Логотип Казан Утлары
Драматик повесть

ИР ЕГЕТЛӘР

 ӨЧ ПӘРДӘДӘ.

ҖИДЕ КҮРЕНЕШТӘ

КАТНАШАЛАР:

М ә р в ә н — колхоз председателе. Әхтәм — Мәрвәннен фронтовик дусты. Гашия — Мәрвәннен хатыны. Сайра — Мәрвәннен кызы Нажия — Әхтәмнен хатыны. П о с ы п о в— милиция лейтенанты Зайнуллин — колхоз председателе. Сәлим ә — сатучы И с м а е в — архитектор. Милиционер Карт.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

БЕРЕНМЕ КҮРЕНЕШ

Шәһәрдә татлы сулар сата торган павильон Шунда ук арзанлы винолар сатыл*. Бер өстәл дә бар. Пәрдә ачылганда Әхтәм прилавка янында сатучы хатын Сәлимәдән бер стакан вино сорап тора Сәлимә. Кит диләр! Бер грамм да юк! Туйдырып бетердек. Күрәсем килми. Әхтәм. Минем дә сине күрәсем килми, Сәлимә. Монда сине сагынып килмәдем. Салып бир д. депутаты. = Карт (нәзакәтле итеп). Исәнмесез. a Әхтәм. Ниең бар? a Карт. Бүген пенсияне китермәделәр. я Әхтәм. Аллаһе тәгаләң сыйламадымыни’ Я, чыгар. < Карт. Ашыктырма, Әхтәм энем. (Квлеп ) һәр нәрсәнең үз җае е бар. (Мәрвәнгә.) Шулаймы, иптәш? (Әхтәмгә ) Кунагыңны миңа алып * килергә иде. Әхтәм. Сиңа иш түгел ул. Карт. Нишләп? Кешеләр барысы да бер каннан яралган. Барыбызны да Адәм белән һава балалары, ди дин китабы. Әхтәм. Каян килгән Ишми ишан. Синең аллаң —шешә, пәйгамбәрең — портвейн. Карт (кесәсеннән шешә чыгарып) Уртак пәйгамбәребез! Әхтәм Мәрвәнгә салма, ул эчми. Карт. Җирәнәме? Әхтәм Җирәнә. Карт (Әхтәмгә салып биреп). Менә анысы юкка Безнең ил чыгарган нәрсә Анардан җирәнү килешми. (Әхтәмгә.) Алай күтәрмә, кызыл погоннар йөренә. Әхтәм стаканын качырып »чә. Мәрвән. Нигә куркасың, син король бит. Әхтәм. Я, туктале, эчен пошса, янымда көчләп тотмыйм Үзен килеп ябыштың, мин сине эзләп йөрмәдем. Карт. Дустыңа андый ямьсез сүзләр әйтмә, Әхтәм энем Без барыбыз да адәм балалары Ә сез ана гаҗәпләнмәгез, иптәш. Кызу канлы ул. Миңа да кайвакыт әйтмәгән сүзләрне калдырмый. Ә мин аңа ачуланмыйм Нигә ачуланырга? Кеше болай да бәхетсез, болай да кыерсытылган. Канатын каерганнар кешенең. Канаты каерылган кош нишли? Үзенә җылы урын эзли. Җылы урын бирергә кирәк канаты каерылган кошка, кулга ияләштерергә кирәк. Тешләшсә дә түзәргә кирәк. Ә кешеләр кансыз. Кыйналганны күбрәк кыйныйлар. Кешеләрдә шәфкать юк. М ә р в ә н. Әхтәм, кемен бу? Әхтәм. Үзеннән сора. Карт. Юк, кирәкми Мнн аныя беркеме түгел, иптәш Боз барыбыз да кешеләр. Без анын белән сөйләшеп утырырга яратабыз. Бераз менә... үзегез күрәсез. Кеше үзенең тиңен табарга тиеш. Без Әхтәм энем белән... Әхтәм (кычкырып көлеп). Син нәрсә, карт алаша! Карт. Бернәрсә түгел, Әхтәм энем. Әхтәм. Нинди тиң мин сиңа! Син кабахәт. Карт. Син дә кабахәт, Әхмәт энем. Мин кабахәт булганга мин гаепле түгел, син кабахәт булганга син дә гаепле түгел. Дөнья шулай эшләтә. Димәк ки, дөньяга синең белән минем кебекләр кирәк. Менә әйтегез әле, иптәш, дөньяга безнең кебекләр кирәкме? Сез җирәнмәгез, әйтегез. М ә р в ә н. Гафу итегез, абзый кеше, сезнең белән сөйләшергә һич кенә дә теләгем юк. Барыгыз, юлыгызда булыгыз. Карт. Минем барыр юлым юк бит, иптәш. Мин дөньяның читенә килеп җиткән. Менә шушында ул дөнья чите, аны Каф тавы артыннан эзләргә кирәкми. Сез әйтәсез, сөйләшергә теләгем юк, дисез. Менә шулай, сезнең кебекләр безнең белән сөйләшергә теләмиләр. Телисезме, теләмисезме, без бар бит, без яшибез. Бергә, бер кояш астында яшибез. Кояш мәрхәмәтле — арысланга да, куянга да нурын тигез итеп бүлеп бирә. Тик кешеләр генә... Әхтәм. Җитәр, карт философ! Нәрсә җылыйсың? Барыбер малыңны кире кайтарып бирмәсләр. Пенсия алсаң, шуңа риза бул. Карт. Ә мин риза. Пенсия бирәләр, ачтан үтермиләр. Әмма ул пенсияне мин бөкрем чыгарып алдым. Әхтәм. Тагын НЭП ясар идеңме? Үтте ул вакытың, оныт. Үл син. Карт. Син дә үләсең, Әхтәм энем. Син сәүдәгәр түгел идең. Товарларыңны да тартып алмадылар. Сугышып та кайттың. Орденнар да алдың, институт та бетердең, шулай да үләсең. Минем әҗәлем белән үләсең. Хәтта сиңа пенсия дә түләмиләр. Ник дисәң, бу заманга ир йөрәкле кешеләр кирәкми. Арысланнар куян әҗәле белән үтә торган заман. Куяннар арыслан булып яши. Менә иптәш тә... Әхтәм. Ана тел тидермә, сасы көзән. Карт. Исердең, Әхтәм энем. М ә р в ә н. Әхтәм, әйдә киттек. К а р т. Кая? Аның да барыр җире юк. (Әхтәмгә вино салып бирә.) Мә! Менә шулай корылган ул дөнья, иптәш. Әхтәм. Булды. Бар, карт, ояңа ычкын. Карт. Миңа иптәш белән сөйләшеп утыру күңелле. Билгеле, ул минем белән сөйләшергә теләми. Ул безгә иш түгел. М ә р в ә н. Әгәр яшьрәк кеше булсагыз, абзый... Карт. Янагыма сугар идегезме? Бәхәстә көчсез кешеләр һәрвакыт кулларын уйната башлыйлар. Ә син мине тел белән җиң. Тел белән ышандыр. Мәрвән. Әйе, Әхтәм дус, театрда берәр комедия карап китәрмен дигән идем, сез миңа бушлай кәмит күрсәттегез. Шундый кызык, җы- лыисылар килә. Кем уйлаган синнән әйбәт артист чыгар дип. Әшәкелек бит бу. (Картка күрсәтеп.) Шулмы синең суфлерың? Бар, абзый кеше, хәзер үк югал. Бар, яхшылап әйтәм. Бар, шартлаганчы эч, күбен, тик кара аны, дөнья сасытып йөрмә. Әхтәм (кычкырып көлеп). Әй, җәмәгать, күреп калырга ашыгыгыз. Сугыш булачак, кан кою булачак. Бирешмә, карт алаша. Нык тор. Алпамша. Якасыннан эләктер. Танавына тондыр. Тип! Тешлә! (Картның якасыннан эләктереп.) Ояңа кайт, дип әйттемме мин сиңа, карт эт. (Этеп щибәрә. Карт чайкалачайкала чыгып китә.) Әхтәм. Күңелең булдымы, кудым. Инде нишлим? Мәрвән. Ишетүемчә, син институт бетергәнсең. Кайсын? Әхтәм. Ә сиңа кайсы кирәк? М ә р в ә н. Архитектор булам дип хыялланган идең. Әхтәм. Хыялланган идем, һәм булдым да. Мә р в ә н. Чынмы? Болай булгач, без синен белән. Беләсенме. Әхтәм, без авылның яңа генеральный планын төзергә җыенабыз Менә шуның артыннан чабып йөрим. Проект институтларында булдым. Әхтәм. Минем анда ни катнашым бар? М ә р в ә н. Син архитектор. Ә х т ә м. Юк, мин сукбай. (Утыргычка сузылып ята.) ♦ М ә р в ә н. Әхтәм, килешми, кешеләр йөри. ь Әхтәм Мина бөтен нәрсә килешә. Минем югалтасы авторитетым 2 юк. Тыныч йокы, иптәш Мохтаров. Әгәр милиционер килеп уята баш- S ласа, әйт, ул минем дустым, диген, аңа шушында йокларга мин үзем 2 куштым, диген. (Җайлабрак ята.) х Мэрчан берара нишләргә белми тора да Әхтәмнең изүеннән тотып торгызып утырта. ♦ я Әхтәм. Нишлисең? ч М ә р в ә н. Оятсыз! Әхтәм. Әй, син, әкрен. Мин теге карт түгел. х М ә р в ә н. Сук, я сук. Күземә карап әйт. Сугарсыңмы? - Әхтәм. Бәйләнмә. Мин сиңа бәйләнмим ич. Я, торгызып нишләт- “ мәкче буласың? Вәгазь укыргамы? Алай ярамый, болай кирәк, дисенме. Берни дә кирәкми, йокым килә. Ят минем янга, окоптагы чаклар- = ны искә алып кочаклашып йоклыйбыз. Курыкма, монда фашист юк Монда: «Минем милиция мине саклап тора». * Мәрвән (бер фикергә килеп). Әхтәм, әйдә минем белән. Әхтәм. Кая? М ә р в әп. Безнең авылга. Әхтәм. Ни калган мина синең авылында? Мәрвән. Синдә кунак булдым инде, үзеңне кунакка чакырам. Әхтәм. Кунакка? Шәп бу. Дустымның биләмәләрен урап, сыеннан авыз итү начар эш түгел. Хәзер үкме? М ә р в ә н. Соңгы поездга өлгерәбез. Әхтәм. Киттек! Шагом марш, сержант Мохтаров. Сатинны авылга алып кайталар. ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Мәрвәннэр өе Тумбочка өстендә радиола бар көченә кычкыра Ниндидер янтаешсыз. моңсыз кой. Өй уртасындагы өстәл өстендә бер шешә аракы белән «шел суган. Әхтәм өске киемнәре белән диванда ята Сайра кайтып керә Аның өстендәге матур ефәк күлмәге машина маена буялган. Бигендә, кулларында да май таплары. Ул өй эчендәге галәмәткә бераз аптырап тора. Барып радиомны туктата. Сайра. Әллә сез саңгыраумы? Урамның аргы башына ишетелә. Ә х т ә м. Шәп музыка. Сайр a һе. Бигрәк аклыйсыз икән музыканы. Ә х т ә м. Начармыни? Сайра. Искиткеч. Җыештырып куйган урынга киемнәрегез белән менеп яткансыз. Ә х тә м. Ярамыймы? Сайр а. Ярамын. Үз бүлмәгез бар. Шуннан чыкмагыз. Әни кайтмадымы? Әхтәм. Юк. С a ft р а. Эти дәме? Әхтәм. Юк. . _ , . Сайра, (өстәл өстем күз салып). Гомумән, безнең өйдә аракы эчмәгез. Әхтәм Анысын әтиең белән сөйләшербез. Сайра Нигә сезне сөрмиләр? Әхтәм Кая? Саир а. Әрәмтамакларны еракка җибәрәләр бит. Әхтәм. Мин әрәмтамакмы? Сайра. Кем соң? Әтигә ияреп кайттыгыз да китә белмисез.* Әхтәм. Беренчедән, мин ияреп кайтмадым, әтиең алып кайтты. Кунакка. Сайра (кычкырып көлеп). Кунак! Әхтәм (яткан җиреннән сикереп торып). Селкенмә. Селкенмә, тик тор. Сайра (куркуыннан катып кала). Нишлисез? Әхтәм Шунда тор. Өегездә карандаш белән кәгазь бармы? Сайр а. Нәрсәгә ул? Әхтәм. Бармы? Сайр а. Тумбочка тартмасындадыр. Әхтәм тумбочкадан кәгазь, карандаш табып өстәл янына килеп баса. Сайрага карап ала-ала кәгазьгә сызгалый. Нишлисез? Әхтәм. Селкенмә. (Сызгалап бетерә дә кәгазьне Сайрага бирә.) Мә! (Үзе тагын диванга сузылып ята.) Сайр а. һа! Койган да куйган! Сез художникмы? Әхтәм. Дилетант. Сайр а. Архитектормы’ Әти шулай дигән иде бугай. Әхтәм Синең сөйгән егетең бармы? Сайра Нәрсә-ә-ә? Әхтәм. Сиңа ничә яшь’ Сайра. Нәрсәгә ул сезгә? Әхтәм. Әйт инде. Сайра. Унҗиде. Әхтәм. Егерме сигез яшькә яшьрәк булсам, сиңа гашыйк булыр идем. Сайра, һе. Тиле-миле. Әни кайтсын әле. Күрсәтер сезгә болай яткан өчен гашыйкны. Әхтәм. Әниең усал, дөрес әйтәсең. Сайр а. Әйтегез инде, нинди кеше сез? Әти белән сугышта булганыгызны беләм. Башкасын белмим. Әни дә белми. Ә х т ә м. Әтиең дә белми. Серле кеше мин. Сайра, һе. Әхтәм. Син әтиеңне яратасыңмы? Сайра Ник яратмаска? Әти ич ул. (Рәсемне карый.) Һе. Укып художник булып буламы? Әхтәм. Сәләтен булса була. Сайра. Укытучы булып буламы? Әхтәм. Сәләтең булса була. Сайр а. Булмаса? Әхтәм Булмый. Син, кызый, ашарга әзерләргә җыенасыңмы? Сайра Монда сезгә әзер повар юк. Әхтәм. Кунакны ач тотмыйлар. Сайра Кунак өч көн тора, сез бер атна яшисез. Ә х т ә м. Әтиен нәрсә ди, тизрәк китсен иде, диме? Сайр а. Түзәр, түзәр дә әйтер әле. Безнең әти әйтсә, берәгәйләп әйтә. Әхтәм Беләм. Мин синең әтиеңне белгәндә син тумаган да идең әле, чибәр кызый. Әйдә, берәр нәрсә әзерлә инде. Сайра. Ә сез минем рәсемне буяу белән ясарсызмы? Ә х т ә м. Юк. Сайра. Ни өчен? Әхтәм. Ясый белмим. Сайра. Һе. ТәрәзәдәнГашияне күреп. ♦ Әни кайтып килә. Аракыгызим яшелегез. ь Әхтәм. Торсын. Сайра. Куып чыгарачак бит. g Ә х т ә м. Чыгарсын. ы С а й р a. һе. а. S Икенче бүлмәгә кереп китә. Гашия кайта. Әхтәмгә күз кырые белән генә карап ♦ ала да чыгып китә. Тагын әйләнеп керә. Өстәл өстен жыештыра Тәрәзәне ачып суганны ташлык. Аракы шешәсен Әхтәм алып өлгерә Әхтәм белән Гашнянен сүзсез сәхнәсен Сайра бүлмә ишегеннән күзәтеп тора Гашия Сайранын рәсемен күреп кулы- на ала. Әйләндереп-әйләндереп карый Сайра (түзмичә). Әни, ертма. (Әнисе кулыннан рәсемне ала.) Гашия. Син нишләп өйдә? Сайра. Кайда булыйм сон? Гашия. Ник китмәдең? Сайра. Барасым килмәде. Әйттем ич мин сезгә, бармыйм, дидем. Икеле алып кайтыр өчен нишләп Казанга барыйм. Гашия. Әйдә чыгыйк әле. Сайра. Ник? Гашия. Чык дим. Әхтәм (урыныннан торып). Рәхәтләнеп талашыгыз, мин үзем чыгып торам. (Чыгып китә.) Гашия. Нигә китмәдең дим мин сиңа? Сайра, һе. Әйттем ич. Гашия (Сайранын, буялган кулларын, өс-башын күреп). Ходаем, нишләттең бу күлмәгеңне? Сайра. Машина ремонтладык. Гаши я. Машина?!! (Сайра өстенә килә.) Сайра. Әни, кулың белән кагыласы булма. Мин бала-чага түгел. Әйтсәң, телең белән әйт. Гашия (кинәт туктап калып). Җир бит икәнсең Шул сиңа актыккы сүзем. Мәңге рәхәт күрмәссен. Мине картайтыр өчен туган бала икәнсең. Саир а. Син үзенне-үзен картайтасын. Гаш и я (әче тавыш белән кычкырып). Дәшмә-ә! Оятсыз! С а й р а. Алай итсәң, әни, чыгып китәм һәм бүтән кайтмыйм. Гашия. Бар! Бар шул машиналарың янына. Тузан ашап чихут- кага әйләнгәч, кайтып егылырсың бусагама. (Чыгып барган Сайрага) Тукта! (Утырып елап җибәрә.) Сайра (әнисе янына килеп). Нигә елыйсың инде, яэ Үз нервыңны үзең бозасың да еларга тотынасын. Укыйсым килми минем. Унынчыны бетердем —шул җиткән. Керә алмыйм мин институтка, барыбер икеле куялар. Нәрсәгә аның өчен елыйсың? Гаши я. Үтерәсез сез мине. Атаң белән икәүләп үтерәсез Беркемгә кирәгем юк Кая барыйм? Сайра. Син мина әйбәт кенә әни бул, әтигә әйбәт кенә хатын бул. Гашия. Өйрәтмә (Әхтәмнең диван башына куйган пиджагын йолкып алып, ишек янына ыргыта.) Җирәнгеч. (Сайра пиджакны алырга баргач.) Тимә. Алсын да китсен аламасын. Күземә күренмәсен. (Пиджакны алып тәрәзәдән ыргыта.)ТУФАН МИЦНУЛЛИН Сайра. Нигә инде, әни? Гашия. Бар, җыен да хәзер үк кит. Машина килеп туктаган тавыш. Бераздан Әхтәмнең пиджагын тотып Мәрвән керә. Мәрвән (пиджакка күрсәтеп). Нишләп ишек алдында ята ул? (Турсаешкан Гашиягә һәм Сайрага карап.) Ни булды сезгә? Әллә тоз ашадыгызмы? Әхтәм кайда, Гашия? Г а ш и я. Нигә миннән сорыйсын? Мәрвән. Күрше хатыныннан сорыйммыни? Гашия. Йөрәген алынмасын. Беркая да китмәгәндер. Җибәрерсең синең ул хәерчеңне. Минем башыма җитмичә торып. Мәрвән. Булды. Ашарга берәр нәрсә бармы? Г а ш и я. Пешерегез дә ашагыз. Монда сезгә кәҗүнни кеше юк. Мәрвән. Гашия, мин иртән сәгать өчтә чыгып китәм. Көненә мең кеше белән очрашам. Кайсының кәефе юк, кайсына кайгы килгән, кайсына фәлән кирәк, кайсына төгән җитми. Инде өйгә кайткач, адәм баласына аз гына тынычлап ашарга ярыйдыр бит? Гашия. Чыгып китсәң, минем өчен чыгып китәсең мәллә. Мәрвән. Кем өчен соң? Гашия. Кем белгән синең кем өчен чабып йөргәнеңне. Кешеләр дә кешеләр. Бөтенесенә ярыйсың, өең генә гамеңә кереп чыкмый. Ашарга, имеш. Әле яңа гына аякларымны көчкә сөйрәп дуңгыз көтеп кайттым. Кешедән оят, председатель хатыны булып дуңгыз көтүе көтеп йөр инде. Кыш буе дуңгыз абзарыннан чыккан юк, хәзер дә... М ә р в ә н. Бер көнгә түзәрсең. Үзең беләсең, Садыйк хатынын больницага илтә китте. Аның урынына бүтән кешене үз эшеннән аерып булмый. Гашия. Көтүченең хатыны бәбәйләгәндә, аны больницага ире илтә китә. Мин... Мәрвән. Син район кибетенә пальто эзләп барганда, председатель машинасына утырып барзсың. Гашия. Күпсендең шуны, ярар, җәяү барырмын. Мәрвән. Булды. (Сайрага.) Безнең эштә икәнне беләсең. Буйга җиткән кыз, ашарга гына әзерли аласыңдыр. Сайр а. Өйдә аш пешереп ятарга, әллә мин бүтән эшкә ярамыйммы? Мәрвән. Менә рәхәт тормыш. Әйдәгез, җыеныгыз, ашханәгә киттек. Гашия, йөрисең юк кеше көлдереп. Базда сөт, катык, алып чыгыгыз да ашагыз. Мәрвән. Ә син? Гашия. Тамагымнан аш үтәмени минем. Сәгать өчтә чыгып китәм. дисең. Кызыңа күз дә салмыйсың. Мәрвән. Ни булган? Гашия. Әнә кара, сөен. Кызың тракторчы булган. Үтереп мактарлар инде үзеңне. Хатыны дуңгыз карый, кызы жир сукалый, диярләр. Ике көннән сынаулары башлана, ул бармыйм, укыйсым килми, ди. Сайра Әти, үзең бит мәктәпкә килеп җыелышта сөйләдең. Безгә белемле яшьләр кирәк, дидең, механизатор булырга чакырдың. Кызлар кулына да техниканы тапшырырга курыкмыйбыз, дидең. Рәхим итегез дидең. ' Мәрвән. Шуннан? Сайра. Минем педагогия институтында укыйсым килми. Анда мин барыбер укый алмыйм. Минем шофер буласым килә. Мәрвән. Укыйсың килмәсә укыма. Укыйсы килгәннәр укыр Сайра. Нигә соң әни шәһәргә куа? М ә р в ә н. Беркем дә кумас. Кумам ди менә. Кыз башын белән мазутка буялып йөрер нденме. Үзем кеше көлкесенә калган да җиткән. Укыган булсам... М ә р в ә н. Укыган булсаң, нишләр идеи? Гашия. Дуңгызлар арасында йөрмәс идем. М ә р в ә н. Алар арасында кем йөрер3 * Гашия. Син. о, Мәрвән. Кирәк булса йөрермен, әнисе. Тик әлегә мина кешеләр § беЛән эшләүне ышанып тапшырганнар Шуны акларга кирәк. Сина, g ГЗшия бәгырем, уку бөтенләй икенче нәрсә өчен, эшләмәс өчен кирәк ы Нигә әле син үзеннең укымаганлыгынны кызың үсеп җиткәч кенә исе- “• ңә төшердең. Әйттем бит мин сина, икебез дә читтән торып укыйк. = дидем. Син нәрсә дидең? Исеңә төшер. Я, ярый. Тагын ашауны оныт- ♦ тык. Бар, Сайра, базга төш. Гашия (әрнеп). Йөрмәгез. Чыгып китә. Мәрвән (Сайрага). Кайда буялдың? Сайр а. Машина ремонтладык. Мәрвән Шуннан? Сайр а. Механик әйтте, урак өстендә шул машинада Нәҗип абыең белән алмашлап эшләрсез, диде. Мәрвән. Укытучы буласым килми, дисең инде? Сайра. Юк. Мәрвән. Ә бит институтның бүтәннәре дә бар. Авыл хуҗалыгы институты, мәсәлән Техниканы алай нык яраткач, инженер-механик булыр идең. Укыйсым килми дип булмый. Югары белемле кешеләр кирәк булмаса, институтларны ябарлар иде. Сайр а. Минем эшләп карыйсым килә. Мәрвән. Эшләп кара, алайса. Тик мина аркаланырга җыенма. Бүтәннәр кебек эшлисең, бүтәннәр кебек ук җавап бирәсең. Аннан соң, өйгә кайткач, өстәл артында болай утырма. Буялып йөрү әлегә сина кызыктыр, бәлки. Өстәл артында минем кызым кызларга охшаган булсын. Егетләр янына чыкканда да бензин нее килерлек булмасын. Бар юын, өстең алыштыр. Сайра чыга башлый. Мәрвән. Син Әхтәм абыеңны күрдеңме бүген? Сайра. Мин кайтканда өйдә иде. Мәрвән. Кая китте? Сайра. Белмим. Бакчага чыккандыр. Менә ул минем рәсемемне ясады. Сайра чыгып китә. Мәрвән рәсемне карый Сөт, катык күтәреп Гашия керә. Мәрвән. Арыгансыңдыр, әнисе, көтү көтү ардыра. Я, пырлама, утыр, чүкердәшеп ашап-эчик. Нишләтәсең, агай-эне, бөтен нәрсәне механикалаштырып була, ә көтү көтүне... Бәлки, махсус роботлар уйлап табарлар. Ул вакытта без мич башында ятып приказ гына биреп торырбыз. Әлегә авыл кулга мохтаҗ, маңгай тиренә мохтаҗ. Мактансак та, мактанмасак та, моны яшереп булмый. Мен.» уракка төштек, гектарыннан егерме биш центнер көтәбез. Ә шуны дәүләт амбарына ташырга машина җитми. Акча бар, сатыгыз, дибез. Әлегә юк. көтегез, диләр. Ә икмәк үсә тора. Син дуңгыз карыйсын Йөзләгән тонна нт тапшырабыз. Ә шәһәр кибетләрендә иг юк. Әлегә җитми. Булдырырга кирәк, Гашия. Бездән көтәләр. Ә син кызың укырга теләмәгәнгә дөнья куптарып йөрисен. Керер. Башы яшь. ТУФАН МИҢНУЛЛИН Мәрвән сөйләгәндә Гашия өстәл әзерли. Мәрвән соңгы сүзен әйткәндә өстәл өстснә Әхтәмнең шешәсен китереп утырта. Мәрвән. Монысы нәрсә? Гашия. Күрмисеңмени? Мәрвән. Мин бит кибетчегә әйткән идем, Әхтәмгә аракы сатма дигән идем. г л Гашия. Дуңгызның кайчан пычрак тапмый калганы бар. син оик әйбәт бит. Акчаңны кызганмыйсың. Күпме сораса, шул чаклы бирәсең. Әйдә, эчсен, рәхәтләнсен. Әйт, нишләргә жыенасың аның белән? Мәрвән. Аптыраган инде. Гашия. Син аптырасаң, мин аны куып чыгарам. Мәрвән. Ашыкма әле, уйлансын. Гашия. Уйлансын, алайса. Мин үзем чыгып китәм. Бер башыма урын табылыр. Барыбер бу йортта мине кешегә санамыйлар. Ичмасам, кеше көлмәс. Дуңгыз көтсәм дә, тол хатын, ашарына җитмидер, диярләр. Мәрвән. Я инде, Гашия. Җитте инде, булды инде. Ничек арымыйсың? Гашия. Котылырсың. Мәрвән. Без синең белән егерме ел яшибез. Шул егерме ел эчендә китәм дип ничә тапкыр әйткәнеңне беләсеңме син? йөздән ким түгел. Ничек түзмәк кирәк. Я китсәң кит инде син, я шул сүз белән теңкәгә тимә. Нәрсә җитми? Күтәрелеп авыр сүз дә әйткәнем юк бит минем сиңа, һаман үзеңне-үзең талкыйсын. Әнә күршеләр. Икесе дә таңнан торып эшкә китәләр. Берсе синең кебек үк фермада, икенчесе— тракторда Кич кайталар. Өй тулы бала-чага. Тәрәзәләре каршыннан үткәндә, өй эчендәге көлү тавышларына сокланып үтәсең. Егет белән кыз шикелле яшиләр. Ә без? Икебезгә бер бөртек бала, сукранышудан башка эшебез юк. Болай ярамый бит. Икенче ул сүзеңне әйтмә. Мин түзәрмен түзәрмен дә, үзем үк чыгып китәрмен. Рәхәт булырмы сиңа? Дөнья түгәрәкләнерме? Кешеләр ич без. Гашия. Кеше дип исерекнең пычрагын тазартыргамыни? Мәрвән. Нишлисең? Без аны аякка бастырырга тиешбез. Гашия. Аны аякка бастырганчы, без егылырбыз. Дөньядагы бөтен исерекне өеңә җыеп алып кайт инде, алайса. Барысын да аякка бастыр. Мәрвән. Кирәк булса, анысын да эшләрбез. Бергәләп, ил белән. Әлегә безнең өйдә — Әхтәм. Минем җан дустым. Син минем яраткан хатыным. Тышта мотоцикл килеп туктаган тавыш, йосыпов керә. Иосыпов. Исәнмесез. Гафу итегез, Мәрвән абый. Идарәгезгә кергән идем, сез юк. Бик кирәк идегез. Мәрвән. Урак өстендә идарәдә утырган председатель кем була инде ул? Утырыгыз. Кызык, сезгә ни өчен кирәк булдым икән? Иосыпов. Чыгып кына керик, Мәрвән абый. Мәрвән. Сер үкмени, Гашия... Гашия чыгып китә. Иосыпов. Ул чаклы сер дә түгел. Шулай да артык кешенең ишетмәве яхшы. Үтәмеш авылындагы кибетне басканнар. Мәрвән. Кибетне? Әле шундый нәрсәләр дә бармыни дөньяда? Иосыпов. Килеп чыккалый шул. Еллар буе тынычлап яшибез вак-төяк белән генә шөгыльләнәбез. Менә шунда тәки килеп чыга. ’ Мәрвән. Миннән шикләнмисездер бит? Иосыпов. Шаярмагыз инде. Мәрвән абый. Ток. Менә болай - Тик, зинһар, башта ук әйтеп куям: гафу итегез. Бүген иртән Бортас 90 магазинына бер кеше кергән. Шикле, диләр. Күргән-белгән кеше түгел, диләр. Теләсә ни сөйләнә, ди. Аракы алган. Сораша торгач, ул кеше сезнең авылга килгән кеше булып чыкты. Ялгышмасам, хәтта сезнең үзегезгә, ди. М ә р в ән (рәхәтләнеп, көлә). Әхтәмме? Посыпов Исем-фамилиясен белмиләр. Нигә көләсез? ♦ Мәрвэн. Соң, йосыпов иптәш, Әхтәм минем дус. а. Носы по в. Шуңа күрә башта ук гафу үтендем. Ләкин үзегез бе- § ләсез, безнең эш... S М ә р в ә н. Аңлыйм, аңлыйм. Әмма бу очракта... Әхтәм.... Юк, Р1ом сыпов иптәш, андый кеше түгел Әхтәм. Сөйләгәндер, кылангандыр, ә а. кибет басарга. Миңа килеп дөрес эшләгәнсез. йосыпов. Шулай да нинди кеше ул? М ә р в ә н. Минем кунагым, фронтовик дустым, шул житәме? йосыпов. Җитә, Мәрвән абый. Ярый, исән булыгыз, тагын бер кат гафу. Мәрвән. Зарар юк. йосыпов чыгып китә. Гашия керә. Гашия. Шуның турындамы? Мәрвән. Шуның турында. Гашия. Әйттем бит. Әле тезелешеп суд каршына басасыбыз бар Нишләгән? Мәрвән. Үтәмеш авылының кибетен баскан. Гашия. Нәрсә?! Мәрвән (Гашияне кочаклап). Әй. әнисе, әнисе. 4>ртым да юк, утыр әле, аша әле тынычлап. (Г аш ияне \з янына утырта.) Әхтәм (керә). Күрәм, берәүнең дә мине чакырырга исәбе юк. Ә мин көнозын ашамаган. Мәрвән. Нихәл, Әхтәм. Әхтәм. Ал да гөл. Ашыйсы килүен исәпләмәгәндә. Күрәм, хәләл җефетеңнең кәефе юк. Гаши я. Ачуымны кигереп... Мәрвән. Гашия!.. Әхтәм. Нигә тыясын. Әйтеп бетерсен. Яратам хатын-кызның чәпчүен. Чөнки алар чәпчеп киткәндә, үзләре дә сизмәстән, хакыйкатьне әйтеп ташлыйлар, нкейөзләнмиләр, кыланмыйлар. Ә безнең заманга хакыйкать җитми. Без аны әйтергә куркабыз яки оялабыз. Сөйләгез, Гашия ханым, мин сезне тыңлыйм, ирегез дә тыңласын. (Сайра кергәнне күреп.) О, сез дә килегез, туташ, сезгә дә хакыйкатьне ишетергә кирәк. Гашия. Оятсыз ук икәнсез. Әхтәм. Беләм. Ирегез ничек, әйбәтме? (Сайрага.) Ничек сезнең әтиегез, шәлме? Бөтен кешелек дөньясына үрнәк булырлыкмы? Мәрвән. Утыр, Әхтәм, аша. Әхтәм. Утырам һәм ашыйм Чөнки мин кунакта. Әллә дөрес түгелме, Гашия ханым? Гашия (кычкырып). Ж.итәр!1 Хәзер үк чыгып киг. Чытып кит. Эзең булмасын. Сайр а. Әни... Гашия. Кит! Китегез! (Бүлмәгә кереп китә.) Сайр а. Сез нигә әнине үртисез? Әхтәм. Мин аны үртәмәдем, чибәр кызый. Мин әтиегезне үртәргә теләгән идем, ләкин ул үртәлми. Ул салкын канлы, чыдам. Аны мыскыл итәләр, ул түзә. Чөнки ул түзәргә күнеккән. Аны күнектергәннәр. Күрәсең, шәп дрессировщиклар кулында тәрбияләнгән. ТУФАН ЫИҢНУЛЛНН Мәрвән. Сөйләп бетердеңме? Утыр имде хәзер. Менә даруың. (Шешәне Әхтәм алдына куя.) Әхтәм. Нигә тыймыйсың? Син бит сатучыга әйткәнсең, Әхтәмгә сатма, дигәнсең. М ә р в ә н. Тапкансың ич, молодец. Әхтәм (ачык тәрәзәдән шешәне тышка ташлый). Ятсын шунда, яшел суганнар янында Сайра (көлеп). Кыланчык. # Әхтәм. Кызың әйбәт, Мәрвән дус. Хатының да әйбәт. Бар, чакыр үзен. Тынычлап әбәтләсен. Бер сүз дә дәшмәскә, тәртипле генә утырырга сүз бирәм. (Тыныч кына ашыйлар.) Сайр а. Сез, Әхтәм абый, чын кеше кебек түгел. Әхтәм. Кызык. Сайр а. Пьесаларда язылган герой кебек. Әхтәм. Валлаһи, диген. Нинди герой соң? Яхшысымы, начарымы? Сайр а. Начары. Ләкин мин сездән курыкмыйм. Сез үзегез яхшы кеше булырга тиеш кебек. Икмәк, сөт алып Гашия кереп киткән бүлмәгә юнәлә. Пауза. Әхтәм (Мәрвәнгә). Я? Мәрвән. Нәрсә, я? Әхтәм. Ни әйтәсең дим? Мәрвән. Бер суз әйтмим. Ә х т ә м. Әйтергә сүзен юкмыни? Мәрвән. Әлегә юк. Әхтәм. Кайчан булыр? Мәрвән. Белмим. Әхтәм. Алайса, мин бүген китәм. Мәрвән. Ихтыярын. Әхтәм. Ә мин сине кыйнап китәм. Мәрвән. Рәхим ит. Әхтәм. Ә бит синең әйтер сүзен бар, Мәрвән. Мәрвән. Бар иде. Әхтәм. Нигә хәзер юк? Мәрвән. Чөнки аларны әйтүдән мәгънә юк... Я, ярый, мин басуга киттем. Күрешмәсәк, бигайбә, теге картка сәлам әйт. Әхтәм. Хуш. Юлларың уңышлы булсын! Мәрвән. Рәхмәт. Әхтәм. Димәк, хатынына кушылып син дә мине куасың? Мәрвән. Үзең китәм дидең. Әхтәм. Кал дип әйтмисең ич. Мәрвән. Әйтмим. Ә х т ә м. Димәк, куасың. Ә ни өчен алып кайттың? Мәрвән. Ялгыш булган. Ә х т ә м. Менә аңлаштык. Мәрвән. Син молодец. Бүген егетлек эшләгәнсең. Авыл уртасындагы пычрак күлдә казлар белән су коенгансың. Бер комбайнчыны сыйлагансың, эшкә бармаган. Әхтәм. Ә ни өчен авыл уртасындагы күлне пычрак тотасыз? Нигә шундый алдынгы колхозның комбайнчысы урак өстендә эшенә җавапсыз карый? Нигә шундый бозык кешенең коткысына бирелә? Мәрвән. Син бозык кешемени? Ә х т ә м. Син шулай уйлыйсың минем турында. Кара, син сөйләмәскә теләгән идең ич. Мәрвән. Гафу ит. Әхтәм. Нигә китмисең инде? Эшең көтә. Мәрвән. Сине озатыйм башта. 3 ә й н у л л и н (кера). Мөмкинме? Исәнмесез. Мэр вән. Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз, коллега. Кичә идарәгезгә кергән идем, очратмадым. Утырыгыз әйдә. Салкын катык .. Зәинуллин. Рәхмәт. Мәрвән Идрисович, сез колхоз председателе, мин колхоз председателе. Сез үз колхозыгызда теләсә нишләгез. . МИНм М колхозга килеп минем җиргә хуҗа булып йөрмәгез. * М ә р в ә н. Беренчедән, иптәш Зайнуллин, сезнен җирегез юк. Җир £ дәүләтнеке. Икенчедән, сабыррак, мин сездән өлкән кеше. 3 ә й и у л л и н. Билгеле, сез өлкән, сез дәрәҗәле, без вак-төяк, бала-чага. Ләкин мин дә сезнең кебек үк югары белемле агроном. и Мәрвән. Югары белемле агроном, ә менә мелиораторлар чакырып, i чишмәләрне корытып ятасыз. Сезне эзләп таба алмагач, мелиоратор- " ларга әйттем, ярамаган эш эшлисез, туктап торыгыз, дидем, председа- ♦ тель бераз ашыккан, дидем. s Зайнуллин. Миңа икмәк үстерү өчен жир кирәк. Анда ничаклы = сазлык. ч Мәрвән. Кизләүне сазлыктан аера беләм мин, энекәш. Җир җитми дип, энә, Иделне корытыгыз. Булган җирдән файдаланырга = өйрәник. - Зәйнуллин. Әллә кем булдыгыз. Тегендә Идрисов, монда Идри - сов. Идрисов депутат, Идрисов теге, Идрисов бу. Мәрвән. Идрисов теге дә түгел, бу да түгел, Идрисов — комму- ® нист. Җиребезнең киләчәге, кешеләрнең киләчәге турында уйланмаска ә Идрисовның хакы юк, иптәш председатель. Сез жир кирәк дип, бүген * чишмәләрне киптерәсез, урманнарны кисәсез. Югары уныш та алыри сыз. Ә киләсе заман кешеләре сезне мөртәт дип сүтәчәк. Идрнсов депутат кына түгел, Идрисов райком бюросы члены да. Сез бюро алдында җавап бирәчәксез. Зәйнуллин. Ул сазлыкны киптерүне мин үзем генә чәл итмәдем. Мәрвән. Бергәләп җавап бирерсез. Тик карагыз, мелиораторларга әйтегез, эшкә тотынмасыннар. Мәсьәлә зурга китәчәк, энекәш. Кабатлап әйтәм. Җир-су сезнеке түгел, дәүләтнеке, халыкныкы Аида теләсә кемнең теләсә ничек казынырга хакы юк. Сезгә кечкенә генә бер киңәш. Кайтыгыз да ак сакаллы картларыгызны җыеп сөйләшегез, киңәшегез. Алар ни әйтерләр икән. Я, утырыгыз. 3 ә й н у л л и н. Рәхмәт, мин ашыгам. Сау булыгыз. (Китә.) Әхтәм. Усаллангансың син. Мәрвән. Сина рәхәт, сиңа жир дә, ил дә кирәкми. Әхтәм. Кем белә... Әйдә, киттекме? Мәрвән. Менә нәрсә, дус кеше, беркая да бармыйсын Уйнама син минем белән. Уйнама, Әхтәм дус, үтенеп сорыйм. Сизәм бит мин, кыланганыңны сизәм. Тик нишләргә җыенганыңны, ни теләгәнеңне аңламыйм. Әхтәм, һәм өстәвенә минем кем икәнемне дә белмисең. Мәрвән. Синең кемлегең мина кирәкми дә. Мин синең җәмгыять тәненә ябышкан паразит икәнеңне күреп торам, шул җиткән. Әхтәм (сискәнеп китә). Паразит? Син мина?.. Димәк, ачыктан- ачык сөйләшергә вакыт җитте. Димәк, уйнамыйбыз? Ә бит уенны син башладың, дускай. Шәһәр сыраханәсендә бер исерекне очраттын да, үзеңне кодрәт иясенә санап, шул мескенгә кулың суздын Янәсе, беткән кешене хак юлга бастыру саваплы эш. Мәнге оҗмахлы буласың килде Күрегез, иптәш колхозчылар һәм дә җитәкче иптәшләр, мин нинди әйбәт кеше.' Син дә күр. алла колы Әхтәм, рәхмәт әйтерсең мина. Башта снн кунак бул, караштыргала, минем бөеклегемә ышан. Аннан иманга килерсең. Мин синнән б-р нәрсәне дә кызганмыйм, кирәк икән акча да бирәм, кыланганына да түзәм. Тик ышан гына Дөресме? Ә нигә түзмәдең? Синең пәйгамбәр икәнлегенә ышанырга, инанырга теләмәгәч, паразитмы? Ә ни өчен ышанырга? Әйт, ни өчен мин сина инанырга тиеш? М ә р в ә н. Әхтәм, шундый сүзләр әйтергә ничек телен әйләнә? Әхтәм. Синен ничек әйләнә? М ә р в ә и. Мәҗбүр иттең. Аңла, мин кодрәт иясе дә, шайтан да түгел. Кеше! Син дә кеше. Ләкин син хак юлдан чыккан кеше. Нигә алай, нигә тайпылдың — син аның сәбәпләрен ни өчендер яшерәсең, сер итеп саклыйсың. Бел, ишет, агай-эне, алып чыгам мин сине хак юлга, якаңнан сөйрәп алып чыгам. Тыпырчын, сүген, әллә ниләр әйт, барыбер алып чыгам. Кеше синең кебек яшәргә тиеш түгел, хакын юк. Аңлыйсыңмы? Дөнья гөр килә, жиде кат күккә менә кешеләр, җиде кат жир астына төшә, диңгез төбен айкый, син башыңны җүләргә салып йөрисең. Кемгәдер ачу саклыйсың. Кемгә? Кем сине рәнҗетте? Илеңме, кешеләреме? Беләсеңме, син үзеңнең паразитлыгыңны акларга азапланасың бит. Илгә кирәкми башладым, имеш, янәсе, ул ил өчен фашистка каршы сугышканда гына кирәк булган. Син акыл сатарга яратасың, башыңны эшләтергә иренәсең. Илгә кирәклегең бу хәлендә күпмедер, әмма ил синең үзең өчен кирәк. Әгәр син сугышып йөрмәсәң, ил харап булган булыр идеме? Син генә булмадың анда, ил белән булдык. Син фронттагы батырлыгыңны, кешелегеңне илгә әҗәткә биреп тордыңмыни, хәзер шуны түләүләрен таләп итәсеңме? Ә ил өчен башларын салган ирегетләрнең гомерләре өчен кем түләр? Син исән калдың, шуңа шатлан, ул шатлыгыңны бүтәннәр күрсен, илең күрсен... Син үзеңне ниндидер оригиналь кеше дип уйлама. Бар синең кебекләр. Бер тиен яхшылык эшләп, ун тиен хөрмәт көтеп йөрүчеләр. Булмас, андый нәрсә өмет итмә. Без ил каршында, кешеләр каршында мәңгелек бурычлылар. Без ул бурычны йөрәк ялкыныбыз белән генә түли алабыз. Ә син ни белән түлисең?! Янмый синең йөрәгең. Кабынып китәргә теләгәндә дә, син аңа аракы сибеп сүндергәнсең. Паразит дигән сүз өчен хәтерең калган булып кыланма. Турысын әйтергә яратабыз без. Кеше үтерүчегә фашист дидек, илен сатучыга хыянәтче дидек, ахмакны ахмак дип атадык, хәтта аның чинына, дәрәҗәсенә дә карап тормадык. Илеңнән, кешеләрдән, дусларыңнан авыр сүз ишетәсең кил- мәсә, кеше бул, җанкисәгем. Әхтәм. Ләкин мин паразит түгел! Түгел! Түгел! Мәрвән. Кем? Бәлки, бик тәти егетсеңдер. Әмма мин аны күрмим. Мин синең исерек баштан теләсә ни сөйләнгәнеңне генә ишетәм. Әхтәм. Паразит түгел мин! Әгәр минем өчен расходлангансың икән, түләрмен, бише белән кайтарырмын. Исерекбаш та түгел. Бик теләп исерек баш булыр идем, аракы алмый. Башым шайтан тәгәрмәче кебек бертуктаусыз әйләнеп тора. Дөрес, кыланам мин. Ә нигә кыланмаска? Дөньясы цирк икән, анда клоун да кирәк. Мин дә заманында нәкъ синең кебек идем. Институт бетердем, архитектор дипломы алдым. Барысы да бишлеләр иде дипломда, үзе кызыл тышлы иде. Кешелек т.\рында синнән дә кызылрак итеп сөйли идем. Кешеләр өчен сарайлар төзергә хыялландым. Миңа әйттеләр — кешеләргә сарайлар кирәкми, аларга барак та ярап тора, диделәр. Исбатларга тырыштым. Көлделәр. Бер ахмагы кычкырып көлде. Ахмакны ахмак дип атаган өчен эшемнән кудылар. Хаклык эзләп йөрдем. Тагын ахмакка очрадым. Акыллылары да очрады. Тик алар ахмаклардан курыктылар. Менә шуннан синең кебек кызып китеп бер ахмакның танавына сыладым. Акыллы кешеләр хөкем иттеләр. Биш елга ябып куйдылар. Биш ел ташчы булып барак төзедем. Кызыл дипломлы архитектор булуым белән кызыксынучы булмады. Ә син ахмакны ахмак дип атарга курык- мыйм дисең. Ахмаклыкка каршы көрәшеп булмый. Уйнама, Мәрвән, Безнең юллар аерым. ми М.!ЛтА,Ийг5иНеКл Ю’™"' бэ’™’ геге каР т в«™дер? Анын фәлсәфәсен кабатлыйсын. Ахмаклык, фалән-твгән Анын безгә ачсы бслган, ’ Си»иәИкбА 1НеК дошман,|а» ыбыз сүзен сөйлисен. Кем уйлаган синнән шундый бәндә чыгар дип, кемнең башына кнлгән. Болай булырлыгык- ны белгән булсам, синен белән разведкага йөрмәгән булыр идем Без- йен юллар аерым, имеш, һәр юлның чиге була. Әхтәм. Аның чигенә без синең белән бергәләп житәрбез. Тик каберләр генә икесе ике читтә булыр. М ә р в ә н. Әхтәм, акылыңа кил. Ач күзеңне — дөнья бу Әхтәм. Дөрес түгел, йом күзенне— дөнья бу. Аш-суың өчен иәт, хатыныңнан гафу үгенәм. Хуш! (Чыгып китә) ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Район үзәгендәге милиция бүлеге. Өстәл артында лейтенант Посылов утыра. Анын ® каршында Сайра. * й о с ы п о в. Я, инде нишлибез, гражданка? Сайра. Мин гражданка түгел, минем исем-фамилиям бар. йосыпов. Исемегез Сайра, фамилиягез Идрисова. Анысын белдек, ә менә правагыз юк. Правасыз килеш машинага утырып, район үзәгендә урам әйләнеп йөрисез. Сайра, һе. Мин урам әйләнмәдем, кирпечкә килгән идем. Кагыйдә бозмадым. Милиционерыгыз тик торганнан килеп бәйләнде. йосыпов. Милиция бәйләнми, тәртип саклый, Сайра Идрисова. Сайра. Мин тәртип бозмадым. йосыпов. Правасыз рульгә утыру тәртип бозу инде ул, Сайра Идрисова. Сез үзегез белмәсәгез, сезгә машина ышанып бирүчеләр белергә тиеш. Сайра. Мин машинаны кайбер правалы кешеләрдән әйбәт беләм. Йосыпов. Шулаймыни? Сайра. Шулай шул. йосыпов. Ярый сон, алай булгач, барлык правалы шоферларны куабыз да правасыз кызларны утыртабыз машиналарга. Сайр а. Җибәрегез, сонга калам. Йосыпов. Ишем авылы биш кенә чакрым. Өлгерерсез. Мотоцикл белән үзем илтеп куярмын. Сайра. Ә машина? йосыпов. Бездә калып торыр Председателегез үзе килеп алыр. Сайра. Юк, мин машинасыз кайтмыйм. йосыпов. Алайса, үзегез дә председатель килеп алганны көтәрсез. Бергәләп культура йортына танцага барырбыз. Тәк, сезнең исемегез Сайра? (Көйләп.) Сайра, сайра, сандугач, сандугач, син китәрсен, мин калам. Минем исемем Хәйдәр. Ишеткәнегез бардыр Хәйдәр Йосыповны? Сайра. Юк. йосыпов. Кызганыч Кичештекме, Сайра? С а й р а. Нәрсә килеш «екме? йосыпов. Яргы сәгатьтән мин алышынам. Танцага барабыз. Сайра Аннан? йосыпов Аннан мотоцикл белән авылыгызга. рәх- С а й р а. һе. Ә машина? ' И о с ы п о в. Машина бездә калып тора. Сезнең хакка мин биреп җибәрер идем дә, ярамый, Сайра. Сез тәртип бозгансыз икән, сез^ аклана аласыз, белмәдем дисез, ә милиция белмәдем дип әйтә алмый, ул барысын да белергә тиеш. Тәк, язып куйыйк. Машина номеры^ 56-95, «Тукай» колхозы. Сайра Идрисова, председателе Мәрвән абый. Тәк, фамилиясе ничек әле? Тәк, тәк, Идрисов бит? Әйе, Идрисов, Идрисов. Әллә сез аның... Сайра. Кызы. йосыпов. О-о-о! Исәнмесез, исәнмесез, иптәш Идрисова. Хуш килгәнсез безгә. Л1онда түгел, башка җирдә күрешергә насыйп булсын... Сайра, сайра, сандугач, сандугач, китмә, китмә, сандугач... Гәк, Мәрвән абыйга шалтыратыйк, кызың ышанычлы кулларда дип әйтик. Сайра. Шалтыратмагыз. И о с ы п о в. Нигә? Сайр а. Ачулана ул. Йосыпов. Ачулансын. Мәрвән абый районда данлыклы кеше, тик тәртип бозарга аңа да рөхсәт ителми. Кызына бигрәк тә Сайра. Зинһар шалтыратмагыз. Йосыпов. Барыбер беләчәк бит. Сайр а Вак-төякне тиз күрәсез, зур җинаятьләрне дә шулай күрсәгез иде. Йосыпов. Барысын да күрәбез. Сайра. Күптән түгел бер рецидивистны эләктергән кеше утыра сезнен каршыда. Сайра. Нәрсә соң ул рецидивист? йосыпов. Белмәсәгез, белмәгез инде сез аны. Сайра. Андый сүзне белмәвегез әйбәт. Нигә сез, Сайра, укып права алмыйсыз, бездә курслар бар. Сайр а. Кышка киләм. йосыпов. Бик әйбәт, йөргән егетегез бармы? Сайра. Анысы нигә? йосыпов. Анысы минем үземә кирәк. Белеп тору зыян итмәс, я күзем төшеп куяр, өйләнмәгән егет. Сайр а. Егетнең өйләнгәне дә буламыни? йосыпов (көлеп). Әйбәт әйттегез, Сайра. Утырыгыз әле. Ашыкмагыз. Мине алыштырырга икенче дежурный киләчәк. Ул миңа караганда мәрхәмәтлерәк, бәлки, машинагызны биреп җибәрер. Мин булдыра алмыйм, гафу итегез. Утырыгыз әле. Сайр а. Нәрсә көләсез сез миннән? Әллә мин сезгә уенчыкмы? Күнелең булсын, алыгыз машинаны. Бик курыктым. Китәргә рөхсәт итәсезме, әллә ябып ук куясызмы? йосыпов. Ашыкмагыз, Сайра, үзем озатып куярмын. Сайра. Кирәгегез бер тиен. Йосыпов. Ачуланмагыз инде. Сайра. Милициягә алып кереп, кызларны куркытып таиышмаса- гыз, сезгә кем карасын, йосыпов. Монысы инде мыскыл итү. Сайра Идрисова. Мин сезне мыскыл итмәдем бит. Сайра. Әллә тагын мыскыл да итәр идегезме? Хушыгыз, йосыпов. Хушыгыз. Шалтыратырга дип телефон трубкасын ала. Кире куя да ишеккә бара. Ишекне ачып Сайраны чакыра. Сайра! Сайра Идрисова! (Сайра җавап бирмәгәч, телефон янына килә, шалтырата). «Тукай» колхозымы? Мәрвән абый кирәк. Мәрвән абый, бу — милиция бүлегеннән йосыпов. Юк, куркыныч нәрсә юк. Правалы шофер җибәрегез. Машинагызны алып китсен. 56-95. Әйе, Сайра 96 Идрисова Юк инде. юк... Мәрван абый. Мәрвән абый (Трубканы куя.) Милиция сүзен ишеткәч, нигә курка бу кеше дигәнең. Сайра, сайра, сандугач, сандугач, сандугач... Әхтәыне култыклап милиционер керә. Милиционер. Менә, Хәйдәр Садыйкович. ашханәдә. Уртадагы өстәл артында яшерми-нитмн эчел утыра. Менә эчеп бетермәгән ярты- - сы. Әйткән идем, талаша башлады, кешеләр алдында «молокосос» дип £ кычкырды, каршылык күрсәтте. Әхтәм (милиционерга). Молокосос! Мин аракы эчкәндә, син минем тынычлыгымны саклап торырга тиеш. Үррә катып, честь биреп. Милиционер. Житте дим. Әхтәм. Я, ишет мактау сүзен, мин килдем. М и л и ц и о н е р. Килмәдең, алып килдем. Әхтәм. Чеби! Инкубатор чебие! й о с ы п о в. Утырыгыз, гражданин. Әхтәм. Микем утырып торырга вакытым юк. И о с ы п о в. Без вакытны табарбыз, борчылмагыз. Ашыксагыз, озак тотмабыз. Тик аклашып аерылышыйк. Әхтәм. Мин аңлашырга теләмим. Сезнең белән бүлешәсе нәрсәм юк. й о с ы п о в. Сез исерекме? Әхтәм. Исерек. Черек виноград суы эчеп кем исерә ала. Йосыпов (шешәне карап). Вермут. Так. Исерек гә булмагач, аңлашырга җиңелрәк. Утырыгыз. Әхтәм (утырып). Я. аңлаш. йосыпов. Аңлаш түгел, аңлашыгыз Әхтәм. Этикет. Каян килгән князь Юсупов. Йосыпов. Князь Юсупов түгел, лейтенант йосыпов. Так. Кем дип белик инде сезне? Әхтәм. Кеше. Йосыпов. Кеше. Әйбәт. Кеше булгач, нигә ашханәдә дуңгызлык эшләдегез? Әхтәм. Дуңгыз абзарында кеше нишләргә тиеш? . йосыпов. Нигә милиционерга каршылык күрсәттегез’ Әхтәм. Имеш, ашханәдә аракы эчәргә ярамый. Ә кайда эчим мин аны? Рестораныгыз юк, койма артына качсам, тагын сез. йосыпов. Документыгыз бармы? Әхтәм. Разведчик разведкага барганда документларын калдырып китә. Әтиеңнән сора, үзен белмәсәң. йосыпов. Нишлибез соң инде, болай булгач? Сез безнең район кешесе түгел, анысын беләм. Ә кем икәнегезне белмим Ачыкларга туры килер. Димәк, документыгыз юк? Әхтәм. Юк. П ос ы п о в. Ә тапсак’ Мәрвән. кара кесәләрен Әхтәм. Мәрвән? (Сикереп торып.) Молокосос! Якын килмә. (Кесәсеннән хәрби билет чыгарып өстәлгә куя.) Кулыңны юып тотын йосыпов. Утырыгыз. (Хәрби билетын алып актара —укый) Мохтаров Әхтәм. 1925. Тәк. тәк... Югары белемле... Архитектор Оһо! Разведчик. Сержант. Тәк... Кызыл йолдыз, «Слава» өченче дәрәжә. тагын Кызыл йолдыз. «Батырлык өчен» берәү, нкәү, өчәү, дүртәү... Әхтәм. Санама, бармагың җитмәс. йосыпов. Я. Әхтәм абзый Мохтаров. Таныштык та. Инде нишлибез’ Командировкага килгән идегезме безнең районга? Килешын бит, Әхтәм абзый, югары белемле архитектор, командировкага килеп Кайсы оешмага килдегез? Район башкарма комитетынамы? Хәбәр итми булмас. ?. «к. у.» № о. ТУФАН М И ң Н У л Л II н 97 Әхтәм (кычкырып көлә). Тиле. Иосыпов (ачуы чыгып). Сез нәрсә? Кем дип беләсез үзегезне? Кайда утырганыгызны оныттыгызмы? Разведчик! Өч орден, ун медаль кавалеры! Үзегезне ин әшәке хулиган кебек тотасыз. Сезнең белән кешеләрчә сөйләшәләр. Югыйсә, милиция хезмәткәренә кул күтәргән өчен нәрсә буласын беләсезме? Нәрсә, закон белән таныш түгелме? Матур йортлар саласызмы? Менә хәзер акт төзибез дә, бик матурлап кына бездә төн кунып, иртәгә судья каршына басарсыз. Сезне кызганып актны йомшак язсак, унбиш тәүлек урам себерерсез. Кызганма- сак, икенче урында йорт салырга туры килер. Архитектор! Без монда, сез тынычлап йортлар салсыннар, шәһәрләр төзесеннәр, төрле әшәке җаннар аларны борчымасын дип, төн йокламыйбыз. Ә сез? Әхтәм. Куркыттың бит, әй. Калтырап утырам. Иосыпов. Мәрвән, ач теге бүлмәне. Әхтәм. Ашыкма, егет, мин синең белән сөйләшеп утырырга телим. Я, дәвам ит әле. Сез нишлисез дә без нишлибез? Иосыпов. Анысын иртәгә күрербез. Мәрвән, урнаштыр. Әхтәм. Сез... Әллә чынлапмы? Хакыгыз юк. Милиционер. Керегез әйдә. Әхтәм. Ахмаклар! (Бүлмәгә кереп китә Анда аның шаулаганы ишетелә.) Иосыпов (өстәл артына язарга утыра. Милиционерга.) Сөйлә, ниләр булды анда? Кара син аны. Әшәкелегенә каршы яхшылык эшләргә җыенасың, ул... Милиционер. Командировкага килмәгәндер ул, Хәйдәр Садый- кович. Командировкага килгән кешенең өс-башы шулай булмый. И ос ы п о в. Ачыкланыр. . Сайра керә. Сайра. Мин китмәдем. Иосыпов. Чуалмагыз әле, зинһар өчен, сезгә монда бала-чага юк. Кайтыгыз да китегез. Сайра Мин машинаны алмыйча китмим. Иосыпов. Әйттеләр бит сезгә. Сайр а. Шалтыратырга мөмкинме? Иосыпов. Почтага барып шалтыратыгыз. Сайр a. һе. Кансыз кеше икәнсез. Әхтәм каты итеп ишек дебердәтә. Иосыпов Кара әле, Мәрвән, нишли ул анда? (Милиционер бүлмә ишеген барып ача. Әхтәм чыга.) Әхтәм Шаярма, лейтенант! Сайра (Әхтәмне танып алып). Әхтәм абый! Әхтәм (Сайраны килеп кочаклап). Мәрвән кызы! Сеңелем. Күр, нишләтәләр. Әхтәм Мохтаровны! Ни өчен?! Сайра (Йосыповка). Әхтәм абый — әтинең дусты. Иосыпов. Ә-ә-ә. Шулмыни инде ул. Тәк, тәк... Әхтәм. Молокосослар! Без сезне саклап... Фашист колы булмасыннар, дип Шуның белән җавап бирәсезме? Куркытма, мин камераларны күргән кеше. Фашист мине ябарга азапланды, булдыра алмады Сезнең көчегездән килә, әйеме? Сез теләсә нишли аласыз. Сайра. Әхтәм абый, кирәкми. (Йосыповка.) Зинһар әтигә шалтыратып әйтегез. Үтенеп сорыйм. Әхтәм. Үтенмә, сеңелем. Мин пычрак тазартырга күнеккән кеше. (Иосыпов каршына килеп.) Ә син!.. постыңа бар° В ’ Утырыгыз - УтыР ыгыз Диләр. (Милиционерга.) Мәрвән, Сайра. Шалтыратыгыз әтигә. Рөхсәт итегез үзечә. Йосы no в. Шалтыратыгыз. С а ир а (шалтыратып). Кем әле бу? Хәлимә апа, әти анда юкмы5 Районга. (Трубканы куеп, Иосыповка.) Сез әйттегезме?.. Нишләгән соң ул? Йосыпов. Үзеннән сорагыз. * Сайра. Яхшы кеше ул. ь Йосыпов. Аның ниндилеген без күрдек инде, Сайра Идрисова, g Сайра йосыпов янына килә. Кесәсеннән Әхтәм ясаган рәсемне алып күрсәтә. ij Менә, ул ясады. Бер минут эчендә. Охшаган бит. Ь йосыпов. Коеп куйган. Шуңа күрә масая да ул. Имеш, разведчик булган, хәзер архитектор. Без беркем дә түгел. Без кансызлар. ♦ Сайра. Гафу итегез. Телисезме мин сезгә бу рәсемне бүләк итәм. = йосыпов. Ни өчен? = Сайра. Истәлек итеп. “ Йосыпов. Мондый көнне мин истәлек итеп саклыйсым килми. Болай да ямьсез истәлекләрем күп. Мәрвән абыйның дусты булган, х Нигә соң ул андый? Кайда эшли ул? Сайра. Белмим. йосыпов. Әтиегезнең дусты, белмисез. Сайр а. Әти үзе дә белми. Йосыпов. Кызык. ө Сайра. Нишләтәсез инде аны? Йосыпов (Әхтәмнең урыныннан торганын күреп). Утырыгыз. Әхтәм. Лейтенант, бир теге калганын. йосыпов. йөгереп закуска да алып килмимме тагын? Утырыгыз. Мәрвән (керә). Мөмкинме? Исәнмесез. С а й р а. Әти, Әхтәм абын . йосыпов. Исәнмесез, Мәрвән абый. Менә нинди хәлләр. Сайра Идрисова правасыз район үзәгендә йөри, кызыгыз булып чыкты, бу сезнең дустыгыз ата хулиган булып чыкты Нишлибез? Мәрвән (Сайрага). Нишләдең? йосыпов. Әлегә берни дә юк. Ләкин.. Шофер килдеме? Машина безнең ишек алдында. Алып китәргә мөмкин. Мәрвән (Сайрага). Бар. Нәҗип абыең урамда Бар хәзер үк! Сайра чыгып киткәч. Әхтәм янына килә. Нихәл, Әхтәм. (Әхтәм эндәшми.) Нихәл дим? Әхтәм. Сөен, каптырдылар. Мәрвән. Сөенәм, билгеле. Шатлыгымнан елап җибәрәсем килә. Нәрсә, тагын дөньяны «төзәтергә» тотынган идеңме? йосыпов. Ашханәдә тавыш күтәргән. Безнең милиционерга суккан. һаман дүлый. Теләсә пи сөйли. Әхтәм. Нәрсә елыйсың?! Ябып куйдың бит. Тавыш куптарган. Ашханәгездә һәрбер өстәл астында шешә. Аны күрмисез, өстәл өстен дәгесен күрәсез. Мәрвән. Инде шулай өстәл астындагы буш шешәләрне санар көнгә калдыңмыни? Я. тагын ниләр бар? Бәлки, ашханәдәге кашыкнын сабы кәкрәйгәндер? Анысын күрмәдеңме? Әхтәм. Мии синен япына бара идем. Мәрвән. көчен җитсә, ал син мине моннан. Ал. Ишетәсеңме, лейтенант, мин биреләм Курыктым Хәтта синнән гафу үтенергә әзер. Телисеңме? Йосыпов. Кирәкми мина сезнең гафуыгыз. Сез ялгыш минем аякка басмадыгыз, закон боздыгыз. Әхтәм. Закон бозу ечен языла. Мәрвән. Әхтәм, җитте, йосыпов иптәш, уйлашыйк. Йос ы п ов (Әхтәмга). Чыгып торыгыз. Ләкин качарга уйламагыз. Әхтәм. Качып кая барасын, лейтенант. Бик качар идем, кереп БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Авылдагы кунак йортының бер бүлмәсе Яхшы жнһазландырылган. Вакыт кич.Тыш- та коеп яңгыр ява Квзге яңгыр Әхтәм кайтып керә. Арыган. Өске киемен, ботинкасын сала да караватларның берсенә ава. Ишек шакыйлар. Әхтәм теләмичә генә торып утыра. Тагын шакыйлар. Әхтәм. Кем бар? Сайра тавышы. Мин бу, Әхтәм абый. Әхтәм. Кер. Сайра (керә). Хәерле кич, Әхтәм абый. Ә х т ә м. Хәерле кич. (Ята.) . Сайр а. Алай килешми, Әхтәм абый. Кызлар белән сөйләшкәндә, утырып сөйләшергә кирәк. Урынга, аннан сон, чишенеп яталар. Икенчедән, әйдәгез, киенегез. Әхтәм (торып). Нигә? Сайра. Киенгәч әйтермен. Әхтәм. Арыдым. Шаярырлык түгел. Сайра Әһә! Арыдыгызмы? Аяктан егылып, авырып ятачаксыз әле болан булса. Көне-төне, көне-төне ял итмичә, рәтләп ашамыйча кем эшли? Нигә алай итәсез? Бөтен авыл кешесе аптыраган, җен нәселеннәндер, ди безнең күршедәге бер әби. Адәм баласы бу хәтле хәлгә чыдамас, ди. Әхтәм Чыдар. Чыдарга тиеш. Мәрвән кайттымы? Сайра Юк әле. Болай булса, бүген кайтып та җитмәс әле. Әйдәгез инде, Ә.хтәм абый, киенегез. Әни әйтте, көя, диде. Әхтәм. Нәрсә көя? Сайр a. һе. Нәрсә булсын, бәлеш. Бәлеш пешердек. Тышын мин ясадым. Әйдәгез. Тиз кайтыгыз, диде әни. Әйдәгез инде, минем клубка да барасым бар. Әхтәм. Рәхмәт әйт әниеңә. Сайр а. Безнең өйгә кермәскә сүз бирдегезме? Нинди зур өебез бар. гостиницада ятасыз. Әхтәм. Монда да яхшы. Сайр а. Әллә нинди кеше сез, Әхтәм абый. Бүтән кешеләргә охшамагансыз. Дулаганда күзләрегез усал-усал, көлгәндә чәнчеп-чәнчеп алалар, уйлаганда моңсу-монсу. Егетләр булсагыз, мин сезгә гашыйк булыр идем. Серле кешеләрне үлеп яратам мин, шул серне ачасым килә, беләсем килә. Әхтәм. Бернинди дә сер юк. Сайра сеңелем, җүләрлек, тилелек. С а й р а. Әһә. Үзегез дә әйттегез. Әти дә сезгә тиле дигән иде. Әхтәм абый, сез хәзер гараж салып ятасыз. Архитектор эше түгел ич ул, Әхтәм абый, институт бетереп нигә архитектор булып эшләмисез? Әхтәм. Бар, сеңелем, клубыңа соңга каласың. Сайра. Ә мин сездән башка китмим. Мин бит, Әхтәм абый, әти кебек. Бер нәрсә эшлим дидемме, әллә ни булсын, барыбер эшлим. Әти дә шулай. Беләсезме, бер заман аны председательлектән алып ыргыттылар. Мин ул чакта бәләкәй идем әле. Районнан нәрсәдер эшләргә кушканнар, үлән чәчмәскәме шунда, ул тыңламаган. Ике ел бригадир булып эшләде, тагын куйдылар Әхтәм абый, сезнең хатыныгыз бар, ди, әйеме? Кызыгыз да бар, ди. качарлык урын юк дөньяда. Әхтәм. Бар. Сайра. Пичә яшьтә? Әхтәм. Синнән яшьрәк. Сайра, һе. Ә нигә алар белән тормыйсыз? Әхтәм. Торасым килмәгәнгә. Бар әле, кайт, йокым килә. Сайра. Юк, йокламыйсыз, барыбер йоклатмыйм. Сезгә берәү дә * кушмаган көне-төне эшләргә. Мин әле сезне клубка алып барам. Әни- -д не дә. Мине яратам дип йөргән бер егетне күрсәтәм. Читтән генә 5 карап торырсыз да әйтерсез. Әй, сез аны беләсез бит. Теге Хәйдәр. Ике £ көнгә бер килә.* Гашыйк булдым, ди. Ә минем өчен барыбер. Ярата и белмим мин. Әйбәт егет. Ләкин бер сере юк. Мин бөтенесен белеп ь бетердем инде аның турында. Хәзер сөйләшергә сүзем юк. Ачуланмый да, үртәгәнгә дә түзә, юк, ни әйтсән дә кеше серле булырга тиеш. Менә ♦ сез безгә килгәч аракы эчтегез. Туеп беттем сездән. Шуннан карандаш _ белән бер-ике сыздыгыз да минем рәсемне ясадыгыз. Үзегез әллә ннн- = ди батырлыклар эшләгәнсез, үзегез әнине үртәп тәм табасыз. Хәзер 4 инде бөтенләй икенче кеше. £ Әхтәм. Сайра, кил, утыр минем яныма. = Сайра (Әхтәм янына утырып). Нәрсә. Әхтәм абый? (Әхтәмнең Z үзенә төбәлеп каравыннан уңайсызланып.) Нәрсә, Әхтәм абый? Әхтәм. Мәрвән кызы. Укырга кирәк сиңа, Сайра сеңелем. Шофер _ булу синең эш түгел. Укырга кирәк сиңа. Син укымасаң, синең уры- < ныкны бер туп йөрәк алуы бар. Кирәкми тун йөрәклеләр дөньяга, ө укыганнары мең кабат кирәкми. Аларның салкыны зәһәррәк. Зур £ кеше булырга кирәк сиңа. Ә минем сыман ссерлеләргә» кызыкма. Бар кайт, Мәрвән кызы. Килүенә мең рәхмәт. Сайр а. Әчи үпкәләячәк. Гашия керә. Гашия (Сайрага). Киткәнеңә биш былтыр Киткән жиреңнән кайта белмисең. Сайр а. Бармыйм ди Әхтәм абый. Г а ш н я. Аның кеше сынлы гына булмас инде. Кире беткән. Куганда китә белмәдең. Хәзер чакырып та килмисеңмени? Әхтәм. Гашия ханым, нигә сез һәрвакыт ачулы? Гашия. Ачулы булганга ачулы. Әйдә, киен. Әхтәм. Я. бер көлегез. Гашия. Менә хәзер биеп тә күрсәтәм. Киен диләр. Чыкмаган Жаның гына калган. Мәрвәннен синнән башка да хәсрәтләре жнтәрлек. Нәрсә һаман жанын көйдерәсең. (Тәрәзәгә күз салып ) Коя гына. Юлда интегеп яталардыр. Көндез үк кайтып житәсе кеше. (Әхтәмнең чөйгә элеп куйган киемен алып.) Кара инде моны. Шуңа риза булып йөри бит. Чәченә чал кергән. Мәрвән кожанын кнеп йөрсәң ни була. Көләсе кеше болай да көлә. Авылга бер дан булдың. Саир а. Әни, үзең чакырырга килгән, үзең... Гашия. Куп белмә. Нәрсә дип әйттем мин сина, артыңнан кычкырып калдым. Килмәсә, сөйрәп алып кил дидем. Берүзем кайсына өлгерим. Дөньяңны оныткансың. Капка төбендә милиционерың йөри Рәхәт хәзер, бөтенесе үзебездә, тегесе дә, монысы да. (Әхтәмгә.) Кит, тор. Урын-жнрең, н тамаша. Хатыны кочагында ятасы кеше. Эт куып йөри бит, ни үзенә, ни кешегә тынычлык юк. (Урын-җирне җыештыра.) Нәрсә каттың, киен! Әхтәм. Рәхмәт, Гашия ханым. Гашия. Синен рәхмәтең мина кирәкми Ашап, чәй эчеп кит. Я үлеп куярсың. Әйтер аннары Мәрвән, син үтергәнсең дияр. Әхтәм. Гафу итегез, бара алмыйм. Гашия. Әллә үпкә саклыйсынмы? Хатын-кыз кычкыра ла туктый ул. Кычкырып торучы булмаганга зимагур булып йөрисен. Мин кычкырганга пыртаясы юк. Мин гомеремдә өемдә исерек кеше күрмәдем. Әйдә, Мәрвәннең машинасы белән кырынып та китәрсең. Мәрвән керә. М ә р в ә н. Мин генә җитмим икән монда. Өйдә бәлеш исе, ә кеше юк. Гашия. Менә икәүләп ялынабыз. Нишләп сәнга калдың? Гомер буе шулай сине көтеп ут йотып яшәрмен инде. . М ә D в ә н. Ярын, әнисе. Барыгыз кайта торыгыз, өйдә кунак бар. Гашия. Кем тагын? ә р в ә н. Кайткач күрерсең. Гашия. Әйдә. (Сайраның кулыннан җитәкләп чыгып китә.) М ә р в ә н. Нәрсә, безгә аяк басмаска тәүбә иттеңме? (Өстен салып элеп куя.) Зарар юк. Гостиницамда яшәгәнне, өемә барырсың. Ничек, кикригең шиңдеме, әллә һаман көн-төн кирпеч өясеңме? Кайтканда карап үттек. Гараж өелеп бетә язган. Эх, тагын бер унлап кешенең синең кебек ачуы чыкса, шәһәр салыр идек. Ә х т ә м. Миңа иртәгә расчет ясагыз. Сиңа бурычымны түләргә кирәк. М ә р в ә н. Нинди бурыч’ Әхтәм. Паразит дидең бит. Мин, агай-эне, исеңдә тот, беркайчан да паразит булганым юк. Кулларым әлегә исән. Эшем өчен расчет яса. Мәрвән. Кара эчле дә кеше икән үзең. Торган саен серләрең ачыла бара. Ә х т ә м. Сине шулай атасыннар әле. Мәрвән. Бурыч түлим дисең инде. Унбиш көй эшләгәнең генә җитәр микән. Бурычың зур бит, Әхтәм дус. Бик зур. Ләкин миңа түгел ул, син үзеңә бурычлы... Син шуның өчен миннән качып йөрисең, алайса? Тилелегең җиткән, вак та булма. Болай да вакланып беткәнсең, һәй, тагын ямьсез сүзләр. Ташлыйк әле. Шатлыкларым зур, Әхтәм. Әхтәм. Мактау грамотасы бирделәрме? Мәрвән. Көл әйдә, көл. Чәнче. Барыбер синеңчә бармый, минемчә бара тормыш. Зур эшләр майтарып кайттым бит әле. Синең өчен алар вак-төяк, билгеле, син дөнья күләмендә «эш йөртәсең». Ә миңа — колхозым. Беренчедән, ниһаять, авылны яңача сала башлыйбыз. Генеральный планның проектына тотыналар. Икенчедән, мин синең сугыштан соң нишләгәнеңне, кемлегемне биш бармагым кебек беләм. Син хәзер минем каршымда уйный алмыйсың. Сине, Мәскәүдә институт бетергәч, Урта Азиягә эшкә җибәргәннәр. Анда килешә алмагансың, шуннан Йсмаев дигән бер архитекторны кыйнап... Анысын үзең сөйләдең. Аннан Казанга кайткансың. Эшкә урнашып карагансың, тагын барып чыкмаган. Шуннан үчләшә башлагансың. Кулыңа карандаш белән кәгазь алмаска сүз биргәнсең. Дөресме? Хатыныңны яратасың икән. Син аңа. минем белән яшәп әрәм булма, икенче рәтлерәкне тап, дип чыгып киткәнсең. Үзеңнең төсең итеп хатыныңа кызыңны калдыргансың. Әхтәм. Син Наҗияне күрдеңме? Мәрвән. Белдек. Инде боерыгым: менә сиңа дипломың. Гаражны эшләп бетерүчеләр табылыр. Син архитектор буларак бурычымны тү- ләрсен Иртәгә ярты олау кәгазь, бер кубометр карандаш китерерләр. Сыза-боза башларсың. Булды. Инде әйдә безгә, бәлеш ашарга. Ә х т ә м. Ничек син... Мәрвән. Әйе, мин бу, мин. Син дә син. Елак малай. Проект оешмасында киңәштем, алар каршы түгел. Эскизлар эшлисең. Әлегә — не официально. Аңлыйсыңдыр Официальносын икенче бер архитектор эшләячәк Ярышасын Җиңеп чыксаң —син Әхтәм, жинә алмасаң, мине кыерсыталар дип. елавыңны дәвам итәрсең. Нәрсә карап торасың. Эт кеше икәнсең, дипме? Шулай, дус, син теләсә ни уйла, сүген, талаш, барыбер миннән ары китә алмыйсың хәзер. Чөнки син үзең генә йөри алырлык түгел. Ә х т ә м. Син чынлап торып мина хуҗа булырга җыенасынмыни? ♦ Минем артта минем өчен... с. М ә р в ә н. Синең өчен түгел, үзем өчен, дустым өчен. Хужамы. | хуҗа түгелме, анысын син үзең аңларсың. Әмма бу авылдан сиңа киттем юк. Менә шушында ишек төбендә мылтык тоттырып ике абзыйны 2 бастырачакмын. Ашарга конвой белән йөрерсең. Эшеңне үзем күзәтеп а. барырмын. (Көлә ) Әйдә инде, нигә киенмисең? = Әхтәм. Наҗияне кайчан күрдең? Ничек таптың? Ф М ә р в ә н. Онытмаган булсаң, мин разведчик. Әхтәм. Синең кәефең бик әйбәт Ләкин... ~ Мәрвән. Әйдә дим. Вакытым юк. Өйдә синнән кадерлерәк куна- ч гым көтә. Әхтәм (ачуы чыгып). Син нәрсә миннән уенчык ясыйсын’ Мәрвән. Тагын башлады Нәрсә, алдыңа тезләнимме? (Тезләнеп) * Менә мә, күңелең булсын. Тагын ни эшлим? Әйдәле. Әхтәм, онытып “ тор бер минутка бөтенесен, урамнан жырлап кайтыйк. Эх! Җиделе лампа якты яна < Фнтиленда май булса, ® Ир егетләр башын имәс, £ Йөрәгендә җан булса. ■ Пәрдә. ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ Мәрвәннәр өе. Өйдә Г а ш н я, Наҗия Өстәлдә табын әзерләнгән Гашия (тәрәзәдән карап торган килеш) Хәзер үз балаңа да сүз әйтергә ярамый. Чыкты китте. Янгыр дип тормыйлар, буран дип тормыйлар. Чырк та чырк. (Өстәл янына килеп.) Әйдә эч син. юлдан килгән. Машинада булса да, юл талчыктыра ул. Яле. тагын бер чынаяк. Наҗия. Булды Рәхмәт. Гашия (Наҗиягә кызганып карап торып). И-и. малай җаным, ә? Шулай йөрим, диген. Әй. бу ир-атны. Белмиләр лә хатын-кыз кадерен. Менә үзебезнең Мәрвән. Интеккәннәремне белсәң. Гаменә дә кереп чыкмый. Көн чаба, төн чаба. Мине дә чаптыра. Бу синеке инде. я. Гаеп үзеңдә булдымы әллә? Тәрбия күрсәтә алмадыңмы’ Шәһәр хатыннары бит алар бик крута булалар. Ирем-фәлән дип ялынып тормыйлар. Наҗия, Бардыр инд”. Гаш ия. Мәрвән әйткәч, киләсе булдың инде, ә? Нишләтәсең, алып китәсеңме? Теге исерекләрне төзәтә торган больница бар. диләр, әллә соң шунда саласыңмы үзен? Н а җ н я. Андый түгел ул. Гашия Мин дә шул.-й дңм. Башын этлеккә генә салгандыр дим Беренче килгәндә кыланмаганы калмады. Миңа да көн юк. Мәрвәнгә дә юк. Икенчесендә милициядән алып кайтты бит Бирмибез дигәннәр, Мәрвән бик сорагач кына җибәргәннәр. Хәзер инде унбиш көн буе Дию пәрие диярсең. Ничек соң, бодай законлап аерылыштыгызмы’ Нажия Юк. Гашия. Ташлады да чыгып китте диген, ә? Малай җаным, үзең юаштыр, минем кулымда булса... Әйдә, эч әле. Ничә яшьтә үзең? Наҗия. Кырык тулды инде. Гашия. Миннән яшьрәк тә икәнсең. Чынлап әйтәм. малай җаным, илледән дә кимне биреп булмый сиңа. Беләм инде, беләм. картайта. Менә үзем дә. Вакытында кайт ашарга дим. кайтмый. Ашны пешерәм дә дуңгызлар карарга чабам. Дуңгызлар карата ул миннән. Председатель хатыны диген инде, ә, малай җаным. Юк инде, юк. Кайда эшлисең инде үзең? Наҗия. Укытам. Институтта. Гашия. А-а... Вәт җүләрне... Менә, унны бетергәч. Сайрага күпме әйттем, бармады, укытучы буласым килми, ди. Хәзер районда шоферлыкка укып йөри. Үзем укый алмыйм, ди. Шул. Мәрвән укысын дип, җиде класс бетергән килеш калдым. Укулары авыр шул. эшләгәч тә. Интекте Мәрвән. Институтка укырга керү шулай бик кыенмыни? Сайра барыбер икеле алам дип бармады. Наҗия. Кемгә ничек инде. Гашия. Сез әйтеп карагыз әле шуңа. Сезне тыңламасмы. Кияүгә генә чыгып куймаса ярар иде. йөрәкләрем алынып тора. Бу Әхтәмне әйтәм. сезне дә санга сукмагач Бик алай каты бәрелмәгез инде, тагын киреләнмәсен. (Тәрәзәдән карап.) Кайталар, ахры. Качып торасынмы? Наҗия. Нигә? Гашия. Белмим инде, болай гына әйтүем. Керәләр. Нажия янына килеп утыра. Кызык көтә. Әхтәм белән Мәрвән керәләр. Әхтәм, Наҗияне күргәч, аптырап кала. Гашия Әйдәгез инде. Көтә-көтә арып беттек. Мәрвән, өстен салдыр Әхтәмнең. Әхтәм (Мәрвәнгә). Бу нинди спектакль? Мәрвән. Әйттем бит. синнән дә кадерлерәк кунагым көтә, дидем. Башта исәнләш. Нажия Әхтәм янына килә. Мәрвән. Утырыгыз, Наҗия ханым. Үзе килеп исәнләшсен. Наҗия. Исәнме, Әхтәм. Әхтәм. Исәнме. Гашия. Мәрвән, мичтән бәлешне алырга булыш. Мәрвән белән Гашия чыгып китәләр. Пауза. Әхтәм. Бәлки, аңлатырсың. Наҗия. Әхтәм.. (Күз яшенә тыгылып сүзен әйтә алмый.) Әхтәм. Монысы яңалык түгел. Н а җ и я. Беләм. Әхтәм. Кешегә күз яшьләре чама белән бирелгән. Киләчәккә дә калсын. Наҗия. Нигә шулчаклы каты бәгырьлегә әйләндең. Әхтәм? Андый түгел идең бит син. андый түгел идең. Ә х т ә м. Күптән сөйләшенгән сүзләр. Нигә бертуктаусыз кабатларга. Тукта. Әллә ни уйларлар. Наҗия. Ничек яшисең? Әхтәм. Ал да гөл. Наҗия. Ал да гөл түгел инде, сер бирәсең килми, беләм. Әхтәм. Белгәч нигә сорыйсың? Мәрвән алып килдеме, үзеңме? Наҗия. Ул эзләп тапты, кайда яшәгәнеңне, нишләп йөргәнеңне сөйләде. Әхтәм. Нишләп йөргән соң? Наҗия. Акылына кил. Әхтәм. Болай йөрмә, бәгырем. Минем белән яшә димим, анысын үзен беләсендер, йөрәккә боерып булмый. Кеше бут, җаным Дөньяга күтәрелеп кара Күз алдында харап буласың. Көлмә, тагын кабатлыйм Нишлим, беренче мәхәббәтем, кызымның атасы син. Белдем синең ни әйтәселәренне. Син мине куып җибәрерсең. Үзеңә тиңнәрне тап дип кабатларсың. Минем яратуым, мәхәб- ♦ бәтем хакына, Әхтәм. Үзеңә дә авыр, сизәм бит, белә.м бит, аңлыйм х бит мин сине. Ачуланма, килми булдыра алмадым. Әхтәм. Зөлфия кайда5 Наҗия. Әтиләрдә калды. в Әхтәм. Укуы ничек? х Наҗия. Яхшы. Укытучылары мактыйлар. Университетка керергә = әзерләнә. ф Әхтәм. Ничек әзерләнә? Әле ике ел укыйсы бар. Н а җ и я Үтә дә китә ул. Беркөнне ярамаган эш эшләдем Үзе = югында көндәлек дәфтәрен актардым Шигырьләр күп, әллә үзе язган, 4 әллә күчергән.* Ә х т ә м. Татарчамы? s Наҗия. Әйе. * Әхтәм. Кызык. Әйбәтләрме соң? Наҗия Үзең беләсең, мин шигырьне аңламыйм. Синең турыда да күп сүзләр бар көндәлектә. “ Әхтәм. Әйтмә, кирәкми. Беләм. синең сүзләр. е Наҗия. Кызганычка каршы, синең сүзләр. Әти хаклы, дөньяның £ кызыгы юк, дигән бер урында. Әхтәм. Ана ни җитмәгән? Наҗия. Үзеннән сора. Әхтәм. Син сорадыңмы соң? Наҗия. Курыктым. Синең белән киңәшермен башта, дидем. Әхтәм. Тапкансың киңәшерлек кеше... Килгәнсең, нишләтергә уйлыйсың инде мине, үгетләргәме? Наҗия. Әхтәм, башлама ул хакта Сине күрәсем килде Әхтәм. Күр инде, күр. Дипломны нигә Мәрвәнгә бирдең? Н а җ и я. Сорап алды Әхтәм. Ул ниләр сорамас. Син барысын да сөйләп бирдең инде. Кызгандырырга тырыштың Наҗия. Әхтәм!.. Мин беркайчан да үземне кызгандырырга ты рышканым юк. Яхшы беләсең, мин кызганыч кеше түгел Кызганам икән, мин синең әрәмгә узып барган гомереңне, синең талантыңны кызганам. Соңгы мәртәбә үтенәм, зинһар, андый сүзләрең белән мине рәнҗетмә. Әхтәм. Гафу ит. Сине рәнҗетергә минем хакым юк Нишләтим, тупасландым Телем дә, киемем дә, хәтта акылым да тупас. Бәхетсез кеше син. Олы җанлы, киң күңелле, әмма бәхетсез кеше. Язмышны әйтәм, нигә очраштырырга иде сине минем белән Хәер, мин дә әйбәт кеше кебек идем, һәрхәлдә, хыяллана белә идем Хәзер.. Зөлфияне кара, шигырьләр яза, диген! Сәлам әйт үзенә, аңлатырга тырыш. Сукбай булсам да, бозык кеше түгел мин. Сина хыянәт иткәнем юк Нигә елмаясың? Наҗия Болай гына Әхтәм Ышанмыйсынмы? Наҗия. Ышанам. Синен белән яшәмим, дип ташлап чыгып киткәнеңә икс ел. хыянәт иткәнем юк дип сөйләвең кызык тоелды. Әхтәм Озак торырга уйлыйсынмы биредә? Н а җ и я. Ә син? Әхтәм. Нәрсә мин? Сине эшең көтә. Нажия. Сине көтмиме? Сине эшен дүрт ел буе көтә. Хәзер күп нәрсәләрне онытып та бетергәнсеңдер инде. Артта калдык тормыштан. Мәрвән сиңа эш тәкъдим итмәкче була. Алынып кара. Әхтәм. М ә р в ә н (бәлеш күтәреп чыга). Кагылыгыз! Туй килә, ике җиңен селкә килә. Гашия (Мәрвән артыннан чыгып). Кыланма, Мәрвән, төшереп җибәрәсең. Куйма дим өстәлгә табаны. Әй, бу ирләрне. (Наҗиягә.) Менә шулай интегәм инде, гомер буе шулай. (Өстәлне рәтли.) Әйдәгез, утырышыгыз, көеп тә беткәндер инде. (Утырышалар.) ' Мәрвән. Көчкә алып килдем үзен, Наҗия ханым. Ялындыра. Үгетләп кермәде, ачуланып та карадым. Ялагайланырга туры килде. Көйсез бала кебек. Тегене бирегез миңа, моны эшләгез, юкса, янәсе, елап җибәрәм. Гашия. Булды. Әллә рәтле сүзең беткәнме, һәрвакыт үзең башлап җибәрәсең. (Наҗиягә.) Якынрак килеп утырыгыз. Гаеп итмәгез, бәлешемнең ничек булганын үзем дә белмим. Я, җитешегез. Мәрвән. Беләсеңме, Нажия ханым, минем үз гомеремдә берәүгә дә ярарга тырышканым, ялагайланганым булмады. Хәтта бик кирәк чакларда да үземнеүзем тыеп кала идем. Мәҗбүр итте бит. Эх, балачага булсаң, шушы кашык белән утыртыр идем маңгаеңа. Шартлап ярылсын иде кашык. Әхтәм. Кашык миндә дә бар. Тик кызганыч, үз кашыгым түгел. Ярылса түлисе була. Гашия. Ашаганда сөйләшмәгез. Мәрвән. Тукта әле. әнисе. Эх, Наҗия ханым, шәп итеп яшисе килә дөньяда. Хыяллана идек, беребез шәһәрләр салу турында, икенчебез икмәк турында. Тәки ирештек хыялларга. Әхтәм. Көлмә. Мәрвән. Ирештек, Әхтәм. Калганы үзебездән генә тора. Комачаулаучы юк. Әхтәм. Идеалист син, Мәрвән. Бәхетең синең шунда. Мәрвән. Гафу ит. дускай. Ярый, синеңчә булсын. Идеалист булыйм А4енә. күрәсең, безнең авыл... Шулай итеп төзербез авылны. Әкият булыр. Әхтәм. Ә кем сиңа әкият төзергә рөхсәт итәр? Мәрвән. Итәрләр. Безнең байлыгыбыз бар. Әхтәм Дөньяда типовой проект дигән нәрсәләр җитәрлек. Дуңгыз абзарына да. культура сараена да. Кайвакытта аларны бер-бер- сеннән аеруы да читен. Мәрвән. Син мина аерып бир, калганын карарбыз. Әкият эшлә син безгә! Теләсәң ничек шашын, хан сарайларыннан шәп булсын! Без таш өемнәренә риза түгел. Киләчәккә истәлек булып калсыннар без төзегән авыллар. Гашия. Китте, китте. (Наҗиягә.) Әйдәгез, ашагыз. Аны тыңлап ач калырсың. Наҗия. Рәхмәт. Кызык бит. Әхтәм Дөньяда Исмаев дигән бер кеше бар иде, сөйләгәнем бар. Синең киләчәгең Исмаев кебек кешеләр кулына эләксәме?.. Мәрвән. һаман кемнәндер өркәсең. Исмаев, Исмаев... Төкерәм мин синең Исмаевларыңа. Җәелеп яшим. Сине өркеткән пәриләр минем өчен чүп тә түгел. Алар булмаса, кызык та булмас иде дөньясы. Черки дә кирәк җиргә. Каныңны суырырга кунган черкине сытасында үзеңнең кеше булып туганыңа шатланасың. Черки бозаулар өчен генә куркыныч. Әгәр инде син әйткән Исмаевлар син уйлаганча ук явыз икән, син тәти егет икән, эшләп исбатла Әхтәм. Исбатладым, әйеме, Наҗия? Н а җ и я. Ә син тагын исбатла. Әхтәм. Әйдәгез, әйдә! Гашия ханым, сез дә кушылыгыз. Күрәсез, миннән кеше ясыйлар. Тарихи момент — дөньяга яиа кеше туа. Мәрвән. Шулай булды, ди. Менә бүген, хәзерге сәгатьтә, сина ошамаган, сина комачаулаучы кире типларны кырып ташлады тар, ди... Гашия. Аңарга ошамаган кешеләрне кырып ташласалар, дөньяда адәм баласы калмаячак. ♦ Әхтәм (кычкырып көлә). Рәхмәт, Гашия ханым. в. Мәрвән. Менә шуннан әйттеләр, ди, я, иптәш Мохтаров, сина юл 3 ачык, кайда эшләгән эшләрең диделәр, ди. Кайда алар? Әхтәм. Башымда. » Мәрвән. Минем башымда һәр гекгардан илле центнер бодай ята. с. Тик аны амбарга салып куеп булмый, ул тамак туйдырмый. Ә менә = без алган егерме ике центнер ул инде безнең эш. Синең башыңда әле ♦ чүп тулып ята. Әхтәм. Мыскыл ит, әйдә. Мине мыскыл итәргә синең хакың бар, Мәрвән. Теләсә ни әйтсәң дә ачуланмыйм. Син бит Мәрвән! Мәрвән!.. Шәп кеше сезнең ирегез, Гашия ханым. Эшләр идем мин сина проект, агай-эне, шундыйны эшләр идем... Мәрвән. Ябыш бәлешкә. Гашия (Әхтәмгә). Син бүген гостиницаңа кайтасынмы, бездә кунасыңмы? Мәрвән. Таптың сөйләшерлек сүз, әнисе. Гашия. Ни булган? Сиңа гына сөйләргә дигәнмени? Урынны син җәясе түгел, мин җәясе. Мәрвән. Бездә куна инде, алайса, бездә куна Г а ш и я. Үзенең дә теле бар, синекеннән ким түгел. Әхтәм. Борчылмагыз, Гашия ханым. Гаши я. Борчылырсың шул менә. Ярый ла, сез ирләр борчылмыйсыз. Киреләнеп чыгып китәсез дә — хатын-кыз теләсә нишләсен. Әйт менә, бергә җәйимме урыныгызны, аерым-аерым ятасызмы? Мәрвән Гашия!. Наҗия ханым, гафу итегез. Гашия. И-и, мине жүләргә санап утыра инде. Монда бала-чага юк. Төрле чак була, аерым-аерым да ятасың, бергә кочаклашып та ятасың, (Яо^нягә.) Менә шулай туры әйтә торган гадәтем бар инде, ачуланмагыз. Нажия. Зарар юк. Гашия. Зарар юк. дип. Бер дә аптырап тормагыз, кочаклагыз да алыгыз. Ирләрнең шуңа да күңелләре була, җебеп төшәләр. Яратасыздыр, яратмасагыз, килеп йөрмәгән булыр идегез. Мәрвән. Әнисе, әйдә, самоварны алып чыгыйк. Әхтәм кычкырып көлә. Гашия. Нәрсә авызыңны ерасың. Синен дә адәм шикелле көләр көнең булыр икән. Әй, микем кулымда булсаң Мәрвән. Болай, Әхтәм дус. Балта остасының балтасы, председательнең печате була. Архитекторларның да үз эш кораллары бардыр. Иртәгә эшкә тотынасың. Гашия. Тукта инде! һаман шул, һаман шул колхоз. Ничек туймыйсың? Әйдә, алып чыгыйк самоварны. Ишек шакыйлар. Килделәр. Өйне кәисәләр итеп бетердең. Көн димиләр, төн димиләр, шушында чабалар. Мәрвән барыл ишекне ача И с м а е в керә. ТУФАН М И Ң Н У л л И н Исмаев. Исәнмесез. Гафу үтенәм. Шулай килеп чыкты. Юллар начар. Председатель сез буласызмы? М ә р в ә н. Мин. И с м а е в. Идрисов бит, ялгышмасам. Мин Исмаев. Сельхозпроект- тан. Менә авылыгызны күреп китәргә килдем. Гостиницагызга тукталган идем дә, туктале, мин әйтәм, хуҗаны күрим. Кунакларыгыз бар икән, гафу итегез. Мәрвән. Узыгыз әйдә, тик яманлап йөрисез икән, бәлешнең төбенә җиткән идек. И с м а е в. Анысы булыр. (Чишенә.) Мәрвән. Әйдәгез, өстәл янына. Бусы минем хәләл җефетем, бу — якын дустым, бусы аның хатыны. Исмаев (Наҗия белән күрешкәндә). Таныш йөз. Кайдадыр күргәнем бар дип әйтимме. Коя яңгыр. Аяз көндә күрәсе иде авылыгызны. Менә шушы була инде, иптәш Идрисов, сезнең авылыгызны җимерәчәк кеше. Мәрвән. Җимергәч, төзисе дә була. Исмаев. Хуп мәйле. Төзербез, иптәш Идрисов, чакырып алдылар да, үзәгебезгә үтте бер председатель, диләр, бүген үк юлга чыгыгыз, таныша башлагыз, диләр. Карап карарбыз, мин әйтәм, хуҗа ничек каршылар. Ачык йөз күрсәтерме, дим. Гафу итегез, иптәш Идрисов, кунагыгызның исеме ничек? Әхтәм. Әхтәм Мохтаров, хатынымның исеме Наҗия Мохтарова. Исмаев (аптырап). Мохтаров, Мохтаров... Сез ничек биредә? Әхтәм. Кайда булырга тиеш? Мәрвән. Әллә танышлармы? Әхтәм (Мәрвәнгә.) Ишетмәдеңмени, Исмаев, диде бит. Хәлил Са- матович бит, ялгышмасам? Исмаев. Гаҗәп. (Мәрвәнгә.) Без Урта Азиядә бергә эшләгән идек Мохтаров белән. Байтак еллар. Онытыла язган. Ун еллар узгандыр. Әйе, әйе. узгандыр. Хәзер кайда? Әхтәм. Урта Азиядән кудылармыни, Хәлил Саматович? Хәзер авылларны бозарга керештегезме? Исмаев. Гафу итегез... Н а җ и я. Әхтәм, кирәкми. Әллә кайчангыларны.. Ә х т ә м. Шикләнмә, мин бу юлы аңа сукмаячакмын. Исмаев. Сез һәрвакыттагыча әче телле, Мохтаров. Кешенең әллә ни уйлавы мөмкин. Күрәм, иптәш Идрисов, минем кирәгем шуның гына хәтле, сезнең архитекторыгыз бар. Мохтаров — талант. Тик, кызганычка каршы... Хәер, сез ул хакта дустыгызга сөйләгәнсездер инде, Мохтаров. Мәрвән. Кызыклы очрашу. Ләкин... Исм аев. Ләкин бу хакта элегрәк әйтергә кирәк иде. Официально. Безнен архитектура оешмаларында Мохтаров дигән архитектор юк. Әйе. әйе. юк. Ничек бирегә килеп чыккан, анысы билгесез. Әхтәм (сикереп торып). Бар, Исмаев. Мохтаров исән. Мәрвән. Туктагыз әле, ачыклыйк. Исмаев. Гафу итегез. Кыскасы, иртәгә мине пристаньга илтеп куярсыз дип ышанам. Минем мөһимрәк эшләрем дә бар. (Әхтәмгә.) Ә сез юкка миңа ачу саклыйсыз. Мохтаров. Мин теге чакта сезнең җитәкчегез буларак, сезнең ниндидер чынга ашмаслык фантастик проектларыгызны тәнкыйтьләгән өчен сез мине мәсхәрә иттегез, һәм сезне закон нигезендә хөкем иттеләр. Нигә аңа үпкәләргә. Ә х т ә м. Үпкәләмим мин сезгә. Минем сезне сытасым килә, Исмаев. Мохтаров дигән архитектор юк, ә? Мохтаров юк? Менә ул сезнең кар- шыгызда басып тора. Мохтаров бар! Бар ул Мохтаров' (Мәрвәнгә.) Кнтер кәгазең, китер карандашын, куй сакчыларыңны. Бар ул Мохтаров! Бар! Бар!.. г ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Икенче күренештәге шәһәр бакчасы. Сәхнәдә Әхтәм белән Н а ж п я. Наҗия (арлы-бирле йөргән Әхтәмгә). Тынычлан, Әхтәм. Утырып тор. Әхтәм. Ничек тынычланыйм, Наҗиям Анда техсовет . Минем эскизларым Язмышым хәл ителә. Куркам. Наҗиям. (Йөренә. Яңадан Наҗия янына килеп.) Нишләтерләр икән, аңларлар микән? Теге әрәмәлекне шәп итеп бәйләп куйдым мин авылга, әйеме, Наҗия? Мәрвән, молодец, диде... Нигә чыкмый ул? Наҗия. Үзеңә шунда булырга иде. Әхтәм. Куркам. Мәрвән керә Наҗия (Мәрвән каршына барып). Ничек. Мәрвән? Мәрвән. Кайта торыгыз, Наҗия ханым. Табыныгыз әзер булсын Наҗия. Әллә? Мәрвән. Әллә. Нажия чыгып китә, Әхтәм. Я? Мәрвән. Нәрсә я? Кереп бел. Куркак куян. Әхтәм. Тәпәләделәрме? Мәрвән. Тәпәләделәр. Әхтәм. Алдыйсың. Мәрвән. Мохтаров дигән кеше нинди икән ул, күрәсебез килә, диделәр. Иртәгә үзе килсен, диделәр. Эшкә тотынасың. Безнең авылның проекты синең эскизларың нигезендә эшләнәчәк. Әхтәм. Алдыйсың, Мәрвән, кил, убим әле бер үзеңне Мәрвән. Хатыныңны үбәрсең. Әйдә. Әхтәм. Кая? Мәрвән. Сезгә кайтабыз. Өендә кунак булырга да вакытым тигәне юк. Сәхнә буйлап атлыйлар. Әхтәм. Эх! Дөнья ни әйтсәң дә матур, әйеме, Мәрвән? Мәрвән, нигә дәшмисен5 Матур бит дөнья Мәрвән. Матур булмый карасын. Иңнәрен-нигә куеп атлыйлар