Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА СҮЗЛЕК БЕЛӘН ТАНЫШКАЧ

Сүз составы озак вакытлар үзгәрешсез тора алмый. Ел саен, кон саен диярлек яңа терминнар һәм тәгъбирләр, яңа сүз тезмәләре туып тора Сүз составының шулай әзлексез үзгәреп, тулыланып торуы, шулай ук элекке сүзлекнең файдалану ечен шактый уңайсыз булуы русча-татарча яңа сүзлек төзү мәсьәләсен кен тәртибенә куйды, һәм ул сүзлек безнең кулыбызда менә '. Яңа сүзлек зәвык белән бизәлгән, яхшы төпләнгән. Китапның башында кереш сүз, файдаланылган әдәбият исемлеге сүзлекнең ничек төзелү принциплары, сүзлектә кулланылган тыныш билгеләре, шартлы кыскартулар исемлеге бирелгән. Текст матур хәрефләр белән җыелган. Мисаллар аңлатмадан үзгә шрифт — курсив белән бирелгән. Бу — укуны һәм текстны үзләштерүне шактый җиңеләйтә. «Русча-татарча сүзлек» тәрҗемәчеләр, нәшрият хезмәткәрләре. газета һәм журнал редакцияләрендә эшләүчеләр, филологлар һәм киң катлау укучылар массасы өчеч һәрвакыт кул астында тора торган кулланма. Шуңа күрә аның бер томлы булуы бигрәк тә уңайлы. Элекке дүрт томлы сүзлек 80 мең чамасы сүзне үз эченә алган иде. Бу сүзлектә 50 меңгә якын сүз татарчага тәрҗемә итеп бирелгән. Күренгәнчә, 30 мең сүз кыскартылган. Әмма моңа карап эчтәлеккә әллә ни зыян килмәгән диярлек. Шул кадәр сүз нәрсә хисабына кыскартылган соң? Бу сүзлектә диалекталь сүзләрнең рус язма һәм сөйләм телендә 1 Русча-татарча сүзлек. Казан Татарстан китап нәшрияты. 1971 ел. 50 000 чамасы сүз. Төзүчеләре Ә. М Ахунжанов. Р. С Газизов Ф А. Ганиев. Л. Т. Мәхмүто- ва. X Н. Ме-хәммәтшнн. К С. Сабиров. Ф. X. Хасәнов. күбрәк таралганына гына урын бирелгән. Мәсәлән, тата, татка, тать, татьба, татеб- ный кебек сүзләр төшеп калган. Шуның белән бергә, фәнни һәм техник терминологиянең, профессионализмнарның актив кулланыла торганнары гына сайлап алынган. Төзүчеләр күп кенә фәннәр буенча русча-татарча терминологик сүзлекләрнең гамәлдә булуын күз алдында тотканнар. Сүзлекнең җыйнаклыгын тәэмин итү максатыннан чыгып, бер мәгънәле сүзләргә мисаллар һәм аңлатмалар бирелмәгән. Бер үк төшенчәдәге сүзләрне бер ояга җыеп бирү (эгоистичный, эгоистический), шулай ук бер мәгънәдәге сүзләрнең женский һәм мужской родларын бер мәкаләдә бирү (татары, -татарин, - татарка; телефонист-телефонистка, ябедникябедница, радист-радистка, подпольщик-подпольщица) нәтиҗәсендә сүзлекне шактый кыскарту мөмкинлеге туган. Сүзлекне төзүчеләр сүзләрне кыскарту һәм төшереп калдыру ягында гына тормаганнар. Алар соңгы вакытта барлыкка килгән һәм киң кулланышка кереп киткән лексик берәмлекләргә дә урын биргәннәр. Шундыйлар арасында женьшень, иглотерапия, лайнер, прилуниться, ракетоноситель, шахиня кебек сүзләр бар. Шулай да барлык яңа сүзләр дә кермәгән. (Мәсәлән, лениниана, марсиянин, видеотелефон, околоземный, неуправляемый, цветомузыка. вирусолог кебек лексик берәмлекләр читтә калган.) Элек тә һәм хәзер дә кайбер сүзләр ике төрле язылып килде һәм киләләр. Дүрттомлык аларның икесон дә күрсәтте. Бу сүзлектә берсе, әдәбиләшкәне, генә калган. Мәсәлән, элек обуславливать һәм обусловливать, абревиатура һәм аббревиатура, лилея һәм лилия, атара һәм отара дип тә язарга була иде. Яңа сүзлектә С аларның соңгы вариантлары гына бирелгән. Китапның уңай яклары болар белән генә чикләнми, билгеле. Анда мактап телгә алырлык яклар шактый. Әмма шулай да игътибарны ныграк аның кимчелекле якларына юнәлтәсе килә. Бу укучыларга да, тезүчеләргә дә күбрәк файда китерер дип уйлыйм. Яңа басмасын хәзерләгәндә ул кимчелекләр искә алынса һәм тезә- телсә, бигрәк тә яхшы булыр иде Терле катлау укучыларны күздә тотып, аңлавы кыенрак булган кайбер сүзләргә кыска гына булса да контекст белән аңлатма бирелгән. Әмма аңлатмага мохтаҗ булган шактый сүзләр бернинди аңлатмасыз калган. Мәсәлән, депутат, матадор, конвейер, навигация, наркоз, рационализм. Югыйсә, матадор дигән сүзне күлләр беренче тапкыр ишетә дип шикләнми әйтергә була. Кайбер очракта, артык озын булганда, сүзләрнең мисаллары кыскартылып бик дерес эшләнелгән. Әмма, күбесенчә, мондый кыскартулар эчтәлеккә зыян китергән. Нәтиҗәдә полисемик сүзләрнең тол мәгънәсе генә калган. Мәсәлән, дүрт томлы сүзлектә «грива> сүзенең дүрт мәгънәсе бирелгән иде. Бу сүзлектә беренче мәгънә (ял) генә калган һәм «львиная грива — арслан ялы» дип естолгән. Күргәнегезчә, сүз бик гә ярлыланып киткән. Мондый характердагы кимчелекләр сүзлектә шактый. Кыскартулар фразеологик һәм идиоматик әйтелмәләргә дә кагылган. Мәсәлен, • дух» мәкаләсеннән «как на духу», «вышивать дух», «присутствие духа», «собраться с духом» сүэ тезмәләре тошен калган. Шуларга алмашка «чтобы духу не было» дигон бер фразеология естолгеи. «Играть» мекалосеннон ун. «чорт» мэкалосеннон 17 ойтслмо тошеп калган. Телдәге фразеологик һәм идиоматик әйтелмәләр, билгеле булганча, турыдан- туры тәрҗемә ителмиләр, аларның икенче телдәге шуңа охшаш ишлорен сайлап алалар. Кайбер очракта сүзлек нокъ шушы ярамаган юл, ягъни торҗемә итү юлы белен китә Мәсәлен, русларның «повесить голову» дигән фразеологиясе татарча ■башны салындыру» дигән мәгънәне бәлдерми. Аның ише «боегу» була. Бер генә татар кешесе дә «минем күкрек авызы әрни» дип әйтмәс. Күбесе күкрәк авызының нәрсә икәнен һәм кан җирде урнашуын да белми. Халык бик матур итеп, «иерәк әрни», ди. Сүзлекләрдә фразеологияләр һем идиомалар гадаттә аңлатманың соңында ромб билгесе белән аерылып бирелә. Сүзлекне тезүчеләр шуңа омтылырга тырышканнар. Тик кайбер очракта фразеологияне гади сүэ тезмәләре, атамалар белен буташтырганнар. «Отличие» дигән мәкаләгә «имтияз» дигән сүэ остәп, тезүчеләр бик яхшы иткәннәр (гәрчә бу сүэ элекке «Татарча-русча сүзлек»тә булмаса да), әмма «отличительный» мәкаләсеннән «характерлы» дигән тәрҗемәне алып ташлап эчтәлекне шактый ярлыландырганнар. Кайбер сүзләргә мисал итеп китерелгән җемләләр татарчага бик үк уңышлы тәрҗемә ителмәгән. -Характеризовать» сүзен ачыклау ечен «это хорошо характеризует его» диген җе «ле бирелгән һәм ул ■бу аны бик яхшы күрсәтә» дип татарчә- лашгырылган. Беренчедән, монда «бик» сүзе артык естолгән, икенчедән, «яхшы яктан күрсәтә» дию уңышлырак булыр иде. Бер үк мәгънәне белдергән лексик берәмлекләр терле урында бирелгән. Мәсәлән, летчик-ааиатор. эемельный-аграрный, защитникадяокат, перерыа-пауза, сопровождениеаккомпанемент, эодчнй-араи- тәктор сүэлорә үзара синонимнар Аларның һәрберсен аерымаерым тәрҗемә итеп тормыйча, икенче сүзме беренчесенә кайтарып калдырырга мемкин иде. Югыйсә, еларга бер ук мисаллар да китерелгән. Мәсәлән, «аграрная реформа» һем «земельная реформа» дигән мисаллар •җир реформасы» дип бер үк терле тәрҗемә ителгән. Синонимнар булгаи •брадобрей», «цирюльник», «парикмахер» сүэ* лоре дә, аерым бирелеп, аерым тәрҗемә ителгән. Аларның баштагы икесен «парикмахер» сүзенә кайтарып калдырырга иде, чонии алар искергән, киң кулланыштан тешәп калган сүзләр бит. Бу лексик берәмлекләрне терле кешеләр •әзерләгәнгә күрә шундый хәл килеп чыккай. Сүзлекме редакцияләүче алармы күрергә һәм тезәт- мәләр кер торге тиеш иде. Сүзлектә татарча тезелмәгән җемлә- ләр очрый. Моселен, «объектив» сүзе ■объектив (- яки берничә елдагы пыяласы)» дип тәрҗемә ителгән Мондый җимле тезелеше татар толенә хас түгел. Сам нәкъ үзе бәйләнеп килгән сүэ алдымда, ягъни ияртүчесе янымда торырга тиеш. Бу очракта ■алдагы берничә пыяласы» дип әйтү кирәк иде. Сузлектә сүзләрнең күчерелмә мәгъ нәләрен, ягъни лексик метонимияләрен, төп мәгънәләре белән буташтырулар очрый. Мәсәлән, «средство от кашля» дигән суз тезмәсенең ютәл даруы дигән күчерелмә мәгънә белдерүеннән чыгып, «средство» сүзенә дару, дару чаралары дигән мәгънә биргәннәр. Тәрҗемә итүе авыр булган яки татарча тәңгәл килә торган мәгънәсе булмаган сүзләрдән яки сүз тезмәләреннән котылуның җиңел юлын тапканнар: аларны сүзлеккә кертеп тә тормаганнар. Мәсәлән, перекрытие, байстрюк, классность, осознанный, есть1 (хәрби), общность людей, выхлопной газ, по-домашнему, до глубины души, сильные духом дигән сүзләрне һәм сүз тезмәләрен тәрҗемә итәргә кирәк булса, сүзлекне актарудан файда юк. Хәтта элекке сүзлектә булган «тактическое учение», «бойбаба», «голос сердца» һ. б. сүзтезмәләр яңа сүзлектә урын тапмаганнар. Шундый төшереп калдырулар, өстә әйтеп үткән уңышсыз кыскартулар нәтиҗәсендә, берәр әйбер тәрҗемә итәргә туры килсә, элекке дүрт томлы сүзлекне дә янга алып утырырга кирәк була. Кайбер рус сүзләре татар теленә лексик берәмлек рәвешендә түгел, бәлки киңәйтелгән сүз тезмәләре белән тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, «недотрога — чебен тимәс чер итәр, серкәсе су күтәрми (бик тиз хәтере калучан кеше)» дигән сүз тезмәсе белән аңлатылган. «Ты недотрога» дигән җөмләне ничек тәрҗемә итәргә соң? Алдан китерелгән мәкальнең ни өчендер бер өлеше генә бирелгән. Саба районында аны болай диләр: «Чебен тимәс чер итәр, тукмак тисә тик торыр». Гадәттә бу сүзне хәтере калучан кеше турында түгел, кагылырга, тияргә ярамаган кешегә карата әйтәләр. Китерелгән мәкаль дә шул турыда. «Недотрога» «трогать» дигән фигыльдән ясалган ич. Еллар үтү белән күп кенә сүзләр, төп мәгънәләреннән тыш, күчерелмә мәгънәгә ия була баралар, ягъни метафора сыйфаты алалар. Мәсәлән, «морж» дигән сүзнең диңгез хайванын гына түгел, кыш көне бәкедә су коенучы кешене дә аңлатуы күпләргә билгеле. «Лопух» әрекмән генә түгел, җебегән, кыюсыз кеше дә. Ә яңа сүзлектә һәркемгә таныш булган менә бу мәгънәләр бирелмәгән. Яңа әйберләр, яңа товарлар, яңа төшенчәләр барлыкка килү нәтиҗәсендә яңа сүз тезмәләре барлыкка килә. Ун еллап элек «голубое топливо», «голубой экран» дигән сүз тезмәләре юк иде. Хәзер алар- ның газ һәм телевизор яки телевизор экраны мәгънәсендә йөрүен бала-чага да белә. Ләкин боларның берсе дә сүзлеккә кертелмәгән. Хәзерге татар телендә бик еш кулланылмасалар да, әмма әле архаизмнар рәтенә кертелмәгән һәм әдәби әсәрләрдә күренгәли торган гарәп, фарсы, төрки сүзләре бик күп. Революциягә кадәрге һәм совет чоры язучыларының әсәрләрен укып үскән яшьләргә дә андый сүзләр бик таныш. Мәсәлән. золым, мәшһүр, әләм, тәкъдир дигән сүзләрне кем генә белми икән?! Алар явызлык, атаклы, байрак, язмыш дигән сүзләрнең синонимнары бит. Ләкин сүзлекне төзүчеләр «зло», «знаменитый», «знамя (флаг)», «судьба» дигән мәкаләләргә санап үтелгән сүзләрне кертмәгәннәр. Элекке сүзлектә булса да, сирәк кулланыла торган техник, математик, авып хуҗалыгы һ. б. терминнар бу сүзлеккә кертелмәгән дип әйтеп үткән идек. Алар кертелмәгәч, татарчага тәрҗемә ителми торган төрле дару исемнәрен дә язып тормау мәслихәт булыр иде. Барлык дару исемнәре дә рәттән санап чыгылмагач бигрәк тә. Мәсәлән, «аспирин» бар, ө шул ук составтагы «аскорбин кислотасы», «асфен», «аскофен» сүзләре, шулай ук киң таралган, халык еш куллана торган адалин, адонизид, акрихин, аллахол, анальгин, анапирин, антастман, астматол һ. б. ш. кебек дару исемнәре юк. Ни өчен бер даруга өстенлек, ә унысына юк? Без монда юри «а» хәрефенә генә башланган берничә дару исемен санап үттек, ә башкалары күпме әле аның?! Кайбер дару исемнәренә аңлатма бирелгән, ә күбесе аңлатмадан мәхрүм булып калган. Моннан тыш аңлатмаларда бертөрлелек юк. Мәсәлән, валидол (дару), ихтиол (май сыман дару), ментол (бөтнек исе килә торган төссез дару), коллодий (медицинада һәм фотографиядә кулланыла торган куе ябышкак эретмә), морфий (авыртуны баса торган наркотик матдә, дару), пантокрин (болан мөгезеннән алынган дару) диелгән. Мисаллардан күренгәнчә, аңлатмаларның берсендә сыйфатына, икенчесендә исенә һәм төсенә басым ясалган, ә кайберләрендә куллану максаты һәм нәрсәдән ясалуы күрсәтелгән. Алкушымы «макро»- һәм «микро»- сүзләреннән торган кушма сүзләр бик күпкә җыела. Элекке дүрт томлы сүзлектә бул- маеа да, бу сүзлектә ул алкушымнарны аерым мәкалә итеп биргәннәр һәм «макро»- сүзен «кайбер кушма сүзләр составына керә торган беренче сүз; гаять зур күләмдә булуны белдерә» дип аңлатып бик яхшы эшләгәннәр. Шушы сүзләр үрнәгендә ни ечен «дау(х)-», «еже-» алкушымнарын да аңлатып бирмәскә иде?1 Ул вакытта бер-берсеиә бик охшаган «ежесекундно», «ежеминутно», «ежедневно», «ежемесячно», «ежегодно» сүзләренең барысын да рәттән санап чыгуның кирәге булмас иде. Безнең орфографик һәм орфоэпик сүз* лейләребез юк. Аның ролен шактый дәрэ- жәдә шушы сүзлек үти. Шуңа күрә сүзләрне дөрес язуга аеруча игътибар итәргә кирәк иде. «Зять» сүзе «җизне» дип тәрҗемә ителгән. Кайбер урыннарда ул шулай дип әйтелә торгандыр. Әдәби телдә «җизни» дип йөртелә. Үз вакытында дүрт томлы «Русча-татар- ча сүэлекпнең һәр томына гаэета-журнал- ларда тәнкыйть мәкаләләре басылып барды. Аларда эшлекле һәм игътибарга лаеклы тәкъдимнәр шактый иде. Әмма яңа сүзлекне төзүчеләр шулерда әйтелгән фикерләрнең берсен до диярлек игътибарга алмаганнар. «Сүзлектә рус телендәге «усиление», «нарушение», «обрусение», «изучение», «обессиление», «вскрытие» (мисаллар В. И. Ленинның «Критические заметки по национальному вопросу» әсәреннән) кебек фигыль исемнәрнең күпчелеге кертелмәгән. Сүзлекнең киләчәк басмаларын хәзерләгәндә бу мәсьәләне яңадан уйлап карарга кирәк булыр. Ченки болар мәгънәгә бай (кимендә икешәр мәгънәгә ия) сүзләр... Ибо — ченки диелгән юкса мәгънәсе бирелмәгән.. Маститый хермәтле дип тәрҗемә ителгән. Монда «атаклы» сүзе уңышлырак, ләкин ул да әле туры килеп бетми. «Эше белән танылган эре әһел дияргә иде»,— дип язган иде Г. Ахунҗа- нов («Совет әдәбияты». 1960 ел. 9 сан. 149—155 битләр). «Русча-татарча сүзлек турында» дигән мәкаләсендә ул файдалы һәм игътибарга лаек булган бик күп фикерләр әйткән. Ә яңа сүзлекне тезүчеләр аларның берсенә дә колак салмаганнар, хетта ул мәкаләне укымаганнар да кебек. Ә. Ахунҗанов һәм Л. Мәхмүтова. М. Зә- киев, Л. Яфаров, Г. Мостафин. К. Сабиров фикерләре дә шундый язмышка дучар булган. Л. Яфаров элекке сүзлек турында язылган мәкаләсендә: «Байбак сүзенең беренче мәгънәсе байбак, суер (дала җәнлеге) дип бирелә Ләкин суерның дала жәнлеге булмыйча, бәлки урман тавыгы (русча глухарь) булуын башка сүзлекләрдән бик җиңел табыл була».— дип язган иде. («Совет Татарстаны» газетасы 1956 ел. 15 июнь.) Чыннан да шулай бит! Ә без күзәтә торган сүзлек сурокны — байбак, глухарьиы суер, урман тавыгы дип тәрҗемә иткән. Шулай ител, яңа сүзлектә иске ялгыш төзәтелмичә калган. Л. Яфаровның «говорить», «адамово яблоко», «зайти», «банальность» сүзләренә карата әйтелгән фикеренә дә игътибар итмәгәннәр. «Сүзлектә рус сүзләренең мәгънәләрен белдерүче кайбер татар сүзләре, кайбер сүзләрнең синонимнары тулысынча ук күрсетелеп җитмәгән. Актуальный сүзечә «коннсң кадагына суга торган» тезмәсен китерергә кирәк иде... Бездельничать — җил куу, тырай тибү; бестолковый — мәксез, бессильный — куәтсез; вышить —каю; вялый —үшән (ат), җебегән; веять —җилпү. җилгә тоту; выветрить — җил ошау; жадный — нәфесле; жаждать — җан ату, атлыгу, җилкенү; затрудняться — кыймау кебек сүзләрне өстәл чыгарырга мөмкин булыр иде». Бу өзекне без М. Зекиәенең «Русча-татарча сүзлек»нең беренче томына карата язган мәкаләсеннән китердек. Яңа сүзлектә ачып, шушы сүзләрне карат чыксагыз, бирелгән бер генә мәгънәнең дә өстәлмәвен күрер идегез. Бу — бик аяныч, билгеле. К. Сабиров дүрт томлык сүзлек турында язган мәкаләсендә («Совет Татарстаны». 1959 ел. 23 декабрь) соңгы вакытта барлыкка килгән «иглоукалывание», «межконтинентальный» кебек яңа сүзләрнең сүзлектә урын алмавына офтанган иде Яңа сүзлектә ул Р. Газизов белен А—М хәрефләренә башланган сүэлернө тәрҗемә итүдә катнашкан. Ләкин үз фикере турында оныткан һәм шул сүзләрне сүзлеккә кертмәгән. Үз сүзе үзенә кэдер- лә булмагач, башкаларныкы турында сөйләп тә торасы юк инде. Яңа сүзлекне тезүчеләр сүзләргә яңа мисаллар эзләү белән мәшәкатьленмегөннәр. Элекке сүзлекнең мисалларын китерү белән чикләнгәннәр. Мәсәлән, более, зло, качество мәкаләләрендә. Шушылар һем есте әйтелгән фикерләр бу сүзлек дүрт томлы сүзлекнең кыскартылган яңа басмасы дип уйларга нигез «алдыр