Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР ШӘҺӘРЛӘРЕ

Шәһре Болгар ражданнар, иске хуҗалар китте, алардан соң зур мирае калды Хәзер ул мирас халыкныкы... Бу мирасны саклагыз, һәрбер рәсем, һәрбер сын, Һәрбер бина —болар сезнен һөм сезнең бабаг арыгызның рухи кеменең гәүдәләнеше. Сәнгать ул гүзәллек, ә бу гүзәллекне талантлы кешеләр хәтта залимнәр изүе астында да тудыра белгәннәр. Бу гүзәллек кеше рухиның кече, бөеклеге турында сөйли. Гражданнар! Бер ташка да кагылмагыз, истәлекләрне, биналарны, иске әйберләрне саклагыз — болар барысы да сезнең үткәнегез, севнең горурлыгыгыз!» Әлеге сүзләр 1918 елда Россия Үзәк Башкарма Комитетынын бетен халыкка язган мөрәҗәгатеннән алынды. Советлар иле гаять зур кыенлык кичерә. Илдә гражданнар сугышы бара, В. И. Ленин һәм Совет хекүмәте тарихи истәлекләрне саклап калу турында кайгырталар. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң илебезнең тарихи, археологик һәм архитектура истәлекләрен саклауны дәүләт үз кулына ала, аларны җимерү закон буенча тыела. Борынгы һәм урта гасыр шәһәрләрен, шул исәптән, шәһре Болгарны да өйрәнү планлы рәвештә алып барыла башлый. 1919 елда профессор А. С. Башкиров шәһәрнең культура катламын өйрәнә, ә 1938 елдан бүгенге көнгә кадәр профессор А. П. Смирнов җитәкчелегендә Мәскәү һәм Казан археологлары борынгы Болгар территориясендә тикшеренү эшләре алып баралар. РСФСР Министрлар Советының 1968 елгы 9 февральдәге карары нигезендә Болгар дәүләт тарихиархитектура заповеднигы дип игьлан ителде. Болгар шәһәренең тарихы, таш хәрабәләре белән кызыксынып, фән оешмаларына, матбугат органнарына Татарстан районнарыннан һәм илебезнең төрле өлкәләреннән хатлар килә. Шушы ихтыяҗны беркадәр канәгатьләндерү йөзеннән шәһре Болгар һәм андагы архитектура истәлекләренең тарихына кыскача сәяхәт кылырга булдык. Шәм Суар тарихына бәйләнешле язма чыганаклар белән танышканда1 бәз Болгар дигән шәһәр исемен дә очратып үткән идек. Әмма ул чыганакларның берсе дә әлеге шәһәрнең кайчан салынуын төгәл генә әйтми. Күп кенә тарихчылар Болгарның төзелә башлавын бирегә ибне Фазлан килеп киткән чор, ягъни 922 ел белән бәйлиләр. Алмуш ханның Багдад хәлифәсенә язган үтенечен канәгатьләндерү йөзеннән шәһәр салынгандыр, диләр. Ибне Фазлан үзе бу хакте бер сүз дә әйтми. Хәер, Гаркави һәм Шпилевский фикерләренчә, ибне Фазлан язмаларында да Болгар шә1 «Казав утларыьның 1070 елгы 2 саныида басылган мәкалә. Г һәре турында аерым ишарәләр табарга мөмкин. Мәсәлән, алар «болгар патшасы яши торган җирдән Иделгә кадәр бер фәрсәх ара» яки ярусларның то» ар лар төялгән кораблары килеп, болгар пристанена туктыйлар‡‡ §§ кебек сүзләрне нәкъ менә Болгарга туры килә дип саныйлар. Бу фикерләр X йөзиен икенче бер геогрефы әл Бәлхи язмалары белән дә ныгытыла. «Болгар—ил исеме, аның халкы ислам диме тота. Болгар шулай ук шәһәр исеме дә, анда Җамигъ мәчет бар»,— ди әл Бәлхи '. Менә шушы сүзләрне һәм үткән мәкаләдә Суар турында сөйләгәндә телгә алынган хәбәрләрне әл Бәлхи «Әшкял әл билад» исемле китабында язып калдырган. Академик И. Ю. Крачковский фикеренә караганда, әл Бәлхи әлеге әсәрен 920—921 елларда тәмамлаган7 . Димәк, әл Бәлхи Болгар иле турында ибне Фаэланга кадәр үк белгән булган. Аңа таянып, без дә Болгар шәһәренең 920 елга кадәр үк салына башлавым дәгъеали алабыз. Ә аннан алда ничә ел элек салынган? Унмы, егермеме, әллә тагын да күбрәкме? Кистереп кенә әйтүе кыен. Шулай да 910—920 еллар арасында төзелгәндер, дип уйларга нигез бар. Чөнки Болгар иле турында шактый кызыклы мәгълүматлар калдырып, фарсы сәяхәтчесе ибне Рустә язмаларында шәһәрләр турында, шул исәптән, Болгар шәһәре турында да бернинди хәбәр юк. Мәгълүм булганча, ибне Рустә үзенең географиясен 903—913 еллар арасында төзи. Шулай итеп. Болгар шәһәре 913 белой 920 еллар арасында салынган дип уйлый алабыз. Бу дата нумизматика мәгълүматларына да каршы килми. Әл Бәлхи язмалары, бигрәк то аның Болгар һом Суар. алардагы Җамигъ мәчет, агач һәм киез йортлар, гаскәр саны турындагы хәбәрләре гареп-фарсы классик географиясенең башка вәкилләре, мәсәлән, әл Истахри, ибне Хәүкаль, әл Мекатдеси, әл Идриси, Йакут китапларында да очрый*. Алар әл Бәлхине кабатлап кына калмыйлар, Болгар тарихына кайбер яңалыклар да өстилер. Ибне Хәүкалъ, мәсәлән, Болгарда рус товарлары сатылуын искә ала ♦. «Болгар елганың ике як ярына урнашкан,— ди ел Мекатдеси,—анда йортлар агачтан һәм камыштан. Төнчәр анда кыска. Җамигъ мәчет базар уртасында. Анда күптәннән мөселманнар хуҗа. Болгар Идел буена урнашкан, ул башкалага түгел, ә диңгезгә якынрак тора»". Тексттан күренгончә, Болгар сүзе биредә ике мәгънәдә йөри. Башта ул ил мәгънәсен аңлатса, соңгы җөмләдә шәһәр турында сүз бара. Ләкин әл Мөкатдәси нинди диңгез һәм башкала турында сөйли. Монысы аңлашылып бетми. Әгәр гарәп географларының язмаларында шуңа охшашлы аңлашылмый торган нәрсәләр очрый икән, моны, беренче чиратта, әлеге хәбәрләрне калдыручыларның Болгарда булмавы белән аңлатырга кирәк. Дөрес, бераз соңрак, XII йәэдә ике сәяхәтче Болгар җиренә кадәр дә барып җиткәннәр. Аларның бГрсө — әл Җәеалики, икенчесе — безгә инде таныш булган әл Гарнати. Җевалики бирегә 114S елда килгән. Кызганычка каршы, аның язмалары сакланмаган. Әл Гарнатига килсәк, аның кайсы шәһәр — Болгар турындамы, Бүләр турындамы — сөйләве бик үк ачык түгел. Безгә калса, ул Бүләрдө булган булса кирәк. Монголларга кадәрге чорда, ягъни X XII йөзләрдә Болгар шәһәренә кагылышлы гареп-фарсы истәлекләре кыскачв менә шулардай гыйбарәт *. Русның бу чорга караган елъязмаларында Болгар шәһәр исеме буларак кулланылмый диярлек. Болгарны 1164 елда Андрей Боголюбский һөҗүменә дучар булган Ибраһим шәһәре («Славный город Бряхимов») итеп карау гадәткә кереп киткән. ■ д. А. Хводьсон Известия о хазарах буртасах. болгарах... Рус телендә. СПб 1869. В. бит. Крачковский. Набранные сочинения. Рус телендә. IV том. Мәскәү. 1057 ел. 105 бит. а Хпольсон известия о хазарах, буртасах. болгарах..: А Я. Гапкави Сказд- якя мусульманских писателей о славянах н русских. СПб Рус телендә 1870 ел: «Худуд ал алём». Рус телендә. Ленинград 1030 ел. 32 Олт; В I! Заходер Каспийский свод сведений о Восточной Европе II том 10«7 ел. 36— 39 битләр. • Я А Хпольсон Күрсәтелгән хезмәт 108 бит. • Шунда ук. В4 бит §§ Сонрак шив г» и кайбер а т\ чыгармын әсәрләрендә дә Бстгариың борынгы тарифйрсы язучысы ХпмәӨриигң Оер кәренд- Во.тгар хакында Лвоигү» п«р Гым-аләи. X...... . ЧЛ.» Вп— Ь.м Г.п НҮЛГ«И.ТМГЫ иВте.чы Т Фп-ч mini .Ә|Г1«Ы 1 «Татарстан АССР тарихы»ның яңа басмасында (Казан. 1968 ел. 47 бит. Рус телендә ) Ибраһим шәһәре Бүләр шәһәре белән бер итеп күрсәтелгән Тарихи фактлар моңа каршы килә. А А. Монгайт. Абу Хамид ал-Гарнати и его путешествие в русские земли 1150 — 1153 гг. «История СССР» журналы. 1959 ел. 1 сан. 171 бит. ' Борынгы татар әдәбияты 26 бит. РАВИЛ ФӘХРЕТДИИОВ ф БОЛГАР ШӘҺӘР.'! Ә РЕ ф һем бу — чыннан да шулай. Соңрак чорда, мәсәлән, XVI йөздә язылган «Казан тарихы» исемле елъязмада Болгар шәһәре Бряхимов (Бряхов) дип атала. XVIII йөздә Георги тапкан бер татарча кулъязмада да Ибраһим шәһәре телгә алына. Аксак Тимер турындагы кулъязмаларның кайберләрендә Болгар шәһәре Ибраһим исеме белән йөртелә» ***. Болгарның борынгы тарихы турында безнең халкыбызның уз елъязмалары да булгандыр. Чөнки дәүләт кадәр дәүләтнең армиясе, суды һәм административ аппараты да яшәгән, анда шулай ук дипломатия һәм сәүдә мөнәсәбәтләре дә алып барылган. Бу эшләр телдән генә башкарылмагандыр. Болгарларның, медицина, астрономия кебек фәннәр белән беррәттән, тарих фәне белән шөгыльләнүләре турында да мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Якуб ибне Ногман исемле галимнең «Болгар тарихы» дигән китабы булган. Ул китапны әл Гарнати үзе укыган2 . «Кыйссаи Йосыф» кебек әсәрләр иҗат иткән болгарлар илдә барган гадәти вакыйгаларны һәм көтелмәгән хәлләрне дә бәян кыла белгәннәрдер. Димәк, ул елъязмалар сакланмаган дияргә генә кала... Бүгенге көндә Болгар шәһәренә бәйле татар чыганакларыннан бары тик берничә легенда белән генә канәгатьләнергә туры килә. Болгар турындагы бер легенданы 1926 елда Сәид Вахиди Казан карты Габделлатыйф бабайдан язып алган. Ул легенданың эчтәлеге кыскача менә моннан гыйбарәт: Нух пәйгамбәрнең улы Яфәснең Гази, Төрек һәм Алып атлы өч улы булган. Алар арасында сугыш чыгып, Гази җиңелгән. Төрек белән Алып ерак, салкын җирләргә күчеп киткәннәр. Алып җирле халык белән аралашкан, аның ике улы туган. Аларга Болгар белән Бортас дип исем кушканнар. Болгар белән Бортас икесе ике җирдә шәһәр корганнар, бу шәһәрләрнең даны еракларга таралган... (С. Г. Вахидов. Татарские легенды о прошлом Волжско- Камского края, «Вестник научного общества Татароведения». 1924 ел, 4 сан. 82—84 битләр; Борынгы татар әдәбияты. Казан. 1963 ел. 23—25 битләр.) Әлеге легендага охшаш хәбәр, бераз үзгәртелеп, XV йөз фарсы язучысы Мир- хонд язмаларында да китерелә. Әл Гарнати да кечерәк бер легенда язып алган булган. Анда да Яфәснең оныклары Болгар белән Бортас турында сүз бара һәм алариың шәһәрләр салуы турында сөйләнә ’. Болгар тарихына караган истәлекләрне актарганда «бөек» эпитеты күзгә еш чалына. Бер яктан, гарәп географлары әл Бәлхи, әл Истархи, ибне Хәүкаль (X йөз), әл Идриси (XII йөз), икенче яктан, Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре (Юлиан, Плано, Карпини, Рубрук (XIII йөз) безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән ипне Бөек Болгар иле дип атаганнар. Шул ук шәрык әдәбияты (Рәшидетдин) һәм рус елъязмалары буенча бу дәүләтнең XII йөз — XIII йөзнең яртысындагы башкаласы Бүләр Бөек шәһәр исеме белән мәгълүм. Алтын Урда чорында Болгар җиренең яңа үзәгенә әверелгән Болгар шәһәрен дә Бөек Болгар дип зурлаганнар. Ә безнең халык аны, үзенә хас тыйнаклык, ләкин ниндидер эчке бер җылылык белән, гади генә итеп шәһре Болгар дип йөрткән. ...XIII йөзнең 20—30 еллары Европа һәм Азия халыкларына күп бәла-каза, авыр фаҗигаләр алып килә. Ил артыннан ил яулап, шәһәр артыннан шәһәр җимереп, Чыңгыз хан гаскәре безнең якларга килеп җитә. Ләкин никадәр генә көчле һәм мәрхәмәтсез булмасын, Чыңгыз хан армиясе үзе буйсындырган халыкларның гасырлар буе тир һәм кан түгеп төзегән матди һәм рухи культурасын җимереп бетерә алмый. Үзе буйсындырган халыклар белән чагыштырганда һәр яктан күп түбән торган монголлардан күзгә күренерлек әллә ии мирас та калмаган. Хәер, аларның төп өлеше ахырдан кире үз өйләренә, Үзәк Азия далаларына кайтып киткән. Чыңгыз хан үлгәч, ул төзегән монгол империясе, билгеле булганча, дүрт кисәккә бүленә. Аның көнбагыш өлешендә, ягъни Иртыш буйларыннан алып Константино- польгә һәм Болгардан Дәрдбәндкә кадәр булган җирдә Алтын Урда дәүләте төзелә *. Бу дәүләт турында сөйләгәндә бер нәрсәне ассызыклап үтәргә кирәк. Үзәк Монгол *** Чын исеме Күк Урда. Алтын Урда дип руслар атаганнар Бераз соңрак. Урта Азиядәге җирләр бүленеп. Ак Урда исеме белән йөртелә башлый. 1 XIV гасыр тарихчысы һәм геогрпфы әл Гомәринең монголларның кыпчаклар тарафыннан ассимиляцияләнүен тасвирлап язган хәбәрләре антропологик тикшеренү лар бглан дә раслана. „ > В Г Тнлеигпуэен. Сборник материалов относящихся к истории ЗолотоЛ Орлы 1 том СПб 188 1 ел 197. 206. 378. 417 битләр. II том. М Л 1941 ел. 19 (И nt U7, 145 164. 205. 211 битләр 1 В. Г Тизенглупен • Д А ХҺОЛЬСОН Ку 237 бит. >н хезмәт, ЯП бит, ■ Н Г Т» >< нг.п irii I том 296- 297 битләр ’ Г А Федоров Дапыдоп Клады джучндсних монет. «Нумизматика журналы I960 ел. 1 сан. 188 — 189 битләр. и аппграфппв» дәүяәтеннәч аермалы буларак. Алтын Урда моңарчы утрак һәм ярым утрак халыклар яшәгән территориядә оешкан. Шуңа күрә аның составына кергән болгар, кыпчак, черкас, алай, мукшы һәм башка халыклар үзләренең элекке экономик һәм культура дәрәҗәләрен саклап кала алганнар. Дәресен әйткәндә, монголларның власте асылда әлеге халыклардан ясак җыюга гына кайтып кал»ан. Тора-бара бу монголлар да җирле халык тарафыннан йотылып беткән. Заманында Карпинилар, Альбериклар күргән антропологик типның (тәбәнәк буйлы, сирәк сакаллы, артык кысык күзле, җәлпәк борынлы чын монголның) Алтын Урданың көчәйгән чорында, ягъни XIV гасырның беренче яртысында эзе дә калмый '. Алтын Урда Каракорымдагы Бөек ханга буйсынмаучы мөстәкыйль дәүләткә әверелә Батый ханнар. Субудайлар вакытында какшаган экономика яңадан торгызыла, ә Рус һәм Болгар кебек шактый иртә феодаль җәмгыять төзи алган һәм шәһәр культурасы тудырган илләр үсешнең яңа баскычына күтәреләләр. Монгол яулап алулары нәтиҗәсендә аерым Болгар шәһәрләре кырылсалар да, кайберләре яңадан торгызыла һәм көчәеп китә. Шундыйлар рәгенә, беренче чиратта, шәһре Болгар керә. Болгар шәһәренең тарихта якты эз калдырган чоры шушы Алтын Урда дәверенә и туры килә. Кайбер тарихчыларыбыз шул чорлардагы Болгар шәһәрен һәм болгарлар яшәгән җирләрне Алтын Урдадан бәйсез, ниндидер бер мөстәкыйль дәүләт итебрәк х карарга яраталар. Мондый караш татар этногенезына Алтын Урда чорының катнашы булмады, дип исбатларга тырышудан килеп чыга кебек Ләкин Бол-ар тарихыннан а 200 елны сызып ташлау, аны шул замандагы бөтен бер терки дөньядан аерып карау о- дөрес булмас иде Алтын Урда тарихы буенча кыйммәтле истәлекләр калдырган * XIII— XV йөз географлары һәм тарихчыларыннан Җозҗани, ибне Фазлулла, оп Мв- а фаддаль, Әзхаби, Казвини, ибне Хальдуи, әл Гасади, «Искәндәр ачоиимыьның авторы. _ Шәрәфетдин Йөэди. Габдерразэак. «Төрек шәҗәрәсе»нең авторы, Гаффзри Болгар J җирен һәм аның үзәге Болгар шәһәрен Алтын Урда составындагы җирләр һәм шә- а һәрләр рәтеннән санап ү1әләр; . XIV гасырның күренекле географы. Мисырның дәү- 5 ләт эшлек лесе Шиһабетдин әл Гомәри Болгарны Алтын Урданың иң күренекле шәһәрләреннән берсе, ди ’. Дөрес, бу чор гарәпфарсы чыганаклары арасында шәһре Болгар турында махсус язылган истәлекләр берничә генә. Шулерның берсе — исеме югарыда телгә алынган ибне әл Варди язмалары Ул. Болгарны шәрык дөньясында дан тоткан шәһәр иде, аның турында языл та, сөйләп тә бетерергә мөмкин түгел, ди * Гарәпнең атаклы сәяхәтчесе ибне Батута 1333 елда Алтын Урдага сәяхәт кыла, Үзбәк хан аны шәһре Болгарга кадәр оэаттырып ук куя. Әмма Болгарда өч кен яшәвенә карамастан, ибне Батуга бу шәһәр турында әллә ни кызыклы әйберләр калдырмаган. Башка гарәп сәяхәтчеләре кебек, аны да бу якларда җәйге тәннәрнең бик кыска б/луы, төньяк халыкларның кыйммәтле мехлары күбрәк кызыксындырган булса кирек *. Язма әдәбият мәгълүматлары нумизматик материаллар белән тулыландырыла. Алтын Урданың Сарай әл Мәхрус (Сарай Батый), Сарай әл Җәдид (Сарай Бәркә), Гөлстан, Азак. Кырым. Каффа, Үргәиеч. Сарайчык. Урда. Мукшы. Үкәк, Маҗар. Сыг- нвк. Тәбриз, Баку. Мәхмудабад кебек шәһәрләре белән беррәттән, болгарларның Болгар әл Мәхрус (Болгар), Болгар әл Җәдид (Иске Казан), Бүләр, Кирмән кебек шәһәрләрендә дә акча сугыла*. Биредә бер нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк Кайбео тарихчылар Болгар шәһәрләрендә акча сугылуын аларның Урдадан бәйсез булулаоы белән аңлатырга телиләр Мондый фикер белән килешүе кыен, чөнки болгарлар әлеге акчаларны Урда ханнары исеменнән сукканнар. Алтын Урда дәверенең беренче яртысы, ягъни 1250 еллардан алып 1350 әллар азагына кадәрге чор — бу дәүләткә буйсынган халыклар, шул исәптән. ботарлар тормышында да иминлек чоры. Шушы беренче йез еллыкта болгарларның җитештерү көчләре яңа үсеш ала. Моңа Болгар. Суар. Җүкәтау, Иске Казан кебек шәһәрләрне казьганда табылган матди культура калдыклары ачык дәлил. Юзелир сәнгате, архитектура, бигрәк тә таш һәм кирпеч йорт-сарайлар тезү, керамика эшләү элеккегә караганда нык алга китә. Европада беренчеләрдән буларак, чуен кою үзләштерелә, ташны чокып язу, нәкыш ую шушы чорда киң колач җәя. Сәүдә көчәя. Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләре арасында барган халыкара сәүдәне Түбән Иделдә Сарай үз кулында тотса, безнең бу якларда, ягъни Урта Иделдә, шундый ук вазифаны шәһре Болгар үти. Болгар базарларында, бер яктан. Рус дәүләте, Балтик буе, «вису» һәм гюра» халыклары. Чулман иле, икенче яктан, башкорт һәм кыпчак далалары, Урта Азия, Кавказ, Иран, Кытай, һиндстаннан килгән товарлар сатыла. БОЛГАР ШОҺӘРЛӘРЕф Алтын Урда культурасы дип аталган бай һәм үзенчәлекле культура туа. Бу культураның нигез ташларын салуга болгар культурасы да зур өлеш кертә. Түбән Иделдәге Урда шәһәрләрен казыганда археологлар күп кенә болгар истәлекләре табалар: алтын һәм көмеш чыбыклардан үреп эшләгән ювелир әйберләр, каралтылган кеме u йөгертелгән кыйммәтле савыт-саба, бизәк төшерелгән бронза көзгеләр, ат яки эт рәвешендә эшләнгән кечкенә йозаклар һ. б. Өченче ел, Сарай Бәркә һәм Сарай Батый шәһәрләрен казыганда, әлеге шәһәрләрнең борынгы керамика сәнгате белән танышырга туры килде. Үзенең тышкы күренеше, бизәкләре һәм балчык составы буенча ул болгар керамикасына якын. Үзбәк ханның улы Җанибәк идарә иткән чорда да Алтын Урда сәяси һәм экономик яктан көчәя бара. Әмма шул ук вакытта Сарайда чуалышларның беренче билгеләре дә күренә башлый. Властька Җанибәк үзе ике туганын, шул исәптән, тәхет варисы Тенибәкне үтереп килә. Табигый бәла-казаның чыгуы сәяси хәлнең тагын да кискенләшүенә ярдәм итә. 1346 елда Кытайдан чума авыруы тарала. Озакламый ул куп җирләрне басып ала, хәтта Италия, Франция, Англия кебек илләргә барып җитә. Бу коточкыч афәттән Дәшти Кыпчак зур зыян күрә. Бер Кырымда гына 65 мең кеше үлә, ө Сарай, Хаҗи Тархан (Әстерхан) һәм Үргәнечтә шул кадәр кеше кырыла ки, хәтта үлгәннәрне күмәргә кеше табып булмый... Чуалышлар көчәйгәннән-көчәя бара. Сарай әһелләре арасындагы хыянәткә чит ил коткысы, шымчылык килеп өстәлә. Тәхет өчен бала атаны, туган туганны суя. 1357 елда Җанибәкне үтереп, тәхеткә аның улы Бирдебәкне утырталар, ике елдан соң Бирдебәк үзе шундый язмышка дучар була. Шуннан соңгы 20 ел эчендә, ягъни 1378 елда Туктамыш властька килгәнгә кадәр, Сарайда 25 хан идарә итә, кайберләре тәхеттә нибары берәр ай гына утырып кала. Шушы чуалышлардан файдаланып, кайбер әмирләр һәм бәкләр Сарайга буйсынмаучы аерым олыслар төзергә тотыналар. 1361 елда әмир Булат Тимер Болгарны ала. Шул ук елда Токай атль: икенче бер әмир Мукшы (Наручад) шәһәрен үз кулына төшерә, янәдән бер әмирлек төзелә. Хаҗи Тархан, Сарайчык, Харәзем, Алтын Урдадан аерылып чыгып, мөстәкыйльлекчә юл алалар. 1367 елда Суздаль князе тарафыннан җиңелгәч, Булат Тимер Сарайга кайтып китә һәм шунда Урда ханы Газиз тарафыннан үтерелә. Газиз хан Болгарны яңадан Алтын Урдага буйсындырганмыюкмы, анысы мәгьлүм түгел. Ләкин ике елдан соң, Сарай тәхетеннән бәреп төшерелгәч, Хәсән атлы икенче бер хан Болгарга кача һәм үзен Болгар әмире дип игълан итә. 1370 еллар азагында Мамай һәм Урус хан Алтын Урданың бердәмлеген беркадәр торгызалар. Болгар яңадан буйсындырыла. Тәхеткә Туктамыш утыргач. Алтын Урданың бердәмлеге тагын да ныгый төшә. Хәтта Куликово сугышында Мамайны җиңгән Дмитрий Донской да Туктамышның властен танырга мәҗбүр була. Туктамыш Сарайда да. Болгарда да ханлык итә '. Аңа «Бөек хан» исеме бирелә, бу исемне Алтын Урданың башка бер генә ханы да, хәтта Батый белән Үзбәк тә йөртмәгән була. Әмма шул ук Туктамыш заманында Алтын Урда нигезеннән җимерелергә тотына. Моңа, бер яктан, Куликово сугышы сәбәп булса, икенче яктан, Чыгытай олысының әмире, атаклы җиһангир Аксак Тимер (Тамерлан) җимергеч удар ясый. 1388 һәм 1391 елларда Туктамыш ягыннан Аксак Тимергә каршы сугышта болгар гаскәре дә катнаша. Бу сугышлар, бигрәк тә 1391 елның 18 июнендә ' Бу хәбәр В. Н. Татищевта бар (Истсрца Российская V том. Мәскәү, 1863 ел. борынгы Болгар җиремдә — Кондызча елгасы янында булган дәһшәтле сугыш болгарларга зур зыян китерә. Сугышта җиңгәннән соң Аксак Тимер кинәт Сәмәр.чандка кайтып китә һәм дүрт елдан соң, ягъни 1395 елда, Теньяк Кавказда Туктамыш белән соңгы кабат сугыша. Туктамыш бу юлы да җиңелә һәм Болгар ягына кача. Кайбер тарихчылар Аксак Тимер шул елны Болгар шәһәрен дә җимергәч дип уйлыйлар. Шушы чорларны тасвирлаган барлык татар легендаларында һәм кулъязмаларда. Шәрәфетдиннең «Тәварихы Болгария»сендә җиһангирның шәһре Болгарны тар-мар китерүе турында сөйләнә Алтын Урда тарихының зур белгече профессор М. Г. Сә- фәргалиев та шундый фикердә тора’. Тамерланның шәһре Болгарны алуы никадәр дөрестер, әмма XIV йөзнең икенче яртысында Алтын Урдада барган сәяси кризис һәм канлы сугышлар Болгар җире һәм аның үзәге Болгар шәһәренең иминлеген нык какшаталар. Болгар шәһәрләренә тагын да зуррак зыянны Новгород ушкуйнмклары китерә. Бу юлбасарлар, безнең якларга да килеп җитеп, кала һәм авылларны талап йөри башлыйлар. Алардан башка Суздаль һәм Новгород князьләре дә Идел буена ♦ берничә һөҗүм оештыралар. Юлбасарларның һәм әлеге князьләрнең 1360, 1366. я 1370, 1374, 1376, 1391, 1396, 1401 еллардагы һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Бол ар, Җүкәтау, ° Кирмәнчек, Казан (Кашан?) һәм башка шәһәрләр нык зыян күрә2 . 1360 елда юлба- ~ сарлар Җүкәтауны талап киткәч, Хызыр хан рус князьләренә шул пиратларны тотып ct җәзаларга куша, һәм князьләр Кострома шәһәрендә җыелып киңәшәләр дә юлбасарларны тотып Сарайга җибәрәләр. Әмма тәртип урнаштыру өчен бу чара гына а. җитми, юлбасарлар башбаштаклыкларын дәвам иттерәләр. Алтын Урданың үз мәшә- ††† ‡‡‡ катьләре күп булу сәбәпле, ул Болгар шәһәрләрен әллә ни яклый алмый. Хәер, * 80—90 елларга таба Болгар җирләре, бигрәк тә Иске Казан тирәсенә тупланган теньяк елкәләр, әкренләп Урда йогынтысыннан чыга баралар. Ул җирләрнең акча J системасы да Урда акча системасыннан аерыла. Ә инде Кама аръягының, ягъни Бол- я тарның экономик һәм хәрби көчләре нык аксый, 1374 елда хәтта болгарлар юлба- * сирларның 90 кеймәлек отрядын да куып җибәрә алмыйлар. 300 сум йолым түләргә ' мәҗбүр булаларя . Менә шундый кискен халыкара хәл шәһре Болгарга элекке куәтен торгызырга мемкинлек бирми. 1431 елда Беек князь Василий II нең гаскәр башлыгы Федор Пестрый шәһре Болгарга җимергеч һеҗүм ясый '. Данлы шәһәр тарих битләреннән төшеп кала аны XIV гасыр башларында ук күтәрелеп чыккан Иске Казам алыштыра. Дөрес, еле шуннан соң да Болгар исеме кайбер чыганакларда очрый. XVI йәэ шагыйре Мөхәммәдьяр үзенең «Нуры Содур* исемле поэмасын 1542 елда шәһре Болгарда Казан ханы Мөхәммәт Әмин каберен саклаганда язган дигән фикер йөри. Шагыйрь үзе хан каберенең «Болгар шәһре Казан дәрваэөсендва, ягъни Болгар шәһәрендәге Казан капкасында, дөресрәге, капкасы янында булганлыгын ейтә\ Икенче бер татар шагыйре Мөүлә Колый да үзенең кайбер хикмәтләрен «шәһре Болгар кәндлөрендә» яза*. Әмма ни генә булмасын, ул заманда Болгарны көше яши торган шәһәр дип күз алдына китерүе шактый кыен. Дөресрәге, ул инде ярым хәрабәләр белән тулы шәһәр калдыгына әверелгән булгандыр, язарыма азык эзләп, борынгылар каберенә гыйбадәт кылырга дип йөрүче шагыйрь һәм һәртөрле мосафирлар җыйнала торган булгандыр анда. Шул ук Мәүле Колыйның әйтүе буенча, аның остазы Болгарда үзенең шәехләренә ике эстанә (мавзолей) төзегән.™ ' М. Г. Сәфпргалнсв. Распад Золотой Орды. Руе теленде Саранск 1960 ел 101 — 106 битләр. 1 Полное собранна русских летописей (ПСРЛ1 X том Мэскәү 1965 ел 233 бит; XI том Месмәү, 1965 ел 6 13 20 25 I.»! 164 һвы 311 битләр 1 Ннкон елъязмасындагы мондый хәбәрләргә, ихтммед. сегрм карарга кирәктер. Еяъяамаларга гомумән, беркадәр шапырыну төге мса 0у вакыйганы берьяклыран яктырту хис Мәсәлән р>с ти»>ьл-- пеиен Ангарларга похолыи ат«р бии жа«-т».>*п язалар. ә инде болгарлар ягыннан булгея һ-жүмие. ягъни үзләренә ошзиаган күренешне алар бик сарай яктырталар Әйтми: «Шуя ук еякы болгарлар Муром и ы алдылар» «Болгарлар Ус-.югпы • ы ■ э» игл*н хавчрлар әйтү велит чи-..»»»ләр. • ПСРЛ XII том Мәсиәү 19- ел 9 бит ‡‡‡ Мнхоммәдьяр Техфьи Мараәя Нуры созур Казан 1966 83 бит Казан хаттыя Болгарга илтеп күмүләре саер шг.ч тоелуым Шулай д« борынгылар кабере белән тулы «изге җир да» күмеп. бетем маяга чармат күрсәткәннәрдер Биредәге Казан капкасы днгон сүтте Болгардан Калач ягына чыга торган юл капнлсы дни аңларга кирән. Борынгы шәһараәрдв икенче бер шәһәргә яки илтә таба чыгучы юл белән бәйле макиены и>«л шеЪьриен якн илнен исеме белен атагамиар Мәсәлән XVI Пазда Казанда Алат. Арча Н»'..П Галич һ. 0. капкалар булган. ■ Борынгы татар әдәбияты. 481 бит. 1 Михайлов язмаларын Мәскәү архивларының берсеннән К. И. Невоструев табып ала һ.»м үзенең хезмәтендә китерә: О городищах древнего Волжско-Болгарского н Ка- »а некого царств. «Труды 1 Археологического съезда» II том. Рус телендә. МӘСКӘҮ 1871. 526—ә40 битләр. ” Цитата И. А. Ардашевның «Развалины Болгар н древние болгары по описанию терел"**111” 3 Э ' П> Турые₽елли* (Казан. 1901 ел. 32 бит) исемле әсәре буенча киБОЛГАР ШЗҺОР.иРЕф 1712 елда Казан һем Зоя метрополиты Тихон Казан губернаторы Апраксинга «борынгы мөселманнар шәһәре Болгарының юкка бушап ятуы, анда таш хәрабәләрдән бүтән бернинди җан иясе юклыгы, менә шул урынның монастырь төзү өчен бик тә уңай булуы турында аңлатып хат яза. Бу фикер губернатор күңеленә хуш килә: ирләр монастыре төзү турында карар кылына. Андрей Михайлов атлы бер дьяк, шул ук елның сентябрендә Болгарга барып, монастырь астында калачак урыннарны, шулай ук аның карамагына керергә тиешле чәчүлек җирләрне, болыннарны һәм урманнарны үлчәп кайта. Беррәттән ул шунда, тарихта беренче буларак, Болгар хәрабәләрен язып ала. Алар белән танышканда, Михайловка Кадыйрмөхәммәг исемле укымышлы карт аңлатмалар биреп йөри Монастырь төзелә. Аны борынгы шәһәрнең үзәгенә—хан сарае һәм Җамигъ мәчет булган урынга салалар. Башта ул агачтан гына эшләнә, монастырь өчен хәтта бер-ике Болгар төрбәсе дә файдаланыла. Озакламый аның тирәсендә рус бистәсе барлыкка килә. 1722 елның 8 июнендә, Иран сугышына китешли, Петр I кызыксынып Болгарга туктый. Биредә ул 3 сәгать була, атка утырып, шәһәрне әйләндереп алган, 7 чакрым озынлыктагы урларны йөреп чыга, таш биналарны тамаша кыла. Ике манараның өсләренә менеп тирә-якны күзәтә, аларны төзегән болгарларның осталыгына хәйран кала, берсенең ярыла башлаганын күреп, тимер кыршау салырга боера, хәтта манара ташына үзенең исемен язып калдырырга да онытмый. Бер айдан соң Петр Әстерханнан Казан губернаторы Салтыковка хат яза, хатында Болгар хәрабәләрен саклау кирәклеген әйтә, аларны төзәтү өчен ташчылар һәм известь җибәрергә куша, җирдә аунап яткан кабер ташларының язуларын күчереп алырга да әмер бирә. Шул ук заманда 50 кабер ташының язулары күчереп алынып, тәрҗемә ителә, әмма императорның башка боерыклары онытыла. 1732 елда Казанның бай сәүдәгәре Михляев тарафыннан Болгарда'ы монастырь өчен таштан лңа чиркәү салына. Аны төзү өчен болгар хәрабәләренең ташлары файдаланыла, кабер ташларының да күбесе чиркәү нигезен һәм идәнен түшәргә китә. Монастырь 1770 еллар тирәсендә ябыла, монахлар Чабаксарга күчереләләр, әмма чиркәү үз урынында кала. Бистә әкренләп зур авылга әверелә. Чиркәү нигезеннән артып калган кабер ташлары авыл өйләрен салырга тотыла. 1768 елда Болгарга Екатерина II килеп чыга. Әгәр Петр I заманында анда 70 тән артык бина калдыгы сакланган булса. Әби патша килгән елда аларның саны 44 кә калган була. Соңыннан атаклы француз философы Вольтерга җибәргән хатында императрица болай ди: «Идел буйлап сәяхәт итеп йөргәндә мин, баркамнан чыгып, борынгы Болгар шәһәрен карарга киттем. Бу шәһәрне үзенең кияве өчен Тамерлан яулап алган дип сөйлиләр. Мин биредә күп кенә таш биналар һәм бик нык эшләнгән тугыз манара күрдем. Шул хәрабәләрнең берсе янына килдем, ә анда кырыклап татар басып тора иде. Губернатор миңа бу җирне татарларның изге итеп санавы, аларның күпләп бирегә гыйбадәт кылырга йөрүләре хакында сөйләде»г . Екатерина II дән соң Болгарда академик Паллас була. Паллас Болгар пулатлары һәм төрбәләре турында кызыклы язмалар калдыра, кайберләрен рәсемгә төшерә. Шул ук елны академик Лепехин да шул хәрабәләрне өйрәнә. XIX йөздә Эрдман, Свиньин, Шмит, Френ, Кафтанников, Турнерелли. Второв, Березин, Риттих Болгарда булып, аны әйләндереп алган урларны һәм җимерекләрне янәдән тас.әир кылалар, яңа мәгълүматлар өстиләр, планга төшерәләр. Үткән гасырда, җир өстендә сакланып калган архитектура истәлекләреннән башка, сукаланып яки язгы сулар белән актарылып җир астыннан чыккан бик күп табылдыклар да җыела. Бу табылдыклар зур-зур коллекцияләр тәшкил итәләр. Кызганычка каршы, Нелов, Фукс, Дарьян, Толмачев, Березин, Ешевский, Заусайлов, Лихачевлар җыйган коллекцияләрнең күбесен табып булмый. Дөрес, Хельсинкиның милли музеенда, Мәскәүдәге Тарих музеенда, Ленинград Эрмитажында, Татарстан дәүләт музеен да күбесе Болгарда җыйналган археологик табылдыклар эле дә тупланган, әмма алар, халык әйтмешли, диңгездән бер тамчы гына. 1877 елда Казанда IV археологик съезд үткәрелү Болгар шәһәренең тарихын өйрәнүдә зур адым була. Съезд делегатлары Болгарга сәяхәт ясыйлар. А. Ивановский, 8. Поповский, 8. Радлов тарафыннан бер көнлек казу эшләре алып барыла. Икенче елны Казан универсшегы каршында төзелгән Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте Болгарны үз карамагына ала, анда планлы казулар башлап җибәрә архитектура истәлекләренә ремонт ясау эшләрен оештыра. 1887 елдан 1916 елга кадәр төрле вакытларда В. Глинский, В. Казаринов, А. Штукенберг, П. Пономарев. М. Хомяков, П. Кротов, Б. Крелленберг, С. Покравский, М. Худяков, В. Смолин шәһәр мәйданын һәм андагы кайбер җимерекләрне, Кече шәһәрчек дигән урынны, Ага Базарны өлешчә казыйлар. 1834, 1885, 1889, 1896, 1905 елларда Кара пулат, Кече манара, өч төрбә ремонтлана, аларга күз-колач булу өчен сакчы билгеләнә. 1919 елда А. С. Башкиров шәһәрлекнең культура катламын өйрәнә, ә 1938 елдан бүгенге көнгә кадәр А. П. Смирнов җитәкчелегендә Мәскәү һәм Казан археологлары ® биредә зур тикшеренү эшләре алып баралар. Менә шушы санап үтелгән экспедиция- — ләр нәтиҗәсендә шәһре Болгар тарихы буенча бай материал туплана. Петр I Болгар белән танышканда анда 77 дән артык, э Екатерина II килгәндә 44 таш бина булганлыгын әйткән идек. XIX йөз урталарына аларның күбесе җимерелеп ы таш нигезләре генә калган була. 1869 елда Рус археология җәмгыяте рәисе А. С. Уваров үтенече буенча Болгар шәһәрлегенең планы төзелгән була, анда шул о чорда билгеле булган 37 җимерек һәм ярым җимерек бина яки аларның эзләре & исәпкә алына. Шуннан соң үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә бүгенге _ көндә 82 таш хәрабә, дөресрәге, аларның урыннары билгеле. Шулерның 70 ләбе S шәһәр мәйданында, калганнары аның читендә. Чагыштырмача яхшырак сакланганнары, ® лгъни әле җимерелеп бетмәгәннәре бары тик бишәү генә. Түбәндә без шул хәрабәләрнең кайберләрен кыскача карап үтик. Җамигъ мәчет дип аталган таш мәчетнең аскы өлеше Дүрт почмагында 4 манара калдыгы басып тора. Төньяк стенада ишек урыны бар, икешәр тәрәзә һәм берәр ишек урыннары ян стеналарда да сакланган. Таш идәндә дүрт рәт итеп, һәрбер рәттә бишәрләп утыртылган терәкләрнең (колонналарның) нигезләрен күрергә мөмкин. Бинаның нигезе җиргә сугылган субайлар естенә салынган. Жамигъ мәчет хәрабәләре (реставрациядән соң) Тзрэзз ирыны аша арткы планда еИзее Николай чиркәве» исемле төрбә кгренә Реставрация зшләре җитәкчесе— архитектор С. С. Айдаров. Автор фотонеБОЛГАР ШӘҺӘРЛЭРЕф 13 >К У.» м 9. 177 1712 елда Кадыйрмөхәммөт Сөнчәлиев Михайловка әлеге хәрабәне^ элек зур мечет булганлыгын әйтә. Кафтанников язмалары буенча, Болгарда гыйбадәт кылырга йөрүче татарлар, башкортлар, үзбәкләр һәм кыргызлар нәкъ шушы хәрабә янында җыйнала торган булганнар. Олы манара. Аның ярыла башлаган өстенә Петр I кыршау кидертә. Соңгарак Казанның вицегубернаторы аның башын такта белән яптыра, ә 1837 елда Казанның ике бае аны кзлай түбә белән алыштыралар, бөтен манарага штукатур салдыралар. Шул ук 30 нчы еллар азагында Болгарга сәяхәт ясаган инглиз Э. Турнерелли манараның бик мәһабәт булып басып торуын, ләкин Пизан башнясыдай бер якка таба авыша баруын, әгәр дә вакытында чарасын күрмөсәләр. берничә елдан авып, янәшәсендәге чиркәүне дә җимерәчәген әйтә. Берничә елдан (1841 елда) Манара чыннан да ава. «Изге Николай чиркәвея дип аталган хәрабә. Алай аталуының сәбәбе шул — аны 1732 елга кадәр монастырь чиркәве итеп файдаланганнар. Бина төрбәләргә хас стильдә эшләнгән; татарлар арасында сакланган истәлекләр буенча, биредә ир затыннан булган кешеләр күмелгән. «Монастырь базы» дип аталган хәрабә. Исеменнән үк аңлашылганча, бу да монастырь өчен файдаланылган. Тышкы күренеше белән ул Николай чиркәвенә тартым, тик тәбәнәгрәк һәм яннарында өстәмә терәткечләр юк. Риваятьләр буенча, бусында хатын-кызлар күмелгән. Баз казыган чагында монахлар биредә хатын-кыз чәчләре һәм алтын парча кисәкләре тапканнар дигән хәбәрләр дә бар. XVIII йөз башында төрбә эчендә кабер ташлары булган. Санап үтелгән хәрабәләрнең барысы да борынгы Болгарның үзәк өлешендә урнашканнар. Заманында алар урлар (валлар) белән урап алынган булган. Шунда ук хан сарае да булган, аның калдыкларын Михайлов «патша йорты» дип атый һәм Җамигъ мәчеттән 10 сажин итеп күрсәтә. Кызганычка каршы, аның урыны чиркәү астында калган. Ак пулат. XVIII—XIX йөзләрдә күп сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп иткән таш бина, 1860 еллар азагында җимерелгән, хәзер нигезе генә беленеп тора. Пулатны •Монастырь базы» исемле төрбә (реставрациядән соң). Реставрация зшләре җитәкчесе - архитектор С. С. Айдаров. Авт >р фотосы Озынлыгы 30 м һәм биеклеге 6 м дан артык булган бу мунча әч кисәктән торган. Уртада мунчаның үзәк элеше, аның дүрт почмагында ян бүлмәләр эшләнгән. Мунчаның көньяк өлеше үзе ике кисәккә бүленеп, ял итү һәм киенү-чишену урыннары булып хезмәт иткән. Төньяктагы аерым зур бер бүлмәдә мич һәм казаннар урнашкан булган. Аннан үзәк залга идән астында эшләнгән юллар буйлап җылы һава, ә стеналар эченә ясалган балчык һәм тимер торбалар буенча су килгән. Мондый торба калдыклары Эрдман һәм Кафтанникоа тарафыннан ә"е мунча җимерелеп бетмәгән вакытта табылалар. Мунчаның түбәсе биш гөмбәзле булган. Ак пулат Болгардагы зур мунчаларның берсе — җәмәгать мунчасы булгандыр. Шундый ук мунча 1938—1940 елларда А. П. Смирнов тарафыннан казыла һәм аңа, ф эчке ягының штукатур төсенә карал, Кызыл пулат дип исем бирәләр. а Мунча салуга таләпчәнлек, андагы архитектур төгәллек болгарлардагы чиста- э лыкның бер чагылышыдыр. Безнең халык өчен хас бу күркәм сыйфатның, күрәсең. “ тирән тамырлары бар. Гарәпләрнең укымышлы һәм күпне күргән кешеләреннән Исмәгыйль Әбү әл Фида Болгар иленең башкаласында әч зур мунча булуын әйтә. Фарсы язмасы «Фәрһәң намәядә Болгар ханының кызы авыргач, аны Чулман (Кама) ? буйларында үскән каен себерк* бөтен кагыйдәләрен төгәл үтәп баручы гарәп һәм фарсы зыялыларының әллә кайдагы болгар мунчаларына игътибар итүе ул мунчаларның шактый мәгълүм булулары хакында сөйли булса кирәк. Кече манара. Биеклеге 1S метрлы бу манара бүгенге көндә чагыштырмача иң яхшы сакланган истәлек. Олы манарага охшатып, ак ташлардан еолгән бу манараның да нигезе дүрт почмаклы, төньягында ишеге бар. Өске 48 басмалы әйләнмә баскыч алып менә, баскычны яктырту өчен стеналарда берничә яи тәрәзә калдырылган. Үз гомерендә шактый җирләр һәм шәһәрләр күрергә өлгерсен инглиз Турнерелли, әлеге манараны иске алып, менә нәрсә ди: «Шушы җимерелгән шәһәр уртасында басып торганда һәм үткән белән хәзерге заман турында уйланганда, күңелне газаплы уйлар басыл алды. Хәрабәләргә бер күз сирпап алу тарихның дәһшәтле чорларын мең төрпе фәлевфи фараз кылуларга караганда да тизрәк күз алдына китереп бастыра. Бу тойгы йөрәкләрнең түренә үтә һәм безне үзебез сурында уйяамаче» яки ханнарның мәҗлес сарае булгач дигән карашлар да Яөрде, ләкин тикшеренүчеләрнең күлчелеге аиы мунча дип саныйлар һәм бу фикер хәзер бәхәс куптармый инде. ♦ягкямсчеш dvjiroo Кама winapa (реставрациям соң) Реставрация ешлере җитмчесв — архитектор С. С. lildapoe. Автор фотосы бөлөн дәвалаганнар дип язылган. Чисталыкның х гэ иырга мәҗбүр итә. Заманында бу диварларда да менә хәзер безнеке кебек тормыш кайнап торган...» Кабер ташлары. Петр I нең болгар истәлекләрен саклау кирәклеге турындагы боерыгын үтәү йөзеннән 50 кабер ташының күчерелеп алынып, тәрҗемә ителүләре, әмма соңгарак чиркәү нигезенә салынулары турында югарыда әйтеп узган идек. Шуларның 47 се болгар ташлары була, аларны Кадыйрмөхәммәт Сөнчәлиев, ә 3 әрмән ташын Иван Васильев тәрҗемә итәләр. 1771 елда академик Лепехин тәрҗемәләрне бастырып чыгара. Ул вакытта әле алар шактый начар тәрҗемә ителгән булалар. 1831 елда Ю, Клапрот шул ук 1722 елда эшләнгән эстампажлар нигезендә болгар ташларының французча тәрҗемәсен бирә, ләкин аларның датасын билгеләүдә хата җибәрә, таш куелган елны белдерүче «җиаты җөр» сүзенә ялгыш аңлатма бирә. Клапрот бу сүзләрне гарәпчә дип уйлап, аларны саннар ярдәмендә «тәрҗемә итә» һәм 623 (1226) ел китереп чыгара. Шушы елны монгол яулап алулары башланган «бәла килгән ел» дип атый. Шушы ук фикерне 1832 елда Эрдман, 1852 елда П. Березин куәтләп чыгалар. Бу ялгышны 1863 елда татар галиме Хөсәен Фәезханов төзәтә: Тәтеш өязендә табылган өч ташны укып, ул «җиаты җөринең бернинди гарәп сүзе булмавын, ә җиде йөз дигән сан икәнлеген әйтә. Бу гади генә, әмма ифрат та кыйммәтле ачыш соңыннан фәндә кабул ителә. Шуннан соң әлеге 47 болгар ташының яңа тәрҗемәләрен эшләү кирәклеге алга килеп баса. Әмма Петр I заманында күчерелгән язмаларның кайдалыгы гына билгеле булмый тора. Тик 1967 елда гына атаклы эпиграфист һ. В. Юсупов аларны Мәскәүнең Үзәк дәүләт архивыннан табып кайта. Болгар хәрабәләренә карата язылган махсус хезмәтләрдә һәм гомуми әдәбиятта әйтелгән фикерләр буенча, бу хәрабәләр — XIII йөзнең икенче, бигрәк тә XIV йөзнең беренче яртысы истәлекләре. Бу чор, әйткәнебезчә, Алтын Урда һәм Болгар культурасының чәчәк ату дәвере. Ул чорда монументаль архитектураның үсеше эпиграфиканың үсеше белән үрелеп бара, һәм бу күренеш гомуми тарихи үсеш белән нык бәйләнгән. Болгар архитектурасының Урта Азия, Кавказ, Мисыр архитектурасына беркадәр якынлыгы бар, ә менә язулы кабер ташлары Идел буенда бары тик болгарларның үзләренә генә (соңрак Казан татарларына) хас. ...Соңгы сүз шәһре Болгарның хәрби корылмалары турында. Болгар шәһәренең хәрби ныгытмалары археологик әдәбиятта шактый кызыксыну уяткан истәлекләрдән саналалар Заманында полковниклар Н. Савенков, А. Штраус, А. Риттих, инженер П. Ефимов бу ныгытмаларның үлчәүләрен алып һәм планга төшереп, алар турында кызыклы гына фикерләр дә әйтеп чыгалар. Соңга таба бу урларны А. П. Смирнов, О. С. Хованская, В. А. Красновлар археологик яктан тикшерәләр. аларны казып, ныгытмаларның элекке кыяфәтен күз алдына китерерлек материал туплыйлар. Бу тикшеренүләр соңында шәһре Болгар ныгытмаларының тарихын кыскача болайрак күз алдына китереп булыр иде: монголларга кадәрге чорда урлар белән шәһәрнең үзәге генә әйләндереп алынган булган. Алтын Урда дәверендә бөтен бистәләрне дә чолгап алырлык озын һәм биек урлар өелгән, аларның өстендә бүрәнәләрдән бурап һәм ур борылышларында манаралар калдырып, биек стена тезелгән. Ике рәт итеп эшләнгән стеналарның киңлеге ике метрга якын булган, уртасына яндырылган балчык һәм вакланган кирпеч тутырылган. Алгы стена арттагысына караганда биегрәк, анда яшеренеп агу өчен тишекләр калдырылган. Стеналар һәм манаралар өстән кыек түбә белән ябылган. Канаулар су белән тутырылган, аларның төбеннән очлы казыклар тырпаеп торган. 7 чакрым озынлыктагы мондый урлар берничә урында киселеп, капкалар ясалган булган. Көнчыгыш яктагы ныгытмаларда 1 XVIII йөздә Россиядә селитра эшләү заводлары төзелә башлый Моның өчен борынгы шәһәр урыннары файдаланыла чөнки алардан калган урларда селитра кайнатырга чимал булырлык кеше һәм хайван сөякләре күп табыла Федоров дигән бер капитан Идел буен йөреп чыга һәм соңыннан Казан губернаторы Мещерский га ашбәр- гән хатында, берничә шәһәрлек белән беррәттән. Болгарга да селитра заводы төзергә кирәклеген яза Шул фикерне яклап губернатор Сенатка тәкъдим кертә Әмма Сенат завод төзү тарихи истәлекләргә зур зыян китерер дип. аңа каршы килә. Екатерина II Сенатның карарын кире кага, «момкин кадәр борынгы хәрабәләрне сакларга тырышып. ул жнрне губернатор тәкъдим иткәнчә файдаланырга» дип кул куя. 1770 еллар азагында Болгарда берничә селитра заводы салына һәм алар XIX йөзнең урталарына кадәр эшлиләр Шул вакыт эчендә борынгы шәһәрне әйләндереп алган урларга зур зыян килә. шактый оета һәм, әйтер идек, хәйләкәр итеп эшләнгән капка бар. Капка һәм аның ике ягындагы урлар шундый итеп тоташтырылганнар, капкага һөҗүм итүче дошманнар стеналар һәм манаралар естендәге сакчылар ягыннан калканнар белән сакланмаган уң якларын куеп керергә тиеш булганнар. Ә теэ агучы укчыларга шул гына кирәк тә. Шәһәр ныгытмалары, көньякта тагын да ныграк эшләнеп, анда өстәмә бер кальга төзелгән булган. Гомумән. Болгарның көньякка, я-ьни дошман һөҗүме мөмкин булган дала якка таба тараеп, почмакланып эшләнгән урлары болгарларда саклану тактикасының шактый югары булуы турында сәйли. Әлеге урлардан тыш. читтәрәк иорылген, ләкин шул уч шәһәрне саклау өчен эшләнгән башка ныгытмалар да булган. Мәсәлән, төньякта, Идел ягыннан мөмкин булган һөҗүмне тоткарлый алырлык ясалма сазлык эшләнгән булган. Аның өчен болгарлар Иделгә коючы кечкенә ’өнә елганы буып, суны күтәрткәннәр Болгарнын бу эчкә ныгытмаларыннан тыш, бөтен бер эур ансамбль тәшкил игәрлек тышкы ныгытмалары да булган. Шуларны мин 1962, 1964 елларда өйрәндем. А ларның берсе Утка елгасы буемда, берничә шәһәрлектән һәм аларны тоташтырган урлардан гыйбарәт. Икенчесе АЛолосгаоека дигән авыл янында зур бер үзәнлек буеннан башланып, Болгарга 4 километр чамасы килеп җитмичә, янә бер үзәнлеккә килеп тоташа. Ике рәт урдан һәм алар арасындагы тирән чокырдан торган бу ныгытманың буе 7 км ярым, иң киң урыны 60 метрга якын. Аның урлары шул кадәр гекә һәм биек (кайбер җирдә 10 м га җитә), аның аркылы атлы гаскәр түгел, җәяүле сугышчының үтүен дә күз алдына китерүе бик кыен. Күп гасырлар үтү белән урлар инде тәбәнәкләнгән һәм канавы саеккан. Өстәмә агач ныгытмалар булганмы-юкмы— казымыйча анысын әйтүе кыен. Алар булмаган тәкъдирдә дә. бу корылма дошман япы өчен эур тоткарлык булып торган. Күз алдына китерик: дала яктан ургылып атлы гаскәр килә һәм кинәт көтелмәгән тигез җирдә пәйда б/пган биек ур алдында туктап кала. Тәвәккәлләп һәм эур кыенлык белән алдынгы отряд беренче урны үтә Һәм шунда ук упкындай тирән чокырга тәгәри. Ат басудан, аягы кулы сынудан, сөңге кадалудан исән калган сугышчылар икенче урга омтыла, тик ур өстендәге сакчыларның аткан уклары аларның аркаларына килеп кадала. Күл көчен югалткан дошман, урны ала алмыйча, аны читләтеп үтәргә мәҗбүр була, анда үтеп, иңкүлектәге сазны кичкәнче, болгар гарнизоны шәһәргә кереп бикләнә... А. П. Смирное һәм О. С. Хованскаялар Болгар оборона системасының Идел буемда гына түгел, ә бөтен Көнчыгыш Европада шактый югары дәрәҗәдә торганлыгын әйткәннәр иде. Әлеге тикшеренүләр вакытында мин ул иптәшләрнең фикерләре дөрес булуына тагын да ныграк ышандым.