тудырды. Процесс булачак скважинага берәмләп тә, төркем-төркем дә нефтьчеләр килә. Татарстандагы барлык нефть һәм газ чыгару идарәләренең дә вәкилләре бар иде алар арасында Ул да түгел, конторага бер-бер артлы заявкалар килә башлады, һәр идарә процессны күбрәк аның промыселларында үткәрүне сорый иде. Кислота кудыру үз территорияләрендә барган идарә вәкилләре исә шунда кунып яталар, ремонтчыларга теләсә нинди ярдәмгә әзерләр. «Азнакайнефть» идарәсенең 4711 нче скважинасында узган төн аеруча хәтердә калган. ...Эш көйле генә бара, агрегатлар тигез эшли. Төн уртасы авыр йөк булып керфекләрне баса Әмма «Азнакайнефть» идарәсенең баш инженеры Евгений Игнатьевич Старов белән баш геолог Виктор Иванович Беженцевның кайтып ял итәргә исләрендә дә юк. Алар Николай Климовны уртага алганнар да һаман кислота турында сорашалар. Анда берничә көн элек кенә 800 тонна кислота кудырылган иде. — Беләсезме,— Ди Е И. Старов.— ике-өч көннән соң янәшәдәге скважиналардан нефть алу берничә мәртәбә артты. Дөрес, мин моны нәкъ менә кислота ярдәме, дип әйтә алмыйм. Катламга кудырылган теләсә нинди сыеклык тәэсирсез калмый. Скважинаның суны ике-ике ярым мәртәбә күбрәк кабул итә башлавы—монысы инде кислота хикмәте. Ә артык кудырылган һәр кубометр су өстәмә нефть дигән суз ул. Шуңа да кислота кудыруга биш куллап ябыштык без. Яңалык Татарстанда гына шау-шу тудырып калмады, аның турында хәбәр тиз арада бөтен Союзга таралып өлгерде. Кислота кудыру илебездә беренче тапкыр башкарыла иде шул әле. «Лениногорскнефть» идарәсенең 4087 нче скважинасы. Бөтен нәрсә әзер, агрегатларны менә җибәрәбез дип торганда, мәйдан кырыена бөтенләй ят номерлы автомобиль килеп туктады. Аннан таныш булмаган кешеләр төшеп, скважинага таба атладылар. Тик эшчеләр аларны шунда ук туктаттылар. — Без Куйбышевтан,— дип акландылар кунаклар,— яңалык күрергә килдек. Ләкин бу юлы татарлар традициягә хыянәт итеп, кунакларга урынны түрдән бирмәделәр. Алар процессны читтән генә карап тордылар. Аның каравы, соңыннан культ- будка түренә утырып сызымнар белән таныштылар, иркенләп сораштылар. Су кудыру скважиналарын кислота белән эшкәртү Башкортстан, Ухта һәм башка районнарның да нефтьчеләрен кызыксындырды. Әйе, яңалык предприятиенең исемен, денын ерак-еракларга алып китте. Ул гына да түгел, контора язмышына төзәтмә кеот- те. 1971 елның июненнән ул катламнардан нефть алуны арттыру һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсе итеп үзгәртелде. * • » Октябрьның 54 еллыгы якынлашкан көннәрдә идарә коммунистлары чираттагы җыелышларына килделәр. Трибунага баш геолог Әнәс Калимуллин күтәрелде: — Быелның узган ун аенда,— диде ул,— катламнарга 10 мең тоннадан артыграк кислота кудырылды. Нәтиҗә әйбәт һәм шатлыклы. Скважиналар суны элеккегедән 1.5—1.7 тапкыр күбрәк «йота» башладылар. Димәк, бу өлкәдә алдыбызга куелган бурычның үтәләчәге шобһәсез. Шунысы куанычлы, кислота белән мавыгу төп эшкә, ягъни скважиналар ремонтлауга, һич кенә дә зыян китермәде. Ун айда 1142 скважина сафка бастырылды, шуның 27 се планнан тыш. Баш геологның доклады, асылда, коллективның бишьеллык задаииеләрен уңышлы үти баруы турында рапорт иде. Шулай да коммунистлар үзләреннән канәгатьләнеп утырмадылар Башкарылган эшнең нефть чыгаруның өченче этабына әлегә беренче адымнар гына булуын яхшы аңлыйлар иде алар. Бишьеллык ахырына кадәр барысы 90 мең тонна кислота кудырырга, 100 скважинаны төрле матдәләр белән куертылгач су белән эшкәртергә, битум ятмаларын эшкәртүнең яңа методларын табарга кирәк. Бу эшләр исә скважиналарны ремонтлауның үсә барган планына зыянсыз башкарылырга тиеш. Кислота кудыру эшләрен тагын да яхшырак оештыру мәсьәләсе бигрәк тә әһәмиятле. Чөнки әлеге технологик схема үзен акласа да, шактый кимчелекле Ул катлаулы. Гадирәк схема эшлисе бар. Булитларны күчереп йөртү гаять күп вакытны ала. Аларны тәгәрмәчләр өстенә кую көн үзәгенә басты. Кислотаның үзен ташу да өлегә кадәр зур проблема булып тора. Коммунистлар нигездә менә шулар турында сөйләштеләр Әйе, Татарстан нефтьчеләре нефть чыгаруның өченче этабына беренче сукмакны салдылар. Әмма ул сукмак җиңел, такыр олы юлга әверелгәнче шактый эшләр башкарасы бар әле.