Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХАЛЫК БЕЛӘН ОЧРАШУ

Алга» колхозының парторгы, шул ук вакытта авыл мәктәбендә директор булып эшләүче иптәш Гыйләҗев безгә таныш кеше иде. Бервакыт шәһәр мәгариф бүлегенә килгән мәлне, Гыйләҗев өзгәләнеп үтенде: — Безнең якларга килеп чыксагыз, туп-туры үземә сугылыгыз, егетләр, үзем — баш, үзем — түш үк булмасам да, аллага шөкер, сүзем үтә, авторитет та бар,— дигән иде. — Насыйп булса...— дигән булдык без, кыстатып чәй эчкән кодагый кебек. — Насыйбын-ниен көтеп торырга ничу, безнең халык белән дә очрашырга кирәк бит, бүтән колхозларда йөрисез, безнең халыкның да тере язучыларны күрәсе килә, так что, бер килеп чыгыгыз әле, егетләр... — Дөнья хәлен белмәссең,— дигән булдык без, җилкәне кашып. — Көтәрбез, егетләр, туп-туры үземә,— Диде Гыйләҗев, киндер машинасының ишеген ябып. Берничә ай үткәч, без — бер төркем Әлмәт язучылары — «Алга» колхозына шап итеп килеп төштек. Кечкенә генә агач мәктәптә Гыйләҗевне эзләп таптык, Гыйләҗев безне күрүгә артык сөенмәсә дә, аның бәләкәй генә кабинетында күңелле шау-шу ясап күрештек, хәл-әхвәл сораштык. Коридорга балаларны җыеп, өстәл, урындыклар куеп, җәйләр, кышлар, этләр, песиләр, каз бәбкәләре турында шигырьләр, хикәяләр укыдык. Балалар елмаеп кул чаптылар. — Әйдәгез әле, егетләр, иптәш Шәйхетдинов белән дә танышып чыгыйк,— диде Гыйләҗев. — Кем ул иптәш Шәйхетдинов? — Безнең пред, бик башлы егет. Алты почмаклы, иркен генә иске йортка идарә урнашкан. Хисапчылар бүлмәсеннән аерым итеп, такта белән генә бүленгән пред- ------ я — Иптәш Гыйләҗев, аларга әйтегез, ит планы үтәлмәгән. Касса- «г да бер тиен акча юк чагында мәтәшеп йөрмәсеннәр әле, бетмәс мон- я да колхоз җилкәсен кимерергә килгән-киткән ыбыр-чыбыр. х — Алар килделәр инде, иптәш Шәйхетдинов, уңайсыз бит, көтеп 3 утыралар. Шуннан Гыйләҗев такта аралыкка, без утырган якка ымлап * күрсәткәндер, ахрысы, аңлаштылар болар. ♦ — Ым, ым, хы... ч — Ым, ым, һе... •* — Эһе, эһе... е — Эһем, шулай диләр аны, ну бик әйбәт булыр, культураны < үстерергә кирәк, конечно, без культурагакаршы түгел. п Ишек киң ачылып, Гыйләҗев белән Шәйхетдинов елмаешып = килеп чыктылар. Кирза итек кигән, кыл кебек каты чәчен «ежик» < алдырган, киң, каракучкыл битле Шәйхетдинов, йөз ел күрмәгән - туганнарын очраткан кебек, йөзеннән нур балкытып, безнең белән күреште. — О, исәнмесез, иптәшләр, исәнмесез! Ну, молодецлар да икән үзегез, бик көтәдер идек үзегезне, бик көтәдер идек,— диде ул, безнең кулларны каты кысып. Без берни ишетмәгәндәй елмаеп күрештек, хәл-әхвәл сораштык. Аннары Шәйхетдинов, иптәш Гыйләҗевкә борылып, елмаймый гына боерык бирде. — Сез, иптәш Гыйләҗев, кадерле кунакларны Мөшәрәфә апаларга урнаштырыгыз, алҗыганнардыр, ял итсеннәр, чәй эчә торсыннар, кич халыкны җыярбыз,— диде. һәр колхозда «килгән-киткән ыбыр-чыбырны» ашатып чыгара торган иркен генә, чиста гына бер йорт була. Без Мөшәрәфә апаның өендә ял иттек, чәй эчтек, чәчләрне тарап, кәгазьләр караштырып алдык. Кичкә таба Шәйхетдинов үзе килеп чыкты, ул танымаслык иде: әйбәтләп кырынган, өстендә энәдән-җептән генә чыккан кара костюм, кар кебек нейлон күлмәк белән кара галстук, аягында көзге кебек ялт итеп торган кара туфли. —- Әйбәт кенә ял иттегезме, иптәшләр? — диде ул, күңелле гөрелдәп,— Мөшәрәфә апа, сыйладыңмы кунакларны? Болар бит кунакларның иң кәттәләре! Клубка барганда Шәйхетдинов колхозның хәле турында сөйләп барды, гектар, центнерлар, план, йөкләмә... Клубыбыз иске, яңаны салырга вакыт җитенкерәми тора әле, диде. Клублары манарасыз иске мәчет инде, сәхнәдә озын өстәл, комач, графин белән су, фанердан гына эшләнгән, селкенеп тора торган трибуна. Шәйхетдинов безне халык белән таныштырды, зурлап, мактап, безгә сүз бирде. Без сөйләгәндә үзе ихлас күңелдән колеп, кул чабып утырды. седатель кабинеты, кабинет димәсәң хәтере калыр, Гыйләҗев шунда кереп китте. Без, озын агач эскәмиягә утырып, «язмышыбызның хәл кылынуын» көтәбез. Гыйләҗевнең пред белән сөйләшкәне безгә аерым ачык ишетелеп тора. — Язучылар килде бит әле, иптәш Шәйхетдинов. — Нинди язучылар? — Ну, брошюра, рассказ язучылар. — Нишләп йөриләр алар монда? — Халык белән очрашырга килгәннәр. — һе, очрашырга... Кем чакырган аларны! — һм... Очрашу бик күңелле үтте. Селкенеп торган фанер трибунадан без рәхәтләнеп сайрадык, мөгаен, бер сүзебез дә әрәм китмәгәндер. Дөньяны күргән, куллары яргаланган, бер карауда тупасрак күренгән агайлар, апалар, яшь җилкенчәк безгә пәйгамбәр авызына карагандай карап, сүзләребезне йотып утырдылар. Кызык урыннарда, бот чабып, күзләреннән яшь чыкканчы көлделәр. Яратам мин шундый риясыз көлә торган эчкерсез халык белән тулы авыл клубларын, такта чәйле, якты чырайлы крестьян халкын. Әдәби кичә тәмам булып, күп рәхмәтләр ишетеп, без халык төркеме белән бергә урамга чыкканда ярты төн иде. Лапас түбәләреннән тулган ай калыккан, авыл серле дә, моңлы да кебек. Әллә кайда этләр өрә, капкалар шыгырдый, көмештәй нурга коенып карт өянкеләр йоклый. Шәйхетдиьов безне, күңелле кичә уздыручыларны, янә дә Мө- шәрәфә апа өенә «бераз гына сөйләшеп утырырга» чакырды. Без әдәп белән генә баш тартып, вакытның инде соң булуын, иртәгә язу өстәле янына утырырга кирәклеген әйттек. Председатель хәтта рәнҗегән сыман итте. Аннары үзен-үзе кулга алып, саубуллаша башлады. Гыйләҗев белән Шәйхетдинов кат-кат безнең кулларны кысып, эшләпәләр болгап, авыл читендә озатып калдылар. Тагын килегез, иптәшләр, тагын килегез, бик күңелле булды, диештеләр. Бу вакыйгадан соң байтак еллар үтте, дөньяда кем бар да, кем юк. Гыйләҗев белән Шәйхетдинов юл чатындагы карт өянке төбендә әле һаман да кулларын, эшләпәләрен болгап басып торалар кебек, иске клубның тәрәзәләре төбендә яшь каеннар җилләнә кебек тоела миңа.