Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Фәнис Яруллин Кеше Көчле дә сиИ, көчсез дә син, Кеше дигән бөек зат. Ачып кына карап булмый, Күңелең — хикмәтле йозак. Йолдызларга менәсең син, Галәмнәрне гизәсең. Ә үзең бөтен галәмнән Серлерәк бит, сизәмсең. Йөз диңгезне кичәсең син, Йөз диңгездә батмыйсың. Ә кайчакта бер баткактан Чыгар әмәл тапмыйсың... Йөз кайгыга түзәсең дә Бер кайгыдан авасың. Белмисең син, белмисең син Үз көчеңнең чамасын... Һәйкәл булып Безнең авыл — шактый зур авыд. Урамнары яшел үләнле. Өч йөз йорты аның үзара Сөйләшә күк күргәнбелгәнне. Ә сөйләшер сүзләр күп алар, Күңелләргә бары син кагыл. Имәндәй йөз ирен югалткан Бер сугышта бары бер авыл. Өч йөз йортның уртак кайгысын Бергә кушып һәйкәл салынган. Кояш чыга безгә һәр көнне Әнә шушы һәйкәл ягыннан. Ә кичләрен һәр көн урамда Җыр канатын җәя як-якка: Күңел ачкан чакта балалары Сакта тора кебек аталары, һәйкәл булып карап еракка..< Бер мизгелгә Язгы елга бозын каерып аткан кебек, Җитез юрга йөгән салып чапкан кебек, Кара болыт яңгыр булып аккан кебек Бер бушанып калсаң иде борчулардан: Күз алдыңнан китсен иде язмышың да, Йөрәгеңне кимермәсен ялгышың да, һичбер төрле уй калдырмый бу күңелдә Бушанасы килә, дуслар, бер мизгелгә. Төсләр өләшәм Бер чишмә бар безнең бакчабыз артында. Яратабыз аны суы бик салкынга. Кояшлы көннәрдә чишмәгә төшәм мин. Юамын битемне, суларын эчәм мин. Шаярам, чәчрәтәм, басам да ак ташка. Учыма салып бөркимен кояшка. Бөркегән суларым гөлт итеп кабына. Күк йөзе күп төрле төсләрдә чагыла. Алы бар, сарысы, кызылы, зәңгәре... Чишмәдә икән лә дөньяның бар яме. Ал төсне сайлыймын алмалар манарга. Зәңгәрен алмыймын — калдырам таңнарга. Сарысын өләшәм бодайга, арышка. Яшелен бирәмен судагы камышка. Төсләрнең ниндиен тели соң җаныгыз? Кызганмыйм берсен дә: килегез, алыгыз! Аптырыйм Янәшәмдә өч күрше, Бик охшаш бу өчесе: — Үләм! — диеп кычкырсаң да, Ишетмидер һичберсе. Хатын белән әрләшсәк Хәтта пышылдап кына, Өч күрше дә ишетә — Өч баш була ишектә. Тора торгач хатын һәм ир Була диләр икесе бер. Мин дә, дуслар, ышанамын Бу сүзләрнең хаклыгына. Әкрен-әкрен югалам мин. Калып бара хатын гына. I. «к у» № 8 Рашат Низамиев Привалда Пилоткамда — поход тузаннары, Ике битем буйлап тир ага. Шушы хәлдә, сабый бала сыман, Карап торам менә дөньяга. Курыкмагыз, урман чәчкәләре, Таптап узар диеп итектән. Бер утырып яшел печән исен Сулый алсам, миңа шул җиткән. ...Хәлләремне аңлыйлардыр кебек Күпне күргән кырлар, урманнар,— Бармакларым минем канга түгел, Каен җиләгенә буялган. Кич Китеп бара менә түгәрәк көн Мәшәкатен төяп сыртына. Шундый мизгел урап ала хисне — Әйтерсең лә матур җыр тына. Көтү кайткан, урам тынган инде, Көн кызуы беткән сүрелеп. Рәшәткәгә кунган тузан гына Язмышыннан ята сүгенеп. Вакыт белән тарткалаша кояш, Таулар түбәсенә таянып. Шушы җирне ташлап китү аңа Бик аяныч кебек, аяныч! Җиле качкан, өрми этләре дә, Уйга баткан чагы дөньяның. Топольләргә хәтле тынып калган, Карт философ кебек уйланып.