Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ИБНЕ ФАЗЛАННЫҢ ИДЕЛ БУЕ БОЛГАРЛАРЫНА СӘЯХӘТЕ

Ибне Фазлан сәяхәтнамәсе тарих фәнендә аерым бер урын тота. Ул — Идел буе болгарларының элекке тормышлары, гадәт-йолалары. иҗтимагыйсәяси хәлләре турында сөйли торган бердәнбер тарихи чыганак. Моңа кадәр укучы борынгы бабаларыбыз хакындагы бу әсәрне русча тәрҗемәләре аша гына белә иде Һәвәскәр тарихчы Җәгъфәр 'ага Мамедов, күп вакыт һәм көч сарыф итеп, сәяхәтнамәне татар теленә тәрҗемә иткән. Әсәрнең үзен тәрҗемә итүдән тыш, ул текстта очрый торган даталарга кеше исемнәренә һәм географик атамаларга аңлатмалар биргән, кереш мәкалә һәм йомгаклау сүзе язган. Журналыбызның бу санында укучыларны тәрҗемәнең туры- дан-туры болгарларга караган кайбер өлешләре белән таныштырабыз Өзекләр кыскартып алынды. у китап әл-Мәкътәдирнең1 сакләбләр падишасына илче итеп җибәргән Мөхәммәт ибне-Сөләй- ман химаясендәге Әхмәт ибне Фазлан- иың... төрек вә хәзәр, вә рус, вә сакләб- ләр, вә башкорт, вә башка халыклар илләрендә үзе күргәннәре: алардагы дин аермалары, аларның падишаларының әхвәлләре һәм күп эшләре хакында хәбәр бирәдер. Әхмәт ибне Фазлан әйтте: сакләбләр падишасы балтуар 1 углы әл-Хәсәннең > дин кагыйдәләрен өйрәтергә, ислам шәригатен белдерергә, мәчет салырга, шәһәр һәм бөтен мәмләкәттә дингә өндәү өчен мөнбәр корырга һәм үзенә каршы дошман падишалардан саклану өчен кальга салырга илчеләр җибәрүне үтенеп язган хаты... Әл-Мөкътәдиргә тапшырылгач, бу үтенечләрне кабул иттеләр. Бу эштә арадашлык итүче Нәзир әл-Хәрәми 20 21 булды. Болгарга баргач, әлМөкътәднрнек хатын укырга, җибәрелгән бүләкләрен падишага тапшырырга һәм дин кагыйдәләрен өйрәтүче галимнәр вә мөгаллимнәр өстеннән карап бару өчен вәкил итеп мин билгеләндем. Дин кагыйдәләрен өйрәтүче галимнәргә һәм мөгаллимнәргә вазифа бирергә һәм әйтелеп узган крепостьны салу өчен акча билгеләнде... Падишага вә аныц хатынына, вә борадәрләренә һәм аныц якыннарына биреләчәк бүләкләрне һәм хат белән аныц Нәзирдән сораткан даруларын миңа бирделәр. Шулай итеп, өч йөз дә тугызынчы елда, сәфәр аеныц унберенче төне узгач, пәнҗешәмбе көн әсСелүм шәһәреннән s юлга чыктык... Сакләбләр падишасына барып җитәргә бер көн, бер төн барырлык юл калгач, безне каршы алырга, падиша үзе- ’ Ә л-М өкътәдир— 908—932 елларда яшәгән Багдад хәлифәсе. 2 Балтуар — галим, белгеч мәгънәсендә. 8 Дөресе Элмәс булырга тиеш. 20Нәзир ә л-Х ә р ә м и — сарай вәзире. 21 Милади белән 921 елның 21 июненә туры килә. 8 Багдад шәһәре. Б пек кул астында булган дүрт падиша- пы, үзенең борадәрләрен Һәм угылларын җибәрде. Ллар безне икмәк, ит, тары ярмасы белән каршы алдылар һәм безнең белән бергә киттеләр. Аның янына барын җитәргә ике фәрсәх ' калгач, падиша үзе чыгып безне каршы алды һәм безне күргәч, атыннан төште һәм аллаһе тәгаләгә шөкрана кылып сәҗдәгә китте. Җиңендә аның дирһәмнәр бар иде. Ул дирһәмнәрне безнең өстебезгә чәчте. Безнең анда килүебез өч йоз дә унынчы елда, мохәррәм аеның унике көне үткәч, якшәмбе кон †††††† ‡‡‡‡‡‡ иде. Һәм Журҗан- нан аның иле арасындагы юл җитмеш көн булды. Безнең өчен коббәләр кор- дырды. Һәм без ул коббәләргә урнаштык. Хәлифәнең хатын укыганда, ишетер өчен, илендә булган падншалар, түрәләр вә башка кешеләр җыелып беткәнгә кадәр, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрне без үзебезнең коббәлорсбездә калдык. Пәнҗешәмбе көн, алар җыелып беткәч, без үзебез белән алып килгән байрагыбызны ачтык вә бүләк итеп алып килгән атыбызны ■яр белән иярләдек һәм падишага сә- яадJ кием киерттек һәм башына сәиад чалма киерттек вә шуннан мин хәлифә- нвң Болгар падишасына язган хатын чыгардым һәм мин аңа: «Бу хатны укыганда утырып тору килешми»,— дип әйттем вә шуннан ул торды һәм шунда аның мәмләкәтендә булган күренекле кешеләр дә тордылар. Падиша бик зур гәүдәле, юан кеше иде. Шуннан соң мин хатны укый башладым һәм мин хатта хәлифәнең падишага яхшылыклар теләгән урынына җиткәч, әйттем: «Син дә, боларга җавап итеп, Әмирел Мөэмннингә яхшы теләкләр телән җавап бир»,— дидем. Ул һәм аларныц барысы да яхшы теләкләр теләп җавап бирделәр. Тылмач мин укыган хатның хәрефен хәрефкә тәрҗемә итен туктый алмый иде. Без хатны укып бе*ерү белән алар- ның «аллаһе окбәр» дигән тавышларын- нан җнр тетри иде. Моны соңында хәлифәнең вәзире Хәмид ибне ә..-Габбас- нын' хатын укыдым. Падишаһ басып тора иде. Шуннан мин аны утырырга өндәдем һәм Нәзир әлХәрәмннең хатын укыганда, ул инде утырып тора иде. Аның хатын укып бетергәч, падишаныи якыннары анын өстеиә күп дирһәмнәр чәчтеләр. Моның соңында аңа, вә анын хатынына бүләк итеп җибәргән хуш исле майларны, киемнәрне, энҗеләрне чыгарып берсе артыннан берсен биреп бетергәнче туктамый дәвам иттем. Аннары хәлифә бүләк итеп җибәргән хөрмәтле чапанны падиша хатынының иңенә шундагы кешеләр алдында киерттем. Болгардагы гадәт буенча, падишакың хатыны шунда утыра иде. Чапан • Форс ах—юл үлчәве; төр.’а ЖНр' Дә төрле озынлыкта йорн. • Милади белән 922 елның 12 маена туры кило. ‡‡‡‡‡‡ С н в а д — хәлифәләр һәм вәзирләр кия торган кием. киерткәч. хатыннар анын өстенә дирһәмнәр чәчтеләр. Без кайтып киттек. Бер сәгать үтәр-үтмәстәп безне чакырып өндәү килде, без ана барып кергәндә, ул үзенең коббәсендә утыра иде. Аның уң ягында падншалар утырган, безгә сул ягына утырырга әмер итте. Угыллары алдына, аягы очына утырганнар, вә ул үзе рум парчасы белән ябылган тәхеткә утырган иде. Падиша аш табыны китерергә кушты. Аны аңа китерделәр. Табында бары тик кыздырылган ит кенә бар иде. Палаша пычак белән апнап өч мәртәбә кисеп алып, берсе артыннан берсен ашап, янәдән бер кисәк кисеп алып рәсүл Сәүсеигә бирде. Итне пяу белән аның алдына кечкенә өстәл китереп куйдылар, һәм гадәтләре шулай икән — падиша ашамлыктан авыз итмичә торып, һичкем ашамлыкка кул сузмыйдыр. Аннары ул миңа да ит кисеп бирде һәм миңа да өстәл китереп куелды. Анык соңында уңда утырган падишага кисеп бирде һәм аңа да өстәл куелды. Аннары дүртенче падишага бирде һәм аиа да өстәл китерделәр. Аннан сои үзенең угылларына бирде һәм аларга да өстәлләр китерделәр. Шулай итеп, шунда булганнарның һәркайсыиың алдына өстәлләр китерелеп куелганчы бу эш дәвам итте һәм без һәркайсыбыэ үзенең өстәленнән башка һичбер кем белән өстәл буенча, шәриктәш булмыйча вә башка өстәлдән бернәрсә алмыйча, алдыбызга куйганны ашадык. Ул үзе ашао бетергәч, һәркайсыбыз өстәлендә калган ашамлыкны үзе белән өенә алып кайтырга алды. Без ашап бетергәч, уя ' Хомнд ибне ол-Габбас — Ыекътәдирысң баш вәзире. балдан ясалган эчемлек китерергә кушты. Бу эчемлекне алар балдан шул ук кендә һәм шул ук төндә ясап, сөҗү дип атыйлар. Шулай ул үзе бер бокал эчте һәм без эчтек. Моның соңра ул аягүрә басты һәм әйтте: «Бу — минем хуҗам ӘмирелМөэминнн өчен шатланып күңел ачуым. Алла аның гомерен озын итсен».— диде, һәм шулай, ул аягүрә баскач. дүрт паднша һәм аның угыллары аягүрә бастылар. Ул өч мәртәбә шулай дип әйткәнче без дәхи шулай ук аягүрә басып тордык. Шуннан соң без кайтып киттек... ...Мин аның илендә шул кадәр гаҗәеп әйберләр күрдем кв, аларның күплекләрен мнн санап бетерә алмыйм. Мәсәлән, барып җиткән көннең беренче кунган төнендә, әле кояш нурлары югалганчыга кадәр, гадәттәге намаз сәгате вакытында, күк йөзенең бик нык кызыллануын күрдем һәм мнн һавада каты шау-шу һәм авазлар ишеттем. Шуннан мин башымны күтәрдем һәм менә мин- ПӘР ерак түгел ут шикелле кызыл болыт күрдем, әнә ул тавышлар һәм авазлар шуннан киләләр икән, һәм менә анда ат.үарга атланган кешеләргә охшаган, кулларына уклар, җәяләр, сөңгеләр һәм ялангач кылычлар тоткан шәүләләр күренә. Алар миңа әллә шулай ачык күренделәр, әллә шулай күренгән шикелле булып кына күренделәр. Һәм менә алар белән янәшә, тагын бер отряд пәй- да булды, анда мин шулай ук нр кешеләр. атлар һәм кораллар күрдем, гаскәр гаскәргә ташланган шикелле, бу отряд теге отрядка һөҗүм нтә башлады. Без исә моннан куркып ялвара башладык, ә болгарлар безнең кыланышларыбыздан көләләр һом гаҗәпләнәләр иде. Бер-беренә һөҗүм иткән отрядларга без озак карап тордык. Алар икесе дә берникадәр вакыт бергә буталыштылар да тагын аерылыштылар. Шулай итеп, бу күренешләр төннең байтак вакытына кадәр дәвам итеп, аннары югалдылар. Бу турыда без падишадан сорадык. Ул исә атка атланып сугыша торган бу гаскәрләрнең динле вә динсез җеннәр икәнен һәм бер-берсе белән һәр төн сугыш- каннарын бабаларыннан ишеткәнен сөйләде. Дөньяга яратылганнан бирле аларның сугышмаган төннәре юк. диде. Багдад әһалисеннән булган һәм кайчандыр пади шанын тегүчесе булган бер кеше белән сөйләшен утырырга мин иде, ләкин хәзер инде ул озая тоште»,— диде, һәм ул үзенең нртә намазына уяна алмыйча, йоклап калмыйм дип, куркып ай буена йокламаганын һәм ахшам намазын укыгач, кайнатырга казан кунсаң, нртә намазын укыганда, аның кайнап чыгарга өлгермәвен сөйләде. Болгарда мнн көннең бик озын булганын күрдем. Елның берникадәр өлешендә көн озын, төн кыска була. Аннары төн озын, көн кыска була, һәм шулай икенче төн кергәч, мин коббәмнән чыгып, тышта күккә карап утырдым, һәм анда бик аз, унбишләп булыр днп уйлыйм, чәчелеп яткан йолдызлар күрдем. Вә менә төпнең караңгылыгы шул кадәр аз иде ки, апда кеше кешене аткан ук барып җитәрлек ераклыкта күрә ала иде. Мин айның күк уртасына барып җитмәгәнен күрдем, ләкин ул бер сәгать чамасына күкнең кырыена чыга да, аннары таң ата һәм ай югала. Падяша миңа үз иленнән өч ак барырлык ераклыкта вису дип аталып йөри торган халык барлыгын сойләде, аларда тон сәгатьтән ким була. диде. Бу илдә мнн кояш чыкканда жнр, таулар һәм кеше күзенә күренә торган башка нәрсәләрнең кызыл төс алганын күрдем. Һәм кояш чыкканда зурлыгы белән болытг > охшап чыга вә күкнең иң югары урт • .ына кадар җиткәнче, аның кызыллыгы бетми. Бу илнең халкы миңа кыш булганда төннең җәйге көн шикелле озаюын, ә көннег төн шикелле кыскаруын сөйләделәр. Дөресендә дә. бездән берәү, таң атканда, Идел дигән урынга барырга чыкса, ә аның арасы безнең үлчәү белән фәрсәхт )я кимрәк, инде анда барып җиткәнче, бөтен күкне йолдызлар каплап, үземнең коббәмә кердем, һәм без аның белән шул кадәр озак сөйләштек ки, без сөйләшкәндә корьәннец җиде өлешеннән кимрәген укып бетереп булыр иде. Сөйләшкәндә ястү азанын көтә идек. Менә азан да әйтте. Шулай, без коббәдәп чыктык, ә тан инде атып килә иде. Шуннан мнн мөәзннгә әйттем: «Няндәен азанны әйттең?»— дндем. Ул әйтте: • Иртәнге азанны»,— диде. Мин әйттем: «Ә нигә соңгы төннеке түгел?» — дидем. Ул әйтте: «Ястү намазын ахшам белән бергә укыйбыз».— диде. Мин әйттем: «Ә төн?»—дидем. Ул әйтте: •Күргәнеңчә»,— диде. «Гөн моннан да кыскарак тон була дилер. Һәм без бу илдән тоннар озая башламыйча, ә көннәр кыскармыйча торып китмәдек. Болгарда мин эт улавын үзләре өчен бик яхшылыкка юраганнарын күрдем. Эт уласа, алар ана шатланалар һәм: •Бу иркенчелеккә вә бәрәкәт елы буласына*.— днп әйтәләр. Мин боларда еланнарның шул кадәр күплеген күрдем ки, кайчакта алар агач ботагында унарлап һәм күбрәк тә чорналып торалар. Андагы кешеләр аларны үтермиләр һәм алар да кешеләргә зыян китермиләр. Чыннан да, бер жнрдә мин йөз терсәк озынлыгыннан артыграк озын агач күрдем. Ул ауган иде. Кәүсәсе гадәттән тыш юан. Мин туктап ана карап торганда, ул кинәт селкенде. By мине куркытты. Мин апа дикъкать белән карап тордым. Һәм менә анын өс- тендә юанлыгы вә озынлыгы белән шул агачка тиңләрлек бер елан уралган. Ул. мине күрү белән, агачтан тоште дә агачлар арасына керен югалды. Мин исә куркып падиша һәм анын янында булган кешел. (>гә килен бу турыда сөйләдем. Алар исә моңа әһәмият бирмәделәр. Ул: • Борчылма! Ул сиңа аыян тидермәс»,— дип әйтте. Шулай бер ойкыт без падиша белән бер урында туктадык. Мин. минем юлдашларым Тпкнн. Сәүсен һәм Барс аә падиша кешеләреннән берәү агачлар арасына барып кердек, (тәм менә падиша үсеп утырган кечкенә сабаклы, яшел, юанлыгы белән орчыкка охшаган, тар- макларыныц очында жнрю яткан киң яфраклы үсемлек күрсәтте. Яфраклары арасында җиләкләре бар иде. Без аны ашап ләззәт алгач, гуктаусыз эзләп йөрдек. Моны кем ашаса да. шиксеә, имли- си гранаты дин белер иде. Мин аларди үзләренең күп яшеллекләре белән бигрәк тә аракы серкәсе ачысына охшаган, ачылыгы белән аерыла торган алмалар күрдем. Аларны кызлар ашап симерәләр. Бу илдә мин чикләвек агачларыннан да күп нәрсә күрмәдем. Дөресендә дә исә. мин һәркансы кырык фәрсәх озынлыгында һәм шуның киплегендә чикләвек агачы урманнары күрдем. Аларда мин. ниһаять, оша, белмим нәрсәдер, яфраксыз, очлары хөрмә агачы төсле, очына җыелган нәзек, бер-береиә кушылган яфраклы агач күрдем. Алар, бу агачның билгеле бер урыныннан кәүсәсен тишеп, шул тишек астына савыт куялар. Тишектән савытка балдан да татлы сыекча ага. Әгәр бу сыекчаны кеше күп эчсә, ул аны хәмер шикелле һәм катырак та исертә. Алариын азыклары тары һәм хайван нте. Ләкин аларда арпа һәм бодай да күп була. Иген уңышы игенченең үэеяә була. Падншанын анда өлеше юк. Тик алар ел саен йорт башыннан падишага бер кеш тиресе түлиләр. Баскынлыкка җибәрелгән гаскәр табыш белән кайтса, падишага моннан өлеш чыга, туй яки зыяфәт булса, мәҗлеснең зурлыгына карап, эчемлектән па- дишага бүләк бирәләр. Ашлыкны саклар өчен махсус урын булмаганлыктан. аны базга салалар, күп вакыт үтми, ашлык дымланып бозыла башлый, шул бозылган бодайдан падишага тиешле өлешен түлиләр. Аларда зәйтүн мае. симсим һәм хайван манлары да юк. Алариың тотканнары гел балык мае. шунлыктан алар ислә булалар. Алар арпадан сыек аш пешерәләр. Бу ашны кызлар һәм яшьләр ашый. Ә кайсы чакта аиы ит белән дә пешерәләр, аның итен хуҗалар ашыйлар. арпасын кызларга ашаталар. Әгәр бу ит кәжә тәкәсенеке булса, ул чакта итен дә кызлар га ашаталар. Аларның барысы да башларына каләме ү ә бүрек кияләр. Падиша атка атланып йөргәндә, үзе генә була, башкалардан берәү- дә булмый, һәм шулай, базардан ул узса, һичкем утырып калмый, һәркем бпшыннан бүреген салып, култыгы астына кыстыра. Узып киткәч, янәдән башларына кияләр, һәм нәкъ шулай һәркем падиша хозурына кергәндә олысы, кечесе хәтта үз балалары вә бородәрләре, аны күрү белән, бүрекләрен салып култык асларына кыстыралар. Аннары падяшага таба башлары белән ишарә итеп чүгәләр һәм янадәи торып. падиша утырырга әмер кылганчы шулай тәралир. Падиша утырырга әмер кылгач, һәркем у сырганда тез чүгеп утыра аә үзенең бүреген анык яиыпиаи чыгып киткәнче күрсәтми, чыккач кына башынп кия. Аларның барысы да «гоббәләрдә торалар. бары тик шундаен аерма белән ки. па- дишаыың йорты мең һәм артыграк жан сыйдыра, йортының уртасында рум парчасы белән ябылган тәхет тора. Ллардагы йолалардан берсе шундый: әгәр бер нр кеше углының баласы туса, гадәтләре буенча, баланы атасыннан элек бабасы ала һәм әйтә: «Моны үсеп зурайганчыга кааәр тәрбяя ятәргә атасына караганда минем хакым зуррак»,— дя. Алардан бер кеше үлсә, анардан калган малына балаларыннан әүвәл аның борадәре варис була. Мондый варислык безнең динебездә рөхсәт ителмәгәнен па- дншага белдердем вә варис булудагы хокукларны аңа аңлаганчы өйрәттем. Болгар илендәге кадәр күп яшен яшьнәүне һичбер жнрдә күрмәдем. Әгәр, йортны яшен сукса, алар аның янына барыынлар вә эчендә булган кешене һәм мал-молкәтне коткармыйлар вә барысын да. вакыт черетеп бетергәнче, шул килеш калдыралар һәм: «Бу йерт ачуга дучар булганнарныкы*.— диләр. Әгәр болар арасыннан бер ир кеше ниндидер ун белән башка бер кешене үтерсә, алар аны җәзалап үтерәләр. Әгәр исә ул ялгыш үтергән булса, ана хәлән- жә агачыннан сандык ясыйлар вә моның эченә аны салын, янына өч кабартма һәм савыт белән су куеп өстеннән кадаклыйлар. Аннары, дөя ияренең таяклары шикелле итеп, җиргә өч багана утырталар һәм араларына аны асып куялар һәм әйтәләр: «Яңгыр һәм кояшның эшенә дучар булсын өчен, без аны җир белән күк арасына урнаштырдык, бәлки, алла аңа мәрхәмәт кылыр эле»,— диләр. Һәм ул шунда һелак булып, калдыкларын, заман узу белән, җил очыртып бетергәнче, асын куйган килеш кала. Әгәр алар бик җитез вә артык хәрәкәт иясе вэ һәр эштә белемле кешене күрсәләр, бу безнең раббебезгә хезмәт итәргә бик лаек диләр һәм аны тотып муеныннан бау белән агачка асып куялар. Ул шунда череп кисәкләргә таралып бетә. Дөресендә исә. пади шаның тылмачы бу турыда миңа сөйләде: Бер һиндстанлы кеше бу илгә килеп, кыска гына вакытка падишаның хезмәтендә калган вә ул кеше бик җитез вә белемле булган. Менә сәүдәгәрләрдән бер төркемнең сәфәргә чыгуларын белеп, шулар белән бергә сәфәргә чыгарга падишадан рөхсәт сораган. Ул исә аңа рөхсәт бирмәгән. Шуннан, теге кеше сүзендә торып, китәргә сорагач, ул аңа рөхсәт биргән һәм ул алар белән корабка утырып киткән, һәм мепә алар бу кешенең сизгер вә җитез икәнен күргәч, үзара сөйләшеп әйткәннәр: «Бу кеше безнең раббебезгә хезмәт итәргә бездән артык, моны аның хезмәтенә җибәрик».— дигәннәр. Аларның юллары урман яныннан үткән һәм, шулай итеп, алар аны корабтан чыгарып. муенына бау салып, биек агачның башына асып кунганнар һәм үз юлларына киткәннәр. Әгәр алардан берәүсе, юлда барганда тышка чыгасы килеп, кораллары үзендә булган хәлдә, аларны салмыйча утырса, аның коралларын, киемнәрен һәм башка нәрсәләрен алалар. Бу — алардагы гадәт. Кем дә кем коралларын салып, читкә куеп утырса, ул чакта аңа тимиләр. Ирләр һәм хатыннар су коенырга елгага бергә төшәләр һәм, бер-берсеннән тәннәрен яшермичә, ялангач килеш коеналар һәм һичбер төрле юл белән дә ирлек-хатынлык эшен кылмыйлар, ә кем дә кем алардан берәүсе зина кылса, аның кем булганына да карамыйча, дүрт казык кагып, шул казыкларга ике кулын, ике аягын бәйләп, муеныннан буйлыйга балта белән чабып аерып төшерәләр. Зина кылган хатын белән дә шул рәвешчә мөгамәлә итәләр. Аннары тәненең аерым кисәкләрен агачка элеп куялар. Мин хатыннар су коенганда тәннәрен ирләрдән яшереп коенырга тиешлеген никадәр әйтсәм дә, ләкин моңа ирешә алмадым. Һәм алар каракны да шулай ук зина кылган кешене үтергән шикелле итен үтерәләр. Аларныц урманнарындагы умарта ояларында бал куп була. Алар аның кайда икәнен беләләр һәм бал җыярга баралар. Кайсы чакта исә дошман булган кешеләр аларга һөҗүм итеп аларны үтерәләр. Аларда сәүдәгәрләр күп, алар төрекләр җиренә барып сарыклар алып кайталар һәм Вису дигән илгә барып кешләр һәм кара төлкеләр алып кайталар. Без аларда бер җирдә торучы ире вә хатыны бнш меңләп булган халыклар күрдек. Болар барысы да исламны кабул иткәннәр инде. Аларның барысын да бә- пәнҗәрләр дигән мәшһүр исем бечәп атыйлар. Аларга агачтан мәчет салганнар. Шунда алар намаз укыйлар, ләкин кыйраәт белмиләр. Аларның бер төркеменә намазны нинди сүзләр әйтеп укырга өйрәттем. Дөресендә дә, бер мәртәбә «ганем җитәкчелегем астында Талут дигән кеше ислам динен кабул итте. Мин аны Габдулла дяп атадым. Ул исә әйтте: «Мине Мөхәммәт дип үз исемен белән атавыңны телим»,— диде. Мин моны эшләдем. Һәм аның хатыны, аның анасы Ьәм аның балалары исламны кабул иттеләр һәм аларның барысын да Мөхәммәт исеме белән атый башладылар. Мин алар- га әлхәмделилляһ вә коль һуаллаһ сүрәләрен өйрәттем. Һәм бу ике сүрәне укырга өйрәнгәч, аның шатлыгы сакләбләргә үзенең падиша булуыннан да зур булды. Без падиша янына барганда, ул Холҗә дигән су буена туктаган иде. Ә бу — вч күл. Боларның икесе зур, ә берсе кечкенә. ләкин боларның берсенең дә төбенә җитәрлек түгел. Бу урын белән хәзәрләр иленә таба ага торган аларның Этил дигән бик зур елгаларының арасы фәрсәх чамасында. Бу елга буенда уңайлы вакытта була торган зур сәүдә базары урыны бар. Анда бик кыйммәтле нәрсәләр саталар. Кайчандыр Тикин (Болгар) падишасы- ның илендә бер бик зур гәүдәле ир кеше барлыгын миңа сөйләгән иде. һәм шулай, бу илгә килгәч, аның турында мин пади- шадан сорадым. Ул мина әйтте: «Әйе, элек ул кеше бездә бар иде, ләкин ул үлде инде. Ул бу җирнең кешеләреннән түгел һәм шулай ук гади кешеләрдән дә түгел иде. Аның тарихы шундый: сәүдәгәрләрдән булган берничә кеше гадәттә чыккан шикелле. Этил елгасына чыгалар, ә елга күтәрелеп, суы ярларыннан ташып чыккан була. Бу коние мин аңыма килеп тә өлгермә дем, минем яныма сәүдәгәрләр төркеме килеп тә җитте һәм миңа әйттеләр: »И падиша! Судан бер кеше йөзен чыкты, әгәр ул безгә якын халыклардан булса, безгә бу җирләрдә торырга мөмкинлек булмас һәм безгә моннан икенче җиргә күчөп китүдән башка чара калмас».— диделәр. Шуннан соң мин, атка атланып, елгага җиткәнче алар белән бардым. Менә минем алдымда шул кеше, менә мин күрәм: аның озынлыгы минем терсәкләрем белән үлчәгәндә унике терсәк булыр. Аның башы иң зур казанның зурлыгы кадәрле, борыны чиректән пр- тык, ике күзе гаять зур. бармакларының һпркайсы чиректән артык. Аның күренеше мине теге кешеләр төсле куркуга салды. Без аның белән сөйләшә башладык, ә ул безнең белән сөйләшми, тик карап кына тора иде. Мин аны үзебезнең тора торган җиребезгә кайтарттым вә вису халыкларына, ә алар бездән өч ан барырлык юл ераклыгында торалар, аның турында сорап хат яздым. Алар исә, миңа хәбәр итеп, бу кеше яэҗүҗ һәм мәэҗүжләрдән дип яздылар. Алар бездән өч ай барырлык юл ераклыгында торалар Алар белән §§§§§§ Тәңре мәгънәсендә. безне диңгез аерып тора, чөнки алар диңгезнең безгә каршы ярында яшиләр. Алар кыргый хайваннар шикелле ялангач, ялан аяк, бер-берсе белән хайваннар шикелле якынлык итешәләр. Гыйззе вә җә맧§§§§ алар өчен һәр көнне диңгездән бер балык чыгара һәм аларның һәркайсы килеп янындагы пычак белән үзенә һәм гаиләсенә күпме кирәк, шул кадәр ангр- дан кисеп ала. Әгәр дә исә ул үзенә һәм гаиләсенә җитәрлек кадәрдән артык алса, ул чакта аның эче авырта һәм тулай ук гаиләсенең дә эче авырта. Кайбер чакта ул үлеп тә куя. ул чагында барысы да үләләр. Кайчан исә алар ба- . лыктзн үзләренә кирәк кадәр генә алалар икән, ул балык әйләнә да диңгезгә төшеп китә, һәм шулай итеп алар кон вә төн шул рәвешчә тереклек итәләр. Ә безнең белән алар арасында бер яи- тан дингез. икенче яктан әйләндереп алган таулар һәм киртә вә шулай ук гадәттә алар чыга торган капка бар. Ә кайчак исә гыйэзе вә җәл аларны кешеләр яши горгаи җиргә чыгарырга теләсә. ул аларга киртәне ача һәм диңгез суы җиргә сеңә, алар өчен балык килүе дә туктый. Шуннан, мин бу кеше турында аннан сорадым, һәм ул әйтте «Ул берничә иа- кыт минем янымда торган иде һәм шулай була торган иде: аңа бала караса, ул бала үлә. корсаклы хатын караса, ул хатын йөген тошерә иде. һәм бодай да булгалады: әгәр ул бер кешене эләктереп алса, аны һич тә җибәрми, ике кулы белән үтергәнче кыса иде. Моны күргәч, мин аны бер биек агачка асты- рын куйдым, ул шунда үлде. Әгәр дә син аның сөякләрен һәм башым күрәсең килсә, синең белән барын, аны сиңа күр- сәтә-м».— диде. Мин әйттем: «Валлаһи, минем аны бик күрәсем килә».— дидем. һәм шуннан ул атна атланып минем белән биек агачлхр үскән зур урманга барды. Уа мине зур бер агач янына иң- терпе, анътн төбендә тегенең башы ята. Мин апын кпсмәк кадәр башын күрдем, менә апын кабыргалары иң зур кипкән пальма агачы ботакларына охшаган, шуның шикелле юан ике сыйрак вә терсәк сөякләре. Мин исә гаҗәпкә калдым да кайтым киттем. Падиша, Холҗә дигән су буеннан Җаушир дигән елга буена күчте. Анда ике ай торгач, нүчмәкче булды вә суаз дигән халыкка үзе белән бергә күчәргә кушты. Алар карыштылар* һәм икегә бүленделәр. Бер груһы электә аларга баш булып маташкан Впрг исемле бозык кешегә иярделәр. Падиша аларга әйтте: •Алла гыйззе вә жәл миңа ислам динен һәм Ә.мнрел-Моэмпнин дәүләтен бүләк итте, мин анын колы, карышканга кылыч белән барырмын»,— диде. Икенче груһ Әскәл кабиләсе башлыгы белән булдылар, ул ислам динендә түгел иде. Шулай да надишага буйсынды. Падиша аларга үзенед әмерен җибәргәч, курыктылар һәм анын белән бергә Җаушир елгасы буена күчтеләр, ә бу елга киңлеккә зур түгел, биш терсәк киңлегендә, ә суы аның кендеккә кадәр һәм урыны белән иңбашына кадәр җитә, ә күбрәк өлешенең тирәнлеге кеше биеклеге. Лиын әйләнәсендә агачлар, аларның күбрәге хәзәнке һәм башка агачлар, менә аннан ерак түгел киң кыр, ул кырда дөядән кечерәк, үгездән зуррак хайван булганын сөйлиләр. Башы аның дөя башы төсле, койрыгы үгезнеке, ә гәүдәсе качырныкы шикелле, тояклары үгез тоякларына охшашлы. Аның башының уртасында бер юан түгәрәк мөгезе бар, ул югарыга таба күтәрелгән саен нәзегәя барып, очы сөңге очы кебек була. Аларның мөгезләре, хайванның зурлыгына карап, биш терсәктән алып, өч терсәк озынлыгыннан озынрак яисә кыскарак була. Ул бик яхшы яшел агач яфраклары белән туена. Атка атланган кешене күрсә, аңа таба бара һәм әгәр ул кешенең астыңда аргымак йөгерек ат булса, ул ат тнз чабуы белән генә аннан котыла. Әгәр ул атланган кешене куып җитсә, аны үзенең мөгезе белән эләктереп ат өстеннән ала һәм һавага чөя вә яңадан үзенең мөгезе белән каршы тотып ала. Шулай итеп аны үтергәнче туктамый, ә атка бернәрсә белән дә, берни рәвештә дә һәм берничек тә зьгян ги- дерми. Алар аны үтерергә кырлардан һәм урманнардан күзәтеп йөриләр. Бу шулай эшләпә: болардан берничә кешэ җыелалар да агуланган уклар белән биек агач башларына менәләр. Ул хайван түбәндә агачлар арасында күренү белән, аңа җәрәхәтләнгәнче һәм үтергәнче аталар. Чынында исә мин падншада Ямендәге шикелле бизәп эшләнгән өч зур аш табагы күрдем. Падиша аларны шул хайванның мөгезе төбеннән эшләнгән икәнен әйтте. Бу илдә торучыларның ******* Кәркәдән — мөгезборын. ††††††† Бизгәк авыруы булса кирәк. кайберләре моны кәркәдән ******* диләр. Алар арасында мин кызыл йөзле кешене күрмәдем, ләкин аларның күбесе авырулар. Бу илдә күп вакытта алар чәнчү алу авыруынна톆††††† үләләр. Чыннан да, бу авыру хәтта аларның имчәк балаларында да була. Һәм әгәр болгарларда мөселман кеше яисә хаварпземле хатын үлсә, аны алар мөселманча юалар, аннары арбага салып, флаг белән күмә торган урынга җиткәнче алып баралар. Күмә торган урынга җиткәч, аны арбадан алып җиргә куялар. Аннары әйләнәсеннән сызык сызып, аны кырыйга алып куялар. Моның соңында бу сызык эченә кабер казып вә эчендә аңа ләхет ясап аны күмәләр, һәм шушы рәвештә башка үлгән кешеләре белән дә шулай итәләр. Хатыннар мәет өстендә еламыйлар. Ирләр аның үлгән көнендә ишеге төбенә килеп мөмкин кадәр әшәке тавыш белән кычкырып елыйлар. Бу елаучылар эшсез кешеләр булалар. Аларның елавы беткәч, коллар үзләре белән каештан үргән камчылар алып килеп һәм өзлексез елап үзләренең җан җирләрен вә тәннәренең бүлтәеп торган җирләрен камчы белән сугып, хәтта кара янып чыкканчы кыйныйлар. Һәм болар үлгән кешенең йорты ишегенә флаг кадап куялар. Алар үлгән кешенең коралларын кабере әйләнәсенә илтеп куеп, ике ел елап йөриләр. Кайчан нсә ике ел уза, флагны алып, чәчләренең бер өлешен йолкыйлар вә үлгән кешенең туганнары гореф буенча дога кылырга мәҗлес ясыйлар. Шуның белән кайгы кичерү халәте беткәне мәгълүм була, һәм әгәр дә аның тол калган хатыны булса, ул шуннан соң гына килүгә чыга. Бу әгәр үлгән кеше башлыклардан булса гына эшләнә. Гади кешеләрдән булса ул чакта горефлардан кайсыберләре» генә эшлиләр. Сакләбләр падишасының өстеиә үзе.чен мәмләкәтендәге һәр йорт башыннан берәр кеш тиресе хәзәрләр падишасына салым итеп түләү йөкләнгән. Әгәр хәзәрләр иленнән Болгар иленә караб килсә, ла- диша атка атланып карабка бара һәм караб эчендә нәрсә бар, шуны санап уннан бер өлешен үзенә гошер итеп ала. Әгәр руслар яисә башка женес кавемнәрдән булган кешеләр коллар белән килсәләр, ул чакта исә аларның ун баштан бер башын сайлап үзенә гошер итеп ала. Сакләбләр (ягъни болгар) падишасының углы хәзәр пади тасында рәһен (заложник) булып тора. Хәзәр падиша- сына сакләбләр падишасы кызынып матурлыгы ишетелгәч, ул аны үзенә хатынлыкка соран кеше жибәргән, болгар падишасы моңа ризп булмыйча каршы килгән һәм бу эшне кире каккан. Illyia- паи теге, үзенеп яһүд булуына вә кызны» моселман булуына карамыйча, гаскәр жкбәреп кызны коч белән алган. Шулай ул кыз ан-.ц янында торып үл- гәп. Шуннан уя падяшаһнык икенче кызын сорап жибәргән. Бу хәбәр падл- шага ишетелү беләп ул икенче кызын да көчләп алуларыннан куркып, үзеиек кул астындагы Әскел дигән кабиләнең башлыгына кызын алдан хатынлыкка биреп куя. һәм дөресендә дә сакләбләр падишасы хәзәр падишасыннан куркуыннан хәлифәгә хат язып, сакланыр өчен кальга салып бируеи сорарга мәжбүр булган. Бер мәртәбә мин аннан сорадым һәм ана әйттем: «Синен мәмләкәтен бик зур. мал-мөлкәтен һәм табышың күп була торып, ни өчен син солтаннан крепостьны аның акчасына салып бирүен сорадык?» — дидем. Ул исә әйтте: «Мин, ислам дәүләтенен малы хәләл юл белән жыслганына ку рә. бәхет китерер дип уйлаган идем. Әгәр дә мин кальганы үз акчама салырга уйласам, моңа минем көмешем иисә алтыным, әлбәттә, жнтәр- лек, бу эштә миңа бертәрлс дә читенлекләр булмас иде, дөресендә исә. бары тик мии ӘмирелМөэмининпем малы мөбарәк булыр дип, айкан сораган идем»,— диде...