Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКМӘТЛЕ ДӘ ҖЫРЫ, ДӘРТЛЕ ДӘ

(Шагыйрь иҗаты турында уйланулар) Язмышлары, ялгышлары белән Әрни-әрни сөйдем илемне. Әгәр дә ваз кичсәм илдән-телдән, Син мине үз итәр идеңме? Н. Арсланов Л Веллар уртасында шагыйрь Нури Арсланов «Кордашлар җыры» исемле * ВII шигырь язган иде. Композитор тарафыннан көй язылып, ул шигырь чыннан да җыр булып китте. Анда мондый юллар бар: Солдат булып йөрдек сугышларда. Үттек таулы-ташлы юллардан... Ни кичмәде безнең бу башлардан. Ни килмәде безнең куллардан. Гаҗәп түгел чәчкә чал керсә. Булса да тик кырык яшь безгә! 10 еллап гомер үтте. Бу җыр үзгәрде. Исеме дә, сүзләре дә, көе дә. Ир уртасы — илле яшь, дигәннәр. Кемнәр безне картка саныйлар!! Егетләрчә әле безнең хәлләр. Кемнәр шуны күрә алмыйлар!! Картаербыз, белки, без йөздә— Хәзергә тик илле яшь безгә. Тагын 10 ел үтте. Бу юлы шагыйрь әлеге җырны кабат үзгәртеп тормады, инде моны яңадан эшлисе юк дигәндәй, «Ир уртасы — илле яшь» исеме белән «Моңсар» исемле зур сайланма китабына кертте... Мәсьәлә ачык: картаербыз, бәлки, без йөздә... Хәзергә — шигырьләр, шигырьләр... Акыл белей эш ит диләр миңа... Ә йөрәкне кая куясы) Анда һаман әле давыл уйный. Анда һаман «җеннәр оясы!» Аның әле амур укларыннан һаман килә яра аласы. Булса булыр икән бу кадәр да Тынгы белмәс адәм баласы!.. Типсәң тимер өзәр чак узса да. Мин калышмыйм әле ярыштан, Мәйдан тотсам — исемем генә түгел, Бетен рухым, җисмем арыслан. ('Азат җанлы булып туганмын мин»/ Азмы җирдә тумый картайганнар)! Син картайгач, бер ту яңадан! Олыгайган саен хәят телим. Мин яшәгән саен яңарам. (•Пилигрим») Эшләр менә шулай тора шагыйрь Нури ага белән Берәүләо аны «һаман яшь, һаман көләч» ди, икенчеләр аны «бөтен җаны белән елмаючы итәша ди. Шагыйрь үзе дә моны инкарь итми. Баштук, ахры, күзгә чалындым мин: «Яшь, диделәр, яңа!» — диделәр. Ә картайгач: «Бу яшәгән саен Гел яшәрә бара!» — диделәр. (•Мин бик рияа») Шулай да 60 ел гомер ителгән. 60 яз кичелгәи. Хәер. Тукаебыз әйтмешли, «шагыйрь күңелендә кыш булмый да, кар яумый», анда гел яз. «Йөрәк әле һаман >• унсигездә». Тик акыл гына менә бераз өлкәнрәк бугай. Еллар шуңа ишарәли Күпме 2 җир гизеп, күпме юл үтеп, кемнәр белән генә очрашылмаган да кем язмышларына - гына шаһит булынмаган! Никадәр шатлык тагылмаган да, ничаклы сагыш кичерелмәгән!.. Н. Арсланов 30 еллык иҗат гомерендә 20 дән артык китап чыгарган шагыйрь “ Алар — төрле пафоста, төрле темага язылган, күләмнәре дә терпе булган (кайсы < 25 бит, кайсы 400 биткә якын), әлбәттә, әдәби кыйммәтләре ягыннан да төрле дәрә- — җәдә торган китаплар. Арада 50 елларда чыккан, хәзерге поэзиябез югарылыгыннан караганда йомшаграк басмалар белән беррәттән, Н. Арслановны зур шагыйрь ител таныткан «Моңсар» кебек китаплар да бар. Шуңа естәп күпме тәрҗемә! Җыйсаң, алар, ихтимал, 20 табактан да артып китәр. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, «зур тау булыр иде иткән хезмәт, өел куйсаң аны әгәр дә» Әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан ничек кабул ителгән бу хезмәт һәм тәнкыйть аның иҗатын ничек бәяләгән соң! Н. Арслановның, ша-ыйрь буларак, татар совет поэзиясе үсешенә керткән елеше, үзенчәлеге, көчле һәм йомшак яклары нидән гыйбарәт? Шагыйрь китапларын тагын бер кат укып танышу процессында шундыйрак сораулар туды һәм аларга җавап эзләү нияте белән мин. хәл кадәри, Н. Арсланов иҗатына карата үз вакытында матбугатта күренгән мәкаләләрне карап чыктым. Бер дә юк түгел икән рецензияләр, беркадәр бар икән, заманында чыккалаганнар икән. Менә Фатих ага Хөснинең моннан нәкь 20 ел элек «Совет Татарстаныьнда (4 сентябрь. 1952 ел) чыккан мәкаләсе. Ул Н. Арслановның «Мәхәббәт» исемле китабына кергән «Ай Хян белән Ли», «Корея геле», «Мәхәббәт» поэмаларына (рецензент алар- ны поэма дип түгел, мәхәббәт хикәяләре дип атый) анализ ясаган. Шагыйрь С. Хәким, республикабызда нефть промышленностеның кеннөн-көн күзгә күренеп күтәрелүенә соенеп, инде «кара алтын» яклары кешеләре турында җырлар, поэмалар тууына куанып, Н. Арслановның «Девон фонтаннары» китабы турында фикерен әйтел чыккан. Шул ук «Совет Татарстаны»нда Л. Җәләй шагыйрьнең «Рус кызы» исемле поэмасы хакында чыгыш ясаган. Шактый еллар узгач, Н. Арслановның «Ак таңнар» исемле чагыштырмача күләмле җыентыгы турында И. Саттаров «Социалистик Татарстан»да «Шигърият тавы каршында» исемле рецензия бастырган. Үз вакытында Ә. Исмак, Ш. Максудова, Р. Фатиховлар шагыйрь иҗатына үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерел ХИКМӘТЛЕ До ҖЫРЫ, ДӘРТЛЕ дә чыкканнар. Төрле елларда чыккан китапларга 3. Мансур, С. Хәким, М. Садрилар кереш сүз язган. Ихтимал, миңа очрамаган, мин тапмаган мәкалә, язмалар тагын бардыр. Димәк, үз вакытында шагыйрь иҗаты турында беркадәр язылган икән. Ләкин шунысы бар, бу мәкалә-рецензияләрнең һәммәсе дә я китап чыгу, я юбилей уңае белән язылган. Ә менә шагыйрьнең бөтен иҗатын яктырткан, гомумиләштерүләр һәм нәтиҗәләр ясаган күләмле мәкаләләр юк диярлек. Ниһаять, бу язма да юбилей уңае белән языла. Төрле «уңай»лар белән язу, гәрчә күп яклардан акланса да, гадәттә әдәбият та» рихында зур эз калдыра алмый. Дөресрәге, андый мәкаләләр объектив ук булып бетә алмый. Мәсәлән, китапка кереш сүз язучы кеше, беренче чиратта, әсәрнең уңай яклары турында сөйли, һәм бу табигый. Юбилей уңае белән сүз әйтүче дә, кагыйдә буларак, әдип иҗатының күркәм якларына күбрәк туктала. Н. Арсланов бүгенге татар шигъриятендә ниндирәк урын тота һәм ул кай ягы белән үзгә шагыйрь? Гомумән, безнең кемнәребез бар соң? Бүгенге шигъриятебез шактый көчле. Артык күп булмасалар да (бәлки, шагыйрьләр йөзәрләп була да алмыйлардыр. Хәтта хәзерге рус поэзиясендә дә бик талантлы шагыйрьләрне дистәләп санау кыен. «Хакыйкатьне әйтеп бирү өчен бер Толстой җиткән, бер Тукай»), шагыйрьләребез юк түгел, алар бар. Сабыйларча беркатлы, интеллектуаль Туфаннары, халыктагы хәкимлекне һәм сабырлыкны үзенә җыйган зирәк Хәкимнәре, чәнечкеле Карәхмәтләре, әрем телле Гамилләре, самими һәм шук Шәүкәтләре, моңлы романтик Илдарлары, дистәләрчә сәләтле яшь шагыйрьләре... һәм тагы шушы ансамбльдә үзенчә аерылып торган горур һәм затлы Нури ага Арсланов бар. Ул үзенең килеш- килбәте белән (аны шәхсән белмәгән, күрмәгәннәр өчен рәсеме белән) классик мәгънәдәге борынгы интеллигентны хәтерләтә. Ни өчен шәхеснең, күңеленнән бигрәк, шәкли ягына кагылдым. Чөнки кеше күзендәге кешеләр — әдәбият-сөнгать кешеләре өчен бу да бик мөһим. Эстетик байлык халык массаларына тирән үтеп кергән чорда, рухи иҗатчылар белән материаль байлык тудыручыларның интенсив аралашуы, берлеге заманында, әдип кеше һәр яктан сынала: кыяфәте дә, үзән тотышы да, шәхси тормышы да, әйткән һәр сүзе дә. Тыңлаучыда, шәхес буларак, уңай тәэсир ясыйсың икән, ул синең иҗатыңа да бүтәнчәрәк — яхшырак караячак, игътибарлырак булачак. Бу — әлбәттә, беренче сыйныфларда ук өйрәтелә торган хакыйкать. Ләкин бу хакыйкатьне форсат чыгып искә төшерүдән зыян юк. Сукбай булып халыкның исен китәрә торган заманалар узды. Әдип һәрчак әдип булырга тиеш. Интеллигент әдип дигәч, Пушкиннар, Байроннар, Ролланнар, Фадеевлар, Ибраһимовлар, Дәрдмәнд- ләр, Рәмиевләр, Кутуйлар бар кыяфәт-сыннары белән күз алдына киләләр. Бу яктан Н. Арсланов — татар язучылары арасында байтак яшьләргә үрнәк булып торырлык интеллигент әдипләрнең берсе. Н. Арсланов — чыгышы белән Казагыстаннан. Ул 1912 елда Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә туа. Күкчәтауда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килә. Сәнгать техникумында укый. Аннан соң Татарстанның Кукмара районында рәсем, әдәбият укыта. 1934—36 елларда Кызыл Армия сафларында була. Тыныч хезмәттә берничә ел эшләүгә Ватан сугышы башлана. Н. Арсланов беренче көннәрдән, үк фронтка китә. Рота командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугышчан батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә. Яралана. Сугыштан соң Татарстан китап нәшриятында, газета редакцияләрендә художник булып эшли. Шул ук вакытта һәр мөмкинчелекне иҗат өчен, шигърият өчен файдаланып калырга тырыша. Ә соңгы сигез елда Н. Арсланов «Казан утлары» журналының поэзия бүлеген җитәкләде. Анкета мәгълүматларын санап чыгу, әлбәттә, җиңел. Тормыш итү, яшәвеңне мәгънәле итү, ай, катлаулы! Бер шигырендә шагыйрь болай дигән иде: «Ярты гасыр җирдә яшәдем мин, бер гасырлык хәлләр кичердем». Ә «Тәрҗемәи хәлем» дигәнендә мондый юллар бар: Төрле хәлләр кичте баштан — сабыр кылдым. Башкалардан калышмадым — сафта булдым; Кагылсам да, сугылсам да авыр юлда, Бирешмәдем, мин абынган саен тордым. Ип каршында абруй очен керәштем мчн. Башкалардай борчылдым, көнләштем, ләкин Кызыксам да күреп миннән өстеннәрне. Түбәннәргә карап күтәрмәдем борыным. Тырышмадым җитди булып кыланырга. Язмаганны сыктанырга-соранырга. Яшәмәвем ечен каш-кабагым тоеп — ♦ Гомерлеккә мин сакаллы сабый булдым. п Н. Арслановның укучыларга ирешкән беренче сүзләре — «Мәхәббәт» һәм »Рус ч кызы». Беренчесе госпитальдә дәвалану вакытында 1942 елда азылгам һәм бер елдан х соң «Совет әдәбиятыннда басылып чыккан, икенчесе — бераз еонрак. Заманында алар 5 авторны таныткан әсәрләр була. Сугыш вакытында һәм соңрак бу әсәрләр укучылар- _ да патриотик хис тәрбияләүдә, һичшиксез, зур роль уйный. «Рус кызы» турында х 50 елларда бик күп мактау сүзләре әйтелә. Ләкин бүгенге поэзия биеклегеннән, 5 шигъри әсәрләргә бүгенге таләпләр югарылыгыннан караганда, бу поэманың байтак " кына йомшак яклары да күренә. Акланмаган озынлык күзгә бәрелә, тасвирчылык. =t риторик купшылык үзен нык сиздерә. ы Үз вакытында Зоя Космодемьянская батырлыгы турында бүтән шагыйрьләр дә н язды. Төрле халык шагыйрьләренең байтак әсәрләре чыкты. Кабат укып карыйм, ча- S гыштырам, уңай якларын табам. Әмма, барыбер, бу поэма Н. Арслановның әйрән- 2 чегрәк әсәре. Чын әсәр, шигырьме ул, хикәяме теләсә кайсы вакытта да, теләсә * нинди биеклектән караганда да, дулкынландыра, әсир итә. «Рус кызы» поэмасы — ул ф еллардагы поэзиянең типик бер үрнәге. Гомумән, никадәр генә аяныч булмасын. _ 50 еллар татар поэзиясе укучыларны зур һәм тирән мәгънәле шигъри әсәрләр белән s артык куандыра алмады шул. Беркадәр формальрәк булса да, Н. Арсланов иҗатын берничә чорга бүлеп карарга мөмкин. 43— 50 нче еллар — өйрәнү чоры, 50—60 нчы еллар — чыныгу чоры п 60 нчы еллардан бүгенгегә кадәресен елгерү чоры дип атарга мөмкин. Беренче чор — тулысы белән диярлек Бөек Ватан сугышы тәэсирләреннән туган Q иҗат. Шагыйрьнең төп нияте — «җиңелмәс» фашист илбасарларын җиңгән, «дошман башын хурлыкка сала алган» совет халкының кеченә, рухи бееклегеиә дан җырлау х Иҗатының бу чорын күзаллау өчен, югарыда әйтелгән поэмалардан тыш, «Авылда*. ® «Сугышчы төне». «Хат». «Дустымны сагынганда» шигырьләрен китерергә мемкин. Су- с_ гыш турында шагыйрь бу елларда байтак язса да. аның сугыш мөнәсәбәте белән язылган «Билгесез солдат кабере янында», «Триумфатор булып», «Адым саен әкият», «Унике батыр турында баллада» кебек көчлә әсәрләренә соңрак туарга насыйп булды. Шунысы характерлы, сугыш турында ул, кайберәүләр кебек, «мин Берлинны алдым!» дип деклоратиә рәвештә сөйләми. Гомумән сугыш хәлләрен Н. Арсланов бөтен авырлыгы һәм дәһшәтлелеге белән бирергә омтыла. Шушы омтылыш һәм билгеле бер дәрәҗәдә шуңа ирешү аның әсәрләрен ышандырырлык итә до. Шагыйрьнең икегнче чор иҗаты тематик диапазонның киңрәк һәм әдәби осталыкның чагыштырмача камилрәк булуы белен характерлы. Җирдә тынычлык очен көрәш —Н. Арслановның 50 еллар иҗатының төп бер мәгънә :е шул. 7—8 елын фронтларда уздырган, утны-суны кичкән солдатшагыйръ очен бу бик табигый. Уя елларда Кореяда барган сугышлар, халыкара хәлчең киеренкелеге тынычлыкның кадерен белергә, аның өчен көрәшергә кирәклекне һәр даим искәртеп торды. Н. Арсланов. Коров халык иҗатын өйрәнел, күлемле байтак шигырь-лоэмалар (•Керов гөле» «Ай Хян белән Ли», «Дааыя кызы» һ. б.) иҗат итте. Тынычлык өчен кереш ул, иң бәрәнче чиратта, Ватан хакына фидакарь везмот итү. Татарстанда нефть промышленностеның үсеп килүе, нефтьчелер-ең тырыш хезмәте шагыйрь күзеннән читтә кала алмый. Н. Арсланов, беренчеләр дә- булып, алар турында шактый кызыклы шигъри әсәрләр тудырды. 1953 елда чыккан «Девой фонтаннары» асылда җир асты байлыгын кояшка чыгаручы хезмотчәинәр турында иде. Уа елларда Н. Арсланов сүзләренә 3. Хәбибуллин тарафыннан язылган аБаулыл.тр» җыры гаҗәел популярный яулады. Байтак еллар буе бу җьрны бөтенләй нефть исе килмәгән чит якларда хетта малай-шалайга кадер җырлап йөрде. Н. Арсланов бу елларда балалар өчен дә байтак язды. «Карамай малай әкияте», «Сыерчык», «Ауда» кебек китаплар әнә шундыйлардан. Н. Арслановның сугыштан соңгы 15 еллык хезмәтен тәкъдир иткән хәлдә, икеләнмичә шуны әйтергә мөмкин: иҗатының иң игелекле һәм күпләрне куандырган өлеше соңгы ун елга туры килә. Аның бу вакыт аралыгында язылган шигырьләре турында һичбер ташламасыз сөйләп, фикер әйтеп була. Әгәр Н. Арсланов элегрәк бу тормышта катнашучы-шагыйрь булып чыгыш ясаса, хәзер ул бу тормышта хуҗа- шагыйрь, шәхес-шагыйрь булып сүз әйтә. Мәкаләнең кереш өлешендә үк сүземне шагыйрь соңгы елларда иҗади яшәрде дип башлаган идем. Табигый сорау туа: бу яңарышның сәбәбе нидә соң? Ни өчен аның яшендәге яки аннан өлкәнрәк байтак сәләтле шагыйрьләр иҗатларында этаплы «сикереш» ясый алмаганда, Н. Арсланов шигъриятнең алгы рәтенә чыга алды? Барыбыз өчен дә бу метаморфозага сәбәпфакторлар байтак булырга тиеш. Минемчә, бу яңарышның төп нигезе түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Беренчедән, Н. Арсланов — тумыштан шагыйрь булып туган җан («үзең хәким, үзең дивана»), һәм бу табигый талант өстенә аңа кеше буларак күркәм сыйфатлар: әдәплелек, затлылык, чама хисен нечкә тою («тырышмадым җитди булып кыланырга, язмаганны сыктанырга-сораныр- га»), зирәклек һәм горурлык хас. Шушы асыл сыйфатлар заманның төрле җил-давылларыннан аның шагыйрьлеген исән-аман саклап алып чыкты да шикелле («сугыш аты кебек мин. мөлдерәп, күзләреңә 1 карап яшәдем»). Икенчедән, Н. Арслановның иҗади күтәрелүенә 60 еллар башында илнең рухи тормышы кичергән үзгәрешләр, иҗади атмосфераның кешелекле һәм дустанә булуы, әдәби мирасның классик әдипләр исәбенә баюы һәм. гомумән, әдәби хәрәкәтнең тулы канлы булуы уңай тәэсир итте. Шунысы да бар: әдәби-иҗтимагый тормыштагы бу уңай үзгәрешләр, беренче чиратта, иҗатта үзенең анык кредосы, ил, халык сулышына сизгер күңеле һәм инанган позициясе булган, әдипнең иҗтимагый тормыштагы миссиясен ачык белгән, илсөяр табигатьле көрәшче шагыйрьләргә шифалы булды. Кайберәүләр иҗатында, кызганычка каршы, бу яңарыш үзен сиздерә алмады. Өченчедән, Н. Арслановның яшәрүенә аның яшь иҗатчылар белән тыгыз иҗади бәйләнештә булуы да билгеле бер роль уйнады. Яшьләр белән тулы аңлаша алу — яшь була алу дигән сүз ул. Яшь шагыйрьләргә үзенең иҗаты белән йогынты ясаган хәлдә, ул үзе дә кирәк чакта яшьләрдән өйрәнә алды. Чөнки һәр яшь иҗатчы әдәбиятка үз дөньясы, үз кызыгы белән килә. Аңа сизгер күңел битараф кала алмый. Моннан берничә ел элек «Татарстан яшьләре» газетасында Нури ага үзе дә болай дип язып чыккан иде. «Соңгы биш-алты ел эчендә... бик күп талантлы, өметле һәм бик җитди яшьләребез әдәбиятның киң һәм изге мәйданына кыю адымнар белән килеп керделәр. Аларның һәркайсының бер дә кабатланмаган үз җыры, үэ моңы, үз авазы бар. Мин бу яшь шагыйрьләребезгә карап шатланам да, сокланам да. Алар безнең хакта ни уйлыйлардыр, ә менә миңа аларга карап үз тупларымны еш чыбыркыларга туры килә». («Татарстан яшьләре». 1969 ел. 51 сан.) Өметле дә мин. Бәхетле дә мин! Тик, яшьләр, сезнең Язмышны көнлим: Ник сезнең белән Кордаш түгел мин! Яңа үрләргә Ак юл, туганнар! Яшьләр, сез нинди Бәхетле җаннар! (•Ник кордаш түгел») ' Ил, халык күзенә. Яшьлегенә күңеле белән булса да һәр даим якыная алган кеше, ул — яхшы кеше. Н. Арслановның соңгы еллардагы иҗади йөзен аның Туган ил, туган җир турында уйлану рәвешендә язылган шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы билгели Бу шигырьләр әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте һәм шагыйрьнең үзенә хөрмәт, ихтирам китерде. Шагыйрь Туган ил. Ватан төшенчәсенә фәлсәфи мәгънә ф еала һәм аны югары поэтик осталык белән укучыга җиткерә ала. Шагыйрь өчен Ватан төшенчәсе конкрет, ул аңа үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән газиз. Ватан КИК У" Татарстан да, казакъ далалары да, Кырым ярлары да. Идел буйлары да. Шулай да шагыйрь өчен туган казакъ далалары һәм үзен кеше иткән, шагыйрь иткән Иөзан аеруча кадерле. казакъ даласында, атта, иярдә, Казан каласына — җирләргә. Бу туфракта минем туган илем, йорт корганнар монда бабамнар. Монда минем акчарлаклы Иделем, Үз халкым, үз республикам бар! Шагыйрь, кем генә һәм кайда гына булса да, үзенең бала чагыннан үсмер чагыннан китә алмый. Дөресрәге, уп аннан китмәскә тиеш. Бала чак, авыр үткәйме, җиңел- X ме. барыбер, һәр иҗат кешесе өчен бетмәс-төкәнмәс саф чыганак. Бала чак — кеше- “ нең дөнья белән эчкерсез, дипломатиясез сөйләшкән чагы, аңлашкан чагы... _ миңа илһам аты биргән Далаларым искә төшкәндә Мин әйләнәм кабат бүз балага — Җан яшәрә, күңел нечкәрә. («Далаларым») Н. Арсланов үзенең бала чагы үткән Кызылъяр. Көрәкәү, Күкчәтау яклары д. Колынды, Күксөңгер далалары турында кешелекле һәм тирән мәгънәле байтак шигырьләр иҗат итте. «Далаларым», «Көрәкәү икмәге». «Сабира җыры», «Акбүз ат хикәясе», «Әти белән сөйләшү», «Тугайлы Иртеш буйлары» исемле шигырьләре, «Романтика», «Майра» кебек кечкенә күләмле поэмалар — өнә шундыйлардан. Ул як халкының тормышын, гореф-гадәтен, халык авыз иҗатын яхшы белү шагыйрьне бай телле итте. Майра, Майра, Кәрәкәуле Майра. Яшьле күзем, җайна! Кызыл телем, сайра! Сөйгән ярың кайда! Майра, Майра! («Майра*) Гомумән, казакь халкы тормышы хакында без Г. Ибраһимен. И. Салаховларның чочмо әсәрләреннән, Н. Арслановның шигырьләреннән байтак мәгълүмат ала алабыз. Бу әсәрләрнең ике кардәш халык арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуда ярдәме эур булды. Н. Арсланов рус халкы турындамы, казакъ, кыргыз, молдаван, Кавказ һәм Кырым халыклары турындамы, ул аларның һәркайсына тигез күз белән карап, тарихларын белеп, милли үзенчәлекләрен танып һәм хормәт итеп язарга тырыша. Милли кәперою һәм чикләнгәнлек шагыйрьгә ят. Аның килер буыннарны чыч интернациональ рухта тәрбияләнгән, сугышларны белмәгән, бай рухлы, азат һәм шат итеп күросо килә. 10. «К. У.» № 0. ХИКМӘТЛЕ ДӘ ҖЫРЫ. ДӘРТЛЕ ДӘ Тусам да мин Үссәм дә мин Гел ашкындым Истәлекле изге 145 Сугышлардан дөнья сыкрый-сызлый. Ааыр яралары... Үстерергә иде бер дә бозмый Газиз балаларны. (сКарпат итәгендә», * Казан утлары» 1971 ел. 9 сан ) Татарстан һәм Казан турындагы шигырьләр шагыйрь иҗатында аерым бер урын тота. Гомеренең ечтән береннән артыгын яшәгән Татарстанга, асылда, аның төп туган иле булып киткән җиргә — Казанга шагыйрьнең үзенең ихтирамлы мөнәсәбәте бар, җыры бар, «Казан» дигән шигырендә ул болай ди: Шуннан киттем ике сугышка да. Тормыш юлын шуннан башладым; Шуңаргадыр. монда тумасам да, Казан җире. Казан ташлары — Туган йортым бусагасы миңа, Идел ярын Туган яр итәм™ Шагыйрь Туган ил, Татарстан темасын төрле яктан ача. Н. Җиһанов көй язган «Республикам минем» җырын кем генә тыңламаган икән. Азат та син, Г узәл дә син, Әй туган җирем, Күкрәп яшә, Республикам минем, Татарстан, Татарстан! Туган ип өчен горурлык хисе шагыйрьгә һәрчак юлдаш булды. Чөнки хезмәт сөючән, батыр татар халкының Ватан данын арттыручы уллары һәм кызлары бар, илне яңа үрләргә күтәргән хезмәте бар. Шагыйрьнең Р. Яхин көй язган «Унике батыр турында баллада»сыи Э Җәләлетдиноо башкаруында күз алдына китерегез. Таш утрау шикелле бу төрмә, Таш койма әйләнә-тирәсе. Белделәр бу ташлар мәйданга Бүген дә корбаннар киләсен.^ Дарларга унике батырның Ашуын бу ташлар күрделәр. Таң калып тетрәде диварлар: Батырлар елмаеп үлделәр. Татарлар елмаеп үлделәр... Шагыйрь җаны халкының үткәненә, тарихына битараф була алмый. Киләчәкне үткәннән, бүгенгедән аерып карап булмый, дөресрәге, аерып карасаң, дөрес булмый, гадел булмый. Менә шагыйрь үзенең бабалары туып-үскән Мамадышта. Ул бео конкрет шәхес аша тагар халкының тарихын күргәндәй була. «Давылларда күтәрелгән комдай чәчелгәннәр, язмыш куганнар». «Үз илем, уз республикам бар» шигырендә шагыйрь болай ди: Козен киткән казлар язын кайта. Кыйгаклашып, И дел-с уларга. Киек казлар... Без дә төрле якка Таралганбыз, охшап шуларга. Бер кайтмаса, бер кайталар идгә, Өмет өзми кайталмаганиар. Идел-Йортта Татарстан дигән Үз илем, уз республикам бар! Тарихи үткән юл никадәр гыйбрәтле һәм четерекле булмасын, бар халык танырлык кылган игелекле гамәле, бетен денья күрерлек гигант тезелешләре булган халыкка шагыйрь киләчәк тарихта мактаулы урын хәстәрли. Атлантида! Атлантида баткан! Эз калмаган бөек халыктан., Ә без —менә, без —бар, >з бар җирдә — Без батырган саен калыккан. Татарстан дигән Ватаным бар. Татар дигән халкым бар минем. Узганнардан тугел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын. ('Атлантида») Гомумән. Н. Арслаиов иҗатында Татарстан, Казан турындагы шигырьләр күләм ягыннан да шактый. Югарыда әйтел үтелгән шигырьләрдән тыш, аның бу темага язылган «Сагындым», «Ак таңнар», «Казан», «Казан кызы» һәм тагын башка яхшы шигырьләре бар. Казан дигәч, XVIII гасырның билгесез бер татар шагыйрәсе иҗат иткән юллар хәтергә килә: «Казанда булган туфрак — күз геиәмә лә сөрмәдер,» Н. Арслановның иҗади яшәрүен дәлилләрлек нинди шигырьләрен саныйсың дип сорасалар, мин иң әүвәл аның соңгы елларда язган мәхәббәт шигырьләрен китерер идем. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы аерым алып махсус өйрәнелергә паек. Әгәр шагыйрьне һаман яшь, һаман көләч дип әйтәләр икән. моны, мөгаен, беренче чират та, аның мәхәббәт шигырьләрен истә тотып әйтә торганнардыр. Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар, Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр. Ул бүләк тә һәм бурыч та түгеп. Мәхәббәтне гаеп итмиләр. Соя белгән, сеепә белгән җаннар. Шулар белән бергә атладым: Сөймәгәннең сөюен теләдем мин. Сөйгәннәрнең бәхетен якладым. Мәхәббәт кеОек бәек хисне ниндидер категорияләр кысасына кертеп өйрәнергә тырышу ничектер уңайсыз, сөю шигырьләренә комментарийлар бирү артын кебек. Аларны укырга кирәк. Ошыйлар, дулкынландыралар икән, тагын укы. күңея сизгечләрен шагыйрь кичергән хисләр дулкынына көйлә. Теләсәң —сагышлан, коя, дәртлән, җырла... Яңадан укы! Башларымның, акылын җуеп, әйләнгән чагы. Яшәреп, җаным егеткә әйләнгән чагы. Тел сөяксез — сөйләсеннәр, ни сан аларга! Бүген минем кәлисәмдә бәйрәмнәр чаңы! Кайда тынгы, кайда ирен!! —Күр, мин богау пи. Әгәр дә син әмер итсәң — аударам тауны! Тәңресеннән вэхи алган пәйгамбәр сыман Кояш иңде күкрәгемә, йолдызлар яуды!, ( 'Свйдсң-кеИдсрдсң») Эх. сөймим димәсәнә, Җаныма тимәсәнә.. Йөрәгем, көймәсәнә! Сөйсәң сөй, сәЯмәсәң сөймә. Сөймәсәң, сөймәсәнә. (<.Н»сию») ХИКМӘТЛЕ ДӘ ҖЫРЫ. ДӘРТЛЕ ДӘ Көннең көлеп туар иртәләре. Айның аерылалмас кичәләре, Даланың давылы. Атның асавы. Бәйгенең бүләге, Ярның ялкынлысы Инде миңа түгел— Ләкин Өмет өзәме соң күңел! («Көчле дә син!») Мәхәббәт — күңел илендәге бер гүзәл чәчәк шул. Анда, салават күперендәге кебек, хәяттәге бөтен төсләр, кеше хисенең бетен тирбәнешләре бар. Әйе, көчле дә ул! Сине я күкләрнең өске катларына күтәрә, я бөтен барлыгың белән үксетә. Ләкин ни генә булса да, мәхәббәт—яшәүгә көч биргән иң кодрәтле чыганак. Шагыйрь иҗатында ул шулай яңгырый да. Шәхси мәхәббәт хисе халыкны, илне. Ватанны сөю хисе белән үрелеп бара һәм шушы берлек шагыйрьнең шигырьләрен иҗтимагв!й бәһәле итә дә. Мәхәббәтем белән яшәдем мин. Рухландым мин аның нурыннан. Мәхәббәттән мәхрүм булсам әгәр, Нәрсә килер иде кулымнан! («Бер тәнкыйтьчегә җавап») Шигырьләрнең эмоциональ тәэсирлеге, форма ягыннан төзеклеге, камиллегә байтак композиторларыбызның игътибарын шагыйрь иҗатына юнәлтте дә булса кирәк. Күренекле композиторлардан Н. Җиһанов, Җ. Фәйзи, А. Ключарев, 3. Хәбибул- лин, Р. Яхин, А. Монасыйпов, С. Садыйкова, үзешчәннәрдән М. Имашее, Е. Хисамовлар Н. Арсланов сүзләренә көйләр яздылар. Ул җырларның саны 30 дан артык. Бүгенге көндә аеруча киң таралганнары: «Республикам минем», «Унике батыр турында баллада», «Сезне яратам», «Казан кызы», «Нәсимә» һәм башкалар. Бу җырларны шагыйрьнең шигырьләрендәге Зөбәрҗәтләр, Дилбәрләр, Миләүшәләр, Мәдинәләр, Раузалар, Нисалар, Нәфисәләр генә түгел, бөтен татар иле җырлый. Гамьсезлектән җырлый диләр мине. Үзем генә беләм хәлемне. Өзелеп-езелеп сулкылдый да бәгырем. Җырлыйм: «Бөркән зәңгәр шәлеңне...» Гамьсезлектән җырлый диләр мине. Гамьсезгә соң җыр-моң ни аңа!! Эчендәге сагышлары кушкач, Җырлый башлый миндәй дивана. («Гамьсезлектән җырлый диләр мине») Гамьсезлек димәктән, кемгәдер Н. Арсланов либераль карашлы гамьсез гулливер кебек күренергә дә мөмкин. 50 елларда бер өлкән шагыйребез — «сак булыгыз, гамьсез гулливерлар, лилипутлар килә шигырьгә!» дип язып та чыккан иде. Бәхеткә каршы, безнең Нури ага алай гамьсезләрдән булмады. Озак еллар журналыбызның поэзия бүлегендә эшләү дәверендә яшь шагыйрьләр моны яхшы тойды. «Ничек кенә булмасын, кайчакта үз зәвыгына, үз стиленә каршы килеп булса да иҗади эзләнүләр юлында яшьләргә киң мөмкинлек бирергә кирәк», («Татарстан яшьләре». 1969 ел. 51 сан.) Әгәр без бүген поэзия жанрының сөенечле дәрәҗәдә үсүе, төрләнүе, тирәнәюе турында еш сөйләшәбез икән, иң яхшы поэтик әсәрләрне пропагандалаучы булган «Казан утлары» журналының һәм аның хезмәткәрләренең эшен танырга тиешбез. Н. Арсланов әнә шул җаваплы, тынгысыз эштә—редакциядә байтак еллар эшләде һәм ул төрле буын, төрле стиль шагыйрьләре белән уртак тел таба алырлык, әйткән сүзенә колак салырлык, үз позициясендә нык торган принципиаль авторитетлы редактор булып саналды. Юк, бу дөньяда гамьсез булып булмый. Бу — егерменче гасыр. «Җирнең тарту көчен җиңеп пьедестальгә менгән данлы гасыр, бу — бер котыптан бер котыпка канлы эзе яткан рәхимсез гасыр*. Тын, караңгы бупмә. Тып-тын акыл. Йөрәк кенә уяу, талпына. Өзелердәй булып узәктә кыл Чамасыннан чыгып тартыла. (гТөнге шигырь») Н. Арслановның «Шигырь китапханәсе» сериясендә чыккан сайланма шигырьләр китабының яртысын диярлек аның поэмалары, шигырь белән язылган әкиятләре легендалары алып тора, һәм алар күләм ягыннан да, идея-эстетик кыйммәте ягыннан да терле әсәрләр. Арада мең ярым юлга сузылган «Егет яуда сынала» дигән шигъри хикәя белән бергә, кыска, дулкынландыргыч, шул ук вакытта фикри тирән «Майра» кебек әсәрләр дә бар. Арада, минемчә, иң мәгъчәлесе һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да бик камил, нәфис эшләнгәне «Моңсар». Авторның бу әсәре үзенә дә бик газиз булса кирәк, китабының исемен дә «Моңсар» дип атаган. Шагыйрь белән тиран, хаким көч белән изелгән халык арасындагы бәрелеш, конфликт. Ил. халык күңелендәген әйтүче җырчы шагыйрьләрнең тормыштаы роле, бәндә буларак хәяттәге хәлләре — менә шулар турында бу әсәр. Әлбәттә, яңа хакыйкать түгел бу, борынгы заманнардан килә торган көрәш инде бу. Әмма шагыйрь бу әсәрен виртуоэ- оста булып язган, шуңа да һәр строфаның матурлыгы һәм динамикасы сине үэ стихиясенә алып кереп китә, дулкынландыра. Уй сөреше белән «Моңсар» безнең ♦ борынгы дастаннарны искә төшерә. = S Тәхет биек, таҗ биек. п Тик җыр килмәс баш иел. Тотам дисәң — ул киек: Аны җитәр толлар юк. Аңа җирдә тоткар юк. $ Ул —йөрәктән аткан ук: Ул тисә, кан чыгармый, = Лакии аның ярасы а Мәңгелеккә каласы. «Моңсар» — җыр турында уйлану, җыр турында җыр. Шунысы куанычлы шагыйрь җырны бөек идеаллар көрәшендә байрак игеп, халык күңеленең иң беек ноктасы итеп күрә. Җырны чабар балта юк Бөтен дөнья йөзендә. Хакыйкать бар, хата юк Минем шушы сузсмдә. Җырның кисәр тәне юк. Үлемдә бер гаме юк. Җыр яши җанга кереп, Җыр — үлемсез, мәңгелек! Шагыйрьнең сайланма китабына, «Моңсар-дан тыш «Кинешма бәете», «Диңгез ярында». «Романтика», «Горур Гайшә» кебек яхшы әсәрләре кергән. Кырым легендасына нигезләнеп язылган «Горур Гайшә. — трагик ситуациясе һәм геройларының нык характерлары, тетрәндертөч язмышлары белән хәтердә кала. Гыйбрәте, көчле, ләкин бәхетсез мәхәббәт турында бу әсәр. Н Арслановның терпе халык әкиятләреннән алып язылган «Икмәк валчыгы», «Тылсымлы коә», «Тапкыр игенче». «Көзге» кебек әсәрләрен укыганда шундый уй туды: әкиятләрне, легендаларны шигырьгә салуның артык хаҗәте бармы икән» Әкият екият килеш, легенда легенда килеш, халык авыз иҗатындагыча сакланса да начар түгел ич. Алар бит шуя килеш тә үзләренчә матур үхләрончә килешле Әлбәттә, әкиятнеме, легенданымы, сюжетлы берәр вакыйганымы йөгерек шигъри телдә сөйләү ХИКМӘТЛЕ ДЭ ҖЫРЫ. ДӘРТЛЕ ДӘ җиңеп түгеп. Бу — осталык эше. Әкиятләргә карата үз фикеремдә калган хәлдә, шагыйрьнең бу әсәрләрдә дә осталыгын барыбер танырга кирәк. Н. Арсланов иҗаты турында сейләгәндә аның тәрҗемә елкәсендәге хезмәтләрен әйтми китү мемкин түгел. Кемнәрне һәм нинди әсәрләрне генә тәрҗемә итмәгән ул! Аның ихтыяры һәм хезмәте нәтиҗәсендә Пушкин белән Лермонтов та татарча телгә килгән. Тагын Байрон. Гете. Шелли, Беранже, Хәйям. Хафиз. Мәхтүм Колый, Токтогул, Райнис, Гамзатов— Төрле заманда иҗат иткән төрле халыкларның зур шагыйрьләрен белу, аларның поэтик фикерләре белән эш процессында ныклап танышу, өйрәну, чагыштыру шагыйрьнең үз иҗади йөзе формалашуында, һичшиксез, зур бер уңай фактор булган. Шагыйрьнең иҗатын өстән генә карап чыкканда күп гасырлык поэтик арсеналның нинди формаларын гына очратмыйсың! Шунысы шәп: төрле үлчәмнәрдә дә тел табигый һәм шигьри матур яңгырый. Тел дигәннән, бер яшь иптәш егет белән сөйләшү хәтергә килде. Ул болай дигән иде: «Нури агайның шигъри теле беркадәр кадимирәк». Әлбәттә, төрки телнең нигезен юньләп белмәсәң, шәрык шигъриятен белүең дә чамалы булса, андый уй килергә мөмкин. Менә бер генә мисал: Булса синдә Әфләтунның акылы, Садәлеге керсез сабыйның. Дәрвишлеге Хуҗа Насретдинның, Исәрлеге Мәшрәп сафиның, Телгә оста булсаң Чичән кебек. Уйга — йөгерек, дала атыдай. Гаделлектә Нәүширваннан гадел. Юмартлыкта булсаң Хатом-Тай— Анда да син камил түгел, шагыйрь! («Шагыйрьгә») Монда инде аңлау-әңпамау синең белемеңә эрудицияңә бәйле. Ә телгә килгәндә, Н. Арсланов, минемчә, төрки телнең бөтен нечкәлекләрен иң нык белгән һәм иҗатында бу белүне иң уңышлы файдалана торган шагыйрьләребезнең берсе. Гомумән, әдәби сурәтләү чараларының байлыгы ягыннан аның иҗаты аерым өйрәнергә, аерым хезмәткә лаек. Максатыбыз шагыйрь иҗатына гомумирак күз ташлау, барлау булганга һәм мәкаләнең күләме сыйдырмаганга күрә, табигый, шагыйрьнең әдәби осталыгы мәсьәләләренә бик тәфсилләп туктала алмадык. Гадәттә, «ь -ь шның ахырында нәтиҗәләр белән очлыйлар. Мин алай эшләмәскә булдым, чөнки шагыйрь турында нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле Ул көннән-көн иҗади яшәрә бара, ул үсештә. Шуңа да ашыгыбрак ясалган нәтиҗәләр тиз искерергә мөмкин. Н. Арсланов иҗаты турында шушы уй-фикерләремнән соң, әйдә, шагыйрьнең үз сүзләре дәвам итсен! Тумаганнар тусын бәхете белән. Иренлеләр җирдә ишәйсеннәр; Туганнары имин яшәсен: Баш өстендә кылыч яшьнәмәсен. Татулыкта дөнья яшәрсен. Кайтмаганнар кайтсын илләренә. Бәгырьләргә бәллүр булып яткан Сагыш төере, яшьләр эресен. Ленин рухы иңсен күңелләргә — Йөрәкләрдә ташлар эресен. Үлгәннәрнең урыны тыныч булсын,— Табутында сыкрап кыйналмасын — Яшәүчеләр эшенә наразый. Безнең кебек түгел, камил булып Үссен иде барлык нарасый.