Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮП ЕЛЛАР АША

 

Евтушенконың «Казан университеты» диген поэмасы нигездә • Россиядә демократик көчләрнең туплануы, революцион идеяләрнең тәмам өлгереп җитүе хакында. Шагыйрь Казан университетына тегеләйме-болаймы бәйләнеше булган тарихи шәхесләрнең һәркай- сына диярлек аерым бүлек багышлый. Әсәрнең төп темасы әнә шул тарихи шәхесләрнең катлаулы язмышларын, тарихи вакыйгаларны, аерым эпизодларны, характерларны бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләү ярдәмендә ачыла. Поэманың эпиграфыннан ук башланган фәлсәфи антитеза. беренчедән, революциягә кадәрге Россияне безнең күз алдыбызга бөтен тулылыгы белән китереп бастырса икенчедән, ул авторның үз геройларына, үзе тасвирлаган күренешләргә мөнәсәбәтен билгеләү, бәя бирү чарасы булып тора. Моны бигрәк тә «Магницкий», «Лобачевский» дигән бүлекләрдә ачык күрергә мөмкин. Бер-берсенә капма-каршы куелган һәм шул ук вакытта бер-берсен тулыландырыл, ачыклап килгән бу бүлекләрдә укучыны һәр шигырь юлын йотлыгып укырга мәҗбүр итә торган ниндидер яшерен көч, бердәмлек бар. «Казан университеты» поэмасындагы иң уңышлы бүлекләрнең берсе — Лобачевский турындагы бүлек, һәр строфасында, һәр юлында телнең афористик көче сизелеп торган, үзенчәлекле лирик буяулар белән чын сәнгать югарылыгында эшләнгән шигъри күренешләргә бай булган бу бүлектә авторның потенциаль мөмкинлекләре тулысынча файдаланылган. Хөр фикерле, кыю, чын мәгънәсендә гуманист Лобачев- скийның антиподы — патша режимына колларча баш иеп, ирек сүзеннән коты алынып яшәүче, хамелеон характерлы Магниц- кийны автор менә ничек сурәтли; Чинга табыну гына аны Илгә тугры итеп йөртә. Вольтерга да баш ияр ул, Вольтер утырса тәхеткә. Толстой хакындагы бүлектә авторның революцион идеяләрнең өлгереп җитүен бөтөн тулылыгы белән күрсәтү максаты ничектер тараебрак китә, шигъри картиналар гомуми иллюстрацияләрне хәтерләтә башлый. Әлбәттә, рус дворяннарының алдынгы вәкилләре элекэлектән халык язмышы өчен борчылып яшәгән. Аларның язмышы ил, халык язмышыннан аерылгысыз булган. Ләкин бу фикердә шигъри ачыш, шигъри яңалык юк диярлек. Шуңа күрә шигырьнең формасы оригиналь, кызыклы булса да, шагыйрь әйтергә теләгән фикер тулысы белән ачылып җитми. Вера Фигнер истәлегенә багышланган юллар да ничектер салкынрак. Аларга шигъри хис, шигъри кайнарлык җитенкерәми шикелле. Ә менә «Щапов», «Илья Ульянов» дигән бүлекләр образларның көчлелеге, тирәнлеге ягыннан да, кеше психологиясенең бөтен нечкәлекләре истә калырлык итеп сурәтләнүе ягыннан да һәм, ниһаять, узган гасыр тормышын кызыклы, мавыктыргыч шигъри детальләр ярдәмендә образлы итеп чагылдырылуы ягыннан да әле генә искә алынган бүлекләрдән күп өстен тора. Талантлы, ләкин йомшак характерлы галим Щаловның язмышы, чыннан да, өметсез. Өметсез генә түгел, коточкыч. Аның рухи дөньясының вакытсыз җимерелүендә, яшьлек бунтарьлыгының вакытсыз сүнүендә, әлбәттә, патша җәмгыяте гаепле. Шагыйрь бу фаҗигане ышандыргыч итеп, күңел тетрәткеч итеп сурәтли. Профессор Лесгафтның һәм Илья Ульяновның кешелек сыйфатларын тасвирлаганда, Е. Евтушенконың шигъри сәләте тагын да ачыла төшә. Артта калган ярым феодаль җәмгыятьне революцион үсеш юлына чыгарырга тырышучы халыкка аң-белем бирүне үзенең иң изге бурычы итеп санаучы рус Е интеллигенциясенең катлаулы язмышын гына түгел, шул заманга хас әһәмиятле нюансларны да шагыйрь сәнгатьчә дөрес чагылдыра. Поэмада образлы фикерлеү ягыннан да, хисләрнең чисталыгы, сафлыгы, кайнарлыгы ягыннан да иң камил шигъри юллар Володя Ульяновка багышланган бүлектә. Яшь Ульянов образы тыйнак та, малаем да, искиткеч көчле дә итеп бирелгән. Кайбер эпизодларда ул хәтта легенда, эпос героен хәтерләтә. Кыскасы, бу бүлектә шагыйрьнең иҗат фантазиясе һәм реаль чынбарлыкны дөрес аңлавы гармоник рәвештә үрелеп бара һәм мондый бәйләнеш, һичшиксез, тормыш картиналарын, аерым эпизодларны ничектер тулырак, баерак итеп күз алдына китереп бастыра. Поэмадагы вакыйгалар үскән саен, аның тыгызлыгы да арта, динамикасы көчәя, масштабы киңәя. Оригиналь шигъри мотивлар белән баетылган эпик башлангыч алгы планга чыга. Поэма, ничектер, киңәеп, җәелеп ага башлый. Әсәрнең беренче бүлекләрендә чагылыпчагылып киткән фрагментларга тартым эпизодлар инде бөтенләй диярлек очрамый. Эмоциональ киеренкелек, субъектив фикерләү аша тарихи һәм психологик дәреслеккә объектив бәя бирү, аерым шәхесләрнең сүзләре аша массалар теләгем чагылдыру — болар «Шимбә» дип исемләнгән һәм Александр Ульянов турындагы бүлекләр өчен уртак сыйфатлар. Ә инде «Татар җыры» бүлегендә Е. Евтушенко патша хөкүмәтенең төрле милләт халыклары арасында дошманлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга тырышуын бөтенләй үэгә шигъри төсмерләр табып үзенчә трансформацияли. Килер бер көн: Вирысы өчен үртән иман булыр. Урткк дога җирдә яңгырар: Кешедан гайре юктыр һичбер алла, Үз-үземә кеше пәйгамбәр ... Киләчәккә зур өметләр баглаган олы җанлы кешеләр әнә шундый көннәр өчен көрәшкәннәр. Аларның берсе — Россиянең беренче марксисты, 17 яшьлек Кола Федосеев — караңгы илнең коточкыч авыр шартларына түзә алмыйча, сөргендә үз- үзен үтерергә мәҗбүр була. Шагыйрь аның изге максатка багышланган кыска гомер юлын тасвирлаганда яктырак, ачыграк лирик буяуларга мөрәҗәгать итә. Аннары ритмик агымның кискен генә үзгәреп китүе дә бу бүлеккә ниндидер үзенчәлекле яңа аһәң, яңа моң өсти. Гомумән, ритмның, шигъри үлчәүнең әледен-әле үзгәреп торуы әсәрнең художество функциясен көчәйтә, эмоциональ киеренкелекне тиешле югарылыкта тотарга ярдәм итә. Яшь Ленин, студентлар сходкасына катнашып, беренче мәртәбә кулга алына. Поэмадагы соңгы бүлекләрнең нигезенә әнә шул вакыйга салынган. Бу бүлекләр монументальлеге, тарихи гомумиләштерелгән масштаблылыгы. аналитик фикерләүгә бай булулары белән үзенчәлекле. Шагыйрь җитди иҗтимагый теманы яшьлек, киләчәк турында уйланулар, иҗади эзләнүләр җирлегендә чишә. Әй сми. яшьлек, оч биектә Хөкемдар бул. гел яшь вуз скц. һәм бергэ-бер көрәшләрдә. Ут белән боз көрәшкәндә Көрәш бул син„ Ленин яшьлеге — революция яшьлеге, Октябрь ватаны яшьлеге. Шушы мәңгелек темага Е. Евтушенко өлгергән акыл, чарланган каләм белән керешкән һәм, иксе»* чиксез әдәбият диңгезендә үз юлын табып, бу изге миссияне уңай хәл иткән