Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ КАПЧЫКТА ЯТМЫЙ

Менә: әдәби очерк дигәнебез тематик яктан тагы да киңәя төште — «ңа Мәгъсүм Насыйбуллин- НЫҢ тикшерү һәм суд органнарында эшләүче кешеләребезне тасвир иткән китабы килеп кушылды. Мәгъсүм Насыйбуллин — Татарстанның Кукмара егете. Ватан сугышында була. 1947 елдан бирле тикшерү органнарында хезмәт итеп килә: озак еллар Свердловск өлкәсендә, аннан Целиноградта, Уфада, хәзер исә Татарстан республика прокуратурасында эшли. Ике институт тәмамлый: юридик институт төп эшенә кирәк булса, филологик белеме язучылык эшенә куәт бирә. 1950 елдзн яза башлый. Мәкалә һәм М очерклары үзәк матбугатта да, бик күп шәһәр һәм елкә матбугатында да даими төстә басылып килә. Бик әйбәтләп кулга тотарлык беренче китабы 1968 елда русча, икенче китабы 1970 елда башкортча басыла. 1969 елдан башлап М. Насыйбуллинның имзасы «Казан утлары», «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре»ндә күренә башлый. Ниһаять, быел Татарстан китап нәшрияты аның «Без капчыкта ятмый» дигән китабын бастырып чыгарды. Кыңгыр эш я җинаять турында язганда гади беллетристика белән дә факт дөреслегенә ышандырып була. Тик бу вакыт дөреслекне аң гына кабул итә. Мәгъсүм Насыйбуллин очеркларының үзенчәлеге шунда ки, ул тормыш фактын, хакыйкатьне аңга төртеп тукымый, ә бәлки һәммәсен йөрәк аша үткәреп, күңелләрне тибрәтеп уздырырга тырыша. Мавыктыргыч сюжет, композиция, персонажларның төскыяфәте, холык-фигыле, диалоглары һ. б. белән М. Насыйбуллинның очерклары чын хикәя кебек кабул ителә. Шуның аркасында вакыйга һәм кешеләре тере булып күз алдына килеп баса. Китап «Хакыйкать юлы» һәм «Закон сагында» дигән ике бүлектән гыйбарәт. Беренчесендә явыз җинаятьчеләр, аферистлар һәм аларны тотып гадел хөкем алдына китереп бастыручылар тасвир ителсә, икенче бүлеге исә тикшерү органнарында эшләүче иптәшләрнең көндәлек, болай караганда гадәти эшләренә багышлана. Чынында исә китап бер бөтен: кешеләр иминлеге сагында торучы милиция, тикшерү, суд органнары эшчеләренең чыннан да күзгә күренми торган зур, бердәм хезмәтләре сурәтләнә. «Бала чакта кем судья булырга хыяллана икән?» —ди автор. Хак сүздер. Ләкин җәмгыятькә судьясы да кирәк, прокуроры да. һәм судья да. прокурор да булырга хыялланмаган балалардан бу эшкә җаны-тәне белән бирелеп, янып эшләгән бик талантлы судьяларыбыз, прокурорларыбыз үсеп җитешә. Кемнәр соң алар? Китаптан без шундыйларның берничәсен укып беләбез. Алар — иң зур җинаятьнең дә җеп очын тапкан Ильясовлар, Генки- налар, Гөлванарлар; бәләкәй генә кебек булып күренгән мәсьәләгә дә дәүләт масштабыннан караган Хәсәновлар, Мур- зиннар, Ишмаковлар, Фидаилар... һәркай- сының җилкәсендә, күп еллар дәвамындагы юристлык эше тәҗрибәсеннән тыш, үткәй сугыш, тормыш тәҗрибәсе дә тупланган. Менә «Көмеш кылычитагы Даян Мурзин. Ул — гаҗәп язмышлы кешеләрнең берсе. «Җырларда җырланган ямьле Ык елгасы буена Балыклы дигән татар авылы урнашкан. Шул авылда 1921 елны ярлы крестьян гаиләсендә туган. Казанда юридик мәктәп һәм институт бетергән зур тәҗрибәле юрист», дип яза аны автор. Даян Мурзинның Бөек Ватан сугышы вакытындагы батырлыгын риваять итеп сөйләрлек. 1943 елның февраль аенда ул җитәкчелек иткән десантчылар төркеме дошман тылына үтеп керә. Шул көннән алып сугыш беткәнчегә кадәр Мурзин дошман тылында эшли. Ул Моравиядәге партизаннар бригадасына җитәкчелек итә, әйтеп бетергесез авыр, куркыныч операцияләр оештыра. Немец командованиесе аны тотып биргән кешегә бер миллион марка акча бирергә вәгъдә итә. Тик тота гына алмыйлар! Фашистик Германияне җиңгәннең икенче көнендә үк, Че- хословакиянең Злин (хәзер Готвальдов) шәһәрендәге зур урамнарның берсен «Майор Мурзин урамы» дип атыйлар. Чехословакиянең сигез шәһәре аны үзенең почетлы гражданины дип игълан итә, аның турында риваятьләр сөйлиләр, китаплар язалар,- ЧССР хөкүмәте аны югары орденнар, медальләр белән бүләкли. Яки менә Казан университеты профессоры Фидаи Фәтхуллинны алыйк («Фидакарь Фидаи»). Бер крестьян баласы. Аның да Шәйморза мәктәбендә укып йөргән чагында юрист — җитмәсә, профессор! — булу хыялы башына да килмәгәндер. Каян килсен! «Ир-ат сугышта. Авыл бушап калган шикелле. Өйдә бер ана да биш бала. Унике яшеннән колхоз эшенә йөрергә туры килә Фидаигә». Ләкин ул укуын ташламый. Кырык җиденче елны унынчыны бетерә. Башта район халык судында секретарь, соңра суд башкаручысы булып эшли. Ә кырык яшендә — профессор! Аның хезмәтләренә йөз яшәр кеше дә көнләшер иде, ә көндәлек вазифалары исә ун кешегә җитәрлек. Менә шундый искиткеч талантлы ир-егетләребез эшли безнең юридик гыйлем дөньясында! Мин М. Насыйбуллин китабыннан ике генә мисал алып сөйләдем. Ә китапта үрнәкле дә, гыйбрәтле дә хәлләр, язмышлар бик күп. Алда әйткәнемчә, очеркларның күбесе чын хикәягә тартым. «Без капчыкта ятмый», «Икенче группалы кан», «Гөлванар», «Иптәш прокурор», «Фидакарь Фидаи» һ. б. хикәягә хас тел, сюжет, композиция белән язылган. Шул сәбәпле алар җиңел укыла, күңелдә кала. Әйтик, Сафин белән Гафиятуллин поши аталар да («Эзләр кая илтә?»), тотылып, җәзасын алалар. Моны информация ител язсаң, төссез дә, кызыксыз да булыр иде. Ә Насыйбуллин аны әдәби очерк ител язган. Башта ул урманга барган мәктәп балаларының поши һәм аның ике баласын куреп хәйран соклануларын матур итеп тасвирлый; аннары кышын ике браконьерның шул пошиларны эзәрлекләп атуларын сурәтли; азактан инде, кабат җәй җиткәч, янә дә поши күрү өмете белән урманга барган балаларның күңел халәтен яза. «Әмма балалар көткән. өметләнгән чибәр пошилар күренмәде. Гүзәл табигатьнең яме киткән кебек булды. Барысының да күңелләрен ниндидер моңсулык биләп алды_.» Яки әнә бер дә үтерү, талау булмаган «Иптәш прокурор» дигән очерк та әйбәт укыла. Бө'елмә прокурорының үзе дә. көндәлек эше дә, үзең күргәндәй, күз алдына килә дә баса. Болар, әлбәттә, китапка да, авторына да әйтелгән мактау сүзләре. Ләкин моңа карап кына әле: «Китап тел-теш тидермәслек», дип әйтеп булмый. Телгә-тешкә тия торган нәрсәләр дә бар анда. Мәсәлән, «Закон сагында» дигән икенче бүлегендә әдәби алымнарның бер төрлелеге күзгә кереп тора. «Фидакарь Фидаи» дигәннән башкаларның һәркайсында бүгенгедән чигенеп, үткәнне сөйләү алымы төп персонажның Ватан сугышында булуын сөйләүгә генә кайтып кала. Әлбәттә, үткәннәре бик кызыклы, төрпесенеке төрлечә, тәрбияви әһәмияте дә бик зур. әмма әдәби алымының бер торлелеге ялкыта башлый. Бу елларны кайсыбер яшь, яңа авторларыбызга тел җәһәтеннән бер чир кагылды. Алар, әйтик, хикәя кылына торган бер үк кеше исемен җөмлә саен кабатламаска кирәк дигән шыр ялангач бер кагыйдәне үзләштереп алалар да. керешәләр жонглерлык итәргә: кеше исемен, егет булса «егет» дип, кыз булса «кыз» дип, «тегесе» дип. «монысы» дип, тагын әллә ниләр дип алмаштырып бетерәләр. Шуның аркасында бер кеше урынына мко- оч кеше килеп чыга. Бу чир М. Насый- буллинга да йоккан. «Ул ире сөйләгәннәрнең барын да кире какты. Ильясов аны больницага ире янына алып барырга булды. — Өйт тә бир дөресен, нәрсә инде яшереп торырга.— диде тегесе хатынына» («Без капчыкта ятмый»). Кем ул «тегесе»? Автор моны, әлбәттә, «ире» дигән сүзне янәшә өч талкыр кабатламас өчен язган, әмма «иревнең, бөтенләй аерылып, икенче бер кешегә әйләнүен сизмәгән. «Килүчеләр аңлатма язган арада прокурор озын сары чәчле яшь хатынны чакырып сөйләшеп алды. Тикшерүче Ибрз- һимованың эшләре күп булса да, аңа . әлеге сигнал белән кызыксынырга кушылды» («Тамчыдан — күл»). «Яшь хатын» белән «тикшерүче Ибраһимоааның» бер үк кеше икәнлегенә бер ишарә дә юк монда: болар да —икесе ике кеше. «Үзенә чират җиткәч, Тимербаева сискәнеп китте. Ул кул руюдан катгый баш тартты. «Бәлки, үлчәүләр дөрес түгелдер», диде сатучы» (шул ук очеркта). Монысында да «Тимербаева» белән «сатучы» бер үк кеше булырга тиеш икән! Ә «Югалган кеше» дигән очеркта хәтта Ярослав дигән бер егет, исемен кабатламаска тырышу аркасында гына, берүзе дүрт кешегә әйләнгән: яшь кеше, администратор, җинаятьче, өлкән официант! Аннары М. Насыйбуллин очеркларында бик үк татарча булып бетмәгән сүз һәм җөмләләр дә җыйсаң байтак кына. «Директор ихтирам белән файдаланучы кеше». Моның сүзләре генә татарча, ә җөмләсе тоташтан русча уйлап корылган. Моны тел гыйлемендә калька диләр. Калькага тагын берничә мисал әйтик: «һич көтмәгәндә аны ачулы кешеләр куып җиттеләр», «Дүрт сәгать буена Хатип, аннары Гали өендә нәтиҗәсез эзләнү» (үзе бер җөмлә), «Монда Габитов лар кебек аңлы кешеләр ярдәме хәлиткеч роль уйнады», «Сез качкан шәһәрдән Ибраеа биредә». «Әллә аның исеме артында бүтән берәү яшеренәме». «Кемнәрдер машиналарны куып алып китәләр дә .» (машина бит куып йөрергә хэйваи түгел!), «Герчә ул җинаятьтән ерак торган булса да...» («җинаять булмаса да» дип кенә әйтәсе иде. югыйсә) һ. б. Мәгъсүм Насыйбуллинга киңәш шул? әдәби мәйданга аяк басарга җыенагың икән — инде кон саен, сәгать саем камыңны, миеңне кызганмыйча әдәби осталыкка ирешергә кирәк. Язган бер әйбереңдә дә иеше сүз әйтерлек, бәйләнерлек нәрсәләр калмаска да. булмаска да тиеш. Иң оүвәл, әлбәттә, язу эшенең тол коралы булган телгә бәйләнерлек булмэсыи